Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЧ ХИКӘЯ


Оялу
Киләсе тукталыш — Арча...
Шакы-шокы, шакы-шокы, шакы-шокы...
Электричка, графигыннан сонга калмыйча гына, Казанга ыжгыра.
Тәрәзә төбеннән ашыгып узган шәрә ботлы жилбәзәк каеннар, өсте-башын жәй-көз-яз-кыш — ел дәвамында! — алыштырырга кирәк санамаган, төз, йөгергәндә дә үрә катып йөгерергә тырышкан хәрби чыршылар, тупас, дорфа усаклар, кәкре-бөкре карт-коры өрәнгеләр — алдын-артын карап тормыйча, без барасы тарафтан ничек тә булса качып котылырга чамалыйлар ахрысы — кабаланып-кабаланып кирегә, артка чабалар иде...
Түм-түгәрәк булып көн туып кына килә, офыкнын буеннан-буена таралган шәфәкъ ялкыны карасу-кызыл күкне дөрләтеп, безгә таба якынлаша... Агачларнын да шул янгыннан куркып чабулары булмаганмы икән әле?
Юл шактый озын. Тагын сәгатьтән артык «шакылдыйсы». Вакытны мөмкин кадәр тизрәк уздыру максаты үзеннән-үзе әнгәмәгә тарта. Шундый чакта дуслар-танышлар белән бергә баруына тагын бер кат куанып куясын. Вагон тулы кеше, ләкин без — үзебезнекеләр — өчәү генә: Фирдәвес, мин, Илнар. Өчебез дә сыйныфташлар, Фирдәвес белән мин — бер авылдан, Илнар исә — күрше авыл егете. Бер мәктәптә укыдык. Яна гына аттестат алып кем кая — укырга, эшкә, яисә армиягә киткән иде, шул сәбәпле, әнгәмә үзеннән-үзе бәхетле дә, урыны-урыны белән авыр да, әмма, һичшиксез, кадерле һәм сагынычлы мәктәп елларына килеп төртелде.
Ә искә алырлык вакыйгалар — житәрлек...
— Хәтерлисенме, — дип сүз башлады Фирдәвес, — бервакытны син үзен укытучыдан икеле куюын үтенден. Куегыз инде, пажалысты, имеш... Вәт кыласс белән рәхәтләнеп көлгән идек, малай!
— Әни куйдыртты бит аны, — дим мин, аклангандай.
— Вәт көлдек без анда!
Шулкадәр мәгънәсез хәл булган иде ул. Әллә шигырь ятламаган идем шунда, әллә әсәр укымаган идем. Көндәлекнен ике шакмагы зурлыгында «койрык» ясап куйды укытучы. Икелене бигрәк ямьсез ясый алар! Шулкадәр шөкәтсез килеп чыга — без, егетләр, аптырап тормыйча гына, урынга утыруга ук затсыз билге белән бозылган атнаны, Аллага тапшырып, умырып ата идек. Минем дә бу гадәткә хилафлык китерәсем килмәде — дәрес бетүгә көндәлек бер биткә кимегән иде инде. Ярар, бетте-китте, нәрсәсе бар инде анын, диярсез. Шулаен-шулай да үзе... Әмма ул кичне ата-аналар җыелышы булырга тиеш иде. Истән чыккан бит, әй! Кайтып керде әни, малай, күзлек пыялаларын парландыра-парландыра... «Санта-Барбара» нын бер сериясе кадәр вакыт дәвамында и әрләде, и сүкте, и сүкте, и әрләде. «Иртәгә үк көндәлегендә булсын!» — дип тәмамлады аннары. Нишлисен, «Куегыз... пажалысты», — дип, башымны иеп килеп җиттем инде. Ярый укытучысы кеше хәленә керә торган иде —
бер куелган икелене тагын бер кабатларга кыенсынмады.
