Логотип Казан Утлары
Кыйсса

СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ


***
Паровозны запас юлга керттеләр. Бу зур гына узловой станция. Мәгариф водокачка, пикгауз, складлар яныннан үтеп вокзал янына килде. Арттарак базар булырга тиеш иде. Шул якка чыкты, әмма ул юк. Буш лавкалар-өстәлләр генә. Баганаларга, коймаларга язулы кәгазьләр ябыштырылган: «Абый, әни бу шәһәрдә юк. Лена», «Мин әтиемне эзлим. Аның фамилиясе...», «Мин Германиядән кайтканда эшелонда сеңлемне югалттым. Исеме... Аны тапмыйча биредән китмим. Катыс», «Мин әниемне эзлим. Фамилиясе Сауитина...»
Мәгариф паровозга кайтты. Баскычтан будкага, аннан тендерның бер ягында инструментлар өчен бүлмә итеп эшләнгән тамбурга узды. Теге медсестралар төшкәннәр. Ипатов хатыны һәм Буханько күңелле генә сөйләшеп утыралар. Машинист ярдәмчесенең кабактай түгәрәк башы җилкә өстендә тәгәрәп йөри кебек. Иңенең әле бер ягына ава, әле икенче иңеңә күчә. Ул юмагайланып, җирәнгеч
6
ялагайлана иде. Ничек тә хатынны үзенә каратырга тырыша. Сүзне ир белән хатын мөнәсәбәтенә китереп тери. Хатын да шомарган ише күренә. «Не люби шутя, а шути любя»,— дип үзен йолт кына алып булмавына ишарәли. Бәясен күтәрә. Буханько бу хатынның нинди икәнен чамалаган инде. Ә хатын үзен бик җитди — эшлекле итеп белдерәсе килә. Буханько аның мин-минлеген купайта, синең кебек хатыннар белән яшәргә була, ди-ди шуклана. Күренеп тора, сез ирне ир итеп тора торганга охшыйсыз, сез ирне картайтмыйсыз, аңа бәла китермисез...
Буханьконың юмалану, мактау сүзләре хатынны үсендереп җибәрде, ул кәперәйгәндәй булды, чыраена үзенең бәясен белү чалымнары чыкты. Ул матур, бераз көдрә чәчләренә көрән беретын янтайтыбрак рәтләде. Сыгылмалы сынын күрсәтү өчендерме, зәңгәрсу шароварын җилфердәтеп,
1 Журнал варианты.
Хисам КАМАЛОВ (1926) — Татарстанның халык язучысы; «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым», «Теләнмәгән кцз яше» һ.б. күпсанлы шигырь һәм проза китаплары авторы. Казанда яши.
теге почмакка атлап барды да, тиз генә борылып, кире килеп чүмәште. Буханьконын сүзләрен чынга алуы, ана тулысы белән ышануы сизелә иде. Узгынчы, ялган тулы сүзләрдән тәэсирләнүе анын типик хатын-кыз һәм сай табигатьле икәнен белгертә иде. Буханько һаман үзенен тукынуын белә, хатынны мактап сайрый: мәгънәле кинаяләр ясый.
— Мин пэпэже түгел,— дип куйды хатын чәч алкаларын матур селкетеп. Анын очлы ияге бераз горурлык белән күтәрелеп торды. Буханько моны уенга борды һәм үзе дә уен белән әйтте:
— Анлыйм, сезнен кебек укымышлы хатын-кыз андыйга бармый инде.
— Мин химтехникум бетердем,— дип хатын ике учы белән кабарынкы, сөйкемле битләрен сыпыргалап алды. Ялганлаганда артык кызарып китмәдем микән дип үзен барлаган шикелле тоелды. — Мин лабораториядә ассистент булып эшләдем. Шунда бер галим үлеп минем арттан йөрде. Ял саен чәчәк һәм шоколад бүләк итә иде. Ләкин хатыны белеп, скандал чыгарды. Җитәкчелек каршына куйды. Шаһитлары бүлмәдәш иптәш кызларым иде...
— Көнчелектән инде! Сез чибәр, сөйкемле! Матурларнын көнчеләре күп була ди.
Буханько тагын хатыннын мин-минлегенә җим ыргытты. Хатын мона шунда ук чиртте:
— Матурларнын бәхетләре булмый диләр...
— Бу көнче күбәләкләр сүзе генә. Матурларга бәхет үзе килә. Матурларны бәхет көтеп тора...
— Тормышта алай ук түгел түгелен,— дип уфтанды хатын һәм әллә сусынны китерә торган биек күкрәкләрен белдерәсе килепме, учы белән сыпырып-сыпырып алды. — Ир-ат хәзер ышанычлы түгел. Хатын-кыз бик күп, ирләр аз. Шунардан файдаланалар...
— Хатын-кыз ул койма буенда үскән кура җиләге инде,— дип шаяртты Буханько хатын горурлыгына тимәслек итеп кенә көлеп. — Тулып кызарып пешкән. Менә-менә коелырга тора. Аны ничек өзеп капмыйсын ди?
— Өзеп карамасан, дурак буласын, ә? Шулаймы? Ирләр теләге рәхимсез!— дип хатын да челтер-челтер көлеп алды. — Күкеләр!
—Үзегез яшь, ә ир-ат халкын белеп бетергәнсез,— Буханько күзләрен майландырып һаман хатыннын салпы ягына салам кыстыра.
— Һәр ир-ат миндә аласы нәрсәсе бар шикелле җанга тукына. Уф!
Хатын тагы тырпаеп торган күкрәкләр өстеннән учын йөртте. Гүя Буханьконын шул күкрәкләргә төбәлгән карашын сыпырып төшерә иде.
7
— Дөрестән дә, ир-атнын синдә аласы нәрсәсе бар бит, ә?
— Әллә ир-ат мина берәр нәрсә биреп куйганмы? Юк!
Хатыннын матур чыраенда җитдилек чалымнары куерды. Буханько мона тиз генә җавап таба алмыйча, кабактай кин мангаенда җыерчыклар уйнатып-уйнатып торды.
— Алла шулай яраткач, нишлисен инде,— диде кулларын җәеп. — Ирләрне сораучы-теләнче, хатыннарны бирүче иткән...
— Теләнүче һәрчак гуҗлана, комарга бирелә, үз-үзен белештерми! Ана алырга гына булсын, аннары — ник янмый шунда!?
— Әйе, ирләрдә охотниклык бик көчле инде.
Буханьконын тавышы тоныкланды.
— Кая инде ярату, хисләр турында сөйләргә? Аучыда нинди хис, ярату булсын? Ана корбан гына кирәк...
Хатын Буханьконын түбәнгә төбәлгән чыраена туры карап торды. Сүзләре мона нинди тәэсир итте икән дип кызыксына иде шикелле. Буханькога
өметен суза мәллә? Булмас димә. Ул, Ипатовнын хатыны булып яшәп, анын холык-фигылен белеп бетергән. Перспективасы бармы-юкмы икәнен дә чамалаган булырга охшый. Ипатов ерак китә торган түгел. Холкы да утырып җитмәгән: тупаслыгы еш кына бүтәннәргә тиеп, анын тормышын күнелсезлиләр шикелле.... Буханько сүзне бүтән эзгәрәк борды:
— Кайбер хатын-кызга ир кирәк, ә кайберсенә ир түгел, яшәү чыганагы гына кирәк...
— Билгеле, шулай. Хатын-кыз тормыш оясы кора. Ирнен гомерен мәгънәле итә, киләпкә сала, яшәү рәхәтен тудыра...
— Ирне яшәү чыганагы итсә, яшәү рәхәте булмый инде, юк!— диде Буханько эчке елмаю белән.
Ул хәзер чамалады инде, бу хатын «дешевка» түгел, ансат кына кулга төшмәячәк. Хәер, күп сынаганы бар, кешеләр сүздә бер төрле булса, гамәлдә шунын капма-каршысы килеп чыга. Хатын-кыз еш кына кагылгысыз «неприступный» булып кылана гына. Әзрәк өметләндереп, вәгъдәләр белән ышандырсан, кыссан-кочсан, балавыз кебек эри дә төшә үзе...
Ул арада Ипатов путевка алып менде. Барыбыз да үз урыннарыбызга бастык. Паровоз бер-ике минут тормозларга пар кудырды да кузгалып китте. Рельслар тигез кыр буенча сузылган. Озакламый тар юлга төштек һәм паровоз тигезлекне бик нык арттырды.
Топорово станциясендә призывниклар полкы төялгән вагоннарны тагып алга, Көнбатышка таба киттек.
Мокрыда бригада алмашыныр дигәннәр иде. Ләкин ул хәл булмады. Машинистка нидер булган, аны госпитальгә салганнар. Юлны үзебезгә дәвам итәргә куштылар. Подсобкада ашап-эчкәч, бераз хәл кереп китте. Америка колбасасы бик тәмле тоелды. Ләкин туклыклылыгы аз икән, күп тә үтми тамак ачты. Мин физик эш эшлим бит, ташкүмер кантарларын колун белән ваклап торам. Ныклап ашау кирәк. Әмма каян аласын аны? Паман ачлы-туклы көе эшлисен. Кемгә зарлана аласын? Зарлансан, әһә, бу властьны яратмаучы эчке дошман икән дип тегендә озатырга да күп сорамаслар.
Брест янындагы Муховец станциясенә икенче көнне кич килеп җиттек. Эшелонны исән-имин тапшырдык. Бу бик зур узловой станция. Биредә комендатура, тимер юл милициясе, административ биналар. Ашханәсе дә бик шәп иде. Талоннарны кисеп тәмле аш һәм котлетлы макарон алып тамакны ныгыттык. Тулай торак барагына да бик чиста бүлмәләргә урнаштык. Эт булып арылган. Күпме йоклаганыбызны сизмәдек тә. Сигез- тугыз сәгатьтән безне уяттылар. Юлга әзерләнергә кирәк иде. Тиз генә тамак ялгап чыккач, паровозга килеп, эшкә тотындык. Ин элек күмер складына бардык. Йөзләгән стрелалар аша күчә-күчә килеп җиттек. Унике тонна күмер тиешле. Аны кое сиртмәсе шикелле бер озын агач башына беркетелгән козлуга салып тендерга бирәләр. Күмер тузаны бик әшәке нәрсә: әллә ничә кат кием аша тәнгә үтә.
ХИСАМ КАМАЛОВ
8
Күзәнәкләрне томалый, шуна тән кычыта. Бетләгән шикелле булып йөрисен, әледән-әле җилкәләренне селкетеп торасын.
Күмердән сон водокачкадан унсигез тонна су алдык. Үзебезнен элекке урынга кайтып начальниклар боерыгын көтә башладык. Шул ачыкланды: без 1941—42нче елларда Германиягә эшкә җибәрелгән хатын-кызларны эшелон белән алып китәргә тиеш икән. Смоленскига чаклы. Станциядән өч-дүрт чакрымда озын-озын бараклар, аларны Германиядән кайтарып монда туплаганнар. Хәзер тикшерү, сортировка бара. Эш катлаулы, тагы өч-дүрт тәүлеккә сузылачак ди. Комендатура хезмәткәрләре көне-төне өзлексез эшлиләр.
Германиядән кемнәр ничек булып кайта? Бу бик четерекле нәрсә иде. Мәгарифне кеше белән бәйләнешле һәр эш, хәл кызыксындыра иде. Ул, коменданттан рөхсәт алды да, сортировочныйга барды... Анда мәхшәр, ыгы-зыгы, кычкырышу-елаш бер дә тынып тормый... Һәрбер кайтучыдан әллә ничә кеше сорау ала, шулар буенча документ тутыра. Нечкә иләк аша уздыралар. Шунсыз мөмкин дә түгел. Бу бик мөһим чара. Немец вербовать итеп безгә шпионнар җибәрү ихтималы юк түгел. Мәсьәлә катгый куелган. Кайтучыдан сорау алу өстенә, әллә ничә гариза да яздыралар. Кайсы яшь кенә булса да, грамотасыз иде. Мәгариф шундыйларга гариза язарга булышкалады. Сорау алып, карточка тутыручылар барысы да диярлек кече лейтенант погоны таккан чибәр кызлар. Энәдән генә төшкән яна яшькелт гимнастерка, җилкә аша партупея, кин каеш белән билләрен буып куйганнар. Шундый ук яшькелт юбканы тезләреннән үк ипле генә өскә күтәреп кигәннәр. Чын хром итекләр тулы балтырларын кысып тора. Бөдрә алкалы чәчләрен түгәрәк итеп күтәргән, бик килешеп, ягымлы йөзләрен тагын да матурлый төшкән. Хәрби кием уртача матурны да гүзәл итеп күрсәтә икән... Мәгариф бу берсеннән-берсе матуррак кызларга сокланып туя алмады. Болар белән дуслашкан, йөрешкән егетләр нинди бәхетле кешеләр икән? Анын белән бу кызлар арасы мәнге үтеп чыга алмаслык упкын. Ул үзенен нинди түбән торуын хәзер аеруча бер ачыну белән тойды, әлеге түбәнчелектән шушы кызлар дәрәҗәсенә гомердә дә күтәрелә алмаячак. Алга таба да һаман тапталу астында яшәр микән? Яшьтән уку тимәде,тормыш ничек тели шулай изде. Өстәвенә бу татар булулык һәрчак аякка салды булды. Тигезлек диләр, нинди ялган, кешедән көлә торган сүзләр! Әгәр рус булсам, болай көн-төн кара тузан сулап, корым төкерер идемме? Менә төнлә йөткертә башлады. Врачлар ничектер жәлләпме: үпкән йомшак-көчсез, дип ычкындырдылар...
Кызларга карап Мәгариф дөньясын оныта язды. Менә, өстәл янына килеп баскан бик матур киенгән таза гына кыздан, лейтенант кыз сорау алып, документ тутыра. Кыз русчаны оныта язган икән... Башта немецча сөйләп алды да, рус сүзләрен сайлап-сайлап анлатырга тотынды:
— Мине немецлар алып киткәндә сигез яшьтә идем. Хәзер унөч белән барам. Мин кечкенә чакта башта әтине, аннан әнине милиционерлар алып киткән. Мине әби үзенә алган. Әти-әни шул җирдән юкка чыкканнар. Немецлар килгәндә без пионер лагеренда идек. Шуннан барыбызны да машиналарга төяп алып киттеләр. Төнлә берничә малай качкан дип сөйләделәр. Сумы шәһәрендә вагоннарга утырттылар. Ашарга өләштеләр. Аннан бик озак бардык. Ун көнләп булырга тиеш. Франция чигендәге бер станциядә безне хуҗаларга бүлеп тараттылар. Мине ирле-хатынлы кырыс кыяфәтле немецлар алды. Балалары юк икән. Башта, билгеле, бик авыр булды. Ләкин немецлар бик сабыр холыклы булып чыкты. Ин элек өйдәге һәр нәрсәнен исемен, нигә кирәк булуын анлаттылар. Шактый кырыс рәвештә. Мин белмичә төртелеп калсам, бер дә чигенмиләр, үзләренекен итми калмыйлар. Ашау-эчү әйбәт, өс-башымны янарттылар. Хуҗаны трудармиягә алдылар. Ул шунда һәлак булган. Без зур өйдә хуҗа хатын белән калдык. Бик эшчән, унган кеше. Мине үзенен кызы шикелле күреп, бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Укырга-язарга, арифметикага өйрәтте, биология буенча да дәресләр бирде. Аннары машинада тегү, чигү серләренә төшендерде. Өстемдәге һәр киемне үзем тегәм... Йорт янында зур гына бакча. Анда
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
9
кызыл карлыган, алма, груша, виноград үсә. Яшелчә дә күп утырта идек. Ел тәүлегенә җитәрлек. Кечкенә трактор бар иде. Җир эшләрен шунын белән башкарабыз...
— Ул сине кол шикелле эшләткән, эксплуатацияләгән инде,— дип белдерде аннан сорау алучы лейтенант кыз.
— Юк, без икебез тигез диярлек эшләдек,— диде немецлашкан кыз. — Авыр күтәртмәде, көчем беткәнче эшләтмәде. Һәр нәрсәдә чама-чикне белә иде. Һәр эштә төгәл, үлчәүле... Мине, әйтәм бит, үз кызы шикелле итеп өйрәтте, күнектерде.... Шунын өчен мин кире анын янына — Луиза Тизиль янына китәрмен дип уйлыйм. Чөнки туган җиремдә беркемем дә юк. Анда кошмар, хәрәбәгә кайтып мин үләрмен. Юк, мин кире китәм.
— Нигә шунда гына калмадын сон?
— Американнар көчләп диярлек җыйдылар, машинага төяп озаттылар. Качып калырга башка килмәгән, ялгышканмын. Һәм хәзер генә анладым. Мин бит инде немка, русны яратмыйм мин...
— Баракка кайтып тор, үзебез чакырырбыз,— диде лейтенант кыз тегенә. Рус немка матур калын иреннәрен кинаяле бөгелгәләп китте.
Чираттагы хатын керде. Кочагына нидер күтәргән. Өстәлгә китереп куйды. Биләүгә төргән бала икән. Йа, Ходай! Нәрсә инде бу әкәмәт? Бала тып-тын, бер шыншып карасынчы. Барча биографик «данныйларны» сөйләп, кәгазьгә теркәгәч, сүз балага килеп терәлде.
— Кемнән?
Лейтенантнын йөзенә бернинди гаҗәпләнү, сәерсенү чалымы чыкмады.
— Немецтан,— дип хатын башын аска иде, гөнаһ өстендә тотылган кебек гаять унайсызланды, бөрешеп килде.
— Көчләдемени?
— Юк...
— Үзен теләпмени?
— Юк...
— Алайса ничек булды?
— Мин бик ач идем, үләр хәлгә җиттем. Ул мине ашатты, тәрбияләде.
Киемнәр бирде. Үлемнән алып калды. Ана ничек карыша аласын? Шуннан булды инде ................
Хатыннын тавышы бер өзелеп, бер ялганып барды.
— Исем-фамилиясен, адресын беләсенме?
— Адресын белмим, исем-фамилиясе менә бу кәгазьдә язылган.— Хатын лейтенантка рәсемле открытка сузды. Ул американнарда пленда булган.
— Хәзер нишләргә уйлыйсын?
— Немецтан туган балаларны Союзга алып кайтырга ярамый,— диләр. Калдырам, анда көн күрсәтмәүләре билгеле инде...
— Дөрес,— дип лейтенант хатынны хуплады. — Илне фашист балалары белән тутырып булмас. Һәм тагын бер кәгазьгә кул куйдырды да медпунктка барырга кушты.
Хатын биләүне җәһәт кенә күкрәгенә кысып ишеккә юнәлде. Ул баладан болай ансат кына котылуына сөенә шикелле иде. Бу хәвефле йөк аны бәхетсез итәчәк. Яраткан кешедән тапкан баласын болниста калдыручылар бар. Ләкин бу эшкә аны нужа мәҗбүр итә инде. Нужага каршы торырлык бер чарасы юк. Нужа үзенен котылгысызлыгы белән адәм баласын таптый, рәхимсез изә.
Тагын бер хатын бала күтәреп керде. Биләвен өстәл өстенә куйды. Тукта, ходавәндә, биләү эчендә кап-кара бала ята! Негр баласы бит бу... Барча формаль сораулар-җаваплардан сон, хатын үз хәлен бәян итте.
— Без бер заводта эшләдек. Негр Джон вольнонаемный иде. Мина эштә зур ярдәм итте. Материаль яктан да булышты. Без уртак тел таптык. Американнар безне азат иткәч, Джон мине үз квартирасына алды. Бергә яши башладык. Ул мина өйләнәм
ХИСАМ КАМАЛОВ
10
диде. Америкага алып китәм дип өметләндерде. Әмма бер көнне кинәт юкка чыкты. Өйдә чемоданы юклыгын белгәч кенә, анын качканын аңладым. Күршеләр дә белгәннәр. Мине квартирдан кудылар, репатриантлар барагына урнашырга мәҗбүр булдым...
— Ни өчен чит элемент белән җенси мөнәсәбәткә кердең, ә? Шуны аңларлык та башың эшләмәдемени?
Тикшерүче лейтенант кызның тавышы кырыс иде.
— Сознательность булмаган инде,—диде гөнаһын тулысы белән үз өстенә алгандай. — Дүрт класс белән соң?
— Ә моны нишләтергә уйлыйсың?
Лейтенант авызын ачып иреннәрен кыймылдатып яткан балага ымлады.
— Белмим инде нишләргә дә...
Ул башын иеп тирән уфтанды.
— Өйдә кемнәрең калган иде?
— Әти, әни, сеңел... Алар исәнме-юкмы, белмим. Бу «бүләк» белән бусагага якын җибәрмәячәкләр...
Хатынның күзләренә мөлдерәп яшь тулды. Менә тамам, менә тамам дип дерелдәп тора. Хатын күзен сөртергә уйламады да.
— Баланы калдырырга туры килер.
— Калдырырга? Ничек? Кем имезер, кем карар, ә? Нинди әкәмәтләр сез?!
Хатынның гаҗәпләнүдән кашлары маңгаена менде, күзләре шар булды.
— Нәрсә син берни белмәгән кебек кыланасың?— дип тавыш күтәрде тикшерүче лейтенант кыз. — Әллә Союзны кара-моралар белән тутырыр идеңме? Сознательностең кая?
— Юк, сабыйны жәлләп әйтүем,— диде хатын гаҗизләнеп. — Миннән башка бетәр ул. Кара булса ни, җан иясе бит...
— Нигә элегрәк уйламадың шул хакта?
— Башта уйламыйсың бит аны. Ир кочагында чакта. Мин Джонны яратам дип белдем. Уф, бу бер йодрык чаклы гына тере йомгак шулай әрәм булыр инде. Юк, ул миннән башка тернәкләнмәс... Гөнаһы минем өстә булыр, ул гөнаһны ничекләр күтәреп йөрерсең?.
— Анда махсус «Дом ребенка» бар, берни дә булмас. Мондый уйнаштан туганнар анда йөзәрләп. Калдырырга ризамы?
— Ризамы дип, йөрәктән өзеп калдырам инде, илгә чит балаларны кертмиләр дисең бит,— дип хатын башындагы бик матур көрән беретын рәтләштереп алды.
Тикшерүче әлеге хатынны баласы белән медпунктка озатты...
Мәгариф тә бүлмәдән чыкты, сәгатенә карап алды. Әбәдкә соңга кала язганмын ди-ди станциягә таба йөгерә-атлый китте.
Әбәдтән соң штабның Ленин почмагында политзанятиегә җыйдылар. Сүз Черчилльнең күптән түгел сөйләгән рече турында бара иде. Ул әйткән: «Әгәр Советлар үзләрен тиешле дәрәҗәдә тота белмәсәләр, Европа аны йөгәнләү чарасын табар...» дигән.
Бу совет кешеләренең горурлыгын рәнҗетә торган, бигрәк тә Совет «верхушкасы»ның ачуын кабарта торган фикер. Теге паровозны тикшерергә кереп, Ипатов белән сүзгә килгән лейтенант кызып сөйләде. Черчилль, диде, Совет армиясенең Бөек Ватан сугышында җиңүен киметергә тели, әһәмиятен төшермәкче була. Ә 1942 елда немецлар Лондонны «ФАУ»лар белән бомбага тотканда, ул бүтәнчә сайрый иде. Хәзер әнә атом бомбасына таяна ул, шуның белән өркетә... Ләкин атом бомбасы бездә дә булачак, иптәшләр. Безгә һәрберебезгә дә политик уяулыкны көчәйтергә, сизгер булырга кирәк. Таркауланып, эшкә салкын карау булмасын. Безгә янаган капиталистларга үзебезнең югары аңлылык, политик уяулык белән җавап бирик...
Тагын берничә юлчы йодрык төйнәп ялкынланып сөйләде. Поездларның йөк ташу
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
11
планын үти алмауларының сәбәпләрен ачты. Планны үтәмәү ул капиталистлар тегермәненә су кою белән бер...
