Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МИН ГАДЕЛЛЕК ҖИЛЕ...»

ШАГЫЙРЬ ФӘРИТ ГАБДЕРӘХИМГӘ 80 ЯШЬ
Мин татар шагыйре һәм татар тудырган шигърият турында язарга телим. Әмма дөнья
әдәбиятында иң яраткан «шигырем» — чәчмә әсәр, уналтынчы гасырда язылган «Дон Кихот»
романы. Моңардан да рыясыз, эчкерсез шигырьне белмим. Яраткан «шагыйрем» дә шул роман
авторы — Мигель де Сааведра Сервантес, яраткан героем да шул әсәрдән — Хәйләкәр идальго
Дон Кихот Ламанчлы. Нәрсә, үзем сурәтләячәк шагыйрьне яратмыйммени? Яратмагач, язып
буламы? Яратам, ничек кенә яратам әле! Ул да, нәкъ Сервантес шикелле, килеш-килбәте белән
калтырча арбадай җиңел сөякле, озын кипкән буйлы, сыны белән нәкъ шул Дон Кихот
шикелле, җил тегермәненә охшаган. Яратканга гына язам да!.. Ярату ул салават күпере сымак
күп төсле. Шулаен шулай да, әмма татар шагыйре турында язганда бу кадәр сәер
шартлылыкларны ничек бер төенгә бәйләп бетерергә? Кайчандыр, утызынчы елларда,
бәрәңге ашап утырганда язылган «Гренада»ның авторы шундый ук «хәйләкәр идальго»
Михаил Светлов әйткәнчә, «каян килгән безгә мондый гишпан моңсулыгы»?! Бәй, үзең шул
тәмуглар аша үткәч, моң ничек килмәсен, ди? Әле советлар исән чакта ук шагыйрь үзенең «Иң
сыйфатлысы» дигән шигырендә илдәге ялганны себереп аткан булган икән:
Төзләребез иң шәп төзләр иде, Бөкеребез — иң шәп бөкере. Киләчәккә
илткән юллар иде «Иң сыйфатлы» дигән мөһерле... Әллә инде тимер
пәрдә белән Дөньябызны кабат каплыйсы? Чәнечкеле тимерчыбык
кына Икән бездә — иң сыйфатлысы...
Шагыйрь Фәрит Габдерәхим иҗаты хакындагы язмаларымны шушындый көтелмәгән
кереш һәм түбәндәге коргаксыган сан-цифрлардан башланыр дип һич уйламаган идем. Бәлки
аларны озак башлый алмый җәфаланганымнандыр? Нишләмәк кирәк, башкача чара булмады:
аның «Кичер мине!» (1995), «Синең белән мин» (2000), «Соңгы шигырьләр» (2011) дигән
китапларыннан һәм башка чыганаклардан меңгә якын шигырен укырга насыйп булды. Алар
барысы да милләткә, аның ачы һәм чарасызлыктан «төчеләнә төшкән» язмышына
багышланган. Аларны укыганда ике йөз кырык кына түгел, өч йөз алтмыш вольт көчәнешле
трансформаторлар да тиз янып чыга. «Җирне йөз кат үтерергә мөмкин, без сәләтле булу
сәбәпле. Бик үкенеп әйтмәбезме бер чак: «Нигә соң без артык сәләтле?!» Бүгенге татар
шигъриятендә яхшы, хәтта ки бик шәп шагыйрьләр байтак, әмма Фәрит Габдерәхим алардан
аерылып тора. Мин мондый бүтәнне хәтерләмим. Тематика ягыннан алар бәлки ниндидер
күләмдә Илдус Гыйләҗев белән охшашлардыр. Ләкин биредә поэтик камиллекне истән
чыгарып, иҗат миллилеге белән милли темада үрчегән иҗатны бутарга ярамый. Моңардан
бер генә социаль нәтиҗә килеп чыга: Фәрит Габдерәхим, югарыда телгә алынган
шигырендәге «иң сыйфатлы тимерчыбык» кебек, үзе дә бүгенге татар шигъриятенең «иң
сыйфатлы» Сервантесы да, шул исәптән Сервантесның җил тегермәннәре белән сугышып
йөргән «иң сыйфатлы» инсаны — Дон Кихоты да икән. Әйе, без, татар шагыйрьләре, үз
иҗатыбызда кемнәр белән генә ярышмадык: Гомәр Хәйям, Гете, Пушкин, Гарсиа Лорка,
Есенин, Маяковский, Назыйм Хикмәт, Пабло Неруда да булдык, инде Тукай, Дәрдемәнд,
Сәгыйть Рәмиевләр турында әйтәсе дә юк, аларны еш кына «үтелгән этап» күреп, чүп урынына
да санамадык. Имеш, алар — татар башындагы милли тимрәвебез кебек үзебезнеке, безгә
читләр һәм читләргә хезмәт иткән «перебежчик» Нуриевлар, Гобәйдуллиналар кадерлерәк!..
