АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Баулы
Баулы Казаннан 369 чакрымда, тимер юл станциясе Бөгелмәдән 35 чакрым ераклыкта
урнашкан.
Ул хәзер ике өлештән тора: аның югары өлешен халык Ак буа дип, ә аскы өлешен
Баулы дип атый. Уртак исемнәре Баулы, әлбәттә.
Олылар Баулы атамасының барлыкка килүен болай аңлата.
Борын-борын заманнарда бер күчмә кабилә ял итү, көч туплау өчен билгесез бер елга
янына килеп чыга. Кабилә башлыгының малае тамагы кибеп ул елгадан су эчкән, ә судан
бал тәме килгән. Бу сәер хәлнең серен ачарга ниятләп, елганың башланган урынына ук
барганнар. Елга башында яшен суккан агач булып, аның эченә шөпшә оялаган, шушы
оядагы баллы ширбәт елгага аккан икән. Нәтиҗәдә, Баллы елга исеме барлыкка килгән.
Тора-бара атама Баулыга әйләнеп киткән.
Баулы уртасыннан кечкенә генә (элек ул зур булган) Баулы елгасы ага. Читләтеп Ык
һәм Димскәй сулары үтеп китә.
Баулы янында Никкүчтем урманы бар. Бу тирәдә урманнар катнаш. Агачлардан имән,
каен, юкә, чыршы, нарат, усак һәм чикләвек куаклары үсә.
Баулы соңгы елларда нык үзгәргән. Җир куенындагы нефть байлыгын чама белмичә
чыгару табигатькә шактый зыян салган. Урманнарда каен агачлары сирәгәйгән. Елга-
инешләр, чишмә-кизләүләр һәм күлләр пычранган.
Баулыда кешеләрнең ялын файдалы итеп үткәрү өчен бөтен уңайлыклар тудырырга
тырышалар. 1996 елның җәендә яңа мәчет ачылган. Музей оештырылган. Анда Баулының
тарихы белән танышырга була.
Битләнгер (Аксыбы)
Битләнгер авылы Кукмара районында, район үзәге Кукмарадан 24 чакрым ераклыкта,
җирле үзидарә советы үзәге Түбән Өскебаштан — 2, Гурьевка пристаненнән 19 чакрым
ераклыкта урнашкан.
Авыл атамасы тарихи белешмәләрдә шактый еш искә алына.
А.Артемьев җыеп чыгарган тарихи белешмәдән күренгәнчә, авыл Битләнгер
(Акцыбова) формасында бирелгән. Өске суы ярына утырган бу авылда 55 хуҗалык булып,
аларда 182 ир-ат һәм 176 хатын-кыз көн күргән, мәчет эшләгән. И.А.Износков җыеп
чыгарган белешмәдән аңлашылганча, исемлектә авыл Битләнгер, Аксуфи, Акцибово,
татарча Балтанир, Белтангир вариантлары белән күрсәтелгән. Өске суы ярына урнашкан
бу авылда 185 ир-ат һәм 179 хатын-кыз көн иткән. Аксуфи атамасы
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында. авылны беренче тапкыр нигезләгән шәхескә
152
нисбәтле рәвештә барлыкка килгән. 1898 елда басылып чыккан тарихи белешмәдә авыл
Битләнгер (Аксебо — татарча ул Аксыбы булса кирәк: Ф.Г.) дип теркәлгән. К.П.Берстель
бастырып чыгарган белешмәдә авыл Битләнгер (Акунбово) дип атала. Анда 634 татар
кешесе яшәгән.
Битләнгер (Аксыбы) авылы халкы күршедәге Югары Тәкәнеш, Түбән Тәкәнеш, Урта
Тәкәнеш, Югары Козгынчы, Түбән Козгынчы, Түбән Дусай, Тулбай, Олыяз, Иске Чәбья,
Яңа Чәбья, Шәмәк, Көмеш күл (Биләтле), Алгай, Өске, Сарбай (Каравыл), Югары
Өскебаш (Казаклар), Түбән Өскебаш авыллары белән бергә 12-18 июньдә (иске стиль
белән) Тукташ җыены үткәргән. Тукташ, күрәсең, бу зур җыенның башлыгы булгандыр.