Аннан Буханько торып басты. Эшли башлавына кайчан гына, ә үзен нинди кыю тота. Нәчәлникләр күзенә чәчрәп керә. Үзен күрсәтер өчен генә сөйли кебек. Юк, тукта. Нәрсә ди? Без һәр җирдә уяулыкны арттырырга тиешлебез. Германиядән бик күп чит элементлар кайта. Алар капитализм пропагандасы белән агуланганнар. Сак булырга, үзебезнең сәяси аңыбызны көннән-көн күтәрергә тиешбез. Ничек итеп? «Правда» газетасын көн дә укырга кирәк. Мин «Правда» газетасын яратып укыйм. Күп нәрсәләр аңлыйм. Ә менә безнең машинист Ипатов газетаны кулына да алып карамый. Мин аңа «Правда»ны бирәм, ә ул: «Брехунец»,— дип кулын гына селти. Ипатовта сәяси аңлылык җитенкерәми шикелле. Ул немец паровозларын мактый, безнең паровозлар патша заманындагы кебек, ди...
— Алдама!— дип кычкырды Ипатов. — Мин сине «Брехунец» дидем. Әнә шуны үзең исбат иттең. Ялганлап. Гаебеңне бүтәнгә сылыйсың. Алай барып чыкмас, иптәш Буханько. Мине тимер юлда күптән беләләр... Ә мин сине намуслы дип, ялгышканмын! Булдыксыз — хөрәсән икәнеңне политик ширма белән капламакчы буласың!..
— Ипатов, җитте!— диде җыелышны алып баручы капитан парторг.
Ул өстәлгә каләм очы белән сугып шыкылдады. Аның ике яңагында бүлтәймәләр кыймылдады. Аңа хәзер үк бу инцедентны бетерергә, очкынны сүндерергә кирәк иде. «Правда» газетасын «Брехунец» дип атау чынга китсә, бик зур сәяси скандал кузгатачак. Бу гаять куркыныч хәл. Парторгның үзенә дә эләгәчәк. Ипатов партиядә булмаса да андый сүзләр өчен бөтен биографиясен бозачаклар. Шуңа парторг бик җитди төс чыгарып ныклы тавыш белән әйтте. — Юк, Ипатов авызыннан андый мәгънәсез сүз чыкмас! Әйе, чыкмас!
Иптәш Буханько бераз кызып китте. Кызган чакта шундый чатаклык җибәрәсең. Ипатов партиягә чын күңелдән бирелгән, үз эшен намус белән башкара. Ротада аны шулай дип беләләр һәм хөрмәт итәләр...
Парторг Буханьконың да күңелен күрергә теләп, аның яңа эшче булуын һәм үзенең сәяси-аң дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләвен әйтте. Ул депода үзен яхшы яктан гына күрсәтте, диде. Күп тә үтмәс, Буханько яраткан һөнәрен камил үзләштерер һәм паровоз рулен үз җаваплылыгына алыр. Без аңа бик нык ышанабыз. Бүгенге чыгышы аның эш өчен януын күрсәтә...
Парторг җыелышны шулай тәмамлады... Алар җыелыштан бергә чыктылар. Шпалларга баса-баса вак адымнар белән атладылар. Шпал арасы гади адым өчен тар, ике шпал арасы зур адым өчен артык киң иде. Шуңа әле бер шпал арасы вак адым, әле сузыла биреп ике шпал арасын атлыйлар. Мәгариф бусагалы юлны өнәмичә, читтән атлый. Ипатов шпаллар буенча бара, чырае җитди, уйчан. Күз кабаклары шешенке, җыерчыкларга күмелгән. Иреннәре тартылган. Яңак чыгымнарында ялкындай кызгылт таплар типкән. Ә Буханьконың табак битләрендә ригаяле эчке көлемсерәү җәелгән. Гүя ул малай ниндидер шуклык эшләгән һәм шуны тануын белгертеп көлемсери. Ипатовны болай гына тәнкыйть итте ул. Бу дусларча шуклану гына иде. Эчендә аның бернинди ачу, катлау юк бит! Бары чын күңелдән яныңдагы иптәшеңне яхшылыкка өндәү генә. Очраклы гына шулай килеп чыкты. Мин депода эшләгәндә иптәшләрне чеметкәләп ала идем. Алар бер ачу тотмыйлар. Чөнки миндә явызлык, начар теләк юк: еракка китә торган исәп тә, үзенә очко эшләү дә...
Буханько юмакайланып Ипатовка якынрак килеп атлый башлады. Анын аңлашасы, арада туган киеренкелекне йомшартасы килә иде. Чөнки бер будкада иңне-иңгә терәп эшлисе. Бер-береңне ярты сүздән, яки ымнан аңлау булмаса, паровоз чаклы зур машинаны идарә иткәндә бәла-каза килеп чыгуы бар.
— Ни, Семен, миңа бик нык ачуың килдеме? Мин теге, простойлык белән генә бит? Мин туры кеше, шул бәлам минем, ә? Туры туганына ярамый, ди. Теге ни бит... ә?
ХИСАМ КАМАЛОВ
12
Ул гозерле сөйләнеп атлый, Ипатов аның сүзләрен ишетми һәм ул Буханьконы күрергә дә теләмәгән кыяфәт белән бара. Буханько исә аның саен үртәлгәндәй, үзенең изге ниятле булуын аңлатмакчы була.
— Иптәш Сталин әйтә, тәнкыйть һәр эштә алга хәрәкәт иттерүче көч, ди. Мин шуннан чыгып кына. Ә син бөек юлбашчыбыз сүзләренә каршымыни? Юк, мин моңа ышанмыйм. Син каршы түгел, бары тәнкыйть өчен балаларча үпкә тотасыз гына. Юк...
Ипатов башын икенче якка каратып бара, ул яны белән Буханьконы инкарь иткән төстә атлый. Аңа гәүдәсен дә бормый, бик усал кыяфәт белән хәрәкәт итә. Болар бергә ничек эшләр икән? Бер будкада? Паровозны ничек җигәрләр? Бер-берсен аңламыйча авария ясаулары бар. Нәчәлникләр боларның дошманлашуына әһәмият бирмәделәр. Бәлки махсус дошманлаштырганнардыр әле. Чөнки бу чик буе. Ике дусның, сүз берләшеп, паровоз белән Польша җиренә чыгып китүләре ихтимал. Андый хәлләр булгалаган. Польша ягында шуны гына көтеп торучы бандалар турында сөйлиләр...
— Семен, мин сиңа үчтән түгел, бары иптәш Сталин сүзен гамәлгә ашыру йөзеннән генә. Неужели юлбашчы сүзләрен кабул итмисез, ә?— Буханько Ипатовның бер алдына, бер артына төшә иде. Ахырда Сталин исеме аны йомшартты кебек. Бу бер үк вакытта куркыта һәм хөрмәтләргә мәҗбүр итә торган исем. Ипатов, йомшый баруын белгертеп, кырын барудан туктады.
Ул арада Ипатов үзе белән йөртә торган хатын — Инна килеп чыкты. Паровозга часовой куйдылар, ул мине куып төшерде, диде иркәләнгән тавыш белән. Ул санпропускникта душ кереп чыккан, чистарынган, чәч бөдрәләрен беретыннан чыгарып маңгаена сипкән, иреннәрен буяган. Искерәк трофейный бәрхет жакет һәм зәңгәрсу шаровардан. Урта буйлы йомры гәүдәсе Ипатов белән Буханько арасында бөтерелә. Әле Семенга ялагайлана, әле Буханькога. Бу берничә көндә ул Буханьконың көчле, елгыр икәнен чамалап өлгергән иде инде.
Алар, тегене-моны, юк-барны сөйләнә-сөйләнә, ашханәгә таба юнәлделәр. Ашханә урман кырыендагы баракларда иде. Буханько шунда кинәт: «Мин хәзер»,— диде дә, болардан аерылып депо бинасына таба чапты. Рельс арасын сикереп кенә үтә иде, ул ничектер янтаеп йөгерүче көнгерәне хәтерләтте. Бу депода да танышлары бар микәнни дип гаҗәпләнде Мәгариф. Бик елгыр адәм күренә. Иннаның аңа ярарга тырышып сагызлануы тикмәгә булмаска тиеш.
Бүгенге көн талонын кистереп Ипатов ашлы һәм боткалы булды. Иннаның талоны юк иде. Ипатов аны үз иждивениесендә тота. Рас хатын кочагына керәсең икән, түләргә мәҗбүрсең. Кәр ир хатын-кыз өчен түли инде. Ипатов буфеттан Инна өчен печенье һәм томатлы килькига акча тотты. Мәгариф итле бәрәңге белән компот кына алды. Буханько да килеп җитте, кулында кара сумка иде. Ул тиз генә үз порцияләрен алып, иптәшләре янына утырды. Ипатов килька консервасын ачты. Инна чәнечке белән ашарга кереште.Үзе исә ашын шобыр-шобыр чөмерә иде. Буханько алдына куйган сумкасыннан шешә башы калкытты. Сюртугын шытырдатып кубарды, шешәне кыегайтып стаканга салды, өстәл астыннан гына Ипатовка сузды. Бу тәүлек эчендә юлга чыгасы юк иде, шуңа бу ачы су бик мач кына иде. Буханько Иннага да стаканны тулыр-тулмас итеп бирде. Баш тартыр дип уйлаган иде Буханько, ләкин көткәне акланмады. Инна стаканны бик чөс кенә авызына каплады. Хәтта йөзе дә чытылмады. Ашаудан туктап торды. Ашап тәмен бетермим әле дип сөйләнде. Буханько компоттан бушаган Мәгариф стаканына ике илле чамасы гына тамызды. Татарлар эчмиләр, диде ул, ә син, кяфер, Аллагыздан курыкмыйсыңмы? Буханько үзенең зирәк сүзләреннән рәхәтләнеп көлде. Бүтәннәр аңа кушылып, кешнәшеп куйдылар. Буханько тулыр-тулмас стаканын алгарак сузды да:
— Семен, мировойга салыйк, ә?— диде төче телләнеп.
Тегесе ашау белән булышып, ишетмәгән булды. Югыйсә, күз кырые белән күреп, колак очы белән ишетеп тора. Озак эндәшмәгәч, Инна аның беләгенә төртте:
— Әнә, мировойга эчик, ди!
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
13
Ипатов, читкә караган килеш кулын селтәде дә, стаканны алды. Чәкәштеләр һәм су урынына эчеп куйдылар. Буханьконың тук симез битләрендә канәгатьлек нурлары бии иде. Ул сумкасыннан бер төргәк алды да Иннага сузды.
— Бүген синең туган көнең бит! Менә, котлыйм!
Ә Инна гаҗәпләнүдән телсез калгандай булды. Кинәт айнып киткән кебек иде. Ул берни белештермәгән кыяфәттә төргәкне сүтте. Аннан бик матур яшькелт трофейный кофта килеп чыкты. Инна бу хәлгә ышанмыйча Буханькога карады, моның серен белмәкче иде. Шулай да хатын-кыз булуы төртеп чыкты, ул кофтаны иңенә, күкрәгенә куеп күз үлчәве белән маташты.
— Крепдешин! Бу ничек инде?! — Ул каушаган карашын Буханькога төбәде. Шаяртадыр дип моңа һаман ышанмый иде. Буханько эндәшми генә елмайган килеш серле карап тора. Инна моның артында нидер булырга тиештер дигән серле күзләре белән Ипатовка ым кагып ала. Ник дигәндә, Инна аныкы бит әле. Аңа Ипатов хуҗа. Менә Иннаның Ипатовка булган таянычы селкенеп куйды кебек. Ипатов моңа ничек карар? Хәер, Инна ирекле хатын, шулай да намус дигән нәрсә дә бетеп җитмәгән, Ипатов аны ашата-эчертә, шуның бәрабәренә Инна аңа хатын булып тора. Тәнен бирә. Ир-атка бары тән генә кирәк. Хисләр турында сүз куерту урынсыз эш. Алар очраклы гына юлда бергә туры килделәр. Инна, иптәшләреннән калып, бер караңгы станциядә адашып йөри иде. Ипатов аны үз будкасына алды. Икенче көнне алар уртак тел таптылар. Инна гореф-гадәт, хорафатлардан азат батыр хатын икән. Ирләргә ни кирәген белгән. Ачы тәҗрибә өйрәткән аны. Шуңа күрә арада каршылыклар булмады. Икесе дә яхшы аңлый: бу хәл бары вакытлыга һәм ирекле. Беркемгә беркем дәгъва белгертеп, «права качать» итә алмый.
— Миңа гына үлчәп тегелгәндәй... — Инна бу әйбергә сокланып, шатланып бетә алмый. Ләкин кинәт кофтаны өстәлгә куйды. Йөзе җитди, борчулы чалымнар белән тулды. Шикле уе эшли башлаган төсле иде.
— Коля, минем түләргә акчам юк шул,— дип үкенеч тулы йөзе белән үзенең хуҗасына — Ипатовка томырылды. Хуҗага әлеге хәл бик тиз барып җитте, ул җилкәләрен селкетеп алды.
— Миндә дә юк, узган атнада гына өйгә перевод салдым... Сүзен тагын ышанычлы итәр өчен: — Их, кофтасы бигрәк шәп икән!— дип өстәде, телен шартлатып куйды.
Буханьконың көлемсерәгән битләре тагын да яктырып китте.
— Мин бүләк итәм, бүләккә акча алмыйлар,— дия-дия җиңүле, канәгать кеткелдәде.
Ипатовнын акчам юк дигән сүзләре Мәгарифне шаккатырды. Ул анын акчасы күп булуын белә иде. Чөнки Ипатов спекуляция белән шөгыльләнә. Польшада һәм чик буе станцияләрендә әйбер-кара бик очсыз. Ипатов шуларны чемодан тутырып ала да, безнен эчкәре ерак станция базарларында бермә-бер кыйбатка шудыра. Бервакыт Брест — Муховец күпере аша Перекоп станциясенә үттеләр. Безнекечә кин тимер юл шунда чаклы бара. Россиягә китәсе поезд составларын Пшендеш дигән веткада төзиләр... Урман эчендә бер таланып бетмәгән усадьбага тап булдылар. Ипатов йөзләп кул сәгате сирмәде. Мәгариф тә кесәләренә сәгатьләр тутырган иде. Ләкин үзебезнен якка чыккач, барысын да Ипатов талап алып бетерде. «Тебе не положено, — диде. Я за тебя отвечаю!» Менә нәрсә әйтә аласын. Татар булганга күрә шулай иткәндер инде. Мәгарифнен юашлыгы чыраена язылган инде. Өлкән брат кайда да үзенен өстенлеген күрсәтергә күнеккән... Ипатов хәзинә, акча тулы ике чемоданын тормоз будкасынын тимер тартмасында яшереп тота. Ничек шуны Инна бер дә чамалый алмаган. Бигрәк беркатлы, тирән уй йөртә белми торган. Тормышнын бары өске йөзеннән генә шуып йөрүче җилбәзәк зат икән...
Инна, бүләккә сөенеп, бик зур рәхмәт инде, бер дә көтмәгән идем, диде. Аннары хуҗасына ялварып карап:
— Семен, син дә рәхмәт әйт!— дип озын керфекләрен ана текәде.
ХИСАМ КАМАЛОВ
14
Ул Ипатов белән Буханько арасындагы киеренкелекне сизгән иде булса кирәк. Ләкин Ипатов Иннанын сүзен чынга алмады, бары битләрендә җыерчыклар хәрәкәтләнде, көлемсерәгән кебек итте, башын читкә борып, папирос кабызды.
Буханько да «Казбек» тартмасы чыгарды, бер хуш исле папирос алып капты. «Казбек» папиросын бай кешеләр генә тарта иде.
Торакка кайттылар. Урман буенда трофей вагоннардан кечкенә бер поселок сыман нәрсә төзелгән. Пассажир вагоннарын тәгәрмәчләреннән алып тезгәннәр. Аларга депо паровозларыннан җылы керткәннәр. Күперләр, юллар салуда эшләүчеләр шунда яшиләр икән. Күпчелек вагоннарда хатын- кызлар, кайберләрендә балалар да күзгә чалына иде.
Бүлмәләр, ишекләр юк. Пәр бүлемдә аслы-өсле дүрт кешелек урын. Плацкарт вагонындагы кебегрәк. Ипатов белән Инна бер бүлемгә урнаштылар. Урын иркен иде. Буханько белән Мәгариф икенче бүлемгә күчте. Мәгариф өске сәкегә үрмәләде.
Иртән Ипатов тавышына уянып китте. Инна Буханько кочагында ята иде. Төнлә Ипатовны йоклаткан да, Буханько янына кергән икән. Әнә чәчләре тузып, күлмәге сыерылып менгән дә, шәрә итләч ботларын ачкан. Ипатов бүлем бусагасында басып тора, тешен кысып, ачу белән ысылдый:
— Син, курва, дешевка, нәрсә эшлисен, ә?
Ул скандал чыгармаска итә сыман иде. Инна анын йомшак ягын чамалаган, ахрысы, мендәрдән башын күтәреп, торып утырды, чәчләрен төйнәштерә башлады. Ә Буханько ана аркасы белән яткан, әллә ишетми, әллә юри кылана.
— Семен, син мине гафу ит, зинһар, ә?— диде Инна еламсыраган калтыраулы тавыш белән. — Шулай килеп чыкты. Нишләргә сон инде?..— Үзе зур йомарлам күкрәкләрен лифчигына тутыра. — Ирләр барысы да эт, талыйлар! Ничек каршы торыйм?!
Ул ачыргаланып еларга тотынды.
— Син сука, ашаган табагына кәк иттен!
— Юк, юк,— дип җылак чәрелдәде Инна. — Син мине ач паекта тоттын, берни бирмәден. Үзен миннән көн дә ләззәт алдын. Син үтә саран адәм. Синен белән бер хатын да яши алмаячак!
Шунда Буханько уянды һәм боларга таба борылып утырды.
— Ипатов, син Иннага тимә, ул хәзер минеке!— диде бик тыныч, гүя хуҗаларча. — Инна, җылама! Ну! Ну!
— Ничек синеке? — Ипатов кычкырып җибәрүен сизми дә калды. Шунда тавышын әкренәйтте. — Син таптыймы аны? Менә әзергә — бәзер, ә? Нинди ертлач! Инна!
— Кулында тотып тора алмадын, брат, үзен гаепле!
Буханько аякларын сәкедән салындырып утырды да төшә башлады. Әйтерсен лә берни дә булмаган, гүя ялгыш кына берсенен пилоткасын икенчесе кигән.
— Инна, минем яхшылыкларны аяк астында таптадынмыни?
Ипатовнын эшне зурга җибәрәсе килмәве йөзенә чыкты. Ул кимсетелгән кеше кыяфәтендә яны белән басып тора иде. Төсендә гаҗизлек һәм гаделсезлекне кичермәү чагыла. Мәгариф аны жәлләп, йөрәге сулкылдап куйды.
— Синнән бер яхшылык та күрмәдем,— диде Инна куркудан тыелып.
Ул турсайган, йомры бит очлары кызарган.
— Тьфү!— дип Ипатов усал итеп кулын селтәде. — Фахишә! Фахишә генә шулай иманыннан ваз кичә! Тьфү!
— Ипатов, җитәр, карганма!
Буханько, күн итекләрен киеп, чәчен кечкенә тарак белән тарарга кереште. Ул үзен җинүчегә тинли һәм скандалга катнашырга теләми. Үзен андый эштән өстен саный шикелле иде.
— Мин Иннаны паровозга кертмим, рейска алмыйм!
Ипатов китәргә итте, нигәдер үзен тыеп торды.
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
15
— Мин аны ашханәгә урнаштырам, тамагы да тук булыр.
Буханько Иннага чын хуҗа булган төстә әйтте, чәчен төзәткәч, тарагын ана сузды.
Инна чәчен тарый Ипатовка кырын карап, башын горур тотып:
— Бик исем китте синен ише саран бакага!— дия иде шикелле.
Ипатов таптанып торды да, сәндерәдәге Мәгарифкә ияк какты:
— Әйдә, киттек!
Мәгариф чалбар-гимнастеркасын кигән иде, аска сикерде дә, аягына кирзаларын эләктерде, яшел бушлатын, пилоткасын кулына тотып, машинист артыннан иярде. Алар станциягә штабка юнәлделәр. Бераздан борылып карады, Буханько белән Инна да чыкканнар. Сөйләшә-сөйләшә рельслар буйлап атлыйлар иде.
Мәгариф көтте: Ипатов бик нык тузынырга тиеш хәзер. Буханьконы напарник итеп алмавы ихтимал... Инна нигә алай эшләде икән? Теге кофта өчен Буханькога бурычын тәне белән түләргә теләгәнме? Юк, алай булмас төсле. Буханько Иннаны берәр ничек мәҗбүр иткән булуы бик мөмкин. Чөнки бу кеше бар төштә дә җинүчән ертлач, алга чыгарга омтылучан зат иде.
Өйлә вакытындарак рейска чыгарга боерык булды. Репатриатлар тикшерү аша уздырылып вагоннарга урнаштырылган. Хәзер вагоннарны бергә җыеп, эшелон төзергә һәм юлга чыгарга тиешле.
Тормоз будкасына эшелон төзүче тимер юл лейтенанты кереп басты. Нечкә, үткен, ничектер астан гына йөри торган сыбызгы тавышы белән паровозда идарә итә башлады.
Ипатов белән Буханько бер-берсенә тырпу торалар, сүз катмыйлар. Ипатов кына кирәкле кранны борырга, йә реверсны чигендерергә артыгы белән кычкырып Буханькога команда бирә иде. Поездны Калинковичи юнәлешенә бара торган юлга кертеп җибәрделәр.
Көзге төн тиз караңгылана. Ярый әле аккумуляторлар яхшы эшли, көчле лампочкалар юлны яктыртып бара. Мәгариф үз эшен яхшы белә, кувалда белән күмер кантарлары вата, улакка тутыра. Буханько шуларны соскы көрәк белән чумырып алып топкага ыргыта. Башта ул, бу эш минем бурычка керми дип, мыгырданып маташкан иде. Бүген исә үзе бик теләп эшли, хәтта Мәгарифкә булыша, күмерне улакка тутыра иде. Бу ни хикмәт? Тизәген дә бизмәнгә салырга яратучан Буханькога ни булган? Ипатовтан бераз шүрли дисән инде, бер дә охшамаган.
Офык буенча кызгылт тасмалар сузылып, яктыра башлаганда шыр ялан кырда яна төзелеп яткан бер станциядә мәҗбүри туктарга туры килде. Вагонда ике хатын үлгән иде. Санитарлар носилка белән мәетләрне вагоннан чыгардылар. Нишләтергә? Биредә куеп калдырыр җир юк. Юл эшендә эшләүче эшчеләрне уятырга, кабер казуларын үтенергә-ялварырга туры килде. Юлдан ерак түгел бер калкурак урынга аннан-моннан чокыр казыдылар. Икесен дә шул чокырга салдылар... Тормыш бик рәхимсез шул, берни дә кыла алмыйсын. Теге чик буе сортировочныенда кайбер хатыннар биләүдәге бәбиләрен калдырганнар иде, менә биредә кайсыларыдыр үзләре җир астына кереп калды. Гомер агышы белән бер бәндә дә ярыша алмый. Шуна күрә язмыш иркенә буйсына.
Яна төзелеп яки рәткә китерелеп ята торган кечкенә станцияләрдә дә тукталыш ясарга әйтелгән иде. Ник дисән, бу хатын-кызлар 1941—42 елларда шушы тирәдәге авыллардан, поселок-шәһәрләрдән җыеп Германиягә эшкә куылганнар. Тукталыш саен төркем-төркем булып вагоннан коелалар. Өс киемнәре бик чуар. Кайсыларында немец солдатынын зәнгәр френче, дагалы кыска кунычлы күн итек. Безнен солдатлар киеменнән булганнары да бар. Күбесе шаровар йә чалбар кигән. Чит илдә хатын-кызлар чалбар кия диләр. Шул модада, имеш. Билгеле, андый нәрсә юк, кем ни юнәткән, шуны кигән. Совет ягында аларга Америка җибәргән иске киемнәрне дә биргәннәр.
Хатын-кызлар вагоннан төшкәч, як-якларына сәерсенеп карап, үзләренен туган станцияләрен танырга тырышалар. Барча нәрсә җимерелгән, хәрабә хәлендә ята.
