БУЫННАР ЯЗМЫШЫ
«Бала үз язмышы белән туа», диләр. Шулайдыр, чөнки Илаһи көч барысын да
сокланырлык камил итеп яраткан. Язмышның да бик мөһим өлеше — әти- әниләрдән, бабай-
әбиләрдән яшь буынга биреп калдырылган генетик мирастыр. Аның үзенчәлеге күп еллардан
соң гына беленер. Әмма һич кенә дә шикләнмәскә кирәк: ул барыбер үзен сиздерер. Югыйсә,
әтисен бөтенләй күрмәгән, өч яшендә әнисез дә, бөтенләй караучы туганнарсыз да калып, үз
гомерендә җиде ят хатын- кызга «әни» дип эндәшергә мәҗбүр булган Тукаебыз, татар
халкының өмете, сөекле улы булып танылыр өчен, үзенә гаҗәеп зур яшәү энергиясе өстәрлек
көчне кайдан алыр иде? Әлбәттә, илаһи генетик мирастандыр. М.Горькийның «Рожденный
ползать — летать не может» дигән мәгълүм гыйбарәсе дә шуңа ишарәдер. Күрәсең, ул очар
өчен туган.
Әлбәттә, һәр баланың яшәгән мохите, уку, эшләү шартлары, аның тырышлыгы,
ниятләренең изгелеге, хыялларының матурлыгы, омтылышларының бөеклеге, һичшиксез,
язмышына да зур йогынты ясыйдыр. Илаһи зат анысын да исәпкә алмый калмагандыр. Әйтик,
Габдуллабыз Кырлайда, гомерендә беренче мәртәбә гаилә җылысы күргән Сәгъди
абзыйларда калган булса.., яки менә яшь егет Михаил Ломоносов туган авылы, диңгезче
поморлар яшәгән Денисовкада төпләнсә... Фаразлау — кыен гамәл, күпләр аны «файдасыз»
дип тә әйтәләр. Әмма аның «файдасы», әлбәттә, китерелгән мисалларда түгел, ә бәлки
шундый мисаллардан алган гыйбрәттәдер: авыр хәлдә калган кешегә, бигрәк тә балага яки
сәләтле яшүсмергә ярдәм итү һәрберебезнең кешелек бурычы, бәлки әле иң саваплысыдыр
да. Шундый изге күңелле ярдәмчеләр булу тормышыбызны бизи.
Нинди куаныч, янәшәсендәге шәфкатьле, кайгыртучан кешеләр Габдуллабызны да Җаек
(Уральск) шәһәренә алдырып, язмышында бөтенләй башка мөмкинлекләр ачалар: танылган
«Мотыйгыя» мәдрәсәсе һәм аның киң карашлы мөдире, урысча да укып алу, типографиядә
эшләү, редакцияләр белән хезмәттәшлек... Инде ул «өметле» шагыйрь булып танылып
Казаныбызга кайта һәм... халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга әверелә. Ә Казанга
кайтмаган булса?..
Ә бит кемнәрдер кызыксынучан үсмер егет Михаилның күңелендә мәгариф чаткылары
кабызалар һәм инде 19 яшьлек егет ерак Төньяк диңгез ярларыннан Мәскәүгә юл ала (нинди
матур тәвәккәллек!). Анда бу зур гәүдәле авыл егетенең сәләтен тоеп, көчле теләген исәпкә
алып, аны славян-грек-латин гимназиясенә укырга алырлык кайгыртучан мәгариф
хезмәткәрләре табыла. Михаил үзеннән 8-10 яшькә кечерәк балалар белән сабак ала һәм аның
белем эстәүдәге үҗәтлеге, сәләте ихтирам яулый. Егетне Петербург университетына кабул
итәләр һәм, бер ел укыгач, кайгыртучан мөгаллимнәр ярдәме белән Германиягә җибәрелә.
Заманының иң мәшһүр профессорларыннан лекцияләр тыңлап, алар белән якыннан
аралашып, заманча җиһазландырылган лабораторияләрдә, танылган галимнәр
җитәкчелегендә тәҗрибәләр үткәреп, нәтиҗәләрен анализлап, Михаил үзе дә фән дөньясына
керә. Зур сәләте, тырышлыгы аша дөньякүләм танылган галимгә, Россиянең горурлыгы —
Михаил Ломоносовка әверелә. Ә Германиягә җибәрелмәгән булса?..
Димәк, һәр кеше үз язмышын булдыруда үзе төп рольне башкара. Аның сыйфаты тормыш
юлында кемнәр очраудан һәм аларның карашларыннан, ярдәм күрсәтә алырлык теләк-
гамәлләреннән тора. Ә инде илдәге сәясәт, вазгыять, рухи халәт, әлбәттә, шул ил кешеләре
язмышында үз тәэсирен дә калдыра. Моны күзаллау өчен дөньяның кайсы кыйтгаларында,
кайсы илләрендә яшәү рәвешенең, сәнәгатьнең, фәннең, мәдәниятнең, әхлакның ни хәлдә
булуына күз салу да җитә. Аерма — хәйран калырлык.
