Логотип Казан Утлары
Хикәя

СӘЙДӘШ, ЕНИКИ ҺӘМ... ЗӘҢГӘР КОСТЮМ КЫЙССАСЫ


...Ул көнне мин сонгарак калдым. Асия апанын йөзендәге канәгатьсезлеге ишекне
ачкан мәлендә үк сүзләренә күчте:
— Баланны, дөньянны онытып йөрерсен икән!.. Әйттем бит мин сезнен икегезгә
дә: «Вакытында алырлык булсагыз гына балагызны карыймын», — дидем. Ирен
командировкага киткәч, бөтенләй азындын. Әнә, сәгатьне күр!..
Хуҗа ханымнын «әмере»нә буйсынгандай, стена сәгатенен оясыннан сикереп
чыккан кәккүк тә «күк - кү, күк - кү» диеп сигез тапкыр кычкырды.
Аягымны кочаклаган улымны кулыма күтәреп, мин һаман ишек төбендә
таптанам, ашыга-ашыга акланырга тырышам.
— Ачуланмагыз инде, Асия апа! Алты җиткәнен сизмәгәнмен бит...
Телевидениенен музыкаль тапшыруына Заһид абый Хәбибуллин килгән ие.
Тапшыру тәмамлану белән без аны эш бүлмәбезгә чакырдык.
Скрипкасында «Тәфтиләү», «Гөлҗамал», «Әллүки»ләрне уйнап, ул безне тәмам
әсир итте. Дөньямны бөтенләй онытканмын шул...
— И-и, Заһиднын скрипкасына шулай һушын киткән, ә Салих Сәйдәшне
тынласан нишләр иден микән син?!
Ошбу мәшһүр ике исемме, Асия апанын катырак сөйләшүеме — эштән кайтып ял
итәргә яткан Исмәгыйль абыйны да йокы бүлмәсеннән чыгарды. Җан тартмаса кан
тарта дигәндәй (Исмәгыйль абыйнын һәм каенанамнын бабалары бертуган), ул
хатынына коры гына:
— Нишләп кешене ишек төбендә тотасын?! Бар, чәенне куй! Алай бик
мактанасын килсә, Сәйдәш белән танышлыгынны да табын янында сөйләрсен, —
диде. Ә үзе, гаепкә алма инде дигәндәй кыенсынып, мине чишендерә башлады.
...Алдымдагы чәемнен суынуына да игътибар итмичә, каршымдагы ханымны
тынлый-тынлый, мин янә дөньямны онытам.
— Гомерем буена мин бер генә урында — Бауман урамындагы кием кибетендә
генә эшләдем. Ирләр киеме бүлегенен мөдире идем. Мөдир дигәч тә, үзем үк товар
кабул итәм, үзем үк сатам да инде.
«Сез мине бала караучы гына итеп күргәч тә» дигәндәй, сөйләвеннән туктап-
туктап, Асия апа кинаяле карашын бер Исмәгыйль абыйга, бер минем тарафка
ыргыткалап ала.
— Мин эшләгән елларда кибетне әле «Универмаг» дип, әле «Кием магазины»
дип атап йөрттеләр. Хәер, исемдәмени хикмәт. Хикмәт анын Казаныбызнын нәкъ
йөрәгенә урнашкан булуында. Каршыбызда гына мангай-түбәсенә «Дом печати»
диеп язылган мәһабәт Матбугат йорты. Анын аскы катында китап кибете, ә өске
катларында гәзит- журналлар, китап нәшрияты редакцияләре, Язучылар союзы,
Язучылар клубы. Менә шушы илаһи йортка йөрүче шәһәребез интеллигенциясе
безнен кибетебезне дә бик тә-бик тә үз итә иде шул. Гәзит-журнал редакцияләренә
килүчеләр дә безгә кагыла, Союзга, Язучылар янына йөрүчеләр дә сугылып чыга.
