Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГУЛАГ тоткыны

Ни кызганыч, без белгән-күргәннәрне сез белмисез!..
Исән чагында аралашып яшәгән Сталин лагеренын тагын бер тоткыны хакында
бәян кылам. Гәзитебезнен Мәрьям Дибаева җитәкләгән информация бүлегендә
эшләгән чагым. (2012 елда бу апабыз 96 яшенә чыккач вафат булды.)
Алтмышынчы елларда редакциябезгә, кулына авыр букча тотып, бер хәбәрче
килеп йөри иде.
— Ә-ә-ә, тюрколог, әйдә, түрдән уз! — дип каршы ала аны мөдиребез. Хәл-әхвәл
175
сорашалар, яшьлекләрен искә төшерәләр.
— Госман, Гарәфетдин абыеннын материалларын үзен генә карап җибәр шунда.
Аны төзәтәсе юк, — ди Мәрьям апа, мина күрсәтмәсен җиткереп.
Ә менә табигать хикмәтләре, кош-кортлар, җәнлекләр тормышы турында
язучыны ни өчен «тюрколог» дип йөртә, бүгенгәчә төшенә алмыйм. Хәер, үзләре
беләдер ул кадәресен?! Хәбәрчебез гади генә автор түгел анысы. Язучы Гарәфи (тулы
исеме Гарәфетдин) Хәсәнов заманында әдәбият мәйданында үз атын уйнаткан шәхес.
Анын сонрак басылган «Кошларым-дусларым» дигән китабы автор имзасы белән
архивымда әле дә саклана.
Инде кыскача гына үзе белән танышыйк. Гарәфетдин Казанда, анын да эшче-
һөнәрчеләр белән кайнап торган атаклы Яна бистәдә, һөнәрчеләр гаиләсендә туып-
үсә. Шунда урта мәктәпне тәмамлый. Әдәбиятка бик яшьләй килә. Элек Мәрьям
Дибаева эшләгән «Яшь Ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») гәзитендә басыла башлый.
Унөч яшендә, Татарстан язучыларынын Беренче съездында (1934), яшь автор
буларак, Корылтай мөнбәренә күтәрелә, анда балалар әдәбияты турында ялкынлы
нотык тота. Кабатлап әйтәм: 13 яшендә! Соныннан бу хакта Максим Горький үзе
«Известия» гәзитендә язып чыга, яшь каләм иясен мактап телгә ала. 1938-1941
елларда яшь авторнын «Яр башында болан», «Чуар таракан фаҗигасе», «Печән өсте
яки Зәнгәр чыпчык» һәм башка китаплары дөнья күрә.
ГУЛАГ җилләре аны читләтеп үтми, унтугыз яшьлек егет яманаты чыккан
Пеләтән төрмәсенә килеп каба. Ул монда шагыйрь Хәсән Туфан белән бер камерада
утыра. Кыйналган өлкән каләмдәшенен яраланган кулын үзенен күлмәген ерткалап
бәйли. Шагыйрьне одеялына төреп җылыта. Болары тоткыннарнын истәлегеннән дә
мәгълүм фактлар. Камерадан вакытлыча котылган Г.Хәсәнов тизрәк Себер якларына
чыгып сыза. Кызылъяр төбәгендәге бер авылда, ятим балалар йортында гади эшче,
аннары тәрбияче булып хезмәт итә. Язмыштан узмыш юк, диләр бит. Башкаларнын
кайтыр вакыты якынлашкан мәлдә, инде 1952 елга аяк баскач, Гарәфи Хәсәновны
тагын үзен сагалап торган ГУЛАГка илтеп тыгалар. Әмма абзыебыз, ни төпченсәк тә,
андагы хәлләрне ачылып сөйләмәде. Авызына су каптырып җибәргәннәр, сүз
куертмаска ант эчерткәннәр диярсен. Безгә шунысын гына ымлады.
Унөч ел утырганнан сон, иреккә чыгарылгач, Гарәфи Хәсәнов туган шәһәренә
кайтып урнаша. Әйткәнемчә, редакциягә, яраткан темасына матур-матур хикәя-
язмалар китерде. Мин аларны карап кына чыгам, әллә ни каләм тыкмыйча, шунда ук
гәзитнен алдагы саннарына тәкъдим итәм.
