Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАРГА КҮЗЕН КАРГА ЧУКЫМЫЙ

170 ел элек Ф. М. Достоевский Рәсәйдәге теләсә нинди реформа түрәләр санын арттыру белән генә төгәлләнәчәк, дип язган иде. Аның сүзләре хак булып чыкты, ләкин ул да бүгенге кадәресен алдан күрәзәли алмагандыр. Соңгы егерме ел эчендә Яңа Рәсәйдә чиновниклар саны, СССРдагы белән чагыштырып караганда, өч тапкыр артты. Өч тапкыр! Бу әле унбиш союздаш республиканың СССР составыннан аерылып чыгуын исәпкә алган хәлдә. Елга ике тапкыр балалап, 10-15әр бала китерүче дуңгызлар да, дөньяны басып алган күселәр ыруы да бу кадәр үрчем бирергә сәләтле түгел. Хәер, безнең халык коточкыч югары эш хакы алып эшләгән һәм һәртөрле бонусларга ия булган бу күселәр өеренә дә түзәр иде. Шоферлары белән бер комплектта кулланылучы, чиновникның үзен генә түгел, ә аның гаиләсен дә көне-төне йөртеп торучы махсус автомобильләр, гади кешеләргә керергә ярамый торган махсус ашханәләрдәге махсус әбәтләр — боларын без, гади халык, шактый авыр күзаллыйбыз инде. Сүз уңаеннан: әлеге дә баягы ашханәләр ашханә дип атала гына, чынында исә алар чып-чын рестораннарны хәтерләтә. Әмма югары катлам вәкилләре өчен шунысы белән уңайлы алар — монда 100 сумга тулы әбәт (салаттан башлап, десерт, чәй-кофены да исәпкә алып) ашарга мөмкин. Без, гап- гади Рәсәй халкы, Мәскәү кофейняларында гадәти кофены 160-250 сумга алып эчкәндә, монда — 100 сумга менә дигән тулы әбәт! Шуннан соң хакимиятнең «чиновник» категориясенә кергән сөекле ул-кызларына мөнәсәбәтен аңлатып торырга кирәк түгелдер инде, шәт?! Ә инде «халыкка хезмәт итүче»ләр өеренә отпусклар һәм отпускнойларның аерым бер исәп белән түләнүен, махсус пенсияләренең нинди нульләрдән торуын да сөйли башласаң, алар хезмәт иткән мескен халыкка инфракт булуы ихтимал.
Күптән түгел генә үземә тагын бер ачыш ясадым, сезнең белән дә бүлешми кала алмыйм. Йөзләгән профессия вәкилләре, меңләгән оешмаларның профсоюзлары юк. Рәсәйдәге барлык төзү объектлары да колбиләүчелек чорындагы кебек эшли. Мондагы эшче көчләрнең хокукларын яклау, гомумән, каралмаган. Бездә ул профсоюзлар, иманым камил, әле ун елдан соң да булмаячак, юкса нәкъ менә алар хокукый дәүләтнең төп күрсәткече булып тора бит! Ә менә Рәсәйнең югары дәүләт структураларында эшләүчеләр өчен профсоюзлар каралган. Һәм бу профсоюзлар түрәләрнең, аларның хатыннарының һәм балаларының җаннары ни тели, шуны юнәтә ала: иң шәп лагерьларда ял итүне дә, диңгезгә сәяхәтне дә, кышын балакайларны Аурупада ял иттереп кайтуны да. Түрәләрне аңгыра дип уйлаучылар бик нык ялгыша, безгә — гади халыкка да алардан үрнәк аласы иде бу эштә!