Ә менә Фәрит Габдерәхим абзабыз, әллә нинди чит-ят «модный кумирлар» белән
мавыкмыйча, Тукай-Дәрдемәнд әвәрәсеннән чыкмыйча, ачып-өлгереп, без күреп өлгермәгән
илле-алтмыш еллык иждт гомерендә бик табигый рәвештә татар шигриятенең Сервантесы
һәм Дон Кихоты булып калган да куйган! Әнә ни дигән ул әллә кайчангы заманнарда:
«демократик сырмабызның жиң очыннан большевистик камчы күренә». Югыйсә, нинди генә
җәмгыятьтә яшәмә, иҗтимагый сыйфат өчен көрәш уртасында инсан-кеше сыйфаты өчен
көрәш торырга тиеш! Ә без ул инсанны күрмәскә, тапмаска, табылганын танымаска
тырыштык. Алар күләгәдә калды. Шагыйрь раславынча, «Күләгәле урыннарның хәлләрен
беләсе бар. Әнә шул тарафларга да Кояшны борасы бар». Шулай да бит, әмма тиз генә борып
булмый шул. Аны бер шәһәрдә яшәгән, еллар буе бер бинада, янәшә катларда эшләгән, бер
җырлар җырлап, бер кайгылар белән сызланган мин-колыгыз да күрмәгән-бормаганмын!.. Ә
АЙДАР ХӘЛИМ
136
бит бер юллар-сукмаклардан йөргәнбез. Икебезнең дә борын тишекләребезне нефть-мазут
исе кытыклаган, күрәсең: ул Октябрьский нефть техникумын тәмамлауга, аның
аудиториясенә имтихан бирергә дип мин кергәнмен, әмма, математикадан икеле алып, керә
алмау бәхетенә ирешкәнмен. Ул төзелештә, мин нефтеразведкада эшләгәнбез, соңрак ул Уфа,
мин Казан университетында шигырьдә каешланганбыз...
Туган җирдә шатлык тора көтеп:
Шытып чыга чәчкән һәрбер бөртек.
Халкым тарихыннан агу ясап, Безне чаккан кортлар качты өркеп, —
Мине беркем ега алмый төртеп...
Расларга җөрьәт итәм: бүген татар шигъриятендә гомере буе беркайчан да вакытлы шау-
шуларга кысылмыйча, исем-җисемнәргә исе китмичә, хәтта бер генә тапкыр да туган
көннәрен, юбилей кичәләрен билгеләмичә, милләткә хәйран калырлык тугрылык, гигант
(башкача сүз табалмыйм!) тыйнаклык аша татар сагышының гамен, серен саклап, татар
шигъриятенең сыйфаты — татарда шәхеслек сыйфаты өчен армый-талмый, үкенми-
икеләнми, зарланмый, командировочный вә премиальный чыгымнар таләп итмичә
системалы көрәш алып барган бердәнбер шагыйрь ул Фәрит Габдерәхим дисәм, башка бик тә
талантлы каләмдәшләрем авыр кабул итмәсеннәр иде. Язма барышында барысы да үз
урынына утырачак һәм алар минем белән килешәчәк, Алла боерса!.. Р өхсәт итегез!..
Овидийлар һәм Җәлилләр шаһит, Саный китсәң, алар азмы соң! Аерым
башлар нәрсә! — Хөкемдарлар Таптый хәтта халык язмышын... И
горур зат — Кешем! Синең алда
Ул тәхетләр — бары чүп кенә. Синнән югарырак беркем дә юк, Синнән
югарырак — күк кенә!..
Серле зат ул Фәрит Габдерәхим атлы инсан!.. Үзе турында тәмам да онытып, Идел-
Уралыбызның халык җырлары сакчысы булып калган ул. Чөнки үзе җырчы һәм белемле
җырчы. Васыятенә игътибар итегез: «Ул җырларны ертма, туган, — калкуы бар яңа туфан».
