ВАКЫТСЫЗ СҮНГӘН ЙОЛДЫЗ
Кәрим Тинчурин — татар драматургиясе һәм театры тарихында тирән эз калдырган,
үзенең мәктәбен оештырган, аларның үсеш-үзгәрешенә әсәрләре белән генә түгел, бәлки
үзенчәлекле артист, оста оештыручы, талантлы режиссер, театр сәнгате белгече буларак
һәм күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре аша да зур өлеш керткән,
яңа рух өргән олы шәхес. XX гасырның 10 елларындагы
беренче тәҗрибәләреннән башлап, 30 еллар уртасына кадәр
дәвам иткән иҗат юлында әдип бай мирас калдыра — утызга
якын пьеса, дистәләгән хикәя һәм тәнкыйть мәкаләләре.
Күпкырлы әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлек алып барган, әмма
«вакытсыз сүнгән йолдыз»ның тормышы сәхнә әдәбиятын,
театрны кайгыртып яшәүнең, туган халкы язмышын үз
язмышы итүнең символына әверелде. Шуңа да
республикабызның иң яхшы театрларыннан берсе булган
Татар дәүләт комедия һәм драма театры хаклы рәвештә
К.Тинчурин исемен йөртә.
1
Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә татар әдәбиятына
Г.Коләхмәтов, Ш.Камал, П.Такташ кебек әдипләрне биргән Пенза өлкәсендәге Бедный
Демьян районы Таракан (Белоозерка) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туып-үсә.
Әтисе җир эшкәртү, мал асрау белән шөгыльләнгән, шактый кырыс табигатьле булган.
Әнисе Мәхмүдә исә йомшак күңеле белән аерылып торган, укый-яза белгән, балаларына
еш кына халык батырлары, пәйгамбәрләр турында кызыклы вакыйгалар сөйләгән. Кәрим
күрше авыл мәдрәсәсендә белем ала. 1900 елның җәендә ул Казанга килә һәм шул
вакыттан башлап булачак әдипнең «тормыш университетлары» башлана. Ул бер
чәйханәгә эшкә урнаша. Шул елның көзендә атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга
керә. Җәйләрен төрле эшкә ялланып акча туплый һәм кышка тагын мәдрәсәгә әйләнеп
кайта. Беренче рус инкыйлабының (1905-1907) тәэсире мәдрәсә стеналары аша үтеп керә.
Шәкертләр демократик матбугат аша төрле социаль-демократик идеяләр белән таныша,
бу исә мәдрәсә тәртипләреннән ризасызлык белдерүгә китерә. 1906 елның февралендә,
мәдрәсә тәртипләренә каршы чыккан өчен, 87 шәкертне, алар арасында Кәрим Тинчурин
да була, «Мөхәммәдия»дән куалар. Ул башта Тамбов якларына китеп урман каравылчысы
булып эшли, аннары Түбән Новгород, Саратов якларындагы авылларда балалар укыта.
1910 елны беренче татар профессиональ труппасы «Сәйяр» җитәкчесе Г.Кариев
белемле, бай тормыш тәҗрибәсе булган, төскә-биткә матур егетне артист итеп чакыра.
Остазы җитәкчелегендә К.Тинчуринның артистлык таланты тиз ачыла. Г.Камал,
Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, А.Островский, Ф.Шиллер һ.б. драматургларның әсәрләрен
сәхнәдә уйнап, ул үзенчәлекле образлар тудыра. Татарлар яшәгән күп урыннарда
тамашачыларның мәхәббәтен яулый. Шул чордагы вакытлы матбугатта ул башкарган
рольләргә югары бәя бирелә.
Бу елларда К.Тинчурин актив рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Бер-
бер артлы «Шомлы адым» (1910-1912), «Беренче чәчәкләр» 1913), «Назлы кияү» (1915),
«Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» (1916), «Соңгы сәлам» (1917) пьесалары дөнья күрә.
Ләкин патша цензурасы драматургның әсәрләрен («Назлы кияү»дән кала) сәхнәгә куярга
рөхсәт бирми. К.Тинчурин болар белән генә чикләнмичә, газета-журнал битләрендә
күпсанлы хикәяләр бастыра, чорның шактый катлаулы вакыйгаларына үз бәясен биреп
бара.
1917 елгы октябрь инкыйлабының гадел җәмгыять төзүгә китерәчәгенә бөтен күңеле
белән ышанган Кәрим Тинчурин халыкка хезмәт итүче театр сәнгате тудыруга хезмәт итә
башлый. Инкыйлаблардан соң драматургның «Йосыф белән Зөләйха» (1918), «Тутый
кош» (1918), «Сакла, шартламасын» (1918) комедияләре языла. Бу елларда аның
оештыручы, җитәкче буларак таланты тулы ачыла. 1918 елны драматург алдына
таркалган «Сәйяр» труппасы артистларын җыю, спектакльләр куюны башлап җибәрү
бурычы куела. Әдип бу эшкә җиң сызганып керешә һәм тиз арада яшь драматурглар
Ш.Усманов, Ф.Сәйфи-Казанлы, Ф.Борнашлар белән иҗади хезмәттәшлек урнаштыра, рус
һәм чит ил авторларының әсәрләрен тәрҗемә итүне оештыра. Күпмедер вакыт Мәскәүдә
Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә эшләгәннән соң, К.Тинчуринны Самара шәһәренә,
Көнчыгыш фронт карамагындагы татар театр студиясенә җитәкче итеп җибәрәләр.
