Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАРУРМАН ҖАНЛЫ КЕШЕ


Казан мәчетләре турындагы тапшыруларны телевидениедән кабатлап күрсәткән саен
Хәйдәр Гайнетдин искә төшә. Ул әзерләгән тапшырулар... Аның дулкынландыргыч
тавышы. Сүзнең тәмен белеп ашыкмыйча гына иске мәчетләр турында сөйли. Үзе дә
шушында янәшәдә генә кебек. Менә-менә ишек кыңгыравы чылтырар да, кабарынкы
күзләрен каплаган калын пыялалы күзлеген рәтләп, ул килеп керер төсле. Гадәттәгечә
коридорда тәмәке кабызырбыз һәм ул телевидениегә
кагылышлы яңа идеяләре белән уртаклашыр, мине берәр
тапшыруга чакырыр. Кичләрен аның башына әллә нинди
идеяләр килә торган иде.
Вакытның күз ачып йомган арада узуына хәйран калырлык.
Аның дөньядан китүенә дә шактый вакыт үткән. Тапталган сүз
булса да әйтим инде — үлеменә әле дә һич ышанасы килми.
Бигрәк фаҗигале китте шул. Ьәлак булды.
Мин Казанга килгәндә ул «Ялкын» журналында эшли иде.
Гел аралашып торсак та, без аның белән алай тиз якынаеп китә
алмадык. Ул чакта Хәйдәр Рөстәм Мингалим, Марсель Галиләр
белән бик якын дус иде.
Кайчагында алар Кутуй урамындагы студентлар тулай
торагына килеп керәләр, мин, тагын бер-ике шәкерт Казан
урамнарына чыгып китәбез. Иске аэропортка кадәр барып
җитәбез. Андагы ресторан тәүлек дәвамында эшли иде. Янәшәдән кечкенә очкычлар
һавага күтәрелә. Аларның җиле безнең чәчләргә орынгандай була. Кайтканда исә без инде
урамны тутырып кайтабыз. Хәйдәр мәһабәт тавыш белән «Карурман»ны сузып җибәрә.
Автономиянең тар кысаларында да, урыс Казанында да үзебезне азат, хөр итеп хис иткән
мизгелләр булгалап тора иде.
Шәп җырлый иде ул. Җырлау сәләте дә нәселдән килә шул. Әнисе — Илһам
Шакирның бертуган апасы бит. Кайчагында Марсель Гали Илһам агайга юри бәйләнеп тә
маташа иде: «Нигә син, янәсе, Хәйдәрчә җырлыйсың? Подражаешь.»
Ләкин ничаклы аралашып йөрсәк тә, мин аның «Карурман»нан бүтән җыр
башкарганын ишетмәдем. Дөрес, ул аны да бик нык кәефләнгәндә генә җырлый иде.
Кайчагында шулай төн уртасында өйгә килеп керә, бераз утыргач, коридорда аның
тавышы стеналарга бәрелеп тышка ыргыла. «Кара да гынай урман, караңгы төн...»
Диварлардан акшар коела, түбә бераз күтәрелеп ыңгыраша да кире үз урынына утыра.
Икенче көнне йорттан чыккан кешеләр аңгыраебрак атлый башлый.
Кайчагында ул Аккош күлендәге язучылар дачасына килеп тә җырлап китә.
Концертларга йөрми торган әһле каләмгә бу чыгыш берничә елга җитә иде. Хәер, хәзерге
концертларда андый тавышны ишетеп буламыни?.. Шул Илһам агай үзе чыгып җырласа
гына инде.
Килмәс идем Аккош күлләренә, Йөрмәс идем җырлап ««Карурман»ны, —
Түгеләсе килә бушанганчы,
Тыеп буламыни моңлы җанны?!
Мөлдерәмә моңдыр күңелемдә, гомер буе җырлап йөрү язган. Кая барыйм
инде түгелергә, — Бердәнбер бит җирдә — шәнре Казан.
Аралашыр өчен җайлы кеше түгел иде ул. Берәр ялгышыңны күрсә, каһкаһәләп
көләргә дә күп сорамый. Минем үземә дә аның белән берничә тапкыр чәкәләшеп алырга
туры килде. Хәер, гаеп күбрәк үземдә иде, ахрысы... Артыграк кызу идем яшьлегемдә.
Һәрхәлдә, тыштан төртмәле, чәнечкеле булып күренсә дә, аның бик нечкә күңелле, тиз
рәнҗүчән кеше икәнен мин белә идем. Ләкин күпләргә аның җаны нигә? Шуңа күрә аны
өнәмәүчеләр, хәтта дошман күрүчеләр җитәрлек булды.