ГОСМАН ГОМӘР
Хезмәтен хөрмәтләгән редакторны кем яратмасын?! Гарәфи абзый туп-туры минем
өстәл янына елыша, тормышым белән кызыксына, кайбер нәрсәләр хакында ихлас
киңәшләрен бирә. Үзенен язасы планнары белән уртаклаша. ГУЛАГ анын рухын
сындыра алмаган. Эчкерсез, ачык күнелле, җор телле булып калган.
Дөнья түгәрәк бит ул, егетләр! Берзаман Гарәфи абзыйнын Себердә туган улы Аяз
белән «Татарстан» журналында, берара Татарстан матбугат агентлыгында (ул анда
баш мөхәррир иде) бергә эшләп алдык. Аяз әтисенә охшаган, ачык күнелле егет,
табигать баласы. Талант ягыннан әйтүем. Яза торган темасы да табигать. Бүген ул
берничә китап авторы. Шәхси гәзитен ачып җибәрде. 2004 елдан Татарстан Язучылар
берлеге әгъзасы. Улын беләсездер, ә менә Гарәфи Хәсәнов дигән ГУЛАГ тоткынын
күрми калдыгыз. Анысы безгә насыйп булды!..
Кактуслар патшасы
Дөньясы ямь-яшел! Тәрәзә төпләре, өстәл-урындыклар, киштә-шүрлекләр,
идәннен дүрт почмагы — чәнечкеле кактуслар белән тулган. Хуҗа шуларга патшалык
итә. Туганнан туган сенлесе сүзләренә караганда, ялгызлыгы- буйдаклыгы да шуннан
икән. Мин белмим. Әйе, бу замандашларынын хәтеренә сенеп калган тәҗрибәле
табиб һәм талантлы драматург Шәриф Хөсәенов. Исән булса, үзе турында язарга
рөхсәт бирмәс иде, мәгәр. Әйдә, сүзем дога булып ирешсен! Хикәятем болайрак
башлана.
... Узган гасырнын алтмышынчы еллары. Төгәлрәк дисәгез, 1963 елнын җәе. Ике
буйдак, мөхәррир кардәшем Фәсхи Шакир белән «Гостелло» теплоходында Идел
буйлап сәяхәт кылабыз. Ульян причалыннан Мәскәүгә менүче безнекедәй «Карл
Маркс» теплоходы кузгалып бара. Палубасына бер чибәр кыз чыгып баскан. Ычкына
бит кызыкай!..
— Сез татармы?
— Мишәр кызы.
— Ни кызганыч!
— Әйе.
Атып калырга ашыгам:
— Казанга шылтыратыгыз. Телефоным — 64-68, алт-мыш дүрт, алтмыш си-
геез...
Ял бетте. Күп нәрсә томанга төренде, чөнки колактан эшкә чумдык. Редакциядә
эш дигәнебез төнге сәгать берләргә кадәр сузыла. Егерме өч сәгать — безнен өчен
кичке вакыт ул. Телефоным чәрелдәде. Коммутаторнын таләпчән боерыгы ишетелде.
— Сезне Мәскәү сорый, сөйләшегез!
— Алло, исәнмесез! Нишләп редакция?!
— Редакция бу. Сезне Гумеров тынлый, — дим.
— Гафу итегез, мина «Гостелло» теплоходындагы егет кирәк иде.
Бер айдан сон Мәскәү чибәре Наза Нургалиева (кыз чактагы фамилиясе) белән
әнә шулай телефон аша ипләп таныштык. Бичаракай өйгә шылтыратам дип уйлаган.
Ә монда редакция. Каушады бераз. Кая инде ул чакта өй телефоннары! Анлаштык.
Кыз Щелково бистәсендә, Исмәгыйль бакчасы тирәсендә яши икән. Нөнәре буенча
тегүче. Тагын шунысын да искәртте. Казанда әнисенен бертуган энесе, язучы Шәриф
Хөсәенов яши, ди. Бик беләм, минәйтәм. Чөнки илленче елларда ук театрда анын
«Профессор кияве» дигән комедиясен кат-кат караганым булды.