Әлеге язма Татарстан Фәннәр академиясенең икенче президенты, якташым, зур
ихтирамга лаеклы замандашым Әхмәт Мазһар улы Мазһаров турында булып, югарыда
китерелгән уй-фикерләремә нигезләнә. Әхмәт Мазһар улының шәхес буларак
формалашуында дәүләтен югалткан халыкның гасырлар дәвамында күргән авыр
кичерешләре, дәһшәтле егерменче гасыр фаҗигаләре, дингә һәм диндарларыбызга каршы
коммунистлар оештырган дәһрилек газаплары, үкенечләре, якты өметләре чагылыш
тапкандыр. Әйе, күңелдәге өмет иң авыр елларда да бәндәгә яшәү көче өсти, гомерен озайта.
Нәтиҗәдә буыннар чылбырының бербөтенлеге тәэмин ителә. Кайбылев-Мазһаровлар
нәселен дә шул яшәү көче саклагандыр.
Чыгышлары белән Пенза өлкәсе Белинский районы Качкару (Кутеевка) авылыннан
булган Кайбелевларның нәсел агачы түбәндәгечә: Сөләйман -Габделмәҗит (1786) + Гайшә
129
(1789-1856) -^Җамалетдин (1808) + Зөләйха (1818) — Мирхафиз (1851-1934) + Хәнифә —
Мазһар (1889-1961) + Рәкыйга (1908- 1995)—Әхмәт Мазһаров (1943) + Әлфия (1950).
Истәлекләргә караганда, Мирхафиз бабай — муллалар нәселенең дәвамчысы. Шулайдыр,
югыйсә рухи һәм матди яктан хәлсез гаиләдә үскән бала Казан артының данлыклы «Кышкар»
мәдрәсәсенә килеп, танылган мөгаллимнәрдә уку бәхетенә ирешә алмас иде. Гомумән, бу як
татарлары укымышлы һәм диндар булулары белән аерылып тора. Дөньякүләм танылган
Терегулов, Сөнәев, Нигъмәтуллин кебек галимнәрнең чыгышлары белән Пенза якларыннан
булуы юкка гына түгелдер.
Ул төбәк авылларын бүген дә ислам нуры ямьләндерә. Әнә Качкару авылында да соңгы
елларда зур, заманча зәвыклы итеп тагы ике — өченче һәм дүртенче мәхәллә мәчетләре
төзелгән. Мәктәпләрдә туган тел укытыла. Халык телен, динен, гореф- гадәтләрен, яшәү
рәвешен саклауга беренчел бурыч итеп карый, тырышып эшли, мул тормышта яши.
Киләчәкләре дә бәхетле булса иде.
Тырыш, максатчан Мирхафиз да Кышкар мәдрәсәсенең көчле шәкерте булып таныла һәм
бу мәгълүмат Вятка губернасындагы Малмыж өязенең Арбор волосте (бүгенге Татарстан
республикасы, Балтач районы) Сасна авылыннан чыккан Гомәр бай Якуповка барып ирешә.
Кодрәтле бай Сасна авылы мәхәллә чыгымнарының күп өлешен, әйтик, мәчет, мәдрәсә
салуны, имамнарга матди ярдәмне үзе күтәрә торган була. Гомумән, Октябрь революциясенә
кадәр халкыбызның мәгарифен, нәшриятын булдыру, аны үстерү фәкать имамнарның, заман
зыялыларының фидакарь тырышлыгына һәм татар байларының матди ярдәменә генә
нигезләнә. Казаннан ерак Кышкар, Түнтәр, Курса кебек авылларда көчле мәдрәсәләр оешу,
әлбәттә, уртак тырышлыкның куанычлы нәтиҗәләре. Шушы изге эшнең мөһимлеген бүгенге
татар байлары да төшенсә иде!