Башкортстанның атаклы «Кызыл Таң» газетасында утыз еллап әдәбият бүлеге мөдире булып,
Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев кебек талантларның, дистәләгән
язучыларның, тәнкыйтьчеләрнең хезмәтләрен басмага әзерләп, еш кына төзәтеп, «классик»
булсалар да, «кондициягә җиткереп», әвәләп, башкалар турында йөзләгән тәнкыйть (еш кына
юбилей мактаулары!) мәкаләләре яздырып, бастырып, үз иҗаты турында сиксән яшенә
җиткәнче (!) бер генә дә мәкалә яздыртмаган һәм чыгартмаган тыйнаклардан тыйнак бер
пәрвәр бит ул Фәрит абзый. Ышануы да кыен! Аның турында, ялгышмасам, берике «очраклы
очракны» исәпләмәгәндә, тәнкыйть мәкаләләре дә юк бугай. Күптән түгел «Мәдәни җомга» да
минем тарафтан чыгарылганы беренчеләрдән түгелме? Шул мәкаләгә җавап рәвешендә
килгән хатында, ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, ул «Минем хакта язу җиңел түгел,
әйе, — дип тәкрарлый. — Мине, минем иҗатымның нечкәлекләрен шактый беләсең. Мин бит
кәбестә кебек беркатлы, тоткасыз ишек кебек горур-гасаби. Тоткасын тапмасаң, ишек
катында көне буе басып торуың мөмкин» дип бик дөрес язасың... Ә минем хакта язмау
хәерлерәк».
Гел ышыкта яту жутәр,
Керәм давыл уртасына.
Кемнең кемлеге күренә
Калган чакта ут астында.
Яшәвемнең мәгънәләре
Чын тормышның үрендәдер.
Хәтта күләгә, яктыга
Чыксаң гына күренәдер...
Шаярта Габдерәхим ага. Аһ, катлаулы, аһ, каршылыклы шәхес ул, мин сезгә әйтим.
Андыйлар турында «каты күңелле», кайберләренә «кирегә беткән» дә диләр. Ул салкын
кайнар һәм кайнар салкын. Хурласалар — мыегы, мактасалар керфеге селкенмәс. Бу хактыр.
«МИН ГАДЕЛЛЕК ҖИЛЕ...»
137
Әгәр дә аны кемдер рәнҗетсә, нәтиҗәдә фикере кирегә үзгәрсә, ул тоткасыз ишеккә әйләнә дә
куя, андыйлар белән аның егерме тугыз ел сәламләшмәве — кул бирмәве мөмкин. Әгәр берәр
кеше алдында үзен гаепле тойса, киресенчә, йөрәге өзгәләнеп, гафу үтенү өчен ишек катында
инде үзенең егерме тугыз ел басып торуы мөмкин — аның кебек миһербанлы, йомшак
күңелле инсан бар микән?.. Бер караганда, аның шигырьләре ачуны китерер дәрәҗәдә
бертөрле, тапталган кебек, әмма укып чыгу белән алар һәрвакыт «бертөрлене» яңача ачу
белән куандырачаклар. Алар, эчке энергия белән яшәгәч, өстәмә биотуклану чараларын тәлап
итмиләр, тышкы эффектның нәрсә икәнен дә белмиләр. Кызык килеп чыга: шигырьне кабул
итми зарланып өлгермисең, мизгел-ачыштан елмаеп куеп, ялгышканыңа куанасың. Менә
шундый диаметраль каршылыклар кушылмасын тәшкил итә аның кешелек фигыле. Ул
яраткан әсәрен еламыйча укый алмаган кадерле җанбикәсе — Гамбәриясе белән кышларын
Уфада кышлый, җәйләрен Бүздәк төбәгендәге туган авылы Арысланда җәйли. Анда, туган
нигез ихатасында, әнисеннән калган керпесе бар. Фәрит үзен дә «керпе малае» дип атый. Хакы
да бар. Шактый чәнечкеле, каршыга сыпыручан. Аны кирегә беткән, чәнечкеле кеше дип
йөрүчеләр бу атаманы бик тә туры килә дип уйлыйлар. Чынлыкта алай түгел. Түбәндәге
шигыре нәкъ үзе турында язылган диярсең:
Туры сүзгә каш җыерма. Әйе,
Син түгелсең саран, —
Юмартсың.
