РӘССАМДА КУНАКТА
Тарихка тартылу
Һәркемнең үз аурасы була. Аура — бераз сәеррәк яңгырый кебек... Холкына күрә
җеннәре дияргәме инде аны. Кеше аралашуда җиңел, якты күңелле икән — язма да шулай
языла. Авыррак холыклы, үзсүзлерәк икән — чиләнергә әзер тор инде. Канәфи абый
Нәфыйков белән эшләү исә искиткеч җиңел булып чыкты: тиешле вакытында тиешле
кешесендә телефон номеры табылды, очрашып сөйләштек... Мәкаләсе дә үзеннән-үзе
әкият кебек кенә үрелә дә бара.
Инде көз исе чыккан бер сентябрь иртәсендә студия-
сендә очрашырга булдык. Җиңел таптым — нәшрияттан
ерак түгел икән. Күргәзмәләренә барганым булса да,
якыннан беренче тапкыр танышу иде бу: эчтә ниндидер
борчылу, каушау, тетрәнү бар. Әмма аралаша башлауның
беренче минутларында ук шик-шөбһә таралды: Канәфи
абый җылы, кешеләрне якын итә торган, ара- лашучан кеше
икән.
«Ике остаханәгез бар инде, алайса?» - диеп сорыйм.
Бусы улыныкы икән, улы Рамин да рәссам. Абстракция
белән шөгыльләнә. Ә абстракция ул, Канәфи абыйның
сүзләре белән әйткәндә, хисләрнең матурлыгын төсләр аша
җиткерә белү. Әлегә Ригада ди, тиздән кайтырга тиеш, әтисе
бик көтә инде, сизелә. Кызы Фирүзә — модельер. Оныгы исә
— дизайнер, архитектура университетында белем ала,
алдынгыларның берсе... Канәфи абыйның шөгыле шулай балаларына да «йоккан».
Аларны сөйләгәндә олыларча гамь белән караган күзләре яна башлый. Ирен читләрендә
тыйнак кына елмаю барлыкка килә.
Канәфи абыйның әсәрләренә карыйм да, үзеннән-үзе сорау бирәсе килеп тора: «әллә
тарих җене дә кагылган инде сезгә?» Кабат балкып китә әңгәмәдәшем. Чыннан да,
рәсемнән кала иң яраткан өлкәсе тарих икән. Мәктәптә тарих белән мавыгып алган.
Рәссам булып киткәч тә гел үткәндәгеләр үзенә тартып торган аны.
Билгеле, Канәфи абый кабат-кабат барысын да җентекләп өйрәнә. Белми генә рәсемгә
төшерү дөрес булмас. Инде тора-бара үз карашы да формалаша: «Безнең тарихны
югалтырга тырышканнар: 1552дә яулап алучылар гарәп язулы китапларны, истәлекләрне
юк итү эше алып баралар. Бу сәясәтне руслар гына алып барган дию дөрес үк тә түгелдер.
Менә шул яулап алучыларның төп максаты — тупланган мәмләкәт белән идарә итү,
моның өчен кешегә үткәнен оныттырырга кирәк бит инде. Тарих чыганагы — китап.
Аларны халыктан җыеп, өеп-өеп яндыралар. Ул чакта китап кыйммәтле була, кеше
ихтирам белән карый, саклап калырга тырыша. Шуңа гарәп язулы китапларны изге дип
тану тарала. Бу исә генетик кимәлдә бездә әле дә бар...»
Әгәр мәктәптә тарих белән кызыксынса, рәссам булу теләге кайчан туган соң? Баксаң
, чагыштырмача соң гына сайлаган икән бу юлны Канәфи абый : армиядә вакытта дивар
гәҗитләре, «боевой листок» чыгаруда катнаша. «Башта язуың матур дип язарга гына
чакырганнар иде. Аннан ничектер карикатуралар ясаган идем, охшаш, күңелле килеп
чыккан, ахры, гәҗит чыгаруны гел миңа куша башладылар...» - дип сөйләп китте.
Яхшы гына килеп чыккач, күңеле үсеп китә, күрәсең, ныклап кызыксына башлый.
Казанга кайткач, рәсем студиясенә языла. Аннан юллар училищегә илтә. Диплом яклау
вакытында болар янына галим Фоат Галимуллин килә һәм Фәннәр Академиясенә эшкә
чакыра. Канәфи абый бара, анда бит тарихи китапларга иллюстрацияләр ясарга кирәк
була. Ике кызыксыну да бер ноктада кисешә сыман. Фоат Галимуллин китаплар бирә,
материал белән таныштыра. Булачак рәссам кызыксына, ләкин барысын да тиешле
дәрәҗәдә башкару өчен белем һәм техника җитеп бетми кебек. Ә ул вакытта бер дусты
Үзбәкстанга укырга киткән була, Аны да чакыра. Имтиханнарны яхшы гына тапшырып
чыккан егетне шунда ук күреп алалар, бер мөгаллим хәтта үз канаты астына сыендыра
аны.
