УТЛЫ ДАЛА
ТАРИХИ РОМАН
ИКЕНЧЕ КИТАП*
БЕРЕНЧЕ БӘЙЛӘМ
1
Тимучинның тантанасы озакка сузылмады. Хан итеп келәмгә күтәрүләренә ике-өч ай да вакыт үтмәгәндер, әрем суыдай ачы хәбәр китерделәр.
— Җәмуганы гади хан гына түгел, гүрхан итеп сайлап куйганнар. Үзенең чатҗират кабиләсе белән безнең күптәнге көндәшләребез — тайҗутларны әйткән дә юк инде. Алардан башка да Кырүлән буендагы җәйләүгә унике - унөч кабилә-ырулардан вәкилләр җыелган ди. Коралас, сәлҗүт, икәрәс, хадакин ырудан берәр күрем нәүкәр кушылган. Татарлар үзләренең коңгырат, җыен, дөрбән кабиләләреннән меңәр-меңәр яугир җибәргәннәр. Җәмугага найман кабиләсенең башлыгы Даян ханның энекәше Боерык-хан белән яубашлары Күксәй-Сабыр, синең кан дошманың булган мәркетләрнең бәге Кара-Чылгыр килеп кушылган. Ьәм ышансаң ышан, ышанмасаң юк, ул җыенда синең җан дустың булып кыйланып йөргән Тогрул ханның улы Сәнгум катнашкан ди. Менә шулар барысы бергә укмашкач, Җәмуганы өлкән хан, гүрхан итеп келәмгә күтәргәннәр. Хак булса, Җәмуга кул астындагы җайдакларның саны хәзер утыз мең чамасы исәпләнә икән...
Тимучин әүвәл эчендәге утны күрсәтмәде. Бүрехан тавының иң яшерен бер почмагына менде дә уйга калды.
Җәмуганы гүрхан итеп күтәргәннәр. Күпчелек кабилә, берничә кавем юлбашчысы, димәк. Аны инде магуллар гына түгел, күршедәге найман, мәркет, гәрәй кабиләләре дә, кара татарлар да якын-тирәдәге бөтен дала
* Журнал варианты.
Романның беренче китабы “Казан утлары” журналында 2000 елның 1-3 саннарында басылды.
Вахит ИМАМОВ (1954) - прозаик; «Нәзер», «Сәет батыр», «Татарлар Пугачев явында» Һ.б. китаплар авторы. ТР Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты. Чаллыда яши. хакиме итеп таный дигән сүз бу. Ә син, Тимучин-кара, бернинди Чынгызхан да, юлбашчы да түгел. Торгытай кулында әсирлектә чакта ниндирәк кол, нинди карачу булгансын, магул кабиләләре өчен син бүген дә шундый ук мескен бозау икәнсен бит. Чынгызхан итеп сайлаганда алты кабилә катнашты дип син үзенне юкка гына
Вахит
Имамов
юатасын икән. Урут, мангыт, исут кабиләләрендәге аксөякләрнен һәм нәүкәрләрнен күпчелеге, әнә, синен кичәге атаулы туганын Җәмугага барып кушылган. Синен атаулы атан булып саналып йөргән Тогрул ханнын улы Сәнгум да Җәмуга ягына чыккан. Даладагы күпчелек кабилә-ыру Җәмуга ягына аугач, син үзеннен карендәш-кардәшләрен белән генә торып каласын түгелме сон? Җитмәсә, агаларын — Алтын, Кучар, Сачә бәкләргә таянырлыкмыни?! Алар әле тегенди, әле мондый тәкъдим белән кергән булып, сине үзләренен көенә биетмәкче. Ә хәвефле хәл туа, халыкларны үзебезгә буйсындырмый торып, ошбу җир йөзендә берчакта да гадел хәят нигезләп булмаячак. Бер генә юл кала һәммәбезгә. Яу һәм кылыч, яу һәм кылыч! Җиһандагы сонгы дингезгә, җир читенә барып җиткәнчегә кадәр шул гына юл!..
«Бөтен җиһанны сонгы дингезгәчә үзенә буйсындырып бетерәсен икән, ул чагында син җир өстендәге Мәнгелек Күк Тәнре буласын түгелме сон, атай?» — дип кычкырасы килде Җучинын шул вакытта, әмма үзенен үлем белән уйнавын чамалап, телен тешләп калды. Ә Чынгызхан исә сөйләмендә инде тәгаен адымнарга да күчкән иде.
— Мин әле кояш баешы ягындагы илләрне генә телгә алдым. Ә мондый суеш һәм кан коюлар җиһаннын һәрбер тарафында хөкем сөрә. Шуна күрә җир йөзендә тәртип урнаштыру өчен мин Мәнгелек ил гаскәрен дүрт өлешкә бүләргә карар кылдым. Шушы дүрт өлеш гаскәр, җиһаннын дүрт ягына таралып, бар илләрне безнен каханатка кушарга тиеш була. Тибет тавында минем шәхси дошманым Шидүр хан бар. Мин үзем шул тарафка юнәләм дә аны буйсындырам. Башка тарафларга минем өч угылым гаскәр башлыклары булып барачаклар.
Шул чагында каханатнын баш казые булып торган Шаһи-Котыг нойон аваз салды.
— Син үзен дә, янә өч улын да яу сәфәрләренә чыгып китсә, безнен Мәнгелек илнен үзәк канаты, мондагы пайтәхет белән идарә итәргә кем кала сон?
Чынгызхан, чебен куган сыман, кулын гына селтәп җавап тотты.
— Арбаны атнын алдына китереп җигәргә маташма инде, ашыкма син, казый. Барысы да төптән уйланылган. Мин мона чаклы бер улыма да хан дәрәҗәсе йөртергә юл куймаган идем. Ә менә моннан ары безнен каханат җирләре белән мина буйсынган янә дүрт хан идарә итә башлаячак. Илнен үзәк канаты, элеккеге мәнгелләр иле, пайтәхетебез итеп күтәрелгән Каракорым, Чин дәүләте белән чиктә яткан җирләр — һәммәсе дә моннан ары төпчек улым Тули ханга буйсыначак.
Нойон-бәкләр, вак-төяк кабилә солтаннары һәм, аеруча, Онон, Аргын елгалары, Буир-Нур, Колын-Нур күлләре буеннан ук Харәзем җирләренә тикле килеп җиткән карт мәнгелләр дулкынланып-шашып кычкыра башладылар.
— Тули хан! Тули хан! Иске мәнгел җирләренен ханы, үзебезнен хаким!
Анын каравы, шул минутларда ук Чынгызнын өлкән уллары йодрыкларын кысып йомарлады. Каен тузы сыман бөтәрләнгән куе кашлары астында усал ут кабынды. Моны үтәли күреп торса да, Чынгыз кахан ашыкмыйча гына, бик вәземли-вәземли дәвам итте.
— Мәнгелек төн ягында, котып якта йөзәрләгән вак-вак ыру-кабиләләр көн итә һәм алар бер-берсен туктаусыз кыра булыр. Алар арасында кыргызларның Сип-ир кабиләсен2 аеруча көчле, гаярь диләр. Мин ул котып ягындагы Сип-ир җирләрен дә, Таш Билбау артындагы Болгар ханлыгын, урыс кенәзлекләрен, Кыпчак далаларын, Кырын Атауны буйсындыру бурычларын өлкән угылым Җучи ханга йөклим.
— Бик хуп, бик хуп, бик әйбәт! — дип иңкүлектә бердәнбер ир-ат кына аваз салды. Ул эче-җаны үч һәм мәкер белән тулы Чагатай иде. Башка һичбер кеше эндәшмәде. Җучи үзе кара көеп чыкты. Уртларын, йодрыкларын усал шыгырдатты. Зиһене аша, чебен-черки болытыдай мыжгып, меңләгән уй үтте. «Тартар теленнән табар ди. Вакытында телне тешли белмәгәнем өчен бер җәзадыр инде. Юкса ул мине фарсылар сөйли торган җәһәннәм артына җибәрер идемени? Мин — өлкән угыл, атай урынына алмаш булып игълан ителергә тиеш кеше. Ә алмаш угыл андый җәһәннәмгә
2 Шушы кабилә исеме соңыннан Себер, Сибирь булып таралган.
озатылырга тиеш түгел иде. Димәк, тәхеттән еракка җибәрә, юри читләштерә мине атай- кахан. Ә ул чагында кахан алмашчысы булып кем кала соң? Каһәр төшкере Чагатай-имгәк түгелдер лә инде?..»
Җучи күңелендә янган утны сизеп алды бугай, тамак кыра-кыра Чыңгыз янә тезде.
— Мин сиңа, өлкән угылым буларак, иң күп, иң чиксез җирләрне бирәм. Иң җаваплы яу ягы да — сиңа! Урыслар җиреннән соң да әле көнбатыш ягында дистәләгән яңа илләр ята. Һәммәсен дә үз аяк табаның астына тезеп сал! Синең атыңның тояклары соңгы диңгез ярына тикле барып җитсен. Әгәр ул яктагы барча илләрне дә буйсындырсаң, җир йөзендә синнән дә гайрәтлерәк хаким булмаячак!
Җучи әле һаман авыз ачмый торгач, аның янындагы Сүбүдәй телгә килде.
— Син бик дөрес хәл иткәнсең, кахан. Ул якта Җәбә белән миңа әҗәтле Болгар иле ята. Шул Болгарны минем ат тояклары таптап үтми торып, җир йөзеннән китәргә хокукым юк! Шушы җайны биргән өчен рәхмәт!
Җучиның да, башка нойоннарның да сорау тулы караш белән күзәтүен күргәч, Чыңгыз кахан бераз ашыга төшебрәк игълан итте.
— Менә шушы Җидесу җирләрен, Хорасанны, угыз һәм уйгыр җирләренең һәммәсен дә икенче угылым Чагатай ханга бирәм.
— Үзәк миңа икән, алай булгач, сиңа алмаш булып та мин каламын инде! — дип Чагатай инде кояш кебек балкырга тотынган иде дә, Чыңгыз аны чираттагы сүзе белән, йөзенә утлы күмер ташлаган кебек, шундук зәһәр өтте.
— Шушы ук үзәктәге Алтай тауларын, Иртеш буйларын уртанчы угылым Үгәдәйгә бирәм. Мин бүген-иртәгә Шидүр ханга каршы яу сәфәренә чыгып китәчәкмен. Мин югында Мәңгелек ил белән идарә итү хокукы да Үгәдәй ханга кала!..
Бер Үгәдәй генә җиде кат болытлар өстенә менеп китте, калган өч угыл үзләрен йөзләренә төкерелгәндәй хис иттеләр. Кичке караңгылык төшкән чакта Чәрчек елгасы ярында Үгәдәйнең чатыры гына торып калган, ә аның өч туганы өч якка аерым ханнар гына түгел, мәңгелек кан дошманнар булып та таралышкан иде. Моны Чыңгызның үзенә җиткерергә фәкать Шаһи-Котыг кына җөрьәт итте.
— Ярты дөньяны яулауга ирешкән җиһангир булсаң да, хата кылдың, кахан. Чирек алма ашап кем туйсын ди? Моннан ары син берчакта да улларыңны кабат үз учагың янына җыя алмаячаксың! Син бүген алардан гомерлеккә колак кактың инде!..
2
Тангыт ханлыгына төбәп барган чакта Чынгызхан Киндерле елга ярында туктап, бик олы ау үткәрмәкче булды. Җиһангирнын ау дигәндә ашын да, ялын да оныта торган фидаи вә комар җан икәне хәтта колчура хезмәтчеләргә дә күптән мәгълүм иде, нойон-бәкләр каршы тормадылар. Чынгызхан үзе шушында яраннарын төркемнәргә бүлде. Киндерле буйлары — кыргый кулан көтүләре белән бик данлыклы дала. Кулан — юлбарыслар, каплан, бүреләр шикелле хәвефле мал түгел. Аны-моны уйлап тормыйча, Чынгызхан үз янәшәсенә гомер буе җансакчы булып йөргән Каратайны гына бердәнбер юлдашы итеп алды. Башкалар кулан көтүләрен Чин диварлары ягыннан куып китерергә тиеш, ә Чынгызхан, үз нияте буенча, тайларны, бияләрне куак арасыннан чүкеп кенә утырмакчы иде.
Корып куйган уйлар баштук җимерелде. Көтү башлыгы булып йөргән айгыр аламасын әле күптән түгел генә котырган чүл бүресе тешләгән, шуннан өркеп калган мал хәзер юк кына хәвеф-хәтәрне дә бер-ике фәрсах арасы ераклыктан сизеп ала икән. Кахан яраннары көтүләрне Чынгыз качкан куаклыкка таба китерә алмыйча хәлдән таеп бетте. Ә ул арада инде Чынгызнын үзенен дә түземлеге коргаксыган иде. Ул яшеренеп утырган ерымнар арасыннан калкынды да, унбиш-егермеләп кенә куланнан торган нәни бер төркемне Киндерле елга ярына таба куып алып китте. Куланнар елга суыннан куркып кала торган беркатлы мал түгел, алар рәхәтләнеп елга аша да кача ала иде. Ләкин көтү башлыгы урынына баскан яралы айгыр качып йөри-йөри өнсез калган бугай. Кич тә уйламаган бер мизгелдә ул капылт борылды да, пычактай
тешләрдән хасил уртларын чүлмәк сыман ачып, Чынгызхан чаптары өстенә ябырылды. Кахан монын ише котырган, чая һөҗүмне бөтенләй дә көтми, шуна күрә җәясе — инбашында, кылычы кында иде. Чаптарын аралап калырлык берни кыла алмады. Ә котырган куланнын тешләре атнын бер як арткы ботын ярып үткән икән. Өнсез калган чаптар җан ачысы белән кешнәп әүвәл аягурә басты, аннары, кан сиптереп, читкә томырылды. Чынгызхан, баш аркылы әйләнеп, җир өстенә очты. Эчтә ниндидер җеп шартлап өзелде, күрәсен, җиһангирнын борын тишекләреннән дә, авызыннан да куе кан бөртекләре чәчрәп чыкты.
Җансакчысы Каратай килеп җиткән чакта Чынгызхан әнә шулай, кара кан төкеренә-төкеренә аунап ята иде. Каратай алны-артны уйлап тормый, саксыз сүз ычкындырды.
— Ко, болай булса, эшләр харап, кахан! Синен эчендә үпкән шартлаган бит, атна-ун көн эчендә аяк сузуын бар!..
Чынгызхан ярсу-котырудан күм-күк булып чыкты. Кылычы кыны белән бергә билбавыннан өзелеп читкә очкан иде. Чынгызхан тезләре өстенә күтәрелә-күтәрелә, Каратайга бер генә сүз әйтте.
— Мина кылычымны китереп бир әле!
Каратай үзенен нинди хата кылуын анлап алды бугай, бөтен тәне манма суга батты.
— Куланнар качып бетте. Кылыч бирсәм, минем башны кисәсен лә, кахан.
Чынгызхан иягенә, сакалына ябышкан кара канны кул аркасы белән сөртеп, күз дә йоммый дәште.
— Коллар хакимнәрнен мескен чагын күрергә тиеш түгел! Кылычны китереп бир!
Каратай читтә яткан кылычны кыныннан тартып алып, ике кулы өстенә сузып килде. Бәлки, гафу итүне дә өмет иткәндер ул. Хуҗасы каршына тезләнеп, башын түбән иде. Каратай чамалап-үлчәп бетермәгән икән, Чынгызхан бер мизгел эчендә җансакчынын башын чабып атты. Кылычын җилән итәгенә сөрткән чакта бер үк сүзне янә кабатлады.
— Коллар хакимнәрнен мескен чагын күрергә тиеш түгел!
3
Чынгызханнын имгәнүе җитди булды, ахры, картайган кахан, ризык- судан калып, түшәк өстенә ауды. Куштаннары моны олы хәвеф сыман кабул итте, шулар хан-угыллар артыннан чапкын юлладылар. Чагатай белән Үгәдәй кул сузымында гына иде, алар үләксә чукырга, ашыккан козгын төсле бик тиз килеп җитте. Чынгызханнын сырхавы әлләни хафаланырлык түгел икәнлеген белеп алгач, Чагатай вакытны юкка сарыф итеп маташмады, Җучи югалганнан бирле ялгыз аккош төсле кангырап йөргән Кулан- хатыннын чатырына чумды.
Төпчек Тули да әле Орхон, Онон ярларына кайтып йорт кормаган булган, аны да җитез генә кире куптардылар. Ләкин Тули килеп җитешкән чакта Чынгызхан инде хаста түшәгеннән күтәрелгән һәм авыр гыжылдап булса да, барыбер, тернәкләнү ягына баскан иде.
— Мин теге дөньяга күченергә исәпләмим әле, юкка гына гауга куптаргансыз, — дип битәрләргә маташкан Чынгызханнын сүзләрен ахырына тикле тынлап та бетермәделәр. Җай чыгудан файдаланып, Чагатай янә әтисенә Җучи ханны чакты.
— Бөек каханнын хасталануын ишеткәч, санга санап килеп җитәр микән? Менә күрербез инде, менә искәрербез...
Көн артыннан көн, аннары инде тулы атналар да үтеп китте, Җучи ханнан һаман булса хәбәр ирешмәде. Чагатай инде һәр тан саен диярлек Җаек тарафына ермак йөзләр куды, үзе Чынгызхан алдында абыйсын ачыктан-ачык мыскыллауга күчте.
— Башка улларын, менә, хасталану хакында хәбәр алуга ук, лачын коштай очып килеп җитте. Ә Җучи угылын, әнә, бар дип тә белми. Күрәсен, синен җан биргәненне көтәдер инде ул. Син китүгә тәхетне канлы кылыч белән яулап алмакчыдыр...
Бер көн кичен офык сызыгында җан-фәрманга чабып килгән җайдак пәйда булды. Ләкин кахан чатыры күзаллана башлагач та, чаптарыннан сикереп төште дә, иярен салдырып, кулларына алды. Үзе инде әллә каян ук хәвефле авазлар белән кычкырып елый-сыктый якынлаша башлады. Чынгыз чатырын әйләндереп алган аксөякләрнен һәммәсе дә шундук төшенделәр: аларга таба каханга авыр хәбәр китерүче чичән кеше якыная иде.
Чынгызханны бик көчле сак астында чатыр тышындагы бүкән өстенә чыгарып утырттылар. Чичән кеше бик салмак адымнар белән генә кахан каршысына килеп җитте дә, тезләренә чүгеп, хәвефле җыру сузды.
Диңгез баштан болганды, кем тондырыр, и ханым!
Тирәк төптән егылды, кем торгызыр, и ханым!
Чынгыз кахан — йөзәрләгән яулар кичкән, күнеле тимерләнеп каткан кеше. Нинди хәбәр килүен сиземләде, ахры, чичән җаена торыбрак җавап тотты.
Диңгез баштан болганса, тондырыр улым Җучидыр, Тирәк төптән егылса, торгызыр улым Җучидыр. Күзең яшен йөгертер, күңелең тулды булдыгый? Җырың күңел өркетер, Җучи үлде булдыгый?
Янак битләрендәге күз яшьләрен сөртә-сөртә, чичән авыр хәбәрне ачып салырга мәҗбүр булды.
Сөйләмәккә иркем юк, син сөйләдең, и ханым!
Үз гоманың үзеңә туры килде, и ханым!
Чынгызнын да янакларына шундук эре яшь бөртекләре бәреп чыкты, ул чичән белән ике арадагы җыруны тизрәк түгәрәкләргә ашыкты.
Колынын җуйган куландай, колынымнан аерылдым.
Ялгыз калган аккоштай, ир баламнан аерылдым...
Чынгызнын тагын да түзәрлек куәте беткән иде. Ул кулларын күк йөзенә сузып, яшьләренә тулы ирек бирде...
Җучи ханны Киндерле елгасы ярына китереп, җиргә индерделәр. Җәсәд озату мәшәкатьләре түгәрәкләнгәч тә, вилаят-бәйлекләр буенча «озынколак» үтте.
— Хаста кахан янына килеп яткан чакта Җучи ханны юлда көнче Чагатай җибәргән Кулан-хатын агулаган икән. Кулан-хатыннын пыяла савыттагы «сине сагынып җыйган күз яшьләрем» дип эчергән сулары елан агуы булып чыккан диләр.
4
Чынгызхан гаскәре Тибет тауларынын итәгенә зәмһәрир салкын кыш уртасында аяк басты. Моны тангыт ханы Шидүр белеп алгач, тау өркәчләре өстеннән кар ташкыны кузгалырлык итеп, ихахайлап көлде.
— Ком даласыннан башканы күрмәгән мәнгелләр тау кәҗәләре дә үтә алмас тарлавыкларны ничек узсын да, бөркетләр генә оя кора торган кыялардагы минем мәркәземә ни рәвешле менеп җитсен инде? Юкка гына үзен җинелү белмәс җиһангир дип төш күреп саташкан ул сукбай. Минем тауларым өстенә аяк баскач та, муенын сындырачак әле ул карт бүре!
Чыннан да, Кулан Башы дип аталган бер өркәч яныннан узып барган чакта кар ташкыны кузгалып, Чынгызханнын төмән ярым җайдагын тарлавык ерымнары астына мәнгелеккә күмде. Калган унбер төмәндәге нәүкәрләр дә пошаман-хәвеф эченә чумган иде. Чынгызхан ашыгыч әмирләр биреп, сәфәр юлын көтелмәгән якка үзгәртергә мәҗбүр булды.
