Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЙЛАРГА ЧАБАСЫҢ, ГОМЕРЕМ...

Ватан
Җир шарында ике полюс, дибез,

Рәсәйдә дә шулай — сер түгел.

Мин Ватан, дим, син дә Ватан, дисең,

Тик ватаннар безнең бер түгел.
Синең Ватан — патша сарайлары,

Таш коймалар аны ураткан.
Минем Ватан — җиргә сеңгән өйләр

, Күренеп тә бармый ерактан.
Синең Ватан — алдау офислары,

Банклар һәм биржа заллары.

Минем Ватан — минем кебекләрнең

Фәкыйрьлектән туган зарлары.
Синең Ватан — тамыры юк

Ватан, Дер калтырар давыл-җилләрдән.

Минем Ватан — мәңге шушы җирдә,

Тамырларын тирән җибәргән.
Кара һәм ак... Ялган белән хаклык...
Бер-берсенә алар иш булмас.

Ике полюс кушылмаган кебек

Ватаннар да безнең кушылмас!
 

Рәшәткәләр
Балконнары тимер рәшәткәле,

Тәрәзләре тимер рәшәткәле.

Ишеге дә тимер. Чак ачтылар,

Монсына да бик зур рәхмәт әле!
Бакчаларга чыгам — рәшәткәләр,

Кибетләргә керәм — рәшәткәләр.

Өндә генә түгел, хәзер хәтта

Төшләремдә күрәм рәшәткәләр.
Яңгырдан соң шыткан гөмбәмени —

Ярыша-ярыша үсә рәшәткәләр.
Үсә-үсә адәм баласының

Күңеленә күчә рәшәткәләр.
Онытыла йөрәкләрне ачып,

Нурлар чәчеп, яшен яшьнәткәннәр.
Күңел белән күңел арасына
Сакчы булып баскан рәшәткәләр.
Рәшәткәләр аша карый-карый

Без тиңләштек бугай тоткыннарга.

Рәшәткәле язмышыбыз безне

Сөйри тагын нинди упкыннарга?
Бер нәрсәсез урында да хәзер

Бар шикелле тоела рәшәткәләр.
Үлгәч тә бит аннан котылу юк —

Каберләргә куела рәшәткәләр...


Җизни пәкесе
Берәр жирдә бу йоланың бармы ише?

Кайнешенә пәке бирә җизни кеше.
Малайларга шатлык юктыр шуннан артык,

Пәке белән мактана ул, танау тартып.
Ә мин йөрдем мактаналмый байтак заман.

Апаларым нигә кияү тапмый һаман?
Һәм, ниһаять, тапты алар эзләгәнен —

Чит милләттән булып чыкты җизнәләрем.
Иосиф җизни, Войтек җизни, Коля җизни,

Семен җизни — минем өчен олы җизни.
Әй йөрдем мин күкрәк киереп, танау чөеп:

Нинди генә милләттән юк туган! — диеп. —
Урысы бар, яһүде бар, полягы бар.

Әле әйтми калганнары тагын да бар!
Төрле-төрле булды биргән бүләкләре,

Берсеннән да әмма пәке эләкмәде.
Моның өчен бәрәсеңме башны ташка,

Һәр милләттә гадәт башка, йола башка.
Төкереп бир, әйдә, җизни пәкесенә,

Сүзем күчә апамнарның бәхетенә.
Яшәделәр тормышыбыз уңмасмы, дип,

Ике ярны тоташтырып булмасмы, дип.
Моның өчен төрле-төрле юллар табып,

Чит милләткә кызлар табып, уллар табып.
Безгә генә килде мәллә бу буталыш?
Алай дисәң, күпмеләрдә шул ук язмыш!
Булыр кайнешләрдә әле минем уем.
Бәйрәм иткән чакта апалары туен,
Күзләрендә шатлык уты кабыныр микән?
Пәке бирер җизниләре табылыр микән?


Кайларга чабасың, гомерем...
— Талларга тотынып, бөгелгән талларга,

Кайларга агасың, Иделем, кайларга?
— Төягем тау түгел, астагы үзәндә.
Түбәнгә ашыгам, урыным түбәндә.
— Кайларга чабасың, гомерем, кайларга?
— Тауларга, офыкта күренгән тауларга.
Түбәндә яшәүнең мәгънәсе нилектә?!
Биектә кешенең урыны, биектә!


