Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘҖӘЛ МИҢА ӨЧ ТАПКЫР ЯНАДЫ


Беренче каберем еракта калды...
Әгәр дә мин ул чакта утырган урынымнан тагын бер генә сулыш сонрак кузгалган
булсам да, минем гомер 1955 елнын җәендә үк өзелергә тиеш иде. Ә каберем Ык
елгасынын текә яры астындагы җир куенында калган булыр иде...
Үткән гомеремне барлап утырган, күнелем сагышка чумган минутларымда минем
күз алдыма талгын гына агып ятучы газиз Ыгым килә... Анын назы, ятим һәм ач
вакытларымда тамагымны да туйдыруы, гүзәллеге белән үземне бар иткән табигатькә
гашыйк итүе, тирбәлеп торган дулкыннары белән юатуы ничек онытылсын...
Әйе, ач үлемнән дә күп еллар саклады ул мине. Тотсан — балыгы, тирә-ягындагы
җуалары, кузгалаклары, кызыл һәм кара бөрлегәннәре, чәй урынына пешерергә хуш
исле мәтрүшкәләре, сусыл кукылары, арырак атласан, карлыганнары, шомыртлары,
хәтта кыргый алмалары да синеке!.. Терекөмештәй тере бала булсан, эзләнсән, ул
әзерләп куйган җимеш- нигъмәтләрен таный белсән, шулар белән тукланганда
күнелен Ходайга мәдхия дә әйтеп торса, үтерми сине ачтан Ык буендагы табигать,
үтерми!
Дистә-дистә еллар аша шул чорларга борылып караган чакларымда сагыш тулы
күнелем елмаеп та куя еш кына. Мин үзем дә шул Ыкнын бер балыгы булдым бугай!
Күз яшедәй чиста, үтә күренмәле суына чумып, төбендәге чуерташларын, алар
арасында хәрәкәтләнүче энә күзедәй вак җан ияләренен ничек хәрәкәтләнүен, анда
тагын ниләр барлыгын карарга һәм күзәтергә ярата идем. Тагын бер хәл еш искә
төшә... Ыкнын Тарзанка дигән урыны бар иде. Ял көннәрендә Минзәләнен бөтен
халкы шунда су коена, ял итә. Ярда мәгърур боабабны хәтерләтүче галәмәт биек тә,
кин дә булып үскән бик дәү агач бар иде. Шунын өстәге бер ботагына бәйләнгән
арканга тотынып, Ыкнын уртасына кадәр үк Тарзан кебек очып суга чума идек.
Шундый бер көндә, онытылып китеп, күзлегем белән сикергәнмен. Елганын
уртасына барып төшкәч һәм күзлегем су төбенә киткәч кенә ялгышымны анлап
алдым. Йөзләрчә кеше кайнаган-коенган су, әлбәттә инде, болгана... Эзләүдән файда
юк. Икенче көнне, халык әле йокыда чакта — иртүк елга буена төшеп, әлеге аркан
белән тагын сикереп чумдым Ыкка. Төбенә төшеп, күзне кин ачып әрле-бирле йөзгәч,
ни күрим, «читтә кунган» күзлегем, колаксаларын тырпайтып, «мин монда» дигәндәй
елтырап ята! Най, чиста да, гүзәл дә, рәхимле дә иде минем газиз Ыгым!
Сизгәнсеңдер, укучым, беренче җөмләмдә үк сине каләм дигән «кармагыма»
эләктереп, үземне иркәләп үстергән һәм... бала чагымда ук үз куенына (мәңгелеккә!)
ала язган елгам белән таныштырып үттем. Шулай итмәсәм, мин синең күз алдыңа
туган табигатенә рәхмәтсез, аннан бары тик куркыныч кына күргән, шул очракны
гына хәтерендә калдырган үпкәчел бәндә булып килер идем.
Ә хәзер инде әлеге 1955 елдагы хәл турында...
Ыкның сулъяк яры һәр елганыкы кебек текә иде. Читтәнрәк карасаң, биек тә, тигез
дә стена кебек торган урыннары күп иде ул ярның. Бер көнне, сөзәгрәк ягыннан
килеп, шундый «стенаның» төбендә балык тотып утырам. Ә утырган җирем яр
астыннан як-якка сузылган тар гына сукмак... Өч кармагым инде суда, казап куелган
таяклары, өчесе өч якка сузылып, балык көтә. Калкавычлары да чумгалап ала, эләккән
һәм җепкә тезелгән балыкларым күз алдымда — суда уйнаклыйлар. Хәер, тыпырчына
дип әйтү дөресрәктер... Ләкин әле карашым ун адым тирәсе читкәрәк кадалган
дүртенче кармагыма да төшкәләп ала. Анысы аеруча чыдам җепле, кармагы да өч
чатлы, таягы да ныклы. Анысына җәенме шунда, чуртанмы-чуртмы кабарга тиеш.