Сасна авылында да өч мәхәллә, өч мәдрәсә һәм биш мәчет (икесе биш вакыт намаз
мәчетләре) була, чөнки авыл биш чакрымга сузылган бер урам булып урнашкан. Сасна
байлары бу мәдрәсәләрдә көчле мөдирләр һәм мөгаллимнәр булдыруны үз игътибарларында
тоткан, лаеклы табылганнарын, шартлар тудырып, ераклардан китергән. Әйтик, Чистай
өязеннән Сәфәр Талкышыйны, Бөгелмә өязеннән Таҗетдин Иштирәкине шулай чакыралар
һәм алар бу якларда мәгарифне үстерүдә якты эз калдыра. Мирхафиз Кайбелевны да 1882 елда
Саснаның икенче мәхәлләсенә имам булып килергә күндерәләр. Икенче мәдрәсәгә мөдәррис
(мөдир) итеп билгелиләр, шәп йорт салып бирәләр һәм, теләсә, хаҗ кылуда ярдәм вәгъдә
итәләр. Ул дәвердә Россиядә капиталистик мөнәсәбәтләр зур үсеш ала һәм татар байлары да
үзләренең уңышлары белән таныла. Алар арасында беренче, икенче... гильдия сәүдәгәрләр
үсеп чыга. Балтач төбәгеннән Якупов, Хәкимов, Ишморатов кебек зур капиталга ия булган
күренекле байлар шундыйлардан. Тормыштагы бу уңай үзгәрешләр, үз чиратында,
мөселманның иң чыгымлы йоласын үтәү — хаҗга
бару мөмкинлекләрен дә арттыра. Бу мәсьәләдә шул ук төбәкнең Түнтәр авылы, чын
мәгънәсендә хаҗилар авылы, аерым игътибарга лаек.
Мирхафиз Кайбелев та сасналылар ышанычын аклый, мәхәллә халкы белән уртак телне
тиз таба. Тирән белемле булуы һәм үз Вазыйфаларына җаваплы каравы белән зур ихтирам
казана. Әлбәттә, Якуповлар да үз вәгъдәләрен истә тоталар һәм инде Сасна кешесе булып
танылган Мирхафиз хәзрәт 1913 елда хаҗ сәфәренә тәвәккәлли. Мөгаен, аның бу фикергә
килүенә Кышкар мәдрәсәсен үзе кебек үк уңышлы тәмамлаган, эшен дәвам итә алырлык
ышанычлы улы Мазһарның төп йортта, Саснада булуы да зур йогынты ясагандыр. Улына инде
24 яшь һәм ул мәчеттә, мәдрәсәдә, төп йортта аны алыштырырлык!
Мирхафиз хәзрәтнең сәфәре сигез айга сузыла... Шунысын да истә тоту зарур, ул елларда
хаҗ кылу дәвамлы гына түгел, куркыныч сынау да була. Әнә, киң танылу алган Габденнасыйр
Курсави хаҗ сәфәре вакытында 36 яшендә вафат була, Истамбулда җирләнә. Нәкъ шундый ук
фаҗигагә хаҗи, Гали ишанның кияве, кырык биш яшьлек Шәмсетдин Түнтәри дә юлыга. Ә
Мирхафиз Кайбелевка хаҗ сәфәре вакытында инде 62 яшь! Шөкер, ул исән-имин Саснага
әйләнеп кайта. Үзе һәм гаиләсе өчен генә түгел, барлык таныш-белешләре өчен дә гыйбрәтле
вә кызыклы вакыйга була бу. Чөнки дөнья сәясәтенең үтә катлаулы, шөбһәле заманы, ә
Мирхафиз хәзрәт күп илләр күреп, күп авырлыклар кичеп максатына - хаҗ кылуга ирешә.
Нинди тәвәккәллек!
Тик, ни кызганыч, хаҗ сәфәренең куанычларына язмыш үтә дә кыска гомер калдырган
була. Илдә тетрәндергеч вакыйгалар, һәр гаиләгә бәла-казалар китерәчәк, Россия
АЗАТ ЗЫЯТДИНОВ
130
империясенең үзен дә юкка чыгарачак фаҗигаләр чоры башлана: Беренче Бөтендөнья
сугышы, Россиянең ул сугышны оттыруы, илдә гражданнар сугышы башлану, армиянең
акларга-кызылларга бүленүе, үзара үтерешү, күпме корбан, ачлык, хәерчелек, халыкны «Яңа
икътисади сәясәт» белән алдау һәм «кулак» дип газаплаулар; иң аянычы — дәһриләрнең
динебезгә һәм диндарларыбызга каршы оештырылган көферлек кыланмышлары.
Кайбелевлар гаиләсенә дә тулысы белән эләгә бу газаплар. Мөгаен, иң авыры Мазһар
Кайбелев өлешенә төшкәндер. Беренчедән ул, бәбәй чакта ук бер җилкәсе имгәтелеп, инвалид
булып кала. Икенчедән, әти-әнисе бу зиһенле егетнең киләчәген имамлыкта, мөгаллимлектә
күрә. Уллары Мазһар әлеге өметләрне аклый: Кышкар мәдрәсәсен уңышлы тәмамлый һәм
укуын дәвам итү өчен аңа Каһирәдәге әл- Әзһәр (Мисыр) мәдрәсәсенә барырга тәкъдим
итәләр... Тик Рәсәйдәге тормышның фаҗигале юнәлеш алуы бу кызыктыргыч тәкъдимне
тормышка ашырырга мөмкинлек калдырмый. Илдә кулакларга, гомумән байларга,
буржуазиягә һәм дингә, дин әһелләренә каршы вәхшиләрчә һөҗүм башлана. Идарәче
даирәләрнең эш ысуллары акылга һәм гаделлеккә түгел, ә нәфрәткә һәм вәхшилеккә
нигезләнә. Большевикларның бу кыргый, дәһшәтле кыланышына Кайбылевлар гаиләсе дә
дучар була. Сиксәнен тутырып килүче Мирхафиз хәзрәтне бөтен гаиләсе белән өйләреннән
куып чыгаралар, бар мал-мөлкәтен талап алалар һәм гаилә фәкать күршеләр йортында гына
сыену таба.
