Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ЯҢАРЫШКА ТАБА

Гасырлар алмашканда Россия дигән уртак Ватаныбызның сәяси-икътисади, мәдәни-
әдәби барышында кискен үзгәрешләр килеп чыкты. Ничәмә-ничә гасырлар дәүләтчелеген
югалту ачысын йота-йота толерантлык күрсәтеп яшәгән татар халкының да үзаңы уянып
китте. Узган тарихта ике мәртәбә — Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы дәверләрендә һәм ХХ
гасыр башында иҗтимагый-мәдәни күтәрелеш кичергән милләтебез кабат талпынып,
тернәкләнү, алгарыш өчен көрәш-тартышлар мәйданына аяк басты.
Милләтпәрвәрләребезнең тырышлыгы белән бу уяну, кузгалышның нигез ташлары
салынды, совет чорында югалта язган, кыерсытылган телебезне, динебезне, гореф-
гадәтләребезне, тарихи хәтеребезне, Гаяз Исхакый мирасын халкыбызга кайтару бәхетенә
ирешелде. Беренче Президентыбызның фатихасы белән үзебезнең дәүләтле, мәдәниятле
халык икәнлегебезне искә төшереп, азатлыкка, мөстәкыйльлеккә омтылышыбызны
символлаштырып, Кол Шәриф хәзрәтләре хөрмәтенә мәһабәт мәчет бастырып кую үзенә күрә
бер рухи җиңү иде. Әмма ХХ гасырның азагында үзгәртеп кору җилләре белән башланып
киткән бу яңарыш хәрәкәтенең гомере, умырзая чәчәгенеке кебек, бик тә кыска булды. Ул
яшәешебезнең һәр өлкәсендә , аеруча милли дәүләтчелек атрибутларын сакларга
омтылышыбызны, мәгарифне эзәрлекләгән түнтәрелеш белән алмашынды, «Мәскәү кулында
алтатар — татарга!» (М.Мирза) дигән шик-шөбһәле шигарь хакимлек итә башлады. Тарих
кабатланып килә, еш кына андагы вакыйгалар, мәдәни-әдәби күренешләр кире әйләнеп кайта
диләр. Түнтәрелеш дигән кара заман да үтәр дигән өмет белән яшәп, Тукайча: «Кисмәк
өстендә каракош иттифакый (очраклы — Р.К.) кунган ул», диясе килә. Чөнки илдәге вәзгыять
никадәр генә җайсыз, каршылыклы булмасын, халкыбызның гасырлар дәвамында тупланган
мәдәни-әдәби байлыгы зур, салынган нигез ташлары нык. Әдәби барышның һәр өлкәсендә
җигелеп эшләүче талантлы каләм әһелләре дә җитәрлек. Канатлы җайдакларын иярләп,
милли мәнфәгатьләрне күздә тотып, Гаяз Исхакыйча, көрәш-тартышларга чакыручы
шагыйрь һәм шагыйрәләребез иҗаты аеруча игътибарга лаек. Әдәби иҗат — милли
алгарышның беренче шарты дип ихлас инанган күренекле шагыйрьләребезнең берсе —
Мөхәммәт Мирза (Ибраһимов Илфак Мирза улы).
Шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе, җөмһүриятебезнең Габдулла Тукай
исемендәге бүләк иясе Мөхәммәт Мирза 1953 елның 3 гыйнварында Сталин тоталитаризмы
тарих сәхнәсеннән төшкән елда Актаныш районының Чалманарат авылында дөньяга килә.
Совет режимының кешелексез юлдашы булган репрессияләр, сугышлар аларның да нәсел-
нәсәбен, ата-бабаларын читләтеп үтми. Ике аты һәм дин әһеле (мөәзин) булган бабасы, бай
дип тамгаланып, җиде баласын ятим калдырып, атып үтерелә. Оста биюе белән дан тоткан
әтисе дә унҗиде яше тулуга фронтка озатыла, Киев өчен барган сугышларда Днепрны
кичкәндә унсигез яше тулган көнне ике аягын өздерә; туган туфракка кайтып егылгач та, 41
ел дәвамында тимер протезларда йөри; мәктәптә тарих укыта, шактый еллар директо р,
беркадәр вакыт авыл советы секретаре вазифасын да башкара. Бала арбасы тартып колхоз
эшенә йөргән, искиткеч булганлыгы, уңганлыгы белән авылда дан тоткан хатыны Мөсәвәрә
белән алар унбер бала тәрбияләп үстерәләр, аларның барысына да югары белем бирәләр. Ата-
аналарының бу фидакарьлеге, оста рәссам ясаган картиналардагы кебек, Мөхәммәт
Мирзаның шигырьләрендә дә чагылыш тапкан. Балачакта әнисенең «итәгенә ябышып», ни
рәвешле кырдан кайтып килүләрен ул болай тасвирлый: «Куз алдында җуелмаслык сурәт:
/Бер менеп, бер төшеп буразнасын, /Басу буйлап әни кайтып килә, /Иңдә чалгы, кулда — кул
арбасы». «Әнкәй» дигән Бөек Йолдыз» образы шагыйрьнең гомер һәм иҗат юлын бүген дә
яктыртып тора. Сынмас рухлы, көчле шәхес итеп сурәтләнгән, аякларын югалткан әтисе
образы да җанны тетрәтә: «Протезларын салып куйган әти... / Тубыкланып атлап килде дә, /
Алмаш-тилмәш безне күккә чөйде: / Бөркетләрем минем! — диде дә». Бу шигырь юлларын
укыгач та, ихтыярсыз Нәҗип Думавиның «Ватан каһарманы, яки Агач аяк» хикәясендәге
Шакир солдат образы искә төшә. Беренче бөтендөнья сугышыннан каты яраланып, авылга
кайткан, улларын-кызларын ач үлемнән саклый алмаган, актык урагын да закладка салган
Шакир — бик тә кызганыч агач аяклы солдат. Икенче бөтендөнья сугышыннан тимер аяклар
белән кайткан Мирзамөхәммәт исә сонгы көннәренә кадәр хатыны, балалары өчен абруйлы
Ата, зур гаиләнен матди һәм рухи терәге булып кала. Әтисенен рухи биеклеге алдында баш
игән шагыйрь Илфак Ибраһимов үзенен көньясен — тәхәллүсен дә Шәрекъ мәдәни
РУХИ ЯҢАРЫШКА ТАБА
143
дөньясында кабул ителгән этикет (әдәб) кагыйдәсе буенча «Мөхәммәт Мирза» дип кабул итә.
