Логотип Казан Утлары
Роман

КӨМЕШ БИЛБАУ


* * *
Әмма... Әмма теләк бер, вәгъдә бер, ә тормыш, ә табигать икенче. Сырхау кимемәде, укшу бетмәде, тамактан ризык үтмәде. Базарга барып суы белән тозлы кәбестә, тозлы кыяр алган иде. Күзе төшеп ике стакан карлыган сатып алды, ләкин бу юлы аны да кабасы килмәде. Әмир өзеп биргәне генә шифалы иде, күрәсең.
Иртән иртүк бүлмәдәге өч кыз торып, ыгы-зыгы киләләр, юыналар, чәй кайнатып, ашарга утыралар. Майлы ботка исеннән дә укшыган Әминәгә шикләнеп караштырып алалар.
— Ашказаным авырта, — ди ул. Әмма тегеләрнең ышанмаганы күренеп тора.
Кызлар төзелешкә эшкә китә. Әминә урынында аунап кала.
Табибка барырга кирәк иде. Әмма анда иң беренче сорау бер булачак: кияүдәме? Әгәр шунда «Совет гаиләсе» журналын укып баручы табибә яисә шәфкать туташы туры килсә?
Җәмилә Закировна янына барудан исә оят хисе тыеп килде. Әле генә аның белән бергә «Туй күлмәге ак була» исемле брошюра язып чыгардылар. Анда яшь кызларга сафлыкны саклауның сәламәтлек өчен дә, таза гаилә кору өчен дә мөһимлеге бәйнә-бәйнә, тормышчан мисаллар китереп исбатлана. Иреңне чын мәгънәсендә бәхетле итү, анда чын егетлек горурлыгын үстерүнең серләре ачыла, хәзергечә әйткәндә, секс турында да кайбер нечкәлекләргә кереп язылган иде. Татар телендә мондый китапның моңарчы басылып чыкканы юк иде әле. Һәркемгә мәгълүм булганча, «СССР да секс юк» иде бит! Бер-берсенә тән ләззәте биргән парлар гына бәхетле була ала, дигән фикер ачыктан-ачык әйтелгән иде. «Бәхетле булыгыз, парыгызны да бәхетле итегез! Шул ук вакытта керләнмәгез дә, кызлар!» Менә шул иде аның төп фикере.
Профессор Әминәне керләнгән генә түгел, муеннан пычракка чумган дип кабул итмәсме?
Ни йөзең белән аның каршына барып басарга? Нәрсә әйтергә? Китаплардан укып карады токсикоз дип аталган бу афәттән котылуның чарасы, дәвасы юк икән. Бар шундый хатыннар, тугыз ай косалар, коры сөяккә калалар. Бернишли алмыйсың, табигать сине шундый итеп яраткан.
Инде чыдар хәлең калмаса, йөктән котылуның чарасы бар барын. Әмма, беренче балаңны төшерсәң, бөтенләй нәселсез калуың ихтимал.
Ахыры. Башы узган санда.
Табиблар моны һаман тукып торалар. Җәмилә Закировна журналда да язып чыкты.
Тормышын болай башлармын дигән уй Әминәнен башына да килмәгән иде. Ул
10
үзен капкынга эләккән төлкедәй хис итә иде.
Ничек ычкынырга?
Әмиргә һәммәсен дә әйтеп бетереп булмады. Сентябрь ахырында аны тулай торактан чыгарулары ихтимал. Биредә чит кеше бит ул, бүтән оешмадан, баш редакторнын үтенече буенча, өч айга дип кенә керткәннәр иде. Редактор төзү оешмасына ялынырмы? Тегеләр тагын өч ай торырга рөхсәт итәрме? Бик зур яхшылык кылырга теләсәләр дә, вакытны елнын бер кварталыннан арттыра алмыйлар, закон кушмый. Законнар да каршы Әминәгә, әхлак кануннары да. Шуна өстәп, ата-анасыннан оят... Үз вөжданы да талый...
Холкы-табигате тотрыклы түгел, хисләргә бирелүчән, уйлары үзгәрүчән анын. Кызып китеп, дуамалланган, уйламый кылган гамәлләре өчен соныннан үкенгән чаклары еш була. Теге чакта, иркен зал аркылы узып, ят егетне биюгә чакырган кебек... Күз күрмәгән кешенен көймәсенә утырып, дәрья кинлегенә ыргылган кебек. Әйе, хәзер бу кыланмышлары исенә төшкәндә дә үзалдына кызарынып чыга ул.
Кая китте Әминәнен чаялыгы, кая китте егетләрдән шаркылдап көлгән чаклары? Саф намусы, чисталыгы, йөз аклыгы гына көч биреп торган икән...
Үз-үзен битәрләде, менгә төрләнде ул. Әле Әмирнен сүзен тынлап, ничек кенә булса да чыдарга карар кылды, әле өметсезлеккә бирелде.
Ин аянычы шул: мондый хәлдә ул сөйгәненә терәк-таяныч булу түгел, бернинди ярдәм күрсәтә алмый иде. Киресенчә, кыядан коелган таш кебек юлын кисүе генә ихтимал.
Алай да Әмир һич тә аннан баш тартмый бит! Уллары тууын тели! Сайлаулар үтәр, алар өйләнешерләр, һәммәсе ждйланыр...
Әнә, телевизордан тагын аны күрсәтәләр. Авылга барган, сайлаучылар белән очраша. Янында мәгърур кыяфәтле ирләр — җитәкчеләр. Уртада «Социалистик Татарстан» газетасынын бүлек мөдире Хәкимә Гатина кулын болгый-болгый нидер сөйли — тавышын ишеттермәделәр, музыка белән капладылар. Ә менә Әмирнен берничә җөмләсе ачык янгырады. Кыяфәте гайяр, киеме ыспай-килешле, йөзе ачык, тавышы йөрәккә ятышлы, сүзе төпле-үтемле — чын мәгънәсендә ир солтаны! Әминәнен күнеленә канат үскәндәй булды. Анын хакына һәммәсенә түзәргә була!
Ләкин... Кем ул анда, чак кына читтәрәк басып тора? Йөзе кош тоткандай балкый. Гашыйк икәнлеге чыраенда гына түгел, бөтен кыяфәтендә ярылып ята. Бик бәхетле кеше генә сынын шулай төз, башын югары тота ала. Күренеп тора: алар бер үк хисләр дулкынында йөзәләр...
Бу күренеш Әминәгә яшен суккандай тәэсир итте. Ана депутатлыкка кандидат Нуриев янында күренергә дә ярамый, ә менә Луизага бернинди киртә юк икән ләбаса. Янында ул барда — Әмиргә горурлык, Әминә якын килсә — хурлык...
Ул үзен тирән базга убылгандай хис итте. Бөтенләй күзгә күренмәскә, тавышы ишетелмәскә әверелүе яхшырактыр, бәлки?..
Чыннан да шулай бит. Димәк, әгәр дә ана биргән вәгъдәнне үтим дисән, бөтенләй юкка чыгуын хәерлерәк бит. Җинеләеп китәр иде! Әйе-әйе, булмаска, тән җәзаларыннан да, җан газапларыннан да берьюлы котылырга. Югалткач, үкенер, терсәген тешләрдәй булыр үзе дә! Үзәге өзелсен, йөрәге парә-парә телгәләнсен әле!
Нәммәсен бер мизгелдә хәл итү хәерле... Даруларнын төрлесен берьюлы күпләп эчсән, йоклап китәсен дә уянмыйсын дигәннәре берничә тапкыр
колакка чалынганы бар... Йокы даруын аракыга кушып эчәргә бер дә ярамый, диләр. Бу очракта, бәлки, нәкъ шулай итәргә кирәктер...
Әминә үзендә дару тотмый, өстәл тартмасында аспирин да активлаштырылган күмер сәдәфләре. Ак белән кара төймәләр. Алардан мәгънә чыкмас. Кырымда, бер журналистның хатыны белән аралашып йөргән иде. Керне агартып юыйм дисән, берничә төймә эч даруы салырга кирәк, диде. Менә дигән итеп агарта. Чак кына алсу төс бирә бирүен, әмма анын зыяны юк.
Аннан кайткач, Әминә шул даруны унбиш кап алып куйган иде. Аптекадагы
КӨМЕШ БИЛБАУ
11
сатучы хатын: «Бу хәтле дару нәрсәгә сина?» — дип шикләнеп сорап та куйды әле. Мөгаен, зыяны зурдыр. «Авылдан сорадылар», — дип ялганлады Әминә.
Дөрес, шактыен бүлмәдәш кызларга бирде бирүен, алай да бер уч тутырырлык калган иде әле. Шуна өстәп, аптекадан даруларның төрлесен алып чыкты. Чәйнектән кружкага салкын су агызып каршына куйды. Нәммәсе хәл кылынган, бөтенесе әзер, тәвәккәлләргә генә кирәк иде. Тәвәккәлләргә дисән, анысын Әминә булдыра!.. Ә шулай да күнелнен бер почмагында аны ничек тә коткарырлар, моны белгәч, Әмир анын өчен куркыр, игътибарсызлыгы өчен үкенер, дигән өмет яши иде.
Ул капларны ертып, аклы, сарылы, яшькелт-зәнгәрсу сәдәфләрне өстәлгә чәчте, аннары кулы белән сыдырып, учына җыйды.
Нәкъ шул мизгелдә ишек шакыдылар. Йөрәк кабыргаларга бәргәләнеп тибә башлады. Менә бит, килгән! Сагынган! Ярата!
Ул сикереп торып шкаф кырыена беркетелгән көзге каршына басты, тузгыган чәчен тарады. Бераз бизәнәсе, халатны салып, күлмәк киясе иде. Әмма озаклап мәрәләнсән, өйдә юктыр дип уйлап, китеп баруы ихтимал. Ә менә көмеш билбау билдә булырга тиеш. Ул, калтыранган куллары белән көмеш аелны көчкә каптырып, атылып барып ишекне ачты.
Коридорда Нәзир басып тора иде.
Ник килгән? Ни йомышы бар? Хәл белергә дип, Әмир җибәргәнме әллә? Әминәнен йөзендә өмет катыш куаныч күргәч, егетнен авызы ерылды.
— Исәнме, Әминә. Чакырылмаган кунак булып килгәнгә ачуланма. Телефоныгыз аскы катта ук икән, иртән шалтыраткан идем, вахтер сина дәшәргә иренде.
— Исәнме! Кер әйдә.
— Редакциягезгә барган идем дә, син ялда диделәр. Авылыгызга кайтып киткәнсендер, дип курыккан идем, ярый әле монда икәнсен. Адресынны редакторыгыз бирде.
Бу сүзләр Әминәнен куанычына бозлы янгыр булып коелды. Йөзеннән нур качты, күрәсен, бусаганы атлап керергә өлгергән егет ана сагаеп, кыенсынып карады. Үтә дә сизгер икән үзе, кызнын кичерешләрен апачык күреп тора, диярсен.
— Вакытсыз килдемме әллә? Әлфия Зарифовна әйтте, телефонга ышанып торма, бар да кер, диде.
— Уз, утыр.
Егет бүлмә уртасындагы чәчкәле клеенка җәйгән өстәл янына утырды. Кулындагы таушалган конгырт портфелен тезенә куеп, Әминәнен йөзенә текәлде.
— Сина бер тәкъдим бар иде.
«Әһә! Менә хәзер әйтәчәк Әмирнен гозерен...»
Әминә караватта яткан сөлгене алып, иреннәрен сөртте. Тезләре йомшарып, егеткә яны белән өстәл янына утырды.
— Авырыйсын, ахры. Белмәдем... Зөлфия Зарифовна да әйтмәде. Бәлки, башка вакытта... — дип сөйләнде сәерсенгән егет.
— Килгәнсен икән, әйт: ни йомыш... — диде Әминә сабырсызланып.
Нәзир портфеленнән «Совет гаиләсе» журналынын ел башында чыккан санын тартып чыгарды. Бу ни дигән сүз? Әминә үз журналын күрмәгән дип беләме?
— Менә монда синен очеркын...
«Берәр хата тапканмы әллә?» — дигән шом сызып узды күнелне.
— Шушынын нигезендә телевидение өчен бер тапшыру эшләргә иде. Ә бәлки, берне генә дә түгелдер. Уйладым-уйладым да сценариен син үзен язсан яхшы булыр иде, дигән фикергә килдем. Профессор Ильясова, ишетүемчә, сине ярата. Экранда кара-каршы сөйләшү өчен бу бик мөһим. Телекамера хәтәр нәрсә бит ул, гади күз белән күрмәгәнне күрсәтә... Ә сездә күнел якынлыгы бар... Унышлы чыкса, тапшырулар циклы эшләп булыр иде. Синдә материал җитәрлек. Язганнарынны күзәтеп барам...
— Кем башына килде инде бу?
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
12
Нәзир ана мөлдерәп карады. Күзләре зәп-зәнгәр, карашы сабыйларча якты икән.
— Бурычны өстәгеләр билгели, үтәү безгә йөкләнә.
Әминәнен исә башында һаман бер уй айкала иде: «Әмир әйткәндер... Шөгыле-юанычы булсын, дигәндер»...
Әмма бу исем егетнен теленнән өзелеп төшмәде. Ахырда Әминә үзе тәвәккәлләп сорамый булдыра алмады:
— Башкалар бу хакта ни уйлый сон?
— Эш планына кертү өчен башта синен ризалыгын кирәк бит. Шунсыз сүз кузгатып булмый. Алдан кычкырганнын башы авырта.
— Ә Әмир ни ди?
Нәзир, гаҗәпләнеп, кызнын кызарынган йөзенә төбәлде.
— Бу арада күргән юк әле аны. Эше бик тыгыз бит, районнан районга чаба. Бөтен көчен биреп тырышырга туры килә ана. Дус бар, дошман бар, дигәндәй, Әмирне аумакайлыкта, җин унаена торуда гаепләп, хурлаганнары ишетелгәли. Безнен «Сайлаулар алдыннан» дигән тапшыруда да шулай дип кычкырып әйттеләр. Күргәнсендер бит?
Әминә анысын күрми калган иде, дәшмәде.
— Җәмилә Закировна белән кайчан сөйләшерсен икән? — дип үзенекен тукыды Нәзир. — Дүшәмбе планерка, өлгерә алсак, алдагы атнада язылырга планлаштырып та куяр идек...
— Белмим шул... Авырып торам бит әле.
— Дәваланасындыр бит. Врач ни ди сон?
Нәзир өстәлдә чәчелеп яткан дару төймәләренә гаҗәпләнеп карады:
— Шушы хәтле дару эчәргә куштымы әллә?
— Болармы? Бу дару түгел... Кер юганда порошокка кушып салалар...
— Чынлапмы? Беренче ишетәм... Мина да бераз бир әле! Буйдак кешегә бер ярдәмен булыр...
— Алсана кирәк кадәр!
Нәзир өстәлдәге төймәләрнен шактый өлешен кәгазьгә төреп, портфеленә салып куйды.
* * *
Хатын-кыз табибларына, барча хирурглар кебек үк, пычак белән эш итәргә, фаҗигале хәлләрне еш күрергә туры килә. Көнәрләре шундый. «Хирург кебек шәфкатьсез», — ди кайберәүләр. «Хастаханәдәге кебек, үлем- җитемгә күнеккән», — дигән сүзләр Антон Чеховнын бер хикәясендә дә бар. Күнелен чыныкмаса, андый эштә эшләп тә булмыйдыр.
Әмма Җәмилә Закировнанын түгәрәк мөлаем йөзендә монсу уйчанлык чагыла, еш кына икеләнеп калганы сизелә, ул хәтта һаман-һаман озаклап юып, дезинфекцияләп торганнан нечкәреп киткәндәй ак бармакларын угалап ала иде.
Алар, гадәттәгечә, профессорның кечкенә бүлмәсенә кереп, өстәл аркылы кара-каршы утырдылар. Ак халат-башлык кигән кешеләр бертөслерәк булып күренергә тиеш кебек. Әмма бу алай түгел. Бу кием төп дикъкатьне кешенең йөзенә җәлеп итә, адәм баласының асылы ачыла шикелле. Җәмилә Закировнаның түгәрәк, мөлаем, уйчан йөзен күргәч, уртача буйлы, җыйнак гәүдәле бу апаны тәҗрибәле шәфкать туташы дип уйларга мөмкин иде.
— Телевидениедән бер тәкъдим бар иде, — дип башлады Әминә һәм сүрән тавыш белән Нәзирнең әйткәннәрен кабатларга кереште. Ә башында бер генә уй: ничек тә булса тыелырга, укшымаска.
Профессор өстәл өстендә яткан бармакларын тоташтырып кысты.
— Күптәнме?
— Әле кичә генә әйттеләр. Ләкин ашыктыралар. Киләсе планеркага кадәр...
Җәмилә Закировна карашын бармакларына төбәгән килеш:
КӨМЕШ БИЛБАУ
13
— Токсикоз күптән башландымы? — дип сорады.
Әминә яңакларының пешеп чыкканын тойды.
— Бер атна инде...
— Хатын-кызлар консультациясенә бардыңмы? Исәпкә алдылармы?
— Юк әле...
— Ә ник сузасың?
— Өлгермәдем...
— Әлфия Зарифовна сине үз хисабына ял алды диде. Мондый хәлдә эшләү җиңел түгел. Вакытны сузуда мәгънә юк. Әгәр каршы килмәсәң, мин сине карый алам. Ничек уйлыйсың?
— Рәхмәт әйтер идем...
— Әйдә алайса.
...Унбиш-егерме минуттан алар янә шул ук кабинетта кара-каршы утыралар иде.
— Хатын-кызлар консультациясендә исәпкә басарга бик вакыт, — диде профессор йомшак кына. — Йөгең алты атналык.
— Бу токсикоз озакка барыр микән?
— Кәркемдә үзенчә. Кайберәүләрдә дүрт-биш айдан бетә, кайсыларында тугыз айга сузыла.
— Дүрт ай?!
Әминә өчен бу коточкыч булып тоелды. Димәк, ул кыш җитмичә эшкә чыга алмаячак! Ә ничек яшәргә?
— Аның өчен артык борчылмасаң да була, — дип дәвам итте профессор.
— Гадәттә токсикоз булачак әнигә дә, балага да зур зыян китерми. Күзәтү астында торганда, билгеле. Әлбәттә инде, мондый очракта өйдә тынычлык- иминлек, кайгыртучан мөгамәлә булу бик мөһим. Булачак әти моны яхшы аңласын иде.
Соңгысын әйткәндә, Җәмилә Закировна, башын күтәреп, Әминәнең йөзенә кистереп карады.
— Бу арада эше бик тыгыз әле... Командировкалардан кайтып керми...
— диде буталып Әминә.
— Кайда яшисез?
— Мин төзүчеләр тулай торагында. Әлфия Зарифовна фатир чиратыңны алга күчерермен, диде. Киләсе ел ахырына, бәлки...
— Әти-әниләрегез беләме?
— Нәрсәне?
Нәкъ менә шушы сорау профессор өчен чынбарлыкны бөтен аяусызлыгы белән ярып салды да инде. Егет белән кызнын мөнәсәбәтләре тирәнгә киткәне турында ата-ана бихәбәр. Мондый хәлгә тарый күрмәгез дип, кыз балаларнын башына туктаусыз тукып тора лабаса профессор Ильясова!
— Ә ул кайчан кайтачак сон?
Әминә моны белми иде.
Профессор каршында якын киләчәктә, мөгаен, зур сынауларга, җитмәүчелеккә, кимсетелүләргә, гарьләнү-үртәлүләргә дучар ителәчәк яшь хатын утыра иде.
— Үзеннен берәр уен бардыр бит?
Әминә инбашларын сикертеп куйды.
Шунда Җәмилә Закировнанын карашы катыланып китте, йөзенә тәвәккәл катгыйлык бәреп чыкты.
— Әйдә, без болай итик әле. Син хәзер редакциягезгә барып, гаризанны үзгәртеп яз. Иртәгәдән эшкә чыгарлык итеп.
— Ә редактор...
— Үзара анлаша алмасагыз, мина әйтерсен. Үзем барып сөйләшермен. Иртәгә сәгать тугызга монда кил. Мин сине дәваланырга салам. Больничный ачарбыз.
Әминәнен йөрәгенә хәл кергәндәй булды. Димәк, ятар урын да, ашар ризык та булачак. Авыру кешене тулай торактан да куып чыгара алмаслар...
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
14
...Хастаханәдә дарулар эчкәч, зиһен ачылды, кәеф бераз яхшырды. Йөрәктәге сызлавыкны аз булса да оныткалап торыр өчен шөгыль кирәк иде. Андый очракларда ин яхшысы — башны эшләтү, бәгырьне утлы күмердәй көйдереп торган бер ноктадан уйларны аеру.
Әминә, алты кешелек палатадагы өстәл янына утырып, телевидение тапшыруынын сценариен язарга кереште.
Каләм иясен илһам килгәндә борчырга ярамый, диләр. Язучыларга унайлы, тыныч шартлар тудырган, аларны көнкүреш мәшәкатьләреннән арындырган хатыннары турында мактап сөйлиләр. Әйе, хатыннары турында, чөнки исем казанган язучыларнын күпчелеге ирләр. Татар әдәби мохитендә бу нисбәттән бигрәк тә Габдрахман Әпсәләмовнын хатыны Маһирәне мактап искә алалар. Имештер, ул күпмедер сәгатьләр буе ирен бүлмәсеннән чыгармый утырта, билгеле бер вакытта кайнар кофе гына кертеп бирә торган булган. Ул шулай тырышмаса, Әпсәләмов дистәгә якын роман яза алыр идеме икән әле!
Ә менә журналист теләсә нинди шартларда да яза белергә тиеш. Бардын, күрден, сөйләштен икән, кайту белән язман редактор өстәленә куелсын. Әминә кебекләргә иҗат итү өчен аерым бүлмә турында хыялланырга гына кала. Көндезен редакциядә тоташ ыгы-зыгы, килгән-киткән күп. Эштән сон тулай торакнын дүрт кешелек бүлмәсе.
Хастаханәнен палатасы аннан әлләни аерылып тормый иде. Тагын шунысы, бу юлы Әминә өлешчә үз башына төшкән хәлләр, үз йөрәгендә кайнаган хисләр турында яза иде. Кәгазьгә түгелгәч, аларнын бәгырьне сызландырып баскан авырлыгы кимегән кебек иде.
Төшке аштан сон бина беразга тынып кала, хасталар йокларга тиеш, дип санала. Җәмилә Закировна белән сөйләшеп алырга җай чыга. «Туй күлмәге ак була» исемле китапчык сатылып беткән, ә халык сорый икән. Китап нәшриятында янадан бастырып чыгарырга карар кылганнар. Янә бер карап чыгарга, яна фикерләр, мисаллар белән баетырга кинәш иттеләр.
Профессор сонгы вакытта үз күзе алдыннан үткән төрле язмышлар турында сөйли. Нинди генә хәлләргә тарымый кайбер кыз балаларнын башлары! Һәм күпчелек очракта өлкәннәрнең киңәшенә колак салмавы, төптән уйлап җиткермәве аркасында бит!
Менә Җәмилә Закировна сүз сөрешен сак кына Әминәнең үз хәленә күчерде.
— Сез ничә бала?
— Бишәү.
— Барысы да исәннәрме?
— Әнкәй унберне тапкан. Исәннәре бишәү.
— Син беренчесеме?
— Бишенче. Миннән алда дүртәү үлгән. Беренчесе — туганда, икенчесе
— яшь ярым тулгач. Тагын икесе бер атна эчендә тамак чиреннән...
— Әгәр дә әниең биш бала табып, шуларны сау-сәламәт үстергән булса, аның тормышы бөтенләй башкача булыр иде, шулай бит?
— Шулай булыр иде дә бит, авыл хатыннары саклану чарасын белмәгән. Ә бала төшерү — зур гөнаһ дип саналган...
— Әниең дә, мөгаен, токсикоздан интеккәндер. Буйга узган, күңеле болганып интеккән, бала тапкан, бала имезгән, бала күмгән, аннары тагын йөклелек, күңел болгану, хәлсезлек, бала табу, имезү, бала чирләү... Шулай утыз ел. Мондый конвейерга эләккән кеше рәхәт яши аламы? Шәхес буларак, җәмгыятьтә үз урынын таба аламы? Әгәр ул бик талантлы булса, Ходай биргән сәләтен үстерә аламы? Аны ачып, илгә, халыкка игелек кыла аламы? Хәзерге хатын-кызларга, үз тормышын көйлерәк корырга мөмкинлекләр бар бит. Безгә бер фикерне бик үтемле итеп әйтергә кирәк, берничә тапкыр кабатлауның да зыяны тимәс: аналар тансык бала тапсын. Әйе, кеше бу дөньяга тансык булып килергә тиеш. Бу җиһанда әзерләнеп, көтеп алсыннар
КӨМЕШ БИЛБАУ
15
аны. Караватын, арбасын, бөтен кирәк-ярагын хәстәрләү дигән сүз генә түгел бу. Син аңа җаныңны ярып бирерлек булырга тиеш. «Алым жәл түгел сиңа, гөлем жәл түгел сиңа, алым түгел, гөлем түгел, җаным жәл түгел сиңа», — дигән җыр сөйгән ярлардан да бигрәк балаларга җырланырга тиеш. Бала, күпләр күз алдына китергәнчә, уйнап юану өчен тәти уенчык түгел. Күпме әниләргә, яраткан эшен ташлап, өйдә утырырга кирәк була! Күпме әтиләргә балаларын дәвалау, сәләтен үстерү өчен икешәр смена эшләргә туры килә. Әгәр хатын- кыз буйга узган икән, ир-ат туачак сабыйга канын биргән дигән сүз. Бу гына җитми, ул аңа җанын бүлеп бирсен! Бала тансык булмаса, артык була. Артык бала бәхетле була алмый, ата-анасына да зур борчулар, ә кайчакта кайгы-хәсрәт китерә. Мисаллары күз алдында. Күпмеләр өчен бәхет урынына Алланың каһәре булып туа бала! Сәламәт хатын баланы ел аралаш табып тора ала. Ул шундый итеп яратылган. Хатыннарның күпчелеге Герой ана булып бетәр иде. Тик шунысы: шулхәтле сабыйны тәрбияләп үстерергә мөмкинлеге, көче бармы, гаиләсе тигез-иминме? Ир белән хатын бар вакытын, көчен балаларына багышларга ризамы? Хәзерге вакытта күп кенә хатын-кызлар үзләрен иҗтимагый эшчәнлек мәйданында расларга омтыла. Ике-өч бала табып үстерү дә килә аларның көченнән, хезмәтендә уңышларга ирешү дә. Моның өчек тансык балалар табу кирәк!
Китапка язар өчен сөйли боларны Җәмилә Закировна, әмма сүзләре нәкъ менә каршында утырган Әминәгә төбәлгән кебек.
— Йөрәккә йөгән кигезеп булмый, диләр дә бит, хисләр белән мавыкканда баш та бөтенләй үк миңгерәп бетмидер! — дип сүзен дәвам итә профессор.
— Выключателе юк аның! Ничек кенә яратсаң да, җан сөйгәнеңне ихтирам итсәң, үзеңне кешегә санасаң, гигиена кагыйдәләрен үтәү тиеш. Бала табу мәсьәләсен хәл итү дә шул ук гигиенага бәйле...
Профессорның һәр сүзе кыек аткан кебек тоелса да, туп-туры бәгырьгә килеп кадала.
Әминәнен күзләренә яшь тыгылды.
— Үзем шушындый булгач, кешегә акыл өйрәтергә ни хакым бар минем?
— Хәзерге хәлендә син бу китапнын кирәклеген аеруча нык анлыйсын. Монарчы андыйны, үтемле, кызыклы итеп, саф татарча язган кеше юк бит әле. «Бездә секс юк», — дигән сүздән көлү дөрес түгел. Ә бит чыннан да юк дип санала иде! Шунын аркасында, яшәү өчен искиткеч мөһим мәсьәләләргә күз йомганга күрә, күпме хатыннар бәхетсез булды, күпмесенен җаны кыелды! Еш кына: «Мин ун корсак төшердем, ние бар анын», - дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бу һич тә гади операция түгел, организмнын табигый эшчәнлеген кинәт бик нык үзгәртеп кую дигән сүз!
— Беренче баласын төшергән хатыннар күпчелек очракта нәселсез кала, бүтән буйга узмый, диләр бит табиблар.
— Бу хакта бик уйлап язарга кирәк. Ул хәтле үк куркыту һәр очракта да файдага микән? Моны ишетеп, коты алынган кыз бала ни кылмас! Үз- үзенә кул салуга кадәр барып җитәләр кайчакта. Ә без ярдәм итәбез. Тик вакытын ычкындырмаска кирәк. Бу хакта бик тә гыйлемле мулла белән дә сөйләшкәнебез бар. «Җан кыю — олы гөнаһ, — диде ул. — Әгәр дә ана карынындагы балага җан ингән булса, аны үтерергә ярамый. Ләкин әгәр дә ана җан инмәгән булса, йөклелектән котылу җан кыю булып саналмый». Хәзрәтнен сүзләре бик дөрес, авыр хәлдә чарасыз калган кыз балаларны чын күнелдән кайгыртып сөйли ул моны. Ана өстәп: һич кичекмичә табибларга барыгыз, үз хәлегезне яшермичә сөйләгез, кинәшегез, ул кушканнарны җиренә җиткереп үтәгез, дияр идем мин. Андый операциядән сон, әлбәттә, дәваланырга кирәк. Тиешле таләпләрне үтәгәндә, киләчәктә таза гаилә корып, тансык балалар табуга ышаныч зур.
— Ышаныч ук дисезме? Ә бәлки, өмет бар, дип кенә язаргадыр?
— Мин үз күз алдымнан узган язмышлардан чыгып сөйлим. Әйтмәгәнем булсын, андый операциядән сон нәселсез калу очрагы бездә булмады. Һәр операциянен методикасы бәйнә-бәйнә эшләнгән. Алай да, теләсә нишләп йөрегез, аннары безгә
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
16
килерсез дә һәммәсен җайлап-майлап җибәрербез, дигән фикер кала күрмәсен. Ин яхшысы — тәнгә пычак тигезмәү, билгеле. Операция мен тапкыр әйбәт узса, мен дә беренчесендә көтелмәгән хәл килеп чыгуы ихтимал. Һәркемнен организмы үзенчә, бер үк төрле ике кеше дөньяда юк!
— Җәмилә Закировна... Минем... вакыт узмаган бит әле... Балага җан инмәгән...
Профессорнын бармаклары бер-берсен ышкый башлады. Ул тирән итеп көрсенде дә:
— Әлбәттә, бераз вакыт бар әле, — диде. — Алай да тагын бер кат уйларга кирәк. Һәм, әлбәттә, кинәшергә. Монда өч язмыш бергә үрелгән бит...
— Мина редакциягә барып килергә кирәк. Телевидениегә дә бүгеннән калмый текстны тапшырырга вәгъдә иткән идем. Берничә сәгатькә чыгып торырга рөхсәт итсәгез иде, — диде Әминә.
* * *
— Исәнмесез, Әлфия Зарифовна!
— Ә-ә, синмени әле бу! Исәнме, исәнме! Утыр, сөйлә. Дәвалангач, хәлен яхшыргандыр бит?
Әминә гадәттәгечә «Т» хәрефе ясап куелган өстәлләрнен кырыйдагысы янына утырды.
— Берничә сәгатькә сорап кына чыктым әле.
— Тагын күпме ятарсын икән?
— Анысын өзеп кенә әйтмиләр шул.
— Эш килеп тыгылды монда. Ә син озаклап дәваланырга карар кылдын инде, димәк?
Әлфия Зарифовна урыныннан торып, тәрәзә янына барып басты.
— Ну что ж, ихтыярын. Тик шуны бел: мондый очракта һәммәсен төптән уйлау, алдан ук күз алдына китерү хәерле. Балалы хатынны тулай торакка кертмәячәкләр. Кайда яшәрсен, нәрсә ашарсын...
Әминә карашын өстәлдә яткан журналнын тышына төбәде.
Анда бала тудыру йортыннан чыгып килгән ана тасвирланган иде. Ак халатлы шәфкать туташы әти кешегә ак биләүгә биләнгән сабыен сузган. Нәммәсенен авызы ерык. Журнал эчендә анлатмасы да бар, анысын Әминә язган иде. «Заря» фабрикасынын алдынгы эшчесе — кадерле хатын тансык бала тапкан. Ире дә шунда ук эшли икән. Фабрика аларга фатир биргән. Ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, фотонын да, мәкаләнен дә асылында, ипле гаилә корып, имин тормыш белән яши башлагач, бала табу зур бәхет, дигән фикер ярылып ята иде.
— Нуриев ни ди сон? - дип сорады Әлфия Зарифовна.
— Сайлаулар белән йөри бит ул.
— ЗАГСка барып килергә генә вакыт табар иде инде. Әгәр теләсә.
Әминә дәшмәде.
— Мин монда кызыксынып, кайбер нәрсәләрне ачыкладым әле, — дип дәвам итте редактор. — Каян килеп гади авыл малаен шулхәтле кинәт кенә күтәреп җибәрделәр икән? Бу гаҗәп бит. Яшьләрне күтәрергә кирәк, дигән сылтау бар барын. Тик арттан этүче кирәк. Баксан, Нуриевны Шәйхразиевлар кавеме үз канаты астына алган икән. Булачак кияүләре итеп күрәләр. Әлегә бу нәрсә күзгә ташланмасын өчен генә туйны кичектереп торалар. Сайлау кампаниясе үтүгә, күр дә тор, бөтен республиканы шаулатып туй ясаячаклар.
Әминә урыныннан сикереп торды:
— Анысы булмас! Ул мине ярата!
Анын күзләреннән шундый ялкын бөркелде ки, Әлфия Зарифовна бер мәлгә телсез калды. Башын иеп, читләште, кире урынына барып утырды. Уйлангандай:
— Сине генә микән? — дип сорап куйды.
КӨМЕШ БИЛБАУ
17
— Мине генә!
— Ир-егетнен йөрәге күпне сыйдыра. Яр сөю анын яшәешенен бер өлеше генә. Нәм ин зур өлеше дә түгел. Анын янулары-көюләре халык арасында танылу, югары күтәрелү, дан алу өчен. Ул властька омтыла. Ә властьнын тәмен татыган, ул каптырган сөйдергечне йоткан адәмнен айныганын күргән юк әле. Менә кайда ул шашып сөю! Нәм гомер буена. Үлгәнче, кара гүргә кергәнче! Ирләр сөяркәләрен ташлый, әмма властьтан беркайчан да йөз чөерми. Бер райком секретаре, эшен дә, хатынын да ташлап, мәгъшукасы белән каядыр китеп олаккан, дигән сүз йөргән иде йөрүен, әмма ул булса да тарихта бер генәдер... Югары күтәрелгән ир заты тирәсендә хатын- кызнын төрлесе күп чуала. Теләгәнен сайлап алырга мөмкин. Андыйларнын йөрәгендә гыйшык учаклары кабынып-сүнеп тора. Бер кабынганы ике елдан артык янмый. Күпләрне күзәттем, уртача санаганда шулай килеп чыга.
Редакторнын сөйләгәннәре бәгырьне ялкын телләредәй өтеп-өтеп ала иде кебек. Ул үзе дә моны сизә, әмма аяусыз иде.
— Мин аны яратам... — дип быдырдады Әминә.
— Син дә үзенчә яратасын. Хәзерге вакытта бөтен язмышымны анын аяк астына ташларга әзермен, дип уйлыйсындыр. Ләкин ул шулай тоела гына. Гомер озын, уйларын үзгәрер. Тукайнын «Эштән чыгарылган татар кызы», Толстойнын Катюша Масловасы яшәгән заманнар күптән үтте. Без бик бәхетле чорга туры килдек: сайлар мөмкинлек бар... — Әлфия Зарифовна башын иеп, карашын өстәлгә төбәде. Тавышын әкренәйтеп: — Әлегә, балага җан ингәнчегә кадәр, — дип өстәде. — Җәмилә Закировна шулай ди.
