ҖЫРЛАНМАГАН ӘЛЕ БЕЗНЕҢ ҖЫР
Адәм баласы гомере буена җырдан аерылмый. Жырлап яши, җыр белән күңелен юата.
Ана да үзенең сабыен бишек җырын көйләп йоклата. Авылда радио булмаган заманнарда
да җыр, музыка тыңлап үскән ир-егетләрнең берсе буларак, минем күңелемдә ул елларның
якты хатирәләре саклана. Сугыш бетәр-бетмәс елларда һәм аннан соңгы чорда салкын
авыл клубында Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова җырлавын, Мохтар Әхмәдиев, Оркыя
Ибраһимова, Фәйзи Садыйковның баянда уйнавын, Фәйзи Биккининның кечкенә
гармуннарда сыздыруын күреп, тыңлап үстем. Артистлар безнең Арча районының Урта
Аты авылына еш килделәр. Чөнки без Татарстан радиосының шефлыгында идек. Инде ял
көннәрендә авылның бүрек артеле бухгалтериясенә җыелып, батарея белән эшли торган
радиоалгычтан татарча концерт тыңлый идек. Гөлсем Сөләйманова башкаруындагы
җырларны авыл халкы бик озак күңелендә саклады.
Гомумән, безнең татар җырлары моңлы булулары белән бергә, аларның туу тарихы да
кызыклы. Бу уңайдан үземнең кайбер фикерләрем, күзәтүләрем, тарихи язма чыганаклар
тупланган мәгълүматларым белән уртаклашырга телим. Ник дигәндә, халык җырлары
онытылыбрак барган, сәхнәләрдә, концертларда, радио, телевидение тапшыруларында
сирәгрәк яңгыраган заманда бу хакта сөйләшү зыянга булмас. Әмма без соңгы вакытта
моңга сусадык. Ә моңсыз җырны тыңлыйсы килми...
Жыр китапларындагы һәм халык көйләре дип аталган җырларның авторлары барлыгы
турында кайчан да булса бер уйлап караганыгыз бармы сезнең? Татар халык көе дигәч,
кайберләренең җыр текстын кем язганлыгын беләбез, ә көен — юк. Халык җырларының
сүзләре буыннан-буынга күчеп камилләшкән. Кемнәрдер көй чыгарган, башлап
җырлаганыннан халыкка таралган. Вакыт үтү белән алар күңел кылларын тибрәтерлек
хәлгә килгән, моңга баеган, халкыбызның рухи хәзинәсенә әйләнгән. Кайбер җырларның
беренчел текстлары да үзгәргән, халык аларга заман төсмере салган. Мәсәлән, «Сарман»
көе башта «Авыл көе» дип аталган. Аны төрле сүзләргә җырлаганнар. Баштагы
вариантлары хәзергесеннән шактый аерылып тора. Бу көй 1938 елда «Сарман» дип атала
башлый. Аны радиодан беренчеләрдән булып Усман Әлмиев башкарган. «Сарман»
көенең Арча районында тууы мәгълүм.
«Идел» җырының бик популяр булып китүенә без җырчы Зифа Басыйрова белән
баянчы Оркыя Ибраһимовага рәхмәтле. Аны Оркыя Ибраһимова гастрольдән кайтканда
пароходта җырлап баручы бер кыздан ишетеп кала. Ул аны Зифа Басыйровага уйнап
күрсәтә. Күп тә үтми, Зифа радиодан шушы җырны җырлый. Аңа «Су буйлап» дигән исем
бирәләр. Шуннан соң җырның берничә варианты туа. «Озын су өсте», «Идел», «Су юлы»
исемнәре белән җырлана. Оркыя Ибраһимова кызның исемен дә, кайдан икәнлеген дә
сорамаган.
Еллар узу белән башка кайбер көйләрнең дә исемнәре үзгәргән. Мәсәлән, Александр
Ключарев «Көзге ачы җилләрдә» җырының урыс-япон сугышы чорында ук җырлануын
искә ала. Бу җыр беренче бөтендөнья сугышы вакытында туган диючеләр дә бар. Башта
ул «Окоп көе» исемен йөрткән. «Шөгер» көе — «Гүзәлем», «Хәмдия» — «Шакир солдат»,
«Озату» — «Ялкын», «Арча» — «Жырламыйм мин җырларымны» исеме белән аталган.
