Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ОЧА ТОРГАН КЕШЕЛӘР» ЯКИ АК ТӨС ТАНТАНАСЫ

Г.Гыйльмановның «Оча торган кешеләр» (2007) романы күләме белән зур түгел, әмма язылышы белән кызыклы булып, укучыны үзенә җәлеп итә. Вакыйгалары һәм геройлары, Г.Гыйльманов каләменә хас булганча, аерым бер күңел җылысы белән ачыла. Каршылыклар геройларның үзара юктан гына үпкәләшүеннән, бер-берсен аңламауларыннан, үз «эго»ларының өстен куелуы сәбәпле барлыкка килә, шушы «су» белән даими сугарыла, үстерелә һәм конфликт дәрәҗәсенә җиткерелеп, ахырда чишелә. Бу конфликт эчке каршылык төсен ала, әдәби герой бөтен сурәтләнелеше белән тышкы дөньяга каршы куела. Аның үз дөньясы гына хакыйкый, үз карашлары гына дөрес, үз әдәбе генә әдәп, ягъни бөтен яктан да ул үзе булып кала. Вакыйгалар барысы да аның барлыгын һәм өстенлеген раслау өчен хезмәт итә. Мондый геройлар үзләре шулай ук ак яки кара була алалар. Романда Г.Гыйльманов нәкъ менә шушы ике төсне уңышлы
файдалана, чагылдырган тормыш һәм табигать картиналарын да шушы буяулар белән сурәтләп бирә. Моның да уңышлы як булуын искәртергә тиешбез. Вакыты-вакыты белән әдәби картиналарда аерым төсләр дә барлыкка килә, мәсәлән, төп геройның балачак хатирәләреннән калган кояшлы көннәре яки кыр чәчәкләреннән җыйган букеты, шулай ук, авылга кайткач, клевер чабарга барырга ниятләнеп-сөйләшеп йөрүләрендә клеверны күзаллавы, кызыл-бакыр чәч һәм зәңгәр күзләр — болар шушы ак һәм кара төстәге күренешләргә аерым-аерым төртке-нокталар рәвешендә төс биреп алучы тере картиналар.
Г.Гыйльманов бу романында махсус рәвештә ак төсне өстен чыгара. Әсәрнең теле дә моңа хезмәт итә. Автор шушы төсне бирү өчен стилистик модельләрне оста файдалана, бигрәк тә әйтемнәр, мәкальләр, хикмәтле сүзләр әсәрдә еш кулланыла. Укучы мондый хикмәт-аксиомаларның, берсен икенчесе алыштырып килеп, тезмәләргә әверелеп китүләрен дә уңай кабул итә. Алар артык та, ким дә түгелләр сыман дигән тойгы кала, чөнки бер мәкальгә икенчесе бәйле, икенчесен өченчесе ачыклый, конкретлаштыра, өченчесенә дүртенчесе мәгънәви яктан берегеп китә. Мондый урыннарны, Д.Заһидуллина термины белән әйтсәк, стильдә җөмләләрнең вакыт-вакыт «җем-җем җемелдәп китүе» очраклары дип атарга тиешбез. Ул «җемелдәүләр»дә автор бик оста рәвештә халык мәкальләрен дә, үзе уйлап чыгарганнарын да, хәтта ярым-хикмәт, ярым-аксиома рәвешендә булуларына да карамастан, уңышлы кертеп җибәргән. Мәсәлән, романның беренче битләрендә үк мондый юллар бар: «Кайсыдыр изге китапта әйтелгән бит: «Алла безгә биргән рухны нык сагына»,— дигән». Шуңа бәйле автор үз фәлсәфәсен тезә башлый. Стильдәге ул «җемелдәүләр» аерым төс алган картиналар белән үзара ярәшеп, романның укучыга тәэсирен көчәйтә. Әсәр үзенә җәлеп итә, бер сулышта диярлек укыла. Артык аклыгы, артык буталчык булуы, артык таркау вакыйгалардан торуы һәм аларның гүяки очраклы рәвештә бергә җыелулары кебек тойгылар уятуы, инде кайдандыр таныш булган римейка элементларының төрле культураларга хас әдәби әсәрләрне һәм кинофильмнарны искә төшерүләре — болары шулай ук үз рольләрен башкара. Романны анализламаган очракта, уку өчен генә укыганда, ул бик тә яхшы хис-тойгылар калдыра. Анализлаганда исә, аның эчтәлеге көтелмәгән яктан ачыла. Бу ягы белән Г.Гыйльмановның «Оча торган кешеләр»е үзенең үк «Албастылар»ына да, А.Хәлимнең «Өч аяклы ат»ына да, Н.Гыйматдинова, Ф.Бәйрәмова, М.Галиев, З.Хөснияр, З.Хәким әсәрләренә дә тартым. Бу әдипләр һәм аларның иҗаты татар әдәбиятында бердәм көчле әдәби агым барлыгын раслый. Без аларның барысын да «постмодернистлар» дип атыйбыз. Араларында нинди әдип булуы ачык аңлашылып торганы, постмодернизмның һәммә якларын да үз иҗатында раслый, үстерә, милли үзенчәлекләрен тагын да ныгыта алганы Г.Гыйльманов, әлбәттә. Шунысы кызыклы, бу әдип-әдибәләр бер-берсен кабатламыйлар, әдәби дөньяларын үз стихияләрендә, үз карашлары эчендә, үз фәлсәфәләре белән бәйле яшәтә беләләр.