Редактор бераз тынып торды да, җавап булмагач, сүзен дәвам итте.
— Әгәр дә бала тудырырга карар кыласын икән, туу турында таныклыкка әтисенен исемен яздыру яхшы булыр иде. Суд аша алимент даулап, ямьсезләнергә туры килмәс иде, бәлки...
— Сез нәрсә, Әлфия Зарифовна! Нинди алимент? Ни сөйлисез? Ул баласын ташламаячак. Тик бераз сабыр итәргә кирәк, ди...
— Син сабыр итәрсен дә бит, бала көтә алмый шул. Үсәсе бар анын. Бер балага эш хакынын егерме биш проценты санап алына. Депутатларга яхшы түлиләр, баштагы чорда икегезгә җан асрарлык булыр иде.
— Ничек аннан алимент таләп итим мин? Бирсә дә алмаячакмын!
Күпме китапларда аерылган ирләреннән алимент сорамаган хатыннар мактап язылган, телевизордан чыгып, шунын белән горурланучы ялгыз аналар күпме! Әминә алардан начарракмы әллә?
— Сина дигән акча түгел бит ул, баланыкы, — диде редактор тыныч кына. — Сабый беренче сулышын алуга тулы хокуклы гражданин булып санала, аны дәүләт яклый, кайгырта. Закон буенча ата кеше баласын тәэмин итәргә тиеш! Ә синен, закон бозып, баланын хокукын кисәргә хакын юк. Тудыра белгәнсен икән, будь добра, яклый да бел. Шактый вакыт эшенне ташлап, өйдә утырырга туры киләчәк. Алдагыны белеп булмый, авырып китүен ихтимал. Сабый ач ятсынмы?
Әминәнен аяк астында паркет идән дулкынлана башлагандай иде.
Җирдә шактый озак яшәгән, күпне күргән, ә бәлки, үзе дә кичергән апакайнын хаклы икәнлеген акыл анлый, әмма бәгырь түренә капкан учакнын ялкын телләре зиһенне ялмап, мигә кадалган дөреслек угын яндырып көл итә иде.
...Алай да, анын әйткәннәре күнелдә янгырап торды, тора-бара Әминәне якын киләчәгенә күзләрен ныграк ачып карарга мәҗбүр итте. Әмма тәҗрибәле апакай ярып салган хакыйкать тамактан үтәрлек түгел — ачы борычтан зәһәр иде. Ничек инде Әмир аны ташласын! Ничек аны авыр хәлгә дучар итсен! Бераз сабыр ит, диде бит ул... Ләкин күпмегә сузылыр икән анын «бераз» дигәне? Ничә айга? Ә бәлки, редактор әйтмешли, елларгадыр? Чыннан да, сайлаулар узуга Шәйхразиевлар белән арасын боза алырмы ул? Әгәр, тагын сабыр ит, дисә?..
Ничек кенә булмасын, Әминә эшкә йөри алмас. Мөгаен, бала белән тулай торакка
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
18
да кертмәсләр... Әмма болар җан сөйгән ярыннан яралган баланы юк итәргә сәбәпмени? Әти-әниләр безне тапканда, үзебезгә читен булмасмы, дип уйлап торганнармы әллә? Җан биргәнгә җүн бирер, дигәннәр. Миллион халыклы Казанда шушындыйрак четерекле хәлгә дучар булган кыз бер Әминә генә түгелдер. Берсе дә ачтан яисә урамда катып үлми... Ахыр чиктә балалар йортына эшкә урнашырга була. Яки балалар бакчасына. Педагог дигән дипломы бар лабаса.
Ләкин бусы бит анын ин ахыргы очракта гына. Әлфия Зарифовнанын сүзләре раска чыкса гына. Ә нишләп әле Әмир анын фикерен расларга тиеш? Нишләп башка ирләр кебек булырга тиеш? Ул берәүгә дә охшамаган, бердәнбер! Анын улы да — аларнын, әлбәттә уллары туачак — нәкъ әтисе төсле булачак. Нур чәчеп торган җирән бөдрә чәчле, назлы песи кебе саргылт күзле. Чөнки әтисе ана җанын бүлеп бирер. Әйе, җанын өрер ул ана! Хәзергә бераз сабыр итәргә кирәк. Сайлаулар үтсен! Халык аны сайлар, билгеле. Анын кебек башка бүтән бармыни? Аннары алар кавышырлар. Туй ясап. Хәзер инде көмәнле кәләшнен ак күлмәк киеп, ак бөркәнчек ябынып туйда биеп йөрүе гаеп саналмый. Хәер, Әминәнен буй-сыны үзгәреп өлгермәс. Туйны озакка сузмаслар. Тик менә хәзер бер күз карашын салсын иде. Шул караштан назлы нур бөркелеп, бөтен тәнне иркәләсен, бүрткән бөртеккә җан өрсен иде. Монын өчен күп кирәкмени? Бер карап алуы җитә!
...Төнлә күзләрен шар ачып уйланып ятканда, Әминә билен тырнаштырган билбауны назлап сыйпады. Көмеш кыршау эчкә баткан корсагы турында тырпаебрак тора. Тыштан караганда, гәүдәдә үзгәреш сизелми иде әле.
* * *
— Депутатлыкка кандидат Әмир Солтанович Нуриевнын ышанычлысы Хөснуллина тынлый! — дип җавап бирәләр телефоннан. Шундый көр, янгыравык тавыш, куанычыннан нишләргә белмидер кебек. — Ало! Ало! Начар ишетелә! Гозерегезне кычкырыбрак әйтегез, зинһар!
Әминәнен гозере нәкъ менә шул күз күрмәгән, тавышына караганда бик яшь (ә бәлки, хуҗасына гашыйктыр да әле!) кыбырсыкка сөйләрлек кенә инде! Җитмәсә әле, кычкырып ди бит!
Нишләргә инде? Әһә, менә радиодан хәбәр итәләр: сайлауларга әзерлеккә багышланган кинәшмә булачак икән. Мөгаен, барлык кандидатлар Казанга кайтачак.
Кинәшмә Югары Советнын Ирек мәйданындагы затлы бинасында узачак икән. Мондый җыелышларда эш тәртибе гадәттә төгәл үтәлә, төшкелеккә тәнәфес тә үз вакытында ясала. Җитәкчеләр сәламәтлекләрен кайгырта белә! Ашханәгә кереп ашыйлар да, беразга һавага чыгалар, тәмәке пыскыталар, үзара сөйләшеп алалар. Менә шунда, бәлки, Әмирне күреп булыр. Ерактан гына булса да...
Әминә мәйданда, ишектән унбиш-егерме адым ераграк, ялгызы басып торды. Көн болытлы, пыскак янгыр ява, Казансу ягыннан ачы җил бәрә иде. Ә ул курткасынын изүен чишеп, билбавы күренерлек итеп ачып куйды...
Әнә ул — бер төркем ирләр арасында чыгып килә. Шаулашалар, көлешәләр. Үзенә таба атлаган Әминәне күргәч, Әмирнен йөзе тартышып куйгандай булды. Әмма шундук үзен кулга алды, янәшәсендәге таза гәүдәле, кин чырайлы ир кешегә борылып:
— Журналистлар безне игътибарсыз калдырмый, — диде. — Исәнмесез, Әминә Тәлгатовна! Сез дә интервью алырга килдегезме? Сез танышмы?
— дип юлдашына борылды ул. — Бу «Совет гаиләсе» журналы хезмәткәре Әминә Мусина. Юлыгыз унды, — дип тагын Әминәгә башын борды, тик күзгә туры карамады. — Хәзер Радик Фоатович барлык сорауларыгызга җавап бирәчәк.
Шундый көр күнелле, ачык чырайлы, шаяргандай итеп сөйләнә үзе!
Ә менә янәшәсендәге юан адәм исә бик җитди калды, кистереп карады. Багыш районынын җитәкчесе, Луизанын әтисе Шәйхразиев иде бу.
— Мин... мин хатын-кыз кандидатлардан интервью алырга килгән идем,
КӨМЕШ БИЛБАУ
19
— дип быдырдады Әминә.
Ул бөтенләй коелып төшкәнен тойды. Тел нидер сөйли, әмма сүзләр зиһенгә барып ирешми кебек. Әмирнен авызы ерылган, ә зур ачылган күзләрендә куаныч түгел, якын итү түгел, сагаю, алай гына түгел, курку ярылып ята иде! Әйе, бер карады ул Әминәнен күзләренә, икенче билбавына һәм... коты очып курыкты. Битенә чаян сикердемени! Җаны куырылып килде, калтыранды, кысылды... Әминәнен үзеннән түгел, анын карынында бүртеп килгән бөредән курыкты ул...
Анын бу халәте бәгырьне чаккандай итте. Җир тишелсә кереп качар иден... Ничек итеп күзгә күренмәс булырга?..
Менә ирләр әкрен атлап, каршыдагы зәнгәр чыршылы бакчага таба киттеләр. Басып калды Әминә каккан казыктай, аякларын кузгатырга хәл таба алмыйча...
— О-о, кемне күрәм мин!
Бу нинди шат тавыш?
Ишектән шагыйрь Ренат Харис чыгып килә икән. Янәшәсеннән атлаган таза гәүдәле, зур җитәкчегә охшаган абзыйны арттарак калдырып, ике кулын алга сузып атлый. Кемне күреп шулхәтле сөенгән? Әминә артына борылып карады — һичкем юк. Баксан, Әминәне күреп куана икән бит ул! Бу инде сина кайсыдыр районнын башлыгы гына түгел, бу — зур шагыйрь, бердәнбер калын әдәби журналнын баш редакторы!
Әле генә упкынга убылгандай тоелган Әминәне, әйтерсен лә якасыннан тотып алып, күтәреп алдылар да ныклы җиргә бастырдылар.
— Кәефләр ничек? — дип анын кулын нык итеп, ул ук вакытта саклык белән учына алып селкеде шагыйрь. — Килеп ятуынмы, китеп баруынмы?
— Эшем бетте минем монда... — диде Әминә.
— Ә хәзер кая? Редакциягәме? Әйдә, утыр, бергә кайтабыз.
Шулай дип, Әминәне култыктап алды да, гранит бордюр яныннан кузгалып борыла башлаган ак «Волга»сына таба алып китте ул.
Йөзе ачылып киткән Шәйхразиев белән Әмир борылып аларга карап калдылар.
— Минем сездә бер бәйләм шигырь ята бит әле, — диде шагыйрь юлда кайтканда. — Каләм иясенен, үзен беләсен, иҗат җимеше турында нинди дә булса фикер ишетәсе килә. Мин инде кире какмассыз, алдагы саннарнын берсендә урын бирерсез, дип өметләнеп йөрим. Ничегрәк урнаштырырсыз, нинди рәсемнәр ясатырсыз икән, бергәләп уйлашсак, яхшы булыр иде...
Чыннан да, Әминә ялга чыгар алдыннан берничә шигырь керткән иде ул. Аларны шундук укып чыгарга, редколлегия әгъзасы — шагыйрь Илдар Юзеевтан да укытып алырга кирәк иде. Әмма Әминәдә анын кайгысы юк иде шул. Менә хәзер ул оятыннан бит очлары пешеп чыкканын тойды.
* * *
...Иртәсен дә, кичен дә Әмирнен тартышкан йөзе күз алдыннан китмәде. Авызы елмаерга тырышып ерылган, шар ачылган күзләреннән исә дер калтыранган җаны күренеп тора кебек. Кем шундый кызганыч, мескен хәлгә китереп терәде аны? Әминә үзе түгелмени? Ана шатлык, куаныч китерәсе урында!
Кешене көчләп бәхетле итеп булмый, диләр. Ә көчләп ата итеп буламы? Бәхетле ата итеп... Өч ай элек анын бу хакта уйлап та караганы булмагандыр. Юк, әлбәттә! Планнары бөтенләй башка иде. Сине әти ясыйсым килә, мин табасы балага җанынны бүлеп бир , дип ана бәйләнергә кемнен ни хакы бар? Киләчәк язмышы хәл кылына торган чорда, һич көтмәгәндә аяк чалу бит бу!
«Борчыганым өчен кичер мине, гафу ит, зинһар! — дип эченнән сөйгәненә ялынды Әминә йокысыз яткан төннәрендә. — Мина синен бер күз карашын кирәк иде. Шул бер карашын белән сөюебездән яралган бөрегә җан өрә ала иден. Хәзер беләм: син моны булдыра алмыйсын. Тик моны телен белән әйтергә
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
20
авырсынасындыр. Мине яратасын, кызганасын, шуна күрә, котыл йөгеннән, дип әйтмәячәксен. Сүз белән әйтә алмаганынны күзләрен әйтте... Мин синен муенына Алланын каһәре булып төшәрлек йөк асарга тиеш түгел».
Сөюләре чынлап булса, Әмир аны анлар, алай гына түгел, рәхмәт укыр әле. Дөнья хәлләре үзгәреп тора, Шәйхразиевтан өркә торган чаклар узар. Менә шунда алар кешечә, матур итеп кавышырлар. Уллары туар. Тансык бала булып туар! Атасы ана куана-куана җанын бүлеп бирер! Шулай уйлап, Әминә ныклы бер карарга килеп, тәвәккәлләде...
...Нәммәсе җиренә җиткереп, медицина кагыйдәләрен төгәл үтәп башкарылды. Инде җинел суларга була иде шикелле.
Тик нигәдер Җәмилә Закировнанын кыяфәте пошаманлы иде. Кулына больничный кәгазен тотып, анын бүлмәсенә кергәндә, Әминә моны шундук тоеп алды.
— Утырып сөйләшик әле, — диде профессор. Күзгә туры карамады, кулларын угалады. Әминәнен күнеленә шом үрмәләде: ни булды икән? Мондый очракларда табиблар авызыннан: «Син бүтән буйга уза алмаячаксын», - дигән сүз чыгуы хакында күп сөйлиләр. Әллә?..
— Әйтергәме-юкмы дип уйладым-уйладым да, ахырда синен моны белергә тулы хокукын бар, дигән фикергә килдем...
Әминәнен йөрәге тибүдән туктагандай булды. Хәзер... менә хәзер теге күп табиблар әйткәнне кабатлар микәнни? Бөтен өметләрне кисеп...
— Срок кечкенә булганлыктан, алдан белә алмадык... — дип, башын күтәреп, анын йөзенә туры карады профессор. — Соныннан гына ачыкланды: синен игезәкләрен туачак иде...
Баш буталып китте. Димәк, икәү... Киләчәктә җирдә тупырдап атлап китәчәк ике Нуриев...
— Ир балалармы?
Җәмилә Закировнанын йөзендә гаҗәпләнү чагылды. Мондый сорауны көтмәгән иде ул.
— Әйтеп булмый... Анысы сонрак билгеле булыр иде... Медицинада ин зур патологияне гинекология бирә. Көтелмәгән хәлләр гел булып тора шул. Алдан белсән, бәлки, тагын бер тапкыр уйлар иден... Егетен белән тагын бер кинәшер идегез...
Әминә үзен буш капчык кебек тойды. Ничек урыныннан кузгалганын, ниләр әйткәнен анышмады. Урамда карлы янгыр ява, ачы җил биткә бәрә, әмма ул боларны тоймый, күнелендәге бушлык бөтен дөньяга җәелгән кебек иде.
* * *
...Бер атнадан ул эш урынында утыра иде инде. Күнел яралы, әмма тышкы кыяфәтендә тамчы да үзгәреш сизелми. Тик йөзе генә гадәттәгедән җитди, хезмәттәшләре белән дә, килгән-киткәннәр белән дә ачылып сөйләшергә вакыты юк — эше муеннан. Журналга мәкаләләр яза, телевидениедән тапшырулар алып бара, профессор Ильясованын китабын басарга әзерли, шунын өстенә «Социалистик Татарстан» газетасына да язгаларга өлгерә.
...Бер көнне ашханәдә төшке ашны газетада эшләүче Хәкимә Гатина белән бер өстәлгә утырып ашадылар. Хәкимә — тәҗрибәле журналист, газетанын сәясәт бүлеген җитәкли, өстәгеләр белән тыгыз аралаша һәм аларнын кайсы ничек сулаганына кадәр белеп тора иде. Бу инде сина яшь кызларны гаилә корырга һәм хатыннарны ире белән ипле яшәргә өйрәтү генә түгел. Агачтан уелгандай нык сынлы, юлларда күп йөреп җилләнгән какча янаклы, яше кырыкка җиткән бу хатыннын күзе күбрәкне күрә, акылы күбрәккә ирешә.
Ашханәдән чыккач, лифтта бергә менделәр, Хәкимәгә кереп, сөйләшеп утырдылар. Сүз үзеннән-үзе сайлауларга барып тоташты.
КӨМЕШ БИЛБАУ
21
— Нуриев һичшиксез үтәчәк, — диде Хәкимә. — Мин әле генә ул тирәне әйләнеп кайттым. Ул округында берүзе куелган, көндәше юк.
— Алайса нишләп сон ул туктаусыз очрашып йөри?
— Ансыз барыбер булмый! Гади халыкнын да теле ачыла башлады, кайберләренен тавышы бөереннән чыга. Мир авызын бүреген белән каплый алмыйсын. Анын Шәйхразиевлар кавеменә керергә йөрүен дә халык алдында кычкырып әйтәләр. Ни эш майтарганын бар сон әле синен, дип тә җавапка тарталар. Гел җитәкче авызына гына карап торган заманнар үтеп бара кебек. Эстониядә, Грузиядә халык ничек кузгалды, әнә. Безнен татар да сарык түгел!
Анарчы ачылып сөйләшкәннәре, серләшкәннәре юк иде, ләкин тел төбенә караганда, бу хатын Әминәнен башыннан кичкәннәрне белә иде шикелле.
— Кадрәк дигән авылда мин дә очрашуда булдым, — дип дәвам итте ул Әминәгә туры карамаска тырышып. — Нуриевны кочак җәеп каршы алдылар, дип булмый. Кайберәүләр энәләрен нык тырпайткан иде. Мина да чыгыш ясарга туры килде.
— Ни сөйләден сон?
— Безгә, биек трибунага басып, төпле, үтемле сүз әйтерлек шәхесләр кирәк. Үзен дә күреп торасындыр: мөстәкыйль фикер йөртә торган, сәясәттә үз фикерен үткәрә алырлык кадрлар җитми. Нәммәсе өстәгеләрнен айт дигәненә тайт дип торырга өйрәтелгән. Хәзер Мәскәүгә каршы аяк терәп сөйләшергә мөмкинлек туды. Үзәкләренә үткәзерлек итеп. Син шундый сүзне әйтерлек кешеләребез күп дип уйлыйсынмы? Юк алар! Нәммәсе телен тыярга өйрәтелгән! Телен генә түгел, уй-фикерләрен дә йөгәнләргә күнектерелгән! Урыслар, «на безрыбье и рак рыба», диләр. Балык булмаганда кысла да ярап куя. Безгә дә хәзер шул ярап куйганнарны күтәрергә туры килә.
— Бик кыю егетләр бар бит! Марат Мөлеков, Рафаэль Хәкимов, Индус Таһиров, — дип теленә килгән фамилияләрне атады Әминә.
— Алар бер кул бармакларына сыеп бетә! Өстәвенә төрлесе төрле якка каера. Кайсы Мәскәү белән араны бозмаска өнди, кайсылары канлы көрәшкә чакыра. Фәүзия Бәйрәмованын чыгышларын тынлап барасынмы? Илгә мөстәкыйльлек яулап алу корбаннарсыз гына бирелмәячәк, ди ул. Кайбер аналар улларын югалтыр, мона әзер торырга кирәк, ди. Сүзен сүзгә хәтерләмим, әмма мәгънәсе шулай. Мондый сүзләр астына барлык аналар да кул куяр, дип ышанып булмый. Россиянен уртасындагы Татарстаннын мөстәкыйльлекне сугышып яулап алуын мин, мәсәлән, күз алдына китерә алмыйм. Аннары Мәскәү белән Казан арасына чик куеп, паспортлар тикшереп, кулындагы һәрнәрсәне таможня аша үткәреп салым түләү кемгә кирәк? Эш кешеләренә кирәкми ул. Ә көч тә, милек тә алар кулында. Бандитлар да чик куелуны теләми, мондагылар иркенләп мәскәүлеләрне барып талап кайта, андагылар монда килеп үз эшләре белән йөри. Чынбарлык белән исәнләшмичә ярамый... Мөмкин булганны алырга тырышырга кирәк. Нәкъ менә шул юнәлештә Нуриев кебекләрне файдаланып була. Мәскәү ягына да авышмый, мылтык алып, кылыч тагып, Татарстан чигенә тезелеп басарга да өндәми... Урталыкта ул. Аннан яхшыраклары тулып ятмый бит әле. Ә инде аны кем күтәрә дә кем артыннан этә, анысы кечкенә мәсьәлә. Файдагамы, зыянгамы анын эше, шуны карарга кирәк.
— Ахырда халыкны үз ягыгызга аудара алдыгызмы сон? - дип сорады Әминә.
— Бик үк яратып бетермәделәр шикелле. Залдагыларнын сулышыннан шулай сизелде. Әмма аларнын Нуриевка көндәш итеп куярлык бердәм кандидатурасы юк шул. Андыйны фәкать монда, Казанда, ин зур җитәкчеләр белән алдан сөйләшеп кенә куеп була. Алар урындагы җитәкчеләр белән сөйләшә, андагылар үз сүзен үткәрергә тиеш. Алай да халык белән бөтенләй исәпләшми эш итәргә ярамый. Халык исә электән күзгә кылчык булып кермәгән, яна шәхесләр күрергә тели. Һәммәсе уйланган, исәпләнгән. Анын системасы шундый бит, үзен беләсен. Ә залда кычкырынып утыручыларнын ние бар? Оешмасымы, акчасымы?
— Югарыдан тәкъдим ителгәч, ул бит... шул ук партия кешесе булып чыга инде...
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
22
— диде Әминә ачынып.
— Ә читтән каян аласын? Сәясәттә үтемле сүз әйтү өчен нык әзерлекле, унган, эшлекле булу кирәк. Ә андыйлар яшьтән партия тирәсенә елышты. Ни генә дисән дә, өстә халыкнын каймагы иде. Баскычны әйләндереп куеп була, әмма каймакны аска төшереп, аертылган сөтне өстән йөздереп булмый. Нуриев аста кала торган түгел. Илдә нинди генә хакимият булса да.
— Ә иман?
— Эчен актарып, иманын кем ярып караган? Анысы эштә күренер. Һәрхәлдә, җитәкчелек аны хәзерге көндә үзенә кулай дип саный. Зыян итмәс, дип өметләнәм.
Тәҗрибәле журналистнын сүзләре Әмирне Әминәнен күнел мөнбәреннән тәгәрәтеп төшергәндәй итте дә куйды. Туктале, чыннан да, ник депутат булып сайланырга шулхәтле атлыгып йөри сон ул? Нәрсәгә ирешергә тели, татарнын язмышын ни рәвешле яхшыртырга омтыла?
Баласына — бер генә дә түгел, ике баласына! — җанын бүлеп бирүдән баш тартырлык нинди олы максат куйган ул үз алдына?
Хәкимәнен сөйләгәннәре бу сорауларга җавап бирмәде, әмма авыр шик тудырды: Әмирнен ин зур максаты — илдә барган үзгәрешләрдән файдаланып, шәхсән үзен күтәрүдә генә түгелме икән? Кистереп әйтмәсә дә, Хәкимәнен тел төбендә шундый фикер ята түгелме?
— Син аны үзен күрсәтү өчен генә тырыша, дип әйтмәкчеме әллә? — дип өлкән журналистнын күзенә тутырып карады Әминә.
— Анысы гаеп түгел. Үз-үзен кайгырта белмәгән адәм халкын кайгырта аламы? Әгәр дә инде үзен күтәргәндә халкынын башына баса башласа, менә шунысы куркыныч.
— Ә син аны басар дип уйлыйсынмы?
— Алай дип уйласам, яклап йөрмәс идем. Әмма күнелдә шигем бар. Хәйләкәр ул, эчендәгесен тиз генә чыгарып салмас.
— Әмир хәйләкәрме?
— Сәясәттә хәйләсез мөмкин түгел. Бу сыйфатын да хупларга кирәк. Ләкин нинди максаттан чыгып хәйләли? Анысы инде мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә кылганнарыннан күренер. Үз дәүләтчелегенне торгызу мөмкинлеге мен елга бер биреләдер. Ә бәлки, бөтенләй бирелмидер. Әнә, көрдләрне кара: ничә гасыр кан коеп сугышалар, ә халкы төрле дәүләтләрнен чикләре белән бүлгәләнгән килеш кала бирә.
Хәкимәнен күзләре очкынланып китте, йөзе алланды.
— Мондый форсатны ычкындырырга һич ярамый. Бар булган көченне, куәтенне биреп тырышырга кирәк. Үзен татар баласы дип санаган һәркем мәйданга чыгарга тиеш. Артистлар, шагыйрьләр, җырчылар шунда. Вафирә Гыйззәтуллина нинди ялкынлы чыгышлар ясый. Мескенне беркөнне милиционер типкәләгән. Әмма туктамый бит, һаман үз юлында. Кечкенә генә Эстония, Латвия бөтен СССРны тетрәтә. Чөнки халкы бердәм, олысы-кечесе сүзен әйтергә урамга чыккан. Безгә бердәмлек җитми. Нуриевны да читкә тибәрергә ярамый дип саныйм. Яшь бит әле, өйрәтербез. Буыны ныгып китәр... — Аннары бераз тынып торды да: — Бәлки... — дип өстәп куйды Хәкимә.
— Син митингларга йөрисенме сон? Бер дә күзгә чалынганын юк.
— Ә мин ни эш майтара алам?
— Эш майтарганнарга куәт биреп торыр иден. Баш санын арттырып булса да. Сөекле җырчыбызны типкәләргә килгән милиционернын юлына аркылы басар иден! Бер-беребезне якларга кирәк!
* * *
Бу сөйләшүдән сон Әминәгә үзенен борчулары Әмирнен мәшәкатьләре янында бик вак булып тоелды.
Менә очрашсыннар гына, Әминә ана борчу китергәне өчен гафу үтенер. Алдан
КӨМЕШ БИЛБАУ
23
уйламыйча, буйга узганы өчен... Ярдәмчесенә кат-кат шалтыратканы өчен... Югары Совет ишеге төбендә сагалап йөргәне өчен... Гафу сорар һәм, инде хәзер борчылырга сәбәп юк, алдагыны уйлап-исәпләп хәл итә алабыз, дияр. Аны сөендерер. Кочагына сыеныр һәм онытылыр.
Бу уйлардан анын бөтен тәне кызышып, башы әйләнеп китә иде. Ничек сыенырын, анын тәненә ничек сенеп бетәчәген күз алдына китергәндә, ул үзләрен стенасы тоташ тәрәзәдән торган затлы бүлмәдәгедәй, патша сараендагыдай хис итә иде.
Ләкин... бер үк суга ике тапкыр кереп булмый, дигәннәре хак икән шул. Аларнын очрашуы бөтенләй дә Әминә күз алдына китергәнчә булып чыкмады.
Әйе, ул сөйгәненен көрәшеннән дә, җинү тантанасыннан да читтә калды. Хәтта үзенен бердәнбер тавышын ана бирү хокукыннан дә мәхрүм иде, чөнки кулына бирелгән бюллетеньдә бүтәннәрнен исеме язылган иде.
...Көткән көн ниһаять килде — ул Әминәне тулай торактагы бүлмәсеннән кич карангы төшкәч чакырып чыгарды. Әминә кабаланып, халаттан килеш, иненә курткасын гына салып, атылып чыкты. Әмир аны кочагына алды да, аркасы белән стенага терәп, бөтен тәне белән кысып, онытылып-шашып үбәргә тотынды. Әминәнен сулышы капты, вакыт саны югалды. Күпмедер мизгелләрдән сон аяк тавышлары ишетеп, айнып киткәндәй булдылар. Тын ишегалдында бер узгынчынын шәүләсе күренде.
Тулай торакнын каршысында кин ишегалды, анын уртасындагы «Комсомолец» кинотеатрынын беркатлы бинасы биегәеп үскән тупыл, каен, миләш, шомырт агачлары белән уратып алынган. Җәен алар куе ябалдашлы булса, хәзер инде шәрәләнеп калганнар, уртадагы мәйдан, балалар өчен атынгыч-карусельләр, волейбол мәйданчыгы ярым карангылыкта да аермачык күренеп тора. Алар артында түгәрәк беседка шәйләнә.
Алар шуна кереп, такта эскәмиягә утырдылар.
— Мин шулхәтле сөендем. Очып барып котларга ашкындым, тик ярамас дип уйладым... — дип пышылдады Әминә.
— Булды, — диде Әмир очынып. — Юллар ачылды. — Ул кулын Әминәнен курткасы эченә шудырып, бармакларын эче турында уйнатты. — Билбауга сыймый башладынмыни инде? Нишли анда минем малай?
Әминә кинәт үзен эченә чүбек тутырылган чүпрәк капчык кебек тойды. Буш, җансыз, хәлсез, хиссез, телсез курчак.
— Ә нишләп син малай дип уйлыйсын? - дип телен әйләндерергә мәҗбүр итте үзен.
— Синен белән миннән малай тумый кем тусын? Күр дә тор, җиде улыбыз булачак безнен. Әкияттәгечә. Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, үрдәк үрәтник булган чагында, яшәгән, ди, булган, ди, Әмир белән Әминә дигән ир белән хатын. Аларнын җиде улы булган, ди. Җидесе дә зирәкләр, унганнар, Алып батыр кебекләр. Без үстергән балалар җебеп тормас! Басса бакыр изәрлек, типсә тимер өзәрлек җиде Нуриев. Юк, алай гына аз! — дип кулларын кин җәеп, башын югары чөйде Әмир. — Булгач-булгач ун булсын, безнен өйдә тупырдап ун Нуриев үссен! Герой ана орденын тактырам мин синен күкрәгенә! Әллә каян балкып, елтырап торсын!
Ул очынганнан-очынды, анын саен Әминәнен күнеле убыла барды.
— Озакламый Мәскәүгә китәбез. Анда депутатларга аерым фатир бирәләр. Үзәктән, иркенне, унайлыны.
Ах, бу сүзләр ике атна элек әйтелсә икән! Кош тоткандай куаныр иде Әминә. Әмма хәзер... Уйлар буталып китте.
— Мин бара алмам шул... — диде ул иреннәрен чак ачып.
— Нишләп? Редакторын көчләп тота алмас, барыбер декретка китәсе кеше.
— Редактордан түгел... — Әминә башын күтәреп анын йөзенә туры карады.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
24
— Мин декретка чыкмаячакмын бит...
— Бала тапканчы эштә селкенеп йөрмәкчеме әллә?
— Мин бала тапмаячакмын... Бу юлы...
— Нәрсә?! Ни сөйлисен син?
Әмир анын йөзенә иелде.
— Әйт дөресен!
— Мин... ятып чыктым...
— Кайда? Нишләп яттын?..
— Йөгемнән котылдым...
— Ничек котылдын? Кемнән?!.
Әмир берничә мизгел тынсыз торды.
— Әллә... баладанмы?
Әминә башын иде.
— Ничек алай? Кинәшмичә-нитмичә! Минем каным бит ул!
— Мин синнән сорамакчы идем... Телефонны читләр алды... Үзенне күреп булмасмы, дип, Югары Совет янына барган идем. Син мина шундый итеп карадын!
— Ә ни төсле итеп карарга тиеш идем мин сина? Үз-үзен кешегә санаган корсаклы хатын андый җирдә чуаламы? Ат дагалаганда бака ботын кыстырган шикелле... Ни калган иде анда сина? Сабыр ит, дип әйттем бит мин!
— Вакыт кысты... Профессор әйтте, җан ингәнчегә кадәр бер карарга килергә кирәк, диде. Муллалар да шулай ди...
— Аларнын ни катышы бар? Профессоры, кирәк булса, бала тапканда булышыр, мулласы исем кушарга килер! — Әмир торып басты, әйләнгәләде дә, мангаен учлады.
— Әллә шаярттын гынамы? Уйлап карасан, бер төн эчендә бит... Андый хәл сирәк очрый, диләр... Шул рәвешле ялганлап, миннән көләсен килгәндер, бәлки? Шуна күрә уйлап чыгаргансыңдыр. Тагын бер этлеген генәдер... Ә мин, тиле, ышандым тагын. Бәгыремә агулы угынны кадап туймадын инде. Каман мине түбәнсетәсен, кимсетәсен килде. Ник көлмисен? Ник ермыйсын авызынны? Мин улыбыз туарына ышандым! Ялганынны чынга алдым. Көл кинәнеп!
— Минем сина ялган сөйләгәнем юк, — диде Әминә нык итеп.
— Ялганласан, мен яхшырак булыр иде!
Әмир кинәт аны беләгеннән тартып урыныннан кузгатты да:
— Ялган сүз әйтү әле ул җинаятьнен ин зурысы түгел, — диде. — Ә син, беләсенме, нишләгәнсен? Әгәр сүзен хак булса... Кеше үтергәнсен син! Минем улымны үтергәнсен!
Кәм кинәт кизәнеп Әминәнен янагына сукты. Пыяла чылтыраган тавыш ишетелде — күзлек төшеп ватылды, Әминә үзе беседканын култыксасына янагы белән барып төште.
— Берәүнен дә, беркайчан да мина бу хәтле кабахәтлек эшләгәне юк! Булмас та! — дип кычкырды Әмир һәм беседкадан чыгып, йөгерә-атлый китеп барды.
* * *
— Тагын борчыйм инде, — диде Нәзир. — Исәнмесез. Редакциягә шалтыраткан идем, өйдә эшли, ашыгыч мәкалә яза, диделәр. — Ни булды? Тешен сызлыймы әллә?
— Тешне суырткан идем шул, — диде Әминә битен яртылаш ураган марля өстеннән киелгән күзлеге аша сынар күзен елтыратып. — Инфекция керттеләр, күрәсен.
— Дәвалыйлардыр бит?
— Дару эчәм.
— Сызлыймы? Вакытсыз килдем, ахрысы.
— Юк, сызламый. Сөйләшә алам. Уз әйдә. Утыр. Син кәгазьләренә кара, мина түгел. Тапшырулар турында нинди фикерләр бар анда?
— Дәвам итәргә кирәк, диләр, планга керттеләр. Ә син монда тагын форманны
КӨМЕШ БИЛБАУ
25
югалткансын.
— Ә бәлки, мине экранга чыгарып тормаскадыр? Җәмилә Закировна үзе күренсә, шул җитмәсме?
— Синсез матур булмас шул, — диде нык итеп Нәзир. Сүз шунын белән бетте шикелле, егет йомышын йомышлады, инде саубуллашса да ярый кебек иде. Әмма ул урыныннан кузгалмады.
— Синен белән тагын бер мәсьәләдә сөйләшеп аласы килә иде әле, — диде. — Редакциягә килгән кешеләрне кабул итми җибәрмисез, мине генә кире бормассын ич? Көнкүрештә зур гына кыенлык килеп чыкты әле минем. Гаилә мәсьәләсе...
— Гаилә мәсьәләсендә мин профессор инде, үзен беләсен, - диде Әминә бик җитди итеп. — Урыс әйтмешли, «чужую беду руками разведу» — кешегә килгән бәла-казаны бер селтәнүдә таратып ташлыйм.