Үз кесәсен генә кайгыртучы
Мал колыннан бик-бик ераксың...
Сорасыннар гына, өстеңдәге
Күлмәгеңне салып бирәсең.
«Ыштанын да салып бирәчәк бу...» — Бичә бит ул, әйдә, тиргәсен...
Аның шигърияте дә, үзе кебек, бизәкләүне җене сөйми. Биредә дә каршылыклар
гармониясе. Табигатьнең барча төсләре аның шигъри тукымасында күренмәс халәткә кереп
эрегәнгә шулайдыр ул. Шагыйрь төсләрне гүя салават күпере итеп туйганчы изгән дә,
бизәкләрдән мәңгелеккә бизгән. Ул нечкә лирик, әмма тирән хис көн кызуында политологик
«уңнар-суллар», «сез-без»ләр белән чуарлана башлый. Сорау туа: шигырендә Фәрит
Габдерәхим кем — сәясәтчеме, лирикмы? Җырчыга тын җитмәү, ирек җитмәүдән зарлану
гына сәясәтче ясый аны. Әгәр иле, халкы ирекле булган булса, ул империягә каршы шигъри
антибиотиклар җитештермәс, ә бәлки мич башында гүзәл татар кызлары, татар шәрабының
шигърияткә булган шифасы турында сокланып язган татар Сәгъдие, татар Гомәр Хәйямы
булган булыр иде. Югыйсә, лепкәсеннән аякларындагы тырнак очларына кадәр гражданлык
белән сугарылган, хәтта ки авырган, шул гражданлык канәгатьсезлегеннән контузия алган
шагыйрь татар лиро-эпик шигъриятенең иң югары өлгеләрен биргән остабыз ләбаса!..
«Башкалар чәчкәнне урырга, Мәҗлесләр корырга сез кирәк. Теш кысып, шөрепләр борырга,
Пушкалар корырга без кирәк», ди ул яшь аша елмаеп. Аның иҗаты бәрәкәтле, таратканнан
кимеми, такыраймый, киресенчә, арта гына. «Күп медальләр инде чыңламыйлар, Чын йөзләре
мәгълүм, ниһаять: Күп медальләр медаль түгел икән, Металлары икән — җинаять». Никадәр
җиңел әйтелгән, әйеме? Бар, әйтеп кара. Габдерәхим иҗаты, әгәр шулай әйтергә яраса, татар
шигъриятенең социологиясен, политологиясен һәм политэкономиясен берләштергән этик-
эстетик һәм имани-әхлакый фән ул. Мин башка шагыйрьләребездә шигырьдән шигырьгә
килгән мондый сәяси тәфсирне хәтерләмим.Сораулар дар агачы кебек конкрет: алгамы-
арткамы? денеңме-малыңмы? җаныңмы-тәнеңме? Мондый үҗәт, баш миен вата торган
сораулар вакыт-вакыт укучыны арыткан да кебек: әмма спорт та арыта бит, арыта дип
спортны ташлаучы осталар күренми әлегә. Без Фәрит Габдерәхим белән Горбачевның
җанатар дәрәҗәсендәге тарафдарлары, моны гына төшенәбез. Әйтик, аның «пәһлевәндәй
көчле, әкиятләрне чынга ашырган ил»турында «Артка» дигән тетрәткеч шигыре бар:
Ул — беренче! Богауларны өзеп,
Гаделлеккә таба атлады.
Чамалардан чыгып киткән чакта «Мин — беренче!» диеп акланды.
Җимешләре озак көттермәде Ашыгуның-кабалануның: Алга чыкты!
АЙДАР ХӘЛИМ
138
Башта авыл тойды Ни икәнен җирсез калуның...
Әйе, бу ил, кулына балта тоткан сукбай-держава, шагыйрь сурәтләвендә хөкемсез- нисез
кеше ату, асу-кисү буенча, чиркәү-мәчетләр вату буенча беренче урынга чыга. Шулай итеп, бу
ил башта табигатьне, аннан халыкның үзен дә буйсындыра. Буйсындырмаган бер нәрсәсе
калмый: беренче бит. Елгаларны буып ясаган «электр сазлыклары» арта, Арал, Каспий
диңгезләре кибә-корый. Ахырда лагерьлардагы ата-ана назыннан мәхрүм калган милли
шагыйрь-җырчыларыбыз да «паспортсыз сукбай»га әйләнә һәм идеал буларак мактала.
