Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӘСӘЙ КОНСТИТУЦИЯСЕ ҺӘМ МИЛЕК

Күптән түгел атаклы икътисадчы Евгений Гонтмахерның «Рәсәй дәүләте юк ул» («Российского государства не существует») дигән мәкаләсенә тап булдым. Яшерен-батырын түгел, либераль икътисад һәм аның тарафдарлары беркайчан да күңелемә якын булмады. Илнең хәзерге икътисади хәле — Б.Н. Ельцин һәм аның командасы кабул иткән әнә шул либераль реформаларның нәтиҗәсе, монда шәрехләп тору артыктыр. Әлеге либераль юлдан бара торгач килеп терәлгәнлегебез бүген һәркемгә дә аермачык күренәдер. Шагыйрь Л.Завальнюк әйткәнчә: «И не жаль то, что было, жалко, время прошло». Шагыйрь, билгеле, реформаларны күздә тотып әйтмәгән, әмма безнең хәзерге икътисади хәлебезне аның күрәзәчел гыйбарәсе бик әйбәт сурәтли. Минем үземә М. Делягин, С. Глазьев, Е. Бунич, Н.Кричевский, В.Иноземцев кебек икътисадчылар якынрак.
Югарыда искә алынган мәкалә кискен исем-аталышы белән җәлеп итте. Җитмәсә, Евгений Гонтмахер — иҗтимагый проблемаларны өйрәнүче галимнәрнең берсе. Бу аның фикеренә колак салыр өчен тагын бер этәргеч булды. Язучы һәм гражданин буларак, мине дә шул ук проблемалар борчый бит.
Евгений Гонтмахер белән бәхәсләшергә җыенмыйм, аның мәкаләсе бик вакытлы һәм урынлы, ул безнең җәмгыятьнең күз иярмәс тизлектә кайсы упкынга таба тәгәрәвен күрсәтер өчен язган. Һәм язма авторы үз максатына ирешкән дә, мин ул чыгарган нәтиҗәләр белән тулысынча килешәм. Хәер, башка берәүнең мәкаләсен сөйләп утыру—килешә торган эш түгел, әлбәттә, әмма шулай да, илебездәге икътисадны һәм дөнья базарындагы вәзгыятьне тамгалар өчен, Гонтмахер кулланган кайбер өр- яңа терминнарны «үзләштерергә» җөрьәт иттем. Һәм — кайбер саннарны да. Ник икәнен тора-бара аңларсыз.
Көнбатышта дәүләтнең үз-үзен тәэмин итә алу-алмавын билгеләүче термин буларак кулланылышка кереп киткән «Falied states» төшенчәсе соңгы арада бездә дә популярлашып китте. Аны төрлечә тәрҗемә итәргә мөмкин: «барып чыкмаган дәүләт», «банкротлыкка чыккан дәүләт» һ.б. Гадәттә, мисалга Сомали, Гаити, Зимбабве, Әфганстан, Гыйрак кебек илләрне китерәләр. Без әле бу исемлеккә кертелмәгән, ләкин эш бит исемлектә теркәлү-теркәлмәүдә генә түгел...
Чит илләрдә җәмгыятьтәге байлыкның бүленешен әлеге җәмгыятьнең һәр берәмлеген күздә тотып исәплиләр. Аерым бер гаилә туплаган байлык (welth) —
РӘСӘЙ КОНСТИТУЦИЯСЕ ҺӘМ МИЛЕК
125
банкка салынган акчалар, акцияләр, күчемсез милек—барысы да керә бу исәпкә. Рәсәй исә үзендә тупланган мөлкәтне бүлү мәсьәләсендә иң гаделсез дәүләт буларак «дан казанган». 1 процент бай рәсәйлеләр катламына ил туплаган барлык мөлкәт, активларның 71 проценты туры килә. Америка һәм Аурупа буржуйларын телебезгә тилчә чыкканчы яманлаган чакларыбызны оныттык, ахрысы, бүген инде әлеге дә баягы «каһәр буржуйлык» буенча алардан да уздырабыз. Алай гына да түгел, дөньядагы барлык рекордларны узып киттек! Чагыштыру өчен: Һиндстанда бу күрсәткеч 49 процентны тәшкил итсә, Африкада — 44, АКШда — 37, Кытай белән Аурупада — 32, Япониядә нибары 17 процентны тәшкил итә!!!
