Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕРБӨТЕНЛЕК ХАКНЫҢ ТАЛӘБЕНДӘ

Соң булмаса...
...Җаныңның ваклыгын
Сылтама заманга...
Р.Фәйзуллин

1
Заман яраклаша белгән бәндәсенә хәерхаһлы.

Йонлы куллы елгырлары калмас ярык тагараклы...
Заман кемнең кулындадыр, үзгәрде дә куйды барсы...
Тамгасы — куш бөркет башы, кайсы бүре, кайсы аю,

Бар арслан, юлбарысы...
Елгырлар бүлде җир өстен, бүленеп бетте җир асты...
...Заманнан артта калганга Йөз мавродий сузды кулын...
Саламга ябышып күпләр югалтты соңгы сыныгын...
Базар — сатудан, алудан гайре һич ни дисәләр дә,

Асылында берсен-берсе басып, таптап иңсәләрдә
Мал талыйлар, мал бүләләр, көчлерәге ала мулын.
Мал! — дип чәйнәшеп үләләр — кыргый базарның канунын

Үзгәртә алмаган кем дә йөз гасырлар агышында,

Җаннары беткән вакланып, алдау, талау табышында.
2
Дөнья малы мәңге бетмәс, күчәр кулдан-кулга гына...

Күчемсез милек кулае канун итеп кулланырга.
Һәр төбәкнең үз абрамы... семиннары, ваминнары

Халык милкен көрәп алды — Яклый, хаклый кануннары.
Күчемсезлеккә күчереп бетерделәр дәүләт малын.

Патша, вәзир, морза, бәкләр өр-яңадан калыкканын

Күреп гавам калды өнсез, талау барды берөзлексез.

Кайчан, кайда, кемнең булган бу кадәр милке күчемсез?
3
Халык вәкилләрен «сайлап», «Люпин» ясадылар хакта...

Канунчылар - халык милке тамырына чапты балта:

Кануннарын күчемсезлек мөлкәтенә яраштырып,

Үзләренә акмаса да, тамачагын караштырып...
Милләт байрагы астына өндәделәр тупланырга.
Мал, мөлкәтсез әләм-чүпрәк нигә ярый кулланырга!
Нигезләмә, кулланмалар күчемсез милек сагында...

Байрак, гим(ы)н — гавам өчен, милке — байлар маясында...
4
Күчемсез мал иясенең тәхете дә күчемсездер...

«Дәүләт - халык өчен!» дию — берни түгел — төче сүздер...
...Тарих кабатлана диләр, Әйләнеп басар куласа...
Дәүләт — сыер, гавам-сарык Аттан яман бер дуласа...
Замананы хурлап кына Хөрлек үзе килмәс ләса...

Тагын унҗиденче елны Көтеп карыйк... соң... булмаса?!.
***
Дусларың бизмәсен, дисәң, хәсрәткә тарма икән.

Урталыкның арбасыннан егылып калма икән...
Туганың бизмәсен, дисәң, әҗерең алма икән...
Искене ямап кисәң дә, әҗәткә калма икән...
Дошманың бизмәсен, дисәң, көн-төн чап, арма икән.
Арып аусаң, таптап узу әхлакый норма икән...
Дустан — дошман, туганнан дус бизендерер бер ара...
Дус-дошман бизәр, туганың барыбер янда кала...
***
Бер күк астында яшәп тә, күп төрле язмышлары.
Кемдер килә, кемнәрнеңдер үтеп үк барышлары...
Язмышлар күктә языла — Бер Хакның ихтыяры...

Язылганына разыйлар Бәхетен тизрәк табыр.
Килү-китү арасында бертуктаусыз юл икән.

Гомер итү чарасызлык, урап үтү юк икән...
Үтелгән юл — күк күзендә бер ачып йомган ара.
Сүтелгән йомгак шикелле эзе сузылып бара...
Яңа буыннар үтә...
Һәр мизгеле хәтер булып Язылып бара күктә...


***
(Х. Ә. Фәйсалга ияреп)
Табигый сайланыш — катгый канун,

Ташлама юк, юк бер искәрмә.
Тарихында килеп киткәннәр күп,

Тарихта урын юк хисләргә...
Килү-китүләрнең сәбәбендә

Гыйбрәтләнеп сабак алырлык.

Бербөтенлек Хакның таләбендә

Һәлакәттән саклап калырлык...
Һәлакәтен чигендерә алган бөгелсә дә, сынмас, тураер.