Әмма халыкның алга таба да үз җилкәсендә бу йөкне йөртергә теләмәвенең сәбәбе бүтән. Бу юлларны язганда, бер өер чиновникларның: «Нинди сәбәп ул тагын?» — дип үкерүен ишеткәндәй булам. Халык җилкәсеннән төшәргә теләмәсләр бит инде! Ачыктан-ачык әйтәм: без аларның элеккеге заманда яшәгән затлы ханымнарның будуарларын хәтерләткән зиннәтле кабинетларда утыруына да, гади кеше аяк басарга тиеш булмаган, иң шәп белгечләрдән генә торган шифаханә-санаторийларда
КАРГА КҮЗЕН КАРГА ЧУКЫМЫЙ
5. «К. У.» № 10 121
дәвалануына да, елына ничә кат чит илләргә ялга баруына да (тәҗрибә туплар өчен, дип атала бу аларның катлаулы телендә) түзәр идек. Иң чыгырдан чыгарганы бу түгел. Иң чыгырдан чыгарганы: әлеге ташламаларга карамастан, күбесе әле оялмыйча урлаша да! Һәм әле ничек кенә урлаша, үзенә генә түгел, ә балалары, оныкларына, аларның оныкларының оныкларына җитәрлек итеп, әллә ничә дистә елны исәптә тотып! Шива атлы алиһәгә, әллә ничә кулы була торып та, безнең чиновникларга кадәр үсәсе дә үсәсе әле! Менә ни өчен халык аларга мәңге түзмәячәк, чыбыркыдан куркып, йә, киресенчә, тәмле- татлы вәгъдәләргә алданып тагын бераз түзсә генә инде. Тик бу очракта ул үзе дә әллә ни озакка чыдамаячак. Уйлап карагыз әле: без булмасак, чиновниклар да юкка чыгачак. Эшчеләр, профсоюзлары булмаса да, барыбер киләчәк турында уйлыйлар инде, үз киләчәкләре хакында булмаса, балаларының язмышы турында. Ышандыра алам: халыкның карашында арыганлык һәм сагыш кына, моңарчы барысына да риза булып, чыдап яшәүчеләрнең дә күзләрендә куркыныч очкыннар бии. Фәкыйрьнең җуяр әйберсе аз аның.
Әгәр әлеге дә баягы әрәмтамакларның санын кыскартып булса, илнең бюджетына да җиңеллек килер, ришвәтләр дә кимер иде. Олы һәм кече бизнес та иркен сулыш алыр иде, бәлки. Юкса ришвәт алучының кем булуы да билгеле, бу хакта көн-төн телевизордан сөйләп торалар — губернатор үзе, аның урынбасарлары, шәһәр мэры, мэрның яраннары... Бу башкисәрләр өере, Саша Белый бригадасыннан да болайрак кыланып, берөзлексез үз бизнесын булдырырга омтылучыларны кысрыклыйлар, көпә-көндез акыртып талыйлар, җир сатып кесәләрен кабарталар, кыскасы, Аллаһы Тәгалә вазифаларын үз өстенә алып, барына да хуҗа булырга омтылалар. Безнең дәүләт эшлеклеләренең кыланмышларын сөйли башласаң, өч көн тоташ башка бер эш тә эшләмәскә, бары сөйләп утырырга гына кирәк. Җинаять эше ачылган меңләгән җитәкчегә берәр данә хулиган, кесә карагы, йорт талаучы да туры килми хәтта. Урлашучы, талаучылар бүген
— барысы да җитәкчеләр, асылда, «өстә» утыручы җитәкчеләр. Рәсәйдә соңгы 20 ел эчендә карак статусы бик үсте: бу статусны йөртүчеләргә депутатлар, министрлар, сенаторлар, ректорлар, генераллар, банкирлар, корпорация директорлары, баш табиблар һәм башка шундый «затлы» әфәнде-ханымнар плеядасы керә хәзер. Замана каракларына элеккеге карак исемен йөртүчеләр көнләшеп карыйлар, мондый тәвәккәллеккә һәм осталыкка өйрәнәседер әле аларга.