Драматург кыска гына вакыт эчендә бер төркем артистлар әзерләп чыгара һәм шулар
белән Оренбург шәһәрендә труппа оештырып, спектакльләр куюны башлап җибәрә. 1922
елны ул бераз вакыт Ташкентта да эшләп ала.
1920 еллар башында татар профессиональ театры җитди кыенлыклар кичерә. «Сәйяр»
труппасының таркалуы, аның җитәкчесе Г.Кариевның вафат булуы, күренекле
артистларның китүе яки төрле шәһәрләрдәге труппаларда таралып эшләве һ.б. сәбәпләр
халыкның рухи тормышында зур роль уйнаган театр сәнгатенә җитди игътибар бирүне
сорый. Шундый шартларда К.Тинчурин 1922 елны Казанга чакырып кайтарыла һәм аңа
Татар дәүләт театр труппасы оештыру бурычы куела. Ул яңа театрга төрле шәһәрләрдәге
күренекле артистларны һәм яшь композитор Салих Сәйдәшевны чакыра. Аларга хәзерге
Н.Островский урамында урнашкан Яшь тамашачылар театры бинасы бирелә.
Яңа татар театрының оештыручы-җитәкчесе, баш режиссеры булу белән бергә,
К.Тинчурин театр сәнгатенең нигез ташларын теоретик яктан да «салыша». Аның совет
чорында язылган «Вак милләтләр театры хакында бер-ике сүз», «Татар театры нинди юл
белән барырга тиеш?», «Совет драматургиясенең бүгенге хәле» һ.б. мәкаләләрендә яңа
җәмгыять төзү шартларында драматургия һәм театр сәнгатенең төп юнәлешен, идея-
эстетик концепциясен, шуларга бәйле хәл ителергә тиешле бурыч-максатлар ачыклана.
1920 елларда татар театрының репертуары шактый сай һәм тематика, жанр ягыннан
бертөрлерәк булганлыктан, алда жанрны төрләндерү, тамашачы теләгенә җавап бирердәй
сурәтләү алымнары табу бурычы тора. К.Тинчуринның татар профессиональ музыка
сәнгатенә нигез салучы С.Сәйдәшев белән иҗади дуслыгы, М.Фәйзинең «Галиябану»ы
белән башлап җибәрелгән музыкаль драма жанрын үстереп кенә калмый, аның яңа
мөмкинлекләрен дә ача. С.Сәйдәшевнең сәхнә законнарын һәм әсәрнең жанр
үзенчәлекләрен белеп, халыкчан рухтагы музыкасы, гомумән, ике сәнгать төренең үзара
синтетик ярашуы әсәр текстында тирәнгә яшерелгән фикерләрне дә ачарга ярдәм итә. Әнә
шул рәвешле «Казан сөлгесе» (1923), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «Зәңгәр шәл» (1926),
«Ил» (1927), «Кандыр буе» (1931) кебек берничә буын тамашачыны тирән фәлсәфи,
әхлакый эчтәлекләре, сихри музыкалары белән сокландырып килгән әсәрләр языла.
Музыкаль драма жанрында уңышлы эшләгән авторның тамашачылар тарафыннан яратып
кабул ителгән трагедия һәм драма-комедияләре дөнья күрә: «Зар» (1922), «Американ»
(1924), «Җилкәнсезләр» (1926), «Ударниклар бәйрәме» (1933), «Алар өчәү иде» (1935) һ.б.
Әдипнең драматургия һәм театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге югары бәяләнә — 1926
елны «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Ләкин аның
иҗаты, эшчәнлеге каршылыклы фикерләр дә тудыра. Матбугатта үткәнне яклый, аңа
мәдхия укый дигән мәкаләләр күренә. К.Тинчурин бер төркем артистлар белән
Әстерханга күчеп китәргә мәҗбүр була. Анда татар театрында баш режиссер булып эшли,
үзенең «Ил» драмасын да беренче тапкыр шунда сәхнәгә куя. Ике елдан аны Казанга
чакырып кайтаралар.
К.Тинчурин, театрның баш режиссеры булып эшләү дәверендә, беренче остазы
Г.Кариев эшчәнлеген, тәҗрибәсен үстереп кенә калмый, үзе дә бик күпләр өчен укытучы
була. Драматурглар Т.Гыйззәт, Р.Ишморат, артистлар Г.Кайбицкая, С.Айдаров һ.б.
истәлекләрендә К.Тинчурин мәктәбен хөрмәт белән искә алалар.