«Бәла ялгыз йөрмәс», дигән гыйбарә бар. Аягында йөри алмаган Мирхафиз хәзрәт
урынына аның инвалид улы Мазһарны репрессия корбаны ясыйлар. Ә сиксән яшьлек авыру
хәзрәт, аның яңа гына Кайбелевларга беренче нәсел дәвамчысын — Мөхәммәтне — алып
кайткан Рәкыйга килене терәксез, йортсыз, малсыз ничек яшәргә тиеш? «Яңа тормыш»
коручыларны мондый сораулар бөтенләй кызыксындырмый. Аларның максаты — «искене»
җимерү.
Гаиләләре өчен иң авыр шушы чорда Кайбелевлар яшь буынның фамилиясен Мазһаровка
алыштыралар. Мөгаен, бу адым да күрәчәк михнәтләрне чикләү теләгеннән чыгып
эшләнгәндер. Бу котылгысыз сәяси афәткә күпчелек имамнар дучар ителә. Сирәк-мирәк кенә
Урта Азия яисә Себер якларына качып китә алганнары да ни кичергәннәрен үзләре генә
белгәндер. Инде Сасна, Шода мәктәпләрендә эшләп, сәләтле укытучы булып танылган Мазһар
мөгаллимгә дә, гәрчә ул заманда укытучыларга гаять зур кытлык булса да, фәкать Вологда
лагерьлары гына лаеклы дип табыла.
Совет лагерьлары... «Үзгәртеп кору» елларыннан башлап андагы җәлладларының
тоткыннарга карата коточкыч кыланмышлары турында байтак мәгълүматлар дөнья күрде.
«Соловки» лагеренда алты ел утырып, гарип калып, бертуган энесен шунда җирләсә дә, үзе
исән кала алган бөек рәссамыбыз, сынчыбыз Бакый ага Урманче фикерләре бик гыйбрәтле. Ул
үзе, бертуган энесе — алфавитыбызны алыштыруга каршы язылган һәм 82 кеше кул куеп
Сталинга җибәрелгән хатның авторлары
— «Соловки» лагерьларына «милләтче» мөһере алган «җинаятьчеләр» буларак эләгәләр.
Шулардан берничә кеше генә исән кала. Совет власте хөкемдарларының миһербансызлыгы
турында сүз чыкканда: «Аягымны бераз кыскартсалар да, «Соловки»да, соңыннан җәнлек
фермасында төлкеләр үстереп, «минус 39» дигән статьяга эләгеп, миңа исән калу насыйп
булды. Ә менә Буа районы Күл-Черкен авылында яшәгән имам, мәдрәсә мөдире әтием Идрис
хәзрәтне бөтен гаиләсе белән йортыннан куып чыгаралар, барлык мал-мөлкәтен талап
алалар... һәм әниебезнең юлда вафат булуы, әтиебезнең Казанда, ят кешеләр ишек алдында
җан тәслим кылуы, әлбәттә, иң аянычы», — дигән иде. Шундый ук вәхшилекне Сасна
авылында Кайбелевлар гаиләсенә карата да Мәскәүдән килеп кылмаганнар бит.
Җәлладлар булган кебек, һәр урында миһербанлы кешеләр дә табыладыр, күрәсең.
Һәркем сынау алдында каладыр һәм гамәленә карап йә гөнаһка, йә савапка лаек буладыр.
Бакый Урманчены да бер рәхимле бәндәсе төлке фермасына эшкә куя һәм гомерен саклый,
сәнгатебез өчен игелекле гамәл кыла. Нәкъ шундый ук икенче бер игелекле кеше Вологда
лагеренда Мазһар хәзрәтне урман кисү отрядына язудан, димәк, үлемнән саклап кала,
сәламәтлеге начар булуны сәбәп итеп, хәтта лагерьдан иреккә чыгарып җибәрә. Ә шундый
гадел кеше очрамаган булса?
Мирхафиз хаҗи 1934 елда вафат булып, 83 яшендә бу фани дөнья газапларыннан котыла.
