ЭНҖЕ СҮЗ ЭҢГЕРДӘ БАЛКЫЙ
Алга таба барабыз
Чал тарихтан килә исәр сынамыш:
Бар кешелек кичергәндә алгарыш
Җирдә сугыш сроклары кыскара;
Ник дисәң, Адәми зат җан кыярга остара;
Беләбез:
Сузылган ич сугыш хәтта йөз елга
Шау томана булган чакта кешелек;
...Ә менә
Ике мең дә сигезләрнең җәендә
Барды сугыш җәмгысе җиде тәүлек.
Дөмектерә адәм бүген бер-берсен,
Явызларча, сугыш игълан итмичә; ...
— Ә син үскәч кем буласың? — дигәчтен,
— Бандит булам! — диде бер сабый кичә.
***
Гомер — калын китап, тузган, саргайган;
Ә бит бите саен кошлар сайраган,
Салкын чишмә бәргән, ярып тауларны,
Умырзая туган, тишеп чал карны,
Төнен йолдызларга сукмак салынган,
Кемдер кемне сөйгән, көткән, сагынган.
Күптән кипкән ул китапның буявы;
Без — әҗәлнең харап әрсез кунагы,
Кысыр гөнаһларны барлап ятабыз,
Еллар — көлдә, калган көнне ягабыз,
Шунсы гаҗәп: һаман нидер язабыз;
Җан — китапта, әгәр дә күз салсагыз.
Сезне ни коткарыр?
Пәйгамбәрлек исе килә бездән,
Баешларга кояш авышкач;
Юк, матурлык безне коткармастыр,-
Матурлыкның тарту көче бетте,
Сере бетте, калгач ялангач.
Күрсә Күкләр адәм гөнаһларын,
Ай кызарыр, Кояш агарыр;
Бодай басуында тоташ кылган,
Тәрәз төпләрендә гөлләр сулган,-
Ил-йортны соң кемнәр коткарыр?!
Китәрбез без, сөйгән ярлар ярдан
Куллар изәп күздән югалса;
Тыңланмаса моңнар онытылып,
Укылмаса шигырь йотлыгып,
Сез соң? Сез соң!
Калырсызмы икән котылып...
Хөкемдар
Әхнәф хаҗи Әминевка
.Бу авылдан бары бер өй калган,
Һәм могҗиза калган — тере зат!
Наполеонмы үткән бу җирләрдән,
Әлләме соң шашкын гарасат?
Кайдан килеп, кая киткән алар,
Кайсы нәсел, кайсы ырудан?
Күк әмерен көтмичә дә кемнәр
Язмышларга ясин чыгарган?
Кара тәрәзәдә — төссез карчык,
Әллә татар, әллә керәшен;
Ишек ачып, су да бирмәде ул-
Тәмам кыргыйланган күрәсең.
Без барышлый гына, юлдан төшеп,
Ялгыз йортны шәйләп сугылдык;
Яулар да юк, ә дошман күп, бүген
Хак хөкемдар — хәңҗәр йә мылтык:
(Шомлангандыр карчык).
.Капылт, бозлы сагышларга коеп,
Ялгызак каз очты каңгылдап;
Картлыктагы тау-тау хафаларның
Иң-иң яманы ул — ялгызлык.
Нурсыз тәрәзәдән, өн чыгармый,
Багып калды карчык ятларга:
Яшьлегенең очканынмы күрде
Сикереп лә менеп тулпарга?
Нигә вакыт, нигә заманалар
Җылы бөркер җанга кул тыга?
Күпме асыл затның сөякләре
Ята ятим...
Йәгез, бер дога!
***
Яклаучысыз калгангамы икән,
Чишмә — елак, йолдыз — ялангач;
Тетрәнгәнең бармы, үксез сабый
Күзен мөлдерәтеп карагач?
Ниләр булыр икән болай итсәм:
Чишмә җырын йолдызларга сипсәм,
Йолдыз нурын койсам чишмәгә,
Ә сабыйга яшәү тәмен өрсәм?-
Яңарырмын, валлаһ, иртәгә!
Көбә кигән яугир итеп саный
Кеше үзен, кайгы төсен таный
Туң йөрәге шарлап канагач;
Өрерләрме җаннарыңа җылы
Әгәр берчак калса ялангач?- Ислә һәрчак!