— Шидүр, мүкләк, безне юлда кырылып бетәр дип өметләнә. Инде Тибет
тауларын үтеп чыккан очракта да, ул безне фәкать тарлавыклар, уйсулыклар аша гына килер дип көтә. Төнкунган дигән шундый бер тарлавык башында безне кырык мен гаскәр белән көтеп торуы да мәгълүм. Ләкин без ул корган капкын авызына барып керәчәк түгел. Мәнгел нәүкәрләре узалмаган киртәләр юк! Безнен атларыбыз тау кәҗәләреннән дә чыдамрак. Шуна күрә без тангытлар мәркәзе Нинсяга уйсулыклар аша түгел, ә менә шушы тау сыртлары аша һөҗүм итәчәкбез!
Таш кыялардан гына хасил сыртлар аша күчеш бер айга сузылды. Упкыннарда мәнгелләр тагын бер төмәнгә якын җайдак югалттылар. Ләкин көннәрдән бер көнне бер йөз менлек Чынгызхан гаскәренен Нинся кирмәнен камап алуы Шидүр хан өчен аяз көнне яшьнәгән яшен сыман булды. Ул күзенә ак-караны күрмичә, берничә яраны белән генә, мәркәзен ташлап, тагын да биектәрәк урнашкан таулар өстенә качарга мәҗбүр булды.
Тау мәркәзе гаҗәеп бай икән, йөзәрләгән олау алтын-көмеш ганимәт булып кулларына төште. Чынгызханга җир йөзендәге теләсә кайсы хакимне өнсез калдырырлык бер байлыкны шәхси бүләк итеп сөйрәп китерделәр. Саф алтыннан койган канатлы аждаһа. Олылыгы дөядән чак кайтыш. Моны бер генә арба да күтәрә алмас, күчерә алмас сыман.
— Юк, монда калдырмыйбыз, барыбер апкайтабыз! — дип барча мәнгел карарын житкерде Җәбә нойон. — Мондый байлык безнен жиһангирны Каракорым сараенда шанлап торырга тиеш!
Таулар мәркәзендә Чынгызханны әле алтын аждаһаларга да биргесез яна бүләк көткән. Җучинын сылу егет булып житкән өлкән улы Бату тау хакиме Шидүр ханнын ин яшь хатынын кертеп күрсәтүгә, житмеш яшьлек Чынгыз булып Чынгызнын да ияге күкрәгенә бияләй шикелле салынып төште. Кәләшкә күп булса унбиш яшь чамасы, ә чибәрлеге, сыны бер генә чичән дә мактап бетерә алмастай шаккатмалы иде.
— Күрбалдисин, — дип таныштырды ул үз исемен, Чынгызхан анын алсу ефәк аша төртеп торган ими башларын учына алып кыскалый башлагач та. — Элек мин Ьнмалай таулары аръягында, болытлар арасында йөзгән тау өстендә генә яши идем. Әткәй мине таос кабиләсен кырылудан саклап калу өчен Шидүр ханга хатынлыкка бирде.
Чынгыз чибәркәйнен ефәк аша үтәли күренеп торган яшь каен кәүсәседәй нечкә билләрен, жәннәт бакчаларына биргесез гаурәт жирен, алма кебек тыгыз күкрәкләрен капшый-капшый иләсләнеп-янып утыра иде, Күрбалдисин сылу аны көтелмәгән үтенече белән янган утка салды.
— Мин Шидүр хан ятагында бер генә төнне дә рәхәт үткәрмәдем. Ул карт пәри кочагында яту салкын баз эченә салгандай михнәт-газап булды. Төннәремдә һәрчак синен менә шушы оныгын Бату кебек яшь кияүләр турында хыялландым. Син болай да бөтен жир йөзенә хужа жиһангирсын. Күрбалдисин атлы бер тау кызын кочмый калу гына сина зур югалту булмас. Гадел хөкемдар икәнсен, шул Бату атлы оныгына кияүгә бир мине?
Чынгызхан үзен котырган эт талаган шикелле чыгырыннан чыгып тузынды, аны бу минутта хәтта аркан белән бәйләп тыешлы да түгел иде.
— Аһ, әле сина җиһангир хәтле җиһангир ярамый да Бату сыман айгыр кирәкмени? Миннән Мөхәммәт шаһ булып Мөхәммәт шаһ кызлары баш тартмады! Алай бик нәфселе булсан, ике айгыр койрыгына бәйләп аертам сине! Йә минем ятагымны уртак бүлешәсен, йә үзенне урталайга өзәм!
— Ярар алай булгач, ятак икән, ятак, — диде кыргый таос кызы, күндәм- юаш кына. — Әмма исенә ал. Ат табунына да, зур-зур илләргә дә йөгән кидереп була, ләкин хатын-кыз кочагы камчы-күсәк күтәрүдән генә ачылмый ул...
Таос кызын, яшьтәшләр дип, Чынгызханнын вәлидәсе Кулан-хатын бүлмәсенә бикләгәннәр иде. Алар озын кич буена чышан-пышан килде, астыртын күз-колак булырга кушылган хезмәтчеләр һични анламады. Күрбалдисинны шушыннан алып чыгып, Чынгызхан каршына китереп бастырдылар. Еламады, карышмады кәләш, чал
жиһангир ым кагуга, анадан тума чишенде дә атты. Ятакка да ятим сабый күндәмлеге белән менеп яткан иде. Кара төн уртасында Чынгызханнын илереп кычкырган авазы бар мәнгелне тораташтай итте.
— Авызында ниндидер ясалма теше бар иде. Җан жиремне тешләп әрәм итте, кара елан!
Дистәләгән ирләр, таос кызын эзләп, сарай бүлмәләре буйлап ташландылар. Күрбалдисин кәләш беркайда юк, ниндидер юллар аша инде кирмән тышына ук чыгып качкан иде. Нойон-бәкләр аны исеме дә билгесез тирән елга ярында гына куып житте, әмма тота алмады.
— Хатын-кызга йөгән кидермиләр! — дип шашып кычкырды да Күрбалдисин, кочакларын жәеп, биек ярдан таш упкынга очты.
Елганы икенче көнне үк «Кыргый Хатын» дигән кушамат белән йөртә башладылар.
5
Чьщгызхан шушы егылудан сон аягына кабат баса алмады. Ләкин зиһене аек, холкы корычтай көчле иде әле, шундук әмер бирде.
— Дошманым Шидүр хан янына илче җибәрегез. Мин аны «атам» дип атыйм һәм бер кызын хатынлыкка сорыйм. Шидүр хан үзенен кияве дип кабул итсә, анын бар байлыгын кире кайтарып бирәм һәм Нинсядагы бер генә алачыкны да җимермичә, кире мәнгел даласына төшеп китәм. Шидүр ханга моны уйлау һәм Нинсяга кайтып минем белән туганлашу өчен бер ай вакыт.
Илчеләр Тибет өркәчләре өстенә менеп югалуга ук, Чынгызхан, менбашларын җыеп, яна нотык тотты.
—Иәммәгезгә бер үк төрле фәрман. Минем белән алай-болай булып, хәтта теге дөньяга китеп барсам да, Шидүр хан таулардан төшеп тез чүккәнче, җәсәдемне моннан кузгатмагыз. Әгәр мин Шидүр ханны юк итмичә китсәм, теге дөньяда да тыныч кына ятачак кеше түгел. Шуна күрә кабат-кабат тукыйм: Шидүр ханнын башын кыймый торып, сезгә минем үлемем турында игълан итәргә бер рөхсәт юк!..
Чынгызханнын юха теленә алданып, Шидүр хан ике атна дигәндә тау өстеннән төште. Кахан катилләре аны Нинсянын үзәк мәйданында, сорнай-дөмбаклар шавы астында башсыз калдырдылар. Шуннан сон гына Чынгызхан үзен Тибет өстеннән Шәм-су елгасы ярына төшерергә рөхсәт бирде. Тангыт ханлыгынын башкаласы урынында кара күмер өемнәре генә калды.
Чынгызханга дала һавасы да ярдәм күрсәтмәде. Берзаманны ул күзгә күренеп өзлегә башлады, килеш-килбәте язгы боз шикелле көпшәкләнде. Татар хатыны Ясүн бер генә минутка да яныннан китми иде, шул барча угылларына тиз арада кахан чатыры янына җыелырга әмер юллады. Чынгызхан да сонгы көннәре якынлашуын сизенгәндер инде, үзен уратып алган якыннарына төбәлеп, иреннәрен ялмый-ялмый дәште.
— И, сез, минем аркамдагы кабыргаларым кебек якын туганнарым, балаларым! И, сөекле халкым! Ишетегез, зинһар, ишетегез? Мин бүген шул дәрәҗәдә җәфаланамын ки, үземнен олуг милләтемне җыю юлында күргән михнәтләрем бүгенге сызлануларым белән чагыштырганда берни түгел икән. Мин сезнен өчен тырышкан чагында ныклы каештан ясалган өзәнге баулары да өзелә, анын тимер аеллары камыш урынына шартлап сына иде. Халкымны җыяр өчен бурсыгыма кәҗә бәрәненен итен бәйләп тагар идем дә чыгып чабар идем. Ачыга, яна, сусый идем, ләкин мина бервакыт та бу дәрәҗәдә кыен һәм газаплы түгел иде. Ә бүген мин тиздән сезнен белән аерылачагымны сизәм. Мина сезне ташлап китү шулкадәрле авыр ки, хәтта аны анлатып та булмый. Бу җиһанда әле мин башкарырга өлгермәгән никадәрле эшләр тау-тау булып өелешеп кала. Ләкин ни хәл итәсән, яшен ташлары да сына, корыч та ярыла шул. Безнен тәнебездә дә җаннарыбыз мәнгелеккә кала алмыйлар. Мин башлаган эшләрне, ичмаса, угылларым-оныкларым дәвам итсә, мин тергезә башлаган ил-йорт нигезен алар исән-сау көенчә саклый алса иде!..
Чынгыз бармак белән изәп кенә үз янына Үгәдәй белән Тулины, ярты ел элек кенә вафат булган Җучинын улы Батуны дәшеп алды. Тамак төбеннән гыжылдап-ыслап чыккан тавыш белән каты итеп дәште.
— Мин сезгә җиһаннын дүрт ягына да ат өстендә берәр ел буе чабарлык бөек ил төзеп калдырам. Аны дошманнарыгыздан һәм җимерелүдән саклыйм дисәгез, сез гомер буе гел бер сүздә булырга тиешлесез. Ә монын өчен сезгә бер генә кояш бар, ул да булса «Яса». Шуннан йөзегезне читкә чөермәгез, шуна табыныгыз!..
Чынгыз көпә-көндез, Мәнгелек ил ягына төбәлеп, мәнгелеккә тынды. Даладагы һава хәтта күктә очып барган чебен-черкине дә көйдерерлек эссе, челлә иде. Тибет таулары итәгеннән алып Балдак Далага чаклы юл бик ерак, ә бөек каханнын җәсәден туган туфрагына, исән-сау көенчә кайтарып җиткерергә кирәк. Чынгызнын гәүдәсен тоташ бал эченә чумдырып, юлга кузгалдылар. Артта җансакчылар тангытларнын кахан белән бергә күмеләчәк кырык чибәр кызы белән кырык егетен дә Мәнгелек ил ягына төбәп куалады.
Җир йөзендә мен ике йөз дә егерме җиденче елнын җәе тәмамланды.
ИКЕНЧЕ БӘЙЛӘМ
1
Үзен барча урыс җирләренен башкаласы итеп танытырга маташкан Владимир-Суздаль кенәзлеге бер-ике ел гына булса да күндәм-үзбаш, тыныч-ипле яшәргә теләмәде. Баш кенәз булып саналган Юрийнын энекәше Ярослав сакал-мыек җибәреп канат ярган иде, өстәл янына утырган саен абыйсыннан үзенә аерым биләмә дәгъваларга тотынды.
— Якын-тирәдәге барча калаларны үзеннен кодана, кайнешләренә, тагын әллә нинди шайтаннарына-җеннәренә өләшеп бетерден дә, мин авызны чөйгә элеп утырырга тиеш буламмыни? Минем дә бит, әнә, үкчәмә басып, ничәмә-ничә улым үсеп килә. Мин инәйнен кара холоп белән уйнаштан туган малае түгел әле. Тәхет булып тәхеткә утырырга да синен белән бердәй хокукым бар! Давай, минем гаиләмә аеры биләмә тап!
«Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына» дигәндәй, нәкъ шул айларда Балтыйк буендагы Бөек Новгород белән Торжок калалары тагын бер-берсен канга батырып суешырга тотынганнар иде. Илдә тәртип урнаштыруны сәбәп итте дә Юрий кенәз бихисап гаскәр белән Торжок каласын әйләндереп алды. Торжок кына түгел, Новгородныкылар да үзләре өчен санаулы сәгатьләр генә калганлыгын сизгәннәрдер инде, көнендә үк бөек кенәз ыстанына арадашчы бояр озаттылар.
— Без үзара суешабызмы, әллә үбешәбезме — синен ни эшен бар? Торжок — синеке түгел, Новгород кенәзлегенә буйсына торган гади кала ласа. Чит биләмә эшенә кысылып йөрмә, гаскәренне җыеп, кире сыптыр!
Дошман якнын болай бик тәкәбберләнеп сөйләнүен ишеткәч, Юрий кенәзгә гайрәт күрсәтеп алырга туры килде.
— Мин үземнен атыма Клязьма, Ука, Иделдән тыш әле Днепр суларын да эчергән бар. Алай бик каты кәпрәясез икән, ярар, аргамагымны сезнен Волхов суларына да чумдырып йөздерермен!
Владимир-Суздальныкылар шул көнне кичкә үк Торжок урамнарындагы халыкны урып-турап чыкты. Шөбһәгә төшкән Новгородныкылар алдагы танда күндәм бия кыяфәтендә икенче төрле кешни башладылар.
— Бар халкыбыз Изге София соборы каршына тупланып, синен белән туганлашырга әзер тора. Безгә туганнарын, угылларын арасыннан бер хаким бир.
Юрий кенәз Ярослав энекәшен бу рәвешчә тиз котылуына сөенә-сөенә озатып җибәрде. Ә теге күз алдыннан китеп югалуга, үзе белән килгән дружиначыларга яна әмер бирде.
— Коры кул белән генә әйләнеп кайта калсак, эт тә яламый бит. Торжокнын бар казнасын алып ычкынырга кирәк.
Суздальлылар Торжоктагы барча бай йортларны астын-өскә китереп таладылар
да, «ай күрде, кояш алды» дигәндәй, күз ачып-йомганчы чыгып сыпырттылар. Таякнын юан башы аеры түрә булырга хыялланган Ярославка эләкте.
— Үз җирен яклый белми торган бозаунын безгә кирәге юк! Синен кебек әрәмтамакны сыртта утыртканчы, без каланы теләсә нинди узгынчы этләргә талатабыз.
Сонгы сүзләре Ходай Тәгалә колагына барып ирешкәндер, ахры. Ярославны чуклы пумалалап куганнар гына иде, Волхов дәрьясы аша бер төмән чамасы алман-латыш алпарлары бәреп керде. Хәерче Новгород, Торжок жирләрендә сәнәк очына эләктерерлек байлык-зиннәт тапмадылар бугай, Торопец, Смоленски, Полоцки биләмәләренә чаклы акыртып таладылар. Новгородлылар ярдәм-яклау сорап һаман да шул Суздаль тарафына чапкын куды. Юрий кенәз мондый форсатны оста файдаланды, Ярославны янә боларга аткарды ул.
— Каз булып йөрмәкче булып карга аяк сындырган ди. Минем энекәшне куып бик әтәчләнгән идегез дә, борыныгыз белән жиргә кадалдырып куйдылармы менә? Шулай, бик күп очынган күбәләкнен канатлары утта көя бит ул. Сез дә кабат минем энекәшне кабул итәргә риза булсагыз-буласыз, юк икән, нигә кадалмыйсыз!
Новгородныкылар дистәләгән яучыны кире борып яткан хан кызларына тин кәләш түгел, башларын түбән иеп, тагын ризалашты. Ярослав Илмень, Малога, Псков тирәләрендәге бар ирләрне көчләп жыя торгач, ниһаять, алман алпарларын куып жибәрделәр. Әмма көрәйгән кенәз дә новгородлылар утарына кирәкмәс мал икән. Җинү шатлыгын юарга да ирек калдырмыйча, Ярославны янә тәкәббер каладан куып жибәрделәр.
— Безгә чит дилбегә белән идарә ителгән чаптар кирәк түгел! Әнә, Александр3 белән Федор атлы малайларын Владимирдагы Юрий кубызына биергә өйрәнмәгән әле. Син безгә менә шул колыннарны калдыр. Без аларны үз жаебызга чабарга үзебез өйрәтербез.
Ярослав әнә шулай итеп бу юлы да абыйсы Юрий янына иреннәрен тешләп кайтып ауды. Тагын берәр калада үзара суеш чыкканын көтеп тын яттылар. Озак саргаерга ирек бирмәделәр, Курски ягыннан чапкын килеп житте.
— Чернигов кенәзе Михаил, Курскига килеп, андагы Олегнын башын чабып өзгән. Хәзер берьюлы ике калага хужа булмакчы ди.
Юрий үзенен кызын Михаилга биреп, бу низагны жинел генә хәл итте дә куйды. Хәзер инде Ярослав Курски хужасы исәпләнә иде, әмма ана бу түшәк тә төс булмаган икән. Көнбатыштан урыс жирләренә әүвәл ләһләр4 хөкемдары Бельский бәреп керде. Кияү тиеш Михаил болар ягына ауды. Ярослав Курскидан эт өстереп куган төсле бик тиз чыгып сызды. Аптыраган Юрий хәзер инде аны кеп-кечкенә Волок-Лам каласына утыртып торырга мәжбүр булды.
Ә Михаил белән Бельский ул арада качак кыпчаклар ханы Китән белән дә бәйләнешкә кергән икән. Бергәләшеп, өчесе өч яктан Киев каласына барып ябыштылар. Андагы бөек кенәз булырга маташып йөргән Владимир Рюрик кыпчаклардан бушаган далага чыгып качты.
Владимирдагы Юрий үзәктәге барча вак кенәзләрне кул астына жыеп Киев каласына төбәлмәкче иде, үз оясында хыянәт учагы пыскып яткан булган. Тишек кәвеш сыман теләсә кая тибелеп йөргән Ярослав Юрийнын малайлары Всеволод белән Инварны котырткан да бөек кенәзне теге дөньяга озатмакчы икән. Моны белеп алуга ук, Юрий әүвәл ике улын да зинданга ташлаттырды, аннары карчыга шикелле котырынып энекәше өстенә ябырылды. Ярослав — икейөзле, мәкерле жан. Җавапны тиз тапты.
— Болай да дөрләп янган йортка күрше ихатадан да кисәү ташымыйлар. Өстебезгә читтән килгән дошманнар да байтак. Без, ике туган, үзара чәкәләшеп кеше көлдермик, абый.
3 Александр — булачак Невский.
4 Ләһләр — поляклар.
Ярослав үтә дә үкенгән кыяфәттә кочаклап та алгач, Юрий кенәз сынды. Җыйнаулашып, олы өер булып, Киев каласы өстенә юнәлделәр. Кыпчак Китән — Ярославтан кайтыш соран түгел, дистә меңәрләгән булып килгән урыс алайларын күрүгә үк Юрий кенәз ышыгына чыкты. Ләһләр белән Черниговныкылар үз якларына кайтып сыпырттылар. Әйдә, өнен тыгылмасмы дигән сыман Юрий кенәз Киев тәхетен убыр Ярославка тәкъдим итте.
— Киев — барча урыс калаларының анасы булып исәпләнгән шәһәр. Анда утыру безнен ничәмә-ничә бабаларыбыз, әтиләребез өчен зур дан булган. Минем көньяктагы ышанычлы канатым шикелле утырасы булсан, бу каланы сина бирәм. Тик онытма, Киев берчакта да кабат мәркәз булып күтәреләчәк түгел. Владимир каласына буйсынудан чыксан, мин Киев урынында көл калдырып китәм!
— И-и, Киев әле көнчыгыштан адашып килеп чыккан мәнгелләр җимерүеннән сон да аякка басмаган бит. Мин нигә генә аркаланып сина каршы баш калкыта алыйм? — дип Ярослав нык күндәмлек күрсәтеп ялагайлангач, Юрий кенәз аны кочагына кысты.
Шулай бер-берсен үтә дә нык хөрмәт итүче изге туганнар сыман кыйланып хушлаштылар. Ләкин күнелләре белән икесе дә тоя: җай табылса, болар бер-берсен котырган бүреләр урынына ботарлап атарга һәрчак әзер.
2
Юрий кенәз, Ашлы каласы янында әсирлеккә эләктергәннән бирле, Гази-Бәрәҗне Нара күленен уртасындагы кулъяулыктай кечкенә бер утрауга бикләп тота иде. Атауны тулысынча диярлек кылыч йөзе сыман текә, үткен кыялар әйләндереп алган. Анын бер ягыннан гына олы дөнья белән алыш-биреш алып барып була. Тоткыннын берүзенә илледән артык сакчы, бер генә минутка да ялгыз калдырмыйлар. Бөтен күргән ризыгы — балык та су. Кичә генә ул Биләр чаклы Биләр белән терәшеп маташкан Сувар каласынын олугбәге иде. Бүген исә — чылбырга утыртылган эт хәленә калган мескен тоткын. Анын биш-алты ел гомере чыра сыман әрәм янып үтте һәм Гази-Бәрәҗ үзенен кабат зур җиһанга әйләнеп кайтасына тәмам өмет өзгән иде. Бактын исә Юрий кенәз Гази-Бәрәҗгә карата әллә нинди астыртын ниятләр корып йөргән икән.
Беркөнне атау ярына җилкәннәре ак парча белән бизәлгән олы баркас килеп туктады да, шундагы түрәләр Газины учларына күтәреп диярлек кертеп утырттылар. Тоткын боларнын өтәләнеп йөрүләреннән үк сизде: элек сынык динар урынына да санамаган Юрий киләчәктә ана берәр төрле этлек-мәкер йөгәне кидермәкче була.