128
Анда укыган елларны исенә төшерергә ярата Канәфи абый. Үзбәкләр, ди, тарихларын
күтәрә әнә. Тәрбиясе, атмосферасы ук башка ул җирләрнең, ди. Безнекеләрдә исә басып
алынган халык психологиясе бар...
Милли җанлы дигәндә...
Татар милләте, татар халкы үткәненә кереп чумабыз. Канәфи абый белән башкача
булмый да, һәр рәсеме — тарихка бер караш. Портретлар булсынмы ул, күренешме,
мөһим түгел, һәркайсында - кеше язмышы. Менә без Болгар дәүләтенә аяк басабыз, монда
җир туе, беренче буразнага йомырка, балык ыргыталар, ат ярышында җиңгән батырга он
сибәләр, ул ап-ак була. Баксаң, әкиятләрдәге Камыр Батыр нәкъ шушы йоладан кереп
калган икән. Шулай рәсемнәр арасында «адашып йөргәндә», сәнгать фәннәре кандидаты
Г.П. Тулузакова сүзләре искә төшә: «...Егерменче гасыр котылгысыз рәвештә үзеңнең
милли яктан башкаларга тиңлегеңне таныту заманы булды. Алда торган мәсьәләләрнең
берсе — татар профессиональ рәсем сәнгатен булдыру иде. Ислам диненең рәсем сәнгатен
үз максатларында кулланудан баш тартуын һәм нәкыш белән скульптураның тотрыклы
формалары үсешен билгеле бер дәрәҗәдә чикләвен дә искә төшерсәк, милли татар
сәнгатен формалаштыруның шактый четерекле бурыч булганлыгын аңлау кыен
түгелдер». Уйлап карасаң, Канәфи абый пумаласыннан рәсемнәр тама башлаганга кадәр
турыдан-туры дәвам ителгән традицияләр, татар милли рәсем сәнгате кануннары, сәнгать
теле урнашмаган диярлек. Шуңа да Канәфи Нәфыйковның төп таяну нигезе булып урыс,
Аурупа, Көнчыгыш илләрдәге рәссамнар хезмәте тора кебек. Шул ук вакытта, милли
җанлы татар кешесе буларак, Нәфыйков милли төсмерләр булдырырга омтыла. Чыганак
итеп сакланып калган декоратив-кулланма иҗат билгеләрен сайлый. һәм ялгышмый.
Тора-бара, кулы остарган саен, дөньяга берсеннән-берсе үзенчәлекле әсәрләр туа башлый.
Аларга бакканда төрле хисләр бәйләнә күңелгә: кайчак сурәтләр җанлы кебек — һәр
хәрәкәтеңне күзәтә, һәр сулышыңны тоя сыман. Үзенә күрә вакытлар аша күчеш.
Сурәтләрен төшергәндә, Канәфи абый гүя шул чорның бер кешесе күзлегеннән карый.
Мәсәлән, «Нардуган» (2010) сериясе берничә күренештән тора: «Салкынны җиңү»,
«Күчтәнәч җыю», «Шайтан тавын ишү», «Бәйрәм итү. Корбан ашы пешерү». Яки 1984
елдагы «Батырша Шлиссембург төрмәсендә» хезмәте, 2000 елда иҗат ителгән шагыйрь
Габделҗаббар Кандалый портреты, Габдулла Тукай белән Сәгыйть Рәмиевны күрсәткән
«Йөрәк уты» (1976) — һәркайсы сине үз эченә суырып алып керә төсле. Чынлыгына, бу
вакыйга нәкъ шулай булганына ышана башлыйсың сымак. «Сөембикәнең иле белән
бәхилләшү» (2003) картинасы үзенә патшабикәнең генә түгел, ә татар халкының барлык
моңын, фаҗигасен җыйган төсле. Ләкин бу әсәрдә без өмет чагылышлары да таба алабыз.
Гүяки Аллаһ ярдәме белән әле барысы да үзгәрә ала. Ә менә «Сөембикәнең иленнән
сөрелүе»ндә тойгылар басынкыланган, өметне вакыйгалар белән килешү, әрнү алыштыра.
Канәфи абый портретлар, пейзажлар белән таныштыра... “Туган якка мәхәббәт нәрсә
ул?” — дип сорарга кирәк тапмыйм. Үз нигезенә булган тойгыларын чагылдырмый кала
алмыйдыр инде ул рәссам. Иҗат кешесе бит хисләр алдында көчсезрәк була. Ә Канәфи
абый өчен туган авылы — изге урын, андай җирләрдә кеше үз-үзенә кайта, вакыйгаларны
җентекләп өйрәнә һәм гомерлек нәтиҗәләр ясый. Менә хәзер дә бит рәссам шәһәр читенә
омтыла: анда тынычрак, анда сулыш иркенрәк, ди. Шулай булырга да тиештер инде ул:
уйлану, эзләнү, фикерләү, хис-кичерешләргә корылган иҗат тын-тавышсыз җирдә, кеше
күзеннән ераграк туадыр.
