Логотип Казан Утлары
Роман

КӨМЕШ БИЛБАУ


Ак пароходка утырып, Идел буйлап сәяхәт кылганыгыз бармы сезнең? Яр чите белән пароходны тоташтырган тотрыксыз басма аша үтеп, өске палубага менгәч, култыксага таянуга дөнья үзгәрә дә куя. Көнкүрешнең һәммә ваклыгы, кере-тузаны, черки-чебене ярдан чигенеп, ыгы-зыгылы урамнарга кереп югалгандай була.
Пароход: «Сау булыгыз, көнкүреш ыгы-зыгылары! Хушыгыз, вак- төяк борчулар, ямансу уйлар, күңел төшенкелеге! Без саф, иркен дөньяга чыгабы-ы-ыз!» — дигәндәй, дәртле аваз сала да, салмак кына борылып, ярдан ераклаша. Күз алдында гаҗәеп манзара ачыла — дәрья киңлеге, кояш нурларында йөгерек дулкыннарын җемелдәтеп, серле рәшәгә уралган офыкка барып тоташа, яр буйларында урман-болыннар җәйрәп ята. Сулыш иркенәя, рух көрәя, йөрәк ашкына, күңелдә җыр уяна:
«Дулкыннар, дулкыннар, ник болай шаулыйсыз?
Ярларга бәрелеп, сез нәрсә даулыйсыз?
Дулкыннар, дулкынна-а-ар...»
Кемнәрнең генә күңелен очындырмаган Идел киңлекләре , нинди генә телләрдә, нинди генә җырлар тибрәлмәгән аның дулкыннары күкрәгендә!
Әнә, йомры башлы, салам чәчле, таза беләкле егет баян күреген киң ачып уйный, янындагы көлсу бөдрә чәчле, талчыбыктай нәфис сынлы кыз очынып җырлый:
«Кнопочки, кнопочки, хорошо играете, Расскажите, кнопочки, что о милом знаете...»
Җырга күп сыя, Идел киңлекләрендә күп серләр яшеренгән. Шагыйрьләрнең гомер итүне дәрья кичү белән чагыштыруы да юкка гына түгел!
Мәдинә МАЛИКОВА — язучы; «Кар сулары», «Шәфкать», «Алтын ятьмә», «Өермә» һ.б. китаплар авторы. Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Казанда яши.
Кызнын бәллүр чыныдай тавышы, пароход тирәсендә очынган акчарлакларның ак канатларына эленеп, күкләрдә тибрәлә кебек. Анын янгырашында яшьлек ашкынуына үзәкнен өзелүе дә кушыла шикелле...
...Телевизор экранында мондый күренеш килеп чыккач, Әминә ихтыярсыздан аягына торып басты. Каян эзләп тапканнар моны? Әллә кайчан узган хәлләр бит инде!
«Бүген Казанга Украинадан зур делегация килде... Украина белән Татарстан
Мәдинә
Маликова
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
6
арасындагы дуслык күптәннән матур традициягә әверелде инде, — дип сөйли диктор Инсаф Абдуллиннын тавышы экрандагы күренешләр артыннан. — Моннан берничә ел элек тә Татарстанда Ворошиловград шәһәреннән дәрәҗәле делегация булып киткән иде. Арада сәясәтчеләр, рәссамнар, каләм ияләре бар иде... Экранда сез шул делегация килгәч төшерелгән кадрларны күрәсез.. »
Ә бит Әминә, бу күренешләр бөтен төсмерләре белән үзенен генә хәтеренә уелып калды, дип уйлый иде. Баксан, телевидение саклаган икән...
Әйе, кунак булып төрлесе килгән иде, биредә дә аларны төрле иҗат әһелләре каршы алды. Алар арасында яшь журналист Әминә Мусина да бар иде. Әнә ул, экранда да күренә. Кунак җырчы белән баянчы янында басып тора. Чак кына, арттарак яшьләр газетасы редакторы Әмир Нуриевнын җирән башы, сытык чырае чагылып узды. Бер генә дә кунакчыл хуҗа төсле түгел инде: авызы турсайган, куе кашлары җыерылган...
Ул чакта кунакларны ике зур төркемгә бүлделәр: берсе Чаллыга китте, икенчесе — Казан артына. Җырчы Нинаны башта беренче төркемгә язган булганнар, икенче төркемдәге баянчы Леонид тыз-быз килеп, делегация җитәкчеләре белән сөйләшеп, аны үз янына күчерде. Сизелеп тора: матур җырлаганы өчен генә түгел иде.
Арча, Балтач, Кукмара якларында аларны зурлап кунак иттеләр. Авыл клубларында, басуларда очрашулар уздырып, кичләрен урман аланнарында күнел ачып йөргәндә, әллә ничек кенә килеп чыкты, баянчы егет Әминә тирәсендәрәк бутала башлады бит. Нина монаеп ана карап-карап ала, тик инсафлы, тәрбияле кыз буларак, эчтән сыза, егетне кире үзенә авыштыру чарасын тапмый иде. Анын саен, тавышы монлырак янгырый:
«Кнопочки, кнопочки, кнопочки баянные,
Из-за вас влюбилась я, что же вы наделали...»
Хәлбуки, һич кенә дә Әминәнен ихтыярыннан тормады бу. Бергәләп концерт куеп йөрергә күнеккән бу парнын арасын суытып, егетне үзенә карату уе ике ятып бер төшенә дә кермәде анын. Ә шулай да... Егетне читләштерү өчен бер ым, бер караш җитәр иде бит. Ник сон әле Әминә анын мөлдерәп каравына елмаеп җавап бирде, шаян сүзләрен хуплап көлде?
Монын төбендә үртәү ята иде. Нинаны түгел, һич юк, күнел түреннән бер дә китми торган башка берәүне үртисе килә иде анын. Ул егет гүяки Әминәнен һәр адымын, кыланмышын күреп, күзәтеп тора. Куе кашлары астындагы күзләренен карашы җитди, тирән, монсу да кебек, аларнын төбендә сүнми- сүрелми торган күмер көйри. Бәгырьне көйдерә торган ут иде бу.
...Казанга кайткач, аларны су трамваена утыртып, Идел буйлап сәяхәткә алып чыгып киттеләр. Ике төркем бергә кушылды, мондый күнелле вакыйга турында язарга дип журналистлар килде.
Менә хәзер, еллар узгач, телевизор экранында шул күренешләр җанланды. Әминәнен хәтерендә исә экранга сыймаганнары аермачык булып янарды.
Менә ул палубанын култыксасына таянып тора, менә Леонид анын янына килеп басты. Пароходта йөзүнен шундый хикмәте дә бар бит: син күп кеше арасында, шул ук вакытта икәүдән-икәү колактан-колакка сөйләшү дә гаеп түгел.
— Күптән инде елгада йөзгән юк иде, — диде Леонид пароходка бәрелеп ургыган дулкыннарга карап. — Монда сулышлар иркенәеп китә, күз күреме бөтенләй башка. Уйлап карасан, күпләрнен гомере кысынкылыкта уза бит... Мәктәпне тәмамлагач, мин шахтага төштем. Күмер чыгара торган шәһәрдә яшибез бит, ата-бабам шахтерлар. Беркөнне гадәттәгечә забойга барып җиткән идек, бригададан бер абзый тормозогын подъемник янында калдырган булып чыкты. Ризык салган савытны шулай дип атыйлар бездә. «Син яшь кеше, аякларын җинел, йөгереп кенә барып алып кил инде»,
— диде бу мина. Чабып киткән генә идем: «Тра-а-ах! » — шартлау тавышы. Йөрәгем
КӨМЕШ БИЛБАУ
7
ярыла дип торам. Борылып карасам, забой юлын таш баскан. Ничек өскә менгәнемне хәтерләмим. Шуннан сон бүтән төшә алмадым. Анарчы баянда уйнауны күнел ачу өчен генә кирәк дип уйлый идем, ир-егетләргә лаек эш дип тә санамый идем. Шул хәлдән сон кадерен белә башладым. Музыка училищесына укырга кердем... Пәммәсе бирегә килеп, шушы пароходка кереп, сезнен белән янәшә басып тору өчен булган икән...
... — Башыгыз әйләнмиме?
Колак төбендә янгыраган бу сорау сискәндереп җибәрде. Икесе дә сыннарын турайтып, борылып карадылар. Сүзгә мавыгып сизми калганнар, яннарына өченче берәү — Әмир килеп баскан икән.
— Ни бар анда?
Шулай дип, ул якын ук килде, икесенен арасына басып, култыксадан түбән үрелеп карады. Сулышы белән Әминәнен битен өткәндәй итте.
...Бер уйласан, ние бар инде монын? Яшь чакта андый шуклану-шаярулар
— гадәти хәл бит. Тик бу күренеш нилектәндер хәтердән җуелмый, вакыт-вакыт, кайчак һич кирәкмәгәндә янарып куя. Әллә Идел өстендә булганга микән?
Ах, бар иде җәйләр, кояшлы көннәр, гүзәл күренешләр! Аннан сон күпме айлар-еллар үтте, баштан төрле хәлләр узды бит инде...
* * *
Әминә, тирән көрсенеп, дөнья хәлләрен сөйләүгә күчкән телевизорны сүндерде дә, тәрәзә янына килеп, алтынсу пәрдәне ачты.
Җир өстенә кыш үзенен калын кар түшәген салган, төн аны җинел, йомшак карангылык юрганы белән каплап куйган. Каршы йорт белән ике аралыкта фонарьлар юк, тәрәзәләрнен сирәгендә генә ут күренә, аларнын пәрдәләре аша саран яктылык сирпелә. Бу турдан, шәрә ботакларын тырпайткан агачлар арасыннан, кеше-кара көндез дә сирәк уза. Хәзер исә бөтенләй җан иясе күренми. Тын, тыныч, бернинди хәрәкәт юк, җил дә исми, күрәсен. Ә менә күнел тыныч түгел, урамдагы тынлыкта ниндидер хәвеф бардыр кебек... Юан кәүсәле, кин ябалдашлы тупыл астында, кар көртендә нинди зур кара тап анда? Әминә мангаен салкынча пыялага терәде. Гәүдә түгелме сон? Әнә башы, аяклары... Таеп егылган дисән, соргылтланып, бераз ялтырап сузылган сукмактан читтәрәк... Исеректер. Андыйлар урамнарда аунаштыргалый шул. Алай дисән, йөрәге тоткан яисә мие авышкан булуы да ихтимал бит. Карда озак яту берәүгә дә файдага түгел. Бик каты салкын тиясен көт тә тор...
Телефоннан шылтыратырга кирәк. Айныткычка... Килеп алсыннар, җылыга кертеп яткырсыннар... Алар игътибар белән карарлар, кирәксә, хастаханәгә озатырлар. Анда тиешле чараларны күрерләр... Үпкәсе шешмәс, буыннары сызлаулы булып калмас...
Ләкин Әминәне айныткычка шылтыратудан нидер тыя, аксыл-зәнгәрсу җирлектә каралып яткан шәүлә нилектәндер йөрәкне сулкылдата иде. Нәрсәсе бар инде югыйсә. Шылтыратасын да бетте-китте... Калганын башкалар, шул эшкә куелган кешеләр карар.
Әмма, телефон трубкасын кулга алгач, бармаклар үзеннән-үзе «02» урынына «03» кә басты.
— «Ашыгыч ярдәм» тынлый, — диде эшлекле, шул ук вакытта битараф хатын-кыз тавышы.
— Монда берәү карга чумып ята.
— Ни булган?
— Белмим.
— Үзе әйтмимени?
— Ул безнен йорт каршында. Тәрәзәдән күренә.
— Күптән ятамы?
— Әле генә күрдем. Салкын тидерүе бар, ә бәлки, йөрәге тоткандыр.
— Сезнен адрес? Фамилиягез ничек? — Хатын кырысланып киткәндәй булды. —
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
8
Хәбәрегез кабул ителде, — диде соравына җавап алгач һәм араны өзеп тә куйды.
Шунын белән Әминәнен гражданлык бурычы үтәлде, ярдәмгә мохтаҗ адәм баласы игътибарсыз калмады. Хәзер юынып алырга да йокларга ятарга кирәк.
Ләкин җан тынмады. Кар өстендәге шәүлә ниндидер кодрәт белән аны тәрәзә янында тотып тора иде шикелле. Пыяла да, Әминәнен күзлеге дә парланды, аларны сөрткәләгәндә, борчылудан куллары калтыранды. Ник килмиләр икән инде? Туна бит...
Хәлбуки, йөрәге белеп сыкрана иде анын. Карда яткан кешенен аягына басарлык кына түгел, сынын тотарлык та егәре калмаган, телен әйләндереп сүзен әйтерлек тә хәле юк иде. Тик әледән-әле керфекләре күтәрелә дә мөлдерәгән күзләре алтынсу яктылык сибелгән тәрәзәгә төбәлә. Карашынын күзгә күренмәс нурлары ике катлы пыяла аша үтеп, якты бүлмәдәге кешенен күнеленә барып ирешер кебек тоела. Әйе, шулай булырга тиеш. Бу затны үз янына күз карашы белән чакырып китергән чаклары бар иде бит анын.
«Мин килдем, тик янына керә алмыйм... Кил тәрәзә янына! — дип дога укыгандай ялварды ул күнеленнән. — Кара бирегә! Син генә коткара аласын мине... Син генә...» Күпмедер онытылып торганнан сон, тагын берничә мизгелгә зиһене ачылгач, ул чыннан да тәрәзә янында таныш шәүләне күреп алды. «Килден... — дип пышылдады кипшенгән иреннәре. — Хәлемне сизден...» Нәм бөтен вөҗүден биләгән куркудан арынгандай булып, күзләрен йомды да онытылды.
...Аны күзәтеп торган Әминәгә минутлар бик әкрен уза кебек тоелды. Ниһаять, каршы йорт артыннан яшел «УАЗик» килеп чыкты. Туктады. Кабинасыннан куртка кигән ике кеше төште. Иллә дә гамьсезләр, әкрен кыймылдыйлар инде! Бераз вакыт кулларын буташтырып, сукмакта таптандылар. Көрткә батасылары килми иде, күрәсен. Менә, ниһаять, берсе, әкренәйтелгән кинокадрлардагы кебек, пошмый гына аягы белән кар көртен сыдыргалады, таптанып, эз салгандай итте. Аннары теге гәүдә өстенә иелде. Икенчесе анын янына узды. Берсе тез астыннан, икенчесе инбашыннан тотып, теге кешене күтәрделәр. Ә ул шактый таза гәүдәле икән, шунын өстенә сынын да тотмый, янбашы турыннан урталай сынгандай, карны сыдырып, салынып төште. Нушсыз иде булса кирәк. Тегеләр исә буй-сынга аннан калыш, авыр капчыкны өстерәгәндәй, бата-тая интегеп, ә бәлки, тиргәнеп-сүгенеп тәдер, машина эченә сөйрәп керттеләр, аннары, мөгаен, җинел сулаптыр, чалбар балакларын каккаладылар. Ниһаять, машина кузгалып, урам якка борылды да күздән югалды.
Кушсыз. Кемнендер газизедер... Ата-анасы, бәлки, хатыны, улы-кызы бардыр. Югалтканнардыр, эзлиләрдер. Кесәсендә документлары булса, шундук өенә шылтыратып әйтерләр, әлбәттә. Әгәр кемлеген белсә, Әминә үзе дә шушы минутта ук хәбәр итәр иде.
...Бу хәлләрне ул соныннан мен мәртәбә күз алдыннан уздырды. Нишләп йөрәк сизгер икән дә, ник баш эшләп җиткерми икән? Сизенде бит, сизенде, тик анлап җиткермәде. Ах, әгәр белгән булса!.. Йөгереп чыгар иде дә күтәреп кенә алыр иде...
Ә ул чакта борчылуын куарга тырышты. Алты яшьлек Нариман караватында мышнап йоклый, ире Нәзир телевидениедән бер төркем белән Чиләбедә яшәүче татарлар турында тапшыру әзерләргә командировкага киткән иде.
Өйдә тыныч, борчучы юк. Арылган, йокларга вакыт. Әле генә Әминә үзе җитәкләгән хәйрия җәмгыяте турында яшьләр газетасы өчен мәкалә язып тәмамлады, иртәрәк торып, баланы уятканчы шуны тагын бер тапкыр укып, төзәтеп чыгарга кирәк булыр...
* * *
Икенче кичне ул Нариманны бакчадан алып кайтып керүгә, телефон шылтырады.
— Хәерле кич! — диде бераз карлыкканрак ят ир тавышы. — Милициядән бу. Тикшерүче Вәлитов. Кичә кич, ишегалдында бер кеше ята, дип «Ашыгыч ярдәм»гә сез шылтыраттыгызмы?
— Әйе, мин.
КӨМЕШ БИЛБАУ
9
— Көндез трубканы алмадыгыз.
— Мин эштә идем. Монысы — өй телефоны. Ә теге адәмне кичә шундук килеп алдылар, рәхмәт. Югыйсә карда күпме ятып була?..
— Озак яттымыни?
— Белмим шул. Мин аны очраклы рәвештә, тәрәзәдән карагач кына күреп алдым...
— Сезнен кемегез сон ул?
— Беркемем дә түгел. Бер-бер хәл булганмы әллә? Нык ук чирләп китмәгәндер бит? Үпкәсе-мазар шешеп...
— Ул нишләптер нәкъ менә сезнен турыгызга килеп егылган. Монын берәр хикмәте юк микән? Сез ничек уйлыйсыз?
— Анын хакында уйларга башыма да килгәне юк! Кем кайда таеп егылмас! Урам уртасы бит ул.
— Урам дип үк әйтмәс идем мин. Тыкрыкнын да аулагы. Андый җирдә халык күп таптанмый... — дип уйлангандай дәвам итте тикшерүче. — Безгә очрашып сөйләшергә кирәк.
— Ә нәрсәгә? Кем сон ул? Ник якыннарыннан сорамыйсыз?
— Иртән тугызда очрашсак яхшы булыр иде. — Тикшерүче сорауларга җавап бирмәде. — Каршы килмәссез бит? Килештек алайса. Сездән ерак түгел бит без. Адрес... Егерме дүртенче бүлмә. Мин дежурныйга әйтеп куярмын, ул сезгә юлны күрсәтер...
Шулай дип ул, ни әйтергә белми аптырап калган Әминәнен телгә килгәнен көтеп тә тормыйча, телефон трубкасын куйды.
Юньлелеккә түгел иде бу. Әллә сон теге адәм үлеп үк киткәнме? Бик ихтимал. Машинага салганда, тәнендә җан әсәре сизелмәгән иде... Хәер, күз күрмәгән, колак ишетмәгән бәндә өчен ник хафаланырга әле? Миллион халыклы Казан каласында яшибез ләбаса. Морглары да, мәнгелеккә озатучы оешмалар да, зиратлар да туктаусыз эшләп тора. Бала тудыру йортлары кебек үк. Бәлки, ул адәмнен кесәсендә документлары булмагандыр, үзе һушсыз ятадыр. Эзләүчесе дә юктыр, күрәсен. Калада иясез сукбайлар күп диләр. Шуларнын берәрседер. Ә бәлки, кыйнап ташлаганнардыр үзен... Милиция андыйны тикшерергә мәҗбүр. Җеп очын таба алмыйлардыр. Кемгә барып ябышырга белми торганнардыр... Әрепләшеп тә булмый, бармасан, үзләре килеп җитәрләр. Иртән эшкә барганда, сугылып чыгарга туры килер шул...
Әминә шулай уйлады.
* * *
...Тышкы ишектән кергәч, Әминә каракүл тунынын кесәсеннән кулъяулык алып, парланган күзлек пыялаларын сөрткәләде. Сул яктагы рәшәткәле тәрәзә артында утырган яшь кенә сержант ана сынаулы, хәтта кырыс карашын төбәгән иде:
— Сез кемгә? Документыгыз бармы?
Кызыл күн тышлы таныкнамәне кулына алып, алтын хәрефләр белән уелган «Союз журналистов СССР» дигән язуны күргәч, ачылып китте, елмаеп җибәрде үзе:
— Безнен Мансур Хуҗиевичтан интервью алырга килдегезме? Анын хакында язып торалар шул. Һәм дөрес эшлиләр. Мәскәүдә ничектер, белмим, ә менә Казанда ул бердәнбер. Үткен, төпле, гадел...
— Үзе биредәме?
— Әле генә килде. Көтәм, диде. Икенче катта, баскычтан менгәч сулга. Озатып куйыйммы?
— Табармын.
Мансур Хуҗиевич күксел төстәге бераз таушалган костюм кигән, нык бәдәнле, йомры башлы, чал кергән куе чәчле, бик тә җитди чырайлы, илле яшьләрдәге абзый икән. Әминәне күргәч, өстәлдә яткан кәгазьләрдән башын күтәрде, күзләрендә дикъкать, таләпчәнлек тә, шул ук вакытта кайгыртучанлык та чагылды кебек. Кырыс
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
10
холыклы әтиләр тиктормас балаларына шулай карый. Исәнләштеләр. Әминә ана да таныкнамәсен сузды.
Иллә дә шәп документ иде бу! Аны күргән һәркем белә: СССР журналистлар союзына талантлы, тәҗрибәле, язмалары белән танылган каләм әһелләрен генә кабул итәләр иде. Әминә Мусина ана «Совет гаиләсе» журналында эшләгән чагында керде. СССРнын таралганына берничә ел инде, әмма мондый таныкнамәнен бәһасе кимемәде, киресенчә арта бара шикелле. Моны яхшы белгәнгә, документ сораган җирдә Әминә паспортын түгел, шушы катыргыны күрсәтә.
Аны ачып карагач, тикшерүче абзыйнын шома кырылган йөзе ачылып китте.
— Бәй, коллегалар икән бит без! Эш пешә инде болай булгач! — Шулай дип, урыныннан торып басты ул. — Узыгыз әйдә, утырыгыз.
Әминә көлемсерәп куйды:
— Мондый эштә сезнен белән тигезләшеп буламы? Аннары мин хәзерге вакытта редакциядә эшләмим, хәйрия җәмгыятен җитәклим.
