АККАН СУЛАР...
ЯШЬЛЕГЕМ ХАТИРӘЛӘРЕ
Тәүге яралар
й, гомер, гомер! Тынгысыз дәрья кебек агасың да агасың. Кеше дигән олуг затың бу дөньяда бәрәкәтле эш кылып, бәхет һәм шатлык, хөрлек вә хозурлыклар татып кына яшәргә хаклы булса да, шактый көне михнәт, моң-зар, кайгы-хәсрәт, әрнү һәм сыкраулар белән үтә.
Без — сугыш чоры балалары. Үземне белә башлаганнан бирле үткән гомерем турында уйланып утырам да, сагышланып, моңсуланып куям.
Хәтердә калганнарның иң тәүгесе — дүрт почмаклы бәләкәй һәм иске өйнең ярым бозлы тәрәзәсеннән өй алдына карап торганым. Күрше йортның өй түбәсенә чаклы салган кар тавыннан балалар чана шуа. Алар арасында миннән биш яшькә олы Ризатдин абыем һәм өч яшькә олы Рәйсә апам да бар. Алтынчы яшендәге Рәйсә апаның өстендә җете кызыл бишмәт. Шул бишмәтендә ул әллә кайдан күренеп тора. Әни: «Рәйсә, мескенем, ул бишмәтне бик яратты. Ә син аны күрү белән: «Мики (минеке)! — дип тартыша башлый идең», — ди. Үз бишмәтем булмаганга тартышканмындыр инде.
Өстәл артында җиделе лампа яктысында Ризатдин абый дәрес хәзерләп утыра. Ул инде беренче сыйныфка укырга кергән булган. Түгәрәк хәрефләр чыгарып яза, китаптан иҗекләп укый. Авылыбызның мәшһүр укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия, хәзер инде мәрхүмә Фатыйма апа Бәхтиярованың: «Ризатдин абыең бик зирәк малай, укырга теләге һәм сәләте белән башкалардан аерылып тора иде», — дип искә алып сөйләгәне хәтердә.
Мин Ризатдин абыйның китапларындагы рәсемнәрне караштырам, аның да миңа рәсем ясап бирүен сорыйм. Ул ат рәсеме ясап бирә. Атны бик оста, матур итеп ясый иде.
Әсгать САЛАХ (1935) - язучы, публицист; «Каеннар юлы», «Сүнмәсмоц», «Балыкчымалайлар» Һ.б. китаплар авторы. Әлмәттә яши.
Ике олы туганым турында хәтердә калганнар шунын белән төгәлләнә дә бугай. Чөнки 1937 елнын кышы алдыннан Елховой авылына балалар өчен үтә куркынычлы скарлатина (кызылча) дигән йогышлы авыру килеп керә. Һәм бер атна эчендә башта
Ә
Әсгать
Салах
АККАН СУЛАР...
53
Ризатдин абый, аннан сон Рәйсә апа мәнгегә күзен йома.
Елховойда ул елны дистәләгән баланын гомере өзелә, чөнки Рәсәй җирендә медицина дигән фәннен ул вакытта скарлатинага да каршы торырлык көче булмаган.
— Ризатдин бик тиз авырып китте, тәне кызу булды балакаемнын, сөйләшергә дә хәле калмады, — дип искә ала әни ул кайгылы көннәрне.
— Төнлә үләр алдыннан анына килеп: «Әни, мин... сезнен белән...» — диде дә, тынып калды. Нәрсә әйтергә теләгәндер, балакаем, бүгенге көнгә кадәр шул сорауга җавап таба алмыйм. «Әни, мин сезнен белән ятыйм әле»,
— диясе килдеме анын үлем куркынычы янаган вакытта ата-ана куенында үлем тырнагыннан котылуга өмет тотып, әллә терелә калган очракта алгы көннәрдә безнен белән берәр кая барырга теләвен белдерәсе килдеме?
Минем күз алдымда әле дә булса шундый күренеш тора: бер башын сәкегә, икенче башын идәнгә терәп куйган кин юкә кабыгында җиде яшьлек абыемнын гәүдәсе ята. Аны юалар. Ә мин сәкедә утырам. Кинәт тәрәзә төбендә мин зур кыргаяк күреп алдым һәм куркып кычкырып җибәрдем. Өй эчендә ыгы-зыгы килгән туганнар, күршеләр: бала абыйсынын үлгәненә тәмам инанып, куркып кычкырды, дип уйладылар булса кирәк, мине каядыр алып чыгып киттеләр.
Гүзәл Рәйсә апамнын ничек үлгәнен, аны күмгәннәрен бөтенләй дә хәтерләмим. Өченче яшьтәге малайнын тормышыннан алар икесе дә кинәт юкка чыктылар.
Бала үлү — канат сыну. Ике баласын бер атнада югалткан әни бу фаҗигане бик тирән кичерә, хәтта исәрләнеп тә ала. Мәрхүм балаларына багышлап бәетләр чыгара.
— Тавышлары гел колак төбендә торды. Җәй көне болытлар куера башласа, шашу хәленә җитәм, шул болытларда балаларым сурәтен күрә башлый идем. Ә кайчакта йә Ризатдин, йә Рәйсә мич артыннан килеп чыга
— шулай күземә күренәләр иде, — дип сөйли ул.
Әллә кизү йогышы мина да тәэсир иткән, әллә башка бер-бер хәл беләнме — ул көннәрдә сәламәтлегем начарланган булган: хәлсезләнгәнмен, ашамаганмын. Әти белән әни кабат пошаманга калганнар:
— Әллә бусы да китәргә җыена инде... — дип, әти ашый торган җиреннән кашыгын шык итеп өстәлгә куя торган булган мина карап. Бәхеткә, мин каты авырып китмәгәнмен, хәтәр кизүдән исән калганмын.
Кызылча корбаннары — алар авылыбызда утызлап булган — күбесе Хәбибулла бай нәселе зиратына күмелгән. Әүвәл елларда хатын-кызны зиратка кертү тыелганга, әни балаларына үлгән туганнары җирләнгән урыннарны чама белән генә әйтеп калдырган иде. Үткән җәйдә гомерем буена йөрәгем түрендә сакланган туганнарым һәм башка сабыйларга атап, шул зиратка ак мәрмәрдән таш куйдым. Анда мондый сүзләр язылган:
«Бу таш 1937 ел көзендә авылыбызда котырган кызылча (скарлатина) кизүе вакытында вафат булган сабыйлар:
Ризатдин Сәхап улы Салахов (1930)
Рәйсә Сәхап кызы Салахова (1932)
Минхәят Кәли кызы Шакирова (1932) һ..б. истәлегенә куелды.
Урыннарын җәннәттә әйлә. Ходаем!
Язучы Әсгать Салах
2012 ел. август.»
***
Ул елны ярлы татар авылларының гөнаһсыз сабыйларын кырган скарлатина кизүе үзенә бер төрле котырынса, кара халык аңлап бетермәс сәяси тормышта җәллад Сталинның репрессия дигән кизүе икенче төрле котырынган. Тегесе дә, бусы да безнең нәселгә күз яше, хәсрәт, үлем алып килгән. Икенче улы Сәхабетдинның бер атнада ике йөрәк парәсе гүр иясе булган көннәрдә — 4 ноябрь таңы алдыннан Елховойга район үзәге Чирмешәннән «кара козгын» килеп төшкән һәм иртәнге
ӘСГАТЬ САЛАХ
54
намазыннан кайтып килүче алтмыш җиде яшьлек, бер күзенә ак салган, бер кулы гарип Салахетдин картны НКВД козгыннары алып китәләр һәм мал суештыргалап итен базарда сатып, алты баладан торган ишле гаиләнең авыр тормышын очын-очка ялгап алып баручы ярлы авыл крәстиәнен кулак дип атап, аны колхозлаштыруга каршы агитация алып баруда гаепләп, башбаштак «тройка» карары нигезендә үлем җәзасына хөкем итәләр һәм 1938 елның 7 гыйнварында Бөгелмә төрмәсендә атып та үтерәләр. Ләкин бу турыда авылда бу вакытта берни дә белмиләр әле.
Салах бабайны мин бер күренештә генә хәтерлим. Ишек алдында иске сары тун, төп салган кызыл бизәкле ак киез итекләр кигән урта буйлы бер карт басып тора. Аннары ул өйгә керде. Әнинең озак еллардан соң сөйләвенә караганда, бабай ул көнне «читтә» йөреп кайткан кече улы Әгъзаметдинне эзләп килгән булган. «Чит»тә аракы чөмерергә өйрәнгән Әгъзам абый авылда кунак булып, салгалап йөргән, ә бер көнне атасы йортына исерек килеш кайтырга базмыйча безгә килеп кергән һәм идәнгә ауган. Бабайның: «Ах, мәлгунь, ах, төртмеш», — дип орышынганын, идәндә яткан Әгъзам абыйның аякларына типкәләп чыгып киткәнен яхшы хәтерлим.
Озакламый Әгъзам абыйны армиягә озатканнар, ә тагын бераздан бабайны «халык дошманы» дип кулга алганнар. Шул китүдән бабай да, Әгъзам абый да туган авылларына әйләнеп кайта алмаганнар.
Озак еллар үткәч, минем Салах бабам язмышы турында белешеп язган хатыма каршы Татарстан АССР прокуратурасыннан җавап килде. Менә ул:
«Справка о реабилитации. Зарипов Салях Зарипович, 1875 года рождения (чынында 1870 елгы. Ә.С.), уроженец деревни Елхово Первомайского района ТАССР, из крестьян, беспартийный, по национальности татарин, арестован РОНКВД Первомайского района 4 ноября 1937 года.
По постановлению тройки НКВД ТАССР от 28 декабря 1937 года Зарипов С.З. расстрелян «За проведение антисоветской, антиколхозной агитации, за распространение клеветы по адресу советской власти и колхозного строя».
Указом Президиума Верховного Совета СССР от 16.01.89 года «О дополнительных мерах по восстановлению справедливости в отношении жертв репрессий, имевших место в период 30-40-х и начала 50-х годов, постановление отменено. Зарипов Салях Зарипович реабилитирован. Прокурор Татарской АССР, Государственный советник юстиции 3 класса О.М. Антонов. 16.06.1989».
Салкын, җансыз, артыгы белән рәсми җавап. Ьичбернинди аклану, кылган гөнаһка үкенү яки гафу үтенү юк: расстрелян, реабилитирован... Ә сез теләсә нишләгез! Бердәнбер күңел юанычы — хакыйкать үзен-үзе яклый.
***
Әгъзам абый көнбатыш чигендә хезмәт иткән. Аның Силижар , Острогожск, Запорожьедан хатлары килгән. Хатны сирәк язган. Армия хезмәтен тутыруга да карамастан, аңа туган якларына кайтып китү бәхете тәтеми, кинәт башланып киткән сугышның дәһшәтле утында беренче көннәрдән үк ялгыз күбәләк кебек көеп, югалып калган. Анын сонгы язмышы турында без бүген дә һичбер хәбәр белмибез.
Кызганыч, Әгъзам абый безнен нәсел өчен коточкыч сугышта югалткан беренче корбан булмады. Әле яна гына Салах картнын ин төпчек кызы гүзәл Нуриягә өйләнгән Кара Хәертдин улы Шәмсетдин Вилданов та сугышнын башы белән фронтка озатыла һәм кыска вакыт эчендә ул да шулай ук хәбәрсез югала.
Озын, зифа буйлы, мәһабәт гәүдәле, шаян сүзле, акыллы һәм төпле егет буларак хәтердә калган Шәмсетдин җизни дә мина бик якын иде. Апанын бертуганнары балалары арасында Шәмсетдин җизнинен ин яратканы мин иде дисәм — һич ялгышмам. Монын сәбәбе гади: ул безнен әтидә үзенен дустын һәм кинәшчесен тапкан, аны һәм әнине хөрмәт иткән. Яшь булса да, ул алты кырчылык бригадалы олы колхознын бер бригадасын җитәкли иде. Анын җинел арбага җигелгән яхшы аты еш кына безнен капка төбенә килеп туктый. Йөзендә елмаю. Балалар белән шаярып ала
АККАН СУЛАР...
55
да, олылар белән чәй эчә-эчә озаклап дөнья хәлләре, үз мәшәкатьләре турында гәпләшә. Аннан кабат басуга юнәлә, үзе белән мине дә ала. Юлда без үзебезчә сөйләшәбез, йә булмаса ул кычкырып җырлап җибәрә, мине дә җырларга кыстый. Анын белән кырда йөри-йөри мин тәмам алҗып, арбадагы хуш исле яна чапкан үлән өстендә йоклап китәм.
Бу — балачакнын ин бәхетле мизгелләре булгандыр!
Такташ әйтмешли, дөнья белән танышып йөрүне мин ярата идем. 1940 ел җәендә әти мине Шонталы тимер юлы станциясенә алып барды. Урып-җыю вакыты. Тракторларга һәм сугу машинасына ягулык алып кайтыр өчен колхоз станциягә берничә олау җибәрде. Нәрбер олауда бер тимер мичкә. Авылдан көндез чыгып киттек. Кичке якка Беренче Май районы үзәге Чирмешәнгә килеп төштек, «Елхово» колхозы фатиры булып саналган Питрауларга (Петровлар, әлбәттә) кереп кундык. Питрауларда мин тәүге тапкыр радио тавышын — диварга элгән кара тәлинкәдән Казаннан сонгы хәбәрләрне, татар концертын ишеттем. Тан атканчы ук торып без Шонталыга юл алдык. Йоклый-йоклый барсам да, күз ачылган минутларда шаулап торган урман арасыннан биек-биек агачларны күзәтеп баруым, әтинен ара-тирә атка: «На-а, әйдә, хайван!» — дип эндәшүе, аннан сон үзенен монлы итеп җыр сузуы, Шонталыга җитәрәк урманны ярып янгыраган поезд тавышы, безнен юлны аркылыга кисеп үткән тимер юлдан, әкияттәге дию пәрие кебек пошкырып, дистәләгән вагоннар таккан паровоз килеп чыгуы минем күнелдә бүген дә онытылмас хатирә булып саклана.
...Карангы өй эче. Күрәмсен, кояшлы көн булмаган. Өстәл артында әти чит-ят бер кеше белән ашап-эчеп, сыйланып утыралар. Теге кеше түгәрәк матур йөзле, күпереп торган кара чәчле. Үзе бик пөхтә киенгән. Аягында затлы, күн белән каймалаган ап-ак фитр итек.
Әтинен яшьлек дусты, язучы Ләбиб Гыйльми булган икән ул. Балачаклары бер урамда уйнап, бер мәдрәсәдә, бар парта артында укып үткән икән аларнын. Икесе дә ишле гаиләдән. Әти безнен бик зиһенле малай булып үскән, яхшы укыган. Элеккеге мөгаллимнәрнен бик акыллы гадәте булган: яхшы укыган балаларны укытуда үзләренен ярдәмчеләре итеп файдаланганнар. Сәхабетдин дә шундыйлардан булган. Бер вакыт ул авырып киткән, аяклары тынламас булган. Мәдрәсәгә аны Ләбиб һәм башка шәкертләр күпмедер вакыт күтәреп йөрткәннәр.
Татарстан комсомолынын икенче секретаре, ВЛКСМ кинәшчесе буларак Монголиядә комсомол эшен җайга салып кайтканнан сон республика язучылар оешмасы рәисе булып торган елларда Ләбиб Гыйльми сирәк- мирәк Елховойга, әнисе Камилә әби, башка туганнары янына кунакка кайта һәм кайткан саен дусты Сәхап янына керә торган булган. Ул ана күргәннәре, эше, иҗаты, киләчәккә планнары турында сөйли, унышлары белән уртаклаша. Аннары малай чактагы кебек алар Шушма буена балыкка төшеп китәләр...
Ләбиб Гыйльминен бер хикәясе «Сәхап» дип атала. Анда ятим малай язмышы тасвирлана. Дусты Сәхап бу хикәя героенын прототибы ук булмаса да, әсәрне шулай дип атаганда автор дустын истә тотмый калмагандыр. Әни әти белән Ләбиб Гыйльминен «Чын мәхәббәт» романын, «Чемит Дурже», «Чалкаш», «Сәрән күпере» хикәяләрен (Урыс Сәрәне дигән авыл Елховойдан өч кенә чакрымда, ә Баграш дигән елга аркылы салынган күпер исә тагын да якынрак), «Совет әдәбияты» журналынын 1933 һәм 1934 елгы саннарында монгол халкынын батыр улы Сухэ-Батор турында яза башлаган зур әсәре — «Эмигрант» романыннан өзекләр укуларын сөйли иде без үскән чакта.
Кызганыч ки, 1937 ел ахырында Сәхап ике баласы белән атасын гына түгел, якын дустын да югалта, чөнки Ләбиб Гыйльми дә НКВД корбаны була.
Ләбиб белән генә түгел, Гыйльман картнын Бәһман һәм Минәхмәтләре белән дә уртак тел табып яшәгән Сәхап. Хәтердә, 1940 елнын кояшлы һәм җылы җәе. Бәһман абзый читән тота. Өч кырлап юнаган очлы казыкны җиргә бер утырта, як-якка
ӘСГАТЬ САЛАХ
56
селкетеп тартып чыгара да, чокырга су салып казыкны тагын ныклап утырта. Безнен әти анын янына чүгәләгән дә, тәмәке көйрәтә. Үзләре хәвефләнеп дөнья хәлләре турында сөйләшәләр. Шул вакыт аяз күктә бик өстә ниндидер гүләү ишетелә.
— Тагын ярыплан, — ди Бәһман абзый. Ул да, әти дә, мин дә текәлеп күккә карыйбыз һәм озак эзләгәннән сон көнбатыштан көнчыгышка таба зәнгәр күктә кара тап булып очып баручы самолетны күреп алабыз.
— Бик өстән оча — немецныкы, — дип хәвеф сала күнелгә әти. Һәм ул хаклы булган. Сугыш алдыннан Германиянен югары очышлы самолетлары СССР күгендә иркенләп очканнар, «хуҗалык иткәннәр», разведка ясап, рәсемгә төшереп йөргәннәр. Ә безнен самолетларнын аларга «буйлары» җитмәгән.
Ир-ат еш кына, сугыш буласын сизенеп, уйга батып шул темага сөйләшеп утыра иде. Шушы атмосфера безгә — балаларга да тәэсир итми калмагандыр.
Әле искә алган ел — 1940 ел иде. Әтинен ашыгып-ашкынып яна өй салган елы. Өйне Сәвәләй керәшеннәре эшләделәр. Алар икәү иде. Берсенен исеме Иван икәнен хәтерлим. Кичен эшләрен туктатып, ашап-эчеп, кояш баеп барган кичке вакытта балта осталары койма буендагы бүрәнәгә чыгып утыралар. Иван дигәне скрипкасын сызып җибәрә. Скрипка тавышын ишетеп анын тирәсенә күрше-күлән, бала-чага җыела. Иван еш-еш бию көе уйный, балаларны биергә кыстый. Мишәр балаларынын музыка дигәненне әле рәтләп ишеткәннәре дә юк, биюме сон аларга? Иван үзе уйнаган скрипкага кушылып үзе үк җырлап җибәрә:
Әкрен кирәк, ипләп кирәк
Ишетергә
Сандугач сайрауларын...
Тәүге тапкыр бу монлы керәшен җырын мин әнә шул балта остасыннан ишеттем. Һәм соныннан кайда да булса ул җыр янгыраган вакытларда, күз алдыма ерак кырыгынчы елнын җылы, йомшак җәе, усак агачыннан бурап салынган, инде өлгереп килүче алты почмаклы ап-ак яна өй, ялтырап торган үткен балталары белән ике керәшен абзыйнын тырышып агач юнаулары, тирә- юньдә аунап яткан йомычкалар килә. Йомычка исен бүген дә тоям сыман.
«Аккан сулар» нын өзекләре газеталарда күренә башлагач, мина шул мәгълүм булды: Сәвәләй керәшене, скрипкачы Иван агай — танылган җырчыбыз Виталий Агаповнын әнисенен атасы, ягъни Виталийнын бабасы булган икән. Бер очрашуда ул мина бу турыда тәфсилләп сөйләде. Әнисе иреннән аерылып кайткач, Виталий бәләкәй чактан ук җырга-монга оста, авыл халкын сокландырып скрипкада сыздыра торган бабасы хозурында үсә.
— Мин бабайны искиткеч ярата идем. Анын өчен исә мин дә бик кадерле булганмын. Җырга-монга талпынуым да бабайдан килде, ул мина оеткы салды. Мин аны бүген дә бик сагынып искә алам. Мировой карт иде, урыны оҗмахта булсын, — диде Агапов.
Дөрес, ул елны өебез тулысынча эшләнеп бетми калган. Алты почмаклы йортнын дүрт почмагы гына өлгергән, чөнки хәл җитмәгән. Ә икенче елда инде... Өй кайгысы булганмыни, Елховойга гына түгел, бөтен ил халкына афәт алып килгән дәһшәтле 1941 елда...
Сугыш алдыннан, әллә инде май ахырларында, әллә июнь башында, читтән Кытай Шәйдук абзыйнын бер туганы кайтып төште. Кулында кынгыраулы гармун, сыздырып уйный, кычкырып җырлап җибәрә. Анын кайтуы безнен төбәк ир-аты өчен чын бәйрәм булды. Әле утызын гына тутырган Сәхаплар, Шәйдуклар, Сөнгатлар белән бергә кырыктан узган Кости, Әбелгата, Шәймәрдан, Әхмәтзыялар, барлык мәшәкатьләрен онытып, аш әзерләтеп, чәен-мәен куеп, кынгыраулы гармунга җырлап, дөбер-дөбер биеп, йорттан йортка кунак булып, гомердә булмаганча күнел
АККАН СУЛАР...
57
ачып йөрделәр ул көннәрдә. Гармун тавышы ишетелгән йортка хәтта җиденче дистәсен куган Насыртдин бабай да килеп керә иде. Анын артыннан картын эзләп Таифә әби килеп җитә. Бераз кызмача Насыртдин бабай чәркәсен тоткан килеш җырлап җибәрә:
Син дә кердең ишектән,
Мин дә кердем ишектән;
Безнең монда утырганны
Тайфә каян ишеткән?
Таифә әби «азгын» картын тирги-тирги, тарткалый-йолыккалый алып чыгып китә. Ә өйдә мәҗлес дәвам итә.
— Үз башларына котырынгандай котырындылар, — дип искә ала әни ул көннәрне. Ә мин анын белән һич килешә алмыйм. Тормыш йөген тарткан авыл ирләренен ул көннәрдәге күнел ачуы бәлки гомерләре буена беренче һәм сонгы тапкыр булгандыр. Дөрес эшләгәннәр! Сугыш газапларын кичергән, шунда мәнгегә башын салган мескеннәр өчен үкенечкә калмаган, һич югында бер шашып, «тугарылып», рәхәтләнеп күнел ачып калганнар.
Сугыш башлангач та ир-атны фронтка озату башланды. Күршеләребез Сөнгат абзый Кәшапов һәм Нурхәмәт абзый Нургатин тракторлары белән китеп бардылар. Көтү-көтү «РККА» категориясен алган атлар да озатылды. Янәсе, ул-бу була калса Рабоче-Крестьянская Красная Армиядә хезмәт итәргә тиешле, хәрби исәптә торган атлар. Шулар арасында әтинен колхозга кергәндә биргән яхшы аты «Сәхай» да бар иде.
Ә безнен әтиләр фронтка 14 июль иртәсендә чыгып киттеләр. Ул көнне безнен зур авылдан берьюлы 1907 елда туган унике кеше сугышка озатылган.
Иртәгә китәсе көннен кичендә безгә туганнар җыелды. Безнен нәсел һәрвакыт шат күнелле, шаян телле булуы белән аерылып тора. Тик бу кичне барыбыз да уйчан, сагышлы идек. Уен-көлкегә, үткер сүзгә оста әтидә дә шаяру кайгысы юк иде. Ул өч баласын, дүртенчесен көткән хатынын калдырып сугышка китәргә тиеш. Зурысына нибары алты яшь. Берничә ел элек армиягә киткән энесе Әгъзамнан да хәбәр юк. Шулай ук көтмәгәндә бәреп кергән фашист илбасарлары белән бәрелештә һәлак булды микәнни?
Өстәл артында тынлык. Барысы да уйга чумган. Кинәт әти, авыр уйларны тарату теләге беләнме, башын чайкап җырлап җибәрде:
Китәм инде, китәм инде, Китсәм кайталмам инде, Бер китсәм кайталмам инде, Сезне оныталмам инде...
Безнен әти җырларга ярата иде. Анын бер яраткан җыры мине гомерем буе озатып килә.
...Көз якынлашып килә иде бугай. Көн болытлы булса да, җылы, янгырсыз иде. Әти иске коймабызны төзәтеп йөри. Мин анын тирәсендә бөтереләм. Бер атна эчендә ике сөйгән сабыен җирләгәннән сон мин анын олы баласы, «ун кулы» булып калдым ич. Эш арасында үзе минем белән сөйләшә, үзе көйли:
Өздереп гармун уйныйлар
Елховой авылында.
Йөрәгемә утлар яктың -
Янам мин ялкынында...
Гади генә итеп, ихлас күнелдән, табигать биргән тавышы һәм осталыгы белән җырлаган иде әти ул җырны.
Алтмышынчы елларда мин шул көйне радиодан ишетеп хәйран булдым:
ӘСГАТЬ САЛАХ
58
Өздереп гармун уйныйлар Наласа авылында...
«Наласа» җыры булган ич ул. Туган авылы ана якынрак, кадерле булгангадыр, ул әнә «Елховой авылында» дип җырлаган. Радиодан җыр янгырый, ә мин әтине искә төшерәм. Ак киез эшләпә, киндер алъяпкыч, тула оек белән резин калушлар кигән, кулына чүкеч тоткан, җырлый- җырлый эшләп йөргән әти бүгенгедәй күз алдымда тора. Юк, ни дисән дә радиодан җырлаган җырчыга караганда әти «Наласа»ны җылырак, гадирәк һәм монлырак җырлый иде кебек.
Әйе, матур гына җырлый иде ул. Авыл картлары әле хәзер дә искә алалар: «Әй, Сәхап абзый... Ничек шәп җырлый иде бит ул!» — диләр.
Әти утызынчы елларда ук Елховой авылынын беренче үзешчән артистларынын берсе була, спектакльләрдә катнаша, сузып-сузып монлы җырлар башкара.
— Ул һәрвакыт берәр гарип-горабаны уйный иде, — дип искә төшерә бүген 90 яшен тутырган әни. Ә Кәрим Тинчуриннын «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы бөкре Мәхтүм — төп роль бит ул...
Тагын бер күренеш. Кич, кояш батып килә. Әни өйдә юк, ул бәлки кизләүгә суга, йә булмаса кер чайкарга киткәндер. Әти сәкегә аякларын бөкләп утырган да, безне — балаларын тезләренә яткырып башыбызны сыйпый, иркәли, ә үзе көйли.
Балаларын бик яраткан ул. Әмма киреләнгән чагыбызда коры куллы да була иде — анысы да яхшы хәтердә.
АККАН СУЛАР...
59
Сонгы кичтә дә балаларын сөеп-яратып китте ул. Олы малай дип тормады, мине дә кулына алып кысып кочаклады, ишекле-түрле йөри- йөри: «Әниенә булышчы бул, улым. Син бит зур инде», — диде. Туганнары, сөйгән хатыны, балалары арасында сонгы сәгатьләрен үткәргәнен, безне башкача беркайчан да күрә алмаячагын күнеле сизгән күрәсен...
***
Алар иртән-иртүк колхознын ин яхшы атларына утырып киткәннәр. Җырлый-җырлый, елый-елый, артка борылып карый-карый, кулъяулыкларын болгый-болгый киткәннәр...
Әтидән бары ике хат килде. Берсе Казаннан: «Вакыт бик тар. Атарга өйрәнәбез, сугышка әзерләнәбез. Синен берүзенә җинел түгеллеген беләм. Үзенне һәм балаларны сакла». Икенчесе инде фронттан, каяндыр Брянск тирәсеннән: «Сугыш якында гына бара. Озакламый без дә сугышка керәбез. Минем өчен борчылма, әниләре, исән-сау булсак кайтырбыз әле...» Шул ук хатта анын хатынына, балаларына атап язган җыр юллары:
Бу инде анын сонгы хаты иде...
Халык өчен авыр тормыш башланды. Безнен йорт, өй, гаилә мәшәкатьләре тулысы белән кечкенә гәүдәле, дүртенче балага йөкле, кыюсыз, тыйнак әни җилкәсенә төште. Анын бер өстенлеге булгандыр — унган, тырыш, көн буена тик тормый — эшли дә эшли. Унике яшеннән ятим калып, кырыс, ләкин кешелекле җингәсе тәрбиясендә үскәнгәдер, эшне җиренә җиткереп башкара. Тик менә кул арасына керерлек бала гына юк, барысы да бәләкәйләр.
Әни
Шушы урында нокта куеп, әни турында аерым сүз әйтергә хаклымын. Сугыш чоры һәр гаиләгә әйтеп бетермәслек кайгы-хәсрәт алып килде, аналар җилкәсенә дә, балалар өлешенә дә күп авырлыклар төште. Шул михнәтле елларны батырларча кичереп, балаларын саклап калган, аларны чын кешеләр итеп үстергән шанлы аналар аз булмады. Шулар арасында безнен тыйнак, ләкин гаять тырыш әниебез дә бар иде. Ул дәһшәтле, ачы михнәт елларынын безнен кебек эбер-чебер вак һәм күп балалы гаиләләр өчен ничек авыр булулары турында күп язылды. Ачлыктан олылар һәм кечеләр арасында дөнья куйган авылдашларыбыз да шактый булды — алда мин аларнын кайберләренә аерым тукталырмын. Әмма без ул афәттән исән-имин калдык. Һәм без монын белән әниебез Мөсәвәрә Гайнан кызына бурычлы. Анын тырышлыгы, тынычсызлыгы, балалар дип янып- көеп йөрүе, унган-булганлыгы аркасында гына без ач үлем тырнагыннан котылып кала алдык.
Безнен әни үзе дә ачы язмышны балачактан татып үскән. Бу — үзе бер тарих. Әнинен атасы Гайнан Сабит улы Сабитов революциягә кадәр Елховойда таза тормышлы кешеләрнен берсе була. Күн әйберләр тегү остасы буларак, анын тирә-якларга даны таралган, байларга, сәүдәгәрләргә
Бәгырькәем, без киткәндә Озата баруларың, Әле дә күз алдымда тора Аръякта калуларың.
Алма бакчасына кереп Җый, бәгърем, алмаларын;
Сезнең тарафларга карап Тала күз алмаларым.
Иртә торып тышка чыксам Ай күренә күземә;
Яктылыгын сезгә охшатам, Ялгызлыгын — үземә...
АККАН СУЛАР...
3. «К. У.» № 1 60
күн пальтолар, курткалар, чемоданнар теккән. Тик совет хөкүмәте урнаштырылгач, ул елларнын башбаштаклыгы төшемле һөнәр иясенә дә кагылмый калмаган. Гаделсезлек, төрле кыерсыту-кимсетелүләрдән котылу теләге белән, Гайнан хатыны Мәсрүрә Мөхәммәтҗан кызын һәм берсеннән икенчесе бәләкәй дүрт баласын алып, Урта Азия якларына бару теләге белән өеннән чыгып киткән. Ләкин алар Самарадан да ары уза алмаганнар. 1920 елда Идел буенда котырынган тимгелле тиф кизүе тимер юл вокзалында поезд көткән гаиләне өтереп алган. Башта йогышлы авыру Гайнаннын унике яшьлек олы кызы Мөсәвәрә белән җиде яшьлек улы Габдрахманны бәреп ега. Аларны хастаханәгә салалар. Әтисе Мөсәвәрәне озата килә һәм, ул-бу була калса дип, кызынын караваты янындагы диварга туган авыллары адресын язып калдыра: «Уфимская губерна, Мензелинский уезд, Ярсубайкинская волость, село Старый Багряж-Ялховой». Шул көннән Мөсәвәрә белән Габдрахман әти-әниләренен дә, тагын ике туганнары — Мөнәвәрә белән Фәйзрахманнын да язмышын белмиләр.