Шуннан ике арада хатлар китте. Төн йокысын качыра торганнарын урысчалап
мин сырладым. Юк икән, машинкада секретаребыз, шундый ук мишәр тумасы Равилә
Тәкәнәева басып бирде. Корректурасын да үзе 186
ШӘХЕСЛӘР ҺӘМ ШӘРЕХЛӘР
177
карады. Мәскәү кызына татарча язмыйлар бит инде.
Үтемле икән хатларым, кыз дөпелдәп Казанга кайтып төште. Кышкы гыйнвар
суыгында. Фабрикалары янгач, чираттан тыш ял биргәннәр үзенә. Туташ белән
Декабристлар-Восстание урамнары чатында очраштык. Чегән кызыдай серле, егылып
китәрдәй чеп-чибәр икән москвичка. Үзебез дә төшеп калганнардан түгел: аякта
җәйге түфли, бер кат чалбарның «стрелкасы» май кисәрлек, балактан җил шәп уйный.
Теге бөтенләй хәтәр: болай да гәүдәле кыз биек үкчәгә менеп баскан, өстендә, ул
чакта Казан кызларының төшенә дә кермәгән 25 мең сумлык юка эчле каракүл тун.
Утыз-кырык градуста икәүләшеп дерелдибез, биибез...
Яшьлеккә кереп адаштым ахрысы, кыскарак тотасы иде шулай да. Кышын юньләп
җылытмый торган «Костер» (исемен күр син аның!) кинотеатрында ниндидер фильм
карап чыктык. Тагын урамда биибез.
— Киттек безгә, чатны гына борыласы, Шәриф абый Кызыл Байрак урамында
яши, — ди кыз.
Яхшысынмадым. Икенче чат борылышында торучы повестем герое Сафа
Галиннарга (китапта Гали Сафин дип бирелгән) алып кердем үзен. Кунакчыл гаилә.
Төн уртасына кадәр утырдык. Шуның белән шул дисәң дә ярый. Дәвамы минем
файдага түгел... Соңрак Наза Казанга күчеп кайткан. Шул чорда Г.Камал театрында
Шәрифнең «Әни килде» драмасы зур уңыш белән барды. Кыз көн дә спектакльгә
йөргән, килгәндер дип, мине күзләгән.
— Гел җиденче рәттә утыручы (җитәкчеләр һәм олы кунаклар рәте) егет ул булды
ахрысы, — ди икән «Азат хатын» журналисты Кояш Тимбиковага. Абыйсын да
тинтерәтеп бетергән.
— Кояш, күрсәт әле шул егетне, — ди Шәриф.
— Өченче катка мен дә кара, Журналистлар берлегендә утыра, — дип җаваплый
тегесе.
Минем ишекне ачып кына бага Шәриф. Икенче катка төшкәч, күңелендәген ярып
та сала:
— Таныйм икән үзен. Озын өстәленең башыннан чак күренеп тора, Назаның
яртысы гына, — ди болай да зәһәр телле, кактуслары шикелле чәнечкеле драматург.
Әмма дөрес әйткән, бахыр.
Наза ханым, бу юлларны укып син дә бер елмай әле! Онытмаган булсаң
яшьлекне...
Шәриф абыеңның теге «өстәл башыннан чак күренеп тора» дигәненә һич
үпкәләмим. Дөресен чат ярып әйтә торган кеше иде бит табиб-духтыр, талантлы
драматург.
Татлы тәнкыйть
Чоры шул иде — тәнкыйть дигәннәре беренче нәүбәткә куелды. Гәзит битләрендә
басылган мәкаләдән соң, күпләр урыннарыннан очты. Бу «төерне» йота алучылар
яши бирде. Бәгъзеләре, тәмам шомарып, «кимчелекләрне вакытында ачып, зур ярдәм
күрсәткән өчен», журналистка рәхмәт белдерергә ашыкты. Мондый хәлләр үзем
белән дә еш кабатланды. Ә бер очрак бөтенләй киртәсеннән чыгып китә язды. Якташ
абзый гына коткарды.