— Журналист кеше кайда эшләсә дә каләм иясе булып кала. Безгә ничек карыйсыз бит. Тигез итепме, әллә өстәнме. Бәгъзе журналистлар чамасыз һавалы кылана. «Эфир»дан килсәләрме? Сорауларына җавап табып бетерерлек түгел!
Чыннан да, «Эфир» исемле шәһәр телевидениесендә эшләүче егет-кызлар кыю, төпченүчән, хәтта әрсез буларак Казанда дан тоталар.
— Биредә сорауларны сез бирергә җыенасыз бит әле, — диде Әминә.
— Сорауларга керешкәнче, безгә бер җиргә барып килергә туры килер. Ярты сәгать вакыт табарсыз бит?
— Сез әйткәч ничек карышасын инде...
— Киттек алайса.
— Кая?
— Баргач күрерсез.
Гаҗәп иде бу. Әмма артыгын төпченә алмыйсын. Милиция бит ул, синнән бөтенесен сыгып чыгара, үзе исә теләгәнен генә әйтә.
Менә ул телефон трубкасын алды.
— Русланга әйт, машинасын кабызсын, хәзер барабыз.
— Мин машинада, — диде Әминә.
— Безнеке кулайрак булыр.
Иртәнге якта шәһәр урамнарында әле анда, әле монда машиналар тыгылып, туктап кала, «бөке»ләр хасил була. Шәһәрнен «Квартал» дип аталган районында яшәүчеләр мондый афәттән аеруча нык иза чигә. Хәзер аларга нәкъ менә шуннан Казансунын аргы ягына барырга кирәк икән.
Түбәсенә елкылдавык лампа (халык арасында аны «зәнгәр чиләк» дип атыйлар) куелган ак «Лада» елга аша салынган күпергә таба юнәлде. Әледән- әле сиренасын чинатып, туктап калган машиналарны әле бер, әле икенче яктан уратып, урыны-урыны белән тротуардан җилдереп барды. Сары чәче иннәренә таралып төшкән, егерме бишләр тирәсендәге озынча ак чырайлы Руслан ара-тирә тиргәнеп алды:
— Карагыз әле, Мансур Хуҗиевич, нишлиләр болар, ә! Трамвай юлына басканнар бит! ГАИ ни карый? Акчага права өләшүдән башканы белмиләр, ахрысы. Күрәсезме, нинди әкәмәт? Дүрт машина «үбешкән» бит монда? Кайчаннан бирле торалардыр инде!
Аннары тәрәзәсен ачты да янәшәдә басып торган машинанын шоферын тиргәп ташлады:
— Ты куда, козел, прешь? Жить надоело? Прав хочешь лишиться? Или по нарам соскучился?
Казан шоферларынын авызыннан коелып кына тора торган сүзләр бу. «Козел» дигәне дә кимен куймас иде, машинанын түбәсендәге ут күзен камаштыра, кысылган иреннәрен генә чәйнәргә кала.
Ниһаять, күперне чыктылар. Машина Көньяк трасса дип аталган, уртасыннан
КӨМЕШ БИЛБАУ
11
трамвай рельслары сузылган кин юлдан унга борылып, сөзәк үргә менә башлады. Әминәнен күнеленә шом йөгерде. Юньле юл түгел иде бу. Анда медицина үзәкләре: иркен ихаталар эчендә кан салу станциясе, арырак унбишенче хастаханә. Алты катлы саргылт бина артында, кин ихатанын аргы ягында моргы да бар... Ник киләләр алар монда?
— Борыл, ишегалдына керәбез, — диде тикшерүче шоферга хастаханә турына җиткәч. Зур капка шар ачык, керер юлны аклы-каралы арата бүлеп тора иде. Машина сиренасы чинады, эчке яктагы биек будканын тәрәзәсеннән каравылчы картнын куркынган чырае чагылып узды, аклы- каралы арата өскә күтәрелде. Милиция машинасынын юлын бүлеп, документ-фәлән сорап тормадылар.
Алар тышкы ишектән эчкә керүгә, гардеробнын култыксасы аша ак халатлы юан хатын үрелеп карады, каршысында тезелеп торган биш-алты кешегә читкә тайпылырга ишарәләп, тикшерүчегә кулын изәде:
— Исәнмесез! Килегез, кил!
Мансур Хуҗиевичнын бирегә беренче килүе түгел иде, күрәсен. Хатын, сузылып, тикшерүченен курткасын, Әминәнен тунын, бүреген алды да ике халат, башмаклар сузды.
Эчкә уза торган ишек төбендә түшенә «Охрана» дигән язу тагылган ир заты басып тора иде, тикшерүчене күрүгә, юл биреп читкә тайпылды.
Дүртенче катка менеп, озын, биек, шыксыз коридор буйлап киттеләр. Аларга каршы зәнгәрсу пижама кигән ир затлары, чәчәкле фланель халат кигән хатын-кызлар очрады. Төрлесе төрле яшьтә, җенес-кыяфәттә булуларына карамастан, чырайларына чыккан хасталарга хас күндәмлек, карусызлык галәмәте аларны бер иш итә иде. Әле кайчан гына күңелне алда торган мәшәкатьләр — гадәти яшәеш гамьнәре биләп алган иде һәм мондый халәт, көн дә кабатланып торганга, бүген дә шулай булыр иде кебек. Ләкин бирегә кергәннән соң яшәешнең агышы әкренләп, әмма котылгысыз рәвештә үзгәрә башлады шикелле. Әйтерсең лә җанга сиздерми генә җиңелчә томан сара иде. Ул шыксыз коридорларның почмакларыннан саркый, башмакларын сөйрәп атлаган кешеләрнең йөзләренә сарылган, аннан да бигрәк янәшә атлаган кешенең кыска керфекләренә уралган иде. Ник бер сүз әйтми ул?
Коридорның аргы башы акка буялган зур ишек белән бүлеп куелган, анда «Реанимация бүлеге» дип язылган иде. Мансур Хуҗиевич шакуга, ишек ачылып, авыз-борынын битлек белән каплаган кыз күренде.
— Без тикшерү бүлегеннән... Баш врач сезгә әйтеп куям дигән иде.
Эчтән аларга каршы шундый ук битлек кигән ак халатлы яшь табиб атлады.
Палатага керүгә, Әминәнең күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. Караватларда хәрәкәтсез яткан гәүдәләр, алар янындагы тимер таякларга эленгән шешәләр, алардан сузылган көпшәләр аның өнен алды.
— Менә ул,— диде табиб пышылдап һәм түргә, жалюзи белән капланган тәрәзәгә башы белән куелган караватка ишарәләде.
Тоташ акка төренгән гәүдә зур иде, бите ак марляга уралган, күз уемнары белән авыз-борыны турында гына ачыклык калган. Борынына да, сул беләгенә дә нечкә пластик көпшә беркетелгән.
— Кушына килмәдеме? — дип сорады тикшерүче.
— Юк әле. Тиз генә айнымастыр кебек.
Аларның болай да пышылдап әйткән сүзләре Әминәнең колагына бөтенләй килеп ирешмәде. Ян-яктагы караватларны куе томан сарды кебек. Түрдә яткан кешенең марля астыннан бүселеп чыккан бакыр тимерчыбык кебек чәч очларыннан очкын чәчрәп, бәгырьгә ялкын үрләттемени... Булмас... Мөмкин түгел... Җирән чәчлеләр азмыни? Ләкин карават кырыеннан салынып төшкән кул, шакмаклы киң тырнак берәүдә генә... Андый юк бүтән!
Әминә алга атлады, карават янына тезләнде дә, кайнар кулны битенә терәде.
— Синмени бу, алтыным, нурлы ярым?.. Нишләттеләр сине?
Әминә һушсыз кешенең бармакларын күз яшьләре белән чылатып, назлы сүзләр
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
12
пышылдап үбә, үзенә текәлеп карап торган ике ирнең барлыгын да оныткан иде.
— Әйдәгез, чыгыйк, — дип аның иңбашына кулын салды табиб. — Монда озак торырга ярамый. Бигрәк тә болай истерикага бирелеп.
Коридорга чыккач, Әминә ашыгып сумкасыннан кулъяулыгын алды, күзлек астыннан күзләрен сөртеп, табибның йөзенә текәлде.
— Ни булган аңа?
— Күп төрле травма... Башында, эчке органнарында...
— Нәрсәдән?
— Кыйнаганнар.
— Кем?..
Табиб иңнәрен генә сикертеп куйды. Әминә тикшерүчегә борылды:
— Кем кыйнаган? Ник?
— Без дә шуны белергә теләр идек.
— Мин моннан китмим, аның янында утырам, — диде Әминә.
— Мин сезне аңлыйм,— диде табиб. — Сез авыруның иң якын кешесе, хатыны. Әмма без моны рөхсәт итә алмыйбыз. Ярдәмегез тимәс, комачаулаячаксыз гына. Өегезгә кайтыгыз, хәл алыгыз. Сезгә көч җыярга. кирәк.
Соңгысы Әминәне сискәндерде.
— Әллә?..
— Хәзергә өзеп кенә берни дә әйтеп булмый. Комадан чыкканын көтәбез.
— Ә бәлки, кыйммәтле дарулар кирәктер? Консилиум җыярга?
— Консилиум җыярбыз. Дарулар җитәрлек.
— Бәлки, башка хастаханәгә күчерергәдер? Республиканскийга?
— Бу хакта сүз булды. Аны кузгатырга ярамый.
— Ләкин аны мондый шартларда яткыру бернинди кысага да сыймый!
Әминә соры таплар җәелгән биек түшәмне, зәңгәр буявы кыршылган стеналарны күздән кичерде.
— Авыруны стеналар дәваламый, — диде табиб туры кашларын җыерып.
— Белгечләр чакырырга? Иң яхшыларын?
Табиб хастаханәнең начар даны турында яхшы белә, шуңа күрәдер дә Әминәнең уйламый әйткән сүзләрен аеруча авырга ала иде.
— Үзегезне кулга алыгыз! Ирегез хакына! Кайда дәвалана, иде ул? Безгә аның дәвалау карточкасы кирәк. Анамнезын ачыкламыйча торып, бернинди консилиум да тиешле дәвалау чараларын тәкъдим итә алмый! Мондый авыруның якыннарына көч кү-үп кирәк булачак әле! Әзер торыгыз!
Әминә чит кешене авыр хәлдәге хаста янына якын җибәрмәячәкләрен яхшы аңлый иде, шуны уйлап: «Мин аның хатыны түгел!» — диюдән тыелды.
— Кушына килүгә безгә хәбәр итегез, — диде тикшерүче табибка һәм, Әминәнең беләгеннән тотып, чыгу ягына тартты.
Коридордан баскычка борылгач, Әминә яшьле күзләре белән тикшерүчегә төбәлде:
— Хатыны, Луиза Нуриева, Төркиядә бит. Кичә генә очтылар, дип ишеттем радиодан.
— Сез бу кешене Нуриев димәкчемени?
— Ничек? Сез аны танымадыгызмыни?
— Әлегә ул билгесез кеше булып санала. Документлары юк, башы-бите уралган, үзеннән сорап булырлык түгел. Ә сез ялгышмыйсызмы?
— Якыннарыннан сорагыз.
— Хатыны китте, дисез бит.
Әминә үзен кулга алырга, сулкылдавын тыеп, булдыра алган кадәр эзлекле итеп аңлатырга тырышты.
— Анда Искешәһәр белән Казан арасында тугандашлык элемтәләре турында килешү төзиләр бит, — диде. — Нуриева делегация җитәкчесе, документларга ул кул куячак. Бүген-иртәгә кайтып җитмәсләр шул. Берничә көн Стамбулда да булачаклар.
КӨМЕШ БИЛБАУ
13
Үзләре белән рәссамнарны, җыр һәм бию ансамблен дә алып киткәннәр. Концертлар куячаклар, күргәзмәләр уздырачаклар. Соңгы хәбәрләрдән ишеткәнсездер бит? Шылтыратырга кирәк! Кайтсын! Шундук хәбәр итәргә иде!
— Кайчан ул шундук? Потерпевшийның, имгәнгән кешенең дим, кемлеге әле генә беленде! Анысы да әлегә ике сарылы. Ә бәлки, сез ялгышкансыздыр? Документларын карамадыгыз, йөзен күрмәдегез...
Әминә башын иде.
— Их! Ялгышсам гына иде лә! — диде үзалдына пышылдап, иреннәрен чак тибрәндереп. — Кайтсын соң Луиза! Юкка чыгарсын минем сүзне!
— Нуриевның дәвалану карточкасы «спец»тадыр инде?
«Спец» дип халык арасында Шмидт урамындагы хастаханәне атыйлар, анда республиканың җитәкчеләре, абруйлы кешеләре дәвалана. Нуриев та, тешен яматырга яисә рентген үтәргә кирәк чакта, билгеле инде, участок сырхауханәсенең коридорында чиратта утырмагандыр!
— Анда хәбәр итәрбез. Ничек дәвалыйсын үзләре карарлар. Тиешлесе эшләнер. Әйдәгез! — диде тикшерүче.
Әминә ничек итеп бинадан чыкканын, ничек итеп машинага утырганын, ничек итеп кабат тикшерүче бүлмәсенә кергәнен аңышмады.
— Мин сезне аңлап бетермим, — диде Мансур Хуҗиевич карашын өстәлгә төбәп. — Мәктәп баласы түгелсез, үзегезне кулга алырга тырышыгыз. Хәзер без кайбер нәрсәләрне документлаштырып куярбыз.
Монысы сискәндереп җибәрде:
— Нәрсәне?
— Аңсыз яткан авыруны тануыгызны, аның халык депутаты Әмир Солтанович Нуриев икәнлегендә шигегез юклыгын кәгазьгә теркәп куярга кирәк... Баштук айныткыч машинасында дыңгырдатырга кирәкмәс иде. Нык исерек булмаган ул. Бераз салмыш кына. Канында бер промилле гына спирт табылган.
— Эчә торган гадәте юк аның!.. Караңгы иде! Карга чумган! Айныткычны мин чакырмадым бит, «Ашыгыч ярдәм»гә шылтыраттым. Сез дә инде... Әмир Нуриевны танымаска.
— Эчкә шом кергән иде керүен. Кай җирендер аңа охшаттым. Ләкин тәгаен әйтә алмадым. Соңгы булып аны сез күргәнсез бит?
— Нишләп соңгы?
— Сез күргәннән соң аны милиция алып киткән. Нәммәсен тиешенчә документлаштырганнар. Менә хәзер без дә шулай итәрбез...
...— Миңа китәргә рөхсәттер бит? — диде Әминә кәгазьләргә кул куеп аягүрә торып баскач.
— Мин сездән иртәгә иртән янә бирегә сугылып чыгуыгызны үтенер идем.
— Ник? Хәзер кем икәнен беләсез бит инде. Калганына минем кирәгем юк.
— Ә менә мин алай уйламыйм. Сез би-ик кирәк әле безгә. Миндә бик күп сораулар туды.
— Хәзер сорагыз.
— Бүгенгә җитеп торыр... Тагын шуны кисәтеп куям: сез бу хәбәрне Нуриевага ирештерми торыгыз.
— Анысы сезнең бурыч! Хәтәр хәбәрне гадәттә милиция китерә.
— Сез, журналистлар, кимчелекне генә күрәсез шул! Күпме кешене коткарабыз, күпмесен сөендерәбез, анысы сезнең каләмгә сирәк эләгә... Тик бу очракта сезгә телегезне дә, каләмегезне дә тыярга туры килер. Нәммәсен югарыдагылар хәл итәр... Нуриев бит ул! Нишләп нәкъ менә сезнең тәрәзә турында шушы фаҗигага юлыккан ул? Шәһәр урамнарын тәпи-тәпи таптый торган зат түгел — персональ машинасы кайда булган? Кем кыйнаган?
— Мин каян белим?
— Башка чакта җинаятьләрне тикшерергә журналистларны куш, бездән уздырып җибәрәсез, милициягә акыл өйрәтеп туймыйсыз. Бу очракта менә, урыслар әйтмешли,
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
14
карты в руки! Уйлагыз! Тикшерегез! Рәхмәт әйтербез! Мактау кәгазе бирербез... Иртәгә иртүк мин сезне зар-интизар булып көтәчәкмен!
* * *
Милиция бүлегенең капкасы янында Әминәне зәңгәр бөркәвечле «ГАЗ- 53» машинасы көтеп тора иде. Мондый машина башка беркайда да юктыр. Моны күпләр белә дә. Казан белән Чаллы арасын еш җилдереп узарга туры килә, андагы ГАИ постлары туктаткалыйлар. Тик, борчыласы юк, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен түгел. ГАИ егетләрен кабинанын ишегенә алагаем зур итеп ясалган бик тә матур Кызыл Ай сурәте кызыксындыра. Матур булмый ни! Аны газета-журналларны бизәү остасы, мәгълүм рәссам Айдар Үтәгәнов үзе ясап бирде бит! Әминәне хатын-кыз буларак яратканга һәм журналист буларак хөрмәт иткәнгә генә эшләде ул бу эшне. Юкса үз-үзен ихтирам иткән рәссам андый белән шөгыльләнә димени?
Сурәт шәп, ГАИ хезмәткәренен күнеле хуш.
— Мәчеттәнме әллә сез? — дип сорый ул.
— Юк, без хәйрия җәмгыятеннән.
— Фәкыйрьләргә ярдәм итәсезмени?! Юлларыгыз ун булсын!
Әйе, машинасы дөньяда бер, шоферы да тиндәшсездер, мөгаен. Яше кырыкка җиткәч тә сыек сынлы, сабый холыклы булып калган шоферны күргәнегез бармы сезнен?
Әнә ул, ачык тәрәзәдән башын сузып, сары керфекләре арасыннан зәнгәр күзләре белән мөлдерәп карап утыра.
— Киттек, Рәмис, эшкә, — диде Әминә кабинага менеп утыргач.
Анын эш урыны шәһәр уртасында, Татар ижтимагый үзәге бинасындагы ике бүлмәдән гыйбарәт. Алар анда икәү эшлиләр: Әминә үзе һәм ярдәмчесе — яше алтмыштан узган Миннур апа. Бу арада алар бик матавыклы эшкә керешкәннәр иде: Казан янындагы санаторийга гарип балаларны гына җыеп, бер смена ял иттерергә кирәк. Юлламаларны хөкүмәт бирә. Оештыру гына җәмгыять өстенә төшә. Өстән караганда, әллә ние юк та шикелле. Ләкин, ныклап тотынгач, кыенлыклар килеп чыкты. Күп очракта гарипнен холкы да ташка үлчим, көен табу җинел түгел. Өстәвенә ин авыр хәлдәге балалар шәһәрнен төрле якларында яши. Юлламалар исә районнарга бүлеп бирелә. Гарип баланы сәламәтләр белән бергә ял итәргә җибәрсән, ул кимсенә, түбәнсенә, рәхәт чигәсе урында эчтән сыза. Әниләренә дә читен. Андый шартларда нинди ял итү дә, нинди дәвалану инде ул! Бер иш балалар җыелган җирдә исә бөтенләй башка!
Ин беренче эш итеп, шәһәрнен төрле районнарында яшәүче кулсыз- аяксыз бичара балаларнын, урын өстеннән кузгала алмаганнарнын исемлеген төзеделәр. Ата-аналары белән кинәшкәч, ныклап эшкә керештеләр.
Бик мохтаҗ, фәкыйрь гаиләнен берсе Юдинода ук яши икән. Телефоннары да юк. Әминә Миннур апаны машинага утыртып шунда җибәрде. Үзе төрле оешмаларга ярдәм сорап хатлар язарга утырды...
* * *
Тормыш мәшәкатьләре үз көе белән бара. Көндез эштә кирәкле кәгазьләр язылды, килгән кешеләр белән сөйләшенде. Кичен Нариманны балалар бакчасыннан алып чыгу, кибеткә кереп чират тору, пешерү-ашау, баланы юындырып йокыга яткыру, аннары керен юып элү мәшәкатьләре белән узды. Әле дә ярый ул бар, анын такылдавын тынлау, башыннан сыйпау, әкиятләр сөйләү бәгырьне туктаусыз көйдереп торган утлы күмергә су сипкәндәй итә.
Инде менә бала күзләрен йомып, татлы мыснап, тынып калгач, йөрәккә янә ут капты. Әминә тагын тәрәзә янына барып басты.
Ничек булды сон әле бу? Нишләп ул Әмирне танымады? Күнеле тынгысызланган, хәтта ничектер шомланган иде бит! Юкка булмаган икән! Әгәр тәрәзәгә алданрак күз
КӨМЕШ БИЛБАУ
15
салса, Әмир табиблар кулына иртәрәк барып керсә, хәле болай ук начараймас иде, бәлки!
«Теләкләрен чынга аштымы? — диде Әминә ачынып үз-үзенә. — «Газаплансын- сызлансын иде, бәгыре парә-парә телгәләнсен иде!» — дип күпме теләгән идеи!» Бу уй аиа коточкыч булып тоелды. Зур тизлек белән машинада барган шофер кинәт берәрсенә килеп бәрелсә, шундый хәлдә кала торгандыр. Әйе, рәнҗеде, эченнән генә тиргәде, әмма беркайчан да авыр имгәнүен, үлемен теләмәде. Сөйгән ярын, уйлапмы-уйлап җиткермичәме, газапларга дучар иткәнен, ниһаять, аиласын, аяныч хаталарын танып бәргәләнсен, үкенечләрнеи утлы кисәве бәгырен көйдерсен — менә шуны гына күз алдында китерә иде Әминә. Аны үлем чигендә күреп, үкенечләр ялкынында, үзем янармын, хәлсез кулларын күз яшьләрем белән юып, үбәрмен, дигән уй аныи башына да килмәде!
Ах, нинди нык, көчле иде бит ул куллар! Нинди назлы була ала иде алар! Күпме төшләрендә күрде ул аларныи иинәренә сарылганын!..
...Бер күрүдә, беренче караштан ук алар арасында утлы җеп сузылып, йөрәкләрен бер-берсенә бәйләп куйгандай иткән иде бит. Әгәр дә тии парлар бер алмадан яратыла, дигән сүз дөрес икән, алар, мөгаен, шундыйлардандыр.
