Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУР ТАРИХЛЫ ТЕАТР


К.ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫНА 80 ЯШЬ
Башлангыч чор
Кешелек бүген компьютерлар, лазерлар, космик корабльләр ясарлык үсеш алган икән, монда борынгы бабаларыбыз башлап җибәргән гореф-гадәт, төрле йолалардан, уеннардан оеткы алган матурлыкны яклаучы һәм саклаучы сәнгатьнең роле бик зур. Сәнгать төрләре арасында кешене тәрбияләүдә иң югары урыннарның берсен театр сәнгате били. Милләтләрнең үзенә генә хас матурлыгын, телен, йолаларын, шулай ук холкын саклап калуда да театр сәнгате мөһим урын алып тора.
Үткән гасыр ахырында таркалган СССР дәүләтенә бүген каршылыклы мөнәсәбәт булса да, ул дәвернең уңай яклары җитәрлек булган икән. Большевиклар властьны үз кулларына эләктерү белән пропаганда-агитация эшенә бик зур игътибар бирә. Шул рәвешле профессиональ театрлар, консерватория, филармонияләр, җыр-бию ансамбльләре ачарга җирлек тудырыла. Гражданнар сугышы баруга карамастан, 1918 елдан башлап дәүләт җитәкчелеге халыкның аң-белемен, мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә мөмкинлекләр ача. Бер генә чит ил дә бу мәсьәләдә большевиклар төзегән Совет дәүләте белән ярыша да, аны узып та китә алмый. Әлбәттә, дәүләт театрлары буш урында барлыкка килми. Алдагы чорда алдынгы фикерле байларның матди ярдәме белән яшәгән, иҗат иткән фидакарь труппалар нигезендә оеша ул. Авыл җирлегендә зур каршылыклар белән барган күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, бу җирлектә идеологияне көчәйтер өчен, 1930 елда РСФСР Халык комиссарлары советы театрлар үзенең төп эшен район үзәкләренә, шәһәрләрдә яшәүче эшчеләргә, берләшкән авыл хезмәткәрләренә юнәлтергә тиеш», дигән карар чыгара. Яңа Указ нигезендә Татсоюз һәм Татколхозсоюз барлык райсоюзларга һәм колхоз идарәләренә: «килгән артистларга ярдәм итәргә, ашатырга-эчертергә, бушлай фатирга кертергә, бер авылдан икенчесенә озатканда транспорт белән булышырга», диелгән тәкъдимнәр дә җиткерелә. Бу әмерләр мохтаҗлыкта көн күрүче труппаларның хәлен шактыйга җиңеләйтсә дә, әле авыл җирләрендә тәгаен эшләргә тиешле, дәүләт карамагында торган коллективлар булмый. Әлеге мәсьәләдә танылган драматург, актер, режиссер К.Тинчурин колхоз-совхоз театрларын ачуда зур активлык күрсәтә, Рәсәй халкының күпчелек өлеше ул елларда авылларда яшәвенә басым ясап ялкынлы чыгышлар ясый. 1933 елның 9 маенда «Кызыл Татарстан» газетасында академия театрын: «Үз кабыгында гына кайный», дигән тәнкыйть белән чыга. Ниһаять, шул ук елның көзендә яңа бер төркем оештырылып, иҗат сәфәренә озатыла. Аның җитәкчесе итеп Сәет Булатов билгеләнә. Алар үзләре чыгарган беренче афишалары белән 1933 елның 6нчы ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында «Булат бабай семьясы» дигән спектакль уйныйлар. К.Тинчуринның К.Нәҗми белән берлектә язылган әсәре өч керосин лампасы астында уйнала һәм тамашачыларны әсир итә. Бу хәл авыл халкы өчен чын мәгънәсендә тетрәнү ясаган яңалык була. Спектакльдәге төп рольләрне ул чактагы әйдәп баручы актерлар Х.Уразиков, Ш.Шамильский, Х.Әбҗәлилов, Н.Таҗдаровалар башкара. Р.Ишморат: «Бу әсәр колхоз темасын
ЗУР ТАРИХЛЫ ТЕАТР
119
яктырткан ин яхшы спектакльләрнең берсе», - дип бәя бирә. Киләчәктә күчмә, аннан сон К.Тинчурин исеме белән аталып китәчәк, данлыклы театрның тарихы әнә шулай башланып китә. Яна туган труппаның беренче спектакле дә К.Тинчурин исеме белән бәйле, әйтерсең лә шул чакта ук киләчәккә ишарә ясала.
Театрда бу авыр, болганчык чорларда танылган артистлар Г.Болгарская, Ф. Ильяская, Г.Камская, Ә.Яһудин, Г.Гыйматовлар иҗат итә. Колхоз-совхоз театрының ин беренче куелган әсәрләре арасында «Булат бабай семьясы»ннан башка тагын А.Арбузовның «Алты гашыйк», Жидкин белән Ильинскийның «Адашлар»ы, Н.Сәләховның «Ярату», Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесалары Г.Ильясов җирлекләрдә халыкны тамаша карарга җыю да авыр була. Андый очракларда, труппаның гармонисты йә җәяүләп, йә ат арбасында урам буйлап клубка өндәп йөргән. Күпчелек очракта, махсус урыннар булмау сәбәпле, спектакльләр элеккеге авыл баеннан тартып алынган өйләрдә, йә булмаса иркен ишек алларында үткәрелә. Бу елларда, соңрак та репертуарда концерт программалары да зур урын ала. Шул сәбәпле, труппада гармунчы, җырчылар, биюче-мәзәкчеләр, сүз осталары да була. Инде җайлы гына эшләп барган коллективны яңа афәт көтеп тора. 1937 елда массакүләм репрессияләр башлана. Театрның баш режиссеры Гали Ильясов кулга алына. Озакламый артистларның зур терәге булган Кәрим Тинчурин да кызыл террорның корбаны була. Труппа хәлсезләнә, тынсыз кала, идарә итәрлек кеше юк, үзләренә яраклы пьеса табуы да зур мәшәкатькә әйләнә.