А.Ключарев «Әллүки», «Зиләйлүк», «Бөдрә тал», «Мәдинәкәй», «Сәгать чылбыры»,
«Сандугач», «Иске кара урман», «Кызыл төлке» көйләренең борынгы заманнарда
чыгарылуы турында яза.
Элек «Сәгадәтбану» көе бик популяр булган. Мирхәйдәр Фәйзи шундый исем белән
драма әсәре яза. Режиссер Вәли Мортазин-Иманский драматургка аны «Галиябану»га
алыштырырга киңәш иткән һәм «Галиябану» җыры халык арасында киң таралып китә.
Озак вакыт күп кенә җырчыларның репертуарыннан төшмәгән «Ай, былбылым»
көенең дә тарихы кызыклы. Бу җыр үткән гасырның унынчы елларында иң популяр
җырларның берсе була. Аны Камил Мотыйгый чит илдән өйрәнеп кайткан.
Халык көйләре Тукайның да күңел кылларын тибрәткән. Ул аларның кайберләренә
үзе дә шигырьләр язган. Мәсәлән, «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Туган тел»
көйләре аның шигырьләренә җырлана. «Ашказар» җырының барлыкка килүен ул болай
дип аңлата: бер кызның кияве Ашказар елгасы суында батып үлә. Кызлар бергә җыелгач,
138
килен алардан кияве истәлегенә җыр чыгаруларын сорый. Шулвакыт бер кыз җыр сузып
җибәрә. Тик җыр киленгә ошамый. Шуннан соң ул үзе җырлый. Бу «Ашказар» көе була,
ди Тукай.
Кайбер җырлар шулкадәр популярлашып китә ки, аларның музыкасын һәм шигырен
кем язганлыгы да онытыла. Халык җыры дисәләр дә, тарих кайбер көйләрнең авторы
исемен саклый. «Уракчы кыз» көен кайсыбыз гына белми, кайсыбыз гына тыңлап, яки
җырлап үсмәгән?! Александр Ключаревның 1936 елда басылып чыккан «Татар халык
җырлары» китабында ул халык җыры дип атала. Җәүдәт Фәйзи дә бер язмасында «Совет
дәүләтенең беренче елларында ук җырлана башлаган «Уракчы кызы» заманыбыз халык
иҗатының классик үрнәге булып саналырга хаклы», — ди. Бу көйнең сүзләрен 1922 елда
Нәкый Исәнбәт язган. Халык шул ук елларда аны көйгә салган, ди композитор Җ. Фәйзи.
Күп еллардан соң гына бу көйнең авторы — халык музыканты Хәбибулла Ибраһимов
икәнлеге беленә.
Заманында халык арасында киң таралган «Вәгъдә» җыры да башта күп еллар буена
татар халык җыры дип йөртелде. Ул «Егет моңы», «Чишмә буенда» исемнәре белән дә
җырлана. Аның да авторы бар икән ләбаса! Ул — элеккеге Бондюг районының Псәй
авылы (хәзер Менделеев районы) клубы мөдире Зиннур Мөхәммәтдинов. Әхмәт Рәшитов
сүзләренә җырлана торган «Зәңгәр күлмәк» җыры кайбер җыр китапларына татар халык
көе дип кергән, аның да авторы табылды. Ул — Ильяс Зиннуров.
Җыр турында сөйләгәндә шундый сораулар тууы бик табигый: башта көй туганмы,
әллә җыр текстымы? Шагыйрь сүзләрен билгесез автор көйгә салганмы? Гадәттә, бигрәк
тә хәзерге заманда, композитор көй язу өчен шигырь эзли һәм шулай уртак иҗат җимеше
булып җыр туа. Әмма көйгә шигырь язылган очраклар да күп. Әхмәт Фәйзи «Аккош»,
«Умырзая», Зыя Мансур «Яшьлек», Әхмәт Ерикәй «Берсе алма, берсе хөрмә»,
«Сәрвиназ», Сибгат Хәким «Фазыл чишмәсе», Гөлшат Зәйнашева «Иртә дә генә торам...»