Әйе, шулай, йөрәкләргә бер алманыи ике яртысы бүлеп салынгандыр. Ә сои бу ике шәхеснеи миенә-аиына?.. Ул яктан карасаи ничек?
Күп нәрсә салынган иде аларныи акылына, зиһененә, әмма теге алманыи юка бер телеме дә юк иде анда...
Бик иртә хәреф танырга өйрәнгән һәм китап кортына әйләнгән Әминә әкият- хикәятләргә чын күиелдән ышана иде. Аларда мәхәббәт шулай тасвирлана бит: андый парлар бер-берсен өзелеп сөяләр генә түгел, ярты сүздән аилашалар. Вакыт-вакыт кына, да гайрәт чигү юк та юк инде, ачуланышу, үпкәләшү дә мөмкин түгел. Аларны аерса да кара эчле бәндәләр, залимнәр генә аера.
Бу очракта исә һич тә алай килеп чыкмады.
...Педагогия институтыныи тулай торагында спорт залы бар. Кәр якшәмбе анда бию кичәләре үткәрелә торган иде. Университетныи тулай торагы да ерак түгел, яшьләр бию кичәләренә бер-берсенә йөриләр. Дөрес, университет абруйлырак уку йорты дип санала, анда укучыларныи борыннары чөенкерәк. Алай да аралар гына түгел, күиелләр дә якын: тегесендә дә, монысында да авылдан килгәннәр күп, арада бергә үскән- укыганнары да бар...
Залда «Амур дулкыннары» исемле вальс яигырый иде. Бии башламаганнар әле, егетләр-кызлар стена буенда тезелешеп басып торалар. Ишектән керүгә, Әминәнеи карашы түр стена буенда, швед стенкасы фонында басып торган егеткә төбәлде. Дөресрәге, чәченә. Түшәмдәге лампочкалар яктысында аныи йомры башы үзенә бер төрле булып яктырып тора иде. Андый төсне музейларда күрергә була, борынгы курганнардан табып алынган хәзинәләр шундый. Кәм ул музейларныи саллы ишек тоткалары. Ул тоткалар гадәттә арыслан башы рәвешендә ясалган.
Музейга куярга лаек башны нык җилкәгә утыртылган туры муен тотып тора иде. «Үзсүзле, киребеткәнгә охшаган, холкы кыскадыр», — дигән уй узды Әминәнеи башыннан. Дәрәҗәсен бик беләдер, күрәсеи: джинсы костюмы өстеннән ак якасын чыгарып салган. Оста киенгән: яшьләр арасында да бер иш күренер, саллы түрәләр янәшәсендә дә чит булып тоелмас.
Әминә ян стена буенда басып торган группадашы Фәрдия янына узды. Муенын теге егет тарафына борылудан тыярга тырышты. Әмма Фәрдиядән яшерә алмассыи! Казах кызына охшаган җәенке чыраендагы шомырт күзләре тышыидагыны гына түгел, эчеидәгене әллә каян күреп-белеп тора!
— Кара, нинди егет килгән безгә! — дип, түгәрәк ияге белән чак сизелерлек итеп егет тарафына ымлады ул. — Тик син ымсынма.
— Нәрсәгә ымсынган әле мин?
— Каптырып өлгергәннәр шул инде...
Шулай дип, ак кофта, кара итәк кигән, шәм кебек төз сынлы, шома итеп таралган
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
16
конгырт чәчле кызга, ымлады. Өченче курста укучы Луиза иде бу, күптән түгел шушы тулай торакта яши башлады. Чибәр кыз, сүз дә юк. Кара тутлырак йөзе сөйкемле. Нечкә муенында башын югары тота, горур, әмма тәкәббер түгел. Андыйлар кеше көен таба, шул ук вакытта сиздерми генә башкаларны үз җаена сала белә. Әминә күнеленнән үзен анын белән янәшә баскандай чагыштырып карады. Буйга ул кыз, әлбәттә, биегрәк: Әминә метр да алтмыш кына, ә теге бер биш сантиметрга озынрактыр. Үкчәле туфли кигәнгә, егете белән тигез кебек күренә.
Куе конгырт чәчле, төсе-бите килешле, курчак кебек буй-сынлы Әминә беркем янында да ким күренә торган түгел, калын пыялалы күзлеге генә тәэсирне бераз боза. Әмма ул ачыклыгы, сүзчәнлеге, чаялыгы, күнел сизгерлеге белән алдыра.
— Бигрәк пар килгәннәр инде! — диде Фәрдия теге егет белән кыздан күзен алмыйча серле көлемсерәп. — Фотограф кына юк. Карточкага төшереп алырга да, икесен бер йөрәк сурәте эченә куеп, астына: «Без бергә гомергә»,
— дип язып, открытка чыгарырга булыр иде. Исемнәре генә туры килеп бетми. Әмир белән Луиза — сәер янгырый, шулай бит?
— Әмир исемлемени?
— Җисеменә лаек булганча. Борынгы чорда туса, чын әмир булыр иде. Дөресрәге хан. Чынгыз хан да җирән чәчле булган бит. Университетнын татар теле бүлегендә укый. Бик актив егет. Үзләренен профсоюз оешмасында бөтен эшне шул оештыра. .
Курсташлары арасында Фәрдияне «Инфәрдбюро» дип атаулары бер дә юкка түгел, кызый «Совинформбюро» («Совет информация бюросы») кебек
— һәммәсен белеп тора! Белгәннәренен күбесен институтнын «Педагогик кадрлар өчен» дигән күптиражлы газетасына яза йә бәйрәмнәр унаеннан чыга торган стена газеталарына урнаштыра. Үзе дә институтнын профсоюз оешмасында. Группада взносларны ул җыя, катыргыларга маркаларны теле белән ялап ябыштыра. «Күпме сасы келәй ашадын инде син?» — дип, егетләрнен кайсылары шаяртып та алгалый...
— Алай да өйләнешкән пар түгел бит. Бик теләсән, тартып алып була,
— дип дәвам итте Фәрдия.
— Бию кичәсендә егет аулап йөриммени инде?
— Бию кичәсе ни өчен сон ул? Әллә мине дә гаепләр иденме, Зайка белән шушында танышкан өчен!
— Ә Луиза?!
Фәрдия үчекләп көлемсерәде:
— Җинүче ич син! Теләгәненә ирешми калганын юк!
Чыннан да группада Әминәгә «Җинүче» кушаматы такканнар иде шул. Мона беренче чиратта анын шахматтагы җинүләре сәбәп булды. Ул институтнын җыелма командасында беренче тактада уйный, шәһәр ярышларында катнаша, студентларынын зирәклеге белән дан тоткан авиация институты чемпионкасын да отты. Группада имтиханнарны гел «отлично»га биреп барган ике студентнын берсе — ул, икенчесе Арнольд Мильграм. Сессия башланса, кем дә булса: «Мильграм, Мусина! Алгы сызыкка! » — дип шаярып ала.
Бу юлы да Фәрдия:
— Ошый икән, тарт та ал! Кызык булсын! Алга, алга! — дип үртәп алды.
Сүз шунда өзелде, артык каты янгырап танго көе уйный башлады. Җирән егет Луизанын биленә кулын салды. Әминә каршына КАИ студенты Володя килеп башын иде, Фәрдияне йөргән егете, физкультура факультеты студенты Зиятдин — курсташлары атаганча Зайка — бөтереп алды. Озынча, ак чырайлы Володя елмаеп нидер сөйли, әмма Әминә анын сүзләрен ярым- йорты гына ишетә, әйләнгәләгән арада бакыр башнын аны күзәткәнен тоя, ихтыярсыздан һәр хәрәкәтен ана ошарлык итеп ясый иде.
Музыка тынып, биюдән туктап торган арада, Фәрдия өзелгән сүзне дәвам итте. Ул инде һәрнәрсәнен дә төбенә төшәргә оста!
— Якташлар бит алар, бер мәктәптә укыганнар, — диде. — Луиза ике яшькә кечерәк.
КӨМЕШ БИЛБАУ
17
Биегән-бөтерелгән арада Әминә чыннан да башта бик тин булып күренгән бу пар арасында мөнәсәбәтләрнен үзенчәлеклерәк икәнлеген сизеп алды. Әйе, Луизанын күзләреннән нур сибелә, ә егетнен чырае җитди, ул кочагындагы кызга абыйсы кебегрәк карый шикелле. Бәлки, шулай тоелгандыр гына?
...Күзе сукыр түгел, башына тай типмәгән, нишләргә кирәген, дөресрәге, нишләргә ярамаганын баштук анлады Әминә. Әмма анлау бер, гамәл кылу икенче... Берничә биюдән сон ишектән ашыгып спорт костюмы кигән бер кыз килеп керде дә, Луиза янына барып, колагына нидер пышылдады. Икәүләшеп чыгып киттеләр. Була торган хәл. Тулай торакта бердәнбер телефон, ул аскы катта, ишек төбендә кизү торучы Наилә апа янындагы тумбочкада тора. Мөгаен, Луизаны телефонга чакырганнардыр. Ә бәлки, авылыннан берәрсе килеп төшкәндер?
Сәбәбе җитдидер, чыгып китте кызый. Егет ялгыз калды. Ул арада «Дамский вальс» игълан иттеләр, кызлар егетләрне чакыра башлады.
— Мин синен Володяны чакырсам, каршы килмәссен бит? — диде Фәрдия. — Рәхәтләнеп бөтерелер идем бер.
— Зайканы мина калдырасынмы?
— Вальс әйләнә белми бит ул. Яратмый да.
Китте Фәрдия Володяга таба. Басып калды Әминә сураеп. Шунда нишләргә тиеш иде инде ул? Кайсы егет янына барып кул сузарга? Акыл мона җавап биреп өлгермәде, аяклар үзеннән-үзе залнын каршы ягына атлады. Бирегә беренче тапкыр килгән егеткә ятим кебек ялгызы басып тору читендер кебек тоелды, хәленә керү теләге туды.
Вальс биергә бик оста түгел икән үзе. Унай якка әйләнгәндә ипле генә атласа да, кирегә бөтенләй бөтерелә белми.
— Таныш булыйк, — диде ул ничектер бик үз итеп, шул ук вакытта баласытыбрак. — Әмир мин.
— Беләм.
— Кем әйтте?
— Минем разведка яхшы эшли.
— Рәхмәт инде мине анлавына.
— Нәрсәне анлаган мин?
Әминә ана гаҗәпләнеп текәлде. Егетнен йөзендә һәммәсе бик килешле иде: кин мангайны карлыгач канаты кебек сызылган алтынсу кашлар бизи, төз борын, нык ияк. Күзләре якты, куе җирән.Читтән караганда кырыс кебек, ә менә елмайганда эчтән яктырып китә, бик гади, хәтта кечелекле булып кала. Алсу иреннәре читендә ун якта йомшак чокырчык хасил булып, ихтыярсыздан карашны җәлеп итә.
— Синен белән биисем килгәнне анлавына рәхмәт инде, — дип Әминәне күкрәгенә кысып куйды ул. — Күземдә лазер бар минем... Шунын аша хәбәр җибәргән идем. Тотып алгансын. Шулай бит?
— Мина лазер тәэсир итми, күзлегемнен пыяласы калын, — диде Әминә.
— Ятим кебек басып торасын. Кызгандым.
— Син кем сон әле мине кызганырлык?
— Әминә мин.
— Шулай икәнлеге билгеле иде инде...
— Ничек икәнлеге?
— Исемнәребезнен бер иш икәнлеге...
Штраус дигән композитор «Вена вальсын» нишләп шулай кыска итеп язды икән? Музыка туктады, сүз ин кирәк җирендә өзелде. Егетләр кызларны, беләкләреннән тотып, элек басып торган урыннарына озата башладылар. Шунда гына күрде Әминә: Луиза да үз урынына кереп баскан, текәлеп аларга карап тора иде.
...Тулай торакта уза торган кичәләргә Луиза үзенен йөргән егетен бүтән алып кермәде.
Ләкин алтын чәчле Әмир Әминәнен күнел түренә урнашып калган иде инде.
Бер күрүдә бер-берсенә үлеп гашыйк булган парлар турында әдәбиятта күп
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
18
язылган. Михаил Булгаковнын «Мастер белән Маргарита» исемле романында бу аеруча үтемле тасвирланган. Буш урамда икәү кара-каршы киләләр. Күзләренә карашып, туктап калалар. Сүзләр кирәкми, һәммәсе шул мизгелдә болай да анлашыла.
* * *
Бүлмәсенен ишеге ачылуга Мансур Хуҗиевич аягүрә торып басты.
— Хәерле иртә, Әминә ханым. Рәхмәт килүегезгә.
Бу юлы ул бик сак, кайгыртучан мөгамәләдә иде. Бәлки, үз сорауларына җавап тапкандыр? Өстәгеләр белән кинәшкәч, кайбер мәсьәләләр ачыклангандыр? Әминәнен моны бик тә сорашасы килә иде. Тик бу — анын эш урыны түгел, үзе дә бирегә интервью алырга килмәгән. Гадәттә сорауларны ул бирә торган иде, биредә исә аннан рәсми рәвештә, беркетмәгә теркәп сорау алалар!
— Кәефләрегез ничек? — дип ана бертуган абыйсы кебек якын итеп карады Мансур Хуҗиевич. — Ничек йокладыгыз?
Әминәнен йөзе йокысызлыктан сулыгып киткәнен, яшь түгүдән күз төпләре күгәреп, карашынын тоныкланып калганын күреп тора, билгеле. Әмма сорашуы мәгънәсезлектән дә, үчекләүдән дә түгел, хәлгә кереп, араларны җылытып, күнел бикләрен ачарга омтылудан иде. Әминә күзлеген салып, пыяласын сөрткәләде:
— Анын хәле ничек?
— Әле генә белештем. Үзгәреш юк, диделәр. «Состояние стабильно тяжелое». Кичәге кебек үк.
— Нуриевага хәбәр иттеләр микән?..
— Югарыдагыларга хәлне анлаттык. Калганы алар кулында. Әйдәгез, без үзебезнен кулдан килгәнне эшлик әле.
— Ни килә минем кулдан? Нишли алам?
— Ин элек минем сорауларга төп-төгәл итеп, бернәрсәне дә яшермичә, ачыктан-ачык җавап бирсәгез иде. Өстән караганда вак-төяк булып тоелган әйберләр, вакыйгалар безнен эштә еш кына бик мөһим булып чыга.
Әминәнен ияге салынып төште. Ни хакында сөйләргә бу абзыйга? Нәрсәне яшермичә? Ачыктан-ачык диме? Әмир турында ин якын дустына да ахыргача ачылып сөйләгәне юк анын! Сер саклаудан гына түгел, һәммәсен ачып салу мөмкин түгел, мона сүзләр җитмәячәк.
Тикшерүче анын сулыгып киткән йөзендәге үзгәрешләрне игътибар белән күзәтеп утырды. Аннары тавышын тагын да йомшартып:
— Әйдәгез, ин баштан башлыйк әле, — диде. — Кайчаннан бирле таныш сез?
Бу табигый сорау иде. Әминәнен үзенә дә, журналист эше буенча, еш кына анарчы күз күрмәгән кешеләр, төрле һөнәр ияләре белән әнгәмә корып утырырга туры килә. Араларны җылытып җибәрү өчен ин яхшысы шул — баштан башлау. Кайда тудын-үстен, атан-анан кем. Әти-әнисе турында сүз чыкса, әнгәмәдәшнен чырае шундук яктырып китә, билгеле. Яшь вакытлар искә төшсә дә шулай. Ә яшь чакта егет-кызнын танышып китү хәлләре кемнен күнелен җылытмас!
Ләкин монын җинаятьне ачуга ни мөнәсәбәте булсын да ни ярдәме тисен? Табигый ки, тикшерүче моны төп сүзгә керешкәнче Әминәнен күнелен җебетү, ихтыярын какшату өчен генә сораштырып маташа. Бию кичәсендә, егетнен алтынсу чәченнән үрләгән ялкыннын йөрәкне ничек өткәнен сөйләп утырырсынмы әллә ана?
— Без бер чорда укыдык, — диде Әминә сүзләрне чүбек чәйнәгәндәй әвәләп.
— Бер группадамыни?
Тикшерүченен куе кашлары тырпаеп килгән, күзләре хәйләкәр кысылган. Юри генә сорый, Әмир белән Әминәнен төрле җирдә укып, төрле тулай торакта яшәгәнен беләдер, мөгаен. Алай гына түгел, бу икәүнен язмышы ничек үрелгәне турында да шактый мәгълүмат җыйгандыр. Чын тикшерүче бит ул! Аннары хәзерге вакытта Нуриевнын да, Мусинанын да исемнәре күпләргә таныш, аларнын шәхси тормышы белән кызыксыну көчле. Тик монын әлеге фаҗигага ни катышы бар?
КӨМЕШ БИЛБАУ
19
— Уку йортлары төрле иде. Әмма факультетлар шул ук. Икебез дә филологлар. Студент елларында яшьләр өчен чыга торган газеталарга языштык, эшли башлагач, бер комсомол оешмасында исәптә тордык. КПСС ка әгъзалыкка да ул шуннан тәкъдим ителде.
— Бер мәйданда биегәнсез икән. Шунда дуслаштыгыз дамы?
Әминә анын эчен актарырга теләгәндәй өздереп карады. Нинди дуслык турында сорый бу абый? Газета-журналларны күзәтеп бармый микәнни? Мусина үзенен мәкаләләрендә еш кына депутат Нуриевны тәнкыйтьләп телгә ала лабаса.
— Төрле чаклар булды инде, — диде Әминә тонык тавыш белән.
—Бәхәсләшә дә идегезме? Җыелышта ана каршы кул күтәреп тавыш та биргәнсездер, бәлки?
Ник сорап тора инде! Ә кысылган күзләре шундый хәйләкәр — күпне белгәне әллә каян күренеп тора.
— Минем үз фикерем бар иде...
— Нинди фикер инде ул? Нуриев яшьләр газетасынын баш редакторы булырга лаек түгел, дидегезме?
— Киресенчә! Редактор урынына утыру ана зур зыян салачак, дип санадым.
— Ничек алай?
— Урыны, бәлки, югары саналадыр да. Ә эше? Башкалар язганны укып, төзәтеп миен черетә. Кемнәрнедер эшкә ала, кемнәрнедер куып чыгара. Хезмәткәрләренә фатир алып бирү, балаларын бакчага урнаштыру артыннан чаба. Акча табарга, кәгазь юнәтергә, подписка җыярга.... Яшь кешегә шундый эш кирәкме? Чын журналист һәрвакыт халык арасында айкала, үз илен генә түгел, дөньяны гизәргә омтыла. Аннары, «мин — коммунист», дип, күкрәк кагып масая торган заманалар үтеп бара иде бит инде. Тар идеология кысаларына бикләнү ник кирәк? Журналист кин карашлы булырга, тиеш. Анысын да әйттем.
— Ә үзегезне кин карашлы дип саныйсыз инде.
— Мин тарих бүлегендә укыдым бит. Кешелекнен борынгыдан хәзергәчә узган юлын күз алдына китерергә тырыштык, коммунистлар партиясенен тарихын ятладык... Ә ул татар теле бүлегендә инде. Анда сәяси белем бирү бик үк җитди куелмады бит. Милләтне, аның киләчәген кайгырту алга сөрелде. Без сәясәт серләренә төшенергә тырышканда, алар Лобачевский китапханәсендә борынгы татар китапларын укып-өйрәнеп утырдылар. Каникулларда без, «Белем» җәмгыяте әһелләре буларак, хезмәт кешеләренә партия сәясәтен аңлатып йөрибез, алар исә, ерак авылларга экспедициягә барып, халык авыз иҗатын җыялар иде.
— Шуннан, сез каршы чыгыш ясагач, Нуриев ни диде инде?
— Дәшмәде. Башын иеп тик утырды. Аның урынына башкалар сикереп торып миңа каршы төштеләр. Талантлы, уңган, тырыш егет ул, җитәкче булырга лаек, диделәр.
— Дәшмәгән, димәк. Дөрес эшләгән! Сез белгәнне ул белми, дип уйлаган идегезме әллә? Кәр адымын үлчәп атламаса, Нуриев булыр идемени ул? Ә сез аңа акыл өйрәтергә алынгансыз. Яшь башыгыз белән!
— Явызлык теләгәннән түгел лә! Күңелемдәген әйттем. Ул миңа моның өчен үпкә сакламады.
— Сез сәяси мәсьәләләрдә генә бәрелешә идегезме?
— Кич тә аңа шәхсән үчләнгәннән түгел... Карашлар туры килмәгән чакларда гына.
— Кәм көннәрнең берендә сез депутат Нуриев белән карашларыгыз туры килмәү аркасында үз-үзегезгә кул салыр чиккә җиттегезме? Ачыклап әйткәндә, агуланырга...
Башка күсәк белән китереп ордылармыни, Әминә имәнеп китте. Каян белгән? Әллә кайчан булган хәлләр бит инде! Кем казып чыгарган?
— Аның аркасында түгел! Бер катышы да юк иде! — диде Әминә ачынып.
— Әйтүләренә караганда, ул сезнең янга тулай торакка килеп йөргән. Берзаман күренми башлаган... Ә сез сырхаулап киткәнсез...
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
20
— Сез... әллә кайчан узган эшләрнең үчен алу нияте белән өченче көн аны мин кыйнап ташлаган дип әйтмәкчеме әллә? Үлем хәленә җиткереп? Ул миңа бирешер идеме?..
— Каршы торырлык хәлдә булмаган шул. Нидер эчергәннәр аңа. Бер төрле психотроп препарат.
— Нинди препарат?
— Бәлки, үзегез дә беләсездер?
— Рөхсәт итсәгез, мин китим әле, — диде Әминә авырлык белән урыныннан кузгалып. — Аның янына барырга ярыйдыр бит?
— Кертмиләр ич. Кичә үзегез ишеттегез.
— Табиблар белән сөйләшермен, шәфкать туташлары белән. Авыруның хәле кинәт үзгәреп торучан. Берәр нәрсә кирәк булуы ихтимал...
— Алай да кызганасыз, ә?... Анысы аңлашыла... Мин баш табибка үтенеч язам, сүзегезне аяк астына салып таптамас.