Әтисе тәэсирендә яшь Илфак әдәбиятка тартыла, Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәрим
шигырьләрен күнеленә сендерә; каләм тибрәтә башлый; армиядә хезмәт иткәндә дә
шигърият белән кызыксынуын дәвам итә. Мәдәният институтынын театр сәнгате-режиссура
бүлеген тәмамлагач та (1975), Актанышта җирле радио-тапшырулар редакциясе мөхәррире,
комсомол оешмасынын беренче секретаре, эчке эшләр бүлегендә урынбасар, мәдәният бүлеге
мөдире булып эшли, «Агыйдел дулкыннары» исемле әдәби иҗат оешмасын да әйдәп бара.
Җитәкчелек эшендә шактый тәҗрибә туплаган белгеч буларак, Мөхәммәт Мирза Казанга
күчерелә, дүрт ел Мәдәният министрлыгында урынбасар, җиде ел дәвамында Татарстан
язучылар берлеге идарәсенен рәисе вазифасын башкара. Бүгенге көндә ул — кабат
торгызылган, әмма кыска гына вакыт аралыгында тарихыбыз, мәдәни-әдәби хәрәкәтебез
турында эчтәлекле материаллар белән укучыларнын игътибарын җәлеп иткән «Чын мирас»
журналы мөхәррире.
Мөхәммәт Мирза шигърияткә өлкәнәйгәч, зур тормыш тәҗрибәсе туплап килде. Шуңа
күрә еш кына үзенен язмаларында ул «мин — көзге шигырь», «Шагыйрьгә: сонардын»
димәгез» дип, укучыны кисәтеп куя. Анынча, «көз ул — дөньяны танып белү, күз утыру,
кирәкмәгән әйберләрне читкә кую». Анын бу фикеренә каршы чыгып, Ркаил Зәйдулла
«шигърияттә биологик яшьнен әһәмияте юк. Туксанда да тупсада ятарга, алтыда алтын
тәхеткә менәргә мөмкин», — дип яза. Әйе, монын шулай икәнлегенә дөнья һәм татар әдәбияты
тарихыннан күп мисаллар китерергә мөмкин. Мәсәлән, Тукай бик тә иртә, гомеренен язында
ук кулына каләм ала, язларда ук китеп бара. Сибгат Хәким гомер кояшы язлардан җәйләргә
күчкәндә, Нури Арсланов җәйләрдән көзләргә аяк басканда шагыйрьлек таҗын кияләр.
Фарсы- таҗик Ренессанс әдәбиятынын бөек шагыйре Сәгъди «Бостан», «Гөлстан» кебек
мәшһүр әсәрләрен гомеренен көзендә генә — ничәмә-ничә дистә еллар сәфәрләрдә үткәреп,
Ватаны Ширазга кайтып егылгач кына тәмамлый. Ауропанын даһи шагыйре Гёте үзенен
атаклы Көнбатыш-Көнчыгыш диванын бик тә яшь Марианна исемле артисткага гашыйк
булып, 70 яшендә генә иҗат итә. Таланты белән Гётены әсир иткән Габдрахман Җами үзенә
дөньякүләм танылу алып килгән, җиде поэманы берләштергән «Җидегән йолдыз»ын
гомеренен «алтын көзендә» 60-80 яшьләр арасында язган. Шагыйребез Мөхәммәт Мирзанын
алтын көзләре әле алда; әлегә ул, шәрекъчә әйтсәк, «гомер муенса»сынын уртасында гына.
Узган гасырнын сиксәненче елларында Мөхәммәт Мирза шактый унышлы каләм тибрәтә.
