Логотип Казан Утлары
Хикәя

СОҢГЫ БҮЛӘК

САТИРИК ХИКӘЯ
Җөмһүриятнең йөзек кашы саналган районный башлыгы Вилләт Дәүҗанович
инде ничәнче төнне керфек тә какмыйча үткәрә. Ул күзен чытырдатып йома да оеп
китәргә тырыша, ләкин тәмам тубалга әйләнгән башына, онытылу кая, кемдер
үртәгән бал корты күче кебек, янадан-яна уйлар отыры ныграк сарыла башлый. Бүген
дә йокысызлыктан иртәнгә гәүдәсе шулкадәр авырайган иде ки, күтәрткән мал сыман,
бик озак калкына алмый җәфаланды, урамда да августнын иртәнге салкынча һавасы
аны эчмичә исерүдән айнытып җибәрә алмады.
Беренче карашка, шулай тере мәеткә әверелергә әллә ни сәбәп тә юк шикелле. Бер
яклап та үзен таныта-күрсәтә алмаган хәлдә ниндидер кодрәт белән түрә кәнәфиенә
менеп утырды һәм минуты-сәгатендә җин сызганып, үзе аңлаганча ин мөһим,
кичектергесез гамәлләргә тотынды: хакимият ихатасына керә торган юлга шлагбаум
куйдырды, урам яктагы капканы бөтенләй кадаклаттырды, бинанын алгы ишеге
катына полиция сакчысы утыртты. Эш кабинетына евроремонт үткәреп, өстәлгә
каршы почмакка йорт кинотеатры җиһазларын урнаштырту аеруча күп көч һәм вакыт
алды.
— Менә хәзер бөтен егәрне төп максатка җигәргә була, — диде Вилләт
Дәүҗанович, иненнән авыр йөк төшкәндәй җинел сулап.
Төн үткәнче шушы зиннәтле кабинетын сагынып эшкә дә гадәттәгедән иртәрәк
килә башлады ул. Затлы ишекне өф итеп кенә ачып керү белән «кинотеатр» шнуры
вилкасын розеткага тоташтыра да, кәнәфи килбәтендә ясалган әйләнмәле , йомшак
урындыкка чумып, өстәл өстендә телефон аппаратыннан да якынрак яткан пультны
кулына ала. Нәр көнне НТВ каналында иртәнге сәгать сигез белән тугыз арасында
күрсәтелә торган «Их, яши бит кешеләр, ә» дигән тапшыруның берсен дә
калдырмыйча карап бара. Заман байларынын яшәү шартларына күз кызмаслык түгел
шул. Әнә беркөнне артистка Ирина Аллегрованын ничек яшәвен күрсәткәннәр иде,
бүлмәләре, асыл мебеле, алтын-көмеш йөгертелгән савыт- сабасы, төрледән-төрле
кием-салымы күзне камаштырды.
Ләкин Вилләт Дәүҗановичны әлеге вакытта мондый мөлкәт түгел, төньяк
башкаладагы Кышкы сарайга биргесез шәхси ташпулатлар, аларнын тышкы
күренеше, корылышы ныграк кызыксындыра. Тагын да төгәлрәк әйткәндә, бөтен уе
гел шулар хакында. Тәүлекнен алар белән хыялланмаган берәр мизгеле бар микән?
Бәй, шулай булмыйча, гади халык белән янәшә коммуналь квартирда җәфа чикмәс
бит инде шушы вазифада. Ләкин үз-үзен юкка газаплаган булып чыкты ул —
вазифасынын кодрәтен тулысы белән анлап бетермәүнен бәласы инде бу — җаваплы
урынбасарга ым кагу җитте, якындагы колхознын алма бакчасы белән чиктәш тыныч
бистәдә әкияти сарай калкып та чыкты. Теге Кышкы сараен бер якта торсын. Зурлыгы
әллә егермегә утыз, әллә утызга кырык метр. Дивары каләм кебек буйдан буйга тигез
юанлыкта итеп юнылган, шыңгырдап торган нарат бүрәнә. Эчтән, тыштан шикәр
төсендәге такта белән тышланган. Кәрниз, тәрәзә, ишек йөзлекләре чын чәчәкне
хәтерләтеп тора. Веранда диварының өске өлеше гел пыяла. Түбә ак калайдан.