Владимирга кайтып төшүгә үк Газины йөгертә-йөгертә олуг кенәз сараена кертеп җиткерделәр. Тоткыннын күзен мангаена мендереп, Юрий аны кочагына алды. Гази кояшнын шәрекъка батышын күргән төсле тораташтай калды, арадагы бозны эретү өчен Юрий тезеп китте.
— Туган энекәшләренә, үз балаларына да таянырга курка торган заман килеп җитте. Иәркайсысы синен башынны ашап, тәхетенә утырмакчы була. Читтән терәк-таяныч эзләми мөмкин түгел. Мина үземнен күзләрем яки калканым булырдай ышанычлы дуслар, аркадашлар кирәк. Син кенәз тәхетенә өмет тота алмыйсын. Шулай булгач, үз балаларыннан тайчанган вакытта да сина икеләнми таянырга мөмкин. Ләкин монын өчен безнен ике араны өзелмәс җепләр белән ныгытырга кирәк. Мин сина үземнен теләсә кайсы кызымны бирергә дә риза. Әйдә, киявем бул.
Гази уттай мунчага килеп кергән сыман байтак вакыт тын алалмый торды. Ияге муенына салынып төшкән иде. Камыр булып таралган иреннәрен көч-хәл белән җыеп, гыжлап җавап бирде.
— Б-б-бәй, әтәйнен «утын ярырга ярамаган балта боз чабарга булса да ярап тора», дигәне хакмыни ул? Сина да минем сымак тоткын кирәктеме?
— Бүген тоткын, ә иртәгә, бәлки, Болгарына кайтып хан булырсын. Безнен язмыш үзебезнен кулда. Икәү бергә булсак, Болгар сыман кыя- тауны әйләндереп
атулар да ерак йөрмәс, шаять...
Көннәр узган саен Юрий кенәз үзенен йөзен, елан кабыгын салган төсле, акрын-акрын гына ача барды.
— Безгә Болгар илен тулысынча көе кабып йоту, мөгаен, насыйп булмас. Ни әйтсән дә, безнен Владимир-Суздаль кенәзлеге Болгар ханлыгы янәшәсендә эскерт янындагы түмгәк кебек кенә. Ә урыс җирендәге барча кенәзлекләрне бер йодрык шикелле итеп туплау — төшкә кермәс хыял. Аннары чит кенәзләрне үз канатым астына туплаунын, чынлап баксан, бөтенләй кирәге юк. Чөнки үзем тапкан малны алар белән бүлешү мина дан китерми. Мина Болгар илен япа-ялгыз көе кулга төшерү күпкә хәерлерәк. Ишекне җимереп керергә җегәре җитмәгән тычкан-күсе, тишек ясап булса да, амбардагы малны кимерә бит. Безгә дә Болгар илен бербөтен икмәкне сындыра-сындыра ашаган шикелле ваклап-ваклап кимерү — отышлырак алым. Арлар белән чирмешләрнен Илһам хан талавына түзмичә җәһәннәм аръягына качарга әзер торулары турында ишеткән бар. Безгә менә шул арларны, чирмешләрне Илһамга каршы котыртып, Болгар иленнән аерырга кирәк. Ә кара чирмешләрнен бәге Пургас сине биш бармактай белә. Бу очракта безнен өчен синнән дә отышлырак арадашчыны эзләп тору артык...
Суздаль, Владимир, Мәскәү, Волок-Лам калаларындагы дружиналарны, чит-ятларга әйтми-нитми генә, ерак сәфәргә әзерли башладылар. Гази- Бәрәҗ гаскәрләрдән алда ил эченә сизгер күз-колаклар озатырга кинәш итте.
— Мин тышкы дөнья белән алыш-бирешне өзеп, әллә ничә ел буена ябык утрау эчендә гомер сөрдем. Бу еллар эчендә Болгар буйлап нинди җил-давыллар уйнаганын белмим. Әйдә, сәүдәгәрләр кыяфәтендә ил эченә шымчы ирләр озат. Болгарлар — сәүдә дигәндә мич башыннан егылып төшүчән халык. Безнен шымчыларны бернинди тоткарлык-киртә куймый, теләсә кая үткәреп җибәрерләр. Алардан без көткән хәбәрләр килеп ирешкәнче мин үзем дә тик ятарга исәпләмим әле. Юлга чыгар алдыннан аяк чолгавына тикле барлап кую хәер. Мин элек синен кулына төшкән әсир болгар ирләре арасыннан үземә ярдәмчеләр эзләп таба торам.
3
Мәмдеш белән Кашан арасында өр-яна өч кирмән төзеп бетергәннән сон, урыс әсирләрен әүвәл шуларнын берсенә, Шөн елгасы ярындагысына бикләп яткырганнар иде. Ләкин «эшсез яткан ир-ат белән юлбасар арасында аерма юк», дигән сүзләр хак шул. Болар атна-ун көн эчендә тиктомалдан берсен-берсе суя башладылар. Кашан бәге Шуран, Илһам ханга ялварып, урыс әсирләрен ваклап бүлә-бүлә, төрле калаларга озаттырды. Биләргә килеп урнашканнары пайтәхет читендә аерым урам корырга тотындылар. Болар инде болгар телен шактый үзләштергән һәм мондагы халык белән һичнинди каршылык-низаглар чыгармыйча гына яшәр сыман иде.
Владимир каласыннан килгән сәүдәгәрләр менә шушы өр-яна урамга кереп төпләнделәр. Сәүдәгәрләр кәрванынын башлыгы Аврамий атлы елгыр бәндә икән. Шул килмешәк бер ай чамасы вакыт үтүгә үк Варлам дигән әсир яшәгән йортнын түбәсенә биек, текә гөмбәз күтәрттерде. Әллә каян гына табып, шул гөмбәзнен ин очына алтын йөгертелгән тәре мендереп куйдылар. Гөмбәз эченә бакырдан коелган олы чан асылды. Аврамий әлеге йортны чиркәү, үзен поп дип игълан итте дә чем-кара киемгә төренеп йөри башлады. Варлам анын ярдәмчесе итеп билгеләнгән икән. Анысы кирәксә-кирәкмәсә дә чан шаулатты. Бу чан тавышы да, Аврамийнын кыланмышлары да болгарларнын үзәгенә үтә, ләкин алар әле һаман тешләрен кыса-кыса түзеп яши иде.
Беркөн кичен Чүлмәкчеләр бистәсендә яшәгән Фазылҗаннын тугыз яшьлек кызы гаип булды. Күрше-күлән хатыннары, бергә җыелышып, ни кылырга белми елаштылар.
— Шушы капка төбеннән беркая да китми йөгереп йөргән иде. Өермә сыпырып алгандай капылт юкка чыкты. Кояш бата башлаганда теге, кара җиләнгә бөркәнеп йөри торган урыс пубы гына үтеп киткән иде. Шуннан кала урамга бер чит-ят кеше
кермәде лә юкса...
Бер атна үтүгә нәкъ шундый хәл Сары Базар урамында кабатланды.
— Йозаклар ясаучы Миргазимнен сигез яшьлек кызы гаип булган.
Икенче атнада — берьюлы ике урамда шундый ук хәл. Илһам ханнын абзарында ат караучы булып торган ике ирнен янә сигез-тугыз яшьләр чамасындагы бәп-бәләкәй кызлары суга төшкән балта сыман юкка чыккан икән. Ин сәере шул: ике урам халкы да бу мөнәсәбәттә гел бер үк кешеләр исемен телгә алып сөйли.
— Алдагы көндә дә, ул кичтә дә урам буйлап арбаларына олы мичкә салган кара урыс белән шадра Варлам гына үтеп киткән иде. Асылгәрәйнен дә, Мәннаннын да кызы нәкъ шулар артыннан ук җен алгандай булды.
Ни әйтсән дә, Асылгәрәй белән Мәннан — хан атларын караучы «күз өстендә кашлар». Шыгавыллар5 башлыгы Әбүзәр сыбай6 аша кайгы- шөбһәләрен Илһам колагына илтеп җиткерделәр. Хан шушы ук сыбайга кискен әмер бирде.
— Бер йөз яугир ал да ул урыс чиркәвенен астын өскә китер. Ага-Базар урамындагы хатыннар инде болай да мина элегрәк «кара Аврам ирләребезне исертеп чукындыра», дип елый-елый зарланганнар иде. Хәзер менә атна саен сабый кызлар юкка чыгып тора. Дин сайлауны тыю гөнаһ саналса да, бу килмешәк урыс сәүдәгәрләре йөзләренә юха битлек япкан зыянчылар, карагруһлар бугай.
Ташкын булып бәреп кергән болгар җайдакларын Урыс урамынын баш- башына куелган җиде-сигез сакчы гына тыя алмады. Кулына ялан-кылыч тоткан Әбүзәр сыбай үзе чиркәү саналган йортка барып керде. Беренче бүлмә идәннәрендә әле исереп аунаучы алты-җиде болгар ирләренә генә тап булганнар иде. Ин түрдәге, баз рәвешендә яртылаш җиргә индереп ясалган тар бүлмәгә кергәч, Әбүзәр дә, аннан калмыйча атлаган яугирләр дә тораташтай булып тан калдылар.
Бүлмә түрендәге агач сәке өстенә Биләр урамнарыннан урланган сабый кызларнын икесен берьюлы шәп-шәрә көенчә бәйләп ташлаганнар. Бәгырьләрнен күкрәкләре-аяклары канга батып беткән. Авызларында — дынгычлап тутырылган чүпрәк кисәкләре. Тәннәре читән башына эленгән иске юрган сыман теткәләнгән, кара янып чыккан. Күз карашларында һичбер төрле зиһен-төсмерләү юк. Күрәсен, бичаралар акылдан ук ычкынганнар бугай.
Яннарында гына Кара Аврам белән шадра Варлам ауный. Икесе дә билдән түбән чишенеп ташлаганнар. Икесе дә күз ача алмаслык ләх исерек. Монда бәреп кергән болгарлар бу хәшәрәтләрне шундук турап ташламакчы иде дә, аларнын кылыч йөзенә яланкул ябышып, Әбүзәр сыбай тыйды.
— Дин йортында кан коюлар гөнаһ. Аннары, исерек көе турасан, бу еланнар үлем ачысын сизмичә дә кала. Без аларны иртәгә, бөтен Биләр халкы каршына чыгарып юк итәрбез. Ә бу еланнар оясына инде бүген үк ут төртсәк тә була.
Бичара сабыйларны ике яугир бер-бер артлы күтәреп алып китте. Ике исерек «дин әһелен» аякларыннан гына сөйрәп чыгардылар. Болдыр янындагы беренче бүлмәне дә исерек болгарлардан чистартканнар икән. Әбүзәр сыбай үзе «чиркәү» гә ут төртте. Ләкин тавышы ачынулы һәм үпкәле иде.
— Биләр җиренә китереп корган беренче чиркәүләре үк елан оясы булып чыкты боларнын. Ә ялгыш болар табаны астына эләгә калсан, нинди зәхмәт көтә? Болар безнен тиреләрне тере көе тотып тунаячак икән!..
Икенче көнне танда «дин әһелләре»ннән элегрәк югалган ике сабый язмышы турында сораганнар иде, аларнын җавапларыннан сон бар хатын- кыз елый-елый җир өстенә чүкте.
— Алар ике көн дә түзми үлделәр бит. Абзар артына чыгарып күмдек инде...
«Бөек дин әһелләре»нен гомерен дар агачына мендереп очладылар. Биләр һавасы җиләсләнгән, сафлангандай булды. Шушы ук кичтә пайтәхет капкасыннан Идел
5 Шыгавыллар — эчке сакчы, сарай сакчылары.
6 Сыбай — хәрби отряд башлыгы, офицер.
ягына таба ялгыз чапкын чыгып ычкынганын һичкем сизенмәде.
4
— Аврамий атабыз Болгар иленә барып тәүге чиркәү төзеткән, христиан динен бөтен Идел буена ин беренче булып индерә башлаган фидаи җан иде. Аны христиан диненен явыз дошманнары кара эштә гаепләп юк иттеләр. Аврамий атабыз безнен бөек динебез хакына газиз башын салды. Ул монда алып кайтып янадан җирләнергә һәм гасырлар буена фәкать изгеләр рәтендә генә йөртелергә тиеш!
Бу сүзләрне Юрий хакимгә гади чапкын түгел, ә Владимир кенәзлегенен баш архиепископы булып исәпләнгән һәм руханилар арасында беренчелек өчен хәтта Киев патриархына да баш бирмәскә маташкан Гермоген атакай үзе тезә иде. Юрийнын берчакта да ана каршы әйткәне юк, бу юлы да һәрбер сүзен йотып кына барды.
— Карагруһ болгарлар Аврамий атакайны гына түгел, безнен изге динебезне мыскыл итте. Алар Аврамий атакай белән бергә сине дә, мине дә, бөтен урыс илен, бар христиан дөньясын аяк астына салып таптадылар. Мондый вәхши җинаятьләре өчен болгарлардан үч алырга кирәк. Ул басурманнар янадан безнен изге динебезгә хәтта тел дә тидермәслек итеп сабак алып калсын. Бөтен урыс ирен үз канатын астына бер йодрык итеп тупла да болгар илен канга батырып кайт! Христиан соборы синен походынны изге сәфәр санап игълан итә! Бездән сина хәер-фатиха, якты теләкләр һәм тулысынча ирек. Болгарларнын олысын-кечесен ас, кис, бөтенләй турап бетер — христиан чиркәүләре синен гаскәренне гаепләячәк түгел! Сәфәргә чыгачак барча ирләр алдан белеп торсын: бу яу корбаннары чиркәү тарафыннан изге җаннар булып саналачак. Аларнын һәркайсын мәнгелек дөньяда якты җәннәт көтә...
Юрий кенәз арлар, чирмешләр җиренә унбиш менлек гаскәр белән аяк баскан иде. Гази-Бәрәҗ көтүдәге үгез урынына үзе дә гел гаскәр мангаенда барды, өстәвенә, Мәскәү, Суздаль зинданнарында тотылган болгар әсирләрен дә ермак алай итеп алга куган иде. Юрий кенәз чит- ят ил хакиме булса да, дөрес чамалаган. Илһам ханның талавыннан рәнҗегән Пургас батыр аларны Кисек Бармак кыясына басып каршылады. Кара чирмешләр бәгенең алдан күзаллап торган үз мәнфәгатьләре бар иде, күрәсең, чит баскыннар аяк астына келәм булып җәелергә бер дә ашыкмады.
— Мин чамалыйм, нинди генә хуҗа табылмасын, ул үз абзарына килеп кергән һәрбер яңа атны тәртә арасына китереп җикми калмый, — дип башлады ул сүзен, бар далага хаким булып очкан горур бөркет сыман. — Бар мәсьәлә шунда: ул син тартасы арбага нинди йөк сала да ничек ашата бит? Әгәр урыс кенәзе чирмешләрне нәкъ Илһам хан төсле соңгы кабым ризыгыңа чаклы талап китә һәм чыбыркыдан башка алым белми икән, безгә арба яки йөгән алыштырудан бер мәгънә юк.
Юрий кенәз урынына ашыга-кабалана Гази җавап бирде.
— Урыс халкы ким дигәндә беренче ун ел буена синең кабиләңнән бернинди дә салым-ясак җыярга исәпләми.
Пургас мыскыллы елмая-елмая баш чайкады.
— Барча яңа малны да әүвәл шулай юха наз күрсәтеп кулга ияләндерәләр, хәтта учтан ашаталар булыр, монысы Илһам хан безне «кара» дип кимсеткән чирмеш халкы өчен дә зур яңалык түгел. Бу — шул, өйгә яңа кәләш төшерү шикеллерәк инде. Әүвәл өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар, ә атна-ун көн үтеп китте исә, кичә сөекле булып йөргән килен юынтык су тулы чиләкләргә чаклы үзе түгә башлый. Без дә алда нинди талау, нинди җәберләүләр көткәнен барыбер чамалыйбыз.
— Ну инде, ну! Әйткән сүз — аткан ук, — дип Юрий кенәз сүзгә кушылса да, Пургас бу җирләргә хуҗа кеше икәнен онытмыйча, кулын югары күтәреп кенә шып туктатты.
— Безне барыннан да элек тик бер тараф борчый. Сез безгә көчли- көчли тәре такмассызмы? Чирмешләрнең изге урманнары — кюсотолар чиста калачакмы?
Кенәз даирәсенә ияреп йөргән бер поп алга чыкты.
— Син әле генә телгә алып үткән ат-малкайны аксак-туксак яисә сыңар куллы
гарип бәндәләр дә инеш буена төшереп җиткерә ул. Әмма, хәтта, кырык-илле иң гайрәтле ирләр ябышса да, алар үзе сусамаган, үзе теләмәгән атка кыйный-кыйный су эчерә алмый. Дин дә шуның кебек. Әгәр үзегез теләп күченмисез икән, сезне бер генә поп яки йөзләгән алайлар да христиан бакчасына куып кертәчәк түгел.
— Аһ, менә монысы шәп! Бу сүзләрең күңелебезгә хуш килде. Авызыңа бал да май, — дип Пургас янәшәсендә торган кам-түрәләр рәхмәт сүзләре яудырырга ашыкты.
Кисек Бармак кыясы каршындагы ялан берәр сәгатьтән соң инде сый- нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәл-ашъяулыклар белән тулган иде.
5
— Хания, хания! Кушнур дәрьясы ягыннан урыс кенәзе Юрий бәреп кергән! Кара чирмешләр тулысы белән аңа кушылганнар. Хәзер бөтенесе бергә, кара болыт булып, Казан кирмәне ягына төбәп баралар ди.
Илерә-илерә кычкырып килеп кергән каравылбаш Камалның шушы хәбәреннән соң Илһам хан тәхетеннән егылып төшә язды.
— Нинди Юрий кенәз? Теге чакта Ашлы каласын яндырып юк иткән Тиле Юргамыни? Соң, без аның белән ун ел буе үзара яу йөрешмәскә солых төзедек лә! Нишләп солых боза? Безнең Болгар илендә ул тилегә ни кишерем калган?
Өркү-каушаудан бөтенләй нигез-кысасыз сораулар яудыра башлавын чамалады бугай, Илһам үзен бик тиз кулга алды. Баш карачы булып йөргән Дәүләтьярны күз ачып йомган арада чакырып китерделәр.
— Хәзер үк, кош шикелле атылып, Тиле Юрга каршына шәхсән үзен юнәл! Солыхны ник бозган, ни кирәккән ана? — барысын да бәйнә- бәйнә шунда ачыкларсын. Әле Җаек аръягында мәнгелләр яккан учакнын ялкыныннан кая качарга икәнен дә белеп булмый. Шуна өстәп, хәзер инде Идел яклап Тиле Юрга да ут кабыза икән, без ике учак арасында калып, шундук юк булабыз. Теләсә нинди шарт-таләбен тынла, иллә мәгәр Тиле Юрганы кире бормый торып, пайтәхеткә кайтма!..
Дәүләтьяр Юрий кенәзне дала уртасында арба-киртәләрдән корылган гап-гади ыстанда эзләп табарга исәпләп якынайган иде, Кушнур елгасы ярында инде яртылаш калкып өлгергән өр-яна кирмәнне күреп, күзе шакмак булды.
— Моннан сон кара чирмешләрнен үз мәркәзе булачак! — дип каршылады аны ин олы хуҗа кыяфәтендә имән капка алдына чыгып баскан Пургас. — Исемен дә Мәркәс йә булмаса Ар-Йорт дип кушарга исәплибез. Болгарларнен нәфсе белми торган Илһам ханнары каршында кара кол шикелле бил бөгеп яшәүгә чик куябыз. Алга таба чирмеш кабиләсе урыс ышыгында, әмма мөстәкыйль, үзбаш кенәзлек булып яши башлаячак!
Тирә-юньдә менәрләгән баскын кылыч тагып йөри, бәладән баш-аяк. Карачы Дәүләтьяр гыйсъян бәк сүзләрен су шикелле тавыш-тынсыз йотарга мәҗбүр булды. Әле Юрий кенәз авызыннан бөркелгән кайнар ялкыннарга да көясе калган икән.
— Сез безнен изге Аврамий атакайны юк иттегез. Безгә каршы беренче булып кылыч күтәрдегез. Ике арадагы солых, дуслык дигән килешүләр бетте! Тәүге адым итеп безгә Аврамий атакайнын җәсәден бар булганы көе китереп тапшырыгыз! Аннан сонгы таләпләребез дә өйлә вакытындагы көн шикелле анык. Моннан ары чирмеш иле Владимир кенәзлегенен аерым биләмәсе булып саналачак! Анын белән генә дә тукталмыйбыз. Казан кирмәненә кадәр сузылган барча Идел яры безнен кенәзлеккә кушылырга тиеш!
Дәүләтьяр карачы әүвәл авызын соскы сыман ачып сүзсез калды. Гыжылдап кына эндәшкән авазы да байтак вакыт узгач кына ишетелде анын.
— Сез ярты Болгар илен аерып алырга җыенасыз түгелме сон, кенәз?
Юрий кенәз ыжлап та карамыйча үз сүзендә торды.
— Яртымы, чирекме, анда бер эшем юк. Безгә әзериләр-гөрҗиләр белән сәүдә итү өчен Идел кирәк! Хәзәр дингезенә чаклы аккан Идел тулысынча урыс елгасы булып саналырга тиеш!
Кенәзне тилемсә уеннан биздерү черек агачны кытыклап көлдерергә маташудай файдасыз бер гамәл тоелса да, вәзир барыбер дә дошманын ипкә-сапка килергә чакырып сүз башлады.