Үпкә
Баш заманы булган элек,
Булган да беткән инде.
Хәзер аның урынына
Аяк заманы килде.
Туп тибүче егетләрне
Күкләргә күтәрәләр,
«Алар илнең герое!» дип
Исләрне китәрәләр.
Сәхнәләрдә сикеренгән
«Йолдызлар»га бак кына:
Адәм рәтле моңнары юк,
Бар шәрә аяк кына.
Шушыларны карыйбыз да
Кәеф-сафа корабыз.
Үзебезне шуның белән
Бәхетле дип тоябыз.
Кешечә дә сөйләшү юк,
Ул чаклар узды, дибез,
«Вафат булды» дип әйтмибез,
«Ул аяк сузды» дибез.
Жәмгыятькә уйландырыр

Әдәби сүз нәрсәгә?
Фикерләүләр, баш ватулар

Кирәк түгел кемсәгә.
Үпкәсе бар шуны күреп

Шигырь язган Маратның:

Ходай, нигә мине аяк

Заманында яраттың?

Болгарга бару
Үзем белән алып бабалардан

Мирас калган хәтер янчыгын,

Бөек Болгар, сиңа килдем әле

Мин, синең бер тере ярчыгың.
Чишелде дә янчык сихри мираж

Пәйда булды тарих чүлендә.

Таш пулатлар... Әнә хан сарае...

Алмуш ханмы тәхет түрендә?
Кем соң анда Багдад хәлифенең

Хатын укый? Ибн Фадландыр.
Сихри мираж, берүк югалмый тор,

Үткәннәрне шулай җанландыр.
Алып ташла әле күз алдыннан

Дәверләрнең кара япмасын.

Әнә күрәм сансыз кәрваннарга

Шәһәр ачып куйган капкасын.
Даны чыккан Ефәк юлының да

Монда мәллә соңгы ноктасы?

Алыш-биреш, чыңлый алтын-көмеш,

Шул бит инде базар тоткасы.
Нинди генә телләр яңгырамый!

Көнләшерлек хәтта Вавилон.

Кинәт кенә мираж юкка чыкты,

Алда күрәм урыс авылын.
Кайда, кайда югалдың соң әле

Бабамнарның данлы каласы?
Ятып елар өчен ничек кенә
Нигез ташларыңны табасы?
Әмма барыбер синең рухың монда,

Монда килгән татар баласын

Колач җәеп каршы аласың да,

Моңсуланып озатып каласың.
Озатасың менә мине дә син,

Янчыгымда изге балчыгың.

Самогонмы-нидер куып калды

Чит милләтнең сәрхуш карчыгы...
 

Мин — оҗмахка кандидат
Әбиемнең әйткәннәре
Хәтергә нык уелган:

«Кемнең нәрсә күрәчәге

Алдан язып куелган».
Күкнең шул картотекасын
Күрәсе иде, дидем,
Мине ниләр көткәнлекне

Беләсе иде, дидем.
Әмма тормышка ашмады Шушы уем — хәстәрем. Фәрештәләр югалтканнар Минем язмыш дәфтәрен.
Шуңа минем ул дәфтәргә Булмады һич катышым.
Әле үзем теләгәнчә
Гомер итеп ятышым.
Көнем булды, төнем булды — Төрле-төрле чак булды.
Ни булса да мир алдында Минем йөзем ак булды.
Булды бугай гөнаһы да Эзләүчегә табарлык. Әмма берсе дә булмады Тәмугларда янарлык.
Еллар килде, еллар китте, Чал өстәп чәчләремә.
Һәр адымны язып бардым Язмышым дәфтәренә.
МАРАТ КӘРИМОВ
112
Шул дәфтәрне тәмамлагач Иң соңгы сүзем белән, Бакыйлыкка күчкән чакта Алам дим үзем белән.
Язганнарымны дөресләп
Кул куеп ахырына, Аны тапшырырга исәп Ходайның архивына.
Аптыраган фәрештәләр
Әйтерләр бер авыздан:
— Теге югалган дәфтәргә Шул ук язмыш язылган!
Димәк, ул тик без кушканча Яшәгән. Шаккатырлык!
Шуңа үзен бүгеннән үк Оҗмахка озатырлык!


Түрә буласым килә
Ачынулар житкән чакта

Иң соңгы ноктасына,

Ирексездән колак салам

Шайтанның коткысына.
Пышылдый ул:

«Төкереп бир

Жәмгыять чирләренә!
Әнә түрәләрдән

өйрән Шәп яшәү серләренә».
Шулай дигәч, җылы гына

Урын билисе килә,

«Җитәкчеләргә дан!» диеп

Нотык сөйлисе килә.
Моның өчен буш итмәсләр,

Мактау көтәсе килә,

Шулар ышыгында гына

Гомер итәсе килә.
Начар яткан дәүләт милкен

Күзләштерәсе килә,

Әмәлләрен табып, аны

Үзләштерәсе килә.
Күзләремне йомган булып

Ришвәт аласым килә,

Җылы диңгез ярларында

Сарай саласым килә.
Балаларны Лондоннарда

Гына күрәсе килә,

Аксөякләр кастасына

Мотлак керәсе килә.
Белеп булмый, безгә нинди

Еллар боласы килә.
Шуңа кадәр тизрәк-тизрәк

Түрә буласы килә.