Драматург 1934 елда яңа оешкан Язучылар берлегенә кабул ителә. Ул СССР
язучыларының I Бөтенсоюз съездында татар драматургиясенең үсеше турында доклад
белән чыгыш ясый. Әмма чорның каршылыклы сәяси-иҗтимагый мохите К.Тинчуринга
да килеп җитә. 50 яше тулган көннәрдә — 1937 елның 17 сентябрендә ул, «халык
дошманы» дип нахакка гаепләнеп, кулга алына һәм 1938 елның 14 ноябрендә атып
үтерелә. Башка бик күп репрессияләнгән авторлар белән бергә, аның әсәрләре дә
кулланылыштан алына. Бары 1955 елны гына әдип тулысынча аклана, бай иҗаты халыкка
кире кайтарыла, пьесалары сәхнәгә менә. Данлыклы драматург, режиссер, артист,
педагогның исемен мәңгеләштереп, 1989 елны Татар дәүләт драма һәм комедия театрына
Кәрим Тинчурин исеме бирелә.
2
Кәрим Тинчурин — үзенең мәктәбен булдырган, традицияләренең үзеннән соң да
яңадан-яңа буын авторлар тарафыннан дәвам ителеп, укучы-тамашачы күңелен яулап
алуга ирешкән драматург. Халыкның рухи дөньясында тирән урын алып торучы әдипнең
иҗаты, билгеле, бербөтен күренеш тәшкил итә. Анда халкыбыз яшәешенең тулы бер
панорамасы чагылыш таба. Беренче пьесасын 1906 елда («Моназара») язган дигән
мәгълүмат бар. Алдагы елларда «Хәләл кәсеп», «Шомлы адым», «Беренче чәчәкләр», «Ач
гашыйк», «Назлы кияү», «Җилкуарлар», «Соңгы сәлам» кебек әсәрләре языла, кайберләре
сәхнәгә куела.
К.Тинчурин иҗатка килгән чор — татар халкы тормышында, шул исәптән аның рухи
яшәеше чагылышы булган әдәбият-сәнгатьтә дә Яңарыш дәвере буларак билгеләнә.
Заманның иҗтимагый-сәяси шартлары яшь авторның дөньяга карашларында, уйлану-
эзләнүләрендә урын ала. Милләт буларак формалашкан татар халкы икътисади һәм сәяси
хокуклар өчен көрәш башлый. Татар җәмгыяте эчендә төрле социаль төркемнәр
мәнфәгатенә бәйле каршылык шактый тирәнәя. К.Тинчурин шул тормыш эчендә кайный
һәм әлеге идеяләр йогынтысында була. Бу елларда рус-Европа әдәби-фәлсәфи фикере дә
кызу темплар белән үтеп керә. Гасыр башында Н.В.Гоголь, А.Н.Островский, А. С.
Грибоедов, А.П.Чехов, М.Горький һ.б. әсәрләре татарчага тәрҗемә ителә. «Сәйяр»
труппасында артист, соңрак режиссер Г.Кариевның ярдәмчесе булып эшләгән
К.Тинчурин рус авторларының әсәрләреннән тыш Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт»,
Ж.-Б.Мольерның «Саран» һ.б. пьесалар белән яхшы таныш булган. Шулай да
К.Тинчурин, иң элек, татар әдәбиятының күпгасырлык традицияләре нигезендә әдип
буларак формалаша.
XIX гасырның соңгы чирегендә реализм юлына чыккан татар әдәбияты XX гасыр
башында тизләтелгән үсеш юлы үтә. Реализмның мәгърифәтчелек һәм тәнкыйди
агымнарын үзләштерү белән бергә, Европа тибындагы романтизм мәйданга чыга. Шул ук
вакытта, аерым авторлар иҗатында модернизм юнәлешенең символизм, импрессионизм
кебек агымнарына хас билге-сыйфатлар, элементлар урын алу, аларны иҗади кабул итү
белән очрашабыз. Бер яктан, Шәрык әдәбиятының
уңай йогынтысын тойган хәлдә, гасырлар дәвамында үсеп-үзгәреп килгән татар
әдәбиятының үз традицияләренә таянуы, икенче яктан, көчле агым булып килеп кергән
рус-Европа әдәби-эстетик фикерен үзләштерү бу чор татар сүз сәнгатендәге эзләнүләрнең
күптөрлелегенә китерә. Г.Исхакый, Г.Камал, С.Рәмиев, Ф.Әмирхан, И.Богданов, М.Фәйзи
һ.б. иҗатында һәр төр искелек, артталык тәнкыйтьләнә, социаль каршылыклар, сыйнфый
көрәш, милләт язмышы, әхлакый һәм фәлсәфи карашлар, яшәешнең төрле мәсьәләләре
яктыртыла.
Заманның катлаулы, каршылыклы шартлары йогынтысында формалашкан
К.Тинчуринның «Беренче чәчәкләр», «Назлы кияү», «Соңгы сәлам» пьесалары өйрәнчек
әсәрләр дип түгел, бәлки тормыш каршылыкларын, проблемаларын ачык күргән, милләт
язмышы, аның киләчәге турында тирәнтен уйланган, аны Яңарышка, тәрәккыятькә илтү
юлларын эзләгән, артист буларак сәхнә закончалыкларын шактый әйбәт үзләштергән,
сәнгать чараларының төрле алым-формаларына иркен мөрәҗәгать иткән драматург иҗаты
буларак кабул ителә. Риза ага
Ишморатта сакланып калган
автобиографиясендә
К.Тинчурин үзе күрсәткәнчә,
«Беренче чәчәкләр» аның
Октябрьгә кадәрге иҗатын
характерлаучы, билгеле бер
дәрәҗәдә программ әсәр булып
тора. 1917 елны «Сәйяр»
труппасы тарафыннан нәкъ
менә әлеге пьеса сәхнәгә куел-
ганнан соң, Г.Кариевның
К.Тинчуринга алтын сәгать
бүләк итүе дә символик
күренеш.
