Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР


Әҗер
Әгъдәс, үзе белән санлашмыйча, теләгәнчә яшәгән, ирне ир дип белмәгән хатынының торган саен усаллана баруыннан, бер сәбәпсез быжылдавыннан тәмам йөдәде. Телевизордан хоккей караганына ачуы килгән бер ялда, малаеннан ачкыч яраттырып, йорт өстендәге антеннаны бордыртканын белгәч:
— Гел болайга китсә, көннәр җылыткач, гаражда яши башлыйм, — дигән иде, шулай эшләде дә. Әтисенең үзләреннән китүе почык борынына да сабак бирер. Алай дисәң... сабакны ул моны сизеп алган күршеләреннән дә, әтисеннән дә вакытында шәпләп эләктерде.
Антенна, һава дулкыннарын эзләп, икенче якка караган көнне җан аткан командасы җиңелгән. Әгъдәс үзе дә сабый дисәң дә сабый инде. Бу җиңелүне эшкә баргач ишетеп, артыгын пошмаган да кебек иде, күршеләре кайткан чагында, улыннан зарланып, каршысына чыккач, җене котырды. Хоккейчыларның пешмәгәнлеген әнкәсеннән куркып чормага менгән Вахитка кайтарып калдырды. Ишектән керә-керешкә каешын перәшкәле башыннан тартып чыгарды да этажеркадагы аяк киемнәрен тигезләп тезеп торган улының арт ягына эләктерде.
Сабак бирәм, дисә дә, карусыз, йомшак күңелле, күндәм Вахит кызганыч иде. Каеш төшергән кулы шуннан бирле сызлаган шикелле. Аны үзе белән алса да була югыйсә, тик менә пионерлагерьга путевкасы яначак, ишегалдындагы иптәшләреннән дә аерылачак. Өе бар килеш, ниндидер бер алама җирдә яткыру да инде...
Әгъдәс, шулай итеп, гаражда һәм ялгызы гына яшәргә булды. Җәйге ялга чыгуга, Нурия өйдә юк вакытны туры китереп, көндәлек кирәк-ярак, савыт-саба, кием-салым җыйды да, машинасына тутырып, шунда күчерде. Иске холодильник, өстәл-урындык, җимерек карават ише нәрсәләр анда болай да бар иде — сатып аласы да, өйдән китерәсе дә булмады.
Әгъдәскә барыннан да бигрәк тынычлык кирәк. Нуриянең, аның турында, берәр хатынга киткән, өстемнән сөяркә тоткан дип уйлыйсын, гарьлегеннән чәч йолкыйсын белә ул. Нәкъ менә шуны тели дә. Нәр хәлдән җиңүче булып чыгарга өйрәнгән хатыны буылсын, янсын. Гаражда яшәүне
Рифә РАХМАН - язучы; «Керфекле тәрәзәләр», «Күзләрең төймәләнсә» Һ.б. китаплар авторы. Татарстан Мәдәният министрлыгы ҺӘМ Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге премиясе лауреаты. Казанда яши. суза алганча сузарга кирәк. Әгәр тиз генә кайтса, сөенәчәк; күрдеңме, миннән башка яши алмыйсын, кемгә кирәген бар сон синең, дип, алга таба Нурия Әгъдәснен күзен бөтенләй ачырмаячак.
Көннәр җылы, машина артында йөргән одеял, мендәр ярап торыр; иллә дә мәгәр салкынайтса, чүплеккә ташламыйча, бер кирәге чыгар кебек, кәгазь тартмаларда илтеп куйган иске-москы җитәрлек. Узган еллардан калган ялларын да алган, теләсә,
хатынын тагын да ныграк акылга утыртырга санаса, әле ноябрь башларына кадәр гаражда калырга булдыра.
Дачада умарта тотарга исәбе бар Әгъдәснен. Узган ел, оя ясарга дип, инструментлар да алып куйган иде, һич вакыт таба алмады. Отпускага да кыш алсан гына чыгасын, диделәр. Ризалашмады. Хатыны:
— Кеше ирләре гаиләсе белән чит илләргә йөри башлаган бер заманда син дачада бергә яшәргә ял да ала алмыйсын, җебегән! Шушы мокытка биргән гомерем әрәм! — дип котырынган иде, менә бит, яхшыга булган. Җебегән түгел, каткан, дип тиргәсен — ул аны хәзер ишетми дә, күрми дә.
Кемнәр генә йөридер ул чит илгә?! Ишегалдындагы өч йортта яшәгән үз тирәсендәге ирләрнен барысын белә, тик менә шулардан берсенен генә дә кайдадыр ял иткәнен хәтерләми. Башка танышлары арасында Төркиягә баручылар бар-барын, алары да хатын-кызлар гына булып, ишәк кебек өсләрендә атна саен товар ташый. Бик кычытынсан, бар, ирен эшләгәнгә карап утырма, син дә «челнокчы-киләпче» булып кит! Ә менә Әгъдәс ыгы-зыгылы, күп кешеле коллективта эшләп тә арыган, ялгызлыкта гына ял итәр.
Ял дигәннән, күршесе Назыйм гаражын сатмаган булса, ятарлар иде хәзер анын базындагы исе борын ярып кергән әче балны уртлап кына. Анысы да инде, әйтми-нитми, яна хуҗасы белән таныштырып та тормыйча, юньләп саубуллашмыйча, икенче урынга китеп барган. Әгъдәстә сакланган запас ачкычларын да алмаган. Кооператив каравыллаган Рәхмәтулла абзыйсыннан ишетмәсә, йөри иде әле ул аптырап, чирләп киттеме, бер-бер башка хәл булдымы, күренми дип.
Назыйм булса, комачауламас иде анысы. Кышын эш дип салмыйсын. Җәен хатын сизә дип. Анда-санда гаражда төшереп кайтканын да ел буе колак итен ашарга җитә. Әче балдамыни хикмәт! Күнелнен тынычлыгында! Хәзер менә үзе генә калыр, балта-пычкы белән маташыр, арып киткәндә, киштәләрдә аунап яткан тузанлы китапларны укыр. Кич буе өйдә акырып утырган телевизордан да котылыр, Нуриянен иптәш кызлары белән телефоннан ирләр чәйнәвен дә ишетмәс.
Шуларны уйлап, эш өстәлен көйли генә башлаган иде , Назыйм гаражыннан мәче чинаганын ишетте. Тычкан-мазар гаражларда күренми. Баздагы пыяла банкаларда сакланган әйберләрне алар ничек ашасын ди?! Бәрәнге тоткан кеше дә юк диярлек. Язгы тирәдә елын елына базга су төшә.
Мәче тагын чиаклады, тагын, тагын... Кешенекенә тартымрак тавышы Әгъдәснен болай да әрчелгән нервларына ук тия башлады. Кем керткән инде ул мәчене, әй?! Туктале, миндә сакланган ачкычлары бар, ачыйм да чыгарыйм, дип, күрше гараж янына килде. Шул чак эчке яктан әле генә килеп торган тавыш нигәдер юкка чыкты. Кыштырдау да, башка бер аваз да ишетелмәде.
Тын калып көтте. Беркем дә юк иде. Әллә колагына гына ишетелгән инде? Кире китәр алдыннан алай да юри генә:
— Кем анда? Нәрсә булды? Җен-пәри ояламагандыр бит? — дип сораса, үзе дә көтмәгәндә, эчке яктагы сабыйныкына тартым бер тавыш:
— Абый, ач, ач, алар килгәнче, коткар! — диде дә елап ук җибәрде.
Керсә, машинасыз гаражнын түрендә иске-москылар өстендә ун-унике яшьләр тирәсендәге бер малай утыра. Бите-күзе тырналып беткән, чәчләре пумалаланган, киемнәре пычракта аунаган кебек.
— Кем син? Нишләп монда? — дип сорады Әгъдәс.
— Минем әтиемнен кибетләре бар. Мәктәптән кайтканда таныш түгел абыйлар тотып алдылар да, машиналарына утыртып, монда алып килделәр. Әтиен сатарга бик оста, инде менә үзе дә сатып алучы булып карасын. Тынынны чыгармыйча гына утыр. Без акча сорарга киттек. Ул бирүгә үк, кайтырбыз да өенә илтеп куярбыз, диделәр.
Әгъдәснен шушындый хәлләр булганын ишеткәне бар, әмма Мәскәү кебек җирләрдә генәдер дип уйлый иде. Хәзер кемдә күп акча булсын, кешенен көнен көнгә ялгап ятканы, сатуы да бармыйдыр, кибетендә алырлык әйберсе дә юк бит анын, дип
РИФӘ РАХМАН
82
уйлады һәм:
— Энем, акча табарлармы? Бирерләрме? — дип сорады.
— Белмим... — дип елап җибәрде малай.
— Алайса, син шушында утырып тор. Мин әтиенне эзләп табыйм. Телефоныгызны гына язып алыйм да.
— Абый, китмә инде, мин куркам, үтерсәләр.
— Аларга акча кирәк, дисен бит. Акча юк килеш, сине кем үтерсен?
— Бирмәсә, үтерәбез, диделәр бит.
— Әйдә алайса, мин сине үземнен гаражга бикләп куям, тик тынынны чыгарасы булма! Анда йокларга карават та, ашарга ризык та бар, мин әйләнеп килгәнне озак булса да, тыныч кына көт. Көндез ут кабызсан, ярый, төнгә килмәсәм, утынны яндырма, — дип, Әгъдәс малайны үз гаражына. алып керде. Аннан, чыгып, ишекне бикләде дә шәһәргә кайтып китте.