Шулай итеп, «бездетность» өчен дә салым салган һәм:
Шикаятьчеләре бик күп булган
Мондый илдәй тагын ил кайда?
Ата-ана назы ни хәлдәдер, Аборт буенча ул — иң алда. «Мин —
беренче!» Күкрәк кага-кага, Син, ахрысы, юкка ашыктың.
Алда — упкын! Артка җан-фәрманга!
Кату алса алсын касыкны...
Упкын алдында торган татар шагыйренең күп һәм буш сүз сөйләргә мөмкинлеге юк. Аның
фикер хрестоматиясе һәр искене яңача ача. Сүзләр шомарып беткәнче искергән, ә фикер исә
әле генә туган бала кебек яңарган. Мондый могҗиза зур, сирәк шагыйрьләргә генә бирелә.
Мондый кыскалык үзеннән-үзе логик төгәллеккә алып килә. Мондый логик төгәллеккә, үз
чиратында, күпне аңлатырга теләп күп сөйләү түгел, ә аз сөйләп, күпне аңлату аша ирешелә.
Сәер күренеш: сатира, сарказм гражданлык лирикасының төп фигурасына әверелә. Укучының
авызы чалшаеп катып кала, еларгамы, әллә көләргәме — ул аптырашта сискәнә. Фәрит
Габдерәхим ниндидер шаккатырырлык образлар, чагыштырулар, очып барган паласлар эзләп
җәфаланмый һәм укучыны да оригинальлек белән җәфаламый. Ь.әм шигъриятне эчпошыргыч
бер «робагый эзләү» җәфасына әйләндерүдән коткара. Ул, югарыда әйтеп киткәнемчә, бар төр
ясалмалык, бизәкләрнең дошманы, аның шигыре дә, үзе кебек, бизәк түгел — антибизәк,
образ түгел — антиобраз, чагыштыру, метафора түгел, бәлки — античагыштыру,
антиметафора. Ул, табиб кебек, һәр күренешкә диагноз куйган булып чыга, гәрчә аңа
омтылмаса да, ни өчен дигәндә, ата-анасы, туган җире, кыйналган Ватаны, каны-кардәшләре,
укытучылары Тукайлар, Дәрдемәндләр, Сәгыйть Рәми, Салих Баттал һәм Гамил Афзаллар аны
шулай тәрбияләгән. Башкача була алмый. Ул яшерен мәгънә, Эзоп теле эзләп вакланмый,
турыдан яра һәм мондый турылык бердәнбер дөрес поэтик чара булып чыга. Шуңа күрә дә
Габдерәхимдә сүз иң мөһим, иң реаль, бердәнбер чынбарлыкка, санаулы мәртәбәгә әйләнә.
Шуның нәтиҗәсендә аның шигырендә исем өчен генә эскәк белән эләктереп күрсәтерлек бер
генә буш, урынсыз кулланылган сүз, гыйбарә тапмассың. Ул биредә аеруча хәстәрле
«экономист». «Алла колы» булырга теләмәгән, без Алласыз да яши алабыз, Алла безсез яшәп
карасын, дип мәчет манараларын кискән икенче бер «пролетар экономистлар»дан әче көлеп,
ул нибары уналты сүздә менә нинди искиткеч нәтиҗә китереп чыгара:
«Кешеләрсез торып калды!» диеп И шатланды шайтан, шашкандай.
Безсез Алла — һаман Алла! Ә без?
Ә без әйләнгәнбез шайтанга...
Әйдәгез, шушы күзлектән чыгып, аның унике генә юллы «Алдану» шигырен шәрехлик.
Анда, бер караганда, сүз атлар турында бара сыман:
«Җитте!» — диде атлар. — Күпме мөмкин
Чиләнергә кысан аранда?!»
Тышауларын өзеп, кушаяклап Чыгып чапты иркен яланга...
Яланда иркен, бияләр дә, айгыр затлар да, колыннар да бер гаилә булып тын алалар.
Умырып өзәргә сусыл үләннәр, бик теләсәң, татлы чәчкәлекләр тулып ята. Дүрт як кыйбла. Ат
көтүчеләр дә күзгә чалынмый:
Ишетелә: «Ирек! Ирек!» — диеп
«МИН ГАДЕЛЛЕК ҖИЛЕ...»
