Логотип Казан Утлары
Публицистика

Оят белән оятсызлык чиге кайда?

Аптыраганнан, гаҗизлектән язуым ла бу минем. Ялгызлыктан сорар кеше
булмаганлыктан. Ялгыз дип, әти-әнием дә, апам белән сеңлем дә бар үзе. Укыган җиремдә
дә кызлар белән сөйләшкәлим болай. Ләкин артык бер сүз ычкындырудан да куркып
торам инде, ачылып сөйләшүне әйткән дә юк. Хатын-кызлыкка караган бер соравымнан
бүлмәдәге кызлар атна буе көлделәр әнә.
Миңа укуы читен түгел, эштән дә курыкмыйм, миңа яшәве читен. Бигрәк тә кыз бала
булып. Кызлар ничек яшәргә тиеш хәзер? Бу турыда сөйләшкәндә хәтта әти белән әни дә
бәхәсләшеп китәләр. Муллалар да бер төсле генә аңлатмыйдыр шикелле. Ә укытучылар
бөтенләй берни сөйләми. Общежитиедәге кызларны тыңласам, кызарып бетәм. Егетләр
дә гел бериш, әйткән сүзләре колакны тырный, әйтеп җиткермәгәннәре чырайларына
чыга... Телевизорны ачсам, янә аптырашка калам.
Минем өчен итәкнең кай җирдән булырга тиешлеге генә дә бик авыр, газаплы мәсьәлә.
Әхлак, әхлак дип сөйлиләр, тик кайда соң ул оят белән оятсызлыкның чиге?
Миңа да яшәргә кирәктер бит. Күңелем дә ымсынгалап куя, йокламый чыккан
төннәрем дә була. Картаеп бетәм бит инде, быел 22 тулды менә...
Сания Г.
Чаллы.