ГОРУРЛЫККА ТАУЛАР ӨЙРӘТКӘН
Без — татарлар
Без оныттык изге тамырларны -
Мең ят белән каннар катышкан!
Без түгелме, илбасарлар белән
Ничә гасыр тоташ тартышкан?!.
Манкорт булып үсә яшьләребез,
Оныкларда - шул ук юнәлеш.
Ә бит коллык зынҗырлары өчен
Болгар - Казан белән түләнмеш!..
Югала моң. Иман, оят кача,
Рәнҗетелә милләт йөрәге.
Сәләтлеләр чит халыкка күчә,
Югала Тел - милләт терәге!..
Без киләбез мең ел тарих буйлап:
Упкыннарны ничә кичелгән!
Мең ел аша безгә аваз бирә
Югалган һәм тере исемнәр!..
Без оныттык изге тамырларны.
Бүген өчен яши күбебез!
...Тик Казанда - Идел, Уралларда
Нигезебез безнең, төбебез.
Шуны сөйли туган телебез!..
Сердәшем — каен
Хәтеремдә һаман күк күкрәтә
Кайгыларның кара болыты.
Вакыт үзе җылы тыны белән
Күз яшьләрен тора корытып!..
Бакчамдагы ялгыз каенымны
Җилфердәтеп җилләр иделәр.
Күршеләрем: мондый елак каен
Кайгы чакыра ул, диделәр.
Каенымның андый гаебе юк:
Гомерем буе аны сынадым:
Иңнәремне кайгы сарган саен
Каенымны кочып еладым!
Вакыт юа, хәсрәт онытыла,
Күкрәүләре уза болытның;
Ничә еллар елап, каенымны
Яшем белән генә корыттым!..
Чыдамады минем хәсрәтемә -
Ярамады ачы күз яшем!
...Корыса да, йөрәк ярылудан
Саклап калды Каен - сердәшем!..
И!
Нинди төсләр, ничә төсмер
Таба синдә чагылышын!
- И! - дип әйт: фикер төсмерен
Сөйләп бирер тавышың!..
- И, Җаным! И, бердәнберем!
- И, балам! И, сөйгәнем!
Йөрәгеңә барып җитсен Өзелеп: -
И! - дигәнем!
- И, кадерлем! И, ягымлым!
Бөтенесе сиңа бит!
Кайгылы чакта: - И! - дисәм,
Кына гөлем шиңә бит!..
И, Җаным! Кайттыңмени, аһ?! -
Шулай диюем була,
Бәхетемнән, шатлыгымнан
Чишмәдәй күңлем тула!..
- И- и - и! - димен җан өзелгәндә
Сагыну - сагышымда...
... Сизәрсең шул бер аваздан
Хагын да, ялгышын да!...
Туган җиргә торам бәйләнеп
Табигатьнең гади баласы мин -
Бер каены, гөле, үләне...
Таң җилләре, чәчләремне тарап,
Шул турыда хәбәр сөйләде.
Ялан кырда үскән чәчәк кебек,
Кояш нурын эчәм көнозын.
Чылтыравын тыңлыйм чишмәләрнең,
Биек тауга менәм ялгызым...
Үткән елгы шиңгән яфракларны
Юри генә ачып карачы:
Яфрак асты саен гөжләп торган
Серле, ят бер дөнья табарсың!..
Күзем алмыйм сары үзәгеннән
Кояш карап торган чәчкәдән:
Таҗларына бал кортының җиңел
Аягыннан ширбәт чәчрәгән!
Чыклар ярып иртән суга төшәм,
Сукмагыма карыйм әйләнеп:
Гүя үзем шушы сукмак белән
Туган җиргә торам бәйләнеп!..
Туган бусагам
Карлыганның кара җимешедәй,
Татарымның балкый карашы. Әремнәрдә - кайгы-хәсрәт тәме, Упкыннарда - Җирнең ярасы.
Юллар гизеп, кая борылсаң да,
Тап буласың чая татарга:
Тамыр җәйгән җирен яшәртә ул,
Форсат бирә чәчәк атарга!
Идел буендамы, Себердәме,
Уралдамы - тау йә үрдәме, -
Бер җан, бер тән булып Татар яши,
Уртак, охшаш бөтен күргәне!..
Ач чагыңда ул икмәген сона, -
Авызыннан өзеп булса да!
...Кайда татар - шунда туган җирем,
Туган йортым, туган бусагам!..
Галәмгә нур оча йөрәктән
Мин яшәдем Урал якларында -
Тамырлары тауның - чын таштан!
Биек сыртлар, чал кыялар монда
Күкнең үзе белән тоташкан.
Бер карауга якын тоелса да,
Тезелеп киткән күксел сыртлары, -
Ерак иде офык сызыклары,
Ай үзе дә шунда йоклады...
Тауга менсәң, сансыз йолдызларның
Тию мөмкин иде берсенә!
Ләкин беркем йолдыз тоталмаган:
Таш кыялар шуңа көрсенә.
Ә мин менә... тотар сыман идем.
Кагылыр кебек идем Айга да:
Кеше мәңге хыял белән яши, -
Кеше булып яши кайда да!..
Шул омтылыш, биеклекләр өне,
Кайтавазлар кала йөрәктә.
...Мин яшәдем Урал якларында,
Горурлыкка таулар өйрәткән, -
Галәмгә нур оча йөрәктән!..
Җәй уртасы
Җәй уртасы. Бар табигать хозурлыкта:
Янып пешкән алма кебек тулышкан ул!
Җәйге челлә - Табигатьнең алмаз таҗы -
Тоташ бәйрәм иде безгә тумыштан ул!..
Колмакларга кара: күккә үрләп бара,
Яшел чатыр корып безнең өстебезгә!
Җәйге челлә - Табигатьнең алмаз таҗы,
Тоташ бәхет булып күктән иңде безгә!
Яңгырлары яшен тулы, күкрәү тулы,
Куыкланып, көтмәгәндә явып китә!
Иген кыры, болын тулы чәчәклекләр
Дәррәү кинәт, күпер булып, авып китә...
Гөрләвекләр тула чирәм арасына,
Ап-ак казлар, каңгылдашып, коеныша.
Болынлыкта утлап йөргән бияләрнең
Куенына колыннары сыеныша!..
Су өсләре чуарлана тамчылардан,
- Әллә ага, әллә кайный инешебез!
Җиләк тулы чиләкләрне тоткан килеш,
Җиләклектән безнең кайтып килешебез...
Баш очына табак кадәр әрекмәннәр
Куеп, яшел «зонтикларны» күтәргәнбез.
Яланаяк, бер төркем кыз, көлә-көлә,
Йөгереп үттек озын агач күпердән без.
Җәй уртасы. Көннәр озын - бер айга тиң!
Баш очында кояш көлә — алтын табак.
Җәйге таңда кояш кебек сөйгән ярым:
- Сөям! - диде, вәгъдә бирде, көлеп карап.
Җәй уртасы. Яшәп туймас хозур заман -
Озайтасы иде аны, сузасы иде!
...Шушы гүзәл табигатьтә бер гомерне
Мең сандугач кебек сайрап узасы иде!
Редакциядән:
Бу айда шагыйрә үзенең юбилеен билгеләп үтә. Каләмдәшебезне бәйрәме белән ихлас котлыйбыз, исәнлек-саулык, иж.ат уңышлары телибез.