— Ишеткән иден микән, Казансу артында журналистлар өчен йорт салдылар. Кооператив. Шуннан бер бүлмәле фатирга акча түләгән идем. Фатирны, үзен беләсен, ялгызакка бирмиләр...
— Белмәгән кая, — диде Әминә. — Мин дә ымсынып караган идем дә, семьялы кешеләргә генә бирәбез, диделәр.
— Мин әнине үзем яши торган апакайга пропискага керткән идем. Ике кеше булып саналдык. Шуна исемлеккә керттеләр. Әнигә яна фатирда яшәү насыйп булмады, ярты ел элек йөрәк чире белән китеп барды. — Бу урында егет башын иеп, авыр сулады. — Тагын ялгыз калдым менә.
— Ник өйләнмисен сон?
— Әйтүе җине-ел, — диде сузып Нәзир. — Бер тапкыр авыз пеште бит инде минем.
Дөресен әйткәндә, Әминә бу егетнен гаилә хәлләреннән бихәбәр иде. Күпләр белән аралашырга туры килә, кайсы артистнын нинди рольләр уйнаганын, җырчыларнын ничек җырлаганын, рәссамнарнын нинди картиналар язганын белә, каләмдәшләренен әсәрләрен укый, телевизордан, радиодан тапшыруларын күзәтеп барырга тырыша. Әмма кем белән яши алар, кемнен хатыны нинди дә кайсы кемнен ире — болары аны бөтенләй кызыксындырмый иде. Юл унаеннан колакка чалынса гына. Бу егетнен йөрәген җилкеткән-сыкрандырган җилләр дә, ана бөтенләй кагылмыйча, читләтеп искән икән.
— Аерылышканда фатирны ана калдырырга туры килде, — диде Нәзир эченнән авырлык белән суырып алгандай.
— Ә ник аерылдыгыз?
— Анысын сорау җинел, аңлатуы авыр.
— Ә балагыз?
— Бала булмады. Тату яши алмадык, бер кычкырышканнан соң ул миңа әйтми-нитми генә ике көнгә больницага кереп чыкты да шуның белән вәссәлам.
Бу сүзләрне ишеткәч, Әминә башындагы бәен төзәткәләгән булып, аска иелде.
— Бүтән булмадымыни?
— Бүтәненең булганын көтеп торыр хәл калмады.
— Бәлки, килешерсез әле.
— Берәүне йортка керткән инде ул.
Нәзирнең бу хакта сүзне озайтасы килми иде.
— Шул хәлләрдән соң кооперативка көчәнергә туры килде дә инде. Бушлай фатир алу миңа бүтән тәтемәячәк. Хәзер менә йортны, ниһаять, тапшырганнар. «Вечерняя Казань» газетасының хезмәткәрләре исемлектә шактый икән, алар бик каты чапканнар, горсовет белән ике тапкыр судлашканнар. Югыйсә, бездән тагын акча каермакчылар иде.
— Димәк, озакламый өй туе булачак, — диде Әминә.—Котлыйм!
— Котлаганчыга кадәр хәл итәсе мәсьәләләр бар әле монда. Исемлекне тагын барлыйлар, тикшерәләр. Ялгыз калганымны белеп алсалар, шундук сызып, бүтән
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
26
кешене язып куячаклар. Мондый очракта син нинди киңәш бирер идең?
— Әйттем бит инде, өйләнергә кирәк!
Нәзир аның марля астыннан җемелдәгән күзенә озак кына карап торды.
— Син үзең... фатирга кияүгә чыгар идеңме? — дип сорады ул һич көтмәгәндә.
Әминә ихтыярсыздан кеткелдәп куйды.
— Шул-шул менә, — диде Нәзир.
— Фатирга кияүгә чыгучылар бар ул. Бик кирәк булса, үзара килешәләр дә фиктивный брак ясыйлар.
— Үзем дә уйлаган идем. Тик аның кешесен табарга кирәк бит! Хәзерге хатыннарга ышансаң! Фатирыңнан куып чыгарырга да күп сорамыйлар!
— Хатын-кызга ышанычың булмагач, ник минем белән сөйләшеп утырасың?
— Гафу, ялгыш ычкынды. Онытылып киткәнмен. Син егет кеше. Моны һәркем белә.
— Комедия уйнар өчен егет кеше кирәкмени? Телевидениегә күпме артистлар килеп йөри. Шуларның берәрсе белән сөйләшеп кара!
Нәзир аңа өздереп карады да башын иде: бу хакта сүз озайтуның мәгънәсезлеге көн кебек ачык иде.
* * *
Аның тозсыз тәкъдиме Әминәнең күңеленә бер олау ком китереп аударгандай итеп, авыр уйларга салды. Кем инде дустының йөргән кызына, ЗАГСта язылышыйк, дип әйтә?! Юри-мырый гына булса да. Шундый ахмак сүз сөйли икән, димәк, Әмир белән Әминәнең арасы бозылганын белә, дигән сүз. Нәм, кайчан да булса суынырлар да үзара килешерләр, дип тә уйламый!..
...Беседкада булган фаҗигадан — әйе, шулай, Әминә өчен андагы хәлләр аяныч кына түгел, чын-чынлап фаҗига булып тоелды — шуннан соң алар очрашып, ачылып сөйләшмәделәр. Әминә аны суыныр, аңлашырга теләр дип өметләнгән иде. Ярата бит, сагынырга тиеш иде!..
Әмма ул килмәде. Төптәнрәк уйлап карасан, чакырсан да, ялынсан да килмәячәге, ни әйтсән дә фикере үзгәрмәячәге көн кебек ачык иде бит инде. Холкы кыска, мин-минлеге көчле. Агач башын җил бора, адәм башын сүз бора, дигәннәр. Әмма егет солтаны Әмирнен башын борырлык сүзләр табылыр иде микән?
Әминә эшеннән юаныч табарга тырышты.
Яна ел бәйрәмнәренен бер атналык ялы узуга, телевидение тапшыруы ясар өчен авылларга барырга кирәк иде. «Жигули» да дүртәү юлга чыктылар: оператор Николай, редактор Нәзир, тапшырунын авторы Әминә һәм илле яшьләрдәге кечерәк буйлы тиктормас телле шофер Рәшит. Багыш район больницасында профессор Ильясованын методын күптән кулланалар икән инде, андагы бер табибә шул темага кандидатлык диссертациясе дә яза башлаган. Туры шунда барып төштеләр.
...Бер көн район хастаханәсендә узды, икенче көнне аннан егерме чакрымдагы участок хастаханәсендә булдылар, ин соныннан, кичкә каршы Кадрәк авылынын медпунктына киттеләр. Әминәгә нәкъ менә авылга кайту — зур каланын ыгы-зыгысыннан, тозлы ком сибелгән урамнарнын сорылыгыннан, машиналар ташкыныннан котылып тору кирәк булган икән дә. Дөньянын кинлеге, аклыгы, сафлыгы җан җәрәхәтенә ин яхшы дәва бит ул. И, бу кышкы сахраларнын шифасы! Җиле дәртләндереп, чеметтереп кенә исә, кояшы назлап кына нурын сибә. И, ул асылташлар белән чигелгән ак келәмдәй җемелдәп, җәйрәп яткан сахралар! Юл буйларында сыкыга уранып утырган каен-усаклар, яшел учларына кар мендәрчекләрен күтәргән купшы чыршы-наратлар! Нәммәсе иминлек, тынычлык, гүзәллек мисалы. Әрнү-газаплар үтәр дә онытылыр, кире әйләнеп кайтмас. Ә офыкларга кадәр һәм анын артына җәелгән, сокланып туймаслык манзара мәнгелек. Нәм син дә шушы яшәеш тантанасынын бер кисәкчеге... Күзләр яктыра, сулыш
КӨМЕШ БИЛБАУ
27
иркенәя, күнел очына.
— Карале, салават күпере! — диде Нәзир сулга ишарәләп. Чыннан да алтын тәлинкә кебек яктырган кояш янында сары-кызыл-шәмәхә нур тасмалары сузылган иде. Озын түгел, бик үк җете дә түгел, бер урында укмашкан аксыл болытларны гына манганнар, әмма шулкадәр тансык, ирексездән елмаясын.
Күнел хушлыгы юлдашларнын һәммәсен бертигез биләп алган, бер- берсенә якынайткан иде. Аннары тагын шунысы: алар үзләре дә кешеләрнен күнелен күтәрә торган эш белән йөриләр иде бит. Телевизордан матур булып күренү, ил каршында макталу — һәркем өчен бәйрәм бит ул!
Медпунктнын алгы ягында олы көзге тора икән. Керүгә Әминә хатын- кыз гадәте белән анын каршына барып басты да алтын кысалы күзлеген сөрткәләде. Ак якалы яшел пальтосынын изүен ачты. Пальтосын ул тулай торак белән янәшә йорттагы ательедан тектереп алган иде. Андагы йомры чал башлы, тәбәнәк гәүдәле яһүд абзый Иллә дә шәп тегә инде! Кышкы калын кием үзе, ә буй-сынны шундый зифа күрсәтә!
Әминә ак төлке бүреге астыннан дугайланып бүселеп чыккан чәчләрен төзәткәләде. Шунда артына килеп баскан егетне күреп, сискәнеп китте. Кистереп, ниндидер бер сихри нурын сибеп карый иде анын зәнгәр күзләре. Салават күперенен зәнгәр нуры кебек куерып, тирәнәеп киткән иде ул күзләрнен төсе. Әминәнен салкыннан алланган бит очлары тагын да эчтән пешеп киткәндәй булды. Алар ничәдер мизгел шулай бер-берсенә көзге аша карап тордылар, сүз әйтергә телләре тибрәнмәде. Ниһаять, Нәзир куян бүреген салып учына йомарлады да эчкә узды.
Илле тирәләрендәге йомры гәүдәле фельдшер Нурия, нык дулкынланган булса да, үзен кулга алырга тырышты, камерага карап, медпунктнын күптәннән эшләп килүе, сонгы вакытта кирәк-ярак, дарулар белән яхшы тәэмин ителүе, үзенен хезмәтен яратып башкаруы турында сөйләде. Күршедән берничә кеше чакыртып кертеп, алардан да сүз әйттерделәр.
Эш беткәч, Нурия кунакларны үзенә чәй эчәргә чакырды. Алты почмаклы өйдә ире белән яшәп яталар икән. Хуҗа кеше Марс — механизатор. Ике уллары йорт салып, башка чыкканнар.
Табында авыл сые: токмачлы аш, бәлеш, катык-каймак, бал.
— Теге... арыш мае дигәнен мунчадан сонгарак куярбызмы әллә? — дип елмайды хуҗа иреннәрен сыпырып.
— Мунча дисенме? Анысы да бармыни әле?
— Шәһәрдән килгән кунакны мунча кертми җибәрергә, без алай мәнсез түгел... Байтактан өлгертеп куйдым инде. Әнисе, идәнен юып чыгарга кирәктер анда.
— Хәзер, хәзер! Себеркеләрне дә барлармын.
Әминә, юлга кузгалыйк, дигән иде дә, Николай:
— Төнгә каршы юлга чыгу яхшы түгел, — диде.
— Кая ашыгасын? Балан елап ятмыйдыр бит? — диде шофер Рәшит.
— Әзер мунчаны ташлап китү сансызлык була, — дип, хуҗага борылды Нәзир. — Сезнен себерке нинди: каенмы, имәнме?
— Кайсын телисез. Мәтрүшкәсе дә мунча алдында эленеп тора. Кергәч күрерсез. Тастымаллар да шунда.
Егетләр дәррәү кузгалдылар.
— Хәзер чабынып, чыгып карда аунап, тагын чабынып... Эх, бар икән рәхәт чигәселәр! — диде Рәшит.
Алар чыгып киткәч, Нурия керде дә, гаҗәпләнеп:
— Үзен генә калдынмыни? — дип сорады.
— Калмый нишлим? Өч ир белән мунча кермәм бит инде.
— Сон сезне ир белән хатын дигәннәр иде бит.
— Кайсынын хатыны?
— Шәрифҗановныкы.
— Кем сөйли аны?
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
28
— Районнан шулай дип әйтеп җибәрделәр.
Әминә башын чайкап куйды, ни «ә», ни «җә» дияргә яхшысынмады. Дөрес сөйләмиләр, гайбәт, дисән... Табыннарда гел янәшә утыралар, чөнки сөйләшәсе сүзләр, кинәшәсе мәсьәләләр бетеп тормый. Бәхәсләшәләр, турсаешалар, килешәләр, көлешәләр. Бу икәү бер пар икән, дип уйлаулары гаҗәпмени? Күренеп тора: оператор белән шофер алар кушканны гына үтәп йөри.
Әминә бу сорауны җавапсыз калдырдым да шома гына котылдым, дип уйлаган иде дә, әмма ялгышты. Алар хакында сүз бөтен районга таралган иде инде.
Мунчага ул сонрак, ялгызы кереп юынды.
Йоклар чак җиткәч, тагын бер четерекле хәл килеп чыкты: фельдшер, үз өендә дүрт кунакка бик унайлы булмас дип, алдан ук тагын бер фатир әзерләп куйган икән. Нәзир белән Әминәне шунда озатып куйды.
Алты почмаклы искерәк кенә йорт, өйдә хуҗа хатын ялгызы гына иде. Алгы якта табын әзерләгән — аш өлгерткән, чәй куйган. Сые мул, әмма сүзе аз иде, шактый йомыкый булып чыкты апакай, үзенен тормыш хәлләре турында сөйләшәсе килмәгәне сизелде.
Авылнын фельдшерын, анын ирен, улларын мактаудан узмадылар.
Табын янында озак юанмадылар, хуҗабикә түр якнын ишеген кин ачып, кунакларны шунда уздырды да, тыныч йокы теләп чыгып та китте. Чиста итеп җыештырылган бүлмәнен унында акшарлаган мич, каршыда өстәл, сулда күпертелгән мендәрләренә челтәр ябылган кин карават тора иде.
Әминә аптырабрак калды. Кем кайда йоклар сон? Ул инде борылып чыкмакчы иде, Нәзир:
— Монда тагын бер кешелек урын бар, — дип аны туктатты. — Бер кичкә, кер мичкә дигәннәр, мин мич артына да риза.
Чыннан анда тар гына ятак бар икән. Мондый җирдә сайлана алмыйсын. Сонгы елларда авылларда, кунарга безгә кайтыгыз, дип чакыручы сирәк, дип артистлар да зарлана. Эреләнде халык, йөрәген май басты. Фатирга шул ялгызлар, фәкыйрьрәкләр кертсә генә инде.
Шулай итеп, Нәзир мич артына посты, Әминә караватка ятты. Талчыккан иде, шундук йокыга талды.
Берзаман кемдер колакны ярып акырып җибәрмәсенме: «А-а-а!...» Әминә сикереп торып утырды, коты очып, карангыга төбәлде: берәрсен үтерәләрме әллә? Мич артыннан шапылдаган, мышнаган авазлар ишетелде. Кем нишли анда? Ишек ачылып китте, халат тәймәләрен эләктерә-эләктерә хуҗабикә керде. Ә мич артыннан чәче-башы тузган Нәзир атылып чыкты, анын артында, битен кара төк баскан бер адәм күренде.
— Ни булды? Ник шаулыйсыз? — диде коты очкан апакай.
Баксан, анын буйдак улы бар икән, шул кайдадыр салып йөргән дә төн уртасында гына кайткан. Мич артындагы ятак аныкы икән. Ул гадәтенчә утны кабызып тормаган, мыштым гына кергән дә лап итеп ятагына утырган. Изрәп йоклап яткан кунакнын корсагына... Нәзирнен ипле генә күренгән авызыннан шулкадәр котсыз акыру ничек чыккандыр!
— Мин сезгә урынны бергә җәйгән идем бит, — дип быдырдады тәмам нәүмиз калган хатын. — Ир белән хатын бер караватка сыярсыз, дигән идем.
Нишләп була иде инде бу хәлдә? Кемгә кая ятарга?
Сәрхуш хуҗа сүзгә катышмыйча мич артына кереп күздән югалды, апакай, үзалдына нидер сөйләнеп, көрсенгәләп, чыгып китте. Нәзир белән Әминә бүлмә уртасында басып калдылар. Нишләргә инде хәзер? Көйсезләнеп чыгып китәр иден дә бит, төн уртасында кемнәрнедер йоклап яткан урыныннан кузгатып, урам буйлап фатир эзләп йөри алмыйсын.
— Бир бер мендәрне, — диде Нәзир. — Идән калды инде мина болай булгач...
... Иртүк чәй эчеп, хуҗаларга рәхмәтләр әйттеләр дә туп-туры администрациягә
КӨМЕШ БИЛБАУ
29
киттеләр. Район башлыгы эш урынына җидедә килә, шунда тотып алмасан, каядыр чыгып китүен көт тә тор.
Зур кабинетына тәнгәл мәгърур кыяфәтле, олы гәүдәле, зур башлы, нык кына чаларган куе чәчле, иллеләр тирәсендәге Радик Фоатович аларны якты чырай белән каршы алды. Районны яхшы яктан күрсәтергә килгән кешеләрне алар ярата! Гаеп эзләп кенә йөрмәсеннәр!
— Кая барсак та бик яхшы кабул иттеләр, хастаханәләр дә, медпункт та бик әйбәт эшли икән. Телевидение тапшыруы кызыклы булыр, дип өметләнәбез, — диде Нәзир. — Безнен эш җинел барды. Зурлап кунак иттегез. Мен рәхмәт.
Аннары һич көтмәгәндә Әминәгә борылды да:
— Минем монда Радик Фоатович белән ирләрчә сөйләшә торган сүзем бар иде, - диде.
«Мөгаен, телестудиягә яна камера-фәлән алыр өчен акча сорыйдыр», - дип уйлады Әминә. Андый сүзне тынлап утыру күнелле түгел, ул кузгалып, саубуллашты да, урамга чыгып, машинага ук кереп утырды.
Администрациянен өч катлы ак кирпеч бинасы каршында, сыкы сарган агачлар белән әйләндереп алынган мәйдан читендә берничә машина тора. Көн аяз, әмма артык салкын түгел, җил исми. Офык сызыгыннан аерылып өлгермәгән кояш ак дөньяны җанга рәхәт итеп яктырта, алдагы көннен күнелле үтәчәген вәгъдә итә кебек иде. Бернинди ыгы-зыгы, ашыгу, борчылу, хафалану юк, һәммәсе имин, күнелгә ятышлы. Узган төнне булган матавык та үзенә бер кызык булып тоела, җан ярасыннан кан сарку туктаган иде шикелле.
Әнә, Нәзир дә курткасын төймәли-төймәли ишектән авызын ерып чыгып килә.
— Булды!
— Күпме бирде?
— Нәрсәне?
— Акча сорагансындыр бит.
— Нинди акча? Чык әле монда, бер сүз бар, — дип, Әминәгә кулын сузды ул. Аннары терсәгеннән тотып, Рәшит белән Николай ишетмәсен өчен, бәс сарган каен янынарак әйдәде. Куртка кесәсеннән сигарет кабы алып авызына капты, зажигалкасын чыгарып кечкенә ялкын телен биетеп кабызды. Мона кадәр ул Әминә янында тәмәке тартмаска тырыша иде. Ни булган мона? Ни дигән район башлыгы?
— ЗАГС мөдиренә шалтыратып сөйләштек. Унбиш минуттан безне анда көтәләр, — дип каен ябалдашына төтен өрде ул.
— Анда нинди сюжет төшерәбез инде? — дип сорады Әминә, күнелендә кузгалган шомны сиздермәскә тырышып, мөмкин кадәр битараф тавыш белән.
— Хәзер барсак, язылыштыралар да куялар.
Әминә телсез калды.
— Син анда кем белән барасын?
— Бөтен өмет синдә инде. Йә фатирлы итәсен, йә куышсыз калдырасын. Тагын егерме-утыз елга...
Нишләтәсен инде бу кешене? Чыннан да Казанда утызар ел фатир көткән гаиләләр тулып ята.
— Шәйхразиев мине анлады. Ана безнен бер фатирда кунганыбызны ирештергәннәр инде. Борын астыннан елмайды да: «Буласы булган, буявы сенгән бит инде сезнен, ди. Язылышып бик дөрес эшлисез, ди. Яшьләрне әхлаклы итеп тәрбияләү өчен бер матур үрнәк бу, ди...» Ә син үзен кара. Берәү дә сине мәҗбүр итми... Теләгән чагында аерылышуын оештыру да әлләни читен булмас дип уйлыйм!
Әминә Нәзиргә яны белән борылып, карашын сыкы авырлыгыннан бөгелгән каен тармакларына төбәде. «Бармыйм да йөрмим дә, мин сина бер әйттем бит инде!» — дияргә кирәк иде. Әмма анын кысылган керфекләре аша төбәлгән карашы каен ябалдашы аркылы берәүнен йөзен күрде шикелле. Күнелдә тавышы терелде кебек. Утлы күмердәй көйрәгән күзләр, хәнҗәр кебек бәгырьгә кадалган сүзләр! «Әй син!
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
30
Чиксез-чамасыз кыланмышларыннан сон егылып ятар дип уйладынмы мине? Зарый-зарый елар дип күз алдына китерденме?.. Җебеп ага торганнардан түгел мин! Синен бәгыренә дә бер ук кадалсын әле! Карарбыз, нишләрсен икән!»
Бу уй ЗАГС бусагасын атлап кергәндә дә, кызыл тышлы папкадагы кәгазьгә кул куйганда да анын күнелен җилкендерде, йөзендә ачы да, шаян да елмаю уйнатты.
Котлаучы булмады, оператор белән шоферга анда ник кергәннәрен әйтмәделәр, машинада гына көтеп утырырга куштылар. «Тиз чыгабыз», - диделәр.
Шампанский ачылмады, балдаклар кигезелмәде. Әмма ЗАГСта утырган бөдрә чәчле, ыспай киемле түгәрәк битле апанын мона исе китмәде.
— Шәһәрдән монда кайтып язылышучылар булгалый шул, - диде.
КӨМЕШ БИЛБАУ
2. «К. У.» №11 31
— Төрле кешенен төрле сәбәбе. Ахыры ун булсын. Котлыйм. Кавыштырырга без бик риза, аерылышырга гына монда кайтып йөрмәгез.
Әлбәттә инде бу — юри-мырый кылану, Нәзиргә — фатир алу өчен, Әминәгә Әмирне үчекләү өчен генә кирәк иде. Нәрхәлдә ул үзе шулай дип уйлады.
Казанга кайтып төшкәч, алар икесе ике якка, үз юллары белән китеп бардылар.
* * *
Әмма, без капчыкта ятмый, дигәннәре хак шул. Атна-ун көннән Әлфия Зарифовна Әминәне бүлмәсенә чакырып алды.
— Утыр әле, — диде гадәтенчә. — Карап-карап торам да, тагын бер карап куям әле мин сина. Йөрәген каләменнән дә йөгерегрәк түгелме? Әле бер егет белән әвәрә килгән иден, ул арада икенче берәүгә кияүгә чыккансын, дигән сүз йөри. Хакмы?
— Ул болай гына бит, Әлфия Зарифовна! Шәрифҗановнын фатир алыр чагы җиткән... Әнисе үлеп киткән...
Ул бутала-бутала хәлне анлатырга тырышты. Редактор очлы күзе белән ана текәлгән иде.
— Син нәрсә, фиктивный брак ясадык, димәкчеме әллә?
— Фатирын гына алсын, шундук аерылышабыз!
— Вакытлыча күз буяр өчен бүтәнне таба алмаганмы? Ә син акылын белән ахырын уйлап карадынмы? Миен бармы? — Әлфия Зарифовна бармагын чигә турысында боргалады. — Син ул фиктивный брак турында авызынны ачып берәрсенә ычкындыра күрмә тагын. Хөкүмәтне алдау бу! Закон бозу! Мошенничество дип атыйлар аны. Берәрсе тиешле урынга җиткерсә, җавапка тартуларын көт тә тор. Безнен редакциягә судимый хезмәткәр кирәкме?
— Минем шәхси эшем лә бу...
— Журналнын битенә дегет сылауга тин гамәл бу, беләсен килсә! Бер көнне кушылып, икенче көнне аерылып йөргән җилбәзәк хатын ни йөзе белән бүтәннәргә, әхлаклы булыгыз, дип акыл өйрәтә ала? Син
— публичный кеше. Тырнак астыннан кер эзләүчеләр җитәрлек. Башка берәү булса, сөйләшеп тә тормас идем, юлына ак җәймә, дип чыгарып кына җибәрер идем. Әмма синен каләмен егәрле. Башын эшли, йөрәген кайнар. — Ул уф итеп көрсенеп куйды. — Их, акылын да төплерәк булып, дуамаллыгын булмаса! Алдын-артын уйлап җиткермичә, әллә ниләр эшләп ташлыйсын!
— Бәлки, бу язылышуны берәр ничек юкка чыгарып буладыр?
— Буладыр. Суд аша. Андый җирдә дә таптаныр иденме әллә? — Редактор бераз тынып торды. — ЗАГСта, Шәрифҗановка кияүгә чыгарга риза, дип әйткәнсендер бит? Фамилиянне дә алыштыргансындыр...
— Үз фамилиямдә калдым.
— ЗАГС кәгазьләренә кулынны куйгансындыр бит?
— Куйдым.
— Рас кул куйгансын икән, хәзер әллә ни дисән дә Шәрифҗановнын законный хатыны инде син. Беркая бара алмыйсын. Туйсыз-нисез кавышу дәрәҗәгезне күтәрми, билгеле. Әмма анысы әлләни зур гаеп түгел. Тату яши алсагыз, бирсен Ходай, туйларыгыз күп булыр әле. Мәкаләләрендә үзен дә язасын бит: бәби туйлары, ситсы туй, бәллүр туй, көмеше, алтыны...
Шулай дип, урыныннан кузгалды да якын ук килде ул. Әминә дә торып басарга мәҗбүр булды.
— Ну что ж, тәбриклим! — дип, анын ике кулын учлап селкеде редактор.
— Мина ул егет ошый. Сөйкемле сөяге бар. Ипле-җайлы күренә. Кадерен белсән, унарсын! Шунысын да әйтергә кирәк: тиле мәхәббәт кабына да сүнә ул. Ә менә дуслык — гомерлек. Рас инде син анын хәленә кергәнсен икән, димәк, дус күрәсен дигән сүз!
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
32
Ул шундый итеп сөйләнә, әйтерсен лә, Әминәнен фиктивный брак турындагы сүзләренә ышанмаган, ышанса да, җитдигә алмаган иде.
Кияү яна фатирына күчте, кәләш тулай торагында яшәп ятуында булды. Ахыр чиктә мәсьәләне Әмир хәл итте.
...Газеталар РСФСР Югары Советы депутаты Нуриевнын туе турында язып чыктылар. Зур итеп фотосурәтләрен дә куйганнар. «Бигрәк пар килгәннәр инде!» — дип сокланырлык, кызыгырлык иде. Фәрдиянен сүзе дөрес — открытка итеп сатарлык сурәтләр иде алар.
Шуннан сон Әминәнен күнелендәге сонгы өмет чаткысы сүнде.
* * *
Җомга көн эштән сон автобуста кайтып барганда, ул, уйларына чумып, үз тукталышын узып киткәнен сизми калды. Әмма утырган урыныннан сикереп торып, ишеккә ташланмады. Ашыгасы җире, көткән кешесе юк иде бит. «Кая кадәр бара икән бу автобус? — дип уйлады. — Күптән ул якларда булган юк. Карап кайтырга инде әллә...»
Юл ерак, әйләнеч булып чыкты. Автобус шәһәр урамнарыннан чыгып китеп, өч зур завод яныннан урады, кешеләре төшеп беткәч, шактый туктап торды. Талчыккан чырайлы кондуктор хатын бер ялгызы утырып калган Әминәгә: «Нишләп йөрисен вакытынны бушка уздырып? Эшен юкмыни?»
— дигәндәй, кистереп карап алды.
Тулай торакнын ишек төбендә куртка-чалбар кигән, юан гәүдәле комендант Хөршидә басып тора иде. Кулында авыр сумка.
— Кайда йөрисен син? — дип, калын кара кашларын җыерып, Әминәгә каршы атлады ул. — Авылга китәсе бар, автобуска өлгермәм, дип куркам.
— Исәнмесез! Ник кирәк мин сезгә? — дип гаҗәпләнеп сорады Әминә.
— Оныттынмыни, иртәгә утыз беренче март лабаса. Квартал үтте, бездә яшәү срогын бетте. Яна кешегә ордер биргәннәр. Бүген килеп күренеп китте. Дүшәмбедән эшкә чыгачак икән, якшәмбе килеп урнашам, диде. Ял көннәрне мин булмыйм, шуна күрә чиста җәймәләрне бүген кертеп куйдым. Аларга орынма. Иртәгә караватны бушатып куй.
Анын сүзләре Әминәне сискәндереп җибәрде. Ничек була сон әле бу? Башка чакта, вакытын чыкты дип, болай тыкырдатып кумыйлар иде бит. Яна ордерны икешәр атнага сонарып биргән чаклары булды.
— Нәрсә сөмсерен коелды! — диде комендант Әминәнен хафага төшкәнен күреп. — Профкомдагы хатыннар синен хакта, фатирлы егеткә кияүгә чыккан, дип сөйләделәр. Үз өен, үз ирен була торып, бу рәвешле типкедә йөриләрмени? Кавышып бетмәс борын талаштыгыз дамы әллә?
Хөршидә бер тын тынып торды да, җавап булмагач, сүзен дәвам итте:
— Вахтерга әйттем, әйберләренне чыгарышырга булышыр. Бәлки, тиз арада очрашып-күрешеп тә булмас, сау бул. Тазалыкта, муллыкта яшәргә язсын!
Шулай дип, Әминәнен хәлсез салынып торган кулын тотып селкеде комендант.
...Аннан сонгы төн — сагыш белән, көн вак-төяк мәшәкатьләр белән узды: бар булган әйбер-караны юып, киптереп, үтүкләп, төреп-төйнәп куярга кирәк иде. Кичен, тулай торакнын душында гына пычтырдыйсы килмичә, мунчага китте. Анда озаклап парланды, тәнен авырттырыр дәрәҗәдә кизәнә- кизәнә, кат-кат чабынды.
Кайткач, бүлмәдәш кызлар белән сүз озайтып тормады, чәй кайнатып эчте дә урынына сузылып ятты.
Төн карасы авыр уйларны куертты. Хөршидә түтәй кебекләргә: «Үз өен, үз ирен бар», — дип әйтү җинел ул. Ләкин асылда берсе дә юк бит. Өе дә аныкы түгел, ире дә... ЗАГС язуына имза берәүгә ярдәм күрсәтү өчен генә сырланды. Инде хәзер, шул яхшылыгым өчен мина фатирыннын яртысын бир, дип бусагасына барып басаргамы?
КӨМЕШ БИЛБАУ
2.* 33
Ни йөзен белән?..
Иртән кызлар кайсы кая үз эшләре белән таралыштылар. Әминә ин килешле киемнәрен — озын кара итәген, ялтыравык җепләр белән чигелгән, сирень төсендәге йөнтәс свитерын киде. Сонгы вакытта мондый матур киемнәрне Төркиядән алып кайтып сата башладылар. Инбашларына сырлар куеп, мул итеп тегелгән күн курткасы да шуннан. Ак береты, кара ботинкалары да. Киеменә карасан, кемнен кадерлесе икән бу, диярсен...
Әминә чемодан-төргәкләрен аяк очына тезеп куйды. Тимер караватка утырды да янә монаеп уйга талды: башны кая куярга?
Ишек шакыдылар. Әллә сон вахтер хатын аны куып чыгарырга дип килгәнме? Комендант нидер әйтеп калдырдым дигән иде кебек...
— Керегез...
Ишектә Нәзир күренде. Конгырт күн курткасынын төймәләрен ычкындырган, кара фуражкасын артка шудырган.
— Мин әле бу. Исәнме!
Әминәнен тезләре йомшап киткәндәй булды.
— Сәлам. Кер әйдә, — диде ул урыныннан кузгалмыйча гына.
Нәзир анын үзен, шәрә караватын, янындагы чемодан-төргәкләрне күздән кичерде дә, тирән көрсенеп:
— Болай ук булыр, дип уйламаган идем... — диде.
— Ничек булыр, дип?
— Квартал бетте бетүен, тик көнендә үк тыкырдатып куып чыгармаслар, дигән идем. Ял көне бит бүген.
— Шуны уйламасан, башка гамен юк идемени?
— Бүген иртән уянгач, беренче апрель икәне искә төште. Кем көлдерер икән мине, дип уйлап яттым. Әллә үзем берәрсен көлдерим микән, дидем... Килдем менә... Кайчаннан бирле көтәсен инде мине?
Әминә ана гаҗәпләнеп карады.
— Сине көтәм дип түгел...
— Алайса ялганла! Юри-мырый гына булса да, зар-интизар булып көттем, диген. Кайберәүләр кат-кат алдый торгач, үз ялганына үзе ышана башлый... Киттек әйдә! Боларнын кайсы авыррак? — дип, тәвәккәлләп, ана таба атлады Нәзир. — Хәзер ишек төбенә чыгарып куябыз да, машина тотабыз.
...Ниндидер сүзләр әйтелде бугай, алары истә калмаган. Машина шундук тотылды, ара әлләни ерак түгел иде, тиз барып җиттеләр. Яна йортнын ишегалдында машиналар рәттән тезелеп баскан иде, ишектән ераграк туктарга туры килде. Өстән карлы-янгыр сибәләп тора, юл читендәге керле кар көртләреннән асфальтка су аккан.
— Зонтикны аласы калган, — дип сукранып алды Нәзир.
— Ә мин эчкәрәк тыккан идем шул.
— Башканы әйтәм әле... — дип төргәкнен авырын машинадан чыгарып, ишеккә таба алып китте Нәзир.
Ана кадәр Әминәнен бу бусаганы атлап кергәне юк иде әле. Сөтле чәй кебек күнелгә ятышлы төскә буялган коридорлар да, лифт та иркен. Беркайда кер заты юк, акшар, буяу исе күнелне рәхәт кытыклый. Өченче катта, ундагы тимер ишекне ачып кергәч, ике фатирга уртак озын гына коридор бар икән. Эчтәрәк зәнгәр бөркәвечле бала арбасы тора.
— Күршеләрнеке, — диде Нәзир эчке бер мәгънә белән. Анын тавышында ихтирам һәм бераз көнләшү чагылгандай булды.
— Болай булыр дип уйламаган идем, — диде Әминә. — Өй котларга килгәндә күчтәнәчсез яхшы түгел...
— Ниткән өй котлау ди ул. Син монда кунак түгел, хуҗа бит. Сал өсләренне.
Яна фатирга хуҗасы кергән, әмма ямь инмәгән иде әле. Тәрәзәләргә пәрдә эленмәгән, өстәлгә яшьяулык җәелмәгән. Газ кертмәгәннәр әле, электрда пешерергә
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
34
туры килә икән. Ике конфоркалы плитка майга каткан. Каяндыр юнәтелгән, шактый кыршылган ике өстәлдә дә савыт-саба теләсә ничек аунап ята.
Әминә өске киемнәрен салды да, алдына тастымал бәйләп, эшкә кереште. Ин элек плитканы тазартып ялтыратты, кабызып, чәйнек белән су куйды.
— Ни пешерим?
— Мин бәрәнге яратам, — диде Нәзир. — Кабыклыны. Көн саен пешереп ашыйм.
— Кабыклы бәрәнге көз көне генә тәмле. Язга таба анда агулы матдәләр җыела. Кая, бир, әрчим.
— Кран астындагы тартмада. Ал шуннан.
Нәзир, артсыз урындыкта утырып, керфеген дә какмыйча Әминәгә текәлгән иде.
— Бу бәрәнгеләр кабыкларын салдырганны сизми дә калалардыр, — диде ул Әминәнен кулында уйнаган пычакка карап.