Күчеп йөрүләр чоры
Кыерсытылган театрның базасын бер районнан икенчесенә күчереп йөртә башлыйлар. Мамадыш та, Арча да, Балтач та калмый. Афәтле сугыш барган 1942 елның салкын шыксыз октябрь аенда «Шәһәр театры» исеме белән коллектив Буа каласына күчерелә. Биредә аларга күркәм генә бина да бирелә. (Бүгенге көндә анда, капиталь ремонттан соң, күптән түгел ачылган Буа театры көн күрә).
Алда иҗатчыларны сугыш вакытының ачлы-туклы көннәре, кышкы салкын клублары көтә. Барыр юлларына көрт салып, буран котырып, баралмыйча тилмереп яткан чаклары да бик еш була. Ул да түгел, 1944 елның 1 мартында «Иҗади яктан зур үсеш ясадылар, 4нче төбәктән 3сенә күчерелә», дигән әмер килә. Коллективны Казанга кайтаралар. Тик, киң колачын җәеп каршы алмый аларны башкала, өстәвенә рәхимсез сугыш дәвам итә, театр өчен буш бина да булмый. Театр хәтле театрны элеккеге Болгар кунакханәсендәге коммуналь фатирның кухнясына урнаштыралар. Иҗатчылар берничә ел шушы аш әзерләү бүлмәсендә чиләнә. Соңрак аларны печән базарында урнашкан Нурулла мәчетенә күчерәләр. Сугыш чоры буларак театр репертуарында патриотик рухта язылган әсәрләр күп урын ала. Т.Гыйззәтнең «Серле казна», Р.Ишморатның «Кайту», Г.Насрыйның «Патриотлар гаиләсе» дигән әсәрләре сугыш михнәтеннән җәфа күрүче тамашачыларның юатучысы да, юанычы да була. Бу елларда коллектив белән А.Мәҗитов җитәкчелек итә. Үзе язып үзе куйган «Шул ук кешеләр», «Сөеклеләр»не санамасак, репертуарда шул ук
режиссерлыгында дөнья күрә. Коллективны иксез- чиксез Рәсәй җирләре, юлсыз авыллар көтә. Ләкин, яңа гына колхоз-совхозлар оештырылган авылларда театрларны һәрвакыт көтеп алмаганнар. Революция һәм граҗданнар сугышының афәтле җилләре авыл халкын хәерчелеккә төшергән, өстәвенә, күпчелегендә һәрбер яңалыкка каршы чыгучылар табыла, сәнгатьне бозып, кара буяуларга буяп күрсәтүчеләр җитәрлек була. Шул сәбәпле, кайбер гармонисты йә җәяүләп, йә ат арбасында урам буйлап клубка өндәп йөргән. Күпчелек очракта, махсус урыннар булмау сәбәпле, спектакльләр элеккеге авыл баеннан тартып алынган өйләрдә, йә булмаса иркен ишек алларында үткәрелә. Бу елларда, соңрак та репертуарда концерт программалары да зур урын ала. Шул сәбәпле, труппада гармунчы, җырчылар, биюче-мәзәкчеләр, сүз осталары да була. Инде җайлы гына эшләп барган коллективны яңа афәт көтеп тора. 1937 елда массакүләм репрессияләр башлана. Театрның баш режиссеры Гали Ильясов кулга алына. Озакламый артистларның зур терәге булган Кәрим Тинчурин да кызыл террорның корбаны була. Труппа хәлсезләнә, тынсыз кала, идарә итәрлек кеше юк, үзләренә яраклы пьеса табуы да зур мәшәкатькә әйләнә. Күчеп йөрүләр чоры
Кыерсытылган театрның базасын бер районнан икенчесенә күчереп йөртә башлыйлар. Мамадыш та, Арча да, Балтач та калмый. Афәтле сугыш барган 1942 елның салкын шыксыз октябрь аенда «Шәһәр театры» исеме белән коллектив Буа каласына күчерелә. Биредә аларга күркәм генә бина да бирелә. (Бүгенге көндә анда, капиталь ремонттан соң, күптән түгел ачылган Буа театры көн күрә).
Алда иҗатчыларны сугыш вакытының ачлы-туклы көннәре, кышкы салкын клублары көтә. Барыр юлларына көрт салып, буран котырып, баралмыйча тилмереп яткан чаклары да бик еш була. Ул да түгел, 1944 елның 1 мартында «Иҗади яктан зур үсеш ясадылар, 4нче төбәктән 3сенә күчерелә», дигән әмер килә. Коллективны Казанга кайтаралар. Тик, киң колачын җәеп каршы алмый аларны башкала, өстәвенә рәхимсез сугыш дәвам итә, театр өчен буш бина да булмый. Театр хәтле театрны элеккеге Болгар кунакханәсендәге коммуналь фатирның кухнясына урнаштыралар. Иҗатчылар берничә ел шушы аш әзерләү бүлмәсендә чиләнә. Соңрак аларны печән базарында урнашкан Нурулла мәчетенә күчерәләр. Сугыш чоры буларак театр репертуарында патриотик рухта язылган әсәрләр күп урын ала. Т.Гыйззәтнең «Серле казна», Р.Ишморатның «Кайту», Г.Насрыйның «Патриотлар гаиләсе» дигән әсәрләре сугыш михнәтеннән җәфа күрүче тамашачыларның юатучысы да, юанычы да була. Бу елларда коллектив белән А.Мәҗитов җитәкчелек итә. Үзе язып үзе куйган «Шул ук кешеләр», «Сөеклеләр»не санамасак, репертуарда шул ук спектакльләр кала. Бу аңлашыла да: эшләргә артистлар җитми, күпчелеге фронтта. Иҗат төркеме дә 9 гына артисттан тора - Х.Исмәгыйлов, М.Рәхмәтуллина, С.Хөснетдинова, Г.Гиматов, Б.Галимуллина, С.Сәгыйтов, З.Камалова, А.Әхмәтҗанов һәм А.Мәҗитов үзе. Артистлар җитмәү сәбәпле, кайбер очракта ирләр ролен хатын-кызлар башкара. Ул чакта патриотик рухны ныгытуда агитацион концертлар бик еш куела. Төрле авырлыклар, кытлык кичерүгә карамастан, А.Мәҗитов яңа пьесалар куярга, репертуарны үзгәртергә керешә. Казанга кайту белән үк классик драматургиягә алына. Н.Островскийның «Үз кешеләребез - килешербез» (1944) һәм «Ярлылык кимчелек түгел» (1946) әсәрләрен сәхнәләштерә. 1949 елда исә халыкны елаткан да, җырлаткан да М.Әмирнең - «Миңлекамал»ы театр сәхнәсенә менә. Режиссер С.Вәлиева-Сульва тарафыннан куелган спектакль халыкның яратып караган әсәрләреннән берсенә әйләнә.