Һич югы зур алабуга йотмый калмаячак андагы өч чатлы кармакка сыртыннан
эләктереп салынган бәртәсне! Әнә бит ул, ычкыну дәрте белән тарткаланып,
калкавычны тибрәтә-тибрәтә, үзе дә җепне як-якка йөртеп тора. Ыктан кайберәүләр
өчәр потлы җәен дә тота икән, минем бәртәскә дә берәр зур балык кызыкмый калмас.
Дөрес, җәенгә үк нәфесләнү юк-югын. Ә инде өч-дүрт килолы балыкларны тартып
чыгарулар шактый булгалады. Хәтта бер мәртәбә чуртанның үтә саллысын да,
сугыша-таркалаша торгач, кем әйтмешли, ярга сузып салдым бервакыт. Саңагын
билсәпид руленә кигереп кайттым ул көнне. Саңагы рульдә булса да, койрыгы юлны
себереп кайта. Унбиш-уналты яшьлек малайны оста балыкчы итеп танытуга шул да
бик җитә!
Бөтен Ыкның бердәнбер хуҗасыдай япа-ялгыз утырам. Гамил Афзал әйтмешли,
күктә — кояш, җирдә — мин! Аркам стенадай биек ярга терәлгән, астымда коры
печән, өс бөтен, борыннан чыга хуш исле төтен. Тып-тын. Яфрак селкетерлек тә җил
юк. Су өсте дә көзгедәй тигез. Оҗмах!..
Шулай да бераздан оҗмахның бер чите кителгән кебек тоела башлады — теге
ныклы кармагымның калкавычы да, җебе дә уйнаудан туктады. Әһә, мәйтәм, йә
тонган бу бәртәс, йә ычкынып тайган! Тикшерергә, җимен алыштырырга кирәк!
Булмас монда кашык хәтле генә балыклар белән юанып вакыт сату...
Әле генә тотылган чабакны эләктердем дә, җәлт кенә сикереп торып, теге кармак
янына йөгердем. Таягына тотынып өлгердем микән, артымда кинәт җил үткәне
тоелды, дөнья җимерелгәндәй гөрселдәү ишетелде, елганың каршы ярына таба
чүмәләдәй дулкыннар ыргылды. Дулкыннары да кап- кара. Нәрсә бу?! Артыма
борылып карасам, ни күрим, мин утырган урында... туфрак-балчык чүмәләсе!
Кармаклар да күренми, барысы да җир астында калган. Баксаң, биеклеге 4 метр
чамасы ярның калын катламы җимерелеп ауган. Ә ул каплап торган «төп стенадан»
бихисап юан һәм нечкә тамырлар асылынган. Җимерелеп төшкәненнән дә тамырлар
чыгып тырпайган. Әйтерсең лә мәңге кул тотышып, исәнләшеп яшәгән кешеләргә
ниндидер коточкыч афәт килгән дә, куллары өзелеп, төрлесе-төрле якка томырылган.
Әнә бит, өзелгән урыннары агарып калган тамырлар да, кабат кавышырга, ялганырга
насыйп булыр микән дигәндәй, бер-берсенә сузылып калган Ә инде ярның аумый
калганы су читеннән ике-өч адым ерагайган...
Юк, ул чакта курку дигән нәрсә кермәде күңелгә. Киресенчә (балалык
галәмәтедер): «Дус малайларны гаҗәпкә салып сөйләрлек зур вакыйга булды бу,
ичмасам! » дип сөендем дә сыман әле. Бары тик еллар үтә-үтә генә тирәнтен
уйландыра башлады... Әйе, урынымнан бер генә мизгел кузгалмый утырсам да минем
каберем әзер булган инде ул көндә... Мина нәрсә булганын да, кая югалганымны да
беркем дә белмәс иде. Берничә аймы, елмы шунда: «Качкандыр... Бүре-мазар
ашагандыр... Суга баткандыр...» кебегрәк сүзләр йөрер иде дә, тора-бара телгә дә
алмаслар иде. Һәр кешенен үз гаме, үз кайгысы болай да хәттин ашкан...
Шактый еллар баргалап йөрдем мин ул урынга. Япа-ялгыз килеш шушы
табигатьнен шаян да, монлы да бер баласы булганлыгымны, ин беренче
шигырьләремне һәм уч төбедәй хикәячекләремне дә шунда язганлыгымны да күз
алдыма китереп уйлану өчен... Бармаганыма, мөгаен, утыз гына ел түгелдер... Мин
яраткан, мине үстергән Ык елгасы бетте инде ул... ГЭС өчен мөмкинлекләр
тудырабыз, Ильич утлары белән дөньяны балкытабыз ди-ди суга батырдылар аны.
Мин йөргән юллар, сукмаклар да, әлеге мәгърур ярлар да юынтык ләгәннән аккан
суны хәтерләтә торган болганчык дәрья астында калды. Бер ярыннан икенче яры
күренмәслек кин булса да, анда су коенып кинәнгән кешеләр дә күренми. Кая анын
суында ачык күз белән чумып йөрү?!. Сукыр калырсын, юләр...
