Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

Зур Кукмара
Зур Кукмара авылы Кукмара районында, район үзәге Кукмара эшчеләр бистәсеннән 3
чакрымда, Вятка Аланыннан 14 чакрым ераклыкта урнашкан.
Зур Кукмара авылы тарихи белешмәләрдә еш кулланыла.
А.Артемьев нәширлегендә бастырып чыгарылган белешмәдә (ул 1859 ел мәгълүматларын
эченә ала) күрсәтелгәнчә, Норма суы ярына урнашкан Зур Кукмара авылының 99
хуҗалыгында 370 ир-ат һәм 411 хатын-кыз яшәгән, 1898 елда басылып чыккан белешмә
мәгълүматларына караганда, Зур Кукмара авылында татарлар көн күргән.
Авыл матур һәм уңайлы җиргә утырган. Авыл каршында тау. Тау астыннан авылны
буеннан-буена иңләп Норма суы ага. Норма елгасына чишмәләрдән җыелган Инеш кушыла.
Аны Быргы чишмәсе дип йөртәләр. Быргы чишмәсенең тарихы кызыклы гына. Революциягә
кадәр солдат хезмәте 25 елга сузылган. Егетләр 20 яшьтә китеп 45 яшьтә көрәктәй сакал белән
кайтканнар. Солдатларны шушы чишмә янына ялга кайтара торган булганнар. Аларны халык
зурлап, өй саен кунакка йөрткән. Кайткан солдатлар шул кечкенә чишмәләрдән җыелып
аккан Инеш буенда, ямь-яшел чирәмлектә быргылар кычкыртып ял итеп ятканнар. Шуннан
соң халык ул инешне Быргы инеше дип атый башлаган. Авыл уртасыннан тагын бер инеш ага,
ул да чишмәләрдән җыйналган. Аның башланган урынын Солдат болыны дип атыйлар. 25 ел
хезмәт иткән солдатларның гаиләләренә шушы болынны бүлеп бирә торган булганнар һәм
шуннан аларга печән чабарга рөхсәт биргәннәр.
Зур Кукмарадан якын гына район үзәге — Кукмара эшчеләр бистәсе утырган. Хәзер яңа
өйләр күп салына, аларны үзара кушылып ук беткән дияргә мөмкин. Зур Кукмара авылы
яныннан Норма суы агып үтә. Район үзәге шулай ук тау итәгенә урнашкан. Тау башлары нарат,
чыршы агачлары белән капланган. Әле 20-25 еллар элек кенә берни үсмәгән таулар мәктәп
укучылары, итек фабрикасы һәм тегү фабрикасы эшчеләре тырышлыгы белән урман үсә
торган тауга әйләндерелгән. Җәен ул урманлыкта сандугачлар сайрый, гөмбәләр үсә.
Зур Кукмара элек бистәдән зуррак та булган, шуңа аны Зур Кукмара дип йөртк әннәр. Ул
хәзер дә үсүен дәвам итә. Бер яктан ул Кукмара бистәсенә барып тоташа, икенче яктан күрше
Рудник авылына кадәр киңәйгән. Элек авылның ике ягында бәрәңге, чөгендер басулары
булган, хәзерге вакытта бу басу җирләрендә яңа хуҗалыклар барлыкка килгән, чөнки соңгы
вакытларда авылга күчеп килүчеләр саны арта бара.
Авылдагы чишмәләр чистартылып, каралып тора. Авыл уртасында яңа мәчет балкып
утыра. Мәчеткә йөрүчеләр күп, бар да тырышып укый.
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
Зур Солабаш һәм Кече
Солабаш авыллары
Зур Солабаш авылы Биектау районында, район үзәге Биектау тимер юл станциясеннән 31
чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Дөбъяздан — 6, Казаннан — 45, Кече Солабаш авылы
район үзәгеннән — 28, Дөбъяздан — З, Казаннан 42 чакрым ераклыкта урнашкан.
Сола суы ярына утырган Солабаш авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. Е.И.Чернышев
хезмәтендә Солабаш атамасы теркәлгән. Казан өязе теркәү кенәгәләрендә (1602-03 еллар)
Солабаш атамасы телгә алына. Зур Солабаш авылы зиратында XVI гасырның беренче
яртысына мөнәсәбәтле өч кабер ташы табылган.