«Беренче чәчәкләр»дә
1904-1914 еллардагы
вакыйгалар сурәтләнә. Автор
бу чорда татар дөньясында
барган бәхәсләрне бер төркем
яшьләрнең хыял-омтылышы,
яшәеше-көрәше аша ача. «Беренче чәчәкләр» әнә шуларга символ булып килә һәм шәхес
иреген, милләт язмышын кайгыртып яшәүче, шул максатта билгеле бер эш-гамәлләргә
алынучы яшь геройларны аңлата. Үзәктә кеше шәхесе, язмышы һәм шуның белән тыгыз
бәйләнештә татар милләтенең бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлану тора. Тормыш
авырлыкларыннан ничек чыгарга? Үзгәрешләргә кайсы юлдан барырга? Әлеге сорауларга
җавап эзләүгә бәйле драматург дүрт төрле карашны, яшәеш фәлсәфәсен, гомумән
киләчәккә бару юлын алга куеп, җитди бәхәс алып бара. Беренче юл, Хәкимҗан белән
бәйле булып, Аллаһы Тәгаләгә сыенып, булганга канәгатьләнеп, тәкъдирдә ни язылган,
шул булыр дигәнгә кайтып кала. Хәкимҗанның яшәү максатын, берәр авылда мулла
булып, «җан тыныч, өс-баш бөтен, тамак тук» булу белән генә бәйләп каравы хәтта сукыр
шәкерт Суфыйда да көлү һәм ачу уята. Икенче юл Кыям образы белән бәйле булып,
һәрнәрсәдән ризасызлыкны, бөтен нәрсәне кире кагуны аңлата. Катнашучылар
исемлегендә аның «үзен хәяттан тыш хис кылучы» дип бирелүе дә игътибарга лаек. Кыям,
бу чор татар шигъриятендә шактый киң урын алган гыйсъянчы геройның драматургиядә
чагылышы булып тора. Дөрес, әсәр ахырында ул «факелчылар» ягында торучы буларак
сурәтләнә. Өченче юл Хәйдәр образы белән бәйле булып, революцион көрәшне аңлата.
Ул җәмгыятьне үзгәртү юлын эшчеләр хәрәкәтендә күрә һәм милли хәрәкәтнең шуларга
кушылуын тели. Дүртенче юл Хәмит образы белән бәйле булып, мәгьрифәтчеләр-
җәдитчеләр яклаган фикерләрне үстерүгә кайтып кала. Әлеге яшь егет һөнәр-белем
үзләштереп, туган җирендә халкына хезмәт итү теләге белән яши. Ул кеше шәхесен алга
куя, аның ирекле булуын, башкалар белән тигезлеген яклый, ә инде боларга ирешү өчен
«укырга, укырга, русча укырга кирәк», ди. Хәмит тырышлык белән университет студенты
Алда - Габдулла Кариев, басып торалар (сулдан уңга) - Кәрим
Тинчурин, Зәйни Солтанов, Габдрахман Мангушев.
Зәйни Солтановның сәхнә хезмәтенә 20 ел тулу уңае белән
төшкән рәсем. 1917 ел.
булуга ирешсә дә, каты авыру аны аяктан ега. Текстта бу караңгы тормыштан котылу өчен
тырышучы бик күпләрнең вафат булуы да искәртелә. Алар — «беренче чәчәкләр». Кыям
сүзләре белән әйткәндә, «ләкин аларга явыз кырау төшкән». Явыз кырау тирән мәгънәле
символ буларак авыр тормыш шартларын, кешенең хокуксызлыгын, татарларның изелү,
кимсетелү шартларында яшәүләрен, гомумән, самодержавиенең сәяси- иҗтимагый
системасын аңлата. Пьесаның идея эчтәлеген ачуда тагын бер мөһим символ-деталь бар
— «җимерек күпер». Хәмитнең «җимерек күпердән халыкны чыгару түгел, үзең дә чыга
алмыйсың икән» дигәненә Хәйдәр болай җавап бирә: «Күперне өр-яңадан кормыйча
булмый. Аны өр-яңадан корыр өчен, аның черегән баганаларын төпләре-тамырлары белән
куптарып ташларга кирәк». Аңлашылганча, «җимерек күпер» символы халыклар
төрмәсенә әверелгән царизмны тамырыннан ук юк итү кирәклеге фикерен тагы да үстерә,
тәэсирлерәк итә.
