Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ ЮЛ


РИЗА ИШМОРАТНЫҢ ТУУЫНА 130 ЕЛ
Матур әдәбият әсәрләрендә язучы үзенең дөньяга карашын, тормыш - яшәешне
аңлавын, чор куйган сорауларга җавап эзләвен чагылдыра. Аның әлеге эзләнүләренә
нинди шартларда үсүе, белем алуы, әйләнә-тирә мохит һәм, билгеле инде, ул яшәгән
заман, анда өстенлек иткән идеологик карашлар, рухи һәм матди кыйммәтләргә мөнәсәбәт
зур йогынты ясый. Бу фикерләр тулысы белән татар драматургиясе тарихында лаеклы
урыны булган Риза ага Ишморатның шәхесенә һәм иҗатына да карый. Аның әдәби,
публицистик һәм театр сәнгате белән бәйле эшчәнлеге ул
яшәгән ХХ гасырның давыллы еллары, каршылыклары
белән сугарылган.
Риза Фәхретдин улы Ишморатов (Риза Ишморат)
1903 елның 1 ноябрендә хәзерге Башкортостанның
Яңавыл районы Бәдрәш авылында туып үсә. Әтисе иген
игеп, хәлфәлек итеп, соңрак күрше авылда указлы мулла
булып торса да, гомеренең ахырында хәзерге
Татарстанның Актаныш районы Уразай авылына күчеп
кайта һәм крестьян хезмәте белән шөгыльләнә.
Әтисеннән укырга-язарга өйрәнгән Риза үз
төбәкләрендәге кечерәк мәдрәсәдә, рус- татар
мәктәбендә белем алганнан соң, Минзәләдә һәм Уфадагы
«Госмания» мәдрәсәләрендә укый. Ә инде 1921 елны
Уфада укытучылар әзерли торган курсны тәмамлап,
башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый.
Шулай да аның күңеле татар дөньясының мәркәзе булган Казанга тартыла һәм 1923 елдан
башлап тормышы Казан белән бәйле була. Театр техникумын тәмамлагач, әдәбият-
сәнгать дөньясына ашкынып торган егетне Татар дәүләт театрына режиссер итеп
билгелиләр. Шул елларда ул Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев кебек шәхесләр белән
якыннан аралаша, үзенең беренче иҗат тәҗрибәләрен ясый. Яшь автор «Йокы
патшалыгында» (1926), «Өтек философ» (1926) комедияләрен яза һәм аларны үзе үк
сәхнәләштерә дә. Билгеле, әлеге әсәрләр яңалык белән аерылып тормый. Р.Ишморат заман
рухында иҗат итеп, беренче әсәрендә чит илгә күчеп китәргә мәҗбүр булган
эмигрантлардан көлә, ә икенчесендә Яңа икътисади сәясәт (НЭП) шартларында үз
эшләрен башлап җибәрергә омтылучыларны спекулянтлар, искелеккә ябышып ятучылар
буларак фаш итә. Пьесаларга схематизм хас булып, аларның идеологик фикерне укучы-
тамашачыга җиткерү бурычын берьяклы гына башкаруын да әйтеп үтәргә мөмкин.
Риза Ишморат, театр сәнгате өлкәсендә белемен күтәрү максатында, 19271930 елларда
Ленинград Сәнгать тарихы институты каршындагы Югары театр сәнгате курсларында
укый. Казанга кайткач, төрле җаваплы вазифалар башкара. ХХ гасырның 30 еллары
тарихка гаять катлаулы, каршылыклы булуы белән кереп калды. Илдәге сәяси хәлләр
Р.Ишморатны да читләтеп үтми. Бу чорда ул Татар дәүләт театрының режиссерлар
коллегиясен җитәкли, репертуарны заман рухында язылган пьесалар белән
тулыландыруга зур көч куя. Билгеле булганча, 1937 елны Кәрим Тинчурин «халык
дошманы» дигән нахак гаеп белән кулга алына. Баш режиссер вазифасын башкарган
Р.Ишморат «халык дошманы»ның әсәрләрен сайлап алуда, сәхнәдә куюда «сукырлыгы»
ӘЛФӘТ ЗАКИРҖАНОВ
171
өчен партия сафларыннан чыгарыла. Кәрим Тинчурин турындагы «Соңгы очрашулар»
истәлегендә әдип болай дип яза: «Озак та үтмәде, татар театр сәнгате өлкәсендә
контрреволюцион тинчуринщинаны гамәлгә ашыручы халык дошманы саналып, партия
өлкә комитетыннан килгән Камай Кәримовның актив катнашуы белән, мине дә партия
сафыннан, шулай ук театрдан да чыгардылар».