Студент чакта «Ялкын»га китергән шигырьләрне аның кулына тапшыра идек. Бераз
чатаклык күрсә, ул алагаем авызын җәеп көлә, пөхтә хәрефләр белән төзәтеп куйгандай
итә. Йә, ничек яратасың, якын күрәсең бу кешене? Әмма тулай торакка кайтып аугач,
уйлана-уйлана, аның хаклы булуына төшенәсең. Төрле кеше төрлечә мөдәррислек итә
шул.
Ул гаҗәеп бер стилист иде. Шигырьләренә генә күз салыгыз — анда һәр сүз үз
урынында, һәр юл чарланган. Әмма моның кире яклары да бар — аның шактый гына
шигыренә ниндидер тилелек, очыш җитми, шигырь «ат уйнагандай уйнамый.» Хәер,
мондый кимчелек атказанган байтак шагыйрьләргә хас. Уйласаң, ул кимчелек тумыштан
килә бит. Тумыштан кешегә шигырь очкыны күчмәгән. Ә ул көн саен утырып, гадәт
буенча, шигырь язып азаплана. Хәйдәрнең шигырьләре аз. Ул аларның күбесен студент
чакларында язган, мөгаен. Соңгы ун-унбиш елда ул инде шигърияттән бөтенләйгә киткән
иде. Тик алардан, бер килгәч, бөтенләйгә китеп буламыни?! Бөтенләйгә — аннары...
Никадәр генә яшерергә тырышса да, иҗатчының асылы әсәрләренә күчә. Ул тормышта
да пөхтәлекне, ыспайлыкны ярата иде. Көзге пычрак көннәрдә караңгы Казан урамнарын
гизгәннән соң безнең киемнәрне юмыйча икенче көнне рәешкә чыга алмыйсың, ә аның
чалбарында ник бер тап булсын.
Рухының да пакь калуын теләде ул. Әлбәттә, монысы авыррак иде. Хәтта Тукаебыз да
гомеренең ахырында көрсенеп куйган бит: «Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли
алмадым.»
Менә минем алдымда Хәйдәрнең «Ут теле» дигән бердәнбер шигырь китабы ята. 1982
елда нәшер ителгән. Кайберәүләр хәтерлидер әле, совет елларында күпләрнең китабы
берничә «кызыл» шигырь белән башланып китә иде. Аларны шагыйрьләр «паровоз» дип
атый. Янәсе, шуның белән уяу цензураны алдыйлар да, бернинди идеологиясез лирика
яисә мәгънәсен беркем дә аңламаслык «крамола» шул «паровозга» тагылып укучыларга
барып ирешә. Һи, гүзәл наивлык. Бу инде бер үзгәрмәс гадәт-йолага әверелгән. Шуңа да
шигърияткә әлеге нәни генә хыянәт табигый да тоела иде. Әйтерсең, хыянәтнең нәние
була... Ә Хәйдәрнең шигырь китабы чәчмә эпиграф белән башланып китә: «Безнең
халыкта шундый ырым бар: имеш, болында сары чәчәк җыйсаң, йортыңда янгын чыга.
Аннары тагын шундый ышану да яши: имеш, янгынны сүндерү өчен һәм утка пешкән
урынны дәвалау өчен ут телен белергә кирәк».
Ут төрттем мин төнгә!
Тау башына яктым учак, ялкын дөрләде. Үрләде ул караңгылык буйлап,
Кабатларга теләп көннәрне.
Һәр шагыйрь шулай бер тапкыр гына булса да караңгылыкка ут төртеп карарга
тиештер.
Үз иманыңа каршы бармау өчен эчке җегәр, рухи көч кирәк. Совет матбугатында
эшләп тә, шул идеологиягә хезмәт итмәскә тырышучылар күп түгел иде. Хәйдәр сөйләгән
бер вакыйга искә төшә. Пионер гәҗитендә эшләгәндә бугай, аны редактор үз бүлмәсенә
чакыра. Кайсыдыр бер авылда янгын чыккан да, мәктәптә укучы бер кыз шунда янып
үлгән икән. Ул, пионер галстугының янган өйдә онытылып калганын искә төшереп, кире
кереп киткән. Галстукны озаграк эзләгәнме, чыгарга өлгермәгән. Редактор ханым,
әлбәттә, бу кызны «каһарман пионер» ясап мәкалә яздырыр өчен Хәйдәрне шул авылга
юлламакчы икән. Ул анда бардымы, хәтерләмим, тик каһарман кыз турында мәкалә
язылмады, билгеле. Хәйдәр бу турыда бик тетрәнеп сөйләгән иде. Бу бичара кыз коточкыч
мәрхәмәтсез идеологиянең корбаны ләбаса! Мескен баланы бер гади чүпрәк хакына утка
ташланырлык кимәлгә җиткерер өчен кемнәр шулкадәрле тырышты икән. Ут телен, ут
телен өйрәтергә иде аңа! Әлеге вакыйганы ул үзенең бер чәчмә әсәренә дә кертте бугай.