Татар тормышындагы һәр төр җитешсезлекләрдән көлеп арынырга теләүнең бер
чагылышы буларак К.Тинчуринның «Назлы кияү» комедиясе языла. Пьеса үзәгенә
салынган вакыйга бик гади: Рәшит исемле «назлы» егет Төркестаннан Казанга өйләнергә
килә, кыз табалмыйча аптырагач, ахырда асравы Гайнигә өйләнеп кайтып, хур була. Әсәр
фабуласына салынган күренешләр шактый таныш. Татар драматургиясе һәр төр кияүләргә
бик бай — Г.Исхакыйның «Ике гашыйк», «Алдым-бирдем», Г.Камалның «Безнең
шәһәрнең серләре», И.Богдановның «Помада мәсьәләсе» һ.б. искә төшерү дә җитә.
«Назлы кияү»дәге Рәшит шуларның дәвамчысы. Авторның табышлары комедиячел
конфликт оештыруда һәм көлкеле типлар иҗат итүдә чагыла. Әсәрдәге тартыш ике
юнәлештә бара: берсе — Рәшит белән милли каһарман битлеген кигән Ильяс, Зыя
кебекләр арасында. Моңа кадәрге пьесаларда уңай герой буларак сурәтләнеп килгән
газета мөхәррире, китап нәшире көлү объекты итеп алына. Беркатлы, мәгънәсез Рәшитнең
«укымышлы, общество күргән» кызга өйләнергә теләвеннән файдаланып, аларның теләсә
нинди юл белән акча суыруларыннан автор ирония белән көлә. Каршылыкның икенчесе
Рәшит белән гаиләсе арасында бара. Монда үзенчәлекле образ булып Рәшитнең җизнәсе
Рамазан тора. Һәр эпизодта ул ашауны гына кайгырта. Шуның белән үзеннән көлдергән
бу бәндә тагын бер вазифа үти: киләчәктә Рәшитнең аның юлыннан китәсен искәртә.
Г.Камал, Г.Исхакый һ.б. сәнгати табышларын дәвам итеп, К.Тинчурин көлүнең эстетик
асылына тирәнрәк төшенә бара. Әсәрдә бер генә дә уңай герой юк. Драматургның эстетик
идеалы әлеге һәртөр әхлаксыз-мәгънәсезлектән көлүдә чагыла.
К.Тинчуринның «Соңгы сәлам» драмасы — әдипнең сәнгати фикерләвендәге
эзләнүләрне күрсәтә торган әсәр. Ул XX гасыр башы татар сүз сәнгатендә шактый киң
урын алган сызлану (экзистенциализм) фәлсәфәсенә йөз тотып язылган. Вакыйга-
күренешләр, беренче чиратта, рус кызы Ольганы яратучы яшь сәүдәгәр Вахит
Мансуровның рухи кичерешләрен, эчке каршылыкларын һәм сәбәпләрен ачуны максат
итә. Пьесаның беренче күренешләрендә үк аның баласы авыруы искәртелә. Әлеге
метафора-символ төп геройның җан «авыруын», күңел халәтен, әрнүле хәлен аңлата.
Мәхәббәт утында янучы яшь ир, кызның атасы атаклы миллионер Вахрушев ярдәмендә
«зур кул булу» — Идел буендагы сәүдә эшен үз кулына алу теләге белән дә яши. Әмма ул
үзен чолгап алган милли яшәешне — карт анасын, хатыны белән кызын, динен ташлап
китә алмый. Үз чорында шактый бәхәсләр уяткан мәсьәләләрне хәл итүдә К.Тинчуринга
төрле әдәби агымнар йогынтысын күрәбез. Пьесада егетнең рухи кичерешләре шактый
тулы бирелә. Әлеге психологик халәтне драматург сентименталь рухта тасвирлый.
Ольгадан килгән мәхәббәт хатлары, эчке монологлар, күз яшьләре моны тагы да
тирәнәйтә. Күңелендәге каршылыкларны чишә алмаган Вахит ялгызлык, кайгы-хәсрәт
алдында кала. Шул рәвешле укучы-тамашачы алдында башкалардан аерылган, тормыш
мәгънәсен югалткан, упкынга килеп терәлгән шәхес калка. Бу халәтеннән чыга алмыйча,
ул үлемгә бара. Пьесада авторның икеләнүле, сызланулы карашлары Мөхәммәтша
образында урын ала. Акча-байлыкны инкарь итүче, аракыда гына юаныч табучы бу кеше
әйләнә-тирәдәгеләрдә теләктәшлек, яклау, җәлләү тапмый. Атасыннан калган малны
туздырып бетерүен «Без китап кушканча эшләдек. Дәүләт кайдан килгән булса, шунда
озаттык та» дип аңлата ул. Суфыйлар, әйбер колы булудан куркып, дөнья
рәхәтлекләреннән баш тарткан кебек, ул да атасыннан калган малны туздырып бетергән
һәм шуның белән үзен азат, ирекле саный. Мөхәммәтша — заманынының үзенчәлекле
тибы.
Драматургның 1920-30 еллардагы әдәби эзләнүләре, нигездә, ике юнәлештә бара.
Берсе — үткән тормышка бәйле вакыйгаларны, халкыбызның гореф-гадәтләрен,
традицияләрен бүген дә кыйммәтен югалтмаган идея-эстетик яссылыкта сурәтләү булса,
икенчесе — үзе яшәгән тарихи чорның сәяси-иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрен
укучы-тамашачы алдына кую.