— Берсендә швабраны ишеккә терәтеп тозак корган идек бит әле... Наман шул Җәмилә Әнвәровнага инде. Чүпрәкле ягын өскә каратып. Ел дәвамында кабинетнын һәр пычрагын, һәр шакшысын — чәчләрне, сазны, сагызны үзенә юмарт рәвештә сендереп барган бу чүпрәк ишек ачылуга тегенә төшкән булса, ул көнне дәрес, мөгаен, бер егерме минутка кыскарыр иде. Андый вакытта байтак гомер әлеге «шаяру»нын кем эшләгәнен ачыклап үтә торган иде.
— Ул вакытта Мәдинә коткарды бит аны. Алай ярамый, вы што, имеш...
— Үзе өчен дә курыккандыр инде... Ана эләксә. Командир бит!
— Югыйсә, беркайчан да тик утыра алмаган Илсур гаепле калыр иде барыбер.
— Кыстати, мәктәпне бетерүгә кияүгә чыкты ул, име...
— Илсурмы?!
— Мәдинә! Әллә кайларга укырга керерлек башы бар иде ләбаса!
— Икесе дә — ире дә, хатыны да — авылда ди бугай.
— Әйе, мәктәптә эшлиләр, — дип җөпләде Илнар, үзе шул авылдан бит. Ул белми әйтмәс, әтисе директор анын. — Берсе — кочегар, берсе — идән юа...
— Мәдинә идән юамы? — дип кычкырып җибәрдем мин.
— Әйе, — диде ул исе китмичә.
Бер карасан, бернигә дә шаккатырга кирәкми иде кебек. Яхшы бит инде — үз көннәрен үзләре күрә икән. Аннары, эшнен ояты бармыни? Әмма хәтеремдә уелып калган бер хатирә мина әле дә тынгы бирми иде, инде бу яналык әлеге хатирәнен эзен тагын да тирәнәйтә төште...
Унынчыда укыгандамы сон, әллә унберенчедә үкме — өлкәннәр идек инде, кыскасы — тәнәфес, коридор шау-гөр килә. Урыс теле кабинеты каршында без, егетләр төркеме, һәм алар — кызлар, ике түгәрәк ясап, гәп сатабыз. Кызлар арасында Мәдинә дә бар. Шул арада, әллә ничек, көтмәгәндә, коридорнын бер башында бик гади генә, иске генә киемле апа күренде. Башына яулык япкан, өстенә таушалган халат бөркәнгән, аягына галуш элгән иде ул. Фермадан эштән кайтышлый гына мәктәпкә сугылуы булгандыр, күрәсен. Нигә икән? Бусын белмәдек. Бераздан танып ук алдык үзен, каршыда — Сәвия апа, Мәдинәнен әнисе иде. Барыбыз да ана белән кызнын күрешүен өмет иткән арада, сыйныфташыбыз дуслары белән әнисе ягына ишарәли-ишарәли көлеште, «уфф» дип авыр сулады да... бәдрәфкә кереп, күз алдыннан юк булды.
Мин анламый торган мәлдә егетләр пышылдашты:
— Оялды бу...
Сәвия апа да туктап тормады, бөкрәебрәк кенә яныбыздан узып китте.
— Сәммесез, — дип калдык без.
Ул безне ишетмәде.
Бераздан Мәдинә дә бәдрәфтән чыкты, тирә-юненә каранып кына алды да, кызлар төркеменә кушылды. Гәп, көлешү-бәхәсләшү дәвам итте...
...Арчаны узганбыз икән инде...
Казан белән ике арадагы кайсыдыр платформада туктап торабыз.
Арып башын игән агачлар да исе китмәгән рәвештә — әйтерсен, әле генә дистәләп чакрым чапмаганнар да! — хәл ала иде. Хәер, хәзер бәлки ул кадәр котырынып чапмаслар да инде — офыктагы ялкын сүрелә төшкән. Күк чистарган — ап-ак, мәгъриптән мәшрикъкача ник бер болыт-фәлән әсәре булсын! Үрсәләнеп, ин очка — биеккә, галәмгә үк менеп җитәргә теләп янган шәфәкъ сүнгәннән сон, гүя кемдер кат-кат, ышкып-ышкып күкне юганда артыгын тырышып ташлаган — баш өстендә илаһи зәнгәрлекнен эзе дә юк. Бары — аклык, буш вә ваемсыз ап-аклык кына...
