Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАНЧАЛЫК

ДАНИЛ САЛИХОВ ДРАМАТУРГИЯСЕНЕҢ
КАЙБЕР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
1980 елларда татар драматургиясенә килгән иҗатчылар Аманулла (Әмир Камалиев),
Фәүзия Бәйрәмова, Фәнәвил Галиев, Мансур Гыйләҗев, Хәбир Ибраһимов, Гафур
Каюмов, Мәдинә Маликова, Юныс Сафиуллин, Рәдиф Сәгъди, Зөлфәт Хәким, Эсфир
Яһудин һ.б. арасында үз иҗат йөзе белән аерылып торган Данил Хәбибрахман улы
Салихов та бар иде. Аны драматург буларак таныткан беренче әсәре — «Туй күлмәгем —
соңгы бүләгем» драмасы 1987 елда языла һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма
һәм комедия театрында куела. Аннары шул ук театрда бер-бер артлы «Яшьлек хатам —
йөрәк ярам» (1989) драмасы һәм «Бәйрәмгалинең сыер тышавы» (1991) исемле комедиясе,
Әлмәт татар драма театрында «Хатын түгел — аждаһа»- (1992) дип аталган сатирик
комедиясе, «Чукрак» исемле трагедиясе (1998), «Алла каргаган йорт» (1996, язылган елы
— 1990), «Узып барышлый» (2001, театрда куелган елы — 2003), «Баязит» (2010) дигән
драмалары, Минзәлә татар дәүләт театрында «Өзелгән йөзем» (2005) һ.б. сәхнәләштерелә.
Чаллы татар дәүләт яшьләр театры, Уфаның «Нур» татар дәүләт театры, Туймазы татар
дәүләт театры, Оренбург дәүләт драма театры, Сибай башкорт дәүләт театрлары да аның
пьесаларына еш мөрәҗәгать итә.
Драматургның иҗат мирасында хәзерге көндә дүрт дистәгә якын сәхнә әсәре бар. Сан
ягыннан гына түгел, жанр төрлелеге җәһәтеннән дә, тематикасы белән дә бай мирас. Аның
бер өлешен язучы дүрт җыентыкта туплап бирде инде («Яшьлек хатам — йөрәк ярам»,
1998; «Узып барышлый», 2002; «Гыйлаҗ тәрәзәләре», 2004; «Таш сандык», 2008). Алар
Д.Салиховны бүгенге татар драматургиясенең иң актив һәм нәтиҗәле авторларыннан
берсе итеп бәяләргә мөмкинлек бирә. Д.Салихов, асылда, бүгенгебез турында яза,
халкыбыз тормышында туган проблемаларны игътибар үзәгенә куя, замандашларының
төрледән-төрле һәм үзенчәлекле образларын сурәтли. Драматург заман проблемаларына
сизгер. Милләт язмышы, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтләрендә урын алган, торган
саен ныгый барган мәрхәмәтсезлек, гаделсезлек, битарафлык, кешелекне упкынга сөйри
торган эчкечелек, байлык артыннан куып, кешелек сыйфатларын җуя бару, аерата яшь
буынга янаучы наркомания, узгандагы һәм хәзер дә еш күзәтелгән сугыш афәтләре, гаилә
мөнәсәбәтләренең бозыла баруы һ.б. кебек кимчелекләрне фаш итүче ситуация һәм
образлар аның әсәрләренең үзәгендә тора.
Менә аның «Яшьлек хатам — йөрәк ярам» дип аталган психологик драмасы. Беренче
карашка сурәтләнгән вакыйга артык катлаулы түгел: эчкечелекнең шәхесне фаҗигагә
алып килүе. Бу проблема байтак авторларның игътибар үзәгендә. Әмма әсәрләрдә еш
кына аракы белән мавыгуны фаш итү, кире кагу төп вакыйгаларга өстәмә рәвештә кертелә.
Ә бу драмада исә ул төп сюжет сызыгын тәшкил итә. Әхмәт исемле архитектор аракы
белән «дуслаша». Нәтиҗә — гаять аяныч. Яраткан хатыны Гөләндәм аны ташлап китә.