көйләренә шигырьләр язганнар.
Тик менә иң аянычы — халык җырлары онытылып бара. Совет власте елларында иҗат
иткән мәшһүр композиторларыбызның да, һәвәскәр композиторлар дип йөртелгән һәм
берсеннән-берсе матур җырлар язган талантлы егет-кызларыбызның да җырлары сирәк
яңгырый. Концерт залларында, Мәдәният сарайларында, радио, телевидениедә бер-бер
артлы игезәк, бер-берсеннән һич тә аерып булмый торган җырлар сибелә. Ник әле без
халык җырларына шулкадәр битараф соң? Татар музыка сәнгатендә якты эз калдырган
атаклы композиторларыбызның җыр-көйләрен аларны искә алу кичәләрендә генә
ишетәбез?
Дөрес, телевидение бөтенләй үк онытып бетерми әле. «Татарстан — яңа гасыр»
каналында «Җырлыйк әле!», «Оныта алмыйм», «Татар халык җырлары» тапшыруларын
карагач, халык җырларын үз иткән җырчыларыбыз да бар икән әле дип сөенеп куясың.
Ләкин тулаем җыр сәнгате турында сүз алып барабыз икән, турысын әйтик, тамашачы еш
кына үзебезнең милли җырларыбызны тыңлау- ишетүдән мәхрүм.
Элек филармониянең сәнгать советында артистның җыр репертуарын
МӨНИР АБДУЛЛИН
139
энәсеннән җебенә кадәр тикшерәләр иде. Ләкин мин андый цензура кертү ягында түгел.
Шулай да җырга карата таләпчәнлек булырга тиеш. Атаклы җырчыбыз Габдулла
Рәхимкулов белән бер очрашу вакытында аның сөйләгәне хәтердә калган. Үзбәкстанга
гастрольгә баргач, бер концертта аннан бер җыр (исеме хәтердә калмаган) башкаруны
сораганнар. Г.Рәхимкулов программага кермәгән көйне җырларга ярамаганлыгын белсә
дә, тәвәккәлләп шул җырны башкара. Күңел түреннән ургылып чаккан моңлы тавышы
белән җырны җырлап бетерүгә, халык, урыныннан торып артистны алкышларга күмә. Ни
кызганыч, Казанга кайткач, Габдулла Рәхимкуловка репертуарга кермәгән җыр
башкарганы өчен нык кына эләгә.
«Татарстан-яңа гасыр» каналының җыр сәнгатен күз уңында тотуы — мактауга лаек.
«Безгә нинди җыр кирәк?» дигән тапшыру да әзерләп күрсәтте. Бик кызыклы һәм җитди
сөйләшү булды ул. Тик безгә нинди җыр кирәк, дигән сорауга анык кына җавап
ишетелмәде. «Татар җыры үсештәме?» дигән сорау куелды. Монда фикерләр икегә
аерылды. Сәхнәдән, радиодан яки телевидениедән яңгыраган көй, җырларны исәпкә
алсаң, сан ягы, һичшиксез, үсештә. Ә җыр сәнгатенең бүгенге хәлен күздән кичерсәк, ул
үсми, торгынлык кичерә. Тапшыруда катнашучылар җырчыга музыка белеме кирәк,
шунсыз тамашачы күңеленә үтеп кереп булмый, дигән фикер әйттеләр. Талантың, җырга,
музыкага сәләтең, һәвәслегең юк икән, ике, өч консерватория тәмамласаң да,
тамашачының тирән ихтирамын казана алмыйсың. Монда күп нәрсә җырчының башкару
осталыгына һәм нинди җыр сайлап алуына бәйле. Сәхнәгә чыгып берничә җыр җырлап
керү — кыен эш түгел, ә менә чын җырчы булып танылу — ай-һай авыр!