Шулай дип, тикшерүче каршындагы каләм савытына сузылды.
* * *
Бер-берсенә каршы төшкәннәр... Дошманлашканнар... Болары бөтен кешегә фаш. Ә бер-берсенең күзләренә карап туя алмыйча, назларыннан эреп ләззәт чиккән чаклары? Алары беркемгә, беркайчан да фаш ителмәс, мәңге сер булып калыр!
Шаяртышу-үртәшүләр исә кеше күз алдында иде. Ник кирәк иде Әминәгә һаман-һаман аның бәгыренә энә чәнчеп тору? Хәзер исенә төшкәндә, үкенеп туймый. Ә үз вакытында аннан уздыру, аның гарьләнгәнен күреп кинәнү бик рәхәт сыман тоела иде...
Студент чакта алар лекцияләрдән соң берсе — Кремль үреннән, икенчесе — астан, Болак буеннан, Казансу артына, ерактан күренеп, тырпаеп торган унөч катлы бетон бинага — газета-журнал редакцияләре урнашкан йортка юнәләләр. Юллары бер ноктада — лифт янында төйнәлә дә сигезенче катка күтәрелгәч, тагын аерыла: Әминә «Комсомолец Татарии» газетасы редакциясенә керә, Әмир «Татарстан яшьләре»нә. Шунлыктан, бер үк юлны таптасалар да, сирәк очрашалар иде.
Сонгы курсны укыганда, Әминә газетада эшли үк башлады. Аны вакытлыча, корректор итеп алдылар. Редактор Дамир Халиков, кырыкка якынлашып килгән абзый, гел үсендереп тора иде. Язга таба журналистларнын бәйрәме була, шунда зурлап Әминәгә комсомол өлкә комитетынын мактау кәгазен тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында ин яше ул, калганнары өлкәнрәкләр иде, аларга башка төрле бүләкләр бирелде. Биек трибунага менеп, рухланып чыгыш ясаганда, Әминә карашын залда утырган Әмирдән ала алмады. Хәтәр ялтырый иде егетнен күзләре, көнләшү ярылып ята иде аларда.
Укуын тәмамлауга, Әминәне «Совет гаиләсе» журналына эшкә алдылар. Әмиргә исә берничә ай болганып йөрергә туры килде. Ниндидер танышлары аша, ялга киткән бер хезмәткәр урынына гына кереп утыра алды, шунда нык тырышлык куеп, берегеп калды ул. Хәер, егет унган да, үткен дә булып чыкты, тиз арада өскә үрләде: бүлек мөдире булды, аннары, озак та үтми, газетанын редакторы урынына менеп утырды.
Ул чакта мондый җаваплы эшкә коммунистларны гына алалар иде. Әмир исә, ни сәбәптәндер, студент чагында ук партиягә керергә өлгерми калган икән. Хәзер инде ана комсомол оешмасынын рекомендациясе кирәк булды. Барлык редакцияләрдә эшләүче яшьләр бер оешмага беркетелгән иде. Мәсьәләне шунын җыелышына куеп тикшерделәр.
Менә шул җыелышта булган хәлне искә төшерде дә инде милиция тикшерүчесе Вәлитов. Әйе, каршы кул күтәрде Әминә.
Хәзер искә төшкәч, үкенеп туймаслык. Ник алай итәргә иде инде?
Хәер, уйлый башласан, үкенечләр аннан башка да җитәрлек...
...Ул елларны яшьләрнен «Идел» лагерена киләчәге өметле саналган, инде үзен күрсәткән яшь артистларны, язучыларны, журналистларны, рәссамнарны җыеп,
КӨМЕШ БИЛБАУ
21
семинарлар үткәрәләр иде. Комсомол өлкә комитеты эшли иде моны. Төп максат, билгеле инде, киләчәктә милләтнен рухи элитасы булачак кадрларга ленинчыл идеяларны ныграк сендерү, аларны коммунистик идеялар белән рухландыру иде. Бу максаттан лекторларнын кайберләрен Мәскәүнен үзеннән үк чакырып китерәләр. Алар исә еш кына провинциядә авыз ачып әйтергә ярамаганны да сөйләп җибәрәләр. Мәскәүдә рух мондагыдан башка, басым да ул хәтле көчле түгел кебек — анда КГБ бер генә катлы бит, СССРныкы гына. Ә монда Казанныкы да бар.
Ләкин сәләтле яшьләрнен күпчелеге сәясәтнен мондый нечкәлекләренә кереп тормый. Лекцияләрне күнелсез бер мәҗбүрияткә саный да, бар булган сабырлыгын җыеп, тынлап утырган булып кылана. Анын урынына кичләрен сахра: җырчы-биючеләр концерт куя, рәссамнар күргәзмә ясый, шагыйрьләр шаян шигырьләр язып, стена газетасы чыгара. Нәкъ менә шул чакларда төрле өлкәдә иҗат итүче сәләтле егетләр-кызлар бер-берләре белән якыннан танышып, дуслашып киттеләр дә.
Бер кичне, яшеллеккә төренгән, стеналары тоташ тәрәзәдән торган ашханәдә Фәрдия белән Әминә янына Әмир килеп утырды.
— Безнен тарафка да кояш чыгар икән, — диде Фәрдия.
— Шуны белеп килдем дә инде, — диде Әмир. — Бу өстәлгә мин җитми идем.
Идел аръягына таба баеп барган кояшка карап утырган Әминә дәшмәде.
— Түгәрәк табыннын күрке шәраб. Шампанский белән сыйларга теләк бар сезне.
Ашханә залынын бер кырыенда буфет бар, анда төрле эчемлекләр сатыла. Яшьләрнен кесәсе сай, ул тирәдә артык күп болгана алмыйлар, алай да бәгъзеләре әйләнеп килгәли. Әмир шул тарафка юнәлде. Кояшта янмый торган ак чыраена бик тә мәгънәле кыяфәт чыгарып, яшькелт шешәне өстәл уртасына шакылдатып китереп куйган гына иде, күрше өстәлләрдәге халык кузгалышып, чыгу ягына юнәлде. Буш залда бөке шартлатып, хәмер чөмереп утырып булмый бит инде! Кеше күп җирдә анысы да әлләни гаеп булмас иде дә бит, ә өчәвен генә... Бусы инде бозыклык булып күренәчәк иде. Әмир урындыгына урнашып өлгермәде, Әминә аягөсте торып басты.
Ашханәнен алгы ягына, стенага рәссамнар шаян сурәтләр элеп куйганнар икән. Рәсемнәр астына шагыйрьләр такмак язган. Китте шау-шу, шаярышу, көлешү. Очраклы рәвештәме, әллә берәр нәрсә сизенепме, Әмир белән Әминәнен портретлары янәшә туры килгән. Егетнен йомры башы кояш кебек нур чәчә, чәчләре балалар өчен ясалган сурәтләрдә генә була торганча җирән энәләр булып тырпайган, уктай керфекләре Әминәгә төбәлгән:
«Минем чын Әмир булганны күрәсегез бар әле,
«Боер!» — диеп башыгызны иясегез бар әле», — дип язганнар ачык авызы турына.
Әминә анын каршында нечкә сынлы, озын муенлы үсмер рәвешендә, кыска киселгән куе кара чәче астыннан күзлек пыялалары белән борыны гына күренеп тора. Кулындагы озын каләме Әмиргә төбәлгән:
«Чәчем кыска, борыным сизгер, каләмем — очлы сөнге,
Җаен гына көтеп тора эләктерергә сине».
Рәсем астына «Дуэль» дип язылган иде. Күренеп тора: бу икәү бәрелешәчәкләр... Берсе һәлак булачак... Яки авыр яра алачак... Тән җәрәхәте үк булмаса да, җан җәрәхәте булыр ул...
...Соныннан беленде: сурәтне шушы рәвешле ясарга телевидениедә эшләүче Нәзир Шәрифҗанов котырткан, астындагы сүзләрне дә ул язган икән.
* * *
... — Тор әле, Фәрдия, йокы симертеп ятма! Мондый иртәдә!
— Әй лә... Наман шул инде ул, тан ата да кич җитә...
— Мондые гомердә бер була!
— Икегез каршы алыгыз әнә таннар атканны! Парлашып тынлагыз сандугачлар сайравын! Кичә дә әвәрә килеп беттегез...
— Үпкәләттек без аны.
— Ник үпкәләттен сон? Шампанскиен әрәм иттен... Башта эчәбез дип
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
22
ризалаштын, аннары торып киттен. Бөтен кеше алдында. Егетләр анын ишене бик авырга ала. Мин беләм!
— Белгәч, ник үзен утырмадын?
— Мина дип алган шешә түгел иде лә! Их, Зайка монда булсамы? Шул марафон чабуы белән үзәккә үтте инде... Ярышлар, күнегүләр, диета... Гомер буе газаплар микән. Ә синен рәхәт... Әмир андыйлар белән интектерә торган түгел... Икегез дә ирекле һөнәр ияләре...
— Тор инде! Галибанә яктырып әкрен генә ал тан ата анда!
Сүз сүзгә ялганды, Фәрдиянен йокысын таратты, ул кузгалып киенә башлады.
Бусаганы атлап чыгуга, алар чыннан да әкияти дөньяга күчкәндәй булдылар. Ябалдашлары белән белән күк гөмбәзен тотып торырга омтылган, төз сынлы наратлар, күпшы итәкләрен кин җәеп, көязләнеп утырган чыршылар, яшел толымнары белән ак сыннарын төргән каеннар... Татлы һаваны сулап туймаслык...
Кызлар, сандугачлар сайрау көенә атлап, наратлар арасындагы бормалы йомшак сукмактан, яр буена таба киттеләр. Идел киңлегенә шәфәкъ нуры алсу ефәген җәйгән, күз ирешмәс иркенлек күңелләрне очындыра- талпындыра иде.
Бу җәннәттә алар гына түгел икән: урман юлыннан өч егет килеп чыкты: рәссам Рәшит, журналистлар Нәзир белән Әмир иде болар. Әллә инде, төн йокламый, талпынып иҗат итү, киләчәктә дан казану турында әңгәмә корып утырганнармы?
— Күр, боларның да йөрәге түзмәгән! — диде Нәзир. — Таң-таң ата, Чулпан калка, таң кызларны уята шул ул.
Алар шаярышып, тел чарлап, үртәшеп торганда, Идел уртасында моторлы көймә пәйда булды. Көзгедәй ялтырап яткан су өстендәге шәфәкъ чагылышын урталай ярып, тавышы белән кошлар сайравын күмеп, яр буенда басып торган төркем турына килеп туктады. Көймәдә тузгыган коңгырт чәчле бер егет кенә утыра.
— Хәерле иртә барыгызга да! — ди.
— Хуш килдегез, исәнмесез.
— Сезнең көймәдә йөзеп буламы? — дип сорады Әминә.
— Рәхим итегез!
Әминә чак кына чайкалыбрак торган көймә эченә атлады, койрык ягындагы салкынча эскәмиягә утырды. Аның артыннан Фәрдия кереп алгы эскәмиягә урнашты. Аннары Әмир атларга омтылыш ясаган иде, көймәче егет кинәт кырысланып, капитаннарча катгый тавыш белән:
— Перегруз! — дип кычкырмасынмы! — Бүтән кеше сыймый!
Кәм моторның бавын тартып, үкертеп җибәрде, көймә дерт итеп кузгалды да дәрья киңлегенә ургылды.
Әминәнең күп корабларда, көймәләрдә йөзгәне булды, әмма мондый талпынуны, очынуны кичергәне юк иде шикелле. Моңа табигатьнең гүзәллегеннән бигрәк, яр буенда аптырап калган берәүнең мөлдерәгән карашын тою сәбәпче иде, билгеле. Ул җырлап җибәрде.
«Идел бит ул тирән бит ул, Тирән бит ул, киң бит ул»...
Фәрдия аңа кушылды.
— Кызлар, филармониядәнме әллә сез?
— Каян белдегез?
— Бигрәк моңлы тавышыгыз!
Егет Хәйдәр исемле, суда коткаручы булып эшли, төнге сменасын тәмамлап кайтып килүе икән. Шактый озак хозурланып баргач, ул көймәсен ярга борды, йөрешен әкренәйтеп, тар, бормалы, ярларына камыш, таллар үскән ерганакларга кереп китте. Андый күренешләрне телевизордан «Киносәяхәтләр клубы» дигән тапшыруларда күрсәтәләр.
Бакча эчләрендә агач өйләр, өй тирәләрендә гөлләр. Үрмәле гөлләр ышыгында зур агач өстәлләр, эскәмияләр. Дуслар-туганнар бергә җыелып, мул табын янында кәеф-
КӨМЕШ БИЛБАУ
23
сафа корып утырыр өчен һәммәсе эшләнгән.
— Зур начальниклар менә шушында ял итә, — диде Хәйдәр көймәсен әкрен генә шудырып барганда.
Әминәнең күңелен исә Әмирне әвәрә итүе турындагы уй кытыклады. Калдыңмы нәүмиз булып яр буенда? Киттемме мин сахра чигәргә?.. Шул кирәк сиңа! Күрербез хәзер чыраеңның ни төсле икәнен!
Тик нинди иде егетнен йөзе — ачулымы, рәнҗүлеме — анысын белеп булмады, көймәнен ярга якынайганын күрүгә, борылып, наратлар арасына кереп күздән югалды ул. Яр эргәсендә берәү генә басып калды — ул да булса телевидение редакторы Нәзир Шәрифҗанов. Авызында сигарет, аяк очында төпчекләр.
— Кыланмышларыгыз кырга сыймый, — диде ул сигаретын тирән итеп суырып. — Кеше утка баса монда...
— Кем утка баса, кая?
— Без инде бу тагаракка утырып, сезне эзләргә китмәкче идек, ишкәк тапмадык, — дип, читтәрәк аунап яткан такта көймәгә ишарәләде ул. — Кайсыгызнын танышы инде ул көймәче?
— Әле таныштык.
— Тәмам башсыз икәнсез. Күз күрмәгән кеше белән шулай олагалармыни? Бер-бер хәлгә юлыксагыз, кем җавап бирер?
...Шул ук көнне Әмирнен бәгыренә басарга тагын бер җай чыкты әле. Мәҗбүри уку сәгатьләреннән сон, кояш баю ягына авышкач, яшьләр су коенырга киттеләр. Кайчан, ничек өйрәнеп җиткәндер, кечкенә елга буенда үскән Әминә яхшы йөзә. Дулкын кузгалмаса, судан сәгатьләр буе чыкмый тора ала, чөнки чалкан ятып, хәрәкәтсез ял итә белә. Өстәвенә аягына «ласты» дип аталган йөзгечләр дә киеп куйса, берәүне дә уздырмый. Йөзгечләре җинел пластиктан, бала-чаганыкы гына, әмма шундый унайлы!
Менә ул аларны киеп куйды да, комлык янында шаулашкан егет- кызларны калдырып, елга эченә кереп китте. Ярдан шактый ераклашкан иде, артыннан кемнендер җан-фәрман колачын кин сала-сала куып килгәнен күреп алды. Таныш кешегә охшамаган кебек. Башка басып, суга чумдырып шаяртмакчымы әллә? Әминә йөзүгә оста, әмма чумуга килгәндә күзлеге комачаулый. Борынына су кергәнне дә яратмый. Ул, йөзгечләрен су астында бар көченә җилпеп, дуга ясап теге явызны әйләнеп үтәргә тырышты. Ул әйләнеч юлдан бара, теге турыдан бәрә. Алай да куып җитә алмады, ара ерагая башлагач, судан башын сузып кычкырды:
— Девушка, у вас какой разряд?
Ул, бичара, бу кызны йөзү ярышларында катнашучы спортчы дип белгән, анын белән узышкан икән! Әминә йөзгечләрен су өстенә калкытып җилпегәч кенә, хәлне анлады, ухылдап куйды да эчкәрегә таба йөзеп китте.
Бу узышны арырактан Әмир күреп алган, тик серен анлап җиткермәгән булса кирәк, ярга якынлашканда ул Әминәгә каршы килә иде.
— Әйдә, кире киттек! — диде ул.
— Әйдә!
Әминә кире борылды. Бер ике колач салуга, егетнен башына яна уй килде.
— Әйдә, теге өянкегә кадәр! — дип, яр читендә, шактый еракта бер ялгызы тырпаеп утырган өянкегә ишарәләде.
— Мин каршы түгел.
Киттеләр болар йөзеп. Әминә егетне шактый артта калдырып алга китә дә чалкан ятып хәрәкәтсез кала:
— Тәнәфес!
Ә егет дулкын уйнатып, башын бер батырып, бер чак кына калкытып йөзүендә. Узасы, кызны әллә кайда артта калдырасы килә. Әмма ул тигезләндем дигәндә генә, Әминә кире күкрәгенә ята да, кабаланмый, суны шапылдатмый гына, балыктай елдам шуышып алга китә. Аннары янә кулларын ике якка җәеп, йөзен кояшка куя.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
24
— Тәнәфес!
Егет исә һаман давыл уйнатуында. Кызарынган-бүртенгән, тәненнән пар бөркелә шикелле...
Ах, Идел, Идел! Ник син алгысынган күңелле кыз алдында назлы кочагыңны киң җәйдең, ник ашкынып, талпынып йөзәргә ирек бирдең, ник горур егетне җиңеп, аннан көләргә мөмкинлек тудырдың?
Суда йөзү — болын буйлап чабу түгел, шактый озак дәвам итте бу. Ниһаять, менә өянке янәшәдә. Әминә ярга якынаеп су төбенә басты да, йөзгечләрен салып, канат итеп баш очында җилпеде:
— Ха-ха-ха!..
Аның көлгән тавышы кичке, аулак сөзәк яр буенда еракларга яңгырады.
— Бу нәмәрсә шулай тиз йөздерәмени соң?
Адәм баласының йөрәгенә яра салу өчен коралның бер кечкенәсе дә җитә кайчакларда!
Идел киңлеген, сөзәк яр буен иңләп, тантана белән шаярту катыш көлү авазы шактый чыңлап торды. Бу — чая кызның горур егеттән шулай көлүе иде.
Әмма бер чиге булырга тиеш иде моның. Гел-гел үртәп-үчекләп торуга кайсы егет түзеп торсын? Ниһаять, үзенең өстенлеген расларга тиеш иде ул. Нәм Әмир моны бөтенләй башка килмәс рәвештә эшләде. Кызны үз мәйданына тартып алып керде дә, үз көенә биетте...
* * *
— Казаннан килгән пассажир Мусина! Сезне белешмәләр бюросы янында көтәләр.
Халык кайнап торган Внуково аэропортында кат-кат яңгырады бу игълан.
— Пассажир Мусина! Сезне көтәләр!
Мусина? Нинди Мусина? Кемне шушылай меңләгән халыкка ишеттереп эзлиләр? Әминәне биредә каршы алырга җыенган кеше юк. Казан самолеты белән тагын бер Мусина килеп төште микәнни?
Ләкин... Алай да... Ашыгыр җир юк, чыгар юлны бераз гына уравыч итеп, белешмәләр тәрәзәсенә күз салып китәргә була. Нинди Мусина икән ул тагын?
Ләкин... Анда Әмир басып тора түгелме?! Ул!
...Өч сәгать элек кенә Казан аэропортында очрашканнар иде алар. Көн эссе, халык җиңелдән киенгән, ир-атның күпчелегендә кыска җиңле футболка, Әмир исә күксел костюмнан, кулында кара күн дипломат.
Исәнләштеләр, хәл-әхвәл белешеп алдылар. Икесе дә Мәскәүгә баралар, тик Әмир ике сәгатькә алданрак — уникедә оча икән.
— Ник миңа шалтыратмадың? Билетны үзем белән бер рейска алып биргән булыр идем, — диде ул.
Әмир республика газетасының баш редакторы. Андый урында эшләүчеләргә командировканы партия өлкә комитеты оештыра, билетларны ул алып бирә.
— Ашыгыр җирем юк, — диде Әминә.— Барып кунам да иртәгә иртән Журналистлар союзына барам.
— Анда ни йомыш?
— Иҗат йортына юлламаны үзләренә килеп алырга куштылар. Иртәгә сәгать дүрттә Мәскәүдән Кырымга очачакмын.
— Алаймыни-и-и... Куанычлы юлга чыккансың икән. Кызганыч, ул самолетта да бергә оча алмабыз, — дип, гадәттәгечә уң бит очын чокырайтып, шаян елмайды Әмир. — Ә мин ифрат җитди эш белән йөрим әле. — Шулай дип, серле кыяфәткә кереп, дипломатын сыйпады аннары.
...Әйе шул, эшем җитди, дигән иде! Нишләп тора ул монда? Ни көтә? Әллә сон... игъланны ул бирдергәнме? Әнә, күреп тә алды, әнә, каршыга килә...
Ничә мен кеше айкала икән биредә — кинлеге дә, биеклеге дә күз ирешмәслек бинада? Шулар арасында Әминәдәй бәхетле тагын кемдер бар иде микән?
КӨМЕШ БИЛБАУ
25
Тирә-юньдәге һәммә нәрсә: бина да, кешеләр дә — кечерәйде, вакланды, исерткеч томан белән капланды, күз алдында борынгы Рим чорында бронзадан коелып, алтынга манылган Геркулес кыяфәтендәге егет кенә торып калды...
Әмма бөтенләй үк чишелү килешми, күнелдә айкалганнарнын һәммәсен чыгарып түгүдән тыелырга кирәк иде. Әминә үзен кулга алырга тырышты:
— Бөтен Рәсәй халкына янгыратып эзләмәсән, Казанда чакта үземә генә әйтеп булмадымыни? — диде.
— Хуш киләсез, туташ, башкалага! Бир сумканны! Киттек әйдә.
Халык агымына ияреп, метрога төштеләр.
— Мина Измайлово станциясенә барырга кирәк, — диде Әминә. — Аннан автобус белән Балашихага.
— Кемен бар анда?
— Танышлар.
— Әйдәле син минем белән!
— Кая?
— Баргач күрерсен! Бир сумканны!