XVIII гасыр мәгълүматларын эченә алган Д.А.Корсаков җыентыгында «Олы Алат, шулай ук
Салабаш, Шулабаш, Сулы суы башланган урындагы авыл» дип күрсәтә. Монда 96 ясаклы татар,
Кече Солабашта 60 ясаклы, 6 йомышлы татар яшәгән. Авылларны исәпкә алган исемлекләрдә
ФИРДӘВЕС ГАРИПОВА
162
Зур Солабаш Олы Алат дип тә атап йөртелә.
Кече Солабаш кешесе Габдрахман абый безгә түбәндәгеләрне сөйләгән иде. Элек Зур
Солабаш авылы Ашыт үзәнендәге Алат авылы янында булган, Рус Алатына килеп урнашкан
руслар аларны күченеп китәргә мәҗбүр иткәннәр. Менә ни өчен ул тагын Алат исеме белән
аталган. Димәк, авыл халкы тарихи яктан, руслар килеп утырганчы оешкан Алат ханлыгы,
Алат авыллары халкы белән бәйләнешле булган, тикмәгә генә ул Олы Алат дип аталмаган.
А.Артемьев хезмәтендә (XVIII гасыр) Солабаш авыллары болай сурәтләнә: Олы Алат
(Солабаш) авылында 42 хуҗалык булып, анда 195 ир-ат һәм 220 хатын-кыз яшәгән, авылда
бер мәчет булган.
Кече Солабаш, Айтуган пүчинкәсе, Шыгай чишмәсе авылындагы 11 хуҗалыкта 48 ир-ат
һәм 46 хатын-кыз көн иткән.
Билгеле булганча, Казан ханлыгы егылганнан соң, буйсындырылган халыкны көчләп
чукындыру сәясәте башлана. Бу сәясәттән Зур Солабаш авылы халкы да зур зыян күрә. 1866
елның 6 июнендә Зур Солабаш авылында Акулина Павлова вафат була. Аның ире Максим
Федоров (татарчасы Ишимяр Ишимов) хатынын күршедәге рус авылы — Алат зиратына
күмдермәс өчен аны үз ишек алдына вакытлыча җирли. Килгән тикшерүчеләр мәетне алып
китәргә теләгәч, авыл хатын-кызлары кабер өстенә куелган такталарга ята. Кире исламга
кайту өчен көрәш көчле була. Төрмәгә утыртулар, чыбык белән суктырулар, сөргенгә сөрүләр
гадәти хәлгә әйләнә.
Зур Солабаш авылы халкы чукындырылганнан соң бирелгән ирләр һәм хатын- кызлар
исемнәре дә бу чыганакта теркәлеп калган: Максим Федоров (Ишимяр Ишимов), Яков
Алексеев (Тимергали Халитов), Федосья Семенова (Бибимәдинә Тахтарова), Акулина
Семенова (Бибилатыйфа Халитова), Ирина Иванова (Бибифатыйма Халитова).
Зур Солабаш, Кече Солабаш, Дөбъяз, Чыршы, Тарышна, Суксу, Кондырлы, Сая, Өбрә, Абла,
Зур Әлдермеш, Кече Әлдермеш авыллары халкы июль аеның беренче атналарында җыелып
Биектау җыены үткәргән (Н.Борһанова).
Кече Солабаш — билгеле һәм күренекле авыл. Бу авылда татар халкының атаклы дин һәм
җәмәгать эшлеклесе, тарихчы-галим, җәдитчелек хәрәкәтенең асыл вәкиле Хәсәнгата
Мөхәммәт улы Габәши 1863 елда указлы мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Уку-язу, шәрык
хәлләре һәм Коръән нигезләре буенча башлангыч дәресләрне ул заманның зыялылары
булган бабасы Гобәйдулладан һәм әтисе Мөхәммәт хәзрәттән алган.
1891 елда Кече Солабаш авылында аның улы — киләчәктә татар халкының беренче
профессиональ композиторы булачак Әхмәтсолтан (Солтан Габәши) дөньяга килә.
Солабаш авылы тирәсе элек калын урманнар белән капланып алынган булган. Билгеле,
урманлы җир елга-күлләргә бай була. Заманында бу тирәдәге чиста сулыкларга аккошлар да
килгән дип сөйлиләр.
АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
163
Ике Басу Арташ
Ике Басу Арташ авылы Саба районында, район үзәге Байлар Сабасы авылыннан 18
чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Иске Икшермә авылыннан — 15, Шәмәрдән тимер юл
станциясеннән — 40, Балык Бистәсе пристаненнан 47 чакрым ераклыкта урнашкан.
Д.А.Корсаков белешмәсендә (XVIII гасыр) Ике Басу Арташ авылы үзенең төрдәше Кече
Арташ атамасы белән теркәлгән. Анда 14 ясаклы татар яшәве күрсәтелгән. 1859 ел
мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, Ике Басу Арташ авылындагы 26
хуҗалыкта 78 ир-ат һәм 111 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән.
Авыл төз, матур чыршылар белән бизәлгән биек тау астыннан качып кына агучы инеш
буенда урнашкан. Ул үзе дә ике яктан биек тау куенына кереп утырган кебек. Инешнең уң
ягына утырган авыл озын гына бер урамнан тора.
Элек бу тирәләрдә, олылар сөйләвенә караганда, кара урман булган. Әле дә тау
башларында чыршылар үсә. Көнбатыштан һәм төньяк-көнчыгыштан авылны урманнар
әйләндереп алган.
Халык телендә Арташ атамасы артыш агачына мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән
дигән фикер яши. Башта биредә чәчүлек җирләре аз булган. Халык урман кисеп, агач төпләп,
чәчүлек җир хәзерләгән. Авылның хәзерге кибет урыннарында һәм югарырак та зур күл
булган. Урманнарны кискәннән соң ул күл кипкән.
Авыл үсә барган саен иген игү өчен чәчүлек җирләр күбрәк кирәк була башлый. Авылдан
5-6 чакрым ераклыкта урман эчендә алан була. Халык бу аланны да чәчүлек җиргә әйләндерә.
Басуы ике урында булганга, авылны Ике Басу Арташ дип йөртә башлыйлар.
Авыл халкы иген игү һәм терлекләр үрчетүдән тыш, сәүдә эшләре дә алып барган. Барлык
эшне кул көче белән башкарганнар. Авыл халкының эш кораллары агач сука, балта, пычкы
һәм көрәк булган.
Элек авылга якын гына ике бай яшәгән, берсе Ибеки исемле, икенчесе Плаксин фамилияле
булган. Кайберәүләр бу байларга ялланып эшләгәннәр.
Тора-бара авылда баерак тормышлы кешеләрнең саны арта. Алар мал-туарны күбрәк
үрчеткәннәр, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Авылның Баһаветдин исемле кешесе
Оренбургтан хуҗалык өчен кирәкле төрле әйберләр алып кайтып сата торган була.
Авылның көнчыгыш ягыннан инеш ага. Авылдан бер чакрым киткәч, ул Мишә суына
кушыла. Инешнең бер ягында тау булса, икенче ягында матур булып зирекләр, таллар үсеп
утыра. Көньяк урманыннан Ширбәт елгасы агып чыга. Аңа шактый күп чишмә-кизләүләр
килеп кушыла. Шуларның берсе — Бала чишмәсе. Ямбай авылы белән ике арада Ямбай
чишмәсе бар. Бу чишмәнең исеме Ямбай авылы атамасына мөнәсәбәтле. Ямбай авылы халкы
исә бу чишмәне Арташ чишмәсе дип йөртә. Моннан башка тагын Ширбәт, Кыйбла, Кирам һ.б.
чишмәләрне атап әйтергә мөмкин.
Авылда өч зират бар. Берсе авыл уртасында, икесе авылдан читтә. Берсе иске зират, ә
икенчесе җенле зират дип атала. Бу зират яныннан төнлә узып китим дигән кеше таң атканчы
шушы зиратны әйләнеп йөри икән.
Авылда элек зур мәчет булган. Аның манарасы 1952 елда генә киселә. Манараны кисәргә
беркем дә риза булмый. Аны күршедәге Әбде авылы урыслары кисә. Айны авыл кешесе
Фәсахетдин абзый ясаган була. Манара киселгәч, ул айны өенә алып кайтып саклый. Ул үлеп
йорты сүтелгәч айны Закиров Әхмәтшәриф үзенә ала. Хәзер бу ай Саба район музеена куелган.
Дәвамы киләсе саннарда.