К.Тинчуринның сәнгати планда иң уңышлы әсәрләреннән булган «Сүнгән йолдызлар»
трагедиясендә шәхес һәм җәмгыять конфликты сурәтләнә. Ул исә аерым кешеләр, кеше
белән төркем, кешенең эчке каршылыкларында ачыла. Әлеге конфликт гаять кискен
булып, фаҗига белән тәмамлана. Кеше бәхете мәсьәләсенә нисбәтле рәвештә К.Тинчурин
җитди проблемаларны укучы-тамашачы алдына куя. Драматург кешегә хас булган
мәхәббәтне гаять матур, серле хис-кичереш итеп сурәтли. Нәкъ менә мәхәббәт хисе
Сәрвәрне кыю, кискен адымнарга этәрә, бәхете өчен көрәшергә өнди. Надирга исә көч,
ышаныч, яшәеш матурлыгын күрү мөмкинлеге бирә. Кешенең бәхеткә, мәхәббәткә
хокукы яклану, боларга киртә булып торган сугыш афәтенә нәфрәт булып калка.
К.Тинчурин үзенчәлекле, үзләренә генә хас сыйфатлары белән аерылып торган
геройлар иҗат итә. Әбисе тәрбиясендә үскән Сәрвәр үзенең горур табигате, ярдәмчел,
кешелекле, әдәпле булуы белән җәлеп итә. Ул киләчәгенә, бәхетенә ышанычы белән
башкалардан аерылып тора. Аның өчен үтеп чыкмастай киртәләр юк. Кызның сөйгәне
Исмәгыйль таза, матур егет, тәрбияле, кешелекле булуы белән ачыла. Күңелендә Сәрвәргә
олы мәхәббәт сакласа да, үзен кызга тиң түгел дип саный. Автор аның ихтыярсыз, хәтта
мескен булуын күрсәтә. Бу аның ятимлеге, аннан да бигрәк хокуксызлыгы, кешедә ялчы
булып хезмәт итүе белән бәйле. «Язмыштан узмыш юк» дигән гыйбарәгә ияреп, ул үз
бәхете өчен көрәшүдән дә баш тарта. Ә менә Надир мәхдүм — драматургның иң уңышлы
образларыннан берсе. Татар әдәбиятында табигать тарафыннан кимсетелгән кешенең бу
кадәр тирән фәлсәфи эчтәлек белән һәм үзенчәлекле олы характер итеп сурәтләнгәне юк
иде әле. Башкаларда бары тик кызгану хисе генә уятучы һәм шуңа күрә бөтен дөньяга
ачулы мәхдүмнең олы, гөнаһсыз йөрәге бар. Ул да кеше, ул да өзелеп, җаны-тәне белән
ярата. «Мин сездән үтенәм, мине кызганмагыз, — ди ул Сәрвәргә. — Мин ялгыз идем.
Аңлыйсызмы, егерме биш яшькә кадәр ялгыз идем, сез ул ялгызлыкның авырлыгын
белсәгез иде... (...) Менә ике елдан бирле мин шул авыр газаплы ялгызлыктан котылып
тора башладым. Сез коткардыгыз, Сәрвәр туташ. (...) Сез миңа җан керттегез». Надир бик
горур, үзен кызганучыларны дошман күрә, чөнки башкалар белән тигез буласы килә.
Сәрвәрне яратуы аңа яшәү көче бирә, мәхәббәте тормыш мәгънәсенә әйләнә. Ул
Исмәгыйльнең хисләрен хөрмәт итә, шуңа да икесе арасында каршылык юк. Надир
хыялында туган бәхетен акылдан язган Сәрвәр белән аралашуда таба. Кызны югалткач,
яшәү мәгънәсен югалта һәм, үзенә үзе кул салып, бу дөньядан китә. Шул рәвешле,
фаҗигале вакыйгаларга бәйле әсәрнең төп идеясе ачыла — якты, матур хыяллар белән
яшәүче, бәхеткә тулы хокуклары булган геройларның үлеменә китергән кара көчләргә,
сугышка һәм аны башлаучыларга нәфрәт. Автор үзе дә әлеге позициядә тора. Ул
тормышның гаделсезлегенә ачына. Әсәрнең «Сүнгән йолдызлар» дип аталуына да әлеге
тирән мәгънә салынган.
К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» трагикомедиясендә вакыйгалар 1910-1924 елларда
барып, Беренче бөтендөнья сугышы, инкыйлаблар, гражданнар сугышы,
«Зәңгәр шәл» спектакленнән бер күренеш.