ХИСАМ КАМАЛОВ
16
Вакланып беткән кирпеч өемнәре. Бер тимер юл тупигында янган паровозлар тезелеп калган — кызгылт-соры тутык белән капланганнар. Борынгы эре динозаврларнын катып калган сыннары хәтергә килә. Бер егермеләп булыр. Бу тирәдә сугыш бик каты булгандыр, күрәсен.
Төрле вагоннардан хатын-кызлар кычкырышып иптәшләрен эзли. Ләкин аларга беркем җавап кайтармый. Ачы аваз һавада асылынып кала. Алда аларны ни көтә? Биредән автомат, этләр белән озаткан чакта алар япь-яшь, яна гына дөньяга күзләрен ача башлаган садә, саф гүзәл затлар иде. Ут кебек тере, һәрберсендә йөз елга җитәрлек тормыш ялкыны дөрләп торган, дөньяны янартучылар, баетучылар, яшәртүчеләр иде алар. Җанлы чәчәкләр... Йа, Хода! Өч-дүрт ел эчендә бу илаһи затлардан берни дә калмаган. Алар барысы да танымаслык булып үзгәргәннәр. Кырау суккан чәчәкләрдәй кара янып көйгән йөзле; бөкшәйгән, бетәшкән гәүдәлеләр. Фашистлар аларнын җилеген суырып бетергән. Ул кан эчкечләргә ни җитмәде икән? Нинди сәбәпкә таянып, безнен илгә басып кергәннәр? Нинди хаклык дәгъвалап, чит җирне яулап алуны дөрес дип тапканнар. Шуна ышанганнар, бүтәннәрне ышандырганнар. Ышанычлары булмаса, бу тикле кан коя алмаслар иде алар.
Еш тукталып, «встречный»ларны көтеп-көтеп тора-тора бара торгач, шактый көннәр үтте. Калинковичига барып җитә алмадык. Халык вагоннардан төшеп бетте.
***
Алдагы станциягә үтеп, анда хәрби җиһаз төягән эшелонны алып кире кайту ягына чыктык. Эшелон секретный иде, көндез туктап торабыз, карангы төшкәч кенә хәрәкәт итәргә рөхсәт бирәләр. Уңай ягы шунда, көндез будкада ашап-эчеп, йоклап алабыз. Кайчак бишәр-алтышар сәгать эләгә. Адәм баласы өчен йокы ризык кебек зарури... Алда шактый вакыт бар иде, шуңа Буханько чыгарган шешәдән бераз эчеп куйдылар. Ипатов аракы күрсә, тыелып кала алмый иде. Шул йомшаклыгы бар. Буханько моны сизеп алды һәм шул йомшак-салпы якка салам кыстыра. Сумкасында һаман шешә йөртә. Каян ала торгандыр? Кулда бер ярты 300 сум тора. Ул каяндыр чумырган булырга тиеш. Бик үткен, блатной кеше. Әнә ни принципиаль Ипатовны кулына алды. Шул аракы белән. Ипатов аракыны җиңә алмас дәрәҗәгә җиткән икән. Хатын булып торган Инна Буханькога күчте. Ипатов берничә көн усалланып, өзгәләп ташлар дәрәҗәдә кара коелып йөрсә дә шул чакта да Буханьконың шешәсеннән баш тартырга көче җитмәде. Аракы шайтан түгел диген, алар арасындагы дошманлыкны йомшартканнан-йомшарта бара иде. Менә бу юлы да эчеп алгач, кызып сөйләшә башладылар. Кайчак, менә хәзер сугышалар инде болар дип торасың. Юк, стаканга эчемлек салгач, Ипатовның батырлыгы шиңә дә куя. Шулай да һаман Иннаны авызыннан төшерми.
— Чынын әйт әле, үзе хыянәт иттеме, әллә синең кысу аркасындамы?
Ипатов папиросын кабызып, күзләрен кыса төшеп, Буханькога сынап карап тора башлады. Буханько җайга җавап кайтармыйча, карашын читкә алып уйланып торды.
— Әгәр мин хәерче булсам, Инна минем кысуга карар иде микән? Ә? Ничек уйлыйсың?
Буханько туры карамады.
— Ну, хәйләкәр төлке үзең дә! Хатын сайлар байны, ир-ат сайлар сауны, дигәннәр борынгылар. Шул инде.
Ни исең китте, аяк асты тулы хатын-кыз бит.
— Юк, Инна бөтенләй башка,— диде Ипатов үкенүле-хыялый төстә. — Хатыннар күргәнем булды. Әмма мондый нәгыз татлыны очратканым юк иде. Туктале, ни сәбәпле син үз иптәшеңнең хатынын тартып аласың, ә? Нинди интерес, ә? Холкың шундыймы? Иптәшеңне кимсетү сиңа рәхәтлек бирәме әллә?
— Семен Алексеевич, нинди кимсетү! Нинди сүз ул? Просто шулай килеп чыкты!
Буханько иптәшен кимсетү турында башына да килмәгән төстә аклана башлады.
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
17
— Миңа Инна кирәк түгел, пожалыста, үзеңә булыр!
—Юк, бу хыянәттән соң кирәк түгел,— диде Ипатов ышанычсыз гына.
— Алай димә, Семен Алексеевич, сиңа Инна бик ошый икән бит. Татлы дисең, димәк, син аны тән белән яратасың. Тән белән яратканны ир-ат алай ансат кына ташлый алмый. Үземнән әйтәм, син дә шундый зат күренәсең...
— Тән яратуы хәтәр, әйе,— дип ияген селкеде Ипатов. — Син сволочь бу нәрсәләрне каян беләсең, ә? Син бит миннән яшьрәк?
— Акыл яшьтә түгел, башта, Семен Алексеевич!
— Ул курва Иннаны инде ничә көн оныта алмый интегәм бит, Буханько, аңлыйсыңмы шуны, юкмы, ә?
— Бик нык аңлыйм, хәлеңә керәм.
— Иннаны миңа кайтарасыңмы, ә?
— Хыянәттән сон кирәк түгел дигән идеи бит?
— Шайтан алсын, синен аста укасы коелмагандыр әле?
— Ләкин ул сина кайтыр микән, вәт мәсьәлә?
Буханько телен шартлатып куйды.
— Неужели син аны шул тикле әсир иттен инде?
— Юк, Инна үзе әсир булды. Синнән башка берәү дә кирәкмәс, диде.
— Вәт сука, ә?
— Юкка кайгырма, Семен Алексеевич, Иннадан йөз тапкыр әйбәтрәге, татлысы муенына килеп асылыныр, әйткән иде диярсен.
Буханькога сөйләү җинел, ә Ипатов Иннанын татлылыгын, нәзакәтлелеген күнелендә янартып иза чигә. Үзе дә аптырый: яшь чакта да анын җанын болай Инна кебек уеп алган хатын-кыз очрамады. Барысы да була иде дә, бернинди эз калдырмый бетә иде, була да югала. Ә менә Инна белән бетмәде, югалмады. Ни хикмәт бу? Юк, моны анлатуы кыен. Мин нишли алам сон? Инна белән сөйләшергә, анлашырга кирәк. Ни үкенеч, мин әшәке сүзләр белән анын дәрәҗәсен төшердем, җанын кимсеттем. Этләр ана этне бер очракта да тешләмиләр икән. Нигә мин үземнен җаным теләгән зат өчен көрәшмәскә тиеш? Сизәм, мина Иннадан башка бик авыр. Эчүгә салышып түбән тәгәрәвен бик ихтимал. Менә нәрсә куркыныч. Иннадан башка мина перспектива юк. Бу аферист Буханькодан Иннаны тартып алырга, үземә каратырга кирәк. Буханько тотнаксыз, ышанычсыз адәм. Иннаны файдаланыр да, бер станциядә алдап калдырып китәр... Иннаны ничек ышандырырга?.. Карале, нинди оят бит, мин әллә тилердемме, Иннанын хыянәтен гафу итеп ятам! Үз бәямне төшерәм, горурлыгымны анын аяк астына салам. Ни булды сон? Мондый капкынга эләккәнем юк иде әле, шайтан алгыры...
Ипатов папиросын тәмләп суыра-суыра уйларынын очына чыгып җитә алмады, паровозны әзерләргә сигнал булды.
Башта складтан күмер алдык. Буханько бик каударланып чапты. Алдан киндер капчыклар әзерләгән икән, күмер төяүче күрмәгәндә, шуларны шыплап тутырып, тендерга менгерде. Мәгариф ана һаман булышты... Ягулык кайда да кирәк. Бигрәк тә урман булмаган шыр кырда утыручы станцияләрдә сораучылар күп була. Буханько ул күмерне йә аракыга алыштыра, йә акчага ычкындыра иде. Ипатов анын бу эшенә каршы төшеп караган иде дә — җинелде. Буханько анын алдына мөлдерәп торган шешә чыгарып утырта. Нәм шунын белән Ипатов капитуляциягә бирелә.
Водокачкадан су алгач, юлга чыктылар. Күпме сәгатьләр баргач, алдагы разъездда «Стоп» сигналы булды. Германиягә продукт илтә торган поездга бандитлар һөҗүм иткән. Рельсларны сүтеп куеп, поездны туктатканнар, машинистларнын берсен үтергәннәр. Он төягән вагоннарны запас веткага керткәннәр, шуннан машинага төяп алып киткәннәр. Әмма икенче машинага төягәндә милиция отделениесе килеп җиткән. Карангы төндә тота алмаганнар ди... Шуны әйтергә кирәк, Беларусь җирендә бик күп бандалар чуала. Кайсыларын немецлар калдырган дип тә сөйлиләр. Ни әйтсән дә дүрт ел оккупациядә булганнар. Совет властена каршы диверсия эшләре алып
ХИСАМ КАМАЛОВ
18
баралар. Аларнын үзәге Польша урманнарында, ди. Союзга кушылырга теләмәүче, Белоруссия аерым мөстәкыйль дәүләт булсын дип дәгъва итүче бандалар да бар, имеш.
Раздъездда байтак торылды. Монда кешеләр землянкаларда яшиләр. Юллар төзәтәләр, шитовой бараклар салып яталар. Кая карама — бар төштә дә землянкалар, бараклар.
Буханько әле анда, әле монда чапкынлый. Каяндыр кешеләрен табып, биш-алты капчык күмерен озатырга өлгерде. Ул бик тынгысыз кеше. Нәрсә булса да эшләмичә, нәрсә булса да тапмыйча, юнәтмичә тора алмый. Сөйләшә дә белә, өләшә дә белә. Кайсын көйли, кайсын чөйли. Сатулаша башласа, отмый калмый.
Менә юлны бик тиз төзәтеп өлгерделәр. Чөнки һәрбер разъездда тимер юлчылар ротасы урнашкан. Аларны тревога белән кузгаталар. Бертуктаусыз эшләтәләр...
Без хәрби эшелонны Брест—Муховецта тапшырырга тиеш. Ул-бу булмаса, бүген кичке уңайга барып җитәрбез, мөгаен. Ләкин һәр разъезд саен берәр хәл чыкмый калмый. Менә япа-япан разъездга килеп тукталдык. «Встречный»ны көтәбез. Вокзал дигәне кечкенә такта йорт. Шуның тирәсендә кешеләр тыз-быз, ыгы-зыгы килә. Тегендәрәк ватылган танклар, машиналар өелеп ята. Аның тирәсендә кемнәрдер кайнаша. Безнең белән янәшә юлга алама киемле хатын-кызлар, скелет кебек ябык ирләр белән тулы вагоннар килеп туктады. Германиядән репатриантларны алып кайталар икән...
Буханько һәм мин паровоз көпчәкләренең буксаларын озын саплы чүкеч белән ачып май салып йөрибез. Паровозның икенче ягында эшне бетереп бу ягын карый башладык. Шулчак шаулаша-шаулаша берничә хатын-кыз һәм икенче вагоннан берничә егет безнең янга килеп басты. Буханькога таба елыштылар, иелеп-иелеп аңа карыйлар.
— Ни кирәк сезгә? — Буханько эшеннән туктап боларга карады. — Тартыргамы?
Ул кесәсеннән тәмәке пачкасы чыгара башлады. Бер чандыр яңаклы егет Буханьконың чыраена йөзе белән терәлә язып:
— Син Грибковмы?— дип сорап куйды.
Төркемдәге бер тар йөзле хатын:
— Грибков үзе, полиция начальнигы! Фашист прислужнигы!— дип чәрелдәде.
Буханько берни булмагандай ригаяле елмаеп маташты, тәмәке пачкасын егетләргә сузды.
— Мин Грибков түгел, ялгыштыгыз ахрысы. Әйе, була торган хәл,— дип бик тыныч кына үзенең маслёнкасы белән чүкечен җирдән алды да, читкә атлады. Шунда шау-шу купты:
— Син Грибков! Точно! Без ялгышмыйбыз!— дип кычкырдылар.
— Кырык икенче елда Ушан станциясендә безне Германиягә озаткан полиция начальнигы син идең. Аягым тубыктан каймыккач, мин синең янга приемга кердем. Син типкәләп чыгардың. Эшелоннан калдырмадың. Ничек мин ялгышыйм?
Какча егет бик сабыр һәм ышанычлы сөйли иде. Җыелган халык аның сүзләрендә хаклык барын чамалады. Тагын бер-ике хатын-кыз бик төгәл фактлар белән Буханьконың йөзенә бәрделәр.
— Юк, мин Грибков түгел,— диде Буханько һаман елмаеп. Куеныннан документлар чыгарып тегеләргә сузды. Анда язылганнарны теге какча кычкырып укыды һәм ничектер ышанычын югалта барган шикелле булды. Тавышы йомшады, бер Буханькога, бер военный билеттагы фотога карап- карап ала иде.
— Фамилиясен үзгәрткән,— дип мыгырданды какча.
— Оскорблять итмәгез!
Буханько усал итеп карады, документларын тегеңәрдән йолкып алды да, чүкече белән маслёнкасына иелде. Аның болай да кызыл чырае җаны чыгардай булып бүртенгән иде. Шул мәлдә җир астыннан калыккан тимер юл милиционерлары килеп басты. Какча эшне аңлатып маташты. Милиционерлар Буханькога төбәлделәр.
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
19
— Ул саташа, иптәш лейтенант,— диде Буханько бу хәлгә бер әһәмият бирмәгән төстә. — Сез анын кыяфәтенә карагыз.
— Юк, синен фамилиян Грибков, точно!
Какчанын борын яфраклары селкенде, күзләрендә черек утыдай зәгыйфь чаткылар күренде. Лейтенант Буханьконын документын алды һәм үзе артыннан барырга кушты. Анарга какча, тагы берничә кеше иярде. Арырак карьер чокыры буенда өч товар вагоны тора иде. Анын икесе СИЗО, берсе милиция бүлеге икән.
Буханько озак тормады, ничектер гаепсезгә гаепләнгән кыяфәт белән әйләнеп кайтты. Ипатовнын сораулы-шикле карашын күреп, дәшми кала алмады:
— Дистрофия, ычкынганнар....— диде ул бармагын чигәсендә бөтереп.
— Түбәләре шуышкан...
Кузгалырга сигнал булды. Барыбыз да үз урыннарыбызга бастык. Ипатов парны күбрәк туплау өчен механизмнарны эшләтергә кереште. Егерме минуттан семафор ачылды, без разъездны калдырдык.
Брест—Муховецка җиткәндә, сызылып кына тан атып килә иде. Биредә тагын тикшерәләр. Безне өченче юлга кертеп туктаттылар. Димәк, тиз генә җибәрмәячәкләр. Ачык платформадагы сакчылар да җиргә сикереп төшеп, чәй өчен кайнар су алырга йөгерделәр. Без вокзалга, диспетчерга кердек. Анда билгеләнгәч, ашханәгә киттек.
Будкага кайтып ял итәргә идәнгә сузылышып яттык. Ә Буханько:
— Мин хәзер киләм,— дип каядыр китеп барды.
Без йоклап торгач та, ул юк иде әле. Шул китүдән Буханьконы ай күрде, кояш алды. Кузгалыр вакыт җиткәч, Ипатов комендантка бу хәлне хәбәр итте. Нинди кеше булып чыкты әлеге Буханько? Фамилиясен алыштыруы, полициядә немецларда хезмәт итүе әллә хакмы?
Эшелонны күпер аша кин юллы кечкенә разъездга хәтле алып килеп, исән-имин тапшырдык. Армеецлар андагы җиһазларны тар юллы платформаларга күчерә башладылар. Мостик куялар да тәгәрәтеп бик тиз урнаштыралар...
Без Польша җирендәге беренче разъезддан атлар төялгән эшелон алып китәргә тиеш. Немецлар безнен илдән талап алган малларны кире кайтарырга мәҗбүрләр. Кешедән тартып алынган әйберне иртәме-сонмы иясенә кире бирергә туры килә. Гамәли дөньянын бер язылмаган законы бу. Гөнаһлы, кырын эшләрен өчен кайчан да булса барыбер түлисен инде.
Атлар төялгән эшелон кич килеп җитте. Унҗиде вагон, һәр вагонда алты-сигез ат икән. Биш солдат — ат караучы, сержант — ветсанитар, ә лейтенант — ветврач икән. Алар артта бер җирдәрәк вагонга урнашканнар. Атлар бүген әзрәк ашатылган, эчертелгән. Эшелонны бер-ике тәүлек эчендә тиешле урынга илтеп җиткерергә кирәк. Разъезд, станцияләрдә тукталу булмаска тиеш. Кәр төштә семафор ачык, яшел ут...
Атларны үзебезнен кин рельслы вагоннарга күчерергә тотындылар. Платформалар биек, җайлы, кечкенә мостик куялар да атларны алып чыгалар. Бу вагоннарга кертеп бәйлиләр...
Төн болытлы, карангы иде. Ипатов белән будка идәненә черем итәргә яттык. Бик эссе булганга ишек ачык калды. Ат кешнәгән, конюхларнын сүгенгән тавышларын тынлый-тынлый оеп киткәнбез... Бервакыт каты шартлау тавышына уянып киттем. Дөм карангы, күзгә төртсән дә бернәрсә күренми. Ишек ачыклыгында ут нурлары сызыла, арттан чатыр-чотыр аталар. Нәрсә бу? Идәндә мүкәләп капшанам, кулым Ипатовнын башына тиде һәм бармакларымнын ябышкак куе нәрсәгә юешләнгәнен тойдым. Ана дәшәм, бернинди өн юк. Ни эшләргә белмим. Шулчак якында гына автомат уты күзне чагылдырды, аякларга ни беләндер суктылар һәм муен тамырын нидер яндырып алды сыман һәм анымны җуйганымны да белмәдем...
Иртән мине паровоз будкасыннан алып носилкага салганда аныма килдем. Әйттеләр: эшелонга ниндидер бандитлар һөҗүм иткән. Ат караучылар, санитарларны үтереп, барча атларны алып киткәннәр. Польшада күп кенә банда төркемнәре чуала, алар Германиядән Россиягә юнәлүче байлык төягән эшелоннарны җибәрмиләр, ди...
ХИСАМ КАМАЛОВ
20
Госпиталь. Сайкинны операция өстәленә сузып салдылар. Битенә марля кисәге яптылар. Шул марляга, борын турына, сестра яшел тамчылар тамыза... Мәгариф йоклап китте. Әллә нинди рәхәт йокы иде. Ниндидер төш күрәме? Менә теге Инна дигән түгәрәк битле хатын ана хәйләле күз кыса. Нәрсәгә ишарә итә ул, Мәгариф һич төшенә алмый. Башнын кай төшедер эшләми ахрысы, шуна мин Иннаны анлый алмыйм, дигән уй баш миендә чагылып уза. Шунда Ипатов әллә каян килеп чыга да Иннага бармак яный:
— Чамала, яшьләрне аздырма! Ут белән уйныйсын түгелме?— ди.
Каядыр юк була. Буханько күренә. Иннанын мул күкрәкләрен учына ала да:
— Ничә кило булыр болар?— дип, көлә дә көлә. — Юк, үзенә кара, кайсыбыз сина ошый, шуны ал? Ипатовмы, минме? Сайла, оттырма. Мина барыбер... Мин синен куенына теге авырудан куркып кердем. Ипатов сынаган... Сифилислы хатын-кыз күбәйде. Европадан алып кайталар... Менә сина культуралы Европа! Нәртөрле бозыклык шулардан...
Операция озакка сузылды... Бервакыт анын янагына кемнендер йомшак учы ипле генә китереп сукты. Төш бүленде. Бер янакка, икенче янакка. Наман кулы катылана, сугуы да көчлерәк була бара иде... Ниһаять, Мәгариф күзләрен ачты. Мөлаем елмаеп торган сестраны күрде.Ул да теге Инна кебек түгәрәк битле, мул күкрәкле, тулы тәнле иде... Аякларнын икесенә дә тимер челтәр шин куеп марля белән чорнаганнар. Носилка белән палатага китереп бер караватка яткырдылар.
Бу авыр яралылар палатасы икән. Сигезләп яралы ята. Мәгариф белән янәшә караватта сонгы чиккә җиткән лейтенант — тавышы-тыны юк, сулыш алганы да сизелми. Ул байтактан һушына килә алмый икән. Аны юк, ә йөрәге эшли. Наман укол ясап торалар. Уколны да сизми. Белми. Ике янагы да воронкаланып эчкә баткан. Борыны сөяккә генә калган, җансыз әйбер кебек тырпайган. Йомык күзләре мангай чокырлары белән генә шәйләнә. Кара чокырлар кара күзлек кигән сыман тоела иде. Сестра укол ясый да яралынын пульсын тикшереп утыра. Эмаль савыттагы шприцын алдына куеп, хәлен чамаламакчы була. Бик дикъкать биреп карый. Әйтерсен, бу лейтенантны терелтер өчен барысын да бирергә әзер кебек тәэсир кала. Сестра шыпырт кына Мәгарифкә әйтә: бу лейтенант Польшадагы бер тимер юл поселогынын коменданты булган. Җирле халыкка күп игелекләр эшләгән. Аны хөрмәт иткәннәр. Ләкин кара эчле дошман затлар да табылган. Наман да милли нигездә инде. Милләтчелек бик хәтәр нәрсә. Ул һич тә бетми. Милли хис тормышны боза торган мәкерле көч! Дөньяны явыз болгатып тора. Кешеләр арасына дошманлык тарата... Кыскасы, лейтенантка хаиннарча почмактан аталар...
Мәгарифнен колагы ишетми башлады. Хәле бик кискен генә начарланган иде. Шуны сестрага әйтергә кыюлыгы җитмәде, әллә бу чибәр алдында каушап калды инде, шайтан белсен. Башы чатнап-чатнап ярылырдай булып сызлый. Аяклар ут эчендә кисәү булып яналар шикелле. Кымшатыр хәл юк. Авыз эче кипкән, телне әйләндереп булмый. Борыннан чыккан сулыш тыны иреннәрне пешерә.
Ярты төн узгач, Мәгариф авыртуларга чыдый алмыйча, ынгыраша башлады. Ул ыңгырашудан үзен күпме тыеп көчәнсә дә, хәзер чыдамы төкәнде. Шулай да сестраны дәшәргә оялды. Үлеп ята торган лейтенант белән чагыштырганда аның яралары ул хәтле баш китәрлек түгел бит. Шул сәбәпле сестрага ялынасы килмәде. Әллә егетлек горурлыгы җиңде инде, белмәссең. Чибәр кыз алдында әллә ничек каушап каласың, нигәдер оялта да. Оят авыртудан көчлерәк, ахрысы?