Шомартылган борыс һәм тактадан корылган мунча, җәйге ашханә, бассейн, абзар-
кура да кояшта күзне камаштырып ялтырый.
Шушы «оҗмах»та Вилләт Дәүҗанович бер ел яшәдеме, юкмы, аның тагын эче
пошып, нидер җитмәгәндәй кыбырсый башлады. Иртән килгәч, кулларының учы
176
белән ике яклап башын кысып аз гына утыра да йомшак урындыгында бер-ике
мәртәбә бөтерелеп ала, аннары аякка басып, ишекле- түрле йөренергә керешә. Бүген
дә шулай шактый гына киләп сарып йөргәннән соң ул кинәт туктап, «Булды!» дип
кычкырып җибәрде — шул ук секундта ишектә сәркәтипнең сары чәче пәйда булды.
— Тиз генә ЖКХ начальнигын тап, — диде аңа бүлмә хуҗасы: — Атлап түгел,
очып килсен.
Кыска буйлы, ябык гәүдәле коммуналь хуҗалык җитәкчесен Янмас Акмыич дип
йөртәләр. Чынында шулаймы, әллә еш кына электр сүнеп, краннан су килми торганга
төрттерүме, ул кадәресен анык кына хәтерләүче дә юк шикелле, иллә мәгәр үзеннән
өстен кешеләрнең ни әйтергә уйлаганын ярты сүздән аңлый торган гадәте киң даирәгә
билгеле. Шуңа күрә Вилләт Дәүҗанович торак йортларны ремонтлау, гомумән,
шәһәр хуҗалыгын кышка әзерләү барышы турында кыскача гына белеште дә
әңгәмәне туп- туры үз тормыш-көнкүрешенә таба борды:
— Үзең дә күреп торасыңдыр, мин өйгә төн уртасы җиткәндә генә кайтып керәм.
Үз йортымда квартирант инде мин. Шуңа бу статусны әллә рәсмиләштереп
куябызмы?
Янмас Акмыичка башкача тәфсилләп торуның кирәге юк, ул баштүрәнең тел
төбен бик яхшы аңлады: абзый үзенең шәхси йортын ЖКХ балансына күчерергә,
дөресрәге, сатып бирергә тели. Әлбәттә, олы бер башка өстен түрә алдында җимерек
хәлгә төшкән йортларны ремонтларга да акча юк бит әле дип тору үз-үзеңә хөкем
карары чыгаруга тиң булыр иде. Шуңа ул башыннан андый килделе-киттеле уйларны
куып, фикерен йортның хакына туплады. Ә йорт шә-ә-әп! Дүрт миллионнан күбрәккә
тартыр. Ә Вилләт Дәүҗанович, «комхуҗ»ның нәрсә исәпләвен йөзеннән укыгандай:
— Үзең беләсең, мин комсыз кеше түгел, нибары сигез «лимун»га да ризамын, —
дип әйтеп тә салды.
Кайберәүләр бу урында шундый югары урынны биләгән түрә нишләп әле ирекле
баштан җиңел генә үз «куышыннан» колак кагып, коммуналь фатирда яшәүне өстен
күрә икән, дип гаҗәпләнергә мөмкин. Чыннан да күпләр, «коммуналка»да гомер
кичерүдән тәмам гарык булып, тамагыннан өзә-өзә үзенә аерым түбә корырга
тырмаша бит. Ләкин Вилләт Дәүҗановичның бу гамәлендә үзенең төп максатына
ирешүгә юнәлтелгән астыртын хәйлә яшерелгән иде. Ул инде коммуналь хуҗалык
милкенә әверелгән йортын ташлап чыгып китмәде, бәлки сату язу-сызуларын
төгәлләп өч-дүрт ай үтүгә аны бушка диярлек хосусыйлаштырып, кабат үзенеке итте
дә куйды. Ә ел ярымнан шушы ук алыш-бирешне тагын бер мәртәбә кабатлатты. О,
баш түрәнең ул мизгелләрдәге куанычын тулы итеп тасвирларга каләмнең көче
җитми. Атлаганда аягы җиргә тими сыман, гүя ки ул ләззәтле рәшә дулкыннарында,
тибрәлеп-йөзеп кенә бер урыннан икенчесенә күченә. Кергәндә-чыкканда йортның
почмагыннан үбеп үтә. Үпмәслекмени, ниндидер ике ел дигәндә саклык банкындагы
исәпкә уналты миллионны өстәде бит.