Г.Гыйльмановның «Оча торган кешеләр» романы һәм аның бүгенге укучы өчен иң әһәмиятле ягы — җиңел укылуы белән дә кызыксыну уяту көченә ия булуында. Андагы туктаусыз кабатланучы символлар, символик һәм мистик эчтәлеккә ия әдәби картиналар, уйдырма һәм чыннан да халыкта таралган яки юк мифлар, әкиятләр, дөрес һәм ярым-дөрес сынамышлар, аларга геройларның игътибар итүләре һәм әсәр барышында аларның дөрескә чыгулары яки геройларның боларны хак дип искәртүләре, халыкта булган яки булмаган йолаларны халыкта сакланып кына калмаган, онытылган яисә хәзер дә бар, әмма аңа игътибар гына итми торылган дигән фикерләр уздырылу — болар барысы да авторга карата да укучыда соклану тойгыларын уята һәм әсәрнең талантлы язылуын раслап тора.
Төп геройлары да бик кызыклы бирелгән. Романда өч Сәүбән хакында сүз бара. Беренчесе — Сәүбән үзе, авылда туган, ак йөзле, сыек зәңгәр (күк) күзле, бакыр чәчле. Венера планетасы кешеләре шундый, имеш. Аңарда әтисеннән калган гадәт бар: ул — «оча торган кеше», ягъни таудан да сикерә ала, биек йортның балконыннан да төшеп китә, башкача да. Аның арка-сыртында канатлардыр сыман. Автор укучыны шушы характеристика һәм портреты белән тулысынча ышандыра.
Сәүбән мәктәпне тәмамлаган елны, колхозда бригадир булып эшләүче көрәшче егет Рәмис белән каршылыкка кереп, яраткан кызына көнчелеге аркасында сугышып, тәмам кыйналып, икенче көнне авылдан бакча артлатып кына чыгып кача. Казанга килә. Авиация институтына укырга керә. Аның шушы китүеннән 18 ел буе авылга бер генә
кайтмавы әсәрдә берничә кат әйтелә. Ә роман поезддан төшеп авылына таба атлаучы, күңеле моңлы булуы йөзенә чыккан, «җыйнак кына мыек җибәргән, тыйнак кына, әмма ыспай итеп чәчен кистергән... кырык биш яшьләр чамасы булыр» Сәүбәннең портретын сурәтләү белән башланып китә. Әгәр дә мәктәпне тәмамлаганда Сәүбәнгә унсигез булса, тагын да унсигез ел авылга кайтмавын искә алсак, аңа бу вакытта 35—36 яшьләр чамасы булыр иде. Әмма автор аны безгә 45 яшьләр тирәсендә дип тәкъдим итә. Дөрес, романда Сәүбәннең авылына бу юлы кайтканындагы яше төрлечәрәк бирелеп барыла. Әмма автор ирнең яшен кырыктан киметми. Моны Г.Гыйльманов махсус рәвештә шулай эшли дип уйларга мәҗбүрбез.
