Мәшһүрләр мәзәге
Оныткан
Шулай бер тапкыр мәшһүр алман әдибе Томас Манны мәктәпкә очрашуга
чакырганнар. Укытучы Манны ин сәләтле һәм ин күп китап укучы бер кыз бала белән
таныштырган һәм ана нинди дә булса берәр сорау бирүен үтенгән.
— Мәшһүр әдипләрдән кемне беләсен? - дип сораган бу кызыйдан Манн.
— Гомер, Шекспир, Бальзак... һәм Сез! Тик ... мин Сезнен исем- фамилиягезне
оныттым... — дигән ана сәләтле укучы.
Әдип көлүе
Төн уртасында Бальзакнын өенә карак кергән. Хуҗанын йоклавына инангач та, бу
өстәл тартмаларын актара башлаган. Кинәт кенә өйдә... гөрелдәвекле көлү тавышы
янгыраган. Як-ягына карана торгач, карак ай яктысында язучыны күреп алган.
Курыкса да, явыз ниятле бәндә, кыюланып китеп, сорыйсы иткән:
— Нигә көләсез?!
— Мин көндезен табалмаганны син төн уртасында карангыда эзлисен — шуна
көләм... — дигән Оноре де Бальзак.
Бәһале җавап
Бер галантерея фирмасынын бик тә-бик тә Эрнест Хемингуэйны үз клиентлары
арасында күрәсе килгән. Фирма әдипкә галстук һәм хат юллаган. Хатта исә болай дип
язылган булган: «Безнен галстукларны һәркайда яратып тагалар. Сезгә җибәрелгән
ошбу галстук өчен ике доллар түләрсез дип өметләнәбез».
Берничә көннән элеге фирма әдиптән мондый җавап ала: «Минем китапларымны
һәркайда яратып укыйлар. Сезгә салган ошбу китабымны алырсыз дип өметләнәм.
Ул ике доллар да сиксән цент тора. Димәк, сез мина сиксән цент бурычлы буласыз».
Ә кемнекен?
Александр Дюма улын тирги икән.
— Җитте сина җинел акыллы булып йөрергә! Яшен дә бара — хатын алырга
кирәк! — ди икән.
— Хатын?! Ә кемнекен? — дип атасын бүлдергән малае.
Әдәпле җавап
Нолливуд кинойолдызы Грета Гарбо әле кичә генә төшкән фотоларын карап
утыра икән дә, начар чыккан дип фоторәссамны сүгә икән.
— Ничек шулай чыккан?! — берни дә анламыйм. Сонгы тапкыр төшергәндә
шулчаклы әйбәт иде, ә менә хәзер — үз-үземә охшамаган ич?!
Фоторәссам исә әдәпле вә итәгатьле генә итеп җавап кайтарган:
— Алиһәм, шунысын онытмагыз — ул чагында мин төп-төгәл унбиш яшькә
яшьрәк идем шул әле...
Уйлап кияүгә чыгу
— Сез ни өчен нәкъ менә археолог галимгә кияүгә чыктыгыз? — дип сораганнар
детектив жанр алиһәсе Агата Кристидан.
— Чөнки ин яхшы ирләр — археологлар. Хатыны картайган саен, ул анын белән
174
күбрәк, тирәнрәк кызыксына, — дигән сиксән яшьлек әби.
Теш кыйссасы
Франциянен мәшһүр киноактеры Жан Габен тешен алдырган. Берничә көннән сон
мона дантисттан хат килгән. Теш алдыру күпмегә төште икән дип конвертны ачып
караса... аннан һич тә исәп-хисап кәгазе түгел, ә берничә эре купюра акча һәм кош
теледәй генә язу килеп чыккан. Анда болай дип язылган була: «Тешегезне Сезнен
иҗатка һәм үзегезгә мөкиббән киткән бер ханымга саттым. Ул аны хәзер талисман
итеп муенына тагып йөри. Акчанын үземә тиешлесен тотып калдым, калганын Сезгә
җибәрәм».
Бөек бәһа
Шулай бер тапкыр итальян композиторы Джузеппи Верди яшь музыкант белән
сөйләшеп тора икән. Вердига — илле яшь, тегесенә исә — унсигез.
Яшь музыкант, өлкән композиторга авыз ачарга да ирек бирмичә, һаман саен үзе
һәм үзенен музыкасы хакында гына тәкърарлый икән.
Верди бу егетне олуг түземлелек вә игътибар белән озын-озак тынлап торган да,
ниһаять, болай дигән:
— Унсигез яшьләр чамасында мин үземне бөек музыкант итеп саный идем һәм:
«Мин!» — дия идем. Егерме бишкә җиткәч: «Мин һәм Моцарт!» — дидем. Ә инде
кырык яшьтә: «Моцарт һәм мин» — дия башладым. Менә хәзер исә фәкать: «Моцарт»
— кына димен...
Кем нәрсәгә маһир
Бөек итальян сынчысы һәм рәссамы Микеланджело рәссам Франчианын гаҗәеп
матур вә зифа буйлы улын тәүге тапкыр күргәч, ана болай дигән:
— Атан, рәсемгә караганда, тере сыннарны яхшырак ясый икән...
Надан карак
Композитор Феликс Мендельсоннын кайчан туганын белмәгәнгә күрә, бер карак
төрмәгә утырган. Бу исә болай булган: Мендельсоннын «Туй маршы»н уйный торган
борынгы сәгатьне карак музейдан урлаган. Антикварлар сата торган кибеткә
китергәч, сәгатьнен үзенә бабасыннан мирас булып калуын, әле 1730 елда ук
бабасынын әтисе аны кемнәндер сатып алуын анлатырга керешкән бу. Антиквар исә
азмы-күпме укыган вә хәбәрдар кеше булган, күрәмсен: чөнки дә ул Мендельсоннын
1809 елда гына тууын, һәрхәлдә, бик яхшы белгән...