Егерме елдан артык милли идея эзлибез без, егерме елдан артык коррупциягә юридик аңлатма бирә алмыйбыз, шуңа чиновникларны да авызлыклый алмыйбыз. Башына тай типмәгән кем генә үзенә каршы закон язар икән?! Миңа калса, Рәсәйгә теләсә нинди милли идея, система, идарә итү ысулы килешәчәк: монархия булсынмы ул, социализммы, капитализммы, парламентаризммы, хәтта диктаторлык режимы булса да ярый. Рәсәйгә теләсә нинди партия ярап тора, чөнки алар барысы да бер төрле, максат-бурычлары да әллә ни аерылмый. Аларның төп бурычы
— хакимияткә яраклаша белү, ә төп омтылышы — сезнең белән безнең кара тиребез сеңгән ипи телемен бүлгәндә читтә калмау. Барыбыз да белгән В.С. Черномырдин әйткәнчә, нинди генә партия төзесәк тә — КПСС
килеп чыга. Рәсәйгә, минем уйлавымча, теләсә кайсы конституция дә ярый, берәрсенекен файдаланыр өчен алып торсак та була хәтта. Ул конституцияне 99,9 процент рәсәйле барыбер белми, берәрсенең кайчан да булса конституция тарафыннан яклануы шулай ук икеле. Бу кәгазьдәге конституция, димәк, 0,1 процент тәшкил итүче рәсәйле чиновникка үз мәнфәгатьләрен кайгыртыр өчен генә кирәк булып чыга. Рәсәйдәге рухи кыйммәтләрне дә, материаль кыйммәтләрне дә чиновникларның комсызлыгы, белдексезлеге, «кул кулны юа» әйтеме буенча эш йөртүе юкка чыгара. Шуңа да хакимият, йә аның тирәсендә бөтерелүчеләр арасында ничә дистә еллар буена бер үк йөзләрне күрәбез. Сирәк кенә йөзләр алышынса да, ахыр чиктә «иске йөз» урынына аның улы, кияве, туганнан- туганы, сөяркәсе килгән булып чыга.
РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВ
122
Рәсәйнең төп бәласе америкалылар да, «Әл-Каида» да, мөҗәһитләр дә, мөселман дөньясы да, яһүдләр дә, татарлар да, чеченнар да түгел. Рәсәйнең күп гасырлык иң зур бәласе—түрәләр. Хакимиятне тота белмәү, демократия һәм азатлык төшенчәләрен дөрес аңламау нәтиҗәсендә, алар бөек Рәсәй империясен җимерделәр. Чиновник-партократлар шул ук сәбәпләр аркасында СССРны таркаттылар. Бүгенге түрәләр инде яңа Рәсәйне дә һәлакәткә илтәләр. Янә таркала калса, бу илне кабат торгызу, белмим, мөмкин булыр микән: аны патша вакытында да, СССР чорында да телемләп-телемләп чиновниклар үзләренә бүлеп алып бетерде инде.
Бүген бишенче колонна яһүдләр мәкере һәм дөньякүләм яшерен көч турында сөйләп торуның кирәге юк, Рәсәйдә моннан саллырак көч бар
— түрәләр интернационалы. Ничек инде үзең утырган ботакка туктаусыз чабарга мөмкин дип аптырыйбыз. Аптырарга кирәкми, аларның чикнең теге ягында запас аэродромнары бар: чит ил банкларында бездән талап җыйган акчалары ята, чит илләрдә аларны ташпулатлар, яхталар, иң шәп уку йортларында укучы балалары көтеп тора. Лондонда гына да мондыйлар 400 меңләп, Ниццада исә — 200 мең. Болар XXII гасырга хәтле җитәрлек итеп туенган инде. Гадәттә, түрәләрнең, җинаятьчеләрнеке кебек үк, милләте юк диләр. Әмма бүген җинаятьчеләрне дә этник яктан аерып карап була, ә түрәләр — һаман интернационалда, алар без моңарчы белгән теләсә кайсы масон ложаларыннан да бердәмрәк бүген. Рәсәйдә милли идея табыла калса да, ул инде ярдәм итмәячәк. Рәсәй упкын читендә тора дип уйлаучыларның күңелен бөтенләй төшерә алам: Рәсәй упкынга убылды инде, ул хәзер иң-иң төптә. Пугачевск, Сагра, Кандопогадагы хәлләр, Мәскәүдәге даими конфликтлар шуны күрсәтә. Самолетлар дөмегә, космодромнарда ракеталар шартлый, башбаштаклык арты башбаштаклык
— без бу сазлыктан Рәсәй түрәләренең аппетитын тыеп кына котыла алабыз. Төп милли идея нәкъ менә шуннан гыйбарәт хәзер.