Ниһаять, дәһшәтле сугыш тәмам. Утны-суны кичкән фронтовиклар кайта башлый. Кайгыдан да, шатлыктан да бу көннәрдә күз яшьләре бик күп була. Күчмә театрга сугыш кырларыннан шактый гына иҗатчылар - З.Хәлиуллина, З.Туишева, Т.Кичубаев, М.Хәмзин, Ф.Юнысов, А.Абдрәшитов, Г.Нигъмәтуллина, С.Шәкүровлар әйләнеп кайта. Үзләренең гаризаларына «эшкә алыгыз» дип кенә түгел, «фронттан кайттым, артистлык эшенә керешәм» дип тә язалар. Әйтерсең лә эштән китеп тә тормаганнар, бусагадан атлап керүгә эшкә керешәләр, күчмә театрга җан өрәләр. Күпмедер вакыттан соң фронтовикларның бер өлеше Әлмәт драма театрына күчеп китсә, С.Шәкүров, Ф.Юнысов, М.Хәмзиннар биредә җиң сызганып иҗат эшенә керешә.
...Ни кызганыч, 1946 елның җәендә коллектив кабат зур югалтуга дучар була. Сугыш елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән тынгысыз җитәкче Ә.Мәҗитов вафат була. Шул ук елның 20 июнендә сәнгатъ эшләре буенча Идарәнең указы белән республика Күчмә театрының җитәкчесе итеп Йосыпов Габдулла Фәтхулла улы билгеләнә. Әстерхан, Ленинград, Мәскәү, шулай ук Казан рус театрында да хезмәт кылып алырга өлгергән тәҗрибәле режиссер эшкә керешә. Кырыгынчы елның ахырында үзенчәлекле татар пьесалары: М.Фәйзинең «Яшьләр алдатмыйлар», М.Әмирнең «Тормыш җыры», К.Насыйриның «Күңел дәфтәре» дөнья күрә. Тәрҗемәләрдән А.Корнейчукның «Украина далаларында» дигән комедиясе, Н.Задонскийның «Мәшәкатьле ай», А.Островскийның «Көн дә бәйрәм булмый» пьесалары да театр репертуарында урын ала. Ике спектакль - «Тормыш җыры» һәм «Украина далаларында» - Күчмә театрлар фестивалендә югары бәя ала. Кызганыч ки, 1948 елда Г.Йосыповны Академия театры коллективына режиссер итеп күчерәләр. Озак та үтми театрларда эшләүчеләрне кыскарту турында карар чыга: ошбу сәнгатъ учагында гына да 11 хезмәткәр кыскартылуга дучар була. Театрның директоры һәм режиссеры итеп С.Вәлиев куела, 1950 елда исә яна җитәкче итеп тәҗрибәле, күпне күргән С.Вәлиева-Сульва билгеләнә. Ул театр ре-пертуарын лирик әсәрләр белән баетуга өстенлек бирә. М.Фәйзинең «Галиябану», әзәрбайҗан драматургы Җ.Җаббарлының «Гөлчәчәкле кыз», М.Гафуриның «Кара йөзләр», Т.Гыйззәтнең «Башмагым» пьесалары сәхнәгә күтәрелә. Ләкин «хуҗалык эшләрендә йомшак» дип, 1962 елда аны да эштән алалар. Күптән түгел генә фронт киемен салган М.Хәмзин театрга җитәкче итеп билгеләнә. Аның тырышлыгы белән төрекмән драматургы Б.Рахманованың «Йөрәк серләре» , Р.Ишморатның «Тормыш юлында» дигән пьесалары буенча спектакльләр куела.
М.Хәмзин 1952 елдан алып 1975 елга хәтле директорлык вазыйфасын башкара. 1975 елдан башлап икенче бер фронтовик С.Шәкүров коллектив белән идарә итә. Театр сәхнәсендә 1986 елны «Саф күңелгә тап төшми» драмасы, режиссеры - П.Исәнбәт, 1992 елда «Сөяркә», режиссеры - Ә.Зарипов, 1992 елны «Карт гашыйк» комедиясе дөнья күрә. Соңгысын театрның баш режиссеры Р.Заһидуллин ярдәме белән Татарстанның халык артисты М.Җаббаров сәхнәгә чыгара. Сугыш утын кичеп, театрыбызда эшләгән фидакарьләрнең икесе бүген дә безнең арада: берсе - Әлмәт дәүләт театрында эшләп лаеклы ялга киткән З.Туишева, икенчесе
- быел 90 яшен тутырган, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.Тумашев. Бу олуг шәхескә аерым тукталып китмичә мөмкин түгел...
