ӨТҮКӘН ҖИРЕНДӘ УТ ЯНА
ӨТҮКӘН1 ҖИРЕНДӘ УТ ЯНА
552 елда хәзерге Монголия, Кытай, Байкал күле буйларында, Көньяк Себер, Алтай далаларында дистәләрчә төрки телдә сөйләшүче кабиләләрне берләштергән I Төрки каганлыгы барлыкка килә. Ил башында Бумын — Ашина ыруыннан булган каган тора. Кытай империясе көчәйгән дәвердә, төрки каганатта эчке низаглар башлана, эчке каршылыклар нәтиҗәсендә 604 елны каганат ике өлешкә - Көнбатыш ҺӘМ Көнчыгыш каганлыкларга аерыла. Озакламый Көнчыгыш каганлык, үзенең дәүләт мөстәкыйльлеген югалтып, 50 ел чамасы Кытай хакимлеге астында яшәргә мәҗбүр була.(Ф.Ш. Нуриева. «Борынгы төрки тел. Орхон-енисей язмалары теле. VII-VIIIгасырлар»)
1
Җир әйләнә, Кояш сүнә,
Кам эндәшә Тәңресенә,
Кич, елышып, учка сеңә — тыңла.
Чак күренсә офык каны —
Көтә-көтә зарыкканмы —
Кемдер дәшә безне танып, ымлап.
Җир үзәге — үксез дала,
Ул далада учак яна,
Ул далада, җилдән кала, кемдер
Чорлар аша дәшә ала,
Ут торгыза, сөрән сала,
Һәм ашкына йөрәк — талган дөңгер2.
Җан җепләрен өзә-тарта,
Кемдер дәшә туган якка,
Күк читеннән көлеп карый Тәңре.
Кайсы җәяү, кайсы атта —
Җиде яугир яудан кайта —
Җидесендә җиде ятның гаме.
1 Өтүкән иңкүлеге - географик атама
2 Дөңгер — бәрмә уен коралы, барабан
Илле халык идем, инде илем кая?
Мин кемгә илләр яулыйм?
Күлтәгин истәлеге, Зур язма,
9нчы шигырь
Күк белән Җир арасында
Үз иркемнән чапкан яумы?
Беләзегем ертып карыйм —
Каным саумы?
Бер ят шаумы күкрәгемдә, тояк тавышымы?
Югалуыммы бу? Үз-үземә
Кайтып барышыммы?
Күк белән Җир арасында
Бүген мин кемнең колы?
Соң көчемне йомшак тынлы
Табгач2 җиле йолкыды.
Җиргә ятып тыңлап карыйм —
Кайда ул — кайтыр далам?
Кем дә дәшми, яңагыма
Туң сабаклар кадала.
Кем дә дәшми үз телемдә —
Бүлгәләнде телем-телем
Күк белән Җир арасында
Минем илем, синең илең...
Кысык күзле җилләр генә,
Әрсез гадәтенә каршы,
Урап уза каганымның
Җиргә авыш кабер ташын.
3
Коралланган гаскәр кудымы сине, сөңгеләр белән килеп куркыттылармы?
Изге Өтүкән ешлыгыннан, халкым, син үзең киттең.
Күлтәгин истәлеге,Зур язма,
23нче шигырь
Иске сүздә шулай калган:
Тәңрегә тиң Бумын каган3,
Ат сулышын тойганнарны,
Утта кылыч койганнарны,
Тимердән тир сыкканнарны,
Азау теше чыкканнарны
Барлап дала үзәгендә,
Оран салган:
Алда — кояш туган якта —
Тезе барлар — тез чүксен.
Кояш туктап торган чатта
Күзе барлар — яшь түксен.
Артта — кояш качкан җирдә —
Башы барлар — баш исен,
Ат җитәрдәй һәр тарафта
Яңгырасын
Төрки исем!
Дала йоткан вак кавемнәр
Бер каганга ил булсын,
Саклаучыгыз — Умай-ана4,
Яклаучыгыз — җил булсын.
Элгәредән шулай калган:
Ил тупласа алып5 каган,
Куе юкны тук итсә,
Уе мутны юк итсә,
Ялангачны киендерсә,
Мал-туарга тиендерсә —
Шулай булса, безнең халык,
Татлы сүзгә хәйран калып,
Чаптар атын читкә бора,
Дошман белән киңәш кора —
Сөйгән яры тол була,
Оланнары кол була.
2 Табгач - кытайларның борынгы атамасы
3 Бумын каган - I Төрки каганлыгының илбашы
4 Умай-ана-төркиләрдә кешегә илаһи көч бирүче алиһә
5 Алып — каһарман, батыр
Чордан чорга төрк бодуны6,
Юлдаш җилгә карышып,
Дин үзгәртә. Җилкәсенә
Баса Тәңре каргышы.
4
Бәкләр халкының тугрысызлыгы,
табгач халкының коткысы аркасында,
абыйлы- энелеләрне үзара талаштырып,
табгач халкы төркиләрнең илен җимерде.