Өенә тиз генә кайтмас кебек иде, нишләсен, кайтты. Уклау, чүмеч ише әйберләр күтәреп ишек ачкан хатынына да исе китмәде, бер кырыйга этте дә залга узды. Малае киштәдәге тузаннарын сөртеп йөри иде. Күнеленен йомшаган чагы иде: кочаклап пәп итеп алды:
— Молодец, улым, син гел эштә!
Аннан тумбочка өстендәге телефон трубкасына үрелде.
Нурия иренен аклануларына, куркып кына ишектән узуларына гадәтләнгән иде, болай батыр кылануына аптырап калды. Нидер булган бит монын белән! Өйдә юньле бер киемен калдырмаган югыйсә, тагын нәрсә кирәк булган? Әллә чынлап аеырылырга исәпли инде? Документларын җыештырырга гына кайткан булмагае! Алайса нигә туп-туры телефонга таба китте? Ул кирәге чыкмаган уклау белән чүмечне үзе дә анышмастан күтәреп ире артыннан барганлыгыннан оялып киткәндәй булды, тышка чыгармады. Әгъдәскә ачуынын катылыгын күрсәтергә теләгәндәй, аларны, кухняга чыгып, раковинага тондырды.
— Ватасын бит! Эшләп алмаганнын кадере юк шул! — диде Әгъдәс.
Башка бер чакны, ошамаган сүз ишетсә, пырлап, иренен якасына ябышкан Нурияне алмаштырдылармыни?! Дәшмәде. Нәрсә эшли микән дип кызыксынуы көчле иде, янадан ире янына залга керде. Инде эш тапмый торган кебек Вахитка ул да матур итеп эндәште:
— Барысын ялт иткәнсен бит, улым, инде ял итсән дә була!
Әгъдәс кат-кат кемнедер җыя иде. Сүз башлаган саен, телефоннын теге башында трубканы ташлый иделәр булса кирәк.
— Сенлем, тынлагыз әле, үтенеп сорыйм, мина Закир Шәмсиевичны чакырыгыз инде!
Сенлем дигәне нәрсә дип җавап биргәндер, Нуриягә ул ишетелмәде. Сабырлык та икән сон бу Әгъдәстә! Ул кабат шул ук номерны җыйды:
— Башта ук, Закир Шәмсиевичнын өйдә юклыгын әйтсәгез булмыймыни?! Йә, кайдалыгын белим дә үзем генә барып күрим.
Телефон тагын өзелде. Трубка Әгъдәснен кулында ашарга сораган каз бәпкәсе кебек пипылдый. Йөзен борчу баскан бер сурәттә, диванга барып утырды. Ул Закир Шәмсиевичнын телефоны милициягә тоташтырылганны, кызы исеменнән милиция начальнигынын секретаре сөйләшәдер дип башына да китерми иде. Аннан әтисен сорап, чакыртып, төн дә, икенче көн дә үтте. Малайны Әгъдәснен гаражыннан табып алсалар, эш харап иде. Үзенә эзләп чыгарга кала инде.
Әгъдәснен беркемгә анлаешсыз бу гамәлләреннән Вахитнын да, Нуриянен дә йокысы качты. Телевизордан кино караган булып, сорашмый- нитми генә Әгъдәсне күзәттеләр. Ахырда ул түзмәде, Вахитка, әйдә, дигән ым какты да йөгереп диярлек чыгып китте. Малай әнисенә карады. Ана серне белү кирәк иде, ул да эндәшми генә баш селекте.
Әгъдәс, Закир Шәмсиевич яшәгән урамга кадәр барырга да Вахитны анын өенә
ХИКӘЯЛӘР
83
записка тоттырып кертеп җибәрергә булды һәм, тегенди-мондый хаталар җибәрмәсен өчен, машинага утыргач, эшне сөйләп, анлатып бирде. Улы әтисен әнисеннән дә курка, аны гына өйрәтергә, орышырга бик махир дип саный, әтисенен юашлыгы өчен эченнән генә гарьләнә иде. Кинодагы кебек хәлләрдән күзе шар булды. Бераздан ана боларнын барысы бик кызык бер уен тоелды, әтисенен ни өчен бер билгесез кешеләрдән шулкадәр курыкканын анламады. Әгъдәс үзе бара-нитә калса, ана шик төшәчәк, күзәтеп торсалар, артыннан киләчәкләр дә малайны таптырачаклар, дип уйлый иде. Вахиткә нәрсә?! Берни белмәгән шикелле, Зөфәрнен иптәше мин, өйдәдер бит, дигән була да керә.
Зөфәрнен иптәше, дигәч, чыннан да, ишекне шундук ачтылар, ачтылар да, бүлмәләрнен берсенә дәштеләр. Анда милиция киемендәге кеше бик арыган кыяфәттә телевизор карап утыра иде. Малайны күргәч, сорау яудырырга тотынды. Син кем? Сонгы тапкыр кайчан күрден? Кайдан берберегезне беләсез? Уртак иптәшләрегез бармы? Вахиткә, унайсыз булса да, алдап җавап бирергә туры килде. Бер кирәкле җавап та ала алмагач, милиционер телевизорны тагын кабызды, Вахитны шунда ук онытты.
Әгъдәс улына Зөфәрнен әтисеннән башка бер кешегә дә һичбер нәрсә сөйләмәскә кушкан иде. Ярый әле хуҗа кеше ишеккә үзе озата килде. Вахит ана, «тсс» дип бармак күрсәтте дә Әгъдәснен хатын тоттырды. Анда бүген Зөфәр белән булган хәлләр язылган, милициягә берни дә сөйләмәскә кушылган, шул очракта гына ярдәм итәчәкләре, гараж артында очрашырга кирәклек әйтелгән иде. Ул малайга үзен көтеп торырга кушты.
Закир Шәмсиевич өйгә куелган кизүгә, кибеткә барып килергә кирәк, бик кирәкле документларым калган, өйдә шуны булса да эшләп утырырмын, дигән булды. Кичкемнән курыкмавын, шуна күрә озатып йөрүченен һич кирәк түгеллеген әйткәч, малай белән бергәләп чыгып китте. Каравылга куелса да, милиционерга барыбер иде бугай. Ярар сон, диде дә тагын телевизорына текәлде.
Урам башында көтеп торган Әгъдәс аларны үз машинасы артыннан ияртте. Анын милициягә ышанычы беткән, җепнен башы шундагы бер-бер кешегә барып тоташмый микән, дигән шиге бар иде. Юлны буташтыра- саташтыра бик кызу барган булдылар. Анда да «Химик» юлына кермичә, узып китеп, аларнын гаражларына янәшә урамга борылдылар. Бу урамда йортлар сирәк, тәртипсез урнашкан, кеше дә аз яши. Машинаны күзгә артык ташланмаслык урында калдырып, гаражларга җәяүләп кенә киттеләр.
Ике арада сазлыграк җир иде. Узган ел тар гына канау казып, суны җыйдылар, тар күпер астыннан куелган торбаларга җибәрделәр, тирә-якны бераз чистарткан кебек иттеләр. Анысы яхшы булган, тик менә түмгәкләрне тигезләп, вак тал төпләрен алып бетерә алмадылар, алар янадан үсеп чыккан. Гаражга узу шактый михнәтле икән.
Капкадан кермәүләре барыбер дә дөресрәк булгандыр. Янына сак куюлары ихтимал. Әллә шул ук каравылчысы белән бергәләп эшләгәннәр. Юк, анысы булмас, Рәхмәтуллага аракы табылса, җиткән. Төнен эт өрсә дә, кеше йөрсә дә, чыгып та карамый, салып ала да йокы бүсә. Нигә дип бүген анын бүлмәсендә утлар яна торгандыр.
Угрыларнын Закир Шәмсиевич белән бәйләнешкә кермәүләре дә сәер. Әллә анын үзе генә берәр җирдә очраганын, ялгызы эзләп чыкканын көтәләрме? Әллә хәбәрне дөньялар тынгачрак, милиция саклыкны югалткач салачаклармы? Шайтаным белсен!
Гараж ишегалдын прожекторлар яктырта. Хәтта төнлә дә берничек тә анда керергә ярамый! Караклар, кем белә, әллә малайнын юкка чыкканлыгын күргәннәрдер дә каравылга ук басканнардыр. Күрше, дигән булып, артыннан гаражына, килеп керсәләр... Атага хәбәр бирмәгәннәр икән, Әгъдәс аннан киткәч, гаражга барганнар булып чыга түгелме? Димәк. Юк. Ничшиксез, шулай!
Әгъдәс малайга, әтиенне эзләп тапсам, фәләнчә итеп, гараж артыннан кагарбыз, син курыкма, күрше гараждан тавыш килмәсә, шундый ук итеп шакылдат, дип киткән
РИФӘ РАХМАН
84
иде — анын да какканын ишеткәч, стенанын арткы ягындагы төнлек тирәсендәге кирпечләр какшый башлаган иде, шуларны сүтеп алырга — артык тавышланмыйча гына керештеләр.
