ИЛДАР АБЫЙЛЫ ВАКЫТЛАР...
Хуш инде. Мәңгегә
Хуш инде.
Китә яз, китә наз, Кыш
инде...
И.Юзеев
2004 елның декабре. Бер суыта, бер җепшетә, бер буранлап ала, ара-тирә бар дөнья тынып
та кала. Кәбисә ел булгангамы, көннәре дә бераз сәер, шомлы. Күңел нидер сизенәме, һаман
саен тынычсызланып, арлы-бирле бәргәләнеп куя... Остаз ҺӘМ шәкерт. Илдар Юзеев ҺӘМ
Ленар Шәех. 2003 елның 24 декабре
Илдар абый белән күрешмәгәне-
безгә бер айдан артты. Соңгы мәртәбә
ноябрь башында Татарстан Язучылар
берлеге бинасында очраштык. Ул,
гадәттәгечә, эштә. Үзен балачакка алып
кайткан «Сабантуй» газетасыннан
киткәч, «Сәхнә» журналында эшли
башлаган елы. Акча җитмәүдән түгел,
гомере буе янып-көеп, җиң сызганып
халыкка хезмәт иткән шагыйрь тик
утыра белми, лаеклы ялны да лаеклы
хезмәт итеп кабул итә иде. Минем,
Казан дәүләт университетының өченче
курс студентының, «Шәһри Казан»
газетасында кайнап йөргән чак. Җомга санының шигърият битен мин алып баргалыйм. Менә Илдар абыйның хәлләрен
белергә, шул уңайдан шигырьләрен дә сорап карарга булдым, газетада бер шәлкем итеп
чыгарырга кирәк.
Илдар абый:
— Ярый, син сораган өчен генә риза, киләсе дүшәмбегә хәзерләп алып килермен, — диде.
Ул дүшәмбе очраша алмадык, чәршәмбе көнне эшенә килдем, ләкин күрешеп булмады.
Өстәлендә бары зур конверт тора. Тышына «Ленар Шәехкә» дип язылган, ә эчтә бер фото һәм
алты шигырь... Мин Илдар абыйның шигырьләрен басмага әзерләп куйдым. Редакциядә,
туган көне алдыннан, декабрьнең соңгы атнасында бастырырбыз, дип уйлаштык. Әмма
шагыйрьгә бу көннәрне күрергә насыйп булмаган икән.
Ул елны, Казанның меңьеллыгына әзерлек уңаеннан, башкаланың Горький паркы
тирәсен — Ершов урамын ремонтка япканнар иде. Шуңа без, студентлар, Гвардия урамындагы
5 нче номерлы тулай торактан университетка җәяү йөрибез. Ярымкараңгы Достоевский
урамы аша узганда, әллә Илдар абый янына кереп чыгарга инде, дип уйлап куйгалыйм
(Вишневский һәм Достоевский урамнары кисешкән чаттагы йортта яши иде ул). Хәлләрен
сораштырырга, мине әдәбият мәйданына җитәкләп диярлек алып килгәне өчен чын күңелдән
рәхмәт әйтергә... Ул елны мин яшь каләм ияләренең «Иделем акчарлагы» иҗат бәйгесендә
шигърият буенча Гран-при яуладым. Илдар абый да бу хакта белә, ихластан сөенә иде, ләкин
күрешергә өлгереп булмады.
Очрашырбыз, бер җае чыгар әле, дип уйлап йөри-йөри, бер мәлне күңелне ниндидер сиземләү,
шомлы тоемлау, тынгысыз кыбырсу биләп алды...
20 декабрь көнне укудан ялгызым гына кайттым. Вакыт шактый соң. Туктаусыз эчем
пошканга, туры юлдан түгел, ә караңгы урамнар аша узган урау сукмактан атладым. Минем
күңелем соң чиккәчә җитеп тартыла, үзенә урын таба алмый. Йөрәк кыса, җан уртасында
борчулы аваз яңгырый:
Ярымбушлык, ярымкараңгылык,
Йөрәктәге тирән ярам кебек.
Шул ярамны учлап барам кебек, Болай бару соңгы чарам кебек...
2004 елның декабре. Бер суыта, бер җепшетә, бер буранлап ала, ара-тирә бар дөнья тынып
та кала. Кәбисә ел булгангамы, көннәре дә бераз сәер, шомлы. Күңел нидер сизенәме, һаман
саен тынычсызланып, арлы-бирле бәргәләнеп куя...
169
Ярымбушлык, ярымкараңгылык.