— Авылда безнен гаилә зур. Эш муеннан, һәммәсенә җитешергә кирәк... Нәр кешегә өчәрдән, безнен икебезгә алты бәрәнге җитә.
— Кара син аны, бәрәнге дә ялгызларга сынарлап, парлыларга парлап санала икән... — дип башын чайкады Нәзир.
...Чистарту-тазарту, ашарга пешереп, табын кору кебек мәшәкатьләрнен бу хәтле рәхәт икәнен монарчы нишләп белмәде икән Әминә? Тәнгә — җинел, ләззәтле хәрәкәт, җанга тынычлык бирә икән ләбаса алар!
Менә өстәлгә чиста тәлинкәләр куелган, уртада ипи, бәрәнге, акмай, чәй, шикәр.
— Син гаепләмә инде, сый-хөрмәт мулдан түгел, — диде Нәзир. — Болай буласын белмәдем...
— Авыл баласына сыйнын зурысы шушы бит инде!
— Алай да, әзерләп куйган бүләгем бар!
Нәзир алгы бүлмәдән озынча төргәк алып керде.
— Нәрсә бу?
— Чишеп кара!
Кәгазь эченнән зонтик килеп чыкты. Озын таяклы, вак зәнгәр бизәкле.
— Син бу өйнен бусагасын атлап кергәч, истәлекле бүләк бирәсем килде. Уйладым-уйладым да, янында еш йөртә торган әйбер булсын иде, дигән фикергә килдем... Язуы да бар. Укып кара.
Зонтикнын елтыр таягына вак, матур хәрефләр белән:
«Әминәгә.
Җил-давыллардан гомерлек
Ышыгын булсам иде. Нәзирен», - дип уелган иде.
«Нәзирен...» Әминәнен тамагына нидер утыргандай булды, уйлары буталды, теле бәйләнде, хәле китте. Ә бит моны шаяруга сабыштырып, көләргә кирәк булгандыр. Көлке көне ләбаса бүген!.. Әмма сүзләре нинди бит: «Гомерлек ышыгын булыр идем»... Әминәгә ышык кирәк! Җил- давылларда ялгызын күпме бәргәләнергә була?
Нәзир аның каршында басып тора, бүләктә язылган сүзләргә җавап көтә. Әминә зонтикны күкрәгенә кысты да башын күтәрде:
— Шигырь язарга һәвәслеген элек тә сизелә иде инде...
Әйе шул, теге чакта, Идел буенда, шаян рәсемнәр астында аның шигырьләре иде бит!
Тик моны хәзер әйтергә ярамый. Бу минутта ике арага өченче берәүне кыстырырга кирәкми.
— Шигырьләр языла анысы... Күңел кузгалганда... Әйдә, ашап алыйк әле. Бәрәңге суына!
Йа Раббым! Мондый тәмле бәрәңгене моңарчы ашаганы булды микән аларның? Ниләрдер сөйләнде... Нәзир эшләгән телевидение турында, Әминә эшләгән журнал турында. Икесе бергә ясаган тапшырулар турында... Нәммәсенең көлке, шаян яклары искә алынды.
КӨМЕШ БИЛБАУ
35
Нәзир чәй тулы чынаягын күтәрде дә:
— Син уйлама, минем өйдә шәраб запасы бар, — диде. — Тик куймадым. Мин синең сулышыңнан исерәм. Башка исерткечне кушасым килми.
Әминә керфекләрен түбән төшерде, әйтер сүз тапмады.
Менә икесенә алты бәрәңге ашалды, ике чынаяк чәй эчелде. Әминә үзе дә белештермичә, тәлинкә-чынаякларны җыештыра башлады.
— Мин хәзер... — дип урыныннан кузгалды Нәзир.
Юыну бүлмәсеннән су шавы ишетелде.
Әминә залга чыкты. Зур диван каршы якның уртасына куелган иде. «Сулга авыштырсаң, иплерәк булыр иде, — дип уйлады Әминә. — Ә болай бүлмә урталай бүленгән кебек тоела. Япмасы нинди ямьсез тагын!»
Диванга утырырга күңел тартмый иде. Әминә төргәгендә чиста япмасы барын уйлады. «Пикейный» дип атала торган, вак зәңгәр чәчкәле. Әминә төргәктән япманы алды, диванга җәеп утырды...
Күңелен үкенеч хәнҗәре сызып узгандай итте. Ник аның юлы туп-туры шушы йортка сузылмады икән?.. Ник ул Мәскәү аэропортында яңгыраган игъланны игътибарга алды, ник чакырган тарафка китте икән?..
Әгәр шундый хәл яңадан кабатланып, тирә-юньне яңгыратып: «Сине көтәм!..» — дигән чакыру ишетелсә, барыр идеме ул?..
Айлар буе кичерелгән җан газаплары һәм тән сызланулары йөрәккә сөрем булып сарылган... Аннан да бигрәк, яралып килгән балага җан сорап баргач, күз карашыннан атылып бәгырьгә кадалган бозлы уклар һаман эреп бетмәгән. Теге чакта дөрес әйтте Җәмилә Закировна: ничек кенә хисләнсәң дә, бөтенләй үк уйламый булмый, башның выключателе юк!
Бер кич рәхәт чиккән өчен бик кыйммәт түләргә туры килде. Нәм әле дә түли Әминә — үз хатасы аркасында бу көнгә җәрәхәтләнеп килгәне өчен вөҗдан әрнүе белән...
Шәрабларның затлысын сатып алып була, гүзәл манзараларны барып карап була... Тик югалган сафлыкны табып булмый икән...
...Шушы сәгатьтә ул, бронзадан коелып, алтынга манылган борынгы сынга охшаш егеттән ваз кичте.
Әминә күзлеген салып, өстәлгә куйды да, битен куллары белән каплады.
Нәзир сак атлап бүлмәгә керде, аның каршына басып, кулларын битеннән аерды дә иелеп күзләрен үбә башлады.
— Син бүген еларга тиеш түгел, — дип, сулышы белән өтеп пышылдады ул. — Гомер озын, тормыш катлаулы, елар чакларың булыр. Күз яшьләреңне минем күкрәгемә ятып кына түгәрсең... Ләкин бүген түгел. Син белсәң иде, ничек зарыгып көттем мин бу минутларны...
Анын сулышы Әминәнен бәгырен сызлаткан хафаларны өреп тараткандай итте. Икесенен дә җаны җылыга зарыккан, тәне назга сусаган иде. Кавышу сәгате сукты...
...Күпмедер вакыт узганнан сон, сулышы тигезләнеп, тәннен җинеллегеннән, күнелнен яктылыгыннан рәхәтлек кичергән Нәзир, Әминәне йомшак наз белән күкрәгенә кысты.
— Синен белән җан тыныч. Мин сина ышанам. Син — минем тин ярым. Кайларда йөрсән дә, ни генә булса да, онытма мин барын.
— Онытмам. Син һәрчак минем күнелемнен ышыгы булырсын.
Аларнын сулышы бергә кушылды.
* * *
Менә шушылай кавыштылар алар.
Тикшерүче каршында моны ничек сөйләп утырмак кирәк? «Башта без фатир алу өчен юри-мырый гына язылышкан идек, аннары мине тулай торактан куып чыгардылар да, анын янына күчәргә туры килде», — дипме? Милиция теленә
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
36
күчергәндә, шулай килеп чыга да бит инде. Син бер төрле сөйлисен, ә ул бөтенләй икенче төрле уйлый. «Бүтән очрашырга язмасын иде», — дип уйлады Әминә.
Әмма ул тагын шалтыратты.
— Мин сезгә белгәннәремне әйтеп бетердем инде, — диде Әминә. — Берәр яналык булса йә нидер исемә төшсә, үзем хәбәр итәр идем. Теге юлы шулай килештек бит.
— Сездә яналык булмаса, миндә бар, — диде Мансур Хуҗиевич.
— Телисезме-теләмисезме, очрашырга туры килер.
Тавышы салкын, сүзләре кискен. Әллә... Әмирнен хәле хакында нидер әйтмәкчеме?
— Хәзер киләм!..
Моны әйткәндә Әминә тавышынын карлыгыбрак киткәнен тойды.
Бусаганы атлап кергәндә тезләре йомшарып китте: тикшерүченен чырае карангы, хәтта хәвефле күренде.
— Исәнмесез! Ни булды?
— Саумысез.
— Анын... Нуриевнен хәле... начарайганмы әллә?
Тикшерүче тырпайган кашлары астыннан ана сынап текәлде.
— Андый сүз әйткән кеше юк.
— Анына килгәндер бит инде?
— Хәле яхшыга бара, диделәр.
— Үзен күрмәдегезмени? Мондый очракларда тикшерүчеләр зыян күргән кеше белән мөмкин кадәр тизрәк сөйләшергә тырыша бит.
— Сез әйтмәсәгез, монарчы белми идем, — дип төрттереп куйды Мансур Хуҗиевич. — Юкка борчыласыз. Аны кайгыртучылар болай да җитәрлек. Утырыгыз.
Әминә, өстәлдә сибелеп яткан кәгазьләрне күреп, сәерсенеп китте: Татар иҗтимагый үзәгенен халыкка мөрәҗәгать-өндәмәләре иде болар. Элекке елларда ябылган татар мәктәпләрен торгызу, яна гимназияләр ачу, Дәүләт Советы утырышларын татар телендә алып бару, Хәтер көнен үткәрү, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү, армиядәге егетләребезне җәбер-золымнан аралау турында. Ник кирәк икән алар милиция кешесенә?
— Без монда эзләнү мәйданын кинәйттек әле, — диде тикшерүче Әминәнен сораулы карашын тоеп. — Нәм бу мәйданда сезнен шактый сәер гамәлләр кылганыгыз ачыкланды.
— Нинди гамәлләр ул?
— Беренчедән, нинди максат белән сез милләтчеләр арасына барып кердегез?
Әминә тирән итеп сулыш алды — моны аңлату да җиңел түгел иде.
— Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты...
— Чакырып китерделәрме? Әллә үзегез бардыгызмы?
— Эшсез калган чак иде...
— Анда сезнең каләмегезгә лаек эш юк лабаса. Моның ишене сырлап бирүчеләр болай да җитәрлек, — дип, учы белән кәгазьләргә суккалады Мансур Хуҗиевич. — Эшне андый җирдән эзлиләр димени ? Ипи пешермиләр, күлмәк текмиләр, сату итмиләр. Бар белгәннәре — халыкның күңелен кузгатып, урамнарга, мәйданнарга чыгару.
Әминә күзләрен зур ачып, исе китеп аңа төбәлде: кем баласы икәнен онытканмы әллә бу?
— Үз халкыгызның хокукларын яклауга каршымы әллә сез?
— Хокукларны законный юл белән якларга кирәк! Ә алар закон бозып ни генә кыланмыйлар! Мәйданнарга халыкны җыеп, акырыну-бакырыну дисеңме, вокзалларда милиция белән бәрелешүме, Югары Совет түбәсенә үрмәләп менеп, дәүләт байрагын алып ташлап, үз әләмен элеп куюмы!
КӨМЕШ БИЛБАУ
37
— Үзенекен түгел, милли байракны!
— Ә ул законныймы? Кем раслаган аны?.. Күпме криминал элементлар елышты ул оешма тирәсенә! Адреналин кирәк аларга!
— Чоры шундый иде бит. Хокукларны яуларга мөмкинлек туган чак... Йә күтәрелә халкың, йә түбәндә кала...
Әминә тагын ниләрдер сөйләнде, әмма сүзләренең тыңлаучы колагына кермичә, читкә сибелгәнен тоеп, туктап калды.
— Хәер, сез листовкалар язмагансыз, митингларда кычкырынып йөрмәгәнсез, — диде Мансур Хуҗиевич, уйлангандай. — Моннан нинди нәтиҗә чыга? Димәк, сез анда азатлык даулау өчен түгел, башка максат белән барып кергәнсез. Нинди максат? Шуны беләсе иде.
— Мохтаҗларга ярдәм итәсе килде. Бик күпләр авыр хәлдә калган иде бит! Эш кешесенә акча түләү бетте, кибет киштәләре бушап калды. Күпме халык икмәккә тилмерә иде... Без хәйрия җәмгыяте оештырдык...
— Нәрсә хисабына? Хөкүмәт андый оешмаларга ярдәм итми, закон буенча тыелган. Каян, нәрсә алып өләшергә иде исәбегез? Үзегезгә эш хакын кем түли?
— Ярдәм кулы сузучылар җитәрлек. Тик алар белән сөйләшә белергә кирәк...
— Соранучылар сездән башка да адым саен... Күп нәрсә аңлашылмый монда, — дип үзенекен тукыды тикшерүче. — Ә менә икенче яктан килеп караганда, һәммәсе бер җепкә ипле генә тезелә дә куя. Хис кешесе бит сез, күп очракта йөрәк кушканны эшләвегез табигый. Акыл турында салкын дисәләр, йөрәк — кайнар. Анда ургыган хисләр хәтәр. Нәм гел үзгәреп тора: әле ялкын телләре булып күкләргә үрелә, әле кара күмер булып сүрелә... Хатын-кызларда бу бигрәк тә шулай. Балагыз тугач, сезне эшегездән чыгарганнар. Нуриев кушуы буенча...
— Дөрес түгел!
— Ярдәм сорап аңа баруыгыз да дөрес түгелме?
Әминәнең күзләренә яшь тыгылды. Ул башын иеп, иренен тешләде.
— Тик сезне эшегезгә кайтармаганнар, димәк, ул сезне якламаган.
Монысына каршы әйтеп булмый иде. Якламавы бер хәл... Ә менә күз карашы... Әйткән сүзләре... Тик искә төшермәскә кирәк... Тыелырга, җебеп төшмәскә...
Мансур Хуҗиевич текәлеп аны күзәтте. Әминәнен иелгән башы, тез өстендә бер-берсенә кысылып, агарып чыккан бармаклары анын фаразын раслый иде.
Бераз тынып торганнан сон, тикшерүче:
— Сипкән суы мул булгандыр, күнелегезне кара күмер каплагандыр. Шуннан сон сезнен анын дошманнарына елышуыгыз бик табигый!
— Нинди дошманнар ул?
— Иҗтимагый үзәктә Нуриевнын дуслары утырмый лабаса! Нәммәсе милли азатлыкны яклаган булып шапырына шапырынуын да, һәркайсынын үз туксаны туксан. Кичекмәстән хакимиятне алыштырырга кирәк, дип ажгыручы егетләр бар. Нуриев өстәгеләрнен җырын җырлый, халыкнын ышанычын акламады, дип тә кычкырыналар. Шундыйлар кулы белән аннан үч алу бик тә мөмкин эш. Шулай бит? Бер җаен табып очрашуга чакырасын, хәлен алырлык препарат эчерәсен дә урамга чыгарып җибәрәсен. Алдан сөйләшү буенча, анда аны көтеп торалар...
Әминә, хәйран калып, өстәл аша башын ана таба сузды:
— Сез нәрсә, мине кеше яллап аны үтертмәкче булган, димәкчеме әллә?
— Заказ биргәндә, үтерү күз алдында тотылмагандыр да, бәлки. Үтемле генә итеп бәргәләргә-типкәләргә генә кушылгандыр. Бераз акылга утыртырга. Тик менә андый егетләрнен йодрыгы бер ычкынса, чаманы югалталар шул... Хәзер менә, күреп торам, үкенеп туймыйсыз.
Әминә, керфеген кагарга да онытып, анын йөзенә текәлгән иде. Ник үрти аны бу абзый? Ник шаярта... Алай дисән, йөзе җитди, күз карашы кырыс. Әминәнен: «Мин теләгәнчә килеп чыкмады шул, артыгын кыландылар»... — дигәнен көтә кебек.
— Ничек инде аны кыйнатырга... Мөнәсәбәтем ниндилеге күз алдыгызда бит!
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
38
— Тилереп гашыйк булган кеше ни кылмас. Андыйларны күп күрдек инде. Төрмәдәге хатыннарнын күбесе шундый статья белән утыра. Иҗтимагый үзәктә мондый гамәлгә рухландырып торулары бик ихтимал. Алар Нуриевка сәяси мәсьәләдә үчле. Сәясәттә каршылык шулай ук хәтәр нәрсә. Канга кан, үлемгә үлем анда.
Бу сүзләр өскә салкын су сипкәндәй айнытып җибәрде, мин-минлек хисен кузгатты. «Нишләп болай җебеп төштем әле? — дигән уй килде башка.
— Ахмак сүзгә җавап таба алмаслыкмы әллә?»
Әминә сынын турайтып торып басты.
— Ә минем үз фаразым бар, — диде нык итеп.
— Бик яхшы. Тынлыйм.
— Нуриевнын карашлары иҗтимагый үзәкнекеннән күпмедер аерыладыр. Әмма ул татар халкынын хокукларын кинәйтү өчен тырыша, урыс шовинистларына ачыктан-ачык каршы сөйли. Алар үчле түгелме? Милициядә дә андыйлар җитәрлек. Элек бандит саналган күпме адәм актыгы сезгә елышты! Шулар ачуын алмаган дип кем әйтә ала? Ник үз арагыздан эзләмисез?
Гаҗәпләнүдән тикшерүченен күзләре зур ачылды.
— Менә хәзер чын-чынлап ышандым инде-е, — диде ул сузып.
— Тагын бер фараз барлыгынамы?
— Дөрес юнәлештә эзләнгәнемә. Әле генә песием кебек юаш кына бөрешеп утыра идегез, күр, сыртыгыз ничек тырпайды. Адәм баласы бөтен нәрсәгә сәләтле! Әйттем бит мин, тиле гыйшык теләсә нинди җинаятькә этәрә, дип. Бигрәк тә куәт биреп торучылар булса. Куегыз кулыгызны!
— дип өстәленә тагын бер кәгазь кисәге чыгарып салды ул.
— Нәрсә бу?!
— Подписка о невыезде. Сез шәһәрдән беркая да китәргә тиеш түгел.
— Ничек алай? Минем бөтен эшем авыллар белән бәйле.
— Бик кирәк булса, бездән рөхсәт сорарсыз. Мәгез ручка!.. Безнен кадрларга килгәндә, — дип сөйләнде ул Әминә кул куйган арада, — анысы да сезнен кебекләр аркасында. Кем таратты СССР дигән ипле илне? Кем җимерде ныклы тәртипләрне? Кем Чечняда сугыш чыгарды? Тәртип саклау органнарынын тез астына кем сукты? Милли оешмалар түгелмени?
Анын белән сүз көрәштерү мәгънәсез иде.
* * *
Милиция күзлегеннән караганда, кайберләре дөреслеккә туры киләдер дә. Чыннан да, нәкъ менә илдә болганышлар башланып, бөтен халыкнын хәле авырайган чорда эшсез калды Әминә. Аптыраганнан Татар иҗтимагый үзәгенә барып керде. Ләкин болар һич тә тикшерүче әйткәнчә булмады!
...Белгән-күргәннәр арасында «егет кеше» дигән даны таралса да, табигате белән Әминә чын хатын иде. «Бигрәк хатын-кыз икәнсен! Назлар тиз сенә икән үзенә!» — дигән иде гаҗәпләнү катыш соклану белән Әмир.
Сүзләре расланды, җәйгә таба Әминәнен янә буйга узганлыгы беленде. Токсикоз дигән көйсезлек бу юлы да шактый сиздерде үзен, әмма ирен янында булгач, бөтенләй икенче икән шул. Йөз каралу, гайбәт таралу турында сүз дә булуы мөмкин түгел, вакыт-вакыт больничныйга чыгып тору да табигый саналды. Өч айдан көйсезлекләр бетеп тә китте.
Әминәнен хәле редакторны гына пошаманга салды.
— Декретка киткәнче бераз запас булдыр әле син, — диде ул.
— Йолалар турында бик яратып укыйлар, — диде Әминә. —Туйлар, килен төшерү, солдатка озату турында мәкаләләр бастырдык инде. Күмү йолалары турында да язарга иде.
Редакторнын йөзе кырысланып китте. Мәрхүмнәрне күмү тәртибе халыкта
КӨМЕШ БИЛБАУ
39
борын-борыннан дин белән бәйле: тәһарәт алмыйча, ясин чыкмыйча, догалар укымыйча мәет җирләү мөмкин түгел. Әмма боларны язып та булмый — цензура үткәрмәячәк. Чөнки журнал — партия матбагасы, анда дингә каршы пропаганда алып бару мәҗбүри куелган. Гомумән, партия халыкны яктыга, хезмәттә унышларга, җинүләргә өнди, ә җеназа күнелне күтәрә торган вакыйга түгел, анын турында сүз куертканнарын ишеткән дә юк...
Моны икесе дә бик яхшы анлыйлар иде. Күптән түгел главлит вәкиле Изольда Миронова, кара чәчле, озынча йөзле, янып торган күзле, утыз бишләр тирәсендәге гаҗәеп чибәр хатын, редакциягә кереп, сәгать буе цензура тәртипләрен анлатып утырды. Кулында кирпеч хәтле китап. Матбугатта телгә алырга ярамаган заводларнын, шәһәрләрнен, фаҗигаларнын исемлеге иде ул. Ана хәтта һава торышындагы кайбер үзгәрешләр дә кертелгән иде! Күп кенә завод-фабрикаларга якын да бара алмыйсын — кая ул! Хәтта боз яуганын, көчле давыл кубып, йорт түбәләрен куптарганын да телгә алу тыела.
Бик кырыс тавыш белән, журналнын сонгы санында киткән сәяси хатага төртеп күрсәтте цензор.
— Ярый әле, без тотып алдык, югыйсә хәрби серне бөтен дөньяга фаш итә идегез, — диде. — «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында солдат итекләре тегәләр, дип язгансыз! Бу нинди гамьсезлек!
Чыннан да фабрикада эшләүче алдынгы хатын-кызлар турында язганда: «Алар ир-ат, хатын-кыз, балалар өчен аяк киемнәренен төрледән-төрлесен бик оста тегәләр, солдатларны итек белән тәэмин итәләр», — дигән сүз киткән икән.
— Ни генә язарга ярый сон безгә? — дип сорады хәйран калып, зәнгәр күзләрен мөлдерәтеп, беркатлы Динә Зәбирова.
— Анысын мин сезгә бармак белән төртеп күрсәтә алмыйм, — диде Изольда каты гына. — Әмма артыгыздан пычрак җыештырырлык булмасын. Белеп торыгыз: җибәрелгән хаталарнын исәбе алып барыла.
— Анысы нәрсә тагын?
— Анысы шуны анлата: сез дәүләт серен ачарга омтылгансыз, әле дә ярый безнен хезмәткәрләр аны вакытында күреп алган, дигән сүз. Әгәр без дә күрми калсак, журналнын бөтен тиражын юкка чыгарып, янадан бастырырга туры килүе ихтимал. Андый очраклар булгалады. Ишеткәнегез бардыр. Монда язылганнарны яттан белергә тиеш сез! — дип, китабын баш очына күтәрде Изольда.
...Күмү йолалары турында сүз кузгалгач, редактор белән хезмәткәр икесе дә, шул җыелышны искә төшереп, тирән уйга калдылар. Язуын язарлар, әмма цензуранын сират күперен ничек үтәрләр икән?
— Үзебезгә кул куярга ярамас, галимнәрдән яздырырга була, — диде Әминә. — Әйтик, танылган табибларнын берәрсеннән, тарихчыдан...
— Алар белән үзен сөйләш, — диде сүрән генә редактор. — Тик кара аны, мәкаләләрегез тел-теш тидерерлек булмасын! Миронованын нәрсә әйткәнен хәтерлисенме?
Зур галимнәр үз эшләрен искиткеч шәп башкаралар, күпләре матур итеп сөйли дә белә. Ә менә күнелләрендә кайнаганны кәгазьгә мавыктыргыч итеп күчерергә авырсыналар. Алардан моны таләп итеп тә булмый, язу осталыгы ул үзенә башка төрле һөнәр бит. Бу очракта Әлфия Зарифовнанын «симбиоз» дигән ысулы ярдәмгә килә: галимнәр, атаклы кешеләр сорауларга җавап бирә, үзе теләгәнне сөйли, журналнын хезмәткәре аннан ишеткәннәрен куен дәфтәренә теркәп бара. Соныннан, киртәсенә кертеп, кәгазьгә күчерә дә автордан укытып ала.
Күнегелгән эш, бу очракта да әлләни авырлыгы булмас кебек тоелган иде. Әмма язарга тотынгач, эчкә пошаман керде.
Җеназалар үткәрүнен коммунистлар куйган тәртибе бар: җыелалар, хушлашу- мактау сүзләре әйтәләр, зур кешеләрне озатканда оркестр чакыралар, зират юлында.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
40
табутларыннан алда кызыл мендәрчекләргә кадаган орден-медальләрен, төрле оешмалардан килгән катыргы такыяларны күтәреп баралар.
Әмма, атан - анан, туганнарын мәнгелеккә күз йомгач, үзеннен нишләренне күз алдына китерсән, болары күмү мәшәкатьләренен бик аз өлеше, сонгы ноктасы гына булганлыгы ачыклана икән. Хәсрәте баштан ашкан кешегә анарчы нишләргә? Тынсыз яткан газизенә урынны ничек җәеп, ничек яткырырга? Янында төнне ничек үткәрергә? Ничек юарга, киендерергә? Кабыкка салыргамы, табуткамы? Җеназага кемнәрне чакырырга? Ничек өйдән алып чыгарга? Ниндирәк сүзләр сөйләргә? Өченә- җидесенә-кырыгына кемнәрне чакырырга?
Аһ, ничек кирәк икән ул борынгыдан килгән йолалар! Ачы хәсрәттән мингерәп, яшь түгеп кенә ятарга ирек бирми, хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә. Авыр кичерешләрдән ин яхшы дәва шул — хәрәкәт бит инде.
Соныннан, газизенне зиярат кылганда, сыгылып төшеп, җирдә аунап ятудан да догалар уку коткара икән. Чөнки монда сине коммунистик тәгълимат юата алмый, Ходайга сыгынудан башка чара юк! Догаларым барып ирешер, газиземнен гөнаһлары ярлыканыр, урыны җәннәттә булыр, дигән өмет кенә юаныч бирә.
Мәкаләләрдә боларны читләтеп үтеп булмады.
Сәясәткә бернинди мөнәсәбәте булмаган, берәүнен дә шәхесенә кагылмаган, һичкемнен гаебен күрсәтмәгән, фәкать адәм баласынын гомер ахыры турындагы язмалар ил күләмендә ыгы-зыгы куптарыр да, ике кешенен тез астына китереп бәрер, дип кем уйлаган?
Алар, Әминә декретный ялга киткәч, «Сонгы юлга озатканда» дигән баш астында басылып чыкты. Журналнын бу санын сорап редакциягә хатлар ява башлады. Сөенергә генә кирәк иде кебек.
Көенечле хәбәр өч айдан сон килеп иреште. Мәскәүдә, коммунистлар партиясенен Үзәк Комитетында эшләүче берәүнен хатыны татар икән дә, «Совет гаилә»сен укып бара икән. Бу мәкалә турында иренә сөйләгән... Үзәк комитеттан Казанга, динне пропагандалаучы редакторга һәм журналистларга карата катгый чара күрүне таләп итеп, күрсәтмә килеп төшкән.
Берничә айдан редакторны шома гына пенсиягә озаттылар, анын урынына элек цензор булып эшләгән Изольда Миронованы китереп утырттылар.
Әминә, тугыз айлык сабыен яслегә урнаштырып, эшкә чыкмакчы иде. Әмма яна редактор аны үз урынына кире кайтармады.
Хәлләр мөшкелләнде. Бер кешенен эш хакына өч тамакны туйдырып булмый. Акчасын да вакытында бирми башладылар... Ирен эштән кайтуга табынга куярга ипи белән бәрәнген дә булмаса, такы-токы тамак ялгаганнан сон сабыенны туйганчы имезергә күкрәк сөтен жцтмәсә, баш бутала икән шул. Җитмәүчелек, фәкыйрьлек кешенен тәнен арыктырып кына калмый, акылын саектыра, рухын зәгыйфьли.
Югыйсә Әминә үзенә суккан, каһәрләгән кеше каршына барып басар идемени? Иренә әйтеп тә тормыйча!
Менә тагын сабые анын буш күкрәген суырды-суырды да, башын артка ташлап, илереп елап жцбәрде. Гажцзләнүдән ми түнде. Кая барырга? Кемгә баш орырга?
Йөрәк түреннән борынгы сынга охшаган егет солтаны калкып чыкты.
«Хәзер инде туйлар узган, туннар тузган бит, — дип уйлады Әминә. — Үпкә-рәнҗешләрнен ачысы кимегән, хисләр сүрелгән булырга тиеш. Егылып ятуымны теләмидер. Үзен миннән акыллырак, көчлерәк итеп күрсәтү, чын ир-егет икәнлеген исбатлау өчен генә дип тә хәлемә керми калмас... Ярдәменнән ташламас! Бер сүзе жцтә: шундук элекке эшемә кайтарып утыртачаклар!»
Бу юлы Әминә анын каршында кечкенә, көчсез булып күренергә дә риза иде. Һәм ул тәвәккәлләде.
РСФСР халык депутатларына хезмәт ияләрен кабул итү өчен Татарстан Югары Советы бинасында аерым кабинет биргәннәр икән. Иркен, шәп җиһазланган бүлмә. Алгы ягында оранжереядагы кебек биек, куе гөлләр үстергәннәр. Өстәл артында
КӨМЕШ БИЛБАУ
41
көлсу чәчен күперткән Илзирә Хөснуллина утыра. Чырае, нык итеп макияж салган булуга карамастан, төссез — адәм баласынын битен иннек-кершәннән бигрәк күнел яктылыгы бизи шул. Ул булмаса — бетте баш! Әминәне күргәч, тәмам сөмсере коелды, тагын да күрексезләнеп китте.
— Рәхим итегез, Әмир Солтанович сезне көтә, — диде урыныннан кузгалмый гына.
Ишектән керүгә, Әминә ялгышканын анлады. Әмирнен элек очкыннар чәчрәтеп торган күзләрен соры пәрдә каплаган кебек иде.
Исәнләштеләр. Әмир түр өстәл артында утырган килеш калды, Әминә ян өстәл янына утырды. Җан сөйгән ярлар очрашкач үзләрен болай тотмый. Бәлки, авылдашлар, сабакташлар шулайрак сөйләшәләрдер. Аларнын да җанга якыннары түгел... Әминә үзенен хәлен анлатырга тотынды, әмма нинди сүзләр әйткәне хәтеренә сенеп калмады. Бу минутларда егетнен эчендә кайнаган хисләр анын йөрәген дә сулкылдатты кебек. Катлаулы иде бу хисләр — өзелеп сөю нурларына үпкә, рәнҗеш чаткылары кушылган иде. Сикереп торып сөйгәнен кочагына алу омтылышын үч алу теләге баса. Күзләреннән бөркелгән утны күрсәтмәс өчен, карашын аска төбәгән, иреннәрен ачы көлемсерәү кыскан...
Бу кыяфәтендә ул элеккечә үк газиз дә, шул ук вакытта шулхәтле чит- ят та иде. Менә ул, ялтырап торган конгырт өстәл тактасында кушырып кысылган бармакларыннан карашын аермыйча, авызын ачты.
— Изольда синен белән эшләргә теләми бит. Мин аны мәҗбүр итә алмыйм.
Әминәнен зиһене авышкандай булды... Кем сон әле бу? Анын тормышын кайчандыр кояштай яктырткан, аннары яшендәй көйдергән Әмирме? Алтынсу, мул чәче шул, ак җин очыннан чыгып торган беләкләрендәге нәфис төк бөтеркәләре, нык бармаклары, шакмаклап уелган тырнаклары... Тик атсыз бармагындагы кин алтын балдак кына, ят, «якын килмә!» дигәндәй кисәтеп зәһәр елтырый. Әллә шунын сихере сүрелдергәнме анын күзләрен? Шул ят иткәнме йөзен? Шул салганмы анын теленә йөрәкне шөпшәдәй чагардай сүзләрне?
— Сонгы вакытта мәкаләләрен бөтенләй күренми. Мусина яза белми башлады, дигән сүзләр йөри. Синнән сон журнал да яхшырды, тиражы нык артты. Әнә, нинди шәп материаллар бастырдылар. Күмү йолалары турында, мәсәлән.
Шулай диде дә тынып калды. Әйткәннәренә мөһер сугып, шулайрак шул, кулдан каләм төште әле, дип, сүзен җөпләгәнне көтә түгелме?
«Мин язган идем бит аларны!» — дияр иден дә, моны исбатлаунын кирәге юк лабаса. Әмир анын каләмен танымыймыни? Ник сөйли ул боларны, ник кимсетә, юкка чыгара, салып таптый?
Сыгылып төшүен телиме? Каршысында мышык-мышык елап утырыр дип өметләнәме? Әллә сон сикереп торыр да талаша башлар, ямьсезләнер, затсызланыр дип уйлыймы? Тәмам күнелен кайтарыр өчен ана шул кирәктер, бәлки?
Әминә сул кулын күтәреп, ире бүләк иткән, алтын төскә манылган сәгатенә карады. Аннары елмаеп, бөтен йөзе белән балкып, урыныннан кузгалды.
— Профессор Ильясова белән очрашырга сүз куешкан идек, — диде.
— Сонга калмыйм тагын! Яхшы кинәшләрен өчен зур рәхмәт! Сау бул!
Урыныннан кузгалып, ишеккә юнәлгәндә, сынын туры тотарга тырышты ул.
...Ул кичне Нәзир бер сумка тутырып, кәгазь каплар алып кайтты. Аларны кухня өстәленә бушатты, ванна бүлмәсендә кулын юып чыкты да, хәлсез сулкылдаган баласын тотып утырган Әминәгә елмаеп:
— Кая, әнисе, малайны мина бир әле, — диде. — Иртәдән бирле күргән юк, сагындым. Ә син ашарга пешер. Эш хакын он, ярма итеп бирделәр бүген. Маргарины да бар...
...Тамакны туйдыргач, Нариман да изрәп йокыга талгач, Әминә мөмкин кадәр тыныч тавыш белән:
— Мине эшемә кире кайтармаячаклар, — диде.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
42
— Эш алыштыру — хәсрәтләрнен ин авыры түгел, һәр кешенен диярлек башыннан уза, — диде Нәзир. — Син гел бер урында гына эшләден, шуна авыр кичерәсен. Исән муенга камыт табылыр.
Ул төнне иренен назлары Әминәнен җанына ин шифалы дәва булып тоелды.
* * *
Татар иҗтимагый үзәгенә Әминә аптыраганнан түгел, тикшерүче уйлаганча кемнәндер үч алу максаты белән дә түгел — һич юк! — таныш журналистнын кинәше буенча барып керде.
Хәкимә Гатина янына Әминә, «Социалистик Татарстан» газетасына мәкалә язып булмасмы дип барган иде. Журналистның өстәлендә кәгазь битләре, иртәгә чыгачак газетаның корректурасы, бер кулында каләме, икенчесендә телефон трубкасы. Грим салынмаган, ирене генә чак кызартылган чыраенда талчыгу, пошыну галәмәтләре.
— Татар иҗтимагый үзәге бөтендөнья татарларының съездын җыя бит, — диде ул. — Ишеткәнсеңдер инде.
— Кешеләрне милләтенә карап аерым җыярга кемнең башына килде икән? Бер милләтне икенчесеннән аеру, бер-берсенә каршы кую дип саналмасмы бу? Андыйга юл куела димени?
Хәкимә тирән сулап, башын чайкады.
