Логотип Казан Утлары
Шигърият

АНА ТЕЛЕ - ГҮЗӘЛЛЕК...

Халык җыры
Нинди бишекләрдә тирбәлмәгән,

Нинди моңлы авазлардан яңгырамаган -
Ераклардан килгән елга суы сыман -

ярсып, тынып, күкрәкләрдән - күктә йолдыз йөрешедәй -

серен ачып, күңелен ачып, аваз салган бу дөньяга:
- Мин бар! - диеп.
Яңгыр кебек - хистән туган,
Күктән төшкән, Пар канатлы моң агымы -
Халык җыры.
Күпме күңелләрне уятасың,

Җырлатасың, моңлатасың -

Гаҗәп тылсым! Нинди ырым! Минем җырым!


Әрем
Әрем изеп учта, иснәдем...

Нинди таныш хисле авазлар!

Балачактан - кичке намазлар,

Кайнар нарат, черки, лабазлар,

Әйтерсең лә, мин бер баһадир -

Иксез-чиксез илдә бәхетем...

Яшел күлләр, дала-тәхетем, -

Алып китте әрем-чеметем!...

Зур илләрдә гигант агачлар,

Чәчкәләре кавын зурлыгы..,

Ләкин әрем исе булырдай -

Юк хикмәте, адәм хурлыгы!
Әче әрем кергән каннарга -

Дәвалаучы, терелтүче тәм...

Озайтучы кеше гомерен -

Мәңгелеккә - меңъеллык үлән.


***
Үз телеңдә сөйлә, сабый, Ана теле - гүзәллек.
Бу тел белән дөньяларны, Диңгезләрне гизәрлек.
Ата-баба тудырган тел - Ана сөтедәй газиз.
Үс, чынык, үрләрне яула, Баесын мирасыбыз.
Дөнья киң, телләр, гадәтләр - Барсы да синең өчен.
Йөр милләтләр бакчасында Күбәләк кебек очып!..


***
«Шигырь үлде» - ди кайберәүләр Яңа заманнар җитте...
Көнбатыштагы шаукымнар Безгә дә килеп җитте...
Юк, халкымның, теле, коты, Зәвыге һәм заманы -

Шигырьгә төйнәлеп калган, Үзгәртеп булмый аны.
Тумаган шигъри назымнар «рекламага», «өндәүгә»

Кайда анда җан тетрәтү, - Мәңгелек хисләр кайда?!

Гомер буе шигырь - гигант, Булып алыш - яу аты,

Күпме буын, адәмнәрне, Йокысыннан уятты.
Юк, татар шигырьсез, җырсыз Яши алмас беркайчан...
Җырлар,дала кояшыдай, Янган күкрәген ачып!


Әллүки
Нинди хиссез бушлык бу йөрәктә...

Ахры талаганнар кодрәтне...
Гомер буе җыйган байлыгымны

Тартып алды кайсы мөртәте?
Күңел җәүһәрләрен җую - Авыр халәт...
Яратканны, ышанганны гел.
Соңгы өметемне тартып алды бүген -

мин үстергән асыл гөл.

Инде миңа бары чатка чыгып,

«Әллүки»не калды еларга!

Сагынганга, егылганга ярдәм -

Килә икән бары Ходайдан.


Васыять
Каберемне тирән казымагыз...

Яңгырны тоярлык булсын...
Көтү кайтышының тыпылдавын

Ишетерлек булсын.
Сандугачларның мәхәббәт

Ярсулары ишетелерлек булсын!

Нәни балаларның йөгереп узуларын

Ишетерлек булсын!
Яңа үскән чәчкәне
берәү таптаса, гарьләнеп,

Ул адәмне иманга китерерлек булсын.

Каберемне тирән казымагыз...

Күккә карап, шигырь җырлаганда

Ишетерлек булсын!


 ***
Ах, көяз дәү-дәү агачлар, -

Әйтерсең, син җәннәттә!

Кайтып китәр идем өйгә -

Оныгымны сулга салып,

Биштәремне уң якка...
Мәтәлдем, чит җанвар сыман,

Бөтерелдем, чайкалдым...

Онытып узган - үткәнне

Шәрә таякка калдым...
Килде миңа тәмугълардай, -

Иң соңгы нечкә газап -

Әйтерсең лә. Ватаным юк,

Туган-үскән җир харап!

Шундый бәлага тарганда

Төшкә керде Казаным!!
Көттердең, дип күкрәгемә -

Алсу чәчәк кадады.

Сикереп киттем чәнчүдән,

Күзләрдән очты очкын...

Терелдем мизгел эчендә,

Канатлар китте очып! -