Сугыштан соң театрның художество җитәкчесе булып Ә.Мәжитов, Г.Йосыпов, С.Вәлиева-Сульва, М.Хәмзиннар эшләсә, ә инде 1956 елда бу урынга Кәшифә апа
ЗУР ТАРИХЛЫ ТЕАТР
121
Тумашева билгеләнә. Югары режиссер белеме булган талантлы хатын-кызның килеп чыгуы татар театры тарихында моңа хәтле күрелмәгән хәл була. Нык холыклы, сүзендә тора белүче Кәшифә ханым, алты ел гына эшләп калса да, 25 спектакль куя. Ул читтән чакыртып, яңа күтәрелеп килгән Г.Йосыпов, С.Өметбаев кебек талантлы яшь сәнгатькарләргә дә пьесалар куйдырта. Труппаның яшь артисты Гата Нуруллинга үзе язган әсәрләрен үзенә куярга мөмкинлек тудыра. Бу елларда театр эчендә демократия ныгый, хөсетлеккә урын калдырылмый. Кәшифә апа куйган Хәй Вахитның «Яшерен эзләр», «Беренче мәхәббәт» драмалары, Н.Исәнбәтнең «Рәйхан», М.Фәйзинең «Галиябану», Р.Ишморатның «Үлмәс җыр», К.Тинчуринның «Сакла, шартламасын» әсәрләре халык алдында зур уңыш казана. Бу елларда М.Шәһидуллина, Л.Фарсина, Ф.Фарсин, М.Хәмзин, Г.Нуруллин, А.Сәйфетдинов, С.Мөхәррәмов, С.Әхмәров, Х.Хәмзин, Р.Кәримулин, К.Нуруллина С.Исмәгыйлова, Г.Вәлиев, Р.Кушловская, Г.Юнысова, Ф.Йосыпов, З.Хәлимуллина, З.Камалова, В.Минкина,
A. Әхмәтҗанова, Б.Галимуллина, С.Хөснетдинова, Г.Гыйматов, Х.Исмәгыйловлар сәхнә тота. 1963 елда күренекле режиссер дилбегәне сугышчан офицерга - улы Равил Тумашевка тапшыра. Күчмә театрның яңа үсеш чоры башлана. Коллективка яңа буын артистлары килә. Р.Мифтахов, Х.Шәкүрова, Н.Латыйпова, В.Хөснетдинова, Ә.Галиуллин, И.Мәхмүтова, Р.Хәбибрахманова, Н.Шәйхетдинов, Н.Сафин, З.Дусаева, М.Җаббаров, Х. Мәхмүтов, соңрак Р.Зәйнуллин, Ф.Фәтхуллиннар да иҗат коллективына килеп кушыла. Яшь артист Р.Мифтаховның махсус театраль белеме булмаса да, К.Тумашевада чирканчык алып, үзенең хезмәтен Р.Тумашев җитәкчелегендә дәвам итә. Табигатьтән бирелгән моңлы тавышы белән җырлы рольләр уйнап, тамашачыларын әсир итә. Фидакарь педагогның тагын бер укучысы
- И.Мәхмүтова да халкыбызның яраткан артисткасына әйләнә. Х.Мәхмүтов белән тормыш корып җибәреп, бүгенге көндә кызлары Лилия белән кияүләре Ринат Шәмсетдинов та өлкәннәрнең эшен театрда дәвам итә. Шулай ук бу Театр тарихында үзенчәлекле күренеш буларак, шофер булып эшли башлап, аннары артист сыйфатында хезмәт юлын дәвам иткән Роза ханымны бүген дә сагынып искә алабыз. Беренче иҗади чыныгу алып, академия театрына эшкә күчкән Г.Фәтхуллин,
B. Минкина, И.Баһманов, Ф.Хафизова, Ю.Сафиуллин, Д.Касыймов, А.Хафизов, Л.Шакирҗанова, И.Әхмәтҗановларның да эзе бар күчмә театр тарихында. Сән- гатькарләрнең иҗади язмышында Р.Тумашев мәктәбе бик зур роль уйный.
Коллективта эшли башлаган елларында Р.Тумашев, интернациональ рухта тәр-бияләнгән коммунист буларак, тәрҗемә пьесаларга күбрәк урын бирә. С.Алешинның «Тынгысыз йөрәк», В.Коростылеваның «Мин сиңа ышанам», К.Гольдонинның «Берәү дә берни белмәсен», В.Шкаваркинаның «Чит кеше баласы», М.Горькийның «Мещаннар» пьесалары дөнья күрә. Сүз дә юк, тәрҗемә әсәрләргә татар тамашачысы начар йөри. Аңа үзенең менталитеты кирәк. Труппаның үз эчендә дә бу хәлгә каршылыклар туа. Озакламый министрлыктан режиссерга «тәрҗемә пьесалар белән генә мавыгасыз», дигән кисәтү ясала. Бу хәл бөтен дөнья җәүһәрләре белән татар халкын таныштырырга ныклап алынган иҗатчының кәефен төшерсә дә, соңыннан билгеле булганча, репертуарны татар драматургиясе белән баета. А.Гыйләҗев, И.Юзеев, Т.Миңнуллин кебек яшь авторларның әсәрләренә алына. Ю.Сафиуллин, И.Юзеев, Р.Хәмит, Ә.Сафиуллин, Ю.Әминов, З.Шаһиморатов, А.Гыйләҗев, Ф.Яруллин, Ә.Гаффарның драматург булып китүләрендә остазлык итә. Равил аганың иҗатына югары бәя биреп, «Литературная газета»да Инна Вишневская: «Бүгенге көндә татар драматургиясе бөтенсоюз күләмендә зур масштаблы», - дип яза. 1960-1980 елларда театрның баш режиссеры
ЗУР ТАРИХЛЫ ТЕАТР
5. «К. У.» № 11 122
тарафыннан Т.Закировнын «Урман егете» (1964), Ш.Камалнын «Хаҗи әфәнде өйләнә» (1965), Т.Миннуллиннын «Умырзая чәчәкләре» (1968), И.Юзеевнын «Бөркетләр кыяга оялый» (1970), авторнын «Кыр казлары артыннан» (1974) дигән пьесалары сәхнәгә куела. Сонгы әсәрдә төп рольне уйнап И.Мәхмутова җыр-моны, узенен уены белән кин танылу ала. 1979 елны Т.Миннуллиннын «Кырларым-тугайларым», 1980 елда Р.Хәмитнен «Кайтыр идем», 1984 елда Т.Миннуллиннын бик озак еллар яратып каралган «Без бит авыл малае» драмасы да репертуарда урын ала. Төп рольләрне И.Мәхмутова, Х.Мәхмутов, Т.Зиннуровлар башкара һәм бу әсәрләр белән алар Совет дәуләтенен татарлар яшәгән бөтен төбәкләрендә диярлек була. Татар телен, гореф-гадәтен саклап калуда, шуны төрле төбәкләргә илтеп җиткерудә театрнын кучмәлек чорында гаҗәеп зур хезмәт куела. Р.