139
Йөрәкләрнең бердәм типкәне. Каян белсен атлар бу яланның Бары
зуррак утар икәнен...
Бәй-бәй, бик кызык килеп чыга түгелме соң әле бу? Бая гына иркен ялан иде, хәзер инде
иркен ялан дигәнебез нибары мулрак уртлар өчен «зуррак утар» гына икән ләбаса! Азакта
кызык тагын да үсеп, утта көйдерелгән «сызык»ка әверелә дә куя:
Атлар хуҗасының йөзе көләч,
Ниятләре мәкер-тозаклы.
Бер кулында — корык, ә берсендә
Яңа тышау — богау йозаклы...
Туган теленең нечкәлекләреннән киткән кайбер укучыларыбызга «корык»ның ат
өстеннән атлар аулый торган җайланма икәнен аңлатканнан соң, сорау куйыйк: нәрсә булып
чыга соң бу, ягъни мәсәлән? Бик гади нәрсә: атлар хужасы Борис падишаһ Ельцинның
Рәсәйнең басып алынган һәм биш гасыр изелгән милләтләренә бирелгән суверенитеты,
соңыннан энәсеннән-җебенә кадәр тартып алынган һәм таланган милләтләрдән көлеп,
«суверенитетлар парады» дип аталган мөстәкыйльлек кәмите хакында булып чыга инде бу
нибары унике юллык шедевр.
Авторның мәҗмугаларында мин укыган мең шигырьнең күбесе менә шундый көчәнешкә
ия. Аларның барысын да беррәттән милләт турында язылган бер шигырь итеп кабул итәргә
мөмкин. Мин бу мәкаләмне кайсы гына шигырьдән башласам һәм дәвам итсәм дә, анда уннан
да артык шигырьгә туктала алмам һәм язмам барыбер шушы калыпта туган булыр иде.
Шунысы гына кызганыч, шагыйрьнең китапларында урын алган әсәрләрнең язылмыш
еллары күрсәтелмәгән. Авторның иҗат трансформациясен билгеләү авыр. Бер уңайдан
шунысын да әйтим: милли нәшриятлар шигъри җыентыкларны басарга әзерләгәндә
әсәрләрнең язылу елларын сызып ташлап, авторлар шуңа юл куеп, укучы һәм әдәбият фәне
алдында зур җинаять кылалар. Биредә авторның таланты гына коткара: шигырьләрнең
кайсысына гына тотынма, һәркайсында казылмыйча табыла торган байлыкларга ия буласың.
Аларда ниндидер Майков, Фетларга хас булган «аһ-уһ»лар, чишмә агышыннан туган
импульсив кабынуларның эзе дә юк, үзебезчә әйткәндә, «мөхәммәтсадриларча бәйрәмчелек»
тә, «әхмәтерикәйләрчә канәгатьчелек» тә тапмассың. Аларда автор бернинди гүзәл чәчкәләр,
очраклы пальмалар каршында әсәрләнеп туктап калмый, пенсиягә чыкмый; ул «теге» югары
максатка таба хәрәкәттә. Бары тик күңел «фасылына» гына статус бирә. Шуңа да сурәтләп
азапланмый, бары тик төшендерә генә. Күпнокталар, өндәүләр бөтенләй юк диярлек. Нокта
гына. Аңарда нокта да категория белән эш итә. Һәр әсәрне ал да, милләт кадәр милләтнең
кардиологик халәте турында фәнни дисссертация яз. Миллионлаган татар Уфасы, югарыдан
төшкән ике дәүләти шовинизм шартларында, милли радио-телевидениесез, сәяси-
иҗтимагый матбугатсыз, башлангыч, урта һәм югары мәктәпсез гомер кичерергә мәҗбүр
булганда бу йөрәк ничек түзә?! Яшерен-батырын түгел, безнең кайбер танылган
«лирикларыбыз» гомерләрен язын яшәргән, көзен саргайган яфраклар турында җырлап
үткәреп, милләт исе-косы аңкыштырган бер-ике корама корыштыралар да, шуларны
гражданлык шигърияте өлгесе итеп ел саен Тукай бәйрәмнәрендә укып куаналар. Әйе, болай
да мөмкин, һәркемнең шәхси демократиясе йөрәктәге халәт белән билгеләнә. Моның өчен
беркемне дә гаепләп булмый һәм кирәкми дә. Әмма йөрәк бар. Ул 1552 елда чатнаган. Һәм ул
чатнаган килеш әле дә тибә! Куанычмы? Куаныч. Үкенечме? Үкенеч. Зармы бу? Зар. Гарьме бу?