Калганы — икенчел. Күптән түгел чиновникларның эш хакын икеләтә арттырдылар. Әбәт бәясе арткангадыр инде.
Бер Рәсәй түрәсенең зиннәтле тормышыннан мисал китермичә уза алмыйм. Ниццада Мәскәү өлкәсенең финанс җитәкчесе Алексей Кузнецовны кулга алдылар. Әллә 92 миллиард урлаган ул, әллә 37 миллиард «кына», ничек кенә булмасын, бу саннарның икесе дә гади эш хакына яшәүче рәсәйлене хуштан яздырырлык. Алексей Кузнецовны берничә ел элек кызының туенда ук кулга алырга кирәк иде. Бу туй турында газета- журналлар чаң какты, телевизордан Кузнецов сараеның йөзләгән бүлмәле затлы интерьерларын да күрсәттеләр хәтта.
Казна акчасын урлап дан казанган Кузнецов иптәшнең кызын кияүгә бирү безгә 5 миллион долларга төшкән булып чыкты, җәмәгать! Бер кунакны сыйларга гына да 20 мең доллар акча тотылган! Ирексездән «пир во время чумы» гыйбарәсен искә төшерерсең! Сүз уңаеннан: Кузнецовның йорты (сарае) үзе Архангельскта урнашкан — парклар, оранжереялар, буалар белән уратып алынган, аны кеше күзеннән биш метр биеклегендәге дивар саклый. Эчендә исә — алтын йөгертелгән люстралар, башка зиннәтле корылмалар, сарайны махсус чакыртылган атаклы итальян дизайнерлары эшләгән. Болар һәммәсе ярты миллиард долларга төшкән!
Ә бит Кузнецов Мәскәү өлкәсендәге иң югары административ чин да түгел, аннан югарыда утыручылар бер дистәләп. Алар, үзләренең хәлләре мөшкелрәк булса, Кузнецовка майлырак калҗаны алып кабарга рөхсәт итәр иделәрме? Ә сезнең белән безнең җилкәбезгә мондый Кузнецовлар меңнәрчә бит!
Кузнецов кызының туенда яңа Рәсәйнең бөтен түрәләре рәхәтләнеп күңел ачкан. Зиннәт яратуы белән дан тоткан Людовик XIV сарайлары һәм бакчалары белән тиңләшерлек бу байлыкның таланган байлык булуын алар белмәделәр микәнни? Императорлар белән патшалар да бу кадәр азынмаган бездә заманында! Шул ук депутатлар, сенаторлар, прокурорлар, министрлар, погонлы туганнарыбыз нинди хисле тостлар яудырган иде ул чакта Кузнецов атлы ата карак һәм аның гаиләсе
КАРГА КҮЗЕН КАРГА ЧУКЫМЫЙ
5. «К. У.» № 10 123
исәнлегенә. Телләре дә корып төшмәгән, намуслары да тыныч кына йокымсырый биргән. Карга күзен карга чукымый ди, шулай да бер Рәсәй күге өчен бу кадәр козгын инде артык күп тоелмыймы сезгә?
Хәтта Брежнев заманында, Үзбәкстанда Шәрәф Рәшидов җитәкчелек иткәндә дә, партиянең югары постларында утыручы түрәләр, бигрәк тә прокуратура, МВД, КГБ хезмәткәрләре шикле адәмнәргә, бигрәк тә малкуарларга мәҗлескә, туйга йөрми иде. Рисвай ителеп, икенче көнне үк эштән куылачагың көн кебек ачык. КПССның Партконтроль дигән бик кырыс бер бүлеге булып, аның хезмәткәрләре партия эшлеклеләренең мораль-этик һәм керем ягын да бик җентекле күзәтү астында тоталар иде. Казна акчасын талап, оялмыйча, бөтен илгә шаулатып затлы мәҗлес уздырырга берәүнең дә башына килмәс иде ул заманда.