— Шәрекъ яктан кыямәт туеннан ким булмаган мәнгел явы котырынып килә. Алар Болгар илен әйләндереп атса, аннары синен урыс кенәзлегенне дә үгез сыман сытып китәчәк бит. Саламны саламга кушып үргән чагында да әрсез тәкәләрне тышауларлык аркан ясап була. Ә Болгар белән синен кенәзлеген ингә-инне куеп басса, туфан-гарасатлар ега алмаслык калкан булыр иде. Хәтта ишәкләр булып ишәкләр дә, бүре көтүен күрсәләр, бер төергә укмашалар ди. Мәнгел явы өстебезгә егылырга торганда юкка гына безнен белән тибешәсен булыр, Юрий кенәз.
— Андагы дуамал Чынгызхан күптән аяк сузган. Син мине җиде дала, җитмеш дәрья аръягындагы кыргый мәнгелләр өере белән өркетеп маташма әле. Минем бүрәнә аша бүре куа торган куркак гадәтем юк. Мәнгел килә икән, аны печеп җибәрерлек кенә куәтем бар! Менә, ар-чирмешләр минем якка ауды, гаскәр саным артты. Әле минем учак янына мукшыларның килеп кушылуы да әлләни ерак йөрмәс. Шулай булгач, мина хәзер җиде дошман явын борып җибәрү дә берни тормый!
Дәүләтьяр карачы авырсынып кына ияренә менде.
— Гомер буе кысыр яшәгән анадан туган сукыр малай көпә-көндез көе ай күргән ди. Син дә шунын кебек, юкка гына үзеңне җиһангир сәргаскәр урынына куеп ялгышасын, кенәз. Яна кое казымыйча торып, искесен орды- бәрде күмеп китмиләр бит. Сина сатлык әмир-бәкләргә аркаланып, кичә генә терәк-таянычын булып яшәгән болгарларнын битенә килеп төкерүдән тайчынырга иде.
Баш карачынын анык җавап бирми кузгалуы сәерсетте бугай, Юрий кенәз тота-каба ашыгып сүз ташлады.
— Ә син, кайтып, Илһам ханга нинди карар җиткерергә булдын?
— Акылы бар кеше илен-җирен бер карыш та сатмый. Чөнки дошманына хәтта сынар бармагын гына каптырган кеше дә соныннан кулын беләгенә тикле югалта ул. Без синен бер генә шартына да буйсыначак түгел! Атларны утар эченә кереп урларга маташкан ташбаш караклар күп очракта тешләрен учларына җыя торган була. Син дә бу эшенә үкенерсен әле!..
Юрий кенәзнен биш менгә якын сугышчысы Идел буйлап сузылган авылларны талап-айкап йөри, урысларнын мондый этлек-бирәнлеген күреп, чирмешләрнен дә юлбасарлар белән ингә-ин торудан күнеле кайткан иде. Алат урманнары аша үтеп чыккан болгар явын һичбер төрле каравыл тозагы да абайлап өлгермәде. Ә утыз менлек гаскәр башында килгән Илһам таҗдар чирмешләрнен Мәркәс атлы өр-яна кирмәнен бер көн эчендә кырмыска оясы урынына тузгытып-чәчеп атты. Яу кырыннан әүвәл Пургас үзе, анын артыннан ук барча чирмеш качты. Юрий кенәз мунчадан гына чыккан кеше шикелле дала уртасында ярымшәрә көе басып калган иде, ул алны-артны карап тормый, килгән юлы буенча кире үз ягына чапты. Илһамныкылар ун чакрым арада биш менгә якын баскын җайдакларын турап бетерделәр. Әмма үч һәм шашынудан уяулыгын җуйган Илһам үзенен алда нинди тозакка эләгәсен абайламый калды.
Җәтмәгә куып кертелгән җәнлек хәленә калган Пургас, кача-кача барып, янә Кисек Бармак кыясынын өстенә менеп яткан иде. Текә яр астындагы яланда бөтенләй җансакчыларсыз диярлек пәйда булган Илһам ханны күргәч, әүвәл үз күзенә үзе ышанмыйча торды. Менә, ул гомер буе табынып яшәгән изге кюсотоны кырып чыккан дошман кул сузымында гына. Әле кайчан гына шушы хаким аны йөзәрләгән кара чирмешләр каршында эт урынына тотып ярган иде.
— Әй, Илһам мордар! — дип кычкырып аваз салды үзен болытлар өстендәге Кирәмәт7 урынына хис итүче горур Пургас. — Сукыр этне тавыш чыккан якка карап, әҗәленә каршы чаба, диләр. Син үзенне мәнге үлем белмәс Алла сыман санап йөргән иден. Менә, изелгән-таланган чирмешләр каршында әҗәтенне түләр көнен җитте. Ат 7 Кирәмәт — явыз рух.
шикелле изге малнын сыртын синен хәшәрәт канын белән пычратасым килми. Ияреннән төш тә бер читкә бас!
Илһам ияренә кадакланган сыман тик утырды. Анын янына инде дистәләгән җансакчылар якынайган иде. Чирмеш бәге корыч башаклы, озын саплы укны җәясенен керешенә салды. Пургас — үзенен кабиләсендәге ин-ин оста мәргән. Ул очырган укларнын хәтта кара урман уртасында да корбаннарын тапмый калганы юк. Кыя башыннан, ин әүвәле, Пургас бәкнен мәсхәрәле тавышы ишетелде.
— Хуш, Илһам хан! Син үзен чирмешләрне аяк астына салып таптамаган булсан, мин Болгар илен җимерергә уйламаган идем.
Икенче мизгелдә яман сызгырып авыр башлы ук килеп кадалды. Илһам хан арыш капчыгы урынына чирәм җиргә ауды...
Мәрхүм хан гәүдәсен күтәреп Мәркәс хәрабәләре янына әйләнеп кайтсалар, Сувар каласыннан җыелып килгән биш меңлек нөгәр уртасында әллә каян гына хасил булган Гази-Бәрәҗ йөри. Яман хәбәр кырык аяклы бит, инде Илһам ханның әрәм булуы хакында да ишетеп өлгергәннәр. Суварлыларның телендә бер генә сүз:
— Әмир Гази — Бәрәҗ хан оныгы! Аның хан тәхетен яуларга тулы хокукы бар!
Әмир Алтынбәк шәрекъ як чикләрен саклау өчен калган, ә Илһам ханның хәтта иң өлкән улы Самат та әле җиде-сигез генә яшьтә иде. Мәркәс хәрабәләре өстенә җыелган барча болгар ире хафа тулы аптырашка төште. Суварлылар шуны сизеп тора, казан астына яккан шикелле һаман кыздыралар.
— Илебез әле баскын дошманнан да азат ителмәгән. Хансыз калуыбызны белсәләр, яңа чирү, яңа аркадашлар табып, аларның ил эченә саранчалар сымак үтеп керүе бар. Гази-Бәрәҗне кичекмәстән ак киез өстенә күтәрергә кирәк!
Казан каласыннан килгән Ясаф атлы меңбаш каршы чыкты.
— Явыз бүреләр көтүе чолганышында калган чакта бер генә сунарчы да поши яки кабан дуңгызының тиресен тунап ятмый. Чөнки бирән нәфесеңә буйсынмыйча, үз башыңны исән-имин килеш алып качу хакында уйлау хәерлерәк. Сез дә юкка гына тәхет турында уйлап баш ватасыз. Урыны бу түгел. Һәрхәлдә, тәхет кемгә тиеш — аны Биләргә җыелган түрәләр хәл итәр. Ә Гази-Бәрәҗ нисбәтендә минем фикерем шул. Ул — тугыз елга якын гомер буе урыс куенында яткан тоткын. Урыс ашы ашап яткан икән, урыс көен көйләми калмагандыр. Юкса, баскыннар аны монда тиктомалдан гына түрә итеп алып килмәс иде. Ул элмәккә утыртылган, тышауланган малдан кайтыш түгел. Урыс төрткән, урыс яклаган түрәне ил башына утыртабыз икән, димәк, ул шулар кубызыннан арына алмаячак.
— Әле син суварлар әмирен җык-нәҗескә батырмакчымыни? — дип кылыч айкый-айкый аңа каршы Сувар меңбашы Урман чәчрәп чыкты да Ясафны күз ачып йомган арада башак тураган шикелле айкап-телеп атты.
Җик мәргән белән Баян батыр бар гаскәрне акылга килергә чакырып карадылар.
— Тәхет язмышын басуда хәл итмиләр. Илгә, илгә кайтыйк.
Әмма суварлар белән казанлылар тотыш тыешлы түгел, алар диварга- дивар килеп баскан, озакламый Мәркәс хәрабәләре өстенә мәетләр юрганы түшәләчәк иде. Шул мизгелдә Алат урманы ягыннан артыннан дию пәрие кугандай шәр кычкырып чапкан җайдак пәйда булды.
— Бәла, бәла! Олы каза килә, туганкайлар! Шәрекъ яклап ил өстенә мәңгел төмәннәре бәреп керде!
ӨЧЕНЧЕ БӘЙЛӘМ
1
Чыңгыз вафатыннан соңгы ике ел матәм тамгасы астында үтеп киткән иде. Аннары мәңгел түрәләре Кырүлән елгасы ярында зур корылтай җыеп, аның уртанчы улы Үгәдәйне кахан тәхетенә күтәрделәр. Бату хан үзенең кәрванын Бохарага таба алып кайта башлагач та, Сүбүдәй батыр аның ияре янында яшь танага тагылган үгез сыман бөтерелеп йөрде. Теленә менгән җыры зәһәр шөпшә гөжелдәвеннән һич кенә дә кайтыш түгел иде.
— Чыңгызхан бабаңа утыз ел буена хезмәт иттем, йөзләгән яу кичтем. Һичкайсыңда, җинелү ачысын татыган юк иде. Җигүлат янында тозак корып, тик болгарлар гына мине тар-мар итте. Шулар белән орышып, сынар күз югалттым. Инде алты ел буена башка нойон-бәкләр күзне ачырмыйлар. Мина җинелеп кайткан батыр данын тагып йөрү хурлык. Теге дөньяга кара дан күтәреп китәргә хокукым юк! Мин болгар еланнарыннан үч алырга тиеш! Синен кул астындагы нәүкәрләрнен саны унбиш төмән. Шуларнын биш төмәнен мина бүлеп бир дә болгарларны сусар оясы урынына пыр туздырып кайтам!..
Тамчы булып тамчы да, туктаусыз тама торгач, мәрмәр ташны тишә. Ә Бату хан өчен Сүбүдәй — атасы урынына калган якын кеше. Чагатай белән Үгәдәй агалары эт типкесе хәленә куйган чагында да әтисе Җучидан бигрәк Сүбүдәй баһадир канаты астына ышыкланып үсте, ныгыды бит ул. Бату хәзер бик котырса, Үгәдәй булып Үгәдәйне дә күз чалымына китермәскә мөмкин. Чөнки анын бөек Чынгыз бүлеп биргән үз ханлыгы, тегеннән- моннан яллый-яллый җыйган мәгърур гаскәре бар. Бүген Чынгызнын Чагатай, Үгәдәй, Тули атлы өч улы бергә кушылса да, үзләренә җигән8 тиеш булган Бату ханга каршы тора алмый. Әмма акылны җуймаска, узынмаска кирәк. Бердән, бабасы язып калдырган «Яса» кануннары бар. Икенчедән, Үгәдәй кахан да — мәнгелек Тәнре түгел. Тәхет бушаса, Чагатай белән Тули дигән агаларынын да юл ярырга ярап куюы бар. Ә бүгенгә, ин мөһиме, Сүбүдәй шикелле тугъры этләр һәрчак янда йөрсен. Сүбүдәй баһадирнын зәһәр кылычыннан ага тиеш ханнар да дер калтырап торсын. Баһадирны «болгарлардан җинелгән» дигән яманаттан чистартырга кирәк. Җинү Сүбүдәйнен үзеннән дә бигрәк Батуга шан китерә. Барсын, җинсен, хәзер инде Чынгызханнын оныгы Бату ханны дан-шөһрәткә күмсен.
— Өч төмәнне ал да юлга кузгал! — диде ул батырга, үзе уйлап тапкан, үзе тәгаенләгән яу сәфәренә озаткан кыяфәттә. — Байлык-зиннәтләрен кирәк түгел, ханлык өчен яна җирләр яулап кайту кыйммәт. Болгарларнын умырткасын сындырып, бер-ике вилаятьләрен булса да мина аударып кайт!..
Сүбүдәй Җаек елгасын кичеп чыккан чакта көзге тоташ янгырлар коя иде инде. Болгар вилаятләре ягында ана каршы бер көч күренмәде. Сүбүдәй Сакмар тамагында тукталып, атна буе урыныннан кузгалмыйча көтеп тә карады. Һаман сынар алай дошман да чалынмагач, хорафатка төште. Адым саен болгарлардан янә этлек көтеп ятты, тирләп бетте, чыгырыннан чыкты. Сүбүдәй — яу сәрдәре, ул далада мангайга-мангай килеп орышлар белән генә егет чактан таныш, ә бу көннәрдә болгарлар мәркәзе Биләрдә нинди пычрак сәясәт уйналганын хәтта күз алдына да китерә алмый иде.
2
Суварларнын Мәркәс хәрабәләре янында нинди тавыш-гауга кузгатканын Алтынбәккә көне-сәгате белән кайтарып җиткерделәр. Тәхеткә аннан кала һичбер кемнен дәгъва итә алмасын яхшы анласа да, Алтынбәк, яман корт тешләгән шикелле, Биләр каласын ташлады да чыкты. Сәфәрдәге гаскәр әле пайтәхеткә кайтып күренмәгән дә иде, ә инде Биләр урамнары халык белән тулды. Ярсып кычкырган ризасызлык-низагъ тавышларын туктатырлык түгел.
— Тугыз ел буена урыс куенында яткан сатлыкҗанны хан тәхетенә мендереп утыртырга безнен башка әле тай типмәгән. Гази-Бәрәҗ безнен өчен инде күптән мәет. Бу чаклы гомер адашып йөргән малны көтү булып көтү дә кире кабул итми. Биләрнен үзендә хан итеп утыртырдай аксөяк әмирләр бетмәгән бит әле. Гази-Бәрәҗне марҗа хатыны алган, тәре таккан, диләр. Иманын саткан әмир кабат урыс бабакае янына кайтып китсен!..
Гази-Бәрәҗ биш меңлек суварлар нөгәре боҗрасында кайтып күренгәч тә, халык таралмады. Ай-капу, Шәрекъ-капу аша калага Биләр, Болгар, Кашан, Тубылгытау 8 Җигән — туганнан туган баласы, русча - племянник.
алайлары да кереп килә, алар исә пайтәхет халкына, әйтерсең лә, канат куйган иде. Янартау тавышлары чыгарып, йодрык болгый-болгый янә кычкырдылар.
— Бар мәркәзне канга батырсаң да, без синең шикелле өрәккә ант эчәчәк түгел! Сине безнең илгә янә урыс баскыннары гына кире кайтардылар. Урыс кулы белән утыртылган ханның урыс кубызына биюдән барыбер туктыйсы юк. Курчак-хан кирәкми! Болгар тәхете, беренче нәүбәттә, Алтынбәккә тиеш! Тиле Юргага кияү булып сатылгансың икән, бар, урыс куенына кит тә олак!
Болгар иленә нинди хәвеф янавын чамалап, мәйдан уртасына Гали сәет чыкты. Ул кыяфәте белән үк үтә тыныч иде. Гази-Бәрәҗ йөзенә текәлеп, ипләп сүз башлады.
— Син, мөгаен, мине белмисең дә булыр. Чөнки атаң Чилбир ошбу мәркәзебезне яклап шәһит киткән чакта син борын асты кипмәгән сабый бала идең. Синең борының ис тоя башлаганда инде мин гыйсъянчыны Шайтан каласына илтеп бикләделәр. Сират күперен кичкән шикелле, җитмеш дәрья аша кире кайтсам, инде син юк. Элек мин Болгар иле өчен чичән аламасы булып кына исәпләнә идем, бүген исә сәет...
Карашында шайтан утлары биетеп, Гази-Бәрәҗ бүлде.
— Менә, сине унбиш ел буена сукбайлыкта йөргән чичән аламасы, дип тә тормаганнар, илнең баш сәете итеп күтәргәннәр әле. Ә миңа, әмир булган кешегә, хан тәхете хакында хыяллану язык адыммыни?
— Мин илемне вә динемне сатмадым! — дип җавап кайтарды Колгали, лаек, горур итеп. — Ә син үз халкыңның өстенә этләр алып килдең. Сиңа Болгар иле, болгар халкы түгел, фәкать тәхет кыйбат! Тайгак юлга баскан түрә, боз өстенә куып кертелгән сыер төсле, һәрчак абына ул. Бер ялганны каплау өчен ун ялган да җитми. Син дә, кирәк икән, тәхет хакына безнең илне яңадан ун дошманга да сата алачаксың. Синең ише әмир Болгар өчен, асылда да, артык. Бигайбә вә дүрт ягың да кыйбла, Гази-Бәрәҗ. Мин сиңа мәчетләребез вә мөселманнар исеменнән ант китерә алмыйм.
— Син ант итмәсәң, миңа бер түрә дә ант итәчәк түгел. Иң зур дошманым син! — дип котырып кычкыра-кычкыра Гази-Бәрәҗ ияреннән сикереп үк төште.
Колгалинең әрәм булуыннан шөлләделәр бугай, ике арага дистәләгән ирләр тезелеп басты. Ә Колгали үзе һаман тыныч тавыш белән, әмма нык үкенеп әйтте.
— Атаң рухы син соранны күреп ничек түзә икән ? Миңа ул кызганыч...
Гази-Бәрәҗ суварларга ияреп каладан чыгып китте. Шул сәгатьтә үк Алтынбәк артыннан дистәләгән чапкын озаттылар. Ни галәмәт, аларның берсе дә карт әмирне атна буе эзләп таба алмады.
3
Түземлеген җуйган Сүбүдәй үз кул астындагы өч төмәнне Таш Билбау итәкләре буенча, Агыйдел башына төбәп алып китте. Бу тарафта башкортларның бөрҗән, юрмат ырулары корган тирмәләр генә тезелешеп тора, яуга яраклы ирләрнең күпчелеге Таш Билбау тармаклары арасында яткан җәйләүләрдә иде.
«Җиңелмәс баһадир» җыен карт-коры, малай-шалай карамагында гына калган тирмәләрне талап-җимереп йөрүдән ямь тапмады, ярсыган селәүсен шикелле ыргый-сикерә, Кикрикле тау, Бөркет-оя дигән биек, текә өркәчләр өстенә томырылды. Сәфәренә Мәнгелек Күк Тәнре хәерхаһлык күрсәтмәгән, ахры, өркәчләр өстенә менеп җитүгә үк ул гарасат шикелле уйнаклаган янгыр давылы астында торып калды. Барча болытны да билгесез пәһлеван күзгә күренмәс кылыч белән урталай ярган диярсен, күк йөзе җиргә убылган шикелле, янгыр ике көн буена котыра-котыра, бертуктамый койды. Инде шул янгыр дингезеннән качып, Сүбүдәй ике өркәч арасындагы инкүлеккә шуып төшкән иде, анда җайдакларны да күмәрлек сазга кереп батты. Ул да түгел, янгыр тынуга ук әллә каян гына килеп чыккан салкын китереп бәрде. Өй бүрәнәләре шартлап ярылырдай зәмһәрир суык көннәр тезелешеп китте. Сазлык эченә батып әрәм булган мәнгелләргә суыктан катып үлүчеләр өстәлде. Җайдакларны хәзер бер саз гына түгел, һәр менлектә купкан бизгәк, үләт чире йөзләп-йөзләп йотты.
Өч-дүрт менгә якын нәүкәрен югалтып Нокыш дигән елга ярына төшсә, ике тау битендә билгесез дошман гаскәре урман сыман тезелешеп тора. Башларында төлке йә
сусар тиресеннән теккән тирән бүрек, кулларында көянтәдәй җәя. Сан ягыннан болар ун меннән дә артмый. Әмма өчәр садактагы укларын давыл куптаргандай койдылар-койдылар да, дулкын юып алгандай, шундук юк булдылар. Яр буенда янә ике мен чамасы мәнгел сугышчысы аунап калды.
Сүбүдәй берьюлы өчәр-дүртәр тарафка ермак нөгәрләре куарга мәҗбүр булды. Эзләренә тиз төшкәннәр икән, ике йөзләп җайдак кичкә чаклы әйләнеп тә кайтты. Ялгыз гына түгел, алты-җиде саугат эләктергәннәр.
— Без — башкортлар, башлыгыбыз — Иштәк, — дип анлатты берсе, һич кенә дә кыстатып тормый-нитми. — Җәйләүләрдәге тирмәләребезне яндырмый үтсәгез, сезгә каршы кузгалмас та идек. Безгә яна дошманнар бер дә кирәк түгел, алар болай да күп.
Тоткын, хәтта, Сүбүдәй күзләрен акайтып тынлый башлагач та, барыбер тукталмады.
— Әнә, башлыгыбыз булган Иштәк бәкне болгар түрәләре тагын рәнҗеттеләр. Анын бабасы Алтынбәк Болгар тәхетенә утырырга тиешле әмир иде. Сувар дигән кабилә бирәннәре әллә каян гына Гази-Бәрәҗне чокып чыгарып, безгә кода тиеш булган Алтынбәкне Биләр каласыннан куып җибәргәннәр. Алтынбәк хәзер дөнья белән алыш-бирешне өзеп, Талказ күле буендагы Кабак атлы мәгарәдә ята. Ә бездә болгар төмәннәрен әйләндереп атарлык көч-куәт юк. Иштәк болгарлардан ничек үч алырга белми өзгәләнә.