Су басуга бер-ике ел үткәч, биек таудан карап тордым балачагым Ыгынын ярлары
кайда булганлыгын чамалау өчен. Бигрәк тә иксез-чиксез пычрак сулыкнын
уртасында басып калган зур агачларны күргәч тетрәндем. Алар яфраксыз калган,
каралган... Озын кулларга охшаган, корыган кин ботакларын өскә күтәргәннәр дә:
— Нишләттегез безне, кешеләр! Ник шулай үзегезне дә үстергән Табигать ананы
үтерәсез?! — дип елыйлар сыман. Каргыйлар да кебек...
Шунда басып торганда: «Әгәр дә мин теге вакытта ук җир астында калган булсам,
кешеләрнен мондый ук рәхимсезлеген, коточкыч гамәлләрен һәм, гомумән, ямьле
дөньянын тәмам ямьсезләнүен күрмәгән булыр идем бит, Ходаем!» кебегрәк уйлар да
кереп тулды башыма... Ләкин яшәлде дә яшәлде... Менә җитмеш дүртенче яшем
бара... Еш кына мондый фикерләр дә килә: «Ходай мине исән калдыруны кирәк
тапканда, бәлки, болай дип уйлагандыр: — Яшәсен әле, дөньянын Минем юлдан
читләшүен, шул читләшүдән туган куркыныч вә ямьсез хәлләрне анласын,
анлаганнарын үз халкына, диндәшләренә язып та, сөйләп тә гомер итсен, кисәтеп тә
яшәсен! — дигәндер...» Әйе, яшәвен шулай яшәдем... Ләкин, Тукайчарак әйтсәм,
керләндем, күп кыйналдым, әмма дөньянын сафлыкка, шәфкатьлелеккә, гамь белән
гомер итүгә юл алуын күрү бәхетенә ирешә алмадым...
«Юләр врач»
Монысы инде армиядә, казарма караватында күргән төштән башланды...
Кыска, әмма көлдергеч, ә соныннан күп еллар буе уйландырган төш булды бу.
Төшемдә агач төбендәге эскәмиядә (казарма янында шундый урын бар иде) китап
укып утырам. Шулвакыт мина таба ап-ак халатлы, юантык гәүдәле табибнын ашыга-
ашыга килүен күрдем. Килеп тә җитте бу, сулыш та алмастан, кырыс кына бармак
янап, шелтәле тавыш белән боерып та куйды:
— Китап укып, вакыт сатып утырма монда! Марш! Тиз генә аракы тап та,
исергәнче эч! Акчан булмаса, үзем бирәм...
Ашыга-ашыга кулын кесәсенә батырды бу, әмма чыгарырга өлгермәде, төшем
өзелде — колагыма кырыс сержантнын «Подъём!» дигәне ишетелде. Караватнын
икенче катыннан атылып төштем дә, башкалар кебек үк ашык- пошык киенә
башладым. Үзем физзарядкада йөгерәм, үзем көләм: «Каян килеп керде бу юләр врач
минем төшкә. Бүтән врачлар аракынын зарары турында җай чыккан саен сөйлиләр, ә
бу юләр исергәнче эчәргә куша!.. Хи-хи-хи!..» Бит юганда да, көлеп җибәреп, чак
кына, кушучыма алган судан тончыкмадым: «Вәйт, юләр врач!..» Ашханәдә
утырганда да көлеп-көлеп куйгаладым... Кемгә аракы эчәргә кушуын әйт әле син
анын! Дөрес, урта мәктәпне бетергәч, чыгарылыш кичәсенен төнендә, мәктәпнен ат
абзары артына алып чыгып, тәвәккәлрәк классташларым ярты стакан аракыдан авыз
иттерделәр. Аннан сон армиягә китәр алдыннан күрше егетләре белән башка китәрлек
итеп эчтек. Ә бу юләр врач төшкә кергәнче мин инде ике елдан артык аракыны
иснәгәнем дә юк. Алай гына да түгел, искә дә алганым юк. Армиядә кыстап
караучылар булмады түгел. Анда да эчмәдем — курыктым. Гауптвахтага-мазарга
тыгарлар дип түгел, командирлар әткәм-әнкәмә берәр күнелсез хәбәр
җиткермәгәйләре, аларнын кәефен кырмагайлары дип курыктым. Ә бу юләр врач
мина — аракы турында уйлап та карамаган егеткә аракы эчәргә боера!
Көннен икенче яртысында дивизионны сафка тезделәр. Нарядка җибәрмәкчеләр.
Ә мин инде сафка басканчы ук нарядны кайда үтәчәгемне беләм. Чөнки әле мин өч
көн элек кенә отпускыдай килгән идем. Маневрлар вакытында артиллерия наводчигы
(төзәүчесе) булсам да, казармадагы тормышымда филнекедәй гәүдәле батарея
старшинасы җитәкчелек итә минем белән. Мин — писарь-каптенармус. Бер-бер
мөлкәт кирәк булса да, кемнәргәдер увольнительный тутырырга туры килсә дә, берәр
документ язу кирәге чыкса да, старшина Лапиннын бөтен казарманы тетрәтеп
мөгрәве ишетелә: «Саитбатталов, ты где?!»