Рәсәй дөньяда тагын бер төр хурлыклы күрсәткечләр буенча да — лидер. 10 процент бай рәсәйле Рәсәй мөлкәтенең 87,6 процентына хуҗа. 90 процент гади рәсәйлегә исә йөнтәс куллы чиновниклар һәм аларның яраннары учлап өлгермәгән 12,4 процент кала. Нинди тигезлек, гаделлек турында сөйләргә мөмкин монда?! Нәкъ менә шушы күрсәткечләр Рәсәйнең «үз-үзен тәэмин итә алмаучы», «бөлгенлеккә төшкән» дәүләт булуын билгели дә инде. Хокукый җәмгыять һәм аның демократиясе турында нинди сүз алып барырга була монда?! Бу хәтта феодал җәмгыять кысаларына да керми, ә колбиләүчелек чорына кайткандай тәэсир калдыра. Совет чорын искә төшереп тору кирәкмәстер, 12,4 процент кына тәтегән гражданнар алай тынычрак йоклар. Хәер, ул 12,4 процент та, нигездә, приватизацияләнгән фатирлар бәһасеннән гыйбарәт, асылда, гади халыкка ил мөлкәтенең 5 проценты тәтесә дә — бу инде уңыш.
Рәсәй гражданнары — коточкыч гаделсезлек корбаннары. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Беренче чиратта — Рәсәй Конституциясенең үз гражданнары хокукын яклауны күздә тотып төзелмәгән булуында. Аны югарыда искә алынган либерал сәясәтчеләр бары тик үз мәнфәгатьләрен кайгыртыр һәм үзләрен яклар өчен генә төзегән.
Бездәге либераль икътисад халык хокукларын якларга сәләтле булмаган һәм халык тарафыннан кабул ителмәгән приватизация белән төгәлләнде һәм җәмгыятьтә моңарчы күзәтелмәгән иҗтимагый тигезсезлекне китереп чыгарды. Ирекле эшмәкәрлек төшенчәсе төшенчә генә булып калып, илебезне олигархлар, кемнеңдер акча янчыгын калынайтып торучы, махсус булдырылган бер көнлек фирмалар, сату-алу өлкәсендә курыкмыйча, ачыктан-ачык диярлек эш итүче караклар, ялган продукция чыгару һәм аны тарату белән шөгыльләнүче яңа камырдан әвәләнгән оятсыз «сәүдәгәрләр» басты. Наркотиклар сатуга корылган «күләгәдәге эшмәкәрлек» 300 процент керем китерсә, ялган дарулар, медицина препаратлары сатудан алган керем 3 000 процентны тәшкил итә. Мондый галәми масштабтагы процентлар һәм бәяләрне исәпкә алсак, «күләгәдәге эшмәкәрләр»не мәңге авызлыклап булмаячагы көн кебек ачык. Үлем җәзасы кертеп карасаң гына инде...
Шулай итеп, дәүләтнең табыш-мөлкәте әллә ни зур булмаган бер җинаятьчел төркем кулына кереп бара. Тик шунысы ачык: бу төркемнең юлы Рәсәйнеке белән бер түгел. Аларның юлы — бөтенләй башка тарафка. Аларның Көнбатышта шәхси «аэродромнары» бар, балалары чит илнең иң шәп уку йортларында белем эсти. Һәрбер чираттагы эре дәүләт эшлеклесе, постын калдырганда, гади рәсәйленең аңына да сыймаслык олы мөлкәт хуҗасы булып китеп баруын дәвам итә.
Без Б.Н. Ельцин файдасына төзелгән Конституция буенча яшәп ятабыз, аны безнең мәнфәгатьләрне кайгыртырга тиешле документ дип исәплибез. Ә либераллар белән дәүләт казнасын талаучылар шәхси милек турында инде элек үк кайгыртып куйганнар, Рәсәй Конституциясендә бу хакта акка кара белән менә болай дип язылган: «Шәхси милек хокукы закон тарафыннан яклана». Дәүләтнекеме бу милек, җәмгыятьнекеме — бу хакта ләм-мим. Әйе, милек дәүләт тарафыннан якланырга тиеш, әмма бу очракта үз көчең һәм талантың белән тапкан мөлкәт турында сүз барырга тиештер. Ә бездә — киресенчә. Сүз, гадәттә, урлап, еш кына талап җыелган акча һәм мал-мөлкәт турында бара: ришвәт тә керә монда, откатлар, рейдерлык та...