Бүленсә дә — кабат якынаер,

Туганнарын җыеп зураер...
Рухи берлек аркадашлык итәр

Иңнәренә куеп иңнәрен.
Бердәм өммәт даны ерак китәр,

Сындырып җаһиллек җилләрен.
Тарихында килеп киткәннәр күп.

Гыйбрәтләнеп тагын ни әйтим?

Өммәтеннән көч-кодрәт алыр да,

Тураеп ук басар милләтем.


***
Борынгыдан килгән Идел-Йортта

Варислары булып чәчәннәрнең.

Бер Хак, шөкер, үзе тәкъдир итте

Монда туып, монда яшәүләрне...
Ана сөте белән Җанга иңгән

Илсү, җирсү хисе төкәнмәслек.

Гасырларның аръягыннан килгән

Илне өстен кую — төгәл мәсләк.
Иле булса гына кавем халык

Исеменә лаек сан алачак.
Мәңгелеккә барыр юлын табып,

Милләт булып җирдә саналачак.
Иле булса гына кара төннең
Күләгәсе аңар төшмәячәк,

Җаһиллекнең зәһәр җиле кубып,

Салкыннары җанын өтмәячәк.
Халкын илле итәр Ир лачыны,

Илен имин итәр Шаһ ирләре.
Рухи күге капусы ачылыр,

Сынлы, санлы булса шагыйрьләре...


***
Сорау арты сорау туып торыр,

Җавабы да бәлки табылмас.
Дәүләте булмаса, милләт корыр

Котылгысыз килер инкыйраз...
Дәүләте булмаса ябырылып

Ана телен таптап изәрләр...

Тәһарәтсез кавем ятагында

Иң ахырдан диннән бизәрләр...
Шул язмышка тарган күпме ыру

Безне дә бит шуңа өндиләр.
Бердәй бүленмәс ил бер буладыр...
Үз хәлеңә көн дә күн диләр...
***
Козгын кунды өйнең түбәсенә,

Хәбәре — хәтәрдер, сизенәм...
Утырды да бер тын, тын чыгармый

Кубарылып очты тиз генә...
Ни дип юрарга да шүрләп торам,

Ни юрасаң, беләм киләсен...
«Үз башыңа төшсен!» — дия күрмә,
Атканың үзеңә тимәсен...
Козгын хәбәрендә кисәтү бар,

Сынаганнар элек-электән...
Күрәчәген күрми,гүргә керми —

Бәндә тәкъдиренә береккән...
Үр менгәндә кемне гүре көтә,

Кем туенда кемнең матәме?

Мәңгелеккә килми бер кеме дә

Кемдер шуны, йә, үзгәртәме?
Утырды да бер тын, тын чыгармый,

Күтәрелде кинәт болытка.
Фанилыктан качып китеп булмый...
Килгәч, китү барын онытма.
Тын чыгармый очып китүен дә
Юрыйк әле, әйдә, уң кылсын...

«Үз башыңа төшсен», — дия күрмә,

Кош хәбәре — илаһи тылсым...


Көздә бер мәл...
Колмак асылынган алмагачка, салмак кына җилдә атына...
Каңгылдашып соңгы казлар оча җитеп ак болытлар катына...
Кәгазь көле кебек караланган әрекмән беренче кыраудан...
Сүрән кояшының тансык нуры көз пәрәвезенә уралган...
Бөтенесе көтеп тора кебек, кемдер ни дә булса кыласын...

Шунда кинәт көчәеп нәзек җил сызгыртты бакчамның курасын...


Миндә көзләр салмаклыгы
Карар итәрлек чигенү котылгысыз идеме?

Хәбәрсезлек хәбәреңнең угы җанга тидеме?..
...Ташыганда ишелә яр, йә качып китә инеш...
Миндә көзнең салмаклыгы китмәскә килгән килеш...
Миндә көзнең салмаклыгы, Синдә язның ташкыны...
Вакыт битараф хисләргә, барысына баш кылыр...
Эзләп кайтыр инеш ярын, Тал-курпы сарган булыр...

Дулкыны кагып тормагач, шавы да ялган булыр...
Урап узган яңгырның ни
Сихәте бар гөлләргә?..
Чигенүең чарасызлык булып басар көннәрдә.
Хәтереңнең чормасыннан ургып торыр сагыш... моң...

Миндә көзләр салмаклыгы...
Син дә тынып калырсың...