Ләкин кешенең нәфесе учак кебек шул ул. Учак сүрелмәсен өчен аңа утын өстәп
торырга кирәк булган шикелле, уңай импульслар тәэсир
итеп торганда гына кешенен күңел күтәренкелеге кирәкле биеклектә саклана ала.
Вилләт Дәүҗанович та озакламый күңеле учагына «утын» таләп ителүен сизә
башлады. Урамга чыкса, ике якта тезелешеп утырган юкәләрнең көндезге җылыдан
ләшпердәгән яфраклары аның күзенә яшел «кыштырдык»лар булып күренә. Их,
шулай булсын икән дә, агачларны берәм-берәм селкеткәндә алардан яшел
«кәгазьләр» җиргә шыбырдашып коелсын икән. Берникадәр вакыт шулай хыялланып
йөргәннән соң, сөяркәсе урынына күргән «оҗмах йортын» сату турында хәбәр
таратты. Атна үтте, ун көн... бер ай... Әмма телефоннан шылтыратып белешүче дә,
сорап килүче дә күренмәде. Ахырда Вилләт Дәүҗанович дөньядагы иң кадерле
нәрсәсен югалткан кеше кебек кара көеп, сәркәтип кыздан дәүләт иминияте
җәмгыятенең мөдирен чакырттырды. Алар икәүдән-икәү генә ярты көн буена диярлек
нәрсә турындадыр серләшеп утырдылар, һәм шушы тар даирәле киңәшмәдән соң ике
СОҢГЫ БҮЛӘК
177
көн үтүгә, бөтен халык эштә чагында якындагы авылның шәһәргә килеп төртелгән
урамыннан иләмсез зур, әмма төтенсез диярлек ялкын күтәрелде. Баксаң, Вилләт
Дәүҗановичның әле кайчан гына гөлбакчаны хәтерләтеп торган ихатасын тимерне
боламык итәрлек ут чолгап алган, сөяктәй корыган нарат бүрәнә, такта чатыр- чотыр
килеп кып-кызыл күмергә әверелә, тирә-якка, күккә күсәгә-күсәгә кисәү, очкын оча.
Урамнарда янгын сүндерү машиналарының чыелдык сигналлары колакны ярмаган
иде, баксаң, алар килгән икән. Ләкин янгын сүндерүчеләрнең берсе дә су сиптерү,
утны басу белән мәш килми. Алар кызыл машиналары янына төркем-төркем булып
оешып алганнар да, кулларын каш өстенә куеп көлешә-көлешә утлы мәхшәрне
күзәтә. Полиция вәкилләре дә, җир астыннан шытып чыккан сыман, тавыш-тынсыз
гына пәйда булганнар, алар янгынны сүндерешергә чиләк-мазар тотып килгән
халыкны ихатадан читкә куып тора...
Шыңгырдап кипкән агач җәйге коры көндә озак янамыни, бер сәгать вакыт
үттеме, юкмы, «Кышкы сарай» урынында беленер-беленмәс зәңгәрсу ялкынлы куз
гына өелеп калды. Шәһәрдә Вилләт Дәүҗанович йортка үзе ут төрткән икән дигән
чыш-пыш таралды. Дәүләт иминияте исә «каза күрүчегә» комхуҗ биргәннән дә
күбрәк акча түләде. Баштүрә гаиләсе «Могҗизалар кыры» дип йөртелгән урамда
күптән түгел төзелеп беткән яңа «Кышкы сарай»да яши башлады.
Әгәр кемнең дә булса башына Вилләт Дәүҗанович, ниһаять, барына
канәгатьләнеп, тыныч күңел белән дөньясына төкереп гомер сөрә башлагандыр, шәт,
дигән уй килсә, андый кешенең түрәләр психологиясендә шыр томана икәнлегенә
шикләнмәскә мөмкин.
Соңгы атнадагы вакыйгаларны образлы сөйләмгә салып әйткәндәгечә, иске тунны
утка ягып яңасын кигәннең икенче көнендә үк, ул импорт җиһазы белән тутырылган
кабинетында үз-үзенә урын табалмыйча, гадәтенчә әрле-бирле йөренергә кереште.
