Логотип Казан Утлары
Публицистика

Юраганнары юш килгән


Мәшһүр рәссам Б.Кустодиев театр өчен декорацияләр ясау белән дан
казанган шәхес иде. И. Репинның талантлы шәкерте, башта портрет
остасы буларак танылса да, соңыннан ул бу жанрга сирәк алына торган
булган. Алынса да, үзенә якыннар, абруйлы, күренекле шәхесләрнең генә
портретларын ясаган. Әлбәттә, аның иҗат җимешләре бик югары
бәяләнгән, акчаны бик юмарт түләгәннәр аңа.
1922 елда берчак аның янына беркемгә дә билгеле булмаган ике яшь
егет килә. Алар үзләрен ярлы, күп акча түли алмаячак студентлар белә, дип таныталар. «Сез һәрчак мәшһүр кешеләрнең генә портретларын ясыйсыз. Менә
безнең, бернинди исемебез булмаган кешеләрнең парлы портретын ясагыз әле. Кем бер заман безнең исемнәребезнең дә дөньяга танылуы ихтимал бит», — дип шаярткан
болар. Чын зыялы һәм бик гади кеше булган Кустодиев шунда ук эшкә тотынган.
Шаккатмалы хәл: егетләрнең икесе дә соңыннан дөньякүләм
танылган олы галимнәр булып чыга бит. Берсе, Капица Петр Леонидович,
физиканың ике яңа юнәлешен иҗат итүдә актив катнашкан академик ул,
Англиядә ундүрт ел буена фәнни командировкада булып, кайткач СССР
Фәннәр Академиясендә Физика проблемалары институтын оештыра,
аның беренче директоры булып эшли. Ике кабат СССР дәүләт бүләгенә,
1978 елда дөньядагы иң абруйлы Нобель бүләгенә, ике кабат
Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек дип табыла. Мәшһүр галим,
искиткеч фән эшлеклесе булу белән бергә, техника үсешенә дә саллы
өлеш керткән иде ул, аның кварцтан нечкә җеп булдыру ысулы турында
бер язган идем инде.
Семёнов Николай Николаевич та, фәнни тикшеренүләре белән
дөньякүләм танылган академик булып үсте, химик физика дигән яңа
фәнне иҗат итеп үстерүдә зур роль уйнады. Ул да, дусты Капица
шикелле, ике кабат Социалистик Хезмәт Герое исеменә, ике кабат СССР
дәүләт бүләгенә һәм Нобель бүләгенә лаек дип табылды. Өстәвенә Ленин
премиясе дә аның бүләкләр җәдвалын бизәп куйды. Чылбырлы
реакцияләр тәгълиматен бу галимнең казанышлары арасында иң күркәме
дип атарга була.
Шунысы да игътибарга лаек: бу галимнең икесе дә озын гомерле
булдылар, туксан яшьләренә тиклем актив, киеренке иҗат мохитендә
яшәделәр. Яраткан эшең белән мавыгып яшәү гомерне озайта дип психологлар күптән
раслаганнар иде. Бу ике галимнең тормыш юлы шундый фикер өчен менә дигән мисал
булып тора.
Рәссам, егетләрнең парлы портретын язганда, менә, беркемгә дә билгеле булмаган
кешеләрнең дә рәсемнәрен тарихка калдырам бит әле дип уйлагандыр, мөгаен. Рәссамга
язмыш, ни дисәң дә, бик күркәм шәхесләрнең генә портретларын язарга насыйп булган
шикелле. Егетләрнең шаярып юраганнары юш килгән.