Логотип Казан Утлары
Шигърият

САБЫР ХОЛКЫМ ЕРАК КАННАН КИЛӘ

Хуҗалар тавына менү
Алга — кояш чыгышына, уңга — көн уртасына, артка — көн батышына,

сулга — төн уртасына кадәр сузылган җирдә яшәүче халыкны тупладым.
Күлтәгин истәлегеннән

Ялангач аяклы оландай, яланнан никадәр җир бардым.

Җанымның узгынчы гамьнәрен инешкә агызып җибәрдем.
Җырладым үзәнне яңратып, әйтерсең илгизәр ашуг мин...
Хуҗалар тавына менгәндә бушанып калырга ашыктым.
Ләйсәнле болытлар катыннан бөркелеп исерткеч тын килде.

Биектә фәрештә канаты кагылып киткәндәй тоелды.
Күптәнге теләккә ирештем — шуңадыр күңелем көр менә.
О, моннан Болгарлар, Биләрләр, Суварлар, Урдалар күренә!
Рәшәле тарафлар артында ханлыклар шәйләнә күземә.

Таркалган каһанлык җирләре... Аларның барсы да үз миңа.
Мәхрүмлек чикләрен ап-ачык күрдем мин Хуҗалар тавында.

Кальбемә үзләшкән гамьнәрем әйләнеп кайттылар тагын да.
Бугазда кан-яшьтәй бөялде ямьшәнле даланың бар исе.

Күченгән комнанмы сорарга: «Без монда кемнәрнең варисы?»
Хәтердә чагылган манзара томанга күмелер төш инде.

...Мәһабәт Хуҗалар тавыннан әрнүле халәттә төшелде.


Арканланган чалгычы
Төшкә кертеп, гамен салып, күзгә төртеп,

гарше әгъля ничә тапкыр искәртте.
...Ташкирмәннең бик-бик текә итәгендә

печән чаба Хозыр сыман ил карты.
Үзен-үзе чылбыр белән бәйләп куйгач,

аягында егылмыйча нык тора.
Тыныч кына сәйран кылып булмый монда,

шундый урын: йә кан, йә тир йоттыра.
Биеклектә ничек кенә бөекләнмә,

күкләр ала — Аллаһ шулай боерган.
Идел-йортка үлем чәчеп килгән яуның

күпме башы тәгәрәгән бу үрдән!
Шәрран ачып күрсәтелгән яра кебек,

янәшәдә шәрәләнгән ур кала.
Дивар буйлап печән чаба милләт карты,

чалгысына канлы үлән урала.
Тукранбашлар агып төшә авышлыктан,

гүя аста һаман көйрәп куз ята.
Янавычның чыңгылдатып җибәрүе

офыктагы яшен дәртен кузгата.
Чит-ят җиргә кулын сузар үчле чирү

урган-кискән — кылыч бәйдә булмаган.
Тирә-юньдә яшел үлән үстертмичә,

баскынчылар аны күпме буйлаган!
... Төшкә кертеп, гамен салып, күзгә төртеп,

гарше әгъля ничә тапкыр искәртте.
Ташкирмәннең бик-бик текә итәгендә,

үзен бәйләп, печән чаба ил карты.


Дәкыйка
Минем сәгать әкрен йөри бугай...
Газинур Морат

Тәҗел бурыч алга килеп басса,

уфылдамыйм җегәр, дәрт юкка;

миңа бераз вакыт җитеп бетми,

җитеп бетми тик бер дәкыйка.
Теге елда үлеп яткан бабам

тынгы бирми миндәй чал иргә, -

азга гына соңлый төштем аңа

«Мин тудым!» дип аваз салырга...
Гөрләвекләр белән йөгерештем —

бала чакта барсы тиз кирәк.
Әмма йөрәк баштук типте бугай

артка калган сәгать төслерәк.
Кайчак миңа тик бер мизгел җитми,

теләмимен өстәп күп көн дә.
Күрә алмый калдым — Илаһ сүзе

пәйда булгач авыл күгендә...
Тешләк мәлем тулы гасыр сыман

тоелгандыр газиз әнкәмә.
Гафу сорар өчен вакыт тапмау а

чысыннан саркып... кан тама.
Ил-җиремне яклап, өлгерлекләр

күрсәтергә күпме җай килде!..
Кулдан киткән иллә мөһим минут

Инде хәзер байтак җыелды.
Вакыт җитмәү тышау кебек кыса,

җанда яшьлек дәрте кабынса.
Гомер буе юкса артык көнен

бүләк итә барды кәбисә.
Сабыр холкым ерак каннан килә,

инде үзгәрергә көч түкмәм.
Минем сәгать аз-маз артка калды,

Хөкем мәйданына кичекмәм.
Мондый фигыль, белмим, күпме торыр —

барсы өчен җавап бирермен.
Хәзер исә, мырлап, көен сузам

бакыйлыктай озын бер җырның.