Бәхетсез ирне эчпошыргыч ялгызлык, ямьсез тормыш, өметсезлек биләп ала. Яшәүнең
яме калмаган. Күршеләре Сәлах бабай белән Галимә карчык аның хәленә керергә,
һәрничек ярдәм итәргә тырышалар, әмма файдасыз. Ир бары тик кешелектән чыккан
исерекбаш Әбүзәр һәм бомж-сукбай хәленә төшкән сәрхүш хатын Сәхия белән генә уртак
тел таба ала. Бу өч «дус» вакыт-вакыт бу юлның фаҗигагә алып баруын таныйлар да.
130
Сәхия бер айныган вакытында менә нәрсә ди: «Урамда трамвай-троллейбустагы
кешеләрне күреп көнләшәм. Кайсы бала күтәргән, кайсы җитәкләгән, кайсысының
хатыннары ирләрен култыклаган. Нидер алалар, нидер эшлиләр. Ә без... Шуларга карыйм
да, асылынасы килгән чакларым да еш була. Хәзер алар җылы өйләренә кайтып кайнар
аш ашыйлар, җылы ятакта балаларын назлыйлар, ир куенында иркәләнәләр. Ә без...
айнырга куркып йөрибез». Әхмәт тә аның белән килешә: «Шулай шул, айныгач, башка
төрле уйлар килә. Эчеп исергәч, онытыласың», — ди ул.
Әйе, бу чирдән котылу бик авыр шул, аңар бирелү генә ансат. Моның өчен ныклы
ихтыяр көче кирәк. Шулай да Әхмәт үзендә аракы белән арасын өзәрлек көч таба,
тәртипле тормышка кайта, яраткан хатынын эзләп таба. Ләкин соң инде: Гөләндәм
асрамага бала алган, язмыш тарафыннан кыерсытылган, ирлеген җуйган Харун белән
тормыш корган, үзен аларга багышлаган. Ул, гәрчә яратса да, Әхмәткә кире кайтмый...
Соңгы еллар драматургиясендә үткәндә илебездә хөкем сөргән совет системасын
тәнкыйть итү, аңа алмашка килгән кыргый капитализм тәртипләрен фашлау ачык бер төс
алды. Бу темага Д.Салихов «Алла каргаган йорт» (1990), Т. Миңнуллин «Баҗа мал түгел,
кәҗә туган түгел» (1992), Зөлфәт Хәким «Җүләрләр йорты» (1995), Ф.Бәйрәмова
«Вакыйга җүләрләр йортында бара» (1998), «Безне онытмагыз» (1998) һ.б кебек пьесалар
яздылар. «Алла каргаган йорт» драмасында ситуация бик оригиналь корылган: эре бер
оешманың директоры Айрат Харисович Галин, кылган җинаятләре өчен төрмәгә
утыртуларыннан качып, җүләрләр ята торган больницага кереп ята. Үзе теләп мондый
аферага барганда ул остаханәнең баш табибы, әшнәсе Риваль Якубовичка таяна. Ләкин
аның ышанычы акланмый. Алай гына да түгел, ул бик нык алдана. Риваль Якубович —
әшнәлек ярдәмендә күпләрне үзенә каратып бетергән оятсыз һәм намуссыз кеше. Ул
директордан ришвәт алып кына калмый, ә аның яшь һәм чибәр хатыны Зилә Саматовнаны
үзенә сөяркә итәргә тырыша. Яшергән бөтен байлыгыннан колак каккан Айрат
Харисовичны нормаль яшәешкә кайтудан тәмам мәхрүм итеп, җүләрләр арасында
калдыра. Ләкин үзен бик акыллыга санап йөргән бозык һәм мәрхәмәтсез бу адәмне төп
башына утыртырлык икенче берәү табыла. Ул — Зилә Саматовна, бүгенге вәзгыятьнең
бөтен пычраклыкларын үзләштереп алган, алдап-юмалап иренең бөтен байлыгын кулына
төшергән һәм карт иренең гомерлеккә җүләрләр йортында калуына төп сәбәпче булган
хатын.