Кыскасы, кибетебездән бер дә кеше өзелеп тормый. Үзенә кирәк товарны да
шәһәрнен бөтен «каймагы» бездән генә ала. «Фирма магазины»на инде, хәзергечә
әйтсәк. Сугыштан сонгы ул илленче еллар — кибетләрнен ярлы чагы, кибетләрнен
генәме сон, ил үзе дә яна тернәкләнеп аякланып килә бит. Анын каравы, кешеләрнен
рухы бай, өметләре якты, күнелләре дә киләчәккә ышаныч белән мөлдерәмә. И-и, ул
елларда кемнәр генә килми иде безнен кибетебезгә!.. Нидер алу өчен түгел, болай
гына, карау, күрү, берочтан хәлебезне дә белү өчен генә керүчеләр дә бар иде. Әйе,
әйе, андыйлар да байтак иде. Мирсәй Әмир, Нәкый Исәнбәт, Габдрахман Әпсәләмов,
Фатих Хөсни, Салих Сәйдәшләр белән мин якыннан әнә шул кибеттә эшләгән
елларымда таныштым.
Бермәлне шулай, язга табарак инде бу, зур гына партия яна товар алдык. Ирләр
костюмы гына да дүрт-бишләп булгандыр, мөгаен. Аларны элеп-урнаштырып кына
бетерүебез булды, гадәттәгечә, көләч йөзе белән ихлас сәламнәрен өләшә-өләшә,
Салих абый килеп керде. Керү белән күзе әлеге костюмнарга төште. Костюмнарга
диюем дөрес үк булмас, күзенен җылысы шундук аларнын берсендә — зәнгәр
төслесендә тукталды.
— Әллә ошаттыгыз инде, Салих абый, — дидем дә, әлеге костюмны элгече-ние
белән кулыма алып, әйләндерә-әйләндерә күрсәттем. Нәм шундук: «Күзегез-
йөзегезгә дә килешеп тора, киеп тә карамыйсызмы сон?» — дип өстәдем.
— Карыйк әле, бәгырь, таман да булса... Күз күрер аннары.
Шулай сөйләнә-сөйләнә пальтосын салып, костюмнын пиджагын гына киде дә,
көзге каршына килде Салих абый. Мин дә көзгегә карадым һәм хәйраннар калдым. И
ул көзгедәге йөз!.. Мин күреп күнеккән, иллесен узган йөз-кыяфәтнен эзе дә юк.
Көзгедән шундый да бәхетле егерме биш яшьләрдәге егет томырылып карап тора
инде менә — соклануымнан «һай!» дип әйтүемне сизми дә калдым.
— Минем костюм бит бу. Тәгаен — минеке! Син ничек уйлыйсын, бәгырь?
Мин исә:
— Тач сезнеке инде, Салих абый, тач сезнеке! Бу кадәр дә килешер икән үзегезгә:
йөзегезгә дә, гәүдәгезгә дә!.. Салып та тормагыз сез аны, кигән килеш кенә кайтыгыз
— өегездәгеләр дә шаккатсыннар, — дип такылдадым.
Әле генә бәхеттән балкыган йөзгә күләгә ятуын күреп, аптыраплар калдым.
— Без, булмаса, Асия бәгырь, болай килешик: син минем костюмны бер өч-дүрт
көн генә сатмыйчарак тот инде. Бер урында мина гонорар акчасы тиешле. Аны
бирүләре белән килеп алырмын.
Мин шундук аны тынычландырырга ашыктым.
— Бер дә борчылмагыз, Салих абый, беркемгә дә сатмыйбыз. Сезнеке инде бу
костюм, сезнеке!
— Вәгъдәме, бәгырь? — диде ул монсу гына елмаеп, һәм мина кулын сузды.
...Куллар кысышып, ансат кына вәгъдә бирсәм дә, костюмны саклау бер дә җинел
булмады. Ул замандагы сәүдә законы буенча саклау хокукыбыз — ике сәгать кенә.