Әнә шундый борчу-каршылыклар булуга карамастан, Р.Ишморат шактый актив иҗат
итә. Бер-бер артлы «Данлы чор» («Мәдинә», 1930), «Тургай» (К.Тинчурин белән берлектә,
1932), «Ил өчен» (1936), «Ватан» (1938) «Гөлзадә» (1940) кебек пьесалары языла, сәхнәгә
куела. Әлеге әсәрләр утызынчы елларда әдәбиятның торышын күзалларга ярдәм итә.
Үзәктә социалистик хезмәт, кешенең үз-үзен табуы, аның әхлакый йөзе кебек мәсьәләләр
тора. Автор яңа җәмгыять, аның кешеләре тормышы турында уйлана, байтак сорауларга
җавабы булмаса да, яңа заман кешесе формалашу күренешен алга куя, укучы-тамашачысы
белән бергә уйлана. Дөрес, әлеге пьесалар бүгенге укучыда зур кызыксыну тудырмый,
әмма аларның кыйммәте чор рухын, кешеләренең әдәби образларын тарихта калдыру
белән бәйле. Бу яктан караганда, драматургның Мәдинә һәм Гөлзадә (шул исемдәге
әсәрләре геройлары) кебек образлары аеруча игътибарга лаек. Автор сыйнфыйлыкны
калкытып куюдан, схемачылыктан арына алмаган, әмма әлеге хатын-кызлар әхлакый
йөзләре, татар хатын-кызының актив эшчәнлеккә, көрәшкә килүен күрсәтү ягыннан укучы
күңелендә урын ала.
Р.Ишморат Бөек Ватан сугышының икенче елында үзе теләп фронтка китә. Беренче
Украина фронтында татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» газетасында хәрби
журналист булып хезмәт итә. Аңа еш кына алгы сызыкта булырга туры килә. Сугышчан
бурычны уңышлы үтәгәне өчен Кызыл Йолдыз һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы
орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Майор Р.Ишморат сугышны Берлинда тәмамлый.
Аның фронтка киткәнче иҗат ителгән «Кайту» (1942) драмасы сугыш чоры татар
драматургиясенең иң уңышлы әсәрләреннән берсе була. Әлеге драма, М.Әмирнең
«Миңлекамал»ы (1944) кебек, бу елларда сәхнәләрдән төшми уйнала. Колхоз рәисе булып
эшләүче Мөршидә һәм аның фронттан авыр яраланып каткан ире Хәмит мөнәсәбәтләренә
бәйле, автор мең мәшәкать белән тулы сугыш чорын, татар авылын, халыкның чын
мәгънәсендәге батырлыгын күз алдына бастыра.
Сугыштан соңгы елларда Р.Ишморат совет кешеләренең рухи матурлыгын
чагылдырган һәм тормыштагы ямьсез күренешләрне фаш иткән пьесаларын яза: «Якты
юл» (1947), «Якын дус» (1949), «Бистә кызы Гөлсинә» (1952), «Иске дуслар» (1957)
драмалары һәм «Шайтан таягы» (1954), «Серле моң» (1959), «Шаулыйлар дулкыннар»
(1964) комедияләре. Иң яхшы әсәрләрендә драматург, алдагы чор иҗатына тугры калып,
социалистик хезмәт һәм шул шартларда чын шәхес булып үсүче, тормышта үз урынын
табучы, киләчәккә өмет белән караучы кешеләрне үзәккә ала. Р.Ишморат аеруча яратып
хатын-кыз образларын иҗат итә. Гомумән, алар әдип иҗатында үзгә урын алып тора. Нәкъ
менә хатын-кыз эш-гамәленә бәйле совет җәмгыятенә мәдхия укыла, аның рухи һәм матди
кыйммәтләре яклана һәм мактала. Автор хатын-кыз образларын үсеш-үзгәрештә
сурәтләве белән уңышлы характерлар тудыра. Алар матур хыяллар белән яши, олы җанлы
булулары белән якыннарының хөрмәтенә лаек, тырыш, булдыклы, гаиләнең нигезен
саклаучылар буларак күз алдына бастырыла.