Чит илләрнең конституцияләрендә милек һәм гражданнар хокуклары мәсьәләсе
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
126
ничек куелган соң дип кызыксына калдым. Таларга ияләшкән Рәсәй чиновниклары һәм элитасы еш кына андагы законнарга ишарә ясый бит.
Мисал өчен, Италияне алыйк. Анда акка кара белән болай дип язылган: «Шәхси милек закон тарафыннан таныла һәм гарантияләнә, закон аны булдыру һәм файдалану ысулларын билгели һәм социаль функциясен һәм һәркем дә файдалана алуын тәэмин итү максатында аның чикләрен дә билгели».
Алмания (Германия) Конституциясендә дә аермачык язып куелган — «Милек җаваплылык йөкли. Аннан файдалану гомум мәнфәгатькә дә хезмәт итәргә тиеш».
Испания — «Дәүләт байлыгының иясе кем булуга карамастан, аның бөтен төрләре дә гомум мәнфәгатькә хезмәт итә».
Япония — «Гомум милек хокукы, иҗтимагый мәнфәгатькә каршы килмәсен өчен, закон тарафыннан билгеләнә».
Төркия — «Милеккә ия булу хокукын тормышка ашыру гомум мәнфәгатьләргә каршы килергә тиеш түгел».
Болардан кала да безгә кулай күп Конституцияләр бар һәм аларның берсе генә дә Рәсәйнеке кебек үз халкын фәкыйрьлеккә дучар итәрлек итеп язылмаган. Башка илләрнең Конституцияләре белән таныш кешеләр, кайсына гына тукталмасыннар, бизнесның җәмгыять һәм дәүләт алдындагы социаль җаваплылыгы хакындагы анык кагыйдәләргә юлыгачак. Аларда закон төрлечә шәрехләргә урын калырдай итеп язылмаган. Безнең Конституциягә дә аныклык кертергә вакыт.
Рәсәйне ялган товар белән тутырдылар. Бу безнең чиновникларның башбаштаклыгы, коррупция баткаклыгына чумган булуы белән генә аңлатыла ала. Кремль диварлары артында утыручылардан башлап, муниципаль берәмлекләргәчә—барысы да ришвәт ала, барысы да халыкны талый һәм алдый. Юкса депутатларга һәм дәүләт аппаратында утыручы башка түрәләргә ул кадәр мал-мөлкәт ничек килер иде?!
Матбугат чаралары да тулаем диярлек шул ук урланган акчага сатып алынган. Журналистлар, редакторларның авызын томалыйлар да, тегеләре, аермачык күренеп торган башбаштаклыкларга да күз йомып, халык аңына коррупция белән көрәшүнең мөмкин булмаган файдасыз бер эш икәнлеген сеңдерүне дәвам итәләр. Юк, җәмәгать, кирәк көрәшергә! Без нибары үз хокукларыбызны, мөмкинлекләребезне генә белмибез, асылда, коррупция белән көрәшүнең йөзләгән законлы юлы бар. Шуларның берничәсен генә атап узам.
Халык белән түрәләр — барысы да бертигез кешеләр, шулай булгач, алар өчен аерым төрмәләр төзү нигә кирәк? Әмма юк, бездә дәүләт акчасын талап тотылган чиновникларның, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең «утыру» урыннары аерым. Шартлар да икенче аларга. Нигә әле алар бер капчык урланган бәрәңге өчен төрмәгә тыгып куелган гап-гади кешеләр белән бергә уртак зонада утыра алмый?! Уртак зона турындагы уй, бәлки, күбесен айнытып җибәрер иде, анда алар үзләре хезмәт иткән гап-гади халык вәкилләре белән очрашу бәхетенә дә ирешер иделәр. Әгәр хакимият үз халкы белән бербөтен булырга омтыла һәм үз гражданнарының тантана итүен бер генә тапкыр булса да күрергә тели икән, иң әшәке җинаятьләр, иң кычкыртып талаулар өчен үлем җәзасын кайтарып карасын — күрер иде «түбән катлам»ның ни дәрәҗәдә үзләреннән гарык булуын. Әмма мондый хәлнең Рәсәйдә гомергә булачагы юк, чөнки илебезнең ата бурлары барысы да югарыда — күн кәнәфиләрдә утыра.