Складта гына тотар иден, ревизия килсә, башынны бетерәчәк. Ьәм мин, Салих абый
китү белән, костюм кесәсенә 10-12 сәгатькә хәтле сатылмый дигән «законлы» язу
кададым.
Төш җиткәнче үк башка костюмнарыбыз сатылып та бетте. Инде кергәне берсе
зәнгәр костюм тирәсендә бөтерелә башлады. Мин исә ике сәгатьтән ике сәгатькә теге
язуны янасына алыштыра торам.
...Ьәр көнне, гадәттәгечә, нәкъ сәгать 10да Салих абый килеп керә дә:
— Йә, бәгырь, ничек, көтәме мине костюмым, — диеп, көзге каршына юнәлә.
Киеп караган минутларында илаһи бер бәхеттә коенып, кибетебезне ак шатлык
белән тутырып, чыгып та китә — каршыдагы китаплы йортка, язучылар янына ашыга.
Әмма җәйгә таба Салих абыйнын килүләре сирәкләнде — атнасына йә ун көнгә
бер күренү белән чикләнә башлады.
Җәй айларында бездә практика үтү өчен сәүдә техникумыннан бер кыз
җибәрделәр. Бер иртәдә директорыбыз шул кыз белән яныма килде дә, син кайтканчы
бу бүлектә эшли торыр диеп, үзе белән мине дә базага, товар сайлап алырга чакырды.
Ә кайтуыбызга ... Кайтуыбызга практикант кызыбыз, кояштай балкып, шатлыгын
уртаклашты:
— Биш ай буе алучысыз яткан зәнгәр костюмны сатып җибәрдем. «Яна товар
кайткан саен хәбәр итсәгез, даими покупателегез булырмын» диеп, ул абый әле менә
телефон номерын да бирде!..
Кызыбызнын бу хәбәре мине өнсез калдырды. Хәер, ул чактагы хәл- халәтемне
сөйләп тормасам да була. Үзем гаепле бит, үзем юньсез: «Ике сәгать дәвамында
сатылмый» дигән теге кәгазьне костюм кесәсенә кадап китәргә онытканмын,
хәерсез...
Ходанын рәхмәте, ярый әле сатып алучы телефонын калдырган. Ьәм мин аны
әлеге телефон буенча бик ансат эзләп таптым. Ә инде: «Салих абый Сәйдәшевкә
вәгъдә ителгән иде ул!» — диюем булды, костюм шундук минем кочагыма күчте.
Алай гына да түгел, мехкомбинатта эшләүче, Шамил исемле япь-яшь кенә бу инженер
егет: «Миннән Салих абыйга бүләк булсын, ә?» дия-дия, костюм өчен түләгән
акчасын да алмый маташты. «Рәхмәт изге ниятенә! Тик... Салих абый мондый
бүләкне кабул итмәячәк. Мондый бүләк бүләк булмаячак, аны кимсетәчәк,
рәнҗетәчәк кенә. Ә инде чыннан да ана ярдәм итәсен, йә бүләк бирәсен килә икән,
тап чарасын: коллективыгызнын берәр мероприятиесенә, йә берәр кичәгә чакырыгыз
үзен...» диеп, бәйнә-бәйнә анлатуым исә күнеленә хуш килде булса кирәк, ул мине
рәхмәтләр әйтеп озатып калды.
Бу вакыйгадан сон тынычланырга да өлгермәдем, кибетнен ярты еллык эшен
тикшерергә өч кешедән торган ревизия килеп төште. Бер дүрт көн тикшергәннән сон,
мине ревизиянен җитәкчесе янына, директорыбыз бүлмәсенә чакырдылар.
— Виктор Иванович булам мин, ә син — Асия Абдулловна Усманова икәнсен,
дөресме? — дип каршылады ревизор агай үземне, һәм алдында яткан бер катыргы
папкага ымлады: — «Дело»нны карап утыра идем әле.