Мөсәвәрә белән Габдрахман икесе дә тереләләр. Аларны балалар йортына озаталар. Әнинен Мәләкәс, Инза, хәтта Украина җирендәге балалар йортларында булуы турында сөйләгәне хәтердә. Елховойда калган Гайнаннын Гыймран исемле үпкә чирле энесе йортына Мөсәвәрә ике елдан сон гына кайтып төшә. Ләкин абзыйсы озак яши алмый, ярты елдан гүр иясе була. Мөсәвәрә җингәсе Хәтимә белән кала (балалары булмый).
Габдрахманны тагын ике елдан сон авыл кешеләре очраклы рәвештә беспризорниклыкта йөргән җиреннән Казаннан табып кайталар. Кеше өстендә, батраклыкта көн күрүләре ике ятимнән дә калмаган.
Егерме бер яшендә әниебез булдыклылыгы, гаделлекне һәм матурлыкны яратуы, уен-көлкеле, яхшы күнелле булуы белән авыл егетләре арасында аерылып торган егеткә — сукыр Салах Сәхабына кияүгә чыга. Алар бик яратышып өйләнешәләр. Һичшиксез, аларнын бер-берсенә тартылуларына икесенен дә җырга-монга һәвәслеге сәбәп булгандыр дип уйлыйм мин, чөнки әни дә, әти дә, әйткәнемчә, җыр осталары иделәр.
Безнен Елховой — базарлы авыл. Шунда бервакыт әни күрше Бәркәтә авылыннан бер хатын белән таныша. Сүз артыннан сүз китеп, ул хатын безнен әнигә 1920 елда тиф кизүе чорында Рузаевка станциясе хастаханәсендә Елховой авылыннан Мәсрүрә атлы хатын белән бергә ятканын исенә төшерә.
— Минем хәлем бик авыр түгел иде — озакламый чыгардылар. Ә Мәсрүрәнеке бик авыр иде. Авыр булса да, ул, мескенкәем, ире белән балалары турында кайгырып ятты, — дип әйткән. Күрәмсен, әнинен әнисе терелә алмаган. Әтисе Гайнан белән ике бәләкәй туганнары — Мөнәвәрә белән Фәйзрахман да хәтәр кизү корбаннары булганнар. Балалар бәлки исән дә калганнардыр. Ә менә әти-әнисе исән калган булсалар, Елховойга бер-бер хәбәр салмый яшәмәсләр иде...
***
Әти китеп озак та үтмәде, бер ак сарыгыбыз югалды. Бер көн, ике көн үтте, ә сарык юк. Көтүче Нуретдин абзый: «Күрмәдем бит, кая китте икән сон?» — дигән әнигә. Кояшлы бер көнне төштән сон әни белән көтү йөрегән Чиялек әрәмәсенә киттек. Эзләдек-эзләдек, ләкин таба алмадык. Бик арып кайтып егылдык. Әни нәрсәдер сизенде булса кирәк, бу сарыклар берәм-берәм югалып бетәрләр, кышка азык та әзерләп булмый, сугыш та туктарга охшамаган, атагыз да тиз генә кайта алмас, ин яхшысы — тизрәк сарыклардан арынырга кирәк, дип сарыкларнын берсен суйдырып, икесен сатып җибәрде.
Кырын эш кырык елдан сон да беленә, диләр бит. Гомерен авыл көтүен көтеп үткәргән Нуретдин картнын илленче еллар ахырында көтүдәге бер бозауны суеп, итен идән астындагы базга яшерүен фаш итеп, шул итне бозаунын үз тиресенә төреп, көтүченен муенына такканнар һәм аны ярты көн авыл урамнары буйлап йөрткәннәр.
АККАН СУЛАР...
3.* 61
Совет законнары буенча хөкемгә тартырга кирәк булган да бит, ләкин озак еллар буе әле сарыгын, әле кәҗәсен, әле бозавын югалтып яшәгән авыл халкынын ачуы бик кабарган булган — каракка борынгыча җәза бирергә карар кылынган. Шул җәзадан сон карак көтүче урын өстенә ауган һәм башкача тормаган. Бу хәлне Елховойда әле бүген дә олы гыйбрәт итеп сөйлиләр: башка урлаучыларга сабак булды, диләр. Бәлки шунадыр, авылда мал югалу очраклары бөтенләй булмый хәзер.
Көз үтте, салкын кыш килеп җитте. Икенче кышына кергән яна өйнен бүрәнә аралары рәтләп мүкләнмәгән, аннан җил өрә, өйдә җылы тормый. Миннән бәләкәй балалар караватта әни куенында йоклыйлар, ә мина, олы малайга, анда урын җитми. Минем урын салкын идәндә. Өшүнен нәтиҗәсе озак көттерми — торган саен ас юеш була.
Колхоз китерткән чи усак утыны тиз генә кабынып, янып китми, пыскып тик ята. Төтене күп, кызуы юк. Ин унайсызы — әнинен бер үзенә пычкы белән утын кисү.
Бер иртәдә әни мине уятты.
— Тор әле, Әсгать. Ягарга утын юк бит, кисәсе иде! Пила башыннан тотар иден ичмасам...
Безнен мишәрләр пычкыны русчалатып «пила» дип әйтәләр.
Минем әле пычкы тотып утын кисешкәнем юк. Йокы да туймаган, рәхәтләнеп йоклыйсы иде дә бит, әни киенгән килеш мине көтеп утыра. Аны да анларга кирәк — мин булышмыйча кем булышсын? Әнә бит әти дә киткән чакта: «Син инде зур, әниенә булыша торган бул», — диде. Теләр- теләмәс кенә торып, юеш ыштан өстеннән бишмәтне кидем. Киез итекләр дә мич башында җылынып торганнар.
Тик ишек алдына чыккач та җил бөтереп алды — декабрь иртәсе суык иде. Юеш ыштан аркылы ул бигрәк тә нык сизелә.
Пычкыны бит аны тарта да белергә кирәк. Башта ул минем өчен дә җинел булмады. «Әйбәтләп тарт, аска басма, як-якка борма, туры тарт!»... Әнинен күрсәтмәләрен тынлый-тынлый җиде яшь тә тулмаган килеш анын кул арасына керә башлаганым әнә шулай башланды. Моннан сон инде әни белән утын кисү гадәти хәлгә әверелде.
Башкаларга караганда безнен өйнен бер өстенлеге бар иде. Бер катлы тәрәзәләрне кышкы ачы җилләрдән саклау өчендер инде, әти биш тәрәзәгә биш капкач ясатып калдырган. Берәр атнага сузылган бураннарнын башында ук әни белән чыгып шул капкачларны ябып куябыз. Өйгә шунда ук ышык төшә, бозланып каткан тәрәзәләр эреп, тәрәзә төбенә су җыела. Без аны кашык белән савытка җыеп алабыз. Дүрт, биш, яки аннан да күбрәк көн дулаган буран бер иртәдә тынып кала. Ул авыл кырыена урнашкан безнен йортларны яртылаш кар белән күмеп киткән була. Без шул карны көри-көри тәмам хәлдән таябыз.
Сугыш еллары кышлары хәтердә бик суык, карлы һәм буранлы булып калган. Асты ачык, төбе тишек ызбаны җылытыр өчен мичкә гел ягып торырыга кирәк. Ә утын... Ул, һәрвакыттагыча, җитми инде. Бер бик салкын айлы кичтә әни белән бәләкәй чана (безнен мишәрләр аны сәнәскә диләр) балта, пычкы алып күл буена төшеп киттек. Күлнен югары башында, Борһан тавы астында сугышка кадәр киндер сүсе эшкәртә торган бер җайланма бар иде. Көлтә-көлтә киндерләрне бергә җыеп агач бастырмалар арасына кыстыралар да, күлгә суда җебетергә батырып куялар. Аннары аны киптереп талкыйлар. Авыл хатыннарының ул киндерне шул бурадан салган бина янында талкыганнарын әле дә хәтерлим, ләкин бина эчендә киндер сүсен нишләткәннәрен күргәнем булмады, бәлки аның анда җиһазлары да булмагандыр әле. Тик без барган төнгә аның бурасын яртылаш утынга сүткәннәр иде безнең оч кешеләре. «Барыбер сүтәләр, безгә дә ярап куяр»,
— дигәндер безнең әни дә. Минем өчен иң гаҗәбе шул булды, килүчеләр арасында үзебезнең башлангыч мәктәп директоры да бар иде. Ул апа безнең күрше Сәлимә абыстайларда фатирда тора. Үпкә чирле Сәлимә карчыкның, әлбәттә инде, утынга йөрерлек рәте булмагандыр. Чарасызлыктан ул укытучы апалар да «төнге ауга»
ӘСГАТЬ САЛАХ
62
чыгып киткәннәр. Ләкин мин ул укытучы апаларның авылда бик актив эш алып барганнарын да онытмыйм. Клубта спектакль, концерт кую, агитатор булып эшләү алар өлешендә иде.
***
Фронттан берсеннән икенчесе хәтәррәк хәбәрләр килә. Немецлар Мәскәү янына ук килеп җиткәннәр. Мәскәүне алсалар, тагын бер-ике атнадан Казанга да килеп җитүләре мөмкин. Безнең әтиләрдән күптән инде хәбәр юк.
Беркөнне авыл өстеннән түбән генә канатлары астына кызыл йолдыз ясалган берьюлы биш самолет лачындай очып үтте. «Эстребителләр»,
— диделәр бездән олырак малайлар. Каян очып килгәннәр, кая таба киткәннәр? Соңыннан гына сугыш вакытында Бөгелмә янында хәрби аэродром салынганы турында белдем — шундагы истребительләр булганнардыр инде.
Чатнама салкыннары, көчле бураннары белән сугышның беренче кышы үтте. Немец Мәскәүне ала алмады. Ләкин җәен Сталинград тирәсендә хәтәр сугышлар башланганын ишеттек. Ульян күперен немец самолетлары бомбага тоткан икән, дигән хәбәр дә килде Елховойга. Ләкин бомбалар күпергә туры килмәгән. Күперне зениткалар саклый икән, алар немецларның берничә самолетын бәреп төшергәннәр...
Сентябрьгә кердек. Бер көнне иртәнге якта мин гадәттәгечә урамда уйнап йөри торган күрше малайларын таба алмый аптырадым. Төштән соң гына килеп чыктылар. «Кайда булдыгыз?» — дигән сорауга: «Без хәзер мәктәпкә укырга йөрибез», — диләр болар. «Ә мин ни өчен укымыйм?» Мин бит инде болай да латин алфавиты белән басылган өебездәге бердәнбер җыр китабын укый алам.
Икенче көнне мин күрше Җәлилгә ияреп мәктәпкә киттем.
— Укытучы апа ничәнче елгы дип сораса, утыз дүрт, дип әйт, — диде Җәлил алдан ук кисәтеп. Елмаеп торган, матур йөзле яшь укытучы Закирә апа Шәйхетдиновага нәкъ Җәлил өйрәткәнчә җавап бирдем. Ул артык төпченеп тә тормады, фамилиямне язып куйды да, дәрес бирә башлады. Ул кичә өйрәткән «А» хәрефен мин инде күптән белә идем.
Минзәлә ягы кызы Закирә апа күңелдә йомшак күңелле, яхшы укытучы, оста тәрбияче буларак саклана минем хәтердә. Чын-чынлап беренче укытучым булды ул минем.
Беркөнне Киләк тавындагы көнбагыш басуына бер зур самолет килеп төште. Укуны ташлап барыбыз да шул самолетны карарга чаптык. Ике моторлы, карасу яшькелт төстә. Өстендә пыяла гөмбәз, ә гөмбәз эчендә пулемет көпшәсе тырпаеп тора. Андый көпшә әле тагын самолет астында да, койрык ягында да бар. «Штурмовик», — дип әйткән очучыларның берсе. Самолетның ягулыгы беткән булган һәм ул безнең Киләк тавы битенә төшәргә мәҗбүр булган. Әллә икенче, әллә өченче көнне генә аның янына бер «кукурузник» (пар канатлы аэроплан) ягулык алып килде. Хәрби самолетный бик авырлык белән күтәрелеп киткәне бүген дә күз алдында.
Менә шушы хәл сугышнын бездән ерак түгел генә баруы, хәвеф- хәтәрнен безнен өчен дә янәшәдә икәнлеген искәртеп китте. Ул гына да түгел, авыл халкына өстән әмер җиткерелде: ул-бу була калса, һәрберсенен бакчасына окоп яки траншея казып куярга. Терәлеп торган күршебез ялгыз калган Сәлимә абыстай белән әни безнен бакчага уртак траншея казып куйдылар. Төнлә өй тәрәзәләреннән яктылык күренеп тормаска тиешлеген дә кисәттеләр.
Сугыштан кулы яраланып кайткан Фәхрислам абзый Гыйльманов Борһан тавында җиткән авыл кызларына агач мылтык тоттырып, аларны сугышка әзерли, «айт-два»га өйрәтә башлады.
Авыл халкыннан сугышчылар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр, азык- төлек, ә самолет һәм танклар төзү өчен акча җыю башланды. Безнен ишле гаиләдән акча да, оекбаш һәм бияләйләр дә артмагач, фронт өчен кайгыртучы әрсез апалар әнидән ике
АККАН СУЛАР...
3.* 63
зур кабак алып киттеләр. Гөнаһыма каршы, үскәнче ул кабаклардан сугышчыларга бәлеш салып биргәннәрдер инде, дип уйладым мин һәм еш кына күз алдыма окоп кырыена кырын ятып пешә-пешә кайнар кабак бәлеше ашап утыручы солдатларны китерә идем.
Шөкер, безнекеләр фашистларны Сталинградтан уздырмадылар. Аннан сон инде сугыш әкренләп гел безнен файдага бара башлады.
Кырык өченче елнын буранлы февралендә безнен бердәнбер әбиебез, әтинен әнисе Бибигайшә карчык вафат булды. 1937 елда НКВД явызлары алып киткән картын, сугышка озатылган өч улынын, киявенен исән-имин кайтуларын зарыгып көтә-көтә, морадына ирешә алмый, кайгы-хәсрәт эчендә китеп барды әби бу дөньядан. Әллә ни карт та түгел, бары 63 яшьтә генә булган икән. Ул: «Догалар укыгыз, Ходайдан атагызнын сугыштан исән-сау кайтуын теләгез, ул сезнен ялваруыгызны ишетми калмас», — дип безгә догалар өйрәткән иде.
Җинү көне бигрәк тә хәтердә. Кояшлы май иртәсендә әни безне сугыш беткән дип уятты. Шатланышып урамга чыктык. Урамда тегендә дә, монда да халык җыелган, сугыш тәмамлану шатлыгын кичерә.
Халыкнын төп ризыгы бәрәнге булганга, аны үстерүгә күбесенен үз бакчасы гына җитми, колхоздан да җир алырга туры килә. Ул елны безгә дә өч сутый җир бирделәр. Җинү көне дип тормадык, әни колхоз эшенә китте, ә без энем Тәлгать белән көрәкләр тотып әнә шул җирне казырга менеп киттек. Әй, эшләп тә куйдык сон җинү шатлыгыннан! Җир йомшак, коры. Казыйбыз да казыйбыз. Һәм сугыш уены уйныйбыз. Казылган җир — дошманнардан азат ителгән илләр. Черек бәрәнге килеп чыкса — бу аларнын яшереп куйган алтыннары. Әйе, черек бәрәнге безнен өчен алтынга тин ризык иде шул...
Җирне казып та бетердек, коеп янгыр да ява башлады. Җылы, рәхәт янгыр. Бәйрәм янгыры!
Сугыштан авылга җинүчеләр кайта башлады. Беренче булып күкрәкләренә орден-медальләр тагып Минхәеров Сабир, Низамов Самат һәм Вагыйз, мәрхүмә Бибигайшә әбиебезнен олы улы, әтинен бертуган абыйсы Хәертдин абзыйлар кайтып төштеләр. Торбы Хәлимә абыстай улы тупчы Мингата Зариповнын күкрәгендәге ике Дан ордены безне тагын да горурландырып җибәрде. Минач абзый сугышта ике аягын калдырып кайтты...
Ә дүрт ел сугыш михнәтләрен татып, әле аннан сон да армиядә тоткарланып, фәкать 1946 елнын март ахырында гына өенә кайтарып җибәрелгән Һади абзый, ничек кенә ишле гаиләсе янына ашыкмасын, кайтып җитә алмады — төнге буранда юлдан язып, авылдан чакрым ярымда
Чиялек әрәмәсе белән Югары әрәмә арасында адашып үлде.
Ләкин авылга бик күп ир-атлар сугыштан кайта алмый калдылар. Безнен әтиләр дә, күпме көтсәк тә, олы юлда күренмәделәр.
Хәзер безгә барысы да, хәтта ил өчен һәлакәтле ул көннәрне үз башыннан кичергәннәр өчен билгеле булмаган нәрсәләр дә билгеле. Немец гаскәрләре һөҗүм итә. Яраланып кайткан авылдашыбыз Нургата абзый Нуруллиннын болай сөйләгәне хәтердә: ул август азагында әтине һәм анын иптәшләрен очраклы рәвештә гаскәрләр бик күп тупланган Брянск тирәсендәге бер авылда очраткан. Алар элемтә ротасында булганнар. Шул ук иртәдә җилкәләренә тимер чыбык бәйләмнәре һәм телефоннар асып якындагы урманга кереп киткәннәр. Озакламый урманда атыш башланган. Урманнын икенче ягыннан немец танклары килеп чыккан. Авылдагы гаскәрләр немецларны ут ачып каршы алганнар, ләкин дошман көчлерәк булып чыккан. Безнекеләр чигенә башлаган...
Билгесезлек интектерә: бәрелештә һәлак булганнармы, әсирлеккә төшкәннәрме, ни булган сон аларга? Башкайларын кайда салдылар икән — Брянск урманнарындамы, әллә фашист лагерьларындамы? Унике яшь, таза Елховой ир-егетеннән бер генә хәбәр дә, сынар гына хат кисәге дә юк. Бар иделәр дә, юк
ӘСГАТЬ САЛАХ
64
булдылар...
***
Бөек Ватан сугышы инде биш дистә елдан артык ил тарихында тине булмаган бөек вакыйга буларак тасвирланып килә. Ярты гасыр анын тирәсендә шау-шу, ыгы-зыгы бара. Җинүнен әһәмияте, совет сугышчыларынын тиндәшсез батырлыклары, совет халкынын илгә җинү китергән интернациональ дуслыгы, бердәмлеге, совет патриотизмы һәм «русский дух, русский характер» турында берсеннән-берсе купшырак язылган ярымялган сугыш тарихы, документаль һәм әдәби әсәрләр, төшерелгән кинофильмнар...
Баксан, Бөек Ватан сугышы — Гитлер белән Сталин, Риббентроп белән Молотов арасында уйналган Европаны Германия һәм СССР арасында бүлешү уены белән башланып киткән бөек авантюра булган икән бит. Сугышнын асылы бик тирән яшеренгән булганга, гади халык кына түгел, хәтта шактый өстәге катлау да анын серенә төшенә алмаган. Сталин һәм анын ин якын куштаннары йөзләрчә миллион совет халкын алдап сугыш утына тартып керткәннәр. Алданган, кол дәрәҗәсенә төшерелгән халык шушы бөек авантюра корбаны буларак сугыш кырында да, фашист концлагеренда да, совет ГУЛАГында да һәлак булган, тылдагы көч җитмәслек авыр хезмәт, ачлык-ялангачлык, НКВД урнаштырган коточкыч «тәртип»кә түзә алмый үлгән-кырылган. Сугыш китергән афәтне бүген дә халык төгәл генә белми. Шушы мәхшәр елларында һәлак булган халык санын да төгәл генә итеп санамаганнар — чама белән 20, 28, хәтта 50 миллион кеше харап булган диләр... «Чама белән» ... Най, нинди әхлаксызлык!
Ярты гасыр вакыт үтүгә карамастан, Калинин урманнарында һәлак булган менләгән сугышчыларнын сөякләре һаман чытырманлыклар арасында, кабергә индерелмәгән килеш рәнҗеп ята...
«Бөек Җинү» китергән «изге» сугышнын чын йөзе әнә шундый. Ә без Туган ил, Ватан, Рәсәй дибез. Нигә кирәк Ватан, әгәр ул үз кызлары һәм уллары турында кайгырта, аларны яклый, саклый алмаса, ачлыкка, җәбер- золымга дучар итсә һәм син, табигатьнен олуг заты — Кеше буларак шушы Ватан өчен ике тиенгә дә тормасан? «Ин олы закон — кешене рәхәттә яшәтү», — дигән Цицерон. Ә безнен халык бүген дә рәхәттә яшәүгә тиенмәгән әле.
Укучыларыбызны мин әнә шушы хәлләргә тарихи дөреслек күзлегеннән чыгып карарга, уйланырга, һәрвакыт уяу булырга кинәш итәр идем. Сабак булсын иде безнен үткәннәр һәркемгә!!!
Ачлык
Сугыш елларында яшәгән, анын бөтен кайгы-хәсрәтен кичергән безнен буын кешеләренен бүген дә хәтерен биләп торган, озын кичләр утырып та сөйләп бетерә алмаслык ачы хатирәләре, исәпсез-хисапсыз тормыш гыйбрәтләре, йөрәгенә уелып калган мон-зары бар. Әйе, газап чиккән кеше барысын да хәтерли!
Белмим, кайсы тирәдә ничек булгандыр, безнен Елховой авылы халкы өчен ачлыкнын ин котырган чагы инде сугыш тәмамланганнан сон, 1946 һәм 1947 еллар җәендә булгандыр. Гаҗәп хәл бит: тарихта тине булмаган зур, авыр сугыш туктатылган, илнен күге аязланган, барысы да әйбәт булырга тиеш сыман. Ә халыкка һич кенә дә җинел түгел. Анын тормышы һаман начар, ул элеккечә чыгырдан чыккан ярлы, ач-ялангач. Һәм тормышынын тиз генә унай якка үзгәрүенә өмет тә юк.
Бигрәк тә авыл халкына авыр. Колхозда эшләүдән беркемгә дә файда юк. Ин унган, ин булган колхозчы да ач яшәргә дучар ителгән. «Минимум» дигән чит ил сүзен әнә шул балачакта ишеттем: һәр колхозчы елына 300 хезмәт көне эшләргә тиеш. Ким эшләсән сина өстәмә салым салачаклар, йә булмаса башка катгый чара күрәчәкләр — Алла сакласын!
АККАН СУЛАР...
65
Хәтеремдә, 1946 ел өчен безнен колхозда унышны җыеп алып, күпмедер ашлыкны озатканнан сон, бер хезмәт көненә 75 грамм исәбеннән колхозчыларга икмәк бирделәр. Алны-ялны белми эшләгән (кайда инде ул елларда колхозда ял итү, бүген дә сирәк эләгә бит әле ул) ин унган колхозчылар 500 хезмәт көне эшләсәләр дә, 37 килограммлап бөртек алганнар. Әгәр ул колхозчынын өендә безнен кебек әле кул арасына да керерлек булмаган дүрт-биш тамаксау баласы булса? Нишли ала ул? Ата сугыш утында югалып калды. Анын өчен гаилә 72 сум пенсия ала. Базарда бер кило тоз 50 сум тора. Бер кап шырпынын да бәясе 50 сум. Тоз алсан
— шырпыга җитми, шырпы алсан — тозсыз каласын. Ә олы гаиләгә тегесе дә, бусы да бик кирәк. Әмма авыл Советында утыручы салым агентын ач гаиләнен мөшкел хәле мыскал да дулкынландырмый. «Салымынны түлә! Бетте — китте»... Бердәнбер сыерына — салым, бәрәнге бакчана — салым, салам түбәле дүрт почмаклы шып-шыр ызбана (мишәрләр өйне шулай дип атыйлар. Мин дә аны «өй» дип атый алмыйм. Өй бит ул зур, матур була.
— Ә.С.) — салым. Хәтта сарык сөтенә дә салым!
Салымны түләп бетерергә дә өлгермисен, заем белән кыса башлыйлар. Сугыш елларында җимерелгән халык хуҗалыгын торгызу өчен чыгарылган заем имеш. Гаҗәпкә калырсын: җимерек халык хуҗалыгын анын ач-ялангач халкы торгызырга тиеш...
***
...Урамда җылы май ае. Сугыш беткәнгә дә бер ел тулды. Авылда кызу эш вакыты: кырда язгы чәчү бара, авыл халкы бакча казый, бәрәнге утырта. Халык инде күнегеп килә — колхозга өмет аз, бөтен өмет үз бакчана
— бәрәнгегә, кабакка, чөгендергә, шалканга.
Безнен бакча зур. Йортыбыз авылнын өске урамында урнашкан булса да, бакчабыз юеш: кайдадыр аста чишмә чыгып ята булса кирәк, ул бөтен бакчаны юешләтә. Шуна күрә аны авылда ин сонгылардан булып казыйбыз, тирес ташыйбыз, бәрәнге утыртабыз...
Җир, бакча казу олылар өчен дә авыр эш, ә безгә, 9-11 яшьлек бала- чагага, ул икеләтә авыр. Инкәеп-инкәеп эшлибез. Көрәккә балчык ябыша, аны әледән-әле кыра торырга кирәк. Бердәнбер юаныч — былтыр җирдә калып черегән бәрәнге табу. Аны җыеп барабыз, ә кичкә әни аларны юып- чистартып, изеп-болгатып, тозлап табада кыздырып бирә. Сыек бәрәнге шулпасы түгел инде бу, ә чын деликатес!«Кәлҗемә» дип искә алалар аны бүген бәдбәхет еллар «тәмен» татыган татар балалары.
15-16 яшьлек Мөкатдисә, Мөхтәрәмә, Файзә, Мөсаллия апалар да безгә бакча казырга булышалар. Ул чагында үзебезгә дә эшләве күнелле булып китә. Җитеп килүче кызларнын сөйләшүләрен тынлавы үзе бер кызык. Бакча да тиз казыла. Кичен исә әни казан тутырып бәрәнге пешерә — безгә бакча казышкан кызларны сыйлый.
Көннәр үтә тора. Бакчалар казылып беткән, кәлҗемәләрнен исе дә килми башлаган июнь уртасы. Идән асты базында бәрәнгенен сонгы чиләкләре, ә янасы өлгерергә ерак әле. Ашау көннән-көн кысыла бара. Әле күптән түгел генә бәрәнгене иркен пешереп ашаган булсак, хәзер әнә әни ике-өч бәрәнге кырмалап сала да, казанда кайнаган суга бераз сөт өсти. Шулпа күп, ә туклыгы юк. Ашарга утырганда ничек ашыйсы килгән булса, ашап торгач та шулай ашыйсы килә. Ярый әле читән төбендә кычыткан бар — әни аны күпләп-күпләп сала шулпага. Аннан балтырганга, көпшәгә, какыга, кузгалакка чират җитә. Алары картая башлагач бәрәнге, чөгендер яфраклары керә безнен «рацион»га.
Беркөнне күрше малайлары — Җәмил, Җәлил, Рәхимҗан, Наил, Өлфәт белән Чиялек әрәмәсенә балтырганга киттек. Ул вакытта Чиялек әрәмәсе бик матур, бай иде. Таллыклар арасында күпереп үскән балтырганнар, сәрдәләр... Көпшәсен дә, бәбәген дә ашап җибәрәбез — барыбызнын да утыз ике тегермәне эштә, сөйләшергә
ӘСГАТЬ САЛАХ
66
дә вакыт юк.
Капчык-янчекләрне тутырып кайтырга чыктык. Әллә бик күп җыйганбыз балтырган-сәрдәләрне, әллә инде хәл юк — аяклар тала, безне тынламыйлар, алга бармыйлар. Ун-унбиш адым үтәбез дә, күпереп үлән үскән юл кырыена авып төшәбез. Күк йөзе зәп-зәнгәр, һичнинди болыт әсәре юк. Чәчкәдән-чәчкәгә күбәләкләр, умарта кортлары, башка бөҗәкләр күчеп куна — табигатьнен илаһи бер вакыты. Ә бездә ул матурлыкка игътибар итү юк, сүрәнлек-сүлпәнлек. Тизрәк торып, кайтып китәр идек, хәл, аяк буыннарында егәр юк. Сөйләшәсе дә килми.
Ике чакрымдагы Чиялек әрәмәсеннән ярты көн кайтканбыздыр.
Балтырган, көпшәләргә энекәшләр һәм сенелкәш ташланалар. Әни дә капчык янына килеп бәбкәләр барлый башлый — ана тизрәк балтырган ашы пешерергә, балаларын ашатырга кирәк. Тик ашыйсы килүне бернәрсә дә басмый. Иртән дә, көндез дә, кичен дә, төнлә дә ашыйсы килә. Бөтен уй ашау турында, бөтен теләк, хыял — ашау, ашарга табу. Сугыш башланган елны безне — аталары сугышка киткән балаларны хәзерге балалар бакчасы сыман җиргә йөрттеләр. Нигәдер аны безнен авылда «Площадка» дип атыйлар иде. Тәүге тапкыр манный боткасы тәмен мин әнә шул «площадка»да татыдым. Тәмле дә иде сон! Ә шунда эшләүче Минкәмәл апанын зур эмаль коштабактагы бодай әпәе кисәкләрен безгә таратып йөрүе әле дә күз алдыннан китми. Андый тәмле, андый туклыклы ипине башкача гомеремдә дә ашаганым булмады сыман.
Сугышка кадәр әти Казаннан ниндидер үзе озынча, үзе түгәрәк бер кызгылт ашамлык алып кайткан иде. Ах, анын тәме! Әнидән анын нәрсә булуы турында сорыйм — мин бит әле ул вакытта бәләкәй булганмын.
— Кулбаса турында әйтә торгансындыр, улым. Атан шулай кая да булса
ӘСГАТЬ САЛАХ
барган җиреннән нинди дә булса ят, тәмле ризык алып кайтырга ярата иде, — ди әни.
— Нәрсә сон ул — кулбаса...
— Иттән ясыйлар инде аны, тоз, сарымсак, борыч кушалар...
Сүз колбаса (ә нишләп сон әле чыннан да кулбаса түгел!) турында барганын мин сонрак, инде үзем дә буровойда эшли башлагач кына белдем. Нәм бу очракта да шуны әйтә алам: андый тәмле колбасаны башкача ашаганым булмады бугай.
Ач булгангамы, әнә шундый тәмле ризыклар искә төшә.
Ашыйсы килү бер минутка да тынгылык бирми.
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр ташкүмер;
Ашак кели, кели, кели
Үтә безнең яшь гомер...
Көлсән көл, еласан ела, әмма без, мишәр малайлары, шулай җырлап йөри идек ул елларда.
Пенсияне алу көне килеп җитте. Әни кайгыда: шул аз-маз акчаны да заемга басып калачаклар.
— Тагын шырпысыз да тозсыз да калабыз инде...
— Мин барыйм әле, әни, бәлки алып кайта алырмын, — дим. Әни ризалаша, чөнки үзе барса, барыбер калдырып кайтырга мәҗбүр була: салым агенты шулкадәр имансыз бәндә — бугазынны буып алачак.
Җайлаганнар бит: почта бүлеге авыл Советы бинасында, ишеге исә салым агенты ишегенә каршы гына. Агент үз ишеген ачып куйган, пенсия алырга килгән һәркемне күзәтеп, кисәтеп тора. Почта бүлегендә эшләүче, сугыштан бер аягын өздереп кайткан Әхмәтзыя абзый Хәбибуллин исемлектән безнен фамилияне эзләгән арада агент абзый мине дә кисәтеп куйды: «Салахов, пенсиягезне алгач, минем янга кер!»
— Ярар, — дидем мин тыныч күренергә тырышып һәм, Әхмәтзыя абзый 72 тәнкәне санап биргәч тә, ишектән чыгып сыздым. Салым агенты арттан йөгереп чыкканда мин инде тыкрык башына җиткән идем. Анын:
— Салахов, Салахов дим, акчанны калдыр, — дип кычкыруына җавап итеп тар һәм кыска балаклы ыштаннын төбен учлап күрсәттем дә, үзебезгә таба йөгердем.
Тормыш әнә шулай бөтенләй усал булмаганнарны да этлеккә өйрәтә ул.
