ЧАРАСЫЗДАН ҖАННЫ БЕР ӨН БИЛИ
Кирмән
Үрмә гөллэр чорнап алган кирмэн
күз күрмәгән ерак якларда
нинди сере белән - нинди сихер? -
тартты мине, гүя саклады
Мең дә бер кичәнең кан уйнаткан,
гел кичеккән соңгы мизгелен.
Зелпе үскән яшел үзәннәрдән
Ак коланнар чапты тезелеп.
Буаз болыт тиеп үтте саксыз
якты кыяларның очына.
Яңгыр тамчылары сикереште
тере - түм-түгәрәк - кечкенә.
Яшел хәтфә сарган кара кирмән!
Кыя киртләченә ябышкан...
Өстән әхрам, эчтән сукыр төрмә,
кош оясы сыман ул тыштан.
Карап торам астан. Күңелем буш,
сискәнергә әзер. Ни көтәм?
Бичара кош, үксез, исемсез кош
очып чыгар кайсы төннектән?
Тоткарлар бит чәнечкеле гөлләр...
Энәләргә төренеп үзе дә
кып-кызыл бер гөлгә әүрелер ул,
һәм сикерер минем эземә.
Җил таныды безне
Көз матур гына бер җәйге иртәдә килеп җитә.
М. Мәһди.
Офыктагы учак ялкыны
и дөрләде капшап күк йөзен.
Таң сызылды, йотты яктысы
өметемнең сүрән йолдызын.
Янәшәдә урман. Тып-тын ул
. Кулны салып башың астына
нишләп ятам монда, җиде ят...
Ә күңелем кая ашкына?
Юл бик озын сыман иде бит!
Мин сак кына сине уяттым.
Басу калды артта чайкалып.
Янәшәдә урман.
Бик якын.
Кайнап торды үлән ул көнне.
Урман авызында күренде ялгыз поши -
карт ул, карт инде -
чал кояшка карап йөгенде.
Җил таныды безне, эндәште.
Сиздеңме син? Нинди сүз икән?
Ике яфрак тамды тын гына
өрәңгенең сары күзеннән.
Җәлил
Богауланган чакта ил карабы,
Давылларга уралган чакта,
Ясак сорый мәрхәмәтсез диңгез,
Корбан кирәк була ясакка.
Иң мөкатдәс җанны таләп итә!
Чын шагыйрьнең фидаи чагы
Давылга тиң.
Көтә аны диңгез -
Мәңгелекнең салкын кочагы.
Риваять
Рәсүлебез безне онытмаган! -
Чорлар аша хәбәр калыкты:
Өч сәхабә белән юллаган ул
Чалма, таяк, кара савыты.
Иман әйткән, чалма кигән башка, -
Ерак бабам юлга кузгалган.
Аның эзен бераз чамалыйбыз
Төнге күктә калган кузлардан.
Кылыч түгел кулда, таяк булган, -
Авыр чакта илем таянды.
Ничә тапкыр егылсак та юлда,
Кабат бастык, тәкъдир аяды.
Каурый каләм кара савытында, -
Кем сөенә: имеш, кара әз?
Рәсүлебез фатихасын алган -
Кәгазьдә эз мәңге өзелмәс.
Җиз кыңгырау
Инде соңгы сүз...
Ә. Еники.
Чарасыздан җанны бер өн били,
Ул шундый да салмак, тыенкы ки,
Тын зилзилә булып канда гүли,
Кайтмаган үч кебек... Бу - Еники.
Кояш баеганда төсләр үзгә,
Яңгырашы үзгә соңгы көйнең.
Бар да кыю булган чакта сүздә,
Эндәшмәвен сагынам Еникинең.
Хәтта офыкларда күчәр эзе!
Күк сикерә өскә, дөнья чүгә.
Әрсез җилләр кискән чакта күзне,
Мин сыенам олпат Еникигә.
Нәфес колы булып тез чүккәндә,
Бил бөккәндә күндәм иле-көне,
Телдән язып тыныч йоклар өчен
Онытырга кирәк Еникине.
Толпарыбыз күптән бугазланган.
Алашага хәтле камыт тигән.
Булдырабыз! - дип салганда сөрән,
Ваз кичәргә кирәк Еникидән.
Әллә кайдан өне ишетелә...
Килер, килер, диме дөнья игә?