Байлык дигәндә җинаять эшләүдән дә баш тартмаган кешеләр җәмгыятен сурәтләгән
драма реаль картиналарның төгәл эшләнүе, тормышчын интригаларның оста үрелеп
бирелүе белән җәлеп итә. Анда бүгенге яшәешебездә урын алган кыргый мөнәсәбәтләр,
алда исемнәре аталган персонажлар ярдәмендә күрсәтелсә, кешелексез, мәрхәмәтсез
мөнәсәбәтләрнең кичәгедән килгән чыганаклары да шактый анык гәүдәләнә. Шәхес
культы еллары җәллады, ерткычлык, бәгырьсезлек «һөнәре» канына сеңгәнлек бүген дә
һәрчак сизелеп торган Кадыйр, аның дәвамчысы Дубиналы Адәм, Ватан сугышы
инвалиды, Сталинга тугрылыклы булам, шуның белән кешеләргә файда китерәм дип
ышанган Садрый, инде сабыйлар акылы кергән Исмай кебекләр гаять тәэсирле образ-
характерлар булып калка.
Д.Салихов икенче төр драмаларында бүгенге торшышта яшьләрнең үзара
мөнәсәбәтләрендәге катлаулыклар, вакыты белән туа торган фаҗигале хәлләрне сурәтли.
«Туй күлмәгем — соңгы бүләгем» драмасында бу — сөйгән егете артыннан шәһәргә
килгән, аяк киемнәре тегү фабрикасына эшкә урнашкан Сәрия исемле
саф күңелле, риясыз кызны, аның бәхетсез язмышын тасвирлау. «Өрәк» дип аталган
драмада — наркоманлык юлына баскан Илдусның мәктәп директоры әнисе ярдәмендә бер
гөнаһсыз, намуслы, әле генә армия хезмәтен тәмамлап кайткан Хафиз исемле егетне
төрмәгә кертүе вакыйгасы. Ул мәктәпләр тормышында урын алган күз буяу, хөкем
органнарындагы ялган, мафия кебек җинаятчел оешмаларның канат җәюе кебек
сыйфатлар белән бәйләп сурәтләнә. «Язмыш» драмасында — Әфганстан сугышыннан
сукыраеп кайткан Нәсимнең бу дөньядан китәргә теләп үз-үзенә кул салырга уйлавы,
сөйгәненең һәм якыннарының ярдәме белән нормаль тормышка кайтуы хәлләре. «Әни
буласым килә» мелодрамасында балаларга тиешле мөнәсәбәтнең изгелеге, яшь буынны
тарбияләүгә җаваплы карауның мөһим икәнен алга сөргән ситуацияне гаять үзенчәлекле
итеп, шартлы алымнардан уңышлы төстә файдаланып бирү.