Туксанынчы еллар — шагыйрьнен жанрлар, сәнгатьчә фикерләү, дөньяга карашлар өлкәсендә
үз алым-ысулларын, үз кыйбласын эзләгән чор. Анын хыял- максаты — «канатлы ат»та
җилдереп, шигърият биеклекләренә күтәрелү: «Толпарымны табасы бар. / Күтәрелеп
Парнасыма, / Ир-ат исемен аласым бар». СССР таркалган, иҗтимагый формацияләр,
идеологияләр алмашкан һәм дә сүз ирегенә күк капуслары ачылып киткән бу чорда анын
«Кәккүк тавышын санадым» (1994), «Турайгыр» (1998) кебек шигъри җыентыклары дөнья
күрә. Россия империясенен рус булмаган халыкларны изү, юк итү сәясәте төрле жанр, тема,
мотивларны берләштергән «Турайгыр» китабында постмодернистларча ачыктан-ачык, үтә
кискен бәяләмәләр белән кире кагыла. Автор үткән тарихта шәһри Казанны яндырган, «биш
гасыр кызыл кар яудырган», татар халкына вәхшидән-вәхши яу оештырган Явыз Иванны да,
яна заманда Чечня халкын канга батырган, үз илендә гражданнар сугышы башлап җибәргән,
«дөньякүләм палачка» әйләнгән Борис патшаны да борынгы грекларга хас булган чәнечкеле
бик тә усал, ачулы сардоник һөҗү белән тәнкыйть итә. Татар тарихынын, Идел йортнын авыр
сәхифәләре миниатюр сюжетларга, рецептив эстетика кануннарына корылган поэмаларда
тәэсирле итеп укучы анына җиткерелә; сталинизм дәверендәге рәхимсез сыйнфый көрәшнен
ничек итеп якташларына, авылдашларына, туган-тумачаларына, хәтта хуҗаларыннан тартып
алынган атларга — Турайгырларга фаҗигаләр алып килүе нарратив (хикәяләү) поэтика һәм
тирән психологик кичерешләр ярдәмендә ачып бирелә. Сиксәненче еллар азагыннан милли
яшәешебездә башланган уңай үзгәрешләр дә автор игътибарыннан читтә калмаган. Ул ихлас
күңелдән мәдәни-әдәби кыйммәтләрнең — Идегәй дастанының, Муса Җәлил, Хәсән Туфан,
Гаяз Исхакый кебек каһарман затларның исемнәре һәм иҗатлары халкыбызга әйләнеп
кайтуга куана, остазы Рөстәм Мингалим, зыялы замандашлары, сәнгать әһелләре, якыннары
турында язылган шигырьләрен милли сагыш һәм гамьнәр белән үрелгән якты лирик
буяуларда сурәтли.
XXI гасырның беренче ун елы — Мөхәммәт Мирза иҗатының яңа шигъри жанрлар
үзләштерү һәм фәлсәфилеккә таба юл алу чоры. Ул бер-бер артлы «Киек каз юлында» (2003),
РЕЗЕДА ГАНИЕВА
144
«Тере су» (2007), «Адәм баласы», «Агыйделдә ак пароход» (2009), «Гыйбарәләр» (2010), «За той
рекой» — «Елганың аргы ягында» (2011, рус һәм татар телләрендә) исемле китапларын
бастырып чыгарды. Шигырьләренең байтагы башкорт, төрек, рус, инглиз телләренә тәрҗемә
ителде.
Мөхәммәт Мирза шигъриятенең көтелмәгәнчә өр-яңа сыйфатлар белән баюында
заманаларның үзгәрүе, дәһри совет режимының сәхнәдән төшеп, тыелган ислам мәдәнияте
кыйммәтләренең, Коръән тәгълиматының реабилитацияләнүе зур әһәмияткә ия булды.
Аксиома рәвешен алган бер кагыйдә бар: кайда гына булмасын, Шәрекъ һәм Гареб
халыкларының дөньяви алгарышы кайчандыр ниндидер сәбәпләр белән юкка чыккан
традицияләрне кире кайтарудан һәм дини Яңарыштан башлана. Моның шулай икәнлегенә
төшенгән шагыйрь әле гасырлар чигендә «Мәңгелек сорау» исемле дүртьюллыгында болай
дип язган иде: «Гел яланы эзләп табабызмы, / Табып югалтканны күптәннән? / Киләчәккә
таба барабызмы, / Кайтып киләбезме үткәннән?»
Тирән эчтәлекле, универсаль яңгырашлы, вакыт агышын өч яссылыкта (үткән, бүген,
киләчәк) постмодернистларча үреп биргән бу шигъри юллар Мөхәммәт Мирза иҗатының
асыл мәгънәсен аңлауга ярдәм итүче ачкыч вазифасын үти. Юкка гына ул аны «Тере су»
китабының тышлыгында үзенең төп иҗат шигаре рәвешендә кабат урнаштырмаган.
Дөрестән дә, халкыбыз кайчандыр бабаларыбыз Шәрекътәге ерак тарихтан, мөселман
мәдәнияте җирлегеннән тапкан, «яңа» дип «кабул иткән», аннары «югалткан» кыйблабызга
кайтып килә; Коръәни Кәрим белән иңгән рухи кыйммәтләрне һәм ислам әдәбиятларының
(гарәп, фарсы, төрки) һәр өч юнәлеше — дини-әхлакый, суфичылык, дөньяви Яңарыш
әдәбиятларына хас казанышларны яңабаштан иҗади үзләштерергә омтыла.