Менә шул старшинама, күчтәнәч итеп, Минзәлә аракы заводыннан чыккан ике
«акбаш» һәм ярты түшкә каклаган каз алып килгән идем отпускыдан. Шуларны
йоткач, потлы кулын җилкәмә салып: «Хороший ты человек, Саитбатталов. И водка,
и гусь хорошими оказались», — дип мактаган һәм шунда ук нарядка кая җибәрәчәген
дә әйткән иде: без хезмәт итә торган Жмеринкадан алты-җиде чакрымда гына
винтполигон бар — шунда! Аны саклау өчен гадәттә бер сержант белән ике
рядовойны унбиш көнгә җибәрәләр. «Оҗмах!» диләр иде андагы нарядта булган
солдатлар. Брикет ягып җылытыла, торган каравыл өе дә бар анда. Тышта нинди генә
салкын яки юеш булмасын, ут чәчеп торган мич каршында кызыналар. Ә инде ике-өч
йөз адымда гына Тартак дигән авыл бар. (Чаярак солдатлар аны Бардак дип йөртәләр.)
Өченнен берсе телефон төбендә калса, икәвенә шул авыл кызларынын кочагында
хозурланып төн үткәрергә мөмкин. Бу хакта «Фил» абзый да белми түгел. Шунадыр:
«Пользуйся моей добротой!», диде.
Анлашылды: Барда... тфү-тфү... Тартакка сержант Марач һәм ике рядовой
барачакбыз. Берсе — Сверлау егете Матвиенко. Сөенештек. Аннан сон, армия уставы
кушканча, наряд алдыннан ике сәгать черем итү өчен, казармага юнәлдек.
Ләкин мина казармага керергә туры килмәде — ишек төбендә Башкортстаннан
килеп хезмәт итүче Әхмәт Йосыпов дигән татар егете туктатты.
— Ике сәгать йоклау миенне генә томалый бит ул... Әйдә, койма аркылы чыгып
таябыз да, әнә теге йортка керәбез. Ишек төбендәге почмагында бер мичкә виноград
ширбәте бар ул хахулнын. Стаканын илле тиеннән сата. Ну, тәмле, ну, баллы, малай,
ширбәте! Теленне йотарлык! Миндә акча да бар — киттек!
Әйе, һәрвакыт акчалы малай иде бу Әхмәт — армейский спекулянт иде. Каяндыр
иске-москы итекләр, гимнастеркалар, шинельләр юнәтә, шуларны, берничә тиен дә
биреп, «салагаларнын» яна киемнәренә алыштыра. Шул яналарын тирә-якта яшәүче
хохолларга сата. Ә аларнын инде хәрби киемгә мөкиббән икәнлеген һәркем белә:
эшкә дә, кешелеккә дә кияләр солдат киемен.
Әхмәт хәмер эчәргә чакыргач, әле иртән генә күргән төшем дә искә төште тагын!
Янә кабат көлдем әлеге юләр врачтан, «ярый инде, синенчә булсын», дип. Аннары
Әхмәт артыннан иярдем. Почмактагы мичкәне күргәч, исем китте: үзе юан, үзе биек.
Эче тулы виноград. Шуна колхоз казаны капкачыдай такта капкач та салынган.
Капкач өстенә икешәр потлы гер ташлары куелган. Тутырылган виноград шул басым
астында әкрен генә кысыла-сыгыла әчи тора, аска җыелганы, чемер-чемер килеп,
кодрәт җыя. Бабай чумырып-чумырып сала тора, без чөмерә торабыз. Шулкадәр
татлы, тәмле! — корсаклар күпкәне дә онытылып киткән. Бәй, градусы да барлыгы
аякка басып, урамга чыга башлагач кына сизелде. Инде шактый исергәнебезне дә
сизеп алдык, шуна күрә казарманын туалетлары, юыну бүлмәләре урнашкан арткы
яктан гына йоклап ятучы хезмәттәшләребез янына үтмәк булдык. Казарманын
коридорына керә торган ишекне шыпырт кына ачып маташа идем, каршыма ук
замполит Лосев килеп басмасынмы!.. Борылмак, чигенмәк булдым — барып
чыкмады, замполит гимнастерка итәгемне эләктерде.
— Нишләп йөрисен? Нишләп йокламыйсын? Ба-а, ты же пьян! Куда назначен в
наряд? Куда?! Винтполигон!? Ты же винтполигон пропьешь... Старшина! Где
старшина?! Старшина, ко мне!!!
...Винтполигон сагына минем урынга бер кыргыз егетен җибәреп, мине, бераз
черем итеп алгач, артиллерия паркынын каланчасына менгереп бастырдылар... Тәнгә
сылана торган дымлы суык... Нәр бөртеге баш бармак башы кадәрле юеш кар төшә,
шинель манма су. Төн карангы. Тән калтырый. Ә тегендә, винтполигондагы мич
каршында, минем урында(!) болай да җылы якта яшәп үскән кыргыз малае кызына!