...Элеккеге Тукай районына (үзәге Олы Әтнә авылы), шикаять хаты нигезендә,
терлекчелекнең торышын яктыртырга дип килдем. Ни сәбәптәндер, райкомның
идеология секретаре Мөхәммәт Мозаффаровка (гадәттә турыдан-туры беренчегә
юнәләбез) барып кердем. Түрә бик төксе каршылады, әллә кем булып кыланды,
аркылы-торкылы сөйләште. Хат белән танышкач та: «Бездә андый хәлләр юк», —
дип, кырт кисте.
— Күрербез. Колхозларга чыгарга атыгыз бармы сон? — дим.
— Минеке юк.
178
— Табылыр...
Шулай булмыйча! Республиканын төп гәзитеннән килдек ич. Сәфәргә райкомнын
беренче секретаре Хәниф Сафиуллин белән анын олы гәүдәле, урынында биеп торган
«Орлик» кушаматлы (хәтердә калган тагын) алмачуар юртагында кузгалдык. Хуҗа
кеше бер дә теге Мозаффаров шикелле итенми. Гади, игътибарлы, дустанә гәпләшә.
Дөньяны күргәнгә ошый. Җитмәсә, якташлар, икебез дә бер районнан икәнбез. Ул
мона балаларча куанды. Җылы мөгамәләсен сизеп, үземнен дә ачуым суына төште.
Олы Мәнгәр, Бәхтияр авылларында фермаларны карадык, терлекчеләр белән
очраштык.
— Күргәннәремне язарга туры килер, — дидем киткәндә беренчегә.
— Шулай да каты бәрелмә инде, якташ, обкомга барып җитәрлек булмасын.
Фермада тәртип ясарбыз анысы. Мәкаләнә җавапны Мозаффаровнын үзеннән
яздырырмын. — Хәниф Сафиуллин акыллы җитәкче иде. Соныннан республика
«Сельхозтехника» берләшмәсендә озак еллар эшләде.
... Килде җавап хаты. «Иптәш Гумеров дөрес тәнкыйтьләгән. Бүгенге көндә
хаталар төзәтелде, фермадагы кимчелекләр бетерелде. Тәнкыйть өчен тагын бер кат
рәхмәт авторга!..» Чыннан да хатка Мозаффаров кул куйган иде. Болай озын итеп
сөйләвемнен хикмәте бар. Берәр елдан Мөхәммәт Мозаффаров партия өлкә
комитетынын матбугат секторы җитәкчесе урындыгына менеп кунакламасынмы.?!
Шүрләдем, әлбәттә. Ул бит сугышта катнашкан, яраланган, аксап ук калган, орден-
медаль колодкалары гына да әллә никадәр. Шуна да үзен һәрвакыт эре тота. Әйтмим,
безнен җаваплы мөхәррир белән генә түгел, хәтта, турыдан-туры җитәкчесе,
обкомнын Пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Николай Андрианов белән дә
бармак аша гына сөйләште. Тәмам туйганнар ахрысы монардан. Мине Татарстан
журналистлар берлеге идарәсе секретаре итеп раслаган көнне үк Андрианов
татарчалап (чуваш егете безнен телне хәйран гына сукалый иде) тәкъдим ясады:
— Ычкын, давай, партшколга, туры матбугат секторына кайтырсын!
Мозаффаров урынына димәде, әмма тел төбендә шул сизелде — секторга дип,
атап әйтте. Теге чакта үземне мактап хат юллаган кешене ник батырыйм, ди.
Районнарда зона семинарлары оештыру планнарымны карап кына чыга, хуплый. Чын
дуслар без.
Алыштырмадым Мозаффаровны. Сезнен белән җитәкчелек итәргә дә язмады.
Югыйсә, обкомда бозыласым көн кебек ачык иде. Мозаффаровлар болай да күп иде
ич ул чакта...

Редакциядән:
Озак еллар матбугатта эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
«Юлбарыс тырнагы», «Мөнер» исемле детектив жанрдагы әсәрләр иж.ат иткән, соңгы
елларда журналыбызда атаклы шәхесләр тормышын шәрехләп язган язмалары белән еш
катнашучы каләмдәшебез бу айда үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
тыныч-имин көннәр, иж.ади уңышлар телибез.