Икенче Сәүбән — ул аның өрәге, бала чагында калган Сәүбәннең җаны дип аңларга кирәк. Әмма аңа нигәдер 12 яшь. Әгәр дә Рәмис белән сугышуына һәм авылыннан Сәүбәннең чыгып качуына бәйләп карасак, бу өрәккә унике генә яшь була алмый. Романның башында ук бу өрәк белән очрашабыз. Ул авыл капкасы янында Сәүбәнне унсигез ел буена кайтырмы дип көтеп утырган. Аңлашыла, бу — аның тынычлыгын югалткан җаны. Шушы мистик образ романның тәэсир көчен бермә-бер арттыра, укучыда шик һәм уйлану тудыра, күңелендә интригалы тойгылар хасил итәргә этәргеч бирә. Хикмәти мәгънә алып, чынбарлык белән хыял, тышкы дөнья белән эчке дөнья буталышы (яки кушылышы) барлыкка китерелә. Әсәр үзенең реалистик эчтәлеген шушы өрәк килеп күренүдән башлап, ягъни беренче битләрендә үк югалта. Фэнтези дөньясы башланып китә. Ул әлбәттә аклы һәм каралы гына. Монда барысы да йә ак (әйләнә-тирә мохит тә һәм андагы кешеләр дә — Ак әби, Ак бабай һ.б.), йә кара гына (тау эче, болытлы яңгырлы төн, кайбер
«ОЧА ТОРГАН КЕШЕЛӘР» ЯКИ АК ТӨС ТАНТАНАСЫ
кешеләр — Зәлифә, Рәмис, хатыны Сәвия һ.б.). Әсәрдә буталчык урыннар берсен икенчесе алыштыра. Монда автор түгел, герой бутала. Вакыйгаларны ул бер логикага салырга тырыша, әмма мантыйкта алар төрлечә килеп чыга. Шул сәбәпле Сәүбәннең сөйгәне Сәвия дә көмәндә баласын кай очракта елдан артык, икенче бер логик тезмәле ачыклауларда хәтта ике ел һәм аннан да артык йөрткән кебек аңлашыла. Баланы табу вакыйгасы да әсәрдә төрлечә сөйләнелә.
Бу бала Сәүбәннең улы булып чыга. Нәкъ аның өрәгенә охшаган әле, җитмәсә. Шулай ук 12 яшендә. Әүвәле Сәүбән аны үз баласы итеп танымый, аннары гына, вакыйгаларны исенә төшереп, андагы буталчык урыннарга ачыклык кертә. Бу — шизоанализ юлы, шизакатьлек стихиясе. Шул Сәүбән, Сәүбәннең улы, романдагы өченче Сәүбән буларак, алга таба фэнтези элементын вакыйгага әверелдерү һәм үстерү өчен хезмәт итә башлый.
Әсәрдә ике Сәвия бар. Аның берсе — Сәүбәннең үз хатыны, икенчесе — яшьлегендә яраткан Сәвиясе. Алар авторның әхлакый карашларын яктырту өчен хезмәт итә. Бу яктан Зәлифә образы да уңышлы файдаланылган. Бер геройларына әсәрдәге вакыйгаларның сюжет йөген йөкләп, икенчеләренә әхлак-әдәп карашларына бәйле уйлануларын биреп, Г.Гыйльманов, башка әсәрләрендәге кебек үк, «Оча торган кешеләр» романында да әдәби образларны үзенчәлекле бирү системасына ия булуын таныта. Бу аның, әлбәттә, уңышы дип хаклы рәвештә бәяләнергә тиеш. Шулай да «Оча торган кешеләр» (романның тулы исеме: «Оча торган кешеләр, яки Иясез язмышлар хакында бәян») әсәре кемнәр һәм нәрсә хакында соң? Анда мантыйк та, тормыш дөреслеге дә юк та, бар да сыман тоелса да, ничек һәм нинди бәя бирергә? Бу сорауларның үзләрендә үк җаваплары бар. Романның тулысынча ак төс эчендә, ак төс тантанасы белән язылуы, моңа язучының стилистик табышлары да хезмәт итүе, вакыйгаларның осталык белән сайлап алынуы, ак әби һәм ак бабайларның күплеге, кешеләрнең күңелләрендә шәфкать хисенең өстен чыгарылуы — болар барысы да хастаханә атмосферасы чагылышы. Сәүбәннең тормыш картиналарында логикасы булмау, вакыйгаларның «римейка» тәртибендә төзелүе дә төп геройның шизакатьле (шизофреник) булуын раслый. Романны, шулай итеп, шизоанализ принцибына корылган дип әйтә алабыз. Әсәр татар постмодернизмының уңышлы үрнәге буларак бәяләнә ала.