Шушы җәфаны теләгән икән мина төшкә кергән юләр врач!..
Хәер, алай булып чыкмады...
Тан аткач, смена арасында, казармага кердем. Дневальный тумбочкасы янындагы
табуретта дивизион командиры Брук утыра. Җилдер-җилдер китереп, телефон
«колагын» әйләндерә, ә үзе, сүгенә-сүгенә, трубкага кычкыра:
— Винтполигон! Винтполигон!.. Вашу мать! Куда подевались?! Почему нет
ответа? Все разом в Бардак ушли, да?! Алло, алло!.. Винтполигон!..
Кара карчыгадай кырыс подполковник, биниһая үртәлеп чыгырдан чыккач,
сикереп торды һәм «вашу мать» кебек кәлимәләргә «сейчас поеду, всех...» кебегрәк
янауларын өсти-өсти, ишек алдына ыргылды. Ул кереп утыруга ук, Украина
декабрена хас карлы сазны ярып, вездеход урыныннан кузгалды һәм, як-якка пычрак
аттыра-аттыра, күздән югалды. Ә инде... кабат ике сәгатьтән... (язарга да авыр,
дуслар), хәрби частька кара хәбәр таралды: винтполигон сакларга киткән егетләрнен
барысы да үлгән... Кыргыз егетенен сулышы булган әле. Әмма ул да госпиталь
юлында җан биргән. Мондый фаҗиганен хикмәте дә тиз ачыкланды: каравыл
йортынын юшкәсен иртәрәк ябып, йокыга киткәннәр икән. Ис тиеп үлгәннәр...
«Фаҗига» дидем бит әле, әйеме? Дөресен генә әйткәндә, тетрәнмәдем дә, артык
кайгырмадым да кебек ул чакта. Подумаешь, өч солдат үлгән... Анда — армиядә
сугыш булмаган чорда да солдатлар еш һәлак була: кайсы-берсе үткән сугышта җиргә
күмелеп калган минага басып та, урман эчләрендә күгәреп-кызарып беткән
снарядларга орынып та күккә күтәрелеп оча. Әйтик, маневрлар вакытында күрше
полкнын авыр танкы җирдән күтәрелеп, гусеница дигән чылбырларын өскә күтәреп,
сыртына, ягъни башнясына ятты. Баксан, җир астында унбишләп ел элек «качып
калган» бомбанын өстенә менгән булган... Ярый әле, авыр контузия алган булсалар
да, экипажындагы егетләр исән калды. Ул гарипләрне ата- аналары госпитальдән
алып киттеләр. Тагын бер егетнен үлеме гыйбрәтле дә, кызык та булып истә калды.
Әйе-әйе, кызык та булып... Без ул көнне бөтен полкыбыз белән артиллерия паркында
эшләдек. Тягач механиклары тягачларын төзәтә, минем кебек пушкарьлар
гаубицаларын чистарта, көпшәләрен көзгедәй ялтыратканчы ышкый. Әнә теге аргы
башта шоферлар кайнаша. Шуларнын кайберләре машиналарынын шиннарын
кабарту белән мәшгуль. Насос эченнән көчле басым белән чажлап, колак пәрдәсен
ертырдай тавыш белән сызгырып чыккан һаваны шиннын клапанына терәп алулары
була, бушаган шин бер мизгелдә таш кебек катыланып кабарып та чыга.
Кинәт шул яктан кычкырышкан, өтәләнеп җикерешкән тавышлар колакны ярды.
— Ты што наделал, сука!
— Ты ведь человека убил!!!
— Разьве так шутят?!
Барып карагач, анлашылды: бер солдат бөгелеп, тункаеп эшләгәндә икенчесе,
шаярмакчы булып, монын ашаганын бушата торган «нокта»сына насосны терәп алган
икән. Әнә, ята җирдә солдат. Күз ачып йомганчы кабарган да, бүселеп китеп
шартлаган...
Анда һәр солдат үлгән яки һәлак булган саен кызгана, кайгыра башласан, үзеннен
чиргә сабышуын бар. Шунысын да белә идек ул чакта ук: тыныч хезмәттә чакта да
солдатларнын күпмеседер үлү норма санала. Ягъни ул үлем өчен командирларны
җавапка тартмыйлар... Бу юлы да шулай булды
— шартлаган солдатны туган ягына илтеп тапшырдылар и вәссәлам! Үлеменен
«кызыклыгы»ннан көлдерү өчен генә искә алгаладылар мәрхүмне кайберәүләр...
Бераз гына төп вакыйгадан читкәрәк китүемнен хикмәте шунда гына
— солдат гомеренен өзелүе совет чорында да кайгы булмады армия өчен, хәзер дә
бер тиен дә тормый ул җан ияләренен бәһасе. Сүз унаенда әйтеп кенә үтәм: бу темага
мин егерме еллар элек «Солдат: кешеме, хайванмы?» дигән күләмле мәкалә язып
дөньяга чыгарган идем инде... Шулай. Берәр бозау яки сарык үлсә дә колхоз
фермасында, биш алты кешене суд каршына бастырулары ихтимал. Солдат үлеме исә
исәпкә дә, санга да кертелми.