Тумашев реҗиссерлыгында 60 тан артык спектакль дөнья курә. Театр сәнгатенен теориясен яхшы белгән остаз, актерлар гына тугел, драматурглар да әзерли. Ә куренекле драматург Т.Миннуллиннын уз авызыннан шуны ишетергә туры килде: «Минем сәхнә язучысы булып китуемдә ин беренче чиратта Равил абый- нын өлеше зур. Ул язган әсәрләремне сутеп җыярга, анализларга өйрәтте». 1985 елны куренекле режиссерыбыз Г.Тукай исемендәге Дәуләт премиясе лауреаты, Татарстаннын атказанган сәнгать эшлеклесе Р.Тумашев лаеклы ялга киткәч, кучмә театрда тотрыксыз чор башлана. Озак та утми, чираттагы режиссер Ф.Хәбибуллин да эшеннән азат ителә. Мона кадәр директор вазыйфасын башкарган М.Шиһаповны 1984 елда Р.Әбулмәнбетов алыштыра. 1985-1988 елларда хәтле танылган язучы Р.Батулла, 1988-1991 елларга Д.Сираҗиев баш режиссер булып хезмәт итә. Дамир шушы чорда яна бер драматург Разил Вәлиевнен әсәрләрен сәхнәгә менгерә. Бу сәнгать дөньясында узенә курә бер яналык иде. Халык Р. Вәлиевнен ике тамашасын да яратып карый. 1988 елда куелган мюзиклда купчелек рольләрне режиссернын уз шәкертләре башкара. Менә шунда инде яхшы җырчы буларак Резеда Төхвәтул- лина халыкка таныла. «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» - яшьләрнен яратып караган спектакленә әйләнә. 1990 елларда Разил абый белән берлектә эшләнеп, сәхнәгә чыккан икенче әсәр «Әй машина, машина, җитте минем башыма» диеп атала. Әлбәттә, бу иҗат дуслыгы әле бик озак еллар дәвам иткән дә булыр иде (кызганычка ки, театр эчендәге каршылыклы мохиткә бәйле), Д.Сираҗиев эштән китә. Шуннан сон коллектив ике ел дәвамында читтән чакыртылган режиссерлар белән җитәкчелек итә. Режиссерларга кытлык һәм бертуктаусыз алышынулар Р.Әбулмәнбетовны бик борчый. Иҗат коллективын бергә туплый алырлык көчле рухлы җитәкче кирәк, тик каян алырга?! Ниһаять, 1992 елны, сынау йөзеннән Щукин исемендәге училищеда укып йөруче Р.Заһидуллин әсәр куеп карарга чакырыла. Р.Заһидуллин театрга килугә К.Тинчуриннын «Йосыф илә Зөләйха» сатирик комедиясен тәкъдим итә. Спектакль 1992 елны сәхнәгә куелып, унай бәя ала алды. 1993 елнын 10 мартында яшь булуына карамастан, Р.Заһидуллин баш режисер итеп билгеләнә.
Хәзерге чор
Хәзергене тулырак анлар өчен, әз генә уткән елларга кайтып, кайбер тарихи хәлләргә дә куз салып алырга кирәк. 1950 елларда нык кысынкылыктан иза чиккән театрга Бауман урамындагы йорттан ике булмә табып бирәләр. Әлбәттә, бу театр хәтле театрга әллә ни җиңеллек китерми. Ничек кирәк шулай спектакль әзерләп куялар, алар ел дәвамында төрле төбәкләрдә гастрольдә йөриләр. Шуңа күрә күчмә театр артистлары читтә яшәүче
Н. Фәттах. «Итил суы ака торур».
ЗУР ТАРИХЛЫ ТЕАТР
5* 123
татар халкының сагынып көтеп алынган кунагы да, рухландыручысы да, тарихи ватаннары белән бәйләүчесе дә иде. Ниһаять, 1960 елда кечкенә генә сәхнәсе дә булган Спассдагы мәйданчыгын манарасын коллективка тапшыралар. Монда хәтта җиһазлар сакларга да, административ бүлмәләр ясарга да урын табыла. Артистлар шулай да үзләренең эш урыннарын ирония белән «Кремль театры» дип атап йөртәләр. Ни генә булмасын, бу инде үзенә күрә аерым театр йорты! Моңа кадәр күп борчу-михнәт күреп яшәгән труппага барыбер бәхет килгән кебек була. Шуның нәтиҗәсе буларак, иҗади көчләргә гомере буе кытлык кичергән театрга белемле яшьләр килә башлый. Т.Фәйзуллина, М.Җаббаров, З.Досаева, Н.Шәйхетдинов, Н.Сафин, Х.Шәкүрова, Л.Миңнуллина, Н.Нәҗмиев, Ф.Ситдыйков, Г.Закирова, Л.Галләмова, Н.Вәлиева, Ә.Хәсәнова, И.Хәсәнов, З.Хәкимҗанова, Т.Нуруллин, З.Харисов, Т.Зиннуров, Г.Гарапшина, М.Нәҗмиева, З.Зарипова, Р.Төхфәтуллина, Җ.Әсфәндиярова һ.б. төпләнеп хезмәт итә. Аларга соңрак И.Сафиуллина, И.Фәизов, Р.Шәмсетдинов, Л.Мәхмүтова, Ш. Фәтхетдинов,
С.Вәлитов, И.Әхмәтханов, Э.Үтәгәнов, Г.Хафизова, И.Хафизов, Г.Гайнуллина, А.Фәтхуллина, Ф.Насыйбуллина, Х.Хөснетдинов кебек яшьләр кушыла.
...1985 елда Спасс манарасының түшәме ишелеп төшкәч, Күчмә театр коллективы кабат урамда кала. Тагын бер урыннан икенчесенә тинтерәп йөрүләр башлана. 1986 елны Татар дәүләт Академия театры әле яңа гына төзелеп беткән Кабан күле ярында урнашкан бинага күчә. Ә иске бина өчен көрәш башлана. Форсаттан файдаланып калыр өчен Күчмә театрның директоры Әбүлмәнбетов һәм ул чакта ук танылган артистлар М.Җаббаров, И.Мәхмүтова, Х.Мәхмүтов һәм башкалар кабинеттан кабинетка чабалар. һәм, ниһаять, 1988 елда җиңү яулана: Горький урамындагы иҗат йорты күчмә театр коллективына тапшырыла. Шул ук елны аңа күренекле драматург, реҗиссер, актер К.Тинчурин исеме бирелә.