— Мин үзем дә ышанмаган идем. Ләкин булдырырлар кебек! Бик күп урыннарда җәмгыятьнең бүлекләре ачылган, съездга делегатлар сайлыйлар. Милли җанлы кешеләр шулкадәр күп икән, шаккатырсың. Америкадан, Кытайдан, Япониядән, Төркиядән, Финляндиядән килергә атлыгып торалар. Хәзер инде Мәскәү теләсә дә тыя алмас кебек. Тимер чаршауны аудардык, илләр арасындагы юлларны ачтык, демократик җәмгыять төзибез дип авыз суы корыталар бит. Аннары безгә куллары җитмәс, бәлки. Күреп торасың, әле Тбилисида митингка җыелган халыкка агу бөркиләр, әле Баку урамнарына танклар кертеп, тәрәзәләргә аталар. Балтыйк буе республикалары аерылып чыгабыз дип яный...
Чыннан да искитәрлек хәлләр бара иде шул илдә. Моңа кадәр ничек тыеп килгәннәрдер, кисәк кенә пар казаны төрле җирдән тишелгәндәй булды да, өтепме-өтә, пешерепме-пешерә...
Әмма ул пар Рәсәйнең читләрендә бит... Һәм әлегә калкып чыкканнарны бастырып киләләр. Ирек таләп итеп, нәрсәгәдер ирешкән халык күренми әле. Киресенчә, аларның фаҗигасе күз алдында: телевизордан урамнарга тезелеп куелган табутларны, газизләренең җансыз гәүдәләре янында сыгылып төшкән аналарны, ятимнәрне күрсәтәләр... Бу күренешләр һәркем өчен сабак түгел микәнни?
Шулай уйлады Әминә. Хәкимәнең исә йөзендә елмаю балкыды.
— Безнең татар да төшеп калган халык түгел. Акыллы, зирәк шәхесләребез бар!.. Һәммәсенең башында Марат Мөлеков тора. Үзең дә күргәнсеңдер. Халыкны кузгатырга тырыша, төрле комитетлар ачкан. Килегез, кулыгыздан килгәнне эшләгез, ди. Мин үзем ул тирәдә еш була алмыйм. Безнең эшне үзең беләсең. Ә син нишләп читтә йөрисең? Халкың язмышы белән бөтенләй кызыксынмыйсыңмы әллә? Мондый чорда каләм иясе посып ятарга тиеш түгел. Әгәр намусы булса, билгеле. Намуслы булыгыз дип халыкка акыл өйрәтүче син идең түгелме? Хәзер менә вөҗданың ни әйтә?
* * *
Каты бәрде Хәкимә! Каршы әйтеп тә булмады, дөрес сүзгә җавап юк, дигәннәр бит.
...Иҗтимагый Үзәк Казан каласының уртасында, халык арасында кара даны чыккан Черек күл буенда урнашкан иде. Урам чатындагы борынгы бина җыйнак, өч кенә катлы, әмма бик затлы: тәрәзәләре өске яктан дугаланып уелган, почмакта,
КӨМЕШ БИЛБАУ
43
икенче катның балконында сырлап коелган чуен култыкса, түбәсендә гөмбәз, манарачыклар. Булдырганнар егетләр, шәп урынга кереп утырганнар!
Шар ачык чуен капка аша ишегалдына кергәч, Әминә берничә ишекнең кайсын ачарга белмирәк тора иде, урам яктан бер төркем ирләр килеп керде.
— Исәнмесез, Әминә ханым! — дип кулын баш өстенә күтәреп сәламләде уртадагысы, буйга башкалардан бераз калышрак, кара күн куртка, күн картуз кигән алтмыш яшьләрдәге, шакмаклырак битле, зур күзлекле кеше. Әминә аны таныды — Марат Мөлеков иде бу. — Сезне чакырырга җыенып йөри идем. Җитешә генә алмадым. Йомыш бар иде!
— Исәнмесез, Марат Әбдрәсүлович! Исәнмесез! — дип башкаларга да сәлам бирде Әминә. Ул Рафаэль Хәкимовны, Индус Таһировны танып алды. Мәгълүм шәхесләр, зур галимнәр.
— Әйдәгез, кереп сөйләшик әле, — диде Мөлеков.
Кин коридор аша узып, почмак бүлмәгә керделәр. Бер якта зур тәрәзә, стена буйларына урындыклар тезеп куелган, түрдә «Т» хәрефе рәвешендә бер-берсенә терәтелгән ике өстәл.
— Бераз гына көтегез, зинһар, — диде Мөлеков. Үзе курткасы белән кепкасын салып, ишек янындагы элгечкә элде дә, өстәл артына узды. Юлдашлары анын каршына утырды, Әминә ишеккә якынрак урындыкка урнашты. Ирләр кызып-кызып съезд өчен кирәкле документларны язу турында, төрле илләргә телефоннан шылтырату, листовкалар басу турында сөйләшеп алдылар.
Әминәнен дикъкатен түр стенага беркетелгән, кыеклап урталай бүленеп, бер өчпочмагы яшелгә, икенчесе кызылга манылган байрак җәлеп итте. Бу илдә Кызыл байрактан башка әләмнен дә булуы мөмкин микәнни? Ничек аны монда элеп куйганнар? Кемнен башы җиткән? Кара даны чыккан Черек күл тәрәзәдән күренеп тора. Казан халкы «Черек күл» дигәндә каршыдагы матур бакчаны, анын аргы башындагы кечкенә күлне түгел, анын каршысындагы саллы бинаны күз алдында тота. Ә анда КГБ. Берәү турында: «Черек күлгә алып киттеләр», — дию, ул кешене табигать кочагына алып баруны түгел, шул бинанын таш базына илтеп тыгуны анлата. Ничек аннан бәреп кермиләр дә ничек бу адәмне, кулларын богаулап, байрагы- ние белән алып чыгып китмиләр? Ул бинанын таш подвалларында күпме шундый башсызлар газапланган! Шул сабак түгелмени?
Егетләрнен сүзе озакка сузылмады, эшлекле кыяфәт белән кузгалдылар да, саубуллашып ишеккә юнәлделәр.
— Нишләп анда утырасын, ятим бала кебек? Кил монда! — дип кулын изәде Мөлеков. Анын атсыз бармагында никах балдагы елкылдап куйды.
— Син дигәнгә ачуланмыйсынмы?
— Ничек ачуланыйм ди инде, Марат Әбдрәсүлович... Марат әфәнде...
— дип ничектер буталды Әминә.
Хуҗа анын кыяфәтеннән көлеп куйды:
— Син мина Марат абый дип кенә дәш. Званием шундый минем: Марат абый. Мәкаләләренне укып барам. Яшьләрне әхлаклы итеп үстерү, берберенә мәрхәмәтле булу, игелек кылу турында бик үтемле язасын. Ифрат мөһим мәсьәлә. Тик ул монарчы бер яклы гына яктыртылып килде түгелме? Ничегрәк уйлыйсын?
— Журналда эшләгәндә кулдан килгәнчә тырыштым инде, — диде Әминә. — Җай чыккан саен, мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга кирәк, дип үгетләдем.
— Туган-тумачана, күрше-күләненә ярдәм итү, туры килгәндә кемгәдер хәер бирү яисә суга батканны тартып чыгару гына аз бит әле ул. Ятимнәрне, мохтаҗларны, бәла-казага дучар булганнарны кайгыртканда кулга-кул тотынышып, бергәләшеп эшләү кирәк. Октябрь революциясенә кадәр татарда хәйрия җәмгыятьләре күп булган, сонрак аларны куып таратканнар. Алга киткән илләрдә алар зур эшләр башкаралар, кайда сугыш чыкса, җир тетрәсә, туфан купса, шунда барып, меннәрчә кешеләрне коткаралар. Безгә дә шундый оешма булдырырга вакыт. Алын әле шушы
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
44
эшкә! Үзен дә күреп, белеп торасындыр. Әйтик менә, Спитакта җир тетрәп, шәһәр- авыллар ишелеп төшкәч, әллә кайсы илләрдән азык-төлек, кием-салым, дарулар төяп килеп җиттеләр бит. Үз байракларын күтәреп, госпитальләр ачтылар. Инглиз, француз, нимес, төрек, рус... Кем генә юк дисән, татар юк! Ник безнекеләр бармады?
— Нишләп бармасыннар? Бардылар! Кызыл Хач оештырды!
— Ә син берәр кайда, татарлар килде, фәлән кешегә ярдәм иттеләр, фәләнен дәваладылар, дигән сүзне ишеттенме? Гәзиттә шундый хәбәр укыдынмы?
— Алар инде Россиядән килгәннәр белән бергә...
— Ә нишләп бергә? Ник без үзебездән җыйган ярдәмне үз кулыбыз белән илтеп бирә алмыйбыз? Ни өчен без анда, кызыл тәре күтәреп, урыс булып йөрибез?
Әминә ни әйтергә белмәде. Монарчы анын бу хакта уйлаганы юк иде. Чыннан да сәер хәл икән шул бу. Татарстаннын үзеннән барып, менә без, татарлар, сезгә ярдәмгә килдек, дип әйтеп булмыймыни?
— Чөнки безнен андый оешмабыз юк! — диде тавышын тагын да күтәрә төшеп Марат абый. — Россиядә Кызыл Хач, Төркиядә Кызыл Ай, ә бездә юк! Ә нишләп юк? Син шуны беләсенме?
— Безнекеләр шул Россия оешмасында бит инде.
— Син ул оешмаларнын уставы белән таныш әле. Анда болай дип язылган: мондый оешма мөстәкыйль дәүләттә фәкать бердәнбер генә була ала. Татарстан Россия составында чакта без аны оештыра алмыйбыз. Мөстәкыйльлеккә ирешкәч, рәсми теркәлергә мөмкинлек туар.
Әминә башын иде: «Була торган түгел икән...» — дип уйлады, әмма дәшмәде.
— Без мона әзерлекле килергә тиеш. Эшне хәзердән үк башларга кирәк. Оешманы булдырып, тиз арада рәсми рәвештә теркәлергә. Хәзергә «Җәмгыяте хәйрия» дип атыйсынмы, әллә башкачамы, анысын уйларбыз. Без милләтебезне бу яктан да бөтен дөньяга танытырга тиешбез. Күз алдына китер: үзебезнен байракны, анын янына Кызыл Айлы әләмне күтәреп, зур- зур йөк машиналарын юл буйлап тезеп, ерак-ерак җирләргә, хәтта башка илләргә алып барсак, ә?
Ул рухланып, дәртләнеп шулай сөйләнә, Әминәнен исә уйлары башкада иде. Икен утырып сөйләштен дә оештын дигән сүз түгел бит әле. Эшне нидән башларга? Кая барып, кемгә сүз кушарга? Ике кул буш, утырырга урын юк, тиен акча юк. Ин мөһиме — өстән бирелгән фатиха юк! Ә бу күзлекле абзыйны «өстәге кеше» дип булмый шул әле!
— Ин элек конкрет бер эш белән шөгыльләнсән иде, дип сүзен дәвам итте Мөлеков. — Мөфти Тәлгат Таҗетдин әйтә, Уфадан сигез тонна гуманитар ярдәм алып була, ди. Шуны Казанга кайтарып, мохтаҗларга өләшергә кирәк. Ул үзе хәзер Казанда, Мәрҗани мәчетенә шалтыратып сора, кайчан кабул итә икән...
— Анысын гына эшләп була... — дип урыныннан кузгалды Әминә.
Әйе, үгезне мөгезеннән тота торган гына түгел, үгезне мөгезеннән тотарга өйрәтә торган кеше икән бу милли хәрәкәт җитәкчесе.
Әминә күрше бүлмәләргә сугылып чыкты. Нәркайсында ике-өч кеше утыра, кереп-чыгып йөрүчеләр өзелми икән. Берсендә «Мәгариф бүлеге» — татар мәктәпләрен ачу өчен тырышалар, икенчесендә — яшьләр оешмасы, өченчесендә чит өлкәләрдән кайтучыларга ярдәм күрсәтергә тырышалар. Күршедә солдатларны яклау комитеты — анда бер марҗа түтәй елап утыра. Улы, армиядә кыйнауга түзә алмыйча, качып кайткан икән. Ул арада бер егет атылып кереп:
— Вокзалда егетләрне көчләп армиягә алып китәләр! — диде. Шундук урыннарыннан сикереп торып чыгып йөгерделәр.
Соныннан белде Әминә: ул көнне вокзалда егетләрне поездга утыртканчы сакчылар кулыннан йолып алып калганнар икән.
...Ул чорда тикшерүче Вәлитовнын үтенә тигән вакыйгаларнын берсе шул булгандыр, мөгаен.
КӨМЕШ БИЛБАУ
45
* * *
...Мәрҗани мәчетенен икенче катында, мөфти Таҗетдин бүлмәсенен ишеге төбендә ике егет тора иде. Әминә өченче булып чиратка басты. Озак көтәргә туры килмәде — мөфти хәзрәтләре эшне тиз тота икән. Ак чапанлы, какча янаклы, сакаллы мөфтинен чырае кырыс, тавышы кискен иде.
— Вәгаләйкем әссәлам, — дип җавап бирде ул Әминәнен сәламенә. Утырырга тәкъдим итмәде, үзе урыныннан кузгалмады. Марат Мөлековтан ни йомыш белән килгәнен белгәч, өстәл тартмасыннан бер бит кәгазь тартып чыгарды.
— Йәмәннән бездәге мөселманнарга дип атап җибәрелгән сәдака бу,
— диде. — Биш тонна он, бер тонна үсемлек мае, ике тонна дөге бирербез. Мен кешегә исәпләнгән. Исем фамилияләрен, адресларын, семья хәлләрен, инвалидлык документларынын номерларын күрсәтеп, исемлек төзегез дә менә шушы адрес белән Уфага җибәрегез. Соныннан, шул исемлектә күрсәтелгән кешеләрдән ярдәмне илтеп тапшыруыгыз турында кул куйдырып, тагын бер тапкыр җибәрерсез.
— Аны ничек алып кайтырга икән сон?
— Кайтарып та биримме әллә? — дип, мөфти анын ангыралыгына гаҗәпләнгәндәй кашын җыерды. — Анысын үзегез карагыз инде. Озакка сузмагыз!
Редакциядә һәр эш редактор кушканча, анын белән кинәшеп башкарыла иде... Әминәгә беренче тапкыр җитди эшкә үз башы белән уйлап тотынырга туры килде. Сигез тонна азык-төлек бик күп булып тоелды. Бушка бирәбез, дип торганда, алмыйлар димени, өләшмиләр димени! Казанда күпме халык ипигә тилмерә! Уфалла арбасы белән сөйрәп булса да кайтарырга кирәк аны!
Күнел биреп тырышсан, чарасы табыла. Исемлекне социаль-тәэминат бүлекләреннән алырга кирәк, ә машинаны «Татавтодор» дигән оешмадан сорарга. Редакциядә эшләү чорында күз күргән кешеләр күп, ярдәм итми калмаслар.
Әгәр бу эшкә керешмәсә, Әминә игелек ияләренен шулхәтле күплегенә ышанмас иде. Беркем йөзен җыермады, сүзен кире какмады. «Татавтодор» сигез тонна йөкне бер тиен түләтмичә кайтарып бирде, өйдән-өйгә йөреп, фәкыйрь-мескеннәргә күчтәнәч өләшергә теләүчеләр табылды.
Барсы да шома гына бармады, билгеле: юлда кайтканда капчыкларнын күпмеседер ертылган, шактый шешәләр шартлаган иде... Йөкне бушатып торыр урын таба алмый баш катты. Азык-төлек сертификатсыз булып чыкты
— атна буе анын артыннан чабарга туры килде...
...Озакка сузып булса да, алдан ниятләгәнчә үк башкара алмаса да, ул, ниһаять, бу эшнен очына чыкты. Мен кешегә көтелмәгән җирдән олы күчтәнәч килде.
Хатын-кызларнын республика җыенында аны мактап телгә алдылар, газеталарда яздылар, радиодан сөйләделәр. Боларны ишеткәч-укыгач, депутат Нуриев ни уйлады икән? Чырае нинди кыяфәткә керде икән?
Теге чакта, Идел кинлегендә узышкандагы төсле булгандыр үзе дә. Чөнки тагын оттырды бит. Әйе оттырды. Чөнки ил күгендә йолдыз булып калыккан яна исемнәр арасында Әмир Нуриев якты балкымый, киресенчә, болыт астында калып бара кебек — аны телгә алучы сирәк. Ә менә Әминә Мусинанын йолдызы күтәрелеп килә шикелле.
Олы мәгънәле шөгыль, күп кешеләр белән аралашу рухны үстерде, күнелне кинәйтте, үпкә-рәнҗешләрне эретте. Әмирнен каты бәрелүенә нигез бар кебек тоела башлады. Әминә мине ташлады дип саныйдыр, ир баланы миннән түгел, башкадан тапты, дигән уй бәгырен көйдерәдер. Егет кеше андыйны ничек кичерсен? «Минем баламны үтерден!» — дип кычкырганы искә төшкән саен, тәнне-җанны ялкын теле өтеп алгандай итә... Рәтле хатын-кыз өзелеп сөйгән ярыннан яралган баланы төшерми, киресенчә, ялгыз калса да, авыр яшәсә дә таба, үстерә — күп егетләрнен карашы шундый.
Болай уйласан, сөйгәне кигезгән тугрылык путасын салырга тиеш түгел иде Әминә...
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
46
* * *
...Кеше гомерендә тетрәндергеч тәэсир иткән, уй сөрешен, фикерләү рәвешен үзгәрткән вакыйгалар сирәк була. Әминә өчен шундый вакыйгаларның берсе — бөтендөнья татарларынын корылтае булды.
Камал театрынын залында андый халыкнын җыелганы, андый хисләрнен кайнаганы, андый сүзләрнен сөйләнгәне юк иде әле. Менә трибунага Финляндиядән килгән делегат күтәрелә — озын буйлы, ак чырайлы, татарча сөйли, әмма безнен өчен сәер акцент белән... Менә Кытайда яшәүче сумаладай кара чәчле, кысык күзле милләттәшебез — анын да һәр сүзе анлаешлы, тик чынлап янгырый. Әнә Япониядән, Америкадан, Төркиядән килгәне... Инде СССРнын төрле тарафларыннан килгәннәрен санап та бетергесез. Кыяфәт рәвешләре төрле-төрле, әмма тел бер, хисләр, омтылышлар уртак! «Күпмилләтле татар халкы» дигән гыйбәрәнен чын мәгънәсе күз алдында ярылып ята.
Зур, зиннәтле залны шыгрым тутырган халыкка карыйлар да, куанычларыннан тынсыз калалар. Менә без нинди зур халыкнын газиз балалары икәнбез лә! Менә нинди җөмһүриятебез, мәркәзебез, дөньядагы ин атаклы театр биналарына тин мәдәният үзәкләребез бар икән безнен! Нәм аларнын биек мөнбәренә күтәрелеп, өйдә генә, газиз ата-аналарыбыздан гына ишеткән телдә сөйләп була икән!
Бу шаккаткыч иде! Нәкъ менә шул көннәрне Әминә, тарихны аерым шәхесләр ясый, дигән тәгълиматнын хаклы булуына ышанды да инде.
Андый шәхес баһадир гәүдәле, көчле тавышлы, гайрәтле булырга тиеш иде кебек. Марат Мөлеков исә биек трибуна артында кечерәеп калгандай күренде. Базык гәүдәле, калын күзлекле, алтмышны узган бу кешене урамда күрсән, гади авыл агае дип уйлавын ихтимал. Әмма залдагы халык аны ил агасы санап олылый, күз карашы белән күтәрә, сулышы белән дәрт өсти кебек иде. Сүзне өзеп түгел, бераз бутабрак сөйли. Әмма һәр әйткәне халыкнын йөрәгендә кайнаган хисләргә тәнгәл килә иде,
...Әминә кат-кат залны күздән кичерде. Борынгы Римнын Үгез форумында мәйдан тоткан Геркулеска тин егетне эзләде. Әмма тапмады.
«Мөмкинлеге булмагандыр, — дип аклады аны күнеленнән Әминә. — Мәскәүдә, моннан зуррак, зиннәтлерәк залда, бер генә түгел, йөзләрчә халыкнын язмышын хәл иткәндә үз сүзен әйтәдер».
...Әллә анын уйларын сизде микән, бер көнне яшел-кызыл байрак астында утырган Марат абый, күзлеген хәтәр елтыратып:
— Нуриев кайткан иде, сөйләшеп алдык әле, — диде.
Әминә сискәнеп китте, йөзе үзгәргәнен тойды. Ярый әле, Марат абый моны сизмәде кебек, сүзен дәвам итте:
— Югары советта бөтен нәрсә урыслар ничек теләсә шулай кабул ителә, ди. Башка милләт кешеләренең сүзенә колак салу юк, ди. Алайга сабышсан, монда да бернишли алмыйсын. Казан — урыс шәһәре, Татарстанның үзендә дә урыслар күпчелек. Әмма ил язмышын күпчелек түгел, бердәм булып төйнәлгән гайрәтле азчылык хәл итә! Аңлатырга тырышып карадым, сүземне үткәрә алмадым... Үзалдына ачык кына бер максат куймаган, үтемле программасы да юк.
— Ничек инде программасы булмасын? Бар иде! — дип каршы төште Әминә хисләрен яшерә алмыйча.
Марат абый бер тын ана текәлеп карап торды.
— Ниндидер брошюра тотып йөри иде, — диде. — Ә син беләсеңме аны кем язып биргәнен?
Әминә белмим дигәнне аңлатып, иңнәрен сикертеп куйды.
— Хөснуллина дигән журналистның күзеңә чалынганы бар микән? Ул чакта район гәзитендә эшләгән бугай.
Әминә бит очлары алланып чыкканны сиздермәскә тырышып, башын иде.
— Ишетүемчә, менә шул укмаштырып биргән Нуриевка «программа» дигән
КӨМЕШ БИЛБАУ
47
нәмәрсәсен! Без әйткәннәр белән килешмәде. Сез нәрсә, башыгыз жәл түгелме әллә, диде. Башы жәл кеше сәясәт баскычыннан өскә үрмәләргә тиеш түгел! Кызганыч, кешеләребез җитмәде, сайлауларда аны үткәрмәслек көндәш куя алмадык.
Әминәнең сикереп торып кычкырасы килде: Әмир кыю түгелме? Ул халык өчен янмыймы? Аның гайрәте җитмиме?.. Тик дәлилләре юк иде шул...
— Мәскәүдә хокукларыбызны аяк терәп якларлык кешебез юк, — дип нәтиҗә чыгарып куйды Марат абый. — Шунлыктан безгә аерата авырга туры килә. Анда кайберәүләрнең, Татарстан Югары советы председателе Минтимер Шәймиевны Емельян Пугачев кебек читлеккә утыртып, Мәскәүгә китереп, суд ясарга кирәк, дип кычкырганнарын ишеткәнсеңдер. Ике ут арасында калды ул. Мәскәү өстән баса, монда без кысабыз. Әйттем әле мин Шәймиевка, Татарстанның бәйсезлеге мәсьәләсендә нык тормасаң, син безнең егет түгел, урыныңнан алып атачакбыз, дидем. Бездә көч җитәрлек!
Соңгысын кадак каккандай итеп әйтте ул. Тик моңа ышанырлык түгел иде. Россия дигән дәүләтнең җитәкчеләренә каршы торырлык көч каян килсен аңа? Дөрес, СССР дигән ил таркалгач, аның җире дә, куәте дә кимеде, әмма бәйсезлек таләп иткән милләтчеләрне бөгәрлек, кирәксә сытарлык чаралар да, корал да җитәрлек. Ачулары кабарсамы?..
Башын балта астына куйганын беләме соң бу кеше? Бу хакта уйламый мөмкин түгел! Әмма аның йөзендә икеләнү, каушау, курку кебек хисләрнең тамчысы да юк иде.
* * *
Куш дәфтәр бите зурлыгындагы бу кәгазь кисәге Казан шәһәренең Ирек мәйданындагы афишалар баганасына ябыштырылган иде ул. Кара буяу белән йөрәк сурәте ясалган, аннан тамчы тама, ә аскарак, бала кулы белән язылгандай тигезле-тигезсез итеп: «Референдумда Татарстанның бәйсезлегенә каршы тавыш бирсәң, халкың йөрәгеннән кан тамар!» — дип куелган иде.
Татар иҗтимагый үзәгенең ишегалдында да, бина эчендә дә халык тулгана. Казан тирәсенә танклар тупланган, шәһәргә бәреп керергә әмер генә көтәләр, дип сөйлиләр. (Соңыннан бу сүзләрнең хак булганлыгы ачыкланды.) Кемнәрдер, Иҗтимагый үзәктә корал тоталар дигән ялган хәбәр тараткан, имеш. КГБ, кара даны чыккан «Черек күл» янәшә генә, Мәскәүдән ым кагулары да җитә. Хәзер бәреп керерләр дә, шундагы бөтен кешене җыеп алып, җир астындагы таш капчыкларга салып бикләп куярлар. Корал турындагы хәбәрләр мона бик шәп сылтау булачак, аны нәкъ шунын өчен уйлап чыгарганнардыр да, мөгаен. Ләкин шүрләп өенә шылучылар күренми, эшләре бик тыгыз.
Әминә туры президент бүлмәсенен ишеген ачты. Марат абый өстәле артында утыра иде.
Башын чөйгән, йөзе алланган, күзлек пыялалары елтырый. Әминәне күреп, кулын изәде: кер, уз әйдә!
Өстәлнен бу ягыннан пеләш башлы, озынча ак чырайлы, чит кыяфәтле ир заты ана таба микрофон сузган, тагын бер ят хатын-кыз стена буендагы урындыкта утыра.
— Журналистлар, Германиядән, — дип тиз генә әйтеп алды Марат абый. Әминә ишек янынарак утырды.
Ир кеше сорауларын нимесчә бирә, хатын-кыз аны урысчага тәрҗемә итә иде.
— Өченче көн Грозныйда Ичкериянен президенты Җохар Дудаев белән очраштык, — дип, бүленгән сүзен дәвам итте журналист. — Алар үзләренен армиясен булдырганнар. СССР таркалганда, анда шактый корал калганлыгы мәгълүм. Хәзерге вакытта шунын белән коралланалар. Алар хәрби көчкә таяна. Сездә корал булуы турында мәгълүмат юк. Нәрсәгә таянасыз?
Марат абый хәйләкәр генә елмаеп:
— Бездә көч җитәрлек! — диде. — Тик бу хакта Мәскәүдәгеләр белми.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
48
Журналист өстәл аша ана таба башын сузды, тавышы ук үзгәреп китте. Монда сенсация ярылып ята түгелме?
— Ничек белми... Шундый... серле коралмыни?
— Алар белми торган, — дип көлеп үк җибәрде Марат абый.
— Нәрсә сон ул?.. Безгә әйтә аласызмы?
— Сер итеп кенә, — дип күз кысты Мөлеков. — Безнен корал — халыкнын кулында түгел, күнелендә.
Журналист аны анлаудан гаҗиз иде.
— Мәскәүләр бездәге русларны үзләре төсле дип уйлый, — диде Марат абый.
— Нинди дип?
— Татарларны чит итә, хәтта күп өлеше дошман күрә, дип күз алдына китерәләр. Хәлбуки, биредә гасырлар буе буыннан-буынга яшәгән руслар татарлар белән аралашып, дуслашып, күпләре туганлашып беткән. Бергә укыйлар, эшлиләр, бәйрәм итәләр. Безнен сабан туе дигән милли бәйрәмебез бар, анын мәйданында рус егетләре күп ярышларда җинә, милли көрәштә батыр калганнары бар. Җилкәләренә тәкә күтәреп, мәйдан әйләнеп йөриләр. Килегез. Күрерсез. Ике халыкны бер-берсе өстенә өстереп, сугышыр дәрәҗәгә җиткерергә тырышу — мәгънәсезлек. Мәскәүләр шуны анламый.
— Алай да... Сан ягыннан руслар күбрәк бит...
— Без татарларнын гына түгел, һәммә гражданнарнын мәнфәгатен кайгыртабыз. Җир-суларга Мәскәү түгел, республикада яшәүчеләр хуҗа булырга тиеш.
— Сез чыннан да, Татарстаннын Россиядән аерылып чыгуын яклап руслар да тавыш бирер, дип өметләнәсезмени?
— Минем мона иманым камил, — диде Мөлеков.
— Армия Россиянеке, КГБ Мәскәүгә буйсына, милиция шулай ук. Сез, җирегезгә гаскәр басып керер, канкоеш башланыр, дип курыкмыйсызмы?
— Без моңа сылтау бирмәячәкбез. Россия җитәкчеләре халыктан бик ерак, мондагы хәлне аңламый. Алар референдумда үзләренең җиңәчәгенә шикләнми. Шуңа күрә оттырачаклар. Менә күрерсез. Татарлар — борынгыдан үз дәүләтчелеге булган, мәдәниятле, тирән тарихлы халык. Ул, әлбәттә, үзенең дәүләтчелеген торгызачак. Безнең бу ышанычыбызны үз халкыгызга ирештерүегезне сорыйбыз.
Журналист аның дулкынланган йөзенә сәерсенеп карый. Бөтен кыяфәтендә ышанмау ярылып ята. Россия уртасында ничә гасырлар буе йомылып яшәгән бер «нацмен» халыкка шул кыска вакыт эчендә кем милли горурлык хисе сеңдерә алсын да кем аны берләштерсен, оештырсын? Өч-дүрт ел элек кенә барлыкка килгән шушы оешмамы? Аның җитәкчесе булган шушы фанатик адәмме?
Алар чыгып киткәч, Марат абый кулъяулык алып битен сөртте дә:
— Якынрак кил әле, — диде Әминәгә. Һәм өстәлендәге кәгазь өемнәре астыннан берничәсен тартып чыгарды.
Ялтырап торган каты кәгазьгә җете төсләр белән зур агач ясалып, «Россия» дип язылган, юан бер ботакта «Татария» дигән сүз, аңа бер ямьсез ир белән котсыз хатын менеп атланганнар да, ботак төбен пычкы белән җан-фәрман ышкыйлар. Аскарак: «Марат Мөлеков белән Фәүзия Бәйрәмова Татарияне менә шушылай юкка чыгармакчылар», — дип куелган иде. Астарак кандай кызыл «Әйе» сүзенә кара тәре сугылган: Татарстанның бәйсезлегенә каршы менә шушылай итеп каршы тавыш бирегез, янәсе.
— Мондыйларны Мәскәүдән, Нижгардан вагон-вагон, самолет-самолет ташыйлар, — диде Марат абый. — Күпме акча исраф иттеләр бу эшкә Россия җитәкчеләре! Шундый кәгазьләр заводларның ишегалларына келәм булып түшәлгән, диләр. Ә безнең мөмкинлекләрне үзең чамалыйсыңдыр.
Әминә әле генә театрның афишалар тактасына беркетелгән язу турында әйтеп алды:
— Кемнәр шундыйларны ясап элә икән?
КӨМЕШ БИЛБАУ
49
— Андыйларны үзебезнең тирәгә тупларга иде! Кеше җитми бит!
...Ул кичне Әминә, бала арбасы тартып, үз тирәләрендәге урамнарда листовкалар ябыштырып йөрде.
Узгынчыларның кайберләре:
— Халыкларны сугыштырырга йөрисез, — дип ысылдады. Бәгъзеләренең чыраенда татарлыгы ярылып ята иде.
Янында туктаган ялгыз ир-атның да үз кешебез икәнен чамалап:
— Бәйсезлеккә каршы татарлар да бар, — дип зарланып куйды Әминә.
— Урысның артын ялап туймаганнар икән әле, — диде ир кеше. Ул ераклашуга, буш тротуардан әкрен атлап, сагыз чәйнәп, дүрт-биш егет килеп туктады. Кычкырып сөйләшүләренә һәм кулларын йогышсыз болгауларына караганда, яшьләр иде болар һәм салмыш иделәр булса кирәк. Баганага ябыштырылган плакатны укыдылар, кулына бер төргәк кәгазь тотып торган Әминәгә карадылар.
— Глянь, что тут эта тетка делает! Кара, бу түтәй нишләп йөри! Листовкалар ябыштыра! Мәскәүдән бәйсезлек таләп итә!
— Ты что, дура! Казан белән Мәскәү арасына чик сузарга маташасыңмы? Таможня куймакчымы?
— Мәскәүнең Казан вокзалына бару өчен синнән рөхсәт сорарга тиеш булырбызмы әллә без, падла?
Әминә каршына уналты-унҗиде яшьләрдәге бүре карашлы егет килеп басты. Түгәрәк чырайлы, тырпайган кара чәчле — татарлыгы бөтен кыяфәтендә ярылып ята. Сул кашы җөйле — бокс белән шөгыльләнүчеләрне еш кына шулай җәрәхәтлиләр. Хәзер китереп бәрсә...
Сулышы капкан Әминә бала арбасын гәүдәсе белән каплады.
— Ин беренче баганага без сезнен ишеләрне асып куячакбыз, — дип ысылдады теге анын башы өстендә.
Икенчесе плакатны куптарды, өченчесе Әминәнен кулыннан төргәкне тартып алды да ерткалап өстенә сипте.
— Глянь, менты!
Урам чатыннан бер төркем милиционер килеп чыкты. Берсе эт җитәкләгән.
— Ну, кара аны, түтәй! Тагын күзгә чалынсан, болай гына котыла алмассын!
Аларнын мыгырдануы, аяк тавышлары ераклашкач та шактый вакыт сынын турайта алмый торды әле Әминә.
Бу вакыйга күнелгә шом салды: хәлләр Марат абый күз алдына китергәннән күпкә катлаулырак иде...
* * *
Иртән уянып, тәрәзәдән караганнар иде, исләре китте: гадәттә кеше сирәк йөри торган юлдан төркем-төркем дә, берән-сәрән дә кешеләр уза. Бөтенесе бер якка — мәктәпкә таба бара. Анда сайлау участогы.
Нәзир чәй эчте дә ашыгып киенә башлады.
— Көн буе сайлау участогында күзәтүче булып утырам, аннары иҗтимагый үзәккә җыелырга, дип сөйләштек. Сон кайтырмын, — диде.
Әминәнен дә күзәтүче буласы бик килгән иде, әмма баланы карар кеше юк. Ул арба тартып үзләре янындагы мәктәпкә китте, тавыш биреп чыкканнан сон, урам якта шактый гына вакыт күзәтеп торды: халык туктаусыз агыла, һәммәсенен сыны туры, чырае җитди, гомердә беренче тапкыр үз тавышынын мөһимлеген, үлчәү тәлинкәсенә салынган шул бер мыскалнын бөтен киләчәкне, ил язмышын үзгәртүе ихтимал икәнлеген анлыйлар кебек. Әйе, йөрәкләр ашкынып тибә, әмма хисләр эчтә ургый, тышка бәреп чыкмый. Әлегә тынлык...
Әмма бу тынлык көчле давыл, гарасат алдыннан була торганга охшый, күкне каплаган соры болытлар артыннан каралары-афәтлеләре ябырылыр кебек. Гомердә булмаган хәл: күпләр асылда Россиягә каршы тавыш бирергә бара бит!.. Урамнарга
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
50
танклар бәреп кермәсме?
Көн буе җан тынмады, өйдә телевизорнын экраны сүнмәде, радио сөйләүдән туктамады. Ниһаять, дулкынланган тавыш куанычлы хәбәр әйтте: күпчелек «әйе» дип тавыш биргән.