«Күз яше» кибетендә
Калада кибет бихисап,
Шау импорт күбесендә;
Булдым беркөнне бердәнбер
«Күз яше» кибетендә.
Гавамнан җыеп саталар
Җыен иске-москыны,
Бар борынгы бичәләрнең
Хәтта киндер ыштаны.
Яшь кызлар кошлар шикелле
Киләләр чырык-чырык,
Хуҗа битараф төстәрәк
Утыра кул кушырып.
Мин кергәчтен, ни гаҗәп хәл,
Әйтерсең узды түрә:
— Рәхим итегез, әфәндем! —
Ул басты аягүрә.
Һәм экскурсовод шикелле,
Япмыйча да авызын,
И мактый үз тауарларын,
Чичән — валлаһи газыйм!
— Бусы — чормада сакланган
Юка телемле чыраг;
Чыжылдасын җиз самовар
, Килсә кадерле кунак.
Кул тегермәнен алсагыз
Күрерсез күп файдасын, —
Тары итеп тарттырырсыз
Бөтен мирнең кайгысын.
Бу патефон җанга бәлзәм —
Хафалы ялгызларга;
Ялт сүнәр ялган «йолдызлар»,
Моң сипсә Басыйрова.
Карагыз, нинди толымнар! —
Чем карасы, сарысы;
Кызлар китерә күбесен, —
Килми чәчен тарыйсы...
Яшьләр тагын чыркылдады
Хуҗаның бу сүзеннән;
Көлдем мин дә рәхәтләнеп,
Яшь чыкканчы күземнән.
Хуҗа кинәт, ут капкандай,
Чабулап килде янга:
— Шатлык яше бик дефицит,
Коегызчы бу җамга!
Яшеңне дә онытасың,
Эчсәң шатлык яшьләрен;
Тизләтәсе килә Җирнең
Әйләнмәле күчәрен.
— Кайгы яше үтәме соң? —
Дип аңардан төпченәм.-
Сакланыр өчен алалар
Бер кайгысыз кешедән.
Хәсрәтсез бәндә, көядәй,
Телгәли ефәк җанны;
Газап чиккәннәр тудырыр
Хакка баккан заманны.
— Ә табыш, — дим,— ничек кенә?
— Әнә ике дәфтәрем:
Керем — кош теледәй, чыгым —
Пушкин томы кадәрле.
Корышты картлар, бетәште,
Җеп төсле күләгәсе;
Ә яшь буын елый белми,
Көлгәндә чыкмый яше.
Йөзенә битлек кигәннәр
Гомергә битен юмас;
Мәгәр тук дәверләрдә дә
Ачы яшь акмый тормас.
Күрәм, сез дә карайгансыз,
Якты таңнарны көтеп;
Лампа уты — җанга җылы,
Бирәмен бүләк итеп.
Сез шагыйрьгә кирәклесе —
Лампаның җиделесе;
Энҗе сүз эңгердә балкый, —
Белми шуны күбесе...
...Тагын тамарга чамалый
Җылы бөртек битемә;
Кызлар чыркылдап калдылар
Искелек кибетендә.
Кибет алды. Эскәмия.
Кәрлә карчык утыра;
Сатмак буладыр, күрәсең, —
Күз яшен сыгып тора.
Иртәгәмне уйлап.
.Кайда калып, кемгә кирәгербез,
Әллә җиргә, әллә күкләргә?
Оныклар да, ахры, онытырлар
Һәм салмаслар сукмак үткәнгә.
Уйлыйм шуны: җирнең бер тамчысы
Ни-нәрсә ул чиксез күкләрдә?!
Җирдә яшен булып яшьнәү кирәк,
Кайта-кайта күктә күкрәргә.
***
Тып-тын кичтә килдем аулак күлгә,
Битендә юк бөртек җыерчык;
Төшәрләр дә очып, иңбашымнан
Фәрештәләр алыр күк кочып.
Гамьсез вакытларны сүтә-сүтә,
Йә, без нинди гамьле эш кылдык?!
Уятасым килми үләннәрне,-
Кычкырыр да идем җир ертып.
Нигә кешеләр дә сызлак җанны
Кочар фәрештәләр түгелләр?!
.Әремнәрне иснәп әрнешү юк, —
Миндә бетәр, ахры, шагыйрьләр.