«Тере су» шигъри җыентыгының исеме символик яңгырашлы. Геологларның гыйльми
язмаларына таянып, автор гасырлар дәвамында мәңгелек бозлавыкны ашап, тишеп, боз
катламнары карнында күлләр ясап, вулканнардай ярсып, диңгез- океаннарга ыргылучы тере
су образында тарихи барышта мәңгелек хәрәкәттә булган, авырлыкларны җиңеп алга баручы
Кеше образын символлаштыра, аның җирдәге миссиясенә мәдхия укый. Сүз уңаенда шуны да
искәртеп үтәргә кирәк: Шәрекъ классик әдәбиятында, мәсәлән, Низами Ганҗәви иҗатында
аның икенче мәгънәсе дә очрый: «Тере су» иҗат кешесе каләменнән тамган, хәрефләр
дулкыны сыман агып барган уй-фикерләр һәм хис-кичерешләр.
Жанрлар төзелеше ягыннан китап үзенчәлекле: анда берьюллыклардан башлап,
сигезьюллык шигырьләргә кадәр бирелгән. Кош теледәй кыска мәкаль-әйтемгә тартым
берәмлекме ул, фәрдләр — икеюллык бәйтләрме, өчьюллыклармы, дүртьюллыклармы,
робагыйлармы — аларның үз эчендә дә төрле бүленешләр һәм төсмерләр яши. Шагыйрьнең
дүртьюллыклары Рудакиның миниатюр драмаларына, Хәйямның көтелмәгән чишелеш
тәкъдим иткән новелла-робагыйларына охшаганнар да, охшамаганнар да. Аларда Урта гасыр
Шәрекъ әдәбиятларында бик популяр булган әдәб жанрлары традицияләренә таянып,
үзебезнең милли мәнфәгатьләрне искә алып, рухи яңарышка чакыру, фәлсәфи-этик фикер
әйтү көчле.
Әдәби традицияләр күзлегеннән караганда да, «Тере су» китабы күп тармаклы: ул төрки-
татарларның сүз сәнгате хәзинәсенә, Коръән тәгълиматына, Шәрекъ Ренессанс әдәбиятына,
акыллы, хикмәтле сүз әйтүгә, фәнни-фәлсәфи фикерләргә, әдәб жанрындагыча үгет-нәсыйхәт
белән үрелгән рухи кыйммәтләргә нигезләнгән. Шуңа күрә автор үзе дә: «...Мин барлык
кыйммәтләрне / Шигырь бизмәненә / Салып үлчим хәзер...», — ди.
Ислам мәдәниятенең үзәген тәшкил иткән төп кыйммәт — Акыл. Мөселман фәлсәфәсе
буенча да Аллаһы Тәгалә иң элек Акылны яраткан, диелә: «Әүвәлү ма халәкә Аллаһу әл-Акла».
Акылның даими юлдашы итеп гыйлем, белем күрсәтелә. Акыл белән гыйлем үзенең тышчасы
сүзләр ярдәмендә генә яши ала дип аңлатыла. Сүз сәнгате дигәндә ислам дөньясында иң элек
Коръән өйрәтмәләре күздә тотыла.
Шагыйрьнең газәл, робагый һәм гыйбарәләрендә Коръәннең асылын тәшкил иткән әт-
Тәүхид (монотеизм) фәлсәфәсенә ихлас ышануны белдергән юллар байтак очрый. «Бар
халыклар, илләр, галәмнәр өчен, — ди ул, — берәү генә бердәнбер — Бер Хак Тәгалә — Аллаһы
үзе генә. Шагыйрьнең «Тере су» китабындагы газәл лирикасы да, андагы гыйшык җырлары
да, гарәпләрнең касыйдә жанрындагыча, Аллаһы Тәгаләгә мәдех укудан башланып китә:
«Фатихасыз бер көнем дә торалмам, / Ил көнемә иминлек бир, Бер Аллам. / Уң кыл юлын бөтен
нәсел-ыруның, / Кодрәтең киң, рәхмәтең зур, Бер Аллам».
РУХИ ЯҢАРЫШКА ТАБА
145
Дөньяны акыл һәм хисләр белән хаклыкны танып белергә юллар ачкан, рухи камиллек
баскычларына күтәргән, бәхетле иҗат мизгелләре бүләк иткән Аллаһыга лирик герой бик тә
рәхмәтле. Икенче бер газәлендә ул Бөек Кодрәт иясенең Коръәни Кәрим ярдәмендә гөнаһлы
җир кешеләренең тәүбә итеп Хак юлына аяк басуларыннан хозурлык кичерә: «Коръән — бел,
хаклык үрнәге бердәнбер, / Раббым мәңгелек нурына төргәндер».
Изге Китап күрсәтмәләренең кеше табигатен уңай якка үзгәртү һәм Илаһият капкаларын
ачудагы әһәмияте күкләрдәге нәкышле яктылык балкышын хәтерләткән гарәп хәрефләре
ярдәмендә хикмәтле сүз әйтүгә корылган гыйбарәләрдә ассызыклана:«Коръән кяферлеккә
киртә куеп, тәүбә иттереп, оҗмахка илтә...»
Иҗат психологиясен дә автор шагыйрьгә күкләрдән иңгән илһам — нур рәвешендә
аңлата: «Шагыйрьнең китабы берәү генә була. Бөтен гомере буе язган барлык шигырьләренең
иң асыллары, илаһының нурына манып язылганнары, тупланганы...» Илаһиятнең мәңгелек
бер кыйммәте булган сүз сәнгате турындагы карашлар сигезъюллыкларда Низами һәм Котб
поэмаларындагыча чагылыш таба: «Шигырь, дустым, Илаһының / Җанга биргән сулышы!»