Аның ыңгырашуын ишетеп, сестра үзе килеп җитте. Кулын тотып, пульсын санауга ул барысын да аңлады. Тән температурасы кырыкка җитеп бара иде... Сестра тиз зиһенле, өлгер икән, шунда ук хәлне җиңеләйтә торган укол алып килеп, Мәгарифнең беләгенә кадады. Икенче беләгенә тагы шприц белән дару җибәрде. Аның кырына утырып торды. Морфий бирелгәннән соң барча яралылар бик рәхәтләнеп йоклыйлар иде. Мәгариф хәле җиңеләя башлавын колагы ишетүеннән, авыз эчендә теле әйләнүеннән сизде. Шунда хәле җиңеләйде, яралары кисеп
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
21
сызламый башлады. Сихәт чагындагы халәткә кайткан сыман сизде. Шунда аңарда үз янындагы кешеләр белән кызыксыну туды. Зиһене бераз ачылган шикелле булды. Ихтыярыннан тыш, сестрага рәхмәт әйтте, сораулар бирергә җөрьәт итте. Кыз бер дә авырынсынмыйча җавап бирә иде. Авыруның хәле арулансын өчен, ул көчен дә, сүзен дә кызганмый. Үзен йөдәтеп, газаплап бетергән яралылардан бер дә туймаганы, бизмәгәне сизелеп тора иде. Моның өчен кеше түгел, әүлия булырга кирәк инде. Эчендә, җанында тирән миһербанлык сыйфатлары булмаса, болай сабыр, яралыларның мең төрле капризларына чыдап бетә алмас иде. Ниндидер тәмам гарык булганлык, бизелгәнлдек һәм шуннан килеп туа торган салкынлык, битарафлык кыяфәтенә чыкмый, беленми калмас иде. Юк, андый нәрсәнең төсмере дә сизелми. Ул Мәгарифне үз җаваплылыгына йөкләтелгән яңа бурыч, яңа төзәтү объекты итеп карый иде...
Исеме Надия, фамилиясе Шамкина икән. Мәгариф аның татар кызы булуын ничектер хисе белән тойган кебек булган иде. Ләкин бу хис баш миенә барып җитмәде, шуңа аңын да биләмәде. Эчтә сүнеп калды. Фикер булып төйнәлмәде. Хәзер сиземләве дөрескә чыкканга сөенде Мәгариф һәм Надиянең бер дә җиксенмәвен чамалап, шыпырт тавыш белән сөйләшүен дәвам итте. Алар русча сөйләшәләр иде. Надия Казанда туган, руслар арасында үскән. Рус мәктәбендә укыган. Татарча начар белә, шулай да һәр сүзне аңлый, кайтарып әйтергә тартына. Шуңа сөйләшкәндә битләренә уңайсызлану алсулыгы чыга. Русча гына җавап кайтара. Мәгариф татарча сөйли, ә Надия русча әйтә. Шулай татарча-русча аңлашалар. Мәгариф үзенең рядовойдан икәнен әйткәч, Надия ышанмыйча, аңа карап торды. Ялганламыймы? Якташ дип аңа ябышучылардан гарык булып беткән шикелле иде... Сүз шунда өзелде, Надияне икенче палатага чакырдылар.
Ул йоклап киткәнен сизмәде... Күпмедер вакыттан морфийның тәэсире бетте, яралары җанны телеп-телеп сызлый башлады. Элек аңа гел чуан чыга иде, аның сулык-сулык килеп авыртуы әле һаман да онытылмый. Чуан тулганда шулай итә. Хәзер менә шул авырту яңаргандай булды. Яра шешә, үлек җыя ахрысы дип уйлады ул. Моны врачлар яхшыга саный. Ягъни организм авыру белән актив көрәшә.
Янәшә караваттагы яралының да морфий тәэсире бетте, ахрысы, ул, уянып, ыңгыраша башлады. Каты яралы өлкән лейтенант. Өченче көн, уколдан соң, бер-ике минут сөйләшеп алганнар иде. Ике аягы да тездән өстә яраланган. Бот сөякләре чәрдәкләнгән. Ул гипста ята. Ябык яра. Эчтә нинди процесс барганын чамалау кыен. Ачык калган тубыклары зәңгәрләнә башлаган. Үлгән кешенеке кебек. Аякларымны сизмим ди ул аңына килгән чакларда. Күп вакыт аңын җуеп ала. Ниндидер яна укол белән аны һушына китерәләр... Ул штрафной рота белән командалык иткән... Солдат каны командирларны бернигә дә өйрәтми, менә кайда трагедия дип сөйләнә ул... Үзең дә күп башларны харап иткәнсеңдер, мөгаен, диләр аңа палатадагы яралылар.... Өлкән лейтенантның ак мендәрдә яткан тубал чәчле башы калкып куя, ул терсәкләренә таянып, бу сүзләрне кем әйткәнен белергә тели. Аңа сынап карап тора, шикчел күзләрен як-якка күчереп, нидер әйтмәкче була. Терсәкләрен ычкындыра, башы мендәрне яньчеп эчкә чума. Юк, дип мыгырдый ул мендәр чокырыннан башын күтәрмичә, мин, киресенчә, солдатларны ничек тә сакларга тырыштым. Шуның өчен өстәге начальстводан эләгә иде. Званиене дә күтәрмәделәр. Орден да эләкмәде — сугышчыларны саклаган, барча операцияләрне төгәл исәпләп, аз югалтулар белән үтәп чыккан өчен. Ләкин яхшылыкны аңлыйлармыни? Яхшылык эшләмә, сине начар димәсләр, ди бит.
Бер биеклеккә һөҗүм иткәндә кискен хәл туды. Атакага барганда көтелмәгән җирдән немецлар ата башлады. Сугышчылар снаряд чокырларына төшеп сыендылар. Мин: «Алга!» дип приказ бирәм, кымшанмыйлар. Вакыт уза. Немец пулеметы тынган арада алга ыргылырга мөмкин. Юк, тыңламыйлар. Мин орденарецыма атакага күтәрелергә боердым. Ул куркып калды, боерыкны үтәүдән баш тартты. Мин аңа пистолет белән янап, приказны кабатладым. Ул миңа автоматын борып очередь
ХИСАМ КАМАЛОВ
22
бирде. Мин җиргә аудым. Ул үзен белештермәстән калкынган иде. Шул минутта аның чигәсенә немец пулясы килеп тиде. Ул да минем янга авып төште. Миңа башын борып карады да тынып калды. Болай әйбәт, тырыш егет иде. Кызу канлы булуы бер дә беленмәгән иде. Кискен минутта әнә бөтенләй икенче кешегә әйләнде дә куйды. Нәм адәм баласы хәлиткеч моментта үзгәрә, «нутросы» ачыла...
Тавышы йокылы иде һәм ул шунда ук тынды, озын-озын итеп борыны сызгырганы гына ишетелде.
Мәгарифнең хәле әйбәтләнә бара иде. Беренче перевязка моның шулай булуын күрсәтте. Канлы ярага ябышып каткан марляны кубарганда күзләреннән утлар очты. Әмма врачлар яраны күреп шатландылар. Яра тоташ сары үлек белән капланган иде. «Яхшы! Ну, молодец!»— диештеләр. Кичен температурасы күтәрелде, ләкин иртәнгә бетте диярлек. Температурасы төшкәч, тамагына да аш үтә башлады.
Әмма штрафной рота командирының хәле начарланганнан-начарлана бара иде. Ул хәзер бары морфий белән генә тора, уколның көче бетүгә, уяна да, кычкырырга тотына. Бирмичә торсалар, бик каты сүгенә. Начальникларны чакырта... Менә госпиталь начальнигы — зур, таза гәүдәле, тәэсирчән мәһабәт чырайлы кеше, аның караваты янында басып тора.
— Ике аякта да гангрена,— диде рота командиры кипкән иреннәрен ялый-ялый. Ул көч-хәл белән генә сүзләрен әйтә. — Нигә дәваламыйсыз, ә? Мать вашу!..
— Ничек алай әйтә аласыз? Сез нәрсә? Сезгә көн саен биш-алты укол ясала...
Яралының дәгъвасыннан, нахаклыгыннан начальникның йөзенә гаҗәпләнү, аптырау чалымнары чыга.
— Сез миңа кирәкле дарулар бирмисез, әйе. Нигә гангрена бер дә арулануга бармый, ә?
— Гангренага каршы дару юк, шуңа берничә препарат кулланыла...
— Ә пенициллин нигә бирмисез?
— Ул дару гангренадан түгел, шуның өстенә ул юк та бездә. Китермиләр...
— Пенициллин сездә бар, беләм мин. Аны мина бирергә сезгә рөхсәт итмиләр. Төгәл шулай!
— Сез ни сөйлисез?
Начальникнын кин җилкәләре җыерылды, йөзенә юмакайлык, ярарга тырышу төсмерләре чыкты. Йомшак кына елмая-елмая караватка якынрак килде. Яралы ниндидер яшерен дөреслекне ачып салган шикелле иде. Хәзер шуны ничек кире кагарга, яралыны ничек ышандырырга белмәү анын кыяфәтендә чагылып китте.
— Кем рөхсәт итмәгәнен дә беләм...
— Юк, юк, иптәш өлкән лейтенант, бу сез түгел, сезнен авыруыгыз сөйли. Безне беркем тыя алмый. Менә пенициллин вәгъдә итәләр. Ләкин, әйтәм бит, ул гангренага һич ярамый...
— Ярый, бик ярый, мин томана кеше түгел. Мина пенициллин бирергә рөхсәт итмиләр. Мин НКВД начальнигына гариза язам... Мин иптәш Берия ведомостенда торучы кеше. Сез минем гомеремне ничек тә саклап калырга бурычлы...
Өлкән лейтенантнын хәле бетте, ак мендәр өстендәге кин мангайлы, тирән карангы күз чокырлы башы бер якка янтайды. Йөзендә чиксез рәнҗү һәм каһәр уку җыерчыклары...
— Паникага бирелмәгез, өлкән лейтенант,— диде госпиталь начальнигы юмалаган тавыш белән. — Без сине терелтербез, китәргә ирек бирмәбез. Юк! Тыныч булыгыз! Без синен гомерен өчен җаваплы! Каушамагыз! Хәзер сина морфий бирерләр. Тынычланырсын!
Ул ишеккә таба борылды, яралы тагы нәрсәдер әйтер дип куркып, тиз-тиз атлап чыгып китте. Сестра килеп яралыга укол кадады. Өлкән лейтенант нидер әйтмәкче булган иде, теле көрмәкләнде, сүзен анларлык түгел иде. Күзләре йомылды. Тирән күз чокырлары кечкенә генә ике кара өн сыман куркыныч булып тора иде.
Морфий тәэсире кимегәч, ул һушына кайта һәм ялварулы ынгыраша:
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
23
— Товарищ Берия, не дай умереть! Дорогой Берия, дай мне лекарства! Я преданный партиец. Я сын партии! Лаврентий Павлович, не убивай меня! Не убивай... А-а-а-а!..
Берничә сестра йөгереп килеп җитте, ана тагы морфий уколы ясадылар. Штрафной командиры тынып калды. Мәгариф штрафнойнын әйткәннәрен анлап бетерми иде. Ни өчен НКВД начальникларына мөрәҗәгать итә? Дарулар шулар рөхсәтеннән тора микәнни?
Штрафниклар турында төрле гаҗәп хәлләр сөйлиләр иде. Имеш, бер янгырлы карангы төндә траншеяда сакта торучы егермеләп немецны суеп чыкканнар. Шул вакыйгадан сон немецлар алгы сызыкка штрафниклар килгәнен чамаласалар, сугышсыз-нисез позицияләрен ташлап китәләр икән. Булса да булыр, штрафниклар бик аяусызлар, бернидән курыкмыйлар: «Йә пан, йә пропал» принцибы белән сугышка керәләр, ди.
Берничә көннән штрафной командиры дөнья куйды. Морфийлы йокысыннан уянмады. НКВД аны үлем тырнагыннан йолырга әллә теләмәде, әллә нәрсә. Пәрбер үлем тирән сер инде. Адәм баласы үзенә боерганны үтәгән, хәзер анын кирәге беткән. Дөнья бу, ә яшәү кануннары рәхим- шәфкать белми.
Тышта янгыр коя. Җил белән тәрәзәгә бәреп ява башлады. Ярыклардан палатага юеш саф һава тулды. Сулыш алуы бераз җинеләйгәндәй итте.
Мәгариф тәрәзәгә карап ята. Бу яклар үзенә бер төрле икән. Янгыр калын, авыр булып ява. Өстән чиләк белән коеп торган кебек. Тиз генә туктамый. Белоруссия белән Польша чикләре дингезгә якын, ди. Кыш та монда йомшак була икән.
Тәрәзә янындагы караватта ятучы яралынын хәле начарланды. Хәер, ул сугышта яраланмаган, сугыш башында ук әсирлеккә эләккән. Концлагерьда фашист хирурглары анарда төрле тәҗрибәләр ясаганнар. Һаман газаплап торганнар. Башта әз-әзләп венасыннан канын алганнар. Организм яна канны күпме вакыт эшләп чыгара, алынганны нинди микъдарда тутыра. Ашау нормаль булганда организм элекке кадәр канны ничә көн тутыра? Ашау рационында май, углеводлар булмаганда кан ничек, күпме вакытта нормальләшә... Аннары арка миеннән пункция белән сыеклык алып каһәрләгәннәр. Шунардан анын күз кабаклары ачылып ябылмый торган булып калган. Акылына зыян килгән. Күзләре имәнгеч. Кин шәрә мангаена ике зур пыяла тәнкәләр ябыштырып куйган шикелле. Керфек, бәбәкләре селкенми, җансыз карый. Тәнендә карга чукырлык та ит-сут юк. Ашаганы йокмый. Анын авыруын белмиләр. Ул кибә дә кибә. Фәкать венасына кан җибәргәндә генә җан керә, анына килә. Ләкин җибәргән канны организмда нәрсәдер бик тиз ашап бетерә икән. Ә госпитальгә яна кан китермиләр. Сестралар да бирә алмыйлар. Алар кан бирә-бирә үзләре чиргә сабышып, какшап беткәннәр. Сугыш чорындагы энтузиазм сүнгән. Җинү килгәч һәркем үзен, алдагы көнен исәпли башлаган...
Каяндыр юнәтеп анын венасына ике йөз илле грамм кан җибәрделәр. Авыру анына килде, теле ачылды.
— Мине үзем белән бергә булган иптәшем сатты,— диде йомычкадай юка, сыек учы белән башын сыпыра-сыпыра. — Немецларга мине спортсмен дигән. Мине эксперимент ясарга калдырдылар, аны эшкә озаттылар. Адәм баласы алдакчы, икейөзле, шкурник... Әһ-һе...
Менә ничә көн инде госпитальгә кан китермиләр. Авыру төпчеккә генә калган шәм кебек, менә сүнәм, менә сүнәм дип тора. Ул берни таләп итми, үлеме белән килешкән. Ярдәм итмәсләрен дә белә. Зәгыйфьләнгәннән- зәгыйфьләнә. Авыру инде анын җуеп ята... Ләкин янына килеп караучы да юк, барысы да өмет өзеп, кул селтәгәннәр. Әллә нинди билгесез авыру... Иртәнгә инде ул бөтенләй сүнеп калган иде. Чыраенда ниндидер балаларча канәгать елмаюга охшаган чалым катып калган. Газаплардан котылу, аны бүтән җәзалый алмауларына сөенү төсмере сизелә иде.
Яшь организм булгангадыр, Мәгарифнен яралары тиз төзәлә. Ул «судно», «утка» сорап ятарга бик кыенсына иде. Шул бәладән котылу әмәлен тәки тапты: тезләре
ХИСАМ КАМАЛОВ
24
белән йөрергә кереште. Тез башлары суелып чыкты, әмма хаҗәтенә үзе йөрде. Надия ана укол кадаганда терсәккә куя торган клеёнка тышлы мендәрчекләр табып китерде. Шуларны тез башларына беркетеп бәйләгән иде, аяк табаннарыннан бер дә ким түгел, тезләр белән дә йөреп була икән. Палатада карават кырыйларына тотынып та, болай да әйбәт хәрәкәтләнә башлады. Кемгә су, кемгә судно алып бирергә дә иренми...
Ярасы көннән-көн әйбәтләнә баруына һәм исән калуына эчтән генә куанып, ваемын бушайтып яши иде. Дөрес, теге төнге һаләкәт вакытында бәлагә эләккән Ипатовны еш исенә төшерә. Атыш тавышына уянып, карангыда идән буйлап мүкәләгәндә анын кулы ябышкак сыеклык белән чыланган иде. Ул анын Ипатов башыннан аккан кан икәнен сонрак искәрде. Хәзер дә ул кан анын кулларында буялган килеш тора шикелле. Шунда үзе дә өнәмәстән, учларын бер-берсенә ышкып алгалый. Тизрәк кулны юасы килә башлый. Ипатов әйбәт кеше иде бит, сугыш тәмугыннан исән-имин чыгып, тыныч көннәрдә харап булды. Язмышыннын кискен борылышларын алдан бер дә чамалау мөмкин түгел.
Төзәлеп чыккач нишләргә булыр икән дип ул алдагы тормышы турында уйлана. Аяклары элеккеге кебек булырмы, юкмы, демобилизация чутына куярлармы? Әллә нестроевойга чыгарып армиядә калдырырлармы? Юк, ана инвалидлык биреп, кайтарып җибәрерләр. Надия сүз уңаенда шулайрак сөйләнде. Синең кебекләргә инвалидлык бирәләр, ә инвалидның льготалары байтак. Хәзерге өзек вакытта бик кирәк ул ташламалар. Эшкә урнашырга, квартира алырга... Синең баш төртер җирең юк бит... Әлегесе бушка ашап-эчеп, бушка киенеп, хөкүмәт җилкәсендә яту. Бу хәл озакка бармас. Үз көнемне үзем күрә башларга кирәк булыр. Менә шул вакытта нәрсә эшләрмен? Биредә госпитальдән тыш тормыш ансат булып тоела. Ләкин бу алдаучан тойгы гына. Тормыш тәртәсенә бер җигелсәң, тыпырчына алмыйсың, авыр йөкне җенең өзелергә җитеп тартырга мәҗбүр буласың... Шулар хакында уйлаганда Мәгарифнең аркасы салкынаеп чымырдап куя, маңгаена бөрчек-бөрчек тирләр бәреп чыга. Армиядә командир нинди приказ бирсә, шуны үтисең, башка нәрсәләрдә эшең юк. Берни өчен җавап тотмыйсың. Отчёт бирмәү яшәүнең иң рәхәт вакыты. Ләкин рәхәт күпкә бармый. Хисап бирергә тормыш мәҗбүр итә. Чөнки эшләгән кырын эшләрең кире үзеңә кайта. Сине артыңнан килеп тотып ала.
Поездга бандитлар һөҗүм итү вакыйгасы бәлки шуның белән йомылыр дип өметләнгән иде Мәгариф. Юк, кая сиңа! Аны бер дә күздән ычкындырмаганнар икән. Мәгарифне особый отделга чакырып керткәч, ул шуңа төшенгәндәй булды. Анда особисттан башка трибунал оперуполномоченные да бар иде. Ул кызыл кенәгәсен ачып, Мәгарифнең битенә терәлердәй итеп якын күтәрде. Мәгариф каушавыннан берни укый алмады. Фамилиясен ул үзе әйтте: Каймакчи Павел Платонович. Түгәрәк чырайлы, җиз чәчле, битләре бераз алсуланып тора, шуңа сары кашлары беленми дә диярлек иде. Әмма берни белгертми торган кыяфәтендә ниндидер үзенә тарта торган мәһабәтлек бар шикелле.
Каймакчи хәлне аңлатты. Бер эшелон ат урлануы (107 баш ат) болай гына үтә алмый. Бу гадәттән тыш хәлне трибунал тикшерә. Безнең армеецлар катнашкан эш. Ни сәбәпле шул хәл килеп чыккан? Билгеле, бер эш тә сәбәпсез булмый. Ни өчен нәкъ менә шул төнне эшелонга һөҗүм итәләр? Бүтән вакытта түгел? Бандитлар эшелонның Союзга җибәрелүен каян белгәннәр? Сообщниклары булуы бәхәссез. Кайда алар — Польша ягындамы, әллә безнең арадамы? Станциядәме? Дейспенгерскийда яшеренмәгәнме? Әллә паровоз машинистының яшерен элемтәләре булганмы? Ипатов барахольщик идеме әллә? Әйбер җыярга яраткандыр, мөгаен. Ә?
Аңа Ипатов турында белгәннәрен сөйләргә куштылар. Мәгарифнең русчасы сай, өзек-төтек иде. Шулай да үзе күргәннәрне әйтеп чыкты. Каймакчи чыгып китте дә, Надияне алып керде. Ул тәрҗемәче булды. Мәгариф татарча-русча Надиягә аңлата, Надия үз сүзләре белән тикшерүчегә төшендерә. Каймакчи Надиягә бик йомшак итеп эндәшә, алар танышлар — дуслар шикелле, бер-берсенә карап сүзсез нидер аңлашалар. Надиянең бит уртасында чокырчыклар пәйда була һәм Каймакчиның
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
25
чыраена нур аттыра, тавышы тагын да ягымлылана иде.
Надия тәрҗемәсе аша берничә хәлгә ачыклык керткәч, Мәгарифне җибәрделәр. Каймакчи кисәтте: ачыклыйсы нәрсәләр күп, син уйлан, хәтереңә төшер, диде. Тагы очрашырга әзер бул...
Мәгарифне курку биләп алды. Шөбһәле уйлардан башы тубал булды. Минем ни гаебем бар икән? Шайтан алгыры!
Кичен Надияне стерильняда дежурга калдырдылар. Движок эшләми. Палаталарга кырыклы лампалар керттеләр. Ә стерильняда керогазларны худка җибәрергә туры килде. Бу арада тотмаганга керогазлар юньләп янмыйлар, төтенлиләр. Надия, аптырагач, Мәгарифне алып килде. Сүзгә, сөйләргә сәләте булмаса да, кул белән эшләргә бик чөс ул. Ни тотса, шуны булдыра. Кайсын корымнан чистартты, кайсының насосын төзәтеп, май өстәп керогазларны яндырып җибәрде. Надия алар өстенә кырыйлары сай гына бөкләнгән корыч поднослар куйды, стерильгә су салды һәм инструментларны кайната башлады. Берәр керогаз төтенләсә, Мәгариф аны бик тиз төзәтә иде. Надия нурлы, мөлаем йөзе, тылсымлы ачык кыяфәте белән рәхмәтен белдерә. Рәхмәт белән тун тышлап булмый, Надия моны яхшы белә һәм бер почмакта яшереп кенә стаканга спирт салып бирә. Менә монысы инде бигрәк мач, спирт артыннан конфет кабып куйгач, Мәгариф кәефләнеп учы белән иреннәрен сөртеп ала. Рәхмәт әйтә. Күзләре елт-елт итә башлый. Эчтән сизә, теле чишелә, сөйләшәсе килә. Чөнки эчен авыр пошаман басты, җанын нидер тырнап тора иде. Трибунал дигән сүз үзе генә дә анын котын алды. Эчен кырган шул мәсьәлә хакында Надия белән сөйләшергә тели иде. Кызнын якташ һәм милләттәш булуы мона хокук бирә дип уйлады ул. Сорау алганда Надия һаман Мәгарифне яклады. Әллә анлап, әллә Надиянен холык-фигыле гаделлектә идеме? Холкы шундый икән, артында бернинди исәп-хисап юк. Ул Мәгарифне яралы булган өчен якларга тырышты шикелле.
— Нишләп бу вакыйганы трибунал тикшерә икән?— дип Мәгариф тезләренә басып торган җирдән капылт кына урындыкка менеп утырды, шин куеп марля белән бәйләгән тубыклары һавада асылынып торды. Надия пар бәреп торган корыч подностан пенцит белән инструментларны эмаль кастрүлгә бушатты. Икенчеләрен кайнатырга куеп, өстәл янына килеп утырды. Анын мул күкрәкләре өстәл өстенә салынгандай булды. Мәгариф шуларга күзе төшкәнгә унайсызланып, карашын читкә алды. Кызнын исә эчтән җавап эзләгәне йөзендәге шәүләләрдән сизелә иде. Ә Мәгариф үз фикерен тагы ачыклый төште:
— Трибунал политик гаеплеләрне генә хөкем итә дип белә идем мин.
— Сугышта һәрбер хәл политика аша гына бәяләнә, минемчә,— диде Надия русча-татарча сүзләрне бергә кушып.
Мәгариф кызнын сүзләрендә тәҗрибәлелек чалымын чамалады һәм ни әйтергә белми, фикерен җыеп торды.
— Минем ни гаебем булсын инде,— дип кулын селтәде.
Кызнын ирен кырыйларында: нинди беркатлы кәбестә син дигән елмаю төсмере беленде.
— Ни-и,— диде бик ихлас булып,— гаепләргә теләсәләрме? Юктан да таш капчыкка кертеп утырталар...