Соңгы елларында Хәйдәр проза әсәрләре язды. Алары да аның шагыйранә иде. Бер-
бер артлы «Су кызы», «Яшел алма» кебек бәян-хикәяләр тупланган китаплары чыкты.
Дөрес, аның иҗаты күләм ягыннан әлләни мактанырлык түгел. Матбугатта,
телевидениедә эшләгән кеше бик җәелеп тә китә алмый. Хәер, сәбәп монда гына да
түгелдер...
Иң мөһиме, ул безгә тыгыз җәсәдле, нәфис тел белән язылган әсәрләр калдырды.
Ә күпме язган булыр иде. Яза алган булыр иде. Әдәбиятның бөтен нечкәлекләрен
тойган, телнең бөтен хасиятен үзләштергән кешеләр бездә күп түгел бит.
Әдәбиятта нидер казаныр өчен талант кына җитми. Мәгълүм булганча, талантсыз
килеш тә анда зур уңышка ирешкәннәр бар. Мөгаен, күпмедер кимәлдә иҗатны спорт
белән чагыштырырга мөмкин. Озак вакытлар язмый торсаң — ягъни кул китсә! — үзеңне
формада тотмасаң, иртәме-соңмы арадан төшеп каласың. Әллә нинди саллы сәбәпләрең
булсын, төрле сылтаулар тап — әдәбият берсен дә кабул итми. Әдәбият даими көрәш ул.
Иң беренче нәүбәттә — үз-үзең белән көрәшү.
Һай-һулап өндәп торучы, кирәксә, камчылап алучы җайдак иярләргә тиеш йөрәгеңне.
Бәлки, нәкъ менә шул җайдак талант дип аталадыр? Алайса, талантсызларны нинди җен
куалый?
Милләтеңнең демографик һәлакәтен җаның белән тойган килеш, яңа буынның үз
телебездән бизә баруын күрә торып, бер-бер артлы әдәби әсәрләр тәгәрәтеп тору өчен
яхшы мәгънәдә графоман булу кирәк. Хәйдәр графоман түгел иде. Һәртөрле мәгънәдә...
Аның йөрәге, җайдагын чөеп, мәңгелеккә томырылды.
Кул сузымы арада гына дөньядан фаҗигале киткән каләмдәшләр күз алдыннан үтә.
Фәннур Сафин, Эдуард Мостафин, Мөхәммәт Шәйхи, Илгизәр Солтан. Бу әле кинәт телгә
килгәннәре генә. Саный китсәң, бик күп икән алар. Бу хәлгә инде күнегеп тә киләбез,
ахрысы. Без үз талантларыбызны саклый белмибез, үз-үзебезне саклый белмибез. Нигә ул
мәгълүм упкын һәмишә тарта безне җан сорап?.. Татар киләчәгенә карата өметсезлекме,
чарасызлыкмы?
Югыйсә, авыру бит күптәннән, күптәннән килә. Татар нәфис прозасының атасы Заһир
Биги язмышын ирексездән хәтерләрсең. Хәйдәрнеке белән аның тәкъдире арасында
охшашлык бар. Кайбер истәлекләргә караганда, Заһир Бигинең үлеменә дә хатыны
сәбәпче булган. Ләкин әлеге фаҗигага ун ел элгәре үк ул болай дип язып куйган: «Гаять
көчле авырулы бер хәлгә төштем. Башлануы кайгыдан юану өчен бер кәеф-сафа кору
сымаграк булып күренсә дә, ахыры соң дәрәҗәдә һәлакәтле булды. Кулыма каләм тотмас
бер хәлгә килдем. Тормыш ләззәтләреннән өмид өздем. Моннан соң яшәвемдә файда
булмас дидем дә, әҗәл сәгатен. көтә башладым.»
Хәер, Биги заманыннан бирле нәрсә үзгәргән соң? Милләтнең кыяфәте дә шул ук,
кайгы да шул, татар әдәбиятында да һәммә нәрсә кабатлана.