Татарстан телевидениесендә «Мәйдан» дигән яңа канал эшли башлады.
Кайвакытта матур җыр тыңлыйсы килеп шул канал кнопкасына басам. Берсеннән
берсе күңелгә ятышсыз җырлар яңгырый. Ник без шулкадәр талымсыз икән? Ник
тамашачыны ихтирам итмибез икән? Башыңны стенага бәрсәң дә аларны бер-берсеннән
аерып булмый. Сирәк-мирәк кенә халык җырлары, танылган композиторларыбызның көй-
җырлары яңгырап куя. «Яратам сине генә», «Мин синең белән», «Бергә чакның кадерен
белик», «Мәхәббәтне саклагыз», «Яратмаган булыр идем», «Сине сагына күңел»,
«Юлларыңда синең адашмам», «Ул — мәхәббәт», «Синнән башка яшәү юк миңа»,
«Шулмы сөю?», «Бердәнберемә», «Алтын бөртегем», «Бирмә мине беркемгә дә», «Бәхет
гөлем», «Кара, иркәм, күзләремә», «Сөеклемә» кебек төче мәхәббәт җырларыннан гына
торамыни соң безнең җыр сәнгате?!
Татар эстрадасында үз урынын тапкан, тамашачының тирән ихтирамын казанган
кайбер җырчыларыбызның да шушы сукмакка кереп барулары ягъни игезәк җырлар белән
мавыгуларына шаккатам.
Безнең искиткеч матур тавьшлы җырчыларыбыз, өлкән буынга алмашка килерлек егет
һәм кызларыбыз бар гына түгел, күп алар. Бу җырчылар халык күңеленә кереп
калырлармы? Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Галия
Гафиятуллина, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов һәм башка
кайбер танылган җырчыларыбыз халык җырларын, татар музыка сәнгатенең йөзен
билгеләгән композиторларыбызның көйләрен җырлап халыкның тирән ихтирамын,
мәхәббәтен казандылар.
«Татарстан-яңа гасыр» каналының «Ретро-концерт» программасында Гөлзада
Сафиуллина башкаруында җырлар тапшырылды. Гөлзаданы элек тә тыңлаган бар. Соңгы
вакытта ул телевидение экраннарыңда һәм концерт залларында бик күренми. Әмма
җырчы үзенең көчле тавышы, моңлы җырлары белән күңел кылларын тибрәтеп җибәрде.
Кайвакытта тамашачыны хөрмәт итү дә җитеп бетми. Мин барыннан да бигрәк
фонограмма белән җырлауны күздә тотам. Бу хакта дәшми калыйм мәллә дип тә уйлаган
идем. Законы булмагач, сөйләүдән файда юк, дим. Урыс эстрадасының танылган
җырчысы Елена Ваенганың матбугатта ясаган белдерүеннән соң тагын бер бу хакта искә
төшерү зыянга булмас дидем. Кешеләр артистның үз тавышын ишетермен, үзен күрермен,
ничек җырлаганын карармын дип акча түләп концертка килә. Ә артист егетебез яки
кызыбыз сәхнә артында магнитофонны хутка җибәреп, тамашачы каршына чыгып,
микрофонын тотып «җыр суза». Е.Ваенга хөкүмәт җитәкчесе янына кереп, фонограммага
җырлауны тыеп, моны законлаштыру турында әйтергә теләвен белдергән. Керә
ҖЫРЛАНМАГАН ӘЛЕ БЕЗНЕҢ ҖЫР
140
алгандырмы, юктырмы, анысын ачыклый алмадым. Әмма мәсьәләне шулай куюы
игътибарга лаек.
Моңа бу һәр артистның үз эше дип кенә карарга ярамый. Мәдәният министрлыгы,
филармония фонограмма белән җырлау мәсьәләсендә нинди карашта торадыр, әйтә
алмыйм. Әмма урыс эстрадасында хәзер җыр конкурсларында фонограммага җырларга
рөхсәт ителми. Конкурс премияләре югары профессионализм өчен биреләчәк. Шулай да,
концертларда фонограммага җырлау дигән ачу китергеч, эч пошыргыч «тамаша»
түрәләргә дә барып җиткән, ахрысы, ниһаять, Дәүләт Думасына Закон проекты кертелгән.