Узган атнада, гараж артларын карап йөргәндә, тәмам аерылган икән бу, стенасы да бер ярты кирпеч калынлыгында гына, кеше-кара күргәнче рәтләргә кирәк, замананын начар чагы, машинаннан да җилләр исәр, башка вак-төяге дә кызганыч, дип уйлап куйган иде. Бердән, күченү мәшәкате белән кичектерелде. Аннан, шушында яшәгәч, үз җае белән рәтләнәчәк дип уйланылды. Инде теләсән-теләмәсән дә яхшылап рәтләргә кала.
Артык тавыш чыгармыйча, стена сүтү шактый озакка сузылды. Эшнен нәрсә белән бетәсен беркем белми иде. Малай сыярлык кына, тишек ясадылар да тартып бу якка чыгардылар. Барысы Вахит саклап калган машинага таба йөгерде. Түмгәкләр дә, агач төпләре дә онытылды. Курку үзе көч биргән кебек иде. Машинада бер-ике сүз генә алыштылар, артыгын сөйләшеп-нитеп тормадылар. Вакыты ул түгел, җитмәсә, йөрәктә борчылу хисе иде . Закир Шәмсиевичны, үз өенә илтмичә, шәһәрнен бөтенләй икенче башында калдырдылар.
Ай узды. Газеталар фәлән кешенен малае югалган, бу хәлнен Закир Шәмсиевич исемле директорнын һөнәре белән бәйле булуы бар, дип язып чыкты. Кемнәрдер башка фаразлар тәкъдим итте. Ни милиция, ни башка бер кеше Әгъдәс белән бәйләнешкә кермәде. Әйберләрен күчерешкәндә дә, гаражны ремонтлап йөргәндә дә, яна күршеләре күренмәде. Закир Шәмсиевичтан да һичбер хәбәр юк иде.
Бераздан бу хакта шәһәр онытты. Яна җинаятьләр турында сөйләделәр, аһылдашкан-уһылдашкан булдылар.
Гомер бакый бугазында утырган, яшәргә көн бирмәгән Нурия дә ни шул көнне, ни аннан сон сорашмады.
— Кайда йөрдегез сез? — дип, Вахитны да тинтерәтмәде.
Бер көнне машина куярга дип барса, күрше йозагын бөтенләй башка кеше бикләп тора. Әгъдәснен гараж күршесе тагын яна — яшь кенә, әле машинасы да юк егет икән. Теге вакыйгалардан сон ин гаҗәпләндергәне шул булды. Бер күрешкәннәрендә гаражны, әйбер куеп торырга булса да ярар дип, ашыгыч сатылгач кына алганлыгын әйтте. Танышлары аша ниндидер милиция майорыннан бик очсызга гына эләктергән икән...
Яллар үтмичә кайтмам, хатынны елатканчы тырышам, дигән Әгъдәс теге кайтуыннан гаражга йокларга дип китмәде, икенче көнне кире өенә күченде. Шундый ук малае бар бит анын да. ничек әнисе белән генә калдырасын, дип уйлады. Лагерьга да җибәрмәде, берәр җиргә бергәләп барып кайтырбыз әле, дигән булды.
Нурия бу серле хәлләрдән сон, малае белән ирен шаккаттырып, ни галәмәт, тынычланып калган иде. Әллә Әгъдәснен үзеннән китеп барганлыгына, чыннан да ышанган, әллә кайчан да бер барыбер китәр, шуна барып җиткәнче, акылга, утырыйм дип уйлаган. Анысы мөһим түгел. Алар өйләнешкәннәренен беренче көнендәге кебек ниндидер рәхәтлектә яшәп киттеләр.
Тагын атна-ун көн узды дигәндә, ял иртәсендә Әгъдәсләрнен фатирын шакыдылар. Ишекне үзе ачты. Закир Шәмисевич басып тора. Елмая. Кулында.
— зур гына ялтыравык пакет. Өйгә чакырды. Керде. Күтәреп килгән пакеты
— Әгъдәскә рәхмәт йөзеннән алып килгән күчтәнәчләр булып чыкты. Кара яндырып, туганнар кебек сөйләшеп чәй эчтеләр. Нурия алар белән бергә утырмады, чәй генә ясап торды. Анда да кухня ишегенә терәлеп — инсафлы хатыннар кебек бер читкә китеп, аларнын сөйләшкәнен шаккатып тынлады.
Киткәндә Закир Шәмсиевич:
— Улымны исән калдырганынны мәнге онытмам. Нинди йомышын төшсә дә, тынлармын, үземдә булмаганны кешедән табып булса да бирермен, — диде.— Зөфәрне, тиз генә паспорт ясатып, чит илгә җибәрдем. Кара син бу милицияне, аэропорт кассаларын да кисәтмәгәннәр. Малай белән әнисе үз исемнәренә билет алып
ХИКӘЯЛӘР
85
китте. Алай дисән, паспорт ясаучылар ни караган? Загранпаспорт бик тикшертелеп бирелә дигән булалар тагын.
Әгъдәс гараж күршесенен кем булып чыкканлыгын әйтмәде. Яшисе килә иде. Закир Шәмсиевичнын бүре оясын дер селкетүе бар... Ул чагында милиция ин башта аны эзләп табачак. Ә менә малайны. Закир Шәмсиевичны тынласан, Әгъдәсне ишетеп торган кебек иде:
— ... алар табып бирәсенә ышан син! Мин хәзер телефоннан сезнен белән бәйләнешкә кертмәгәннәренә дә аптырыйм.
— Үзем дә анлата белмәгәнмендер инде, — дигән булды Әгъдәс.— Әле кемлегемне искә алмаулары, ары таба эзләтмәүләре яхшырак та.
Әгъдәс малайны да, әтисен дә гомерендә янадан очратырмын дип уйламаган иде. Алар, инде ул пенсиягә чыккач, бер дә уйламаганда суд залында очрашты. «Химик» коооперативын ниндидер бер бай кулына төшерергә йөри, аз акча бирәчәкләр дә сүттерәләчәкләр икән, дигән сүз чыккан иде — хак икән. Беркөнне барысын җыелышка чакырттылар да:
— Монда зур бер кибет төзеләчәк, гаражларынын бәясе ияләренә түләнәчәк. Хәзер яна закон, приватизацияләнмәгән әйбергә дәүләт хуҗа, — диделәр. Сазлык урын һичкемгә кирәк түгел дип эшне озаккарак сузганнар, документларны әле яна илтеп тапшырганнар иде. Теләгән кешеләргә районнын икенче башыннан җир бүленеп биреләчәк тә салырга рөхсәт ителәчәк, имеш.
Әгъдәс бу хәлләргә борчылды. Аяклары да сызлый, олыгаеп та бара. Машинасын сатарга туры килмәгәе. Анысы да үзе белән картайган картаюын, тик анын гомеренә җитәр әле. Әгъдәс борчылып кына калса да, башкалар риза булып тормаска, карарны юкка чыгаруны сорап, судка бирергә уйлаганнар, кооператив әгъзаларынын култамгаларын да җыярга керешкәннәр. Араларыннан судка кешеләр билгеләгәндә, исемлеккә Әгъдәс тә эләкте.
Судья яшьрәк кенә бер егет кисәге иде. Кооператив рәисе, бу — хәзерге заман кешесе, миһербанлы булмас, эшебез барып чыкмас, дип уйлаган иде, барып чыкты. Үзенә сүз чираты тигәч, әйткәненә ышандырырга теләгән шикелле, егетнен йөзенә ныклабрак караса, Әгъдәс шаккатты: ул кайсыдыр чалымнары белән үзе кайчандыр үлемнән коткарган малайга охшаган лабаса!
Судья егет Әгъдәс абыйсын баштан ук таныды. Ачылган эш белән танышканда ук, гаражнын исеменә игътибар иткән һәм үзен коткарган кешене исемлектән эзләп тапкан иде ул. Әтисенә биргән сүзе бар иде шул: үтенече төшкәндә бу абыенны беркайчан да кире какмаска! Судка гариза шул үтенеч бит инде, үтенечнен дә ниндие! Эш бер Әгъдәстә генәмени?! Гаражны җимертсә, үткәненә хыянәт итәр кебек иде ул. Документларнын барысынын да акча төртеп кенә эшләнгәнлеге ап-ачык. Җитмәсә, кооператив инде приватизациягә документ җыеп өлгергән, тапшырган. Шулай икән, ике дә уйлыйсы юк: «Химиклар»ны үз урынында калдырыр! Эшне югары җибәрсәләр, кирәкле кешеләрен табар!
Судтан чыккач, гараждашлары эшнен унай якка чишелүенә бик каты гаҗәпләнделәр. Болай гына тотынган идек, артыннан йөрсән, була икән бит, әй, диештеләр. Әгъдәс берни дә әйтмәде. Әле анын йөрәгенә малайны коткарганда кереп оялаган шом, үзе күреп тә белмәгән милиция майорыннан курку һаман да яши иде. Ә бәлки, гаражлар урынына кибетне анын бер-бер кешесе салмакчы булып маташадыр... Холык та, яшәү рәвеше дә атадан — улга, улдан — оныкка күчә.