Ә менә исәннәр өчен ул сынаулар дәвам итә. Йортсыз да, мал-мөлкәтсез дә, эшсез дә калган
Мазһарны «налогын түләмәгән өчен» кабат төрмәгә утырталар. Моны да әллә кайдан килгән
БУЫННАР ЯЗМЫШЫ
131
ятлар түгел, ә җирле, «яңа тормыш» коручы түрәләр башкара. Түзә Мазһар Кайбелев,
бусыннан да исән-имин котыла. Бу чор тормышының авыр чынбарлыгы Мөхәммәт ага
Мазһаровның бай эчтәлекле, «Укытучы уйланулары» исеме белән нәшер ителгән китабының
аерым бүлекләрендә бик үтемле тасвирланган. Болар — Сасна авылындагы хәлләр, әмма
илебезнең бик күп авылларына хас үткән тормышның ачы чынбарлыгы.
Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә, кешене киләчәккә булган матур уйлары
яшәтә. Инде лагерь, төрмә газапларын узып, гаилә бергә җыелгач, Мазһар хәзрәт белән
Рәкыйга абыстай да 1937 елда кыз бала — Сәлманы, 1943 елда ир бала
— Әхмәтне алып кайталар. Шулай итеп, Кайбелевлар гаиләсендә төп куанычлары, өметләре
булып өч бала — Мазһаровлар үсеп килә.
Язып узылган буыннар язмышында Әхмәт Мазһаров, мөгаен, иң бәхетлеседер. Чөнки ул
сугыш чорында туса да, аның төп газапларын күрмичә, әти-әни мәхәббәтен тоеп, төпчек бала
булып, абыйсы, апасы ышыгында үсә. Шуңа күрәдер, аның күңелендә ниндидер үпкә, рәнҗү
кебек тойгылар бөтенләй сизелми. Күрәсең, төпле тәрбия һәм мәдрәсә белеме алган,
тормышның авыр сынауларын узган ата төпчек баласына бөтен күңел җылысын, изге
теләкләрен ирештерә алган. Ул ана назында, туганлык җылысы тоеп, тату гаиләдә үскәндә
генә шулай була. Абыйсы үз энесенә булган матур хисләрен, аның белән горурлануын
югарыда аталган китапта ачык чагылдыра, Әхмәтнең яшьтән үк мөстәкыйль, максатчан һәм
тырыш булуын ассызыклый. Укытучы дөрес фаразлый: нәкъ шушы сыйфатлар Әхмәт
Мазһаровны бүген дә күпләрдән аерып тора. Үземнән өстисем килә: Әхмәт — рухи сәламәт
кеше, югары әхлак тәрбиясе аның яшәү рәвешенә әйләнгән. Андагы бу асыл сыйфатны замана
сынаулары да, дәрәҗә таләпләре дә үзгәртә алмый: ул элеккечә саф күңелле, ярдәмчел һәм
игътибарлы, чын кеше булып кала. Әхлак кыйммәтләре бизмәнсез калган заманда — үзе бер
уникаль күренеш. Күрәсең, аңа илаһи генетик мирасның да затлысы насыйп булгандыр.
Әхмәт Мазһаровның үзен тотышында ук зыялыларга гына хас сабырлык, уйлап кына
гамәл кылу кебек асыл сыйфатлар бар. Ул ашыгыр, әмма кабаланмас, юк-бар сораулар белән
үзен дә, башкаларны да бимазаламас, ә эшендәге яки тормыштагы катлаулы мәсьәләләрнең
уңай чишелешен эзләр. Төз гәүдә, акыл, җитди караш һәм йөрешендәге тәвәккәллек аның
өлгергән шәхес, эшлекле кеше булуын ассызыклыйлар.
Балачак дөньясы, балачак мавыгулары... Аларда никадәр илаһилык, сөю хисләре, яки
күпме нәфрәт, әрнү, үч. Беренчеләре — зурая төшкәч, кеше күңеленә матурлык, ә икенчеләре
— ачулы тойгылар, тискәре омтылышлар булып күчә. Әхмәттә беренчеләре ү сеш алган.
Кечкенә чагында Муса бабай ясап биргән чаңгыда Сасна болыннарын гизеп, туган авылы
тауларында җилдертергә өйрәнеп, ул мәктәп, район ярышларында җиңү яулый башлый.
Студент булгач, институт җыелма командасында да бу уңышларын дәвам итә. Шул вакытт ан
бирле чаңгыда шуу Мазһаровның, аннары гаиләсенең дә иң яраткан ял итү шөгыле булып
кала.
