ТОРМЫШ ТОТАШ ӘКИЯТКӘ ОХШАШ
Дөнья матур!
Дөнья шундый матур,
Тормыш—гүзәл,
Һәрнәрсәгә бер ямь өстәлгән,
Бөре чатнап шытып чыгар төсле
Мин җыр язган имән өстәлдән!
Урамнарда апрель чабып йөри,
Яланаяк малай шикелле.
Күрше тирәк бүген толым кискән
Үзе көләч,
Үзе сипкелле.
Элеккечә түгел җир,
яз, һава,
Мин үзем дә түгел элекке.
Бу күкләрдән миңа тик наз ява,
Бу гөрләвек миңа сөекле.
Алтын чәч тузгытып
Кояш йөзә
Болытларның зәңгәр күлендә.
Кояшмыни?!
Юк, юк,
Ул салават
Күпере бит балкый күңелдә.
Өй алдында уйный бала-чага,
Сабый түгел—
Гүя нур алар.
Кар -
әйтерсең тәмам җиткән кымыз!
Шул исертә, диеп кем уйлар?
Кешеләрдән шатлык чәчрәп тора,
Алар күркәм, Алар сылулар.
(Тик нигәдер капылт төс җуйганнар
Кичә гашыйк иткән яшь кызлар!)
Өр-яңача бүген бөтен нәрсә,
Яр да ярсу хәтта елгада.
Мин үзем дә, ахры, өр-яңача
Ә сх әл Әхмәт-Хуҗа
күрәм, ишетәм, сөям, елмаям.
Дөнья матур,
Дөнья шундый матур!
Тирә-якта нәфис бер ямь бар.
Тормыш — гүзәл,
Чөнки бу дөньяда
Мин яраткан тиңсез бер җан бар!
* * *
Мин белмимен:
Ниләр аерып торып,
Очраштырды ниләр соң безне?
Әллә язмыш шулай юлыктырды,
Юрап безгә иң зур сөюне.
Әмма беләм:
Янып гашыйк булдым,
Көйдем көймәгәнчә һичкайчан!
Сөйдем.
Сөям.
Сөярмен дә һаман.
Бу бәхетемнән һич тә мин качмам!
Син — язмышым:
Мине ир иткән дә,
Җир иткән дә—син, дип атадым;
Син — аккошым!
Сине күңелемдә,
Килерсең, дип озак сакладым.
...Сине юллап күпме еллар үтте,
Күпме сулар кичтем...
Һәм таптым.
Аңладым мин:
Кайнар тир тамызып
Эзләп тапкан бәхет — иң татлы!..
Тау икәнмен,
Миндә тамыр ярган
Син ак гөл бит — Шуңа сөямен.
Таң икәнсең,
Синнән нурлар алган
Мин ал көн бит - Шуңа сөямен.
Бары синдә,
Гүя синдә генә
Җирдә яшәвемнең асылы,
Синнән генә, Синнән тормышыма
Соклангыч бер дөнья ачылды.
Тик елмайчы!
Син елмайсын, диеп
Кышны яз итәргә әзермен...
Йолдызларга сине күтәрермен,
Наз, Хис, Сагыш,
Күз-яшь күрсәтермен —
Тик бәхетсез итмәм, бәгырем!
Әкияти тормыш
Тормыш тоташ әкияткә охшаш:
Яхшы... яман — Йөри янәшә;
Сөйгән ярым —
Диңгез аръягында,
Сөймәгәнне язмыш ярәшә.
Бәгыремне аһ-зар кискән чакта
Күз яшьләрем күлгә төйнәлә.
Адаштыргыч урман урап алып,
Бер урында кайчак әйләнәм.
Кайчагымда очам толпар булып
Һәм мәтәләм кайчак упкынга;
Явыз җаннар мине буып алса,
Үреләм мин бары буш кынга...
Тылсымлы сүз табып,
Ачмак булам
Хәзинәләр тулы сандыкны;
Тылсым-сүзләр генә аз табыла,
Ачыла да сандык — Тиз ябыла...