 

Разведкада
Әсхәдулла сугыш башланганда пединститутта укый иде. Менә-менә көтелгән диплом кулларыбызга керер һәм сайлаган һөнәр буенча эшкә юллама алырбыз дип хыялланып йөргән көннәре. Ул үзе гомерен укытучылыкка. бирермен дип бик нык өметләнә, күп кенә иптәшләре кебек, алда дәһшәтле сугыш тора дип шөбһәләнми. Институт эчендә йөргән имеш-мимешләргә ышансан, Германиядәге разведка инде
дәүләт чикләренә немец дивизияләре килеп җиткәнне, хәтта аларнын кайчан Советлар Союзына һөҗүм ясаячагын да җиткергән. Әсхәдулла исә боларга дошман сүзе, куркаклар фикере дип кенә карый. Инде ТАСС 13 июньдә бу хәбәрләрне кире дә каккач, анын Фашистлар Германиясенен Көнбатышта алып барган сугышлары СССР чикләрен бервакытта да узып чыкмас дигән ышанычы тагын бер кат ныгыды.
Татарнын, төтен чыкса, юкка түгел, дигән сүзләренен хаклыгын 22 июньнен таны бик ачык раслады. Егетләрне, бер-ике дәрес узуга, ишегалдына җыеп тезделәр дә иртәнге өч сәгать утыз минутта Фашистлар Германиясенен бөтен чик буенча һөҗүме башланганны, әле тыныч халыкнын моннан хәбәрсезлеген, тиздән аларга да радиодан җиткереләчәген әйттеләр. Чит телләрне яхшы белгән егетләр һәм кызлар шушы көннән үзләре алдында Ватанны саклау дигән изге бурычнын беренче планга куелуын анладылар. Бу хакта даими рәвештә укытучылар алдан ук сөйләшүләр алып барды, политсәгатьләрдә анлату эшләре уздырылды. Җитмәсә, Икенче Мәскәү пединститутында алдагы елда гына хәрби факультет та ачылып, ул булырга мөмкин сугыш ихтыяҗларын күздә тотып эшкә керешкән иде.
Әсхәдулла әлеге дә баягы хәрби факультет каршындагы тәрҗемәчеләр курсына язылды. Аларны 1941 елнын октябрендә «Карл Либкнехт» дип исемләнгән пароходка утырттылар да, берни анлатып тормыйча, каядыр алып киттеләр. Юлда атна узып, билгеләнгән урынга килеп төшкәч кенә белделәр: факультетнын тынлаучыларын һәм курсантларын Ставрополь шәһәренә эвакуацияләгәннәр икән.
Институтнын дәресләре «Лесное» саноториесында алдан махсус хәзерләнеп куелган бүлмәләрдә дәвам итәргә тиеш булды, эвакуацияләнгән халыкны исә бөтен шәһәр буйлап тараттылар. Әсхәдулла ялгыз карчыкнын бер бүлмәле кысан хрущевкасында өйдәш сыман яшәп китте. Егеткә сөйләшеп утырырлык та кеше юк иде. Марфа түтәй көндезен капка төбендәге карчыклар белән сөйләшеп утыра, кичләрен картада бага, китаплар укый, тегесен-монысын караштыра. Алай да егетне чәй кайнатылган җылы өйгә кайтып керү сөендерә.
Сугыш чорынын кыенлыклары үзен әле артык сиздерми иде. Әсхәдулланын көне-төне укуга бирелә һәм көндәлек күнелсезлекләргә, яшьлек ялгызлыгына, әти-әнисеннән ераклыкка артык игътибар итәргә вакыты да калмады диярлек. Курсантларга гади тәрҗемәче генә итеп түгел, булачак офицер да, разведчик та итеп карыйлар. Дошман армиясенен төзелешен дә, сугыш стратегиясен дә, солдатларының психологиясен дә, алар кулланган хәрби төшенчәләрне һәм яшерен мәгънәле сөйләмне дә өйрәтәләр. Немец телен белүгә бигрәк тә каты таләпләр куела.
Хәрәкәттәге армия сафына Әсхәдулла совет ягының фронттагы эшләре яхшырып киткән бер вакытында килеп эләкте. Курсларда алган белемнәренең кирәге беренче көннән үк чыкты: Әсхәдуллага тәрҗемәче дә, разведчик та булу язган икән.
Дошман арасына йөргәннәрнең тормышы кызыклы да, хәвефле дә иде. Әле сугыштан соң мәктәп балалары белән бер очрашу вакытында аннан, Әсхәдулла абый, разведчиклар тормышыннан иң исегездә калган вакыйганы сөйләгез әле, дип сорадылар. Ул анысын уйлады, монысын... үлемле-югалтулы һәм ниндидер бурыч үтәп узган көннәр бер-берсенә шактый охшаган, хәтерендә кайсыдыр артык җете эз калдырмаган кебек тоелды. Разведчикның максаты — сугышта җиңү өчен кирәкле мәгълүмат табу, кыен чаклары да, җиңелрәк вакыты да булгандыр анысы, кайсы көнен аерып куясың, диде дә сорауга туры җавап бирүдән качты.
Чынлыкта Әсхәдулла күңелендә сөйләрлек вакыйгалар хәттин ашкан иде, ә менә сөйлисе килгәнен, мәңге онытылмаслыгын сөйләргә курыкты, үзе дә онытырга тырышты. Сталин сәясәтенең озын кулы сугыштан соң да шактый иптәшләренең башына җиткән иде, шунлыктан бергә хезмәт иткәннәрнең, туганың кебеккә әверелгәннәрнең гомерен куркыныч астына куямдыр дип уйлады. Хәер, беркемгә дә әйтмибез дип бирелгән вәгъдәсе дә аны бу гамәлдән саклап килде.
Күңел төпкелендә йөрткән көлке дә, уйландырырлык та вакыйганы ул, инде ярты гасыр узгач, мәктәптә укып йөргән оныгына, инша язганда файдалану өчен, анда да,
балалар мине аңламас дигән шик белән, куркып кына сөйләде.
1945 елның апрель айларында Көнчыгыш Пруссиядә башланачак күпьюнәлешле операциягә әзерләнеп йөргән чаклары — шушы өлкәгә урнашкан дошман көчләрен Фашистлар Армиясеннән аерып алырга, диңгезгә китереп кысарга һәм өлешләп юкка чыгарырга кирәк. Елгалар, күлләр, коры елгалар, сазлыклар белән тулы матур бер җир иде ул Көнчыгыш Пруссия дигәннәре.
Сугышка хәзерләнеп йөргән көннәрнең берендә Әсхәдуллаларның разведчик-тәрҗемәчеләр төркеменә яшь бер егетне дә китереп куштылар. Яңа гына фронтка килеп эләккән, алардан тәҗрибә алырга да, рухи ныклыкка да өйрәнергә тиеш. Әсхәдуллалар белән фашист разведкасы арасында әллә ничек кенә шулай язу белән килешенмәгән кануннар оешкан иде. Егеткә өлкән иптәшләре, әгәр юлыбызда немецларга тап булсаң, тыныңны да чыгарма, үзеңнең барлыгыңны сиздермә, аларны да күрмәмешкә салышып үт, безнең өчен кирәкмәгән кешенең җанын кыюга, тормышыбызны куркыныч астына куюга караганда, офицерларнымы, кирәкле кәгазьләрнеме кулга төшерү мөһимрәк, диде. Имеш, бу хакта фашист разведчиклары да шулай уйлый икән, әмма моны командование кешеләренә һич тә сиздерергә ярамый.
Язгы салкын үзәкләргә үтә торган төн иде. Әсхәдулла белән иптәше, теге егетне дә алып, разведкага чыгып киттеләр. Аларның юлы коры елга ярының өс сукмагыннан, фашистларныкы исә шул елганың үзәненнән уза, һәм бу гадәтне ике як та һич кенә дә бозмаска тырыша. Бу юлы да шулай булып чыкты.
Елга уртасына җитәрәк еракта кыштырдаган, пышылдаган тавышны ишетеп тынып калдылар да барысы сукмакларга сузылып яттылар. Дошман разведчиклары алар турысына якынлашып килә иде.
— Бүген руслар разведкага чыкмаган, ахрысы, — дип дәште алар турысына җитәрәк, бер немец солдаты.
— Шулай кебек. Тавыш-тыннары сизелми, — дип җөпләде икенчесе.
— Аларныкын белмәссен тагын, без узганны көтеп, бер-бер куышта утырулары да бар, — диде өченчесе.
— Юктыр. Төне нинди бит! Җанына уза торган салкын,— дип каршы төште тагын беренче тавыш.
Бу юлы да хәлләр югыйсә гадәттәгечә бара, әмма немецлар аларнын килгәнлеген абайламаган икән. Инде эшне бетереп, куелган бурычларны үтәп, кайтыр якка чыккач, коры елганын урта турысына якынлашканда, тагын дошман разведчикларынын сөйләшкәне ишетелде. Тагын шым калдылар.
— Карале, болай бер дә кызык түгел икән. Әллә беләсе бар әйберләрен белеп бетергәннәр инде бу урыслар,— диде таныш тавыш. — Бер-беребезне тоеп торган килеш курка-курка гына разведкага йөрергә гадәтләнгән. Бүген ичмасам ник бер тычкан кыштырдаган тавыш ишетелсен!
— Әйе шул, — дип җөпләде икенчесе тагын. — Әллә нинди тыныч төн бу. Рус ягына узгач, сизмәгәйләре дип, тыннар кысылды.