Студент егет Әхмәтнең Казанда, Кабан күлендә яратып өлгергән байдарканы
авылдашларына күрсәтәсе килү теләге дә — авыл баласы өчен табигый хәл. Нәммәбезнең
барлык шатлыкларыбызны да авылдашларыбыз белән уртаклашасы килә. Әхмәт тә мең
мәшәкатьләр белән Саснага байдарка алып кайта һәм аның белән Шушма елгасы киңлекләрен
иңли. Спортның бу ике төре әле дә Ә.Мазһаров өчен яшьлек истәлеге, җан азыгы, сәламәтлек
чыганагы булып кала.
Әхмәт өчен балачак хатирәләре, әлбәттә, ямьле Шушма тугайлары, аның күңелгә якын
әрәмәле ярлары, су буйларында балык тоту белән бәйләнгән. Сугыш артының ачлы-туклы
елларында балык тоту — ризык юнәтүнең бер чарасы була. Юк, һич кенә дә су буенда
хозурланып йөрү түгел! Аның шулай икәнлеген без балык алып кайтканда, өлкәннәрнең
куанычлы йөзләреннән үк сизә идек. Бүген инде бу шөгыль ял итү формасына әверелде. Әхмәт
тә, илнең кайсы өлкәсен, дөньяның кайсы илләрен гизмәсен, хезмәттәшләре арасында су
буенда ял итәргә, балык шулпасы белән сыйланырга ярата. Хыялында гына булса да, Шушма
буйларына кайтып килә булыр.
Шушы урында бүгенге көндә халкыбыз алдында торган иң җитди ике проблемага
тукталып, аларга Әхмәт Мазһаровның мөнәсәбәтен белдереп узмасак, бу язма тулы ук булмас
иде. Аның беренчесе — туган телебезнең бүгенгесе һәм киләчәге. Дөресен әйтергә кирәк:
аның хәле бик мөшкел, бу бигрәк тә соңгы елларда күңелгә бәрелә башлады. Беләбез: куллану
даирәләре гел кими бара, хәтта дәүләт статусы бирү дә уңай нәтиҗәгә китермәде.... Шулай
булгач, татар теленең язмышы бик аяныч булырга мөмкин. Хакыйкать шул: тел югалса —
АЗАТ ЗЫЯТДИНОВ
132
халык юк, халык югалса — дәүләт юк!
Әхмәт Мазһар углының туган теле — татар теле, гаилә теле дә — татар теле. Гаиләләрендә
һәрберсе өч-дүрт телне камил белсәләр дә, туган телебезгә, әдәбиятыбыз-мәдәниятебезгә,
тарихка олы ихтирам саклана. Әхмәт Мазһаровның татарча чыгышлары да әдәби телебездә
сокланырлык матур яңгырый.
Икенчесе — динебезнең бүгенге хәле һәм киләчәге. Ул авыр һәм катлаулы тоела.
Күпләребез, мәчетләр төзелгәч, дин кайтыр, аның белән иман һәм әхлак ныгыр дип уйлаган
идек. Ялгышканбыз. Шөкер, инде мәчетләребез байтак, әмма куанычы аз. Коммунистлар
үткәргән «чистарту» сәясәтенең иң аяныч нәтиҗәләре мәчетләр җимерүдә түгел, ә
руханиларны юк итүдә булган икән. Иң үкенечле мирас - шушысы. Без бүген, мөфтигә димим,
гади имамнарга да нинди таләпләр куелырга тиешлеген һәм аларны кайда, ничек
тәрбияләргә, укытырга, хәтта хезмәтләренә күпме түләргә икәнен дә белмибез. Шуңа динебез
тирәсендә очраклы кешеләр күбәйде. Нәтиҗәдә күңелсез вакыйгалар артканнан арта. Ни
кызганыч...
Мирхафиз хәзрәтнең оныгы, Мазһар хәзрәтнең улы Әхмәт - академик, үзенең уйлап
табулары, аларны гамәлгә кертү буенча дөньякүләм танылган галим — намаз укый, дин
кануннарын ихтирам итеп яши! Бу нәсел халкыбызда иман саклауга хезмәт итүе өчен олы
фаҗигаләр кичерүгә карамастан, бүген дә динле, укымышлы, тәрбияле.
Әхмәт балачагының иң матур истәлекләре итеп әтисе белән бергә вакытларын, бигрәк тә
аның дусларына кунакка барган мизгелләрне, юлдагы «табигать дәресләрен» сагына.
Нормабаш авылыннан данлыклы умартачы Вәлиулла картның ярдәмчел һәм кешелекле
булуын сөйли, әтисе васыятен искә ала. Ул, «үзем белән бергә каберем янына күмәрсез» дип,
ике ящик гарәп әлифбасында язылган китаплар әзерләп куйган була. Күрәсең, бу адым
каһәрләнгән гомере өчен рәнҗегән имам күңеленең явыз Сталин режимына, халкыбызның
рухи дөньясына ясалган гаять зур җинаятенә протест йөзеннән эшләнгәндер. Чөнки ул
елларда бу җинаятькә каршы килгән зыялыларыбыз юк ителгән, китаплар да, кирәксезгә
әйләнеп, теләсә кайда ята торган була.