Менә монда югары профессионал белемле һәм дә мактаулы сатучы булуын
турында белешмәләр бар. Сәүдә кагыйдәләре белән нык таныш икәнсен. Димәк, син
саботажлык юлына да анлы рәвештә баскансын. Кем өчен яшереп яткыздын ул
киемне? — диде дә, кинәт кенә урыныннан кубып, шифоньерда эленеп торган зәнгәр
костюмнын түш кесәсенә бармакларын батырды. Һәм бармаклары арасына кысылган
кәгазь кисәген — теге, «ике сәгать дәвамында сатылмый» дигән «законлы» язуны —
минем тарафка очырды.
«Корткычлык», «саботажлык» кебек сүзләр белән газета битләре чуарланудан
туктамаган еллар бит әле бу; минем чын-чынлап котым алынды, тез буыннарым
йомшарды. Егылып китүдән куркып, мин тизрәк урындыкка утырдым.
— Яшермәдем. Менә ич, язуы да бар. Ике сәгатькә калдыруны сораганнар иде,
килеп алмадылар бит. Бүтән кызыксынучы булмады, — дия алдым, ниһаять, мине
үтәдән-үтә күрүче күзләренә карамаска тырышып.
— Алдашма! Мондый сыйфатлы костюм биш ай дәвамында сатылмыймы?!
Сатылмаган очракта, квартал тәмамлангач, ник бәясен төшермәдегез? Башка
товарларның хакы киметелгән ләбаса. Дөресен сөйләсән генә мин актта саботажлык
кылуыңны «үз вазифасына салкын карау» кебегрәк төшенчәгә алыштырып, штраф
түләү белән генә дә чикләнү мөмкинлеген тудыра алам. Төшендеңме: дөресен
сөйләгән очракта гына! Юкса...
Шушы мәлдә мина әллә ни булды. Сикереп тордым да, күз яшьләремә буыла-
буыла:
— Сезнең Петр Чайковскиегыз булган кебек, безнен дә Салих Сәйдәшевебез бар!
— дип кычкырдым.
— О-о, Салих Сәйдәшнекемени бу костюм?!
Ревизор агайдан бу сүзләрне ишетү мине айнытып җибәрде. Айнытып кынамы
сон?! Мина җан керде. Мин тормышка янәдән кайттым. Ниндәен җылы итеп әйтте
бит ошбу урыс агае безнен Сәйдәшебез турында. Ниндәен җылы итеп, ярабби!..
Үкси башлавымны тыярга маташкан арада, «тынычлан» дигәндәй, беләгемә
йомшак кына кагылып, Виктор Иванович үз урынына үтте. Мин ишеккә юнәлдем.
...Ревизиянен киткәненә ярты айлап үткәч, без дә тынычланып эшли башлагач
кына Салих абыебыз пәйда булды. Гаҗизанә хәлдә бер мина, бер зәнгәр костюмга
караган килеш кибет бусагасында ук тукталып калуына пошынып, мин ана каршы
атладым.
— Беләсенме, бәгырь, бу юлы инде мин костюмымны күрергә өметләнмәгән дә
идем. Күрче, көткән бит, бахыр. Табибымны тынлап, калага бераз вакыт
кайтмыйчарак тордым. Менә бит: гонорарым да, костюмым да көтә икән бит...
Без киемнәр янына үттек.
Костюмын киеп көзгедәге сурәтенә бер елмаеп алгач та Салих абый мина
борылды:
— Һай, Асия бәгырь, мине бәхетле иттен бит, җаный! Ә хәзер... төрик инде без
аны.
Мин костюмны төреп үзенә тоттырдым. Салих абыйнын саубуллашырга сузылган
кулы кинәт кенә өскә күтәрелде:
— Нинди кайтаваз бу?
— Түрдән ишетелгән тавышны әйтәсезме? Кибеткә рояль кайтканые. Шуны
урнаштырып маташалар бугай. Кыллары чынлап киткәндер.