Таныш юлда дошман разведчикларынын шәүләсен шәйләмәгән, тавышларын ишетмәгән немецлар, үч иткән кебек, шул турыда гына тукталып, инде кычкырып диярлек үзара сөйләшә башладылар, куркыныч чикне узганны белгәнгә, тәмәке көйрәтергә дип тукталдылар. Моны тын калып көтү ялыктыра иде. Төн җилсез булса да, җир салкын, үләннәргә чык төшеп килә. Разведкага тәүге тапкыр чыккан яшь егетнен нервлары чыдамадымы, яткан җире унайсызрак килдеме, һичкем уйламаганда- көтмәгәндә, авыр таш кебек аска — елга чокырлыгына тәгәрәп төште дә китте. Кычкырмады да, ухылдамады да үзе... Шап итеп аяк асларына барып ятканга охшады.
Әсхәдулла да, иптәше дә бер сүз дәшмичә сукмакта ята бирделәр. Эшнен ни белән бетәсен һичкем чамаламый иде.
— Монын белән нишлибез инде? — дип сорады разведчикларнын беренчесе. —
Иптәшләре дә бер-бер хәбәр бирми. Үзе әнә телен бөтенләй югалткан.
— Аны юкка чыгарудан гына рус армиясе җинелмәс, — дип мыгырдады икенчесе.— Күрәләтә дошманына гомер бүләк итү булуы гына.
— Инде моны да тере дисән. Бу яшь солдат урынына үзенне куеп кара, — диде өченчесе. — Сугыш башланмаса, әле ана яшисе дә, яшисе булыр иде.
Әллә, чыннан да, телсез-һушсыз калган — егет һаман да һичбер өн салмады. Бераздан немецларнын өчкә кадәр кычкырып санаганы ишетелде —аны бер сулышка селкеп торып, елга өстенә ыргытулары икән. Разведчикнын олы гәүдәсе баш өстеннән очып узды да шапылдап югарыга — яр өстенә килеп төште.
Әсхәдуллалар анда да дәшмәде, бу эшләрдән бөтенләй хәбәрсез сыман, һаман да шым тордылар. Немецлар нигәдер, әллә кеше кадәр кешене шулай биеккә ыргыта алуларына шаккатып, әллә бу гамәлләрен бер кызыкка алып көлештеләр. Аннан берсе:
— Беги, пока живой! — дип кычкырды. — Передай друзьям привет!
Шунда Әсхәдулла түзмәде:
— Рәхмәт! Без моны онытмабыз! — дип әйтеп салды. Немецлар тагын көлеште. Бераздан аларнын үз юллары белән китеп барганнары ишетелде.
Елга өстенә менсәләр, яшь солдат әле дә куркуыннан тынсыз-һушсыз калып ята. Күпме тырышсалар да, алар аны юньләп рәткә кертә алмады. Әзрәк кайда икәнлеген анларлык хәлгә китергәч, инде коры елганын өске юлыннан гына егетне, җилкәләреннән кочтырып, штабка алып кайттылар. Командирлар яшь разведчикны беренче тәҗрибә белән котлаганда да, ул эшнен нәрсәдә икәнлеген анлар хәлдә түгел, күзләрен алартып, мин кайда, дигән сыман карап утыра иде.
Әлбәттә, разведкада булган хәлне Әсхәдулла белән иптәше беркемгә сөйли алмады, беркайчан да, моннан сон да сер итеп сакларга сүзләр беркетештеләр. Араларында шома колаклар да утырган тулы бер мәктәп каршысында, фашистлар белән разведка юлында дуслашып беткән идек, дип әйтәсенмени?! Ә хәзер, сөйләсән дә, моны бер хыял җимеше дип кенә уйларлар, Хуҗа Насретдин мәзәкләре кебек кенә тыңларлар да, немец солдатларын искә төшереп, бер көлешеп алырга сәбәп итәрләр. Ә бәлки, оныгынын иншасында телгә алынган хәл балаларга кеше гомеренен кыйммәте турында анлатыр? Ничбер сугышларны уйлап тапмаган, теләмәгән гади немец солдаты да, советныкы да — хакыйкатьтә имансыз хакимнәр кулындагы бер корал гына, әмма ул коралны да, теләсән, атмый калдырырга була икән, дип әйтер?..
Дуңгыз исе
Хаҗирә ферма эшеннән тәмам туйды. Ашатыйм дисән - ризыгы юк, тырышып йөргәненне беркем күрми, тормыш итәрлек акчасы булса иде. Язга чыкканда:
— Курмы бетте, исәпләп салыгыз, — дип, мөдир өстендә тора.
Дунгызларынны күрәләтә ачтан үтерәсенмени?! Көн саен чиләкләп өеннән ташый башлый Хаҗирә. Инде анысына үги әнисе тузгына. Капчыкка печән-салам салып эшкә киткәндә артыннан:
— Башкалар өенә алып кайтканда, синеке колхозга илтү! — дип кычкырып кала. — Кайчан кеше кебек булырсын?!
Ул кешеләр кебек түгеллеген үзе дә белә, тик менә, теләсә дә, үзгәрә алмый. Әнисе әйтмешли, әллә теләми микән?
Ферма җыелышында:
— Дунгызлар таш идәнгә ятып чирли, шуна күрә асларына саламны калын салырга кирәк, йә өстеннән такта җәегез, — дигәч, кызлар рәхәтләнеп көлде. Ачы теле Фагыйлә:
— Кайдан чыккан бу өч сыйныф бетергән зоотехник? — дип, иптәш кызларына. каш сикерткән булды. Ферма мөдире электереп алырга гына тора:
— Үзгәрәсенме инде син, Хаҗирә, юкмы?! Бөтен кызлар кеше төсле, син генә мөгезле.
Эләктермәгәе, бу юлы да ахырда барыбер Хаҗирәнеке өскә чыкты. Фәгыйләнен ярты дунгызы кырылганда, өйдән салам ташыган Хаҗирәнекеләрдән ник берсе үлсен?! Авылга яшь бер ветеринарны эшкә җибәргәннәр иде, шуларны ишеткәч:
— Молодец син, Хаҗирә апа! Дунгыз дип тормыйсын, кешегә караган кебек карыйсын, — дип мактады. Председательгә барып, идән җәйдерү турында сөйләшкән. Башка берәү оештырса, Хаҗирәнеке ин артка калган булыр иде, ул менә төзәтү эшләрен аныкыннан башлаткан. Көнчелеге бугазына килгән Фәгыйлә ничәнче көн борынын җыерып йөри.
Фәгыйләнен мондый кыяфәтен күргәч, Хаҗирәнен күз алына, алар авыл буйлап эштән кайтканда, авыз-борыннарын күлмәк якасы астына тыгып, яннарыннан узып китүчеләр килә. Фермада кием алмаштырырга да бүлмә юк. Шул тирәдә йөргән һәммә кешегә Фатыйма карчыкныкы кадәр бер йорт, анда да, кайчан кермә, ирләр җыелган булыр. Йә гайбәт сатарлар, йә, эш беткән шикелле, тәмәке тартып утырырлар.
Их, менә мунча кебегрәк берәр нәрсә салсалар икән ул!.. Бар исне фермада гына калдырып, ыспайланып, ясанып-төзәнеп кайтырлар иде. Юынып та бетерә алмыйсын әле син аны еллар буена сеңдергәч! Кич югы азрак киләчәк бит инде ул.
Кышын клубта киносы да, вечеры да иртә башлана. Бигрәк тә шимбә булса, чыкмыйча каласың килми, ә эш вакытың җәйдәгечә тәмамлана. Кызлар өйләренә кайтып тормыйлар, берәр җирдә качып-посып кына, кием алмаштыралар да, ферма йортында капкалап, туп-туры клубка китәләр. Шул чакта юынып алырга мунчасы, кием сакларга чоланында шкафлары булса... Клубка килеп кергәндә үк, шәһәрдән кайткан студент кызлар да, әле мәктәпкә йөргәннәре дә, егетләр ишетерлек итеп:
— Ферма кызлары чыкты, фу, авыз-борыннарыгызны томалагыз! — дип әйтерләр идемени?!
Хаҗирәнең мунча, эштән соң юыну кирәклеге турында сүзләрен дә иптәшләре һаман көлкегә алалар. Тагын да шул ук Фәгыйлә:
— Дуңгызлардан бет ияреп кайтыр дип уйлыйсың мәллә? — дип, тешсез авызын ыржайткан булыр. — Без юынмыйча да чиста.
Авылны аркылыга узып, урам саен хуш ис калдырып, көненә ике мәртәбә өенә кайта Хаҗирә. Ашауны ферма бүлмәсендә генә оештырсаң да була, югыйсә! Тәмәкене урамда гына тартасы! Дежур көнне шуның исеннән башың чатнап ярылырдай уянасың, ферманы әйләнеп чыккан саен, яңадан йокыга, китә алмый ятасың. Яхшыга дигән киеме дә шул дуңгыз исле, тәмәке төтенле бүлмәдә эленеп тора бит аның!
Хаҗирә өйләренә бар киемен тышта калдырып керә. Кайткан саен, юарга сала, чистасын кия. Әле анысында да, әнисеннән читенсенеп кенә, ис барыбер киләдер дип куркыбрак, табынга килеп утыра. Ризык исен дуңгызныкы бозмасын янәсе. Күршеләренә керсә дә түргә узмыйча, тупса өстендә генә утыра. Хаҗирәгә:
— Кыш бит, ишек кырыйлары бозланган, — дисәләр дә, кул селки, урам якта түгел имеш, ишек бозына терәлмәгән. Борчылмасыннар өчен генә, калын сырмасы белән билгә кадәр уранып куя, йә аны, калын итеп бөкләп, астына сала:
— Менә болай бөтенләй суык түгел. Булса да, миңа тими ул.