Әй, халыкнын ачка тилмерүе ул елларны! Ашамаган нәрсә калмады: алабута, черек бәрәнге, кычыткан, балтырган. Күл буенда яшәүче берничә гаиләнен бака пешереп ашаулары турында әле дә сөйлиләр. Бер апа казан астын ягып җибәрә дә, чиләк тотып күл буеннан бака җыеп кайта һәм инде суы кайнарлана башлаган казанга дүрт ботлыларны салып җибәрә. Теге бичаралар шырык-шырык килеп сикерешеп чыгалар икән. Шулай да ите тәмле икән бакаларнын, балыктан да болайрак, дип сөйләгәннәр.
Әрлән, йомраннарны да ашаучылар булган. Аларнын да ите тәмле икән. Булмыйни: бөртек тә, үлән белән генә тукланалар бит ул җәнлекләр.
Яна Чишмә авылы кешеләре юкә ботагын киптереп, шуны тарттырып он ясаштырдылар. Әтинен бертуган апасы Хәйрия абыстайларга баргач минем дә юкә пәрәмәче ашаганым булды. Каймак белән ашагач бик тәмле булган иде.
Бер көнне Түбән әрәмәгә балтырганга төшкән идем, кайтканда аскы урамда яшәүче әнинен балалар йортыннан кайтканнан сон яшәгән җингәсе Хәтимә әби белән Сөләйман бабайларга (ул читтән кайтып Хәтимәгә йортка 72
ӘСГАТЬ САЛАХ
68
кергән) кагылдым. Хәтимә әби арыш һәм алабута онын кушып бәләкәй генә итеп салган ипинен яртысын мина кисеп бирде. Кош тоткан кебек кайтып кердем өйгә. Әни дә, туганнар да шатланыштылар. Шулчак күрше кызы Тәкан Асиясе килеп керде. Әле күптән түгел генә түгәрәк гәүдәле күренгән 17 яшьлек Асия апа ябыгып, хәлсезләнеп калган, ә йөзе табак чаклы булып җилсенгән. Бу ачлыктан шешенү галәмәте иде.
— И-и, Мөсәвәрә астай, үләм бит... — диде дә, акырып елап җибәрде Асия апа. Әни мин алып кайткан кара ипине алты тигез кисәккә бүлеп, Асия апага да өлеш чыгарды. Барыбыз да валчыгын да калдырмый ашап та бетердек. Бик тәмле булды ул кара ипи. Асия апа рәхмәтләр әйтеп чыгып китте.
Әни ашка бәрәнге әрчи. Ә без — мин, энеләрем Тәлгать, Әгъдәс һәм сенлем Мөзәянә чират торып бәрәнге кабыгын ала торабыз, учактагы күмер өстендә куырып авызга каба торабыз. Әнинен ашы кайчан пешә әле, ә безнен түзәрлегебез калмады — ашыйсы килә. Дүрт бала учак янында мәш киләбез. Куырган бәрәнге кабыгы тәмле...
Озак еллардан сон хатын ашка бәрәнге әрчеп утырганда куырган кабык искә төште дә, берне алып газ плитәсендә куырып авызга кабып карадым. Булса да булыр икән: авыздан үтмәде бит. Ничек ашалды икән теге елларда бу «затлы» ризык?
Кайсыбер күршеләр ат кузгалагы яфрагыннан пәрәмәч пешерәләр иде. Беркөнне мин дә Югары әрәмәдән ат кузгалагы җыеп кайттым. Чәчәгеннән өйрәсе тәмле була икән дигәнгә, әни сөт кушып өйрә пешерде. Мин ул өйрәне күбрәк ашап җибәрдем бугай — төнлә бик каты эчем һәм башым авыртып, күнелем болганып урынымнан тордым. Баш әйләнә, күз аллары карангы, хәл юк. Эчтә булган бар нәрсәне актарып чыгардым. Ике көн авырып яттым. Тамак диеп агуланып үлү дә аяк астында гына йөргән икән бит.
Болай да ярлы авыл кешесенен күпме генә артык әйбере булуы мөмкин? Әтинен бердәнбер кыска пальтосы, әнинен кадергә бәйли торган шәле, чиккән башлы сөлгеләр, тәрәзә кашагалары, хәтта керосин саклый торган 10 литр сыешлы зур шешә дә онга, бәрәнгегә алыштырылды. Вакыт- вакыт әни башка хатыннар белән, сандык төбен актарып алган кадерле әйберләрен кыстырып, Шөгер һәм Әлмәт якларына — Яна Елховой, Сембер, Сәмәрканд, Дәүләт, Чупай, Мәмәт авылларына чыгып китәләр, икешәр көн йөреп тегеннән-моннан ризык юнәтеп кайталар.
Атлар, тракторлар сугышка озатылганнан сон колхозда калган карт атлар белән генә кыр эшләрен башкарып чыга алмый башладылар. Чәчүлек басуларны 50 шәр сутый итеп һәрбер колхозчы хатынга бүлеп бирделәр. Башкалар белән беррәттән әни ач килеш иртәдән алып кичкә кадәр колхоз җирен казый. Әллә авыр эш көчкә килгән, әллә ачлыктан — беркөнне әни бик каты ашказаны авыртып кайтып керде. Ул авыру бик озак йончытты әнине. Түзә алмагач, күрше Кләмәнтәй авылы фельдшеры, әтинен дусты урыс Киселев абзыйга күренергә китте. Ул авырунын начар ашаудан булуын әйтеп, үзе ясап, үзе өчен генә саклаган даруын биреп җибәргән. Шуны эчкәч кенә әнинен сәламәтлеге рәтләнде.
Нәркем үзенчә ашарга ризык табу ягын карый. Бер төркем күрше малайлар белән күлгә төшеп китәбез. Камыш араларында үрдәк оялары күп, янәсе йомырка җыябыз. Йөрибез-йөрибез, әмма муеннан су уртасында үсеп утырган камыш арасына ничек керәсен?
Миннән бер яшькә олы Җәмил кармакка балык тотарга өйрәнгән. Әйдә, балык тотабыз Шушмадан, ди ул. Иртән иртүк елга буена төшәбез. Шушмага Бустрәй инеше кушылган җирдә подуст балыклары каба икән. Тегәрҗепкә кармак тагып, ана суалчан эләктереп суга салабыз. Ташлыкта су агымы көчле, подустнын нәкъ урыны икән. Әһә, Җәмил әнә бер балыкны тартып та чыгарды. Оста шул! Минем кармакны да тартып куя балык, тик капмаган әле. Җәмил тагын берне эләктерә. Ниһаять, мин дә бер балык каптырам һәм шатлыгымнан аны тотып авылга чабам.
Тик икенче төшүдә көне буе утырып та икебезгә бер балык та тота алмый
АККАН СУЛАР...
69
кайтабыз. Әни орышына, «Вакыт әрәм итеп йөрисез, кышын сыерга нәрсә ашатырбыз?» — ди ул. Дөрес сөйли. Мина инде унбер яшь. Үземнен чалгым, бәләкәй арбам бар. «Темпы», — диләр аны безнен авылда. Темп — күмәк хуҗалык, социализм, коммунизм «җинүләре»ннән ачы көлеп, сарказм белән аталган булгандыр инде ул арба. Темпы белән Кләмәнтәй урманыннан инкәеп-инкәеп утын ташыйбыз, шунын белән колхознын җитеп килгән кызлары ач килеш елый-елый күрше районнан чәчәргә орлык өстериләр. Шул арба белән мин тау араларыннан, чокырлардан, чәчелми калган җирләрдән үлән чабып йөрим, бердәнбер өметебез, аклы-каралы сыерыбызга кышка азык әзерлим.
Гаиләбезнен олы бәхете иде ул бура кебек зур гәүдәле, тамаксау, әрсез аклы- каралы сыер — сугышнын башы белән китеп югалган әтиебез төсе. Булдыклы кеше булган безнен әти! Авылга бер мәшһүр Холмогор токымлы сыер алып кайтып калдырган ул кайдандыр чит яктан. Үлән күпереп үскән җәйге айларда көтүдән кайткач әни бер чиләк, вакыт-вакыт чиләк ярым сөт савып ала иде. Иртән көтүгә озатыр алдыннан да чиләккә якын сөт биреп китә сөтбикәбез. Еш кына кичтән әни сыер сауганда анын янына савыт тотып күрше малайлары, кызлары керәләр. Хәтта ерактанрак та сорап киләләр. Табигате белән гади, сораганны кире кага алмый торган кеше булганга, әни, үзенен дә дүрт баласы булуга карамастан, барысына да өлеш чыгарырга тырыша.
Шунын өстенә бит әле сөткә йөкләмә, «задание» дә бар. Бер тиенсезгә сөтеннен шактый өлешен хөкүмәткә (хөкүмәткә булды микән әле?) тапшырдык.
Булган сөтне аертып әни каймак җыя. Аерган сөттән катык оета. Катык оерга да өлгерми, без аны ашап та бетерәбез. Атна ахырында әни май яза. Кило ярым май төшә. Әйрәнне үзебез эчәбез, ә майны иртән базарга чыгарып сатабыз да, акчасына он, яки бәрәнге алабыз. Майнын килосы 350 сум, кило ярым сатсак 525 сум була. Ә он кыйбат. Бервакыт әни белән он сатучылар белән сатулашып йөргәнебезне хәтерлим. Кершән кебек ак бодай оны сатучы бер озын чуаш янына туктадык.
— Ни хак онын? — дип сорады әни.
— Вике пен тә вике сөс, — ди чуаш. Мин тиз генә анын нәрсә әйткәненә төшенә алмыйм. Безнен тирә чуашы булмады ахры, Кләмәнтәй чуашлары татарча бик яхшы сөйләшәләр. Ике мен дә ике йөз сум оннын бер поты, дигән икән ул. Сатулаша-сатулаша булган акчага ун кадак (дүрт кило) он алдык. Аны күтәреп өйгә кайтып киләбез. Шулчак бәбкәләрен иярткән ана үрдәк кебек, бездән кыйгач кына яшәгән ут күршебез Чүлмәк Шәймәрдән абзый хатыны Гайшә абыстай биш баласын — Фаизә, Саҗидә, Сәгыйдә, Зәмзәмия һәм Шамилш ияртеп килеп керде.
— А-ач-ка бе-тә-без, Мөс-сә-вә-рә, кот-карр-сан син генә кот-кар- расын. А-а-ня, койманы а-ал, о-о-ныннын яр-тысын безгә би-ир. А-ал-ла хакы ө-өчен! Шәм кебек Шә-ә-мәрдән кайтса, коймасы бу-у-лыр...
Гайшә абыстай, мәрхүмә, тотлыга иде. Әмма да батыр хатын булган икән. Карт белән карчык, биш бала, үзе — ничек яшәмәк кирәк ул заманда? Дөрес, Шәйхетдин бабай белән Шәмсенур әби сугыш ахырына кадәр яши алмадылар.
Иске койма бәрабәренә онны урталай бүлештек. Куе итеп пешергән умач күршеләр өчен дә, безнен өчен дә хан нигъмәтләренә тин булгандыр.
Эбер-чебер Чүлмәкләр бәхетенә озын буйлы, таза гәүдәле, «шәм кебек Шәмәрдән» абзый, озак кына хәбәрсез югалып торганнан сон, исән-имин авылга кайтып төште — әсирлектә булган икән. Балаларнын ачтан үлү куркынычы чигенде, чөнки нинди генә булмасын, ата кеше гаиләсен, сөйгән балаларын саклап калу өчен бөтен тырышлыгын куя ул.
Ачлык, даими ашыйсы килү кешене туктаусыз ризык турында кайгыртырга, ашарга табарга, эзләнергә мәҗбүр итә. Бәлки тагын балыкка төшеп караргадыр? Мин Җәмил янына кереп киттем — балыкка бит без һәрвакыт анын белән йөрибез. Тик Җәмил юк икән өйдә.
— Алар киттеләр бит, — ди унҗиде яшьләрендәге апасы Мөсаллия.
ӘСГАТЬ САЛАХ
70
— Кая киттеләр?
Ачлыктан тәмам хәлсезләнгән Мөсаллия апа сәкедә яткан җиреннән торып утырды һәм елый-елый хәлне сөйләп бирде. Авыл Советы ике як авылдан — Елховой һәм Түбән Абдулдан бик ачка тилмергән дүрт гаиләдән сигез баланы район үзәге Чирмешәнгә озаткан. Җәмил белән сенлесе Гасимә дә шул төркемгә эләккән. Аннан алар балалар йортына китәчәкләр икән. Мина бу хәбәрне ишетү таяк белән башка суккан кебек булды — дустым белән аерылышуны белми дә калганмын бит! Шул ук вакытта аларнын балалар йортына китүенә сөенеп тә куйдым, чөнки анда туйганчы ашатуларын, яхшы итеп киендерүләрен мин әнидән күп мәртәбәләр ишеткән идем инде.
Кызганыч ки, Чирмешәндә Елховой балаларына бәхет елмаймый. Ни сәбәптәндер, аларны балалар йортына алмыйлар. Мингата абзый Хәсәншин ачка киселгән сигез баланы кабат арбасына утыртып, авылга кайтырга чыга. Тик бераз үтүгә, Гатанын арык аты тәмам хәлдән тая һәм ач балалар балтырган, сәрдә бәбәкләре, башка төрле үләннәрне ашый-ашый урманда кунарга мәҗбүр булалар.
— Үләнне никадәр ашасак та тамак һаман ач. Арбага барыбыз да сыймагач, үлән йолкып аска җәйдек тә, бер-беребезгә елышып җиргә ятып йокладык, черки талаганны да иртән торгач кына сиздек, — дип искә алган иде ул вакыйганы Җәмил дустым.
Икенче көнне кич белән генә кайтып төшәләр алар авылга.
Җәмилнен тәмам ачка киселгән сенлесе Гасимә, балакай, озак яши алмады. Әгәр шул вакытта балалар йортына китә алган булсалар, Гасимә, сабый, бәлки исән калган, тагын озак еллар яши алган булыр иде әле.
***
Атмас тан, чыкмас көн... Ачлык өстенә баш күтәрә алмаслык мәшәкатьләргә тарыды халык ул елларны. Нинди генә мәсьәләгә юлыкма, нәрсә турында гына кайгыртма — шул юк. Сонгы ризыкларынны пешереп ашар өчен утын гына да булмый иде көне-көне белән. Урман якын түгел, ул Кләмәнтәй авылы артында. Утынлыкнын ин якыны да кимендә биш чакрымда. Колхоздан ат сорап алуга өмет юк, анын үзенен дә хәле мөшкел, сугышка алынмаган карт, арык атлары үлеп бетү чигендә, сабан сөрергә дә җитмиләр. Үз сыерларыбызнын бозаулаган чоры — җигәргә иртә әле. Утынга шул ук бәләкәй арба — «Темпы» белән генә барырга кала.
Бер көнне әнинен килендәше Гайшә абыстай, анын олы улы, ягъни минем ике туганнан туганым, миннән өч ярым яшькә олырак Рәшит абзый һәм әни белән мин бергә урманга, утынга киттек. Барган-барган күбрәк алып кайтасы килә бит ул утынны. Күбрәк булсын дип, коп-коры өрәнге һәм усак ботаклары җыйдык. Шактый җыелды алар — «Темпы»ларга тау чаклы ясап төядек. Кләмәнтәйгә чаклы җинел генә төштек, чөнки юл аска таба, әллә ни көч түгәсе түгел. Ә менә Кләмәнтәй тавын менүләр... Тау авылны чыкканчы ук башлана. Каян шундый озын булган ул тау? Сугыш елларындагы бәхетсез мишәр балаларын бимазалау өчен ясап куйганмы әллә аны Ходай? Балаларны гына түгел, олыларны да...
Иртән ашаган бәрәнгене ашказаны әллә кайчан эшкәрткән. Бәрәнге бит: «Мин сине алып барырмын-баруын, тик алып кайта алмам — мина ышанма», — дип әйтә ди. Әпәй генә: «Мин алып та барырмын, алып та кайтырмын», — дия ди. Ә безнен ипине инде күптән күргән юк. Вакыт төшке якка әйләнеп килә — кояш аяусыз кыздыра. Берьюлы ашыйсы, эчәсе, утырып ял итәсе, тагын әллә нәрсәләр эшлисе килә, тик арбаны гына тартмыйсы иде — бигрәк авыр бит...
Гайшә абыстай эре сөякле, гәүдәгә дә олырак, ләкин сәламәтлеккә туймый, ана озын таудан арба тартып менүләре тагын да газаплырак. Ундүрт яшьлек Рәшит абыйнын үзенә генә туры килә тартырга. Без исә әни белән икәү өстерибез үз «Темпы»бызны. Әни дә бәләкәй — зур көч иясе түгел, мина да унбер генә яшь — йөк атына тинләшергә иртәрәк.
АККАН СУЛАР...
71
— Ашыкмыйк, утырып ял итик, — ди Гайшә абыстай. Анын тәкъдимен барыбыз да эчтән хуплап каршы алабыз һәм, арбаны ташлап, юл кырыендагы үләнгә авабыз. Сөйләшерлек тә хәл юк. Барыбызга да берәр телем ипи бирүче булсын иде дә, шуны ашап җибәрәсе иде. Аннан сон «Темпы»ны тартып менүе дә бик авыр булмас иде. Ә болай Кләмәнтәй тавын менеп җиткәнче дүрт-биш мәртәбә туктап ял итәргә туры килә. Менеп җитәбез дә, бераз аска — Биктуган чокырына таба төшәбез. Аннан сон, бик озын булмаса да, Кләмәнтәй тавыннан да текәрәк Биктуган тавын менәсе бар бит әле. Бу таудан без арбаларны берәм-берәм, дүртебез берьюлы тартып менәбез. Тәннән, мангай, муеннардан тозлы тир ага, атлаганда егәрсез аяклар чалыш-полыш килә...
Бәләкәй арба белән утын, печән, салам, кыр бакчадан көзен бәрәнге ташулар, ул көннәрнен чиксез авырлыгы хәтердә шул хәтле тирән уелып калган ки, ярты гасырдан артык вакыт узса да төшкә керәләр: интегеп- интегеп, тиргә батып Кләмәнтәй тавыннан утын тартып менәсен имеш. Кинәт уянып китәсен дә, монын төш кенә булуына кинәнеп бетә алмыйсын. Тик тынычлану сина тиз генә килми әле: йөрәк ярсып дөпелди, сулыш кысылган, үзен шабыр тирдә...
Ул елларнын газабын һәрберебез искә ала. Әни:
— Бер кичне озак вакыт йокыга китә алмый, уйланып яттым: өйдә иртән торып пешерергә һичбернәрсә калмады, хәтта бәрәнге дә юк, — дип сөйләгән иде. — Йоклап киткәнмен дә, төш күрә башлаганмын. Тавык төшенә тары керә инде. Ашарга бетү турында әбиегезгә (әнинен каенанасы, 1943 елда вафат булган Бибигайшә әби. — Ә.С.) зарланып утырам, имеш. Ул: «Әнә, төшеп Рәхимәдән ал, анын базында тагын унөч чиләк бәрәнге бар әле», — диде әбиегез. Иртә белән Рәхимә апаларыгызга төшеп, (әбинен кызы, әтинен сенлесе. — Ә.С.) төшне сөйләдем.
— Әйе шул, нәкъ унөч чиләк бәрәнгебез бар, каян белгән аны мәрхүмә әни? — дип гаҗәпләнгән Рәхимә апа һәм әнигә бер чиләк бәрәнге тоттырып җибәргән, рәхмәт төшкере.
Ач булгач бит әле рәтле йокы да алмый. Беркөнне мин тан атып, кояш чыгуга хәлсез килеш иләс-миләс атлап урамга чыгып утырдым. Һәрвакыттагыча үлеп ашыйсы килә. Шулчак безнен турыдан Кизләү очына таба берничә хатын-кыз, бала-чага ашыгып китеп барды. «Кая баралар икән алар» — дип гаҗәпләнеп калдым. Бераздан беленде: төнлә шундый ук ачлыкка, авыр колхоз эшенә түзә алмыйча фермада колхознын карт бер аты үлгән икән — ачка тилмергән, үлем куркынычы янаган кешеләр шуны бүлгәләп алып кайтканнар, пешереп ашаганнар.
Ә безне ачка үлүдән әнә шул мул сөтле сыерыбыз коткарды. Җәй буе колхоз эшенә — утауга, уракка йөргән җиреннән әни көн саен берәр-икешәр көлтә үлән алып кайта да, аны киптереп пает башына менгереп салабыз. Мин дә аз-маз азык әзерлим. Ләкин азык җитми, кыш уртасына бетеп китә. Колхоздан салам сорап алабыз. Бәләкәй чана белән кырдан сорамыйча да алып кайткалыйбыз. Ә сыерыбыз сайланмый — арыш саламын «ура» гына. Вакыт-вакыт ул «браматка» чыгып китә, ферма тирәсендә коелып калган печән-саламнарны җыештыра, йә киртә аркылы сикереп берәрсенен бакчасындагы салам, яки печән өеменә керә. Мондый әрсезлеге өчен анын ике мөгезен сугып сындырдылар, янбашына балта чаптылар. Малкаем озак кына җәрәхәтеннән кан саркып, аксап йөрде.
Бер кичне әни сыер сауганда савыт тотып килгән балалар арасында урамнын Борһан тавы очында яшәүче Зөһрә абыстай малае, минем яшьтәш һәм сыйныфташ Габдрахманны да күрдем. Тагын да бәләкәйрәк чагында мин алар очына барганда олырак малайлар мине шул Габдрахман, анын ике туганнан туганы Мохтар белән көрәштерәләр иде. Бик тыйнак, кыюсыз малай иде Габдрахман. Мин аны үз итә, якын күрә идем. Савытын алып әнигә суздым. Әни ана сөт савып бирде. Габдрахман сөт тулы бәләкәй савытын ике кулы белән тотып, әкрен атлап өенә кайтып китте.
Иртән без күрше Саҗидә һәм Ясмык Минач абзый кызы Сания белән Елховой поселогы Яна Чишмә урманына җиләккә киттек. Аерма юлына чыккач Сания кинәт
ӘСГАТЬ САЛАХ
72
нәрсәдер исенә төшкәндәй: «Төнлә Габдрахман үлгән бит» — дип әйтеп куйды. Әйтерсен лә аяз көнне яшен сукты. Йа Хода, кичә кичтән генә минем кулдан бер савыт сөт алып киткән дустым Габдрахман ачка киселеп җан биргән бит!
Авыр иде шул аларнын тормышлары. Әтиләре Харис абзый безнен әти кебек сугышта югалып калды. Гаиләдә әллә биш, әллә алты бала. Кәҗәләре генә дә юк. Авылда ярдәмгә ин мохтаҗ гаиләләрнен берсе булды бугай аларнын гаиләсе.
Соныннан мин шуны белдем: Габдрахман, бичара, бездән алып кайтып киткән сөттән авыз да итмәгән, әнисенә кайтарып биргән. Зөһрә абыстай иртәнге ашка дип калдырган. Ах, белсәм иде Габдрахманнын үләсен, әнидән тагын бер савыт сөт алып, анын үзенә генә эчерткән булыр идем...
Юк, авылда ачлыктан киселеп үлүчеләр бер Габдрахман гына булмады шул. Озакламый йорттан-йортка ризык эзләп йөрүче яше җиткән дивана егет Фәхразыйнын да ачка үлүе мәгълүм булды. Күпер янында яшәүче Галлә абзый төрмәдән кайтып кергән көнне үлде — анын да дистрофия (ачка киселү) булган. Күршебез Минкәмәл абыстайнын да ике баласы ачтан дөнья куйды. Каһәр суккан сугыш, шул сугышка китергән тәкәббер һәм булдыксыз ил башлыклары, башбаштак совет һәм партия системасы, шулар нәтиҗәсе буларак туган ачлык әнә шулай байтак ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнен, шул исәптән гөнаһсыз сабыйларнын гомерен өзде.
Мин сугыш еллары һәм сугыштан сонгы ачлык турында үзебезнен авыл мисалында гына хәтер янарттым. Ә бит безнен Татарстанда гына да авылы-авылы белән ачлыктан кырылу вакыйгалары аз булмаган. Аксубай районынын Яна Үзи авылыннан чыккан, бүген Әлмәттә яшәп ятучы пенсиядәге укытучы абый мина авылларына Бөек Ватан сугышыннан 74 кеше әйләнеп кайтмавы, ә ачлыктан шул ук авылда 75 кеше үлүе турында сөйләде күптән түгел. Актаныш районынын Әнәк авылында туып-үскән актив хәбәрчебез Мөслиха апа Нәгыймова күрше Зөбәер авылынын һәр икенче йортында яшәүчеләрнен язгы ачлыкта җирдә кышлаган бодай ашап, агуланып үлүе турында бүген дә ачынып сөйли. Алтышар-җидешәр кешедән торган гаиләләр тулысы белән кырылып беткәннәр. Коточкыч фаҗига бит бу! Һәм ул да әнә шул алда әйтеп кителгән ил буенча килгән башбаштаклык нәтиҗәсе булган.
Авыл кешеләре арасында да төрлесе булды, әлбәттә. Колхоз амбарчысы булып эшләгән абзый, сугыштан исән-имин кайтып идарә тирәсенә елышкан эреле-ваклы түрәләр, һич югында атлы эштә — олауда йөргән абзыйларның гаиләләре без ач утырган үтә кризис чагында да мич тутырып ипи салдылар, ачка тилмергән күршеләре генә түгел, хәтта якын туганнарының да хәлләрен белмәделәр.
Шулай да мин алар ризыгын уртаклашмавыбызга бүген бик канәгать. Чөнки без дә кеше хакына кергән, намусыбызга хилафлык китергән булыр идек. Ачтан үлгән дустым Габдрахман рухы алдында миңа гомер буе газап чигеп яшәргә туры килгән булыр иде.
Ачлык еллары безнең өчен олы сынау булды. Әйтерсең лә без сират күперен кичтек. Очраклымы, әллә очраксызмы, үлем тырнагыннан котылып калган балалар ул мәхшәрдән ныгып чыктылар. Гаделлек, намуслылык, татулык, тырышлык, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек, ярдәмләшү, кеше хәленә керү, аның кайгысын уртаклаша, кызгана белү кебек асыл төшенчәләрне, аларның бер-берең белән яшәү дәверендә үтә кирәкле күркәм сыйфатлар булуы турында аңладык без. Мин аны ачлык газапларын бергә татыган күршеләрем Файзә, Саҗидә һәм аларның сеңелләре, дустым Җәмил Гыйльманов һәм аның апасы Мөсаллия, сеңлесе Тәслия, Нурхая абыстай балалары Мөкатдисә, Наил, Мәгъсүмә һәм Әгъдәс, сугыш туктаганның икенче көнендә — 1945 елның 10 маенда Кенигсбергта һәлак булып калган Әбелгата абзый балалары Мөхтәрәмә һәм Җәлил, шулай ук бөтенләй ятим калган Хәдичә, Зәрига, Әгъзам, Әгъләметдин, Рәшит Бәдыйковлар һәм башка бик күпләр мисалында әйтә алам. Күрше кадерен, туганлык хисләрен, ризык кадерен аеруча сизгерлек белән тоялар алар. Кайсы турында сөйли башласам да, алар миңа якын туганнарым кебек. Авылга кайтканда алар белән очрашып сөйләшү үзе бер гомер. Һәрберсе рухи бөтен,
АККАН СУЛАР...
73
саф алар. Яшәүнең кадерен, ямен табып, тырыш хезмәт, гадел, бәрәкәтле тормыш белән яшиләр. Урлашмыйлар, алдашмыйлар, кеше хакына кермиләр. Һәрберсенең әллә ничәшәр баласы, оныклары бар. Сәламәт кенә була күрсеннәр — миннән изге теләк шул аларга! Һәрвакытта шаулап торган самавыр, кайнар коймак белән чәй артында очрашырга насыйп булсын.
Һәм Ходай ачлык күрсәтмәсен иде халыкка...
Алда ниләр көтә?
Балачакның иң якты сәхифәсе — мәктәптә уку еллары. 1946 елда Елховойда башлангыч мәктәпне тәмамладык та, Түбән Абдул ягына җидееллык мәктәпнең бишенче сыйныфына киттек. Кызык хәл: Елховой авылында — Иске Багряҗ башлангыч мәктәбе (кайсыдыр бер чорда Елховойны Иске Багряҗ дип атый торган булганнар), ә Түбән Абдулда — Елховой җидееллык мәктәбе.
Агач мәктәп Шушма елгасы буена урнашкан иде. Түбән Абдул, Елховой, Кызыл көч һәм хәтта Елховой поселогы — Яңа Чишмә авылы малайлары-кызлары да шушы мәктәптә укыйлар. Шөкер, авыллар арасы ерак түгел. Елховой белән Түбән Абдулны биек итеп таштан күтәргән юл (гать) тоташтыра. Шул юлда Борһан күле, Тугай суы һәм Шушма аркылы салынган өч күпер. Кыска гына таш юлда өч күпер булу безнең ише хыялый малай-шалайда авылларыбыз өчен ниндидер горурлык хисе уята. Әйтерсең лә гади авыл күпере генә түгел, ә Идел аркылы салган күпер. Әнә күрше Кләмәнтәй авылында бер генә күпер. Анысы да бәләкәй. Андый күперләр безнең Кизләү инешендә дә биш-алты. Ә Шушма аркылы салган күпер каршында өч-дүрт «үгез» дә бар. Алары инде күперне язгы бозлардан сакларга куйган «үгез»ләр. «Күперегезнең баганаларын аударып, үзен җимереп китәм», — дип ярларга кагыла-сугыла агып килгән ястык калынлыгындагы зур боз әнә шул «үгез»ләргә килеп төртелә. Елга суына субай кагып утырткан «үгез»ләр көчле бәрелүдән селкенеп, ыңгырашып куялар. Боз өстенә башка бозлар шуышып менәләр. «Үгез»ләргә тагын да авыррак сыман, тик алар бирешмиләр. Бозлар «үгез» сыртында ярылып, вакланып, күпер баганаларына бәрелә-сугыла аска таба агып китәләр.
Язгы ташкыннарның да төрлесе була. Кинәт төшкән бик ярсулы ташкыннарда күперләрне «үгез»ләр дә саклый алмыйлар. Ә безнең күл аркылы салган күпернең «үгез»ләре бөтенләй булмаганга, аны ел саен диярлек боз алып китә иде. Аннары авыл ир-атлары җәй буе яңа күпер салалар. Юан имән агачыннан ясаган «бабка» белән өч-дүрт таза ир-ат көннәр буе субай кагалар. Аларның: «Әйдә тагын, әйдә тагын» дигән авазлары тын авылның иң аргы урамнарына чаклы ишетелеп тора.
Бишенче сыйныфка барган елның беренче сентябре якты кояшлы, җылы көне белән истә калган. Мәктәпнең иң аргы, кояш нурлары төшеп торган классның бер алгы партасына Тугай малае Ләбиб Ибраһимов белән утырттылар мине. Кара тутлы, чандыр һәм миннән калку Ләбиб яшькә дә олырак иде: әтисе сугышка киткәч әниләре вафат булган һәм ул апасы белән ятим калып, мәктәп яшенә җитсә дә, укырга керми торган. Ләбибләр бәхетенә әтиләре сугыштан исән-имин кайткан иде.
Ләбиб белән бик тиз дуслашып киттек. Бәлки безне күңел биреп, тырышып, һәрнәрсә белән кызыксынып уку дуслаштыргандыр. Бигрәк тә арифметика, тарих һәм тел фәннәре дәресләре безнең өчен кызыклы иде.
Арифметикадан безне мәктәп директоры Әхәт абый Гыйләҗев укыта иде. Озын буйлы, таза, үз-үзенә нык ышанып эш итүчән Әхәт абыйның бер кимчелеге бар — ул тиз кызып китүчән һәм андый минутларда сүзен әйтә алмый, «ныпь-ныпь» дип тотлыга башлый. Кара тактага борылып мисаллар, мәсьәләләр язганда төрле сыйныфларда берничәшәр ел утырып калган Саим, Хәммәтгата кебек «башкисәрләр» иң арттагы партадан пышылдап Әхәт абыйны «мукшы», «ныпь-ныпь» дип үртәргә дә батырчылык итәләр. Әхәт абый шулчак яшен тизлеге белән борыла да, кулындагы йодрык чаклы акбурны тегеләр ягына тондыра. Теге малайлар баш иеп калалар, ә
ӘСГАТЬ САЛАХ
74
акбур бүрәнәгә бәрелеп челпәрәмә килә. Аннары Әхәт абый аларны берәм-берәм тактага чакырып, мәсьәлә чиштерә башлый. Кая инде аларга мәсьәлә чишү! Әхәт абый аларга олы канәгатьләнү белән «берле» чәпи. Тактага Ләбиб чакырыла. Аның да, минем дә дәфтәрләрдә бу мәсьәлә күптән чишелгән: Ләбибнең мыш-мыш килеп тактага тиз-тиз язуы гына ишетелеп тора.