«Гәзитчеләр минем бүгенге халәттә эчке мөмкинлекләр бетте, хәзер аларны читтән
эзләү лазем дияр иде». Ул авыз эченнән шулай мыгырданып, үзәк мәйданга караган
киң һәм биек тәрәзә каршына килеп басты. Моннан бөтен шәһәр диярлек уч төбендәге
кебек күзаллана. Вилләт Дәүҗанович гадәтенчә бу юлы да кинәт кенә кычкырып
җибәрде: «Булды!» Ишектә шул секундта ук ялтыраган «сары чәч»кә кирпеч кебек
дүрт почмак битле төзелеш урынбасарын табарга әмер бирде. Менә шуннан җәелеп
китте инде, мин сиңа әйтим, керемле гамәлләр колачы. Район биләмәсен аркылы
кисеп үткән үзәк юлны киңәйтү турында өстә карар кабул ителеп, хуҗалыкларга моңа
алынган җир өчен акча түләнәчәге билгеле булу белән, илле-алтмыш чакрымга
сузылачак бу «тасманы», закон баганасын әйләнеп узу әмәлен табып, үзенеке итте.
Ашъяулык чаклы гына җиргә тары бөртеге кадәр генә рашкы сибәләп үтсә дә,
дистәләгән мен гектар чәчүлекне боз сугуы турында черки борын тыкмаслык акт
төзелә (моны эшләүче белгечләрнен күнелен күреп, әлбәттә) һәм табигать зыянын
капларга каралган иминият акчасынын алагаем өлеше баштүрә кесәсенә чума.
Фермаларны да сулга эшләтү җае табылды. Аларнын барлык күрсәткече түбә-
түшәмнән алынган саннар белән матурландырыла да районнын баш зоотехнигы
бизәлгән кәгазьләрне Мәскәүгә алып китә, андагыларга банкнот төртү бәрабәренә
хуҗалыкларга токымчылык заводы мәкаме бирелә. Менә шулай районнын кәҗәдән
кайтыш сыерлары да сөтне гөбердәтеп саудыра торган «токымлы» малга әйләнеп
бетте. Дәүләт исә мул продуктлы мондый мал үрчетүче хуҗалыкларга бик күп өстәмә
сумнар бирә. Күктән төшкән акчалы капчыкнын яртысы янә шул зиннәтле кабинетка
бушатыла.
Дәүләт мөлкәтен бүлешү форсаты да бик оста файдаланылды. Аукцион
үткәрелергә тиешле хадәфләр турындагы белдерүне җирле гәзиттә кеше күзенә
чалынмасын өчен сукыр чебен башы кадәрле генә хәрефтән җыйдыртып, Вилләт
Дәүҗанович алыш-биреш үткәртми генә районда ин зур табыш китерә торган
элеватор, сугым предприятиесе, сөт комбинаты, универмаг, гастроном ише
милекләргә хуҗа булып алды. Җитәкче көенә малтабарлык белән шөгыльләнеп, закон
ДАҺИ ГАДЕЛШИН
178
боза, дигән гаеп ташланмасын өчен, ул һәр кәгазьдә йә әти-әнисе, йә әби-бабасы, йә
агасы-җингәсе исем- шәрифен күрсәттерә, хәтта бишбылтыр җан тәслим кылган
үлеҗаннар да эләкте шикелле андыйлар арасына.
— Шәһәрне чистарту турында да онытма, — дип күрсәтмә бирде Вилләт
Дәүҗанович «кирпеч биткә».
Һәм инде төзелеп бетә язган әллә ничә бина кире сүтелеп, кирпеч- плитәләре,
елгачылар һәм авиаторлар бүләк иткән катер белән самолет (алар тир, музей итеп
файдаланыла иде) «ә» дигәнче әллә кая югалды. Төзелеш кирәк-ярагынын, төсле
металлнын шулай ай күрде кояш алдыга әверелүе Вилләт Дәүҗановичка һич тә кайгы
түгел, бәлки, киресенчә, сөенеч китерде.