Бакыйлыкка күчкәндә дә ул илаһият нурларының үзенә юлдаш булуын тели: «Балкыт
илаһыдан килгән нурыңны, / Яктырт мәңгелеккә күчәр юлымны!»
Дини кыйммәтләр белән бәйле тагын бер мотив — шагыйрь иҗатының буеннан- буена
төрле мәгънәви төсмерләрдә кабатланып килүче иман сафлыгы мәсьәләсе. Иман Аллаһы
күрсәтмәләренә, пәйгамбәребез сөннәтенә турылыклы лирик геройның җир йөзендәге имин
яшәешен тәэмин итә: «Ил-йортым киң, ризыгым мул, рухым шат, / Юлым ачык — хилафсыз
иманыма».
Милли-рухи яңарыш мәсьәләләрен хәл итү өчен дә һәрдаим Иман кирәк: Коръәндә
кырыктан артык искә алынган «иман» төшенчәсе, аныңча, төрле бәла- казалардан —
«шайтаннар, сихерчеләр, имчеләр хәйләсеннән саклану өчен иң үтемле чара». Дөньядагы
матди байлыклар бүген бар булып, иртәгә юкка чыгарга мөмкиннәр. Ә дингә ышану, иманлы
булу — мәңгелек хәзинә: «Байлык — бер айлыктыр, /Ярлылык — гомерлек... / Адәм баласына
/ Бетмәс байлык — Иман, / Оҗмахка керерлек». Шуңа күрә ул замандашларына да:
«Каршылыйк / Киләчәкне якты өмет / Иман белән» дип мөрәҗәгать итә.
Яшәү фәлсәфәсен бу рәвешчә Алла, Коръән тәгълиматы, иман төшенчәсе, шагыйрьгә
илаһияттән иңгән илһам кебек тема-мотивлар тирәсенә туплап, милләттәшләребезгә дә
дини-әхлакый, мәдәни таяныч һәм яшәү үрнәге итеп тәкъдим итү — Мөхәммәт Мирза
шигърияте өчен дә, бүгенге татар әдәбияты өчен яңа күренеш иде. Чынбарлыкта исә, бу —
урта гасыр гарәп, фарсы, төрки әдәбиятларының төрле жанрларында киң таралыш тапкан,
матур әдәбият белән фәлсәфә арасында торган куәтле һәм нәзакәтле әдәб жанрының яңа
тарихи шартларда калкып чыгуы.
Мөхәммәт Мирзаның газәлләрендә дә полифоник яңгырашлы яшәү фәлсәфәсе өстенлек
итә. Бер төркем газәлләрдә Алла, Иман, күкләр һәм җир, кешенең җирдәге миссиясе,
ахырзаман кебек эсхатологик темаларга бәйле кичерешләре чагылдырылса, икенчеләрендә
Коръәндәгечә Илаһияттән ерагайта торган бозык гамәлләр — антикыйммәтләр турында сүз
алып барыла; өченчеләре исә дөньяны ыгы-зыгылы, алыш-бирешле базар, бертуктамый
әйләнеп торучы сәхнә-тамаша итеп күз алдына китереп бастыра; дүртенчеләрендә вакыт
төшенчәсе һәм кеше гомере, ел фасыллары турындагы уй-кичерешләр бирелә;
бишенчеләрендә дәүләте булмаган «качып китмәс, баш күтәрмәс» эш аты булган кардәшнең
түземлеге калмыйча, «Бәйнәлмиләл» җырына ишарә-аллюзия ясап: «Тор, күтәрел, милләт!»
«бусагада яңа гасыр», «мең дә бер богауны өзеп орыйкмы» икән әллә дип, «төштән соң» гына
акылга килгән татар кешесенең уйланулары бирелә. «Хәтердән чыкмас кара кан исе» һәм
йөрәктә «йөз яра» калдырган Октябрь түнтәрелешенә дә иждимагый-сәяси эчтәлекле махсус
газәл багышланган.
Саф мәхәббәт темасын яктырткан газәлләр Мөхәммәт Мирза лирикасында әлләни күп
түгел. Аларның булганнары да фарсы һәм төркиләрнең Ренессанс дәвере газәлләреннән нык
аерыла. Анда суфичылык шигъриятендә киң кулланылышта булган, Алла белән берләшүне,
кушылуны символлаштырган, йә булмаса, дөньяви эчтәлекле Хәйәм, Хафиз робагый һәм
газәлләрендәгечә матур табигать кочагында сөйгән ярлар белән шәраб эчеп утыру кебек
гедонистларча бирелгән һәм битарафлык, ваемсызлыкка өндәгән, ләззәтле җан
тынычлыгына чакырган эпикурчылык мотивлары очрамый. Гашыйклыктан авыруга сабышу,
ә аннан мәҗнүнгә әйләнү халәтен гәүдәләндерү дә күзәтелми. Шагыйрьнең Атлаһынын
РЕЗЕДА ГАНИЕВА
146
барлыгына һәм Берлегенә мәдех укыган, Коръән өйрәтмәләренә таянып, замандашларын
рухи яңарырга чакырган газәлләре, әйткәнебезчә, XXI гасыр башы татар шигърияте өчен
үзенә күрә бер ачыш булды. Дөньяви мәхәббәт темасына, мәсәлән, гомер юлдашына
багышланган газәлләрдә дә интим хисләр «әдәп-сафлык», итагатьлелек кысаларында садә,
серле, нәфис, «ап-ак җилкәнле кораб» образында чагылыш таба: «Татлыдан да татлырак ни
җиһанда — / Учларыңнан чишмә суын эчкән дә!..» Сәнгатьчә фикерләүнең матур үрнәге булган
мондый тыйнак сурәтлелеккә корылган бәйтләрне шагыйрь газәлләреннән күпләп китереп
булыр иде.