...1993 елда яңа гына театр бусагасын атлап кергән яшь режиссерга җиңел булмый, әлбәттә. Төрле холыклы төркемнәрдән стационар театр төзергә кирәк була. Р.Заһидуллинга театр директоры һәм беренче чиратта, яңа буын артистлар таяныч була. Ана эше белән дә, түземлелеге белән дә үзен күрсәтергә туры килә. Яшь режиссер Н.Фәттахның «Итил суы ака торур» романы буенча язылган (Ф.Ситдыйков инценировкасы) зур масштаблы спектакльгә алына. Әсәрне куярга әзерли башлаганда ук каршылыклар килеп чыга. Н.Фәттахның ни сәбәпледер куйдырмаска аяк терәп каршы торуы нык гаҗәпләндерә. Димәк, язучының да башын кемнәрдер бутаган. Инде бар көчләрен биреп зур темага алынган иҗатчыларның кәефләре кырылса да, эшләрен көне-төне дәвам итәләр. Ләкин бер кирәкмәгән көрәш дәвамлы була, түзмәгәч режиссер: «Яхшы, Нурихан ага, без хәзергә әсәрне әзерлибез, генераль репетициягә сезне дә чакырабыз, ошамаса, чыгармыйбыз», - ди күңеле төшкән Р.Заһидуллин. Автор моның белән килешә, соңыннан исә спектакльгә соклануын белдерә. Тарихи әсәрдә инде халык алдында танылган И. Мәһмүтова, Х. Мәхмү- тов, М.Җаббаров, Р.Мифтахов кебек артистлар белән беррәттән рольләргә яңа гына театр училищесын тәмамлап килгән яшьләр дә билгеләнә. Баһадир гәүдәле И.Әхмәтханов Тотыш ролен әйбәт кенә башкарып чыга. Ш.Фәрхетдинов, Р.Әкбәров, Җ.Әсфәндиярова да тамашачыда уңай тәэсир калдыра. Соңыннан «Ватаным Татарстан» газетасында А.Юнысова «Бу спектакль - яшь режиссерның гына түгел, актерларның да зур уңышы. Әсәрдә мәхәббәт темасы бала белән ана мөнәсәбәте аша бирелеп, татар халкының үткәндәгесе оста чагылдырыла», дип үзенең соклануын белдерә. Тотыш ролен башкарган И.Әхмәтханов 1994 елны К.Тинчурин исемендәге фестивальдә махсус призга лаек була. Бу зур күләмле әсәрдән соң Р.Заһидуллин Х.Вахитның «Кияүләр» комедиясен үзенчәлекле итеп сәхнәләштерә. 1994 елда дөнья күргән спектакльне дә тамашачылар җылы кабул итә. Шул ук елны баш режиссер, актер Ф.Ситдыйков белән иҗади хезмәттәшлеген дәвам итеп, И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе» повесте буенча инценировка яздыра һәм аны да сәхнәгә чыгара. Әлеге әсәргә тукталып китмичә мөмкин түгел. Әсәр эчтәлеген тамашачы күңеленә
РӘДИФ СӘГЪДИ
124
илтеп җиткерер өчен геройлар тормышы белән үзенә дә яшәргә, алар кичергәнне үзенә дә тоярга кирәк. Актерлар өчен зур тырышлык сораган инценировка, шул ук вакытта режиссердан да зур түземлелек һәм тырышлык таләп итә. Спектакль барышында сугыш вакытындагы коммуналь фатирнын ачлыктан, хәерчелектән явызланган, ирләрен, якын туганнарын югалткан совет режимы мескеннәренен авыр тормышы ачыла бара. Ирсез, баласыз калган хатын-кызларнын ачы язмышы чагыл- дырыла. Төп персонажларнын берсе - Әнисәнен үз-үзен таба алмаган улы Вәлим. Артистка Л.Миннуллина үз героенын бөтен фаҗигасен йөрәге аша үткәреп, тетрәндерерлек итеп җиткерә. Икенче героиня Паркизә- не - сүгенергә, орышырга, башкаларны кыерсытырга яратучы хатын образын Г. Закирова да тиешле дәрәҗәдә башкара. Әсәр барышында шунысы да анла- шыла: ул бүреләр арасында гына үзен бүреләрчә тота икән. Йомшаклык күрсәттен- ме, тотып ашыйлар, янәсе. Өченче ханым - Кәримә. Аны Л. Галләмова уйный.
Биредә инде бөтенләй башка холык. Карап торырга йомшак кына, елмаючан. Тик үзенә генә кагылып кара, кара еланга әверелеп шундук чага. Аларга капма-каршы образ - сугыш афәтен үз башыннан кичергән, Ленинград блокадасында көчкә исән калган интеллигент, тәрбияле Флера ханым. Бу рольне уйнаган ике актриса да анын холкын дөрес чагылдыра. Шулай ук холыксыз Вәлим ролен, яшь актер булуына карамастан, И.Әхмәтханов оста башкарып чыга. Спектакльгә шул көннәрдә бәя биреп республика матбугатында татар газеталары «Яна әсәр - театрнын зур унышы» дип язып чыга.