Күлтәгин истәлеге, Зур язма,
6нчы шигырь
Сезнең йола кыргыйрак шул,
Кануннарыгыз өтек —
Дәртле чагың узып бара
Тәхеткә чират көтеп.
Юкса син бит агаңнардан
Күпкә зирәк, белемле —
Илгә бүген синдәй каган
Кирәгерәк түгелме?
Тыңла сүзем, табгач7 халкы
Бер дә юкка өйрәтми,
Сиңа - Кояш оланына —
Чират көтү кирәкме?
Тиңсез Тәгин8, сүзем тыңла,
Ефәк күлмәк киярсең,
Горур башың, күп дигәндә,
Бер Тәңрегә иярсең.
Иярлә дә бүз атыңны,
Чирү тупла сак кына —
Үз хакыңа түгел, Тәгин,
Бөек илең хакына.
Ятлар беркөн көчең сизсә,
Яу атларын чигәрә,
Һәм хак гыйлем өйрәтүче
Остазларын җибәрә.
6 Төрк бодуны — төрки халык
7 Табгач - кытайларның борынгы атамасы
8 Тәгин -тәхет варисы, каган улы
Төрки бәкләр исемнәреннән баш тартты,
табгач җирендә, табгач исеме алып,
табгач каганына буйсынды.
Илле ел үз акылларын, көчен аңа бирде.
Күлтәгин истәлеге, Зур язма, 7-8нче шигырь
Бәрелеште ага-эне —
Тәңре үпкән улы синме
Атабызның? -
Ук очырткан кебек уйнап,
Тараттылар дала буйлап
Хатабызны.
Каганыннан ятим калып,
Йола алыштырган халык —
Бакчы, безме?
Илдән, телдән аерырлык
Күк каргышы ничә еллык —
Меңме, йөзме?
Елтыр күлмәген сәдәпләп,
Үз исемен җуйган бәкләр
Безнең ишме? —
Табгач ул баш игәннәрнең
Озынайта тезгеннәрен,
Ләкин чишми.
Табгач ул яу чапканнарның
Затлы итә арканнарын,
Ныклы итә.
Тик бер кызса, баба каны
Бүректәге ир баланы
Котлык10 итә.
Котлык итә, һич буйсынмас
Алып итә.
Ике буын коллыктан соң Халык итә.
6
Өстә төркиләрнең
Тәңресе төрки халык юкка чыкмасын, халык булсын дигән.
Күлтәгин истәлеге, Зур язма, 10-11 нче шигырь
Җир белән Күк арасында
Син бүген кемнең колы? —
Умай-ана ыңгыраша
Туфрак туңы аркылы.
Син кемгә илләр яулыйсың? —
Ике кулың — кара кан.
Тәңре сине ат ялыннан
Ир-ат11 итеп яраткан.
10 Котлык - Кытай дәүләтенә каршы баш күтәрүне оештыручы, II төрки каганат җитәкчесе
11 Ир-ат - атлы сугышчы
Җир белән Күк арасында
Һава кан кебек куе,
Каш өстенә кулым куям —
Ул анда кемнең туе?
Күтәрелә татлы төтен —
Утлары толым-толым —
Тояк эзе чуарлаган
Табгач-Өтүкән юлын.
Өтүкәндә утлар яна,
Оран сала оланнар —
Әй, сез, ирен читен тешләп,
Тимер тәмен тойганнар!
Ишетегез, ялчы түгел
Табгачка төрки халык —
Котлык алып гаскәр җыя
Өтүкәндә тукталып.
Котлык алып гаскәр җыя,
Ат сулышыннан җебеп,
Тетри дала, бәйрәм көткән
Үсмер күңеле кебек.
Җир белән Күк арасында
Куе томан аркылы
Орынгандай итә таңда
Йөземә Тәңре кулы.
7
Өтүкән җирендә ут яна,
Туфракта сүтелә тамырлар.
Кайт кына — учыңа яшергән
Борынгы үчеңнән танырлар.
Юрама югалган эзләрдән
Вакытның хөкеме хаклымы? —
Кайт та сал кытыршы үләнгә
Җил алган яңагың калкымын.
Чатырлар чатында ут яна,
Туфракка елыша үләннәр.
Ут яксаң, илереп чакыра
Каныңны югалтып үлгәннәр.
Чакыра кылычтан үткәннәр,
Үлемнең күзләрен үпкәннәр.
Алар да кайчандыр, ут йотып,
Кемнедер көткәннәр, көткәннәр.
Алар да кайчандыр бу җиргә
Син булып кайтуга ышанган,
Ул шуңа төшеңдә тилерткән
Күк асты иленә охшаган.
Ул шуңа бугазны каерып
Ургыган көй булып уяна.
Кемгәдер чак рәнҗеп көткәндәй
Өтүкән җирендә ут яна.