Надия егетнен агарып киткәнлеген күрде, артык ихласланып куркыттым ахры дип уйлады. Егет, анын сызылып киткән матур килешле кашларына, алгарак чыгып торган кечкенәрәк калын иреннәренә ниндидер коткару көткәндәй карап каткан иде. Үзенен гаебен кайтарырга теләп, әллә болай жәлләп, Надия Мәгарифкә тагын спирт салып бирде. Егеткә кыюлык кергән кебек булды, ул башын турайтты.
— Юк, бер гаепсезгә батыра алмаслар,— дип учы белән һаваны ярып алды.
— Бик кайгырма әле, үзем сөйләшеп карармын,— диде Надия ниндидер власте бар кеше сыман. — Юкса сине бутап бетерерләр...
— Лейтенант Каймакчи әллә синен танышмы?
Мәгарифтә ниндидер өмет чаткысы сызылды.
ХИСАМ КАМАЛОВ
26
—Яралангач, бездә төзәлеп чыкты. Мин карадым аны. Ул мина бурычлы. Үзе шулай әйтә...
— Нинди кеше сон ул?
— Нинди дип, шартлар нинди булса, кеше шундый була инде, ә.
Надиянен матур кашлары мангаена сикереп менде, ул сер бирергә, ачылырга теләми, болай да артык беркатлыланып китүенә эчтән үзен битәрли сыман тоелды.
— Хәл-обстановка ничек кушса, шулай була, дисенме?
Мәгарифне бу фикер бик кызыксындырды. Бу хакта еш уйлана иде. Хәл-обстановканы яхшы кеше яхшыга бора, начар кеше начарга бора.
— Бәлки,— диде Надия керфекләрен түбән төшереп. Егетнен текәлүен кире каккандай биек күкрәкләре өстеннән учын шудырып алды.
— Ә Каймакчи хәл-обстановканы унайга бора торганмы, кирегәме?
— Тик унайга гына хәл итәргә тырышучан.
Мәгарифнен эче кырудан туктаган кебек булды. Надиянен, үзем сөйләшеп карармын, дигән сүзе ана көч өстәгәндәй итте.Ул керогазларга май өстәп, янә көйләп җибәргәч, Надия ана палатага кайтып ятарга кушты.
Яткач та тиз генә йокы алмады. Трибуналнын бик аяусыз хәтәр булуын һаман ишетеп тора ул. Ана эләккән кеше котыла алмый диләр. Баш миендә уйларны кайната торгач, Надиянен үзем сөйләшеп карармын, дигән сүзе һәм шул сүздән эченә җылы керүе балалык һәм сай йөзүлек булып тоела башлады. Тагын эчендә корт җанланды, җанын кетер-кетер кимерергә тотынды. Нишли ала сон ул? Берни эшли алмый. Бары шул бер генә: җебеп төшмәскә, каты торырга кирәк.
Ә Надиянен дә борчу-хәсрәтләре баштан ашкан вакыты иде. Эш шунда, Надия лейтенант Каймакчи белән бик якынайган һәм бу якынаю тирәнгә киткән иде. Бу хәлне Надия абайламый да калды, башы, җаны рәхәт томан эчендә йөзде. Акылы гадәти эзеннән читкә тайпылган сыман иде. Ничек болай булды әле бу?
Яралы Каймакчи Надия карый торган палатада ята иде. Ул армия штабындагы трибунал оперуполномоченные икән. Бер җинаятьчедән сорау алганда, теге котырынып китеп, Каймакчига ташланган. Җин эченә яшеренгән тимер кашык сабы белән муен тамырына китереп кадаган. Күп кан аккан, яра йокы артериясенә туры килгән. Хәле авыр иде. Врачлар, сестралар бар көчкә тырыштылар. Анын сәламәтлеген госпиталь начальнигы үзе күзәтеп торды. Температурасы нормага керде, кризис узып бара иде. Врачлар перевязочныйда яраны бәйләргә дип ачкач, аптырап калдылар. Яра өстендә бернинди үлек юк, ул шикле кызарып тора. Бу начар симптом иде. Врачлар сер белгертмәделәр, битләренә бәйләгән марля өстеннән күз чалымнары белән анлаттылар. Болай яра төзәлүгә таба бара, дип оперуполномоченныйны тынычландырдылар да, яна дарулар сөртеп бинтладылар. Яна чит ил даруына өмет бар иде. Ләкин ул акланмады. Яралынын температурасы күтәрелде, хәле начарланды. Яраны тагын ачтылар, тагын яна дару куйдылар. Хәле җинеләймәде. Ярада «заряжение»— сепсис процессы башланган. Мона каршы кулланыла торган дару госпитальдә генә түгел, гомумән, юк иде. Баш врач хирург, сестраларны үз кабинетына җыйды. Чыраенда борчылу һәм курку да сизелә иде. Яралы бит тегенди-мондый гына зат түгел, трибунал әгъзасы. Чынында баш врач үзенә страховка булдыру өчен персоналны шаһит итәргә тели иде. Ул сак, һәр адымда страховка булдыра.
Кинәшә башладылар. Нәр врач-хирург үзенен тәҗрибәсеннән чыгып сүзен әйтте. Янадан операция ясарга кирәк дип тәкъдим иттеләр. Яра эчендә инфекция калган булган, бөтен бәла шунарда, имеш. Икенчеләре операция ясарга ярамый, диделәр, чөнки яра нерв җепселләренә бик якын. Йөздән бер миллиметрга ялгышсан, «летальный нәтиҗә» булачак. Юк,бу эшкә беркем дә башын тыкмас.
Озак бәхәсләшә торгач, врачлар кан салып карарга дигән фикер ягына авышты. Баш врачнын аксыл мәһабәт чырае сорыланды, калын кашлары җыерылып кырыс сызыклар белән карага коелды. Кан юклыгын беләсез, диде борын эченнән
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
27
мыгырданып, базалар бетерелгән, бер тамчы да кан китерелми. Ләкин яралының гомере өчен без җаваплы. Ул-бу булган очракта бездән сораячаклар. Йә, кайсыгыз 250 грамм кан бирә ала? Кемдә I группа? Мин бирә алам, минем бавырда яшерен цирроз... Ул калын кашлары астыннан врачларның чырайларын күзәтеп чыкты. Берсе дә юмартланырга ашыкмый иде. Кискен сызык алдында һәрберсе сәбәпләр артына поса. Сугыштан исән калгач, яшәү эгоизмы белән тулганнар. Иң хәтәр елларда без үз бурычыбызны намус белән үтәдек, әмма хәзер сәламәтлегебез белән тәвәккәлли алмыйбыз... Алда авыр, катлаулы тормыш көтә. Врач-хирургларның кыяфәт-чырайларына шул язылган иде. Гадәттә канны хатын-кызлар бирә иде. Ләкин бер-берсеннән уздырып зарланырга тотындылар. Баш врач башын тәрәзәгә таба борды. Үзләрен генә кайгыртучы эгоистлардан йөз чөергән кебек итте. Байтак уйланып торды. Бер врач та җаваплылык хисен күрсәтмәде. Дүрт ел буе үлем астында эшләп тәмам таш кешеләргә әйләнгәннәр. Чөнки барысы да шактый өлкән яшьтәгеләр. Таушалганнар, эчтән какшаганнар. Баш врач карашын сестра Надия Шамкинага юнәлтте. Ул болар арасында иң яше, тулы таза гәүдәле, янып торган чырайлы, тик йөрәге генә кайчак үзен сиздереп алгалый. Моны баш врач белә иде, шулай да соңгы өмет белән аңа карады.
— Кызым,— диде ул,— син ничек? Юк, мин сине мәҗбүр итмим. Нич тә. Әмма чарасыз хәл бит, ә?
Баш врачның кече күңел белән гозерләнеп дәшүеннән Надиянең бит очларына алсулык йөгерде. Ул тегеләр кебек икейөзләнә белми, сәбәп артына да посарга ояла. Ничек моңа каршы килеп булсын инде? Аның үзенең язмышы да хәзерге көндә баш врачтан тора бит. Надиягә медицина өлкән сержанты званиесе бирергә тиешләр иде. Звание өчен түгел, баш врач сүзен аяк астына салмас өчен ул кан бирергә риза булды.
Барысы да иркен сулап куйды, җилкәләреннән бурыч төште.Алар аласы йөкне фидакарь сестра үз җилкәсенә алды. Кешеләр менә кискен хәл өстендә сынала. Кайбер врачларның чырайлары яктырды. Шулай булмый ни, моментны оттылар бит. Ә Надия алар уенда оттыручы булып теркәлде... Әмма Надиянең башына андый уйлар килмәде, ул кемнедер коткарып калу һәм шуңа үзеннән өлеш кертүе белән горурлану белән тулган иде.
Операция ясый торган бүлмәдә аның венасыннан 250 грамм кан алдылар. Бераз күз аллары караңгыланып торды. Баш врач аңа берничә плитка шоколад бирде, кайнар чәй китертте. Шулар белән ризыклангач, Надиягә хәл керде. Аңа өч көн ял бирделәр. Ул квартирына кайтып китте...
Шул сәгатьтә үк аның канын Каймакчига салдылар...
Ял көннәре туры килеп, Надия эшкә атнага якын торгач кына чыкты. Билгеле, килү белән Каймакчиның хәлен белеште. Баш врач үзе очрады:
— Кызым, чын күңелдән рәхмәт сиңа,— диде, ничектер бүләк тапшыргандагы кебек тантаналы төстә,— оперуполномоченный лейтенантның хәле әйбәт якка үзгәрде. Тьфү, тьфү, күз тимәсен! Моның өчен сиңа награда булмый калмас!..— диде дә, ашыга-ашыга узып китте.
Баш врач һәркемгә яхшы булып күренергә тырыша торган кеше иде. Теле белән сине эретергә мөмкин. Әмма синең файдаң тиярлек булмаса, синең өчен бармагын да кыймылдатмаячак. Хәзер ул үзе өчен куркыныч беткәнгә сөенгән инде, ләкин шул халәтен бик нык яшерә. Нәр җайны тота, һәр элмәктән бер төк калдырмый ычкынырга маһир. Әгәр персоналдан берәрсе бәла-казага тарыса да, ул ярдәмгә ашыкмый. Моның күләгәсе миңа төшүе мөмкин дип, бик әдәпле, ихтирамлы рәвештә читкә тайпыла.
Госпиталь Смоленск янында торганда Надия палатасында бер лейтенант яраларын төзәтте. Сестраны бик ошатты ул. Эчеп алган чакларында Надияне бер почмакка кысрыклап үзенең тойгыларын белгертергә тотына. Терелеп чыккач, алгы сызыкка озатылганчы, частный квартирада яши. Һәр көн Надияне сменадан каршы алырга килә, фатирына озата. Күп тә үтми, китәр вакыты җитә. Һәр көнне эчкән була
ХИСАМ КАМАЛОВ
28
иде. Сүз арасында: «Надия, мине сугышта барыбер үтерәләр, бәхил бул, адресны беләсен, сенелгә хат яз, яме!»— дип монсуланып сөйләнә. Надия аны чынлап жәлли иде. Иртәгә китәсе көнне бик нык эчкән килеш Надияне фатирына алып кайтып гасыпларга тотынды. Тәмам котырган иде. Надия бар көченә каршы торды. Үкерә-үкерә елады, ялварды. Аякларын кочаклап үтенде, гозерләнде. Кычкыргалап куйды. Нык акырырга, буза куптарырга оялды. Лейтенант бик көчле иде, ике кулын бергә китереп тотты, теше белән киемнәрен ертып, аерып бетерде. Бүредәй кызга ташланды, ерткычтай кыҗрап теләгәнен алды...
Надия канлы яшь коя-коя баш врач каршына килде. Лейтенантнын бу эшен фаш итүне үтенде... Баш врачнын йөзендә мөлаемлык, хәленә керү нурлары чыкты, ә күзләре як-якка тиз-тиз йөренә иде. «И-и, кызым,— диде төче тавыш белән,— сез бит дуслар идегез, ә? Сезнен дуслар булуыгыз бөтен кешегә мәгълүм. Лейтенант мине көчләде дисән дә ышанмаячаклар. Чөнки дуслар арасында андый хәлләр нормаль күренеш... Бу хакта син чәчелеп йөрмә, бары үзенне генә хурлыкка калдырырсын»...
Баш врач озак үгетләде. Бу хәл тегендә ишетелсә, анарга да начар булачак иде. Ә баш врач үз хуҗалыгын «шито-крыто» итеп тотарга ярата. Ул Надиянен «сознательностей» тукынды: ул ут эченә бара, Ватан өчен шунда гомерен куя. Япь-яшь көе... Ә син шундый ерунда белән дәгъва кубарасын. «Совестно» түгелме? Бер якта кешенен барча яшәлмәгән гомере, икенче якта синен шушы бәлан. Менә икесен үлчәүгә салып кара. Әгәр намусын бетмәгән булса... Әйе, бу зур кабахәтлек, мораль бозыклык. Армиядә ул булмаска тиеш. Без фашистлар түгел. Әйе! Ләкин семья гарипсез булмый. Бу гарип күренеш... Нишлисен, сугыш! Сугыш һәркемнен нәрсәсен булса да тартып ала. Берәү гомерен югалта, кемдер честеннән мәхрүм кала... Ләкин мондый эш болай гына үтми, лейтенант җәза алачак! Бу мәсьәләдә закон каты...
Шулай теле белән сыйпап, юмалап һәм куркытып чыгарып җибәрде. Ә бер бүлмәдә яшәүче хатын-кыз врач Мария Аркадьевна, аны юатам дип, ярасына тоз сибә. Биредә хатын-кыз заты кагылгысыз булып кала алмый. Физически мөмкин түгел. Аны ир-ат халкы барыбер сындыра. Яхшылык беләнме, көч беләнме, алтын тау вәгъдә итепме, мен төрле хәйлә-мәкер кулланыпмы, ир-ар үзенекен алмый калмый. Әмма табигать хатын-кызны бик көчле һәм яшәүчән итеп яраткан. Агачны сындырып, тәмам ботарлап бетерәләр, әмма ул тагын яшәрә, яшелләнә, үсә. Хатын-кыз да шулай, сындырылса да ялгана, элекке хәленә кайта. Берни булмаган кебек яшәреп, чәчәк атып яши башлый. Нәрсә югалттын син? Уза торган чагын туры килмәгән, анысы бер бәхет. Авырга узсан да баш китәрлек эш түгел. Күпме андыйлар. Дөнья тулы. Башта без узмасыннар өчен хатыннарга укол бирә идек. Кайбер хатын-кызлар уколдан качып, кемнән булса да авырга узалар. Авырга уздымы, тылга озаталар. Кайберәүләр шулай сугышка якын җирдән тизрәк таялар иде.
Син яралыларны артык жәлләгәнсен, артык простойлангансын. Гадилегенне, йомшаклыгынны күрсәтеп, моны «алып була» дигән өмет уяткансын, шулай үзенне үзен тоттыргансын. Әйе! Менә ан бул, артык гадиләнергә, үзенне аяк астына салырга ярамый. Яралыны жәлләп йомшама, ачылып елмайма. Җитди һәм кырыс, гадел бул. Шул чагында абруен да югары булыр, сина кул салырга дип күзләрен майландырмаслар...
Лейтенант Каймакчи тәмам терелеп чыккач Надия артыннан йөри башлады... Надия, син мине үлемнән алып калдын, мин сина чиксез бурычлы, дия-дия, үзенен тойгы-хисләрен белгертә. Купшы сүзләр күп сөйләми, ана төрле бүләкләр ташый. Ин кәттә француз хушбуйлары, бизәнү әйберләре, шоколад-мармеладлар. Надия башта бүләк-күчтәнәчләрне авырыксынып кабул иткәләде, ләкин күпкә китә башлагач, туктады. Чөнки бу хәл үзенне Каймакчига бурычлы итүгә китерә дип уйлады. Аз-азлап анын иркенә бирелә бару кебек мин-минлегенә тия иде. Каймакчи гаҗәпләнде, мин ихлас күнелдән генә бит, диде. Мина синнән берни дә кирәкми...
Анын тавышы кимсенүле чыкты. Матур мөлаем чыраенда ниндидер эчке канәгатьсезлек шәүләләре йөрде... Надия сүзне икенчегә борып алып китте.
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
29
Воронеждан эвакуация вакытында. Каймакчинын хатыны һәм кечкенә кызы калуын белә иде. Каймакчи күптәннән инде шуларны эзләтә.
— Ну, ничек сон, дип сорады Надия, — туннельнен ары башында әзрәк яктылык беленмиме?..
— Дүрт-биш җирдән җавап килде, берсендә дә өмет юк, — дип Каймакчи тирән сулады. Кара замш пальто өстеннән кигән соргылт партупеялары шыгырдады, целлулоид ак якасы имән муенына батып керде.
— Тагын нишләргә уйлыйсын?
Надия бу сүз авызыннан чыкканга сискәнеп китте. Чөнки Каймакчи аны икенче төрле анлавы мөмкин иде. Әмма ул берни сизмәде шикелле.
— Өметне өзмәсән, һаман нәрсәгәдер ышанып көтәсен...
— Анлыйм, ышаныч булмаса да күнел көтә...
Надия үзенен эчке фикерен яшерер өчен сүзне урау юлга алып керергә тырыша иде. Чөнки бу чибәр, юаш чырайлы лейтенант анын зиһенен чуалтты, әллә кайчан томаланып торган хисләрен кузгатты. Ниятләрен алга чыгарды. Сугыш бетте, хәзер барысы башка эзгә күчәчәк. Ирексездән алдагы тормышын турында уйландыра. Нәрсә булыр, тагын ниләр кичерергә язгандыр. Шик-шөбһә тулы пошаман һаман эчтән тырнап тора иде. Күнел ихтыярдан тыш үзенә ниндидер иш, терәк эзли. Барыбер үз оянны кормыйча булмас ахрысы. Менә лейтенант аны ошата бугай. Әмма белеп булмый. Яшь организмнын үзенә капма-каршы җенескә тартылуы гынамы, әллә ихлас хисләр дулкынымы? Мария Аркадьевна ана акыл биреп кенә тора, ошаган кешене генә түгел, үзенне яраткан кешене эзлә. Син яраткан кеше сине яратмавы ихтимал. Анлыйсынмы, сине яратмаган кешегә чыгунын ничек буласын?.. Башта яратмасан да, тора-бара яратып китәсен, диләр бит, дип каршы төшә Надия. Юк, ди тәҗрибәле Мария Аркадьевна, башта ук яратмасан бары хәлгә ияләшү генә була...
— Бу расположениедә әле торасызмы?— Надия беләсе килгән нәрсәсенә якынаерга исәпләп, сүзне тагын урау юлга кертмәкче булды.
— Әле ул-бу ишетелми, кем белсен...
Каймакчинын интонациясе ышанычлы түгел сыман иде, ул нидер белә, ләкин төенне чишми дип уйлады Надия.
— Шулай да тыныч тормыш турында исәп йөртәсездер, ә?
— Армиядән китәргә ният юк болай.
— Ә демобилизацияләсәләр?
— Ул чакта эш катлаулана...
Каймакчинын партупеялары тагын шыгырдап куйды. Надия анардан: ә син алга таба нишләргә җыенасын, дигән кызыксыну ишетергә теләгән иде. Ләкин андый өметле сүз чыкмады. Димәк, хатыны һәм кызы табылуына ышана. Шуна исәп тотмый. Перспективада мин юк. Мин вакытлы күнел юаткыч, уенчык кына... Шулай дип егеткә булган хисләре башына суккандай итә.
Әнгәмә корып биләмдә йөрүләр байтак булды. Ләкин барысы да дуслык
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
чикләреннән узмый иде. Аннары һич көтмәгәндә паровоз кочегары Сайкин эше килеп чыкты. Сорау алганда Каймакчи үзенә ярдәмгә Надияне дә чакыра. Бергә-бергә закон статьясы куйган сорауларга җавап әвәлиләр. Чөнки дәлилле протокол таләп ителә. Формальлекне үтәмичә һич мөмкин түгел. Формальлелек икенче яктан караганда гаделлек ул. Ә Каймакчи кечкенә нәрсәгә дә зур җаваплылык белән карый. Бу карьерага хилафлык китермәскә тырышу гына түгел, ә һәр эшне җиренә җиткереп, пөхтә итеп эшләргә күнеккәнлектән булса кирәк.
Төрле мәкерле, адаштыра, бутый торган сораулар биреп интектереп бетергәч, Сайкинга палатага кайтырга кушалар. Сайкин тезләре белән идәнне кыштырдатып ава-түнә атлый. Особый отдел сержанты да чыгып китә. Икәү генә калгач, Надия үзенен Сайкинга булган хәерхаһлыгын белгертә, эчендәге гуманлыгы алга чыга. Сайкиннын гаебе юк шикелле күренә ана. Каймакчи ручка белән шытыр-шытыр язудан туктый, шәмәхә карага буялган бармак битләрен сөрткәли. Сабыр гына анлата. Надия анын сабыр-тигез холыклы булуына соклана иде.
— Бу зур, четерекле эш,— дип сөйли, чыраена ягымлылык нуры чыга. — Надия янында ул һәрчак яктырып китә. — Өстәгеләр кызыксына. Бу диверсияне поляклар Советларга каршы эшләгәнме? Әллә бу бер бандит төркемнен үз мәнфәгатьләре өчен поездны талавы гынамы?
— Поляклар безне ни өчен өнәмиләр сон?
— Анын тамыры тирән, безгә мәгълүм түгел.
— Сайкинны нишләтергә уйлыйлар?
— Тикшерәбез, ни килеп чыгар инде?
— Син аны батыру ягында түгел шикелле?
— Дөрес сизәсен, Надия, мин аны ничек тә якларга тырышам. Ләкин минем дә начальнигым бар. Ана отчёт бирергә кирәк. Әйтәләр, әгәр йокламаган булсалар, шау-шу кузгалу белән поездны алып китәргә мөмкин булган, диләр.
— Ин элек паровоз будкасына атканнар бит. Сайкин бүген шулай диде.
— Әйе, әнә шул версиясендә нык торсын, син анын колагына киерт. Гел бер үк сүзләрне кабатласын. Юкса үзен дә, безне дә бутый. Юкса постта йоклаганнар дип бәйләнәләр. Нишләргә сон?
—Яралануына сылтарга, саллы аргумент бит?
— Мин шуны дәлиллим, исбатлыйм да. Юкса Сайкинны монда тотмаслар иде. Дезертирлык «тегеп»...
Каймакчинын бу яхшылыгына Надия ихлас сөенә, ана чын рәхмәтләр белән елмая-елмая, эшенә ашыгып чыгып китә. Каймакчи протоколын кабат карап чыга, төзәтә, начальникка күрсәтерлек дәрәҗәгә китерә. Кәгазьләрен сары портфеленә сала да кайтырга кузгала.
Ә Надиянен кичке сменасы бетүгә госпитальгә килеп җитә ул. Кызны фатирына чаклы озата бара. Карангы урамнардан атлыйлар. Бу ничектер җимерелми калган тимер юл поселогы. Биредә немецларнын зур госпитале булган. Ашыгыч чигенгәндә барча җиһазлары белән диярлек калдырып сызганнар. Урман буенча озын-озын бараклар. Анда пересылный пункт булган. Немецлар пычракны яратмыйлар. Юлга вак гравий таш җәйгәннәр. Баскан саен шыгырдап аяк тавышы әллә каян ишетелә иде.
Сайкиннан бергә сорау алулар, үзеннән-үзе килеп чыккан аралашулар Надия белән Каймакчины бер-берсенә һаман якынайта иде. Алар бер- берсенен холык-фигылен, кайбер гореф-гадәтләрен белделәр. Бу хәл исә яшьләрне бер-берсенә бәйли барды. Шул ук вакытта терелеп килгән Сайкин да Надиягә битараф түгел. Кечерәк-кечерәк җиз самоварлар шикелле
2. «К. У.» № 1
33
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
2.* 31
керогазларны һаман төзәтеп тотарга кирәк. Надия завхоз старшинага ялынмый, Сайкинны гына җигә. Чөнки Сайкин бу эшкә үзе атлыгып тора, бу эшләрне башкарсам мина җинеллек килер, гаебемне ярлыкарлар дигән бик беркатлы уй белән тырыша ул. Керогазларны рәтләп бетергәч, өстәлгә беләкләре белән таянып, Надиянен эшләгәнен карап, хәрәкәтләренә сокланып утыра. Спирт салган микстураны бармаклары белән тотканда кулы калтырап китә. Надия күреп ала да мөлаемланып әйтә:
— Әллә син эчәргә өйрәнеп киттен инде?