Өлкән буын сөйләвенә караганда, авыл болай оешкан.
Ике бертуган, абыйлы-энеле Аксуфый белән Янсуфый бәхет эзләп юлга чыга.
Аларның юллары бик озын һәм катлаулы була. Янсуфый хәзерге Кукмарадан ерак түгел
генә бер аланлыкта тукталып төпләнеп калса да, Аксуфый юлын дәвам итә. Бик еракка
китмичә генә, елга буендагы бер аланлыкка чыга һәм шунда төпләнеп кала. Үзе өчен
алачык ясый, урман кисеп утын әзерли, җирне эшкәртеп бераз ашлык та чәчә. Елганың уң
ягында чыга торган чишмәне чистарта, су юлын киңәйтә.
Озакламый монда берән-сәрән кешеләр дә килә башлый. Бу якларны ошатканнары
шушында урнашып та кала. Бер-берсе белән уртак тел табып, үзара ярдәмләшеп матур
гына яши башлыйлар. Алар арасында хөрмәткә лаек кеше Аксуфый була. Аның хөрмәтенә
авылны Аксыбы дип атыйлар.
Авыл зураеп үсеп китә. Урмандагы агачлар киселгән һәм төпләнгән. Шулай итеп,
ашлык чәчү өчен җир дә ачылган. Халык болан, поши, куян аулаган. Тиреләреннән тун-
бүрек теккәннәр. Тора-бара халык сыер, сарык кебек мал-туар да асрый башлаган.
Көннәрнең берендә күрше Өскебаш халкы Аксыбыга таба җирләрен арттыра башлый.
Өскебашлар Аксыбы халкының җирен ала икән дигән хәбәр тарала. Бу хәбәрне ишетүгә
җиде хуҗалык, Галим исемле кешегә ияреп түбәнрәк, хәзерге күпер янына төшеп утыра.
Ике авыл арасында бәрелеш тә булып ала. Соңрак бу урынга башка хуҗалыклар да төшеп
утыра. Авылда Дөббәрүш исемле бик укымышлы кеше була. Ул халыкны да белемле
итәргә тырыша. Алар гаиләдә җиде бала үсәләр һәм җидесе җиде авылга урнашалар. Ул
вакытта ук инде укымышлы кешегә халык изге зат дип карый торган була. Җиде туган
утырган 7 авылда да алар хөрмәтенә чишмәгә Изгеләр чишмәсе дип исем бирелә. Авылда
бер чишмәне укымышлы Дөбәррүш хөрмәтенә Изге чишмә дип йөртәләр. Халык
Аксуфыйга да изге зат дип караган. Әлеге чишмәне Аксуфый карап һәм чистартып торган.
Хәзерге көндә чишмә өе манаралап эшләнгән һәм ай куелган. Чишмә күзе рәттән ургылып
чыгучы ике чишмәне берләштерә. Суы бик шифалы диләр. Авыл халкының күбесе
авырганда суны шуннан эчә. Су алу өчен башка җирләрдән килүчеләр дә байтак.
Авыл зурайганнан-зурая. Күпердән өстә урнашкан халыкны Югары очлар, ә күпердән
түбән утырганнарын Түбән очлар дип йөртәләр. Күпернең икенче ягына, тау башына да
өйләр салына. Бу урын тау башында булганлыктан, халык теленә Атау дип кереп калган.
Авыл ягыннан Өске инеше ага. Ул Югары Өскебаш авылы яныннан башланып, Югары
Өскебаш, Түбән Өскебаш, Зур Өске һ.б. авылларны үтеп, Шия елгасына кушыла.
Хәзер халык телендә авыл атамасы ике төрле кулланыла: Битләнгер һәм Аксыбы.