НЭП елларының үзенчәлекләре геройлар язмышына, эш-гамәленә бәйле укучы-
тамашачы күз алдыннан үткәрелә. «Җилкәнсезләр» (пьесаның баштагы исеме
«Ишкәксез») символик мәгънәдә килеп, тормышта үз юлын, кыйбласын таба алмыйча,
диңгездәге җилкәнсез кораб хәлендә калучыларны аңлата. Совет чорында әсәргә бирелгән
бәя-аңлатмаларда, мондый фикер үткәрелде: көлү объекты булып милли буржуазия
вәкилләре тора, алар милләт исеменнән сөйләнеп тә, үз мәнфәгатьләрен генә
кайгыртучылар, инкыйлабтан соң дошман лагерена күчеп ярык тагарак алдында
калучылар һ.б. Бүген инде автор концепциясен тирәнрәк ачу-аңлату сорала. (Мондый
омтылыш белән Г.Мөхәммәдова һәм Ф.Бәширов язмаларында очрашабыз). Билгеле,
К.Тинчурин үз заманы рухы, хакимлек иткән идеология йогынтысында иҗат итә. Әмма
ул элекке өстен катлауны тәшкил иткән буржуазия яисә интеллигенциянең,
офицерларның меңнәрчә вәкиле язмышын көлкеле күренеш буларак кына ачуның артык
берьяклы һәм беркатлы булуын да яхшы аңлаган. Яңа хакимиятне кабул итә алмыйча
«тормыш төбендә» яшәүчеләрнең, шулай ук йорт-җирләрен, туган илләрен ташлап
китүчеләрнең эш-гамәле артында күпләрнең ачы фаҗигасе ята бит. Әлеге адашып калган
«җилкәнсезләр»не аңларга теләүче, ярдәм итүче юк. Үз иленең гражданнарын (бәреп
төшерелгән сыйныф вәкиле булсалар да) шундый шартларга куйган, бик авыр хәлгә
калдырган хакимиятне ничек дип атарга? Пьесаның субъектив эчтәлегендә әнә шулар
ачыла. Тексттагы зур булмаган репликалар да җитди уйлануларга этәрә. Мисал өчен, 1920
елларның икътисади сәясәте «тудырган» нэпман Зәйнетдин болай ди: «Сез бай чакта
сезнең милләтегез булган. Ә без, каенатай, интернациональ, ха-ха-ха!.. Бездә милләт тә,
черт та юк». Нәр эш- гамәлендә милләтем дип яшәгән К.Тинчуринның 1926 елда язган
әлеге сүзләре артында нинди уй-фикерләр ятуын аңлау кыен түгел.
Беренче тапкыр сәхнәгә куелуыннан башлап укучы-тамашачының күңелен биләп
алган «Зәңгәр шәл» мелодрамасы — К.Тинчуринның иҗат биеклеген билгеләүче
пьесаларыннан берсе. А.Яхин билгеләгәнчә, «Зәңгәр шәл» тирән мәгънәле символ булып,
әсәрнең бөтен эчтәлеген иңләп үтә. Шахтер егет Булат алып кайткан зәңгәр шәл — гади
бүләк кенә түгел, бәлки мәхәббәт, бәхет һәм шәхси ирек, азатлык символы. Мәйсәрә Булат
кулындагы зәңгәр шәлне җырга- биюгә осталыгы белән яулап ала. Бу да мәхәббәт һәм
бәхет өчен көрәшү кирәклеге билгесе. Ә инде кызның туганы — ат карагы Җиһаншаның
алар бәхетенә киртә булып төшүенә бәйле зәңгәр шәл дә баштан төшә. Мәйсәрә ишан
йортында кайгы-хәсрәт кичереп яшәгәндә зәңгәр шәл аңа ышаныч бирә, рухи таянычы,
өмете булып тора. Ниһаять, кызны коткарырга Булат «Зәңгәр шәл» җырын җырлап килә
һәм максатка ирешү билгесе итеп шәлен бөркәнүне сорый. Шул рәвешле, төп сюжетны
тәшкил итүче вакыйгалар «зәңгәр шәл» символы белән үзара бәйләнеп, керешеп китәләр.
Безнеңчә, пьесаның популярлыгы түбәндәгеләр белән аңлатыла: беренчедән, әсәр чын
татар тормышыннан алып язылган һәм аны халыкчан яшәү рәвеше иңләп үтә; икенчедән,
үзәктә халыкның иреккә, азатлыкка омтылышы идеясе тора һәм ул һәрбер татар кешесе
өчен үтә дә кадерле, мөһим; өченчедән, музыкаль жанрда булып, С.Сәйдәшев музыкасы
вакыйга-күренешләргә дә, образларның эш-гамәленә дә гаҗәеп бер моңлылык, хислелек,
эчке бер аһәң сала һәм укучы-тамашачы өчен кадерле итә; дүртенчедән, мәхәббәт һәм
шәхес ирегенең социаль мәсьәләләр белән үрелеп баруы; бишенчедән, һәрберсе үз йөзе,
характеры белән аерылып торган образ-характерлар тудырылу. Гомумән, сюжет-
композициянең төзеклеге, образ-характерларның сәнгатьчә эшләнеше, үзәккә куелган
мәсьәләләрнең гомумкешелек кыйммәтләренә нисбәтле чишелеше белән әсәр бүген дә
гаять актуаль.
Аерым бер пьесаларында К.Тинчурин җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне, заманның
яңа геройларын, аларга хас сыйфат-билгеләрне ачарга омтыла. Шуның нәтиҗәсе буларак
«Ил» мелодрамасы, авылдагы күмәк хуҗалык төзелешен данлаучы «Кандыр буе»
драмасы һәм кешеләрдәге мин-минлек, көнләшү кебек сыйфатларны тәнкыйтьләгән
«Алар өчәү иде» комедиясе һ.б. языла.