Икенче көнне иртә белән «Чаян»да журналның әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, танылган
журналист Мәгъсүм абый Гәрәев белән сөйләшеп утырдык.
— Фото мәсьәләсен Яңа елга калдырырга туры килер. Илдар абыең сырхауханәгә кереп
яткан, — диде ул. (Мәгъсүм абыйның яңа китабына өчәү бергә фоторәсемгә төшмәкче идек
бит).
Бүген үк Илдар абый янына барып кайтырга кирәк. Нәрсә булды икән? «Чаян»нан
чыктым. Тугызынчы һәм сигезенче катлар арасында, баскычта шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов
кем беләндер сөйләшеп тора, күзләрендә тирән сагыш:
— Илдар үлгән бит, Илдар...
— Кайсы Илдар? Юзеевмы әллә?..
— Әйе...
— Ни сөйлисез сез?..
— Әйе шул, үлгән...
Бер мизгелдә күңелемнең әллә ничә кылы өзелде... Аякларым әллә атладылар, әллә юк...
Башка төшкән кайгы-сагышларны
Әллә бүлешәбез, әллә юк...
Әллә күрешәбез, әллә юк.
И.Юзеев
Күңелемдә кадерләп сакланган якты хатирәләр уяна.
2000 ел. Мин, Илдар Юзеевны әдәбият дәреслегеннән генә укып белгән, Минзәлә
педагогия көллиятенең беренче курсында укып йөргән егет, аннан хат алгач, ничек сөенгән
идем! Ял көннәренә авылга кайткач, ул хатны әнием тапшырды. Татарстанның Казаннан ерак
бер почмагында туып-үскән ниндидер Ленарга халык шагыйре Илдар Юзеев үзе игътибар
итсен әле!..
«22 март, 2000 ел.
Ленар!
Шигырьләрен — басылырлык. Әмма үзеңнең кем икәнеңне язмагансың. Синең балалар өчен
язу сәләтең бар. Дәвам ит. Юморың да мөлаем. Әмма кайбер урыннарда рифмаларың ятышсыз.
Бер строфада — төзәттем.
Өч шигыреңне гәзиткә тәкъдим итәм. Тиз генә чыкмас та, бәлки. Чират зур.
Уңыш телим.
Илдар Юзеев».
Арада тагын алты сәлам хаты — төпле киңәшләр, җылы теләкләр, зур таләпләр... Ярый әле
ул мине күреп алды, югыйсә, кем белә, бәлкем бөтенләй башка сукмактан киткән булыр идем.
«5 июнь, 2002.
Ленар!
Үзең язган шигырьләрең кадәр жылы сәлам!
Язган материалларыңның әйбәтләрен «Сабантуйда урнаштыра торабыз.
Хәзер синең бик җаваплы чорыңдыр. Минзәлә көллиятен тәмамлыйсың булыр. Имтиханнар
вакытыдыр дип беләм. Әгәр быел тәмамласаң, укуыңны дәвам итәргә уйлыйсыңмы? Югары
белем алырга теләсәң, университетның татар филологиясенә кер. Шигырь язуың комачау
булмас дип уйлыйм. Без дә хәлдән килгән кадәр ярдәм — рекомендация бирербез.
Синең шигырь язу сәләтең бар, шуны үстерергә, белемеңне тирәнәйтергә кирәк. Яңа
язмаларың булса, җибәрә тор. Туп-туры минем исемгә. Мин «Сабантуй»да, атнага ике тапкыр
килеп, поэзияне алып барам.
Хәзергә хуш. Алдагы сынау, имтиханнарда сынатмассың дип ышанам.
Миңа атап язган шигырең өчен рәхмәт.
Сәлам белән: Илдар Юзәй».
Әйе, ахыргы хатларында Илдар абый Казанга — университетка килергә үгетләде. Ә мин,
алдан сизенгәндәй, башкала, шәһәр шаукымына күнегә алмыйча, ул кодалаган татар
170
филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керергә җыенып йөри идем.
Илдар абый янында узган һәр мизгел, һәр очрашу истә. Ул «Сабантуй»да эшли, мин аның
янына гына киләм. Ниндидер магниты, ягымлы карашы белән үзенә тарта. Аның бүлмәсеннән
сөенә-сөенә чыгасың, канатланып кайтып китәсең. Мактавы да, тәнкыйте дә эләгә...