— Суык тигәч, әйтү соң була, кер! — ди тагын бер кат Габдрахман абыйсы.
— Тисә, ягылмаган, ватык тәрәзәләреннән җил искән абзарда тияр иде инде ул! Дуңгыз исе киләдер шикелле... Идәнгә утырырга өйрәнгән мин. Ферма өендә урындык җитми. Ял итәм дип керәсең, ялың шул идәндә була инде. Мамык сырмаңа утырып, бер кырга чөмәшәсең.
Сүзен бирмәвен күргәч, Гатифә апасы үзенчә үгетләргә тотына:
— Өйгә кергәнсең бит инде. Исең булса, ул да сиңа ияреп кергән. Ишек төбендә утырсаң да, түрдәге сәкегә кунакласаң да, барыбер борынны ярып киләчәк. Сасыдан курыксаң, авылда да ач торасың инде. Безнең дә — ярты көн абзарда.
— Ул бит җигелми торган ат, сыер янында.
— Йә инде, йә. Нинди ис булсын: үзеңә генә тоеладыр. Минем борын иснең ниндиен дә шунда ук сизә. Ике көннең берендә фермада, өйдә болай да юктыр дисеңме?!
Укытучы халкы шулай инде. Бик тә ышандырырга тырышып, кәефен кырмый гына аңлата. Әйтмиләр генә алар: дуңгызны түлке барыбер яратмыйлар! Авылда дуңгызны беркем дә яратмый. Аны аңларга күп акыл кирәкми: бөтен җирдә иң әшәке кешегә, имансызга «дуңгыз» кушаматы тагалар. Ә менә Хаҗирә дуңгызны да, исен дә ярата, шул иснең үзеннән килгәнен генә җене сөйми.
Үскән, киртә җимерергә торган, ачлыктан мыркылдап нервыңа тигән дуңгыз — бер нәрсә, ә менә ап-ал булып дөньяга килгән, күз ачарга да иренгән төсле кулында яткан сабыйларын — икенче... Өеннән урлап төшкән сөтен дә эчерә Хаҗирә аларга, саранрак булсалар, орышып, әниләреннән дә эчерттерә. Бала тапкан ана дунгыз яман да хәтәр нәрсә! Хаҗирә орышкан була булуын, үзенен коты ботына төшә.
Дунгыз фермасы булса да, алар авылында беркем дә чучка асрамый.
— Урыс ризыгы ул, нигә мөселман авылында үстерелергә тиеш?! — ди Габдрахман да. — Урыс авыллары сыер-сарык үрчетә, ә без менә — мырык! Дунгыз асрасан, үзен дә дунгызга әверелерсен, ди иде бабайлар, бу сүз дөрескә охшаган. Хатыннын әтисе, дунгыз итен сугышта да ашамаган, башкасы юк дип тормаган. Шунын өчен генә исән-имин кайттым, өстемә гөнаһнын андыен булса да алмадым дип сөенә.
Колхоз җыелышында, дунгыз фермасын ябып, сарык үрчетү мәсьәләсен күтәреп тә караган иде:
— Коммунист башын белән! — дип чат ябыштылар. — Әйтәм җирле, малаенны сөннәткә утыртып кайттын!
Председатель акыллырак булып чыкты.
— Сүзен хак анысы. Тик менә дунгыз рентабельле бит!
— Рентабельле булса, урыс үзе үстерсен! Урам тулы сукбай эт. Үстерәсе дә юк. Чит илдә ашыйлар дип, бер дә сугымга эт асрауга күчкәнебез юк.
— Анысы шулай шулаен. Тау башы урамына янәшә салынган булгач, җәй буе ферма ягыннан искән җил сасысын җитәрлек алып килә. Аннан аз табыш килсә, башка җиреннән күбрәк табар да идек әле... Тик менә разнарядка Казаннан ук төшә бит. Ана Мәскәүдән килә диләр.
— Мәскәүдән синен ферман да, дунгызларын да күренми. Картага бармак төртеп, кайда дунгыз асраганны билгеләп утырмый бит алар. Сүз белән әйтәләр дә бетте! Ә син үзенчә яши бир!
— Коммунист башы белән! Партия кушканга каршы килеп! — ди авыл куштаннары, рәис булып рәис каршы төшмәгән бер чакта.
Алар районнан вәкил килгәндә шулай сөйләшә, башка бер чакта, кирәкле кеше дип, шул Габдрахманнын да бер алдына, ике артына төшә. Фермада дунгыз асрау әнә шундыйларга файдалы да ул. Якындагы марига-урыска дунгыз сатып көн итү начармыни?! Чучканын артык башын районнан килеп кем санаган да, имчәк саен тапкан баланын берсе кимүне генә кем исәпкә алып торган?!
Мондый халыкка тагын нәрсә сөйлисен, ди Габдрахман, тагын да шул кич утырырга кергәч. Ачыккүзлеләр — гомер бакый укыган нәсел. Әниләре мулла кызы иде, әтиләре дә төшеп калганнардан түгел. Совет заманы дип тормыйлар, Габдрахманнын өлкәнрәк туганнары барысы да — муллалык итүдә. Бездә яшәсәләр, күрерләр иде дә күрәсен. Киров өлкәсендә торгач, әллә чын иман китергән, әллә тәрегә карап чукына — ана игътибар иткән кеше дә юк! Югыйсә алар ягына басу чиге аша гына чыгасы.
Мулла булсалар да, бер дә төшеп калмаганнар. Барысы да рәтле урыннарда утыра, һәркайсынын үз районнарында сүзе йөри! Гади урыска синен дин тотуын ни дә, тотмавын ни. Моны өстәгеләр болгата. Эшен эшлиме? Эшли! Планын үтиме? Үти! Яхшы җитәкчеме? Яхшы! Габдрахман уйлавынча, кешенен бәясе эшендә күренергә
ХИКӘЯЛӘР
91
тиеш.
Борчуы булса, берәр нәрсәгә башы катса, Хаҗирә гел Габдрахманнарга керә. Дәрескә план төзеп утырган җирдән генә, ана борылып карап та тормыйча, һәр сүзенә җавабын шунда ук биреп кенә тора ул. Хаҗирәнен, кеше керде дип, аларнын эштән бүленмәвенә ачуы килми. Ул бит монда көн саен. Укытучы халкынын иртәгегә планнарын төзегәч, йә фермага, йә клубка дежурга китәсе бар. Дунгыз исен иснәп карасыннар әле алар да, кәчтүм киеп. Сумка тотып кына йөрмәсеннәр, диләрдер инде.
ХИКӘЯЛӘР
4. «К. У.» № 11 92
Бер җыелышта:
— Укытучыларны шунын белән дә җәфаламыйк инде! Балаларыгызны тәрбияләсәләр яхшымы, дунгызыгызга карап килсәләрме? — дигән иде Хаҗирә, беравыздан:
— Икесе дә! Аларнын тагы башка нинди эше бар? — дип кенә авызын яптырдылар.
Кизү торган укытучы дунгызны нишләтсен?! Абзарга кереп, сәлам бирә дә чыга. Менә Хаҗирәне мәктәпкә дежурга куймыйлар бит. Дәрес тә укытканы юк. Күршеләрен кайвакыт ферма эшенә дә кушалар, әйтерсен, укытучылар да төшеп, тегесенә-монысына булышмаса, дунгызлар кырылып бетә. Дунгызлар, сазлыкта йөрсә дә, кырылуын абзарындагы шакшыдан, ачлыктан кырыла ул! Янында карап тормасан, ач, хәлсез ана дунгыз дистәләгән баласын шунда ук үзе ашап бетерә.
Ферма эшеннән түгел, шул эшне оештыра белмәүләреннән тәмам алҗыды Хаҗирә. Ферманын икенче башыннан җилкәсендә апара ташудан туйды. Югыйсә янәшәдә абзар тулы ат. Барысы диярлек җигүгә өйрәтелгән. Эшсез ятканы да бар бит инде. Җик! Апаранны гына булса да ерактагы абзарларга китереп бир! Мөдир:
— Киләчәктә сыек ризык тагаракларда агып киләчәк, — ди.
Әле ул киләчәк кайчан киләчәк? Хаҗирә үзе дә аяксыз калган дунгыз хәленә килгәчме? Анын шулай баш катыруын берсе дә яратмый.
— Эшләгәненә акчанны аласын бит, алдына кара да йөр, кайчан гына без зарплат күрә башладык сон? Шунысына шөкер ит! — диләр.
Акчадамыни хикмәт?! Аны, эшләрне җайласалар, күбрәк тә алып булачак. Дунгызнын симерүе эскалаторлардан, йөгерек тагараклардан да тормый анысы. Елын елына идарәдәгеләр әзерләткән, фермага дип бүлеп калдырган ризык язга кадәр җитми. Бу хәлләр һаман саен кабатлангач, көздән үк яхшылап исәпләп булмый микәнни?! Әллә сон кызлар, мөдир әйтмешли, күбрәк урлап ташлыйлармы? Барысынын да абзары тулы мал, көтүгә йөргән һәр малнын корсагы шоп-шома булып кабарган, сырт йоннары ялтыраган. Берсеннән дә сасы ис килми. Кич кайткач, кырылган, юылганнар.