— Әйдә, мина Иштәк чатырына илтә торган туры юлны күрсәт. Мин анын янына бер ялгызым барам, — дип эндәшкән Сүбүдәйнен тәкъдимен ишетүгә, хәзер инде башкорт тоткынынын күзләре мангаена менде.
— Ни... ни... ничек... бер ялгызын?
— Капкынга эләккән бүрегә ризык кирәк түгел. Шуна күрә япа-ялгыз барам...
Ык елгасы ярында яткан Иштәк Сүбүдәйне күреп телсез калды. Ләкин берникадәр вакыт узуга ук ат шикелле туарылып ташлап анлаштылар.
— Мәрхүм Чынгыз кахан җиһанда күрелмәгән Мәнгелек ил төзеде, — дип ялагайланырга ашыкты башкорт бәге. — Ул безнен гел аксаклый торган Болгар ханлыгы да, берсен-берсе туктаусыз суешып ятучы бетле урыс кенәзлекләре дә түгел. Мин барча башкорт ыруларын алып, Бату ханга кушылырга вә ант эчәргә риза. Иллә мәгәр без ошбу җиребезне берчакта да ташлап китмәячәкбез. Без дә, күбесенчә, сезнен шикелле үк, Күк Тәнрегә табынып яши торган халык. Дин-кардәшләр икән, Бату безгә аерым вилаят булып яшәргә ирек бирсен. Безне болгарлар шикелле адым саен килеп таламагыз. Ханга тиешле ясак-бүләкләрне без кеш, төлке, сусар тиреләре белән илтеп җиткерербез...
Өршәк елгасына таба бергә кузгалдылар. Таш Билбау ягыннан килгән буран һаман күз ачырмый, үзәкләргә үтәрдәй булып уйнаган җил камчы белән ярган төсле кисә-талый иде. Ничек ярарга белмәгән Иштәк мәнгел сугышчыларының байтагына киез япма, төлке тиреләреннән теккән тун өләште. Шайтан туедай котырынган кар дивары аша җиде-сигез фәрсах арасы да үтә алмадылар. Иштәк үзенен меннәрен барларга борылган бер арада, качып-посып кына, анын янына көтелмәгән чапкын килеп җитте.
— Теге сатлык бәкне... Гази-Бәрәҗне Биләр каласыннан куып чыгарганнар. Болгарлар Алтынбәк кияүне җир бетереп эзли. Безнен кияү хан тәхетенә менеп утырачак!..
Кырык-карта дигән үзәнлектә төнгелеккә аннан-моннан гына ыстан корып, ялга тукталдылар. Тан атканда башкорт меннәреннән җилләр искән иде.
4
Алтынбәк тәхеткә утыруга бер ай үтмәгәндер, Биләр урамына бүре талагандай кылка киемнәргә төренгән кызы кайтып керде. Ил хакиме аны әллә «талак» сүзе белән мыскыллап аткардылар микән, дип хафага төшкән иде. Алтынчәч, сугым мал түшкәсендәге үт куыгын хәнҗәр белән кисеп ташлагандай, үзе өзеп әйтте.
— Иштәк сине сатты. Җан сөймәгәнне сөюдән әрем ашау татлырак, ди картлар.
Мин дә үз атамнын кан дошманы белән бер тирмә эчендә гомер кичерә алмыйм!..
Янә берәр ай чамасы вакыттан сон башкортлар бәге юллаган арадашчы ирләр килеп җитте. Алар каршында Гали сәет горур җавап тотты.
— Коръән, никах дигән булып, авызны капламагыз! Аларнын берсе дә ил сатарга, үз мәнфәгатенне хатынын илә газиз Ватаныннан өстен куярга кушмый. Иштәк Коръәни-кәрим кануннарын ин беренче бозган. Килен- балакайны еланга тин ир куенына кереп ятарга бер кодрәт тә мәҗбүр итә алмый. Аллаһ-Тәгалә каршында анын гаебе юк. Иле белән гаиләсен саткан Иштәк бәккә үзенә тиешле җәзаларны ошбу фани дөньяларда алып китү язган...
Иштәк белән Алтынбәк арасына мен учак ягып та җылытып була алмас, салкын котып ятты. Үзен яна хан дошманы дип игълан итүчеләр бер ул гына түгел икән әле. Болгар илен көпә-көндез уйнаклаган яшен төсле шаккаттыргыч хәбәр көйдереп-урап үтте.
— Сатлык Гази-Бәрәҗ мәнгелләргә качкан!..
5
Урыс кенәзлекләре эчендә янә мәхшәр, янә кара кайгы. Үлем каракошы Болгар иленнән аякларын сөйри-сөйри кайтып егылган ирләрнен яртысын туган җирләрендә көтеп яткан икән.
Иделдән алып Балтыйк дингезенә тикле сузылган басулардагы барча уҗымнарны көз башланган беренче көннәрдә үк әллә каян гына килеп чыккан котып салкыннары китереп суккан иде, яз керүгә тын да ала алмаслык корылык көйдерә башлады. Җиһан учак өстенә сусыз көе утыртылган чуен казанмыни, дистәгә якын кенәзлек җирләре әнә шулай кипте. Халык инде болай да кара кайгыга кереп чумган иде. Беркөн танда тарихта күрелмәгән кыямәт-гарасат тавышына куркып уяндылар. Күз ачсалар, өйләре гыйфрит тавынын авызына мендереп утыртылган шикелле дер селкенә. Түшәм-идән сайгаклары кыйшаешып беткән. Туфракса, су шикелле, өй эченә ага. Өстәл-урындыклар шайтан кытыклавыннан качкан сыман почмактан-почмакка чабып йөри.
Акылын жуйган халык ярымшәрә көе урамга атылды да баш түбәсенә күсәк белән орган төсле янә өнсез калды. Нинди галәмәт, ниткән кыямәт бу? Җир өсте кыялардай олы төрән сөйрәп аждаһа үткән сыман ермакланып, урамнарга тикле чалшаешып беткән. Мона чаклы куначадагы яшь әтәч шикелле кукраеп утырган чиркәүләр тезләренә чүгеп калган йә янтаеп бер кырыйга ауган. Күз күреме житәрлек бар тарафта чыр-чу килгән тавыш, тотып тыялмастай коткы-мәхшәр.
— Кыямәт көне житте, ахырзаман! Ходай Тәгаләнен генә каргышы бу!..
Табигатьнен мондый жен туеннан сон барча халык атна буе тәгәрәшеп эчте. Инде ипкә-сапка керә генә башлаганнар иде, яна мәхшәр, янә адәм баласы ишетмәгән афәт.
Барча халык урамда ангыраешып йөргән бер мизгелдә, көпә-көндез кинәт кенә кояш капланды да жир өстенә карангылык инде. Бичаралар сугым малы кебек үкерешеп жиргә егылдылар.
— Ахырзаман, ахырзаман! Сонгы көнебез, әжәлебез житте!9
Берникадәр вакыттан сон күк йөзендә кояш янә пәйда булганнан сон да тынычлана алмады, басылмады халык.
— Кенәзләребез Ходай Тәгаләне санга санамаганга, чыгырдан чыгып узынганга килгән жәзалар бу! Үзебез юкка чыкканчы, әйдә, ин элек, ул канэчкеч кандалаларны кырып бетерәбез! — дип дәррәү куптылар да, дистәләгән кала-кирмәннәрдә аксөяк түрәләрнен үзләрен ботарлап, байлыкларын талап бүлештеләр.
Иллә мәгәр афәт чигенмәде. Башлап Новгород ягында яман ачлык купты. Кала урамнарында һәр иртәдә өчәр-дүртәр мен мәет таба башладылар. Коры сөяккә калса да әле аяк өсте көе сөйрәлеп йөргәннәргә мәетләрдән үләт чире йокты. Ачлык белән үләт кырган корбаннарнын саны берзаманны кырык менгә житте. Калада кенәз итеп 9 1230 елның 3 маенда Рәсәйнең Аурупа өлешендә коточкыч җир тетрәүләр булып уза, ун көннән сон Кояш тотыла.
калдырылган Александр белән Федор яшүсмерләр язмышларын сынап маташмады, карангы төн уртасында ияргә атланып, Киевтагы әтиләре Ярослав янына чыгып чапты. Юлда Смоленски каласындагы афәт турында да ишетеп өлгерделәр.
— Ачлыктан үлүче мәрхүмнәр утыз менгә житкән!..
Үләт каракошы бар халыкны чалгы белән урган шикелле кырып бара иде. Нәр каланы биек койма, каравыл манаралары белән урап бетерделәр. Ьнчбер кала капкасына якын килмәле түгел. Ук очардай арага якынайдынмы, кемнен кем булуына карап тормый атып үтерәләр. Кайбер каланыкылар инде бөтенләй акылдан ук ычкынганнар икән.
— Новгородта үләт чирлеләрдән арыну өчен Салам Түбә урамын, ут төртеп, тоташы белән яндырып бетергәннәр!
— Черниговтагы Михаил сыену эзләп килгән Галич байларын әүвәл юхаланып кала эченә уздырып жибәргән дә, аннары берсен-бер калдырмый суеп чыккан! Байлыклары Михаилга калган!..
Уллары килүгә канатланган Ярослав кенәз дә тик ятмады. Чит биләмә булып исәпләнгән Серенски белән Мосаль калаларын карангы төн уртасында барып таладылар. Олауларын төяп капкадан чыгуга ук, ике каланы да шундук ут ялмады. Кара гавам ни кылырга белмәгән сарык көтүе урынына унга ябырылды, сулга ябырылды. Афәт болай чигенмичә торса, явыз тәкъдир озакламый барча урыс кенәзлекләрен дә ялкын сыман ялап үтәр иде...
Юрий кенәз ачлык дигән зәһәр буар елан Владимир белән Суздаль җирләренә керә башлагач та, Болгар тарафына зур илчелек куды.
— Үләт чире безнен җиргә йокса, аннары сезнен Болгарны да камыш түтәлләре урынына кырып бетерәчәк. Сезнен белән тагын җиде елга солых төзергә дә, киленнәр биреп кодалашырга да риза, тик ачлыктан гына коткарыгыз, зинһар!
— Ярар, — дип кул селтәде Алтынбәк. — Илле караб ашлык каян килеп, кая китмәгән дә, без бер уч хәер-сәдакага терәлеп калган мескен кавеммени? Тизрәк төягез дә тизрәк җибәрегез. Игелекне анлап, берәр заман ашка аш белән җавап бирмәсләрме?..
Урыс җирендәге ачлык аҗдаһасынын умырткасы әнә шулай сынды.
6
Өйлә намазын күптән укыганнар, челлә вакыт үткән, көн кичкелеккә авышып бара иде инде. Шәрекъ капуга алып килгән юлда дистәләгән хәерчеләр төркеме пәйда булды, игътибар бирмәделәр. Капка төбендә торучы тоткавыллар сәер бу нөгәрне һичбер тоткарлыксыз көе Биләр эченә кертә башлады. Каравыл манаралары өстенә менеп баскан сакчы ирләр генә аптыраудан башын чайкап куйды.
— Эт талаган сыман кылка киемнәргә төренгәннәр, ә үзләре үгез тотып ботарлардай таза. Болар хәерчеләр булып кыйланып йөрүче юлбасарлар- мазар түгелдер лә инде?
Хәерчеләр үшән генә ат җигелгән бер олауны сырган көе атлый, ә арбада ертылып-умырылып беткән сарык тиреләренә төренгән ир ынгыраша-сыкрый аунап ята иде. Каравылбаш Таҗи печән чүмәләсе биеклегендәрәк ясалган күперчек өстеннән сикереп төшеп, шушы олау янына килеп җитте.
— Кайсы яктан килә бу эт өере? Биләрдә сезнен ише хөрәсәннәргә ни пычагым калган?
— Шәрбән мәгъдәнчеләре без, Шәрбән каралары, — дип берсен-берсе уздыра-уздыра тезеп китте сәер хәерчеләр. — Сездәге Айтуган остага ялланып иртәдән кичкә кадәр Мораса буендагы базларда казына идек тә, менә, башлыгыбыз Фаяз өстенә җир убылып, бахырыбыз бөтенләй ушсыз калды. Имче Гәйнекамалга күрсәтеп баккан идек, ул убырлы карчык «бахырыбызнын инбашындагы шәпиеннән кулы әллә тайган, әллә ычкынган», ди. Ә Айтуган оста әле безне яллаган чагында ук әйтеп куйган иде. «Ул-бу булса, тавыш чыгармагыз, барысын да үзем җайлармын», дип. Оста сүзеннән узып кая барасын ди? Менә, шунын хозурына аппарабыз инде. Кертсә, шул Айтуган гына рәткә кертә безнен атаманны.
Айтуган — бар мәркәзгә мәгълүм шәп тимерче. Хан булып ханнар да аргамакларынын тоякларын шушы тимерчегә генә дагалата. Каравылбаш Таҗи әле аларына да төкереп бирер иде. Ул Шәрекъ капу өчен хан белән вәзир каршында җавап тота торган кеше. Анын теләсә кайсы узгынчыны тотып тентергә дә, кирәк була-калса, кул-аягына богау кидертеп, зинданнарга ташлатырга да тулы хокукы бар. Әмма Айтуган оста исеме белән бәйле кешеләрне алай итеп булмый. Сере дә зур түгел. Айтуган — бер сугуда теләсә кемнен билен сындырырдай таза, гаярь. Холкы да кырау тиюне мәнге белми торган шайтан таягыдай кызу, кадау. Анын белән телгә кермәвен, анын кынгыр эшләренә күз йомып кала белүен мен мәртәбә кыйбат.
— Мин сезне урыс чигендәге олыслардан киләсез дип торам. Үзебезнен Шәрбәннекеләр генә булгач, куркыныч юк икән, — дип иске табак сыман җәелеп елмаерга мәҗбүр булды каравылбаш Таҗи. — Урыс җирендә үләт чире яман котыра бит. Уяу булу кирәк. Ул афәтнен Болгар җирләренә үтеп керүеннән Ходай саклый күрсен.
2. «К. У.» № 9
Кылка киемлеләр каз көтүен дә көнләштерерлек итеп бердәм каңгылдады.
— Алла сакласын, Алла сакласын. Бәла-каза безнең илкәйләрне берүк урап
33
үтсен...
Каравылбаш Таҗи сукбайларның тимерчеләр бистәсенә юнәлүен күргәч инде тәмам тынычланган иде, ашыга төшкән икән.
Төн керүгә, хан сараена терәлеп утырган мәхәллә-бистәләр өстендә кинәт кенә җир астыннан калкып чыккан аҗдаһа-гыйфрит телләредәй яман уйнаклаган ялкын көлтәләре пәйда булды. Шәрекъ капу янында торучы тоткавыллар әле шайтан сыман котырып биешә башлаган ялкын шәүләләрен күрүгә үк манаралар өстенә йөгереп менгән иде. Ул да түгел, аларны салкын тиргә батырып хәвефкә калдырырдай хәбәр килеп җитте.
— Янгын, янгын! Ханның чаптарлары ябылган каралтылар яна! Бер золымчы ирне эләктергәннәр. Абзарларга пайтәхеткә бүген үтеп кергән шул хәерче сукбай ут төрткән, ди.
Каравылбаш Таҗи үзенең табаннары астына ут капкандай хан сарае ягына томырылды. Килеп җитсә, чыннан да, ханның иң шәп чаптарлары ябылган абзарлар яртылаш янып ауган, андагы малкайларның күбесен коткарганнар, калганы исә җир йоткандай юкка чыккан икән. Сарай сагында торган шыгавыллар кыямәт көнендәге шикелле күз-башларын акайтып йөгерешә. Ике арада дүрт-биш тыкрык ятса да, Курсыбай бистәсендәге угълан-газиләр дә сөңгеләрен тырпайтып килеп җиткән. Иң алда көмеш очлым түбәсен тәвис каурыйлары белән бизәп куйган Җик мәргән күркә сыман кабарынып, канлы яу барышын хәл итүче сәрдәр кыяфәтендә көрпәләнеп йөри. Дөрес, хан үзе яши торган таш кирмәнгә бернинди дә хәвеф-шом янамый. Әмма итәкләренә ут капкач, андагылар да тыныч кына ята алмагандыр инде. Әнә, капкаларыннан сулы ерым өстенә төшерелгән күпер каршында Алтынбәк хан үзе чабышка чыгарга җыенган айгыр төсле уңлы-суллы сикереп бәргәләнә. Таш диварлар өстенә менеп баскан Фатыйма ханбикә Алтынбәкнең үзеннән дә уздырып хәвефләнә бугай. Ул әнә бозлы бәкегә чумарга җыенган бичара шикелле йомарланып калган. Кулларының дер-дер калтыравын һич кенә дә туктата алмый, ахры, әле култык асларына тыгып карый, әле ут шикелле кызган яңакларын тота. Аның каравы, әнисенең янәшәсенә чыгып баскан Алтынчәч ханәкәнең йөзендә сызлану-кайгыны сиздерердәй бер чалым юк. Иштәк бәкне үзе ташлап кайткан бу кызыйга кара гавам юкка гына «Атакай» белән «Ирдәүкә» дигән кушаматлар такмагандыр инде. Алтынчәч бүген дә башына яулык-калфак элеп тормый гына чыгып баскан. Әлбәттә, хәситә-мазар кию хакында да уйламаган инде, муены шыр-ачык. Берәр һөнәрче яисә гади сәүдәгәр кызы гына булса, имам-хатыйп чалмасын ничек эләктерергә белмичә аптыраган мулла-мунтагайлар инде әллә кайчан аңа каршы эт өере сыман өрә башлар иде. Ләкин алар өчен Алтынчәч ханәкә — күк йөзендәге якты ай шикелле үк үрелеп буй җитмәс бөек алиһә шул. Шуңа алар дәшми. Ә Алтынчәч, әнә, тегеләрне юри котырткан шикелле, әле бер, әле икенче кулы белән чәчләрен төзәткәләгән булып, өстә балкып тора.
Каравылбаш Таҗи шул рәвешчә, карашын аера алмыйча, хан кызына текәлеп тора иде. Аның артында капылт кына пәйда булган бер шәүләне күреп, тораташтай калды. Хата-шик туардай бер нигез юк — бүген көндез генә ертык сарык тиреләренә төренгән көенчә, чытыр арбадагы кабыклар өстендә ыргырашкан-аунаган булып, аның борын төбеннән Биләргә үтеп кереп киткән йолкыш сукбай бит бу! Әгәр Таҗиның ачыгавызлыгы, пошмаслыгы Алтынбәк хан колагына барып ишетелсәме?!.
Шәрә тәненә җиннәре өзгәләп ташланган тире җилән генә киеп алган сукбай Алтынчәч ханәкәне каурый сыман җинел эләктерде дә, таш диварлар өстеннән күз иярмәслек тизлек белән йөгерә-йөгерә, Олы Күпер урамы ягындагы капкага томырылды. Әле һаман янып яткан абзарларны шундук оныттылар. Таш кирмән каршындагы барча мәйдан тәшвиш катыш аваз белән тулды.
— Ханәкәне, ханәкәне урлап апкиттеләр!
— Хан кирмәне эченә үтеп кергән нинди албасты бу?..
Алтынчәчне инбашына салып чапкан сукбай мәһабәт нарат агачы сыман төз гәүдәле, хәтта, өстенә кигән ертык тиреләр дә анын тазалыгын, гаярьлеген киметеп күрсәтә, каплап бетерә алмый. Биек таш диварлар өстенә менеп баскан бу пәһлеваннын һәрбер хәрәкәте төнге янгын яктысында аеруча дәһшәтле һәм серле булып тоелгангамы, чынында да, ул әкиятләрдәге куркыныч албастыны хәтерләтә иде. Манаралар ышыгына поскан шыгавыллар ана каршы чыгарга җөрьәт итмәде. Ә «албасты», чебеш урлап качкан тилгән сыман, дивар өстеннән сикереп гаип булды...
«Хәерчеләр» хан абзарындагы ин гаярь чаптарларны урлап качкан иде. Шәрекъ капу аръягына чыккач, ялан кырда аларны фәкать Җик мәргән генә япа-ялгыз көе куып җитә алды. Сарык тиреләренә төренгән «албасты» сукбай ханнын сәрдәреннән качып маташмады, дөядәй зур гәүдәле аргамагын ана таба борды. Булат кылыч очларын күккә чөйсәләр дә, орышларга кереп сынашырга җай чыкмады. Алтынчәч ханәкә үзе «албасты» сукбайнын кочагына сенеп, бик бәхетле елмаеп утыра иде, сәер аһән белән шул туктатты.
— Мин шушындый бәхетне гомер буе көттем, Җик мәргән. Бачман мине хәтта Иштәкнен үз тирмәсеннән урлап китәргә килгән булса да, мин анын белән бергә качуга каршы төшмәс идем. Безнен бәхетебезгә аркылы ятма, кире борылып кит. Шулчагында син мина гомерлеккә туганымдай якын кеше булып калырсын...
Пәһлеваннар бер-берсенә сынар сүз дә кушмый аерылышты.
ДҮРТЕНЧЕ БӘЙЛӘМ
1
Өченче яз борын төртүгә үк Сүбүдәй батыр Бату ханны янә тыкырдатты.
— Теге чакта котсыз буран юлыбызны бүлде, өстәвенә башкортлар да сатты. Җигүле тау янында болгарлар тарафыннан җинелү хурлыгы таш кыя шикелле һаман сыртка басып тора. Мина кара табымны юарга яна мөмкинлек бир. Болгар илен умарта оясы урынына туздырып ташлаячакмын. Биш төмән җайдагынны бүлеп бир дә озат. Хәзер, әнә, синен кул астында болгарлардан килгән сатлык әмир Гази-Бәрәҗ дә бар. Юлны шул күрсәтер. Җинү тапмый кайтмам!
Бату ике җәй, ике кыш буена ыжлап та карамаган иде, Сүбүдәй аны салкын тиргә чумдырырлык коткы уйлап тапты.