XX һәм XXI гасырлар аралыгында марксистик идеология белән бәйле карашларның
әһәмияте юкка чыгу, Коръән тәгълиматы әйләнеп кайту аксиологик кыйммәтләргә
игътибарны бермә-бер көчәйтеп җибәрде. Философлар гына түгел, башка гуманитар фәннәр
белгечләре дә, дәррәү кузгалып, рухи-әхлакый кыйммәтләрне өйрәнү эшенә керештеләр.
Иҗтимагый-мәдәни яшәешебезнең көзгесе булган аксиологик кыйммәтләргә татар
әдәбиятында да игътибар артты. Милли ихтыяҗларга җавап бирү максатын күздә тотып,
татар һәм шәрекъ халыкларының акыл җәүһәрләрен иҗади эшкәртү нигезендә Мөхәммәт
Мирзаның «Мең дә бер гыйбарә» исемле китабы дөнья күрде. 5 бүлектән, 31 бүлекчәдән
торган, тематик принцип буенча оя-оя итеп тезелгән бу гыйбарәләр китабын аксиологик
сүзлек дип кабул итәргә мөмкин. Алла — Кеше
— җәмгыять триадасын, дөньяви һәм дини этика, әдәби иҗат психологиясе кебек бик күп
мәсьәләләрне эченә алган бу чәчмә, ярым шигъри афоризм, хикмәтле сүз, мәкаль- әйтемнәрне
парлы аксиологик кыйммәтләр күзлегеннән өйрәнү, безнеңчә аеруча отышлы (мәсәлән,
Аллага ышану — имансызлык, ата-ананы, туганнарны, кешеләрне хөрмәт итү — мин-минлек,
тәкәбберлек, нарциссизм; яшәү — үлем; елау — көлү, бәхет
— мескенлек, дуслык — дошманлык, тугрылык — хыянәт, миллилек — манкортлык, байлык
— мохтаҗлык, юмартлык — саранлык һ.б.). Шул ук вакытта бу гыйбарәләрне Коръән
өйрәтмәләренә туры килмәгән, Аллаһы Тәгалә кабул итмәгән антикыйммәтләр күзлегеннән
дә барлап була (миһербансызлык, кяферлек, иблислек, усаллык, гайбәт сөйләү, хәйләкәрле к,
комсызлык, куркаклык, ахмаклык, исереклек, ялкаулык, әрсезлек, хөсетлек, мәнсезлек,
мактанчыклык, булдыксызлык, караклык һ.б.).
Гыйбарәләр жанры турында әдәбият белемендә төрле фикерләр әйтелгән. Берәүләрчә,
чәчмә сүз белән язылып та, теге яки бу гыйбарә укучыда тирән уй-фикер һәм хис- кичереш
уята икән, аны тулы хокуклы шигырь дип атарга кирәк. Икенче берәүләр дөньяны танып
белүнең бер төре булган мондый гыйбарәләр аңлатмалы сүзлек алымына карый диделәр.
Габдулла Тукай иҗатында, аеруча аның сатирасында, күләм ягыннан шактый зур урын алып
торган бу жанр галимнәребез тарафыннан шул күзлектән чыгып өйрәнелде, дөнья әдәбияты
тарихында бик күп язучыларның (мәсәлән, Сәгъди белән Заканиның) аңлатмалы сүзлек
алымыннан оста файдаланганлыгы билгеләп үтелде. Кабат шуны ассызыклыйбыз: бу
хикмәтле, фәлсәфи, канатлы афоризмнар, акыллы чәчмә һәм шигъри гыйбарәләр — урта
гасыр Шәрекъ һәм татар әдәбиятларында тамырлары тирән булган, безнең заманда исә
архетип булып үсеп чыккан күп тамырлы әдәб әдәбиятының бер тармагы. Ауропа һәм рус
әдәбият белеме күзлегеннән караганда бу гыйбарәләрне ХХ гасырда пәйда булган
постмодернистик әдәбиятның бер юнәлеше — концептуализм күренеше итеп тә карарга
мөмкин.
«Гыйбарәләр» китабындагы «Һәр хәрефкә — бер фикер» циклы авторның аксиологик
кыйммәтләр турындагы уй-фикерләренең һәм хис-кичерешләренең гәүдәләнеше булып тора.
Рухи кыйммәт — акыл белән җан диалектикасы (Ибн Сина) дигән фикерне ул «Р» хәрефеннән
башланган «Рух» төшенчәсе ярдәмендә түбәндәгечә аңлата: «Рух — кеше җанының, халыкның,
кешелекнең халәте... Ул ике дөнья арадашчысы... Рух үлемсез». Кеше рухының, рухи
кыйммәтләрнең үлемсезлеге турындагы бу фикер һәр заман өчен аксиома вазифасын үтәүдән
туктамаячак.