— Абый, булды, — ди ул эше беткәч. Әхәт абый дикъкать белән мәсьәләне карап чыга да:
— Утыр — «бишле», — ди.
Сентябрь булса да, көн кызу. Тәнәфес вакытында. Ләбиб белән Шушмага йөгереп чыгабыз һәм күпер алдындагы «үгез» өстеннән сикерә-сикерә, чума- чума су керәбез. Шушма суы ул елларда Кизләү суы кебек саф, төбендә яткан ак ташларга чаклы күренә иде.
Татар теле һәм әдәбиятыннан безне Халидә апа Касыймова укытты. Алтынчы сыйныфта аны Мөнфика апа алыштырды. Бу ике укытучы да минем күңелдә туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт уяткан кешеләр буларак сакланалар. Мөнфика апа әдәбият дәресләрендә кызыклы укуны оештыра иде. Укытучылар авырып дәрескә килмәгән буш сәгатьләрдә дә татар язучыларының повесть һәм хикәяләрен чиратлашып укыйбыз. Әллә минем әдәбиятны бик яратканны белепме, Мөнфика апа олы-олы әсәрләрне миннән укыта. Мирсәй Әмирнен «Агыйдел» повестен бик озак вакыт гел миннән генә укытканы хәтердә. Укый-укый остарып, аннан бераз артистларча уйнап, персонажларны үзләренчә «сөйләтеп», кыланып укуны сыйныфташларым да ярата һәм Мөнфика апанын дәрескә кергәч: «Бүген кемнән укытабыз?» дигән соравына: «Апа, Әсгать укысын, Әсгать», — диләр. Мөнфика апа үзе дә мона каршы түгел.
Алтынчы сыйныфта укыганда мин шул ук Мөнфика апа тәкъдим иткәч, анын белән бергә укытучы Зәйтүнә, Нурия һәм башка апалар куйган бер спектакльдә ниндидер малай ролен дә башкардым, «артист» булып киттем. Мөнфика апа ул вакытта мәктәп белән янәшәдә өлкән яшьтәге укытучы Камилә апа Вәлиеваларда фатирда тора иде. Спектакль куйган көнне (ул 1 Май бәйрәме унае белән куелды) мина Түбән Абдулда калырга, Мөнфика апа фатирында кунарга туры килде, чөнки язгы ташу вакытында безнен авыл күле аркылы салган күперне боз алып киткән иде.
Мәктәп — үзенә бер тормыш. Анда без фәннәр өйрәнәбез, башка акыл, гыйлем байлыгы, җанга исә рухи байлык туплыйбыз. Мисыр, Урарту дәүләтләре, коллар һәм гладиаторлар, фиргавеннәр һәм патшалар, таш сыннар һәм пирамидалар... Барысы да кызык һәм мавыктыргыч.
Тик мәктәп диварлары тышында безне һәркөн тормышнын, дөресрәге, тартып-йолкып көн күрүнен кырыс чынбарлыгы каршы ала.
Әле бишенче сыйныфны тәмамлаган 1947 елда ук ачка тилмереп, ялангачлыктан гаҗиз булып, очны-очка ялгый алмый интеккән бер төркем авыл ирләре һәм хатыннары сонгы малларын куалап безнен авылдан 270 чакрым ераклыктагы Казанга, анын мәшһүр базарына чыгып киттеләр. Ул төркемдә безне үзенен мул сөте белән әлегә кадәр үлемнән саклап килгән аклы-каралы, үзе дә еш кына печән белән саламга туя алмый «бурлык»та йөреп, кылган гөнаһлары өчен янбашын җимертеп, ике мөгезсез, ярты койрыксыз калган сыерны алып әни дә китеп барды. Без, дүрт бала, әни сыерны алып чыгып киткәндә акырып елап калдык. Сөтбикәбез дә, әллә инде аерылышуны сизенеп, безгә таба борылып кызганыч бер мөгрәү авазы чыгарды. Карап торган бердәнбер ышанычыбыз да, тамак туйдыручыбыз да иде бит ул. Шуна күрә без аны ярата идек, бәлки (сыер гына димәгез!) ул да безне ярата торган булгандыр.
Казаннан әни унике көннән сон гына әйләнеп кайтты. Сигез көн барганнар, ике көн анда булганнар, ике көн кайтканнар. Бәхет кошы тоткан кебек кайтып керде әни. Аркасында олы ак капчык. Үзебез дә бик сагынып, юксынып беткән идек — дүртәүләшеп ана ташландык. Бигрәк тә әти югалгач, 1942 елнын карлар эреп, шаулап
АККАН СУЛАР...
75
ташулар аккан апрель көннәрендә дөньяга килгән биш яшьлек энебез Әгъдәс белән сигез яшьлек сенлебез Мөзәянә нык сагындылар. Әни сонгы тапкыр язган майны сатып безгә он һәм бәрәнге алып калдырган иде. Аларны инде ашап бетергән, әни кайткач пешерергә бернәрсә дә калмаган, ач утыра идек. Мин, унике яшьлек малай, үземә күрә «хуҗа» булып, балаларга булган нәрсәне пешереп, аларны барлап торсам да, ризыкны дүрт балага унике көнгә җитәрлек ясап, тигез итеп бүлә алмаганмын, күрәсен. «Тормыш тәҗрибәсе» җитмәгән.
Әнинен ак капчыгыннан безгә күлмәкләр, ыштаннар, аяк киемнәре, яна алюмин кашыклар, чүмеч һәм башка көнкүрештә бик кирәкле нәрсәләр килеп чыкты. Ләкин ин хәтердә калганы — яна казан һәм бер зур савыт кершән кебек бодай оны иде. Иске казаныбызнын төбе тишелеп, авыл тимерчесе Сәлман бабай иске көрәкләрдән төп ясап биргән иде. Калын итеп төп салган казанда аш пешерүләре бер газап иде безнен өчен, чөнки тиз генә кызулык үтми ана, кочак-кочак утын ягарга кирәк. Ә утын кытлыгы һәрвакыт тенкәгә тия.
Иске казанны урыннан тартып чыгардык та, анын урынына янасын куйдык. Ярты сәгать үттеме икән, анда куе умач кабарып, пешеп чыкты. Туйганчы ашадык умачны.
Аннары әни ничек безнен яраткан сыерны сатып җибәрүе турында сөйләде. Базарда сыерлар күп булган, ә алырга атлыгып тормыйлар икән. Олы җиленле безнен сыер тирәсендә йөрүчеләр күп, тик малкайнын «товарлыгы» юк: мөгезләр сугып төшерелгән, койрык кисек, янбаш янтайган...
Шулчак әни янына бер кеше килә һәм аны бер якка чакырып ала.
— Сенлем, карап торам, сыерын шәп, әмма сатып җибәрүе җинел булмас,
— ди ул татарчалап. — Мин сина булыша алам, тик син буш итмәссен...
Бу кеше Казан базарында танылган димче-маклер икән. Ун минут эчендә бөтен базарга сыерны мактап ин кыйммәт бәягә — 12 мен сумга сатып та җибәрә. Хезмәте өчен дә күп алмый: «Үзеннен дә хәлен начар икәнен күреп торам, кул ялына 150 сум бирсән — шул җитә», — дигән ул.
Озакламый әни Бөгелмә ягыннан 7 мен сумга башка сыер алып кайтты. Калган акча тормышнын очын-очка ялгарга ярап куйды. Сулыш алу бераз җинеләйде.
Көзге салкыннар башланганчы берничә күрше хатын, аларнын кул астына керерлек балалары белән күмәкләшеп Кләмәнтәй өстендәге урманга «сажин салырга», ягъни кышка утын әзерләргә киттек. Икеме, өчме көн бардык урманга. Шактый утын әзерләдек.
Аннары безнен яна сыерны җигәргә өйрәттек. Урыс арасыннан кайткан яшь сыер мен мәшәкатьле татар тормышынын нужа шулпасын татымаган
— җигәргә өйрәтелмәгән булып чыкты. Көч-хәл белән камыт кидереп, тәртә арасына кертеп бастырып, җигеп бетерергә дә өлгермәдек, кайнар канлы, дәртле һәм көчле яшь сыерыбыз урам буйлап дулап китмәсенме. Безгә булышырга алынган әтинен бертуган абыйсы Хәертдин абзый белән мин көчкә куып җитеп, арбага сикереп менәргә өлгерә алдык. Хәертдин абзый дилбегәне тартып тотты, тик сыер башын бирми, күзләренә кан сауган, авызыннан күбек ага һәм шашып алга чабуын дәвам итә. Тыкрык башында Хәертдин абзый сыерны бер якка борырга маташкан иде, күчәр башы тыкрык баганасына эләгеп, арба кыйшаеп китте һәм Хәертдин абзый мәтәләп төшеп калды. Мин исә арбага нык тотынган идем. Хәертдин абзый егылып калгач, дилбегәне үз кулыма алдым. Дилбегәне тартып тормадым, ә кыр капкадан чыгып бөтен көченә Кләмәнтәй юлы белән элдерткән сыерга ирек бирдем: әйдә чап, берзаман туктарсын әле... Һәм шулай булып чыкты да. Көчле булса да, анын да шашынудан тыны кысылган, хәле тәмам беткән иде. Авылга ул кабаланмый гына, инде язмышына буйсынып кайтып керде.
Ә Хәертдин абзый шактый вакыт: «Билем», — дип зарланып йөрде.
Җенле сыерны тәмам авызлыклагач, «сажинны» әни белән Кләмәнтәйнен мөселман чуашы Әхмәтгата абзый читәне буена төшереп куйдык. Ә бездән дүрт чакрымдагы Кләмәнтәйдән утын ташуны ул елны мин тулысынча үз өстемә алдым.
ӘСГАТЬ САЛАХ
76
Коры өрәнге агачларын чанага ипләп кенә төйим дә, олыларча тартып бәйләп куям. Сыерыбыз көчле. Озын Биктуган тавыннан да «эһ» тә итми җилдереп менеп китә. Утын ташучылар ул тауны менгәндә чаналарына утырмыйлар, сыерларына җинел булсын, янәсе. Ә безнен сыернын башы югары күтәрелгән, үз алдында олау күрсә, тагын да ашкына төшә — аны узып китмичә тынычлана алмый. Шулай берне, икенчене, өченчене уза. Утынчылар: «Вәт, малай, сыерын таза, күз тимәсен, ат та кирәкми», дип гаҗәпләнеп калалар.
Йортка кайткач та сыерны тугарып, алдына печән яки салам салам. Сыер ашкынып «кырт-кырт» китереп азык уртлый. Мин чанадан утыннарны бушатам, агач келәт буена өеп куям. Энем Тәлгать белән бер агачны кисеп ташлыйбыз да, мин аны ярып та бирәм. Нишләптер, быел утын агачларын күтәреп йөрү, эш эшләү мина әллә ни авыр түгел. Үземдә буыннар ныклыгы, көч сизәм. Үсәм, ныгыйм бугай. Мина бит инде озакламый унөч тула...
Бүреләр
Кыш уртасы. Чатнама салкыннар артыннан көннәр йомшарып китә дә, бураннар котырына. Салкын Урал якларыннан искән усал җилләр авызы ачык, төбе тишек безнен йортнын алдына да, артына да кар ташып тутыра, көрт өя. Әти бар вакытта, ып-ышык мал абзарынын хәзер алды ачык. Арттагы читән дә утырып, сүтелеп беткән. Бердәнбер малыбыз булган сыерны хәзер агач келәткә ябабыз, чөнки йортыбыз авыл читендә, ә Юкәле тавы артында төнлә бүреләр улавы безгә аерым-ачык ишетелеп тора. Алла сакласын, сонгы ышанычынны бугазлап китәрләр ул ерткычлар.
Сугыш елларында мәхшәрдән качып көнбатыштан безнен тыныч якларга килеп тулган бүре халкы сугыштан сон кабат үз ягына кайтып китәргә уйламады. Безнен якнын симез сарыклары бик ошады булса кирәк чакырылмаган кунакларга: колхозныкы, шәхси хуҗалыкларныкы димәделәр — кыйдылар гына бичараларны. Бүсер Хатыйп бабайнын абзарына кереп өч сарыгын бугазлап чыктылар, салам түбәне тишеп өстән төшкән явызлар. Иртән тан атмас борын абзардан чыгып ычкыну әмәлен табалмый аптыраган бүреләрне Хатыйп бабай, сарыкларны чыгарам дип, капкасын ачып үзе чыгарып җибәргән. Абзар капкасыннан чыккан «сарыклар» берәм-берәм койма аркылы сикереп шылгач кына Хатыйп карт эшне сизенә.
Сәндрәдә төш күреп ятам: ниндидер бер гаугалы җирдә йөрим имеш, кычкырыш-талаш, этләр ярсып өрә...
Әни тавышына уянып киттем:
— Әсгать, тор тизрәк, йортта бүреләр, Артисны алып китәләр...
Сәндрәдән атылып төшеп тәрәзәгә капландым. Тышта кышкы тан атып килә. Йорт уртасында бозау кадәр өч бүре, ә урталарында күршебез Өммиләрнен ике бүрек зурлыгындагы этләре Артис ачыргалана. Күптән түгел генә без бер олау салам алып кайтып абзарга керткән идек. Үзенен оясы да булмаган ярлы эт шул салам өеменә кереп йоклый иде. Бүреләрнен ин кәттәсе бер генә ыргылды Артиска — бичаранын көчсезләнеп барган сонгы чинавы гына ишетелеп калды.Мин, батырланып, тиз-тиз өстемә киенә башлаган идем, әни чыгармады. Алай-болай иткәнче бүреләр маэмайнын җаны чыгып барган гәүдәсен сөйрәп бакча артына таба китеп бардылар.
Үзебез белән уйнап йөргән Артиснын шулай харап булуы күрше малайлары өчен олы вакыйгага әйләнде. Иртән җыелышып бүреләр эзеннән киттек, ак карга кадалган эт койрыгыннан башка берни дә тапмадык. Бүреләр маэмаебызны бакча башында ук ботарлап ашап бетергәннәр иде.
Ин гаҗәбе шул булды: бүреләр эт артыннан йортка өч яктан төшкәннәр — эзләре ярылып ята иде. Берсе урам ягыннан кергән, икенчесе бакча ягыннан, ә өченчесе җимерек читән өстеннән төшеп этне салам өемендәге урыныннан кузгаткан һәм йортка чыгарга мәҗбүр иткән. Мескен эткә бернинди котылу юлы калмаган. Кеше акыллары бар диярсен бу бүреләрдә!
АККАН СУЛАР...
77
Кышкы иртәнен ин четерекле мәшәкате — ут табу. Олы урамда бик сирәк кешенен генә шырпысы бар. Тан атканчы ук йә әни, йә мин соскы тотып утлы күмер артыннан берәр күршегә кереп китәбез. Урамга чыгу белән морҗаларга күз төшерәсен: кайсыннан төтен чыга? Соскына утлы күмер салып кайту — ул инде тормыш дәвам итә, яшисен дигән сүз. Озакламый синен мичендә дә шатыр-шотыр килеп коры өрәнге утыны яна, чуенда бәрәнге пешә башлый.
Бер буранлы танда Дөләфкәръ абыстайларга утка кергән әни кабаланып кайтып керде. Карангыда ана бер бүре бәрелеп киткән. «Соскымны бәреп төшерә язды. Ничек мина ташланмагандыр, утлы күмердән шикләнде бугай», — ди әни.
Бер кичне сукыр лампа яктысында дәрес хәзерләп утырабыз. Кинәт кемдер боз каткан тәрәзәне какты: «Хозяйка, пустите нас ночевать?» Өйгә өсләре бәс белән капланган, өшеп-күшегеп беткән ике марҗа килеп керде. Берсе олы яшьтә, икенчесе — калку, таза гәүдәле, яшь. Аналы- кызлы бу марҗаларнын кая барулары хәзер хәтердә калмаган, тик аларнын бүреләргә юлыгулары турында сөйләгәннәрен яхшы хәтерлим. Әлбәттә, әни тәрҗемәсендә. Ятим калып ике ел балалар йортында тәрбияләнгән әнинен урысчасы ярыйсы гына. Шуна күрә фатир эзләп йөргән башка милләт юлаучыларын авыл халкы безгә җибәрә иде: «Әнә, Мөсәвәрә сезнен телне белә, шуна кереп куныгыз»...
Кичке карангы юлда бу марҗалар артына ике бүре төшә. Ә боларнын кулларында таяк кына да юк. Бик куркыналар. Дөрес, бүреләр ташлану түгел, аларга бик үк якын да килмиләр, ләкин арттан да калмыйлар — ияргәннәр дә, киләләр дә киләләр. Марҗалар юлда ашарга җәймә пешереп чыккан булганнар — яшь марҗа, анасын алга җибәреп, шул җәймәне вак-вак өзеп бүреләргә ташлап бара башлый. Юк, тегеләр баш тартмыйлар җәймәдән, ашап баралар. Тик җәймә күп булмый, бетеп китә. Инде нишләргә? Шулчак яшь марҗанын исенә анын капчыгында кесә фонаре барлыгы исенә төшә. Шуны тартып чыгарып утын кабызгач кына бүреләр артта калалар.
Марҗалар бездә кунып киттеләр. Әни аларга бәрәнге пешереп ашатты, юлга да мичкә тәгәрәткән бәрәнге биреп җибәрде.
Ачмы, ялангачмы, малайлар — малайлар инде алар. Без дә уку, йорт эше, тормыш мәшәкате арасында чыр-чу килеп уйнарга да, шаярырга- шукланырга да вакыт табабыз. Сарайлар артына, тар тыкрыкларга, бакчаларга тау-тау булып өелгән кар көртләре өстеннән генә түгел, хәтта Борһан һәм Юкәле таулары өстеннән дә чана белән шуабыз, сугыш уены уйныйбыз. Әле һәрберебезнен бакыр яки җиз көпшәдән ясаган, дары белән ата торган «наганнарыбыз» да бар.
Март киче. Аяз. Күктә бөтен серлелеге, матурлыгы белән тулган ай балкый. Тирә-юнь су кебек якты. Бер төркем малайлар кырга юнәләбез. Болай гына, дөнья белән танышып кайту өчен. Нәрвакыт эзләнүчән, нәрсәгәдер омтылучан, хыялый малай күнеле тынгылык белми бит ул, җилкенә, каядыр ашкына.
Төн әкияттәй матур, салкын да түгел. Кар өсте каты — язгы якта җылы кояш нурлары астында кар аз-маз эри дә, кичен катып китә. Без кар өстеннән һич батмый, тротуардан барган кебек барабыз да барабыз. Инде Юкәле тавына да ерак калмады. Беләбез, Юкәле арты тыныч түгел, анда бүре базлары, бүреләр оясы. Ләкин без бүген барыбыз да батыр — бүреләрдән куркып торумы сон?
Шау-шу килеп сөйләшеп барган бер мәлне Борһан тавы артыннан кинәт бер кара шәүлә килеп чыкты. Кырыс тормыш сизгер булырга өйрәткән — без шып итеп туктап калдык. Барыбызнын да башында бер сорау: бүреме? Беренче шәүлә артыннан икенчесе, өченчесе, дүртенчесе күренде. Малайларнын теге карачкыларнын ничә икәнен санап тору түземлекләре бетте — борылып, бар булган көчләренә авылга таба чаба башладылар. Батырлыкнын әсәре дә калмады. Барысыннан да алда озын ботлы Җәлил элдертә, анын артыннан абыйсы, бездән өч-дүрт яшькә олы булса да гәүдәгә зур булмаган Рәхимҗан, аннары Өмми Җәүдәте, Наил, Минсәгыйрь, Өлфәт, башкалар чабалар. Мин дә алардан калышмыйм. Шулчак артта кычкырган тавыш
ӘСГАТЬ САЛАХ
78
ишетәм. Минем бер энекәш артта калган икән. Мин аны алга уздырам һәм артка карый-карый ин сонгы булып чабам. Бүреләр исә безнен барлыкны да белмиләр...
Көч-хәл белән безнен келәт артына кайтып җитәбез һәм көрт өстеннән бүреләрне күзәтәбез. Алар ай яктысы астында бик ачык күренәләр. Әйтерсен лә бер бауга тезелгәннәр — берсе артыннан икенчесе тигез ара калдырып, салмак йөгереп сигез бүре безнен бакчалар башыннан ерак түгел җирдән Ярлар башына, колхознын сарык фермасы ягына үттеләр. Ул яктагы авыл этләре башта бик ярсып өрсәләр дә, бүреләр якынайган саен аларнын тавышы берәм-берәм тынып калды. Койрыкларын кысып, ояларына кереп качтылар куркак маэмайлар.
Иртән кызыксынабыз: бүреләр колхоз сарыкларына тимәгәннәрме? Юк, тимәгәннәр. Бер аяныч вакыйгадан сон безнен сарык фермасын ныгытканнар иде шул.
Нәкъ шул көннәрдә бөтен авыл халкын бер яна вакыйга тан калдырды: Нижгар бабай бүре үтергән...
Сугыш алдыннан гына Горький шәһәре тирәсендәге мишәр дөньясыннан Елховойга бер карт белән карчык килеп төпләнә. Ягъни, Нижний Новгород ягыннан. Шуна күрә таза гәүдәле, торбадан чыккандай көр тавышлы ул бабайны барыбыз да Нижгар бабай дип атый идек. Таза тормышлы бу бабайларга без еш кына чана да, арба да, дирбияләр дә сорап төшә идек. Карт юмарт, беркемне дә буш кул белән кире борып җибәрми.
Анын бүре белән очрашу вакыйгасы болай була: беркөнне ул сыерын җигеп сон гына утынга китә. Утын төяп, кайтырга чыга. Биктуган тавын менгәндә инде карангы төшә. Чокырга җиткәч, бабайнын сыеры кинәт туктап кала, мөгери, пошкыра, башын чайкый башлый. Бабай алга караса, анда бозау чаклы бер бүре ыржаеп басып тора. Нижгар карт ике уйлап тормый, олаудагы сәнәген тартып ала да, бүрене чәнчеп үтерә.
Бу хәлдән сон озак та үтмәде, Татарстан җирендә, шулай ук безнен тирәдә дә бүре токымы белән аяусыз көрәш башланды. Аучылар төркеме дә, чангылы хәрби төркемнәр дә, аэропланнан да авыл хуҗалыгына, халыкка шактый зыян китерүче бу корткычларга каршы сугыш ачтылар һәм аларнын күпчелеген атып алдылар. Артык азынганнар иде шул. Аннан сонгы елларда бүреләр инде бик сирәк очрый торган булды.
Дәллә Шакир
Кыздырып торган кояшы, шаулап аккан гөрләвекләре һәм ташулары белән яз килде. Кардан беренче булып тау башлары ачылды. Малга азыгы беткән безнен ише ярлы-ябага сыерын шул тау башларына алып чыга башлады. Сыерлар әле генә башын калкыткан үләннәрне кыркып йөриләр, ә без, малайлар, учак ягып җибәрәбез дә, анын тирәсенә җыелып утырып, әкиятләр, төрле гыйбрәтләр сөйлибез. Кайсыберебез инде тәмәке тартырга да өйрәнгән — җин очына яшереп кенә тәмәке көйрәтәбез, тәмәкесе булмаганнар бездән төпчек көтеп утыра.
Шулчак сыерын куалап безнен янга Кытай Әкрәме дә килеп җитә. Эте Альфа да ияргән. Әкрәм түгәрәкләнеп утырган малайлар янына килеп җитү белән:
— Йә, Альфа, кайсы боларнын ялганлап утыра? — дип этенә эндәшә. Альфа исә, барыбызны да шаккаттырып, ун тәпиен күтәреп «сүз остасы» ягына күрсәтә. Рәхәтләнеп көлешәбез.... Менә сина маэмай!
Төштән сон авылга кайтабыз. Урамда аккан гөрләвекләрдән буа буабыз, кизләүдән су алып кайтучы кызлар юлына баткаклыклар ясап куябыз.
Әнә судан Минач абзый кызы Әминә апа белән күрше Файзә кайтып киләләр. Чиләкләре мөлдерәмә тулы су, көянтәләре сыгыла. Аякларында ап-ак тула оек һәм чабата. Аякларын чылатмас өчен «корырак» җирне сайлап-сайлап атлап кайталар. Малайлар көрәкләр белән маташкан тирәгә килеп җиткәч, алар сагаеп калалар. Ә монда аларны чыннан да безнен этлек сагалап тора — өстенә тизәкләр салып, яшереп
АККАН СУЛАР...
79
ясаган баткаклыкларнын исәбе юк.
— И, энекәйләрем, батырмагыз инде, аякларыбызны чылатмагыз, әле тагын суга барасыбыз бар бит, — ди Әминә апа ялынып.
— Ярар, ярар, батырмыйбыз, — ди баткаклыклар ясауда мәче йоткан Җәлил һәм җиткән кызларга «юл күрсәтә» башлый.
— Менә монда бас, монда...
Берзаман Әминә апа гөбердәп тубыктан баткаклыкка чума. Ачуы килгән кыз чәчрәп чиләкләрен атып бәрә дә, көянтәсе белән Җәлилне алдыртып китә...
Безнен урам — өске урам, кардан тиз ачыла. Җир кипшенә башлау белән без ашык, туп, «чебен» уйный башлыйбыз. Ләкин озын-озак уен белән мавыгырга туры килми. Кипшенеп барган бакчаларда безне иксез-чиксез эш көтә. Язнын бер көне ел туйдыра дип бер дә юкка әйтмәгәннәрдер. Бәрәнгене никадәр күп утыртсан, шулкадәр тамагын тук булуга өмет бар.
Мен мәшәкать арасында чираттагы уку елы да тәмамланды. Бик үк яхшы булмаса да, имтиханнарны биреп алтынчы сыйныфны бетердем. Безнен чорнын тормыш йөген тартышып баручы авыл балаларына бик яхшы уку мөмкин булмады. Мин, бәлки, табигать биргән сәләт, зирәклек белән укытучылар авызыннан ишеткән дәресләрне белеп, фәннәрне үзләштереп укучы балаларнын берсе булганмындыр.
Инде үтә ачлык еллар артта калса да, әлеге 1948 елда да халыкнын тормышы яхшы түгел иде. Бигрәк тә җәй башы нык сиздерә. Шул ук кычыткан, балтырган, черек бәрәнге, алабута... Он юк, бәрәнгенен сонгы чиләкләре.
Колхоз кырында башта арыш өлгерә, аннары борчак. Ашыйсы килү малай-шалайны арыш кырына берничә тапкыр алып барып кайтты инде. Юк, башаклар һаман өлгерми, бөртек булып туласы җисем урынында сөт кебек сыекча гына. Ниһаять, бер көнне ул сыекча бөртеккә әйләнә. Без ашкынып башак җыеп кайтабыз һәм кылчыкларын учактагы күмердә көйдереп, башакны учта уабыз да, бераз куырылган бөртекне авызга кабабыз. Әнә шулай тамак ялгый башлыйбыз.
Аннары чират борчакка җитә. Ләкин борчакны кыр сакчылары нык саклыйлар. «Бардым борчакка, тутырдым корсакка. Каравылчы Якуп. Җибәрде атып. Калдым ятып. Калмасам ятып, үтерә иде атып...» Моны без яхшы беләбез. Безнен каравылчыларнын мылтыклары юк-югын, ләкин атлары бик җитез. Тансык Гомәр һәм Такуй Мингата абзыйлар Елховой өчен «тарихи» шәхесләр. Явызлар, кансызлар. Борчак кырында алар камчысына юлыккан малайларнын аркалары бүген дә — бабай булгач та — сызлый торгандыр әле...
***
Сталиннын авылларда күмәк хуҗалык төзү сәясәте баштан ук халыкка явызлык кылу ниятеннән булган икән. Барысын да саклап, бөртекләп, барлап яшәгән авыл кешесенен мал-туарын, эш коралларын тартып алып «күмәк хуҗалык»ка бир дә, анын үзен көн-төн эшләтеп, иккән игенен, сауган сөтен, суйган итен дәүләткә тапшыртып, ач-ялангач яшәт. Колхозга керергә теләми икән — аны кулак дип ата да, ата-бабасыннан калган җиреннән, туган төбәгеннән аерып Себергә озат, лагерьда, төрмәдә черет.
Колхоз дигән нәрсә ул башта ук урлашу, алдашу өчен корылган сыман. Көннәр буе арып-талып эшләп кайткан җир кешесенә «хезмәт көне» язалар. Ә ана бернәрсә дә бирелми, үзен исә ашап та, киеп тә булмый. Нишләсен колхозчы бу очракта? Ана бер юл — урлашырга кала. Юк, урлашырга, да түгел, ә сорамыйча алырга кала. Үз колхозы бит: ана ул атын, сыерын, сарыгын-кәҗәсен биреп керде. Шуна карамастан, ул бүген ач утырырга мәҗбүр. Үзе инде ач та утырыр — балалар бар бит әле. Менә шуна сорамыйча алырга туры килә ана.
Ач булганга күрә, үскән чакта үз колхозыбыздан бераз гына безгә дә «сорамыйча» алырга туры килде. Мин бу эштә үземне дә, яшьтәшләремне дә, колхознын башка
ӘСГАТЬ САЛАХ
80
әгъзаларын да гөнаһлы санамыйм. Сталин, анын тарафдарлары гөнаһлы, әмма без түгел! Бөтен гаделсезлек алардан булды. Берәүләр колхоз игенен олау-олау урлап, ел әйләнәсенә мич тутырып ипи салды, ипи ашады. Икенчеләр өч-дүрт кадак бөртек белән тотылып төрмәгә олактырылды. Өченчеләргә урларга намуслары кушмады. Дүртенчеләр төрмәдән куркып урлашмадылар һәм ач утырдылар. Әнә шундый үтә гаделсезлекләр кылынды ул елларда.
Күпчелек кохозчы дер килеп, куркып яшәде. Кайсыдыр бер чорда (1947 елда бугай) «Елхово» колхозы рәисе булып Түбән Абдул кешесе Дәллә Шакир торды. Какча гәүдәле, ябык йөзле, иреннәре нечкә, күзләре очлы. Явыз кешеләрнен иреннәре нечкә-нәзек була, диләр.
Әниләр Киләк тавы артында урак белән арыш уралар. Бу вакытта инде бәрәнге өлгерә башлаган, без, бала-чага, мулрак яфраклы төпне капшап бармак башы чаклы бәрәнгеләрне өзәбез дә, пешереп, төшкә әниләргә илтеп ашатабыз. Кыюрак хатыннар куе булып үскән арыш арасында ут ягып, калайда арыш куыралар, шунын белән тамак ялгыйлар. Ә безнен әни кыюсыз. Дәллә Шакирнын да елкылдап торган колхоз айгыры җиккән тарантаста минуты белән килеп җитүе бар, чөнки ындыр табагы биредән ерак түгел, ә рәиснен күп вакыты шунда уза. Шулай да бу юлы безнен әни дә түзмәде: урган көлтәләрен бераз каккалап ике-өч уч арыш төшереп бирде һәм мин аны кипке эченә салып куйдым. Кайтырга бөтен бригада хатын-кызлары, бала-чагалар бергә чыктык. Ындыр табагы юлдан 50-60 адым гына. Күзебез ана төбәлгән: Дәллә Шакир андамы? Чөнки һәрберсендә азмы-күпме арыш бар, һәрберсе шикләнә. Алла сакласын...
Саклый ди ул сине! Кинәт салам эскерте артыннан колхоз рәисе килеп чыкты һәм безгә таба юнәлде. Аты-тарантасы белән эскерт артында яшеренеп, безне сагалап тора икән.