Чибәр иде шул Мәдинә. Ул саргылт чәчләре, кыйгач кашлары, алсу иреннәре дисенме... Ул киенү-ясануы... Кыйммәтле хушбуй исе анкып тора иде аннан. Күпләрне үзенә гашыйк иткән кызнын бар муллыгын йомшак, төгәл бер ритм белән чайкалдырып тактага чыгулары гына да ни тора иде бит! Афродита... Афродита үзе
көнләшерлек!
Ә хәзер шул кыз мәктәптә идән юа икән...
Юк, эшнен начары юк!
Һәм аннары — яшьләр бит әле, гомер-бакый болай бармас, киләчәктә
— кем белә, дөнья бу! — бәлки, рәтләнер барысы да.
Әллә... әнисе катырак көрсенде микәнни?


Илүзәнең туган көне
Ул, күзен ачарга теләр-теләмәс кенә керфек каккалап бераз ятканнан сон, тирән итеп сулыш алды, түшәктә килеш киерелде. Мизгелләп-мизгелләп кенә вакытны санап текелдәгән сәгать алтыга якынлашып килә: зур угы
— унны, кечкенә угы — алтыны күрсәтә. Тагын ун минут иркәләнеп ятсан да була әле. Аннары әнисе кереп уятачак. Ул вакытта Илүзә юри күзләрен йома, йоклаганга сабыша. Шулай булмыйни! Әнисе башыннан сөеп, йөзенә төшкән чем-кара чәчләрен колак артына тараячак, аннары, пышылдап кына, күреп яткан төшен белән алсу чынбарлыкны — иртәне сизелер-сизелмәс кенә ялгап җибәреп:
— Күз нурым, тор инде, әйдә, — диячәк бит. Мондый ләззәттән үз акылындагы кеше баш тарта димени инде!
Ләкин бүген Илүзә ул кадәр ялкауланып ятарга теләмәде — тиз генә сикереп торып урынын җыештырды, мендәрне матурлап бастырып куйды, тәрәзәнен пәрдәләрен ачты — май кояшы да инде, Илүзә кебек, уянып килә иде.
Краннан аккан салкынча су нәни кызнын онга манылган төсле ап-ак кулларын, ап-ак битен юды.
Йомшак, әллә нинди болын чәчәкләре исе анкыткан сөлге белән сөртенгәннән сон, ачы сызгырудан сискәнеп, кече якка чыкты ул — плитә өстендә чаж-чож килеп чәй кайнап утыра иде. Илүзәнен кечкенә генә камыр бармаклары плитәне сүндерде. Шулвакыт, ишек ачылып китте дә чиләкләр тоткан Мәрьям апа күренде — мал карап керүе иде булса кирәк. Ул ашыгып кына кулын юды, сөртенде, аннары кызын күтәреп алып түшәмгә чөйде:
— Нәрсә, бәләкәй кыз, тагын бер яшькә үстекме?
Әй! Ничек оныта алды ул моны? Бүген Илүзәнен туган көне ич! Ана сигез яшь тулды бүген, сигез яшь! Си-гез! Нинди бәләкәй булсын, Илүзә дәү, дә-әү инде хәзер!
— Бәхетле бул, кызым, сәламәт бул, яхшы бул, игелекле бул. Туган көнен белән котлыйм сине!
— Рәхмәт, — дип ярым пышылдады Илүзә. — Ә әти кайда сон?
— Хәзер керә.
Чыннан да, тиз арада әтисе дә керде, аны күрүгә, кабаланып, әнисе чәй хәстәрләргә кереште — эшкә барырга вакыт җитеп килә икән...
— Әти, — диде Илүзә чәйне йотып җибәргәч, келиндер кетердәтеп. — Ә минем бүген туган көнем. Сигез яшь тулды!
— Най, шулаймыни? — дигән булды әтисе. — Маладис! — Кулы белән тантаналы шәрехләр ясап, кызына тагын бер келиндер тоттырды. — Мә әле... Тугыз кайчан тула сон?
— Икенче елга! Ә син мина бүләк әзерләденме? Нәрсә әзерләден?