Битләнгер атамасы Бөтләнгер инешенә мөнәсәбәтле булса кирәк. Ләкин авыл халкы
күңеленә Аксыбы атамасы якынрак. Сөйләм телендә авылны Аксыбы дип йөртәләр, ә
Битләнгер атамасы рәсми документларда гына кулланыла.
Бөгелмә
Бөгелмә шәһәре Казаннан 333 чакрым ераклыкта урнашкан. 1859 елда Бөгелмә елгасы
ярына утырган Бөгелмәдә 620 хуҗалык исәпләнгән. Аларда 2460 ир-ат һәм 2181 хатын-
кыз көн иткән. Шәһәрдә православие чиркәве, училище, хастаханә, элемтә станциясе, 5
завод булган, атна саен базар үткәрелгән.
В.П.Семенов наширлегендә басылып чыккан тарихи чыганактан күренгәнчә, Бөгелмә
шәһәре урынында башта шушы исемне йөрткән татар авылы була. Бөгелмәнең шәһәр
буларак салына башлавы 1741-45 елларга карый. Шәһәрнең әүвәлге халкын җир эше
ФИРДӘВЕС ГАРИПОВА
153
белән шөгыльләнүче солдатлар, ясаклы крестьяннар һәм сөргенгә җибәрелгән кешеләр
тәшкил итә,
1781 елда Бөгелмә шәһәр статусы ала. Хәзерге вакытта ул республика карамагандагы
шәһәр, Бөгелмә районының үзәге. Республиканың көньяк-көнчыгыш өлешенә, Зәй суы
башланган урынга якын гына утырган.
Бөгелмә районы 1930 елда оештырылган.
Олылар сөйләвенә караганда, Бөгелмә шәһәренең атамасы бөгелеп аккан Бөгелмә
елгасына нисбәтән барлыкка килгән. Элек шәһәр урынында шактый күп сазлыклар
булган. Элек үзәк мәйданнарда базар эшләгән, базар урыны гел сазлыктан торган. Әле дә
шәһәр урамнарының кайберләрендә асфальт җиргә иңә. Аны ел саен күтәртеп, астына
плитәләр куеп, яңадан асфальт түшиләр.
Элек Бөгелмә елгасының суы саф һәм чиста булган, анда көмеш форель дип аталган
балык үрчегән. Хәзер елга сай һәм пычрак, форель дә шәһәр гербында гына сакланган.
Бөек Ватан сугышына Бөгелмәдән 14844 кеше сугышка китә, шуларның 4475е үз
гомерләрен Ватан өчен бирә. 1941 елның көзендә шәһәрдә 352нче укчы дивизия
оештырыла. Генерал Ю.М.Прокофьев командалыгындагы дивизия Мәскәү стеналары
яныннан башланган данлы сугыш юлын узган. Волоколамск өчен барган сугышларда төп
сынауны узып, дивизия Мәскәү, Смоленск өлкәләрен, Белоруссия, Польшаны азат итүдә
катнашып, сугышчан юлын Чехословакиядә тәмамлый.
Орша шәһәрен азат иткән өчен дивизиягә Орша исеме бирелә. Минскины азат иткән
өчен Кызыл Байрак ордены, Днепрны уңышлы кичкән өчен Суворов ордены белән
бүләкләнә. Шул вакыттан алып аны 352нче укчы Кызыл Байрак һәм Суворов орденлы
Орша дивизиясе дип йөртәләр. Бөгелмәлеләр дивизиянең үткән данлы юлы турындагы
ядкәрләрне кадерләп саклый. Шәһәрнең бер урамы Орша дивизиясе исемен йөртә.
Шәһәрдәге 11нче мәктәптә 352нче укчы дивизиянең сугышчан дан музее бар.
Советлар Союзы Герое исеменә 8 бөгелмәле лаек булган. Араларында легендар
Газинур Гафиятуллин да бар.
Бөгелмә иҗат белән шөгыльләнүче шәхесләргә дә бай. Журналист һәм язучы Роза
Сәет кызы Хафизова да Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән.
Дәвамы киләсе саннарда.