3
Драматург иҗатына нәтиҗә ясаганда, әсәрләренең жанр ягыннан түбәндәгечә бүленүе
күрсәтелә: 12 комедия, 5 драма, 4 музыкаль драма, 1 трагедия һәм 4 әсәре башка авторлар
белән берлектә языла. К.Тинчурин үзен, беренче чиратта, комедия остасы итеп таныта.
Г.Камал, Г.Исхакый традицияләрен дәвам итеп, әлеге жанрны яңа идея-эстетик биеклеккә
күтәрә. Әдипнең көнкүреш материалын сәяси фикерләр белән кушуы, сатирик пафосның
фаҗигале пафос белән аралашуы, көлкене арттыручы алым-чараларның күптөсмерле
булуы, тел байлыгыннан оста файдалануы, әсәрләрнең композицион төзеклеге белән
характерларның психологик ачылышы — болар барысы да К.Тинчурин комедияләренә
хас үзенчәлекләр булып тора. Аның әсәрләренә тирән оптимизм, явызлыкка каршы
көрәш, шәхес иреге мәсьәләләрен алгы планга куеп тикшерү хас. Күпсанлы пьесаларында
халкыбыз тарихының гаять катлаулы, каршылыклы чорларының тулы панорамасы
чагылыш таба. Игътибарын әлеге вакыйгалар уртасында калган кеше шәхесенә юнәлтеп,
автор бигрәк тә яшь геройларны яратып, үз итеп тасвирлый . Аларның олы тормышка
атлавында очраган каршылыкларда рухи дөньялары бөтен тулылыгында ачыла. Шуңа да
К.Тинчурин иҗаты үзенең психологизмы белән көчле. Әдип эчке монолог, геройның үз-
үзенә бәясе, «җан хәрәкәте» кебек алымнарны уңышлы файдалана.
Киң планда драматург Г.Ильяси, Ф.Халидиләр нигез салган, Г.Камал, Г.Исхакый һ.б.
шәхесләребез тормышчанлык белән баеткан драматургиянең сәхнә закончалыкларына
нигезләнүенә, заман сорауларына активрак мөрәҗәгать итүенә җитди этәргеч бирә. Әлеге
заманчалык, сәнгатилек белән кушылып, сәхнә әдәбиятында яңа сүз, яңарышның яңа
баскычы буларак яңгыраш ала. Шуңа да әлеге иҗат үз чорында гына түгел, бүген дә
укучы-тамашачыны кызыксындыра, әдип күтәргән мәсьәләләр бүген дә бәхәс уята,
яңадан-яңа уй-фикерләргә этәрә.
М.Фәйзи башлап җибәргән музыкаль драма жанрын К.Тинчурин яңа биеклеккә
күтәрә, аның мөмкинлекләрен халыкчанлык рухында үстерә. Татар театрын музыкаль
әсәрләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Безнең халык нәкъ менә мелодраматик
рухлы һәм музыка белән үрелеп барган сюжетларны аеруча үз итә. К.Тинчурин
әсәрләрендә халык рухы яши. Әдип иркен рәвештә гореф-гадәтләргә, җыр-биюләргә,
төрле уеннарга мөрәҗәгать итә һәм шуның белән эмоциональ яңгырашка, җан-рухка
тәэсирлелеккә ирешә.
К .Тинчурин иҗат иткән геройлар — әдәбиятыбыз байлыгы. Ул татар драматургиясен
Хәмит, Рәшит, Батырхан, Сәрвәр, Исмәгыйль, Надир, Муса, Габдуллаҗан, Булат, Мәйсәрә
кебек үз чорының яңа типлары белән баета.
Драматург сәнгать чараларының, аерым алганда, көлү алымнарының, образ-
символларның, типиклаштыруның яңадан-яңа төсмерләрен бирә һәм боларның
һәрберсендә диярлек традицияләргә юл сала. Хәзерге татар әдәбиятында К.Тинчурин
традицияләре уңышлы дәвам иттерелә. Аның әсәрләрендә чагылыш тапкан кеше белән
җәмгыять каршылыгы мәсьәләсе, үзенчәлекле көлү алымнары, мәкаль- әйтемнәрдән
файдалану, этнографизм кебек билгеләр А.Гыйләҗев, Р.Хәмид, Ю.Сафиуллин,
М.Гыйләҗев, Г.Каюмов һ.б. иҗатында үстерелеп, яңа казанышларга китерә. Драматург
әсәрләрендәге жанр һәм стиль төрлелеге, характерлар бөтенлеге, вакыйгаларның эпик
характерда булуы чорыбызның күренекле әдипләре Т.Миңнуллин, З.Хәким һ.б.
тарафыннан уңышлы үстерелә.
Шулай итеп, киңкырлы иҗаты белән халкыбызның рухи тормышында тирән эз
калдырган Кәрим Тинчуринның бай мирасы бүген дә кызыксыну уята. Каршылыклы
дәвернең каршылыклы геройлары, алар алып барган диалог-бәхәс кеше шәхесе, аның
яшәеш мәгънәсе, әхлакый һәм матди кыйммәтләр турындагы уйлануларга этәрә.
Талантлы драматург, олы гуманист, фәлсәфәче әдип әсәрләре безнең белән киләчәккә
атлый.