...Метродан чыгып, бераз баргач, бик тә чиста, иркен, халык аз йөри торган урамда, ачык-соргылт төстәге мәһабәт бина каршында туктап калдылар. Анын биек, саллы ишеге кырыендагы алтактага алтын хәрефләр белән «Советлар Союзы Коммунистлар партиясенен Үзәк Комитеты» дип язылган иде. Партиянен Татарстан өлкә комитеты бинасы да Казаннын ин затлы мәйданында, әллә каян күренеп тора, анын тирәсендә дә эленке- салынкы йөреп булмый, үзенне ниндидер куәт каршына килеп баскандай хис итәсен... Әмма барыбер дә ул бина җанга ятышлырак икән. Биредә исә хакимиятнен биеклеге чагыштыргысыз ныграк сизелә. Мәскәүгә һич тә хас булмаганча, үтеп-сүтеп йөрүче сирәк, пыяладай шома асфальт юлдан кәттә машиналар гына зур тизлек белән выжт итеп үтеп китә. Кемнәргә генә ачыла икән бу Алып батыр өчен ясалгандай ишек?
Әмма Әмирнен кулы килеште, ул җинел ачылды. Эссе урамнан килеп кергәч, эчтә салкынча, каяндыр биектән, театрларда гына була торган бәллүр люстралардан сибелгән яктылык саран булып тоелды. Каршыдан югары катка бик кин мәрмәр баскыч менеп китә иде.
Ишек төбендәге өстәл янында утырган төз милиционер, аларны күргәч тураеп басты:
— Исәнмесез! Тынлыйм сезне!
Әмир, ун кулындагы сумканы идәнгә куеп, портфелен ачты, аннан ниндидер кәгазь алып, ана сузды. Милиционер янындагы тумбочкадан телефон трубкасын алып шылтыратты. Минут та үтмәгәндер, баскычнын югары мәйданында пөхтә соргылт костюм кигән, чибәр, ыспай егет күренде. Нәм кадерле кунакларын каршы алгандай, бөтен йөзе белән елмаеп, аска таба атлады:
— Исәнмесез! Сезне генә көтә идем. Ничек килеп җиттегез? Без сезне иртәрәк килерсез дип уйлаган идек. Нишләп җәмәгатегез белән киләсегезне әйтмәдегез? Гостиницага пропускны ана да әзерләп куйган булыр идек!
— Безнен танылган журналистыбыз бу, — диде Әмир. — Яшьләр газетасыннан.
— Бер генә минут көтегез, зинһар. Мин хәзер.
Шулай дип, ул кире менеп китте. Әминә хәйран-вәйран иде. Һәркемгә мәгълүм: биредә җир шарынын алтыдан бер өлешенә җәелгән ил белән идарә итүчеләр утыра. Шунда сине көтеп торсыннар әле!
Дөрес, егетнен чын күнелдән түгел, ясалма елмайганы үзеннән- үзе анлашыла. Җитәкче урыннарга куярлык кешеләрне партия күпләр арасыннан сайлап ала, өйрәтә, билгеле. Ә шулай да... Мондый мөгамәлә ихтыярсыздан йөрәккә сары май булып ята шул инде. Менә ул янә күренде, шулай ук якты елмаеп, аска таба атлады.
— Рәхим итегез, — диде. — «Россия» гостиницасына. Берәр төрле ярдәм кирәксә, шылтыратыгыз. Менә минем телефон, — дип катыргы кисәге сузды.
— Ишектән кергән һәркемне шушылай каршы алалар микән ? — дип сорады
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
26
Әминә кире урамга чыккач.
— Мин һәркем түгел, Татарстан республикасыннан килгән үз кеше. Беренче секретарьнын вәкаләтле вәкиле. Менә монда, — дип кара дипломатын күтәреп күрсәтте Әмир, — анын «Новый мир» журналына язган мәкаләсе. Мин шуны китерә килдем.
— Мәкаләсен син язгансындыр инде?
— Әллә үзе кәгазь тырнап утырсынмы? Йә машинка шакылдатсынмы?
— Ин зур җитәкче авызыннан үз сүзенне сөйләтәсен, димәк...
— Мин ул әйтергә тиешлене язам.
Кунакханәдә Әмирне бер кешелек бүлмәгә, Әминәне ике кешелеккә урнаштырдылар. Ул юынып, шул ук катнын коридорындагы буфетта чәй эчеп алды. Аннары кире бүлмәсенә керүгә, телефон шылтырады.
— Син кайда йөрисен? Ник трубканы алмыйсын?
— Буфетка чыккан идем...
— Нинди аерым хуҗалык син, ә? Бергә килгән икән, бер-беренне барлабрак йөрергә кирәк.
— Бер-беребезгә көтүче түгел лә...
— Ә менә мин көтәм.
— Нәрсә көтәсен?
— Буфет чәен җенем сөйми. Чәй пешереп бирмәссен микән, дип көтеп утырам.
Анын чакыруын шома гына кире кагып, шаяртып җавап бирергә кирәк булгандыр. Әминә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел. Тик нишләптер кирәклесе табылмады. Мондый очракта ничек киреләнәсен? Кермим дип карышсан, анын хакында бик начар уйлыйсын, дигән кебек анлашыла түгелме? Алай гына түгел, үз-үзенә дә ышанмыйсын, дигән фикер туа. Аннары... кереп күреп чыгунын ни гаебе бар? Журналистка кемнәр белән генә ялгыз калып сөйләшеп-серләшеп утырырга туры килми! Күп очракта шунсыз рәтле мәкалә дә яза алмыйсын.
Баскычтан өске катка күтәрелгәндә, Әминә үзен шушылай юатты. Ә йөрәк тигезсез тибә, тез буыннары йомшаган иде...
Әмирнен бүлмәсе алтынчы катта, гостиницанын почмагына туры килә икән. Бер як стенасы тоташ тәрәзә булып, ул Кызыл мәйданга караган. Күз алдында Кремль, Василий Блаженный соборы. Дөньяда ин гүзәл шәһәр манзараларынын берсе, атаклы рәссамнарнын картиналарында тасвирланган күренеш. Ишекне атлап керүгә, карашны шул җәлеп итте. Кызыл мәйданда, урамнарда бихисап лампалар кабынган, Кремль манараларын, чиркәүнен алтын гөмбәзләрен прожекторлар нурга күмгән. Әкияти дөнья!
Люкс номер иде бу, зур кунакларны, дәрәҗәле шәхесләрне урнаштыра торган. Бүлмә тышта балкыган утларнын яктысы белән генә яктыртыла, шунлыктан бик серле иде. Йокы бүлмәсе эчке якта икән, ачык ишектән алсу атлас япма белән капланган кин карават күренә. Ә бирге якта кием шкафы, стена буенда затлы савыт-саба тезелгән шкаф, суыткыч. Тәрәзә каршында яшел торшер, кара күн белән тышланган иркен, йомшак кәнәфиләр, тәбәнәк пыяла өстәл. Анын өстендә, озын аяклы бәллүр вазада алма, әфлисун, кара йөзем тәлгәше, ике тәлинкәдә буфеттагы ин кыйммәтле тәм-том: балык уылдыгынын кызылы, карасы, ысланган колбаса телемнәре, шоколад шакмаклары... Әмир суыткычтан муенына ука уралган яшькелт шешә чыгарды.
— Теге чактан калган шампанский бар бит әле безнен. Хәтерлисенме, «Идел»дә алган идек. Сыйла диден, өлгермәдем, ашыктын. Бүген ашыгыр җирен юктыр бит?
Шешә муенынын укасын каерып, бөкесен ачкач, күбекләнеп торган шәрабны бокалларга салды да, кәнәфигә утырып, тышкы якка карады ул.
— Ә син беләсенме, бу мәйдан патша сараеннан күренми, чөнки аннан Кремль стеналары каплый. Без патшалардан бәхетлерәк. Аларнын өстәленә куела торган шәраб, нигъмәтләр табыныбызда, алар күрә алмый торган манзара күз алдыбызда. Дөньянын төрле кыйтгаларыннан нинди генә ханнар, императорлар хыялланмаган,
КӨМЕШ БИЛБАУ
27
бирегә килеп, шушы ноктага басып, шушы манзарага карап ләззәтләнү турында! Хыялларына ирешү өчен күпме җаннарны кыйганнар, күпме кан койганнар. Әмма морадларына ирешә алмаганнар. Хәтта Наполеон өчен дә мәйдан болай бизәлмәгән. Төтен, сөрем, корым аша гына күрә алган ул боларны, янгын телләре аша гына. Без Наполеоннан бәхетлерәк! Әйдәле, ин беренче итеп шушы бәхетле кичебез өчен күтәрик!
Чыннан да дөрес бит! Император Наполеон Мәскәүне йөз меннәрчә корбан биреп яулап алган, әмма биредә мондый бәхетле кич үткәрү насыйп булмаган ана — шәһәргә ут төрткәннәр, бөек яулап алучы янгын эчендә калган. Чагыштырып карасан, Әмир аннан күпкәрәк ирешкән түгелме? Дөньяны шаккатырып, зур сугышлар ачмаган, берәүнен дә җанын кыймаган, хәтта һичкемнен юлына аркылы басмаган, әмма Мәскәүне яулап алган! Әйе шулай, бирегә килеп, югары күтәрелгән шәхесләр турында нәкъ менә шулай, Мәскәүне яулап алган, дип сөйлиләр бит.
Әллә анын хыялга бирелеп сөйләгәннәре , әллә шәрап күбеге башны бутады, Әминәгә көлке дә, кызык та, рәхәт тә булып китте.
Әмир бушаган бокалларны тутырды да, өстенә шоколад ваклап салды. Валчыклар бокалда күбеккә төренеп биештеләр, бу — үзенчә бер мәзәк тоелды.
— Икенчесен синен өчен күтәрәбез, — диде Әмир.
— Башта синен өчен тиеш. Монда син беренче.
— Тост әйтәсенме сон?
— Синен Мәскәүне яулап алганын өчен!
Әмир бокалын сузып алгарак авышты, күзләрендә хәтәр очкыннар кабынды, йөзе җитдиләнде.
— Син шулай дип уйлыйсынмы? Минем хакта Мәскәүне алган дип?
— Күз алдында лабаса!
— Ә бит син каршы иден. Хәтерлисенме теге җыелышны?
Әминәнен эчен ялкын теле ялап алгандай булды.
— Ул бит бөтенләй башка! Минем сине зур исем казанган каләм иясе, халыкнын сөеклесе итеп күрәсем килә! Үзен дә анларга тиеш.
— Безнен башка да чүбек тутырмаганнар анысы, — дип каты гына төрттереп куйды Әмир. — Кеше акылы белән генә йөрмибез. Төрле ягын уйлыйбыз... Син белгән атаклы журналистларның кайсын биредә зурлап кабул итәләр икән? Андыйны ишеткәнен бармы?
Әминәнең башында давыл купкандай, дулкын артыннан дулкын бәрә иде.
— Мәскәүне яулап алганын өчен дип тост тәкъдим иттем бит инде!
— Шулай дип, бокалыннан бер-ике йотып куйды ул.
— Мәскәүне генә микән? — диде Әмир ана таба авышып. — Ә бәлки, башка җиңүләргә дә ирешергә телимдер мин? Наполеонга да, Чынгыз ханга да тәтемәгәнгә?
Әминә башын иеп, йөзем өзеп капты, кинаяне анламамышка салышып, шаяру җиле белән очыртып җибәрергә тырышты:
— Яулап алганыңны нык тот, кулыннан ычкындырма! — диде. — Наполеон кебек хурлыклы рәвештә чигенергә язмасын!
Тост шәп әйтелде, бокалны янә төбенә кадәр бушатырга туры килде. Шәраб затлы, ризык тәмле, сүзләр әчкелтем татлы иде.
— Әгәр берәрсе бүген иртән мина, кичен син шундый җирдә сыйланып утырачаксын, дисә, саташкан дип уйлар идем. Адәм ышанырлык түгел!
— диде Әминә.
Чыннан да, моннан караганда бик ерак тоелган, кара дип саналган татар авылында үскән балалар бит алар. Яшьтәш якташларының күпмесе генә югары уку йортына кергән, кемнәр генә Казанда яхшы эшкә урнашып, үзен таныткан.
— Күпме аралашабыз, ә менә кара-каршы утырып, ачылып сөйләшергә җай чыкканы юк, — диде Әмир. — Шуны сорамакчы идем: студент чакта син безнең әдәби түгәрәкләрдә күренми идең. Кайчан яза башладың?
— Мин тарих бүлегендә укыдым бит. Читтәрәк йөрдем.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
28
— Ә нишләп татар бүлегендә түгел?
— Татар мәктәпләре бетеп бара иде бит. Эш булмас, дип курыктым. Аннары көннең көнендә бер кочак дәфтәр тикшерү. Күзләрне сакларга кирәк булыр, дип тә уйладым. Ә тарих укытучысы класска керә дә сүзен сөйләп чыгып китә.
— Җиңел юл эзләгәнсең икән.
— Авырны кем эзли инде!.. Хәреф тануга яза башлаган идем үзе. Мәктәптә шигырьләрем белән калын дәфтәр тулган иде. Стена газетасын гел мин чыгара идем. Аннары педагогия училищесына кердем. Анда шигырь чыгаручылар күп иде. Үсмер чакта күпләр шуның белән мавыга бит... Мин инде ул мавыгуым мәктәп елларында калды, дип уйлаган идем. Күбрәк сәхнә тирәсендә чуалдым. Кичәләрне алып барам, пьесалар куябыз... Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр»ында Ләлә булып уйнагач, бөтенесе мактаган иде. Берничә авылга барып куйдык. Нәрсәсе гаҗәп? — дип көлеп куйды ул, егетнең йөзе үзгәргәнен күреп. — Сәхнәгә чыкканда күзлегемне сала идем.
— Жәл, мин ул спектакльне күрми калганмын.
Әминә аның тавышында чагылган кинаяне аңламамышка салышып, сүзен дәвам итәргә ашыкты:
— Стипендия акчасын үзең беләсең. Мин әле тегү фабрикасына барып, төнге сменага эшкә алмассыз микән, дип тә сорашып йөрдем. Сезгә яраклы эш юк бездә, диделәр. Аннары институтның комсомол комитетына бардым. Илдус Кадыйрович Хәйруллинга. Ул әйтте, бер атнадан кил, диде. Ә өч көннән комсомол җыелышы булды да, аны секретарьлыктан төшереп, башканы сайладылар. Бер көнне коридорда очраштык. «Син нишләп миңа килмәдең?» — ди. «Сезне эштән алдылар бит инде», — дим. «Эштән алдылар, әйткән сүзем урынында калды, — ди бу мина. — Бар әле син редакциягә. «Комсомолец Татарии»га. Юлия Колчановага әйтерсен, мин җибәрде, дип.
— Менә бит, егет кеше әйткән сүзен онытмый! Әйдә, без анын хөрмәтенә бер бокал күтәреп куйыйк әле. Ул мона лаек. Шулай бит?
Чыннан да, Илдус Кадыйрович — мен рәхмәтләр укып, кат-кат искә алуга лаек кеше бит! Ул очрамаса яисә әйткән сүзен онытса, Әминәнен язмышы нинди булыр иде икән?
Тагын шәраб йотарга туры килде.
— Тарих бүлегендә укулар урыс телендә бара бит. Мина ул газетага язу авыр түгел иде. Гонорар ала башлагач, яшәү бөтенләй икенчеләнде. Тамак туя башлады...
— Авылдан ярдәм килми идемени?
— Анда үзләренен хәле хәл бит... Әткәй трактор тәгәрмәче басып ике аягын да имгәтте. Без биш бала. Әнкәй колхозчы.
— Барыбызнын да хәл шундыйрак иде инде, — дип көрсенеп куйды Әмир. — Без дә дүрт бала... Әткәй-әнкәй колхозда...
— Училищега керүем дә җитмәүчелек аркасында булды. Стипендиясенә ымсындым. Аны тәмамлагач, институтка юллама бирделәр. Кызыл диплом иде миндә, имтихансыз кереп була иде. Казанга киткәндә, әткәйгә, ярдәм сорамам, дип сүз бирдем... Өчәр көн ач торган чакларым булды...
Үткәннәре искә төшкәч, Әминә үз-үзен кызгана башлады. Беркем белми: тиресе калын булып күренгән бу кыз баланын үзәгендә кош баласыдай көчсез җан яшеренгән иде. Үсмер чакта ук ата-ана куеныннан чыгып китеп, ташлы, сикәлтәле юлларда айкалып бирчәйгәнгә күрә генә, чыныккан, чыдам булып күренә иде ул. Ә анын бу кабыктан котыласы, җанын ачасы, кемгәдер салынасы, сыланасы, үзен иркә бала итеп хис итәсе килә иде. Әнисенен куен җылысы күнелнен ин нечкә җирендә саклана һәм җан шундый җылыны, якынлыкны эзли иде.
Сүзгә-сүз ялганды, башка томан сарылды, күнел нечкәрде. Өстәвенә биредә ул сонгы елларда күнеккән мохитыннан аерылган иде. Идел кинлеге түгел бу, аягында йөзгечләр дә юк. Әмир тамыр җәя башлаган җирлек иде монда, мәйданны ул тота иде.
Шампанский күнелне дә, тәнне дә әкренләп йомшартты. Вакытнын агышы сизелмәде.
КӨМЕШ БИЛБАУ
29
Әллә ни булды Әминәгә. Таякка таянып, авырлык белән атлаган әтисен, эштән бушамаган әнисен, аркасына биштәр асып авылдан җәяү чыгып киткән унбише дә тулмаган кыз баланы — үзен күз алдына китерде. Нәрсә иде анын биштәрендә: бераз сохари, иске оекка тутырылган борчак, бодай, бер бәләкәй банка кайнатма, карлыган кагы... Күзгә яшь тыгылды. Анын беркемгә дә болай зарланып утырганы юк иде әле.
...Менә бер мизгелдә Әмир, алга авыша төшеп, ана төбәлде, күзләрендәге чаткылар гадәттәгедән яктырак җемелдәде.
— Яле, сал күзлегенне! Ләлә чагынны күрәсем килә!..
Ул кушканны үтәргә кирәк булмагандыр ла! Күзлеген салгач Әминә үзен кечерәеп калгандай хис итә, гүяки тимер кыса белән ике пыяла кисәге анын чаялыгын, кыюлыгын үзләре белән бергә алып китә иде.
— Әрәм булып йөрисен икән... Болай син бөтенләй башка... — Әмирнен кайнар сулышы битне өтте. — Кил монда!
Сүзләр беләнме, әллә утлы күзләренен карашы белән генәме боерды ул шулай? Ничек кенә булмасын, каршы тору мөмкин түгел иде. Әминә гипнозлангандай берни уйламый, анламый, әкрен генә урыныннан күтәрелде дә ана таба атлады. Теге чакта, бию залында да, күз карашы белән үз янына килергә боерганлыгына шик юк иде. Хәзер исә ул үзенен затлы сараенда, тәхеттә кебек утыра иде. Шундый көчле, кодрәтле, ана буйсынмаслык зат бар иде микән бу минутта?
Йа Раббым, куллары нинди назлы, күкрәге нинди кин, иреннәре нинди кайнар икән! Үзе килеп керде Әминә бу татлы тозакка. Егетнен ничек аны күтәреп алып, күрше бүлмәдәге ятакка кертеп салганын анышмый калды... Үзенә үзе дә икърар итәргә базмаган гына: күптәннән, беренче күргәннән бирле көткән икән ул ана кайнарланып берегүне. Анын һәр хәрәкәтенә, һәр ымына буйсынудан да татлы нинди ләззәт бар икән бу җиһанда! Юк иде биредә бернинди киртәләр, гаеп-кыеклар. Иделләр, калалар, мәйданнар, патшаларга лаек манзаралар күз күременнән читкә чигенгән иде. Бер булып үрелгән тән, бергә кушылган татлы, кайнар сулыш, сызлану аша күкләргә ирештерерлек тоелган ләззәт кенә калды...
Яше егерме өчкә җитеп ир назы күрмәгән кызнын тәне күптән сусаган иде шул инде...
Күпмедер минутлар үтеп, сулышы тигезләнә төшкәч, Әмир башын калкытып, бу юлы бик сак, бик йомшак итеп, анын иреннәреннән үпте.
— Әйтсәләр, ышанмас идем, — диде.
— Нәрсәгә?
— Синен монарчы үзенне шушылай саф саклаганына. Төрле халык арасында шулхәтле айкалып...
— Айкалганда сакланмасан, сәләмән калмас, ди минем дустым Фәрдия. Мин үземә күнелем белән гыйффәт путасы кигән кебек тоя идем.
— Нәрсә, нәрсә?
— Урысчасы пояс верности. Хәзергечәгә яраштырып әйткәндә, сафлык йә тугрылык билбавы буладыр инде. Мин аны үзем, күнелемнән киеп куйган идем. Керләнеп йөрсәм, ни йөзем белән башкаларны сафлыкка- чисталыкка өндәрмен? Әхлак кагыйдәләре кушканча яшисем килгән иде. Башта мәхәббәт, аннары туй, аннан сон гына зөфаф киче. Халык безнен кебек күз алдындагы шәхесләрнен, каләм ияләренен өлге булуын тели! Менә хәзер...
— Нәммәсе нәкъ син уйлаганча булыр. Язылышырбыз, туй ясарбыз. Минем каршымда синен намусын кершәннән ак. Бүтән берәүнен дә сүз әйтергә хакы юк!
— Ник болай сонарып килден син? Мин көттем-көттем...
—Үзен киреләнден... Бәгыръгә энә кадап тәм таптын... Моннан ары алай итмәссен бит! Гороскоп буенча кем әле син? Туган көнен кайчан?
— Унберенче август. Арыслан мин.
— Мин дә арыслан. Унҗиденче августта туганмын. Ике ерткыч бер ояга ничек сыярбыз икән? Сине буйсындырырга туры киләчәк бит!
— Минем өчен бәхетнен ин зурысы шул булачак.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
30
— Мин синнән теге ... Нинди билбау диден әле?
— Сафлык путасы...
— Анысын салдырдым. Тик син котылдым дип уйлама!
Әмир аны янә кочаклап, иреннәренә беректе.
— Мин сина янасын кидерәм. Тугрылык путасын кигезеп куям... Әйтүен әйтәсен, күзен белән күргәнен бармы андыйны?
