НИГЕЗ КӨЧЕ
Череп җимерелеп барган койма артындагы каенга эленгән сыерчык оясы җиргә
мәтәлеп төште. Вакыт галиҗәнапләренен мәрхәмәтсез һөҗүменә түзә алмыйча
бетәшкән, ныклыгын югалткан карт оя көзге усал җилнен йолкуына түзә алмады —
калтыранып-калтыранып торды да, үзе кебек үк күпне күргән каен ботакларына
бәрелә-бәрелә түбәнгә очты. Җиргә төшеп җиткәнче берничә кисәккә таралды.
— И-и-х! — дип ынгырашты карт каен, бергә гомер иткән дустын югалтканын
анлап — мина да күп калмагандыр.
Оядан чыккан кош йоннары, мүк-үләннәр күптәннән көрәк кермәгән бакчага
таралды. Кайсылары корыган тигәнәк, кычыткан сабакларына сарылды,
җинелрәкләре бөтерелә-бөтерелә өйнен тәрәзәләренә бәрелде. Әйтерсен йорт
хуҗасын чакырып тәрәзә кагалар.
И-и-х! — дип чытырдады койма да — Шакымагыз, файдасыз. Мина терәү
салырлык та адәм калмады нигездә.
Гөрләп торган чаклар бар иде бит, — дип монсу гына шыгырдап әнгәмәгә
кушылды ачылып калган өйалды ишеге. — Ишегалды чирәмендә балаларнын чыр-чу
килеп уйнаулары, каз бәбкәләре көтүләре, кояш күргән бозаунын ишегалдын
тутырып чабып йөрүе, тавыкларнын дөнья бетереп кытаклавы... Хуҗалар гүр иясе
булгач читкә таралган балаларынын кайтып күренгәне юк. Безнен беркемгә дә
кирәгебез калмады микәнни?! Җир кадере, нигез кадере бетте микәнни?!
— Җир кадере, нигез кадере... Оныттылар инде адәмнәр ул сүзләрне. Суган
фәлсәфәсе сатмагыз! — Өй түбәсенә килеп кунган карга сүзләре иде бу. Күкрәген
киереп горур утырган әлеге фәлсәфәченен түшендәге каурыйлары җилдә тырпаеп-
тырпаеп ала. Ул пыскып яуган янгыр тамчыларын калтыранып өстеннән коеп
төшерде дә бик белдекле кыяфәттә дөньяви теманы дәвам итте: — Без һәрвакыт
кешеләр янында яшибез. Алар булган җирдә без бар. Аларсыз яши алмыйбыз.
Игътибар иткәнсездер, сонгы вакытта авылдагы тал-тирәкләрдә оялар бушады.
Шәһәргә агыла халык. Халык артыннан безнекеләр калмый. Заманалар үзгәрде,
заманалар белән адәм балалары да үзгәрде.
— Ахырзаман... — дип чыгырдады койма җилдә калтыранып.
Карга башын алга ташлады да, канатларын җәеп монаеп утырган карт каен
яныннан очып үтеп бер якка янтайган лапас түбәсенә килеп кунды.
— Менә бу җимерелеп барган лапасны төзәтергә, әнә ул череп барган нигезне
ныгытырга кайтырлар дип уйлыйсызмы? Көтмәгез. Шәһәрдә яшәү шартлары
башкача, анда тормыш яхшырак, цивилизация, — диде карга үзенен күп белүе белән
горурланып. Өйалды ишеге ныграк шыгырдап куйды, карганын шомлы
фәлсәфәсеннән анын саруы кайный башлады бугай, түзмәде:
— Нигез — адәм баласының кендек каны тамган изге җире, — диде. — Аны
онытсалар ата-бабаларының рухлары рәнҗер.
— Тездән саз ерып, узарга юлы, атлап чыгарга төзек күпере булмаган караңгы
авылга кайттылар ди, көт, — диде карга, һаман үзенекен тукып.
Кинәт ишегалдына капка астыннан аклы-каралы мәче килеп керде.
Әңгәмәдәшләр тынып калдылар. Мәче иң элек туктап бөтен җирне беркат карап-
күзәтеп чыкты, аннан соң эре генә өйалды ишегенә таба юнәлде. — Кәтән ич бу! —
диде ишек шатланып.
— Йортны ташлап чыгып киткән йолкыш кайтып килә. Тьфү! — дип төкеренде
карга.
Ләкин Кәтән бернигә игътибар итмичә ачык ишектән өйгә кереп китте.
Мәчеләрнең йортка кире әйләнеп кайтуларын яхшыга юрыйлар. — Әле генә
моңаеп торган коймада өмет чаткылары кабынды.
— Бәрәкалла! — диде каен.
Шыгырдап капка ачылып китте. Әле генә «джип»тан төшкән гаилә күтәренеп
ишек алдына керде. Зур сумкалар күтәргән әти кеше алдан атлаучы улына эндәште:
— Менә улым, мин шушы йортта туып үстем. Бабалардан калган изге җир бу.
Без монда яшәячәкбез!
— Җүлә-ә-р-р! — дип акырынды карга һавага күтәрелеп.
— Җүләр-р-р! .
Тик аның тавышын җирдәгеләр ишетмәде. Ямьсез аваз яңгыр болытларына ияреп
юкка чыкты. Болытлар таралды. Тәрәзәләрдә биегән кояш нурлары белән бар җирдә
яшәү рухы, тормыш чаткылары кабынды.