АЗАТ ӘХМӘДУЛЛИН
131
Д.Салихов драмаларының күпчелеге реалистик стильдә язылган. Аларда
тормышчанлыкка тугрылык өстенлек итә. Ләкин драматургка ситуацияләрне оештыруда,
образлар системасын бирүдә шартлы алымнарга, метафорик гомумиләштерүләргә
мөрәҗәгать итеп язу да ят түгел. Мәсәлән, «Ак күгәрчен» дип аталган драма тулысынча
шартлы-мифологик алымга корылган. Эшкуар Ибраһимның мәңгелеккә күчүе вакытында
кичергәннәре, инде мәрхүм әти-әнисе, кайбер туганнары, хатыны, туарга тиеш булып та
тумыйча калган балалары, исән вакыттагы дусларының рухлары белән аралашуы дин
кануннары, дини ышануларга нигезләнгән хәлләр ярдәмендә җанландырыла. Кешенең
җирдәге тормышы намуслы яшәешкә нигезләнеп корылганда гына бакый дөньяда аның
рухы рәхәтлек кичерәчәк, мәңгелектә ул үз урынын табачак дигән фикер бик тә
үзенчәлекле төстә раслана. Кыскасы, Д.Салихов ситуацияләрне бүгенге тормышыбыздан
ала, ул — заман язучысы. Ләкин драматург кайбер әсәрләрендә үткәнгә дә мөрәҗәгать
итә. Җәмгыятебез тормышындагы, халкыбыз язмышындагы хәлләрне узгандагы тарихи
вакыйгалар белән органик бәйләнештә карый. Шундый әсәрләрдән берсе — «Чукрак»
драмасы (1995). «Данил Салихов, тарихи дөреслекне эзли-эзли, Октябрь инкыйлабы
көннәренә кайтып төшә һәм «Чукрак» исемле трагик драмасын иҗат итә», — дип яза Аяз
Гыйләҗев үзенең бер мәкаләсендә. Драмада автор совет хакимиятенең башлангыч
чорындагы буталчык, караңгы- ямьсез вакыйгаларны сурәтли. Ул вакыйгаларда аерым
кешеләрнең, беренче чиратта, саф күңелле, күңеле изгелек белән тулы шәхесләрнең
фаҗигаләре ничек барлыкка килүен күрсәтә. Совет хакимиятенең еш кына мәгънәсез
күрсәтмәләренә Нуриәхмәт кебекләрнең ихластан ышанып алдануларын, ә Арслан
шикеллеләрнең оста итеп болганчык суда балык тотуларын, иң әшәке теләкләрен
канәгатьләндерүләрен тормышчан, җанлы картиналарда гәүдәләндерә. Үзәк
каһарманнарның да, ярдәмче персонажларның да характер үзенчәлеге, шул нигездә
оешкан язмыш сызыгы да оста сурәтләнгән. Шулар ярдәмендә гади хезмәт иясенең дә,
зыялы дин әһелләренең дә фаҗигале язмышы ачык булып гәүдәләнә. Вакыйгалар үзәгендә
Арслан кебек ерткыч, интриган кешеләрнең торуы революцион көрәш вакытында туган
фаҗигаләрнең нигезендә ята. Төп фикер ачык: совет идеологиясе һәм хакимияте
тарафыннан җибәрелгән хаталар һәм гаделсезлекләр бик күп кеше өчен бәхетсезлек
китерә: Гөлйөзем һәм Нуриәхмәтләрнең фаҗигале язмышы, Батырҗан, Галимҗан
кебекләрнең надан фанатиклыгы һәм коллык психологиясенә нигезләнеп яшәүләре...
Драма әсәрләренең нигезендә конфликт ята дигән кагыйдәне беләбез. Ләкин сәнгать
һәр очракта да бер генә кысаларга ябышып ятмый. Язучы хыялы чиксез. Д.Салихов
иҗатында да шуны күрергә мөмкин. «Көттереп килгән яңгыр» әсәрен автор публицистик
драма дип атаган. Анда ачык күренеп торган конфликт юк. Хакимият башлыгы
Нурфатихның тормышы гадәти борчулардан, көндәлек мәшәкатьләрдән тора. Аның бар
яшәеше авыл хуҗалыгын уңышлы алып баруга, урып-җыюны вакытында үткәреп,
сезонны уңышлы тәмамлауга буйсындырылган. Нурфатих — яхшы җитәкче, кешеләргә
мәрхәмәтле, алар белән үзенә тиң итеп сөйләшә белә. Кечкенә малай Илнур белән кечкенә
булып, бандитлар белән
132
ЗАМАНЧАЛЫК
аларча каты итеп аралаша-сөйләшә белә. Гәрчә драмада вакыйгаларны тотып торучы үзәк
конфликт булмаса да укучы һәм тамашачы алдына нык характерлы, халык белән
тиешенчә идарә итә белә торган акыллы җитәкче образы килеп баса.
