Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖУРНАЛЫГЫЗ ШӘП РУПОР, ӘММА...


Гафу итегез, әйтер сүзләрем бик күп, ләкин кәгазьгә шәпләп төшерерлек рәтем юк.
Ләкин моны зарланып әйтүем түгел. Аллага шөкер, 87 яшемне тутырып йөрим.
Отставкадагы подполковник, 1945 елгы Җиңү парадында катнашкан сугыш ветераны
мин. Нәм — 1965 елдан бирле «Казан утлары» журналы укучысы. Ягъни инде «Совет
әдәбияты» чагыннан ук укый башладым. Ул чагында Камчаткада хезмәт итә идем әле.
47 ел стажлы укучы буларак, шуны әйтергә телим: соңгы чорда (90нчы еллардан соң)
кайсыбер саннарда журналның сыегая баруы сизелә иде. Шуңа эчем пошып йөри иде.
Шөкер, сезгә кайсы жил үзгәрешләр алып килгәндер, кеше кызыгырлык язмалар күренә
башлады, соңгы елларда. Афәрин. Минем күңелгә бигрәк тә әдәбият-сәнгать әһелләре, үз
халкын үз иткән, аның өчен жин сызганып көрәшкән затлар турындагы матур-матур
язмалар һуш килде. Нигә эч поша иде? Урысчадан кирәкмәгән тәрҗемәләр, тормыш
әдәпсезләре турында кызык итеп язылган романнар басыла башлауга. Шөкер, сезнең
өслүбегез алышынды. Туфан Миңнуллин үзе белән, Тәлгат Галиуллин — каләмдәшләре
Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов белән бик матур итеп
таныштырдылар. Соңгы документаль әсәрнең Фәрваз Миңнуллин турындагы өлеше
аеруча ошады. Аның кебек тәнкыйтьчеләр нигә юк хәзер? Өметле яшьләр бар бит. Нигә
үстермибез? Язучылар берлеге ни карый, дәүләт нигә ярдәм итми? Телевидениедәге
шайтан туйларын туктатырга вакыт түгелме? Монда да беренче булып Фәрваз кебек кыю
һәм абруйлы тәнкыйтьче сүз әйтергә тиештер, мөгаен.
Журналыгыз шәп рупор. Әмма сезгә булдыклы ярдәмчеләр дә кирәк дип уйлыйм.

Әхмәт КАДЫЙРОВ.
Казан