Риза Ишморатка киң танылу алып килгән пьесалары булып «Үлмәс жыр» (1955),
«Алар дүртәү иде» («Океан батырлары», 1961), «Давылга табан» (1963), «И мөкатдәс
моңлы сазым» («Килер ул якты көн», 1982) драмалары санала. Беренче
172
ЯКТЫ ЮЛ
әсәрдә Володя Ульяновның студент еллары, аның революцион көрәшкә килүе чагыла. Бу
— драма-бәхәс. Шуңа да ул иҗтимагый һәм сәяси мәсьәләләр турында уйланулары,
инкыйлаби карашлары, бәхәс элементлары урын алган диалоглары белән кызыксыну
уята. Әмма авторның байтак караш-фикерләре бүген инде кабул ителми. Геройларның
эш-гамәле дә гадәтилектән бигрәк, драматург теләгенә буйсындырылган булу белән
бәяләнә. Әдипнең «Алар дүртәү иде» пьесасы шторм вакытында ярдан ычкынып, 49
тәүлек буе Тын океанда дулкыннарга буйсынып хәрәкәт иткән паромдагы Әсгать
Җиһаншин һәм аның иптәшләре турында. Автор, беренче чиратта, кешегә, аның рухи
көченә мәдхия укый. Аларның бу көрәштә исән калуы кешенең үз-үзен җиңү үрнәге
буларак тәкъдим ителә һәм укучыда ихтыяр көче, рухи ныклык тәрбияли.
Р.Ишморат Муса Җәлилнең әдәби образына беренчеләрдән булып мөрәҗәгать итә.
«Үлмәс җыр» драмасы патриот-шагыйрьне шәхес һәм әдип буларак ачуның бер үрнәге
булып тора. Пьеса күп тапкырлар сәхнәгә куела, күрше халыклар теленә тәрҗемә ителеп,
рус, мари, үзбәк театрлары сәхнәләрендә уйнала. М.Җәлил батырлыгын, үлемсез иҗатын
бәяләп, автор батыр улы аша татар халкын да зурлый.
Р.Ишморат публицист, тәрҗемәче, тәнкыйтьче буларак та актив иҗатта яши. Ул рус,
украин телләреннән әсәрләр тәрҗемә итә һәм аларның татар сәхнәсендә куелуына ирешә.
Аның замандашлары, дуслары, остазлары турында очерклары тупланган «Сайрасын
тургайлар» (1982), «Дусларым, остазларым» (1988) җыентыклары һәм автобиографик
«Гомер сукмаклары» (1987) повесте әдәбият- сәнгать сөючеләр тарафыннан хуплап
каршы алынды. Алар әдип яшәгән чор рухын, кешеләрен, теләк-омтылышларын
чагылдыру ягыннан гыйбрәтле истәлек-хатирәләр булып тора.
Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы
һәм «Почет билгесе» орденнары кавалеры Риза ага Ишморат 1995 елның 29 октябрендә
Казанда вафат була.
Әйе, Риза Ишморат — үз чорының танылган драматургы. Бүген аның пьесалары театр
сәхнәләрендә куелмый. Әмма алар татар әдәбиятында, сәхнә әдәбияты тарихында, аның
төрле чор-дәверләрен тоташтыруда мөһим бер буын булып тора. Әдипнең бай мирасы үз
чоры кешеләренең якты образларын тудыруы, аларның яшәү рәвешен, әхлакый йөзләрен
чагылдыруы белән кадерле. Тарихи хезмәтләрдәге коры фактлардан аермалы буларак,
әлеге әсәрләрдә ил, халык тормышындагы хәл-күренешләр әдипнең уйланулары,
хыяллары белән үрелеп бирелә һәм укучы күңелендә шул чорларның образы буларак
урын ала.