— Чехословакиягә турист булып баргач, бер музейда күрсәткәннәр иде.
— Мин Венециядә күрдем. Дожлар сараенда. Анда урамнар су бит инде, канал. Бер ярда дожлар ягъни патшалар сарае, каршы якта — зиндан. Анда хәзер музей. Дожлар яуга киткәндә хатыннарынын биленә, бер чатын ике аягы арасыннан үткәреп, тимер кыршау кигезә торган булганнар. Аны йозак белән бикләп, ачкычын үзләре белән алып киткәннәр!
КӨМЕШ БИЛБАУ
2. «К. У.» №10 31
— Ни генә уйлап чыгармаган бу адәм баласы! Төрмәсе дә коточкыч, ул син әйткән тимер кыршавы да.
— Яратуын чын булса, кыршавына гына түзәрсең.
— Син кидергәне минем өчен бизәк булыр, алтыным! Нурлы ярым бит син минем! Бер күрүдә күзләрем чагылды. Беләсеңме, кемгә охшаттым мин сине?
— Вак-төяккә түгелдер, шәт...
— Геркулеска! Анын «Үгез Форумы»нан дип ясалган сынына! Борынгы Рим турындагы китапларда сурәте бар.
— Ничектер күзгә чалынган иде кебек... Ниткән «Үгез форумы» әле ул?
— Римнын ин зур базарын шулай дип атаганнар. Ин шәп үгезләрне дә шунда китерә торган булганнардыр, күрәсен. Ил язмышын хәл кыла торган карарларны кабул итү өчен халыкны да шунда җыя торган булганнар. Ин гайяр егетләр шунда үзен күрсәткән, шунда танылган.
— Рәхмәт инде мине шулай зурлаганын өчен. Ул Геркулес үгез кыяфәтендә түгел бугай үзе? Әллә үгез тиресенә уранганмы?
— Бернигә дә уранмаган. Бронзадан коелып, алтынга гына манылган! Кеше тәненен гүзәллегенә мисал. Ун кулында — сугыш чукмары, сулында
— өч алма.
— Алмалары вак икән, бер учка өчәү сыйган...
— Алтын бит алар. Патшанын әмере буенча, Геркулес, җир читенә барып, анда Гесперида исемле кызларнын бакчасыннан алтын алмалар алып кайтырга тиеш була. Ул барып җиткәндә, илбасарлар килеп, кызларны урлыйлар. Геркулес явызларны җинә, кызларны коткара. Монын өчен аларнын әтисе Геспер ана өч алтын алма бирә... Мин сине шул Геркулеска охшаттым. Борынгы сынчы каршында өлге булып нәкъ синен төсле егет басып торгандыр, мөгаен.
— Ә синен кебек кыз үзенен бакчасында алтын алмалар үстергәндер...
— дип, күкрәгенә кысты аны Әмир.
...Тик ник алма берәү генә дә, икәү генә дә түгел, өчәү?
Бу сорау күнелне кытыклады, әмма әйтелмәде.
...Бер исем телгә алынмады — ул да булса Луиза. Кара чәчле, төз сынлы ул кыз, бу дөньядагы барча җисемнәр кебек, бик еракка, күз күреме җитмәс, уйлар барып ирешмәс офыклар артына чигенгән һәм шуннан кире кайтмаячак кебек иде.
Бер-берсе өчен яратылган пар кавышкач, арада өченчегә урын каламы?
* * *
Иртән Әминәгә ванна бүлмәсендә озаграк юанырга туры килде — җәймәдәге тапларны юарга кирәк булды. Кайсыдыр заманнарда, кайсыдыр халыкларда, зөфаф киченнән сон шушы рәвешле тапланган җәймәләрне туйга килгән бөтен кунакларга чыгарып күрсәткәннәр, җилпеп-җилпеп мактанганнар: кызыбыз гыйффәтле килеш кияүгә чыкты! Улыбыз чиста намуслы кызга өйләнде! Бөтен нәсел-ырунын йөз аклыгын раслый, абруен күтәрә торган дәлил алар — зөфаф кичендә тапланган ак җәймәләр. Әминә «Совет гаиләсе» журналына профессор Ильясовадан мәкалә яздырган иде: өлкән яшьтәге, тәҗрибәле табибә анда кыз баланын сафлыгын саклау сәламәтлек өчен дә, яна корылган гаиләнен ныклыгы өчен дә ифрат мөһим, дип, мисаллар китереп, анлата. Әминә үз мәкаләләрендә дә җае туры килгән саен бу хакта әйтеп китә. Ә үзе хәзерге минутта нишли? Горурланып халыкка күрсәтерлек җәймәне, сафлыгынын дәлилен юкка чыгарырга тырыша, чөнки алар киткәннән сон шушы бүлмәгә кереп, урын-җирне алыштырачак хатыннардан ояла...
Ак җәймәнен уртасын учына йомарлап, кран астында сабынлап ышкыганда анын күнелен шундый уйлар тырнап узды.
Ләкин патшаларга тин мохитта кичергәннәре күз алдына килде дә, назлы дулкын булып, күнелгә сарылган ачы күбекне юып алды: Әмир абруйлы, республиканын ин зур кешесеннән үз сүзләрен сөйләтә, Мәскәүдә аны кочак җәеп каршы алалар. Сөйгән ярынын намусы чиста икәнлекне ул белә, бәяли. Башканын фикере ник кирәк?
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
32
— Әй, су анасы! Алтын тарагынны югалттынмы әллә? Чык тизрәк! Сонга калмыйк тагын!
— Кая?
— Редакциядә сәгать унда баш редактор көтә мине!
* * *
...«Новый мир» журналында да аларны ачык чырай белән каршы алдылар. Өстәлгә кофе, шикәр, печенье, коньяк шешәсе куелды. Әминә җентекләп карады: шешәгә «NAPOLEON» дип язылган, ә көмеш балкашыкларга Фаберже мөһере чүкелгән иде. Эшләнмәләре патша өстәлләренә куела торган, исеме бөтен дөньяга мәшһүр останын тамгасы! Ерак мәмләкәтнен илчесеме әллә мин, дип уйларсын!
Коньяк кушып кайнар кофе эчкән арада, кыскарак буйлы, юан гәүдәле баш редактор белән какча янаклы, ак чәчле бүлек мөдире Татарстан өлкә комитетынын беренче секретаре Усмановнын бу мәкаләсендә бөтен ил өчен мөһим мәсьәләләр күтәрелүен әйттеләр, республика хәлләрен сораштылар.
Аннан чыкканда, таш стеналар, күксел асфальт шактый кызган, эссе һава биткә бәрә иде инде. Әмма Әмир җинел сулап куйды:
— Хәзер синен йомыш белән китсәк тә була.
Әминә югалып калган иде.
— Нишлибез сон?
— Юлламанны журналистлар союзыннан аласы, диден бит. Әйдә киттек. Самолетын ничәдә оча әле?
— Сәгать дүрттә...
— Ә мин сонгы рейска билет алдым. Сәгать унга. ЦУМны, ГУМны айкап чыгарга туры килер. Мәскәүдән буш кул белән кайтып булмас. Сине озаткач та бераз вакыт кала икән әле.
Әминәнен башы буталып китте: ничек була сон әле бу... Рәтле парлар никахтан сон кулга-кул тотынышып туй сәяхәтенә китәләр. Ә ул үзе генә очамыни?
— Әллә сон бармаскамы? — дип башын күтәреп, ялварулы карашын Әмирнен йөзенә төбәде ул.
— Башта белик әле... Бармы анда юллама... Бәлки, бөтенләй юктыр. Мәскәүләрне белмәссен...
Журналистлар союзында көмештәй чаларган куе бөдрә чәчле, кылыч борынлы абзый өстәлдә таралып яткан кәгазьләреннән башын калкытты да, аларны күргәч, елмаеп җибәрде:
— Җәмәгатегез белән килдегезмени? Иллә дә шәп иткәнсез. Сезгә ике кешелек менә дигән апартаментны тәгаенлап куйган идек. Хәзер юлламага сезнен исемне дә теркәрбез. Димәк, сез Мусин... исемегез-атагызнын исеме ничек? — дип торып басты ул.
— Юк, мин бармыйм, — диде Әмир кашларын җыерып. Абзыйнын уйламыйча әйткән сүзе анын егетлек дәрәҗәсен чеметкән иде. — Без танышлар, юл унаеннан озата гына килдем.
Шулай дип, үзен Әминәдән читләштергәндәй итте дә куйды. Сонгысын ук әйтми калса ни булган!
— Юкка баш тартасыз, — диде абзый, егетнен чырае каралганга бераз гаҗәпләнгәндәй. — Менә дигән иҗат йорты. Күктүбәдә, шагыйрь Константин Волошиннын йорты белән янәшә. Мондый мөмкинлек сирәк була. Юлламаны Мостай Кәримгә дип саклап тоткан идек, делегация белән Болгариягә китә икән.
Әллә ничек кенә килеп чыкты бу. Чит кеше алдында сүз көрәштерү яхшы түгел, зиһен дә чуалган иде, Әминә, рәхмәт әйтеп, ике канатлы зур открыткага охшаган юлламаны алды. Анысы кулда, билет кесәдә...
Сөенергә кирәк кебек үзе, әмма күнел сүрелеп киткәндәй иде. Узган төннән сон икен ике самолетка утырып, берен мәгърипкә, берен мәшрикъка дигәндәй очу гайре
КӨМЕШ БИЛБАУ
2.* 33
табигый булып тоела; шул ук вакытта алдан уйлап, әзерләнеп чыккан юлдан кинәт борылып читкә тайпылу да мөмкин түгел кебек. Һәрхәлдә андыйга минут эчендә тәвәккәлләү авыр...
Урамга чыккач, Әмир иртәгә сәгать сигездә Беренче секретарь каршында басып торырга тиешлеген анлата башлады. Сүзләре колакка керсә керде, кермәсә кермәде. Болай да һәммәсе бик яхшы анлашыла иде бит. Һәр газета, журнал — партия күзәтүе астында нәшер ителә. Кайберләре миллионнарча данә белән тарала. Рәсәйдә өлкәләр сиксән сигез, һәркайсынын җитәкчесе бер-берсе хакында матбугатта ниләр язылганын зур игътибар белән күзәтеп бара. Мактап мәкалә чыгаралар икән, бу инде ул җитәкченен Үзәк комитет каршында абруе югары булуы турында сөйли, урынында нык утыра, дигәнне анлата. Әгәр дә (Алла сакласын!) кимчелекләре күрсәтелсә, бер-бер гаебен тапсалар, бетте баш. Димәк, югарыдагыларнын сина ышанычы какшаган, түбән тәгәрәчәягенне көт тә тор.
Әлбәттә инде, Усманов үзенен ышанычлы кешесен Мәскәүдә ничек-ничек каршы алуларын, кунакханәнен нинди бүлмәсенә урнаштырганнарына, редакциядә ни белән сыйлаганнарына кадәр җентекләп сорашачак.
Әмир үзенен җитәкчесенә сөенечле хәбәрләр алып кайтачак иде. Билгеле инде, анын патша сараена тин апартаментында зөфаф кичәсе ясаганы да беленми калмас. Бу — башкаланын төп кунакханәсе, чит илдән килгәннәр дә шунда урнаштырыла. Һәркайсынын ни кылганы, ни сөйләгәне, кемнәр белән очрашканы тиешле урыннарга җиткерелеп тора.
Гайбәте таралмаса, «исе» чыкмаса, хатын-кыз белән төн кунганга күз йомачаклар, билгеле. Егет кешегә, үз вазифасын җиренә җиткереп үтәгәч, күнел ачып алу гаеп түгел. Коммунистнын да бар җаны, бар җанашы. Шагыйрь әйтмешли, эш беткәч уйнарга ярый.
Боларны Әмир бик яхшы анлый, Әминә дә чамалый иде. Егеткә корыч авызлыклы йөгән кигезелгән, кыз да яшьтән тәртәгә кертелгән. Берсе дә, гашыйк булдым дип бөтен киртәләрне җимереп, белер-белмәс тарафка койрык чәнчеп чаба торган тай түгел. Унга-сулга карамый, һични белән исәпләшми, бер-берсенен күзенә карап, кулны кулга ялгап, үзләре теләгән якка китүче гашыйклар әкиятләрдә генә була торгандыр.
Әмма нәкъ менә хәзерге сәгатьтә күнел чыгымлый башлаган иде. Болай булырга тиеш түгел иде! Төн уздырган йортка кире кайтырга, янә татлы нигъмәтләр белән сыйланырга һәм... патша сарайларына гына куела торган кин йомшак ятакта бер-берсенә берегеп, ләззәт болытында күкләргә ашарга тиешләр иде алар!
Әмма ул йортнын ишек төбендә басып торучы елтыр сары тасмалар белән бизәлгән куе зәнгәр форма, шундый ук фуражка кигән швейцар аларнын юлын кисәчәк. Тәрәзәләре гүзәл мәйданга караган бүлмәдәге кин ятакка яна җәймәләр җәеп, башка берәү кереп ятсын өчен әзерләп куйганнардыр...
— Әйдә монда кереп чыгыйк әле, — диде Әмир. Кечерәк кенә кибет яныннан узып баралар икән. Ишеге өстенә «Комиссионный магазин» дип язылган.
— Ни бар анда?
— Хәзер карарбыз: бармы, юкмы...
Ишектән керүгә, унга борылды ул. Анда, өсте пыяла белән капланган озын тартмаларда шушындый кибетләрдә генә була торган күп төрле бизәнү әйберләре ята иде: йөзек-беләзекләр, алка-муенсалар, брошка- каптырмалар...
— Алып китмәгәннәр икән әле, — диде Әмир җинел сулап. Нәм читтәрәк басып торган сатучы хатынга эндәште. — Менә бу әйберне күрсәтегез әле!
Хатын өске пыяланы шудырып, кырыйдарак яткан ак металл билбауны алып бирде.
— Узган килүдә күреп киткән идем, — диде Әмир. — Безгә насыйп булган, күрәсен. Алмаганнар.
— Аласылары бик килә дә, бөтен кешегә дә ярый торган әйбер түгел шул, — диде сатучы. — Элекке дворян кызларынын биленә үлчәп ясалган, хәзергеләр
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
34
сыймый. Сыярлыкларынын кесәсе такыр. Иясе көн аралаш килеп тора, тизрәк сатасы килә, акча кирәк, ди. Бүген иртән килеп тагын хакын төшерттерде.
— Ә менә без хәзер үлчәп карыйбыз.
Бик нечкә чыбыктан үрелгән билбау каты, саллы иде. Көмешкә охшаган. Әмма, бәясенә караганда, көмеше өстән генә йөгертелгән булырга тиеш. Чәчәк ясап үрелгән аелынын уртасына зур гына түгәрәк гәрәбә куелган.
— Яле!
Әмир билбауны Әминәгә кигезеп, аелын эләктереп куйды.
— Әллә сезнен дә әби-бабаларыгыз дворяннармы? — дип сорады хатын.
— Җиде буыннан килә, — диде Әмир. — Мусиннарны ишеткәнегез бармы?
— Мусин-Пушкиннарны кем белми инде, — диде сатучы ихтирам белән.
Әминә аелны ычкындырмакчы иде, Әмир анын кулыннан тотып алды.
— Торсын шулай.
Вак чәчкәле ак ситсы күлмәк өстеннән бик килешеп бетми иде кебек билбау, тантаналы кичәләргә, театрларга бару өчен яхшы иде. Әмма егетнен сүзен сүз итү, ана буйсыну шулхәтле рәхәт иде ки, билгә ул салган тимер кыршау да җылы, назлы кебек тоелды.
— Тиешленен яртысы гына булды инде бу, — диде Әмир урамга чыккач.
— Нәрсәнен яртысы? Тиешлесе ни төсле сон анын?
— Мин сина тугрылык путасы кигездем, дип бел. Монысы өске өлеше, калганын мин сина күнелем белән кигезәм. Әгәр дә берәрсе биленә кулын салса...
— Ни сөйлисен син! Каян башына килә?
— Беләм мин сине! Йөрәген чуар... Күнелен күпне сыйдыра.
— Ничек шулай әйтә аласын? — дип ана борылды Әминә рәнҗеп.
— Минем ниндилегемне белмәденмени?
— Хисләргә биреләсенме? Биреләсен... Кара аны, сина тугрылык путасы кигезелгән. Суга кергәндә генә салырга рөхсәт. Ә башка чакта гел тәнендә булсын. Көнен дә, төнен дә!
— Бигрәк кансыз икәнсен! Җайсыз бит ул!
— Мине онытмаска яхшы булыр!
...Аэропортта, регистрация өстәленә чиратка баскач, күнел тәмам төште.
—Бигрәк озак инде — бер ай дигән сүз бит ул, путевканы ярты гына срокка аласы калган! — дип сөйләнде Әмир. —Ярый ла син рәхәт чигәргә барасын. Ә мина синсез нишләргә?.. Суга кергәч дөньянны оныта торган гадәтен бар, кара аны, коткаручылар күзеннән югалып, ерак китмә. Үзеннеке генә түгел, минеке дә син хәзер. Күбрәк экскурсияләргә йөр. Кайткач сөйләрсен. Э-эх, утырып кына китәр идем дә, булмый шул!..
...Чал чәчле абзый хаклы булган, иҗат йорты яр читендәге гөлбакчага таралып утырган бер-ике катлы йортлардан гыйбарәт булып чыкты. Әминәнен кулына ачкыч тоттырдылар. Бүлмә зур, ике якта ике карават тора. Тәрәзә каршында кытай чынаягы кебек ак чәчкә аткан магнолия кинәеп утыра... Әминәне оҗмахка керткәннәр иде. Әмма бу оҗмахта ана ямь юк иде. Ул сумкасын идәнгә ташлады да, караватка капланды: ник килде ул монда? Ник кире Казанга кайтып китмәде? Әмир белән бер самолетта, анын белән янәшә утырып?
Ул үксеп елап җибәрде.
* * *
Көннәр санаулы булса да, бик әкрен үтте. Ул төнге күлмәк өстеннән билбауны киеп ята, борылган саен, тимер тәнне кыра. Әмма җан сөйгәнененә биргән вәгъдәсен үтәүне анлаудан авырту да татлы тоела иде.
...Кайтканда самолет белән Мәскәүгә очты, аннары Казан поездына утырды ул. Вагоннан телеграмма биреп була иде, әмма Әминә Әмирнен өй адресын белми, ә эшенә җибәрсә, читләр укыр да, төрле сүзгә сәбәп булыр, дип, тыелды.
Күпләрне вагон ишегеннән чыгуга кочак җәеп каршыладылар, ул исә үзен
КӨМЕШ БИЛБАУ
35
ятимәдәй хис итте.
Икенче көнне генә билгеле булды: Әмир, чираттагы ялын алып, якын дуслары белән көймәдә Ык буйлап сәяхәт кылырга, чыгып киткән икән. Елга буйлап телефон чыбыгы сузылмаган, суда тибрәлгән көймәгә почтальон хат ташымый... Ярый әле, Нәзир Шәрифҗанов та шул көймәдә икән, ул туган якнын табигате турында зур бер тапшыру әзерли дип, яналыклар тапшыруында телевизордан әйтеп куйдылар. Шунысы да билгеле булды: сәяхәтчеләр ике атнадан кайтачак икән.
Тагын көннәрне, сәгатьләрне санарга калды.
...Бераздан бәгыръ сызлану өстенә тән сырхавы килеп бәйләнде. Бер иртәне нык сусап уянды Әминә. Өстәлдәге чәйнектә су юк иде, утны кабызмый гына коридорга чыкты, кухняга кереп, краннан агызып салкын су эчте. Сусыны басылды, әмма берничә минут үтүгә күнеле болгана башлады. «Агуландым, ахры, бигрәк начар инде бу водопровод сулары!» — дип уйлады. Томана түгел, нинди хәлгә тарыганын анларга тиеш иде. Әмма, үз башына килгәндә, хәленнен аянычлыгы тиз генә анга барып җитми шул ул. Хасталавынны ничек тә җинелгәрәк юрыйсы, көйсезлектән тизрәк котыласы килә.
Кайнар чәй эчеп карады, алма ашады, әмма күнел болганудан туктамады. Берничә кулъяулык манма булды...
Эштә кулдан каләм төште, әледән-әле коридор буйлап әрле-бирле йөрергә туры килде. Бер бүлмәдә утырган хезмәттәшләре — зирәк акыллы Йолдыз Таһирова белән җинелчәрәк холыклы Динә Зәбирова — ана текәлеп карап-карап тордылар да, серле елмаештылар.
Ә төштән сон аны журналнын редакторы Әлфия Зарифовна үз бүлмәсенә чакырып алды.
— Утыр әле, Әминә, — диде ул. — Кинәшәсе бар иде. Бик тә мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк безгә.
Кайсыдыр халыклар, адәм баласы балчыктан яратылган, дип саный. Әгәр бу хак булса, Әлфия Зарифовна балчыкнын ин яхшы сыйфатлысыннан, үзлесеннән эшләнгәндер. Аны бер тәҗрибәле оста озаклап басып, укмаштыргандыр, чәбәкләп тигезләгәндер, сыйпап шомарткандыр да кызу мичкә куеп чыныктыргандыр. Аннары фәрештә килеп, эченә зирәк акыл, сүнмәс дәрт, нык ихтыяр, тынгысыз холык өргәндер дә, чыдам тире белән тышлап куйгандыр. Дөньянын дилбегәсен нәкъ шундыйлар тота, ирләрдән узып шулар алга атлый. Кыяфәте белән дә ир-ат арасында югалып кала торган түгел: буйга калку, бәдәне нык, кыска киселгән, җирәнсу төскә манылып, күпертелгән чәче дә, эредән уелган йөз сызыклары да ир заты өчен килешлерәк булыр иде. Дулкын-дулкын кара сызык төшкән аклы күлмәк өстеннән билен кин кара пута белән буып куйган — бу да анын кыяфәтенә ныклык өсти кебек. Яше алтмыштан узган булса да, җинелчә иннек кершән-ягылган йөзендә сулу чалымнары күзгә ташланмый, соры күзләре яшьләрчә якты.