Икенче көнне йомшак «тәхетенә» чумган хәлдә «тагын кайдан, күпме, ничек» дип
башын тотып утырганда сәркәтип кабинет ишеген ачып, бүлек мөдиренен керергә
рөхсәт соравын хәбәр итте. Ул инеп хәл-әхвәл белешүгә, Вилләт Дәүҗанович ана
сынамак өчен генә телисенме минем урынбасар да булырга, ягъни ике камытны
берьюлы кияргә, әйдә, тик бу өстәмә вазифанын хезмәт хакын мина ике, сина бер
өлеш итеп бүлешербез, дип сүз тишкән иде, тегесе песигә әйләнеп, авыз суын
сызгыртып йотты. Менә шуннан вазифаларны сатарга мөмкин, ләбаса, дигән уй-теләк
дөрләп- кабынып китте дә инде. Калган эшкә кар явар, дип ниятен кичектермичә
гамәлгә ашырырга да тотынды. Ин әүвәл өстәл тартмаларынын сул яктагы өстәгесен
шудырып алга да, артка да ачмалы иттерде. Бик унайлы килеп чыкты бу үзгәртеп
кору: кергән кеше каршыга килеп утыруга, Вилләт Дәүҗанович тартманы анын ягына
шудырып этеп куя да, конверт-төргәк салынгач, йөкле «чананы» үзенә таба тартып
ала. Килерне өстәл өстеннән җыеп алып утыру килешми дә, куркынычрак та иде,
хәзер биреш-алыш астан башкарылгач, бу гамәлләрне этем дә күрми, сулдан кергәне
хәләл белән дә буталмый.
Бу яктан җаны тынычлангач, Вилләт Дәүҗанович колхоз, төзелеш, транспорт,
сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм башка оешма җитәкчелегенә үрләтелүчеләрнен
һәммәсенә биек вазифа урындыгы өчен аерым такса билгеләде. Йомшаграк кәнәфигә
утырырга җан атып йөрүчеләр зуррак көмәнле конверт төртергә тиеш. Мәсәлән, өч
йөз мен сум чыгарып салсан гына колхоз рәисе булу бәхетенә ирешә аласын.
(Соныннан андыйларны, элек авыл хуҗалыгын күтәрергә җибәрелгән «утыз
менчеләргә» охшатып, «өч йөз менчеләр» дип йөртә башладылар).
Борынгыдан шундый тәгъбир калган: бирим дигән колына чыгарып куяр юлына.
Вилләт Дәүҗановичнын борын күтәрүе дә нәкъ хосусый милекчелеккә юл ачылган
чорга туры килде. Халык шул мәлдә үзенен кәсебен башлап җибәрергә дәррәү
күтәрелде. Фермер камытын кияргә атлыгучылар җир сорап килә, сәүдәгә күнеле
тартылучылар ниндидер бинага темсенә, эшкуарлыкка, малтабарлыкка тотынучылар
ни күренсә, шуны эләктерергә чамалый һәм башкалар, һәм башкалар. Билгеле инде,
хуҗа аларнын һәммәсенә якты чырай ката, ниятләрен хуплаган атлы булып кылана,
шагыйрь әйтмешли, хәйләсен әкрен-әкрен китерәдер көйгә. Шулай «кыштырдыклар»
өстәлдәге теге шудырмалы тартмага салынгач кына гаризага рөхсәт имзасы ишарәте
китерелә.
Оешу-оештыру гамәлләре унышлы тәмамланган очракта да югары вазифага ия
булучылар, фермер, сәүдәгәр, малтабар, эшкуарлар тынгылыкта, калдырылмый —
аларнын барысы да айлык взнос түләп барырга мәҗбүр ителә. Тәртәгә тибәргә базнат
итүче сүленне сыгып чыгарырлык эскәнҗәгә кыстырыла. Әнә бер эшкуар
чыгымчылап маташкан иде, башта ширкәте электрын кырт итеп кистеләр, аннары су
торбасы башына имән чөй кактылар. Нигә сораганын биреп котылмыйсын, дип әйтеп
караган иде дус-ише эшкуарга, күпме тыгындырсан да туя белми бит, дип зар елый
тегесе . Ә бер колхоз рәисе нинди хәлгә төште: гөнаһ шомлыгына күрә, анын взнос
китерү вакыты хуҗанын әнисен җирләү көненә туры килгән; бер сәгать көтә Вилләт
Дәүҗанович рәиснен кабинетка килеп керүен зиратка бармыйча, ике... өч... дүрт
сәгать... Ә мәет ята кабер кырыенда. кадерләп үстергән улын көтеп, мәнгелек йортына
СОҢГЫ БҮЛӘК
179
ярты көн буена төшә алмыйча. «Нинди кансызлык! — ди Вилләт Дәүҗанович
тешләрен шыгырдатып һәм шул ук фикерне урысча да кабатлый: — Какой
жестокыс!..» Рәис икенче көнне үк урындыгыннан колак какты. Шушы вакыйгадан
сон «кыштырдыклар» пешкән алмалар агачны селкеткәндә җиргә тупырдап коелган
кебек, тоткарлыксыз ява торган булып китте.