— Малайлар, качыгыз! — диде безгә Зәйтүнә апа һәм без, берничә малай, төрле якка таралып чабарга тотындык. Мин башта әкрен генә йөгерә башлаган идем. Бервакыт артыма борылып карасам, хром итекләр, галифе кигән колхоз рәисенен нәкъ мине куып килгәнен күреп алдым. «Бу бәләкәй малайны тизрәк тотармын». — дип уйлагандыр. Тотарсын менә! Монда инде ике уйлап торасы юк. Мин лобогрейка белән урган арыш кырына кереп, Ярлар башына таба бар көчемә йөгерә башладым. Артка карарга да вакыт юк — камыл өстеннән сыпыртам гына. Текә яр буена килеп чыккач кына тукталып артка карадым. Шакир абзый үпкә чирле иде, минем арттан озак йөгерә алмаган, борылып хатын-кызлар янына килгән. «Кем малае, әйтегез!» — ди икән. Кем әйтсен инде ана? Әйтмәгәннәр. «Ниндидер чит малай иде ул», — дигәннәр.
Яр аркылы чыгып әкрен генә өйгә кайтып киттем, чөнки кинәт аякларым авыртканын сиздем. Үткен камыл башлары күп итеп аяк асларыма кадалган булып чыкты. Курку, кызулык белән сизмәгәнмен. Өй баскычына утырып кояш баеганчы әни минем аякларны болаука белән камыллардан тазартты, аннары үз бәвелем белән чылаткан чүпрәк урап куйды.
Бер-бер артлы дистәләрчә еллар үтеп, бик күп сулар аккач, минем бала чагыма куркыныч төш кебек кереп калган Дәллә Шакир абзыйның безнең гаилә язмышында әле 1937 елда ук коточкыч роль уйнавы мәгълүм булды. НКВД «өчлеге» карары белән «халык дошманы» дип 1938 елның 7 гыйнварында Бөгелмә төрмәсендә атылган Салах бабамның Казанда Черек күл янындагы КГБ бинасында бүген дә саклана торган 10125 санлы «дело»сында Түбән Абдул авылы кибете мөдире, 1905 елда туган Закиров Шакир Закир улының шаһит буларак бабам өстеннән НКВД ялчыларына биргән ялган шикаяте теркәлгән. Һәм бабам язмышын хәл итүче хәшәрәтләр бер Дәллә Шакир гына да булмаган икән бит. Бу турыда язасым алда әле...
Тик шуны гына җиткерәсем килә укучыларга. Кешеләрнең бер-берсенә кылган яхшылыклары да, начарлыклары да онытылмый. Аларның кайберләре тарихта да теркәлеп кала бит әле. КГБ архивы — тарих түгелмени? Дәллә Шакир, Әтәч Шәфыйк
АККАН СУЛАР...
81
кебек әтрәк-әләмнәр үзләренең явыз донослары турында киләчәктә беркем дә белмәс, дип уйлаганнар иде микән әллә? НКВД (ул чакта), КГБ белән бәйләнешкә кереп, авылдашларыңа этлек кыл да, синең гөнаһыңны башка авылдашларың белми дә калсыннар, имеш... Ашыкма, бәдбәхет, кырын эш кырык елдан соң да беленә ул!
Түбән Абдулда
1948 ел җәендә мине — унөч яшьлек малайны — яңа бер хәл көткән булып чыкты. МТС мотористы булып эшләүче ерак кардәшебез Минхәеров Талип абзый белән яшь комбайнчы Исмәгыйль Гыйльмановны Түбән Абдул ягына, «Кызыл йолдыз» колхозына иген сугарга билгеләгәннәр икән, ә аларга үлчәүче кирәк. Үлчәүче булып анысы кем дә эшли ала — хатыннар да, кызлар да. Тик Талип абзыйга мотор яки комбайн төзәткәндә (ә техника ватылмый тормый) кул астына керергә малай кеше кирәк. Май салган савыт тотып күчәрләрне, чылбырларны майларга кирәк чакта да хатын-кызга эш кушалмыйсың. Әнә шулай мин тумыштан «р» авазын әйтә алмаганга Шый («шыр» сүзен «шый» дигән) кушаматы берегеп калган Талип абзый белән Исмайның ышанычлы ярдәмчеләренә әверелдем.
Безне Түбән Абдулда фатирга Талип абзыйның бабасы (хәләл җефетенең атасы) — Мөәзин бабайларга урнаштырдылар. Фатир дигәч тә, өйдә Талип абзыйга гына урын булды бугай. Унҗиде яшьлек чатнап торган, үткен телле, шаян сүзле Исмай белән миңа урын пает башында, печәнлектә генә тиде. Моңа безнең исебез дә китмәде, чөнки элек тә берберебезне яхшы белгәнгә, Исмәгыйль абзый белән без дуслашып киттек. Иртә таңнан алып кичке караңгыга чаклы сугуда булсак та, кайткач печәнлектә рәхәтләнеп сөйләшеп ятабыз, үзебезгә калса серләребезне уртаклашабыз. Сугуда, ындыр табагында күбесенчә җиткән, йә булмаса җитеп килүче кызлар эшли. Барысы да уңганнар, булганнар — бу безнең ул еллардагы татар-мишәр кызларына хас күркәм сыйфат иде. Үзләре дә чибәрләр. Ә Исмәгыйль абзыйның борынына инде кызлар исе керә башлаган вакыт. Аңа әнә барабанга көлтә биреп торучы Сания дә, җилгәргечтә эшләүче Вәсилә дә бик ошый. Тик Вәсилә бераз олырак бугай. Әмма аның җырлавы... Каян килгән авыл кызларына шундый моңлы тавыш? Мотор яки комбайн ватылып торган чакта, йә булмаса яңгыр явып көлтәләрне чылатып китсә, ындыр табагында эш тынып кала. Кызлар җыелып салам кибәне артында ял итәләр, сөйләшәләр, сузып җырлап җибәрәләр. Вәсилә апа исә җырчы кызлар арасында аерылып тора.
Каенлыкка кергән чакта
Уралдым каеннарга;
Уралмадым каеннарга, Уралдым кайгыларга...
Эшебез тыгыз булмаса, мин дә, Исмәгыйль дә кызлар янына барып утырабыз, җыр тыңлыйбыз. Кызларнын әле берсе, әле икенчесе башлый җырны. Һәркем үзенең күптән ишеткән, белгән, аның рухи халәтенә туры килгән җырны күңеленнән барлап куя һәм чираттагы җыр тәмамлангач, кычкырып үзенең яраткан җырын башлап җибәрә. Күп очракта моңсу, кайгылы җырлар яңгырый. Нишләсеннәр соң инде ул авыр елларның бичара кызлары? Тормышлары да шундый ук моңсу, мәшәкатьле, кайгылы иде шул.
Җыр яратканга, үземнең дә моңланасым килеп китә һәм мин иң арттагы кибән артына ялгызым барып утырам да, җырлап җибәрәм:
Ага сулар, ага сулар,
Ага суның салкыны;
Дөньясына ут кабынды,
Безгә тиде ялкыны.
Бу безнең әнинең яраткан җыры, аның «репертуары»ннан. Мәгънәле җыр:
ӘСГАТЬ САЛАХ
82
дөньясына сугыш уты кабынды да, ялкыны безгә тиде, безне көйдереп алды, әнине — ирсез, без, дүрт баланы, — атасыз калдырды. Юк, безне генәме соң? Миллионнарга тиде ул аяусыз сугышның ялкыны...
Шулчак яныма Вәсилә апа, Вагыйзә һәм Лениза килеп утыралар. Мин, уңайсызланып, җырлавымнан кинәт туктап калам.
— Җырла, Әсгать, җырла, энем, бездән оялма. Син моңлы җырлыйсың, — ди Вәсилә апа. — Менә мин дә җырларга яратам. Җырлыйсың да, кайгылар таралып китә. Әйдә, бер яраткан җырыңны сузып җибәр әле!
Кызлар кыстыйлар, ә мин тарсынам. Җырлыйсы да килә...
Сандугачларның сайравы
Ник болай моңлы икән?
Моңлы бала түгел идем, Миңа ниләр булды икән?
Җырның соңгы өлешенә Вәсилә апа да кушыла, Вәгыйзә дә җырлаган кебек итә. Лениза гына, түгәрәк матур күзләре белән миңа текәлгән дә, нәрсәгәдер гаҗәпләнгән сыман карап утыра.
Моннан соң инде без Вәсилә апа белән тәмам дуслашып киттек. Самания апа белән дә. Самания апа безнең әни ягыннан чыбык очы кардәш. Кызлар кайдадыр, мин белмәгән яшерен җирдә, арыш куыралар. Самания апа кешегә күрсәтмичә генә миңа да бер-ике уч куырган арыш биреп китә. Вагыйзә дә мине игътибарыннан ташламый, чөнки безнең әниләр дускынайлар. Энесе Мөхәррәм белән бер сыйныфта укыйбыз. Берберебезгә йөрешәбез.
Дустымның дусты миңа дус, дигән кебек, Вагыйзәнең ахирәте, күп дигәндә унбиш яшьләр тирәсендәге, мишәр кызлары өчен гадәти булмаган ят — Лениза исемле килеш-килбәтле, матур йөзле кыз да миңа карата күркәм мөнәсәбәттә. Колхоз рәисе ындыр табагында, сугуда эшләгәннәр өчен төшке аш пешерүне оештырып җибәрде. Ашау вакыты җиткәч тә Вагыйзә белән әлеге кыз мине үзләре белән алып китәләр, яннарына утырталар, мине игътибар үзәгендә тоталар.
Ындыр табагына халык иртән иртүк җыела. Сәгать алтылардан да калмыйча, моторны кабызып, сугуга керешәбез. Көннәр матур тора. Андый алтын көннәрнен минутын югалтырга да намусы җитмичә эшли иде халык ул елларда. Аты, үгезе, сыеры — барысы да җиккән, барысы да комбайнга көлтә ташый. Төнге карангы дип тә тору юк — көлтә өеме комбайн барабаны алдында тау чаклы өелә. Комбайнга җан керүгә, эш майланган кебек башланып китә һәм, техника ватылмаса, көлтә беткәнче сугу бара.
Бер көнне иртән эш башланганчы мин һәрвакыттагыча чылбырларны, күчәрләрне, комбайннын башка хәрәкәттәге механизмнарын майлап йөрим. Аска төшәм, өскә менәм. Шулчак комбайн белән биек көлтә өеме арасында Лениза пәйда булды. Кыз мина кул изи: «Кил әле бирегә!» Манка гына малай булсам да, бу кызга карата минем хыялый күнелдә ниндидер бер ләззәтле, матур хис төерләнеп килә. Аны күргән саен күрәсем, сөйләшәсем килә. Ә бүген ул үзе әнә мине эзләп килгән. Сикереп төштем янына. Лениза мөлаем итеп елмайды да, кулдан суккан тастымалга төргән бер төен сузды һәм аралыктан чыгып та шылды. Тастымал эченнән әле җып-җылы берничә коймак килеп чыкты. Ачы коймак, майлы, тәмле коймак. Ул коймакларнын тәме бүген дә авызымда тора кебек.
Ашлык суккан вакытта минем эшем авыр түгел. Кызлар сугылган бөртекне носилка белән өемгә ташыйлар, ә мин һәр носилканы санап, дәфтәргә теркәп барам. Носилкадагы бөртекнен авырлыгы үлчәнгән. Шуннан чыгып соныннан барлыгы күпме ашлык сугылганын чыгарам да, накладнойлар язып, берсен колхозга тапшырам, берсен МТСка биреп җибәрәм. Шулай һәркөн.
Мотор яки комбайн ватылса, мина инде кулга ачкычлар, чүкеч яки башка корал тотып, майга, пычракка батып эшләргә туры килә. Ләкин мин эштән баш тартмыйм,
АККАН СУЛАР...
83
олылар нәрсә кушсалар шуны башкарам, көчемнән килгәнчә булышам аларга. Талип абзый сүзгә дә, мактауга да саран. Ә менә Исмәгыйль абзый белән без гел сөйләшеп, кинәшеп эшлибез һәм ул мине мактап, күнелемне күтәреп җибәрергә дә иренми: «Кая, карыйм әле? Әһә, молодец, дөрес эшләгәнсен. У-у, болай булсан, син бик ерак китәрсен әле, үз вакытында туктамасан...» Нәм рәхәтләнеп көлә Исмай. Мина да кызык булып китә. Шаян да сүзле инде!..
Минем МТС үлчәүчесе булып эшләвем гаилә өчен олы табыш. Теге як авылнын Прогон тавы өстендәге ындыр табагыннан кайтып йөрергә ерак һәм арыган булсам да, көн аралаш мин өйгә кайтып кунам һәм кайткан саен шактый гына пешкән ипи калдырып китәм. Талип һәм Исмәгыйль абзыйлар да, мин дә МТС кешеләре булып саналабыз һәм безгә көн саен бер кило ипи бирәләр. Мин, әлбәттә, ипине саклап кына ашыйм, чөнки өйдә бит әле ашарга сораучы өч туганым һәм әни бар. Балалар мине ишектән керү белән: «Әпәй алып кайттынмы?» — дип сорыйлар. Нәм мина аларнын ипи ашауларын карап торуы күнелле булып китә. Үземнен аларга ипи алып кайтырлык кеше, эшче булып җитешүемнән ниндидер бер канәгатьләнү хисе тоям, горурланып куям. Ә әпәйне унган Түбән Абдул хатыннары тәмле салалар иде.
Арышны сугып бетердек. Прогон тавындагы ындыр табагыннан Каенсарга киттек һәм бодай суга башладык. Көннәр коры тора. Эш тә кызу. Август бетеп, мәктәптә укулар да башланды. Мәктәп директоры Әхәт абый Гыйләҗев ындыр табагына агитатор буларак килсә дә, мина да игътибарсыз калмый: «Әсгать, укырга кайтырга вакыт!»
— Тагын атна-ун көн эшләсен инде, — ди Талип абзый директорга. — Кышка, бераз ашлык эшләр...
Әхәт абый ризалаша. Ләкин кабат килүендә тагын уку турында сүз башлый. Инде сентябрьнең дә өч атнасы узган. Ниһаять, мин эштән китәргә булам.
Соңгы көн. Ындыр табагындагылар белән саубуллашып йөрим. Самания, Вәсилә, Разыя апалар мине кочаклап алалар. Ындыр табагы мөдире бөкре Нади абзый минем белән саубуллашканда аркамнан сөя. Ә кибән артында Вагыйзә саламга капланып елаган Ленизаны юата: «Әллә кая китми бит ул, үзебезнең якта укырга гына китә. Безгә килгәндә күрми калмассың әле...»
«Кызыл Йолдыз» да эшләвем төшемле булды. Бер центнер бөртек һәм 251 сум акча бирделәр. Унөч яшьлек малайның беренче хезмәт хакы. Шытырдап торган ике йөзлек, бер иллелек һәм бер берлек. Тәүге тапкыр акча ведомстена кулымны куеп алдым һәм аларны олы кеше сыман горурланып әнигә кайтарып бирдем. Мондый байлык ул елларда, кызганычка, иң уңган колхозчыларга да тәтеми иде бит әле...
Лашманда
Җиденче сыйныфны тәмамлагач без, берничә малай һәм кыз, кая булса да укырга китәргә җыенып йөри башладык. «Китәбез!» Тик кая? Республика газеталарыннан «Укырга кая барырга?» дигән белдерүләрне кат-кат укыйбыз, уйланабыз, шөбһәләнәбез. Казан елга техникумы, мех техникумы, Лубян урман техникумы, Алабуга культпросвет училищесы... Дәрт бар, дәрман юк, дигән кебек, теләк зур, ләкин хыялланган беләнмени, әгәр хәерчелегең сине баудан ычкындырмаса. Шулай итеп, ерактагы калаларга чыгып китәргә насыйп булмады. Ахырда Беренче Май районында бердәнбер татар урта мәктәбе булган Олы Лашман авылына, сигезенче сыйныфка укырга киттек.
Лашман безнең авылдан егерме чакрымда. Атна саен бер көнгә авылга кайтып, бер чиләк бәрәңге, әгәр булса бераз он, туң май һәм әни пешереп биргән берничә бәрәңге күмәче салган капчыкны аркага асып китәм. Өч ел буе авылга барып укып йөрү беркем өчен дә җиңел булмагандыр анысы, миңа исә икеләтә авыр булды, чөнки анда гел аталы, таза тормышлы балалар гына укыды, атасыз, терәксез бала бер мин генә идем. Атасы сугышта югалып калган малайның бер өстенлеге бар — укыган
ӘСГАТЬ САЛАХ
84
өчен мәктәпкә елына 150 сум акчасын түләүдән азат, әгәр райсобеска төшеп мәктәпкә белешмә алып кайтып бирсә.
Лашманда укуның беренче көненнән үк көтмәгән хәлгә дучар булдык. Математика дәресенә безне Елховойда укыткан Мәрьям апа Галимова килеп керде. Исебез китте, шатлыгыбыз эчебезгә сыймады, чөнки Мәрьям апа безгә математикадан төпле белем биреп, безне кызыксындырып, ярыштырып, үзенә бер оста педагогик алымнар белән укыткан иде. Дәрескә кереп безне — Мөхәррәм, Әлфрит һәм мине күреп алу белән: «Үземнең укучыларым килгән бит!» — дип, эчендәге шатлыгын бөтен класска чыгарды.
Җәйге айларда Елховой мәктәбе военругы Әхмәт абый Мөхәммәтшин белән Мәрьям апа өйләнешкәннәр дә, Әхмәт абый Лашман МТСына килеп механик булып эшкә урнашкан икән.
Сигезенче сыйныфта да без Мәрьям апа йөзенә кызыллык китермәдек, тырышып укыдык.
Ләкин тугызынчы һәм унынчы сыйныфларда безне югары белемле булса да, математикадан үзе дә рәтләп белмәгән кеше укытты һәм без дә бу фәннән шактый саектык. Ә кесәсендә фәкать Бөгелмә ике еллык укытучылар институты дипломы гына булган Мәрьям апага, белеме искиткеч тирән булса да, югарырак сыйныфларда укытырга рөхсәт итмәделәр. Югары белеме юк, янәсе. Совет мәгариф системасының әнә шундый гаҗәп томаналыгы бүгенге мәктәпләрдә дә яшәп килә бит әле. Күрәмсең, тамырларын тирән җибәргән ул томаналык.
Беренче елны фатирда без — мин, Әхми Хәйруллин һәм Бәркәтәдән Әхсән Шәрәпов Фәхертдин абый Зөфәровларда тордык. Бәләкәй генә дүртпочмаклы өйдә Фәхертдин абый, хатыны (ул Мәгъзүмә исемле иде), әнисе Фәрхури әби һәм без өчәү. Фәхертдин абый әле үзе дә унтугыз гына яшьтә, сельпода йөк ташучы булып эшли. Чирмешәннән Лашман кибетләренә товар ташый. Фәрхури әби сукырайган булган. Шул вакытта уналты яшьлек егетне үзеннән өч яшькә олы Мәгъзүмәгә өйләндергәннәр, янәсе, килен өй эшен алып барыр. Ләкин без килгән вакытта Фәрхури әбигә операция ясаганнар, аның бер күзе яңадан күрә башлаган иде һәм йортта элеккечә әби хуҗа иде.
Без Фәхертдин абый белән бик тиз дуслашып киттек. Озын буйлы, таза гәүдәле, иртә өйләнгән бу егеттән әле балалык та чыгып бетмәгән иде. Шаярабыз, урамда шар сугабыз. Бергә утын кисеп, салам өеп, бакчада эшләп керәбез. Бәлки минем шулай булышуымны истә тотып, әби дә үз күрә. Әбиләрнең яратканы — күңелле чыжлап утырган самавыр янында чәй эчү бит инде! Аз-маз шикәрне әби саклап, хәтта яшереп кенә тора. Башкаларга, еш кына улы Фәхертдингә дә эләкми торган бәләкәй генә шикәр кисәген миңа да төртә.
Кызык кеше иде Фәхертдин абый. Чирмешәннән Лашманга күчмә кино килеп төшә. Әллә нигә бер килгән кинога халык күп җыела. Малай- шалайның акчасы юк. Киномеханик урыс малайлары алдында Фәхертдин абый телсез, чукрак булып кылана. Ә чукракка закон юк. Башта ул «у-у» диеп клуб ишегеннән мине кертеп җибәрә — янәсе, мин аның энесе. Аннан тагын биш-алты күрше малае билетсыз керү бәхетенә ирешә. Мәшһүр дүрт серияле Америка фильмы «Тарзан», «Мичурин», «Кубань казаклары» һәм башка кинофильмнарны әнә шулай «чукрак энесе» сыйфатында карарга насыйп булды миңа.
Тугызынчы сыйныфка укырга килгән елны Фәхертдин абыйны армиягә алып киттеләр. Без аларның күршесе сиксән яшьлек Могыйз бабайларда тора башладык.
Бик күп елларга алга китеп, әле язганнарга нисбәтле бер гыйбрәт турында сөйләми булмас ахры.
Лашман урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 25 ел гына узган булгандыр, бер җылы җәйге кичне Әлмәттән Лашман буасына балыкка барып чыктык. Төнне яр буенда уздырдык, балык тоттык. Иртән дә бераз эләкте, ләкин көндез чиртми башлады. Шунда мин иптәшләрдән аерылып күңелне җилкетеп торган Лашман урамына кереп,
АККАН СУЛАР...
85
укытучым Мәрьям апалар йортын эзләп таптым. Яшь кырыктан узып, йөз сырланып бетсә дә, Мәрьям апа мине тиз таныды. Еллар түгәрәк матур йөзле Мәрьям апаның үзен дә үзгәрткәннәр. Өйгә чакырып керттеләр. Әхмәт абый, уллары, киленнәре, оныклары һәм тагын бер кеше ашап-эчеп утыралар. Мине дә өстәл артына утырттылар.
— Монда укыганда син кемнәрдә торган идең әле, Әсгать? — дип сорады шулчак Мәрьям апа.
— Беренче елны Фәхертдин абыйларда торган идек, — дидем мин.
— Соң, менә бу абыеңа кара әле, — дип Мәрьям апа теге кешегә таба ымлады. Ә ул абый елмаеп утыра: бәй, мин әйтәм, Фәхертдин абый бит бу. Кочаклашып күрештек. Аннан иркенләп сөйләшеп чәй эчтек. Мөхәммәтшиннар белән Зөфәровлар кода-кодагыйлар булып киткәннәр икән бит — Мәрьям апаның улы Фәхертдин абыйның бер кызына өйләнгән булып чыкты.
Ләкин минем өчен яңалыкның иң көтмәгәне шул булды. Без Лашман мәктәбен тәмамлап киткәндә Фәхертдин абый әле армиядә иде. Бу вакытта анын хатыны кыз тапкан иде. Фәхертдин абый армиядән кайткач аларнын тагын бер кызлары туа. Ләкин озак та үтми, Мәгъзүмә ике нарасые белән ирен ташлап, ниндидер бер азгын иргә тагылып, Урта Азиягә чыгып кача. Дөрес, Фәхертдин абый югалып калмый. Үзенә тугрылыклы хатын, кызларына кайгыртучан, мәрхәмәтле, кин күнелле ана булырлык кеше таба.
Фәрхури әбинен исән-сау икәнлеген әнидән ишетеп барган идем мин ул вакытта. Кайтып китәр алдыннан анын янына да кереп чыктым. Әбигә инде туксаннын өсте иде. Ул кабат сукрайган булып чыкты. Шулай да без йорт янына килеп туктаганда әби капшанып тавыкларга җим биреп йөри иде. Мин ерактан ук:
— Әби, исәнме, мин килдем, — дидем. Ул башта сагайды, аннан күтәрелде, кулын сузып яныма килде, беләгемнән тотып алды һәм мине шаккатырды:
— Әсгать, улым, син бит бу! Нишләп озак килми тордын? — диде. Туксаннан артык яшьтәге карчыкнын хәтере, зиһене яхшы булуга исем китте минем шул вакытта. Мин әнинен сәламен тапшырдым. Күчтәнәчләремне әби дога кылып кабул итте, рәхмәтләрен укыды. Озакламый тагын киләм, дидем. Нәм бер елдан үземнен шәхси машинамда тагын Лашманга юнәлдем. Ләкин ул җәйне бик янгырлы булып, юллар изрәп, авылга керә алмый кайтып киттем. Башкача Фәрхури әбине күрә алмый калуыма бүген дә үкенәм.
Туксан тугызынчы елнын август ахырында Лашман халкы авылнын 150 еллык юбилеен билгеләп үтте. Кояшлы, матур, җылы көн иде ул. Тантанага авыл халкы гына түгел, аннан төрле калаларга китеп яшәп ятучы авылдашлар да кунакка кайтканнар, бәйрәмгә чыкканнар иде. Минем ике туганнан туганым Өлфәт Хәертдин улы Салахов җитәкләгән Ямаш технологик транспорт идарәсе коллективы Лашман уртасында агып яткан Калай чишмәне бик матур итеп, милли архитектура үрнәгендә төзекләндереп, җиһазландырып куйды бу бәйрәмгә. Өлфәт туганым да, мин дә Чирмешән хакимияте башлыгы, Лашманда туып-үскән, шунын урта мәктәбен тәмамлаган мөхтәрәм Минсәгыйть Закир улы Шакировнын олы кунаклары булып бардык Лашманга, чөнки бу бәйрәмгә минем дә үземчә бүләгем булды — Минсәгыйть белән минем уртак укытучыбыз Мөслиха апа Нәгыймованын Лашман, анын кешеләре, мәктәп укытучылары тормышы турында язган «Күмелгән кыллар» повестен әзерләп, Чаллыда бастырып кайткан идем. Минсәгыйть Закировичка да зур рәхмәт — китапны бастыру чыгымнарын ул үз өстенә алды.
Кунакчыл Лашман тантанага килгән халыкны кайнар чәе, коймагы- бавырсагы, җиләк-җимеш кайнатмалары, балы белән сыйлады. Мәдәният йортында зур концерт-кичә уздырылды.
Әле Калай чишмәне ачу вакытында ук мин инде олыгаеп барган сыйныфташларым Вәли Закировны һәм Рафика Вәлиеваны очрату, күрешеп сөйләшү бәхетенә ирештем.
ӘСГАТЬ САЛАХ
86
Тантана сон тәмамланса да, хәләл җефетем белән без Фәхертдин абыйларга да кереп чыгарга булдык. Безнен шулай кинәт кенә килеп керү җитмешен тутырган Фәхертдин абыйда зур дулкынлану уятты. Бигрәк тә аны минем «Аккан сулар» да (беренче басма) алар турында язуым әсәрләндергән икән. Кысышып кочаклаштык.
— Әсгать, энем, чыннан да синме сон бу? Бик матур малай иден бит, инде картаеп та барасын түгелме сон? — дип яшьләнеп тә алды.
Минем язганнар тач дөрес икән. Беренче хатыны Мәгъзүмә Урта Азиягә качып киткән кешесе белән авылда чакта ук яшерен генә очрашып торганнар. Ул качып киткәндә олы кызына биш яшь, кечесенә исә җиде генә ай булган. Нинди җан белән шушы нарасыйларны ташлап киткән ул хатын — һич акылга сыярлык хәл түгел. Шул китүдән анын Лашманда башкача эзе дә булмаган.
Ул вакытта Фәхертдин абый армия хезмәтен тутырып кайткан һәм колхозда бригадир, аннары озак еллар шул төбәктә район заготовщигы булып эшләгән. Икенче хатыны Фәхертдин абыйга ике ул алып кайткан. Балалар барысы да олы тормыш юлында үз бәхетләрен тапканнар. Дүрт балада дүрт оныклары бар.
Фәрхури әби беркайчан да авырмыйча 98 яшькәчә яшәп, берничә атна эчендә сырхаулап, тыныч кына гүр иясе булган.
— Абыен үзенне гел сагынып искә ала. Ярый әле килдегез, — диде чәй артында Фәхертдин абыйнын ачык йөзле хатыны Миннури апа.
Мин аларга үземнен китапларны автограф белән бүләк итеп калдырдым.
— Инде калган гомер озын түгелдер, энем, килгәләп йөр әле, мин сине туганымнан да якын күрәм бит, — дип озатып калды Фәхертдин абый.
Хәзер инде Чирмешән якларына юлым төшкәндә Лашманга, Фәхертдин абыйларга керми калмыйм — бер күрешү үзе бер гомер.
Мин — бригадир
Илленче ел. Әле сигезенче классны тәмамламаган. Авылга 1Май бәйрәменә кайттык. Кая инде ул бәйрәм итү? Авылда эш кызу — язгы чәчү бара. Без дә бакча казыйбыз, тирес ташыйбыз. Көн кояшлы, коры һәм бик җилле. Авыл кешесенен, җил күтәрелдеме, коты очып тора: ут-күз генә чыкмасын...
Нәм ул барыбер чыкты. Нәкъ бәйрәм көнне Түбән Абдул дөрләп янды. Салам түбәле ярлы өйләр генә түгел, хәтта бер бала, кош-корт, вак-төяк йорт хайваннары да янды ул көнне. Илле йортны ялмап кына алды ут. Илленче ел — илле йорт... Нич онытасы юк. Шушма аркылы салган зур күпергә дә капкан иде ул. Ярый әле өен елга буенда, биек-биек таллар артына салып утырган Әгъләм бабайнын оныгы Шәһит саклады ул күперне. Күпернен ут капкан бер җиренә олы чүмеч, чиләк белән суны китереп кенә тондыра икән үсмер малай. Елга суы салкын, җылынырга, өлгермәгән. Бер «үгез»дән икенчесенә күчеп ут сүндерүче малайнын судагы өлеше өшеп бетә, ә өстән ут кыздыра. Үз йортлары дөрләп янганда да күпердән китмичә Шәһит аны саклый. Бөтен авыл халкы исе китеп сөйләде анын батырлыгы турында.
Ут елга аркылы Тугайга чыкса, анын Елховойга да ташлану куркынычы бар иде, чөнки көчле җил безгә таба исте ул көнне. Без бар булган әйберне өйдән бакчага ташып куйдык. Ходай саклады үзе.
Болай да ачка интеккән, хәерчелектән йончыган авыл халкы өчен тагын да тинсез сынау булды ул янгын. Ничек түзгәндер дә, каян гына табып йорт җитештергәннәрдер ул авыр елларда Түбән Абдул халкы.
Имтиханнарны тәмамлап кайтып кына кердем, өйгә колхоз бригадиры Камил абзый Минабетдинов килеп җитте. Хәл-әхвәл сорашты да, мина көзен уку башланганчы үзенен ярдәмчесе булып эшләргә тәкъдим итте.
— Быел игеннәр яхшы булырга күренә, энем. Көн саен ике хезмәт көне эченне тишмәс, — диде ул һәм мин ризалаштым. Үземә бер сажин, карандаш белән амбар кенәгәсе тоттырды. Шулай итеп мин бригадир ярдәмчесе булып киттем.
АККАН СУЛАР...
87
Безнен алтынчы бригадада 66 йорт. Иртән иртүк торам да, күпер төбеннән башлап эшкә кушарга тотынам.
— Миннур апа, утауга!
— Фәрхури астай, уракка!..
Миннур апа да, сенлесе чибәр Мәдинур да: «Ярар, ярар, барабыз», — дип калсалар, Лыбыр Фәрхури абыстай, авыр туфрагы җиңел булсын, үзе эшкә бармый калмаса да (ул вакытта бармый кара!), җавапсыз калмый торган усал хатын иде:
— Йөрисең шунда, карсак тәре...
Урак өсте җитте. Башта Бустрәй чишмәсе өстендәге арыш басуына төштек. Сажин белән санап һәр уракчыга аерым-аерым ал ярып бирдем. Урак уру җиңел булмаса да, кыстатучы юк, чөнки халык ач, тамак туйдырырга чыга. Иртән иртүк килеп бераз уралар да, тиз генә бөртек кагып яр астында, чишмә буенда коры-сары белән ут ягып, калайда арыш куыра башлыйлар. Бераздан барысы да шытыр-шытыр итеп куырган арыш ашый башлый. Миңа да өлеш чыгаралар апалар.
Арышны олы-олы апалар да, яшьрәкләр дә, җиткән һәм әле җитеп тә бетмәгән кызлар да ура. Мин сажин белән кырны үлчәп йөрим: күпме урылган, тагын күпме урасы бар...
Кинәт шыр-р итеп кычкырган тавыш ишетәм. Басудан бар көченә йөгереп Саҗидә килеп чыкты: «Елан, елан...»
— Кайда ул?
— Аркамда.