— Болгарлар өстенә барырга яна чирү бирмәсән, мин бабан яткан Балдак Далага кайтып китәм!..
Бату шушы коткыга каршы тора алмады. Уен-муен түгел, Сүбүдәй — анын ханлыгында менләгән фәрсах юл үтеп, Таш Билбау тауларыдай тәҗрибә-түл туплаган бердәнбер зур сәрдәр. Көндәшләре булган Чагатай- Үгәдәйләрдә анын янәшәсенә тин куярлык бер батыр юк. Сүбүдәй белән эш иткәндә кайнар учак янында утыргандай саклана белү кирәк. Гел кирегә торсан, борын чөйсән, «сукыр баһадир»нын шул Чагатайлар ягына чыгып 2.* 35
сызуы бар. Бозавыңны бүре ашап китсә, бау күтәреп йөрүдән бер файда да килми. Сүбүдәйне читкә типкәләп, соңыннан үкенерлек була күрмәсен. Эт күңеле — бер сөяк ди. Кул астымдагы алайлар сазлыктагы черкидән дә күбрәк. Ике-өч төмән югалып торудан гына олы зыян килмәс. «Сукыр шайтан», әйдә, бер җилләнеп кайтсын.
— Ярар, әнә, кыргызлардан тупланган өч яңа төмәнне ал да Болгар өстенә кузгал, — дип «юмартлык» күрсәтте яшь Бату хан. — Ичмаса, яңа нәүкәрләрне аз булса да сугыш гыйлеменә өйрәтмәссең микән?
Сүбүдәй керпе сыман энәләрен кабартырга мәҗбүр булды.
— Борын аслары да кипмәгән ул кыргызлар белән мин янә адәм хурына калып кайтыйммыни? Кычытканны арт ягыңны ачып куркытмыйлар. Юк, чи күкәй шикелле мәлҗерәп торган андый аңгыралар көтүе белән бармыйм! Миңа ярдәмгә тагын үземнең малаем Үрәнгатайны бир?
Бату хан болытлар өстендәге Күк Тәңре шикелле кул селтәде.
— Ал инде, ал...
Бату чатыры янына килеп сыену-казан тапкан Гази-Бәрәҗ, чәчләре чалара башлагач кына кияү түшәген татуга ирешкән сазаган кыз сыман, инде ничәмә-ничә айлар буе шым да чыгармыйча яшәп ята иде. Җәйләүнең аулак, ятимрәк читендә, иң кысынкы почмакта корылган болгар тирмәләре уртасына көтмәгәндә ханның шәхси батырлар алаендагы йөзбаш килеп кергәч, Гази-Бәрәҗ ак канатлы фәрештәне күргәндәй куырылып калды.
— Хан сине үз хозурына чакыра, әйдә, җыен!
Хан чатырында Сүбүдәйдән башка кеше күзгә чалынмады. Бату исә сүзләрне сагыздай чәйнәп тормады, мөгезеннән тотты.
— Мин Болгар өстенә дүрт төмәнлек олы чирү юллыйм. Бу юлы Сүбүдәй аны тез астына салмыйча борылачак түгел. Сиңа нахакка читкә тибелгәнең өчен үч алырга иң кулай җай. Син, мөгаен, Сүбүдәй гаскәренең мөгезенә басарга атлыгырсың инде. Әллә ялгышаммы?
Гази-Бәрәҗ авызына үткен хәнҗәр китереп тыккан шикелле озак вакыт тын ала алмый торды. Бату хан моны үзенчәрәк аңлады, күрәсең, сатлык әмирнең иңбашына кулын салып, юаткандай тезде.
— Әлбәттә инде, тырышлыгың, тугрылыгың бәяләнми калмас. Сәфәр вакытында сиңа үзеңне Сүбүдәйнең уң кулы итеп таныттыру кыйммәт. Минем Урдам котып яктан, туң даладан алып Каф тауларына, Кырын Атауга хәтле сузылачак. Бөек җиһангир булган Чыңгыз бабам миңа соңгы диңгез ярына тикле яткан бар җирләрне үз канатым астына алырга нәзер әйтеп китте. Бүген аерым ханлык саналса да, сугым малы сыман дер калтырап яткан синең ул Болгарың иртәгә инде минем иге-чиге күренмәс Урдамның бер олысы гына булып калачак бит! Җиләндәге ямау төсле генә бер өлеше, шуны аңлыйсыңмы? Сине менә шул Болгар олысында баскак булу мөмкинлеге көтә...
Гази-Бәрәҗ Бату хан каршында йөз кат иелә-бөгелә чатырдан чыгып киткәч, корыган таяк сындыргандагы шикелле чарт-чорт килеп торган кырт тавышы белән Сүбүдәй сүз катты.
— Сатлык әмирләргә тәхетләр вәгъдә итә башладың. Бу тумаган тайның билен сындыру шикеллерәк була түгелме соң?
Бу юлы Бату хан да остазына азау тешен күрсәтеп җавап бирде.
— Яулык чаклы бәп-бәләкәй генә Болгар иленә дә инде ничәнче мәртәбә яу чабасың. Аркаңа бөкрең чыга башлады бит инде, карт алаша! Шулай булгач, бозаулый алмыйча интеккән тана сыман үзеңне дә, мине дә кабат- кабат интектереп йөрмә. Соңгы тапкыр сиңа гаскәр бирәм. Яуламыйча кайтма!
2
Сүбүдәй әле юлга кузгалгач та Болгар иленә йөзәрләгән сукмак буйлап йөзәрләгән
шымчы озаттырган иде. Җаек ярында «сукыр» баһадирны берәм-берәм шулар каршылады.
— Бачман тархан Алтынбәкнең кызын урлап качкан өчен Биләр белән Саксин калалары арасыннан кара мәче узган. Үзара берләшеп яуга йөрү түгел, алар арасында хәзер хәтта килен алышулар, сәүдә дә юк.
— Башкорт бәге Иштәк Биләрдәге Алтынбәк ханга да, Саксинда утырган Бачманга да коргаксымас үчле. Аны янә Бату ханга тугрылыкка ант эчерү өчен сыңар бармак белән чакыру да җитә...
Сүбүдәй бертуктамый елан теледәй уйнап торган сыңар күзен кичә әмир булып йөргән Гази-Бәрәҗгә текәп карар кылды.
— Сиңа үзеңне танытырга вакыт җитте! Икейөзле Иштәк каршына, иң әүвәл, син барасың! Сәфәр чыксаң, яман юлдаш белән йөрүгә караганда яхшы таякка таян, ди. Ышанычлы юлдашмы син, әллә таяк кынамы, менә, күрсәт инде.
Гази-Бәрәҗ Сүбүдәйне әле һаман тирестән сәнәк булган колчурага санап йөри иде, шуны яшермичә ирен читләре белән мәсхәрәләп дәште.
— Безнең якта «көтү кирегә борылса, аксак тәкә алга чыга», дигән бер әйтем бар. Нәрсә, мине дә шулай, качаклыгымнан файдаланып, башкортлар белән япа-ялгыз көе сөзештерергә җыенасыңмы әллә? Ә үзең соңыннан, мин яккан учак ягына килеп кул җылытмакчымы?
Өтек әмирнең болай тәртәгә тибә башлавын күреп, Сүбүдәй батыр яшен угы төшкән җитен кибәнедәй гөлт кабынды.
— Аһ, оясыз кәккүк! Кырда тапкан карганы җылытыйм дип куеныңа кертсәң, ул соңыннан синең күзеңне чукып чыгарыр ди, хак икән. Син оҗмахның түренә шулай, чит кешеләр сыртына атланган көенчә барып керү хакында хыялланасыңмыни? Юк, сиңа бер генә кеше дә үз учында тәбә кыздырып бирмәс! Кабат Болгарыңа кайтып хан баскагы булырга җыенасың икән, аңа чаклы юлны үз күкрәгең белән ерып бар инде син!..
Гази-Бәрәҗ юеш борынлы малай-шалай сыман башын түбән иеп китәргә мәҗбүр булды. Ни галәмәт, Иштәк аны үз меңнәре белән Сакмар ярына килеп һәм кочагына кысып каршылады. Сернең төбе хәл-әхвәлләр белешүдән соң ук шактый ачыкланды.
— Теге сөйрәлчек еланны соңгы сулышым җиткәндә дә гафу итәсем юк. Аны кире кумаган Алтынбәк тә, ул фахишәне урлап качкан тилемсә Бачман да — гомерлек дошманнарым! Элек мин адәм баласы өчен иң хәтәре үлем дип саташып йөри идем. Юк, аннан да яманрак куркыныч бар икән. Ул — хурлыкка калу! Ул — яманат! Минем алда ике генә юл хәзер. Йә ирлегемне исбат итәр өчен мин ул кәнтәйнең башын чабып өзәм, йә аны яклаучылар минем гомеремне кыеп ташлый...
Сүбүдәйнең көче җиңел генә җиде меңгә артты.
3
Шымчылар дөрес такылдый: Биләр белән Саксин арасында бердәмлек җепләре күптән өзелеп беткән иде инде. Бачманның Алтынчәчне урлап китүе бердәнбер сәбәп түгел, әле өч ел элек, Сүбүдәй Болгар җирендә икенче мәртәбә җиңелеп качкач та башланды бу хурлык.
Бачман тархан шулчакта ук бертуктамый тәкрарлаган иде.
— Сыерларыңны ач бүреләр ашап киткәч кенә капкын корып йөрүдән ни файда? Ишекне карак кергәнче бикләп кую хәер. Безгә дә Болгар чикләрен төрле яклап ятьмә-капкыннарга төрү кирәк. Уяныгыз инде, әйдә, уяныгыз!
Алтынбәк хан пырдымсыз, мәсхәрәле сүзләр белән авызын томалады.
— Башны бүрек сакламый. Тилгән күләгәсен күрүгә үк мәрткә китә торган куян сыман калтыранма, тархан! Үзен шаһит. Сүбүдәй моннан алты ел элек эт көтүе талаган бүре хәленә төшеп, аякларын көч-хәл белән сөйри-сөйри чыгып качкан иде. Менә хәзер янә илебезнен мәркәзенә дә килеп җитә алмыйча, койрыгын утта
көйдергән угры бүре шикелле чиный- чиный качты. Тагын килә икән, анысында да урыс дунгызы сыман шәрә калдырганчы өтеп җибәрербез. Тик син генә, зинһар, тычкан баласы күргәч тә, аны филгә санап, барабан кагып кычкыра торган булма...
Бачман тархан хан сараеннан ул вакыт кабат мәнге аяк басмаска антлар эчеп чыгып киткән иде. Соныннан Алтынчәч ханәкәне урлап китү мәрәкәсенә дә барып капкач, Алтынбәк белән ике ара бөтенләй җимерелде. Хәзер дә Саксин вилаятен дошман каршылауга Бачман тархан япа-ялгыз көе генә хәзерләгән иде.
Җаек белән Сакмар буена җибәрелгән каравыл йөзләре вакытында кайтып хәбәр итте.
— Мәнгелләр чирүе Кондызлы белән Кинил елгалары арасында яткан инкүлекләр буйлап тезелешеп килә. Ермак төмәннен мангаена Сүбүдәй үзе түгел, сатлык Бәрәҗ белән сатлык Иштәк баскан. Иштәк Җаек белән Этил арасында яткан бар даланы биш бармагы кебек яттан белә. Башына капчык кидереп куйсалар да, башкорт бәге бер карыш та ялгышачак түгел.
— Сукыр Сүбүдәй үзе, анын кебек үк ике соран качак Иштәк белән Бәрәҗ, — дип уртларын усал кыса-кыса санап чыкты Бачман. — Үләксә барын сизенгәннәр диярсен, карале, никадәрле козгын бергә җыелышкан. Үз башларына килгән булсалар гына ярый инде.
Бачман тархан үзенен нибары бер төмәннән торган гаскәренә ашыгыч рәвештә Чуерташлы инеш тамагына юнәлергә кушты. Икеләнми таянырдай ярдәмчеләре әлләни күп түгел иде анын. Алтынчәчне урлаган чакта үзе белән бергә Биләрдән качып килгән Айтуган оста да, тагын шул — ничә еллар буе яу сәфәрләренә йөреп сыналган кыпчаклар сәрдәре Исәнбай бәк кенә. Бачман үзенен сер-ниятен фәкать шулар колагына чиште.
— Сүбүдәй кул астында биш төмәнгә якын җайдак исәпләнә. Ул кадәрле куәт безнен төшебезгә дә керми. Без Сүбүдәй белән дала уртасында йөзгә-йөз килеп орыша алмыйбыз. Мәнгелләр безнен бер төмән яугирне, үгез көтүе ятим бәрәннәрне таптаган сымак, сытып кына үтә. Саксин диварлары артына кереп бикләнсәк тә, бу чаклы саранча көтүе кирмән эченә үтеп керми калмый.
— Син, нәрсә, әле дошманны күргәнче үк сыртынны күрсәтеп качарга булдынмыни? — дип тимерче Айтуган котырынып купты. — Саксинга мәнгелне кертү — иленне сату ла ул!
Бачман тавышына корыч чыны өстәп җавап тотты.
— Син үзен мәрткә киткән карчык төсле саташасын, оста. Ахмак булсалар, әнә, кош-кортлар, ояларына елан шуып кергәч, шунын белән чукышып утырыр, сугышып ятар иде. Чукышмыйлар, чыгып качалармы? Чөнки алар яши-яши кибән чаклы акыл җыйган инде. Ботак-сатактан, салам-куралардан торган ояларны һәрбер агач ботаклары саен һәм көн саен янадан-янаны корып куеп була. Аларга өр-янадан йомыркалар салып һәм өсләреннән купмый җылыта-җылыта унар, йөзәр бала чыгарып була. Э бурсык йә бүре урынына өнгә кереп качсан, сасып беткән өненне саклап ятсан, ин ялкау сунарчы да ике чиләк су агызып ул ахмакны өненнән куып чыгара һәм элмәккә каптыра ала. Төлке булып төлке дә өненә кереп качмый, ул хәйләкәр. Тәхет саклау хакына сараена кереп бикләнгән хаким дә фәкать ахмак булып кына саналырга хаклы. Юк, Саксин — Аллаһ түгел! Мин Саксинга табынып та, капланып та ятмыйм!
— Алай булгач, кая барабыз сон?
Тавышыннан ук сизелеп тора, Айтуган оста тутык тимер сыман сынып төшкән иде. Бачман тархан элеккечә кыю итеп тезде.
— Безгә бердәнбер юл кала — Җигүлат өркәчләре өстенә менеп яшеренү. Сүбүдәй, тинтәк, умарта күче сымак укмашып, таралмыйча килә. Әгәр ул гаскәрен берничә нөгәргә бүлмәсә, Җигүлат тауларындагы тарлавыкларга кергәч, юньле-башлы селкенә алмаячак. Аранга кертеп ябылган буаз сыер хәленә төшәчәк ул. Менә шул чагында без аерым-аерым меннәр белән тилгән өере сымак тау башыннан очып
кунабыз да, ул буаз сыерны төрле яклап телгәләп һәм чукып бетерәбез! Аһ, ник туганына үкенәчәк көнгә төшерәбез әле без ул Сукыр Сүбүдәйне!..
Бачманнын кисәтми-нитмичә ияргә сикереп атлануын күргәч, ин беренче янә Айтуган оста хафа-шомга төште.
— Син кая барырга җыенасын болай? Япа-ялгыз көе Сүбүдәйгә каршы чыкмакчымы әллә?
— Кайгырма, мин ул чаклы ташбаш түгел әле, — дип туарылып көлде Бачман тархан. — Әйттем бит инде, без Саксин каласын саклап кала алмыйбыз. Шулай булгач, Алтынчәчне берәр кая озатырга кирәк...
Алтынчәч аерылышу турында ишетергә дә теләмәде хәтта.
— Мин сина «көмәнем бар» дип биш-алты ай элек әйттем ләса. Бу көенчә мин кая барыйм да, нигә синнән аерылыйм әле? Ана каз йомыркалар өстенә менеп утырганда ата каз анын оясыннан бер адым да читкә китми саклый. Ә син? Ә син?
Алтынчәчнен күз яшьләре җанын тырмаса да, Бачман каты торды.
— Сүбүдәй, әлбәттә, сине түгел, мине аулаячак. Әмма ана тагын Иштәк дигән эт тә ияреп килә. Башка вакыт булса, ул Сүбүдәй чакыруына, мәнгелләр явына төкереп тә бирмәс иде, шаять. Мәгәр хәзер хатынын, балаларын сунарчылар үтереп киткән ата бүре, яралы һәм үчле җанвар хәлендә ул. Анын төп максаты — сине кулга төшерү, синнән үч кайтару. Тәкъдир явыз. Ул үзе белән үчекләшеп уйнаган бәндәләрне бер дә сөйми. Без эт авызындагы сөяк белән шаяра торган ике ахмак булмыйк. Сина Биләргә китеп, әтиен канаты астына ышыклану файдалырак бүген. Сине озатырга бер мен җайдак бирәм. Хәзер үк юлга чык!..
Мен газаплар белән кавышкан ике яр беренче мәртәбә сызлана-сызлана аерылышып торырга мәҗбүр булды.
4
Сүбүдәй гаскәрен һаман таркатмыйча, бер йодрыкка туплап килә иде. Чуерташлы инеш тамагына җитәрәк, алда гаҗәп матур манзара ачылды. Ике якта биек, текә таулар. Уртада сыер теле сыман сузылган тар ялан. Шуны кыл икегә бүлеп, казандагы су шикелле кайный-кайный, ап-ак ташлы инеш агып ята. Яндагы тау итәкләрендә — камырлыклар, гөлҗимеш һәм балан куаклары. Табигатьнен хозурлыгына карап, онытылып китәргә дә мөмкин.
Сакмар, Үзән елгалары тирәсендәге риваятьләр, әкиятләр белән күбесенчә Иштәк таныштырып бара иде, хәзер көтмәгәндә Бәрәҗ телгә килде.
— Бу урынны «Җенле ялан» диләр, Сүбүдәй батыр, ишеткәнен бармы?
Сүбүдәй борын астыннан гына елмаеп сорарга мәҗбүр булды.
— Ә ни өчен җенле?
— Ул борын-борыннан бирле шулай атала инде. Кайчан, нигә шулай дигәннәрдер, төгәл белүче юк. Иллә мәгәр аны бик сакланып, тавыш- тынсыз үтү хәерлерәк диләр. Имеш, элек бу яланга Аттила кул астындагы сөннәр гаскәре килеп кергән дә, шушы тирәдә яшәгән кабиләләр аны тозак корып көтеп торган икән. Монда яман каты орыш булган, ялан мәетләр белән тоташ түшәлгән ди. Аттила — гаярь, көрпәле җиһангир бит. Яуны отуын-откан, ә мәетләрне җыеп маташмаган. Шуңа ярсып, ул елны Идел елгасы ярларыннан чыгып ташыган ди. Монда купкан үләт чире хайваннарга йоккан, шул зәхмәттән янә меңәр-меңәрләгән кешеләр үлеп беткән. Әле ярый, корылык ел килеп, барча үләксәне, үләт базларын яндырып бетергән ди. Иллә мәгәр әлеге ялан иясе гомерлеккә үпкәләгән икән. Хәзер яман юлга чыккан адәм балалары шушында күмелгән кеше сөякләре өстенә төнлә килеп менсә, ялан иясе бик каты тузына да, әллә ничаклы өрәкләр җир астыннан калкып чыга икән. Шулар угъры юлда йөргән сәйяхларны әнә теге тау битендәге чытырманлыклар эченә алып китеп адаштыра диләр. Менә шул уйдырма, әкиятләр аркасында бу урынга «Җенле ялан» дигән яманат тагылып калган инде. Әлеге уйдырмага күпләр ышаналар. Мин Суварда яшәп яткан чакта безнең сәүдәгәрләр бу яланга һәрчак атларын туктатып, аларның
күз-колакларын чистартып, өркәк малларның башына капчык бәйләп, ыңгырчак-камытларын тарттырып кыса-кыса җайлап керә иде. Монда чыбыркы шартлату — иң-иң олы гөнаһ, шуңа күрә юлчылар һәрчак атларының муеннарыннан сыйпап иркәли, көйли торган иде. Хәзер ул хорафатлар сакланганмы-юкмы, ул тиклесен белмим. Мәгәр яманатлы исеме хәтерләрдән бер дә китми әле.
Сүбүдәй шүрәле кытыклаган сыман ихахайлап көлде.
— Мин әле үземне генә картлыкка бирешә башладым дип эчтән ашап, көлеп йөри идем. Син әле кырык тирәсендә генә булсаң да, җанын белән миннән картрак икән. Әби-чәби әкиятенә ышана димени акылы бар ир- ат?..
Сүбүдәй сүзләрен дә йотып бетермәде, ике яктагы биек тау өстеннән өермә шикелле уйнап ук яңгыры очты. Беренче ташкын ук мәңгелләрнең меңнән артык җайдагын ияр өстеннән әйләндереп җиргә аткан иде. Ук ташкыны бозлы яңгыр сыман һаман яуды, һаман котырынды. Үгез тиреләрен сумалалап, катлы-катлы итеп ясаган түбәләр астына иң беренче булып Бәрәҗ кереп качты. Иштәк тә яшь киленнәр кебек ачыгавыз түгел, беренче чиратта үзен чүкиячәкләрен бик тиз чамалады.
— Юк, миңа ярты юлда ятып калырга ярамый! — дип такылдады ул, Бәрәҗ янына кереп чумуга ук. — Мине әҗәт тота. Бачманнан шул әҗәтне түләтмичә китмим!