Гарь. «Ялганчының иле ялган була, Шуннан эзли акыл, тапкырлык. Ачтан үлүчеләр бетү белән
«Без — бәхетле!» диеп акырды, — дип икърар итә шагыйрь. — Шаклар каттык, беткәч төрмә
Диварлары өелеп... Көенәбез микән, элек Яшәгәнгә сөенеп?»
Фәрит Габдерәхим кебек моңлы-зарлы җырчы өчен Тукайның «бәйрәмнәре» булалмый.
Аның өчен Тукайның мәтамнары гына була ала. Әмма мондый шартлылык шагыйрь куанасы
урында куана белми торган бер таш бәгырь икән дип уйларга форсат бирми. Киресенчә,
куанасы урында ул башка беркемгә дә охшамаганча, балаларча сафлык-садәлек белән сөенә.
Хәтта шикләнеп тә куясың: без үзебез Фәрит Габдерәхим шикелле эчкерсез, рыясыз итеп
шатлана алабыз микән әле? Аның «Тукай җиле» дигән шигыре бар икән. Минем исә быел яз
гына «Тукай җебе» дигән шигырь язганым хәтергә төште. Охшашлыгын кара!.. Махсус
эшләсәң дә булмас! Ул, сизелүенчә, Горбачев үзгәртеп корулары, Уфада татар милли хәрәкәте
АЙДАР ХӘЛИМ
140
оешып китү уңаеннан язылгандыр.
Төрле җилләр була: җитезләре, Суыклары исә, җылысы.
Дөнья башка хәзер,
Замананың
Кояшлысы килде, җырлысы.
Берүк җилләр инде исә булыр
Барлык тарафында илемнең.
Чү! Ни икән — үксез бөерелә?
Өн сибелде: «Тукай җилемен!»
Бу шигырь уңаеннан тагын да искә шул төшә: соң Башкортстанның татар милли
хәрәкәтен кичектергесез оештыру буенча минем беренче гамәлем әле ерак 1988 елның август
айларында нәкъ шул «Кызыл таң» газетасының Фәрит абзый җитәкләгән әдәбият-сәнгать
бүлеге бүлмәсендә булды бит инде! Конспирация саклаган булып күрәсең, редакциягә килгән
берничә милләтпәрвар — Мәсгуть Салихов, Сәид Еникеев, Марат Фәтхерахмановларны икенче
күрше бүлмәгә алып кереп, оешма оештыру турында килешкән идек. «Тукай җилен» шунда
тойган идек. Ул социаль тигезлекнең кайта башлау җиле иде. Милли мөлкәтебез кая?
Саттыкмы? Утка яктыкмы? Әйе, «Мин гаделлек җиле — Тукай җиле!» Шагыйрь бу җилгә
шулкадәр куана ки, соңгы утыз елдагы шигъриятебездә Горбачев алып килгән яңарышка бу
кадәр куану мисалларын таба да алмыйм кебек. Юк, бездә бу яңарыш турында кычкыру һәм,
ул җимерелеп төшкәч, ачыну очраклары булды. Ләкин Фәрит Габдерәхимдәге шикелле чын
куану һәм чын гарьләнү очраклары күренмәде кебек. Карагыз, Мәҗит Мөдәрисовлар гасыр
башында оешып таралган Уфа «Нур»театрын кабат оештырып җибәрәләр. Куаныч. Фәриттән
— шигырь. «Өмет» дигән татар яшьләре газетасы ачыла. Куаныч. Фәриттән — шигырь.
«Тулпар» дигән татар әдәби журналы чыга башлый. Фәриттән янә дә шигырь:
Чая энеләрем тышау
Салдыртмаслар сиңа, Тулпар!
Үткән, бүген вә киләчәк —
Синең мәйдан түгел — утар.
Синең йөктә булмас чүп-чар,
Җан азыгы булыр Тулпар!
Җилдән җитез җилдерәсең, Камчы сөймәс горур Тулпар! Ефәк
яллларыңны тарап, Кызларыбыз тагар чуклар...