Китәргә кирәк фермадан, китәргә! Тик кая? Башка бер эше булмаганда. Анын җәен хезмәт көне эшләп бирерлек биш баласы юк, ә аны, сүзгә калмыйм, ашлыгын-саламын җитәрлек алыйм дисән, тутырырга кирәк. Китүнен бердәнбер юлы — кияүгә чыгу. Әмма монысы узган елдагысы кебек булырга тиеш түгел.
Фермадан кайтып, мунча юынып, ятарга әзерләнеп йөргән чагы иде. Кыш дип тормыйча, эчке күлмәге өстеннән телогрейка гына киеп, бәдрәфкә чыгып китте. Бер очтан капкаларны да бикләп керермен дип уйлады. Анын янына килүе булды, кинәттән ачылып китте дә каршысына ике ир килеп басты. Сөйләшеп тә тормадылар, авыз-борынын томалагач, кулларындагы толып шикелле бер нәрсәләргә төреп, ат арбасына илтеп салдылар. Як-якларыннан саламнар белән җылыткалагач, инде авылны чыгып ук барганда, шуларнын берсе:
— Унайсыз түгелме? — дип сорады. — Тавышланмасан, авызынны чишәрбез.
Тавышланып ни файда?! Япан кырда кышын кем очрасын?! Синен кычкырганынны кем ишетсен?!
Арба кырына утырып барган ир Хаҗирәнен авызына бәйләгән чүпрәкне чишеп җибәрде. Сулышы иркенәеп китте. Ни курку, ни кычкырасы, ни еласы килү теләге юк. Ирләрне бу үзе дә аптырашта калдырды булса кирәк. Чана артындагы чыгынтыга басып, дилбегә тотканы:
— Сине Илгизгә исән-сау алып кайтып җиткерергә сүз бирдек. Бездән курыкма! Хәзер төн. Барыбер берни эшли алмыйсын. Теләсән, иртәгә кире кайтырсын, - диде.
Олтанлы киез итек кигән, башына япкан, телогрейкалы булса да, эчке күлмәктән. Кеше көлдереп, йә кая, нинди Илгизгә бара инде ул? Төшеп калса да, нишли ала? Ычкынса, да, ерак китмәячәге, тотып алачаклары көн кебек.
Алар авылындагы Илгиз — әле мәктәп баласы гына. Тагын бер Илгизне ул күреп
ХИКӘЯЛӘР
4* 93
белә дә белүен. Узган елгы сабантуйлар вакытында, Нократ аръягындагы Күкшел Пүчинкәсе дип йөртелгән бер авылга баргач, кичке уенлыкта танышканнар иде. Атта, чанада, толыплар салып килгәч, шуннан булмый, кемнән булсын?! Ул авылга кышын тик ат юлы гына. Анысы да ниндидер. Алайса. Хаҗирәне әлеге Илгизгә урлауларыдыр инде.
Хаҗирә фаразынын дөреслегенә ышаныр өчен генә:
— Пүчинкә малае мәллә? — дип сорады. — Ник болай төнлә алып китәсез? Көндезен килеп, әнидән сорасагыз ярамыймы? Әтисе юк, әнисе үги дип көлүегездер инде. Егетләр, әллә сон кире алып кайтып кына куясызмы? Күнелегездә бер яманлык булып калачак бит инде бу эшләр. Алай да кая илтә мине бу атлар?
Ферма эшчесенен тозлап-борычлап сөйләшкәне аз түгел. Илгиздән ишеткәннәренчә, ниндидер дунгыз караучынын мондый җөмләләр белән, китапчарак сөйләшүе чанадагыларга кызык тоелды булса кирәк:
— Бүре оясына кадәр инде, кызый, — дип җавап бирделәр.
Хаҗирәнен коты алынды. Илгизне бүре дип атап, шаяртуларымы бу? Юри генә әйтүләреме? Сабан туенда күргән егет дип ялгышамы, әллә башка бер-бер кешеме? Шул сорауларга тизрәк җавап табылсын өчен кебек, чана салулый-салулый урман юлыннан алга ашыкты. Артык җылы төн булмаса да, кар явып тора, толып эчендә, киез итекләрдә тунарлык түгел иде. Оешып ятуы, кыймылдый да алмавы гына ардыртты.
Теге чагында Илгизнен кайсы якныкы, кунакмы, авылныкымы икәнлеген сорашмаган иде шул. Алар капка төбенә җитәрәк ике-өч сүз алыштылар да аерылыштылар: Хаҗирә өйгә кереп китте, ул нишләгәндер, белмәде.
Шактый озак, өч-дүрт сәгать чамасы баргач, яктырак бер урынга килеп чыктылар да атны сулга бордылар, бераздан «тпру» лап туктаттылар. Егетләр чанадан төште. Шыгырдатып, капка кебек бер нәрсәне ачканнары ишетелде. Каман да бәйләнеп чанада ятса да, моны гына анларлык иде. Җигүле атны ишегалдына керткәч, Хаҗирәне бәеннән ычкындырдылар, толыбы-ние белән күтәреп алдылар да җиргә бастырдылар. Алар кар кебек ишелеп җиргә төште.
— Әйдә, өйгә уз! — диде чынлыкта да ул җәен танышкан Илгиз.— Таныдынмы мине? Шаккатмадынмы? Сине булачак киленнәр ярышына китерттем.
Ни дигән сүз бу?! Хаҗирә юл буе, үзен кияүгә урладылар, ахрысы, кем йортына ничек килеп керер, дип уйлап барган иде, ә монда. ниндидер ярыш.
Койманын тыш ягында шактый карангы иде. Капка төбендәге баганадан сүрән генә якты төшә, шундый ук бер лампочка ишек алдын яктырта. Башка җирләрдән һични сирпелми. Ай качкан, күк томаланган бер төн. Хаҗирәнен керфек очларына кар кунып, яшь кебек эреп барып, муен тирәләрен бераз тундыра башлаган иде инде, ярый, бераздан явудан туктады.
Бу йорт ялгызы гына мәллә сон? Ишегалдынын бер ягыннан — койма өсләреннән куе агачлар күренә. Хаҗирәнен күнеленә шом төште. Юан бүрәнәле йорт та, агачлар да, серле карангылык та аны урманчы каралтысына китереп атканнары турында әйтә. Димәк, янәшәдә башка бер йорт юк, һичкем яшәми... Монысын ук көтмәгән иде.
— Нәрсә аптырап торасын? - диде Илгиз. — Урман каравылчысы мин. Абзаннын йорты булыр бу. Әйдә, кер!
Хаҗирә карышмады, Илгизнен артыннан чоланга керде. Карышмавын яхшырак, берни дә булмас әле дип өметләнде. Егетләр кире киттеләр бугай. Капканын ачылганы-ябылганы ишетелде. Әллә үз атлары тышка бәйләп куелган иде микән?
Илгиз авыр калын ишекне каерып ачты да, кулыннан тотып, Хаҗирәне йортка уздырды. Зур гына ишек каты иде. Телогрейкасын салырга теләмәде.
— Өстемдә кием юк минем, — диде.
Тышка чыкканда рәтле-башлы киеп тормаган иде, инде искереп беткән сырмасын сәдәфләп үк куйды. Шул килеш түр бүлмәгә үтте.
— Ә сина анын кирәге дә юк! — диде артыннан кергән Илгиз. — Сез монда
РИФӘ РАХМАН
94
барыгыз да эчке күлмәктән генә.
Түр урындыкларда, янгырда шәлберәйгән кош балалары шикелле, ярымшәрә ике кыз утыра иде.
— Таныша тор. Килендәшләрен. Ленура белән Мансура. Игезәкләр,
— диде зур канәгатьлек белән Илгиз. — Арагызда бәйге уздырып, сезне хатынлыкка сайлыйм. Гәүдәләре сылулыгын күрсәтеп, алар әнә үзләре үк күлмәк-кофталарын салды.
Инде монысы нәрсә? Исән калуын калды, адәм рисвае булдымы?
— Мин катнашмыйча да җинелергә риза! — диде Хаҗирә. — Тик тимә генә!
— Ә мин тияргә дә уйламыйм! Урман каравылчысынын башка кешесе юк анын: хатыны бер һәм бер дигән булырга тиеш! Биесен дә, җырласын да, ашарга да пешерсен һәм матур да булсын! Фигурный!
— Ә син?
— Мин шунын кочагында ял итеп кенә яшәргә бурычлы.
— Алайса урман бетә икән...
Теге кыз, телләшеп торганы өчен, китереп сукмагае дигәндәй, куркышып карап тора. Кеше ышанмастай хәлләр. Сөйләсән дә, тагын үзеннән генә көләрләр. Дунгызларын калдырып, больницага да йөрми иде, гомерендә бер чит авылга сабан туена барды, анын да ахыры ничек тәмаланды. Юк, тәмамланмаган иде әле, анын ничек бетәсен беркем белми.
Илгиз, Хаҗирә утырсын өчен, икенче бер урындыкны кызларныкы янына куйды да телогрейкасын сәдәфләре өзелерлек итеп тартты.
— Юк, үзем чишәм, нәрсә котырасын? — диде Хаҗирә. Анын теге кызлар кебек чебеш хәлендә күренәсе, курыкканлыгын сиздерәсе килми иде. Илгизгә Хаҗирәнен тотышы ошады. Киемен җибәрде, үзе салганын көтте. Ә ул берни дә булмаган, барысы да гадәти шикелле кыланды. Урындыкны кырыйгарак тартты да, сырмасын салып аркасына элгәч, җәелеп килеп утырды. Табуреткадан башканы урындык дип белмәгән Хаҗирәнен авырлыгыннан шәһәр җиһазы шыгырдап куйды. Урманда яшә дә шуны ал инде ә?! Әмма ана да исе китмәгән бер кыяфәттә ул:
— Йә, кызлар, нишлибез? Миннән ферма исе килмиме? — дип сорады.