Әхмәт институтка әтисе тәкъдиме белән бара һәм укуы да нефтехимия буенча түгел.
Нефтехимиягә аны язмыш китерә. Шул ук язмыш Д.И.Менделеев исемендәге Мәскәү химия-
технология институтының кафедра мөдире, профессор Н.Н.Лебедев белән очраштыра һәм ул
аспирантын нефтехимия фәненә алып керә. Галим укучысының — инде фәннәр кандидаты
Әхмәт Мазһаровның углеводородларны күкерттән чистарту юнәлешен сайлавын хуплый, һәм
яшь галим Казанга, фәнни институтка (ВНИИУС) лаборатория мөдире сыйфатында кайта. Эш
башлар өчен профессор Н.Н.Лебедев аңа яңа катализатор да биреп җибәрә. Бу хезмәттәшлек
гомерлек булып чыга. Рәхмәтле укучысы, инде Николай Николаевич күптән вафат булса да,
остазының истәлеген кадерләп саклый. Бүген дә Әхмәт Мазһаровның институттагы
кабинетын Лебедев портреты бизи.
1974 елда институтка директор итеп тәҗрибәле практик, Түбән Кама «Нефтехим»
заводында директор булып эшләгән В.Венюков җибәрелә һәм ул, ВНИИУС эшчәнлеге белән
танышкач, углеводородларны күкерттән чистарту тематикасының үтә перспективалы
булуына төшенә, үзенең фән буенча урынбасары итеп Ә.Мазһаровны билгели. Институт
эшчәнлеге күпкә көчәя. Соңрак Ә.М.Мазһаров директор итеп сайлана.
Институтның моннан соңгы фәнни уңышлары, гамәли казанышлары, бигрәк тә халыкара
аренага чыгып киң танылу алуы, шиксез, аның директоры Мазһаров Әхмәт Мазһар улы
эшчәнлеге белән бәйле. Ул чын мәгънәсендә фән өлкәсендә нәтиҗәле эшләүнең матур бер
үрнәген күрсәтеп яши.
Углеводородларны халык хуҗалыгында куллану мөмкинлеге ХХ гасырның икенче
яртысыннан башлап дөньяда елдан ел арта бара. Инде нефтехимия дә барлык сәнәгать
төрләре арасында әйдәп баручы тармакка әверелә. Бу хәл, үз чиратында, углеводородларның
чисталыгына таләпләрне бик югары күтәрә. Чөнки полимерлаштыру процессларында
файдаланыла торган углеводородлар бөтенләй күкертсез булырга тиеш. Ягулык
материалларының чисталыгына (бензин, дизель ягулыгы) куелган таләпләр дә елдан-ел
катгыйлана: анда да сыйфатны билгеләгәндә ppm-нар белән эш итәләр. Шуның өчен
углеводородларны күкерттән чистарту фән һәм җитештерү тармагы (производство) алдында
торган иң көнүзәк мәсьәләгә әйләнә. Ә. Мазһаров җитәкчелегендә эшләүче Углеводород
чималы фәнни-тикшеренү институтының (ВНИИУС) галимнәре, фәннең чын мәгънәсендә
алгарышка хезмәт итүен раслап, бик күп нефть эшкәртү, нефтехимия заводларының уңышлы
БУЫННАР ЯЗМЫШЫ
133
эшләвен тәэмин итәләр.
Институтның бердәм һәм интеллектуаль көчле коллективы хезмәте белән Россиядә һәм
чит илләрдә барысы илледән артык күкерттән чистарту җайланмасы гамәлгә куелган.
Россиядән тыш Казакъстанда — 6, Иранда — 5, Болгариядә — 2, Литвада — 1, Беларусьта — 2,
Сириядә — 1 завод эшли. Болар белән янәшә, нефтьне җыю, эшкәртү, газлардан арындыру
җайланмалары өчен тагын ун технология тәкъдим ителгән һәм эшләтеп җибәрелгән.
Мазһаров җитәкләгән коллективның танылган «Шеврон» фирмасы белән Тингез
чыганагында, Иран нефть чыгару компанияләрендә уңышлы эшләве Татарстаныбыз абруен
ныгытуга һәм үстерүгә хезмәт итә.
Фәнни эшчәнлекнең иң җитди күрсәткече булып уйлап табулар — патентлар, аларны
«эшләтеп җибәрү» — җитештерү әйләнешенә кертү һәм басылып чыккан хезмәтләр санала.