Сүбүдәйнекеләр — дистә еллар буе утлар-сулар кичкән, яуда йөри-йөри эт каешына әйләнеп беткән шәп җайдаклар. Алар әүвәл сәрдәрләрен урап алсалар да, берникадәр искә килүгә үк, ике якта сузылышкан биек таулар өстенә ыргылдылар. Йөзләгәне тау битендә ауды, ләкин мең артыннан меңнәр кыргаяклар, селәүчәннәр сыман өскә үрмәләде. Әмма кыялар үренә менеп җитсәләр, анда беркем дә юк, Бачман гаскәре җил юып алгандай юкка чыккан иде.
Соңыннан санадылар. Беренче яуда ук җиде меңгә якын ирне югалтканнар. Ул көнне Сүбүдәй белән Гази-Бәрәҗ эчтән генә гел бер үк сүзне кабатлады.
— Юкка ышанмадык. Җенле ялан икән бу, яман ялан икән!..
5
Бачман тархан Тугыз Тимер тарлавыгында тозак корып куеп, Сүбүдәйне аранга куып кертелгән мал көтүе урынына янә бер мәртәбә усал дөмбәсләде. Бу юлы инде чолганышка эләккән бүре кебек уяу-сак кыйланганнар, Бачманның тәүге этлекләрен сизеп алгач, үгез көтүедәй ярсып, һөҗүмгә дә ташланганнар иде. Ләкин саксинлылар төмәне, кырыкмыш тай сыман койрык уйнаклатып, янә күз ачып йомган арада юкка чыкты. Мәнгелләр аларнын күп булса ике-өч йөз чамасы җайдакларын гына чүпли алды бугай. Ә баскыннар ягыннан шушы тарлавыкта тагын ике меннән артык ир-ат башын салган иде. Байтак менбашлар белән нойоннар пошаманга төште. Күпчелек кичләрен тирмәләренә бикләнеп үткәрә башладылар. Алар бер тарафта гына укмаштырып куйган камыр сыман бердәм — һәркайсы да, ин тәүге чиратта, Гази-Бәрәҗ белән Иштәк бәкне эттән алып эткә сала-сала каргый-сүгә иде.
— Йә икейөзле пычак кебек сатлык җаннар болар, йә икесе дә ташбакадай ахмак! Затлы җаннар булса, аларны болгарлар үзләре үк тишек кәвеш урынына чыгарып атмас иде!..
Барыннан да бигрәк Бәрәҗ газапланды. Инде ничәнче мәртәбә ак болытлар өстендә очына-очына юлга чыккан була, һәркайсында алсу күк йөзеннән сасы сазлык эченә сөйрәп төшерәләр. Тиле Юргага ияреп, тәхет турында хыяллана-хыяллана, туган иле өстенә килгән булды — битенә төкерделәр. Кара чирмеш Пургас Илһам ханны дөмектереп аткач, суварларны өсләтә-өсләтә, янә тәхет эләктермәкче иде — нәҗес өстенә йөзе белән китереп капладылар. Тәкъдир-явыз — ахмак кысла сыман, гел кирегә сукалый да тора. Хәтта, моннан өч ел элек Бишколын яланында үткәрелгән гап-гади бәйгедә дә, чи йомырка сыман чәлт ярылып, тәмам адәм хурлыгына калды бит ул.
Алтынбәк үзенә кияү тиеш Иштәк бәк аркасына ышыкланып, Талкас күле ярында
качып яткан иде. Анын Кабак мәгарәдә икәнен ачыклагач, Биләрдәге ин абруйлы аксөякләр барып, ялына-ялвара дигәндәй, аны пайтәхеткә кайтарып утырттылар. Шул хөрмәткә Чирмешән буендагы Бишколын яланында, менәрләгән батырларны чакырып, җыен үткәрделәр. Ат чабышы, бил алышу, чүлмәк ватыш, колгага менүләр — барысы да булды. Тантанага бик күп кенә кыргыз, аймык, кыпчак бәкләре дә килгән иде. Шулар сонгы кичтә «Кәләш тоту» бәйгесен башладылар. Әле Кернәк каласыннан, әле Жүкәтаудан килгән кызларны чыгаралар. Тегеләр, эсселәренә чыдый алмаган сыман, әллә юри кыйланып, әллә чынлап, чапкыннарга бик тиз тоттыралар. Уен-бәйгенен бер кызыгы йә комары калмый, шундук тәмамлана.
Түше кызган яшь тавыктай бертуктамый кытаклап торган өр-яна хан алдагы бәйгедә җинүчегә ин гаярь аргамак белән саф көмештән койган очлым вәгъдә итте. Шуны гына көтеп торган диярсен, бәйге сызыгына туры биягә атланган, курчак сыман бәп-бәләкәй гәүдәле кызый атылып чыкты. Барча тамашаны тын алмыйча күзәткән кунаклар арасында, су өстенә төшкән таш кузгаткан вак дулкыннар сыман тәгәрәп, кайнар чыш- пыш купты.
— Бачман тарханнын сенлесе Замирә бу.
— Әт-тәч, әт-тәч! Ана унике-унөч тирәсе генә түгелмени әле?
— Әй, булса сон! Анын каравы, Замирә кайчак чабышларда хәтта абыйсына да койрык тоттырмый ди...
Гази-Бәрәҗ Алтынбәк игълан иткән бүләкләргә төкереп кенә караган иде дә, шушы чыш-пыш авазларын ишеткәч, талга кунып сайрарга җыенган сандугачтай очынып-кубып куйды. Бәйге юкка гына «Кәләш тоту» дип аталмаган. «Кәләш»не куып тоту бәхетенә ирешкән чапкыннар соныннан, гадәттә, үзләренен шушы «корбаннары» белән өйләнешә. Замирә карап торышка әлләни дан түгел. Көтүдән аерылып калгач сазлыкка кереп баткан сарык бәрәне шикелле ябык-хөнҗү генә. Анысына түзәрсен, тора-бара, мөгаен, үсәр әле. Ин мөһиме, Бачман сенлесе ул! Ә Бачман кебек башбирмәс һәм җегәрле тархан-бәкләр белән туганлашып алдынмы, тәхет юлында терәк табылу бар! Шулай икән, бу форсатны үз файдана йөгәнләргә кирәк!
Бәйге сызыгына Бәрәҗ атылып чыккач, күпләр «аһ» иттеләр.
— Мондый карт алаша кая бара тагын? Ана үз кызларын кияүгә бирергә вакыт ласа инде!
Бәрәҗ әүвәл таш кыя шикелле кымшанмый гына басып тора иде, аны да көйдереп уятырдай кисәү табылды бит. Мәйдан читендә аягына гер аскандай пошар-пошмас кыймылдаучы җайдак пәйда булды. Яндагы бар халык авызларына су капкан шикелле бердәм тынсыз калды. Яна чапкын — килмешәк кыргыз-аймыклар арасыннан чыккан кара җайдак түгел, ә үзенен тәхеткә менүен тантана итүче Алтынбәкнен улы Булат әмир иде.
Әтисе җиде кат болытлар өстендә йөри, ә Булат әмир йокысыннан айнымаган сыман. Йөзе боек, иреннәр кысулы, карашында бер төрле дә комар-дәрт чагылмый. Ул ак бәкәлле шомырт-кара бер айгырны җитәкләгән булган. Әмма ай буе ач тоткан шикелле икесе дә ябык, кипшенгәннәр. Хәтта, Булатынын — калак, айгырынын оча сөякләре бау китереп бәйләр дәрәҗәдә калкып, төртеп тора.
Бәйге сызыгы Асылтамак дигән челтерәвек чишмә янындарак иде, шунда тезелделәр. Гази-Бәрәҗ барыннан да бигрәк Булаттан күз алмады. Төп көндәш — шул. Чөнки ни әйтсән дә, ул — хан малае. Казый булып йөргән карачыларнын, алдап-хәйләләп булса да, нәкъ Булатны алга чыгаруы мөмкин. Аннары... аннары Замирә сылунын да, хан малае дип, шул Булатка җайлашуы, анын күләгәсенә елышуы да бар бит әле. Һәрбер тарафны да истә тотсан, беренче чиратта менә шул әмирне читкә кысрыклау, анын юлын кисеп кую мәхкуль.
Кашаннан, Кернәктән килгән бәк малайларынын чаптарлары елан таптарга җыенгандай биеп кенә тора, ә Булатнын йончу, чак айгыры, мәрткә киткән сыман, юньләп кымшанмый да. Гази-Бәрәҗ юри әмирнен янына барып басты.
— Бисмиллаһи рахман, — дип укына-укына, Терсәкле күл ягына сузылган дала өстенә ин әүвәле Замирәне чыгарып җибәрделәр. Ул ук очарлык ара киткәч кенә ир-егетләр өчен әмер ишетелде.
— Һәммәгезгә дә тик гаделлек кенә юлдаш булсын. Хәерле сәгатьтә, кузгалдык, оланнар!
Кашан-Кернәкнекеләр сызыктан ук эт өере сыман алга томырылгач, Гази-Бәрәҗ дә яна бия күргән айгыр дәрмәне белән аларга ияреп китәргә мәҗбүр булды. Ләкин күзләре арт чүмеченә көйләп куелган диярсен, Булат әмирне бер мизгелдә дә күз карашыннан ычкындырмады. Анын айгыры сөлек сыман сузылган, борын тишекләре йодрык сыярдай булып киерелгән. Айгыр тулысынча диярлек тузан болыты эчендә калып чаба, әмма үзе гыжлап та карамый, буразна сөрергә чыккан эш аты шикелле башын түбән иеп, бер адым да калышмыйча бара.
Бачман үзе сайлашканмы әллә, Замирәнен аты бер генә «аучы»ны да якын җибәрмичә, өстәвенә, әле үчекләгән төсле, койрык чәнчеп чаба. Корыган Кушкаен янына барып җиткәнче бер җайдакны якын китермәде. Шул Кушкаен яныннан кире борылды ул. Бәйге кануннары кыя-яр шикелле тайпылышсыз, «аучылар»га Кушкаенны «корбан» кызсыз көе генә урарга туры килде. Кирегә борылгач, күпләр әрсезләнде. Менә Кашан җайдагы күрше чаптарнын чыраена камчы белән орды. Әнә икенче як читтә әллә Җүкәтау, әллә Тубылгытау җайдагы ияреннән чәнчелеп төшеп калды. Аргамакларнын кайберләренә якын килмәле дә түгел, алар алдан өйрәтелгән бугай. Якынайдынмы, йә көндәшләрен тешләп артта калдыралар, йә чапкыннарнын үзләрен үк тартып төшерәләр.
Замирә Терсәкле күл буена сыенып, яр өстеннән чаба. Гази-Бәрәҗ бау белән тагылган шикелле, бер дә аннан калмый. Кызга чаклы ике-өч көянтә генә ара бар. Тагын бер ыргы да бу курчакны ун кулына эләктер. Аны ияреннән сосып алып, үз тезенә күчереп кую Гази-Бәрәҗ сыман елгыр ирләр өчен берни тормый.
Хәвеф сизде бугай, Замирәнен күзләре гүя ут бөркеде, бер кулында каурый сыман нәфис хәнҗәр ялт-йолт килеп алды.
— Кагыласы булма, карт алаша! Синен ише урыс ялчысына яр булганчы, мин, ичмаса, көтүчегә барам!
— Һи-Һи, сары чебеш! — дип мәсхәрәләп көлде Гази-Бәрәҗ. — Синдәй бозауга да тышау кидермәсәм, ирлегем корысын ла!..
Шул мизгелдә әллә каян гына ике арада Булат калкып чыкты. Йөзе тереләй тотып ашардай булып кара янып чыккан, күз карашы каен тузы урынына бөтереп көйдерердәй ярсу Һәм ачулы.
— Замирә минеке, якынаясы булма! Көзән-селәүсеннәр сымак бугазына теш белән ябышып булса да үтерәм мин сине!
— АҺ, әле син селәгәй дә мине өркетәсенмени! — дип яман сүгенде дә Гази-Бәрәҗ кулындагы камчысы белән яшь егетнен йөзенә сыдырды.
Булат әүвәл ияр өстенә бөгелеп төште, аннан инде җиргә авып калды. Тик Гази-Бәрәҗгә дә ерак ара үтү тәтемәгән икән. Әллә каян гына хасил булган тар ерым өстенә абынып, ул да ат тояклары астына очып төште. Замирәне шулай бер җайдак та эләктерә алмый калды...
Бу хәлдән сон ничә айлар үтеп китсә дә, Гази-Бәрәҗ Замирәне Һич оныта алмый, чибәр кызый анын хәтерендә төнге йолдыз сыман күз кыскалап, әле булса үзенә тартып, кат-кат ымсындырып тора иде. Ул шушы хатирәне Сүбүдәй тирмәсендә сөйләп ташлады да аны-моны уйламый өстәп куйды.
— Җенле ялан янында Хөбби дигән бер хөрәсәнне саугат итеп эләктергән идек бит, шул җиткерде. Замирә әле булса Саксинда яшәп ята, җиләк сыман пешеп җиткән икән.
Шуны ишетүгә, барыннан да уздырып, Үрәнгәтай купты.
— Тәбегә килеп капмый торган төлке булмый. Әйдә, Саксиннын эченә үтеп кереп, ул сылуны урлап апкайтабыз!
— Тәкъдир белән качышлы уйнамыйлар, бала-чага булма! — дип Сүбүдәй үзенен улын акылга килергә чакырып караса да, Үрәнгәтай үҗәт, каты торды.
— Үзенне бел, атай! Әле ничә еллар элек кенә син Карлыгач дигән болгар хатыны өчен башынны салырга да әзер иден. Мина да болгар җиләген авыз итеп карарга бик ярыйдыр!
Кай арада Һәм кемнәр аша ишетеп өлгергәндер, кич җитүгә Сүбүдәй тирмәсенә тоташ үчтән торган Иштәк килеп керде.
— Бачман миннән хатынымны тартып алган иде. Мин анын сенлесен урлап булса да аннан үч кайтарам. Үгетләп йә өркетеп маташмагыз, ул кыргый кызыйны урларга мин дә барам!
Һич тә көтмәгәндә берьюлы өч көндәш «кияү» менә шулай бергә берләштеләр.
6
Төн. Идел ярына сыенып утырган Саксиннын дивар алларында гына анда-санда тезелешеп киткән учаклар пыскып ята. ШәҺәр капкаларыннан алар янына чыгучы, утын өстәүче юк. Төннен ин хәвефле вакытлары үткән, тан атар мизгелләр якыная инде. Диварлар өстендә сакчылар күп түгел. Байтагы — сакал-мыекларына чал төшкән карт-коры. Шул, күбрәк йокыны качырыр өчендер инде, ара-тирә, анда да чышан-пышан гына итеп сүзләр алышалар.
— Бачман «Җенле ялан»да ике мен башкортны урып салган, диләр. Иштәк, сатлык, безгә котырган эт сымак ябырылыр инде.
— Саксин өчен сугышып көч-куәтен әрәм итәр микән? Анын төп максаты — Алтынчәчне кулга төшерү бит. Ә ул, әнә, атасы Алтынбәкнен куенына качып ята. Иштәк Алтынчәч артыннан Биләр каласына чыгып китмәгәе.
— Ай-Һай, туган. Куәте җитәрдәй булса, Сүбүдәй, сукыр, инде әллә кайчан Биләр каласына төбәп китәр иде. Аннан шөлләп безгә төбәлгәнме? Димәк, бәдәне бик сыек. Биләрне кабып йота алмасын анлагач, Һич югы Саксинны яулап булса да, җенен тутырмакчы...
Ялан яктан дивар буена шуышып килеп җиткән дистәгә якын шәүлә пәйда булды. Бер манарадагы тоткавыллар шәйләде, күрәсен, шулар аваз салды.
— Кем бар анда? Нинди угры йөри бу вакытта?
Аста бик басынкы тавыш ишетелде.
— Үзебезнекеләр лә инде, Кызыл Сырт кыясыннан килгән казанчылар.
— Бүген «ачкыч» нинди?
— «Иштәккә — шеш».
— А-Һа-Һа-Һа, дөр-рес! Иштәккә шул кирәк. Сары Тимер чишмәсе янына барыгыз, шул яктаны басманы күтәрәбез...
Унлап дилбегә арасы ераклыкта чылбыр чылтырауга, эчке якта шөбҺәле бер аваз янгырады.
— Бәрәч, нинди чит-ят ирләр ияртеп алып килден безгә, Кылый Хөбби?..
Аннары кылыч чынлаган тавыш ишетелде Һәм барысы да тынды. Тирән кара башлык киеп алган ирләр берникадәр вакыттан сон каладагы бәк кирмәненә үк үтеп кергән иде.
— Хөбби, Сәрвәр! Сез шушы капка төбен саклап каласыз! — дип әмер бирде араларындагы ин зур гәүдәлесе. — Ә син, Иштәк, әйдә, Бачман сараена юлны күрсәт!
— Япь-яшь бер кызыкай япа-ялгыз көе тархан сараенда яшәп ятар микән? Аны канизәкләр тотыла торган арттагы йортлардан эзләү урынлырак булыр, Үрәнгәтай.
— Тархан сенелесе нишләп канизәкләр лапасында йоклап ятсын инде? Тәвис кошы карга оясына күкәй саламыни? — дип Үрәнгәтай мүкләк сыер кебек каршы торгач, олы төркем булып, Бачман сараена таба кузгалдылар.
Нинди гамьсезлек Һәм нинди пошмаслыктыр, сарайдагы ишек төпләрендә беркем дә юк. Бер бүлмә артыннан икенчесен печән кибәне урынына актара-актара, алга
ыргылдылар. Нәммәсенен күзе тонган иде, Гази-Бәрәҗнен шыпан-шыпан гына читкә аерылып китүен Һичкем сизенмәде. Ә сатлык әмир чоланныкы кебек кенә бер бәләкәй ишек астында тонык ут яктысы шәйләп өлгерде дә, карак мәче сыман бик сак басып, шунда томырылды.
Ишекне сызак кына итеп этеп ачса, почмактагы мичтә сонгы кисәү агачлары пыскып ята, ә түрдәге тар сәкедә ялгыз чибәр йоклый. Кызый ята- ята тирләгәндер инде, дөя йоныннан суккан ак юрганын читкә тибеп аткан. Өстендә үтә күренмәле ефәк күлмәктән башка бер кием юк. Анысынын да итәген бер кулына йомарлап кендегенә тарткан. Тыгыз, алсу ботлар уртасында сихри җәннәт елмаеп күз кыса. Ачык изүләрдә очларына ике чия төше кунган пар алмалар күзне камаштыра. Алиһәдәй керсез бу кыз бала ниндидер матур төш күреп ялкынланган бугай. Ягымлы наз көтеп, алсу иреннәренә чаклы чәчәк таҗы кебек ачып куйган бит ул.
Ишек артында усал аяк тавышлары ишетүгә үк Гази-Бәрәҗ Замирәне юрган каплап томалаган иде дә, явыз куллардан аралап кала алмады. Күз- башын тондырып кереп җиткән Иштәк җанвар убырлыгы белән ана чат ябышты.
— Бачман, кабих, Алтынчәчне урлап, сине түгел, мине мыскыл итте. Бу кызыкай Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән гади әҗәт кенә. Бачманнын сенлесе син кяферга түгел, мина тиеш!
Гази-Бәрәҗ телсез-өнсез калган Замирәне янә сәкегә ташлады да билбавыннан кылыч суырып алды. Икенче мизгелдә очкыннар чәчрәтеп орыша башладылар. Бер селтәнү вакытында Иштәк кылычы Гази-Бәрәҗнен беләген ярып узды. Орыш дәвам итсә, болар бер-берсенен гомерләрен кыеп ташлаганчы сугышачак иде. Әле ярый, тар ишектән арбалы ат кебек орыла - бәрелә Үрәнгәтай килеп керде дә, печән кибәнедәй зур гәүдәсе белән ике калай әтәч уртасына басты. Сәргаскәрнен улы гыжлап кына дәште, әмма тавышы, барыбер дә, усал, коры чыкты.
— Ике тәкә сөзешә башладымы, икесе дә ач бүреләр авызына барып эләгәчәк. Ә без бу килеш тә дошман авызында. Дәгъвагызны ыстанга кайткач та ачыкларга өлгерерсез әле. Безгә тәртәләрне кире борыр вакыт.
Иштәк белән Бәрәҗ авызларын ачып торган арада Үрәнгәтай Замирәне курчак сыман гына итеп иненә күтәрде дә, сарык бәрәне урлаган бүре шикелле, куе карангылык эченә томырылды. Башкалар да шул карангылыкта кар шикелле эреп юк булдылар.
7
Сатлык Бәрәҗ, селәгәе дә кипмәгән малай-шалай урынына алдап, Бачман кадәр Бачман тарханны төп башына утыртты. Бер кич дәвамында, казанда су кайнап чыгарлык вакыт арасында.
Сакчылар Бачманнын Кызыл сырт өстендә корылган чатырына инде кичке карангылык төшеп беткән чакта чем-кара калпакка төренгән тоткын сөйрәп кергәч, тархан әүвәл ыжлап та карамады. Берәр менбаш гап-гади узгынчы чапкынны кулга төшергәндер дә, эш күрсәтмәкче булып, тархан хозурына озаткандыр инде. Монын ише чапкыннарны сәгать саен диярлек эләктереп торалар, әмма табаннарын ярып ат кылы йөгертсән дә, аларнын берсе дә асылкошка тинләрлек табыш булып чыкмый. Монысы да шул, аяк сөртергә ярамас бушкуыктыр әле, дип тархан яткан урыныннан селкенмичә калды. Аннары, бу карап торышка зыян-зәүрәт китерә алырдай пәһлеван да түгел. Кирәк була калса, Бачман бер үзе дә монын ише өтек-хөрәсәннен унысын берьюлы тез астына бөкләп сала ала. Җитмәсә, әнә, ишек төбендә эт шикелле уяу торган ике җансакчы бар.