Әле яңарак кына язган бер мәкаләмдә мондый фикер белдергән идем: «Рәсәйгә, минем уйлавымча, теләсә кайсы Конституция дә ярый, берәрсенекен прокатка алып торсак та була хәтта. Ул Конституцияне 99,9 процент рәсәйле барыбер белми, берәрсенең кайчан да булса Конституция тарафыннан яклануы, шулай ук, икеле. Бу кәгазьдәге Конституция, димәк, 0,1 процент тәшкил итүче чиновник-рәсәйлегә үз мәнфәгатьләрен кайгыртыр өчен генә кирәк булып чыга». Файдаланыр өчен берәр илнең Конституциясен алып тору мөмкинлеге булса, мин Италиянекен сайлар идем, чөнки нәкъ менә аларныкында дәүләт белән шәхси милекчеләр арасындагы
РӘСӘЙ КОНСТИТУЦИЯСЕ ҺӘМ МИЛЕК
127
мөнәсәбәтләр анык билгеләнгән. Ни генә дисәң дә, бу — Конституциянең төп маддәсе. Калганнары бөтенләй кирәкми димим, ләкин нәкъ менә шушысы дәүләтнең сәламәтлеген һәм яши алуын гарантияли. Казнасында җилләр искән, үзе исә хәер сорап чатка чыгып баскан дәүләтнең киләчәге юк икәнлеге көн кебек ачык. Аның юлы бер генә—Сомали, Гаити, Зимбабве кебек хәерче дәүләтләр рәтенә барып кушылу.
Әле бөтенләй соң булганчы, ах-ух килмичә, сабыр һәм тыныч кына, СССР Җинаять кодексындагы бер бик мөһим маддәне кире кайтарасы иде—хак юл белән табылмаган мал-мөлкәтне конфискацияләүне әйтүем. Ул заманда шәхси милек турында закон юк иде, әмма алда искә алынган маддә бик күпләрне авызлыклап торырга ярдәм иткән икән. Бу маддәне законнар тупланмасыннан әллә халык алып ташларга кушкан дип уйлыйсызмы? Кемнәргәдер бик уңайсыз булганга алып ташланган бит инде ул, көн кебек ачык. Караклар, малбасарлар юлыннан ул киртәне кемнәр теләвенчә, кемнәрнең кулы алып ташлаганын аныклау да комачауламас иде.
Нигә әле безне тупикка китергән Конституцияне тикшерү буенча референдум уздырмаска ди?! Нигә халыкка аның җитешсез якларын ачыктан-ачык әйтеп күрсәтмәскә? «Ельцинча капитализм»ны үз җилкәсендә татып караган халык бүген инде үз Конституциясенә башкача, күпкә җитдирәк карар иде дип уйлыйм мин.
Рәсәй Конституциясе белән танышкач, бердәнбер шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: Рәсәй бизнесының дәүләт каршында да, җәмгыять каршында да бернинди җаваплылыгы һәм бурычлары юк икән. Ә бәла була калганда, дәүләткә сыенырга йөгереп килеп җитә бит алар.
Ике генә мисал китерәм. Бу мисалларны халыктан яшереп торуның инде хаҗәте юк. Беренчесе — җитәкчеләренең мәгънәсезлеге һәм комсызлыгы аркасында Саян-Шушенск ГЭСын һәлак иттеләр, ә ул халык акчасына төзелгән гигантларның берсе иде. Гадел приватизацияләнгән очракта, әлеге гигантның эшчәнлегеннән Рәсәйнең һәрбер гражданинына сизелерлек өлеш чыга алыр һәм бүгенге Рәсәй гражданнары электр энергиясен шактый кулайрак бәһагә куллану бәхетенә ия булыр иде. ГЭСны төзекләндерүгә һәм торгызуга 4 ел дәвамында санап бетергесез дәүләт акчасы тотылды, әмма бу процессның әле азагы-чиге күренми. Бүгенге су басулар чорында ГЭСның гомумән җимерелү куркынычы да бар, бу очракта төзекләндерүне дә башкарып чыга алмаган хуҗалар инде дәүләт кесәсеннән компенсация алачаклар һәм җиңел сулаячаклар.
