Шигырьләр
Хәзер Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның гомеренең соңгы
елларында язылган, беркайда да басылмаган шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Алар Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт
архивыннан, Илдар Юзеев фондыннан алынды.
* * *
Хәкимҗан Халиков истәлегенә
Безнең яшькә килеп җитмәүчеләр,
Сездән башка җанга авыр бит. Күңелләрдән мәңге китмәүчеләр,
Сезне шундый-шундый сагындык.
«Җырмы, малмы?» диеп сорасалар,
Сез тик җырны сайлар идегез.
Шигырь булып, китап булып калды
Әйтеләсе кайнар сүзегез.
Без бит юлга күпләп чыккан идек,
Ник шулкадәр бик аз калганбыз?
Сездән башка бару җиңел түгел,
Әллә шуңа без дә арганбыз.
Бөтен өмет хәзер сездә, яшьләр,
Тырышыгыз ялгыз калмаска.
Бер-берегезгә аяк чалмасагыз,
Алга барып була аргач та.
Юлда югалтулар җәрәхәтен
Аңлатырга шигырь-сүз җитмәс.
Үз гомерем кыскаргандай була,
Каләмдәшләр, ташлап сез киткәч.
Инде васыятькә әверелгән
Әйткән сүзләрегез гел истә:
«Бер-беребезне ташламаска иде
Бу дөньяда, исән килеш тә...»
31 гыйнвар, 2003
Тирәкләрем, нигә боектыгыз?..
Тирәкләрем, нигә боектыгыз?
Язның сөенечле чаклары.
Якты моңга күмгән кошларыгыз
Чит җирләрдән кире кайтмады.
Куркытмаган асыл кошларымны
Юлларының хәтәр-авыры.
Кайтып барган чакта харап иткән
Ком-буранлы сугыш давылы.
Улын озатып калган аналарның
Йөрәкләре сизгер тоялар.
Сискәндерә элек сайрап торган,
Җырсыз калган салкын оялар...
Югалтам
Мин дә киттем, әнкәй, бәхет эзләп,
Ярты авыл читкә күченде...
Сирәк кенә кайтып күрү өчен,
Ташладым да киттем мин сине.
Телең-шигъриятең җанда калды.
Кирәк түгел миңа мең алтын.
Мең алтынга алыштырмас әнкәм,
Югалттым мин сине, югалттым.
Кала матурлыгы тартты безне,
Калдырдык та еллар авырын,
Кунак булып кына кайту өчен,
Ташладык та киттек, авылым.
Кечерәйгән инде, хәлсезләнгән,
Күреп калырга дип мин кайтам.
Тел байлыгын биргән туган авылым,
Мин югалтам сине, югалтам.
Якын күреп кабул итсәләр дә,
Ямансу да миңа, авыр да.
Мин гаепле кеше сыман йөрим
Телсез-моңсыз калган авылда...
Юату
Җан сөйгәнен югалтканнар,
Ярдәм итмәс юату.
Аңлыйм, дөньяда бу — сезнең
Иң-иң авыр югалту.
Узганны сагынып уйлану,
Үкенечле сызлану...
Картлыктамы, яшьлектәме,
Зур газап — ялгыз калу,
Төшеңдә генә булса да,
Бер күрергә тилмереп...
Мәңгелеккә аерылуга
Булмыйдыр ул күнегеп.
Тик бер генә сызлангыч уй
Күңелне юатадыр:
Җан сөйгәнен тапкан гына
Үз парын югалтадыр.
Гомернең гүзәл еллары
Яратышып узган ич.
Югалткан табалмас инде...
Тапмаганнар кызганыч...
12 февраль, 2004
* * *
Ниләр көтә алда бу дөньяны?
Тигез юлмы, әллә упкынмы?
Җил, давыл юк, сулар, юллар тыныч...
Ә йөрәгем нигә дулкынлы?
Куркытырлык ят авазлар килми
Кыйтгалардан кара җил белән.
Күкрәү дә юк. Күкләр — зәңгәр болыт.
Ә йөрәктә нигә зилзилә?
Арта төшә шөбһә-борчуларым,
Җир асларын тыңлап карасам.
Юрамыйм да, ятып еламыйм да,
Ник йөрәктә давыл — гарасат?..
28 май, 2004
* * *
Ни булды соң сиңа, татар җире,
Моны кичерүе бик авыр.
Агачларны тамырыннан йолкып,
Котны алып үтте җил- давыл.
Шашкан җилләр түбәләрне каера,
Күкләр яшьнәп суга. Су — ташкан.
Адәмнәрме акылыннан шашкан?
Табигатьме әллә саташкан?
Күрәзәче, әүлия да түгел,
Нигә шөбһәләрем расланды?
Күкләр-сулар хәбәр итмәделәр.
Давыл — йөрәгемдә башланды.
Көтмәгәндә түбәләрне каера
Җил — өермә булып килә дә...
Гамьсезләнеп әллә оныттыкмы
Ниләр барын Күктә — түбәдә?
Давыл узды. Зыян күргәннәрнең
Тыңлап йөрим елау- зар-аһын.
Нишләдең син, Адәм, әллә бармы
Күкләр кичермәслек гөнаһың?
1 июнь, 2004
Яралар
Кайсыгызның кулы җылы,
Бәйлисе бар йөрәкне?
Хәсән Туфан
Табиб түгелмен шул,
Яраларга
Нинди дәва кирәк — беләлмим.
Соң булса да, инде соң булса да,
Хәсән абый, җаным, кил, бәйлим...
Ак кулъяулык белән бәйләмәкче
Фатих абый, кызың бу — Ләйләң.
Яуда шәфкатьле җан табылгандыр...
Төрмә яраларын кем бәйләр?
Берлин төрмәләре тирәсендә
Муса абый кабере табылмас.
Шулкадәрле җан ярасы алган
Җирдә беркем бәгыре табылмас.
Шагыйрьләрнең башы исән калыр,
Милләтемнең рухы сау булса.
Күпме яра алган татар нишләр,
Җан бәйлисе куллар суынса?..
13 август, 2004