Кандыралмый калам тансыкны.
Канмас тансыгымны кандырырга
Җанчишмәмне эзләп юл чыгам.
Ак күңелле чал карт, Фатихалап,
Ак юл тели миңа—юлчыга.
Туктаталмас мине:
«Йөрмә инде, Куркыныч күп!»—дигән үгетләр...
Тормыш тоташ әкияткә охшаш:
Алда — бәхет, Алда - өметләр.
Шигырь
Дуен-өермәдәй хисләр уйный,
Җил-давыллар дулый күңелдә...
Кинәт шулчак
Җанда яшен яшьни,
Күк күкрәүгә йөрәк күмелә.
Нәҗәгайлар балкый баш очыңда,
Гөрләвекләр ага алдыңда.
Коя яңгыр —
Шарлап-шартлап явып,
Уй ташкынын ача аңыңда!
Көтмәгәндә...
Салкын тәнне өтә,
Калын көртләр каплый тойгыңны.
Хыял ойый.
Бурый да гына бурый,
Буран йолка ярсу уеңны...
Ләкин —
Тагын кояш чәчрәп көлә!
Кыйгач болыт йөзә түбәңдә!
Сулда — ал таң,
Унда — шәфәкъ дөрли!
Саф чык сәйлән тезә үләндә!
Төне буе янган аҗаганнан
Җан урында түгел...
Очасың...
Телгә килгән сүзне әйтмәс өчен
Нык иттереп
Тешең кысасың...
Зиһенеңә былбыл моңы тама.
Йолдыз карый сиңа елмаеп.
Кайчак—кырау,
Кайчак боз да суга
Төссез хәрефләрне юл саен.
Рухыңны йә чәчкә өне назлый,
Йә каезлый кышның боз-кары...
Тик түзәсең,
Тик син эндәшмисең,
Чын сүзләр бит, дисең, югары!
Асыл шигырь, дисең, томан ярып,
Карурманнар ерып табыла...
Һәм
Шулвакыт
Таудан тауга баскан
Җәйгор кебек
Илһам кабына!
Зәңгәр көнне күк төн алмаштыра.
Җиһан кочагында ай тора.
Шагыйрь туа —
Биек маңгаеңда
Тулы айдай
Шигырь яктыра.
Шагыйрь
«Шанның сүзен бүлде шагыйрь...»
Наҗар Нәҗми
Тел хакиме, шагыйрь!
Сиңа баглап
Илһам тугач мәдех әйтергә,
Ил хакиме—шаһлар хакындагы
Елъязмалар килде хәтергә.
Тик кызыкка әйткән сүз түгел бу...
Шаһ һәм шагыйрь — Охшаш шәхесләр:
Тәүгесенә —
җирләр башын игән,
Ә бусына—
сүзләр, уй-хисләр.
Тәүгесенең фәрманнарын үтәп,
Яуга дип ил атка атланган.
Ә бусының язганнарын ятлап
Ил намусы таза сакланган.
Икесен дә халык тудырган да,
Икесен дә данлап күтәргән:
Чәчән телле иргә,
Гадел шаһка
Мәхәббәте булган киң,
тирән.
Тик тарихта ныграк эз калдырган
Дан-шөһрәт түгел — золым-кан:
Шагыйрьләрне явыз шаһлар аскан,
Шаһ үлемен тапкан халыктан.
Ил шашынса,
Башлап шаһ һәм шагыйрь
Татыр булган укны,
балтаны...
Тик
Шагыйрьне халык онытмаган,
Онытса да күпме патшаны!
Тик шагыйрьне халык истә тоткан,
Исмен аның изге ясаган,
Ак көннәре,
Кара төннәрендә
Шигырьләрен аның ятлаган...
Дөньядагы хакимнәрдән халык
Сүз хакимен генә күргән үз...
Тел хакиме!
Рух хакиме!
Шагыйрь!
Халык белән
син дә үлемсез!
Зөлфәт тәрҗемәләре