Кырда бердәнбер ир-ат кисәге мин генә. Елан кебек әйбердән үзем дә шикләнсәм дә, күршемне коткарсам мин генә коткара алам. Саҗидәне туктатып, аркасын карый башлыйбыз... Елан кайдадыр шунда булырга тиеш. Ә анда... озын кылчыклары белән өскә үк үрмәләп менгән беләк буйлык арыш башагы. Безнең янга җыелышкан уракчылар рәхәтләнеп көләләр...
Уракчылар арасында иң олысы Мөҗибә абыстай булгандыр. Эшкә уңган, тырыш бу карчык өстәвенә бик талантлы да иде. Мөнәҗәт, бәет, экспромт белән җыр-шигырьләр чыгаруы белән авыл халкын таң калдыра торган иде.
Бер көнне Мөҗибә абыстай ура торган җиреннән кинәт кенә тукталып, иң арттагы зуратлары ягына йөгереп үтте. Бераздан аның үз алдына әкрен генә атлап кайтканын күреп алдым.
— Нәрсә булды, Мөҗибә абыстай, нигә бик каты йөгердең ул якка? — дим. Мөҗибә абыстай минем янга килеп туктады да, шигырь белән җавап бирде:
Алдымдагы зуратымны
Сугалар дип курыктым;
Барып җитсәм — карга икән,
«Хөш-шә!» — диеп куркыттым.
Кыюрак уракчы апаларның үз алдындагы көлтәләргә тимичә, башка кеше көлтәләрен «тәпәләүләре» — була торган хәл иде. Күзләре күреп бетермәгән карчык зурат өстенә килеп кунган карганы көлтә сугучылар дип белгән икән.
Бүсер Хатыйп бабай Имае Илтән Бота авылыннан өйләнеп кайтты. Мөҗибә абыстай ул елларның мишәр дөньясы өчен гадәттән тыш вакыйгасына мөнәсәбәтен үзенчә белдерми түзә алмады, әлбәттә, шигырь чыгарды:
Ераклардан күренеп тора
Безнең мәчет калае;
Керәшен кызы алып кайтты Бүсер Хатыйп малае.
Мин уракта, ә Камил абзый лобогрейка белән уручылар янында. Сирәк кенә безнең кырга да килеп чыга ул. Эш биредә әйбәт бара, шуңа күрә Камил абзыйнын мина дәгъвасы юк. Тик сәламәтлеге начар анын — ашказаны интектерә. Беркөнне
ӘСГАТЬ САЛАХ
88
иртән аларга барып кергән идем, Хәзинә апа:
— Энем, абзыеннын хәле авырайды, әти иртүк Чирмешәнгә алып китте, — диде. — Атны үзен барып ал фермадан һәм Камил абзыен кайтканчы син җик — ул сина рөхсәт итте.
Хәтерем ялгышмаса, Камил абзыйга әллә инде операция ясадылар ул елны, әллә ятып кына, чыктымы. Колхоз рәисе Сафин Кыям абзый, нәрәткә төшкәч:
— Үзен генә эшләп тор, — диде мина. Шулай итеп, унбиш яшемдә мин колхоз бригадиры вазифасын үти башладым.
Беренче ашлыкны суктыргач та колхоз он тарттырды һәм сугыштан сон, ялгышмасам, тәүге тапкыр урактагылар өчен ипи сала башлады.
Ул көнне иртәнге якта мин кырга килеп, башта уракчылар өчен ал ярып бирдем. Аннары авылга ипи алырга кайтып киттем. Ипине һәр уракчыга ярты кило итеп кисеп, үлчәп, алдан ук әзерләп, аны арбага төяп кабат кырга килеп җиттем. Әпәй алып килүем турында ишеткәч, уракчылар башта ышанмый тордылар: гомердә булмаган хәл бит! И-и, аларнын кинәнүе! Барысына да яна уныштан салган, әле буы, хуш исе бөркеп торган арыш әпәен өләшеп чыктым. Барысы да өсте-өстенә рәхмәт яудыра мина. Хәтта һәрвакыт ачулы Лыбыр Фәрхури абыстай да аркамнан сөеп китте. Иртән эшкә кушканда да башкача мина теләсә нәрсә әйтеп кычкырмый башлады.
Ә үземнен яртылаш ач авылдашларыма ипи алып килеп өләшүемнән нинди олы канәгатьләнү, горурлык хисе тоюымны белсәгез! Әйтерсен лә колхоз рәисе түгел, ә үзем рөхсәт биргәнмен халыкка әпәй бирергә... Хәзер инде олы-олы абыстай, апалар да мине малайга гына санамыйлар, ә чын бригадир итеп таныйлар.
Шулай урак беткәнче көн саен ипи ашадык барыбыз да.
Гади, олыны-олы, кечене-кече итә белә торган, эшкә дә, яхшы сүзгә дә сәләтле Камил абзый белән авылда бер унган хатын Хәзинә апанын бишме- алтымы балалары үсте. Ләкин Камил абзыйнын гомере озын булмады. Биш дистәсен дә тутыра алмый китте ул бу дөньядан әнә шул ашказаны авыртып. Мин аны һәрвакыт сагынып искә алам...
Камил абзыйнын сенлесе Разыя апаны да бик хөрмәт итә идем. Унган- булган, тырыш, ачык йөзле, тәмле сүзле, акыллы кыз иде ул. Минем Ризатдин абыем белән бер сыйныфта укый башлаганнар алар. Ул еш кына Ризатдин абыйны мактап искә ала иде.
Разыя апа бүген дә авылда исән-имин яшәп ята. Анын да балалары да, онык-оныкалары да күп.
Рәшәле иртәләр
Безнен Елховой, Түбән Абдул һәм Кызыл көч авыллары, аерым- аерым колхоз булып яшәсәләр дә, бер авыл Советына карагангамы, авыл үсешенә хас булган кайбер мәсьәләләрне уртак хәл итеп куялар иде. Әйтик, беркайда да электр энергиясе булмаган вакытта өч авыл бергәләшеп Шушма елгасынын Борылыш дип аталган иллә дә җайлы урынына электр станциясе төзи башладылар. Әлеге дә баягы ачлыкка интеккән, үзе дә ярлы колхознын коллык богауларыннан ычкына алмаган гади халык — кызлар һәм егетләр төзеделәр аны. Ә элмәк сыман булып килгән Борылышнын станция урнашасы «муены»н казып-ерып чыгасы иде. Япь-яшь авыл кызларынын авырлыктан инкәеп, носилка белән сулары агып торган балчык ташыганнары әле дә күз алдымнан китми.
Аннары бинасын төзеп, каяндыр турбинасын да алып кайтып, 1950 елнын көзенә электр станциясен төзеп тә бетерделәр. Каяндыр, Әлмәт ягыннан бугай, электромонтерлар килеп, авыл кешеләре казыган чокырларга төз һәм биек баганалар утыртып, чыбыклар сузып, өйләргә электр керттеләр. Шушы вакытта безнен мишәр малайлары теленә әлегә кадәр төшләренә дә кермәгән сүзләр килеп керде: «монтер», «турбин», «анкер», «изаләтор», «патрун», «разиткы», «эштипсель», «ылампочкы»...
АККАН СУЛАР...
89
Яна ел тирәсенә станцияне эшләтә башладылар. Ул көнне бәйрәм көткән кебек көттек без. «Ылампочкы» дигән нәрсәдә ут кабынырга тиеш икән бит — шуны көттек. Һәм ул кабынды. Андагы шатлыклар!.. Өйләрдә генә түгел, урамнарда, багана башларында да кабынды утлар, гөлт итте. Урамнар гына түгел, тормышыбыз яктырып киткән кебек булды шул көннәрдә.
Монтерлар арасында Рәис исемле яшь, чибәр, бик тә эшлекле һәм шаянлыгы белән дә аерылып торган егет истә калган. Үзенен икенче бер иптәше белән безнен авыл укытучылары һәм яшьләре әзерләгән концертта да бик актив катнашканнар иде. Рәис төрле мәзәкләр сөйләп халыкнын эчен катырды. Шуларнын кайберләре бүген дә истә. «Майламаган, дегетләмәгән күчәрле арба авыр гына тауга үрмәли, тәгәрмәчләр ынгырашып баралар: «Ма-е ка-я сон а-нын, ма-е ка-я сон а-нын...» Арба тауны менеп, икенче якка төшә башлый. Аска таба тәгәрмәчләр: «Мае-ние првались, мае-ние првались», — диеп текертәләр генә икән...»
Электр утлары кабынганнан сон озак та үтмәде, безнен авыллар радиолаштырылдылар, урамнардагы, өйләрдәге репродукторлардан Казанны да, Мәскәүне дә тынлый башладык.
Дөрес, Мәскәүнен телен белмәгәч, аны озак сөйләтмиләр иде бездә, әмма Казанны иртән дә, кичен дә рәхәтләнеп тынлый идек. Бигрәк тә Гөлсем Сөләйманова һәм Рәшит Ваһаповнын җырлавы тансык иде безнен монга талымлы татар кешесенә.
Кышкы кичтә Лашманнан кайтып барабыз. Менә Кара Чишмә авылы да артта калды. Бераздан тау өстеннән авылыбызнын электр утлары җемелдәгәне күренә башлады. Арыган аякларга хәл, үзебезгә дәрт кереп китте. Электр! Ут бит әле безнен авылларда гына...
Күрер күрмәгән авыл балалары шуннан да чиксез сөенеч таба алмаганнар, күрәмсен.
Унынчы сыйныфта укый башлаган көзне татар әдәбияты укытучысы, мәктәп директоры Ибраһим абый Ярмиев безгә ирекле темага инша язарга кушты. Мин ул иншамда әнә шул электростанцияне төзү, карангы мишәр авылына «Ильич лампалары» килү һәм радио кертелү кебек вакыйгаларны бик әсәрләнеп бәян иттем. Ибраһим абый директор буларак та, укытучы буларак та бик кырыс иде. Әдәбиятны яратып, белеп укыганнарыбызны да «дүртле»дән ары узындырмады. Утыз баладан торган унынчы «б» сыйныфында әлеге иншадан бердәнбер «бишле»не алуым бөтен мәктәпне шаккатырды. Бәләкәй генә Минәсгать берьюлы ике башка үсеп киткәндер. Әлбәттә! Ярмиевнен үзеннән «бишле» ал әле син... Минем инде мәктәптә район газетасына мәкаләләр язып торуым билгеле. Шигырьләр язуымны да белә мәктәп. Шигырь генәме сон? Яраткан шагыйрем Такташка ияреп Америка капиталистларын сүгеп бер поэма да язган идем әле. Анда да, нәкъ Такташтагыча, җилләр улый, бураннар дулый, һәм әлбәттә инде, «парламентлар өстендә» дулый ул буран, у-у...
Ибраһим абый — шәхес иде. Мен мәшәкатьле директор вазифаларыннан тыш бит әле ул укытучы да, Лашмандагы ике колхозда агитатор һәм пропагандист та. Еллар авыр. Мәктәп иске, укучылар саны күп, чөнки районда бердәнбер татар урта мәктәбе, бүлмәләр җитешми. Ике бүлмәгә бер олы мич, аларны ягып мәктәпне җылыту өчен олау-олау утын кирәк. Монын өстенә укытучылар да җитешми.
АККАН СУЛАР...
4. «К. У.» № 1 90
Бер көнне мине директорга чакырттылар. Йөрәгем жу-у итеп китте, нинди гөнаһым бар икән дип, калтыранып кереп бастым. Ләкин ни гаҗәп, Ибраһим абый үз янына утыртып, минем ничек мәкаләләр язуым белән кызыксынды, нәрсәләр турында язарга кирәклеген әйтте, үзем һәм гаиләбезнең тормышы турында сорашты. Аннары: «Яхшы укы, бәлки сина да авылдашын, минем яшьлек дустым Ләбиб Гыйльми кебек язучы булып китү насыйп булыр», — диде. Коточкыч фаҗигале 1937 елда кулга алынып юк ителгән авылдашым, ә әтинен балачак дусты язучы Ләбиб Гыйльми белән Чистайда егерменче еллар башында бергә укып йөрүләре, озын юлдан бергә җәяү кайтулары турында ул элек тә кыска гына әйтеп куйган иде. «Халык дошманы» турында минем яшьлек дустым дип, Ибраһим абыйнын курыкмыйча әйтә алуына гаҗәпләндем мин ул вакытта. Кыю кеше булган икән!
Алга китеп, Ярмиев абый турында шуны да әйтеп үтәсем килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, без Чирмешәнгә паспорт алырга җыелышып бардык. Шунда кабат Ибраһим абыйны очраттык, укырга китәргә җыенып йөрүебезне әйттек.
— Югары уку йортларына керүләре җинел булмас, балалар. Елап булса да керергә тырышыгыз, — диде ул.
«Елап булса да...» Анын шушы сүзләре әле дә истән чыкмый. Әлбәттә, авыр, озак көттереп булса да, институтына да, университетына да кердек, белемен дә алдык, кеше дә булдык. Ин мөһиме, олы мәгаллимебезнен әманәтен намус белән үтәдек.
Унынчы сыйныфта безнен класс җитәкчесе итеп шушы елны гына Сарытау педагогия институтын тәмамлап килгән Мария Никитична Земцова билгеләнгән иде. Озын буйлы, саргылт чәчен артка җыеп тараган, зәнгәр күзле, ап-ак йөзле, өч-дүрт урыс сүзен бергә китереп бер җөмлә дә төзи алмаган татар балаларын күреп хәйран калган аптырашлы карашлы яшь марҗа иде бу. Рәсәй империясенен күп сандагы укытучылары кебек: «кече милләтләр барысы да «бөек» урыс телен белергә тиеш, ә үзебез, урыслар, белмәсәк тә ярый», — кагыйдәсеннән чыгып яшәүче яшь укытучы. Ул безгә күпмедер дәрәҗәдә урыс телен һәм әдәбиятын җиткерде дә бугай, тик программада каралганча ук түгел. Анын каравы Мария Земцова безнен күнелләргә башка яклары белән кереп калды. Сугыш вакытында Сарытауны дошман самолетлары бомбага тоткан вакытта подвалларда укып урта белем, аннан сон авырлык белән югары белем алып чыккан бу кызда оста педагогик алымнар һәм оештыру сәләте бар иде. Көтмәгәндә класс комсомол төркеме оештыручысы итеп мине сайладылар. Аннары Мария Никитична тәкъдиме белән драма түгәрәге оештырдык. Дәресләр бетүгә репетиция башлыйбыз. Шулай тиз арада Мирсәй Әмирнен «Көнлекче Әхмәт» комедиясен әзерләп, Лашман клубы сәхнәсендә куеп, халыкны тан калдырдык. Көнлекче Әхмәтнен өендә ялгыз калган гүзәл хатыны янына килгән азгын мөәзин ролен башкару мина тапшырылган иде. Чираттагы килүче ишек шакыгач, яшь хатын мөәзинне тавык йоны салынган әрҗәгә «яшерә». Бу көлкеле күренешләрне тагын да көлкелерәк итү өчен мин йонга батып әледән-әле әрҗәдән башымны калкытам, йон туздырам. Халык эче катып көлә. Ин гаҗәбе, ике авыз да татарча белмәгән Земцова апабыз котылгысыз шаркылдый...
Спектакльдән сон үткәрелгән комсомол җыелышында ин оста «артист» итеп мине таныйлар. Мария Никитична мона чиксез шат.
Бераздан сон без шул ук Лашман клубында Таҗи Гыйззәтнен «Чаткылар»ын куйдык. Мина бу юлы Тимай карт ролен башкару насыйп булды. Классыбызнын гүзәле Әмир авылы кызы Гина Даутова Маһисәрвәрне, авылдашым Мәхмүт Гыйззәтуллин — староста Дәүли картны уйнадылар. Башкаларның уйнавы истә калмаган.
Бер кичне Мария Никитична миннән үзен озаттырды. Минем белән аерым сөйләшәсе килгән икән. «Талантын бар синең, әллә актерлыкка укырга китәсеңме? Мин ГИТИСка (Мәскәү дәүләт театр сәнгате институты) хат язып җибәрдем. Их, шунда барып керә алсан, актерлыкка укып чыксан иде...»
Көннәрдән бер көнне шул институттан килгән хатны Мария Никитична мина
АККАН СУЛАР...
4* 91
тапшырды. Анда керү шартлары, программа — барысы да бар иде.
Лашманда безнен тагын бер пар яраткан укытучыбыз бар. Болар — татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөслиха апа Нәгыймова һәм безгә физика дәресләрен укыткан Әнәс абый Батыршин. Җирән чәчле, олы гәүдәле, ачык йөзле, һәр яклап укымышлы Әнәс абый сугыш утын кичкән, контузия һәм яралар алган, ачы язмышка дучар ителүгә карамастан, көр күнелле, искиткеч зыялы, шунын өстенә артык гади кеше иде. Үзен бик яраткангамы, дәресен дә белә идек. Дәрестә бер хәл, ә тәнәфес вакытында бөтен малай-шалай, егет-җилән Әнәс абый тирәсендә бөтерелә идек: ул күпне белә, мавыктыргыч итеп сөйли, акыллы кинәшләр бирә.
Искиткеч матур, гел елмаюлы, тирән белемле, дәрестән тыш татар әдәбиятыннан безгә яна хәбәрләр җиткереп торучы Мөслиха апа белән Әнәс абыйнын өйләнешүе безнен өчен чын бәйрәм булды. Ике яраткан укытучыбызга бәхетнен ин олысын теләдек.
Мөслиха апа бездә татар әдәбиятына чын-чынлап олы мәхәббәт тәрбияләгән укытучы. Анын тәэсире астында берничәбезгә шигырь җене кагылды. Анын җитәкчелегендә Лашман мәктәбендә әдәбият түгәрәге эшли башлады, әдәби альманахлар чыгарылды. Аларда Әнәс Борһанов һәм минем шигырьләр дә урын алдылар. Ул альманахлар әле дә саклана дип ишеттем.
Без Лашман урта мәктәбен тәмамлап киткәннән сон, Мария Земцова анда тагын бер ел эшли дә, үз якларына кайтып китә.
Төрле җирдә яшәп, шунда эшләп, инде шактый озын гомер юлы үтсәм дә, рус укытучысы Мария Земцованы, Әнәс абый Батыршинны һәм башка укытучыларны мин һәрвакыт искә алам. Димәк, искә алырлык, шуна лаек, хөрмәткә ия, укыту осталыклары, күркәмлекләре, кайбер башка яхшы яклары белән хәтердә калырлык кеше булганнар. Мине бигрәк тә Земцованын сонгы язмышы кызыксындыра иде: исән-саумы, кайда һәм ничек яши?
Әле 1989 елнын көзендә үк мин — «Знамя труда» газетасы редакторы урынбасары — Сарытауга партиянен югары мәктәбенә квалификацияне күтәрү курсларына барган идем. Икеме-өчме атна укыдык без анда. Сарытау булгач, Мария Никитична да шунда яшидер дип, паспорт өстәленнән эзләтеп тә карадым. Таба алмадылар. Өлкә газетасы «Коммунист»ка укытучымны искә алып, аны эзләвемне әйтеп мәкалә яздым. Мәкалә басылды, тик ана җавап бирүче булмады.
Тагын еллар үтте. Ниһаять, һич көтмәгәндә 1999 елнын март башында «Әлмәт таннары» редакциясенә минем исемгә Волгоград өлкәсенен Калач на Дону каласыннан бер хат килеп төште. Хатны ниндидер М.Н.Черняева язган. Ачып карасам, исем-акылым китте: Мария Никитична язган бит. Ул үзе мине эзләп тапкан. Кырык җиде ел үткәч, яраткан укытучыннан, син гаҗиз булып эзләп тә таба алмый аптыраган кешеннән хат ал әле син! Нәм бу гаҗәп хәлнен сәбәпчесе минем китап булып чыкты.
Әле Лашманда чакта ук безнен укытучыбызнын мәхәббәте Әнәс абыйнын энесе Сабур Батыршинга төшкән булган. Сабур абый комсомолнын райком секретаре иде. Алар яратышалар, ләкин өйләнешә алмыйлар, чөнки шул ук Әнәс абый бу катнаш никахка каршы төшә. Мона сәбәбе дә була. Земцованын боларга бер килүендә Әнәс абый, хатыны Мөслиха апа, Сабур абый, сенелләре Фәридә рәхәтләнеп үз ана телләрендә сөйләшеп утыралар икән. Шулчак Мария, үпкәләп, почмакка керә һәм елый башлый: «Они не считаются со мной, не разговаривают на русском, все на свем болтают»... Әнәс абыйнын мона тәмам сабырлыгы төкәнә:
— Өйләнмисен! — ди ул энесенә. — Мин ана татар телен өйрән дип күптән әйтеп киләм. Ә ул уйламый да, «на своем болтают» дип, безне мыскыл итә. Мондый хәлдә ничек яшәрбез без анын белән?
Болары турында мина әле күптән түгел генә Мөслиха апа сөйләде.
Чирмешәндә яшәп яткан Сабур абый белән Мария Никитична әле дә сирәк кенә хәбәрләшеп торалар икән. Сабур абый ана минем китап, анда Земцованын үзе
ӘСГАТЬ САЛАХ
92
турында язылуын хәбәр иткән, минем кем булып һәм кайда эшләвемне, ягъни адресны язып җибәргән. Хатта мондый юллар бар: «Здравствуй, Асхат! Пишет тебе Мария Никитична — я еще жива. Мне написали о твоей книге. Для меня эта весть через почти полвека стала большой радостью. Я узнала, что вошла в историю Лашманки хоть маленькой строчкой, значит не зря все-таки прожита жизнь. Для меня вы все, мои бывшие ученики, так и остались детьми со своими характерами: и озорные, и спокойные, и любознательные, но, главное, очень добрыми, именно добрыми, чего не хватало нам всем в те послевоенные годы. Часто смотрю на фотографии и всех представляю, кто где сидел за партой...
Асхат, очень хотела бы я иметь твою книгу, нельзя ли ее прислать?»...
Әлбәттә инде, сигезенче дистә белән барган укытучыма озын итеп сагынычлы хатымны да яздым, китабымны да, Мария Никитичнанын үзе турында «Знамя труда» газетасында басылган күләмле истәлегемне дә җибәрдем.
Бу хатка каршы Мария Никитична, рәхмәтләр әйтеп, тагын җавап язды. Анда ул Татарстан, Чирмешән якларын, Лашман авылын сагынуы, студентка оныкасы белән килеп күреп китү теләге барлыгы турында да язган иде. Мин аны чакырып тагын хат яздым. Бөгелмәгә поезд белән килгән очракта үз машинам белән каршы барып алырмын, миндә кунак булып, ял итеп алгач, Чирмешән якларына барып кайтырбыз, дидем. Ләкин бу хатка каршы җавап килмәде. Ул үзенен мәктәп директоры, роно инспекторы булып эшләгән елларда сәламәтлеген нык какшатуы турында яза иде. Әллә инде гомере өзелдеме, дип уйлыйм хәзер. Ничек кенә булмасын, Мария Никитична Земцова-Черняева турында якты истәлек — күнел түрендә... Бик әйбәт педагог, искиткеч күркәм кеше иде...
***
Илле икенче елнын язы янгырлы килде. Бер дүшәмбе иртәсендә тугызынчыда укучы авылдашларым Рәүф, Зәки һәм Җәмил белән күтәренеп авылдан чыгып киткәндә салкын янгыр сибәли генә башлаган иде. Түбән Абдулны үткәч тә ул көчәйде. Кара Чишмәгә без инде шактый юешләнеп, ә Туймәткә суга манма булып кердек. Юл пычрак, аяк киемнәренә саз ябыша. Тәмам хәлдән тайдык, өшеп, күшегеп беттек. Балачактан аягы гарип Рәүфкә бару тагын да авыр иде.
— Юк, малайлар, барып җитә алмыйбыз, тунып үләбез. Әйдәгез, безнен Айсылу апаларга керәбез, — дип, Рәүф Туймәттәге апаларына алып китте. Барып кердек. Ачык кына кеше икән Айсылу апа. Өйләре чиста, җылы, ә безнен теш тешкә тими. Дүртме-бишме кыз бала чыр-чу килә. Берсе җиткән, берсе җитеп килә — безнен чамада. Айсылу апа кызларыннан урын җәйдерде, безне чишендереп урынга яткырды. Минем урын бер кырга туры килгән иде, өскә одеял җитмәде. Шулчак Айсылу апанын минем яшьтәге кызы карават өстенә җыеп куйган ятак әйберләр арасыннан калын юрган тартып алды һәм, минем янга чүгәләп, мине төреп яткырды. Юрганны ипләп, аска кыстыра-кыстыра япканда анын җылы куллары минем боз кебек суынган аякларга, кулларга кагылып-кагылып китте, кайнар сулышы битемне иркәләде. Мондый назны гомеремдә дә күргәнем юк иде әле минем. Кызнын күзләренә тутырып карадым һәм: «Рәхмәт!» — дидем. Ә ул шундый матур итеп елмайды — мин аз гына хуштан язмадым.
Җылыда изрәп йоклап алган ике-өч сәгать вакыт эчендә яшь болан кебек гүзәл, авыл кызларына гына хас унган-булган бу кыз берничә тапкыр минем янга килеп өстемдәге юрганны төзәтеп китте.
Без торганда җылы мич каршына элеп куйган киемнәребез кипкән, казанда бәрәнге дә пешкән иде инде. Ашап, кайнар чәй эчеп, Айсылу апага, анын матур, ягымлы кызларына, рәхмәтләр әйтеп Лашманга юнәлдек. Чыгып киткәндә мин Саимәгә (ул кызнын исеме шулай иде) тагын рәхмәт әйтеп, ана бәхет теләдем. Ә ул мина тагын да мөлаемрәк итеп елмаеп, карап калды...
Лашманга барганда мин юл буе әнә шул кыз турында уйладым.
АККАН СУЛАР...
4* 93
Егерме (әллә күбрәкме?) чакрымдагы Лашманга өч ел рәттән җәяү йөреп уку чорында шактый михнәт кичердек без.
Бер чатнама суыкта авылга кайтып бару истән һич чыкмый. Суык утыз градустан да артык иде. Шунын өстенә без кайта торган төньяктан, каршыга үзәкләргә үтәрдәй җил исә. Ул безнен бер катлы чалбар-ыштаннардан үтеп тезләрне, ботларны өтеп-өтеп ала. Кайсыларынын куллары бик өши, битләре агарып туна — бер-беребезне тикшерә генә кайтабыз. Шулчак мин һәрберебезнен арка капчыгында бит яулыгы барлыгын искә төшердем — аны атна саен юарга алып кайта идек авылга. Шулар белән, юлны карап кайтыр өчен бер бәләкәй генә тишек калдырып, битләрне урадык һәм хәлебезне шактый җинеләйттек. Бәхеткә, минем башта әтидән истәлек булып калган бөдрә бәрән тиресеннән теккән малахай, ә кулда шулай ук җылы бөркеп торган тире бияләйләр иде, гәрчә өстә иске, кечерәеп беткән куфайка булса да.
Икенче бер вакыт көчле буранда кайттык. Юлны кар каплап китә дә, без юлдан язабыз, аны эзләргә керешәбез. Шулай азапланып кайтканда кинәт минем бот төбем чатнап китте һәм мин көчкә-көчкә генә атлый башладым. Сәгадәт Минабетдинов, Әлфрит һәм Мәхмүт Гыйззәтуллиннар чиратлашып минем култык астымнан алып, мина булышып кайттылар. Фәкать авылга кайтып җиткәч кенә аякнын авыртуы бераз басыла төште.
Бу өч елны да язгы каникулга су төшкәч, урыны-урыны белән билдән язгы ташу ярып кайттык. Су салкынлыгы ул вакытларда яшьлек кайнарлыгы белән әлләни сизелмәгәндер дә, ләкин бүген аякларнын сызлавы аларны еш искә төшерә.
Бик кайгырып һәм борчылып чыгарылыш имтиханнарын бирдек. Шул көннәрдә мин, унҗиде яшьлек егет, чигәмдә хәтта берничә бөртек ак чәч тә таптым. Уку — энә белән кое казу! Безнен Лашман урта мәктәбендә укулар, андагы таләпчәнлек, балаларнын тырышулары, тырышмаганнарынын, сәләтсезләрнен сыйныфтан-сыйныфка күчә алмыйча төшеп калулары, хәтта унынчыны да тәмамлый алмый имтиханнан елап кайтып китүләре — хак. Димәк, борчылырга нигез булган. Ин мөһиме — үзебез дә тирән җаваплылык тоеп укыганбыз бит. Һәм шушы еллардагы җаваплылык хисе безне гомер буена озатып килә.
Чыгарылыш кичәсе... Шатлык, бәйрәм югыйсә, ә ул фәкать монсулыгы белән генә калган минем хәтердә. Урта мәктәп тәмамладым, кичәгә бераз
матуррак киенеп киләсе килә, ә өстә инде искереп, юа-юа уңып беткән чаңгычылар костюмы гына. Шушы яшькә җитеп ак күлмәк белән кара чалбар кию бәхетенә дә ирешкән юк бит әле. Аякта да кыш көне кирза итек, ә җәен Кәмәй башмаклары. Бәркәтәнең Хәмәтдин абзый иске камерадан ябыштырып башмаклар ясап сата иде. Кәмәй абзый үзе минем әтинең әнисе Бибигайшә әбинең бертуган энесе булган икән.
Шулай да иртәгә чыгарылыш кичәсе була дигән көнне әни, каяндыр акча табыштырып, миңа тетер кебек ситсыдан ак күлмәк һәм шундый ук арзан тукымадан тегелгән кара чалбар алып кайтып бирде. Тик болар гына минем боек күңелне күтәрә алмаганнар ахры. Кичәнең ничек үткәне дә, анда нәрсә булганы да истә калмаган. Күңел түрендә туган хисләр сәбәпчесе сыйныфташ кыз белән дә ботка пешмәде, хәтта кичә соңында аның кая китеп югалганын да хәтерләмим. Күзләре бик елтыр, егетләрнең барысына да елмая торган кыз булгангадыр, минем тәүге хисләр сүрелеп киткән һәм аңа багышлап шигырь язуыма да үкенә башлаган идем инде.
***
Театр турындагы хыяллар үтә ярлылык кыясына бәрелеп челпәрәмә килде. «Әнә, улым, соңгы кәҗәне сатсак кына инде, башка мөмкинлек юк», — диде әни. Укырга китәм дип, ничек инде соңгы кәҗәне саттырасың?
Сентябрь башында сельпо рәисе Фатих абзый Гарипов мине хисапчы итеп эшкә алды.
Бу — кеше булып җитешүнең бик катлаулы һәм сикәлтәле юл башы гына иде әле. Алда безне ниләр көткәнен белсә бер Ходай гына белгәндер...
ӘСГАТЬ САЛАХ
94
Ашкынасың, яшьлек...
Хәтер капчыгымда 1952 ел ямьле мизгелләре белән калган. Хыяллар бөреләнгән, тойгылар сизгерләнгән, хисләр ташкан ел. Унҗиде яшь... Урта белем алып чыккан ел... Олыдан торып хезмәт юлымны башлаган ел... Район һәм республика газеталарында, әлеге елны берничә ай гына яшәп калган Чистай өлкәсе басмасы «Сталин байрагы»нда шигырьләр, мәкаләләр бастырган ел...
«Кызыл Татарстан» газетасы редакциясеннән ул елны миңа анкета да җибәргәннәр иде. Журналистларга, хәбәрчеләргә ул елларда бик кытлык булгангадыр, мине үзләренә эшкә алырга иде бугай исәпләре. Әле яңа гына урта белем алган, унсигез яшен дә тутырмаган егеткә кая инде ул республика газетасы редакциясендә эшләргә!? Югыйсә, өлгергәнлек аттестаты алып кайткач та кая булса да эшкә урнашырга атлыгып торган чак. Югары уку йортына китеп булмады — гаиләбез чыгырдан чыккан ярлы, иске куфайка кесәсендә җилләр уйный. Кая гына эшкә барып урнашырга да, тормышны аз-маз көйли, җайлый башларга соң? Колхозда эшләүгә өмет юк, анда элеккеге хәл — билеңне бөгеп җәен-кышын җир сөрсәң дә күп дигәндә егерме-утыз килограмм бөртек тияр сиңа.