... Әйе, Әҗәл мина солдат чагымда да янады. Ләкин, Ходай рәхмәтедер, тагын
исән калдым. Шул вакыйга искә төшкән саен болай да уйланам: әгәр мин ул чакта
винтполигон сагына җибәрелгән булсам, минем гомерем дә 1960 елнын 23
декабрендә өзеләсе булган... Башкача да фараз кылып карыйм: кем белә, ул көнне
хәмер эчмәгән һәм шул хәмернен гөнаһ шомлыгы аркасында ул каравылга барудан
тыймасалар, старшина Лапин хәл иткәнчә тегеләр белән китсәм, бәлки, кем белә,
барыбыз да исән калган булыр идек! «Мичне томаларга иртәрәк әле, егетләр», дип
кисәтә алган, тынлата алган булыр идем, бәлки... Хәер, үтәсе үткәч, китәсе киткәч
кенә «бәлки»ләп утырудан, кысыр хәсрәтне куертудан ни файда?! Алар бит инде ярты
гасырдан артык җир куенында.....................
Теге күргән төшемне искә төшергән саен елмаям да:
— «Юләр» табип юкка гына кисәтмәгән икән! — дип куям. Әмма шунысын
онытмыйм: ул чакта да минем гомерне, ни өчендер, Ходай
саклаган. Теге врачны төшкә кертүче дә, Әхмәт Йосыфовны алдыма чыгарып куючы
да Аллаһы Тәгалә Үзедер, дип уйлыйм. Ләкин... шулай уйлавым гөнаһ саналмый
микән?...
Кеше гарьлегеннән гарьләнеп...
Әҗәл белән өченче мәртәбә күзгә-күз очрашуым мизгелен язар алдыннан бик озак
уйланып утырдым... Язуын язармын да бит, ләкин дөнья тупасланып, кешеләрнен
шактые оялу һәм гарьләнү кебек хисләрдән мәхрүм калган бу заманда анламаучылар
да күп булыр кыйссамнын монысын... Шуна күрә төп вакыйгага керер алдыннан
укучыма бер сорау бирәсем килә:
— Әгәр дә сина — бер гөнаһсыз бәндәгә кемдер берәү нахакка кап-кара гаеп
ташласа һәм бөтен дөньяга таралырлык итеп сөйләсә яки һич югы миллион татар
укырлык итеп язып чыкса, нишләр иден? Әгәр дә хурга калдырган кеше үз гаебен
танудан һәм гафу үтенүдән дә баш тартса.
Син уйлый тор, укучым, ә мин тәвәккәлләп язуымны башлыйм.
Бу хәлнен 1987 елнын апрель ахырында, булганлыгын бик яхшы хәтерлим.
Санаторийдан кайтышлый Түбән Камадагы энекәшемә кереп чыгуны кирәк таптым.
Анда кергәнче юл өстендәге киосктан «Социалистик Татарстан» гәҗитен алдым. (Ул
чакта анын тиражы 200.000 чамасы иде. ) Энекәшемнен гаиләсе белән хәл белешкәч,
сөйләшеп тә утыргач, балконга чыгып әлеге гәҗитне караштыра башладым. Ягъни
үземне кызыксындырырдай язма эзлим. Шундагы язмаларнын ин зурысы — кем
әйтмешли, сөлге кадәресе бер язучыбызнын тәнкыйди мәкаләсе икән. Ху-уш, укый
башладым тегене. Әһә, бу тәнкыйтьче үткән гасырнын җитмешенче елларында
шактый унышлы әсәрләре белән әдәбият сөючеләрнен игътибарын җәлеп иткән, тора-
бара «Канатлар талмасын» исемле бик шәп повесте белән сокландырган Хәниф
Хәйруллин дигән язучыбызнын иҗатына бәя бирүгә керешкән икән. Мондый
рухтарак башлаган тәнкыйтьче юлдан-юлга усаллана баручы мәкаләсен: «Син,
Хәниф, прозаик буларак, әйбәт кенә әсәрләр яздын, яратып укырлык берничә китап
та чыгардын. Ләкин шигырьләрен бик сай, язылышы талымсыз, түбән...
Шигырьләрен тупланган җыентыгын бернәрсәгә дә ярарлык түгел...» Шундый бәясен
анлый башлауга ук аптырашка калдым... Нәрсә бу?! Әллә Хәниф шигырьләр дә яза
башлаганмы?! Нәм шулчак анын белән бергә эшләгән чорым да күз алдымнан үтте.
