ШИГЫРЬЛӘР
Мин калам көзләрдә...
Мең дә бер гөлләрнең
Кыюсыз ал чагы...
Күңелнең бәхеттән
Ал чагы,бал чагы.
Канатлар, әй, җиңел!..
Ә җаннар тагын да.
Хисләрем нечкәреп
Күкләргә кагына.
Сәвами моң белән
Уралган көннәрем.
Хәтерли һәр йолдыз
Төшләрем, өннәрем...
Бу күк-ашъяулыкта
Йолдызлар кабына.
Ә күңел талпына
Сак кына,тын гына...
***
Соры шәһәр Инде күптән йоклый.
Төссез шәһәр...
Урамнары буйлап төн атлый.
Төне исә кара...
Тик син күккә кара:
Анда мең дә ике йолдыз балкый.
Бу шәһәрдән бәхет эзләмиләр.
Җансыз шәһәр...
Күңел яралы.
Шәһәр күгендәге йолдызлардай
Җанны җылытып бер ян әле!
Теләк
Икәүләшеп йөрдек бүген бер төн буе.
Куллар — кулда, синең уйлар — минем уем.
Йолдызларга орынырга буй җитмәде.
Йолдыз булып янды ал таң - үз итмәдең.
Теләгеңә ирешмәгәч, моңсуландың,
Яндың, талдың... Бу мизгелдә
Мин янымда булуыңнан Ләззәт алдым.
Киләсе төн алып бирәм йолдыз диеп.
Бүген тагын янда калдың.
...Түбәнәя күрмәсен Йолдызлы күк кенә...
***
Чык булып гөлләргә тамам да, Йолдызлы тынлыкта
эримен.
Кулларым кояшка сузылды — Җирне күк итәргә
телимен.
Кысалар ят минем күңелгә, Ашкынам хыялга
җитәргә.
Офыкка кулымны сузам да, Телимен күкне җир
итәргә.
Сагышлар болытка сарылды... Белделәр,ахрысы,
теләгем.
Сагышлар аңлады, ахрысы - Көзне яз итәргә теләдем.
Язга дәшү
Күзләреңдә — зәңгәр чәчәк җыры, Күзләреңдә — өзелгән
Ак җилкән
моң эзе.
Сагышка табынган күңлеңдә Эрегән, ахрысы, көз
үзе.
Яфрак-яфрак көннәр коелганда Өер булып очты галәм
көле.
Көзләреңә ияргән болытлар да, Бүген яңгыр көне —
синең көнең.
Ә мин менә язга гашыйк булдым, Һәм
җанымда никтер гел яз мае.
Бу көзләрдән урлармын да
сине, Дәшәрмен мин язга елмаеп.
***
Сөю җырлары — күбәләк, Алып менә күкләргә.
Дәшә гел бәхет мәленә, Йолдыз-сәйлән чүпләргә.
Йолдызларга дәшкән саен Сиңа дәшкәндәй булам.
Җавабыңны ишетмәгәч, Җиргә төшкәндәй булам.
Хәтердәге сөю җырын Йөрәгем отты инде.
Тик язда калган
хәтерне Күкләр онытты инде...
Көзләрдә калам
Буш йөзләрдән торган рәсем ясыйм,
Буш сүзләрдән торган җыр язам.
Язларыма юллар ерак әле...
Мин көзләрдә калам, көздә калам.
Кыскартылган вакыт йомгакларым
Сүтәмен дә, кире җыямын.
Җәйләр үтте. Бары сурәт булып
Мин көзләрдә калам, каламын.
Кыш күңеле ак ди. Ак кар ятар
Безнең уртак сурәт-эзләргә.
Мизгелләр елларга әйләнде -
Мин калдым көзләрдә, көзләрдә.
Ә шулай да...
Күктә йөзгән ай да һаман шул ук,
Йолдызлар да сәйлән сыманнар.
Ә шулай да вакыт үткән инде,
Далаларда йөгерә
кылганнар... Йөрәгенә галәм сыендырган
Төн ярасы сыкрый һаман да.
Ә шулай да вакыт үткән инде, -
Узган инде үткән заманнар...
Җылытырга иде күңелемне,
Хакыйкатькә атлап бер адым.
Вакыт чоңгылында җилләр исә,
Агып бара еллар тагын-тагын...