Ә аларнын күләме сөбханалла-машалла дип күзне акайтырлык. Биш катлы
йортларнын баштүрә карамагына алынган подвалын кибет ачу өчен
арендалаучылардан гына да аена сигез миллион сумлык чумара керә. Кәм ул һич тә
эчне тишми. Тик шунысы гына бераз кәефне кыра: чумараларнын микъдары артмый,
гел бер килеш тора. Бу хәл Вилләт Дәүҗановичны тынычсызлый, борчый, саруын
кайната, нәфесен шыркылдаттыра. Авыр кичерешләр анын кыяфәтен үк үзгәртә
башлады шикелле. Аны шәһәрдә генә түгел, бөтен районда халык Кальтенбруннер
дип йөртә. Чыннан да ул «Язнын унҗиде мизгеле» кинофильмындагы шушы исемне
йөрткән фашист офицерына бик охшаган — суйган да каплаган инде менә: анын
кебек үк озын буйлы, чандыр гәүдәле, ач янаклы, ун як битендә кино героеныкы кебек
җөй дә бар (монысын яшь чагында бер ана мәченен март гамәлен кабатларга
азапланганда алган җәрәхәт эзе диләр). Даими тынгысызлык, эчтән сызу аркасында,
Вилләт Дәүҗанович менә шушы төп нөсхәсеннән дә ныграк суырылды, аркасы
кычытуын күкрәген кашып кына да басарлык дәрәҗәдә юкарды. Сонгы вакыттагы
йокысызлыктан маза китү, иртән тору сәгате сукканда күтәрткән малга охшау
галәмәтләренен һәммәсе дә башына «ничек күбәйтергә» дигән уй төшүдән килә.
...Менә бүген дә эткә салган сөяккә әверелердәй хәлгә җитеп һәм инке-минке
атлап кабинетына кереп утыргач, гадәтенчә, «Их, яши бит кешеләр, ә» тапшыруын
карарга керешкән иде, анын кызыгын тапмады, кәҗә кымызыннан ачыган сөт тәме
килде. Кулына ниндидер журнал алып, укырга азапланган иде — юллар тоташ кара
сызык сыман күренде, арткы бүлмәдәге диванга сузылып ятып тору да җиңеллек
китермәде. Ахырда өйлә якынлашуга ихатага чыкты.
— Син машинаны гаражга биклә дә, бар, өеңдә ял ит. Мин җәяү генә кайтыйм
әле, хәрәкәттә-бәрәкәт, — диде Вилләт Дәүҗанович шоферына.
Менә ул ылыс урманы исен аңкытып торган бүрәнә өен бензин бөркеп яндырганга
кадәр үк кирпечтән салдырган өч катлы йортына таба гомуми юлдан читтәрәк
түшәлгән шәхси асфальт сукмактан атлап бара. Тып-тып, тып-тып... Бу тавыш
баштүрәгә «тап-тап», «тап-тап» булып ишетелә. Әйе, табарга кирәк, табарга.
Шулвакыт аңа кемдер кычкырган сыман тоелды. Артына борылып караса, тәрәзәдән
хатыны Кәнзимә эндәшә икән. Шул каһәр суккан уйга батып үз өен үтеп китеп бара
икән, ләбаса.
Кичкелекне ашарга утыргач, Кәнзимә иренә бер рюмка коньяк салып бирде.
— Шуны эчеп җибәр дә нык итеп аша әле. Ите бик тәмле. Тайныкы икән. Теге
яңарак кына куйган персидәтелең керткән иде. Аша-аша, казна эше дип корып
кибәсең бит инде.
Бертын дәшми генә ашаганнан соң Кәнзимә янә телгә килде.
— Карале, син әле урак, әле кышка әзерлек дип үз дөньяңны бөтенләй онытып
барасың түгелме?
— Нәрсәне, мәсәлән?
— Туган көнеңне.