Әтисе дәшмәде. Шуна күрә, тәвәккәлләп, кыз кабат үзе сүз кузгатты:
— Әти... — диде ул, бераз каушап, кыенсынып кына. — Мина бернинди бүләк тә кирәкми. Син... бүген эчмә генә инде, яме?
Әтисе кабат дәшмәде. Үзенә ошамаган сүз әйтсән, дәшми ул. Канәгатьсез генә кашын җыера. Бу юлы да шулай булды. Мәрьямен әйтер иден... Тәки кызын атасына каршы котыртып йөри бит, җен хатын... Илүзәнен һәрдаим аккан күз яшьләре дә, кайтмый калса, төнге авыл буйлап әтисен эзләп йөрүе дә, һәммәсе дә — фәкать хатынынын агу сиптерүе, котыртуы нәтиҗәсе. Тирәнгәрәк төшеп карасан, ирнен
салып йөрүенә дә шул хатын гаепледер әле!
Әтисе чәен эчеп бетереп, чынаягын шалт итеп тәлинкәсенә каплады да өстәл яныннан кузгалып китте...
Мәктәптә Илүзә өчен ин бәхетле көннәренен берсе булгандыр бүген: укытучылары да, сыйныфташлары да котлап кына тордылар, ә бер малай
— Инсаф — хәтта чәчәк бүләк итте. Ромашка! Кыланчык... Мәктәп бакчасыннан өзеп алгандыр әле.
Барыбер күнелле...
Дүшәмбе дүрт дәрес укый алар — математика, уку, язу, рәсем. Өчесеннән бишле алды-алуын, ә менә рәсемнән — киләсе дәрестә тикшерербез дип калдырдылар. Туган көнендә көндәлекнен һәр графасында кып-кызыл бишле балкырга тиеш иде лә!
Шуна бераз үпкәләп кайтып баруы әле...
Их, нинди матур көн! Ничек җылы, ничек рәхәт. Ә болытлар... Зәп- зәнгәр! Илүзәнен күзләреннән дә зәнгәррәк төсле алар бүген. Тар гына сукмак бакча артыннан түбән очка сузылган. Шул сукмак тирәсендә
— ямь-яшел чирәм, бакчада — алмагач, алмагачларда — кошлар... Карале, ә тегендә, агач төбендә... Нәрсә анда? Илүзә куркып, һушы-анына килә алмыйча, җирдә аунаган кешегә иелде:
— Әти... Әйдә, тор инде, кайтыйк инде...
Лыгыр исерек бәндә авыз эченнән генә нидер быгырдап, борылып ятты.
— Әти, кайтыйк инде... — Атасы янында кыз азмы-күпме бөтерелгәч, зур гәүдәле, чырае калмаган ир-ат күтәрелде, Илүзәне кулыннан җитәкләп, икәү атлап киттеләр...
— Әти, ник эчтен инде...
Әтисе җавап бирмәде.
— Минем бит туган көн... Хәзер тагын әни кычкырыр, тагын талашырсыз инде...
Алда тыкрык иде, алар, шуннан борылып, урамга төште. Җил куып йөргән малайлар ата белән кызга төртә-төртә көлешеп, яннарыннан уза торды. Урам буе тезелгән карчыкларнын әледән-әле авыр уфтанып, җирәнгеч-әче тавышлары белән чәрелдәгәне бер генә минутка да колагыннан китмәде кызнын:
— Имансыз...
— Нурсыз...
— Көпә-көндез эчеп җөр инде...
Ата, анын янәшәсеннән кызы атлады. Әтисен җитәкләгән көе, әкрен- әкрен, ул тайпылган якка тайпылып, ул абынгандай итсә, аны тотып калырга тырышып атлады бичара... Юк, елыйсы килми иде анын, килми иде! Ләкин йөрәге моны анларга теләмәде ахры — чык тамчысыдай саф һәм гөнаһсыз яшьләре янагы буйлап тыела алмыйча актылар да актылар...