Төргәкне шундук кочагыма төртеп, Салих абый түргә узды. Ә бераздан мин анын
директорыбыз белән бергә бик тә ашыгып чыгып баруын шәйләдем. Артымда кемдер:
«Рояльләр көйләүчене апкилергә киттеләр», дип куйды.
Таныш булмаган агайны да ияртеп, алар төш авышкач кына кайтып керделәр. Һәм
шундук рояль янында мәш килә башладылар.
Кибетебезнең түре әйтерсен лә тылсым көченә ия урынга әйләнде — юк сәбәпне
бар итеп мин һаман-һаман шул турыдан урап килергә җай эзлим. Салих абый бит
анда, Салих абый!..
Инде менә эш көнебез тәмамланыр вакыт якынлашты: сәгать теле җидене күрсәтә.
Ачкычлар бәйләме боҗрасын бармагымда әйләндерә-әйләндерә, мин янә түргә узып,
директорыбызга кибетне бикләргә кирәклеген искәрттем. Кулъяулыгына кулын
сөртеп торучы Салих абый безгә таба борылды һәм:
— Өйләрегезгә ашыкмыйсызмы? Сезнен игелегегез әҗерен кайтару мөмкинлеге
туып тора бит әле менә, — дип, рояльгә ымлады.
Мөмкин хәлме бу?! Ышанырга да, ышанмаска да белми без сүзсез калдык.
...И ул Салих абыйнын уйнаулары! «Ай, былбылым», «Җаным жәл түгел сина»
кебек күңелләрне җилкендереп алучы җинелрәкләреннән башлап, «Һаваларда,
йолдыз», «Сәгать чылбыры», «Кызыл төлке», «Ишкәкче карт» кебек халкыбызнын
озын-озын көйләрен уйнады ул. Шуннан сон гына үзе язган, үзе тудырган музыкага
күчте.
Ай ул рояльдән аккан җаннарны айкаучы музыка! Иделебез дулкыннары шавын
да, урманнарыбыз аһәнен дә, чишмәләребез челтерәвен дә, ата-бабаларыбыз
калдырган олы дөньянын ләззәтле газап-сагышын да сыйдырган мон!..
Талгын искән җилдәй назлап иркәләүче ул монны сүз белән сөйләп буламы сон,
йә Хода?!
...Без урамга чыкканда сәгать 9 тулып киткән, энгер-менгер ингән иде инде. Ә
Бауман урамы кибетебез тирәли халык дингезенә күмелгән. Салих абыйны шундук
алкышлый башладылар. «Рәхмәт, туган!», «Браво, Сәйдәш!», «Афәрин!» кебек сүзләр
янгырады.
Халык дингезе эчендә ул кичне хезмәттәшләрем белән бергә Салих абыйны өенә
хәтле озата бардык. Саубуллашканда гына зәнгәр костюмлы төргәкне мин анын үз
кулына тоттырдым.
...Көннәр үтә торды. Көннәр генә түгел, атналар, айлар да үтеп китте. Ни
кызганыч, Салих абый белән хушлашырга бара алмадым. Ул көнне кибет өчен мин
җаваплы идем. Аны сонгы юлга озатып кайткан директорыбыз исә, күз яшьләрен
тыярга тырышып, әледән-әле: «Сәйдәш зәнгәр костюмнан иде», — дип кабатлады.
...1969 елнын җепшек җилле көзенен бу кичендә Асия апалардан ничек чыгып
китүемне, коммунал фатирыбызга кайчан кайтып керүемне хәтерләмим. Бөек
Сәйдәшнен костюм алырлык та акчасы булмауны анлап, аклап буламыни, ярабби.
Үкси-үкси елаудан да күкрәгемә кыскан өч яшьлек улым булу гына тыйгандыр,
мөгаен.
Ә икенче көнне Әмирхан Еники хозурында идем инде мин.