Искәртү
Каләм әһле әүвәл тәкрар кыла: «Сәләт иңә гарше әгълядән!»

Соңра үзен гайре хәлгә кертә әллә тәкәбберлек, әллә дан.
Бәгъзе затлар зурдан кубып раслый: «Язар каурый бирде фәрештә...»

Күкләр насыйп кылган илһам белән башкарылса икән бар эш тә.
Каләм әһле кайчак артык горур, йөртә, имеш, Ходай тамгасын.
Хәйран булып сорар кебек Һатиф1: «Ничек мендең Парнас-тауга син?» 1
Сиңа сөаль биреп кенә калмас, искәрткәндәй итеп кычкырыр:

«Тулып ашкан вәкарь сүзгә күчсә, гамәл дәфтәреңә көч килер!»
Каләм әһле башта тәкрар кыла:
«Иҗат могҗизасы Алладан!..» Рәхмәт укыр иде —

тыеп тора әллә тәкәбберлек, әллә дан.


Учак җырлый...
Качкын төсле ялгыз башым учак ягып, кара урман аланында төн кундым.
Таңга хәтле дәһшәт утын хөкем иттем, таңга хәтле изге утка тукындым2.
Шундый тирән моң-зар белән җырлый учак, күзләремә ирексездән яшь килә.
Минем алда манаралар тетрәп ава, өскә таба янар таулар ишелә...
Шушы сихри учак аша уза сыман җирдә гомер сөрүнең бер үткеле.
Төнге төтен нинди генә рәвеш алмый, ничек кенә ымын салмый ут теле.
1 һатиф - күктән иңгән тавыш.
Тукыну - баш ию мәгънәсендә.
Әллә инде шәһит киткән затлар җаны чыгып оча кызгылт рәшә эченнән?!
Мәрхәмәтсез утта яна рәхмәтләрем, игелекле утта яна үч-кинәм...
Кара урман уртасында дөрләп торган төнге утта ничә төрле ут күрдем!
Моң-зар белән җырлый-җырлый янды учак, ә мин менә... еламсырап утырдым.


Хәрәкәт
Каләм очындагы ут сүнгәнче

Яши алсам — калмас үкенеч.
Фәнис Яруллин

Милләт хәлен тетрәгән куллар белән язып бирү бу...
Габдулла Тукай

Җаны барның юне килми калмас — моны тоеп яши карт-яше.
Хәрәкәтсез килеш бәрәкәтне яулап ала урын хастасы.
Һәркем күрә белми яшәү ямен тәкъдир суккан кара тамгада.

Галәм иңнәр акыл тетрәп тора селкенмичә яткан тәндә дә.
Дөнья тоташ киртә корып куйган, кичкән бахыр ничә бусага, -

билгеләнгән язмыш биләмәсе ятак хәтле генә булса да.
Тынгы белмәс йөгрек зиһен белән кузгалышсыз күпме үр алган;
тамыр буйлап аккан терек каны Җирне мең-мең тапкыр ураган.
Милләткенәм, диеп әйләнгәндә йөрәккәе ничек савылган!
Иман качкан чирле илдә яшәп, ярый әле рухы сау булган...
Зәгыйфь гомер җебен ялгап торган Аллаһ насыйп иткән һәр рәхмәт.

Бимазалы урын хастасының үзәгендә типкән хәрәкәт.
Күктән ярдәм көткән адәм генә кыла алыр мондый гамәлне.
...Җаны барның юне килми калмас — гаҗәп хәлләр була кай мәлне.


Ай юлы
Кендек бавы миңа хөрлек биргәч, дөнья буйлап күпме юл үттем!

Төнге күздә салкын айга карап, садә уйларымны җылыттым.
Терек җанга туктый алмау төстер: мүкәләдем, чаптым, ук булдым;

гаҗиз башны горур чөйгән хәлдә, алга таба атлап егылдым.
Миңа шулай илтү тиеш иде «Тәпи бастым!» дигән хәбәрне.

Инде хәзер акыл аша барлыйм хәтеремә сеңгән һәр мәлне.
...Сабан туе. Чүлмәк ватам, имеш, җиде-сигез адым ясадым.
Күзне чишеп, арткы якка баксам — шундый ерак калган яшь чагым.
Серле төстә гелән раска чыкты — төштә очсам, өндә алдырдым.
Кыеш эшкә намус киртә куйса, үз-үземә бераз ял бирдем...
Тизрәк суксын, диеп, безнең сәгать, кичтем гомеремнең ай-елын;

даим йөреп торгач, аяк шәрфем мөһерләде бөтен ай юлын.
Салган эзләр үзем кадәр булды — мин кәрлә дә түгел, алып та.

Адәмлекне сынар адымнарның барысы да калды алыста...
Кендек бавы миңа хөрлек биргәч, кирәк иде күпме чаялык!
Айга кадәр атлап үттем бугай, инде кире кайтыр чамам юк.