«Тәгәри китте йомгагым» дигәндәй, яшь режиссернын әсәрдән әсәргә осталыгы, кыюлыгы, үз-үзенә булган ышанычы арта гына бара. Бер-бер артлы төрле драматургларга туктала ул. 1994 елда татарнын Чеховы булган Р.Хәмитнен «Исәнлеккә- саулыкка», Н.Гаетбаевнын «Тынгысыз төн кәмитләре» дөнья күрә. Башкорт язучысы Гаетбаевнын да пьесалары ин беренче буларак ошбу театрда куела. 1995 елны П.Бомаршенын «Фигаронын өйләнүе», шул ук елны яшь актер Ш.Фәрхетдиновнын »Йолдызлы янгыры» дөнья күрә. Бу чорларда Р.Заһидуллин балалар тәрбиясенә дә нык игътибар итә, хәтта драматургларны театр коллективы арасыннан эзләп табу һәм үстерүне максат итеп куя. Сәхнә законнарын яхшы белгән профессиональ артистлар Ш.Фәрхетдинов белән Р.Сәгъдиевкә балалар өчен әкиятләр яздыра, төзәттерә, юнәлеш бирә, үзенә кирәгенчә сюжетын төзетә. Шул унайдан 1993 елны Ш.Фәрхетдиновнын «Әкият турында әкият», 1997 елны «Мыгыр, мыгыр мыгырдый», Р.Сәгъдинен «Баһадурнын бәхете» - 1994 ел, «Баһадурнын яна дуслары» - 1995 елда театр сәхнәсенә күтәрелә. Драматургия дөньясына яна көчләр, яна һава кирәклеген анлаган режиссер яшьләрне тарта. Бүгенгә кадәр Р.Заһидуллин тарафыннан куелган 50 дән артык сәхнә әсәре бар. Алар арасында Б.Брехтнын «Мамаш кураж һәм анын балалары», Ф.Лорканын «Канлы туй», Г.Зәйнашеванын «Гайфи бабай, өйлән давай», Ш.Камалнын «Хаҗи әфәнде өйләнә», Н.Исәнбәтнен «Хуҗа Насретдин», К.Тинчуриннын «Американ», «Сакла, шартламасын», «Сүнгән йолдызлар» һәм башка бик күп спектакльләр бар. Татарстаннын атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянен атказанган артисты төп эшенә тәнгәл рәвештә мөгаллим буларак, Казан театр училищесында, сәнгать академиясендә дә дистәләгән актерлар әзерләде. Аларнын күпчелеге төрле театрларга таралып, иҗат итә. Үзенен күне- ленә хуш килгәннәре бүген К.Тинчурин театры сәхнәсендә уйный. Х.Хөснетдинов, И.Хафизов, Г.Хафизова, А.Фәтхуллин, Г.Гайнуллина, Ф.Насыйбуллин, З.Вәлиева һ.б. Р.Заһидуллин шәкертләре.
К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар».
ЗУР ТАРИХЛЫ ТЕАТР
5* 125
1988 елны театрга К.Тинчурин исеме бирелсә дә, җисеме кайтмый әле аның. Р.Заһидуллин бер гөнаһсызга корбан ителгән шәхеснең зур, даһи драматургның якты образын сәхнә әсәрләре аша тамашачыга кайтара. Язучының пьесаларына, иҗатына бәя биреп: «Ул татарның Шекспиры», - дип атый. 1993 елда К.Тинчуринның «Хәйләсез дөнья - файдасыз» комедиясеннән башлап» киткән режиссер 1999 елны «Сүнгән йолдызлар» драмасына туктала. Бу спектакль тамашачылар һәм театр белгечләре тарафыннан да югары бәяләнә. Төп рольләрнең күпчелеген үзе тәрбияләгән шәкертләре башкара. Сәрвәрне, җырчы актриса З.Вәлиева, Исмәгыйльне - И.Әхмәтханов, Надыйр Мәхдүмне уйнаган Ш.Фәрхетдинов исә Уфада уздырылган «Туганлык» фестивалендә «Иң яхшы ирләр ролен башкаручы» дигән бүләккә лаек була. Бу куелыш режиссер һәм актерларның чираттагы уңышы булып театр тарихына кереп калды. Шул уңайдан тагын бер кызыклы фактны искәртеп китәсе килә. Төркия дәүләт театрларының генераль директоры Леми Белгин Казанга килгәч, аңа К.Тинчурин театрында «Сүнгән йолдызлар» драмасын карарга насыйп була. Ул спектакльне яратып, аңа зур бәя бирә. Шул уңайдан Р.Заһидуллинга мөрәҗәгать итеп Төркия сәхнәсенә дә чыгаруын үтенә. 2011 елның кояшлы апрелендә спектакль Әнкара театры сәхнәсендә дөнья күрә. Тамашачылар үзләренә зур яңалык ача, ерактагы татар туганнарының пьесасын төрек телендә карап соклана. Хәтта бу әсәрне Алманиягә барып уйнап кайтулары да билгеле. Леми Белгиннан: «Ни өчен комедиясен куйдырмадыгыз», дип сорагач, ул болай ди: «Комедияне сатуы җиңел, ә драма әсәре йөрәккә үтеп керә һәм күңелдә озак саклана».
Даһи драматургыбызның исемен йөрткән театрның баш режиссеры бер-бер артлы К.Тинчурин пьесаларын театр сәхнәсенә чыгара. Аның берсе «Американ», икенчесе «Сакла, шартламасын!» комедияләре. Төп рольләрне япь-яшь актерларга ышанып тапшыра. һәм ялгышмый. «Американ» да Искәндәрне уйнаган Р.Гайзуллин, Дилбәр ролен башкаручы Гөлназ Нәүмәтованы тамашачылар яратып кабул итә. Шулай ук «Сакла, шартламасын!»да Резедә Сәләхова да үзенә тапшырылган Гөлҗамал ролен кәмит бизәкләргә баетып үзенчәлекле итеп башкара. К.Тинчуринның театрда «Зәңгәр шәл», «Җилкәнсезләр» кебек әсәрләре дөнья күрмәгән әле. Режиссерның әйтүе буенча, аның шул ике пьесасы гына түгел, башкалары да киләчәктә безнең сәхнәдә дөнья күрәчәк. Театрда, дүрт елга сузылган капиталь ремонттан соң, иркенләп эшләргә мөмкинлекләр кабат туды. Сүз дә юк, бүгенге көндә театрның бинасы тамашачыларны балкып каршы ала икән, монда аның директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ф.Мөсәгыйтовның өлеше бик зур. Өлкән буын артистларның сәламәтлеген саклауга да зур игътибар бирелә. Бина үзенең киң ишекләрен ачу белән 5-6 ел элек туктатылып торган К.Тинчурин фестивале дә директор тарафыннан кабат торгызылды. 2012 елның сентябрендә Россиядәге татар театр коллективларын ошбу сәнгать бәйрәменә җыйды. Киләчәктә дә бу иҗат бәйрәме ел саен диярлек дәвам итәр дигән ышаныч бар.