 

Җиңү бәйрәме
Мөслимәттәй парланган тәрәзәне кытыршы кулы белән акрын гына сөртеп алды. Төрле төстәге шарларны, кызыл әләмчекләрне иртәнге дымсу һавага чөеп, патриотик җырлар җырлап узган укучылардан сон бермәл тынып торган авыл кабат һушына килеп бара иде: әнә, Әминәттәйнен кәҗәсе Мәймүнәттәйнен урам бакчасында, чәчәкләр арасында утлап йөри, киртә башына кунган кып-кызыл әтәч хуҗабикәсен кисәтергә теләпме, әледән-әле бер — йортка, бер — кәҗәгә карап, озак итеп, югары нотага үрелеп җитәргә теләгән опера җырчысыдай, сузып-сузып «монлана». Канауга җыелган суда Хафизәттәйнен ике үрдәге чупырдый. Ул арада түбән очта кайсынындыр тракторы зәһәр итеп үкереп җибәрде...
Ләкин хикмәт анда түгел.
— Абдул менә, — дип үзалдына әйтеп куйды Мөслимәттәй.
Чыннан да, агач аягын өстерәп кенә, таякка таянып, акрын гына, авыр гына (гүя
сау аягына туры килгән басымны да тулысынча таякка күчерергә теләп), авылнын бүгенгә исән калган бердәнбер ветераны — түше орден- медальгә тулы Габделхәй карт — югары очка таба титаклый иде.
— Һ-э-е-й, әзмәвер вакыты барые Абдулнын... Авылга бер Абдулые ул...
Мөслимәттәй үзе белән үзе сөйләшергә күнегеп китте. Хәер, үзенә бер дә сөйләшәдер кебек тоелмый, ахры, ана, уйланып кына йөрим дип уйлый кебек ул. Һәрхәлдә, шундый вакытларынын берсендә кем дә кем: «Нәстә дисен?» дип сораганга аптырап, бик тә гаҗәпләнеп, күзләрен мөлдерәмә тутырып тик карап тора. Колак ягы да саграк. Үзе яхшы ишетәм, ди тагын, сүзләренен мәгънәсенә төшенеп кенә җитмим, анышып кына бетермим, ди.
Ачык форточка аша урам яктан Габделхәй картнын ачулы, тозлы- борычлы сүгенү тавышы ишетелде:
— Аһ, җаппашмайт мал, кая кергән бит сана... Беткәнмени сина чемченер урын!
— Мәйданга менүедер инде монын, ие, — диде Мөслимәттәй. Болай сөйләнеп йөргәндә анын җөмләсенен башы-азагы, кем әйтмешли, атасы- анасы булмый. Әйткән фикере кәлтә койрыгыдай өзелеп-өзелеп кала, җөе сүтелгән дисбе гәрәбәләредәй, тәгәрәп-тәгәрәп китә дә, әллә кай почмакларга кереп югала.
Мөслимәттәй үзе ветераннар исәбендә түгел...
Вакытында андыйлар башка төркемгә карый иде, заманалар үзгәрсә дә, ничектер, Мөслимәттәйнен статусы үзгәреш кичермәде. Шулай да бәйрәмне күрәсе килә анын. Монарчы калдырмаска тырыша иде, әмма нишләмәк кирәк — үзе дә Габделхәй карт кебек тузды, таушалды. Кан басымы уйный хәзер, башы әйләнеп китә, барган юлда егылырмын да, ни күрүчесе, ни күтәреп алучысы булмас, Алла сакласын дип шикләнә. Югыйсә ул да, үзе әйткәндәй, авылга бер иде бит!
Менә шәһәрдән оныгы кайтты әле... Машинасында җилдереп кенә алып менеп тә куяр, бәлки? Кайтышлый Саниягә дә сугылып чыгарлар — сенелесе ул анын, ничә ел инде түшәк өстендә ята. Мөслимәттәйнен дә ин курыкканы шул: үләр вакытлар җитеп тә үлә алмыйча, кеше кулына калу, үзенне дә, тәрбияләүченне дә җәфалау, интектерү. Килде икән, яхшы итеп, егетләрчә килсен инде ул үлем, мәрхүм ире ярәшергә килгәндәге кебек килсен — култык астына кыстырсын да, кычкыру-фәләнгә карап тормыйча, күтәреп алып та китсен.