Бу көннән сон офыкта куерган кара болытлар таралгандай, афәтле давыллар читләтеп үткәндәй булды. Күкләр аязды, йолдызлар янә җемелди башлады. Тик, ни гаҗәп, әле кайчан гына күзләрне камаштырганнары сүрелә бара, элек болыт астындарак тоелганнары исә зурая, яктыра иде. Арада Нуриевнын йолдызы күзне аерата иркәли. Мәскәүдә кыю, төпле чыгышлар ясаганы ишетелә. Казанга еш кайта, зур җыелышларда, телевизордан сөйли, газеталарга яза. Үз телен санламаганнарны гаепли, ата-аналарга балаларны татар мәктәпләрендә укытунын мөһимлеген анлата. Депутатларга, укытучыларга бурычларын искәртеп тора. Милләтне тәрәкъкый иттерү юнәлешендә җитәкчеләргә акыллы кинәшләрен бирә, куәт өсти.
Референдумнан сон узган дүрт-биш ел эчендә ул тәмам татарнын сөеклесенә әверелде. Күр дә тор, озакламас, ил агасы булып җитешер. Хәзер үк инде йөреш-торышында олпатлык чалымнары сизелә, бил тирәләре сөйкемле генә бүлтәеп килә.
Ул арада Әминә дә кул кушырып утырмады. Җәмгыятьнең исемен «Кызыл Ай»га алыштырып, рәсми теркәтте. Аның уңышлы эшләвен исәпкә алып, хөкүмәт «ГАЗ-53» машинасы бирде.
Менә шул чакта үз җилкәсендә татыды да инде Әминә яңа законнар чыгарып утыручы депутатларның, шул исәптән Әмир Нуриевның, эшчәнлеге нәтиҗәләрен...
* * *
Илләр белән ирләр идарә итә, тәртипне алар урнаштыра. Әминә үзен беркайчан да ир затыннан ким санамады, алай да ир-егетләр генә ат уйната алган мәйданнар барлыгын инкарь итү ахмаклык булыр иде. Сугыш чыкса — иң беренче булып егетләрнең асыллары утка керә, шахталарга төшеп ирләр күмер чаба, авыр йөк машиналарын юлларда алар йөртә. Гадәти тормышта да авырны алар күтәрә, багананы алар утырта. Табигать үзе кеше затын шундый итеп яраткан.
Сәясәт тә шундый — ир-егетләр көч сыный торган мәйдан. Дөрес, бу өлкәдә дә исемнәре бөтен дөньяга танылган хатыннар бар: Ниндстанда Индира Ганди, Англиядә Маргарет Тэтчер, Цейлонда Сиримаво Бандаранаике, Пакистанда Беназир Бхутто... Ләкин андыйлар бик сирәк, гомуми кагыйдәдән чыгарма кебек кенә. Мәгълүм булганча, аерым чыгармалар төп кагыйдәнең дөреслеген һич тә какшатмый, киресенчә, раслый гына.
Без, барча халык, иң биеккә менгән ирләр-егетләр уйлап чыгарган кануннар, алар урнаштырган тәртип буенча яшибез.
Гаделме ул кануннар? Дөресме ул тәртипләр?
Җитмеш ел элек ирләр, революция ясап, кануннарны-тәртипләрне үзгәрттеләр. Нәтиҗә нинди? Ил бөлгенлектән арынмады, салкын сугышта җиңелде, таркалды. Димәк, СССР заманында идарә иткәннәрнең гамәлләре дөрес булып чыкмады.
Инде килеп, беркөнне без бөтенләй бүтән, кечерәебрәк калган илдә — Россиядә яши башладык. Хакимияткә Ельцин җитәкчелегендәге төркем менеп утырды, ул үз тәртипләрен урнаштыра башлады. Иң беренче эш итеп, үзенә каршылык күрсәткән Югары Совет бинасына туплардан аттырып, депутатларны куып таратты.
Әмма дәүләт депутатларсыз яши алмый — тиз арада яңадан сайлаулар уздырдылар.
Мәскәү уртасында атышлар барган көнне Әминә бик борчылган иде: үлүчеләр бар, дип сөйлиләр, Әмир нишли икән анда?.. Әмма депутат Нуриевны телгә алмадылар, ул ничектер күздән югалып торгандай булды.
Аның исеме яңа сайлауларга әзерлек башлангач калкып чыкты. Әлфия Зарифовнаның: «Властька кабынган гыйшык гомерлек ул!» — дигәне хак иде шул.
КӨМЕШ БИЛБАУ
51
Бер депутат булганның гел депутат буласы килә. Элекке сайлауларда туплаган тәҗрибәсе дә ярдәм иткәндер, арка терәге дә нык иде — бу юлы Әмир Нуриев җиңелрәк үтте кебек.
Менә алар — яңа илнең депутатлары — Мәскәүгә җыелдылар. Илнең яшәү рәвешен тамырдан үзгәртергә кирәк, моның өчен алар бик күп яңа законнар кабул итәргә тиешләр иде.
Алдагы хакимиятнең нинди кануннар чыгарып, нинди уңышларга ирешкәне, нинди хаталар ясаганы күз алдында. Шуларга карап сабак ал! Халыкка ипле яшәү, нәтиҗәле эшләү өчен кулай законнар кабул ит!
Әмма ник соң алар башны катырып, аякларны талдыра, вакытны бушка сарыф иттерә, акчаны җилгә очыра торган законнарны раслап кул күтәрәләр икән?..
Машина белән юлга чыгу өчен кирәкле кәгазьләр артыннан чапканда, бу сорау күп мәртәбәләр Әминәнен башына килде. Башта һәммәсе совет заманыннан калган тәртип белән ипле генә барган иде. Менә ГАИнын «техпаспорт» дигән кәгазе Әминәнен кулында, «техталон» дигән тылсымлы катыргысы шофер Рәмиснен кесәсендә. Аллага шөкер, дип юлга кузгалырга була.
Сентябрь башы, көн матур, күк аяз, күнел хуш иде. Баланы бакчага кертеп, кайтып чәй эчеп утырганда, тәрәзә ягыннан машина гөрелтесе ишетелде. Башкалардан көчлерәк бу тавыш йөрәкне Сәйдәшевнын «Совет Армиясе» маршы кебек кузгатты. Шулай булмыйча, Әминә бүген генералдан ким түгел иде. Әнә, аны эшкә алып барырга дип, ишек төбенә «личный» машина килеп баскан. Анын да ниндие диген әле! Бүтәннәрдән зуррагы, биегрәге, зәнгәр буявы белән ялтырап торганы!
— Иртәгә иртәрәк килерсен, - диде ул кабинага менеп утыруга. — Зәйгә барып кайтырбыз. Андагы глава, кил, ярдәм итәрбез, диде. Тугыздан сон аны тотып булмаячак.
— Болай гына юлга чыга алмыйбыз бит әле, Әминә Тәлгатовна, — диде Рәмис. — Лицензия кирәк.
— Нинди лицензия? ГАИдан документларны алдык бит инде!
— Автоинспекциядән дә кирәк икән хәзер.
— Анысы нәрсә тагын?
— Күптән түгел оешкан. Ул биргән кәгазен булмаса, юлга чыга алмыйсын, диләр. Таныш шоферларнын башы шунын белән ката бу арада.
— Кайда сон ул автоинспекция?
— Автовокзалда диләр.
— Яле, борыл шунда!
Чыннан да, автовокзалнын аскы катындагы иркен залда, озын эскәмияләрне бер якка шудырганнар да, дүрт-биш өстәл куйганнар икән. Алар артында җитди кыяфәтле хатын-кызлар утыра, һәркайсынын каршысында унбиш-егерме ир-ат чират тора. Кулларында бер үк төсле ак папка.
— Башта документлар тутырырга кирәк, — дип анлатты берсе. Нәм кулы белән каршы як стенага ишарәләде. — Әнә, тегендә ниләр кирәклеге язылган.
Ә анда... Стенанын буеннан буена кәгазь битләре ябыштырылган. Нинди генә бланклар юк! Боларны ничек тутырып бетермәк кирәк? «Тынычлан, Әминә, тынычлан, — дип күн пинжәгенен түшен сыпыргалады ул. — Мондыйларны гына язмаслыкмыни син!» Нәм ул кәгазьләргә күзен ачыбрак текәлде.
Ин беренче битләргә хөкүмәтнен карары басылган икән. Илдә һәртөрле эшчәнлек, шул исәптән машина белән йөк ташу да, рәсми рәвештә теркәлә, ягъни лицензияләнә. Карарга Борис Ельцин үзе кул куйган.
Әминә бланк кәгазьләрен теге хатыннарнын берсеннән сорап алды да, авыр көрсенеп, ишеккә юнәлде.
Сәгать икегә, кулына өр-яна ак папка тотып, чиратка унбишенче кеше булып килеп баскан иде инде ул... Менә, ниһаять, сары чәчле, талчыккан чырайлы хатын анын папкасын алды. Кәгазьләрне караштырды да, башын күтәреп:
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
52
— Сезнен белемегез нинди? — дип сорады.
Гаҗәп иде бу. Стенадагы кәгазьләрдә андый сорау юк лабаса!
— Югары, — диде Әминә.
— Нинди югары?
— С отличием! — диде Әминә масая төшеп. Хатын исә чыраен сытты.
— Анысын сорамыйм мин. Техническиймы?
— Филологический.
Хатын башын иеп кәгазь кисәгенә нидер язарга кереште.
— Ни язасыз сез анда?
— Направление, — диде хатын борын астыннан.
— Нинди направление?
— Автодорожный техникумга.
— Нәрсәгә ул?
— Укырга... Белемегез технический булса, болай да ярар иде. Сезнен ишеләр курслар үтәргә тиеш.
— Нинди курслар?
— Автодорожныйда өч айлык курслар ачылды. Нәкъ менә шушындый очраклар өчен. Укып чыгып, диплом алгач, килерсез.
Әминә үзенен тәмам чарасыз калганын анлады.
— Ничек инде мин техникумда укып йөрим... — дип лепелдәде ул.
— Аннары... машина хәзер кирәк бит безгә!..
— Әнә, начальник белән сөйләшегез! — дип, артына борылып, карангы почмакта шәйләнгән көрән ишеккә таба кулын изәде хатын.
Кечкенә бүлмәдә, кыршылган өстәл артында күн курткалы, йомры башлы, иллеләр тирәсендәге абзый утыра, стена буендагы урындыкларда тагын ике ир заты бар иде. Әминә ишектән башын сузгач, сүзләре өзелде, әмма начальник йомшак күнелле адәм иде булса кирәк:
— Керегез, — диде.
Әминә, аягүрә баскан килеш, каушап, тотлыга-тотлыга мәсьәләнен асылын анлатырга тырышты. Хәйрия жәмгыяте... машинаны бик авырлык белән алдылар... Район житәкчеләре көзге муллыктан өлеш чыгарырга риза. Фәкыйрь-мескеннәр көтә...
— Закон бит ул, хөкүмәтнен карары шундый-ый! — диде абзый теше сызлагандай чыраен сытып. — Фәкыйрьләрне кызганам, дип, закон бозып булмый бит инде!
Әллә нәрсә булды Әминәгә... Исенә төшкән саен ояла... Ике күзеннән тамчылар сытылып чыкты. Өч ир-ат каршында... Ихтыяры сынды, тыела алмады. Чыгып китәргә дә хәле калмады, аяклары идәнгә беректе.
— Бу хәтле өзгәләнмә әле, — диде начальник сенлесен юаткандай йомшак итеп. — Ризван Нәбиулловичка бар әле син. Техникумнын директор урынбасарына. Мин жибәрде дип әйтерсен. Мә, тот, — дип визит кәгазен сузды аннары...
Техникум шәһәрнен Азино бистәсе ягында икән. Дәресләр беткән, укучылар таралган, Ризван Нәбиуллович үзенен кечкенә бүлмәсендә утыра булып чыкты. Ыспай гәүдәле, көмеш кебек ак, куе чәчле, ачык йөзле абзый икән. Әминә журналист таныкнамәсен күрсәтте, хәлне анлатты. Көзге муллыкны эләктереп калырга кирәклеген, фәкыйрьләрнен зарыгып көткәнен сөйләде.
— Имтиханнары экстренно әзерләнеп кенә тапшырып булмас микән? — диде. — Владимир Ильич Ленин, әнә, университет имтиханнарын экстренно укып тапшырган бит... Нинди китаплар кирәген әйтсәгез, китапханәгездән алып торырмын да...
— Китаплары юк шул анын, - дип анын сүзен бүлде Ризван Нәбиуллович.
Әминә хәйран калды.
— Ә ничек укыйлар сон?
— Укытучылар сөйләгәнне язып баралар да шунын буенча имтихан тапшыралар.
КӨМЕШ БИЛБАУ
53
Инде нишләргә? Чарасызлык дигәннәре менә шушылай була икән ул...
— Кайберәүләр, имтиханнарын тапшыргач, дәфтәрләрен ташлап китә, — диде директор урынбасары уйланып. — Коридордан эзләп карасагыз...
Әминәнен эченә бераз җан кергәндәй булды, әмма әле генә озын коридор буйлап узганда, тәрәзә төпләрендә ул-бу күзгә чалынмаганын уйлагач, урыныннан купмады. Ризван Нәбиуллович ана кистереп карап алды да, урыныннан кузгалып үзе чыгып китте. Ике-өч минут үттеме-юкмы, калын бер дәфтәр тотып, килеп тә керде...
Кичен ире белән улы йокыга талгач, Әминә, кухня өстәле янына утырып, дәфтәрнен беренче битен ачты. «Юлларнын төрлесе була, — дип язылган иде анда. — Тары, кине, озыны, кыскасы, турысы, бормалысы, җир өстеннән сузылганы, таш тезелгәне, бетон түшәлгәне, асфальт җәелгәне... Машиналарнын да төрлесе була... «Жигули», «Волга»... «ГАЗ», «КамАЗ», «КРАЗ»...
Йа Раббым! Менә ниләр белән баш катыралар икән бу курсларда! Әминә дәфтәрне актаргалады. Ана сон нәрсәне белергә кирәк? Ә-ә-ә, менә, табылды. ТО-1, ТО-2, ягъни, машинаны беренче тапкыр тикшереп төзәтү һәм икенче тапкыры. Ничә чакрым юл узганнан сон... Ул моны белергә һәм вакытында эшләргә тиеш. Әминә шул ике санны ятлады да дүшәмбе көнне иртүк техникумга юнәлде.
Алла бәндәсе Ризван Нәбиуллович үз урынында иде.
— Килдегез дәмени инде?
— Әйе, мин әзер.
Директор урынбасары өстәл тартмасын тартып ачты.
— Менә, алыгыз, — диде.
Икегә бөкләнгән катыргы кисәгенен эчке ягына Әминәнен исем- фамилиясе, юл техникумында курслар үтүе турында язылган, өч фәннән «4»ле куелган һәм йөк ташучы машиналарнын диспетчеры булырга хокукы расланган иде.
Таныкнамәсе булды. Лицензиясен дә язып бирделәр. Әмма сонгысын ел саен янартып алырга кирәк икән. Һәммә бланкларны тутырырга, шактый гына акчасын түләргә... Яна оешкан булганга күрә, түрәләр ана куыш таба алмый тинтерәделәр, күрәсен, шәһәрнен әле бер, әле икенче ерак тыкрыгына кат-кат барырга туры килә иде. Ә анда чират... Районнардан килеп тулалар... Һәммәсе ир-егетләр. Аларнын да ниндие диген әле! Озын юлларда талкынган, ачы җилләрдә какланган, авыр тәгәрмәчләрне «КамАЗ» әрҗәсенә ыргытып, беләгенә көч җыйган, төрле халык арасында айкалып акыл туплаган, ГАИ хезмәткәрләре белән аяк терәп бәхәсләшеп гайрәт җыйган. Беркемгә бирешә торганнардан түгел!
Тик хәтта алар да Әмир кебекләр кул күтәреп раслаган кануннарга каршы бернишли алмый. Депутатлар халык белән даими элемтәдә, бар тырышлыклары эш кешесен кайгыртуга юнәлтелгән дип шапырыналар тагын!
Миллионлаган халыкны шушы рәвешле интектерүдә ни мәгънә?
Бу хакта депутат Нуриевтан сорарга җай чыкмады, ахыр чиктә монын мәгънәсен Әминә үзенчә анлатты: «Мина үчләнүе түгел микән? Машиналы булуыма эче пошкандыр, тинтерәсен әле, ди торгандыр... Шулай уйлап, думада бу законны кабул иткәндә, каршы сүз әйтмичә, авызын йомып, кулын күтәреп утыргандыр...»
Ничек кенә булмасын, кулга машина кергәч, эшләр җинеләйде. Көзге унышны җыйган чакта күп кенә районнардан «Кызыл Ай»га бәрәнге, он, шикәр, ярма, кайчак хәтта ит тә бирәләр. Шәһәрдәге эшмәкәрләр сатылмый калган товарларын, кием-салым китерә. Ярдәм итәргә ашкынып торучылар да күбәйде. Җәмгыятьнең бусагасын атлап кергән фәкыйрь-мохтажлар буш кул китми. Эшлә генә!
Шулай өч ел тырышкач, алга куелган олы максатка ирешү юлында да зур адым ясалды: «Кызыл Ай» жәмгыяте, зур колонналар белән, Чечняда барган сугышта зыян күргән качакларга гуманитар ярдәм илтеп тапшырды. Бер генә дә түгел, ел әйләнәсендә өч тапкыр.
* * *
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
54
Зәнгәр тентлы «ГАЗ», йөк ташудан тыш, «Кызыл Ай» президентының шәхси машинасына да әверелде. Рәмис хужасын көн саен иртән өенә килеп ала, кичен кайтарып куя. Зур түрәләр янына да шунын белән генә баралар.
Югары Советның мәһабәт бинасы каршындагы затлы мәйданда кара «Волга»лар, «Ниссан», «Тойота»лар тора. Мәрмәр белән тышланган болдыр янына килеп туктыйлар, анда үз дәрәжәсен бик тә белгән, эре кыяфәтле хужаларын төшереп калдыралар да, борылып, мәйданның каршы ягына чигенеп, зәнгәр чыршылар ышыгында тезелеп басалар. Тәрәзәләре корымланган машинадан борыннарын да чыгармыйча, сабыр гына көтәләр.
Менә берзаман алып батырлар өчен ясалгандай кин, биек, тоткалары путаллы ишек ачыла, аннан затлы костюм кигән, чәчен тарап, лак белән катырган, саллы гәүдәле ир чыга. Күренеп тора, бик зур начальник. Машиналарнын берсе кузгалып, әкрен генә шуышып килә дә, болдырга яны белән туктый. Абзый анын эченә чума.
Алардан күрмәкче, Рәмис тә шулай кылана, торган итте бит. Кызыл айлы, зәнгәр бөркәвечле йөк машинасын болдырга яны белән китереп куя, хужасы төшкәч, борылып, ялтырап торган бай машиналар рәтенә баса. Хужасынын чыкканын күрүгә, кузгалып, ишеккә таба юнәлә. Әминәгә көлке дә, рәхәт тә. Карасана, нинди заманалар килде! Ни кылансан да тыючы юк! ГАИ кая карыйдыр!
...Бер көнне шулай «ГАЗ-53» болдыр янына килеп, Әминә кабинага менеп утырган гына иде, янәшәгә кара «Ниссан» килеп туктады. Ишеге ачылып, аннан... Әмирнен иелгән башы сузылып чыкты. Әминә үзе дә сизмәстән янгыратып көлеп жибәрде. Нәкъ теге чакта, Идел буендагы шикелле. Анын күнеленнән жинү тантанасына катыш үртәү-үчекләү ургый иде. «Әһә, муенынны сузып астан карыйсынмы? Шул-шул менә, мин югары, син түбән монда. Чөнки минем машина биегрәк, зуррак!» Тагын чиртте Әминә егетнен борынына. Борынына гына булса бер хәл иде, мин-минлегенә бәрде. Бер мизгелгә күзләр очрашты, ике арада башкаларга күренмәс яшен чатнагандай булды. Җайсыз хәрәкәт белән гранит плиткага чыгып баскан егет тигез жирдә сөртенеп куйды.
Моны болай гына калдыру анын анын холкында түгел, жавабы бирелергә тиеш иде.
...Икенче көнне ул «Кызыл Ай» бүлмәсенен ачык ишеге турына килеп басты.
— Әминә! Син дә монда утырасынмыни?
Өстенә кайнар су койдылармыни — пешеп чыккандай булды Әминә, йомшарган тезләрен көчкә турайтып, өстәле артыннан торып басты.
— Исәнме, Әмир... Кер әйдә...
— Исәнме-саумы! Син кер дигәч, болай гына узып китеп булмас шул инде.
«Президент»нын кабинеты — аркылысы-буе өч-дүрт адым тар бүлмә булып, өстәле дә, биш-алты урындык, стена буендагы иске шкаф та
— кемнәрдер биргән иске-москы иде.
Олы, затлы кабинетларда, зиннәтле залларда утырырга, кызыл келәм җәелгән баскыч-коридорларда йөрергә күнеккән депутат өчен ошбу куыш күңелне изә торган булып күренгәндер. Бу уй Әминәнең күнелен сык- рандырып узды.
Әмир тезләрен киң ерып утырды, коңгырт чәшке бүреген салып, күперенке чәчен бармаклары белән артка тарап куйды. Аның бу хәрәкәте шулкадәр җанга якын иде!
— Мөлеков янына килүем иде, — диде ул. — Әллә кайчаннан бирле чакыра. Киңәшәсе бар иде, ди. Һаман вакыт таба алмадым. Эшләр ничек бара соң? — дип сорады ул.
— Эш күп безнең. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов ел саен районнарга хат җибәрә, көзге уңыштан безнең җәмгыятькә өлеш чыгаруларын сорый. Он, бәрәңге, кәбестә кайтарабыз да мохтаҗларга өләшәбез. — Әминә эчендә кайнаган хисләрне тыярга тырышып, карашын читкә төбәп, сөйләде дә сөйләде. — Узган елны өч тапкыр Чечняга гуманитар ярдәм илттек... Колоннада унике машина иде: сигез фура, ике бензовоз, автобус, спецназ машинасы... Һәммәсенә Кызыл Ай сурәте
КӨМЕШ БИЛБАУ
55
ясалган, һәммәсенә Татарстан байрагы белән Кызыл Ай әләме эленгән. Ике мең чакрымнан артык юл уздык шулай. Андагы качакларның безне ничек куанып, якын итеп каршы алганын күрсәң син!..
... — Әминә! Мине күрмичә чыгып китмә әле!
Бу тавыш икесен дә айнытып җибәргәндәй итте. Ишек уемында Марат абый басып тора иде.
— Исәнме, — дип битараф кына баш какты ул Әмир ягына. — Хәлләр ничек?
Тик җавап көтмәде, тагын Әминәгә текәлде:
— Сүзегез бетүгә миңа кер әле! — диде дә ишекне ябып, күздән югалды. Күренеп тора: Нуриевның бер тиенгә дә кирәге юк иде аңа!
Әминә башын иде: ул кемнең дә булса Әмирне бу рәвешле түбәнсетүен теләми иде. Үзе ничек шаяртып көлсә дә ярый, әмма бүтәннәр түбәсенә сукмасын, чөнки ул бердәнбер — Үгез форумының Геркулесы! Янәшә бастырып куйсаң, Мөлеков аның янында ялчысы кебек кенә!
Уңайсыз тынлык урнашты. Әминә башын күтәреп караганда, Әмирнең чыраеннан кан качкан иде.
Ничек тә аңа җан өрергә кирәк иде. Мөлековның кыланмышларын күрмәгән-ишетмәгән кебек кыланырга, башлаган сүзне дәвам итәргә...
— Кызыл Хач һәм Кызыл Ай оешмаларының халыкара федерациясенә керергә кирәк безгә, — дип сөйләп китте Әминә ясалма, көр тавыш белән.
— Элек СССРның мондый оешмасы «Кызыл Хач һәм кызыл Ай җәмгыяте» дип атала иде. СССР таркалгач, аның исеменнән «Кызыл Ай»ны алдылар, ул оешма хәзер «Российский Красный Крест» дип атала. Татарлар, бу игелекле эштә катнашканда, маңгайларына тәре тагып йөрсеннәрмени?
— Дөньякүләм мәйданда Кызыл Хач игелек тамгасы буларак кабул ителгән бит, бу очракта аның чиркәүгә катышы юк, — диде Әмир сүрән тавыш белән. — Ач-ялангачларга ярдәм барсын гына, ник тәре күтәреп килдегез, дип берәрсен борып җибәргәннәрен ишеткән юк әле моңарчы.
— Мөселманнар андый эштә Кызыл Айлы байрак күтәреп йөри. «Төрек Кызыл Ае» мәсәлән. Нишләп әле Татарстаннан җыелган ярдәм Россия исеменнән, Кызыл тәреле әләм астында озатылырга тиеш?.. Федерациягә керсәк, татарларны дөнья мәйданында игелекле халык буларак танытырга мөмкинлек ачылыр иде. Бәлки, булышырсың? Милләт хакына бит..
— Милләт хакына аннан мөһим эшләр дә күп әле монда... — Әмирнен карашы тузанланып соры төскә кергән түшәмгә төбәлгән иде. «Әллә кайчан акшарлап куясы бар иде инде шуны. Бигрәк унмаган инде мин», — дип уйлады Әминә.
Әмир башын борып анын йөзенә текәлеп карады.
— Хәер җәмгыятьләре болай да буа буарлык. Ә син кайчаннан бирле язмыйсын инде?
Әминә монысын көтмәгән иде. Югалып калды.
— Язгалап торам ла. Гәзитләрдә безнен аша мохтаҗларга ярдәм биргән кешеләргә рәхмәт әйтәм. Мондый эшнен мөһимлеген анлатам...
— Анын ишене мәктәп баласы да яза! Ә синен каләмен асылда тик ята. Тик яткан каләм тутыга ул. Уйлаудан бизгән баш миен дә мүк баса. Еллар буе язмагач, тагын ничек тотынып буладыр, ай-һа-а-а-й!
Шулай дип, нык борчылгандай башын чайкап куйды. Әмма ихлас түгел иде ул.
* * *
...Әмир чыгып киткәннән сон, Әминә күзлеген салып, битен ике учына батырды да, уйларын бер тәртипкә китерергә тырышты.
Ник болай саксыз, хәтта төксе кыланды сон әле бу Марат абый? Шундый да ягымлы, мөлаем кеше ләбаса!
Дөрес, сонгы дүрт-биш ел эчендә Мөлеков шактый үзгәрде — әкренләп сүрелде,
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
56
йөз-кыяфәтенә олыгаю, талчыгу галәмәтләре бәреп чыкты.
Нинди таза, яшь, хисле иде ул Бөтендөнья татарларынын беренче съездын оештырганда, бәйсезлек турында референдум үткәргәндә! Ә чит ил журналистлары белән очрашкан чакларында йөзеннән нинди гайрәт бөркелә иде! Ничек гаҗәпләнеп, сокланып, шул ук вакытта анын морадына ирешәчәгенә шикләнеп карыйлар иде алар.
Әмма халык язмышы өчен хәлиткеч көрәштә җинүгә ирешкәннән сон, күзгә күренмәс баскычтан әкренләп аска төшә башлады кебек ул.
Бөтендөнья татарларынын икенче съездында үзен президент вазифаларыннан бушатуны сорап чыгыш ясады: «Мина алтмыш дүрт тулды инде, яшьрәк, егәрлерәк кешене сайлыйк», — диде. Ул чакта Әминә, сәхнәгә йөгереп менеп, анын авызын учы белән каплардай булган иде. Яшьләр дә, егәрлеләр дә җитәрлек, тик Марат абыйны алыштырырдае юк иде!
Сонгы вакытта ул йөрәгеннән зарлана, бер-ике тапкыр хастаханәдә дә ятып чыкты. Эшеннән китеп-китеп торгалый, әмма тагын чакырып китерәләр, янә эшкә чума.
Табигый ки, мондый шартларда анын белән килешмәүчеләр, каршылар аеруча нык канат җәйде. Бер җыелышта Марат Мөлековны, азатлык өчен көрәштә йомшаклык күрсәтүдә гаепләп, махсус карар чыгарырга тәкъдим иттеләр. Председатель: «Кем бу карарны хуплый, кулларыгызны күтәрегез!»— диде. Әминә алгы рәттә утыра иде, борылып карамады. Нишләптер тавышларны санап тормадылар. «Кем каршы?» — дип сорады председатель. Кәм бераз тынып торгач: «Каршы бер тавыш», — дип өстәде. Әминәне яшен суккандай булды: «Ничек! Каршы — бер тавыш? Бер мин генә?.. Әле кайчан гына шушы залда баш иеп рәхмәт укыганнар иде бит...»
Бу вакыйга Марат абыйны аяктан егар, анын кешеләргә ышанычын какшатыр, дип уйлаган иде Әминә: «Әгәр мин булсаммы. Биек трибунадан мине хурлаган адәмнәрне мәнге гафу итмәс идем! Үчен алмый калмас идем!..»
Сонрак бер сөйләшеп утырганда, Әминә ул җыелыш хакында сүз кузгатты. Күңеле түрендә: «Минем теге бердәнбер тавышым турында да беләдер, аны да әйтер», — дигән уй чагылып узды.
Әмма Марат абый сүзне кыска тотты. Баксаң, ул беркемгә, бернинди үпкә сакламый икән! Ул гына да түгел, хатаны үзеннән эзли башлады! Әйе, халык нинди булса, шундый, милләт файдасын кайгырткан кешеләр белән уртак тел табарга кирәк. Шулай уйлый иде ул.
Бер карасаң, моңа нигез дә бар кебек үзе. Әмма бар гаепне үз өстеңә алу дөресме? Һәр чакта да бүтәннәр хаклымы?
...Әминә уйларыннан арынырга тырышып, башын селкеде дә, урыныннан кузгалды. Ул кергәндә, Марат абый өстәлендәге бер өем кәгазьләрне актарып утыра иде.
— Бүген кич без делегация белән Бельгиягә китәбез, — диде ул, эшлекле кыяфәт белән. — Брюссельдә Берләшкән милләтләр оешмасына кермәгән халыкларның форумы үткәрелә. Шунда берәрсенә «Кызыл Ай»ны халыкара оешмага кертү турында сүз катып булмас микән. Син миңа уставыгызның, рәсми теркәлү турындагы таныкнамәгезнең күчермәсен әзерләп бир әле. Башкарган эшләрегез турында кыскача мәгълүмат та кирәк булыр. Чечняга баргач төшкән фотоларыгызның иң яхшыларын сайлап ал.
Аннары авыр сулап куйды да, ярдәм өмет иткәндәй, күзлеге аша мөлдерәп Әминәнең йөзенә текәлде.
— Кайткач, кире бу урынга утырмаска иде исәп, — диде. — Кеше таба алмыйбыз! Берсе президент ярдәмчесе булды. Икенчесе Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе... Өченчесе артык дуамал...
— Әмир Нуриев белән сөйләшеп карамадыгызмы?
Бу сорауның теленнән ычкынганын үзе дә сизми калды Әминә. Марат абый аңа
КӨМЕШ БИЛБАУ
57
гаҗәпләнеп текәлде.
— Сөйләшсәк, риза булыр дисеңме? Хәтерлисеңме, кырым татарларын үз ватаннарына кайтаруны таләп итеп, СССР Югары Советына мөрәҗәгать язган идек. Ул бит хәтта шуңа да имзасын сырламады. Танылган журналистлар, иң зур язучылар кул куйды, ә ул баш тартты.
Әйе шул, андый мөрәҗәгать җибәрелгән иде. Аны оештыру белән Нәзир шөгыльләнде. Әмма ул Нуриевның кул куймавы турында Әминәгә әйтмәде...
— Ни калган аңа монда? — дип бик мәгънәле итеп сүзен йомгаклап куйды Марат абый.
Әминә калын күзлекле бу абзыйга гаҗәпләнеп карады: аның каршында алыштыргысыз ил агасы утыра иде!
Әйе, беренче карашка гади генә күренгән бу абзый — Бөек Шәхес иде. Тик моны халык белми иде. Шәһәр янына килеп тезелгән танклар урыныннан кузгалмаганга күрә имгәнми-гарипләнми калган егетләр дә, балалары исән калган аналар да, йортлары җимерелмичә, имин яшәгән кешеләр дә белми иде моны. Референдумнан соң башын югары күтәреп, үз халкы белән горурланып яши башлаган татарлар да бу хакта уйлап та бирми иде.
Хәер, үз бәясен үзе дә белми иде Марат абый. Үзәктән читтә, эшче халык арасында, Һади Такташ урамында яши. Фатиры — хрущевка. Хатыны — укытучы, ике уллары бар.
Соңгы еллардагы тырышлыклары аны матди яктан берничек тә мантытмады. Икенче тапкыр аны депутат итеп сайламадылар. Милләт җанлы бер эшмәкәр аңа машина биргән иде. Тик ул үзәкнеке булып санала. Җитәкче вазифасын үз өстеннән төшергәч, Марат абый җәяү йөрүгә калды.
Милләткә эшләгән яхшылыклары белән дә башкалар мактана, аның исеме сирәк телгә алына.
...Дөрес әйтә ул: Әмир Нуриев үзенең затлы бүлмәсеннән бу иске бинаның кыршылган куышына күчеп утырмаячак. Фатирының тәрәзәләре дә Кабан күле буендагы Нади Такташ урамына югарыдан кәперәеп, кимсетеп карап тора. Биредәге эш хакын да аныкы белән чагыштырып булмый.
— Әйтер сүзең калдымы әллә? — дип Әминәне уйларыннан айнытты Марат абый. — Булмаса, бар, кәгазьләреңне әзерлә! Ашыгыч бит.
...Бу сөйләшүдән соң бер ай узгач, бер төн, Әмирне кар көртенә суырып алып, Әминәгә зур тетрәнүләр китерде.
Терелеп җитәр микән? Чиргә сабышмас микән? Сихәтләнә генә күрсен иде лә!
* * *
Җилле-болытлы көн иде. Черек күл каршындагы тәрәзәләре өстән дугаланып уелган, балкон рәшәткәләре сырлап чуеннан коелган борынгы өч катлы җыйнак бинаның шар ачык капкасыннан милиция «УАЗ»игы килеп керде дә, ишегалды түрендә, биек итеп өелгән кар өеменә елышып баскан зәңгәр бөркәвечле, кабинасына Кызыл Ай ясалган «ГАЗ-53» янәшәсендә туктады. Аннан кара күн тышлы тун, шундый ук бүрек кигән өлкән яшьтәге ир төште.
Тикшерүче Вәлитов иде бу. Тышкы ишектән бина эченә кергәч, як- ягына каранды ул. Саран яктыртылган коридордагы ишекләрнең берсе ачык булып, аннан сөйләшкән тавышлар ишетелә иде. Вәлитов тавышсыз гына атлап шул якка юнәлде, сак кына үрелеп, эчкә карады.
Каршыдагы өстәл артында Мусина утыра иде. Кыска киселгән, дулкынланып торган куе кара чәчләре астыннан күзлек пыялалары гына ялтырап күренә, карашын кулындагы паспортка текәгән. Аңа яны белән бер хатын утыра. Башын чуар шәл белән ураган, өстендә таушалган куртка. Йөзе, куллары кояшта янгандай карасу — көньяк кешеседер, күрәсең. Менә ул күзләрен озын, нечкә бармаклары белән каплап, үксеп елап җибәрде:
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
58
— Ник мин чечен булып тудым икән?.. Яһүди булып тусам, мең яхшырак булыр иде!..
Әминә башын күтәрде, тик әйтер сүз тапмады булса кирәк, дәшмәде. Ул аптыраган кыяфәттә иде.
— Керергә мөмкинме?
Ике хатын да сискәнеп ишеккә борылдылар. Ят хатын кабаланып күз төпләрен шәл чугы белән сөрткәләде дә, тикшерүчегә куркынган карашын төбәде. Әминә урыныннан торып басты.
— Мансур Хуҗиевич! Сез ничек монда?!. Берәрсен эзлисезме әллә?
— Саулармысез. Сезгә йомыш бар иде.
— Исәнмесез... Узыгыз. Утырыгыз.