Казан тикле Казанга да мине Илдар абый тартып китерде. Укуымны, дөньяга чыгуымны,
ачылуымны, үсүемне теләде бит ул. 2002 елның сентябрендә беренче курска укырга килгәч,
тәүге мәртәбә «Сабантуй» да күрештек. «Фотоңнан озын буйлы икәнлегеңне чамалаган идем.
Кара, чынлап та шулай икән», — дип мине тагын да үстереп җибәрде. Шулай аралар якынаеп,
җылынып китте. Әйбәт кенә укыйм, семестрны япкач, каникулга китәр алдыннан, махсус
Илдар абыйның эшенә барам. Ә ул имтихан билгеләремне сорый да, гел «бишле»ләр булуын
белгәч: «Ленар, син нигә минем оныгым түгел икән?» — дип әйтеп куйгалый. Үзе дә миңа дәү
әтием кебек якын, кадерле. Бәлки, дәү әни белән генә үскәнгә шулайдыр... Оныкка бабай назы,
аның акыл өйрәтүе, тормыш тәҗрибәсен биреп калуы да кирәк бит.
Илдар абый «Сабантуй»да ун ел эшләде. Ул газетадан киткәч, миңа авыр иде. «Идел-
пресс»ка барам, ә анда — бушлык. Беркем көтми, берәүгә дә мин кирәк түгел кебек. Күзләр
таныш йөзне, шагыйрьнең ихлас елмаюын, җан җылысын эзли, кырыс чынбарлыктан ышык
көтә... Ул «Сәхнә» журналына күчкәч, очрашулар «Сабантуй»дагы кебек еш булмады.
Беренче карашка өлкән генә күренсә дә, Илдар абый күңеле белән яшь иде. Яшьләр кайда,
ул шунда. Төрле әдәби конкурсларда, кичәләрдә... Яшь иҗатчыларның 2002 елгы «Иделем
акчарлагы» бәйгесендә ул алгы сафта йөрде, ачылу тантанасында, әдипләр белән
очрашуларда катнашты, мастер-класслар үткәрде. Илдар абый безнең «Әллүки» әдәби-иҗат
берләшмәсенә дә кунак булып килде, без оештырган «Шигъри Сабантуй» бәйгесендә
катнашучы шуның кадәр яшь шагыйрьне күреп: «Әдәбиятның киләчәге бар икән!» — дип
сөенеп, бар залны яңгыратты.
Күңел тулы хатирәләр...
Беренче курста укыган вакытым. Илдар абый юмор шигыре язып карарга кушты, «Чаян»
журналына биреп карарбыз», диде. Шулай итеп, минем «Бар бездә берәү!» дигән шигырем
язылды. Ул безнең төркемдә укучы ун кыз һәм бер егет, ягъни минем турында иде. Илдар
абый шигырьне карап чыкты, йомшак урыннарын төзәттерде һәм мине сигезенче катта
урнашкан «Сабантуй»дан тугызынчы каттагы «Чаян»га алып менде.
Журналның әдәбият-сәнгать бүлегендә Мәгъсүм Гәрәев һәм шагыйрь Зөлфәт бер бүлмәдә
утыралар. Илдар абый безне таныштырды һәм мине, беренче мәртәбә күргән кешеләрем
янында калдырып, кабинеттан чыгып китте.
Еллар үткәч уйлыйм: димәк, остазым үзенең шушы гамәле белән мине бер баскыч югары
күтәргән! Шуңа лаек дип санаган... Нәтиҗәдә «Чаян»ның актив авторына әйләнүемә сәбәпче
булган.
Тагын бер кызык вакыйга искә төште. «Чаян»га «кереп киткәч», «Татлы хыял» дигән
шигыремне күтәреп, остазым янына кердем. Илдар абый «Сабантуй»ның
хатлар бүлегендә эшләүче Фәридә Вәгыйзова белән бер бүлмәдә утыра, язганымны карый.
Шигырьгә эпиграф итеп: «КДУ татфагының 1135 нче төркемендә сигез генә кыз укый...» —
дигән җөмлә куелган.
Очраган һәр сүзгә рифма табучы, әйтелгән һәр фикергә кызыклы мәгънә салучы Илдар
абый түзмәде:
— Сигез кыз асраганчы, симез кыз асра, — дип куйды.
Фәридә апа да күп уйлап тормады, үзенчә:
— Симез каз яхшырак, — дип дәвам итте...
Илдар абый чын мәгънәсендә төртмә, үткен, җор телле шәхес иде. Берсендә «Сабантуй»га
килгәч, теләсә-кайда очраган (мәсәлән, урамда) сүзләрне кирегә уку белән мавыгып йөрүе
турында сөйләде. Минем исемне дә әйләндереп күрсәтте: «Ранел! Кара, болай да кеше исеме
килеп чыга икән бит!» — диде ул.