— Бик бәхетле тордык, Аллага шөкер. Миннән сон син дә озак тормассын инде, дигәние, умбишенче җыл менә...
Мөслимәттәй ике буралы кечкенә генә йортта яши. Йорты гади, искитәрлек мебель-мазар белән тутырылмаган, әмма чиста, пөхтә. Ишектән килеп керүгә — кече як, аш бүлмәсе. Аннан унга борылып чыксан — зал, олы як. Залда — карават, караватнын каршы ягында — диван, турыда, тәрәзә кырыенда — телевизор яшниге. Үсмер егет — оныгы — җаны-тәне белән экранга сенгән. Тегесе исә туктамый сөйли: Мәскәүдә такырбашлар тагын бер үзбәк егетен суеп үтергән...
Мөслимәттәй, авыр ынгырашып, караватка ятты. Ул әледән-әле нидер уйлана, аннан, телгә килеп, сөйләнә иде. Дөрес, оныгы аны тынламады.
— Шахтыга киткәнейек бит... Әтәй-әнәй җилкәсендә торганчы, үз көнебезне үзебез күрик, берәр ничек җан асрарбыз әле, дидек. Дамбасс... Ие... — Ул хәл алырга теләгәндәй, дәшми торды. Гүя мизгел эчендә узган туксан ел гомерен ашык-пошык, кабаланып кына исенә төшерә, җыерчыклы куллары белән саксыз рәвештә тәртип-тәртип тезелгән елларны, вакыйгаларны капшый-капшый, җимерә-вата хатирә сандыгында актарына иде. — Бик каты килде шул, бик каты килде... И, җәе бигрәк матурые бит...
— Ул тагын беразга тукталды. — Берзаманны куып чыгардылар безнен бөтенебезне дә, әйдәгез, акуп казыгыз, җәнәсе... Пелиндә... Җыен карт- коры, бала-чага, хатын-кыз инде без... Ашамаганнар, талчыкканнар, лум белән тун төябез... Ие... — Карчык торып утырды. Алай-болай чыннан да сөйләнеп утырмыйммы икән, дигән кебек, оныгына күз салды. Егет битараф иде. Мөгаен, эчемнән генә уйланамдыр, дип
тынычланды Мөслимәттәй.
— Бер сабый и китте җөгереп урманга таба. Өч-дүрт яшьләр тирәсендә бит инде — кая китә алсын инде, җә! Үзе җылый, үзе чаба, бичарам. Мыеклысы тегенен, әфисәр... җылмайды да мылтыкка басты... Тәгәрәде дә китте бала... Артыннан анасы ташланган иде — мылтык башы белән муен артына гына бәрделәр. Калды шунда җатып... Их... — дип уфтанып ук куйды ул.
— Андагы күргәннәр, андагы күргәннәр... Тик мин кайттым менә. Үч итеп кайттым... Фашистларга үч итеп, Гитлерга үч итеп, үлемгә үч итеп! Туган җакка... Ие... Матур яшәдек, Аллага шөкер... — Карчык сүзсез калды... Анын белән бергә телевизор сөйли иде... Тәки бәйрәмгә алып менмәсме икәнни инде бу? Көннәр буе шул яшник, татарчаны караса бер хәл әле. Нәрсә яшеренгән микән шул җен тартмасында? Сенелесе янына да кереп чыгасы килә иде бит...
— Нәрсә күрсәтә, улым?.. Кемнәр бу? — дияргә базды Мөслимәттәй.
— Фашистлар, — диде егет, битараф кына. — Сез җингән фашистлар. Үзбәк егетен суйганнар...
Карчык, болай да кечкенәлегенә карамастан, тагын да кечерәебрәк, шинебрәк, бөгәрләнебрәк калды, йөзе агарып чыкты. Бераз кымшанмый утырганнан сон, нибары:
— Ие, — дип үзалдына әйтте дә, стенага борылып, янадан караватка ятты. Анламады ул оныгынын ни әйткәнен. Ишетте дә кебек үзе... Хәер, оныгынын җавабы ана кирәкми дә иде.