— Юк,— ди Мәгариф тавышсыз көлеп. — Син биргәнгә күрә генә, юкса авызга ала торган нәрсәм түгел...
Унайсызланудан анын янак аслары кызара.
Икесе бергә ниндидер канәгатьлек белән көлеп алалар. Сайкин киткәч, Надия уйлана: нинди чибәр егет, йөз, бит, кыяфәте белән ничектер Каймакчига охшаш. Икесенен чырайларында хәерхаһлар нуры бар. Татарлар моны иман нуры диләр. Юк, бу Сайкин үз хатынына беткәнче тугрылыклы ир булачак. Кай җире беләндер әнисенен кече энесенә охшаган... Тугрылыклы ир... Кызлар танышканда моны да исәптә тоталар, ди. Егет минем эчкә үтәрлек итеп карый, нәрсәгәдер өмет итә инде. Якташ та булгач. Микстураны авызына чемкәйтеп куйгач, ана әз генә кыюлык керә. Мәгънәсез сүзләр ычкындыра. Мәгънәсезлеген соныннан анлап хәтәр унайсызлана ул. Ә эчмәгәндә авызыннан бер сүз чыкмый. Бары калын иреннәрен җәеп елмая да елмая.
Бер көнне Каймакчи Надиягә зур гына картон тартма калдырып киткән. Өйдә Мария Аркадьевна үзенен йөргән кешесе белән генә иде. Надия кайтуга майор чыгып китте.
— Әллә комачауладыммы?
Надия шинелен сала-сала Мариягә карады.
— Юк, юк. Безнен эш беткән иде инде,— диде Мария озын чуар халатынын чабуларын эләктерә-эләктерә. Надия өй киемнәрен киде һәм картон тартманы өстәлгә куеп, бәйләгән җепләрен пычак белән кисте. Эчен ачып, Мария белән бүләкләрне ала башладылар. Барысы да трофейный хатын-кыз әйберләре. Шомырт чәчәгедәй ак челтәрләрдән берничә бюстгалтер; ак, зәнгәр, кара ефәк комбинацияләр. Тагын, бик күп, бик затлы, хатын-кыз өчен алыштыргысыз көн дә кирәк нәрсәләр... Аста тагын кечерәк тартма килеп чыкты. Монысы америка халкы бүләге иде. Тышына язылган: «Героическому русскому народу!» Анда ике махровый сөлге, әллә ничә төрле конфетлар. Кәтүкләр-җепләр, энәләр, челтәр бәйли торганнарына кадәр тутырганнар. Майор Мариягә дә америка бүләге алып килгән икән. Тиз генә плитәдә чәй кайнатып алдылар да, күчтәнәчләр белән чәй эчәргә утырдылар.
— Кочагына зондаж ясый, ахры, лейтенант Каймакчи, ә?
Мария конфетларны кырт-кырт китерә, чәен чөмерә.
— Менә ана,— дип йодрыгын өскә селтәп куйды Надия.
— Алай итмә,— диде Мария. — Бәлки исәбе җитдидер?
— Синен майорыннын исәбе ничек сон?
— Анын семьясы бар. Мине канаты астында тота. Юкса, ир-ат атакасыннан кая керергә белмисен.
— Яратамы?
— Син инде бигрәк, үзен дә беләсен, ир-атка хатын-кызнын тәне генә кирәк. Җанын ни — анын анда эше юк. Табигать шулай яраткан инде, берни эшли алмыйсын.
— Ир-атта үрчетү инстинкты бик көчле инде.
— Ә хатын-кыз репродуктор, ягъни үрчүче, янаны тудыручы...
— Бу бүләкне ни белән бәхилләрмен, менә шул эчне тырный,— дип куйды Надия.
— Ьн-и, исен китмәсен лә, ирләр хатын-кызларга бүләк бирәләр инде ул. Электән
ХИСАМ КАМАЛОВ
32
килгән...
— Юк, шулай да унайсыз...
Әллә син неврастеникмы, ә? Неврастениклар шулай үзләрен юк нәрсә өчен дә бурычлы саныйлар...
Ә Каймакчи һаман бүләкләр китерә. Надиянен бик нык каршы торуын белә һәм ул өйдә юкта калдырып китә иде.
Надиягә медицина өлкән сержанты званиесе бирделәр һәм кадровый итеп калдырдылар. Шул унайдан Каймакчи юка, йон английский материядән тегелгән гимнастерка, юбка калдырып киткән иде. Киеп карамый чыдый алмады. Үзенә үлчәп теккәннәрмени, ятып, килешеп тора. Балтыры кунычына сыймаганга, тәбәнәк үкчәле туфли киеп йөри. Синен аяк тавышынны әллә кайдан таныйбыз, диләр яралылар.
Каймакчи тагын көрән берет, көрән замж куртка бүләк итте. Надия нишләргә белмәде, бик нык борчылды. Ул һәрчак үзен берәрсенә бурычлы итүдән курка иде. Әллә ул чынлап та неврастеник микән? Каймакчи мине бирелергә кысса нишләрмен, ничек баш тартырмын? Күпме бүләк алганнан сон, ә?
Шул хакта Мария белән сөйләште.
— Ьай, алла,— диде Мария бер дә хафаланмыйча. — Исен киткән икән, бирел. Югалып калма. Уйнамаган кеше отмый.
— Язылышмыйчамы?! Юк, мөмкин түгел!
— Бергә булырга нияте бардыр бәлки?
— Әйтеп бетерми. Семьясы оккупациядә югалган. Ул кеше күнелемә бик ошый, мин аны яратып киттем ахрысы. Ьаман анын турында гына уйлыйм.
— Алайса, кочагына кертми булдыра алмассын.
— Куркам шул... Авырга узып куйсан?.. Тьфү, тьфү!
— Мин сина ничек сакланырга кирәген өйрәттем бит. Ни югалтасын син?..
Мария, рус кешесе, бу мәсьәләгә аек, реалистик карый. Молодец ул. Үзе әйтмешли, тиешлесен алмыйча калдырмас. Ә Надия ана телен начар белсә дә, татар рухы белән тәрбияләнгән. Андый эшләргә жинел генә бара алмый. Аны эчтән нидер тота. Эчке киртәләрне атлап чыгарга кыймый. Шунын аркасында күп кенә жай-рәхәттән мәхрүм кала иде. Бу халәтне ул анлый, ләкин үзен берни эшләтә алмый изалана, борчыла. Ьәр адым ана авыр бирелә. Башында гел Мария сүзләре янгырый: ни югалтасын син?.. Шулай да теге бүләкләр жилкәсенә төшкән бурыч кебек эчен кимерә... юк, мин болар өчен генә тугарылырга тиеш түгел. Ул барыбер язмышын минем белән бәйләмәячәк. Мина карата хисләре тирән һәм житди булса да! Хисләр, күпме ихлас һәм тирән булмасын, озакка сузылмый. Сабын куыгы кебек тиз юкка чыга. Хис бүген булса да иртәгә бетәргә мөмкин. Хискә исәп тоту, хискә таяну суга таяну белән бер.
Бервакыт жинелчә генә сухое вино эчкәләп, сәрхушләнеп утырдылар. Каймакчи Надияне үзенен казармадагы ялгыз бүлмәсенә алып килгән иде. Әле шукланып, әле житдиләнеп күп нәрсәләр турында гәп барды. Каймакчи әллә шәрабтән, әллә кызнын мөлаем түгәрәк чырае, сусыл иреннәре, алга ыргылып торган күкрәкләре тәэсиреннән кайнарланып, Надияне коча, үбә башлады. Үзе сөйләнде:
— Надия, син мине әллә нишләттен, йә Алла, болай булганым юк иде, — дия-дия изәрдәй итеп үзенә кыса. Надия анын үбүләренә салкын гына жавап бирә.
— Син мине алмыйсын бит, алмыйсын,— ди иреннәрен читкә тайпылдырып.
— Дөресен әйткәндә, белмим,— ди Каймакчи ияк кагып. — Яратам, шуны гына беләм. Ышанасынмы?
Ул тән төсле үтә күренмәле нечкә оек кигән Надиянен җанны кытыкларлык матур тезләренә учын куя. Уфтана, монсулана, нәүмизләнә. Надия ни дип әйтергә белми, күзләрен түбән төшерә. Егетнен ялганламавын тойган шикелле була. Анын ниятен ачык белә, хайвани хискә бирелмәвен, аек уен җуймавын искәртә. Шунда баш миен тырнап: нәрсә югалтасын син, дигән сүзләр чалынып уза. Егет тә кызышып китеп, Надиянен кофта төймәләрен ычкындыра, йөзен ике күкрәк арасына яшерә дә үбә дә
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
2.* 33
үбә. Анын күз яшьләре агып төшкәнен Надия күкрәк очлары юешләнүдән тоеп ала. Хисләре ихлас икән дип, үзе дә тезгенен бушайта. Егет кызнын йомшап төшүен тиз сизеп алгач кулларына ирек бирә. Надия билбавынын (зинарынын) ничек чишелүен абайламый кала...
Аннары икесе кин караватнын ике ягында тынып яттылар. Надия кулындагы сәгатенә карап, китәр вакытны чамалады. Торып, тиз-тиз киенде. Ә уйларында һаман каршылык: «ир куенында булу шулай була микәнни? Мин берни дә тоймадым кебек. Аякларым белән бернинди ирлелек, канәгатьлек тә сизмәдем. Нәрсәсе бар монын? Ьи-и-и! Гаҗәп. Әллә беренче кушылу шулай төерле була микән? Әллә мин ана туры килмәдемме? Мария әйтә, андый хәлләр була, ди...»
Каймакчи аны озатып куйды. Кичке шәфәкъ кызыллыгы урман артында буйдан-буйга сузылган. Нарат, чыршы ябалдашларын алсу төскә манган. Алар сүзсез генә атладылар, ниндидер гөнаһ кылгандай, бер-берсенә туры карарга унайсызланалар иде.
Варшавага командировкага китәсен Каймакчи бер иптәше аша Надиягә җиткерде.
Бераз вакыт үтте. Надия һаман куркып, шикләнеп йөрде. Үз-үзенә дикъкать итеп, эчке халәтенә барча әһәмиятен туплады. Шикләнүләре нигезсез түгел сыман иде. Мария өйрәткән саклану чаралары аны алдады микәнни? Тагын бер атна үткәч, үзенен шикләрен Мария Аркадьевнага чиште. Ул Надияне үзенен врач бүлмәсенә алып кереп тикшерде. Бүтән врачлардан да каратты.
Чынлап та Надия авырга узган иде. Анын башы әйләнде, ул үз-үзен белештермичә Каймакчи янына чапты. Ләкин ул кайтып җитмәгән икән.
... Надия Каймакчинын тезләренә утырган килеш, ике кулы белән муеныннан кочып алып үкси-үкси елады. Егет аны юатырга итеп нидер сөйли, ә кыз әйткәннәрне кабул итәсе килмәгән төстә иде.
— Иртәгә язылышырга барыйк,Павел? Мине хур итмә, ә?
— Безне язмаячаклар, юләрем, уйлашыйк әле.
— Язалар, мин генералга үзем керәм. Ул мине белә. Мин караган аерым
палатада ятып чыкты........
— Сабыр, Надия, нигә шул тикле куырырга?
Каймакчи Надияне алдыннан төшереп, янына утыртты. Надия битләре буйлап аккан яшьләрен әле бер, әле икенче учы белән сыпырып алгалый.
— Юк, сабыр, димә! Иртәгә — и бетте! Мине кемгә саныйсын син? Үзен яратам, диден. Яраткан кешене болай хур итәләрмени?
— Бернинди хурлык юк...
— Мине «пэпэже» иттереп калдырырга телисенмени? Юк, барып чыкмас. Павел, зинһар мине рәнҗетмә.
— Ярар, чарасын табарбыз. Борчылма, трагедия ясама.
— Трагедия ясама, имеш. Әйтерсен, бер мин генә гаепле? Әшәке ирләр
шулай хатын-кызны гына гаеплиләр. Әйт әле, мона син дә гаеплеме?
— Гаепле, гаепле, Надия, мин үз өстемнән гаепне төшермим.
— Димәк, язылышырга барабыз?
Надия башын кыйшайтып өмет тулы күзләрен егеткә төбәде. Чыраенда беткәнче ана бирелгәнлек җитдилеге иде. Каймакчи уйга калды, куллары тезләре арасына төште, кашлары җыерылды, матур төз борыны, ирене кырыйларында нәүмизләнү сызыклары чыкты, калын иягендә кызга карата ачу килү шәүләләре биеде.
— Минем таныш врачым бар,— диде ул Надияне иркәләгән тавыш белән.
— Ике-өч укол белән барысын бетерә...
— Үзем дә уйлаган идем, Павел,— дип Надия башын түбән иеп. Анын иреннәре, ияге дерелдәде. — Врачлар карады. Противопоказана дип таптылар. Ышанмасан, менә заключениесе.
Ул гимнастерка кесәсеннән кәгазь алып Каймакчига сузды.
— Минем йөрәк дефицитлы икән... Әгәр ясатсан, тормышын белән саубуллаш,
ХИСАМ КАМАЛОВ
34
диделәр. Син дә мине үтерергә телисенме?
Надия ике учы белән йөзен каплады да, елагына буылып бөгелеп төште. Анын аркасы дерелдәп чәчен селкетеп тора. Каймакчи да тәмам бетеренеп, ни кылырга белми, бөрешеп калды. Менә уйсыз хисләр комарына бирелү, ваемсыз шатлык нинди бәла китереп чыгарды. Кәр рәхәтнен бер михнәте була дип белми әйтмәгәннәр. Нишләргә бу яклаучысыз кыз белән? Мин ничек кенә намуслы булсам да аны үзем белән бәйли алмыйм. Физически дип әйтерлек бу мөмкин түгел. Эшем буенча да, хәлем буенча да...
Алар үлгән кыяфәткә кереп озак кына дәшми утырдылар. Надиянен башында алдан сизү инстинкты туктаусыз эшли иде. Ул Каймакчинын аны ташлап китәргә ниятләвен чамалады, тойды. Ул тураеп утырды, Каймакчинын ярым үлек кыяфәтендә булуын күрде дә, йөрәгендә жәлләү хисе уянды. Катгый карарга килгәч, тәвәккәлләп әйтеп куйды:
— Мина берни эшли алмасан, Сайкинга ярдәм ит. Ул чиста биография белән калсын?!— диде Надия.
Анын сүзләреннән Каймакчи җанланып китте, чыраена өн кергәндәй булды.
— Бик рәхәтләнеп, Надия! Ышан, мин моны булдыра алам!
Үзе Надияне күзәтте һәм анын йөз-бит сызыкларында Каймакчины бәлаләмәү, барысын да үз өстенә алу билгеләре күргәндәй булды.
— Надия, син бик яхшы кеше...
— Йә, юмалама!— дип сүзен бүлде Надия һәм нык карарлы төстә урыныннан торды...
Бер-ике көннән Каймакчидан записка килде: «Надия, гафу ит, минем семьям табылды. Алар Ашхабадта икән. Мин назначение алып шунда киттем...»
Надия моны көткән иде, бәгыре телгәләнсә дә, кайгыга бирелмәскә тырышты.
Сайкин терелеп, үз аяклары белән йөри башлаган иде. Стерильняда, төнлә үзләре генә калгач, уйный-шаяралар. Надиягә җинел булып китә. Сайкиннын колагына кадәр чумып үзенә гашыйк булуын ул әллә кайчаннан бирле тоеп йөри инде.
Төнге сменадан сон бер иртәдә ул Сайкинны үз фатирына алып кайтты. Мария шул йөреп торган майор белән Берлинга киткән иде. Майорны шунда күчергәннәр икән.
Надия Мәгарифне үз куенына бик теләп кертте. Анын алдан сизенүе алдамады. Надия чын ир кеше белән тирән һәм татлы канәгатьлек кичерде. Карасана, оялчан егетне! Оялчанлык көчле дәрт билгесе, икән!
***
Казанга кайткач, Надия Мәгарифне тимер юл типографиясенә урнаштырды. Шуннан редакция эшенә күчерделәр. Русча эшләве авыр иде, татарча чыга торган многотиражкага эшкә керде.
Мәгариф бер рационализатор турында мәкалә язып газетда чыгарган иде. Тирене киптергәндә кадаклар белән кагып тарттырып такта өстенә беркетәләр. Бу исә тиренен сыйфатын төшерә, чөнки тире кадак белән тишкәләнә. Бер слесарь тарттырып кую җайланмалары — каптырмалар эшләгән. Җайланма һәр яктан әйбәт: эшне дә тизләтә, сыйфат та арта. Уйлап табучы тире эшкәртүдә ике-өч норма бирә. Сыйфат аркасында күпме тире әрәм ителми янга кала. Экономия була...
Уйлап табучы кытайчарак чырайлы, кысык күзле, көтек борынлы, урта буйлы. Какча гәүдәле Нөркәев дигән егет иде. Күзләре елык-елык килеп тора, үзе дә елгырга охшаган. Яна бистәнен Урал урамында яшиләр икән. Әтисе сугышта үлгән, абыйсы үткән ел армиягә алынган. Әнисе исә ларекта сыра сата, ди. Шулай икәне күренә дә, егетнен өс-башы әйбәт, сүзгә дә кесәгә керә торган түгел. Коллективта да абруе бар. Газетада яктыртылырга хаклы...
Язганчы Мәгариф Тарик Фәррахович белән кинәште. Редактор үзенә һәр нәрсәне белгертеп торганны, анын төпле сүзен алганны, шунын буенча эшләгәнне ярата иде.
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
35
Үзе эшне бик өнәми, әмма өйрәтергә атлыгып тора. Өйрәтүдән канәгатьлек таба. Берничә кешегә (газета эшчеләренә булмаса да) кинәш бирсә, кәефе күтәрелә, йөз грамм салган шикелле була, яхшыра, вак-төякне күрми. Бу йомшаклыгын белеп алып, ялагайлар анын тирәсендә бик күп әйләнәләр. Тарик Фәррахович тагын да үсенеп йөри... Мәгариф анын кәефе әйбәт чакка туры килде. Алдагы ялагай яна гына чыгып киткән ахрысы. Мәгарифне үз урынына калдырмасмы? Ул шуна бик өметен суза, һәрчак җаена ятып кына тора иде. Бүтән куштаннарга нәфрәтләнсә дә, үзе ялагайланган чакта рәхәт хис кичерә ул. Тарик елмаеп сөйләшсә, бигрәк тә. Гәрчә ул анын елмаюына ышанып җитмәсә дә... Тукта, ул үзе дә ялагайлана түгелме сон? Ялагайлардан көлә, әмма үзе Тарикка ярарга тырыша. Тикмәгә түгел, Тарикны Татиздатка алалар икән. Син лирикага бирелүчән, диде. Бу юлы җылы сүзләрне жәлләмә... Мәгариф тә бу сүзләрдән дәртләнде. Кара, ул хуплаганны ярата икән... Дөрестән дә, мәкалә җылы чыккан иде. Фабрикада укыганнар һәм әле һаман да укыйлар дип ишетелде. Җитәкчеләр газетада укырлык, кызыксынырлык мәкаләләр булуын таләп итәләр иде... Менә булды... Мәгариф үз мәкаләсенен кулдан-кулга күчеп укылуына канәгать калды һәм җитәкчелек тарафыннан хуплау көтеп йөри башлады. Бу хакта Надиягә дә тиште. Мәгарифнен русчадан үрлисе, редактор буласы килә иде. Газетадагы бар текстны үзем язам бит, неужели шуны белмәсләр икән дип хыялый йөз чыгарып сөйләнә ул. Тарик Фәррахович берни язмый, бары тик политик хата китмәсен дип кенә кайгырта. Шунын өчен генә текстларны укырга мәҗбүр.
Мин сине жәллим, ди Надия иренен битеннән учы белән сөя-сөя. Нигә син шулай унышсыз кеше икән, ә? Ниндидер сөйкемсез сөяген бармы әллә? Минем өчен синнән дә әйбәт, ипле кеше юк. Тик кайчак кызып китеп кенә эчне пошырып куясын. Монысы шул безнен татарлыктандыр инде. Тигез салмак холыклы була белмибез...
Юк, мин үземне унышсыз кеше димәс идем, дип Мәгариф хатынына каршы төшә. Ин элек мин сина тап булуым белән бәхетне койрыгыннан эләктердем. Син булмасан Каймакчи мине штрафбатка җибәрә иде. Кичә Надия госпитальдә төнге дежурда булып кайтты. Шул арада юксынырга да өлгергән. Надия ана көннән-көн кадерлерәк була бара иде. Нилектән? Хисләр һаман тирәнәяме? Әллә бу әз генә көнчелек галәмәтеме? Әллә малай тапканга күрә Надия тагын да җан парәсенә әйләнде инде? Белмәссен, анын бар нәрсәсе дә үзенә тартып тора.
— Минем сүздән чыкмасан, унарсын, — дип Надия аны янагыннан сөйде дә, теге якта уянган бала янына ашыкты.
***
Мәгариф чираттагы номерга яна башлар уйлап, язып утыра иде. Тарик Фәррахович үз бүлмәсенә чакыртты. Ни булды икән, дип Мәгариф күнеленнән генә үзенен гаепләрен барларга кереште. Башлык тикмәгә генә дәшми. Эштә бер хатасыз гына мөмкин дә түгел. Уй дәрьясыннан ихтималларны уздырып бетерде һәм шелтә ишетерлек берни дә тапмады. Димәк, теге рационализатор турындагы материалны мактарга җыена булыр. Шулай мәкаләне кулдан кулга йөрткәннәре турында ишетелгән иде. Редакторнын ул мәсьәләдә колагы бик сизгер.
Тарикнын йөзе бик тирән борчулы җыерчыклар белән тулган иде. Әллә берәр политик хатага охшаш нәрсә киткәнме? Тарик кызыллыкны үзенә кыйбла иткән кеше. Шушы кыйбла алган кешеләрне үстерәләр, күтәрәләр. Ул үзенен өченче сизгерлеге белән сизә һәм үз кыйбласына икеләтә, ягъни арттырып тугрылыклы була белә иде. Бу анын һәр реаль хәлне тасвирлый торган тәгъбиргә гаять саклык белән килүендә, тәфсилләүне, тәгаенлекне яратмавында чагыла. Конкретлыктан һәм кимчелекләрне әйткән мәкаләләрдән бик курка ул. Ләкин бу кызыллык кыйбласы анын табигатеннән килми. Шуна күрә бу ясалмалылыкны һәрдаим саклап кала алмый. Рольне алып баруы ана гаять авыр шикелле. Моны анын өмете өзелгән төстәге бит сызыкларыннан чамаларга һәм күрергә була иде. Җитешсез якларны бер-ике сүз белән әйтеп үткән материал булса, шуны чыгарырга куркып, әле шуны күтәреп парткомга керә, әле
ХИСАМ КАМАЛОВ
36
тагын бер башлык янына бара, кат-кат килештерә, турылаштыра. Нәтиҗәдә мәкаләнен бер җегәрлеге, яшәүчәнлеге калмый. Мәгарифнен мона бик эче поша, анын бар җаны мондый кызартуга, каршы күтәрелә. Әмма бу хисен эченә йомарга мәҗбүр. Чөнки ул ният беркемдә дә теләктәшлек тапмаячак. Әнә Тарик та үзендәге тормышчанлык хисен томалап күнел барышка кулай итеп корган: һәрчак һәр эштә, һәр сүздә кызыллыкны гына алга сөрергә, шуны гына белергә. Ялгышмассын һәм унарсын. Ә нигә сон мона каршы эчтә протест күтәрелә? Шул хисне ничек басарга? Тарик әнә ул хисен җингән һәм хәзер ана унайлы булырга тиеш.
— Син, егет, тагын безне утырттын,— диде Тарик тузгак чәчле башын күтәреп. — Менә синен өстән жалоба, понимаешь. Нигә тикшереп язмадын?