Хәер, без Кузнецов кебекләрнең урланган миллиардларына инде ияләшеп өлгердек. Иртән берсен кулга алалар, кичкә икенче берәвен «җинаять составы юк» (нинди матур һәм сак гыйбарә!) дип чыгарып җибәрәләр... Кайсының ни эшләгәнен, нәрсә белән тотылганын дә хәтердә калдырырлык түгел. Алексей Кузнецовны кулга алганда, аңарда төрле кешеләр исеменә теркәлгән, аның фотосы ябыштырылган дистәләгән паспорт тапканнар. Гади генә паспортлар да түгел, ә дипломатларга һәм дәүләт хезмәтендәгеләргә махсус бирелә торганнарны, ягъни бу ата карак үзенә чит илләрдә дә хөрмәт күрсәтүләрен теләгән. Ә хәзер уйлап карагыз: андый паспортлар вокзал каршында гына сатылмый, алар санаулы, һәм Россия федерациясенең Чит ил эшләре министрлыгында теркәлеп, органнар тарафыннан даими тикшерелеп торалар. Аларның барысында да чып-чын имзалар тора һәм бу имзаларны дәүләт органнарының махсус бүлекләрендә эшләүче кешеләр куйган. Алар нәрсә — алларына нәрсә кертеп салсалар, шуңа кул куялармыни?! Башкаладагы яшерен казиноларны «түбәләп» торучы Мәскәү прокурорларына бернинди җил-давыл тимәгәндәй, бу паспорт ясаучы осталарны да бернинди җәза көтмәячәк, әлбәттә. Эшне прокуратурага тапшырсалар да, «җинаять составы» тапмаячаклар.
Минем Мәскәү өлкәсенең губернаторы, генерал-полковник Борис әфәнде Громовка мөрәҗәгать итәсем килә: кул астыгызда эшләгән Кузнецов әфәнденең күп еллар дәвамында дәүләт казнасын талап ятканлыгын сез соң ничек сизмәдегез? Бу хәл ачыклангач та, ник соң сез тыныч кына Федерация Советында утыруыгызны дәвам итәсез,
КАРГА КҮЗЕН КАРГА ЧУКЫМЫЙ
5* 124
дәүләт каршында нинди олы хезмәт күрсәттегез сез, анда эләгерлек? Ә, бәлки, коллегагыз, Курск өлкәсенең элеккеге губернаторы, Федерация Советының элеккеге спикеры, үзе җитәкләгән Курск өлкәсендә мөмкин булган бөтен нәрсәне үзләштереп киткән Егор Строев кебек, тәҗрибә уртаклашырга уйлыйсыздыр? Урлашу серләренә яшьрәкләрне өйрәтергә? Строевтан үрнәк алмагыз, Борис әфәнде!
Егор Строев хәтта кызын да сенатор итеп куюга иреште, ә майор киявен генерал дәрәҗәсенә күтәрде. Тылсымчы дими кем дисең инде шундый кешене! Газеталарда спикерның караңгы эшләре турында язгалый башлагач, аны тыныч кына ялга озаттылар. Инде Рәсәйдә гадәткә кергәнчә, «җинаять составы юк» дигән карарга килде органнар. Гаугадан соң бераз вакыт узгач, Егор Строев янә Федерация Советына кайтты, бу юлы инде — сенатор вазифасында. «82 яшегездә нигә кабат дәүләт хезмәтенә әйләнеп кайттыгыз?» — дип сорагач, ул, күзен дә йоммыйча: «Тәҗрибә уртаклашырга», — дип җавап бирде. Нинди тәҗрибәгә өйрәтер икән ул яшьрәк чиновникларны, ничек уйлыйсыз? Курск өлкәсенең әле таларлыгы калдымы икән? Бәлки, Борис әфәнде, сез дә Мәскәү өлкәсе казнасының төбенә төшү серләрен уртаклашырга ниятлисездер? Бер Кузнецов кына да андагы 92 миллиардны кесәсенә алып салганда, сез, мөгаен, әле хәзергедән күпкә самимирәк булгансыздыр?