Мондый шәхесләр тарлыкны сөйми, аяк баскан урыннарын кинәйтергә тырыша. Бүлмәсенен түренә зур картина элеп куйган, анда серкә очырып утырган арыш басуы, басу уртасында кин җәелеп үскән каен, аяз күкнен зәнгәрлеге, офык кинлеге. Бүлмәнен ун ягы — тоташ тәрәзә, сулы — тоташ китап киштәләре, уртада озын өстәл, түрдә ана аркылы өстәлнен кыскасы куелган, аларда газета журналлар, рәссамнар ясаган сурәтләр.
Бирегә килеп кергәч, ихтыярсыздан күз күремен кинәя,баш югарырак күтәрелә, сулыш иркенәя кебек. Әмма бу юлы Әминә үзен эчтән бөрешеп киткәндәй хис итте. Чөнки апакайнын кәефен кырачагын сизә иде.
Хезмәткәренен буйга узганын белгәч, кайсы гына җитәкче сөенер икән? Декрет ялы бирергә, урынына кеше эзләргә кирәк. Вакытлыча эшкә рәтле кеше киләме? Әйе, вакытлыча, чөнки декрет ялыннан сон теге хезмәткәрен, телисенме-теләмисенме, кире үз урынына кайтып утырачак — закон шулай куша.
Һәр редактор әйтер: оста журналист табу җинел түгел. Каләм тибрәтүчеләр күп, ә
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
36
менә җанга сары май булып ятарлык, күнелне кузгатырлык, уйландырырлык, монландырырлык итеп язучы сирәк. Журналны исә нәкъ менә шулар тота. Бу нисбәттән Әлфия Зарифовна Әминәгә зур өметләр баглый иде. Ходай бу җитәкченен үзенә язу сәләтен мул итеп индермәгән, әмма талантларны бәяли алырлык акыл, аларнын кадерен белеп, ярдәм итәрлек сизгер һәм кин күнел биргән иде. Сәләтсезләр күп очракта көнләшүчән, ә менә «Совет гаиләсе» дигән бу журналнын редакторы каләм әһелләрен таба һәм үстерә белүе белән горурлана иде. Ә бу ансат эш түгел, чөнки талантларнын күбесе хискә бирелүчән, мавыгучан була, шунлыктан кайчак акылга сыймаслык гамәлләр кылып куя.
— Син дингез буенда кызынып ятканда, монда бер кызык хәл килеп чыкты бит әле, — диде редактор. — Мәскәүдән, «Советская женщина» журналыннан бер хатын килгән иде. Профессор Ильясова турында очерк язарга булганнар. Үзен беләсен, атаклы шәхес, бөтенсоюз хатын-кызлар оешмасынын идарә әгъзасы. Җәмилә Закировна монын язганнарын укыган да, беләсенме, тегеләргә ни дигән?
Әминә монлы күзләрен җитәкчесенә төбәгән хәлдә дәшми-тынмый утыруында иде. Редактор үткен күзләре белән ана текәлде. Бөгәрләнгән юеш кулъяулыгы белән әледән-әле авызын сөртеп утырган хезмәткәренә керфек какмый сынап карап-карап торды да, җавап булмагач, үзе дәвам итте:
— Бу мәкалә мина ошамый, минем хакта Мусина язсын, дип хат салган тегеләргә. Үзебезнен журналда чыккан мәкаләнне тагын бер тапкыр җентекләп карап чык та, урысчага тәрҗемә итеп, Җәмилә Закировнанын үз кулына бир. Җай чыкканда мәскәүләрнен борынына чиртеп алу начар булмас. Үзләрен әллә кемгә куеп, безне гыйбатларга санап йөрмәсеннәр.
— Нишләптер ашказаным борчып тора әле, — диде Әминә җитәкчесенә туры карамыйча, тонык тавыш белән.
— Нәрсәдән икән?
— Белмим шул... Монарчы андый хәл булганы юк иде...
— Ник Җәмилә Закировна белән кинәшмисен?
— Болай гына үтмәсме, дигән идем.
— Син нәрсә, Әминә, шыр надан авыл хатыны да болай гына үтмәсен белә. Нуриев ни ди сон? ЗАГСка гариза бирдегезме?
Әминә упкынга, убылгандай булды. Каян белгән? Кем әйткән?.. Тәҗрибәле хатын анын эчендә ниләр кайнаганын ап-ачык күреп утыра иде.
— Бөтен Мәскәү каласына янгыраганны мин генә белми, дип уйламыйсындыр бит? Внуково аэропортында йөзләгән Казан кешесе булган, радиодан ни кычкырганнарын ишетеп торганнар, белешмәләр тәрәзәсе янында кемне кем көткәнен күреп узганнар. Ә синен күзенә ак- кара күренмәде инде, ә? Үз-үзенне тыя белергә кирәк, дип, кызларга вәгазь укып, күпме мәкаләләр яздын... Шулкадәр җилбәзәк булалар димени?! Башны җуяр хәлгә җиткәч кенә баралар андыйга...
Әминәне башын җуймаган дип беләме? Хисләр давылында һушыннан язганын күз алдына китерә алмыйдыр! Бу апакай андыйны оныткандыр шул инде. Кайчандыр кичергән булса да...
— Ә синен башынны югалтырга хакын юк, — дип дәвам итте Әлфия Зарифовна. — Күптән балигъ булгансын. Көннәрне санап көттем мин сине. Ә хәзер... Бу хәлендә сине эштә бар дип буламы?... Безне мен күз күзәтә! Редакциянен йөз карасы булып утырырга теләмисендер бит? Мә кәгазь, яз гариза!
— Нәрсә дип?
— Бер атнага үз хисабына ял сора. Чираттагы ялынны файдаландын бит инде, түләүлене биреп булмый. Бу санда мәкалән чыгып килә. Никахланышкач кына җан сөйгән яры кочагына кергән кәләшләрнен бәхете турында... Әйбәт яздын, гонорарны арттырыбрак түләргә тырышырбыз.
Шулай дип, янә бер кат төрттереп алды апакай.
— Яманатын чыкканчы, язылышып куйсагыз, яхшы булыр иде. Бу хакта Нуриев үзе ни ди? Сонгы вакытта Шәйхразиев канаты астына елышырга маташа, дип
КӨМЕШ БИЛБАУ
37
ишеттем. Әле дә шул тирәдә йөри икән. Кәләшнен кәттәсен эләктергән, дигән сүзләр колакка чалынды. Тик сине күз алдында тотмыйлар бугай. Синен бу хәленне беләдер бит ул?
Урыннарын алыштырып утыртсалар, Әминә үзе дә нәкъ менә шушындый сүзләрне тезәр иде. Алай гына да түгел, үткенрәкләрен, үтемлерәкләрен сайлар, үзәккә үткәзеп әйтер иде. Ә хәзер үзенә ни дияргә?
— Кеше күнеле — кара төн, бу очракта мин сезне анлап та җиткермимдер, — дип уйлануын дәвам итте редактор. — Бәлки, ул сина башын югалтыр дәрәҗәдә гашыйктыр. Чын мәхәббәт таулар күчерә. Тик менә Нуриевнын башы муенына нык беркетелгән кебек күренә... Бер генә дә дуамалга охшамаган... Ни генә дисән дә, синен урынында булсам, мин үзем ана әлләни зур өмет баглый алмас идем... Нишләрсен икән инде? Гаиләле булсан, фатир чиратынны алгарак күчерергә тырышыр идем. Ә болай... кайда яшәрсен икән? Авылга кайтырга уйламыйсындыр бит?
Авылга кайтып, анан сыртына атлану турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Хурлык йөге анда катырак басачак. Икенчедән, әтиләренең үлгәненә ике ел, бер ана җилкәсендә мәктәп яшендәге дүрт бала. Әминә ничек булса да үзеннән арттырып, акча җибәрергә тырыша тырышуын да... Бу илдә каләм хакының мул булганы юк. Журналистларга үз тамакларын туйдырырлык кына түләнә. Аена йөз тәңкә. Өч ел буе Әлфия Зарифовна, хезмәт хакын менә арттыралар, менә арттыралар, дип сөйләнеп йөрде. Ниһаять арттырдылар — биш тәңкә өстәделәр. Тик аның да яртысы налогка кала булып чыкты. Ярый, бераз гонорар эшли алсаң...
Кыскасы, әле ике ай элек кенә дөнья якты, күңел күге кояшлы иде. Чарасызлык тозагына килеп эләккәнеңне сизми дә каласың икән. Кайтсын иде Әмир. Капкыннан тизрәк йолып алсын — күңелгә редактор салган шик-шөбһәләрне тизрәк юкка чыгарсын иде!
* * *
Алда нинди авырлыклар көтеп торганын Әминә ул чакта күз алдына да китерми иде әле.
Иң ачысы — Әмирнең үлем хәленә төшүе... Янында утырсаң, җиңелрәк буласы иде дә бит... Әмма кем рөхсәт итсен аңа?
Тикшерүче Әминәнең эшенә шылтыратып, тагын үзенә чакырды. Иртәгә иртән килсәң дә ярый, дигән иде дә, тик кичне-төнне ничек үткәрәсең? Әмирнең хәле ничек икән? Мансур Хуҗиевич беләдер, билгеле...
Таныш бүлмәнең бусагасын атлап керүгә, Әминә, исәнләшергә онытып, тикшерүченең йөзенә текәлде.
— Нуриев аңына килдеме?
Мансур Хуҗиевич каш астыннан кистереп карап алды да, тыныч кына:
— Исәнмесез, узыгыз, — диде. — Нуриевның хәлен белешергә өлгермәдек әле бүген.
Ничек инде шуны да белешеп тормаска! Эчендә җаны бармы бу адәмнең?!
— Сез артык борчылмагыз, — диде тикшерүче аның тынсыз калганын күреп. — Ул-бу булса, шундук үзләре хәбәр итәрләр иде. Хатыны кайткан, янында утыра, диделәр.
Анысы яхшы икән. Тик нигә соң аның урынында Әминә түгел? Авыр хәлгә тарыган алтынсу тәнле егет янында ул булырга тиеш иде бит!
— Утырыгыз, — диде тикшерүче. — Сезнең бер иҗат җимешегез турында фикер алышасы килә иде.
Ул өстәл тартмасыннан журнал чыгарды. «Совет гаиләсе»нең җиде ел элек чыккан саны иде бу. Соргылт кәгазьдә басылган, чөнки агын, сыйфатлысын бирмиләр; тышы да юка, күрексез, тиз таушала торган. Тикшерүченең каты тырнаклы юан бармакларында ул бигрәк тә чәрексез булып тоелды. Ни тапкан анда бу абзый?
— «Котлы булсын туегыз!» дигән мәкаләгезне, хатын белән янәшә утырып, тагын бер тапкыр укып чыктык әле, — диде ул журналны ачып. — Туйларын
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
38
шушылай итеп уздырган парлар нинди бәхетле, дип кызыгып куйдык. Кызганыч, без яшь чакта мондый матур киңәш бирүче булмады. Туебыз бик гади үткән икән. Шуңа уфтандык. «Кешенең өч туе була, дип язылган менә монда, — дип, журналны ачып, башын иеп укый башлады ул. — Бәби туе, никах туе, вафатыннан соң җеназасы. Шуның икесендә без үзебез катнаша алмыйбыз. Фәкать никах туенда гына без — түр башында. Оныкларыңа мактанып сөйләрлек итеп үткәрергә кирәк аны! Сүз акчаны күп түгү турында түгел, бәйрәмне ямьле, күңелле, рәхәт итеп оештыру турында бара. Барлык кунаклар сагынып сөйләрлек булсын!» — Шунда ул башын күтәреп, Әминәгә текәлде. — Йөз меңләгән кешегә шушындый матур киңәшләр биргән кеше үзенен туен гаҗәп матур уздыргандыр инде, дип уйладык. Кимен куймагансыздыр шәт.
— Ничек үткәрсәк тә, бу безнен шәхси эшебез. Тикшерүчеләр казынырлык гаеп-кыек булмады.
— Гаебе юктыр да, бәлки, ә менә кыегы бар кебек тоела мина. Сез гомумән туй ясамагансыз икән. Бу гаҗәп бит! Эшегездә дә котламаганнар хәтта. Чөнки өйләнешкәнегезне белми дә калганнар. Ә ник сез авылга барып язылыштыгыз?
— Ирем ашыктырды. Шәһәрдә бер ай көтәргә кирәк бит.
— Менә монда... — Тикшерүче бармагы белән журнал битенә төрткәләде,
— бу эштә бер дә ашыгырга кушмагансыз бит. Башта үзара килешергә, аннары кодалар җибәрергә, аннан сон ярәшергә, туй хәстәрен алдан күрергә... Нишләп сон үзегез ул хәтле кабаландыгыз?
— Иремә... Безгә фатир алырга кирәк иде.
— Нуриев шулай кинәш иттеме әллә?
— Анын ни катышы бар?
— Нәкъ шул чорда сез анын белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә булгансыз. Өйләнешәсез дигән хәбәрләр йөргән.
— Юк сүз! Кара гайбәт. Безнен хакта ниләр генә сөйләмиләр! Әнә, авылларда җырчы Нургата Мусиннан, Әминә Мусина синен хатынынмы, дип сорыйлар икән.
— Сез аннан, Нуриевтан дим, бала да төшермәдегезме?
Тикшерүче монысын читкә борылып әйтте. Әнгәмәдәшенен коелып төшкәнен күрмәмешкә сабышты.
Әмма Әминә үзен тиз кулга алды, тураеп утырды, дәшмәде. Тикшерүче көрсенеп куйды.
— Фактлардан чыгып караганда, ул чакта Нуриев белән сезнен аралар кинәт өзелгән. Нәм яхшылык белән дә түгел. Ашык-пошык башка берәүгә кияүгә чыгуыгыз да шуны дәлилли. Әмма, күренеп тора, Нуриев бүген дә сезнен өчен чит түгел. Бик якын ул күнелегезгә. Димәк, анын сезнен тәрәзә төбенә килүе очраклы түгел. Бүтән районда яши бит ул.
— Наман бер сүз... Бүтән фаразыгыз юкмыни сон сезнен?
— Бүтән фаразлар турында без башка кешеләр белән сөйләшербез... Нәкъ шул кичне сез өйдә ялгыз булгансыз, — дип дәвам итте тикшерүче.
— Акылга сыярлык итеп анлатырга кирәк бит моны.
...Чыннан да, шәһәрнен күпчелек эшче халкы яши торган ягына, Казансу артына ничек килеп чыкты икән сон ул? Кем, ник, ни гаебе өчен аны кыйнап имгәткән дә нәкъ менә Әминәнен тәрәзәсе төбенә китереп ташлаган? Депутатларга фатирны үзәктән бирәләр. Урамнан читтә, үр битендә биегәеп, яшеллеккә төренеп, тәрәзәләре белән балкып утырган ак йортны автобус тәрәзәсеннән генә күреп узасын.
— Сезнен яннан чыгып егылгандыр, бәлки?
Тикшерүченен бу соравы тиз генә анга барып җитмәде. Бу ни дигән сүз?
— Сез, аны мин кыйнаган, дип шикләнәсезме әллә? Кешелектән чыгарып изгән дә, өстерәп алып чыгып, йортнын каршы ягына илтеп ташлаган, дип?
— Кыйнавын ук булдыра алмагансыздыр анысы. Ә менә башкасы... Әйтик, берәр хикмәтле эчемлек белән сыйлау мәсьәләсенә килгәндә...
Әминә урыныннан сикереп торып, өстәл аша тикшерүчегә таба иелде.
— Агулаганнармы әллә?
КӨМЕШ БИЛБАУ
39
— Көчле үк түгел диләр. Әмма каныннан сәер матдәләр табылган. Әйтүләренә караганда, кайчакта им-томчы, сихерчеләр шундыйрак нәрсәләрне сөйдергеч дип эчерәләр икән. Газета-журналларда да язгалыйлар бит, бәлки, үзегез дә анын ише белән шөгыльләнүчеләрне беләсездер.
— Ник кирәк алар мина?
— Мөнәсәбәтләр болай буталган чакта төрлесен кирәксенәләр. Им- томчылар, сихерчеләр тик утырмый. Ишек төпләреннән чират өзелми... Килгәннәрнен һәммәсе дә шыр дивана түгелдер. Сез дә кызыксынсагыз, анын ни гаҗәбе бар?
Әминә телен йоткандай булды. Ни дигән сүз бу? Ничек инде анын хакында, сихерче-багучы ише шарлатаннар, кеше башын бутап акча җыючылар белән аралаша дип уйларга мөмкин? Каршысында кем утырганын чамаламыймы әллә бу абзый? Ир хатыны утыра анын каршысында! Шунын өстенә җитди эш кешесе! Сөяркә артыннан чабып, сөйдергечләр эчерә торганмыни?
— Язганнарыгызда андый хорафатлар күзгә чалынганы юк-югын, — диде Мансур Хуҗиевич. — Сез Нуриевнын кемнәр белән аралашканын яхшы беләсез. Шундыйрак эшкә сәләтле берәрсе исегезгә төшмәсме?
Бу сорау бераз анга китерде. Хәтердә берәүнен йөзе-кыяфәте түгел
— һич юк! — тавышы янарды: «Депутатлыкка кандидат Әмир Солтанович Нуриевнын ышанычлысы Хөснуллина тынлый! Гозерегезне кычкырыбрак әйтегез!» Нинди дәртле, хәтта куанычлы янгыраган иде бу нечкә тавыш! Әминәнен күз алдында яшен камчысы булып уйнаган иде! Әйе, сизгер күнел тавыш иясенен нилектән шулай очынганын шундук тоеп алган иде. Әмма ул чакта акыл моны сыйдырырга теләмәде.
Ул кызнын эчендә ниләр кайнаганын белеп булмады. Гәрчә менә ничә ел инде еш кына нәшрият бинасында йөзгә-йөз очрашалар.
Илзирә Хөснуллина Багыш район газетасында университет тәмамлаганнан сон беренче елын эшли торган булган икән. Сайлаулар унышлы узганнан сон, аны Казанга тартып китерделәр, «Социалистик Татарстан» газетасынын хатлар бүлегенә кертеп утырттылар. Анда-санда шигырьләре басылып чыга башлады. Нечкә күнелледер, күрәсен. Кыяфәтен күргәч, күнел тынычланып киткән иде: Әмир кызыгырлык түгел. Арык гәүдәле, төссез чырайлы, юка борынлы, сыек көлсу чәчле. Алай да... Ирләрне кем анлап бетергән?! «Нуриев аны якын итә, яклый, фатир бирдертте», — дигән сүзләр юкка гына таралмагандыр, бәлки?
Чыннан да, утырган урыны җылынып өлгермәде, куышлы булды
— кешедән бушаганны булса да, үзәктән бер бүлмәле фатир бирделәр. Тик менә чынлап оя кора алмады, яше бара, ә һаман ялгыз, сазаган кыз чутында.
Ә бәлки, гел генә ялгыз утырмыйдыр... Килеп-китеп йөрүчесе бардыр... Төп эш урыны исә әле дә шунда — инде берничә ел исеме «Ватаным Татарстан»га алыштырылган газетада.
Бу уйлар Әминәнен башыннан яшен тизлеге белән яктырып узды. Әмма мондый шикләренне тикшерүчегә ачып салсан, үзен кара эчле, үч алучан хатынга әвереләчәксен.
— Белер-белмәс килеш андый явызлыкны кемгә сылтамак кирәк, — диде ул карашын читкә төбәп.
Мансур Хуҗиевич ана тагын кистереп карап куйды. Сүзне озайтуда мәгънә юклыгын анлады, тирән итеп сулыш алды да:
— Нәрсәдер исегезгә төшсә яисә ишетсәгез, мина шылтыратыгыз, — диде. — Җинаятьнен ачылуын, гаеплеләрнен җәзага тартылуын телисездер, дип беләм.
* * *
Әйе, туе тыйнак булды Әминәнен. Ләкин үзе шулай теләгәннән түгел.
Әмир белән кавышсалармы! Аларнын бәхетенә меннәр кызыгыр, сокланыр иде!
Ә бит моңа өмет зур, алай гына да түгел, бернинди шик юк иде. Егет сәяхәттән кайткач, очрашуга ничек атлыгып килгән иде анын янына! Хәзер дә күз алдына
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
40
килгәндә, тәннәр кайнарлана...
— Әминә! Йоклап ятасын инде әллә? Тор тизрәк? Сиңа килгәннәр анда!
Кая ул йоклау, күзләре шар ачык Әминәнең. Тәрәзәне нидер тырнаганын баядан бирле ишетеп ята. Кем икәнен дә сизенә. Йөрәге леп-леп тибә. Сулышы кайнарланып, иреннәрен өтә. Тик ышанып та бетә алмый. Ә бәлки, җил чыккандыр да тәрәзә турында биегәеп үскән каен тармакларын пыялага бәргәлидер... Аларның бүлмәсе тулай торакның икенче катында, йөргән кызын сагынып килгән егет үрелсә дә чиртә алмый. Каен ботагын тибрәлдереп тырнатадыр
Әминә түгәрәк чырайлы, тынгысыз холыклы чуаш кызы Шураның төн карасында караватыннан кузгалганын, тәрәзәне ачканын күреп ятты. Аның Павлушасы кайчакта шулай итә — тәрәзәне тырный. Менә Шура тәрәзәдән аска үрелде, аннан ишетелгән тонык тавыш колакка килеп иреште.
— Әминәне чакыр!
Ул туп кебек сикереп торып, тәрәзәгә атылды.
Каен белән янәшә, багана башыннан төшкән яктылык түгәрәгендә Әмир басып тора. Кулларын баш очына күтәреп җилпи. Сагынып кайткан, ашыгып килгән!
Бу кофтаның җиңе нишләп буталган соң әле? Итәкнең сәдәфе кая киткән? Ә-ә, тискәре ягы белән киелгән икән. Босоножканың каптырмасы ватылган икән бит...
Баскычтан төшүгә ул җанашының кочагына керде, бөтен тәне белән аңа беректе.
— Сагындырдың, гаҗиз иттең! Бер минут түзәр хәлем калмады! — диде аны суырып үпкәч, сулышына кабып Әмир.