— Андый көн дә бармыни соң әле ул, — дип шаярткан булды Вилләт
Дәүҗанович, теге уйларга чумып аны истән чыгарганын хәләл җефетеннән яшерергә
тырышып. Үзенең башында хәзер бу көнгә бәйле уйлар кайнаша башлады. Быел ул
гади түгел икән ләбаса, алтын икән, әттәгенәсе. Димәк... димәк... Шушы сүзгә
мантыйклы дәвам таба алмыйча озак борсаланды ул йокларга яткач та. Төн уртасы
җитеп килә иде бугай, Вилләт Дәүҗанович, гадәтенчә, кинәт бөтен бүлмәне
яңгыратып «Булды!!!» дип кычкырып җибәрде. Инде күптән әвен базарына киткән
Кәнзимә куркудан сискәнеп, юрганын җилләндереп ачып ташлады.
ДАҺИ ГАДЕЛШИН
180
— Син... сиңа әйтәм, саташасыңмы әллә? Нәрсә «булды»? Башламадың да бит
әле.
— Башлыйбыз, бишек җырым, башлыйбыз. Атна буена дәвам иттерәчәкбез.
Вилләт Дәүҗанович, хатынын юатырга тырышып, аңа үз башында бөреләнгән
планны ике-өч сүз белән генә аңлатып бирде.
Татлы хыялларга уралып килгән берничә сәгатьлек йокыдан Вилләт Дәүҗанович
бөтенләй икенче кеше — аек фикерле, күтәренке кәефле, тәвәккәл зат булып уянды.
Эшкә баргач, кабинетына кереп йомшак «тәхетенә» чуму белән, моңарчы
булмаганча, «кинотеатр» пультын читкә этеп, кулына эчке телефон трубкасын алды.
Аны урынына куеп та өлгермәде шикелле, ишектә «мөдир плюс урынбасар»ның
почмакка посып, тычкан дулап утырган песинең кыяфәтенә тартым йөзе чагылды.
— Озаклап чәйнәп каптырмыйм. Син эшне астыртын йөртә беләсең. Беренчедән,
шау-шулы реклама кирәкми. Икенчедән, беркем әйберләтә бүләк күтәреп килми,
конверт кына кабул ителәчәк. Безнең халыкны үзең беләсең инде, конверт үтә
күренмәле булмасын, биш-алты урынлы саннар турында сүз тишүнең зыяны тимәс.
Өченчедән, ресторан директорын кисәт: өстәл сыйдан сыгылып торсын, ә счет исәпкә
бар, санга юк сыманрак түгәрәкләнсен. И соңгысы, беренче мәҗлескә кемнәрне
чакырырга кирәклеген үзем әйтермен, калганнарына килүчеләрне исемләп торуның
хаҗәте юк, — дип йомгаклады кабинет хуҗасы күрсәтмәләрен. «Мөдир плюс
урынбасар» ишеккә якынлашканда өстәп өлгерде: — Автомашина, квартир кебек
бүләкләр натуралата да ярый.
Мәҗлесләр көткәннән дә кәттәрәк узды. Чәршәмбедә ресторанның зур залына
Вилләт Дәүҗановичнын дус-ише, башкаладагы кирәкле кешеләре, пәнҗешәмбедә —
шәһәрдәге предприятие һәм оешма җитәкчеләре, җомгада — колхоз, авыл рәисләре,
шимбәдә — мәгариф, мәктәп вәкилләре һәм якшәмбедә урта звено кадрлары, ягъни
бригадир, ферма мөдирләре сыйланып, юбилярга мактау янгыры яудырдылар. Ә
юбилейның килерен, ягьни конвертлар эскертен Вилләт Дәүҗанович өйдән беркая
чыкмыйча өч көн исәпләп утырды. Икътисад атамасын кулланганда, туган көннен
рентабельлеге мен процентка якынлашты. «Ярый әле туганмын, югыйсә бу кадәр
акча каян керер иде», — дип канатланды Вилләт Дәүҗанович, баш һәм имән
бармакларын бер-берсенә ышкып.
Ә бер конверт аны сүзнен туры мәгънәсендә чак кына һуштан яздырмады.
Конвертның тышына кемнән икәне язылмаган иде. Ачып караса, акча урынына кәгазь
кисәге, анда кыска гына язу:
— Район халкы Сезгә башкаладан күп бүлмәле фатир бүләк итә. Ачкычы —
караучыда. Адресы...