Кемдер район культура бүлегенә барып карарга тәкъдим итте: бәлки район авылларының берсенә клуб мөдире итеп җибәрерләр? Җырга, биюгә, спектакльләрдә катнашырга, шуңа охшашлы эшләрне оештырырга сәләт юк түгел. Бардым. Бүлек мөдире — озын буйлы, какча гәүдәле, кара чәчле сүзчән генә яшь ир-егет мине тыныч кына тыңлады, тик эш тәкъдим итмәде. «Бәлки бераз соңрак булыр, тагын килеп чык», — дип калды ул арттан. Редакциягә кереп элек басылган шигырьләр, мәкаләләр өчен бераз гонорар алдым һәм Чирмешән ашханәсенә кереп тары боткасы алып ашадым да, ничек килгән шулай җәяүләп авылга кайтып киттем.
Икенче көнне үзем җиденче сыйныфны тәмамлап киткән мәктәпкә барып чыктым. Урта белемле егет лә мин! Ә мәктәпнен башлангыч сыйныфларында бүген дә җиде, сигез, тугыз сыйныф тәмамлап эшләүче укытучылар бар. Моннан тыш мәктәпнен киләчәге дә өметле. Былтыр без Лашманга унынчы сыйныфка укырга киткәндә Елховой җидееллык мәктәбендә сигезенче сыйныф ачылды, ә быел әлеге сыйныфны тәмамлаган малайлар һәм кызлар тугызынчы, киләсе елга исә унынчыда укыячаклар. Шулай итеп, Елховой мәктәбе дә урта мәктәп булачак...
Директор Рәвгать абый Таһировны мин эш урынында түгел, ә тора торган йортына барып таптым. Ләкин ул да мине кинәндермәде. «Мәктәп укытучылар белән тәэмин ителгән», — диде дә ул коры гына, мин башымны аска иеп кайтып киттем.
Тагын кайдан эш эзләргә була үземнен авылда? Әһә, сельпога төшим әле, бәлки берәр нәрсә елмаер. Сельпо рәисе — үзем белән Лашманда бергә укып йөргән, бер фатирда яшәгән дустым Җәмил Гариповнын сугыштан бер аягын имгәтеп кайткан абыйсы — Фатих абзый. Бик гади, сөйләшергә ачык кеше — тартынып торасы юк.
— Ярар, алайса хисапчы итеп алырбыз. Тулькы бераз көт инде, райподан рөхсәт алып кайтканчы. Әлегә колхоздамы шунда, эшли тор, — диде ул һәм мин кош тоткан кебек өйгә кайтып кердем.
Иртә белән мине эзләп сугыштан ике аягын өздереп кайткан Минач абзый Гыйматдинов килеп җиткән. Сугышта сапер булган икән, минага эләккән. Кайтканнын беренче атналарында ул госпитальдән биреп җибәргән протезлар белән йөреп маташты урамга чыгып. Ләкин йөреп китә алмады, ташлады тимер аякларны. Тездән югары өзелгән бот башларына ипи калае кебек түгәрәк «башмаклар» ясап, кыска култык таяклар белән йөри торган булды ул соныннан йорты, күрше-күлән тирәсендә, ә ераграк барганда инвалидлар коляскасына утыра иде.
Минаҗетдин абзый белән безнен уртак сүзебез дин турында иде. Сөйләшәбез, бәхәсләшәбез. Ул Ислам, Коръән яклы, мин исә ул елларнын яшь комсомолы — каршы. Бәхәсләшсәк тә, бер-беребезне күрше буларак та, фикер алышырдай гәптәш буларак та хөрмәт итә идек.
АККАН СУЛАР...
95
— Мунча череде бит, Әсгать, янаны бурап булмасмы дигән идем. Кәлимулла риза да, тагын бер булышчы булмасмы икән, ди ул.
Безнен үзебезнен мунча юк. Минач абзый мунчасын без дә еш кына ягып керәбез. Ул елларда шулай иде бит. «Юк, якмагыз, кермәгез», — дию юк. Киресенчә, берәрсе ягып кергәннән сон кызуы калса, сина, мунчасызга, килеп әйтеп тә китәләр әле: «Барып керегез!..»
— Мин булышырмын анысы, Минаҗетдин абзый, тик бурау ягы...
— Бүрәнә башыннан тотып торсан ярый инде...
Без керә торган иске мунчаны инде сүтеп ташлаганнар. Авылыбызда бер унган балта остасы Кыргаяк Кәлимулла абзый мунчага имәннән нигез бүрәнәсе юнып ята. Мин дә тотындым эшкә: балта белән агачларны кайрыдан аралыйм, ботакларын юнам. Аннан Кәлимулла абзый өйрәтүе астында әкренләп бурарга да керештем. Әллә ике, әллә өч көн эшләдек, тәки икәү мунчаны бурап, эшен бетереп куйдык бит.
Менә ничек: минем кулдан балта эше дә килә икән бит әле. Дәрт керде. Бәләкәй чактан ук минем йоклау урыным идәндә булды. Тукта әле, нишләп мина, балта эшенә аз-маз булса да өйрәнгән егеткә, үземә агачтан карават ясамаска? Төрле җирдән эзләп агач һәм берничә такта таптым. Терәлеп торган оста күршем Кәлимулла абзыйдан коралларын сорап алып чыктым һәм бер көндә үземә — җиткән егеткә йокларга карават ясап куйдым. Минем янда хәтта яраткан кече энем Әгъдәскә дә урын булды — икәү йоклый торган булдык яна караватта.
Тик менә сельпо гына һаман суза эш белән. Хикмәт нәрсәдә, нигә сузалар?
Анда бәрелеп, монда сугылып көннәр бер-бер артлы үтә торды. Урак өсте җитте. Ин җаваплы чор колхоз өчен. Ындыр табагында инде сугарга да хәзерләнәләр. Бригадир килгән:
— Сельпона урнашканчы сугу машинасы янында эшләп тор әле. Теләсән көлтә бирерсен, теләсән салам тарттырырсын, — ди бу.
Чыннан да, тик ятканчы эшли тору әйбәт анысы. Ындыр табагында яшьләр дә җитәрлек.
Иртән ындырга килдем. Сугунын беренче көне. Менә гөрләп трактор эшли башлады, аннан сугу машинасы да хәрәкәткә килде. Мин сугу машинасы астыннан суккан саламны ат белән кибәнгә тарттыра башладым. Тик бу эш белән мина озак маташырга туры килмәде. МК-1100 сугу машинасы машинисты Фәхрислам абзый Гыйльманов:
— Ташла әле ул эшенне, бир атынны берәр манка малайга. Барабанга көлтә бирүче кирәк монда. Давай, син мен әле, — дип, мине өскә, барабан өстәле янына алып менеп китте. Анда ул мина ничек бавы киселгән көлтәне таратып, барабанга бирергә кирәклеген күрсәтте. Мина бер күрсәтү дә җитә. Тузаннан саклау өчен һәр ягы ябык күзлек кидерделәр мина һәм юешләнгән яулык кисәге белән авызны-борынны бәйләп куйдылар. Янымда көлтә кисүче кыз сынган урак белән кышт-кышт көлтә бавын кисеп, көлтәне минем якка этеп җибәрә. Мин көлтәләрне берәм-берәм тигез таратып, тимер тешләре белән зыр-зыр әйләнеп торган барабанга озата торам. МК-1100 машинасы — көчле, көлтәләрне аждаһа сыман йотып кына тора. Вакыт-вакыт артык мавыгып, юанрак бәйләгән көлтәләрне ике кисәккә генә аерып, барабанга тыгып җибәрәм дә, машина «у-ух!» дип үкереп куя. Бу вакытта Фәхрислам абзыйнын мина: «Малай!» — дип кычкырганын һәм йодрык күрсәткәнен күреп алам. Моннан сон мин көлтәләрне даими агымда биреп барырга тырышам.
Барабан янында коточкыч тузан, эш тә киеренке. Шуна күрә барабанга көлтә бирүчеләр алышынып эшлиләр. Минем алмаш — башлангыч мәктәптә бер сыйныфта укыган Гөлсем иде. Яшькә миннән бераз олырак бу кыз гәүдәгә зифа, нык, эшкә унган, йөзгә дә сөйкемле. Өсте чиста, кырт итеп тора. Кеше белән һәрвакыт яхшы мөгамәләдә, кин күнелле, тыныч, шаярырга да һәвәс. Ул ял иткән минутларында авызга-борынга бәйли торган яулыкны юып килә һәм минем көлтә биреп торган
ӘСГАТЬ САЛАХ
96
җиргә менеп, авыз- борынымны шушы юеш яулык белән бәйләп куя. ӘспәтләпI, ышанычлы, тузан кермәслек ясап бәйли ул. Гөлсемнен әледән-әле шулай эшләвендә анын мина карата игътибарлылыгын, минем турыда кайгыртуын гына түгел, ниндидер тагын да якынрак мөнәсәбәтен тоя идем мин. Тик ул мөнәсәбәт, ул хис безнен бер-беребезне хөрмәт итүдән ары узмады.
Гөлсемнен язмышы ничек булгандыр — мин аны, кызганычка каршы, белмим. Тик мин анын турында гомер буе бу унган, булдыклы, тирән акыллы, төпле кыз тормышка чыккач ирен дә, үзен дә, балаларын да бәхетле иткәндер дигән уйда яшим, ул бу олы һәм мактаулы эшкә сәләтле, әзерлекле иде. Һәм мин бу алдан күрүчәнлектә ялгышмаганмындыр кебек.
Көлтәне икебезгә дә бер үк кыз — минем әти кебек сугыш утында югалып калган, яшьлекләрендә анын белән бергә авыл сәхнәсендә спектакльләр куеп йөргән Әхтәм абзый кызы Рауза кисеп бирә иде. Шулай ук эшчән, унган-булган, чибәрлеге-көязлеге дә җитәрлек. Авылда аны ошатмаган егет аз булгандыр, гәрчә Раузанын сайлап алганы бер генә булса да. Үз җаебыз белән, ритмны бозмыйча, Рауза белән гел сөйләшеп эшлибез. Яшь чак, гайрәтле чак, күнелләр кемгәдер тартылган, хыялланган, дәртләнгән чак. Кем ошый һәм нигә ошый?
Нигә, нигә синең шаян күзләр
Күзләремә болай багалар?
Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр Керфек очларыңнан тамалар?
Рауза эшлекле хәрәкәтләр белән тиз-тиз үткен уракчыгы белән көлтә бауларын кисеп-кисеп җибәрә дә, аларны мина таба шудыра. Анын кайнар һәм йомшак беләге әледән-әле минем беләккә тиеп-тиеп китә. Үзебез һаман сөйләшәбез. Раузанын мина үртәүле сораулары ява:
— Син — укыган кеше, безнен ишеләр белән генә бәйләнергә дә теләмисен инде...
— Лашманда яраткан кызын булган икән...
— Елховой кызлары гына ярамас дисен инде...
Кая инде ул яраткан кызлар? Өстенә киеп йөрергә рәтле киемен дә булмаганда кайсы кызга эндәшә аласын, ди. Һи-и, булмаганны! Тик сер бирмим, хәйләкәр генә елмаям да, эндәшми калам Раузага. Ул өзгәләнә бугай минем эндәшмәвемнән...
Барабан өстәле янына Гөлсем менә һәм кайнар бармаклары белән миннән күзлекне алып үзенә кия. Анын да авызы-борыны чиста яулык белән бәйләнгән. Тар өстәл яныннан бер-беребезгә бик якын килеп, хәтта терәлеп урынны алышабыз.
— Чибәр кызлар бирдем мин сина, берсен каптырмый калма инде,
— ди Фәхрислам абзый, елмаеп, трактор гөрелтәве, сугу машинасы гүләве астында. Ул, астына салам җәеп, тәгәрмәчле ХТЗ тракторы янына утырган. Ярдәмчесе — миннән бераз олы бертуган энесе Ибраһим тракторга ягулык салып йөри.
Төшке ашны колхоз әнә шул ике механизаторга да, ындыр табагы башлыгына гына китерә. Фәхрислам абзый мине дә исемлеккә кертте. Тозлаган сыер ите белән куе итеп пешерелгән аш, туклыклы авыл ипие
— тагын ни кирәк әле һаман ашау ягы яхшырмаган авыл кешесенә?
Кичке карангыга кадәр сугабыз ашлыкны. Ниһаять, Фәхрислам абзый тракторны туктата. Ашыгып өйгә кайтырга чыгабыз. Ындыр табагыннан өйгә кайтырга чакрым ярым бар. Шулчак лапас артыннан бөртек төяп колхознын «полуторка»сы килеп чыкты. Мин йөгереп барып машина әрҗәсенә менеп киттем. Аннан арттан йөгереп килгән берничә кызны тартып-тартып менгердем. Кинәт каяндыр Рауза да килеп чыкты һәм машина артыннан чаба башлады. Мин ана кул сузам, ә ул куып җитәлми генә бит. «Тизрәк, тизрәк!» — дип көч бирәм көлтә кисүчемә. Ниһаять, көч-хәл белән
I Әспәтләп — җайлап, төзәтеп.
АККАН СУЛАР...
97
мин анын кулыннан тотып алдым. Тик ул аягын машинанын арткы ягындагы басмасына куя алмый. Мина аны тартып алу җинел булмаса да, бар көчемне салдым һәм ул берзаман минем өскә килеп ауды да, хәле беткәнгәме, беравык кузгалмыйча, кайнар тәне белән мина сыенып барды...
Икенче көнне ындыр табагына идарәдән район газетасын алып килделәр. «Сугу алдынгылары» дигән кыска гына мәкаләдә фронттан кулын имгәтеп кайтса да машинист булып эшләгән Фәхрислам абзый турында да, көлтә бирүчеләр Гөлсем, Рауза һәм минем турыда да язылган иде. Үзен турында газетада мактау сүзе ишетү күнелле була икән...
Сугуда эшләгән бер ай вакыт эчендә мин, инде ничәнче мәртәбә, авыл хезмәткәрләре өлешенә авыр, җаваплы һәм шул ук вакытта кадерсез хезмәт төшкәненә инандым. Әллә өченче, әллә дүртенче сыйныфта укыган чакта тәүге тапкыр тары утарга чыкканнан бирле җәйге көннәрдә колхозда эшләргә туры килде. Балачакта утау-мутау, бәрәнге өю, алганда аны чүпләү, яшелчә алу кебек эшләрдә катнашсак, буыннар ныгый башлагач чалгы белән печән, боз суккан арыш яки солы кырын чаптык, кибән куйдык, сыер, үгез яки ат җигеп печән, көлтә ташыдык. Тик кайда гына эшләсән дә, синен кадеренне белмәделәр колхозда. Тамагын ач, өстен ялангач булды. Ә эшкә исә мәҗбүри кудылар. Куркытып эшләтә торган заманнар иде шул...
Ындыр табагыннан карангы төшкәч кенә кайтып китәсен, ә тан беленү белән үк, иртәнге сәгать дүрттә-биштә сина кабат торып китәргә кирәк. Ә торасы килми. Авыр эштән тән ватылган, арка, җилкәләр, бот башлары сызлый. Ләкин торып, булыр-булмас ризыгынны капкалап, тагын эшкә чыгып китәсен...
Берничә көннән мине, ниһаять, сельпога чакыртып алдылар.
***
Елховой сельпосы урта урам белән Чәпешләр урамы почмагында, биек нигезгә салган алты почмаклы агач бинада иде. Олы, якты якта сельпо идарәсе. Шунда ук рәис Фатих абзый Гарипов өстәле, баш бухгалтер Салихҗан абзый Гыйззәтуллин, өлкән хисапчы Васыйл абзый Бәкеров һәм минем өстәлләр. Рәис урынбасары — Түбән Абдул авылы ягыннан бер күзе пыяла Мохит абзый Хәсәншин, ләкин анын утырып эшли торган урыны юк, чөнки эше дә даими тауар эзләп читкә, командировкаларга йөрүдән гыйбарәт. Отчет кәгазьләрен исә ул өендә ясап килә. Мохит абзый бик булдыклы, эшен яхшы, белеп башкара. Сельпо тауардан өзелми, ул аны әллә кайлардан кайтарып кына тора. Кибетләр сату планын даими үтәп киләләр. Монын өчен барлык сатучылар һәм сельпо хезмәткәрләре «прогрессивка» дигән өстәмә түләү алалар.
Бинанын икенче, бәләкәйрәк бүлмәсендә сельпо атларын караучы, йөк ташучы Әхмәт абзый белән хатыны яшиләр. Өйләнешүләренә шактый бар, ә балалары һаман юк.
Эшкә мин бик тиз өйрәндем. Ин мөһиме — арифметиканы яхшы белү, дөрес санау кирәк монда. Минем баш остазым — Түбән Абдул ягы кешесе, үз вакытында авыл активисты булып танылган, халык арасында абруй казанган Васыйл абзый Бәкеров. Тыныч холыклы, эшчән — ул көннәр буе счет төймәләрен шыкыл-шыкыл китереп санап утыра. Кәгазьләрне дә бик оста һәм пөхтә итеп тутыра. Язуы да матур. Эш кәгазьләрен тутырырга мин нигездә анардан өйрәндем. Баш бухгалтер булып эшләүче Салихҗан абзыйдан шактый олы яшьтә булуга карамастан, Васыйл абзый икеләнгән вакытында анын белән кинәшә. Гомумән, коллективта бер-берсен хөрмәт итеп, олыны-олы, кечене-кече санап, игътибар белән эшләгәннәрен хәтерлим мин бу кешеләрнен.
Фатих абзый үзе бер һәрьяклап үрнәк кеше иде. Һичбер вакытта да тавышын күтәрмәс, сорашып, кинәшеп кенә эшләр, җайлы сөйләшер, синен эшенне күрә белер, мактап куяр иде. Эш арасында көлкеле хәлләрне искә алып сөйләп җибәрә, күнелне
ӘСГАТЬ САЛАХ
98
күтәрә.
Салихҗан абзый Гыйззәтуллин исә, минемчә, бик талантлы хисапчы булгандыр. Үзе эшли, үзе сүзгә дә кушыла, кызык җирләрдә күнелле итеп, самими генә көлеп тә куя. Аны барысы да хөрмәт итәләр, чөнки сельпода күп нәрсә баш бухгалтердан тора, рәистән түгел. Хисап эшендә анын белмәгәне юк. Сельпо челтәренә унга якын кибет керә, моннан тыш вак тауар сатучылар да бар. Сатучыларнын күбесе — авыл ирләре, махсус белемнәре юк, кайберләре отчет та ясап китерә алмыйлар, сельпо хезмәткәрләренә — Салихҗан, Васыйл абзыйларга мөрәҗәгать итәләр. Мин килгәнче исәп-хисап кәгазьләрен алар төзеп биргән булсалар, соныннан остазларым бу эшкә мине өйрәттеләр.
Күнелемдә бик унай, яхшы кешеләр булып хәтердә калган Салихҗан һәм Васыйл абзыйларнын бер йомшак яклары бар — эшләп арыганнан сон, «тамак чылатып» алырга яраталар иде. Юк, артыгы белән һич мавыкмадылар алар, шулай да...
Бераз күнел ачып алыйк дисән, сельпо тирәсендә һәрвакыт мөмкинлек бар. Әйтик, шул ук отчет төзеп бирү.
— Салихҗан, энем, ясап бирегез инде, — дип ялына Бәркәтә кибетчесе Хәертдин абзый Шәрәпов.
— Вакыт юк бит әле, Хәертдин абзый. Әсгать, әллә син ясап бирәсенме? Ясап бир, яме? — дип йомшак кына эндәшә Салихҗан абзый. — Тулькы, Хәертдин абзый, шарты белән...
— И-и, энеләрем, ясап кына бирегез, бөтен шартын китерермен...
«Шарты» анын шул инде: отчет төзелеп беткәч кибетче ике зур шешә «Портвейн» һәм капкаларга прәннек, конфетлар алып керә Әкрәм абзый Гыйльманов кибетеннән.
Түбән Абдул кибетчесе, яшь, чибәр Мингата абзый Мингалимов, Кызыл Көч авылы кибетчесе Нурхәммәт абзый Сафин, үзебезнен авылдан Әкрәм абзый Гыйльманов һәм башкалар да отчетны миннән ясаталар иде. Авылнын ин олы кибете мөдире Шири абзый Галиәскәров кына һәрьяклап әзерлекле сәүдә остасы булгандыр. Гәүдәгә зур булмаса да, кин күкрәкле, таза бәдәнле Шири абзый аякларына нык басып йөри торган, сизгер, кыю, үз-үзенә нык ышанган кеше иде. Тормышын да ышанычлы, түгәрәк, матур алып бара иде ул. Нидәндер, без анын белән бик тиз дуслашып киттек. Яшь булуга карамастан, урта белем алып кайткан, катлаулы исәп-хисап эшенә тиз өйрәнгән, түгәрәк башлы, сүзен җиткереп сөйли белгән егеттә эшчәнлек, булдыклылык сыйфатларын таныпмы, ул мине үз итте.
Сельпога урнашу белән мин үземнен алга күптөрле максат куйдым. Шуларнын берсе — сәләмә киемнәремне алмаштыру. Беренче хезмәт хакымнан мин кибеттән сары сатин сатып алдым да, сельподан кыйгачрак кына яшәүче тегүче, Җангир бабай кызы Саҗидә апага күлмәк кисәргә кертеп бирдем. Ул вакытларда бит әле безнен кибетләрдә әзер күлмәкләр сату юк иде. Икеме-өчме көннән Саҗидә апа мина бик матур күлмәк тегеп бирде. Икенче хезмәт хакымнан мин өр-яна, җылы һәм якалы итеп теккән зәнгәр төстәге куфайка алып кидем. Аннары кирза итекләремне янарттым. Ә бер көнне мине Шири абзый үз кибетенә чакырып кертте.
— Менә, бик матур костюм бар, киеп кара әле, — дип, бу мина төргәк сузды. Гади пинжәк кенә түгел, йон тукымадан ясалган зәнгәрсу-кара төстә, мина килешеп торган, өскә дә бик таман һәм матур костюм икән.
— Кыйммәтме сон? — дип сорыйм Шири абзыйдан.
— Ике йөз сиксән сум, — ди бу. Минем оклад та нәкъ 280 сум. Дөрес, «прогрессивка» белән мин 400-430 сумга чаклы алам. Ләкин ул акчаларнын да урыны бик күп. Үземә дә, әнигә дә, туганнарыма да төрлесеннән киемнәр алырга кирәк. Мохит абзый үзебезгә генә дип каяндыр әлегә кадәр күренмәгән тары, бодай, дөге ярмалары да алып кайткалый. Алар әлләни кыйммәт түгел. Аларны да алмый булмый ишле гаиләгә.
— Акча юк бит әле, Шири абзый, — дим мин кесә ягын чамалап.
— Борчылма, алгач түләрсен. Мин монда булганда алып кал, сина бик килешә...
АККАН СУЛАР...
99
Костюмлы да булдым. Әнә шулай Шири абзый мине игътибарында тота иде.
Кибетләргә ревизия дә ясаштырырга кирәк. Мине ревизия комиссиясе рәисе итеп куя башладылар. Комиссия әгъзаларын үзем сайлыйм. Лашман мәктәбен тәмамлап кайткан дустым Әлфрит Гыйззәтуллин өендә эшсез ята. Авылда бер оста гармунчы яшьтәшләремнең берсе Наил Мостафин да эшсез. Ул да безнең белән Лашманга укырга барган иде, тик җиңдерә генә алмады. Ревизия ясарга аларны чакырам. Кибетне эчтән бикләп куеп, ревизия ясарга керешәбез. Эш күп булса да, катлаулы түгел: бу яки теге тауар алып кайтканда күпме булган, күпмесе сатылган, күпмесе әле бар? Шуларны берәмтекләп санап чыгабыз, баланс ясыйбыз. Акча артык чыкса, акт төзибез. Ләкин үзем хөрмәт иткән Шири абзыйга ничек инде акт төзисең? Үзе юмарт та. Без ревизия ясап яткан арада ул балыкчы Нургали бабайдан зур бер табалык балык китертә, аны чистартып, йомырка да сытып, куырып куя. Ризык та, шәраб та мул була төшке аш вакытында. Егетләр канәгать, көн саен шулай ревизия ясарга риза алар, тик ревизия генә сирәк була...
Эшкә мин иртәнге җидедә төшеп утырам. Шул чамада Васыйл абзый да, башкалар да җыела. Эш күп булудан гына түгел, ә сельпода радио булудан да безнең иртә килүебез. Казаннан соңгы хәбәрләр, газеталарга күзәтүләр һәм иртәнге концерт... Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Җәвәһирә Салахова, Мәрьям Рахманкуловаларның җырлаулары тансык иде ул еллардагы җырга-моңга талымлы авыл кешеләренә.
Суда, суда, суда йөзәләсеңме?
Мин сине күрми түзәлмим, Ә син түзәләсеңме?..
Нәкъ әнә шул 1952 елның ахырында иҗат ителеп, Гөлсем Сөләйманова җырлый башлаган «Суда, суда» исемле татар халык уен җыры бу. Аны безнең авыл яшьләре дә бик тиз отып, аулак өйләрдә түгәрәкләнеп уйнаганда да җырлый башладылар. Безнең яшьлек елларында мишәр якларында клубка җыелышып күңел ачу, түгәрәкләнеп уйнауларны мин хәтерләмим. Клубта җыелыш, сирәк-мирәк килгән күчмә кино, концерт, спектакльләр генә була иде. Концерт һәм спектакльләр куюда мин үзем дә еш катнаша, җырлый, бии, рольләр башкара идем. Тик сельпога эшкә килгәнче һәм килгәч тә берничә ай өскә киеп йөрергә рәтле кием булмады. Сәхнәдә җырласам да, биесәм дә, рольдә уйнасам да гел бер иске, инде юа-юа юкарып, көрән төсен югалтып бетергән чаңгычылар костюмы гына иде өстә. Авыл активисты Шәүкәт абзый Мостафинның миңа:
— Әй, энем! Матур җырлыйсың, оста биисең. Әгәр хәлем булса, мин сиңа яхшы кара костюм, ак күлмәк, өр-яңа туфлиләр алып бирер идем, сәхнәгә шуларны киеп чыгар идең, — дип әйткәне әле дә бик хәтердә. Ул заемга акча җыеп йөри иде. Безгә дә керә. Ләкин әнине акча сорап йөдәтми. Ул безнең хәлне яхшы белә. Минем белән сөйләшеп чыгар өчен генә керә ул.
— Әгәр заемга ун мең акча отсам, яртысын сиңа биреп, Казан консерваториясенә укырга илтеп урнаштырыр идем. Талантың юкка чыга инде... — дип уфтанып, минем йөрәкне яндырып чыгып китә иде мәрхүм.
Беркөнне мин иртән эшкә төшеп утырдым. Салихҗан абзый инде килгән, эшләп утыра. Бүлмә эче тып-тын. Бәй, радио нишләп сөйләми? Карыйм, кара тәлинкә юк урынында.
— Кара әле, Салихҗан абзый, кая киткән безнең радио? — дим. Ул: «Белмим», — диде дә, кабат эшенә чумды. Мин торып барлык урынны актарып, репродукторны эзләп килдем. Нәкъ концерт вакыты, ә ул юк. Васыйл абзый да килде, ана да әйттем. Ул да гаҗәпләнде. Эзлибез, эзлибез, ә таба алмыйбыз.
Кинәт Салихҗан абзый рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Үзе көлә, ә безгә бер сүз дә әйтми.
— Бар, төшеп ал, — ди бу мина көлеп туйгач, идән астына күрсәтеп.
ӘСГАТЬ САЛАХ
100
Кичтән Салихҗан абзый яхшы гына төшергән булган. Иртән башы авырта икән. Сельпога килеп кергән, ә монда бар куәтенә радио сөйләп утыра. Салихҗан абзыйнын ачуы чыккан да, репродукторны йолкып алып өй базына ташлаган икән...
Әнә шундый сәер, кызык гадәте бар иде минем остазнын.
Тагын бер мизгел. Салихҗан абзый күп сөйләшми. Бераз салгач анын теле ачыла. Тик бу озакка бармый, тагын ике-өч мәртәбә тотып куйса, теле тоткарлана башлый һәм анын, бик сөйләшергә теләсә дә, нәрсә әйтергә теләгәнен беркем дә анламый иде.
Салихҗан абзый мине бишенче сыйныфта татар теле һәм әдәбиятыннан укыткан, минем яраткан укытучыларымнан булган Халидә апага өйләнгән иде. Лашман авылы кызы Халидә апа Касыймова — мәшһүр Гаяз Исхакыйнын ике туганнан туганы, Лашман авылы мулласы, Нади Атласый «эше» буенча 1937 елда кулга алынып, Атласый үзе, Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар һәм башкалар белән бергә юк ителгән Касыйм Исхаковнын икенче кызы. Гомумән, язмыш мине Касыйм Исхаков балалары белән шактый гына аралаштырып яшәтте. Анын ин олы кызы фельдшер-акушер Саибә апанын тормыш юлы безнен Елховой авылында бәрәкәтле хезмәт белән үтте. Ленин орденлы Саибә апа бүген дә сау-сәламәт, авылыбызда анын абруе тинсез.
Касыйм мулла балалары белән рухи уртаклык табып яшәү бәлки язмыш уртаклыгыннан да килгәндер. Каһәрле 1937 елда аралары ерак булмаган ике авылдан ике кеше кулга алынып атылган. Берсе Лашманнан Касыйм мулла булса, икенчесе Елховойдан «чабаталы мулла» («Эш»тә нәкъ шулай язылган), минем бабам Салах карт булган.
Ул ел — минем газеталарга бик актив языша башлаган ел да бит әле. Авыл яналыклары, анын унган кешеләре турында язып кына җибәрәм. Нәм минем мәкаләләрнен басылмый калганын хәтерләмим. «Кызыл Татарстан» газетасында басылган мәкаләләрем турында радиодан иртәнге күзәтү вакытында ук ишетәм. Сельпода мона да игътибар итми калмыйлар. Салихҗан абзый зур ышаныч белән:
— Безнен Әсгать ул язучы була! — ди барыбыз алдында.
Мәкаләләр өчен гонорар да мул килә иде ул елларда, хәзерге кебек кенә түгел. Почтага минем исемгә гонорар килү белән, почта бүлеге мөдире, сугышта бер аягын өздереп кайткан Әхмәтзыя абзый Хәбибуллин, протез аягын сөйрәп, сельпога килеп җитә һәм кул таягы белән тәрәзәне кага. Сугышка кадәр ул Ленинградта яшәгән, теле яхшы гына урыслашкан, авылга кайткач та урыс акценты бетмәгән иде.
— Асхат, гонорар...
Әхмәтзыя абзыйнын азапланып протез белән минем арттан килүенен сере бар. Ул да салгаларга ярата. Гонорар алгач та Әкрәм абзый кибетенә кереп бер стакан шәраб салдырам.
Ул сугыштан кайтып безнен авылда укытучы булып эшләүче, ирен сугышта югалткан яшь Кирлегәч авылы хатыны Карәбә апа Напаевага өйләнде. Карәбә апа безнен Нурия апаларда яши иде. Ә Әхмәтзыя абзый күршедә генә.
Мин әле тормыш юлына чыгып кына киләм. Әхмәтзыя абзый инде заводта да эшләгән, сугыш юлын үткән, шунда аягын да өздергән. Ләкин бу безгә дуслашып китәргә һич комачауламады. Ул бик яхшы шахмат уйный. Мин дә ана ныклы каршылык күрсәтәм, вакыт-вакыт отып та куям. Кайбер кичләребез аларда әнә шулай шахмат тактасы янында, яки сөйләшеп уза. Карәбә апа безне чәй белән сыйлый. Ул да мине үз күрә, чыгып киткәндә: «Әсгать, син безгә гел килеп йөр, Әхмәтзыя абзыен сине бик ярата», — ди.
***
...Салкын янгырларын, шул янгырда изрәгән сукмакларын-юлларын, карангы һәм шыксыз кичләрен ташлап көз китте. Анын урынына җир өстендәге бар гөнаһларны, бар җитешсезлекләрне каплап беренче кар яуды, кыш килде. Дөнья яктырып, сафланып киткән кебек булды, күнелләр тынычланып калды. Беравыкка авыл халкынын мәшәкатьле, тынгысыз, көне-төне эш белән, тормыш михнәтләре белән
АККАН СУЛАР...