«Гыйбарәләр» китабында Аллаһы Тәгаләнең «илаһи каләм» балкышыннан нур алган иҗат
әһелләре эшчәнлегенә, аларның җир кешеләренең рухын яңартудагы миссиясенә югары бәя
бирелә. Мөхәммәт Мирза фикеренчә, «Чын Иҗат — Аллаһы рәхмәте һәм фатихасы, Аллаһы
фатихасын алган иҗатчы — пәйгамбәр». Коръәндәге аерым сүрә һәм аятьләргә нигезләнеп,
шагыйрьләрне пәйгамбәрләр белән янәшә кую урынлымы, әллә ширк эшме, бу турыда
әледән-әле бәхәсләр дә туып тора. Авторның югарыда әйтелгән сүзләре дә шик-шөбһә
РУХИ ЯҢАРЫШКА ТАБА
147
тудырырга мөмкин. Әмма аның бу хакта үз фикере бар: «Шагыйрьне олылау һәм пәйгамбәргә
тиңләү — һич кенә дә икенчесен кечерәйтү түгел». Сүз сөрешен дәвам итеп, шагыйрь бу
хактагы фикерен тагы да ачыклый төшә: «Пәйгамбәрләр мең елга бер генә туа. Үзеннән соң
иҗаты йөз ел яшәгәннәр дә — пәйгамбәр!..». Бөтендөнья әдәбияты, шул исәптән, шәркый
мөселман әдәбиятлары тарихында да «шагыйрь — пәйгамбәр» мотивы гасырдан гасырга, сүз
сәнгате осталарының буыныннан буынына, үзебезнең Р.Фәйзуллин, Р.Гаташ, М.Әгъләмов,
Зөлфәтләргәчә даими рәвештә кабатланып килә. Коръәндә исә «Мөхәммәд пәйгамбәр —
шагыйрь түгел» дигән кире кагуга нигезләнгән аять гарәпләр тарихындагы ислам динен
тарату өчен барган авыр һәм җаваплы заманда Аллаһының илчесен һәм Рәсүлен мәҗүси
гарәпләрнең каһинлык, ягъни күрәзәчелек сыйфатлары булган шагыйрь-хатыйбларыннан
аралау, Мөхәммәд пәйгамбәрнең бөек Ислахчы һәм Инкыйлабчы буларак азгынлык,
бозыклык белән тулган бәдәви гарәпләр дөньясын рухи-әхлакый яктан «яңадан тудыру»
миссиясенә аяк чалмау максатыннан әйтелгән (69:40). Гомумән алганда, Коръәндә
шигърияткә каршы юнәлтелгән фикер юк. Анда бары тик бәдәви гарәпләренең исламга
кадәрге поэзиясендә, мәсәлән, Имрәэл-кайсның кайбер шигырьләрендәгечә, тотнаксыз
хисләрне чагылдырган әсәрләре генә кире кагыла. Мөхәммәд пәйгамбәр үзе дә шигъриятне
тормыш тәҗрибәсе чагылышы, акыл җәүһәрләре хәзинәсе итеп караган. Аның бу фикере
хәдисләрдә дә теркәлеп калган. Пәйгамбәребезнең шагыйрьләр арасында дуслары да булган.
Кәгыб бине Зөһәйр исемле шагыйрь пәйгамбәребезгә «Бурда» касыйдәсен укыгач та, аңа
үзенең бер төзәтмәсен дә керткән.
Мөхәммәт Мирзаның кайсы гына китабына күз салсак та, аларның һәркайсында ул
акыллы сүз әйтү ысулы белән халкы, милләте алдындагы җаваплылыгы турында сүз алып
бара һәм һәрвакыттагыча шагыйрьләрнең иҗтимагый-мәдәни яшәештәге вазифасын
пәйгамбәрлек миссиясеннән аерып карамый.
Мөхәммәт Мирза шигъриятенең югары ноктасы — «Адәм баласы» дип аталган
бишьюллыклар бәйләме. Соңрак бу цикл төрле телләргә тәрҗемә ителеп, аерым китап
рәвешендә дә басылып чыкты. Әдәбият сөючеләр аны гаҗәпләнү катыш зур кызыксыну белән
каршы алдылар. Бу нинди шигырьләр? Татар шигърияте өчен алар ачышмы? Әллә кайчандыр
булган, әмма бүген онытылган шигъри традицияләрне заманга ярашлы итеп интертекстуаль
алымнар белән яңартып кайтарып бирүме? Язучылар, әдәбият һәм фәлсәфә галимнәре бу
хакта үзләренең игътибарга лаек байтак кына фикерләрен дә әйттеләр. Әдәбиятчы Фәридә
Хәсәнова бу оригиналь бишьюллыкларның строфа төзелешендә япон танкасы жанры
чалымнарын тапты, философ Айдар Юзиев исә аларның шәрекъ мөселман әдәбиятларындагы
әдәб жанрындагыча фәлсәфи-дидактик фикер йөртүгә юнәлтелгәнлеген ачыклады. «Адәм
баласы» китабындагы шигырьләрдә күтәрелгән мәсьәләләр, аларның әдәби-эстетик һәм этик
табигате, жанры һәм строфа үзенчәлекләре турында мәкалә авторы да озак уйланды, Евразия
халыкларының шигырь төзелешенә караган байтак хезмәтләр белән танышты.