Әмма без тагын да алданмабызмы? Сәяси олигархлар безне, изелеп беркатлыга әверелгән
автономистларны, бу юлы да читкә тайпылдырмасмы? — дип борчыла автор һәм ул, ирекле
Тукай җиленнән исәнгерәгән пәрвәр, шагыйрь, киләчәк һәлакәтебезне алдан сизенеп, дөрес
сискәнә:
Башка бер җил әллә кыланамы
Сиңа охшатып, сине кабатлап?
Әллә яшьләр,
Әллә инде яңгыр
Тамчылары ага яңактан...
Юк, бу җил гадел җил, дөрес җил иде. Ул башка булып кыланмады, үзебез генә кыландык.
Булдыра алмадык. Булдыра алмаган бурычлар киләчәккә калды. Бу бурычлар турындагы
борчылулар шагыйрьнең «Синең белән мин» дигән китабының азагындагы «Ике Мохтар» һәм
«Бөек Иванга ачык хат» дигән поэмаларында ачыла. Соңгысына Салих Батталның «Батый-
ханга ачык хат» дигән киң билгеле әсәреннән «Мин ачык хат язам, Батый, сиңа» дигән эпиграф
куелган. Әйе, шагыйрь әйтмешли, «һәркемнең үз Иваны булган» кебек, татарда «батыр
үлеменең марҗадан булуы» да мәгълүм. Мин китапның менә шушы төшенә җиткәч кенә
үземне төзәтергә тиеш таптым: бәй, җил тегермәннәре белән көрәшкән Дон Кихот һәм аның
атасы Сервантес дәдәй бурычларын татар шигърияте язмышында Фәриттән күпкә алдарак
Салих абзый Баттал үтәп килгән булган бит. Шигъриятебезнең Равил Фәйзуллиннарын,
«МИН ГАДЕЛЛЕК ҖИЛЕ...»
141
Мөдәррис Әгъләмнәрен, Зөлфәтләрен, Фәрит Габдерәхимнәрен тәрбияләгән өчен мәңгелек
рәхмәт аңа, Остазга.
«Ике Мохтар» — бөек Такташның «Киләчәккә хатлар»поэмасындагы бер «мин»ендә ике
«мин» булган Мохтар картның дәвамы. Автор безнең заман Мохтарының бик тә үзенчәлекле
образын тудыруга ирешкән. Проблема уртасында татар, татар фигыле, татар әдәбе, татар
шәхесе һәм татар инсанияте, аның сыйфат күрсәткечләре ята. Кем идек? Кем булдык? Безгә
кая барырга? Алгамы, арткамы? Укучының хәтерендәдер, бәлки, мин «Аргамак» журналының
1991 елның октябрендә чыккан беренче санын «Уфа-Казан поезды: алгамы? арткамы?» дигән
публицистик язма белән ачкан идем. Хәзер егерме бер елдан соң укучыга хисап бирәм:
халыкка бик кирәк булган бу тәрәккый бәйләнеш чарасы йөрүдән туктатылды. Туганнар
туганнары белән күрешә алмый иза чигә. Димәк, Мохтарларның тормыш тәгәрмәчләре артка
таба тәгәри. Туктатырга вакыт!.. Соңлап куймыйк!.. Бәлки миңа Фәрит Габдерәхим иҗаты
турындагы бу язманы шушы ике кечкенә поэмадан башларга, бар шигъриятен шушы әсәрләр
кысасы эченә кертергә кирәк булгандыр. Чөнки «Ике Мохтар» һәм «Бөек Иванга ачык хат»
шагыйрьнең иҗат үзенчәлекләрен ачып салган асыл мисаллар. Ярар инде, дим, ничек язылган,
шулай калсын.
Татар кешесе, татар инсанының сыйфаты өчен көрәш соңгы елларда, сизгәнсездер, яңа
баскычка күчте. Моны җаның-тәнең белән кичерергә, икенче Мохтар әйтмешли, «Шайтан
коткысына каршы Торучы сирәк икән. Башта мәчетне җаныңда Төзергә кирәк икән». Күп кенә
кәрваннарыбыз мәңгелеккә китеп югалса да, инсан сыйфаты өчен көрәштә шагыйрь күңелен
төшерми, барыбызга да ишетелерлек итеп оран сала:
Тамырлары житсә күңелләргә, Кырып бетерсәң дә таллыкны, Кабат
күтәрелә...
Җиңеп була,
Буйсындырып булмый халыкны.
Рәхмәт сиңа, Шагыйрь.