Шартлатылган кизләү кебек тибә
Җиз кыңгырау... анда... Еникидә.
Азат дәүләт
Сәхнә тар ул - безнең күңел кадәр.
Киң дә була кайчак - ил хәтле...
Күккә тоташа ул - Хәлим Җәләй
Укыганда ярсып Зөлфәтне.
Көтү-көтү кошлар күтәрелә,
Түтәлендә сына сабаклар.
Кабаланып юллар юлга менә,
Безнең үткәннәрне кабатлап.
Хәлим Җәләй сөйли. Тавышында
Әллә өмет...әллә... белмим ни...
Офыктагы актык йолдыз кебек
Күккә ашкан кулы дерелди.
Галәм сагышына күчә аваз,
Кузгата да кичке тузанын,
Сиздермичә сыза аңыбызга
Яшәү белән үлем ызанын.
Әйтерсең бу - борынгы бер камлау,
Әйтерсең бу - серле бер әфсен:
Учларына салып суза безгә
Азат дәүләт - татар сәхнәсен.
Төрек кызы
Каршымда - син. Өстәлдә - гөл.
Лаләме? Гарсон килми.
Бездә аның юк гаме,
Күренә дә тагын китеп югала...
Яна, яна кулыңдагы пиала.
Янып шулай калыр сыман күмергә.
Без мондамы? Әллә инде шигырьдә?
Әхмәд Һашим фатихасы күңелдә:
Бөек фетнә бу пиала төбендә.
Авыз иткән Фөзули дә ялкыннан,
Эчеп ауган Мәҗнүн, тормый хакыннан.
Тамчы гына йоткан Ширин көндезен,
Тапкан анда төнлә хәсрәт диңгезен.
Ымсындыра безне гыйшык кичәсе,
Пиаладан янар өчен эчәсе, -
Актарырлар аннан безнең көлләрне,
Һәм ташларлар өскә лалә гөлләрен.
Гөнаһ
Апрель күгендәге йолдызлар да
Иләсләнгән көннәр узышыннан.
Тыгыз көмеш һава киерелеп
Ымсындыра кызлар түше сыман.
Кайсы кош ул күтәрелә өскә? -
Истә тотар илне, анык юлы...
Чыршы төбендә кар елап ята -
Үкенечле сөю таныклыгы.
Ә ул калды! Калды... калды... калды...
Әллә туйды, әллә чынлап арды.
Мин югалдым апрель төннәрендә,
Йөрәгемә салып бер уч карны.
Дерелдиләр апрель йолдызлары!
Сулышлары сыйпый яңагымнан...
Сәер бер моң булып таралырлар
Ялгыз сандугачның тамагыннан.
Бер уч кардай гына сагыш иде, -
Ник йөрәкне болай әчеттерә? Эреп бетәр.
Иңеп куяр бераз
Янәшәдә карсак мәчет кенә...
Төн кошы
Ах, бу нинди чыршылар соң?
Ылыслары лас та лас...
Арасында бер кош чаңрый -
Һичкайчан дан казанмас.
Бу нинди төн? - Йөзгә төтен
Эленә - керфектә чык.
Саңрау урманга төбәлгән
Кырларның күзе ачык.
Яктыртып тирә-ягыңны Ятасың...
Карашың - ут! Ымсындыргыч оятсызлык,
Гөнаһка баткан минут.
Карашыңны чаршаулар тик
Чыршыларның ышыгы...
Таң тишегенә кысылыр
Төн кошының томшыгы.
***
Юеш карда синең эзләрең бар.
Күңел әллә нинди, әллә нинди шунда.
Юеш карда өзеләләр юллар.
Эзлеклелек бар тик гомер агышында.
Беркем белми кайда тукталасын.
Юеш карда синең йөреш чалымнары.
Яусын карлар, үкенечкә калсын!
Мин соң нәрсә... мин соң... карап калдым бары.
***
Келәм кага ялгыз хатын өй каршында,
Чәчләренә куна аксыл тузаны.
Келәм кага... үзе елый... үзе елый,
Елый узган гомеркәен кызганып.
Юешләнгән бераз арка турысыннан
Кызыл чия төшкән ап-ак күлмәге.
Каккан саен ачыргаланып кычкыра
Иске келәм - кемнеңдер туй бүләге.