Концертларда фонограмма файдаланылуы турында тамашачыга хәбәр ителмәсә, җырчыга
зур күләмдә штраф салынырга мөмкин.
Магнитофонны ачып куеп, сәхнәгә киенеп-ясанып чыгып басу өчен әллә ни зур талант
кирәкми. Ә менә тамашачы күңеленә хуш килерлек җыр сайлап алу һәм аны бөтен
сәләтеңне биреп, зур осталык белән башкару — артистның тамашачы алдындагы
җаваплылыгын, аңа карата ихтирамын билгели торган сыйфат. Әлбәттә, матур җыр
сайлап алу җиңел эш түгел. Совет заманындагы кебек, һәр җырны, һәр көйне яки бүтән
музыкаль әсәрне композиторлар берлегендә тыңлап фикер алышу кебек тәртипләр юк
инде хәзер. Композиторларыбыз җыр язып, аны тамашачы кабул итсен өчен шактый күп
тир һәм көч түккән. Гомәр ага Бәшировның «Җидегән чишмә» җырының ничек тууы
турында сөйләгәне истә. Сара апа Садыйкова җырны язучының үзенә уйнап, җырлап
күрсәткән. Гомәр ага композиторның хәтере калыр дип тормаган, турысын әйткән. «Сара,
— дигән ул, — чын җыр булып җитмәгән бит әле бу, иренмичә генә тагын бер тапкыр
йөрәгең аша үткәреп кара». Сара апа башта үпкәләгән, аннары төзәтмәләр, үзгәрешләр
керткән. Тагын Гомәр ага янына килгән. Тагын уйнап, җырлап күрсәткән. «Сара, — дигән
язучы, — менә безнеңчә «Җидегән чишмә» килеп чыккан. Рәхмәт!».
Җырчының җырга талымсызлыгында без — тамашачылар үзебез дә гаепле.
Артистларны мактый-мактый үсендереп бетердек, ахрысы. Каян килеп чыкты әле бу
сәхнәгә аяк баскан һәр җырчыны «йолдыз» дип атау? Шуның өстенә тагын «уникаль
тавышлы», «алтын тавышлы» җырчы дигән купшы сүзләр белән артист халкын бөтенләй
масайтып җибәрдек.
Артистларны йолдызларга тиңләү гадәте безгә урыс эстрадасыннан йоккан. Бер
ияләнеп-күнегеп киткәч, «йолдыз», «сәхнә йолдызы», «эстрада йолдызы» дигән сүзләрне
кызганмыйбыз. Әгәр дә артистка ихтирамыбызны, хөрмәтебезне, мәхәббәтебезне,
соклануыбызны белдерәсебез килә икән, аны олылау өчен башка сүзләр беткәнмени?
Танылган, күренекле, мәшһүр кебек сүзләр ник ошамый? Ләкин даһи түгел. Кайвакытта
телебездән бу сүз дә ычкынып китә. Кемгә булса да даһи дип әйтү — бүтән мондый шәхес
юк дигән сүз. Әгәр дә без Рудольф Нуриев даһи биюче, Михаил Ломоносов даһи галим,
Петр Чайковский даһи композитор, Федор Шаляпин даһи җырчы дибез икән, бу шәхесләр
моңа лаек һәм аларга бүтән беркем дә тиңләшә алмый. Билгеле, бу даһиларны уздыручы
да бардыр, алардан яхшы биюче яки җырчы, композитор һәм галим дә бардыр, әмма
боларның даһилыгы талантлары белән инде исбат ителгән. Фикеремне аңлату өчен
шундый бер мисал китереп үтим. Шахмат тарихы унбиш дөнья чемпионын белә. Аларның
һәркайсы заманында бөек, мәшһүр, атаклы шахматчы дип аталып йөртелгән. Ләкин шулар
арасыннан бер генә шахматчы даһи исемен йөрткән. Ул — урыс шахматчысы Александр
Алехин.