— Ничек инде,— диде Мәгариф тамак төбенә учын куеп.
Ул бүген галстук тагып килгән иде. Кәефе дә әйбәт, күтәренке. Шуна редактор әйткәннәр ана барып җитми торды.
— Үзе белән күзгә-күз сөйләштем.
— Нөркәев сүзләренә ник ышандын, ник тагын тикшермәден?.. Иптәшләре белән сөйләшергә иде, бригадир белән.
— Барысы белән дә сөйләшеп чыктым. Хикмәт нидә сон?
— Синен Норкәевен уйлап табучы түгел икән, ул аны икенче берәүдән урлаган, үземнеке дип әйткән...
— Юк, мөмкин түгел, Тарик Фәррахович, нәрсәдер бүтәнчә монда..
— Менә рационализаторнын үзеннән жалоба. Парткомга китергән. Унлап имза...
— Шулай ук булыр микәнни?— диде Мәгариф һаман ышанмаганлыгын белгертеп.
— Нәрсә, мин шаярып утырам что ли?
Тарик тавышын күтәреп кычкырып салды, йөзе ачулану төсмерләре белән тулды.
— Нишләргә сон миңа?— дип Мәгариф кинәт тыңлаучан, барысын да эшләргә әзер төскә керде.
— Жалобаны ныклап тикшерергә, гаеплене ачыкларга, утлы табага бастырырга...
— Аңлыйм, Тарик Фәррахович, хәзер үк шул эшкә алынам. Менә сиңа Нөркәев, ә? Нинди фәрештә кыяфәтле егет...
— Шайтан һәрчак фәрештә кыяфәтендә йөри бит,— дип Тарик Мәгарифкә карап алды, артыграк сүз ычкындырдым дип үз-үзенә ачуы килеп куйды.— Ярар, син шау-шусыз гына. Артык күпертмә...
— Намуссызны фаш итәргә.
— Намуссызны түгел, гаеплене,— дип басым ясады редактор. — Кискенлек беркемгә дә файда китерми. Кырт кисмә. Өйрәнергә вакыт.
— Караклык эшләгән бит ул, шуны йомып калдырыргамы? Юк, Тарик Фәррахович...
—Юк, йомарга димим, ә нигә шауларга, ду кубарга? Кирәкмәс... Тегендә өскә ишетелергә мөмкин.
— Аңлыйм, Тарик Фәррахович...
Мәгариф аның йөзеннән «бар» дигән боерыкны күреп, ишеккә таба борылды.
Тире эшкәртү фабрикасы зират янында ук иде. Аңа дамбадан барырга кирәк. Мәгариф бинадан чыккач, шул якка илтә торган тыкрыкка таба урам аша үтә башлады. Әллә каян Дәрия килеп аның беләгенә ябышты. Чатта көтеп, сагалап торган ахрысы.
Дәрия Мәгарифнең авылда яшь чакта йөргән, балалык юләрлеге белән вәгъдәләшкән кызы иде.
— Хыянәтче, нигә сүз куешкан җиргә килмәдең?— диде ул озын керфекле күзенең кырые белән аңа карап.
Дәрия сүзләре Мәгарифнең күңеленә шырпы кебек кадалса да, ул эндәшми генә атлый, як-ягына караштыра: матур кыз белән култыклашып барганны күрсәләр,
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
37
Надиягә бик тиз җиткерерләр. Надия бу арада аңа нигәдер дикъкатен арттырган төсле йөри. Бозылышыр өчен күпме кирәк? Әллә бу Дәрия безне көйсезләргә телиме? Кая, ничек башына килә? Аның хәле начар, ә кул сузар кешесе юк. Нишләсен? Безне күргән кеше аңлыймыни ул? Менә хикмәт нәрсәдә... Мәгариф һаман эндәшми бара иде.
— Ник дәшмисең?— дип Дәрия аның беләген ычкындырды, ул сизгер зат, дәшмәвеннән нәрсәдер чамалап алырга өлгерде.
— Дәрия, син гаепләргә ашыкма,— дип аңлатырга кереште ул, кызга таба борылмыйча атлавын дәвам итеп. — Шәһәрдә башкачарак бит. Тора- бара аңларсың әле...
— Ярар анысы...— дип Дәрия ачулы тавыш белән аның аклануын өзде. — Мине торфка вербовать итәләр, аңлыйсыңмы? Ничек итсәң ит, алып кал, Мәгариф!
Дәриянең тавышы ялварып-еламсырап чыкты. Мәгариф моңа бер дә гаҗәпләнмәде. Гүя алдан сизенгән булган кебек иде.
— Ничек итеп алып калырга? Өйрәт,— диде Мәгариф кыз хәленә керергә, ярдәм итәргә әзер тавыш белән.
— Министерствода берәр танышың юкмы?
— Мин блатлы була аламмыни, Дәрия? Неужели минем характерны бераз чамаламыйсың?
— Аның өчен дә характер кирәкмени?
— Мин — сина, син — мина, дигән йола хәл итә бит шәһәрдә, авылдагы кебек түгел. Намус дисен, анысы да биредә башкача. Мин беркемгә дә файда итә алмыйм, шуна күрә бүтәннәрдән дә сорарга базмыйм. Менә ничек бит! Шәһәрдә яшәү үзенә аерым төрле, Дәрия. Белерсен әле...
— Теләсән нишләт, мине җәһәннәмгә җибәрмә! Мәгариф! Элекке дуслык хакына!
— И, Дәрия, нишли генә алам сон мин? Юк бит!
— Ярдәм итәргә теләген бар икән, ни булса да эшләрсен.
— Ну, әйт, ничек итеп, ә? Бик телим, бар йөрәгем белән, Дәрия. Ләкин...
— Кемгә булса да кияүгә чыгарга риза, Мәгариф. Ишетәсенме? Сугыш инвалидына, хет берәр картка, исерек башка...
—Тукта, Дәрия, ни сөйлисен, килешмәгәнне?
Мәгариф бик гаҗәпләнеп кызга карап алды. Юк, Дәрия ялганламый, сүз булсын өчен генә сөйләми, ә бик мөшкел хәлгә калып, бүтән чарасы булмаганга ачыргалана. Ул аны кызнын мөлдерәмә тулган һәм менә-менә түгелергә җиткән күз яшьләреннән чамалады. Йөрәге өзелеп, кызны жәлләү хисе белән тулды. Узган ел да, быел да шундый хәлләр булгалады: чибәр татар кызлары юк-бар кешеләргә кияүгә чыгып, вербовкадан котылып калганнар. Әйе, бу хакта бик ачынып та, гыйбрәт өчен дә сөйләнделәр. Бер авыз сүз русча белмәгән, чит-ят җирдә нишләмәк кирәк дип, авыл кызларын кызгандылар. Өф-өф итеп кенә үстерелгән, ата-анасына бик кадерле иркә Дәрия анда тел белмәгән көе бик газапланыр, интегер. Кыз моны үзе дә сизә һәм әнә нинди чиктән ашкан сүзләр сөйли. Шундый ук башсызлыкка барыр микәнни? Элек Дәрия алай түгел иде. Үзгәргән.
— Ярдәм итмим дисен инде,— дип үпкәләде Дәрия.
Ә-ә, үпкәләве элеккечә калган — нинди мөлаем ул. Шәп үпкәләүче, турсайган матур иреннәре һәм читләшү тулы күзләре белән хәтеренә төшә иде ул анын. Аннары язмыш Мәгарифне шактый нык дөмбәсләде: үткәннәрне оныт, оныт, дип башына суга килде. Язмыш шулай Дәрияне оныттырды. Ул күргәннәр әти-әнисен оныттырырлык булды. Ярар, үтте инде...
— Җанымны аяк астына салырга әзер, Дәрия, чын менә! Ләкин ничек итеп? Әйтәм бит, мин блатлы була белмим.
— Танышларын бардыр, алдама,— дип Дәрия тавышы белән дә рәнҗүен белдерде. Алма кебек аксыл битенә әз генә алсулык чыкты һәм тагын да матур булып
ХИСАМ КАМАЛОВ
38
китте.
— Җир упсын, Дәрия!
— Хатынын Казанныкы. Булмый калмас...
— Хатынга ул хакта әйтә алмыйм, ялынырга тагын! Мина ин авыр нәрсә ялыну, йөз суы түгү!
— Үз хатынына инде йөз суы түгү саналмыйдыр.
— Мин ана болай да бурычлы, шуна үземне унайсыз тоеп яшим, Дәрия. Син анламассын да...
— Әйткән иден... Ничек диләр әле, юләр хатынын мактар...
— Кайчагында ата казга да җизнәй дип дәшәсен, тормыш ул кырыкка бөгә.
— Бик хатынша булгансын күренә...— диде Дәрия көлгән ише итеп.
Ул Мәгарифнен һәр сүзенә шырпы кадарга гына тора. Эчендәге рәнҗүен шунын белән чыгармакчы була. Мәгариф моны анлый, үзен Дәрия алдында гаепле санаганга күрә, дәшми, сабыр итә. «Шырпыларны» буена сендереп бара иде.
Алар тимер юл дамбасыннан шактый озак бардылар. Сукмак ташлы, атлау өчен жайсыз иде. Дәрия нидер өметләнеп бара, Мәгариф ничек тә ярдәм итәр дип уйлый һәм кая алып барганын да белешми, ана тагылган нәрсә кебек, бер адым калмый. Кыз үзенә килгән бәлане ана ачып салды. Сүзләр бетте.
***
Цех стеналары биек. Зур тәрәзәләре дә түбә астында ук булган бер катлы барак кебек ачык бинада иде. Зур гына проходной, өстәл, урындыклар. Өстәл турындагы стенада телефон. Бер агач аяклы хәрби киемле картрак кеше трубканы колагына тоткан да игътибар белән тынлый. Керүчеләргә кул ымы белән утырырга куша. Ул бер сүз дә әйтми трубканы куйды да боларга борылды. Мәгариф документын сузды, карт карады да кире бирде һәм ияге белән эчкә үтәргә мөмкин дигәнне анлатты. Дәриянен биредә көтеп торачагы сүзсез дә анлашыла иде.
Озак та үтми, Мәгариф Нөркәевне алып чыкты. Анардан әче тире исе килә иде. Бер почмакка барып сөйләшә башладылар.
Нөркәев табак битле, чепи күзле, кыска кылыч борынлы чибәр генә егет иде. Сүзләре авызыннан тәгәрәп-тәгәрәп чыга шикелле, ак тешләре арасында бөгелгән теле күренеп-күренеп китә. Ул әлеге жайланманы үзем уйлап чыгардым, диде, ә каптырмаларны минем сорау буенча шул дус егет — Кирәкмәсов Миньяр эшләп бирде ди.
— Менә ул мин уйлап чыгардым, ә Нөркәев миннән урлаган дип жалоба язган. Кемдә хаклык? — диде ипле тавыш белән Мәгариф. Нөркәев Дәриягә күз төшереп алды, йөзенә унайсызлану, оялу төсмерләре чыкты. Йөзен карангыландырып жибәрде. Ул жилкәләрен селкетеп куйды, ягъни белмим, кем хаклыдыр, үзегез хөкем итегез дигән кебегрәк нәрсә анлашылды.
— Миньяр кем ул сина?
— Без дуслар, бер тирәдәрәк йөрибез,— диде Нөркәев.
Итләч мангаендагы юка соры кашлары жыерылып кушылгандай булды.
— Беренче булып идея кем башына килде?— Мәгарифнен йомшак тавышында ниндидер шаяру тоны да бар сыман иде. Ул килеп чыккан конфликтны шау-шусыз хәл итәргә тели, тирәнгә керүдән читләшә.
— Тиреләр белән мин интегәм, конешно, каптырмалар булса иде дип ин элек мин хыялландым. — Нөркәев нигәдер күзләрен читкәрәк алды, шикләнгәндәй тагын Дәриягә күз агы белән ялтырап куйды. Мәгариф анын сүзләренә ышанып житмәде, йөзенә дә шул төс чыкты. Ул тезенә учы белән суккалап торды: ниндидер карарга килә алмый иде.
— Уй төште дә башына, шуны Кирәкмәсовка әйттен, шулаймы?
Мәгариф конкрет хәлгә якынаерга тели иде.
— Әйе,— диде Нөркәев ничектер битарафрак төстә. Ул үзенен бу эшен чәчрәп
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
39
чыгып якламый, шунын белән шикләнебрәк урын калдырган шикелле була иде.
Мәгариф жалоба бирүченен шәхесе турында белешә башлады. Ни өчендер фамилиясе бик сәер тоелды. Ул табылдык икән, кемдер трамвайда калдырып киткән. Өч-дүрт айлык чагында... Исеме-ние юк. Балалар йортында шундый фамилия биргәннәр. Кирәкмәсов...
Фамилиядә түгел, хикмәт кешенен үзендә,— дип мыгырданды Мәгариф урыныннан кузгалып. Анын кая барырга теләвен Нөркәев белеп алды һәм торып басты. Мәгариф ана бераз гына көтеп торырга кушкан иде, Нөркәев вакытым юк, диде. Бик хәстәрле төстә сәгатенә карады... Бригадир ачулана торгандыр инде дип цехка керә торган ишеккә юнәлде. Анын тизрәк китәсе килгәнлеге анлашылып тора.
Мәгариф Дәриягә көтәргә кушып, чыгып китте.
Озак та үтми, Кирәкмәсовны ияртеп кайтты ул.
Дәрия Кирәкмәсовка бик кызыксынып карады: боек, нурсыз тоелган сүнек йөзен күреп, аны жәлләде. Ул ямьсезрәк йөзле, яңак сөякләре ике якка тырпаеп тора, ияге алга калыккан, күзләре төссез — болганчык шикелле иде.
— Нөркәев әйтә, идеяне мин бирдем, ди...
Мәгариф һаман каршылыкны шау-шусыз йомуга тугрылыклы калып, ипләп кенә сөйләшергә теләде.
— Мин алар эшләгән жиргә кергән идем, вижу... — диде Кирәкмәсов татарча-русча сүзләрне бергә аралаштырып. — Кадак кагып интегәләр... Шунда ук башыма тарттыру каптырмалары турында уй килде. Мин станокта каптырмаларга охшаш бөгәлжәләр ясадым...
— Әйе, шуннан?
— Эшләп китердем дә Нөркәевкә бирдем. Ул шунда ук тирене каптырмалар белән тарттырып куйды да кыра башлады...
— Тагын?
— Нәрсә тагын? Шул инде, бүтән юк.
Мәгариф Кирәкмәсов ягына авышты. Дәлилләре көчлерәк булдымы? Нөркәевнен дә дәлилләре бар. Тик ул сүзгә саранрак. Әмма рационализаторлыгы өчен премия алган, ә Кирәкмәсовка берни дә юк. Менә гаделсезлек кайда. Премияне бүлешкән булсалар, жалоба язылмаган булыр иде. Адәм баласын шул акча харап итә. Боларнын икесен бергә очраштырырга, татулашырга кирәк.
Шулчак Мәгариф, әйдә, дигәнне белгертеп, Дәриянен жиненә кагылды. Проходнойда кешеләр күбәя иде. Смена тәмамланган икән.
Аларга Кирәкмәсов та иярде. Пләтәннән Тукай урамына чыктылар. Мәгарифнен башында Наполеон планнары йөгереште: Дәрия белән икесен килештерергә дә, язылыштырырга боларны. Кирәкмәсов өйләнмәгән, Яңа бистә мәчетендәге тулай торакта яши...
Дәрия бая теләсә кем белән язылышырга риза, кеше тап дип колагына тукый-тукый үтенде, ялварды: «Торфта ФЗӨдә бандитлар арасында мин бетәчәкмен, әйе, чын шулай... Яшь башым зерәгә харап булачак. Кемне булса да тап, мине алып кал. Әгәр сәбәпсез торфка китми калсам, мине төрмәгә ябачаклар. Безгә махсус анлаттылар, егерме өченче статья диме? Торфка киткәнче, төрмәгә керергә риза диләр кайбер кызлар. Чөнки бер авыз русча белмиләр. Шул куркыта... Безне крестьян йортына китереп тутырдылар. Беркая жибәрмиләр, саклыйлар. Мин тәрәзәдән качып чыктым...» — диде. Чынлап та, торфта Дәрия харап булачак. Ничек бу егеткә сыларга үзен? Әмма егет йомшаклардан түгел шикелле. Характеры сизелә. Болай тыштан ятышсыз тоела, ә эчтән әйбәт булырга охшый. Хәер, детдом балаларынын холык-фигыльләре йогышсыз була, диләр.
Урам чатыннан борылып бер сыраханәгә керделәр. Мәгарифнен хатыныннан яшереп тота торган утызлыгы бар иде. Шуна өч кружка сыра, йөзәр грамм акны һәм капкаларга коры-сары алды. Кирәкмәсов моны көтмәгән иде, йөзендә жылы
ХИСАМ КАМАЛОВ
40
төсмерләр күбәеп китте. Сыра яна һәм жылы иде, тамакта әчесе дә беленми, тәмле. Дәрия бер капкач та йөзен чытты, кружканы читкә этәрде. Мәгариф аны кыстап карады: син нәрсә сырадан да куркып, пешмәгән кызлар кебек утырасын диде. Кирәкмәсов буфетка папирос алырга киткәч акны да эч, кыюлык өчен әйбәт була, анлыйсынмы дип тагын да ачыграк әйтте. Менә бу егеткә тагыл һәм ычкындырма, төшенәсенме? Бу синен жаен, ычкындырма, үкенерсен. Кем синен белән болай кинәт кенә язылышырга барсын? Дураклар юк. Ә танышлык белән барысы да өметле була. Кызларнын егетләрне кулга төшерүләре, аулаулары хәзер модада ул. Кыю, тәвәккәл бул, шунда эшен унар...
Кирәкмәсов буфеттан авызына папирос кабып килгәч, Мәгариф Дәриянен бәласен сөйләп бирде. Кинәш итү, ярдәм сорау формасында бик кайгырып тасвирлады. Кирәкмәсов: «Шулаймыни?»—дип Дәриягә карап алса да, әллә ни кызыксыну белгертмәде. Тиз кымшана торган зат түгел ахрысы, арткы исәбе көчле дигән уй килде Мәгарифкә.
Алар чыкканда якты иде әле. Сүзләр өзек-өзек кенә булды, ялганып китмәде. Кирәкмәсовнын йөзе монсуланган, күз шулпаларында ниндидер эчке уйларга чуму, бу төштән каядыр ераккарак киткәнлеге чагыла иде. Әллә Нөркәев турында, дустынын хыянәте хакында исенә килеп, җаны кешеләрдән бизенгәнме?
Татарстан урамы чатына хәтле аны-моны сөйләшкәләп бардылар. Трамвай тукталышына килеп бастылар. Дәрия егетләрнен әле берсенә, әле икенчесенә карап-карап ала. Йөзләреннән аларнын кәефләрен, уйларын чамаламакчы була иде. Кирәкмәсов өметле түгел сыман. Башта ана ниндидер ышаныч белән яктырып караган Мәгарифнен дә йөзе сүрелде.
Алтынчы трамвай килә иде. Кирәкмәсов кисәк кенә Дәриягә якынрак килде:
— Әйдә безнен торакка, бер егет белән таныштырам...
Дәрия, курку катыш сагаю белән, Мәгарифкә карап, таяныч эзләде. Мәгариф үзе дә бераз икеләнебрәк калган шикелле, ни дип әйтергә дә белмәде. Ахырда:
— Әйдә, мин дә барам,— диде ул, Дәриянен беләгенә тотынып.
Тулай торак кин генә мәйдан уртасына салынган ике катлы мәчеттә иде. Мәчет үзе болай бик зур икән. Һәр ике катта да хатын-кызлар яши торган бүлмәләр генә. Озын кин коридор. Мәчетнен икенче ягында кушып салынган бүрәнә бинада егетләр, ир-ат халкы урнашкан.
Тупсаны атлап керүгә, Дәрия үзенен авылдаш апасын очратты. Алар бик сагынышкандай күрештеләр. Апа Дәрияне үз бүлмәсенә кыстаган чакта Кирәкмәсовнын җилкәсенә дә тәкәллефсез учы белән суккалап алды. Алар яхшы танышлар гына түгел, араларында нидер булган да төсле иде. Чөнки төксе чырайлы Кирәкмәсов шундый җылы итеп елмаерга мәҗбүр булды — бите, күзләре очкынлы нур белән тулды. Бу минутта Мәгариф үзенен биредә артык булуын сизде дә тиз-тиз саубуллашып кире борылды. Дәрия анын китеп баруын сизмәде, апасы белән сөйләшүгә йотылган иде...
Икенче көнне Дәрия Мәгариф янына тагын килде. Ул бик борчылган, боек иде. Матур иреннәре турсайган, очкын чәчеп торган күзләре сүнек, йөзе дә өшәнеп киткән... Бүлмәдә бүтән берәү дә юк. Дәрия, өстәлгә башын салып, еларга тотынды.
— Ни булды тагын? — Мәгарифнен тавышында Дәрия мәшәкатеннән туя башлаганлык сизелеп китте. Тик кыз моны абайламады. Бераз күз яшен койгач, җинеләеп киткәндәй башын күтәрде, чәчләрен рәтләде, ак челтәрле кулъяулыгын бит өстендә уйнатып алды. Мәгариф, һаман ана текәлеп, соравына җавап көтә иде.
—Таныштырдылар. Бер егетме-ирме белән шунда, — диде укшыган кебек авыр көрсенеп. — Шактый озак утырдык, аннары бер каморкага алып керде. Бүген бирел, иртәгә язылышырбыз, ди. Эт сынары, эт сынары! Күренеп тора, мыскыл итмәкче. Язылышмаячак. Юк!
— Синен затлы кыз икәненне борыны сизгәндер...
Затлы белән затсызны аера белә торган борын түгел ул! Кеше бәхетсезлегеннән
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
41
файдаланмакчы...
— Вакытлыча гына дип кем язылышсын инде, Дәрия?
— Әллә мине бөтенләйгә алса да ярамаслыкмы? Ый-ый-ый!— Дәриянен буасы тагын ерылып китте. Тыела алмый еларга тотынды. Бераздан үзен көчкә тыеп әйтте:
— Нинди хурлык, нинди страм! Уф, уф! Шундый көннәргә каласымны белсәм...
— Алай ук авырга алма әле, берни дә булмаган бит,— диде Мәгариф.
Алар бер-берсенә карарга унайсызланып уйга калдылар. Берничә минуттан Дәрия урыныннан кузгалды.
— Бу ир-ат гел алдарга гына тора икән,— диде. Тавышы калтыраулы иде.
— Барысы өчен дә мин сине каргыйм, Мәгариф, күз яшем сина төшсен... Сине генә...
— И, Дәрия, каргап ни файда?— диде Мәгариф бер дә ачуланмыйча.
— Син затлы, чиста кыз, молодец, үзенне саклый аласын. Барысы да әйбәт чыгар. Менә ир-ат белән мөнәсәбәттә сабак алдын, хәзер инде акыллырак бул. Берсен дә якын җибәрмә! Таш кебек каты тор! Сүзләренә, иркәләүләренә ышанма! Кичәге хәл сина ачы тәҗрибә! Каргасан, каргарсын, Дәрия, ә мин сина чын күнелдән яхшылык кына телим...
— Синен теләген белән нишлим, нишлим?— дип өзгәләнде кыз һәм Мәгариф янында бүтән кала алмаслыгын белгертте дә, өметсез ым белән кулын селтәп, ишеккә омтылды.