— Дунгыз исе?
Күршеләренен һичберсенә сәер тоелмый торган бу сорауны ишеткәч, Илгиз кычкырып көлеп җибәрде:
— Дунгыз караучыдан — дунгыз, бәрәнге үстерүчедән бәрәнге исе килергә тиешмени?
Аннан сон авыр сулады да монсу гына:
— Карт кешене карасан, картлар исе сенәме? Менә мин көз көне генә әнкәй мәрхүмәне күмдем. — дип әйтә куйды.
— Юк, кеше урлаучыдан да дунгыз исе килә, — диде Хаҗирә.
Кызларга җан керде. Елмаештылар. Илгиз аларга бер караш кына ташлаган иде, тагын урыннарына сеңделәр.
«Кияү егете» радиоалгыч янына килде. Өстәлдә яткан пластинкаларын сайлаштырган булып маташты. Радиоалгыч өстендә уйната торган җире бар иде, кечкенә бер түгәрәкне шуның тимер чыбыгына киертте дә, кабызгач, инәсен куеп, музыка әйләндерергә кереште.
Көе таныш кебек иде, тиз генә сүзләрен исенә төшерә алмады. Ул да булмады, Әлфия Афзалова кызгандырырлык тавыш белән «Яшь гомер»не җырлап җибәрде. Илгиз Хаҗирәне вальска чакырды. Нигә әле, мин дуңгыз караучы гына, вальс әйләнә белмим дип торырга: бик булдырган кыяфәт белән, ул уң кулын Илгиз җилкәсенә, сул учын — аныкына салды. Йорт зур, түр бүлмәсе бик киң иде. Бу сиңа ферма өе түгел. Вальс әйләнсәң дә, сигезле уйнасаң да була. Җитмәсә, шып-шыр. Өстәл, урындык, тар гына караваттан башка һични юк. Хаҗирә барыбер егетнең аягына басып бетерде. Басмагае! Аның аягында олтанлы итек кенә ләбаса!
ХИКӘЯЛӘР
4* 95
— Кызлар, әйдәгез! — диде Илгиз, нигә әле без генә биибез дигәндәй. Алар, бер карусыз парлашып, вальска керде. Көй мәңге бетәр кебек түгел иде. Туры киләме-килмиме дип тормадылар, уйнаткыч башындагы инә пластинкадан кырыйга төшеп шыгырдый башлаганчы әйләнделәр.
— Чәй эчеп алыйк әле, — диде аннан Хаҗирә. — Тамак кипте.
Чәй мәтрүшкәле, бөтнекле иде. Болары тагын исенә җәй көнендә ферма янына кайтарылып ташлаган хуш исле печәннәрне китертте. Илгиз кызлар алдына бал, кура җиләге вареньесы куйды. Шикәр белән ипидән башканы күрмәгән Хаҗирә, балны калактан тамыза-тамыза, өстәлне буяп бетерде. Бер туячак идеме ул, юкмы? Егеткә чәйне икенче бүлмәдән генә ясап кертәсе. Кызларны түгел, аны сынау кебегрәк булды әле бу.
Өстәл астында табуреткалар булган икән. Үзенә куелганын яткырып, янына утырып, терсәкләрен як-якка сузып, чәйне тәлинкәдән генә шупырдатып чөмергән Хаҗирәне карап тору кызларга көлке тоелды, борын астыннан гына елмаештылар. Илгиз исә дуңгыз караучылар барысы да шулай эчә микән әллә дип шаккатты.
Хаҗирә чәйне ярата. Өйдә булса, бер савыт шикәр бетерә, уникедән дә кимне эчми, монда да шулай эшләмәкче иде, Илгиз, бездә зур самавыр түгел, тагын кайнатасы, көтеп тор, дигәч, сигез чынаяк белән канәгатьләнде. Соңгысына заварка чәйнеген генә әйләндертте.
— Бүгенгә җитәр, — диде Илгиз. — Иртәгә җырда, ашарга пешерүдә ярышырсыз.
— Юк инде, сөйләшеп утырыйк, — диде йокысы качкан Хаҗирә. — Теләсәләр, әнә кызлар караватка барып ятсын. Минем иртәгә чуар дуңгыз Валюшканы бәбиләтәсем бар иде. Шуңа да эч пошып тора. Миннән башка исән-сау китерер микән? Монда ятуын ятарсың да, аларны кем карар? Апара цехына тозлаган балык китергәннәр. Кызлар рәхәтләнә инде. Дуңгызларга тими дә. Сасыган дип тормыйлар, сыптыралар гына! Миңа балык кирәк түгел. Акшар булса җитә. Ферма йортындагы мичне гел мин генә кимереп бетерәм. Ай саен агарталар. Ветеринар, сиңа нидер җитми, Хаҗәр апа, ди, калиймы шунда, акбур кимерергә куша. Күршеләр укытучы минем. Сорасаң, кызганмыйлар, бирәләр. Кызыл балчыкка ябышып кызган мич акшары барыбер тәмлерәк..
Хаҗирәнең сөйләгәне җыен юк-бар булса да, үзенә алай тоелмый иде. Илгизгә дә, кызларга да кызык күк санап, каравылчы Әптеринең төнлә исерек килеш кереп, дуңгызлар арасында йоклаганын да, колаксыз кала язганын да, Мәчтүрәне ата дуңгыз егып, сазлыкта әвәләвен дә, ферма мөдиренең хатын-кызга хирыслыгын да, ишеткән-белгәненең берсен дә калдырмады.
— Ну сүз икән синдә! — диде Илгиз. — Сабантуйда бик тыныч кыз кебек кенә күренгән идеи. Сина өйләнсән, дуңгыз, ферма, саз, ис турында гына сөйләшәсе икән.
Хаҗирә аптыраганрак кыяфәт белән:
— Дуңгыз карагач, дуңгызны сөйләшәсен, дуңгыз исен иснисең инде. Мунча керенеп чыккан идем, бүген ис килмәскә тиеш! — диде. — Әллә соң эчке күлмәгемнән дә киләме?
— Юк!!!
Хаҗирә әкиятләрен тыңлап, таң атты. Ул арада кемнәрдер капканы дөбердәтте. Илгиз исәнгерәми калды, өстенә күлмәк тә киеп тормыйча, Хаҗирә капкага таба йөгерде:
— Үзем генә ачам!
Илгиз аның артыннан атылып чыкса да, куып тотарга өлгермәде, тыштагылар Хаҗирәнең тавышын инде ишеткәннәр иде. Капка келәсен уйнаткан берсе:
— Мин бу, Хаҗирә, Әсфәндияр абыең, дуңгызларыңның бәбиләсе вакытында төн ката авылдан чыгып качмасаң! — дип кычкырды.
Илгиз курыктымы, барып, капканы ачты.
Ферма мөдиренең Илгиз янында эчке күлмәкчән Хаҗирәнең басып торуын күреп, күзе шакмакланды:
ХИКӘЯЛӘР
96
— Мин сине эштән башканы белми дип торам, Тьфү! Дуңгызлар турында болай да юри генә әйтүем иде. Төнлә чыккан җиреннән кермәде дип, әнкәң йөгереп килгәнгә генә эзләп чыктык. Яңа яуган кардагы чана эзе буенча барып таптык. Ә син менә нишләп ятасың икән!
Әсфәндияр хәйләли. Ул яхшы дуңгызчыны югалттым дип әнисеннән битәр курыкты. Түлке бу кызга баш бирергә генә ярамый иде. Әнә бит Хаҗирә акланып та, аңлатып та тормады. Ул авылдашларына:
— Мин хәзер чыгам, — диде дә телогрейкасы артыннан кереп киттте. Илгиз аңа төренеп килгән толыпларын чыгарып бирде. Алмадылар. Чанада толып та, сырган юрган да бар иде.
— Кара, кызый, дуңгызларың балалагач, ярышны дәвам итәбез әле, — дигән булды Илгиз, толыпны киеп алгач, аркасыннан кагып.
Хаҗирәне яңадан урламадылар, килеп тә сорамадылар. Ул Илгизне нәрсә белән шаккаттырсын? Наман дуңгыз турында гына сөйлисең, диде бит үзе дә. Капканы шул кичтән соң әнисе бикли, кирәк булса дип, чоланнарына иске чиләк куеп йокларга ята башлады. Анда да, Хаҗирәнең барлыгына ышанмагандай. Төн уртасында, ике булмаса бер, караваты янына килеп карый торган иде әле.
Бу хәлләр авылның бар халкын шаккаттырды. Хаҗирәнең нигә төнлә ат арбасында авылдан елга артындагы урманга китеп баруын да аңламадылар, анда ниләр булганын да белмәделәр. Күршеләренә кергәч, тупса өстенә утырып, сер итеп кенә сөйләгән иде дә, тегеләр, инде исән-саулыгыңа шөкер ит, дигәч:
— Әй лә, шөкер итеп кенә, ни булыр? Мине кая гына барсам да, дуңгыз исе коткара. Шуңа чыдаган кеше генә минем белән яшәп кала, йә исе артыннан килеп эзләп табалар, — дип көлде.