«Эшләтеп җибәрү»нең масштаблары хакында югарыда әйтеп үтелде. Чыннан да, бу өлкәдә
максатчан, үрнәк итеп куярлык киң колачлы эш җәелдерелгән. Әхмәт Мазһар улы — 134
авторлык таныклыгы һәм патентларның авторы, соңгыларының бишесе АКШта һәм берсе
Алманиядә теркәлгән. Шулай ук Ә.Мазһаров — төрле фәнни җыентыкларда, журналларда,
конференцияләр материаллары буларак басылып чыккан 207 мәкалә авторы. Аның фәнни-
гамәли конференцияләрдәге чыгышлары теманы әйбәт белүе, куелган мәсьәләнең чишелү
ысулларын ачык күрсәтүе, тәкъдимнәренең төгәл булулары белән башкалардан аерылып
тора һәм тыңлаучыларда, белгечләрдә һәрвакыт зур кызыксыну уята.
Ә «үзгәртеп кору» башланмаган булса?.. Дәүләт бәйсезлеге турында декларация кабул итү
Татарстан республикасына үз Фәннәр академиясен булдыру мөмкинлеге бирде. Бу тарихи
эшне әдәбият галиме, зур оештыру сәләтенә ия, абруйлы җитәкчебез Мансур Хәсәнов
җитәкчелегендә, фәнни эшчәнлекләре Казаныбыз һәм республикабыз белән бәйләнгән олуг
галимнәрдән торган, югары дәрәҗәле комиссия бик күркәм башкарып та чыкты. 1992 елны
Әхмәт Мазһаров исә академик итеп сайланды.
Беренче президент буларак Мансур ага Хәсәновның оештыру эшчәнлеге зур ихтирамга
лаек. Фәнни җәмәгатьчелек тә, хөкүмәтебез дә моны әйбәт белә һәм югары бәяли. Әмма, ни
хәл итәсең, еллар тормышка үз төзәтмәләрен кертә. Академик Мансур Хәсәнов та пенсиягә
чыкты, яңа президент сайлау ихтыяҗы туды. Әлбәттә, республиканың, төп үсеш
юнәлешләреннән чыгып, академия президентына куелган таләпләр дә үзгәрде. Ул фәнни
эшчәнлеге производство үсеше, икътисад, рухи дөньябызның киләчәге белән бәйләнгән,
республикада, Россиядә һәм чит илләрдә дә танылу алган, фәнни җәмәгатьчелектә абруй
казанган, оештыру сәләтенә ия галим булырга тиеш. Бу югары таләпләргә академик
Мазһаровның күрсәткечләре тәңгәл килүе ачыкланып, аның кандидатурасы президентлыкка
тәкъдим ителә. Һәм ул бертавыштан сайлана да. Әхмәт Мазһар улы Мазһаров — Татарстан
Фәннәр академиясенең икенче президенты.
Ә дәүләт бәйсезлеге турында декларация кабул ителмәгән булса?... Сасна егете Әхмәт
Мазһар улының фәндә, сәнәгатьтә зур уңышларга ирешеп, җәмгыятьтә күркәм танылу
алуына иң күп куанучылар, мөгаен, якташлары булгандыр. Балтачның үзендә академик
Мазһаров урамы барлыкка килде, туган авылы Саснада да төп урам Әхмәт Мазһаров исемен
йөртә. Бу мисаллар аңа туган ягында ихтирамлы караш булуын күрсәтә. Ә ул бер яклы гына
булмый, Әхмәт үзе дә туган авылы, укыган мәктәпләре белән даими элемтәдә тора. 2000 елдан
бирле Сасна мәктәбе укучылары арасында конкурс үткәрелеп, Әхмәт Мазһаров исеменнән өч
премия бирелә. Берсе физика- математика буенча, икенчесе химия-биология
предметларыннан иң сәләтле укучыга, ә өченчесе — иң көчле чаңгычыга. Балтачта исә ел саен
«Академик Мазһаров укулары» исеме белән өлкән класс балалары өчен республика
конференциясе үткәрелә. Укучылар өчен 8 юнәлештә: математика, химия, физика-
астрономия, география-экономика, биология, техник иҗат, мәгълүмати технологияләр, туган
як тарихы буенча — өчәр диплом каралган һәм үз төрендә беренче урынны алганнарга
Мазһаровтан истәлек бүләге тапшырыла. Шулай ук Әхмәт туган авылында мәчет салуга да
нык ярдәм иткән. Рәхмәтле Сасна халкы мәчетне Әхмәтнең әтисе исеме белән «Мазһар мулла
мәчете» дип атаган.
Әхмәт Мазһар улы Мазһаров эшчәнлегенең иң көчле чорын кичерә. Ул эше, гаиләсе,
замандашларының җылы мөнәсәбәте белән бәхетле. Аңа киләчәккә дә зур уңышлар, бәхетле
гаилә тормышы телик, Әлфия ханым белән балаларының бәхетле тормышын күреп, куанып
яшәсеннәр. Киләсе буыннарның язмышы матур язылса иде!