— Әмирхан ага, сез ничек уйлыйсыз: Салих Сәйдәш бәхетле идеме? — дидем
мин ана, Асия ападан ишеткәннәремне бәйнә-бәйнә сөйләгәч тә. Һәм мәшһүр
композитор турында телевидение аша чыгыш ясавын үтендем.
Ул гадәтенчә ашыкмый гына:
— Хәтәр йөк белән килгәнсез икән, — дип куйды. Ә бераздан: — Мин каләм
белән генә эш итәм, ораторлык сәләтем юк шул алай, — дип өстәде.
— Моны сез, фәкать сез генә булдыра аласыз, Әмирхан ага. Сез бит «Әйтелмәгән
васыять»не язган кеше! Антон Чехов кебек үк нечкә хисле язучы!..
— Мин үземне кемгәдер тиңләүләрен, кем беләндер чагыштыруларын теләмәс
идем, — диде ул, хәтере калгандай, читкәрәк карап. — Булдыру мәсьәләсендә дә
сезнең белән килешмәс идем. Сәйдәш — тирәнтен өйрәнүне сорый торган шәхес.
Кичерәсез, аның турында төпле фикер әйтергә мин әзер түгел.
— Сез хаклы, Әмирхан ага, чагыштыру кирәкми. Кая инде ул татар язучысына
Чехов, Толстой, Достоевский, Шолоховлар дәрәҗәсенә күтәрелү! Куркак бит ул татар
язучысы — куркак!.. Музыкабыз даһие Сәйдәш турында гадел сүз әйтергә сез дә
курыктыгыз менә. Ә мин... Мин сезнең янга бик тә ышанып килгән идем, — дидем
дә, моңарчы тыелып торган күз яшьләремә буылып, китәргә ашыктым.
...Дистә елдан (ягъни 1979 елның көзе инде бу), Салих Сәйдәшнең тууына 80 ел
якынлашкан бер мәлдә, мин теге сөйләшүне Әмирхан аганың янә исенә төшердем.
Һәм үзем сәнгать, мәдәният, әхлакый тәрбия, рухи мирас бүлекләре редакторы булган
«Азат хатын» журналы өчен «Салих Сәйдәш бәхетле идеме?» дигән сорауга җавап
язуын үтендем.
Бу юлы ул язарга ризалыгын белдерде. Алай гына да түгел, рәхмәт әйтә
башлавымны да бүлдерде.
— Ул рәхмәтне мин әйтергә тиешмен. Әгәр теге чакта сез мине куркаклыкта
гаепләмәсәгез, Сәйдәш турында сүз әйтүне мин белгечләр эше итебрәк караган булыр
идем. Ә сез мине бу шәхес турында кат- кат уйланырга, ныклап эзләнергә мәҗбүр
иттегез. Нәтиҗәдә 1975 елда «Гөләндәм туташ хатирәсе» дигән, күпмедер дәрәҗәдә
Сәйдәшнең егет чорын чагылдырган әсәрем дә туды. Инде менә сезнең гозерне
үтәрлек тәҗрибә дә тупланды шикелле... Илтифатыгызга рәхмәт, — диде ул, бик тә
үз итеп, бик тә җылы итеп.
Ә 1980 елның август башларында исә язманы минем кулыма тапшырды.
— Бу әйберне мин төгәл ун ай яздым. Кайбер көннәрне кәгазьгә бер җөмлә төште.
Ә кайсыбер җөмләләрне язу өчен атналар кирәк булды.
Җитәкчеләрегез кул тыкмас, шәт. Минем нокта-өтерләрем дә, мотлак, уйламыйча
гына куелмый, — дип, ошбу язманың үзе өчен бик кадерле булуын да искәртте.
...Әмирхан Еникинең мине сөендергән «Бәхет мәсьәләсе» исемле ошбу очеркы
«Азат хатын» журналында 1980 елның ноябрь санында басылды.