Тоткынны алып кергән яугир аваз салды.
— Без эләктермәдек аны. Атка атланган көе үзе безнен якка качып чыкты. Кем икәнен әйтми. Бачман тарханнын фәкать үзенә генә ачылам, ди.
Тоткын калпагын салып ташлагач, Бачман тере шайтаннын үзен күргән сыман аптырашка калды. Аз да түгел, күп тә түгел, анын каршында Болгар илен ташлап
качкан сатлык әмир — Гази-Бәрәҗ басып тора иде.
— Әттәгенәсе! Менә сина кунак! — дип Бачман тархан сикереп кузгалырга мәҗбүр булды. — Әле кичә генә Бату хан белән Сукыр Сүбүдәй тәлинкәләрен ялый иден. Минем янга нинди җен китерде?
— Үч, үч, бетмәс-төкәнмәс үч! — диде Гази-Бәрәҗ корычтай нык итеп.
Ул, чыннан да, тоташ үч хисеннән генә тора бугай. Күзләре ут бөрки, куллары йодрыклы, үзе дер-дер килә.
— Бату хан янына үз теләгем белән чыгып качмадым мин. Алтынбәк хан куды, харам эш качырды. Алтынбәк хан тәхетенә менәргә тиеш түгел иде, ул харамлап менде! Минем бабам — анын әтисеннән әле күпкә иртә хан тәхетен яулап торган кеше. Илһам үлгәннән сон тәхет мина тиеш иде, ә Алтынбәк аны, кызын Иштәк бәккә биргән булып, анын көчен кулланып яулап алды. Анын белән генә тынмады, Суварга чирү җибәреп, минем бөтен ихтыярыма тышау, богау салды. Яшәргә көн калмаганга күрә генә мин Болгар иленнән качарга мәҗбүр булдым. Сукыр Сүбүдәйгә дә үз ихтыярым белән бил бөкмим мин, ә чарасыз калганга, Алтынбәк мине кол хәленә төшергәнгә күрә шулай җан асраган булам.
— Ә шулай да, ник нәкъ менә бүген минем янга качып чыгарга булдын сон әле син? — дип кабатлады Бачман. — Мин бит үземне Алтынбәкнен кияве дип санасам да була. Сине чыбык-чабык урынына җыеп бәйләп, Алтынбәк бабакаем янына озату да берни тормый. Шуны белә торып, ник килден сон? Үлемнән курыкмыйча йөртә торган нинди өметен бар?
Гази-Бәрәҗнен йөзендә төк тә селкенмәде, элеккечә кыю итеп дәште.
— Син дә яшереп кенә булса да Болгар тәхетенә утырырга җыенасын, тархан. Мин бит белеп торам. Алтынчәчне урлап китүен дә — шунын бер сәбәбе. Алай-болай була калса, син дә Болгар тәхетенә менеп утыруга каршы түгел. Дөрес пупалыйммы?
Бачман тархан угрылыкта тотылган кеше сыман карашын аска яшерде. Гази-Бәрәҗ аны башкача газаплап маташмады, ниятен тезеп китте.
— Саксиннан Болгарга чаклы юл Җидесу белән ике арага караганда күп мәртәбә кыска. Менә шуна күрә синен янына килдем. Минем өчен синен канат астында булу күпкә отышлырак. Өстәвенә, синен миһербанлыгына, синен ихтыярына ышанып кына да килмәдем мин. Дуамаллыкларын да, кайнар гадәтен дә мина яхшы таныш. Синнән мине чыбык-чабык урынына төйнәп озаттыру, чынлап та, ерак йөрми. Андый хыйлафлыклардан аралап калу өчен олы тауар, олы сер төяп килдем мин синен янына. Буш кул белән түгел. Юк, буш кул белән түгел.
Бачманнын борын тишекләре бәйгегә кузгаласы ярсу чаптарныкы сыман киерелде.
— Нинди тауар, нинди сер ул тагын? Йә, сагыздай сузма.
Гази-Бәрәҗ әүвәл җим генә ташлады.
— Синен сенленне Сүбүдәйнен малае Үрәнгатай саклый. Замирәне урлап кайткан өчен Сүбүдәй белән Үрәнгатай икесе үзара яман бозылыштылар. Сүбүдәй хәтта Замирәне бөтен гаскәр каршында турап ташламакчы булды. Шуннан сон Үрәнгатай Замирәне Сүбүдәй ыстаныннан читкә алып качарга мәҗбүр булды.
Бачман Гази-Бәрәҗнен беләгеннән чытырдатып кысты.
— Кайда минем сенел? Йә, тизрәк әйт! Мин синен алда гомерлеккә бурычлы булачакмын.
Гази-Бәрәҗ җилем сузган сыман көттерә-көттерә тезде.
— Очкылык тавы артындагы Күмерле Балак яланы хәтерендәме?.. Үрәнгатай үзенен төмәне белән хәзер менә шунда тора... Төмәне тулы түгел, җиде мен чамасы. Бер менгә якынын син Җенле яланда кырып салган иден. Тагын ике мене Сүбүдәйнен шәхси фәрманы буенча Кернәк каласы ягына җибәрелде.
Бачман тархан ут капкан шикелле коралларын барлый башлауга ук, Гази-Бәрәҗ дә җеп урынына ана тагылды.
— Мин үзем дә барам. Айлар буена эт типкесендә йөрткән өчен ул Үрәнгатайдан әҗәт аласым бар!..
Бачман тархан унбиш мен яугирен дә ияргә күтәреп юлга чыккан иде. Тан атканда Күмерле Балак яланына барып җитсәләр, инкүлектә бер көтү елкы ат утлый да, куй көтүе йөри. Тагын шул, көтүчеләр итеп калдырылган мәнгелләрнен саны ике йөзләп бардыр.
— Теге сатлык кайда? Гази-Бәрәҗ кайда? — дип Очкылык тавын ишәрдәй куәт-ярсу белән үкереп җибәрде Бачман.
— Ул ярты юлда ук егылып калды ла инде. Әллә аягы чокырга эләгеп аягын сындырды анын аргамагы, әллә янып ауды, — дигән җавап бирүче бер йөзбашы табылган иде дә, котырынган Бачман ул мескенне икегә телеп атты.
Башкалар да ярсудан мәнгел көтүчеләрен турап ташладылар.
Берәр сәгатьтән сон тәннәрне чымырдатырдай хәбәр килеп җитте.
— Сукыр Сүбүдәй Саксинны яулап алган!
8
Бачман тархан тирән тарлавык төбе буйлап аккан Акчишмәгә текәлеп тик утыра. Анын инде ике тәүлек буена авыз ачканы, ризык капканы юк. Йөзе корым яккан сыман кара янып чыккан. Күзләрендә үкенү һәм сагыш. Җир ярылса, шул мизгелдә кереп чумар иде, ул да тынламый бит. Башны ташка орасымы әллә? Күк капусы сыман ишелеп төшкән бу кадәрле хурлыкларга ничек түзәргә сон?
Бачман Акчишмә янына беркемне дә якын җибәрмәскә әмер биргән иде. Тау юлында кисәк кенә аяк астыннан ычкынган таш тавышлары хасил булгач, ярсыган үгез шикелле урыныннан сикереп купты да, үзен-үзе белештермичә, җиргә тибә-тибә, үкереп үк куйды.
— Башыгызны кисеп атам хәзер! Мина комачаулыйсы булмагыз, дидем түгелме сон сезгә?
Тарлавык юлына борылып карагач, Бачман тархан ташка кадаклап куйгандай хәрәкәтсез калды. Тау итәге буйлап күтәрелеп килүче егет — Алтынбәк ханнын улы Булат әмир иде. Бачман аны сонгы елларда якыннан бик тә сирәк күрә, әмир буйга нык калыккан. Борын астына чем-кара тар мыек сызылган, куе кашлар астындагы күзләр утлы күмер сыман янып тора. Инбашлары да таза, шәпле инде, берсе-берсе эре чүлмәк чаклы.
Булат әмир Акчишмә янына менеп җитте де, бер сүз әйтми-нитми, Бачман тарханны кочагына алды. Бачманнын күнеле аша, ут шикелле яндырып, матур, җылы хатирәләр үтте. Егетнен кайчандыр Замирә өчен бәйгегә генә түгел, хәтта, Гази-Бәрәҗ белән орышка да керүе хакында ишеткәне бар иде анын. Ләкин бәйге — дала егетләре өчен күнегелгән йола, ир булып җитлегү юлында котылгысыз уен гына ул. Кайсы ир-ат кына үз гомерендә фәлән кабат чабышка кермәгән дә, кайсы ташбаш кына кызлар өчен йодрыкларын төйнәп орышмаган? Ә сайлаган мәхәббәтен хакына канлы яуга керү, үлем аҗдаһасы белән хисаплашмау — анысы бөтенләй башка. Җегәре сыек йә ялкыны сүрән бәндә тәкъдир белән бил алышу ише тәвәккәллеккә бармый.
Булат әмир өлкән илдәшенен күзләренә нык тәвәккәл багып, өзгән сыман әйтте.
— Мин Замирәне алырга килдем, Бачман батыр. Сүбүдәй батыр җиде башлы аҗдаһадай көчле, анысын бик беләм. Әмма Замирәне шул аҗдаһа авызыннан тартып алмый торып, кире борыласым юк!.. Чөнки... Замирәдән башка мина яшәү дә юк!.. Яшәп булмый, менә шуны анла...
Акчишмәнен салкын суын учларына алып эчкәч кенә, яр буендагы ташлар өстенә тезләнеп торган көе янә өстәде ул.
— Мин коры кул белән килмәдем. Атам мина биш мен яугир бирде.
Бачман тархан күзләрен акайтып гел шаккатты.
— Алтынбәк хан... чирү бирдемени? Әллә... әллә ул да, ниһаять, мине кияве дип таный башладымы?
— Танымый нишләсен? Алтынчәч апа бүген-иртәгә синнән бәби табачак бит, — дип көлемсерәде Булат әмир һәм шул мизгелдә Бачман элек белгән шаян һәм кайгысыз бер малайга әйләнде дә куйды.
Хәер, бу чаклы шаклыктан дүртенче дистәсен кырлап барган Бачман да акылдан шашкан иде. Алар — әмир дәрәҗәсендәге ике ир-ат — бар кайгыларын онытып, бер-берсенә су чәчрәтеп уйный башладылар.
9
Көн артыннан көннәр үтә башлагач кына үзенен ни тикле яман һәм хәвефле ятьмәгә кереп кабуын чамалады Сүбүдәй сәргаскәр. Саксин өстенә һөҗүм итүче дә, диварлар каршына килеп көч-гайрәт белән масаеп йөрүче гаскәр дә юк, ә кала бөтен яклап бикләп куйган төсле. Сүбүдәй сәрдәр сынау өчен генә әле төнлә белән, әле тан атканда берәр-берәр төмән җайдагын Идел ярына чыгарып карады, утлы кисәү белән пешекләгән шикелле куып, янә кала диварлары эченә кертеп бикләделәр. Төмәннәрне далага чыгарып җибәргәндә бөтен җиһан мәрткә китеп тынган, ук очышы түгел, хәтта җиде-сигез фәрсах арасында сынар каравыл-торгак та гел юк төсле. Ләкин җеп шикелле сузылган меннәренне тәгәрәтеп чыгара башладынмы, йә Җигүлат тау сыртыннан, йә Идел уртасындагы бер утраудан ярканатлар кебек пырхылдап чыгалар да, төмәнен өстенә умарта күчедәй ук янгыры коеп каршылыйлар. Җайдаклар кайнар таба өстенә эләккән борчак урынына сикерергә мәҗбүр. Беренче казыкны каккан кеше Саксин каласын, әй, мәкерле һәм отышлы җиргә китереп кора белгән дә сон! Идел белән Җигүлат арасында, каеш яисә тасма сыман сузылып, тар гына җир ята. Ун таба да, сул таба да борылмалы түгел, телисенме - юкмы, фәкать шул тар каеш-тасма өстендә генә хәрәкәтләнергә мәҗбүр ителгән мескен, бичара син. Болгарларга каршы чөй яисә чылбыр шикелле сафлар корып һөҗүм оештырырга тырышып карадынмы, тегеләр җил юып алгандай шундук юк булалар. Сүбүдәй алданган, кыйналган җайдаклар янына ярдәмгә тагын биш-алты мен генә булса да гаскәр чыгардымы, болгарлар җир астыннан калыккан өрәкләр шикелле янә пәйда була. Тагын бозлы янгыр сыман ук давылы, тагын юкка чыгу һәм хәвеф-дәһшәт бөркеп торган тынлык.
— Бу урында Идел уртасында бер-ике зур утрау бар, — дип анлатмакчы була сатлык Гази-Бәрәҗ. — Бу хәтле тиз арада пәйда була алмаслар иде, шунда качып яталардыр инде. Аннары саксиннарны әле элек тә йөзмә утрау ясап алдарга чос халык, дип куркыталар иде. Алар Идел өстеннән узган урыс, гөрҗи, әзери байларын шулай талап ята торган булган. Без дивар өстеннән карап торган чакта тоташ таллык булып күренгән, әнә, теге атау да, бәлки, зур-зур саллар өстенә корылган күчемчәк ыстандыр әле.
— Дыр, дыр, бәлки, — дип үчекли Сүбүдәй. — Син шушы илдә туып- үскән кешеме сон, минме? Бу Бачманнын кайда качып ятканын мина кем ачыклар?..
Ташбаш малае Үрәнгатай белән шушы Гази-Бәрәҗ коткысына бирелеп, Сүбүдәй үзенен Саксинга килеп керүенә үкенеп бетә алмый. Терсәк якын да бит, тешләп кенә булмый. Аю өненә башын тыккан аучы сыман булды. Башын бик тартып алыр иде дә, гүя анын үзен аю кочаклап тоткан. Саксиннан бер якка да аягынны атламалы түгел. Дала уртасында, тоташ янгыр астында калган бичара юлчы шикелле тешләрен-тешкә шыкылдатып утырырга мәҗбүр...
Мондый тозак уены тора-бара саксинлыларнын да үзәгенә үтте. Ин беренче булып, яшь үгездәй ярсыган Булат әмир купты.
— Без һаман болай «алма пеш, авызга төш», дип утырсак, озын җәй генә түгел, көз дә үтеп китәр. Син Сүбүдәйнен Үрәнгатай белән Замирәне өйләндереп куйганын көтәсенме әллә?
— Авызыннан җил алсын, ни сөйлисен? — дип Бачманнын чебен куган сыман
җилпенүе ярдәм итмәде, Булат әмир һаман саен ярсый барып тезде.
— Сон, болай кул кушырып утырсак, Сүбүдәй өйләндерер дә. Тархан кешенен үз сарае эченә үтеп кереп, анын бертуган сенлесен килен итеп алып кайту ана дан китерми дип беләсенме әллә? Китерә, әле ничек кенә! Моннан тугыз ел элек синен кулдан көч-хәл белән качып котылу хурлыгын юу өчен Сүбүдәйгә нәкъ шул гына кирәк. Җинелү хурлыгын да юып төшерәчәк, сынар күзен югалтып кайтуны да. Сүбүдәй кияве булырга җыенасын икән, әйдә, утыр инде, әйдә, утыр!
— Без болай да Сүбүдәйне утлы табага баскан шикелле биетәбез ләса. Сарык урларга килеп эт абзарына эләккән бүре хәленә калды. Без барыбер аны исән-сау көенчә чыгарачак түгел. Шуннан ары син мина ни кылырга тәкъдим итәсен сон? — дип һөҗүмгә күчмәкче булды Бачман тархан.
Булат чигенмәде.
— Бүре сымак биетү генә дә җитми. Абзарга күселәр ияләшсә, ана ут төртәләр. Шунсыз котылып булмый. Әйдә, уйлыйбыз, үлчибез дә Саксиннын бер башыннан ана ут төртәбез!
— Саксин минем кендек каным тамган газиз калам ласа! — дип кычкырып җибәрде ярсуыннан тыелып кала алмаган Бачман. — Әткәм-әнкәм яткан кабер өстенә мин үз кулларым белән ничек ут төртим, ди?
Булат әмир дә нәкъ Бачман тархан шикелле кычкыруын белде.
— Мин сина бөтен калана да ут төртәбез, димим. Саксиндагы ике-өч урам янып бетә икән, пычагым да булмас! «Йортын янса, шул сөенеч — кандалалары калмый», дип шаяртканнарын ишеткәнен бармы? Нәкъ менә шунын шикелле. Бер иске йорт урынына ике янаны, бер янган урынына өчне торгызырсын. Саксин яшәреп китәр, урамнар ямьләнер. Ә ин мөһиме, ут ташласак, Сүбүдәй кул астында килгән мәнгел этләреннән котылырбыз. Янгын вакытында Замирәне коткару да унайлырак булыр.
Бачман тынып калды, күзләре шар булды.
— Ничек, ничек итеп? Замирәне ничек итеп коткармакчы булдын?
— Мин бу хакта инде әллә кайчан уйлап куйган идем. Шул, синен туган каланны ничек яклыйсынны белгәнгә күрә генә әйтми түзеп килдем. Замирә әллә кайда түгел, һаман да шул синен сараена бикләп тотыладыр. Анын Үрәнгатай гына түгел, хәтта Бату ханнын үзенә чыгарга ризалык бирмәячәгенә бер шигем юк. Ләкин вакыт дигәннәре һаман үтә тора, ярдәмнән өмет өзеп йә кул селтәп анын берәр хата эшләп ташлавы бар. Синен сараеннан Иделгә төшә торган урамга тоташы белән ут төртергә кирәк. Йөзмә атауны нәкъ шул урам каршына агызып китерербез. Мин икеме, өчме йөз яугир белән яр астыннан урамга бәреп керәм. Ә син тагын, әнә, Олы Базар урамынын бер башына, аннары... аннары Тешсез Ялан яклап бер-ике йортка ут төрт. Йә, сыкранма. Саксин берьюлы өч яклап яна башласа, Сүбүдәйнен каладан чыгып качудан башка чарасы юк. Ул вакытта аларнын берсендә дә Замирә кайгысы калмый. Үрәнгатай — төмәнбаш, ул ун мен мәнгел гомере өчен җавап бирә. Шулай булгач, Үрәнгатай булып Үрәнгатай да Замирәне ташлап яуга ыргылачак...
Яуны әзерләргә бер көн вакыт китте. Җәйге кыска төн Саксин өстенә кара юрганын ташлагач та, каланын берьюлы өч ягында янгын кузгаттылар. Булат әмир һәммәсен дә дөрес чамалаган, мәнгел яубашлары, яман хәвеф тоеп, кырык менгә якын җайдакны да ияргә күтәрделәр. Үрәнгатай Замирәне биш йөз нәүкәр сагында калдырып киткән иде. Шулчаклы каравыл да асылкошны саклап кала алмады.
Булат дошман арасында кубачак тәшвишне чамалаган, әмма бу төннен бик җилле буласын берәү дә исәпкә алып тормаган шул. Ә Идел яклап дулаган җил янгынны тархан сараеннан тыш әле ат абзарлары, Чүлмәкчеләр бистәсе ягына куа башлады да, күз ачып йомган арада тагын ике-өч урамны котырынган ялкын чорнап алды. Монысы инде уен-муен түгел, каладан исән-сау көе чыгып кача алуны да шиккә салган иде. Замирә янында сакка калдырылган нәүкәрләрнен дә өч йөзләбе чаптарлары ябылган тар абзарлар эченә ташланды. Һәм менә нәкъ шул минутта Идел яры астыннан Саксин урамына чи ат, чи үгез тиреләренә төренгән ирләр калкып
чыкты. Болар ялкыннан, кызудан да куркып тормый, җәһәннәмнән чыгып качкан җен- пәриләр шикелле сикерә-сикерә, тархан сараена таба йөгерә иде. Ара-тирә Булат әмир тавышы гына ишетелгәләп куйды.
— Хөсәен, Ильяс! Сез Олы Базар ягын каплагыз! Гафур, Әҗми! Ә сез минем белән!
Тархан сарае янындагы сугыш озакка сузылмады. Булат Замирәне сарайдагы ин ерак почмакларнын берсеннән эзләп тапты. Аны дер селкетеп яисә су бөркеп караудан бер файда юк — кызыкай йөнтәс тиреләргә төренгән кыргыйларны күрүгә үк исен җуйган иде. Булат аны кочагына кысып күтәрде дә, янә колын шикелле сикергәләп-ярсып, дөрләп яна башлаган сарайдан түбәнгә, Идел ярына таба томырылды.
10
Өч айдан сон башын түбән иеп кайтып кергән Сүбүдәй батыр Бату хан алдындагы хисабын бик тә кыска тотты.
— Мин унбиш мен нәүкәренне югалтып кайттым, хуҗам. Ассан ас, киссән кис, мин гаепле түгел. Бу болгарлар — йә сихерче бәндәләр, йә җеннәрдер инде. Суда да батмый ул дошманнар, аларны ут та алмый. Кырык мен нәүкәр белән бер Саксиннарын да ала алмагач, боларнын иле өстенә йөзәр менләгән гаскәр туплап бару мәслихәттер. Үзебез генә җинә алмабыз сыман. Син — олуг хан. Беренче корылтай җыелгач та, алларына чыгып, үзенә ярдәмгә бар мәнгелне чакыр.
Бату ханны, әйтерсен лә, усал корт тешләде.
— Кеше кулы белән күмер сосма әле! — дип, аяк тибеп, ярсып кычкырды ул. — Менә, корылтай булыр, чык та сөйлә! Син булдыксыз өчен бөтен мәнгел халкы алдында оятка калыр хәлем юк. Болгарлар — тик син генә эзләп тапкан җимеш. Нык ачымы? Ачы булса да, үзен аша инде!
Дәвамы киләсе саннарда