Мәгариф Дәриянен атып яраланган кош шикелле кызганыч булып чыгып китүенә әрнеп калды. «Сине каргыйм»,— дигән сүзе колагында янгырап, күнелен тырный башлады. Җанына ниндидер таш килеп яткандай булды. Сулыш алуы авырлашып торды, тын юлына каты әйбер тыгылган кебек тоела, авырттыра иде... Тукта, мин дингә ышанмый торган кеше, әллә каргышка ышанаммы? Күз яшьләрем сина төшсен, имеш! Сүзләр генә бит ул. Нигә мина каргыш төшсен? Юк! Шулай да нигә мин эшләремне онытып шул хакта уйланам? Нигә мине Дәриянен ул сүзләре какшаткандай итте әле? Нидән өректем мин? Минем ни гаебем бар? Ә гаебем булмагач, ник үз алдымда акланып маташам? Әйе, ни генә булса да күнелдәге таш утырып калды. Әллә аны эзләп барып, тагын сөйләшергәме? Ул мина бар йөрәге белән рәнҗеде инде. Югыйсә, шундый сүзләр әйтмәс иде. Юк, динне танымасам да, каргышка ышанам ахрысы? Моны үзем дә белми йөргәнмен. Кемнендер мина рәнҗү саклавы, эчтән генә каһәрләве ничектер җанга ипсез, җайсыз. Ниндидер бурычымны түләмәгән кебек күнелне чәнчеп тора. Тынгылык бирми. Тынычсыз җан белән көн итүе авыр. Моны ин якын кешенә дә әйтеп булмый. Эчтән үзен генә көйрисен, сызасын. Ул сызлавык кебек бер минутка да сине калдырмый... Әллә Надиягә әйтеп караргамы? Ул берәр справка-фәлән эшләп бирә алмасмы? Ләкин көнләшергә тотыныр инде. Бигрәк тә кыз бала икәнен белгәч... Болай да сонгы вакытларда мине бик тикшерә башлады әле. Әз генә, вакытында өйгә кайтып өлгермәсән отчет алырга тотына. Сорау алудан тәм таба кебек. Башка ирләрнен дә хатыннары шулай шикелле. Надия яшьтән ир-ат халкы белән эш иткән, аларны артык нык белә һәм бер дә тәкәллефләнеп тормый. Ир-атны ул үзеннән түбәнрәк итеп күрә сыман тоела. Мине ул бары үз калыбында гына тотарга тырыша кебек. «Ир-атны йөгәндә тотмасан, ул ялгыш юлга керергә генә тора»,— дип ычкындырды беркөн. «Атнын да йөгәнен салдырмыйлар. Ычкындырсан, ат шунда ук уҗымга керә...» Чынлап та, кайбер ирләр хатын-кыз йөгәнендә интегеп, бик зарланалар. Мөстәкыйльрәк булырга тырышучылардыр, мөгаен. Ләкин хатын-кыз янында мөстәкыйль, бәйсез булып булмыйдыр. Табигать үзе сине ана бәйләп тудырган икән, нишләмәк кирәк. Йөгәнләвенә дә чыдарга туры килә.
Нөркәевне туры китереп булмый, нигәдер арт тайдырып йөри. Әллә үзенен гаебе барын аңлап, оятыннан шулай качамы? Ничек тә Кирәкмәсов белән икесен кара-каршы очраштырасы бар. Шунсыз кем хаклы, кем хаксыз булуын аңлау кыен. Болай сөйләгәндә, икесе дә үзләрен хаклыга чыгаралар. Бер-берсен гаеплиләр. Күз артында гаепләү авыр түгел. Барыбыз да читкә китеп кемне дә булса яманларга яратабыз. Ә
ХИСАМ КАМАЛОВ
42
күрешкәндә шул ук кешегә елмаябыз, яхшы булып күренергә тырышабыз. Адәм баласы шундый инде, яшереп торасы юк. Хәтта дус кешеләр дә берәр эштә маңгайга-маңгай килсә, бер-берсен каралтырга тотыналар. Шуңа күрә дуслык ул — бары тышкы, шартлы нәрсә генә. Мәгариф моны үз җилкәсендә татып белде.
***
... Бер көнне сыйланып кайтканын сизде дә Надия төпченә башлады. Кайда булдың, акча каян алдың, дип сораштыра иде. Чөнки балага манный юнәтергә акчасы җитмәде. Бу айда Надия үзенә эчке күлмәк алган иде, шуңа күрә бик кысанга туры килгәндер. Мәгарифкә тагын ялганларга кала; Кирәкмәсовны сыйлаган акча төп «бюджеттан» түгел, ә премиядән яшереп калынган иде... Мине бер таныш эшче егет сыйлады, дидем. Шунысы гаҗәп, Надия тикшерә башласа — миңа бик читен. Нәрсәдән бу? Бар җаным шуңа каршы тора? Мин бит начар юлда йөрмим, хәрәмләшмим. Ә нигә аның сынап, шикләнеп сорауларына җавап бирүе авыр? Надия бәлки мине яратканга күрә шулай итәдер. Мин шуны аңлап җитмимме? Аның төпченүләрен «җанда актарыну» дип кабул итәм, һәм барча вак-төякне ишетү миңа кыен. Нәрсә бу? Надия чын күңелдән мине кайгырта, ә мин шуңа бар җаным белән карышам. Надиянең мине сакларга тырышуын, бары яхшы теләктән чыгып юк-бар нәрсәләрдән араларга итүен, кечкенә генә эчке ирегемә хилафлык дип кабул итәмме? Ахрысы, шулай. Надиядән тыш минем бер серем дә булмаска тиешме? Әйе, Надиягә әйтми торган бер уем да булмасын. Мин шулай телим. Нәм үземә шулай дип тукыйм, Надия тикшерә, отчет сорый башласа, эчемдә ачуым кайнап чыга, көчкә тыелып калам. Кайчак тыелып та калып булмый, кычкырып җибәрәм. Тәмсезләшергә туры килә. Миндә үз ягымнан нигәдер аны тикшерергә, теге яки бу нәрсәләре белән кызыксынырга, бер теләк тә уянмый. Ә бит ул госпитальдә төнге дежурларда була, шунда кунып кала. Анда барысы да ир-ат халкы гына. Надиянең буй-сыны, йөзе- бите, ягымлылыгы ниндидер үзенә тартучан көчкә ия. Рядовойлар булмаса да, яшь лейтенантларның аңа өмете сузылуы мөмкин. Мин исә барысына да битараф йөри бирәм. Әллә мин аны тирәннән яратмыйммы? Юк, яратам, ул иң якын кешем. Тик кешенең күңеленә керергә кыенсынам мин, моны начар эш дип карыйм һәм үз эчемә тукынганны да шуңа күрә яратып бетермимдер. Ир үзенең хатыны каршында күңеленең төбенә чаклы ачылырга бурычлымы? Әгәр шулай икән, мин моны булдыра алмыйм. Минем үземнең генә беркемгә дә ачылмый торган җан почмагым, «серле ящигым» булырга тиештер бит?! Әгәр Надиянең дә шундый үзенә генә газиз «серле ящигы» булса? Булсын, аннан ни зыян?..
***
Бусаганы атлауга үзәк өзгеч күренеш: Надиянең күзеннән яшь ага, ә төреп кочагына тоткан бала кычкырып елый иде. Ул эштән кайтышлый баланы яследән ала чыккан. Ә бала ач, имә алмый, елый гына. Мәгариф тиз-тиз чишенеп кулын юды һәм баланы алып юатмакчы булды. Сөтем беткән, ашатырга әйбер дә юк, дип пышылдады Надия.
Ничек беткән дип аптырады Мәгариф?! Мондый хәлләрне ишеткән булса да ул ышанмый торды. «Әллә узганмын инде?»— дип тагын да серлерәк итеп пышылдады Надия.
Мәгариф аңа текәлеп карап катты, хатыны әле генә әйткән нәрсәнен галәмәтләрен Надиянең төсеннән чамаларга һәм, әгәр тапса, ачуланырга иткән шикелле иде. Бала һаман елый. Аның авазы астында Надия иренә карап: «Нигә шаккаттың, үзең бит, тыела белмисен»,— дип пышылдаудан ачыграк тавышка күчеп әйтеп куйды. «Кара, ничек курыктың, ә?»
— Монысын тәрбияләргә әмәл юк та...
Мәгариф баланы тирбәтә-тирбәтә идән буйлап йөренә башлады. Надия утырган
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
43
килеш күкрәкләрен күлмәк эченә җайлап маташты, учы белән юеш битләрен сөрткәләде.
— Нишләргә инде, балага ни ашатырга?— дип Надия урыныннан авыр гына кузгалды. Аннары ипигә шикәр комы кушып чәйнәп марля кисәгенә тутырды, шуны балага каптырды. Бала елаудан туктап, шул ризыкны тырышып-тырышып суырырга тотынды.
Бала зәңгәрсу йөзле, ябык, көчсез иде — ашау җитми, нишләмәк кирәк. Бу тере валчыкны жәлләүдән йөрәге өзелеп төшә язды.
— Әллә макаронныйга йөк ташырга керим микән? Кич белән өч-дүрт сәгать эшләп кайтырга була, ди. Эшләгән өчен кайчак он да биреп куялар икән...
— Белеш соң...— диде Надия моңсу күзләрен баладан ала алмыйча. — Ярап куяр иде, анда манныйны да юнәтергә була, ди.
Бала йоклап китте, ләкин йокы аралаш имезлекне чуп-чуп китереп суырып алгалый иде. Юк, аның өстенә карап тору мөмкин түгел. Мәгариф карашын читкә алып, мич буендагы сандыкка килеп утырды да, тезләренә таянып, уйга калды. Надия, бар нәрсәдән өметен өзгән, читләшкән төстә, баланың имезлеген авызыннан алып, банкага салып куйды. Йоклаганда тончыгуы бар иде. Ул Мәгарифкә дә өмете акланмаган, бизгән чырай белән күз кырыен төшереп алды да, караватка килеп утырды. Икесе дә кайгылы уйга чумып, бер-берсенә карамыйлар, дәшмиләр. Авыр тынлык бала өчен тере кайгы белән тулган күңелләренә шырпы шикелле чәнчеп кадала, бимазалый иде.
— Бездә Таҗиева Динә исемле сестра эшли иде,— дип тынлыкны бозды Надия. Авыр кайгыдан әз генә булса да җанны арындыру өчен ни булса да сөйләшергә кирәк иде. — Шуңа бер бай тормышлы хатын килеп, биш йөз сум акча, он биргән, үзенә аборт ясарга тәкъдим иткән. Динә риза булган. Бик көчле уколлар белән эшен башкарган. Аннан икенчесе шулай ук зур бүләкләр, акча биреп укол ясаткан. Ләкин уңышлы булып чыкмаган. Бик авырайгач, ашыгыч ярдәм килеп алып киткән. Саклап калганнар. Ләкин укол ясаучыны әйттергәннәр... Таҗиевага биш ел биргәннәр, ди.
— Әллә сиңа да әйтеп карадылармы?— диде Мәгариф дәшми утыру җайсыз булганга күрә генә.
— Ничек кенә әле,— диде Надия кулларын күкрәкләре өстенә кушырып куеп. — Берсе ун кило манный ярмасы күтәреп килгән. Сумкасыннан алып күрсәтә — мине үчекләгәндәй. Менә ничек! Әтисе наркомнар столовое мөдире диме. Әй, чибәр, тулышып торган кыз. Миңа манный ярмасы кирәген дә белгәннәр бит! Шунысына чаклы исәпләгәннәр. Әлбәттә, мине яхшы белгән кеше аша эш йөрткәннәр. Менә нишләргә? Әллә бу бала бәхетенә тәвәккәлләп караргамы микән дим? Мин аның рәтен беләм болай...
Ул авыр итеп сулады, башын бер яккарак матур итеп кыйшайтып, Мәгарифкә карап тора башлады. Мәгариф аны шаярып сөйләшәме дип торса, ул чынлап икән. Надия бала өчен әллә нинди тәвәккәллеккә дә барыр шикелле тоелып китте. Чөнки аның йөзендә эчке уйлары тартышуның шәүләләре чагылып-чагылып куя кебек. Надиянең тиз, әмма ныклы карарга кияүчән бер чалымы бар. Мәгариф аның шул чалымына һәрчак каршы төшә, сакта торган шикелле ашыгыч адымнардан аны йола тора иде. Бу юлы да Мәгариф катгый булды.
— Башын ике түгелдер, ут белән шаярма,— диде каты гына итеп.
— Бәлки шома гына үтәр иде әле, ә? —Ун кило бит, юләр... Ун кило!
Надиянең иреннәрендә, күзләрендә шул манный ярмасына бик нык кызыгу, шуңа омтылу сизелеп китте.
— Юкка тәмгы сузма, бүтәннәрнеке үтсә дә, безнеке үтми. Үзең үк әйткәнең бар, нигә безгә гел кирегә килеп тора икән бу дип...
— Җан тели дә язык җибәрми шул,— диде Надия уфтанып һәм коридордагы керосинкага куйган бәрәңгесен карарга чыгып китте.
Мәгариф әтисе ягына узды. Ул ах-вах килеп диванда ята иде. Улын күрүгә
ХИСАМ КАМАЛОВ
44
зарланырга тотынды. Бүген керосинга бик озак чират торган, анда да бер канистр гына биргәннәр. Чират аркасында кемнеңдер җидесен үткәрү мәҗлесенә бара алмаган. Бер сүзеңдә тормасаң, кешеләр сиңа кул селти башлый, диде ул еларга җиткән тавыш белән. Үзенең мәҗлестә Коръән уку вазифасын бик тә изге эш итеп саный инде. Шул чаклы ышанса ышаныр икән кеше. Билгеле, бу ышануда тамак өлеше дә бардыр. Хәзерге вакытта бу да бик мөһим нәрсә. Кәр көнне диярлек ул ашта, сыйда. Тамагы тук йөри. Тамак бәрабәренә хәзер әллә ниләргә ышанып, әллә ниләргә табынырсың.
Мәгариф аңа иртәгә утын белешергә Усиягә барырга кирәклеген әйткән иде. Фатыйх хәзрәт кинәт тузынып китте:
— Юк, юк, — диде, ул сеңер белән сөяккә калган кулларын селкеп. — Әнә таш язарга күпме заказ китерделәр.
Тәрәзәдән күренеп торган кечкенә утынлык янындагы цемент тутырган кәгазь капчыкларга ишарәләде. Ул бер дә кул кушырып утыруны белми. Цементтан плитә коеп, шуның өслегенә мәрхүмнәрнең исем-фамилиясен гарәп хәрефләре белән язудан шактый күп төшерә. Нигәдер шушы эшне күбрәк өни ул. Мәгариф кесә төбе коргаксыган, бик аптыраган чакларда, горурлыгын җиңә-җиңә, аның катына бара. Картның кесәсендә һәрчак акча өзелми. Бу акчаны алу Мәгарифкә гаять авыр, чөнки дин аша кергән, ягъни кешеләрдән хәергә алган сумнар алар. Динне ул бары акыл өйрәтү һәм кешеләрнең наданлыгыннан явызларча файдалану дип кенә карый. Шулай да әтисе биргәнне алмыйча да хәле юк. Хәлләр бик каты китереп кысса, берни эшли алмыйсың. Бала бар, хәзер чыгымнар шактый арта башлады. Надиягә кышкы пальто кирәк. Әнә хәзер каракүл тиресеннән яка куялар. Каян аласың аны? Хакы бик хәтәр. Надия кемнән ким? Аның да каракүл якалы пальто киясе килә. Карт үзе сөйләнеп торды, бер бай гына тормышлы кешегә ашка барган икән. Хуҗа Кирленторгта эшли, ди. Ике каракүл яка табып бирергә вәгъдә иткән. Бик фартовый кеше, сүзендә торта торган булырга тиеш, дип авыз суын корытып алды. Яка миннән булыр дигән сүз дә ычкындырып аткан. Менә нишлисең инде моның белән?
Мәгариф аңа манный ярмасы хакында сүз катарга оялды. Бер балаңны да туйдыра алырлык булмагач, ник чалбар киеп йөрисең, дияр. Фатыйх карт бик япьтәш кеше, теләсә нинди шартка җайлаша, яшәргә җай таба. Тәмам эт каешы булып беткән...
Шулай да каян табарга икән шул ярманы? Беркөн базарга чыгып караган иде, бик кыйбат сорыйлар, якын килерлек тә түгел. Ахырда бер вещмешок бәрәңге алып кайтты. Көздән запас әзерләп булмаган иде. Уңыш бик начар, диделәр. Шәһәр тирәләрендә авыллар ярлы. Чөнки җирләрнең бер дә рәте юк: сары ком да кызыл балчык. Бернинди тәрбиясез. Үсемлеккә дә ашлама кирәк бит. Тиресләрне ташу вакытында суга агызып бетерделәр...
Лена таба ала инде ул ярманы, ләкин ана ялынасы килми. Һаман да шул хәерче горурлык. Ул гына түгел, Лена да үз эше бәрабәренә нидер сорар. Хәзер бар нәрсә — баш на баш. Ә мин нәрсә табып бирә алам ана? Надия аша әллә берәр дарумы? Әнә новокаин дигән дару бик модага кергән икән. Шунын уколын ясаткан кеше яшәреп китә, сырхауларыннан арына, имеш. Ленага новокаин кирәк түгелме икән? Моны ничек белергә? Манный ярмасын табарга шул дару ярдәм итмәсме?
Әллә ясле мөдире белән сөйләшеп караргамы? Баланы ашатмыйлар, ул көне буе ач ята. Шуна күрә үсеше дә юк, анын кебекләр тәпи йөри, ә бу үрмәләп тә китә алмый.
Малайны алырга кергәч, Мәгариф мөдир хатынны коридорда очратып сүз кушты. Юк, ул баланы ашатмыйлар дип авызыннан да чыгармады. Анын йомшаклыгы, ябыклыгы һәм һаман авырып кына торуы турында зарланды. Әмма әйтәсе килгәнне дә тел төбеннән сизәргә була иде. Мөдир хатын шомарган таш күренә, нәрсәдер чамалап алды һәм сүз белән адаштырырга кереште.
— Әнисе әллә врачмы?— диде бик тирән һәм сыналган фикер әйткән кебек йөзендә нурлар уйнатып.
— Әйе, сестра булып эшли,— диде Мәгариф, шунын белән мөдирне бераз
СУГЫШТАН КАЙТКАН СӨЮ
45
өркетергә теләп. Чөнки врач халкы бала организмын яхшы белә, аларны коры кибәккә утыртып булмый дигән уй урнашсын мөдиргә, шул чагында ул икенче төрлерәк сайрар, балага игътибарны арттыра төшәр... Мәгариф шулай уйлаган иде, ләкин мөдир кайгылы йөз чыгарды:
— Врач-сестраларнын балалары шулай йомшак була шул. Никтер инде, үзебез дә гаҗәпләнәбез...
Мәгариф анын сүзләренә ышанмады, ялганлыйсын дип тә йөзенә бәреп әйтә алмады.
— Юк, сез дөрес уйламыйсыз,— диде Мәгариф кисәк кенә.
Мәгарифнен ышанмасын белеп, теге чәчрәп чыкты:
— Менә йомшак балаларны юри тикшереп кенә карагыз, барысы да врач-сестраларныкы!
Күз алдында кычкыртып алдый иде мөдир. Мәгариф ышанмаганын ныграк белгертеп, башын як-якка чайкап торды. Тегесе тагын күзләрен түгәрәкләндереп, үзенекен тукырга тотынды. Әмма Мәгариф анын белән мөнәсәбәтне бозмаска кирәклеген эчтән генә уйлап өдгерде һәм йөзенә килешкәнлек төсе чыгарды.
— Шулай инде, бик мөмкин,— диде тегенен күнелен үзенә авыштыру өчен генә.
Хәзер хатын-кыз сүзе өстен чыга... Әнә Лена да ир-атнын шул йомшаклыгыннан оста файдалана. Юньләп яза алмавын барысы да белә, ләкин беркем дә шуны әйтми, дәшми үткәрә. Лена эшләп түгел, кешнәп ярый. Буй-сыны ярыйсы гына, бит-йөзе дә күз төшәрлек, үзе телгә беткән. Сүзе һәм кыланышлары белән ир-атнын эченә үтеп керә белә. Лена Мәгарифне үзләренен тар даирәдә була торган аулак кичәләренә дә дәшеп караганы булды. Икесендә дә Надия төнге дежурда иде. Әллә шуны белеп юри чакырды микән? Күнсә, Надия берни дә белми калыр иде. Баланы әнисенә калдырып китә ул... Ленага болай нәфсе күзе төшеп йөрсә дә, Мәгарифнен йөгәнсезләнү хакында ишетәсе дә килмәде. Киресенчә, ул кыздан нигәдер курыкты. Анын сүзен уенга борган кебек итеп, шаяртып алды. Кыз көлде генә.
Тарикнын шушы сиртмә койрыкны җитди сотрудникка санап йөрүе бер дә ошамый ана. Әмма Тарикнын да нәфсесе бар бит, дип аны аклагандай итә Мәгариф. Хатыны карт, үзе әле янып тора. Лена аны да үзенен тозагына эләктергән кебек сизелә. Неужели шулай булыр икән, дип Мәгариф үз- үзенә ышанмаган сыман итенә. Бәлки бу минем нәфсемнән килеп туган шигемдер? Канәгатьләнмәгән нәфсе һәм башлыкнын аны миннән өстен санавы әллә нинди начар уйларга этәрүе мөмкин бит.
Манный ярмасын беркайдан да юнәтергә мөмкинлек юк иде.
— Сезнен госпитальдә булмый калмас,— диде Мәгариф баласын яслегә киендергәндә. — Әллә сорап карыйсынмы?
— Продукт тирәсендә барысы да караклар,— дип кул селтәде Надия. — Мин дә шуларга кушылыйммы?
— Бала өчен бар нәрсәгә дә риза булырсын.
— Анда якын килерлек түгел, Мәгариф җаным, әле яна гына ике каракны утырттылар. Хатыннары һаман елап госпиталь начальнигына йөриләр.
— Мин бу бала өчен урларга да курыкмас идем, валлаһи!— диде Мәгариф. Урлар идеме, юкмы, әмма шушы минутта туган чын фикерен әйтте ул.
Надия ана күз кырыен гына төшереп алды һәм эчке бер соклану тулы елмайды. Мәгарифнен баласын шул чаклы яратуы күнеленә май булып ята. Кәм хәтеренә күп үткәндәге хәлләр дулкын-дулкын кебек килеп, җанын тутыра башлый. Эчендәге дулкыннарын сиздермәс өчен ул баланы ашыктыра-ашыктыра киендерде һәм Мәгариф кочагына бирде. Аларны күз алдыннан тизрәк озатасы килгән шикелле иде.
Ире каршында Надия үзен һаман гаепле итеп сизә. Бу хис онытылыр, ярату аны оныттырыр һәм күмеп китәр дип көткән иде. Әмма көткән нәрсә никтер килми, кылган гөнаһ һич тә күмелми, онытылмый. Киресенчә, көчәя генә бара, куркынычы артканнан-арта гына. Әллә Мәгарифкә чынын сөйләп бирергәме? Минем ялганымны гафу итәрме икән?

Бу хакта икеләнмәскә мөмкин. Мәгариф аны шундый ярата. Ә ярату хисенә таянып була микән? Бүген бар ул ярату, ә иртәгә кинәт кенә бетеп куюы да мөмкин. Моторда бензин беткән кебек. Юк, ана ышану бик беркатлылык булыр иде. Шунын аркасында мин Мәгарифне югалтып куюым бар бит. Юләр! Ихлас күнел белән мин ни ота алам? Берни дә! Киресенчә, бик күп нәрсәдән мәхрүм калам. Мәгариф әйбәт җанлы кеше, ләкин миннән чынын ишетсә, күнеленә бик зур яра булачак. Юк, аны яраларга ярамас. Яраланган җан үзенен ни эшләгәнен белештерми, кызулыктан берәр ахмаклык кылып ташламагае. Мәгариф тәэсирчән кеше, күбрәк йөрәгенә алып эш йөртүчән. Шуна эшләре бик җинелдән бармый... Ә нишләргә сон? Болай җанга гаять авыр. Кәрдаим йөрәкне чәнчеп, авырттырып тора. Әллә Мәгарифтән аерылып, бала белән үзем генә калыргамы? Ичмаса, үз-үзен каршында намуслы булыр иден. Юкса, упкын кырында яшәгән кебек. Менә-менә ялганын тотылыр да, бар тормышыннын асты-өскә килер. Кәр көнен ничектер тирән упкын ярыннан курка-курка барган кебек... Таеп китмим, тая күрмим дип һәр адымны сакланып, бик күп көч түгеп атлыйсын. Бу авыр киеренкелек үзенен нечкә кынында гына сине тотып тора кебек.
Ахыры киләсе санда