Инде дә безнең «сәхнә йолдызлары» тамашачы алдына чыгып бер-бер артлы игезәк
җырларны җырлый башласалар, ни хәл итәсең? Халык җырларын, хөрмәтле
композиторларыбызның безгә мирас итеп калдырган көйләрен ник оныттык соң әле,
дияргә генә кала. Әлбәттә, яңа җыр, көй язудан беркем дә беркемне тыймый. Син менә
шушы көйне өйрән, шушы җырны җырла, дип җырчыга акыл өйрәтүдән дә
файда юк. Әмма син тормышыңны җыр сәнгатенә багышлагансың икән, тамашачы
алдында җаваплылыгың турында онытма. Халык онны көрпәдән аера белә. Билгеле,
тамашачының да төрлесе бар. Ләкин ул теләсә нинди җыр тыңларга риза түгел, без еш
кына концерт залларында моңлы, матур көйләр тыңларга зар-интизар булып утырабыз
икән, концертны алып баручы сәхнәдә халкыбызның яраткан җырчысы дип белдереп тә,
яраткан җырчыбыз халык күңеленә барып җитми торган җырлар башкара икән, безнең
141
җыр чишмәсе шулкадәр үк саекты микәнни соң, дигән сорау куярга хакыбыз бар.
Кайберәүләр кемгә нинди җыр ошый инде, гел халык җырларын гына җырламаслар, дияр.
Ләкин пәри башка, җен башка дигәндәй, җырчы егет һәм кыз җыр белән җырның
аермасын аңларга тиеш. Аңламый икән, ул беркайчан да чын җырчы булып таныла алмый.
Кабатлап әйтәм: мәшһүр җырчыларыбыз халык җырларын, композиторларыбызның
популяр җырларын җырлап, милләтебезнең олы ихтирамын яуладылар.
Җырчының кемлеге — аның сәхнәгә чыгып нинди көй башкаруы белән генә бәяләнми,
үз-үзен тотышы да, киеме дә бик мөһим. Кара костюм-чалбар киеп, ак күлмәк һәм бантик
белән, сәхнәгә елмаеп-көлеп чыгып баскан Рәшит Ваһапов күз алдымда тора. Артистның
сәхнәгә чыгуына тамашачының иң элек күзе аның киеменә төшә. Хәзер кайбер җырчылар
джинси чалбардан, майкадан гына тамашачы алдына чыгып басуны бернигә дә санамый.
Ир-ат җырчыларның костюм-чалбар, галстук алырлык кына акчалары бардыр, ләбаса.
Хәерчелек итәктән тарткан заманнарда да артистлар сәхнәгә матур итеп киенеп чыктылар,
авылның салкын, рәтләп ягылмаган клубларында җырлап-биеп концерт бирделәр.
Кайвакытта телевизорда җырчының тавышы ишетелә, үзе күренми, аннары килеп
чыга. Ул йә урманда, йә пляжда җырлап йөри, йә аның түшәктә җырлап ятканын, машина
эчендә җырлап утырганын күрәсең. Минем җырчының нинди көй җырларга кирәклеген
өйрәтүем түгел. Ләкин ул беренче чиратта тамашачы өчен җырлавын онытмасын иде.
Җырланмаган әле безнең җыр, җырланмаган. Һаман җырлыйсы килә. Безгә чын татар
җыры, чын татар моңы кирәк. Тукаебыз әйтмешли чын, безнеңчә матур, милли көй кирәк.
Каян нинди җыр табыйм икән, дип аптырап йөрисе юк. Безнең дистәләгән җыр
китапларыбыз бар. Кайберләрен генә искә төшерәм: «Җырлар», «Халык җырлый»,
«Җырлыйк әле», «Җырларыбыз», «Татар халык җырлары, «Яңа җырлар», «Яраткан
җырлар», «Сез яраткан җырлар», «Лирик җырлар», «Җырлыйк та, биик тә», «Күңел
моңнары», «Җырлыйк, дуслар, бергәләп»... Бу кадәр җыр байлыгы тагын кайсы халыкта,
кайсы милләттә бар?!