Дин һәм сәнгать
Кеше сурәте төшерү гөнаһ, дин мона каршы чыга, диләр. Әлеге сорауга әңгәмәдә-
шемнең җавабы әзер: «Бакый Урманче белән бу сорауны өйрәнеп утырдык. Шундый
карарга килдек: бу табу көчләп чукындыру вакытында килеп чыккан булырга тиеш. Ул
вакытта йорт түренә иконалар куйдырганнар, аларны алырга рөхсәт булмаган. Әлеге табу
шул вакыттагы рухи яралар сәбәбе дип беләм. Коръән тәфсирләрен укып беләм, андый
әйбер табалмадым».
Авыр чаклар булгандыр инде, дип кенә сорамакчы идем, әйтерсең, Канәфи абый
уйларымны укып алды: «Хатыным — иң зур таянычым иде минем. Училищеның өченче
129
курсында өйләнештек, ә Үзбәкстанга ул мине бала белән озатып калды,» - ди Канәфи
абый. Чыннан да, башта җиңел булмый, тар гына фатирда яшәгәннәр, шунда ук буяу исе,
рәсемнәр, такталар... “Тормышның вак-төягенә бирешмичә, иренең киләчәгенә ышанып,
алай гына да түгел, канатландырып та торган ханымнарга рәхмәт әйтелергә тиештер.
Рәссамнар язмышындагы иң җете төсләр — аларныкы”. Мондый җылы сүзләр елмайдыра.
Балачакка сәяхәт
Рәсемнән рәсемгә сәяхәт итә-итә, авылга килеп чыгабыз. Нигәдер балачак искә төшә.
Рәссамыбыз Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында 1938 елның 15 ноябрендә туа.
Бер елдан соң әтисе вафат була һәм әнисе туган авылына — Чыгадайга күчеп китә.
Әнкәйнең ир туганнарының сугышка китүен, бер-бер артлы дүрт улын озаткан
Шәмсиҗиһан әбекәйнең акылын җуюы күңелгә сеңеп калган, ди ул. Канәфи абыйның
балачак истәлекләрен сөйләвен үтенәм. Аларны сезгә түкми-чәчми тапшырыйм әле...
«Балачак — иң матур һәм тәмле вакыт инде ул. Рәсемнәрдә, истәлекләрдә гел шунда
әйләнеп кайтасың. Абыйлар сугышка киткәндә, тәрәзәдән карап калган идем. Ике яшь
тирәсеме икән миңа: тәлинкә - кружкасын алып чыгып китте. Күз алдында картина кебек
сакланган. Белмим, алай рәссам булам дип хыялланмадым кебек тә, ләкин бер күрешкәндә
укытучым Хәдичә апа әйтмәсенме: рәссам буласы булганга икән, дәфтәр читләрен буяп
бетерә идең. Бәлки, берәр тартылу булгандыр, ул вакытта кем аңа игътибар итә инде.
Тагын шул истә калган, малай-шалай белән су буена төшеп, кош сыман балчыктан
сыбызгы ясый идек: күгәрчен, чыпчык. Эченә тишек тишкәч, сызгыра ул. Менә шуны һич
онытасым юк.
Бервакыт мин югалдым. Әнкәй урманга җиләккә җыена. Мин дә иярдем. Башта өйдә
калдырырга уйлаганнар иде дә, үземнекен иттем, калмадым. Ләкин ярты юлны узгач, кире
китәсе килә башлады. Кайттым да киттем. Тик үз өебезгә түгел, ә күрше авылга: башта
шунда торган идек. Әни кайткач карый икән — мин юк. Кичкә кадәр эзләгән... Табылдым
тагын аннары. Сүгәр дигән идем дә, ачуланмады үзе, нык итеп кочагына кысты.
Малай халкы шук була бит инде ул. Төрле «батырлык» эзләп кенә йөри. Күршедә бик
уңган бакчачы бабай бар иде. Малайлар белән җыелып, шуның бакчасын кердек бер
җәйдә. Бер кердек, ике кердек... Анда алма, чия, карлыган дисеңме — нәрсә генә юк. Теге
бабай яхшы кеше иде үзе, ләкин туйгандыр бездән, бервакыт алма агачы төбенә бүре
капкыны куйган. Шунда ялгыш кына эләксәң — бетте, аксак каласың. Мин әкрен генә
капкынны кистем дә, сүтеп алып кайттым өйгә. Мине дә ачуландылар, теге кешене дә.
Икебез дә гаепле калдык».
Шулай сөйләшә-сөйләшә, бер рәсемнән икенчесенә сәяхәт итә-итә, көн кичкә авышты.
Казан урамнарын фонарьлар куе сары төскә буяды, эштәге халык өйләренә ашыкты... Ә
мин инде моннан ерак — каядыр Болгар җирләрендә, патшалар-ханнар арасында. Шул ук
мизгелдә язучылар белән таныштыра Канәфи абый, авылына кайтып төшәбез... Ничек
кенә булмасын, һәр сәяхәт тәмамлана. Рәссам остаханәсеннән үзем белән бер кочак
күңелле һәм якты истәлекләр алып киттем. Кеше — дәрья диләр, ә иҗат кешесе океандыр
ул, океандыр...