— Тагы да бераз килми торсаң, янып көл була идем...
— Әйдә! — дип, аның кулын каты кысып, урам якка атлады Әмир.
Кая дип сорамады Әминә. Почмактан борылып, олы урам буйлап киттеләр.
— Җәяү генә барасы... Базар артына гына...
Җир асты юлы белән Декабристлар урамын аркылы кичеп, «Мәскәү базары»ның корылмалары янына чыктылар. Көндезләрен бу тирәне халык сарган була, хәзер исә аулак, лампочкалар да биредә сүрәнрәк яна кебек. Арырак узгач, уңга борылып, биш катлы ак кирпеч йортның ишегенә юнәлделәр. Әмир кызның кулын ычкындырмыйча, баскычтан өскә әйдәде. Сагаеп, тавышланмаска тырышып, сандалилары белән йомшак басып атлый иде ул. Бишенче катка җиткәч, ямьсез көрәнгә буялган ишек каршында туктады, кесәсеннән ачкыч чыгарды, тик тиз генә ача алмады, бу йозакка кулы күнекмәгәне сизелде.
Кем фатиры икән?
Менә ниһаять ул җиңел сулап куйды, ачкычның борылганы ишетелде, ишек җиңелчә чинап ачылды. Әмир кызны кулыннан тотып эчкә атлады. Сандалиларын шапылдатып сыдырып төшерде дә, утны яндырып та тормыйча, Әминәне күтәреп, каршыдагы бүлмәнең ачык ишегеннән алып кереп китте. Пәрдәсе корылмаган тәрәзәдән төшкән сүрән яктылыкта бүлмә уртасындагы түгәрәк өстәл, аның артында диван шәйләнде.
Әминә нидер сорарга авызын ачкан иде:
— Дәшмә, — диде Әмир каударланып. — Аннары... Аннары..
Һәм өстәлне әйләнеп узып, кызны диванга салды да иреннәренә беректе. Аның бөтен тәне уттай яна иде. Сулышынан бөркелгән ялкын телгә килгән сорауларны эретте, уйларны бутады.
...Бу юлы Әминәнен кичергәннәре элеккесеннән аермалы, башкачарак булды. Ул үзеннән бигрәк парына ләззәт биргәнгә куанудан рәхәтлек тойды. Аннары сөйгәненен әкренләп сулышы тигезләнгәнен, йөрәгенен тырпылдавы тынычланганын тоеп кымшанмый ятты. Сонгы вакытта җанны талкыган борчулар һәммәсе юкка чыккан, дөнья түгәрәк иде. Менә бит, ул кайтты да бер селтәнүдә күнел күген каплаган кара болытларны таратты да ташлады.
Әминә борылып бармаклары белән анын күкрәген сыйпады.
— Әниен сине тугач та алтын суында коендырганмы әллә? Тәненә алтын сарган. Дөньянын бар нуры синдә икән... Синсез көннәр якты түгел, төннәр йолдызлы түгел.
КӨМЕШ БИЛБАУ
41
Нәммәсе бертөсле эчпошыргыч соры.
— Ә мин сине елга буенда, йолдызлар астында монаеп торганда күп тапкырлар күз алдыма аермачык итеп китердем. Менә шушы хәлендә, бернинди чүпрәккә төрелмәгән килеш... Чишендереп... Элегрәк, үртәп көлгән чакларында мин, тәне керпе кебек энәле микән әллә монын, дип уйлый идем. Ә син чын кытай ефәгенә төренгәнсенмени, шундый нәфис, назлап туймаслык... Әниен ин элек ефәккә биләп, бал каптыргандыр, иреннәрен шуна татлыдыр. Гомер буе шулай булсын, яме?
— Ничек булсын?
— Ефәген, балын минем өчен генә. Энәләрен, телендәге керәнен ятларга. Вәгъдә бир мина!
— Вәгъдә бирәм: тырнамам, чәнчемәм!
— Кара аны, сүзендә тора торган бул!.. Күчтәнәчем бар бит әле минем. Хәзер, утны гына кабызам да...
Ул торды, өстәлне әйләнеп узып, ишек тарафына атлады, анда кабызгычны тиз генә таба алмыйча, шактый капшанды. Ниһаять, түшәмдәге өч ак шарлы, арзанлы яктырткычта лампалар кабынып, күзләрне чагылдырды.
— Менә монда...
Әмир алгы бүлмәдән кара дипломатын алып кереп, биген шартлатып ачты. Әминә көлеп куйды:
— Көймәдә дә портфель тотып йөздегезме әллә?
— Ансыз булмый. Авыл җирендә кирәкне табу мен бәла. Райкомга керергә, үзеннен кемлегенне әйтеп кенә түгел, күрсәтеп сөйләшергә туры килә.
Чыннан да авыл кибетләрендә балык консервысы белән каткан печеньедан гайре азык-төлек тормый шул. Ипине дә иртәнге якта гына китерәләр, халык аны чиратка басып көтеп тора һәм эһ дигәнче алып та бетерә.
— Дипломатын булмаса, ачка үләр идегезме?
— Ыкта балык җитәрлек, үлүен үлмәс идек. Әмма иписез тамак туймый. Әгәр мин әлсерәп, телемне салындырып кайтсам, ни дияр иден? — дип шаян елмаеп карады ул.
— Син мина нинди хәлдә дә тансык.
— Синен янда дәртле, хәлле буласым килә минем... Бу дипломат шәп хезмәт итте безгә. Аны күргәч, район хуҗаларынын ихтирамы арта, сый- нигъмәтне яр буена машина белән китереп бушаталар.
Шулай сөйләнә-сөйләнә, Әмир дипломатнын елтыр ак биген шартлатып ачып, таушалган гәзит төргәге чыгарды.
Ә анда... карлыган икән.
— Ык күчтәнәче бу.
Әминә эре кара тәлгәшне алып иреннәренә китерде. Йа Хода, карлыган да шушы хәтле татлы булыр икән! Бу кадәр дә рәхәт итеп тәнгә сенәр икән. Ниләр генә кабып, суырып карамады Әминә сонгы көннәрдә: тозлы кыяр, лимон, шифалы су, аскорбин кислотасы... Берни ярдәм итми иде. Баксан, Әмирнен сулыш өрүе хәл кертте, күчтәнәче тамакнын уйнаклавын шундук оныттырды. Карлыган базар тулы, алырга ничек башка килмәде икән? Хәер, анын да әллә кем бакчаларында түгел, нәкъ менә Ык ярында үскәне, Әмир кулы белән өзеп алынганы гына шифа бирә торгандыр шул.
Сөйгәненә ни кирәген каян белгән, диген!...
Ә бәлки, ул Әминәнен ни хәлдә калганын сизгәндер инде?
— Әмир, мин сина... әйтмәкче идем...
— Әйт чын дөресен! Өзелеп сөям диген, синнән башка берәүгә дә борылып карамам, диген. Гел янында булырмын, диген.
— Юк әле, мин башка турында...
— Әйдә, башкасын бүтән вакытка калдырып торыйк. Минем дә сина сөйлисе сүзләрем бик күп. Нинди генә урыннарда йөрмәдек тә, нинди генә гүзәллекләр күрмәдек. Менә фотоларын ясармын да, күрсәтә-күрсәтә сөйләрмен. Әллә кайларга барып та йөрисе юк, үз җиребездә ачылмаган серләр шулхәтле күп икән. Киләсе елда
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
42
без синен белән икәүдән-икәү генә сәяхәт итеп кайтырбыз әле. Мин сина могҗизалы җиһан бүләк итәрмен. Син анда хуҗа, ханбикә булырсын. Ә мин синен тугрылыклы вәзирен...
Әмма Әминә анын сүзләреннән алай ук очынып, кабынып китмәде. Әйтер сүзе теленә уралган, ычкындыру бик авыр иде.
— Мин бүгеннән ялда бит, — диде ул.
— Отпускын бетмәгән идемени әле? Сездә ничә көн сон ул?
— Чираттагысы бетте... Мин үз хисабыма ял сорап гариза яздым.
— Әллә тагын путевка алып берәр кая китмәкчеме? Юк инде! Минем рөхсәттән башка ике аягыннын берсен дә атламыйсын. Фәкать мин кул куеп, пичәтемне баскач кына. Алга таба да гел үзенчә генә яшәмәкчеме әллә? Телисен — эштән китәсен, телисен —әллә кайларга барасын! Юк инде, моннан ары андый башбаштаклыкка юл куелмас!
Бу сүзләренен кыз күнеленә нинди шифалы дәва икәнен белә идеме сон ул?
Әминә үрелеп анын муенына сарылды, Ык сыеннан каралган иреннәре белән күзләрен үпте.
— Әйт кенә. Бер сүзеннән дә чыкмам... Бөтенесе синенчә булыр!
— Мина әйтеп тә тормыйча, нинди ял ул тагын?
— Редактор мәҗбүр итте...
— Ничек мәҗбүр итә ала ул сине?
— Журналнын абруен төшерәсен, ди.
— Нәрсә ди?!
— Сине яраткан өчен гаепли.
— Ана минем хакта сөйләденме әллә?.. Шулхәтле дә ачык авыз булырсын икән!
— Нишләп сөйлим... Теге чакта аэропортта Казаннан барган кемдер синен игъланынны ишетеп калган.
— Шуна бәйләнәме? Телен тыйдыру чарасын табармын мин анын!
Алтмыштан узган карчык эш урыны өчен тетрәп тора, кем беләндер араны бозу һич кенә дә анын файдасына түгел иде, билгеле.
Әминәнен күнелен тагын бер куаныч дулкыны назлап узды.
— Анысын ул мина болай гына әйтте. Башкага бәйләнә.
— Монарчы гел мактап тора иде бит әле. Бездә бик яхшы журналистлар эшли, ди, ин беренче итеп сине телгә ала. Ниен ярамый башлаган?
— Кыяфәтем...
— Күпләр редакциягә сине бер күрер өчен киләдер әле, ул карчыкка карар өчен түгелдер. Шулаймы?
— Һич туктамый күңелем болгана. Янымда банка йөртергә туры килә хәтта. Ә редакциягә килгән кеше хәл-әхвәлен сөйләп, озаклап утыручан. Күрергә — күзе бар, уйларга — башы...
— Ни булды? Ник турысын әйтмисең?
— Мин авырлы, Әмир... Һәм миндә бик көчле беренчел токсикоз...
Бу сүзләрнең мәгънәсе егетнең аңына тиз генә барып җитмәде кебек. Ул диваннан торып басты, саташудан айнырга теләгәндәй, башын селкеде.
— Нәрсә?... Кай арада?... Мин синең беренчең ләбаса... — дип буталып сөйләнде.
— Ай ярым үтте бит инде... Ә бу хәлнең башланганына бер атна...
Әмир ишек яныннан әйләнеп килде. Чуалган фикерен бер эзгә сала алмый азапланганы күренеп тора иде.
— Бигрәк хатын-кыз икәнсең... Сөйләсәң адәм ышанмас. Бер орынуга шундый хәл... Назлар бигрәк тиз сеңә икән үзеңә.
Әминә аннан карашын алып, ниһаять бүлмәне күздән кичерде. Төп җиһаз бер як стена буйлап тоташтан тезелгән коңгырт төстәге шкафлардан гыйбарәт иде. Кырыйдагысы ябык — кием-салым өчен, уртадагысының пыяла ишекләре артындагы киштәләрдә китаплар, чынаяклар, бәллүр бокаллар. Өй пөхтә итеп җыештырылган, уртадагы өстәлдә чигүле ашъяулык. Буйдак куышы түгел иде бу, уңган хатын-кыз
КӨМЕШ БИЛБАУ
43
кулы ярылып ята. Фатир бер бүлмәле, карават урынына җәелмәле диван. Димәк, алар әле генә чит-ят парның ятагында сөештеләр... Кемнәр алар, кайсы бәхетле парның куышы бу?.. Сорау бәгырьне боз кыйпылчыгы булып тырнады...
Егетнең исә гаме башкада иде.
— Ничек инде ул алай... Үсмер кыз түгел... Журналыгыз хатын-кызларны һәммәсенә өйрәтә. Табибларның мәкаләләрен басып чыгарасыз. Саклану чаралары турында язасыз. Ә үзең соң шундый ваемсызмы? Башка сыярлык түгел бит бу!
— Синең белән очрашуны алдан планлаштырып куймадым ла мин! Андый чараның кирәк булганы да юк иде.
Әмир дәшмәде. Башын иеп, бүлмә эчендә йөренде. Бу хәлендә ул читлеккә эләккән җанварны хәтерләтте. Әминә гаепле кешедәй сагаеп аның сүзен көтте. Менә ниһаять, ул туктады, бер адым ара калдырып:
— Редакторыңа әйт, сине аерым утыртсын! —— диде.
— Безнең ике генә бүлмә бит, белеп торасың.
— Тагын бер бүлмәгез бар бит әле!
— Рәссам бүлмәсен әйтәсеңме ? Аның яныннан кеше өзелми... Фотографлар, рәссамнар... Һәммәсе ир-ат... Миңа да кеше еш килә. Әхлак темасы, медицина миндә... Хатын-кызның аһ-зары гел шул тирәдә, үзең дә чамалыйсыңдыр...
— Ничек була соң әле бу? — дип әйләнгәләде Әмир. Аның бөтен кыяфәтенә
соң дәрәҗәдә пошыну бәрелеп чыккан иде. Туктале, нишләп болай бәргәләнә соң ул? Аларның сабые туачак бит! Кыз яисә ир бала! Яңа кеше дөньяга киләчәк! Бер-берсен сөйгән парның кайсы гына моңа куанмас! Ә ул ни сөйли? Ник бу рәвешле хафалана? Сөенәсе урынга! Әминәнең дә бәгыренә төшкән боз кыйпылчыгы да эреп бетәсе урынга зурая, катылана шикелле ..................................................................
— Балагыз тугач, фатир бирүне ашыктырачакмын, дип вәгъдә итә Әлфия Зарифовна. Өч кешелек гаиләгә ике бүлмәлене сорарга була...
Фатирлар акчага сатылмый, партиянең өлкә комитеты, район комитетлары фатихасы белән бушлай өләшенә. Түләүсез бирелә торган әйбергә, бигрәк тә шундый зур милеккә, чиратның озын булуы табигый, күпләр утызар ел көтә. Бу шартларда җитәкченең мондый вәгъдәсен бәяләп бетермәслек яхшылык дип кабул итәргә кирәк иде.
Әмма егетнен йөзе ачылмады.
— Фатирдан эш тормас анысы, — диде ул. — Мин үзем дә чиратта. Әйдә, бераз капкалап алыйк, ач карынга башны эшләтеп булмый. Минем дипломатнын төбенә төшмәдек бит әле.
Аш бүлмәсе кысан, чит йортта әйбер-кара кулга ипсез тоелды. Газ кабызырга шырпы табылмый интектерде.
Дипломат төбеннән балык, колбаса телемнәре, ярты булка чыкты. Аларны күргәч, Әминәнен тамагы янә уйнаклый башлады.
Әмир, ипи белән колбасаны тәмләп кабып чәй эчәргә кереште.
— Ни карап утырасын? Аша! Ач кешенен ачуы яман. Иә тирги башларсын мине.
— Ә ни өчен?
— Редакторын мина каршы котырта икән бит. Китереп кыскан тәмам. Алай өстенә бастырып торма. Егет кеше бит син! Күргән-белгәннәрнен һәммәсе шулай ди синен хакта. Баскан җире убылса да, авызын ямьшәйтеп елап ята торган түгел, диләр.
— Комплиментмы инде бу?
— Мисаллары җитәрлек! Мине генә дә күпме кәкре каенга терәден, ничәмә-ничә тапкыр авыз ерып көлден! Шушы авызын белән!
Әмир урыныннан торды да үбәргә үрелде.
— Шулхәтле баллы иреннәрдән каһкаһәле көлүнен ачысы ничек чәчри алды икән? Бәгырьне ачыттыра торганы! Кара аны, бәбигә балынны гына сал, керәненнен тамчысын да бирмә! Ачы телле кыз алып кайта күрмә тагын!
Әминәнен күнеле яктырып киткәндәй булды.
— Ә малай булса?
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
44
— Егет кеше төче булмас, ана бераз керән кушу зыян итмәс. Минем өчен син җырдагы шикелле: « Нигә, нигә,, синен шаян күзләр,, күзләремә болай багалар?.. Кайчак күзләреннән көчләр алып, биеклеккә таба ашам мин, ә кайчакта башым түбән иеп, әй Әминәм, синнән качам мин»... Искитәрлек хәл бит бу! Бер очрашып сөешкәннән малай булсын әле! Димәк, алда безне зур үзгәрешләр көтә. Нәммәсе берьюлы туры килә икән.
— Нәрсә ул тагын? — дип сорады Әминә аны анламыйча.
— Көзгә РСФСРнын югары советына сайлаулар була. Мине шунда тәкъдим итәргә дигән фикер бар. Без анда, су өстендә ишкәк уйнатып кына утырмадык. Чуртанга кармак салып, яр буенда гына да ятмадык. Кирәкле кешеләр белән очраштык. Алдагыга карадык. Хәзер юллар ачыла. Җәмгыятьнен баскычын әйләндереп куюлары ихтимал. Өстәгеләр коелыр, астагылар баш өстенә менеп утырыр. Мондый мөмкинлек булса да йөз елга бер була торгандыр! Моментны ычкындырмаска кирәк. Минем түбәндә калуымны теләмисендер бит? Әгәр дә сөюләрен чынлап икән, теләктәш бул! Ярдәм ит!
Ул, урыныннан торып, Әминәнен каршына тезләнде, биленнән кочып, башын артка ташлап, очкынлы күзләре белән ана текәлде.
— Ничек ярдәм итә алам сон мин? — дип сорады Әминә сагаеп.
— Безгә шәхси тормыш мәсьәләләрен хәл итүне кичектереп торырга туры килмәгәе. Бераз сабыр итәргә. Серне ике арада сакларга. Монда берничә ай турында гына сүз бара бит. Сайлаулар ноябрьдә. Сина өметем бик зур иде. Авылларда сине беләләр. Чөнки журналыгызны өйдән-өйгә йөртеп укыйлар, төпләмәләр ясап куйганнар. Аннары... хатыннарнын күбесе йөккә узганын сиздерми бит... Декрет ялы җиде айдан гына бирелә, шунарчы эшләп йөриләр. Син, үз хисабына ял алып, сайлау кампаниясе чорында минем «ышанычлым» булырсын, дип өметләнгән идем.
— Ә хатынын булсам, ышанычлын итә алмыйсынмы?
Әмирнен йөзе үзгәреп китте.
— Андыйны күргәнен бармы синен? Ышанычлы дигән кеше, ул бит алдан йөри, кандидатны мактый, күтәрә! Хатыны итәгенә тагылып йөргән адәмне кем хөрмәт итсен, кем аны яклап тавыш бирсен? Анла, мондый эштә бөтен көчне куйсан гына унышка ирешеп булачак. Башкаларны әйтмим дә инде, Татар иҗтимагый үзәгеннән дә һәркайда үз кешеләрен үткәрмәкчеләр. Бигрәк тә авылларда. Алар белән узышырга туры килмәгәе. Мин дә авыл малае, шәһәрдән сайлана алмыйм, үзен беләсен. Бу хәленне белеп алсалар, мине салып таптаячаклар. Син шуны телисенме?
— Минем ни катышым булсын? Кандидатларнын күбесе гаиләле ләбаса.
— Алар әллә кайчан өйләнгән! Сайлау чорында бер ахмак та туйлап йөрми. Аннары, безнен мөнәсәбәтләрне һәммәсе кул чабып хуплар, дип тә булмый бит әле. Монда һәр сүзенне үлчәп сөйләргә, һәр адымынны уйлап атларга кирәк. Чөнки менләгән кеше күзәтеп тора!
Шунда Әминәнен хәтеренә келт итеп Әлфия Зарифовнанын сүзләре янарды: «Зур өметләр баглый алмас идем...» Арада монарчы телгә алынмаган берәүнен шәүләсе калыккандай булды: Луиза! Багыш районынын хакимият башлыгы Шәйхразиевнын кызы! Бу гаиләнен хәтерен калдырудан алла сакласын!
— Британия королевасынын улы сөйгән яры хакына тәхеттән ваз кичкән әнә... — диде Әминә.
— Син дә мине киләчәгемнән ваз кичтермәкчеме әллә? Хатын итәге астында көн итәр, дип уйламыйсындыр бит? Шундый язмыш юрыйсынмы син мина? Анла: минем язмышым гына түгел, икебезнен генә дә түгел, өчебезнен киләчәге синен кулда хәзер. Ике-өч ай вакыт турында гына сүз бара бит. Шул чор эчендә сер саклап булмыймыни? Йә күтәрәсен, йә бетерәсен мине... Үзенне дә. Нинди көчләр тамар синен керфек очларыннан, Әминәкәй!?..
Ул учлары белән башын кысты.
— Исләремнән гел чыкмадын, — диде сыкранып. — Төрлесен уйладым, мондые башыма да килмәгән иде...
КӨМЕШ БИЛБАУ
45
Әминә урыныннан торып, мангаен анын күкрәгенә терәде.
— Ничек сина зыян салыйм, ди? Син зур кеше булырга тиеш! Бар көчемне куярмын... Ни әйтсән шуны эшләрмен...
— Чынлапмы? Вәгъдәме?...
Әмирнен күзләре өмет, рәхмәт, очынып сөю хисләреннән балкып яктырган иде.
— Беләсенме, син кем?... Клеопатра! Борынгы Мисыр патшалыгынын сонгы фиргавене!
— Клеопатранын сурәтләре күп, һәммәсе төрле-төрле, минем төслесе юк бит!
— Ә ник алар күп төрле?
— Үзен күреп белмәгән кешеләр ясагангадыр.
— Нәркем аны үзенчә күргән. Әмма һәммәсе бер иш хисләнгән. «Патшабикә Клеопатра килеп керүгә, һәммә хөкемдарлар сикереп торды», — дип язган бер бөек каләм иясе... Дәрт кузгата торган булган ул! Тәкатьсез иткән! Син Клеопатра, мин синен Антониен!
Ахыры киләсе санда