Д.Салихов комедия өлкәсендә дә яратып эшли. Алда атап үтелгән дүрт җыентыгына
28 әсәр кертелгән, шуларның яртысы, ягъни 14-е — комедия. Монда бу жанрның сатирик
комедия, музыкаль комедия, лирик комедия, маҗаралы комедия кебек төрле формалары
бар. Комедияләрендә дә автор материалны замана күренешләреннән һәм кешеләренең эш-
гамәлләреннән ала. Бүгенге кешеләрнең яшәү рәвешендәге, характер үзенчәлекләрендәге
кимчелекләр, үз- үзләрен тотуларындагы гайре табигый кыланышлар аның
комедияләрендә фаш ителә, тәнкыйтьләнә, кире кагыла.
Менә колхозның алдынгы комбайнчысы Бәйрәмгалине (»Бәйрәмгалинең сыер
тышавы» исемле сатирик комедия), имеш, яхшы эшләгәне өчен Америкага җибәрәләр.
Аны җыйнаулашып озату вакытында колхозның никадәр «алдынгы» булуы да,
коммунизмга барабыз дип «тырышкан» халыкның аң дәрәҗәсе дә, колхоз җитәкчесе
Карабаш Шалканбашовичның «уңганлыгы һәм булганлыгы да» сатирик яссылыкта, бик
тапкыр сүз көрәштерүләр ярдәмендә ачыла. Бәйрәмгалинең Америкадагы маҗараларында
никәдәр «аңлы-булдыклы булуы», «патриотлыгы» сурәтләнә. Алдынгы хезмәте өчен
Америкага җибәрелү «бәхетен» татыган колхоз рәисе Шульдери Михайлин характеры
белән дә, белеме ягыннан да Бәйрәмгалигә бик пар булып чыга. Совет җәмгыятендә хөкем
сөргән мәгънәсезлекләр аркасында ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр булган бу ике бәндә
Америка разведчикларының да көлкеле эш-гамәлләр кылуына сәбәпче булып чыга.
«Бәйрәмгалинең сыер тышавы» комедиясе үзенең төп пафосы һәм максаты белән совет
җәмгыятенең кимчелекләреннән көлү булып яңгырый.
Д .Салихов үз комедияләрендә кешеләрдәге байлыкка омтылу, дәрәҗәгә кызыгу, бер -
береңнән көнләшү, сөйгән кешеңә, гаиләгә хыянәт итү, мәрхәмәтсезлек, җаһиллек,
куштанлану кебек начар гадәтләрне, кимчелекләрне фаш итүне, тәнкыйтьләүне төп
максат итеп куя. Боларның барысын да ул җәмгыятьтәге шартлар белән, бүгенге
тормышыбызда урын алган катлаулы вәзгыять, кимчелекләр белән ныклы бәйләнештә
карый. Шуңа күрә дә аның әсәрләре иҗтимагый эчтәлекле, социаль пафослы. Боларга
ирешү өчен драматург тирән эчтәлекле ситуацияләр тудыра белә. Мәгънәле юмор, үткен
сатира, халыкчан тапкыр тел, сурәтләү алымнарына байлык аның драмаларына да,
комедияләренә дә хас. Әлбәттә, бу зур иҗат турында теләкләр дә әйтергә мөмкин. Кайбер
пьесалар җентекле тәнкыйди анализга лаек, аерым сораулар тудырган моментларны
ачыклау соралып тора. Мәсәлән, кайбер драмаларның исемнәре бик үк уңышлы түгел.
«Гыйлаҗ тәрәзәләре», «Көттереп килгән яңгыр», «Өзелгән йөзем» атамалары
пьесаларның асыл эчтәлеген тулы ачмый, «Яшьлек хатам — йөрәк ярам» дигән исем дә
бик абстракт, драманың эчтәлегенә туры ук килеп бетми. Мондый җитешсезлекләрне
тагын да күрсәтергә мөмкин. Әмма иң мөһиме Данил Салиховның киң тармаклы, җитди
драматургиясе бар һәм ул татар сәхнә әдәбиятында үзенә лаеклы урын алып тора.
Драматургтан яңа әсәрләр көтеп калабыз.