Вилләт Дәүҗанович бүләкне карарга икенче көнне үк бармакчы булып яткан иде
йокларга, әмма төнлә... ашыгыч ярдәм автомашинасы аны хастаханәгә алып китте.
Биш көн буена кунаклар исәнлегенә күтәрелгән рюмкалар, конвертлар «эскертен»
эшкәрткәндә кичергән чиксез шатлыклар нәтиҗәсе иде бу. Атна буена «система»
астында кыймшандырмыйча яткырып кына алып калды аны табиблар.
Хастаханәдән чыгу белән шоферына алдагы көнгә юллама яздырып куярга,
автомашинага багын тутырып бензин салырга кушты. Икенче көнне, гадәттәгечә,
иртәнге сәгать алтыда ук кузгалдылар һәм әле машиналар хәрәкәте куермаган юлдан
башкалага бик тиз барып җиттеләр. Ләкин шәһәрнен конверт эчендәге кәгазьдә
күрсәтелгән урамына монарчы юллары төшкәне булмаганлыктан, аны һәм бүләк
адресланган йортны шактый озак эзләделәр. Ниһаять, шофер машинаны бетон плитә
белән уратып алынган шыксыз гына хадәф янына туктатты.
— Син ялгышмадыңмы? — диде Вилләт Дәүҗанович, бетон койма өстеннән
сузылган чәнечкеле тимерчыбыкларга карап.
— Юк, урамы да, йорт номеры да сез әйткәнчә.
Вилләт Дәүҗанович койманы өзеп төзелгән бәләкәйрәк кенә бина ишеге
өстендәге ләүхәне күреп алды һәм «Эчке эшләр...» дип укый гына башлаган иде,
СОҢГЫ БҮЛӘК
181
шофер «Төрмә бит бу!!!» — дип кычкырып җибәрде. Шул арада ишектән погонлы
кеше чыгып (бу погонлы кеше ошбу хатны алып килүченең танышы иде һәм әлеге
мәктүпне Вилләт Дәүҗановичка тапшыруны үтенгән иде) машина янына килеп басты
һәм:
— Сез Вилләт Дәүҗанович түгелме? — диде һәм, уңай җавап ишеткәч, дүрткә
бөкләнгән кәгазь сузды: — Алайса, менә бу язу сезгә була инде.
Погонлы кеше проходнойга кереп китүгә, Вилләт Дәүҗанович кәгазьне җәеп,
андагы сүзләргә кадалды.
«Сез җөмһүриятнең йөзек кашы саналган районын үләксә хәленә төшердегез, —
дип башлаган иде язу: — Югары вазифадан оятсыз рәвештә файдаланып, төбәкнең
бөтен байлыгын убырларча үзләштергән, колхозларны, предприятие, малтабар,
эшкуар, фермер һәм сәүдәгәрләрне кычкыртып талаган, урлашкан өчен без, ягъни
бөтен район халкы, сине шушы зинданга ябарга хөкем иттек. Очы-кырые күренмәгән
илдә ришвәткә сатылмый торган бер прокурор, бер судья табылыр. Аларның халык
ихтыярын рәсмиләштерәчәгенә ышанабыз. Син шушындагы как сәкедә
калган гомереннен сонгы көненә кадәр ятып дөмегергә тиешсен. Бу сина безнен
сонгы бүләк...»
Язудагы әче сүзләр Вилләт Дәүжановичка яшен суккан кебек тәэсир итте, көчле
ток бөтен тәнен көйдерде диярсен. Мондый җәзаны гомерендә бер тапкыр да
татыганы юк иде шул. Ул байтак вакыт кыл да кыймылдатмыйча, тораташтай катып
утырды. Ниһаять, кәгазьсез кулын алга сузып, теш арасыннан гына «прокурат...» дип
әйтә башлаган иде, кулы сынган ботак сыман шәлперәеп төште, гәүдәсе кырау суккан
бәрәнге сабагыдай шинеп калды. Шулай да бәлтерәгән иреннәрен һаман хәрәкәткә
китерергә тырышты Вилләт Дәүҗанович:
— За моральный... ущерба өчен... миллионнар каермасам... исемем...
Шофер машинаны җәһәт кабызып, аны кардиология үзәгенә таба юнәлтте.