Тикшерүче бүреген, күн перчаткаларын салып, ишек янындагы урындыкларның берсенә утырды.
— Бу... безнең оешманың үз кешесе, — диде Әминә чечен хатынының шомын таратырга теләп. — Сез ашыкмыйсыздыр бит? — диде аннары тикшерүчегә карап.
— Сөйләшеп бетерегез. Мин коридорда да көтеп тора алам.
— Безнең сүз сер түгел, — дип урынына утырды Әминә. — Грозныйдан килгән Әнисә апа бу. Исемнәребезгә карасаң, безне бертуган диярлек.
— Сугыштан качып килгәннәрмени?
— Әйе шул... Өйләрен бомба төшеп җимергән, граната шартлап, үсмер улының аягы өзелгән. Ирен каядыр алып киткәннәр, ике ел инде хәбәре юк икән.
— Сугыш тынды бит инде. Хасавюртта килешү төзеделәр. Кире кайтырга уйламыйсызмы? — дип сорады Мансур Хуҗиевич.
— Кая? — дип сорады хатын. — Грозный шәһәре тоташ хәрабә! Кайберәүләр аны инде торгызып булмаячак, яна урында төзергә кирәк, дип сөйли... Аяксыз бала белән кая кайтып егылыйм? Ничек яшим?
Әминә кулындагы паспортны Вәлитовка таба сузды. Кызыл катыргыга көмеш белән герб уелган, анын өстенә «СССР», астына «Паспорт» дип язылган иде.
— Бер үк ватаннын тулы хокуклы гражданнары бит без. Ничек инде моннан барып, үзебезнен илнен шәһәрен бомбага тоталар? Балалар өстенә граната ыргыталар? Бернинди гаепсез кешене кулга алып юк итәләр? — диде Әминә.
— Сугыш... — диде Мансур Хуҗиевич.
— Кем белән? Үзебезнекеләр беләнме? Үз шәһәрләре өстенә бомба яудырган ил җитәкчеләрен кем дип атарга?
Әминә тикшерүчегә төбәлгән, гүяки акылга сыймаслык бу золымда анын да гаебе бар иде. Мансур Хуҗиевич күн перчаткаларын каккалап, тамагын кырып куйды. Чечен хатыны каршында моны анлату читен иде. Әминә Әнисәгә таба борылды. Йөзе ачылып, тавышы ягымлыланып китте.
— Улыгыз русча укый аламы?
— Беренче класста рус теле керә иде. Аннары ике ел укырга йөри алмады, мәктәпләрне бомба ташлап шартлаттылар бит...
— Әйдәгез, болай итик әле. Бездә балалар өчен китаплар, альбомнар, буяу-карандашлар, уенчыклар бар. Улыгызга кирәкне сайлап алырсыз. Бигүк затлы булмаса да, киемнәр дә табылыр. Сез борчылмагыз, безгә кеше өстеннән төшкәнне генә түгел, өр-яналарны, сатылып бетмәгәнне дә китерәләр. Менә шушы абый кебек химаячеләр, — дип Вәлитов тарафына күз сирпеп алды ул. — Дөге, ярмалар, он бар. Хәзер үлчәп бирерләр. Иртәгә төштән сон килегез, анарчы мин кайбер кешеләр белән сөйләшеп куярмын: улыгызга кирәкле дарулар бар микән, булмаса, табу ягын кайгыртырбыз. Сезне унайлырак тулай торакка урнаштырып булмасмы... Әйдәгез, күрше бүлмәгә озатып куям...
Шулай сөйләнә-сөйләнә чечен хатынын җитәкләп алып чыгып китте ул.
Тикшерүче як-ягына каранды.
КӨМЕШ БИЛБАУ
59
— Сезнен монда тыгынрак икән, — диде ул борылып кергән Әминәгә. — Президент званиесендәге җитәкчегә лаек кабинет димәс идем. Ә үзегез килгән бер кешегә ярдәм итәргә алынасызмы? Сезне каян белеп килгән сон әле бу хатын?
— Узган елны өч тапкыр Чечняга гуманитар ярдәм илттек бит. Шунын хәбәрен ишеткән.
— Күп идеме инде ул ярдәм?
— Колоннабыз зур иде. Азык-төлек, кием-салым, төрле кирәк-ярак, дарулар төялгән сигез фура...
Әминә, мавыгып китеп, дәртләнеп мактана башлагач кына коридордан карлыккан тавыш анын сүзен бүлде:
— Мохтаҗларга ярдәм моннан өләшенәме?
Ишек янында сынын бөгә төшеп сәер кыяфәтле бер ир заты басып тора иде. Сырган чалбар, таплы бушлат, кирза ботинкалар, постау бүрек кигән. Саргылт төк баскан арык чыраена караганда, утызлар тирәсендәдер, әмма яшькелт күзләренен карашындагы өметсезлек аны картайта иде.
— Керегез, — диде Әминә җитдиләнеп. — Сез кем сон?
— Милиция майоры Востряков!
— Кем-кем?
— Милиция майоры... Вакытлыча эшсез калдым...
Төрлесен ишетеп, төрле адәмнәрне күргән Әминә хәйран иде. Ул, ярдәм сорагандай, Вәлитовка күз салып алды, теге ишеккә аркасын куебрак борылган, карашын өске дугаланып уелган тәрәзәгә төбәгән иде. Әйтерсен лә, үзен танытмаска тырыша.
— Без фәкыйрьләргә, ятимнәргә, гарип-горабага ярдәм итәбез, — диде Әминә. — Ә сез кем турында сөйлисез? Ялгыш килмәдегез микән?
— Үземне әйтәм! Әллә башымны элмәккә тыгыйм микән? Өйдә хатыным ими баласын тотып ач утыра... Үземне беркая эшкә алмыйлар!
Востряков сөйләгән саен гасабилана, хәтта ярсый бара иде.
— Туктагыз әле... Утырып сөйләгез. Ни булды?
— Бер атна элек кенә колониядән чыктым...
Ир затынын бутала-тотлыга сөйләгәннәреннән шул анлашылды: милициядә эшләгән җиреннән җинаятьчел төркем белән бәйләнешкә керүдә, кеше үтерүдә гаепләнеп хөкем ителгән дә, бер ел элек колониягә озатылган булган икән. Менә хәзер чын җинаятьчеләрне тапканнар, моны аклаганнар, иреккә чыгарганнар.
— Бәхетегез бар икән! Котлыйм!
— Ниткән бәхет ди ул? Суд милекне конфискацияләргә дип карар чыгарган иде. Кулга тотарлык бөтен нәрсәне алып чыгып киткәннәр. Мин колониядә чакта хатыным күз кунарлык киемнәремне сатып бетергән...
— Хәзер инде, аклангач, әйберләрегезне кире кайтарып бирергә тиешләрдер бит?
— Аларнын кайсын кая пыран-заран китереп бетергәннәр инде!
— Акчалата бирсеннәр сон!
Ир заты Әминәнен ангыралыгына гаҗәпләнгәндәй, тынып торды.
— Хөкүмәттән акча дәгъвалап йөрүнен ни икәнен белмисезме әллә? Айларга, елларга сузыла ул. Анарчы ничек яшәргә?
Әминә анын кыяфәтен баштанаяк күздән кичерде. Алмаслар шул, төрмә кошы икәнлеге әллә каян күренеп тора.
— Бездә кием-салым бар-барын. Тик менә сезгә яраклысы табылыр микән? Күреклерәк булсын иде бит...
Көтмәгәндә Мансур Хуҗиевич телгә килде:
— Килешле костюм кирәк. Тукымасын табып булыр иде дә бит, тектерү яклары ничек сездә?
Востряковнын чырае яктырып китте, сыны турайды.
— Хатын тегә минем! Ательеда эшли иде!
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
60
— Күксел габардин. Өч метр. Ярардыр бит?
Востряков сөнеченнән нишләргә белми, шул ук вакытта ышанып та җитми иде кебек.
— Сездә шундый товарлар да өләшәләрмени? — диде ул шаккатып.
— Җайлы чакка туры килдегез бит, — диде Әминә. — Бай химаячегә тап булдыгыз.
— Аны ничек алырга сон?
— Иртәгә шушында килегез, — диде Мансур Хуҗиевич.
— Әйткәннәр иде аны... Ышанмаган идем, — дип таптанды Востряков.
— Кем әйтте? Ни дип?
— Күрше карчыгы. Анын кырык яшьлек инвалид кызы, караваты ватылып, аягын сындырган. Янасын алырга хәлләреннән килми, ике ай идәндә ятты бичара. Зарын сезгә сөйләгән икән, узган атнада карават та, матрас-җәймәләр дә китерделәр, дип сөйләде. Куанычы эченә сыймый. «Бар шунда, хәленә керми калмаслар», дип ул үгетләп җибәрде.
— Ә бүген ярмалар алып китегез. Төрлесеннән. Тары ярмасы, борчак, манный, он... Әйдәгез.
Әминә кире әйләнеп кергәндә, Мансур Хуҗиевич уйчан, гаҗәпләнгән кыяфәттә иде.
КӨМЕШ БИЛБАУ
3. «К. У.» № 11 61
— Каян алып бетерәсез сон сез бөтен кешегә кирәк нәрсәне?
— Ә сез менә костюмлыкны каян алмакчы?
— Кибеттә товар юк чакта хатын кайдадыр юлыккан да алган иде. Ә минем нәкъ шундый костюмым бар. Ята иде шунда.
— Караватны да сезнен кебек бер игелекле җан бирде. «Яшьләр үзәге »нен кунакханәсе бар бит. Шунын директорына бардым. Башировны беләсез микән... Шуна үтенеч язган идем. Башта үзе барып караган, аннары караватын да, башкасын да илттергән...
— Мондый эшне хөкүмәткә йөкләргә ярамый, — диде Мансур Хуҗиевич уйланып. — Боларны фәкать сезнен кебек җәмәгать оешмалары гына башкара ала...
Аннары бераз тынып торды да:
— Сез теге кәгазьне бүгеннән юк дип санагыз, — диде.
— Нинди кәгазьне?
— «Подписка о невыезде» дигәнне. Барыгыз кирәк җирегезгә... Мин дә сезгә ярдәм сорап килдем бит әле. Кире бормассыз, дип өметләнәм.
— Кушыгыз гына! Кулдан килгәннен бөтенесен эшлибез!
— Хастаханәгә барып, Нуриев белән сөйләшергә кирәк.
— Хәле яхшыра, дигәннәр иде бит!
— Аныкы яхшыра. Ә менә безнен хәлләр бер килеш тора. Чөнки ул сорауларга җавап бирүдән баш тарта. Бәлки, сезне тынлар?
— Ә хатыны?..
— Луиза Радиковнаны борчу урынлы булмас, дип уйлыйбыз. Аннары шунысы: Төркиядә иде бит ул. Ә сез монда, стена аша гына булгансыз. Бер генә сорауга җавап кирәк: ул кичне Нуриев кайда булган, кемнәрне күргән, нәрсә ашаган һәм эчкән.
— Нишләп бер генә дисез? Өч булды бит инде...
— Кәм ничек ул сезнен йорт янына килеп егылган. Моны фәкать сез генә әйттерә аласыз.
— Нишләп мин генә?
— Нишләп икәнен үзегез белмисезмени? — дип, куе кашлары астыннан кистереп карады тикшерүче. Әминә дәшмәгәч, сүзен дәвам итте:
— Бүген шәһәр советында зур җыелыш, көн тәртибендә Төркиягә барып кайтунын нәтиҗәләре дигән пункт та бар. Луиза Радиковна чыгыш ясаячак. Димәк, ул аннан китә алмый. Бик җайлы вакыт. Баш врачка әйтелгән, сезне борчымаслар, иркенләп сөйләшерсез. Хәзер үк кузгалсак, яхшы булыр иде.
— Әгәр... мин барырга теләмәсәм?
— Ул чакта... бик каты үгетләргә туры килер. Ничек тә күндерергә.
— Әгәр күнмәсәм?
— Сез депутат түгел бит... — дип көлемсерәде Мансур Хуҗиевич. — Закон кушканча сөйләшеп була!
— Ә депутат белән закон кушканча сөйләшеп булмыймы?
— «Депутатская неприкосновенность» дигәнне беләсездер бит. Шулай булгач, өстәгеләр безгә карышса да үтеп китә, ә гади гражданнар ярдәм итәргә бурычлы.
Әминә авыр сулап торып басты.
— Бер шартым бар, — диде. — Анда барганчы өйгә сугылып чыгарга кирәк булыр...
* * *
Ишек ачылуга ак җәймә белән капланган ятактан торып басты ул. Йөзендә гаҗәпләнү чагылды. Аннары гүяки болыт күләгәсеннән кояш чыктымыни: ирен читендә сөйкемле чокыр пәйда булды, күзләрендә таныш очкыннар кабынды, хәтта чәчләреннән нур сирпелде кебек. Кайчандыр, патша сарайларыннан да күренмәс әкияти манзара балкыган зур тәрәзә каршында, зиннәтле бүлмәдә, затлы нигъмәт тулы табын янында ул шушындый иде. Шулхәтле якын, шулхәтле газиз, үз тәненнен-
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
62
җаньщнын яртысы... Ул кочагын җәйде, Әминә, кулларын сузып ана таба атлады, башын күкрәгенә салды. Күнелен әйтеп бетермәслек куаныч биләп алды. Ул терелгән, үзгәрмәгән, һаман элеккечә!
— Әллә төш күрәм инде, — дип анын башын сыйпады Әмир. — Каян белден минем сине көткәнне?
— Үзем сагынып килдем...
— Мин чакырдым сине. Теге чактагы кебек. Хәтерлисенме, бию кичәсендә...
— Мин үзем бардым!
— Юк, мин чакырдым!.. Ә теге кичне син чакырган иден... Чакырдын, килдем... Ә син чыкмадын... Газаплама мине...
Әмир кайнар пышылдап бер кулы белән аны күкрәгенә кысты икенче кулы белән баш артыннан чәчен авырттырып умырып тотты да, үзенә тартты. Бу авырту шулкадәр татлы иде!..
Шул мизгелдә Әминәнен колагын өтеп бер пышылдау килеп иреште: «Мин сина ышанам... Онытма мин барын!»
Ул ике учын Әмирнен күкрәгенә терәп, артка каерылды, борылып ишеккә карады. Аны кочкан куллар йомшап киткәндәй булды.
— Кем бар анда?!
Әминә чәчләрен рәтләде.
— Әмир! Ниләр булды ул кич?
— Дөресе шул: мин сине шундый сагындым, түзәр хәлем калмаган иде...
— Ә килер алдыннан кайда булдын? Кемне күрден?
— Шуны сорарга килденмени?
— Мансур Хуҗиевич, тикшерүче, зарлана. Кем кыйнаганын әйтмисен икән. Аннан алда ниндидер ярамаган нәрсә эчкән булгансын...
Әмирнен йөзе сүрелде, күзләрендәге очкыннар юкка чыкты.
— Милициягә ялландынмы әллә?
— Җинаятьчеләрне табып, утыртырга кирәк бит!
— Кемгә кирәк? Ниндидер милиционерны начальнигы мактасын өченме? Кысылмаган җирен юк!
Әминә башын иде. Калтыранган куллары белән сумкасынын биген ачты. Ул анда бер-ике алма, әфлисун салган иде. Хастаханәгә күчтәнәчсез бармыйлар бит инде. Ләкин аларны биреп булмый иде... Капшанып сумка төбеннән көмеш билбау тартып чыгарды.
— Минем моны кияргә хакым юк инде...
— Куй шунда, — диде Әмир, башын читкә борып. Әминә бер-ике адым алга атлап, билбауны ак чүпрәк белән капланган тумбочкага куйды.
— Сина тагын бер сүз әйтәсем бар иде. Теге чакта... тынлар хәлдә түгел иден...
— Әйтергә иде. Авызына йозак салмаган...
— Нәммәсен сүз белән әйтеп бетереп булмый... Күз карашыннан анладым... Сина шулай җайлы булыр, дип уйладым...
— Кайчан синен мина җайлы эш кылганын бар? Мине кайгыртсан, улыбыз тупырдап үсеп килер иде инде!
— Ике улыбыз... — дип пышылдады Әминә.
— Әйе, агалы-энеле... Икәү дә, өчәү дә! Әйткән идем бит мин сина!
— Безнен игезәкләребез булырга тиеш иде... Кичер... Мин синен өметләренне аклый алмадым...
Әмир ятагына утырып, башын иде. Иннәре салынып төште...
...Сонгысын әйтмәскә кирәк булгандыр. Җан яраткан кешенен болай да сыкрап торган йөрәк ярасына ник инде учлап тоз салырга?
Әмма ул әйтте. Моннан ары беркайчан да чакырмасын һәм үзе дә килмәсен өчен әйтте моны Әминә.
КӨМЕШ БИЛБАУ
3.* 63
* * *
— Мансур Хуҗиевич? Исәнмесез. Сезнен белән депутат Нуриевнын ярдәмчесе Илзирә Хөснуллина сөйләшә. Әмир Солтанович сезнен белән очрашырга тели иде. Бүген сәгать өчтә килергә мөмкинлегегез булыр микән?
— Әмир Солтанович чакырганда мөмкинлек табарбыз инде.
...Затлы бина, мәрмәр идәннәр, кызыл паласлар сузылган баскычлар, җем-җем елкылдап янып торган алагаем зур бәллүр люстралар. Өстән-аска тавышсыз шуышып йөри торган лифтлар... Тыныч, буш, мәһабәт бина... Тормышнын түбән катламнарында күбрәк айкалырга күнеккән тикшерүче, мондый урыннарга килгәч, гадәттә фәлсәфи уйларга бирелеп ала. Бар бит кешеләр: эшкә дә театрга баргандай йөриләр. Андыйларга гадәти конторларга төшеп утырунын фаҗигагә әверелүе гаҗәпмени?
Пыяла куышта актан киенгән милиционер утыра иде, тикшерүчене күргәч, торып басты.
— Тынлыйм сезне!
Җавапны тынлагач, телефон трубкасын күтәреп шалтыратты да:
— Хәзер төшеп алырлар, — диде.
Баскыч борылышында ак якалы зәнгәр күлмәк кигән, көлсу чәчен күпертеп куйган, урта буйлы, нечкә билле хатын-кыз күренде. Утызлар тирәсендәдер. Буй-сыны ыспай, ә менә төскә-биткә уртача: борыны юка, җеп кебек сызылып каралткан кашлары астыннан күзләре сагаеп, эчке курку белән карый, нык кызартылган иреннәре көчәнеп елмая. Сөйкемлелек җитми ханымга. Ә бәлки, туташкадыр? «Ялгызга охшаган, мөгаен, баласы да юктыр», — дип нәтиҗә чыгарып куйды тикшерүче.
— Исәнмесез. Рәхим итегез, Әмир Солтанович сезне көтә, — диде хатын тавышына мөмкин кадәр бал өстәргә тырышып.
Тыштан да, эчтән дә елкылдап торган тимер лифтта өскә күтәрелделәр, сары каймалы кызыл келәмгә тавышсыз басып, коридор буйлап үттеләр, алтакталар эленгән ишекләрнен берсен ачтылар. Алгы бүлмә буш иде, эчтәге ишеккә беркетелгән алтактага «Россия Дәүләт Думасы депутаты Нуриев Әмир Солтанович» дип язылган.
Зур бүлмәнен түрендәге өстәл артыннан йомры җирән башлы, текә муенлы, кин җилкәле ир кеше торып басты.
Ике атна элек кенә ул шәһәрнен ин хәерче хастаханәсендә, башы марляга уралып, телсез-хәлсез яткандыр дип кем уйлар?
«Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи», — диләр тагын. Сафсата! Тәмле-сыйфатлы ризык белән тамагын туйдырып, юындырып-кырындырып, шушылай ыспай киендереп, ислемай сибеп, шушы урындыкка менгереп утыртсан, дүрт саны төгәл, мие череп акмаган теләсә кайсы бәндә егет солтаны булып күренәчәк!
Мансур Хуҗиевичка исә бу адәм хастаханә ятагында чакта күнелгә ятышлырак тоелган иде. Гадирәк, эчкерсезрәк кебек.
Хәзер исә ялтыравык кин өстәл ике араны атлап үтеп булмастай итеп бүлеп куйган иде кебек.
— Узыгыз, уз!— дип, ике кулын сузды Нуриев. — Менә монда утырыгыз! — дип, ян өстәл кырыендагы урындыкка күрсәтте. Шулай итеп, ике арада дистанция калдырды. Дустанә сөйләшергә теләгән начальниклар, кагыйдә буларак, урыннарыннан күчеп, каршыга утыралар. Ә бу алай итмәде.
— Рәхмәт инде сүз тыңлап килүегезгә, — диде. — Повестка белән үзегезгә чакыртсагыз да бернишли алмас идек.
— Сезне болай гына чакырып булмый, — диде чак кына көлемсерәп Мансур Хуҗиевич. — Адвокатыгыз телефоннан шалтыратып, ник борчыйсыз андый зур кешене, дип кызыксынса гына инде.
— Не-һе, — дип, бармаклары белән җирән бөдрәләрен тузгытып, көлеп куйды
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
64
Нуриев. — Кайларда гына йөрми, ниләр күрми ир-егеткәй белән ат башы... Җырда да җырлана, бит... Малай чакта ук шактый кыен ашаган булды... Андыйларны тикшерә китсәң... Сезгә дә эш күптер.
— Буш тотмыйлар.
— Төркем-төркем бандалар оешып, Казанны бүлешеп бетерделәр, дигән сүзләр йөри. Исемнәрен дә атап әйтәләр: «Жилка», «Квартал», «Перваки»... Әле анда бер өере кәбахәтләрчә үзен даһи шагыйребез Нади Такташ исеме белән атаган, диләр... — Бу урында Нуриев йөрәге әрнегәнне белдергәндәй көрсенеп куйды.
— Шагыйрьнең үзе түгел, урам исеме белән. Яшәгән җирләрендә укмашалар, шуңа карап төркемнәренә кушамат тагалар, — дип аның сүзен җөпләде тикшерүче.
— Кайчан шуларга чик куелыр инде! Балаларны урамга чыгарырга куркыныч! Күптән тамырларын корытырга кирәк!
— Ил болганып, дәүләтнең нигезе какшаганда, җинаятьчеләр азына шул инде. Андыйның тамырына чабар өчен балтаның үткен, нык булуы кирәк. Хакимият кулындагы балтаның диюем. Җинаять өчен гадел җәза бирелергә һәм ул котылгысыз булырга тиеш. Сез бирәсез безгә коралны, ә бездән аны дөрес куллану таләп ителә!
Нуриев, тикшерүченең карашыннан күзләрен яшергәндәй, өстәлендә яткан газеталарны тәртипкә салгандай итенде.
— Таләп куючылар табылыр анысы... Минем сезнең белән конкретрак сөйләшәсе килгән иде. Бу... хастаханәгә эләгүем мәсьәләсендә... Җинаять эше ачуга ук барып җитмәгәндер шәт?
— Ә сез ничек уйлыйсыз! Дәүләт думасы депутатын эштән чыгарып кыйнап ташлаганнар. Мөгаен, үтерергә теләгәннәрдер. Покушение на убийство. Уголовный кодексның утызынчы статьясы. Депутатка һөҗүм — аеруча куркыныч җинаять. Ул ачылмый калырга тиеш түгел. Төптәнрәк уйлап карагыз әле: нинди дошманнарыгыз бар?
— Бәреп үтерергә ажгырганнарын белми идем әле моңарчы...
— Әгәр дә сез гади генә сорауларга җавап бирергә риза булсагыз, бу очракта безнең эш күпкә җиңеләер иде.
— Сорагыз — җавап бирәбез...
— Сез берәр төрле психотропный препарат кулланмыйсызмы?
— Наркоман димәкчеме әллә мине?
— Нәрхәлдә каныгызда билгеләре табылган бит... Анализлар шуны күрсәтә...
— Анализ ни күрсәтмәс... Хатын командировкада иде. Бала әбисендә. Өйдә ялгызым... Яшереп булмый, бераз салып та куелды. Суыткычта барын капкаладым. Текиласы, мангосы, помидоры, колбасасы бергә кушылган. Анализ ясаганда ул җәһәннәм катнашмасы нинди булып күренмәс?
— Берәр төрле дару да эчмәдегезме?
— Дару?.. Күмер төймәсеннән башка нәрсә капканым да юк. Анысы да алай-болай ашказаны үзен сиздергәндә генә. Хәзер дә бар булганы менә шушы.
Шулай дип, Нуриев өстәл тартмасыннан өч-дүрт дару кабы чыгарды.
— Бирегез әле! — дип кулын сузды тикшерүче.
— Нәрсәгә ул сезгә?
— Экспертиза ясатырбыз.
— Анысы ник кирәк тагын? Язуы өстендә бит. Ни икәне болай да мәгълүм.
Шулай дип, Нуриев капларны кире тартмага салды.
— Сез аларны күптәннән эчәсезме?
— Әйтәм бит, анын ишене гомер капкан юк иде. Сихәтләнеп бетү өчен кирәк дип, табиблар әле бирде.
— Башка берәр кеше кулыннан дару алып капмадыгызмы?
— Томана карчык түгел лә мин теләсә кемнән дару сорап йөрергә... Хаста да түгел.
— Бәлки, үзегезгә сиздерми генә эчергәннәрдер?
КӨМЕШ БИЛБАУ
65
Нуриев ана шаккатып текәлде:
— Кемнәр? Ник?
— Экспертлар әйтүенчә, андый матдәләрне кайбер им-томчылар да кулланалар икән. Әйтик, берәр чирдән дәва дигән булып. Кемдер бозган, сихерләгән, күз тидергән, шуны кире кайтарырга ярдәм итә дип. Яисә сөйдергеч рәвешендә...
Сонгы сүзләрдән Нуриев дертләп китте.
— Мина сөйдергеч эчергәннәр, димәкчеме әллә сез ? Ходай язмаганны...
— Кызганычка, каршы, андый хәлләр булгалап тора шул. Табындашларыгыз кемнәр...
Нуриев сорауны тынлап бетермәде.
— Нинди табындаш! Өйдә берүзем идем дидем бит.
— Ә бәлки, хатыныгыз китәр алдыннан суыткычка куеп калдыргандыр? Шул ук текилага кушып, мәсәлән?
— Луизамы? — Нуриев башын чайкап куйды. — Юк инде, ана кагыла алмассыз. Ул кадәресенә юл куеп булмас. Текиланы мин шул көнне алып, кесәмә салып кайттым.
— Димәк, сез кичен өегезгә кайтып, текила эчкәнсез, авокадо белән помидор ашагансыз. Аннары төнгә каршы өегездән чыгып киткәнсез. Җәяү... Ник персональный машинагызны чакырмадыгыз?
— Кая чыгып киткән?.. Беркая да китмәгән...
— Алайса ничек сон Мусинанын тәрәзә каршына барып чыктыгыз?
— Шул текила галәмәтедер инде. Әйтәләр аны, урыс аракысыннан яхшысы юк дип... Нәфес бит, төрлесен татып карыйсы килә. Тәмам башны бутаган. Ник чыгып киткәнмен, кая барганмын — берни хәтерләмим...
— Ярый әле, шунда егылгансыз. Башка җирдә булса, бәлки, игътибар да итмәсләр иде. Карда озак ятып каты салкын тигезүегез ихтимал булган. Ә бәлки, Алла сакласын, бөтенләй уянмаска... Мусина коткарды сезне. Бер генә дә түгел, ике тапкыр.
— Нишләп ике?
— Сезне тәрәзәсеннән күреп, «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыраткан — бер. Кемлегегезне ачыклар өчен аны чакырырга туры килде. Ул сезне таныды — бусы икенче.
Тикшерүче депутатка сынап текәлде. Әминәнен аны күргәч ничек үксеп елаганын әйтергәме? Үз-үзен белештермичә, кулларын үбә-үбә ничек өзгәләнгәнен? Менә хәзер өстәлдәге газета битләрен актаргалаган тынгысыз бармакларны... Нуриевнын карашы каядыр почмакка төбәлгән, чырае агачтай җансыз кебек иде. Юк, хискә бирелүчән, нечкә күнелле хатыннын ул чактагы хәлен бу минутта сөйләп утыру урынлы булмас. Әмма бу кеше анын йорты турына очраклы гына барып чыкмаган, һич юк!
Тикшерүче башлаган сүзен дәвам итте.
— Унбишенче хастаханәдә билгесез сукбай булып ятсагыз, ничек дәваларлар иде дә кайчан сихәтләнер идегез әле. Мусина кемлегегезне әйткәч, сезне шундук махсус клиникага күчерделәр. Ә анда нинди аппарат, дару кирәк, һәммәсе бар. Теләсә кайсы профессорны чакырып китерәләр...
Нуриевнен чырае агарынып китте:
— Миннән сорамадыгыз бит кемне кая алып килергә. Анысы инде сезнен эш... Җинаятьне тикшерүдә үз фаразларыгыз бардыр.
— Фаразлар бар. Сезне урам бандитлары кыйнагандыр, дигән фикер, мәсәлән. Җинаятьнен бердәнбер шаһиты — сез. Алар ничәү иде, кыяфәтләре, киемнәре, йөз чалымнары. Ни дип килеп бәйләнделәр? Кулларында берәр төрле әйбер бар идеме?
— Әйттем ич инде, хәтерләмим, дип. Бу очракта минем үз фаразым бар.
— Нинди инде ул? Бәлки, безгә дә әйтерсез?
— Машина бәргәндер, дип уйлыйм...
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
66
— Ләкин судмедэксперт әйтүенчә...
— Ә минем белүемчә, — дип анын сүзен бүлдерде Нуриев, — җинаять эше кузгатыр өчен каза күргән кешенен гариза бирүе зарур. Минем андый гариза биргәнем юк. Ә бәлки, урам баганасына башымны үзем бәргәнмендер! Текила галәмәте тәэсирендә! Психотропный дигәнегез дә шулдыр әле, мөгаен!
— Ә үзегез җинаятьне тамырыннан корытуны таләп итмәкче, — диде, теше сызлагандай чыраен сытып, тикшерүче. — Таптап-изеп ташлаган адәм актыкларыннан үч аласыгыз да килмимени сон?
— Бөтен эшегез мина килеп терәлгәнме әллә? Бандитларын да, төркемнәрен дә белеп торасыз лабаса. Мин төртеп күрсәткәнне көтеп тормагыз, җыештырып алыгыз да ябып куегыз! Халыкнын җаны тынар иде!
— Ябып куяр өчен суд карары кирәк. Суд булсын өчен җинаятьне исбатларлык дәлилләр кирәк. Вещдоклар. Күргән-белгән кешеләрнен шаһитлык итүе. Әгәр дә безнен гражданнарнын һәркайсы, намусы кушканча эш итеп, күргәнен-белгәнен ихластан сөйләсә, хулиганнар, бандитлар бу хәтле котырына алмас иде. Кыйналганы да, таланганы да курка. Судка барып шаһитлык кылсам, йә үземне, йә баламны үтерерләр дип котлары оча. Бер янагына суккач, икенчесен куеп тора дигән сүз бар бит. Күпчелек шундый. Мин инде сезне андыйдыр дип уйламаган идем. Куркак диясем килми... Мондый очрак белән бәйләп, матбугатта исемегезне чыгарасыгыз килмидер, бәлки?
— Ә сез менә шушы минутта бирегә, камераларын сөйрәп, «Эфир» журналистлары бәреп керүен теләр идегезме әллә?
«Эфир» телевидениесынын журналистлары чаялыклары, әрсезлекләре белән дан тота. Эләктерсеннәр генә! Бигрәк тә урысларга тел тидергән кеше килеп капса — кинәнәчәкләр. Алар каршында: «Текила эчкән идем, мием түнгән. Төн уртасында, «Кызыл Ай» җәмгыятенен җитәкчесе Мусинанын тәрәзәсе турына барып, башымны урам баганасына бәреп ярганмын...» — дип, лыгырдап утыра алмассын! Кара данынны миргә сибәчәкләр. Кеше күзенә күренерлеген калмас. Дөресен сөйләсән, бөтенләй адәм хуры булачаксын!
— Сонгысын әйттердегез инде, — дип дәвам итте Нуриев. — Ярылган баш ярылган, яралары төзәлгән. Үткәнне кире кайтарып булмый. Кемнедер утыртып куйганнан мина ни файда?.. Ирләр бит без, бер-беребезнен хәлен аңларга тиеш... Сул тарафка кыяклаган чакларнын да булуы ихтимал.
Нуриевнын чырае кинәт ятырып китте, ул тикшерүчегә якын, үз итеп, елмаеп карады.
— Нишләп әле без һаман минем хакта гына сөйләшәбез? Сезнең хәлләр ничек соң? Гаиләгездә иминлекме? Фатир яклары ничек? Милициядә хезмәт хакы ташка үлчим дип сөйлиләр. Думада да бу мәсьәлә күтәрелде. Берәр теләгегез, тәкъдимегез булса, әйтегез...
— Кызыксынуыгыз өчен рәхмәт. Өйдә иминлек әлегә. Урамнардан аермалы буларак... Ничек мин сездән ярдәм сорыйм, үзегез ярдәм итмисез бит, — дип борын астыннан әйтеп куйды да урыныннан кузгалды тикшерүче. — Китәргә мөмкиндер бит? Сау булып торыгыз. Тагын берәр тапкыр һөҗүм итсәләр...
Нуриевнын чырае каралып чыкты:
— Нишләп әле алар гел-гел мина килеп ябышсын?
— Үч алу максаты белән һөҗүм иткәннәрдер дигән фараз да бар бит. Башта җаен табып нәрсәдер эчергәннәр, аннары артыгыздан килеп...
— Андыйга бүтән юл куймассыз бит инде?
— Алар сорап тормый. Депутатская неприкосновенность дигәненә дә төкереп тә бирмиләр. Үз җилкәгездә татыдыгыз. Без генә якын килә алмыйбыз.
— Бөтен ышаныч сездә инде! — диде Нуриев йомшарып. — Мондый хәлләр турында бүтән сөйләшергә язмасын иде. Күнелле шартларда очрашып, җинүләрегез белән котларга насыйп итсен Ходай. Унышлар телим! Исән булыгыз!
КӨМЕШ БИЛБАУ
67
...Алгы бүлмәдә утырган зәнгәр күлмәкле хатын, тикшерүчене күргәч, аягүрә торып басты. Анын сөрмә тартылган соры күзләрендә сагаю, шөбһәләнү ярылып ята иде. «Ә бу хатын нәрсәдер белә бит... — дип уйлады Мансур Хуҗиевич. — Кызганыч, чакырып, сорашып булмаячак. Нуриев мона юл куймас, мөгаен. Кирәкмәгәнне әйтеп ташламагае, дип шикләнер. Куркыр өчен бардыр сәбәпләре...»
* * *
«Артыграк әйтеп ташладым, — дип уйлады Әмир тикшерүче чыгып киткәч. — Ул кадәр үк ачылырга кирәкми иде. Кем белә бит анын бу хәтле киребеткән икәнлеген. Казына да казына... Луизага барып ябышмагае!.. Алдыртырга кирәк аннан бу эшне. Алдыртырга да туктаттырырга...»
Шулай дип уйлап, өстәлендәге селектор аппаратынын төймәсенә төртте ул.
— Илзирә, кер әле.
Илзирә сискәнеп китте, сумкасыннан кечкенә көзге алып, агарынган чыраен карады, ак якасын төзәтеп куйды. Йөрәгенен тарсылдап тибүен басарга тырышты. Ни сөйләде икән анда тикшерүче? Ни әйтер хәзер ана хуҗасы? Әйе, хуҗасы... Эш буенча гына да түгел — җанынын, тәненен хуҗасы!