Борынгы бинада, ниһаять, иҗади эшчәнлек бар, ул бар көченә эшли, кайнап яши. Соңгы ике-өч ел эчендә генә дә театр репертуары бик күпкә яңартылды. Х.Ибраһимовның «Төн яна учакта», күренекле драматургыбыз Т.Миңнуллинның «Яшьлегем, җүләрлегем», «Төш» пьесалары да сәхнәгә күтәрелде. Туфан ага соңгы спектакльне бик яратып кабул иткән иде. Ул аны кат-кат дуслары, Госсоветтагы хезмәттәшләре белән килеп карады, театрның баш режиссеры исеменә рәхмәтләр белдерде. Шулай ук башкорт язучысы М.Кәримнең «Айгөл иле» әсәре Казан тамашачысына ошады. Бу әсәрдә Җ.Әсфәндиярова, Г.Гарапшина, Л.Мәхмүтова, Р.Шәмсетдиновлар төн рольләрне башкара. И.Хәсәнов белән Т.Зиннуровлар да тәҗрибәле артистлар буларак, үз образларын тамашачы күңеленә хуш килерлек итеп уйный. Соңгы өч-дүрт ел гел уңышлардан гына тормады, әлбәттә. Театр үзенең искитмәле талантлы артистларын - Х.Мәхмүтов, А.Әхмәтова, Р.Хәбибрахманова, Ф.Ситдыйковларны югалтты. Ләкин тормыш дәвам итә, аларны И.Хафизов,
ЗУР ТАРИХЛЫ ТЕАТР
126
Л.Вилданова, А.Пискунов, Р.Сәләхова кебек талантлы яшьләр алыштырды. Яшь артистләр Г.Тукайның тууына 125 ел тулу унаеннан үзләре үк музыкаль драма язып, мәктәп балаларына тәкъдим итте. Озак та үтмәде, М.Мәһдиев әсәрләре буенча инценировка язып, шуны искитмәле оста итеп башкарып чыктылар. Шундыйрак жанрда күренекле язучыбыз, җәмәгать эшлеклесе Р.Вәлиевнең шигырьләреннән торган «Язмышым юллары» исеме астында яңа лирик спектакль дә дөнья күрде. Режиссер белән яшь актерлар шушы өч спектакльләре аша әдәбият-сәнгать белән кызыксынган мәктәп балаларының күңеленә юл тапты: 2012 елның ахырында Н.Хисамов язган әсәрдән «Йосыф илә Зөләйха» спектакле дә дөнья күрде. Спектакльнең декорациясе генә дә үзенчәлекле һәм бик катлаулы иде. Орбиталар әйләнешен хәтерләткән, сәхнә борылган саен җирлеге үзгәргән әлеге декорациянең һәм искитмәле бай киемнәрнең авторы - танылган сәнгатькәр Р.Моров. Масштаблы спектакль буларак, анда театрның барлык артистлары һәм театр училищесының шәкертләре дә катнашты. Төп рольне - Йосыфны - И.Хафизов уйнаса, Зөләйханы - Р.Сәләхова башкарды. Бу аларның четерекле, авыр образларга беренче алынулары иде. Казан халкы борынгы тарихка зур кызыксыну күрсәтеп, әсәрне сокланып карады. С.Мифтахов Кол Гали образын яшь артистларга үрнәк булырлык итеп, бөтен тәҗрибәсен эшкә җигеп уйнап чыкты.
Татарстанның халык артисты З.Харисов уенын да тамашачылар бик жылы кабул итте. Баласын җуйган Якубның өзгәләнүләренә жан газабын үзенең йөрәге аша үткәреп тетрәндерерлек итеп уйнады ул. Әсәрнең музыкаль композициясен күренекле композитор Резеда Әхиярова аеруча сихри итеп иҗат иткән. Спектакль барышында музыкаль яңгыраш аша әкият дөньясына җиңел генә кереп китәсең. 2012 елны К.Тинчурин театрына Р.Заһидуллин шәкерте режиссер Р.Гарипованың да килүе куанычлы хәл. Чөнки иҗат коллективын эш белән дә, репертуар белән дә тәэмин итеп торыр өчен ике-өч куючы кирәк. Татар сәнгатендә хатын-кыз режиссерлар бик күп түгел. Алар С.Вәлиева-Сульва, З.Тумашева, К.Тумашева һәм менә, ниһаять, Р.Гарипова. Тагын шунысы кызыклы, 1956 елны иң беренче эш итеп К.Тумашева Х.Вахитның «Яшерен эзләр» пьесасын куйса, туры килә бит, яңа килгән яшь режиссерыбыз Р.Гарипова да Х.Вахитның «Туй алдыннан» дигән әсәреннән башлады. Агымдагы елның апрелендә Резеда туташ К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәрен, театрның традицияләренә тугры калып, сәхнәдә янә кабызды. Спектакльгә өлкән буын артистларга онык булырдай яңа буын, ягъни театр училищесы шәкертләре эшкә җәлеп ителде. «Мәдәни җомга» газетасында спектакль турында Ч.Фәрхетдинова: «Резеда Гарипова спектакльне классик өслүптә хәл иткән. Төп басым актерлык осталыгына юнәлтелгән. Баш рольләрне театрга моннан берничә ел элек кенә килгән яшь актерлар башкара, өстәвенә һәрберсенең музыка коралларында уйный белүләре дә зур хәзинә. Шунысы шатлыклы: араларында инде бүген үк зур рольләр иҗат итәргә сәләтле шәкертләр дә бар», - дип язып үтте.
...Әлбәттә, өлкәннәр китә, яшьләр килә. Бу - табигый. Иң беренче чиратта, талантлылары килүе мөһим. Театр яшәреп торырга тиеш. Эченнән дә, тышыннан да балкып, үзенә чакырып торган сәнгать сараенда яңадан-яңа сәнгать җәүһәрләре иҗат ителә, театр бүген дә җиң сызганып халкыбызга хезмәт итә. 80 еллык бәйрәмең белән, данлы театр!