* ††††††††††††† *
††††††††††††† * *
22 декабрь иртәсе. Әллә нинди боек, моңсу, сагышлы көн.
ИЛДАР ЮЗЕЕВНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ
171
Остаз тәрбиясен бик аз тоеп калдым. Чыныгу өчен, чын шагыйрьлеккә юл алу өчен, бәлки,
шулай кирәктер дә. Аның хәер-фатихасы, еллар битендә язылып, күңелемә сеңеп калды.
Кызганыч, үзе кереш сүз язган беренче китабымны күреп сөенә генә алмады. Анда мондый
юллар бар:
«...Гамил Афзалның туган авылы Такталачыктан шигырьләрен җибәреп торган Ленар
башкалардан йөз саескан арасындагы сыерчык кебек аерылып тора иде. Үзенчә сайрарга
омтылуы миндә өмет уятты. Ленар чын мәгънәсендә «Сабантуйда туды. Минзәлә педагогика
көллиятен тәмамлагач, хатларда язган киңәшемне тыңлап, Казан дәүләт университетының
татар филологиясе факультетына укырга килде.
Әлегә мин Ленарны, үзе язганча, «бөре ачкан зирек» халәтендә күрәм. Колач җәйгән
зирекләрнең матур шаулавын еракларга ишеттереп, шигъриятнең авыр юлларыннан барасы
да әле барасы!
Илдар Юзеев.»
* * *
... Үзегез дә яхшы аңлыйсыз ла -
Калдык инде Илдар абыйсыз да...
Әйе, ул зур шагыйрь. Шигърияттә үз мәктәбен булдырган, җиләне астыннан йөзләгән
шәкерт чыгарган олы, изге җан иде. Илдар абый балалар шагыйре дә иде. Аның «Сабантуй»
битләрендә дөнья күргән дистәләгән шигырьләре, кечкенәләргә аталган «Бәби Ай», «Аю
сатам, кем ала?», «Кар өстендә дөяләр» һ.б. китаплары — моңа дәлил.
Илдар абый танылган драматург та иде әле. Ул гади сәхнә әдибе генә түгел, ә шагыйрь-
драматург иде. Әсәрләре дә тирән фикерле, мәгънәле, хисле, күңелгә үтеп керә һәм төптән
уйландыра торган... «Кыр казлары артыннан», «Сандугачлар килгән безгә», «Бәхетемнән узып
барышлый» һ.б. драмалары, комедияләре, «Соңгы төн», «Очты дөнья читлегеннән», «Бәгырь»,
һ.б. шигъри трагедияләре... — барысы да халык күңелендә яши.
туктала, шагыйрьнең олы иҗат юлын, аның якты шәхесен зур хөрмәт белән искә ала.
...Җирне сөеп бүтән җилләр исәр,
Башкаларга безнең җыр күчәр,
Ак каеннар язын яшелләнер,
Сандугачлар таңда чык эчәр...
И.Юзеев
* * *
...Еллар әкрен үткән кебек тоелса да, барлап карасаң, шактый җыела икән. Узган гомер
көннән-көн арта, күбәя генә. Әнә, бүген тагын ябалак-ябалак кар ява. XXI гасыр башы татар
әдәбиятының Илдар абыйлы иң бәхетле вакытлары бер-бер артлы күз алдымнан йөгереп уза.
Күңелне аркылыга-буйга моңсулык айкый. Юксыну катыш сыкрану аша йөрәктән суырылып-
суырылып моң ташый, моң агыла...
Мин, Камал театры эчендә, зур тәрәзәләрдән карый-карый, остазым белән соңгы
күрешүне һәм ахыргы саубуллашуны көтәм. Салкынча җил дә инде басылды, тын гына, моң
гына ябалак кар ява башлады... Театр фойесында бер җан әсәре дә күренми әле. Иртәрәк
килдем бит, иртәрәк... Соңгарак калдым шул, соңгарак...
Әле уртада торган зур портрет-рәсемгә карап алам, әле үземне тынычландырырга,
юатырга теләп, уйларым белән кабат яңа яуган кар эченә кереп чумам...
...Театр шыгрым тулы. Ул халык, ул кеше... Татарстан Республикасы Президенты
Минтимер Шәрип улы Шәймиев сөйли... Илдар абыйның «Таныш моңнар»ына