Икенче мисал. Рәсәйнең барлык эре банклары һәм җитештерүчеләре, үзләренең саранлыгы һәм караклыгы аркасында барлыкка килгән ике дефолтны да (1998нче, 2008нче еллар) артык югалтуларсыз, исән-имин генә кичеп чыктылар. Дәүләт аларны саклап калу өчен коточкыч акчалар сарыф итте. Бу суммага Рәсәйне аякка бастырырга мөмкин иде — яңа юллар, хастаханәләр, аэропортлар, торак йортлар, заводлар төзеп. Ә бит илнең резерв фонды — эшмәкәрләр һәм югары катламнарның шәхси хисабында яткан акча түгел, ул безнең тир түгеп алган акчаларыбыз.
Күптән түгел генә бер гап-гади урыс мужигы белән сөйләшеп тордым. Кызы грекка кияүгә чыгып, Афинага китеп төпләнгән моның. Әлеге агай илебезнең икътисад министрыннан акыллырак фикер йөртте: «Менә грекларны гына алыйк, алар да, безнең кебек, дефолт кичерделәр, ләкин 20 ел буе җир җимертеп яшәделәр дә. Аякка бастылар, торак- йортлар төзеделәр, машиналар алдылар, балаларына менә дигән белем бирделәр... Көндезге өчкә кадәр эшләп, унөченче, ундүртенче, унбишенче, ә кайберәүләре хәтта уналтынчы хезмәт хакын да алып яшәделәр, дини бәйрәмнәрдә, хезмәт хакына өстәп, дүрт бонус та түләнде әле үзләренә. Аурупа стандартлары буенча уртача эш хакы алдылар, бу 2 мең евро тирәсе, пенсияләре дә Аурупаның уртача стандартына тәңгәл. Моңа өстәп — бушлай белем алу һәм дәвалану хокукы. Ә безгә, Рәсәйнең гап-гади гражданнарына, 2008 елгы резерв фондында алты йөз миллиард доллар акчабыз була торып, бу нигъмәттән берни тәтемәде. Алты йөз миллиард соңгы тиененәчә туймас тамак олигархлар, паразит-
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
128
банкирларны күтәрүгә тотылып бетте. Алар бу акчаны, әлбәттә инде, илдә
калдырмадылар, хакимият исә моңа күз йомды, аңлашыла да, аның үзенә дә өлеш
начар чыкмагандыр. Фантастик сумма бит — уйлап карасаң!»
Мондый мисаллар — санап бетергесез. Бюджеттан таланган акчага корылган
чиновниклар бизнесы үзенең һәр югалтуын безнең кесәдән чыгарып каплый. Киләсе
елга, мәсәлән, утка бәя күтәрергә уйлыйлар, шактый кырыс лимитлар да каралган.
Шөкер, әлегә һаваны бушка сулыйбыз, ләкин безнең түрәләр аңа да түләү кертергә
бик мөмкиннәр. Менә бүгенге көннең бер анекдоты: «Рәсәйдә ике генә төрле закон
бар: аның берсе — «тыярга», икенчесе «гражданнар мөстәкыйль рәвештә түләргә
тиеш» дип атала». Конституция тулы бер ил гражданнарының түгел, ә аерым бер
катламнарның гына хокукларын яклауга юнәлтелгән икән, әлеге ике катгый кагыйдә
үзгәрешсез калачак.
Бүген Рәсәйнең тышкы бурычы тулаем эчке продуктның (ТЭП) 30 процентын
тәшкил итә. Бездәге монополизацияне, коррупцияне исәпкә алган хәлдә, яңа резерв
фондының акчаларын чит ил кыйммәтле кәгазьләренә күчерергә һич ярамый, алар,
өлешчә генә булса да, барыбер шул ук олигархлар һәм түрәләр кулында бит. Дөньяны
яңа депрессия дулкыны яулап ала калса, бу акчалар бер көн эчендә кыйммәтен
җуячак, ә барлыкка килгән яңа бурычлар илне упкынга батырачак. Әгәр дәүләт
казнасында өстәмә акча бар икән, аны илнең эчке капиталын үстерү өчен тотарга
кирәк: әйбәт белгечләр тәрбияләү булсынмы ул, пенсия һәм эш хакларын арттырумы;
иң мөһиме — кешеләргә тотылсын. Юкса дәүләт акчасы читкә очты дип кайгырган
мужик, югарыда утырган сәясәтчеләргә нәфрәте соң чиккәчә кабарудан, йә эчәргә
сабышачак, йә нинди дә булса этлек уйлап табачак һәм аны гамәлгә ашырырга да күп
сорап тормас. Чөнки аның бу дәүләттә югалтыр нәрсәсе юк инде...