...1963 елнын мартында мине — Минзәләдә туган-үскән, шундагы район
газетасында берничә ел эшләп өлгергән егетне — Сарманда чыга башлаячак
«Ленинчы»гәҗитенен редакторы Әслах Гаязов үз янына эшкә чакырган иде. Ягъни
яна гәҗитне оештыруда, аны дөньяга чыгара башлауда булышлык итүемне, бер-ике
ел булса да шунда бүлек мөдире булып эшләвемне теләгән иде Әслах абый... Бардым,
эшли башладым. Баксан, Сарманнын үзендә дә Илгизәр Кушаев, Равил Гыймадиев
кебек шәп кенә каләмчеләр бар икән. Дуслык, сердәшлек өчен дә менә дигән! Бер-ике
айдан Буада редактор булып эшләүче якташлары Хәниф Хәйруллин дигән ир кайтып
төште. Әллә Буаны яратмаган, әллә Буа аны үз итмәгән — анысын белгән юк, ләкин
шунысы ачыкланды, Сарманына бөтенләй кайткан бу, эш сорый редакция
хуҗасыннан. Ана җаваплы сәркәтип вазифасын бирделәр. Навалырак икәнен дә
чамаладым каракучкыл йөзле, бөдрә чәчле чибәр бу ирнен. Бигрәк тә шигырьчеләрне
өнәп бетерми иде Хәниф. Хәтта, шигырь белән мавыгучылар белән сөйләшкәндә,
борынын чөя төшеп, шул ук вакытта йөзен дә читкә борып, эре кыяфәт белән:
— Йөрисез инде кычытмаган җирегезне кашып, буталчык сүзләрегездән
куплетлар әвәләп... Акыллырак мәкалә язсагыз шәбрәк булыр иде, ичмасам, кирәге
чыгар иде, — дигәннәре дә истә.
Дөрес, ул вакытта әле язучы исемен күтәрерлек әсәрләре сизелми иде. Иллә дә
мәгәр район гәҗитен матурларлык очеркларны бер утыруда язып та бетерә иде.
Язганда каләменнән җил күтәрелгәндәй була иде: җинел яза, белеп яза!.
Әйе, бер генә мәртәбә дә шигырь язганын күрмәдем. Ул жанрдагы әсәрләрен
матбугаттан да укыганым булмады...
Ә бу Тәнкыйтьче агай (исемен, фамилиясен әйтмим, гүрендә тыныч йокласын) исә
кемлеген, иҗатын биш бармагымдай яхшы белгән Хәниф Хәйруллиннын (дип
уйлыйк хәзергә) шигъри җыентыгыннан аерым строфаларын тезә-тезә, үзен
әйләндерә-әйләндерә типкәли. Имеш, шушындый иҗатны шигырь дип буламы? Ник
мондый рисвай нәрсәләр язып, аерым җыентык та чыгарып, әдәбиятнын бәясен
төшерәсен?!
Бәй, әлеге строфаларнын кайберләре таныш булып тоела башлады бу рәхимсез
тәнкыйтьне укый торгач... Хәниф Хөснуллин дигән шагыйребезнен шигырьләре
түгелме сон болар?! Ул бит еш кына яна язган шигырьләрен мина да укып күрсәтә
иде. Төгәлрәк әйтсәм, күп еллар буе укып, колагыма тукып яшәде аларны.
Монысынын да тарихын берничә җөмлә белән сөйләп үтим инде... Мин Хәниф
Хөснуллин белән алтмышынчы еллар башында яшь язучылар семинарында
танышкан һәм дуслаша башлаган идем. Тәбәнәк буйлы, җирән чәчле, юантык гәүдәле
бу егет үзенен эчкерсезлеге, кешелекле, ярдәмчел булуы белән җәлеп итте.
Минзәләмдәге эш телефоныма да хәл-әхвәл белешеп шалтыраткалады. Берничә елдан
үзе дә килеп чыкты редакциягә. Гәҗиттә эшлисе килә икән дә, урын таба алмыйчарак
йөрүе икән. Нәкъ шул көннәрдә район радиосынын эшен, сыйфатын яхшырту,
тапшыруларнын вакытын да арттыру кирәклеге турында райкомнан фәрман булган
иде. Оештыру эшләрен редакциягә йөкләделәр. Радионы редакциянен бер бүлеге
буларак таныячакларын да редакторнын колагына кат-кат киртләделәр. Әйе, нәкъ
шул көннәрдә редакторым:
— Яраклы кадр тапканчы син оештырырсын, син алып барырсын
радиотапшыруларны, — дигән иде. Без көткән кешенен үзе килеп керүе сыман булды
Хәниф Хөснуллиннын Минзәләдә пәйда булуы. Сүз озайтып тормастан, шуны гына
әйтәм: Хөснуллин күп еллар буе бездә эшләде, иҗатынын сагышы да, барышы да күз
алдымда булды. Яши-яши төрле шәһәрләргә күчсәк тә, аралашуыбыз өзлексез иде.