Ул, сугып җибәрүләреннән курыккан кебек куырылып, кабинет эченә атлады.
— Ни булды? — дип сорады Әмир, анын йөзенә карагач.
— Ә нәрсә?...
— Төсен качкан. Чирләмисендер бит?
— Башым авыртып тора...
Илзирәнен йөрәге тигезрәк тибә башлады: хуҗа тыныч күренә, әле генә чыгып киткән адәм ана андый-мондый хәвефле сүз әйтмәгән булса кирәк.
— Миндә баш даруы бар. Биримме?
— Рәхмәт. Мин... эчтем инде, — дип ялганлады Илзирә.
— Нишләп анда торасын? Якынрак кил. Утыр.
Илзирә әле һаман тынычланып җитә алмыйча, сагаеп кына ян өстәл кырыена барып утырды.
— Безнен монда үзгәрешләр булырга тора бит әле, — диде Әмир анын йөзенә туры карамыйча. — Үзен беләсен, гомер буе депутат булып булмас, алдагыны уйларга туры килә. Мине Мәскәүгә эшкә чакыралар. Мәдәният министрлыгына.
— Министр итепме?..
Илзирә хуҗасынын югары күтәрелүенә куанырга тиеш иде кебек, әмма анын тавышында хафалану чагылды. Әмир, карашын аска төшереп, башын селкеп куйды.
— Юк, милли республикалар буенча бүлек җитәкчесе итеп. Без монда... кинәштек тә... — Ул тел очына килгән «Луиза белән» дигән сүзне йотып өлгерде... — бу тәкъдимне кабул итәргә кирәктер, дигән фикергә килдек.
— Мәскәүгә китәсезмени? Кайчан?
— Министр кайчан приказга кул куяр... Монда сина да бер тәкъдим бар иде. Казансу арты районы мәдәният бүлегенен җитәкчесе Смирнованы министрлыкка алалар. Шунын урынына сине куйсак, ничек уйлыйсын?
Шактый югары урын, дәрәҗәле, тотрыклы. Алга таба үсәргә юллар ачыла. Бу инде сина «депутат ярдәмчесе» дигән вакытлы шөгыль түгел! Егерме тугыз яшенә җитеп, күзгә күренерлек бернинди эш майтара алмаган, шәһәргә дә күптән түгел генә килеп урнашкан кыз, мондый сүзләрне ишеткәч, сикереп торып, мен рәхмәтләр укырга тиеш иде. Әмма Илзирә кузгалмады, чырае ачылмады, киресенчә, күзләрендә сон дәрәҗәдә гаҗизләнү чагылды. Ничек була сон әле бу: хуҗасы Мәскәүдә яшәячәк, ә ул... монда каламы?
Әмир аны сүзсез анлады. Урыныннан кузгалып, янына килде дә иненә кулын салды. Илзирә анын беләгенә ябышты.
— Мин синсез яши алмыйм...
Әмир анын башын сыйпады. Хатыннын көлсу чәче лак белән катырылган иде, уч
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
68
төбен керләндергәндәй итте.
— Шулай шул инде ул, яратам дигәндә газапларына да әзер булырга кирәк... — диде Әмир ниндидер эчке бер мәгънә белән. — Мин синен төшеп калуынны теләмим. Аягында нык басып торсан иде. Алда ни булмас...
— Ташлама мине!..
— Казан белән Мәскәү арасы ул хәзер ике урам арасы кебек кенә. Самолетлар очып тора, поездлар йөреп тора.
Илзирә аягына басып, аны үбәргә үрелде. Әмир сак кына читкә этәрде.
— Сабыр... Ни булды әле сина? Эш урынында ярамаганын беләсен ләбаса. Монда син фәкать депутат ярдәмчесе генә. Калганы кеше күзеннән читтә!
— Бүген кил, яме? Килми калма!
— Бүген булмас. Районнан кунаклар килә.
— Ә иртәгә?
— Иртәгәсен карарбыз. Мин хәзер китәргә тиеш. Шоферга әйт әле, әзер торсын.
Илзирә чыгу ягына борылгач, Әмирнен йөзе кырысланып, карашы катыланып китте. «Сөям» дигән була үзе. Сөю түгел, саташу бу! Сөйгән ярына теләсә нәрсә эчерәләр димени?»
Тикшерүче «психотропный препарат» дип атаган нәрсәне анын бокалына фәкать шушы хатын гына сала ала иде.
Кичне ул анын янында үткәргән иде шул. Әйе, текила эчтеләр, табында авокадосы да, помидоры да, тагын төрле тәм-том бар иде. Кәеф күтәрелеп, тамак туйгач, Әмир гадәттәгечә аны, биленнән кочып, үз янына диванга тартырга тиеш иде. Әмма ана әлләни булды. Күз алдын томан сарды, колагында көлү тавышы янгырады: «Ха-ха-ха! Ха-ха-ха!» Кин Идел, яр читендә ялгыз өянке, комлыкта баш очына зәнгәр йөзгечләр күтәргән кыз... Анын Югары Совет бинасы янында, зәнгәр чыршылар янәшәсендә, курткасынын чабуын ачып, көмеш билбавын күзгә ташланырлык итеп күрсәтеп, басып торган чагы...
«Мин сине шундый сагынды-ы-ым!...» — дигән тавыш ишетелде ана.
«Киләм! Хәзер киләм!» — дип җавап бирде Әмир күнеленнән.
— Син кая? — дип, анын җиненә ябышты Илзирә.
— Онытып җибәргәнмен... Килергә тиешләр бит мина...
— Кая, озатып куям...
— Озатмыйсын беркая да... Кайчаннан бирле син мине җитәкләп йөри башладын әле...
Урамга чыккач, узып барган «Жигули»ны туктатты да:
— Четаев урамына, — диде ул.
Каян белде икән ул Әминәнен кайда торганын? Ник кирәк иде ул ана? Ләкин белә иде, кирәк иде. Анын дөньяда яшәгәнен белеп торырга кирәк иде. Рәхәт яшәгәнен...
Алай да бу теләк, бу хис күнелнен ин тирән бер почмагына кереп поскан иде бит инде. Бөтенләй сүнгән, көмеш билбаулы кыз тәмам онытылган кебек иде. Ничек болай ялкын теле кебек үрләп чыкты да тәкатьсез итте сон әле ул? Хәзер менә шушы минутта аны иннәреннән кочып, күкрәккә кысасы килә... Алтын кысалы күзлеген салдырып, мөлдерәгән күзләренә карап: «Ничек яшисен минсез? Бәхетлеме син? — дип сорыйсы килә. — Мин бүләк иткән көмеш билбауны киясенме?»
Машинадан урам чатында төшеп калгач, кыр-кырыйларына тездән югары итеп кар өелгән юл буйлап, тар аулак урамнан бераз барды да, туктап өченче каттагы тәрәзәгә төбәлде ул. Алтынсу пәрдәләр аша йомшак яктылык сибелә, ана берәүнен янган йөрәгеннән ургыган ялкыннын шәүләсе дә кушылган кебек иде. Менә ул пәрдәне ачып карар. Күрер һәм... Әмир ана әйткән иде бит, күзләрем лазер кебек, шунын нурлары белән сине чакырдым диеп... Хәзер дә чакыра. Ул сизәр, йөгереп чыгар...
Каршы йорт артыннан биш-алты ир заты килеп чыкты. Кычкырып сөйләшүләренә һәм кулларын йогышсыз болгауларына караганда, яшьләр иде болар һәм салмыш
КӨМЕШ БИЛБАУ
69
иделәр булса кирәк. Мөгаен, сыраны артыграк чөмереп җибәргәннәрдер.
— А этот дядька что тут делает? Бу абзый нишли монда?
— Күзгә чалынганы юк. Безнекенә охшамаган.
— Клевый такой! Портфель тоткан!
— Глянь, это же депутат!
— Күзенне ачыбрак кара! Каян килсен монда депутат? Кайчан күрден? Бер шешәдән сыра чөмердегезме әллә?
— Листовкаларда анын чырае иде!
— Нинди листовкаларда?
— Сайлаулар алдыннан... Минем әни баганаларга ябыштырып йөрде... Төргәге белән өйгә алып кайта иде... Эшсез өйдә ята бит... Ә бу тип листовка тараткан өчен акча түли...
— Әһә, акчасы күп, димәк!
— Долларлары диген!
— Депутатларда бабло күп! Бир әле, абзый, портфелеңне! — дип дипломатка ябышты берсе.
— Анда акча юк. Кесәдәгәсен хәзер бирәм, шауламагыз... — дип, сул кулындагы дипломатын ычкындырмаска тырышып, уң кулын пальтосының эчке кесәсенә тыкты Әмир.
Әмма тегеләр тынычланырга уйламыйлар да, аны уратып алып, таптаналар иде. Тәрәзәдән төшкән яктылыкта Әмир аларны бик яхшы хәтерләп калды. Бигрәк тә берсен. Бүре карашлы, кыек борынлы, киң чырайлы, уналты- унжиделәр тирәсендәгесен. Сул кашы җөйле — бокс белән шөгыльләнәдер дә, шунда бәреп ярганнардыр. Урам хулиганнары, идән асларында спорт бүлмәләре ясап, тәннәрен ныгыталар, йодрыкларын чарлыйлар... Бу да шундыйлардан иде, мөгаен... Әмиргә ул беренче булып сукты....
...Тик моны тикшерүчегә әйтергә ярамый. Чөнки бер әйтү белән генә бетмәячәк, кат-кат кабатларга мәҗбүр итәчәкләр: прокурорга, адвокатка... Суд каршына бастырып... Аннары, мөгаен, журналистлар килеп бәйләнер... Алар инде төбенә төшми калмаслар: кайда идең, кем белән идең, кая бардың, ник бардың...
Телеңне тыярга туры килә. Алар каршында гынамыни?
Бәясе өч тиенгә тормаган менә шушы томана хатын алдында да уйлаганыңны әйтеп булмый. Югыйсә:
— Во-он! Күземә күренәсе булма! — дип кычкырырга тел кычытып тора да бит...
Баштук бәйләнергә кирәк түгел иде. Якын китермәскә иде. Ләкин...
Бу очракта да бәгырь парәсе, йөрәк ярасы сәбәпче булды...
Сайлауда җиңүгә ирешкәч, ничек канатланып кайткан иде ул Казанга! Сөйгән ярының да дөньясы түгәрәк, күңеле күбәләк икәненә бер шиге дә юк иде...
Ә ул, бергәләп шатланасы, очынасы урында, аның куаныч балына дегет салды...
Тулай торак янындагы беседкада үз-үзен белештермичә Әминәнең яңагына сукканнан соң, Әмирнең хәле бик яман иде. Күк биеклегендә өермәгә юлыгып канаты каерылган, упкынга убылган бөркет үзен шулай хис итәдер... Юанырга кирәк иде аңа, онытылырга кирәк иде. Ләкин ничек?
Фатирына кайтып керүгә ул, нишләгәнен белештермичә, телефонга ябышты.
— Кил! — диде.
— Кая?
— Казанга. Адресны беләсең.
— Ничек? Төн уртасындамы?
— Ярдәмчемме син минем, юкмы? Миңа ярдәм кирәк! Шушы минутта!.. Юлда машиналар йөреп тора. Биш сәгатьтән көтәм!
Илзирә чыннан да ул әйткән сәгатьтә килеп җитте. Иртәнге биш иде бу, күңелнең аеруча нечкәргән, тәннең сусаган чагы.
Ниндидер сүзләр әйтелде бугай, истә калмаган. Әмирнең тәненә
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
70
— бушану, рухына ирлеген раслау зарур иде.
Ә Илзирә мондый сәгатьләр турында күптәннән хыяллана иде инде.
Шуннан соң алар әледән-әле очраша торган булып киттеләр. Луиза
— әхлак иясе, туйга кадәр үзенә якын китерә торган түгел. Әмир кебек таза, дәртле егетнең хәлен аңламый да, кызганмый да.
Бу очракта Илзирәнең кул астында булуы бик уңайлы килеп чыкты. Ул инде студент чагында үз-үзен онытыр дәрәҗәдә гашыйк булган, егетен кызганган, аның хәленә кергән. Егет хәленә кергән кыз белән ни буласы билгеле... Аннары тормыш сукмаклары аерылу да гадәти күренеш...
Хәзер ул ирекле, ни кыланса да килешә, берәүгә дә зыян салмый. Ара- тирә очрашып сөешү икесенә дә бик рәхәт һәм кирәк иде, Әмир өйләнгәч тә бу шулай булып калды. Ахыр чиктә Луизанын да йә җаваплы эштән арып кайткан, йә вакытсыз чагы... Нәрсә күп сөйләп торырга: югарыга күтәрелгән шәхеснен сөяркәсе булу — бик тә табигый, бу гамәл анын ирлек абруен күтәрә. Әхлак ягыннан карасан да гаепләп булмый: мөселманга дүрт хатын фарыз! Күпләр шулай дип саный.
Саграк булырга гына кирәк: алай-болай бала табып куймасын тагын! Хәер, хәзерге вакытта андыйдан сакланунын чаралары җитәрлек. Нәммәсе җайга салынган, борчылырга сәбәп юк иде шикелле. Тик менә вакыт уза торгач, бу хатыннан күнел бизә башлады.
Мәхәббәт кешене бизи, диләр. Шулайдыр. Әгәр чамадан ашмаса. Әмма артыкка китсә, сөю хисе дә файдага түгел. Күзе тонып, башы мингерәп, «үлеп» гашыйк булган кешене күргән һәркем моны белә.
Баштарак күренми иде кебек, тора-бара Илзирәнен күз төпләрендәге вак җыерчыклар күзгә ташлана башлады. Дөрес, ул аларга шәмәхә сөрмә сылап куя. Әмма бу аны бизисе урында, курчак кебек җансыз итә шикелле. Күзләре шундый ялварып карый, эт булса койрыгын болгар иде.
Анын гел ярарга тырышуы, килешсез сырпалануы тәмам күнелне кайтарды. Борыч җитми бу хатыннын ашына... Кәнфит суырып кына тамак туймый! Аннары шунысы: бүген рәхәт чигүне генә кайгыртып яшәп булмый, киләчәк турында да уйларга кирәк бит! Бу хакта ачылып сөйләшүгә Әмир юл куймый куюын, әмма сөяркәнен кыланмышларыннан зурракны өмет иткәне сизелеп тора. Ахмак! Берәр буйдакны каптырып, үз оясын коруны кайгыртырга кирәк иде! Тик нишлисен, хис томаны сарган башта ми сыегая шул инде...
Араларны кырт кисеп өзеп булмый, бергә эшлиләр бит. Эшеннән чыгару да хәвефле — әллә ниләр кыланып ташлавы бар.
Мәскәүдән эшкә чакырып тәкъдим килгәч, Әмир бу четерекле мәсьәләнен дә үзеннән-үзе хәл кылыначагын уйлап, тынычланып киткән иде. Ул китә, срогы чыккан сөяркә монда кала. Әйе, срогы күптән чыккан, чөнки яшәүнен тәмен һәм рәтен белгән ирләр бер үк хатынны сөяркә итеп ике елдан артык тотмый.
Шундый вакытлы иде мәскәүләрнен тәкъдиме! Күнелнен ин нечкә җирен сызландырып торган берәүдән дә ерагаясын. Мондагы кебек, әледән-әле очраклы рәвештә йөзгә-йөз килеп, йөрәк җәрәхәтен тырнап торулар бетәр. Үзләреннән-үзләре анын тарафына тарткан аякларны тыясы булмас. Әйе, читкә китәргә тели иде Әмир. Җырда да җырлана бит: «Үз ярын да ят була икән, читтә йөреп күнел керләнсә...» Әмир күнеленен керләнүен генә түгел, мүкләнүен тели иде. Әйе, мүк бассын аны, ин бәхетле минутларны искә төшереп, сызланырлык булмасын!
Нәммәсе җайга салынган иде бит инде. Илзирәне дә шундый шәп урындыкка утырту мөмкинлеге табылган иде. Бугазы тыгылсын, үте сытылса да, үч алудан тыелсын, астан кисәргә ажгырмасын!
Ә ул әнә нәрсә уйлап чыгарган: сөйдергеч эзләп тапкан!
«Ни генә уйлап чыгармый бу хатын-кыз дигәнен! - дип уйлады Әмир. — Кыланмышлары акылга сыя торган түгел! Чыпчык кебек хатыннар бөркеттәй ирләрне аулап, канатларын бәйләп куя кайчакта. Бәйләсә генә бер хәл иде, сындырып
КӨМЕШ БИЛБАУ
71
упкынга ыргыта! Сак булырга кирәк. Йөрәккә якын алмаска...»
Әмма йөрәк акылнын кинәшен тынламый, үзенчә сыкрана иде.
* * *
Сонгы елларда кайбер йортларны Казанда монарчы күрелмәгәнчә җиһазлый башладылар. Бу бина шундыйларнын берсе иде. Тыштан караганда, гадәти кебек кенә, ә эченә керсән!
Кин генә бүлмәнен бер ягы озын тар өстәл белән бүлеп алынган, анын артында кара костюм, ак якалы ыспай егет утыра.
Арырак — зур яшел пальма, анын янында аквариум, анын эчендә кызыллы-зәнгәрле, кин койрыклы балыклар суүсемнәр арасында йөзеп йөри. Икенче стена буенда кечкенә генә куыш ясалган — анда кием элгечләре. Халык күп айкала торган урын түгел, шунысы да җитә. Анын янәшәсендә ак күн белән тышланган диван.
Илзирә килеп кергәч, егет, тигез тешләрен елкылдатып, авызын ерып, аягүрә торып басты:
— Исәнмесез! Хуш киләсез. Рәхим итегез! Сезнен икенче тапкыр килүегез, шулай бит?
«Һәммәсен каян исендә тота икән?» — дип уйлады Илзирә.
— Әйе, икенче... — диде ул йөзен сытып.
— Салыгыз пальтогызны! Булышыйммы?
— Кирәкми.
Илзирә зәнгәр чәшке бүреген, шундый ук якалы күксел пальтосын салып, элеп куйды.
— Сез бүгенгә язылмаган идегез, — диде егет.
— Роксана мина, соравын булса, теләсә кайчан мөрәҗәгать итә аласын, диде. Сорау туды — килдем.
— Әлбәттә, әлбәттә. Аз гына утырып торыгыз! — дип диванга ишарәләде егет анын төксе кыяфәтенә игътибар итмичә. — Анда алдан язылып килгән кеше бар әле. — Ул кул сәгатенә күз салып алды. — Кырык минут үтте инде. Хәзер чыгар.
Шулай дип, почмактагы ачык ишектән эчкә кереп китте ул. Бераздан кире чыгып:
— Хәзер, — диде дә үз урынына кереп кунаклады.
Монарчы Илзирә сихерче-күрәзәчеләрнен үзләрен дә, килгән кешеләрне кабул итә торган бүлмәләрен дә бөтенләй башкача күз алдына китерә иде. Китаплардан укыганы, киноларда күргәне бар: аларнын куышы карангы, почмакларында әллә нинди шәүләләр шәйләнә. Зур өстәл өсте генә яп-якты итеп яктыртылган, анда йодрык хәтле пыяла шар елтырый, кәрт чәчелеп ята. Күрәзәче исә кара киемнән, күзләре елык-елык итә. Ул карлыккан тавыш белән анлашылмас телдә ниләрдер сөйләнә...
Әмма монда бөтенләй башка — әле генә баеп киткән эшем кешесенен «офис»ы кебек иде бу. Әйе, бинасы да заманча, исемнәре дә бүтән: элек «багучы», «күрәзәче», «сихерче» булсалар, хәзер «экстрасенс», «астролог», «изотерик». Әйтүләренә караганда, бөтен гамәлләре фәнни нигезгә корылган.
Сонгы вакытта алар ифрат ишәеп китте. Кайберләрен телевизордан күрсәтәләр, бәгъзеләре чир-чордан иза чиккән халыкны клубларга җыеп, һәммәсен берьюлы дәвалый. Күпләр, шифасы тиде, дип тә сөйлиләр. Ә инде «бәхетсез мәхәббәт» (халыкча әйткәндә, «кысыр гыйшык») дигән йөрәк чиреннән дәвалаучыларны әйткән дә юк: кирәк икән сөйдерә, кирәк икән биздерә — ни телисен. Илзирәнен исә бу төр хастасы азганнан-аза бара, түзәр әмәле калмаган иде. Газаптан котылу чарасы бер генә: Әмир хатынын аерсын да ана өйләнсен. Ләкин менә һаман суза бит. Бу хакта авыз ачарга ирек бирми, сүзне икенчегә бора йә назлап хәлне ала... Аннары кистереп сорап та булмый — өстенә бастыра торганнардан түгел.
Берәрсенә эченне бушатудан да тыелырга туры килә, сере читкә сибелсә, Әмир шундук аннан йөз чөерәчәк.
Чарасызлык китерде Илзирәне бирегә. Томана да түгел бит үзе, югары белемле,
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
72
анлы хатын. Юк-барга ышанып, хәләл акчасын шарлатаннарга үз куллары белән— күп очракларда чират торып! — илтеп бирүчеләрне ахмакларга саный. Ләкин менә үз башына төшкәч, бүтәнчәрәк уйлыйсын икән. Шулхәтле кешеләрнен һәммәсе дә шыр дивана түгелдер. Кемнәрдер файдасын күрәдер. Югыйсә меннәрчә халык клубларга агылыр идемени дә «дәвалаучы »ларнын ишек төпләренә чиратка тезелер идемени?
Арадан берсенен монарчы беркайчан ишетелмәгән исеме матур янгырашлы, серле тоелды: Роксана! Еш колакка чалына. Әмма кем ул? Каян? Кайсы милләт кешесе? Исеменә карап, моны һич әйтеп булмый. Илзирә анын телефонын эзләп тапты, шалтыратып, чиратка язылды. Ә ана бер атна алдан басалар икән. Бу үзе генә дә өметне ныгыта торган фал бит!
Билгеләнгән вакытында килде, кинәшләрен тынлады, «дәва»сын алды. Йөз илле мен тәнкә акчасын шушы ак якалы егеткә калдырып чыгып китте. Роксана, күпләр кебек, акчаны доллар белән саный икән. Даруы — утыз доллар, ә бер долларны бу вакытта, ягъни туксан җиденче елнын башында, биш менгә алып була иде.
Әй, кадалсын ла йөз илле мене! Тик ярдәме генә тисен иде! Аннан гына бөлмәссен - депутат Нуриев ярдәмчесенә яхшы түли.
Әмма ярдәме тимәде шул. Киресенчә! Роксана биргән сөйдергечне эчкәч, Әмир киенде дә чыгып китте. Нәм олы казага тарыды...
Табигый ки, Илзирәнен җен ачулары чыккан иде. Сихерченен, яки үзе әйткәнчә, изотерикнын чыраена бәреп кемлеген әйтергә һәм акчасын кире таләп итәргә килгән иде ул.
Ләкин бу юлы да алдан ниятләгәнчә барып чыкмады. Эчке ишектән бер юан хатын белән чөкердәшә-чөкердәшә Роксана үзе килеп чыкты, Илзирәгә елмаеп сәлам бирде:
— Исәнмесез. Бер генә секунд, — дип, теге хатынга каракүл тунын кигезеп, сумкасын тоттырып, ишекне ачып, озатты. Аннары, тураеп баскан Илзирәне назлы хәрәкәт белән иненнән кочып алды.
— Әйдәгез, әйдә! — дип, эчкә алып кереп китте.
Анда урындыкка утыртты, үзе өстәле артына узды, анын тартмасын ачып, конверт алды да, Илзирәгә таба шудырды. Таныш конверт. Илзирә акчасын щуна салып биргән иде.
— Менә акчагыз. Бирегез! — диде.
— Нәрсәне?
— Мин сезгә ни биргән идем? Шуны! Әйткән идем ич, әгәр кире уйласагыз яисә кулланырга җай чыкмаса, кире китерерсез, дип.
Илзирә челтәрле ак күлмәк кигән, салам чәчен эре дулкыннар ясап иннәренә төшергән, нечкә кара кашлы, озын кара керфекле бу хатынга (ә бәлки, кызгадыр?) беренче күргәндәй шаккатып текәлде. Теге кара костюмлы егетне алып кереп, янына бастырсан, кияү белән кәләш диярсен. Шундый яшь, шундый чибәр! Заманасы бүтән, сихерчеләре дә бөтенләй башка.
— Ул миндә юк...
— Кая куйдыгыз?
— Сез әйткәнчә эшләдем... Эчердем.
— Эчтемени?
— Эчте...
— Аннары нишләде?
— Киенде дә чыгып китте... Шуннан сон килгәне юк...
Роксананын чырае җитдиләнде:
— Сез мина теге килүегездә дөресен әйтмәгәнсез. Ә йөрәк мәсьәләсен хәл иткәндә ихлас булу кирәк.
— Нәрсәне дөрес әйтмәгән? Хатыны белән мәҗбүри генә яши, эш өчен кирәккәнгә генә. Яратуын мине генә ярата.
— Хатыны белән ничек кенә яшәмәсеннәр, аралары нык. Ә менә ярату мәсьәләсенә килгәндә... Сез бит мина анын карточкасын күрсәтмәдегез, исемен
КӨМЕШ БИЛБАУ
73
әйтмәдегез. Тойгыларын белеп булмады. Ә сезнен хисләрегездә ул бердәнбер булып чагыла. Тик анын өчен алай түгел икән бит. Монда хатыны белән сездән башка тагын берәү бар! Мин биргән эликсирны эчкәч, анын уйлары буталган, хисләре көчәйгән. Нәм ул күнеле тарткан, җаны сөйгән яры янына ашкынган. Тик ул кеше сез түгел.
— Нишләп сөйгәне янына булсын? Миннән киткәч, аны урамда кыйнап ташлаганнар!
— Эликсир тәэсирендә ниндидер сугыш чукмарлары янына разборкага чыгып китмәгәндер, шәт? Крутойлардан түгелдер бит? Хәтта крутой булса да... Алар да бит гел сугышып кына яшәми, сөешә дә! Ә менә, көтмәгән җиргә барып кереп, көндәше тукмап ташлаган булуы ихтимал.
Илзирә күз яшьләренә буылып, башын иде.
Роксана өстәл артыннан чыгып, хуш исле кулъяулыгы белән анын битен сөртте.
— Салындырма башынны, — диде. — Тураеп утыр әле. Күтәр керфекләренне, гөлгә кара, — дип тәрәзә төбендә кып-кызыл чәчәккә төрелгән, колачка чак сыярлык зигокактуска ымлады ул. Кыш уртасында чәчәк ата торган бу гөлне халык арасында «декабрина» дип атыйлар. Роксана ике учын Илзирәнен башы тирәсендә әйләндерә башлады.
— Исенә төшер әле, — диде. — Бу беренчесе түгел бит... Унҗиде яшендә син үлеп гашыйк булган иден... Ул да сине яратты. Мәхәббәтегез елларга сузылды. Тәмам бер җан, бер тән булып беткән идегез. Нәрхәлдә сина шулай тоела иде. Әмма ул сине ташлады, күз алдында башка берәү белән чуала башлады. Сина хәзергедән дә авыррак иде. Үлсәм иде, дигән чакларын булды. Әмма узды бит, онытылды...
Чыннан да, ул чакта да йөрәкнен сыкрануына түзеп булмас кебек иде. Ә менә хәзер искә төшергәч, күнелнен бер кылы да тибрәнмәде. Яна хәсрәт искесен баскан... Алай да элек кичергән хисләрне хәтергә китерү бүгенге кичерешләр ялкынына су бөркегәндәй итә, сызлануны киметә икән. Уйлар тынычланып киткәндәй булды, күзләр ачылып, каршыдагы гөлнен чәчкәләре тагын да җетерәк, мулрак тоела башлады. Ах, нинди гүзәл тәлгәшләр! Тик ник аска карап чәчәк аталар икән?
Роксана анын башын сыйпады.
— Хикмәт анда түгел, синдә, — диде. — Үзен шундыйларны сайлыйсын.
— Мин түгел, ул. Бервакыт төн уртасында Балкыштан Казанга килергә кушты...
— Төн уртасында нинди эшләр эшләнгәнен белгәнсеңдер бит... Димәк, үзен теләгәнсен. Табигатен шундый синен: газаплана-газаплана сөя торган. Берәүләргә мәхәббәт куаныч алып килсә, икенчеләргә әрнүләр китерә. Нихәл итәсен, синен табигатен сонгысына ятышлырак шул. Анлап җиткермәстән, каты күнелле кешеләргә тартыласын. Моннан сон белерсен инде. Яр сайлаганда, акылынны ныграк эшкә җигәрсен!
* 2 *
«Ватаным Татарстан» га «Кызыл Ай»нын эшчәнлеге турындагы чираттагы мәкаләсен алып баргач, Әминә үзенен уй-борчуларын Хәкимә Гатинага да сөйләп алды.
— Фридрих Шиллернын сүзен исенә төшер, — диде Хәкимә. — Хәтерлисенме? «Мавр үз эшен эшләде, мавр китсә дә ярый». Мөлеков та тиешлесен булдырды, хәзер анын кирәге калмады.
— Ничек алай?
— Ә менә шулай! Ил язмышын хәл иткәндә, халкы өчен башын балта астына куярга әзер торган шәхесләр кирәк иде. Революциягә тин вакыйгалар көтелә, алда
2 * *
Сигезенче Март бәйрәме унаеннан телевидение тапшыруы бара. Исемнәре илгә танылган ир-атлар хатын-кызларны котлыйлар. Уртада гадәтенчә иркенәеп, тезләрен кин ерып, уйчан чырайлы Әмир Нуриев утыра.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
74
ниләр буласын һичкем белми иде. Мен рәхмәт Марат Мөлековка. Төп мәсьәләләр тыныч юл белән хәл кылынды. Хәзер инде һич курыкмыйча хокукларны яклап биек трибуналардан кычкырып сөйләп була. Нуриев кебек итеп. Шәп сөйли бит, ә?
— Сөйләмәсә, әйбәтрәк булыр идеме әллә?
— Кем алай ди? Сөйләсен. Халыкны яклый, милләтне үстерергә өнди. Шунын өчен депутат итеп сайланган да ул. Безнен җитәкчеләргә Мәскәү каршында үзләренен эшен ифрат җаваплы һәм үтә дә катлаулы итеп күрсәтү өчен андый кеше бик кирәк. Таләпчән дә үзе, әмма берәүгә дә йодрык янамый. Анын сүзен ишеткән-укыганнар һәммәсе мөкиббән. Шундыйларга килде замана!
Әминә мона ни дип әйтергә дә белми аптырап калган иде. Берничә мизгел тынып торганнан сон Хәкимә:
— Мина калса, синен хакта да, үз эшен эшләде, инде китсә дә ярый, дип әйтеп була кебек, — диде.
— Каян китим? Кая?
— Син ул «Кызыл Аенда» күпме әвәрә килеп йөрергә уйлыйсын?
— Беләсен бит инде, безгә халыкара оешмаларга керергә, татарларны бөтен дөньяда игелекле халык итеп танытырга...
— Син сон үзен сизәсенме бу илдә андый оешмаларнын да вакыты узып барганын? Ни генә дисән дә, тормыш әкренләп җайга салына, сонгы вакытта бер сынык ипигә тилмерүчеләр күп күренми. Дәүләтнен нигезе ныгытыла, хакимияттә утыручылар, гражданнарыбызны кайгыртуны тулысынча үз өстебезгә алабыз дип сөйләнәләр. Күр дә тор: сезнеке кебек оешмалар бернинди ярдәмсез, яклаусыз калдырылачак. Кая барып, ни генә кыра алырсыз икән? Өстә Нуриев кебекләр утырганда, сәясәт мәйданында Мусина кебекләргә урын юк.
Мона каршы чәчрәп чыгарга омтылды Әминә, әмма шундук сүрелеп, башын иде, чөнки редакциядәге яраткан эшеннән кысып чыгарылгач, яклау эзләп Әмиргә барганы исенә төште...
— Синен кебек сүзнен гел дөресен генә сөйләп, яна юллар ярып йөрүчеләр кирәкми аларга, — дип дәвам итте Хәкимә. — Өстән кушканны үтәүчеләр булса, шул җиткән. Шулай булгач, алдагы көндә нишләренне уйларга вакыт түгел микән? Бәлки, каләменне ныклап эшкә җигү дөресрәк булыр?
Мондый уйлар Әминәнен үз башында да шактыйдан айкала, тик ул бу хакта кайда да булса сүз кузгатырга тәвәккәлләмәгән иде әле.
— Хатын-кыз чын мәгънәсендә бәхетле булсын өчен, аны ин беренче чиратта авыр эшләрдән азат итәргә кирәк, —дип сөйли ул. — Табигать тарафыннан йөкләнгән зур вазифаны үтәргә шартлар тудырырга кирәк ана. Ул кешелекне киләчәккә алып бара. Бала таба, имезә, тәрбияли. Без, ирләр, бәби таба алмыйбыз. Безнен бурычыбыз — хатын-кызны авыр эшләрдән бушатып, гаиләне матди яктан тулысынча тәэмин итү. Безнен вазифабыз — әниләребезне, хатыннарыбызны, кызларыбызны кадерләү, аларнын тормыш күген каплаган болытларны тарату. Без алар өчен чыннан да алтын багана булырга тиешбез.
Моны карап-тынлап утырган Әминә көлеп җибәрде: «И хыялый, һәммә хатыннарга синдәй алтын багананы каян җиткерәсен? Бердәнбер бит син! Бердәнбер!»
Үгез базарынын пәһлеваны иде бу ир-егет. Бер кулында чукмар. Бик хәтәр күренә. Әмма ул беркайчан да анын белән көчлеләргә кизәнмәячәк. Икенче учында өч алма. Өчесе дә саф алтын. Тик берсе дә ул теләгәнчә түгел.
Бу гайяр ирнен кайчандыр Алып батыр кебек җиде ул үстерү — алай гына да түгел, хәләл җефетен Герой-ана итеп, ун бала тәрбияләү(!) турындагы хыялын әллә сон Әминә генә хәтерли микән? Хатынына андый таләп куйды микән ул?
Хәлбуки, Луиза Нуриеванын Герой-ана булырына зур өметләр баглап булмый әле монда. Бердәнбер кызлары мәктәп яшенә җитте инде, икенчесе туар дигән сүз ишетелми. Чөнки зур урында утыра Нуриева — шәһәр советынын мәдәният бүлеген
КӨМЕШ БИЛБАУ
75
җитәкли ул. «Вечерняя Казань» газетасында аны «Первая леди города Казани» дип атыйлар. Чибәр, белемле, зыялы. Заман хатыны, эшлекле дама, зур җитәкче Луиза Нуриева! Миллионнарга өлге итеп куелган! Рәвеш-кыяфәтенә караганда, ул мона һичшиксез лаек! Андый шәхесне, билгеле инде, ел аралаш корсак күтәрттереп, бала имездертеп, өйдә утырта алмассын.
Хәер, Әмир мона ризасызлыгын сиздерми. Киресенчә, җай туры килгән саен хатынын мактап сөйли. Иллә дә матур гаилә инде!
Әминә, керфеген кагарга онытып, телевизор экранына текәлгән, йөзендә үртәү-үчекләү катыш сөеп елмаю, күнеле тулы куаныч. «Сөйлә, алтыным, сөйлә! Өйрәт халыкны дөрес яшәргә!
Минем өчен сүзләреннен мәгънәсе мөһим түгел. Тавышын гына янгырасын, йөзендә рәхәт яшәвеннен чалымнары күренсен. Мен рәхмәт сине шушылай күтәргән язмышка. Мен рәхмәт халык алдында абруенны югары тотарга ярдәм иткән хатынына. Син шушындый күз күрке булганда, минем өчен дөнья яктырак. Исән генә була күр. Яшә генә!»
2012-2013.