101
мәшгуль вакыты артка чигенде. Колхоз авылы өчен кыш — ул авыр хезмәт җәеннән сон җинел сулыш алу, бераз ял итү дә бит әле. Халыкнын санаторие дә, ял йорты да, пансионатлары да — ап-ак карлы кышкы зәнгәр көннәр. Ин кадерлесе — иртән торгач синен тәрәзән каршына килеп унтер офицер тавышы белән: «Сина фәлән җиргә эшкә!» — дип бригадир килеп кычкырмый. «Хәлен ничек, авырмыйсынмы, иртән торгач ашарга әзерләрлек ризыгын бармы, нәрсә ашап торасын, мин дә, колхоз рәисе дә сина бернәрсә дә бирә алмадык бит, бар булган ашлыкны дәүләткә тапшырттылар, халыкка хезмәт көненә бүләргә бик аз калдырдылар», — дими ул сина. Очлы, нурсыз күзләрен тасрайткан да: «Эшкә!» — дип кабатлый һәм иске итеген лыш- лыш сөйрәп башкаларны эшкә куаларга китеп бара...
Яшьләрнен кышкы озын кичләре күбрәк аулак өйләргә, кызлар янына йөреп үтә. Мина хәзер кызлар янына барырга оят түгел: өстемдәге киемнәрем яхшырды. Уенда егетләр арасында ин дәртлеләреннәндер: җырга да, биюгә дә, уен оештырырга да һәвәс. Үзеннән-үзе кичәләргә өч егет — оста гармунчы Наил, теге оч егете Кукы Зәкие һәм мин бергә йөри башладык. Наил гармунында шулкадәр оста уйный, кулына иске итек кунычы китереп тоттырсан да көй, мон чыгарыр иде сыман. Зәки белән мин исә — кичә тоткалары. Аулак өйдәге уен кичәсе күнелле булсын дип кайгырткан кызлар, ул еллардагы мишәр дөньясындагы тыйнаклыкны онытып, колактан-колакка безгә китереп җиткерәләр: «Бүген фәләннәрдә җыелышып утырабыз, Әсгатьләр килми калмасыннар...» Башка егетләрнен әллә ни хаҗәте дә юк, әгәр дә берәр кызнын күзләгәне булмаса. Ләкин без үзебез дә сайланабыз: кайда якты, иркен, җылы, рәхәт һәм кайда кызларнын артык чибәрләре, күнеллеләре, җанга ошаганнары. Олы авылда кышкы кичләрдә өч-дүрт җирдә җыелган була кызлар. Без башта бер җиргә кагылабыз, аннан икенче җиргә... Карыйбыз, сыныйбыз, үзебез дә кызлар күзлибез. Бу җирдә ошамаса, бераз уйныйбыз да, чыгып китәбез. Биредә җыелган кызлар исә без киткәнгә елый язып, тилмереп калалар. Ә ошаган җирдә рәхәтләнеп сиптерәбез. Кайбер аулак өйләрдә исә без уен белән мавыккан арада казанда бәрәнге, хәтта итле аш та пешеп өлгерә. Шау-гөр килеп идәнгә табын җәеп, сыйланып алабыз да, тагын кичәне дәвам итәбез. Кулга-кул тотынып, түгәрәккә тезелеп җырлап җибәрәбез:
Әй, сибәләр, сибәләр лә, Сибә белми сибәләр шул...
Җырнын әлеге яртысы башкарылган вакытта уртада басып торган кыз кемне уртага чакырыйм икән дип карана, уйлана. Якын кешесен, биредә булса күзләгәнен чакыра инде ул. Тик кем анын күнеленә хуш? Кабартма Моктәеме, Кукы Зәкиеме, Пыльдыр Мәҗитеме, әллә Сарык Әхәтеме? Уртада Гөлсем булса — Моктәйне чакыра, әлбәттә. Тансык Фатыймасынын күзләре гел Кукы Зәкиендә. Тик җилбәзәк Зәкинен күзләре генә әллә кемнәрдә...
Егет белән кыз култыклашып түгәрәк уртасында әйләнгәндә җырнын икенче яртысы янгырый. Ул яртысынын темпы тизләнә, бию темпына әйләнә:
Сикереп суга төшәр идем Сине суда дисәләр...
Ярлылыкнын иге-чиге юк. Шулай да, кичке уенга кызлар бар булган, матур, затлы дип санаган киемнәрен киеп киләләр. Тик андыйлар да күп түгел. Фатыйманын өстендә яшькелт-зәнгәр төстәге, кин бала итәкле күлмәк, тамбурлап чиккән, кин эшләпурлы ак алъяпкыч. Башына туздырып бәйләгән, алгы ягын чукландырып сүткән зәнгәрсу яулыгы да килешеп тора үзенә. Алъяпкыч изүе астында унган күмәч чаклы калку күкрәкләр. Битенен шактый өлешенә мул итеп иннек яккан, күзенә сөрмә тарткан. Бер караганда чибәр кызлардан һич калырлыгы юк. Уенда да кыю, сөйләшкәндә дә сүз артыннан күршегә керми.
Рауза да чиккән ак алъяпкычтан, ул да битенә иннек сөрткән. Ләкин Рауза болай да чибәр. Гөлсем исә кызларнын күбесеннән мөлаемлеге, сөйкемлелеге белән өстен, гәрчә киемнәре бик гади булса да. Гомерлек ярым булсын дип йөргән егетләр
ӘСГАТЬ САЛАХ
102
урынында мин, әлбәттә, Гөлсемне сайлар идем...
Бии-бии арыганнан сон кызлар-егетләр утырып, ял итә-итә йөзек салыш уйныйлар. Ләкин ин кызыгы — йолдыз санау. Бу уен кичәгә әле тәүге тапкыр килгән, уен белән таныш булмаган кешеләр, бигрәк тә читтән кайткан кунаклар өчен исәпләнгән. Аны уртага чыгарып бастыралар да, бер өс киеменен җинен өскә күтәреп, «йолдыз санарга» кушалар. Теге тырышып-тырышып җиннән яктылык эзләгән вакытта берәү чүмеч белән өстән су сала...
Инде сон, төн уртасы җиткән. Кичке уенга җыелган кызларга, егетләргә таралышырга да вакыт.
Күк күгәрчен күкләрдә,
Җиргә төшә чүпләргә;
Инде ни хәлләр итәргә, Вакыт җиткән китәргә...
Без өчәү — Наил, Зәки һәм мин гармунга кушылып җырлап кайтып китәбез:
Әйдә, дуслар, җырлыйк әле
Уйнаган гармуннарга;
Яшьлектә яшьнәп калыйк бер,
Бирешмик кайгыларга...
Төнге авылнын саф һавасында безнен җыр тавышы ин тын почмакларга барып ирешә. Салкын кышнын аяз күгендә яктырткан ялгыз ай безне монсу гына озатып кала...
***
Илле өченче елга кердек. Гыйнвар башында мина 18 яшь тулды.
Февраль аенда җирле Советларга сайлаулар булды. Район газетасыннан үземнен Елховой сайлау округы сайлау комиссиясенен секретаре итеп билгеләнгәнемне белдем: «...секретаре — Әсгать Сәхап улы Салахов...» Кем шулай хәл иткән? Миннән сораган, минем белән сөйләшкән кеше дә булмады, югыйсә. Шулай да сайлау эшендә бик нәшат катнашып йөрдем. Комсомол бит! Сайлау көнне өстәл артында утыручылар күп иде, комиссия секретаре дип тормадылар, атка утырттылар да, әрҗәне тоттырып карт- корыдан сайлатырга чыгарып җибәрделәр. Ә минем бер хәлнен шаһиты буласым килгән иде.
Җәен, иген урып-җыю вакытында, ындыр табагына райком вәкиле Фәттахов килеп төшә. Хәтерем ялгышмаса, НКВД да ниндидер җитәкче булып эшләгән әлеге бәндәдән бөтен халык өркеп яши иде ул елларда. Куркытып яшәүдән тәм тапкангадыр, гадәтләре дә котырынкы иде анын. Җир кендеге диярсен!
Ул килеп кенә җиткән, салам кибәне өстеннән сыерын җигеп сугу машинасына көлтә ташучы Хатыйп бабай Миндаров төшеп килә икән.
— Син нишләп салам кибәне өстендә йөрисен, картлач?
— Өйлә намазымны укыдым, — ди бабай тыныч кына.
— Ә какое имеешь право общественный урында намаз укырга? — дип җикеренә Фәттахов.
— Анысын инде синнән сорап тормадым, балакаем. Ходай ризалыгы өчен укыйм мин намазларымны.
— Бирермен мин сина Ходай ризалыгы өчен, — ди дә вәкил, картка чыбыркысы белән кизәнә. Зур гәүдәле, таза, үзенен дәрәҗәсен белгән намуслы һәм абруйлы авыл карты әдәпсез вәкилнен кыланмышына түзеп тора алмый, очраклы рәвештә аяк астында аунап яткан күсәкне кулына ала.
— Сугып кара, оятсыз, муен тамырынны өзәрмен, — ди ул.
Шушы хәлдән сон Хатыйп бабайга карата җинаять эше кузгатыла. Ул елларнын башбаштаклыгы, законсызлыгы белән гаделлеккә ирешү мөмкин идеме сон? Бүген дә
АККАН СУЛАР...
103
гаделлек юк бит әле ул. Ходай бәндәнне ул КГБ, милиция, прокуратура, суд дигән нәрсәләр каршына китермәсен...
Хатыйп бабай җинаять эше кузгатылганы турында ишеткәч, авылдан шылды. Ул бик озак качып йөрде — әллә башка җирләрдә, әллә өендә генәме? Әйдә, йөрсен, әллә кая китә алмас, сайлау көнне участокка килми калмас, килмәсә сайлауда катнашмаган, совет властен инкарь иткән өчен ана тагын да зуррак срок чәпәячәкләр, диделәр булса кирәк хокук саклау органнарында. Һәм көттеләр.
Мескен картнын сайларга килми мөмкинлеге калмаган иде. Килгән, сайлаган һәм... кулларын артка каерып, богау салып алып киткәннәр район үзәге Чирмешәнгә. Картлык көнендә ике ел төрмәдә утырып кайтты бабай...
Әйе, Сталин заманы иде шул ул! Ләкин ул коточкыч заманнарнын да үтәр вакыты җитеп килгән икән бит. Март башында бөтен ил радиосыннан хәтәр хәбәр — Сталиннын бик каты авырып китүе турында җиткерделәр халыкка. Ул көннәрдә сельпога халык күп җыела башлады. Барысынын да колагы кара тәлинкәдә: «бөек юлбашчыбыз»нын хәле ничек? Үлеп китмәсен тагын... Безнен ише кара халык белми бит әле анын дөньяда тине булмаган коточкыч явызлыклар кылган палач икәнлеген. Сельпо диварлары Политбюро әгъзалары рәсемнәре белән тулган. Менә Ул — мөлаем йөзле, мыек астыннан гына ягымлы елмаеп тора. Әнә Молотов, Маленков, Каганович, Ворошиловлар... Барысының да күзләре сиңа төбәлгән, ышанычлы караш үзләрендә. Ә менә Берияның карашы бер якка төбәлгән. Нишләп ул якка карый? Минем аңа һич ышанычым юк... Салихҗан, Васыйл абзыйлар үзләре генә калган вакытта мин бу турыдагы фикерем белән алар белән дә уртаклашам. Нәм алар да бу турыда уйланалар, шөбһәләрен белдерәләр. Нәм кисәтеп тә куялар: «Башка кешеләргә сөйләмә тагын»...
Сталин үлгәннән соң халыкка авырга туры килер дигәннәр иде, ләкин алай булмады. Тауарларга бәяләр төшә, халык мәнфәгатен кайгыртып ниндидер карарлар чыга башлады. Убыр китте, урыны калды... һәм ул урынга азмы-күпме кешелек сыйфатлары булган яңа убыр утырды булса кирәк...
***
Көләч кояшы белән яз, апрель килде. Квартал, ай ахырыннан соң отчетларны ясап, балансны чыгарып куйдык та, аларны район үзәгенә озатырга җыендык. Балансны чыгару — иң җаваплы эш. Бер тиен килмәсә дә, балансың чыкты дия алмыйсың. Бер үк саннарны өчәүләп саныйбыз, счет төймәләре җырлап тора. Мин дә бу эшкә шактый остардым. Санап чыгарам да, саннарны Салихҗан һәм Васыйл абзыйларга әйтәм.
— Әсгатьнеке дөрес булуы ихтимал, ул яшь, башы әйбәт эшли, — ди алдан ук Салихҗан абзый миңа ышаныч белдереп. Нәм ул, чыннан да, еш кына хаклы була иде.
Исәп-хисап кәгазьләрен, ай буе җыелган акчаларны районга алып китәргә кирәк. Ләкин ничек? Ат юлы өзелгән чак. Иртәнге салкында җәяү генә үтәргә мөмкин. Чирмешәнгә ерак. Ике араны колхоз «полуторка»сы шоферы Мәсгут абзый Гобәев күптән үлчәгән инде. Елховой мәчетеннән Чирмешән чиркәвенә чаклы нәкъ 33 чакрым.
— Әсгать, энем, сиңа барырга туры килер инде, — диләр миңа сельпода. Эш кәгазьләрен илтү берни түгел. Җәяүлегә тулы бер сумка акча алып баруы куркыныч. Чирмешәнгә утыз өч чакрым... Шыплап тутырылган «полевая сумка»да 33 мең сум акча! Күпме бу? Бер елдан соң, инде мин Баулыда буровойда эшли һәм хезмәт хакын да меңәрләп ала башлагач, ул елларда әле күренә генә башлаган «Победа» автомашинасы 16 мең сум торганын белдем. Димәк, минем сумкада ике «Победа» автомашинасы алырлык акча булган бит!
Иртән-иртүк чыктым юлга. Аякта кирза итекләр. Сумканы бавыннан җилкәгә аркылыга салып барам. Бераздан аның авырлыгы да сиздерә башлады — җилкәгә
ӘСГАТЬ САЛАХ
104
баса. Кара Чишмә, Туймәт авылларын төнге салкында каткан юлда җиңел үттем. Инде кояш кыздыра, кар йомшара, юл да изри башлады. Үземә яхшы таныш Әмир авылы турысына җитеп киләм. Кинәт артымда атка атланган ике кешене күрдем. Каян килеп чыктылар? Туймәтнекеләрме, әллә башка авылданмы? Минем янга килеп җитәргә ерак әле. Аларның да атлары изрәп килгән карлы юлда батып-батып китәләр. Кемнәр алар? Каяндыр минем акча илтүче икәнемне белеп артымнан чыкмаганнардыр бит? Күңелгә шик төште. Ашыкмыйлар, акрын гына атлыйлар. Әнә Подлесный авылына җитәрәк урман башлана. Бәлки миңа һөҗүм итәр өчен урманга барып җитүне кулайрак саныйлардыр? Кесәдә бернинди корал, пәке генә дә юк. Болай гына бәйләнгән очракта каршылык күрсәтермен анысы, икәү генә бит алар. Әгәр инде кораллары булса...
Урманга җитәрәк сулга юл кереп китә. Бәлки алар шул юлга борылырлар? Минем арттан инде атларының авыр мышнап килүен ишетеп барам. Гел якынаялар. Кайчан һөҗүм итәрләр? Мин теге юлны артта калдырып, Чирмешәнгә таба юнәләм, ә атлылар әкрен генә русча сөйләшеп, сул якка китә торган юлга борылалар. Аларнын миндә гамьнәре дә юк. Булса да, юлаучы бер егет, сумкасында юлга алган ашамлыклары дип уйлаганнардыр. Анда ике автомашина алырлык акча барлыгын белгән булсалар, белмим, ничек тотарлар иде икән үзләрен?
Өстән тау төшкән кебек булды минем ул кешеләрнен борылып китүләрен күргәч...
Бу вакыйганы күпләргә сөйләргә туры килгәне бар. Араларыннан: «Шул кадәр акчаны үзен генә алып сыпыртырга иде», — диючеләр дә булды. Тик андый ахмаклыкны эшләү түгел, ул кара уйнын башыма да килгәне булмады минем.
Сельпонын акчасын, исәп-хисап кәгазьләрен яхшылап тапшырып, икенче көнне күтәренке кәеф белән авылга кайтып җиттем. Кәеф күтәренкелегенен сере дә бар иде, чөнки районда мин искиткеч матур бер кызны очраттым. Андый гүзәл затны минем әле Елховойда да, Лашманда да күргәнем юк иде. Туймәтнен Айсылу апа кызы Саимә генә ана тин булгандыр. Бу — мукшы авылы Күтәмә сельпосында минем кебек үк хисапчы булып эшләүче Надя иде. Урыс сүзләрен ватып-җимереп сөйләшә торгач белдем мин анын турында. Тик бу минем аны беренче һәм сонгы күрүем булды...
Дөньясында синен күз явынны алган, җилкенләндергән-дулкынландырган, хисләндергән-уйландырган, төшләрдә күргән гүзәл кызлар аз очрамый. Яшьлектә сине анын кайсы милләттән булуы да уйландырмый. Тиле яшьлек, сукыр мәхәббәт барысын да оныттыра. Азмыни шул сукыр мәхәббәт аркасында яшьлегендә урыс яки мукшы марҗасына, хохлушкага яки чуваш кызына өйләнгән татар егетләре, мәхәббәт дип ата-бабаларынын борынгыдан килгән гореф-гадәтләренә, күркәм йолаларына, үз милләте язмышына төкереп, туган телен, газиз иманын сатып гомер кичерүчеләр? Һәм андый тормышнын күп вакыт фаҗигале тәмамлануы, картлык көнендә ике милләт кешесенен, ике дин, ике тел, ике төрле йоланын уртаксызлыгыннан гаҗиз булып, анлашу, гармония таба алмый, кимсенеп, җан әрнешләре кичереп аерылу-каерылулар, нигә сон мин яшьлегемдә үз милләтем, үз динемдәге кеше белән кавышмадым икән дип үкенүләр? Бәхетемә, ул фаҗига мине читләп үтте. Әллә бу минем иманымнын ныклыгыннан, милли тамырларым тирәнлектән, төрки-татарлыгым көчлелектән булдымы?
***
...Карлар эреп, сулар акты. Инде җир өсте дә кипшенә башлады. Озакламый колхоз игенчесе басуларга чыгар, язгы кыр эшләренә тотыныр. Ләкин ана чаклы әле берничә көн бар. Бу вакытны авыл яшьләре бушка үткәрмиләр, сөлге җыеп алалар. Башка җирләрдә ничек булгандыр, язгы кыр эшләре тәмамланганнан сон үткәрелә торган Сабан туе өчен безнен авыл яшьләре әнә шул кыска гына мөмкинлектән файдаланалар, кыр эшләренә чыкканчы сөлге җыеп алалар иде. Унтугыз-егерме яшьтән дә узмаган өйләнмәгән авыл яшьләре үзләре кебек үк яшь колхоз атларына, тайларына атланып, күмәкләшеп, гармунга җырлый-җырлый, бер йорттан икенче
АККАН СУЛАР...
105
йортка йөри-йөри сөлге җыялар. Ат тисә, ундүрт-унбиш яшьлек малайлар да чыга.
Юк, һәр йорттан да түгел, әле быел гына өйләнешкән, өр-яна йорт өлгерткән, баласы туган, заемга акча откан, башка зур шатлык кичергән гаиләләрдән генә сөлге тиеш. Алары да кешенен хәленә карап. Әлбәттә, өйләнешкән яки яна йортка кергәннәрдән озын, баш-башлары милли нәкыш белән чиккән сөлге генә кабул итәләр яшьләр. Әгәр сөлге бәләкәй булса, сатулашу китә — өстәп нәрсә бирәсез? Өстәп бер-ике дистә йомырка алалар. Инде тавыклар йомырка сала башлаган вакыт. Шөкер, анысы бар. Атка атланган егетләрнең берсендә йомырка чиләге. Ул йомырканы кайбер егетләр сытып-сытып эчеп тә җибәрәләр.
Ул ел минем сөлге җыярга чыгуымның тәүгесе дә, соңгысы да булды. Ат караучы якын күршем Шәймәрдан абзый миңа яхшы гына тай калдырган иде. Атланып ашыга-ашыга кайтып киләм. Шулчак кизләү тыкрыгыннан минем кебек үк атларга атланган өч егет килеп чыкты. Теге оч егетләре. Алда Сәхай. Ул миннән өч яшьләргә олы.
— Тукта әле, — ди бу миңа. Сүзе бардыр ахры, дип уйладым. Ә ул якын килде дә, камчы белән миңа ике тапкыр сугып алды. Ә минем кулымда бернәрсә дә юк, җавап бирә алмыйм. Җен ачуларым чыкты. «Ярар, мин әйтәм, болай гына калмас әле бу эшең», һәм атны чаптыра-чаптыра кайтып киттем.
Сәхайның миңа карата кылган бу эшенең сәбәбе бар иде — мин аны шунда ук аңладым. Аның әтисе әле сугышка кадәр үк безнең авыл базарына килеп сыер саткан урысны талауда катнашкан да, төрмәгә эләккән. Әнисе, авыл чибәре Газзәбану (Газизәбану, әлбәттә) апа, иреннән мәхрүм калганнан соң ир назын тансыклаган яшь хатын, минем әтигә күзе төшеп, аңа хисләрен җиткергән. Белмим, безнең әти, шулай ук берничә бала атасы, хатын ире, якын барганмы Газзәбану апа янына, әллә юкмы, әмма авылга даннары чыккан.
Минем башта бу хәлгә карата бер гөнаһсыз фараз да яши әле. Газзәбану апа кыз чагында чибәрлеге белән генә түгел, хислелеге, дәртлелеге белән дә авыл кызлары арасында аерылып торган. Минем әтигә карата аның хисләре шул чакта ук бөреләнгән. Дөрес, җырга-моңга. һәвәс, сүзгә оста, эшкә уңган, төскә- биткә дә камил Сукыр Салах Сәхабына күзе төшкән кызлар бер Газзәбану гына булмаган. Тик егетнең сайлаганы бер — шулай ук җыр-моң иясе, кулларыннан гөлләр түгелеп торган ятимә кыз Мөсәвәрә генә булган. Газзәбану да башкага кияүгә чыккан, малай тапкан һәм... аңа Сәхап дип исем кушкан. Бу бер дә юкка гына шулай эшләнмәгәндер. Сөеп-сөеп тә кавыша алмый калган яшьләрнең икенче берәүләр белән кушылып яши башлагач тапкан балаларына кайчандыр өзелеп сөйгән ярларының исемен кушу — борынгы бабалардан килгән гадәт. Һәм ул гадәт бүген дә яши, дәвам итә.
Сәхай, минем уемча, үз анасы белән минем әти арасындагы четерекле мөнәсәбәт турында белми һәм үртәлми яшәмәгәндер. Миңа, бер гаепсезгә, тиктомалдан китереп сугуның да сәбәбе үч алудан булгандыр.
Сөлге җыярга, чыккач, бу турыда мин Моктәйгә әйттем. Сәхай кебек үк миннән өч яшькә олы зират очы Кабартма Хәлимә абыстайның икенче улы Моктәсим белән дус идек без. Олы авылның ике очында яшәсәк тә, үтә ярлылык, тормыш мәшәкатьләре дуслаштырган иде безнең әниләрне дә, үзебезне дә. Сугыштан соңгы елларда очны-очка ялгау теләге белән Хәлимә астай, минем әни һәм авылның башка терәксезләре соңгы сыерларын, сарыкларын алып Казанга сатарга китеп бардылар. Җәйнең сусыл үләнгә иң бай, матур көннәрендә, төнге һаваның җиләс вакытында чыгып киттеләр алар юлга. Моктәй белән мин әниләрне Мукшы әрәмәсенә чаклы озата бардык.
Без кайтканда инде таң атып килә иде. Әрәмәдәге таллыкларда — кошлар оркестры. Өздереп сандугачлар, башка кошлар сайрый, Баграж суында, үзе тар гына булса да, балыклар уйный. Түбән әрәмәдә чабышкан атларның тояк тавышлары, кешнәве ишетелеп, ат көтүче малайларның сызгыруы, кычкырып сөйләшүләре безгә килеп ирешә. Без ашыкмый гына, үз җаебыз белән сөйләшә-сөйләшә кайтабыз. Сүзебез шул ук әниләр хакында. Бүген киттеләр, тиз генә кайтмаслар шул, ике
ӘСГАТЬ САЛАХ
106
атналап кына йөрерләр әле...
— Син безгә килгәләп йөр, бергә-бергә сагынырбыз әниләрне, — ди Моктәй.
— Син дә безгә кил, — дим мин дә.
— Әйдә җырлыйбыз, — ди Моктәй.
— Әйдә...
Моктәй мине урамда җырлап йөргән авыл егетләре сыман кочаклап алды һәм җырлап җибәрде.
Әй, дусларым, без бергә лә, Аерылмас идек бер дә шул; Тар гүрләргә сыяр идек, Куймаслар инде бергә...
Бу безнен авыл яшьләренен урамда җырлап йөри торган җырлары. Кем нәрсә белә инде, җырнын ертыгы юк...
Моннан сон инде без бер-беребезне бик якын, дус күреп яши башладык.
...Сәхайнын мина кул күтәргәнен ишеткәч, Моктәй бер көтү яшьләр арасында ваемсыз гына сөйләшеп торган Сәхайны эләктереп алды да:
— Син нәрсә дип минем дуска кагыласын? — диде ул килә-килешкә һәм чашт-чошт китереп аркылыга да буйга камчылый да башлады. Сәхай кул да күтәрмәде, чөнки Моктәй авыл яшьләренен кендеге, ин чаясы һәм шул ук вакытта гаделе дә. Ул үзе беркемне дә хаксызга рәнҗетмәде, ә терәксезләрне яклый алырлык кыю егет иде.
Кызганыч ки, мин армиядә хезмәт иткән елларнын берсендә Моктәй дустым Чистайда эшләгән җирендә очраклы рәвештә вафат булган.
***
Кабартма Моктәе дигәннән, безнен авыл халкы бер-берсенә кушамат кушарга хирыс. Ялгыш авызын кыйшайса да сина кушамат чәпәп куялар. Камка Минач абзыйнын кушаматы бер генә дә түгел, берничә иде. Сугыштан яраланып аксак аяк белән кайткан бу абзый: «Мин бик зур елга
— Кунай елгасын кичкәндә ранный булдым», — дип сөйләп йөргән икән авылда, Дунай елгасынын исемен буташтырып. Һәм ана яна кушамат бирү өчен безнен мишәрләргә шул җиткән. Ләкин алдан бирелеп, дистәләрчә еллар буе үзен «аклап» килгән «Камка» кушаматы үз позициясен, күрәмсен, тиз генә бирмәгән: Минач абзый элеккечә «Камка» булып калган, ә үсеп килгән улы Салихка «Кунай» кушаматы тагылып киткән.
Камка Минач абзый турында төрле сүзләр йөри иде авылда. Сугыштан партиягә кереп кайтканга, ана колхознын дунгыз фермасын «ышанып» тапшырдылар, озак еллар шунын мөдире булып эшләде. «Дунгызнын ин тәмле җире колак кимерчәге, ашаганда кытыр-кытыр итә», — дигән сүзләр дә Минач абзыйныкы.
Ул елларда татар, мөселман авылларында да дунгыз асраталар иде бит колхоз фермасында. Әле андый мәсхәрәне дә күрдек бит! Шөкер, соныннан елховойлылар дунгыз асраудан ваз кичтеләр...
Уйлап карыйм да, кушаматсыз кеше дә юк бугай безнен авылда, дигән фикергә киләм. Мишәр дөньясынын үзенчәлеге инде бу. Минем әни «Керән» төбеннән. Димәк, әни ягыннан без Керәннәр. Әнинен бер бабасы урыс ягыннан керән алып кайтып утырткан икән бакчасына һәм ул котырып үсеп киткән. Ләкин үскәндә без һәрвакыт «Сукыр» булдык. Салах бабабызнын бер күзенә ак салган булган. Көлке хәлләргә, мәзәккә оста Сәхап абзый Мостафинга «Гульдыр Сәхап» диләр иде. Балачакта: «Күгәрченнәр гульдыр-гульдыр итәләр»,
— дигән икән. Күршебез Шакирҗан абзыйны Тәкан диләр иде. Ул да балачакта исемен ничек дип сорагач: «Тәкан», — дигән булган, Шакирҗан янәсе. Тәмтук Мингата абзыйга да кушаматы балачактан тагылып калган: «Ашының да тәме тук, чәенең дә тәме тук, әпәйнен дә тәме тук», — дигән бер авырып ятканда. Әхмәдулла абзый кыргыз далаларыннан кыргыз кызына, өйләнеп кайткан, һәм шул хәлдән сон
АККАН СУЛАР...
107
инде ул «Кыргыз» булып киткән. Әле Кытай, Япун, Урыс, Мукшы, Чуашлар да бар бездә. Инде йорт хайваннарына килсәк: Үгез, Бозау, Сарык, Кәҗә, Әтәч, Тавык, Чебеш, Ата каз, Мәче... Санап бетергесез. Ул анда төрле-төрле киек хайваннар, җанварлар, кошлар: Аю, Бүре, Төлке, Куян, Ләтчә, Керпе, Көзән, Ябалак, Карчыга, Үрдәк, Карга, Саескан, Чәүкә, Чыпчык, Аккош, Челән, Сандугач, Күгәрчен, Ярканат...
Шул кушаматлар аркасында төрле-төрле кызык хәлләр дә булгалый әле. Авыл самавырларын торбасыз куеп булмый бит инде. Ә безнен торба искереп беткәч, әни торба сатып алырга базарга төшеп киткән, тик ул аны базарда тапмаган. Кайтканда әнигә аз-маз тимер-томыр һөнәренә һәвәс Илалетдин абзый очраган.
— Синдә самавыр торбасы юкмы? — дип сораган әни.
— Миндә юк, Мөсәвәрә, әнә күпер төбе Кыям абзыйда бик күп, — дигән шаянлыгы-шуклыгы белән дә мәшһүр Илалетдин абзый җитди төс белән. Әни Кыям абзыйларга килеп кергән һәм гозерен әйткән.
— И-и, Мөсәвәрә, Илякка ышансаң... Беләсең бит инде безнең кушаматның Торбы икәнлеген, — дигән Кыям абзый. Әни бик уңайсызланып кайтып киткән. Ә чынында исә Кыям абзыйның ишле гаиләсендә «Торбы»лар шактый икән...
Физик җитешсезлеге, гариплеге белән кушамат алганнар була да була инде авылда: Бөкре, Кырын, Кылый, Шадра, Аксак, Чатан, Биләнке, Бүсер, Таз...
Таракан, Кыргаяк, Борча, Чебен, Черки кебек бөҗәкләргә нисбәтле кушаматлар да аз түгел.
Ләкин килеп чыгышы бүген дә билгесез һәм мәгънәсе белән дә аңлашылып бетмәгән кушаматлар турында да әйтим әле мин. Мәсәлән, нилектән Кырняк, Чәпеш, Чәйка, Лепи, Кытыр, Чытыр, Сорка, Ялпәк, Чәтек һәм башкалар?
Телгә зәһәр мишәрләр кушаматны теге яки бу кешегә кимсетү йөзеннән дә кушалардыр. Тик мин шәхсән авылдашларым турында искә алганда кушаматлары белән атыйм икән, бу фәкать минем кем турында сөйләвем тизрәк аңлашылсын өчен генә эшләнә. Кабартма Моктәенә дә, Гульдыр Сәхап һәм күршем Чүлмәк Шәймәрдан абзыйларга да кушаматларын атап язуымнан хөрмәтем дә, җылы хисләрем дә кимеми. Аларны мин һәрвакыт сагынып искә алам. Урыннары оҗмахта булсын...
***
...Май уртасында дусларым Әлфрит, Наил, Түбән Абдул ягыннан сыйныфташым Мөхәррәм Фәйрушин мине үзләре белән бергә Әлмәткә бораулау эшчеләре хәзерләү мәктәбенә китәргә үгетләп килделәр. Ай ахырында чираттагы курслар башлана икән. Ничек инде дуслардан каласың? Ни булса — шул булыр дип, җыенып чыгып киттек Әлмәткә.
Хуш, авылым, сау бул,
Сәламнәр көт
Таң җилләре искәндә,
Мин җырлармын сине сагынып
Өзелеп искә төшкәндә...