Шулай итеп, әлеге биек йортнын ин югары балконында утырганда ук ачыклап
бетердем: баксан-күрсән, йа Хода, теге Тәнкыйтьче агай Хәниф Хөснуллиннын
шигырьләрен Хәниф Хәйруллинныкы дип белеп язган икән әлеге чыбыркылы
тәнкыйть мәкаләсен!.. Әле бит үзенен язучы булуына ныклап инанган, күп меннәрчә,
хәтта миллионнарча татар алдында үзен җаваплы итеп тойган каләм иясе бер генә
фактны ялгыштырса да ояла, хурлана, гарьләнә, эчендә үкенү ялкыны яна. Ә бу
очракта зур форматлы гәҗит битен тутыра язган зур мәкалә бары тик ялганнан,
гөнаһсыз каләм ияләрен пычратудан, мыскыл итүдән гыйбарәт!
Шул мизгелдә, бер-берсен тыгынлый-тыгынлый кырыкмаса-кырык сорау тула
башлады башыма:
— Ничек бу Тәнкыйтьче агай китаплар тышлыгына ук ап-ачык итеп басылган
әдипләрнен фамилияләрен дә укый алмаслык хәлгә килгән?!
— Үзенен ни-нәрсә язганын да анлый алмаслык дәрәҗәгә җиткән, үзе кебек үк
танылган ике язучыны шакшыга батырган бу кеше бүгеннән сон дөнья күзенә ничек
күренергә тиеш?!
— Бу мәкаләне укыганда теге әдипләр нинди хисләр кичерер икән?!
— Язганынын пасквиль икәнлеген тәмам анлагач, бу агай хурлыгыннан-
гарьлегеннән бауга менмәс микән?!
Бу очракта укучыбыз шунысын да белергә тиеш: әсәрләрен иҗат иткән чакта чын
язучылар үзләрен фәкыйрьләр яки патшалар итеп тә, фаҗигагә юлыккан адәм итеп тә,
мескен кол һәм җәллад итеп тә тоярга сәләтлеләр. Ягъни әдәби геройлары кичергән
хисләрне, максатларны, кайгы-хәсрәтләрне бөтен тулылыгы белән үз йөрәге аша
кичерә беләләр. Бу — Ходай биргән үзенчәлек. Менә мин дә биек балконда шундый
халәткә килдем. Ә сорауларым һаман үрчи торды:
— Әгәр дә мин шундый ялган гыйбрәт язган булсам, нишләр идем?!
Каным кайный, башым әйләнә башлады, хәтта шундый мәсхәрәгә үзем
юлыкканмындыр, бөтен милләт алдында гафу ителмәслек рисвайга калганмындыр
сыман тоелды һәм... искә төшерү дә куркыныч хәзер... тугызынчы каттан аска
карадым. Анда асфальт. Машиналар кайный. Шунда кинәт әллә нәрсә булды — тәмам
хәлсезләндем. Биеклек мине аска суыра башлады. Һәм ул мине сөйрәп тә төшерәчәк
иде. Ләкин шул мәлдә артымда салмак, тыныч кына тавыш ишетелде:
— Әйдә, абый, кер. Өстәл әзер. Тамак ялгап алыйк.
...Әйе, шөкер, акылым сафланып, дөньям яктырып китте. Ашап- эчеп алгач,
энекәш белән яшелләнүе сизелә башлаган бакчага чыктык. Шушындый да матур
табигатьтән — һәр үләне, һәр бөҗәге, агачларда ачылып килүче һәр бөре күзенә
мөлдерәп караган якты дөньядан ничекләр итеп үз теләген белән китмәк, кап-карангы
җир астына ничекләр күчмәк кирәк?!
Шулай... Ул чакта да исән калдым. Анысына да 24 ел үткән... Әлегә яшәп ятам,
иҗат итәм. Гомер бик кыска ул. Үлем барыбер килә! Әгәр дә Әҗәл тагын да килсә,
мөгаен, сонгысы булыр... Җитмештән дә нык узган карт белән сатулашып тормас ул...
Әнә, яраткан, хөрмәт иткән каләмдәшләрем булган ике Хәнифнен мәнгелеккә
күчүләренә дә күп еллар үтте инде. Теге тәнкыйтьче яманласа да, әйтеп бетерим:
үзеннән сон әдәби мирасы күп калмаса да, Хәниф Хөснуллин да сәләтле шагыйрь иде,
мәрхүм. Ләкин анын сәләтен күрмәделәр яки күрсәтмәскә тырыштылар.
Ә-ә-ә!.. Теге Тәнкыйтьче агайны әйтәсезме? Казанга кайткач очраштым мин анын
белән. Гарьлекле мәкаләсен дә исенә төшердем.
— Ничауа, андый хәлләр булгалый ла ул... Үтәр әле, онытылыр...— диде дә,
елмаеп та куйгач, берни булмагандай үз юлы белән китеп тә барды...
Редакциядән.
Кадерле авторларыбыз һәм укучыларыбыз. Яңа сәхифәне дәвам итеп үз
язмаларыгызны да җибәрегез әле. Мондый очраклыклар һич тә кызык-мызык, «
шаккатризм »нар гына түгел, ә бәлки күп-күп адәм затларының һәм тулаем кешелекнең
дә киләчәгенә тәэсир итә ала торган серле төеннәр булса кирәк...