Коръән өйрәтмәләре буенча, Адәм — җирдәге беренче Кеше һәм пәйгамбәр. Шайтан
коткысы аркасында Адәм белән Һава, Аллаһы кисәтүләрен онытып, мәңгелек агачы
җимешләрен ашап, үлемсез булабыз дип, рухи һәлакәткә илтә торган явызлык агачыннан
авыз итәләр, шул сәбәпле оҗмахтан куылалар, авыр сынауларга дучар булалар. Мөхәммәт
Мирза иҗади шәрехләгән Адәм исә — кешелек җәмгыятенең җыелма образы.
Кешеләрне рухи камиллеккә чакыру, иҗтимагый һәм көндәлек яшәештә яңарырга өндәү
— «Адәм баласы» китабының әйдәп баручы бер мотивы. Шуңа күрә дә аны урта гасырлардагы
шәрекъ һәм татар әдәбиятларыннан XXI гасырга әйләнеп кайткан, патшалардан башлап сарай
хезмәтчеләренең һәркайсы белергә тиеш әдәб әдәбияты традицияләренең Мөхәммәт Мирза
иҗатында иҗади чагылышы дияргә мөмкин.
Изге Китаптагыча, шагыйрь «Адәм балалары» циклының үзәгенә изгелек һәм явызлык
турындагы рухи кыйммәтләрне куя. Бишьюллы строфаның кыл уртасына Коръәннең 7 нче
сүрәсендәге 26-27, 31, 35 нче аятьләрдә рефрен кебек кабатланган, гарәпчә «Иәә бәнии Адәмә»
анафорасыннан алынган, татарчага «Адәм баласы» дип үзгәртелгән рефренны урнаштыра.
Әмма академик М.Б.Пиотровский бу стилистик чараны анафора дип түгел, рефрен дип атый.
Гомумән алганда, Мөхәммәт Мирзаның «Адәм баласы» циклындагы алтышар иҗекле
бишьюллыклар турында түбәндәге нәтиҗәне тәкъдим итәргә мөмкин: сәнгатьчә
фикерләүнең яңалыгы белән укучыларның игътибарын җәлеп иткән, акыл- гыйлем культына
корылган бу шигырьләр — гарәп-фарсыларның, төрки-татарларның дүртьюллыкларыннан,
РЕЗЕДА ГАНИЕВА
148
робагыйларыннан, мөрәббәгъләреннән үсеп чыккан, кешелек җәмгыятенә «адәм балалары»
дигән шигарь-мөрәҗәгать белән матур билбаусыман строфа уртасына кертеп утыртылган,
моңарчы шигырь язу практикасында һәм теориясендә күзәтелмәгән рефренның яңа төре һәм
дә зур гомумиләштерү көченә ия булган, Коръән тәгълиматына таянып, рухи Яңарыш
идеяләрен, гомумкешелек кыйммәтләрен алга сөргән, гуманистик эчтәлекле фәнни, фәлсәфи-
эстетик, этик заруриятләрне чагылдырган уникаль жанр һәм авторның олы ачышы.
Мөселманнарның үгет-нәсыйхәт белән бәйле әдәб әдәбияты традицияләренең һәм
интеллектуаль башлангычның көчле булуы «Адәм баласы» циклындагы бишьюллыкларның
эчтәлеген аңлауда киеренкелек тә тудырырга мөмкин. Гадәттә, мондый шигырьләр гасырлар
алмашканда, дөньяга карашлар үзгәргәндә мәйданга чыга. Нәкъ менә шундый хәл XX гасыр
башы татар әдәбият белемендә күзәтелгән һәм «Тукай шагыйрьме, түгелме?» дигән
бәхәсләргә сәбәп булган иде. Дөньяны танып белүнең һәм сәнгатьчә гәүдәләндерүнең йә
акыл, йә хис культына өстенлек бирү, йә булмаса, аларның һәр икесен дә аерылгысыз
бербөтен итеп синтезлап, Гомәр Хәйям кебек үлемсез робагыйлар тудыру бөтендөнья
әдәбиятының буеннан-буена дәвам итә. Шуңа күрә дә фарсы Яңарышының даһи шагыйре һәм
гуманисты Сәгъди Ширазины салкын вәгазьләр сөйләүче, акыл сатучы дип, мөселман
неоплатоникларыча мәхәббәт, табигать, шәраб культын мактаган Гомәр Хәйямгә һәм дә гүзәл
хисси газәлләр авторы Хафиз Ширазига, йә булмаса, үзебезнең — татарның «мәхәббәт
Мәҗнүн»нәренә каршы куйсак, һич кенә дә гадел адым булмас иде. Шуңа күрә тән — җан —
акыл бәргәләнүләрендә туган, сүз сәнгатенең патшасы булган шигърияткә (Абай) һәрдаим
игътибар һәм ихтирам сорала. Мөхәммәт Мирзаның да: «Биш юлым — биш гөлем, / Сугарып
үстердем. / «Адәм балаларым» / Ташлап китмәс, шөкер, / барысын үз күрдем...» — дигән лирик
җылылык белән өретелгән юлларын да шундыйрак мәгънәдә кабул итәргә кирәк.