Нури Арслановның тууына 100 ел
Нури Арсланов — үткән гасырның икенче яртысында иҗ.ат иткән
күренекле шагыйрьләрнең берсе. Ир-егет һәм гражданин буларак, ул үз чоры вакыйгаларында актив катнашкан кеше. Фин һәм Ватан сугышы солдаты, Урта Азия һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә укытучы һәм рәссам, соңрак шул сыйфатта Казанда чыккан төрле редакцияләрдә рәссам-журналист.
Нури Арсланов белән аралашкан һәм аны хәзер дә хәтерли торган кешеләр яхшы беләләр: зур һәм гыйлемле шагыйрь буларак, ул төрки, гомумән, шәрекъ телләрен тирән тоя торган шәхес иде. Шуңа күрә дә, ул шәрекънең дистәләгән бөек шагыйрьләрен татар телендә табигый яңгырата алды. (Гомәр Хәйям, Хафиз Ширази, Мәхтүмколый, Токтогол, Абай һ.б.)
Нури Арсланов 1964-72 елларда «Казан утлары» журналында поэзия бүлеге мөдире булып эшләде. Татар шигъриятенең бу яңарыш чорында да, шагыйрь һәм зирәк аксакал булып кала алды: яшьләр иҗатындагы уңай яңалыкларны яклады, кирәк очракта, алардагы дәрт-рухны үз иҗатында да файдалана белде. Аның шигъриятебез тарихында калырлык «Моңсар», «Горур Гайшә», «Романтика», «Майра», «Сак-Сок» кебек поэмалары нәкъ шул елларда язылды да инде.
Лаеклы ялга чыккач та, әдип безнең редакциягә еш килә иде, яңа шигырьләрен дә укый, уй-сагышларын да сөйли, кирәк чакта киңәшләрен дә бирә иде.
Быел күренекле шагыйрьгә, олпат әдипкә 100 яшь тулган булыр иде. Моннан егерме еллар элек арабыздан китсә дә, аның иҗаты шигърият сөючеләр күңелендә яши бирә. Юбилее уңаеннан шагыйрьнең төрле елларда язылган берничә шигырен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
Равил ФӘЙЗУЛЛИН
Нури Арсланов
***
Азат җанлы булып туганмын мин,
Карышсам да язмыш кушканга,
Бәйгеләрдә чабар ат булсам да,
Аякларым булды тышауда.
Шул тышауны өзеп ташлар өчен
Үз гомеремдә күпме көрәштем!..
Җиңалмадым тормыш ваклыкларын,
Тик көчемне җилгә өләштем...
Ахмакларга акыл сатмадым мин,
Сорамадым акыл әҗәткә;
Намус-вөҗдан шартын бозмасам да,
Табынмадым әхлак-әдәпкә.
Акыл белән эш ит диләр миңа...
Ә йөрәкне кая куясы?
Анда һаман әле давыл уйный,
Анда һаман «җеннәр оясы!»
Аның әле амур укларыннан
Һаман килә яра аласы.
Булса булыр икән бу кадәр дә
Тынгы белмәс адәм баласы!..
Типсәң, тимер өзәр чак узса да,
Мин калышмыйм әле ярыштан,
Мәйдан тотсам — исемем генә
түгел, Бөтен рухым, җисмем арыслан!
Нәрсә көтә — әзер барысына да,
Күптер әле алда күрәсе.
Ярышларда егылып үләр идем,
Бер дә килми авырып үләсе.
1966
Үз илем, үз республикам бар
Тусам да киң казакъ даласында,
Үссәм дә мин атта-иярдә,
Гел ашкындым Казан каласына —
Истәлекле, изге җирләргә.
Бу туфракта минем туган илем,
Йорт корганнар монда бабамнар,
Монда минем акчарлаклы Иделем,
Үз халкым, үз республикам бар!
Көзен киткән казлар язын кайта,
Кыйгаклашып, Идел-суларга.
Киек казлар... Без дә төрле якка
Таралганбыз, охшап шуларга.
Бер кайтмаса бер кайталар илгә,
Өмет өзми кайталмаганнар.
Идел-йортта Татарстан дигән
Үз илем, үз республикам бар!
«...Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал!»лар
Борынгыча яңгырый колакта,
Гадәт булып киткән безгә алар -
Юллар илткән безне еракка.
Гизсәләр дә башлар кайда гына
Күңелдә гел Идел — якты яр,
Йөрәкләрдә мәңге яши торган
Үз илем, үз республикам бар!
1970
Нәсихәт
Бәйләнчекләр тагын: — Дидактика! — дияр.
Дисә дияр, бәлки бер файдасы тияр.
Ачулансаң ачулан, тик явызланма,
Хөрмәт күрсәт, — яраклашма, сагызланма.
Бул булалсаң эре, ләкин эреләнмә,
Сүзең якла, — җаһилләрчә киреләнмә.
Гайрәт белән усаллыкны бутый күрмә.
Горурлансаң горурлан, — мактанып йөрмә.
Түбәнчелекле бул, ләкин түбәнләнмә.
Ирешсәң данга, — бер дә әллә кемләнмә.
Каныкма көнләшеп, — иҗат сөеп көнләш.
Мәйдан тотар булсаң, — аяк чалмый көрәш.
Тыйнак булу әле — йомшак булу түгел,
Һөҗү-калҗыңлы булсаң бул,—чамаңны бел.
Тагын кирәк булыр кое, - төкермә син.
Көчек булсаң була бир, - айга өрмә син.
1971
Нигә тургай да...
Тургай картаямы икән?
Ибраһим Гази
Саф җанлы кеше дөньяны
Шигырьдә күрә икән...
Ә фани дөнья борчылмый,
Ул кызганып-нитеп тормый:
Анда—тургай да картая,
Шагыйрь дә үлә икән...
Соңгы тапкыр очрашканда
Ап-ак күлмәктән идең.
Кул бирдең гадәттәгечә.
Әйткәндәй ничәмә-ничә:
«Шагыйрь кеше шулай инде, —
Ул гел елмая!»—дидең.
Күп яши торган кешеләр
Елмая, көлә имеш.
Аңа вакытың калмагандыр,
Ыгы-зыгың алдагандыр...
Иҗат гомерең барын бар да, —
Хәят бер генә имеш...
Чәчәкләр китердем менә...
Ә дустым күрә микән?..
«Шагыйрь, ник елмаймыйсың?»! — дип,
Мөлаем көлә микән?..
Нигә тургай да картая,
Шагыйрь дә үлә икән?!