Логотип Казан Утлары
Бәян

КАБАН КҮЛЕ, ӘЙ, АЛКЫН


***
угыш кайгысының, хәстәрлегенең безнең, ягъни балалар арасына да килеп керүе бүтән яктан да сиздерде. Әле кайчан гына бергәләп Ботан бакчасы каршындагы күл болынына үлән йолкырга йөргән, Казанны урап тәпи-тәпи сәяхәт кылган вакытта безгә, әле борын аслары кибеп тә бетмәгән малайларга, бик олы сымакланып җитәкчелек иткән, бездән нибары дүрт-биш яшькә өлкән булсалар да, тиңдәш саналган малайлар кинәт күз алдыбызда үсеп киттеләр. Подвал Кәрименең урта мәктәпне дә бетермичә, самолет заводына эшкә керүен ишеткәч, без шаккаттык. Кая инде хәзер аңа безнең белән уйнап йөрергә. Ул хәзер бик сирәк күренә, безнең күзләрне кызыктырган, май таплары белән чуарланган зәңгәр комбинезонын киеп кайткан чакларында ул безгә кулын күтәреп, ягъни сәлам тапшырып елмайган сымак була да, шундук подвалларына төшеп югала: аның әле ял итәсе дә бар, китап-дәфтәрләренә күз саласы да бар, чөнки ул укуын кичке мәктәптә дәвам итәргә хәзерләнә иде. Өлкән малаеның заводка кереп ишле гаиләгә ярдәм итә башлавына бигрәк тә Хәят апа сөенә: бу аның ишегалдында башына япкан яулыгын җилфердәтә- җилфердәтә җиңел генә атлап йөрүләреннән дә күренә иде. Ләкин бу сөенечләр вакытлы сөенечләр генә иде шул. Нурулла абыйның электр станциясе бүрәнәләрен ташып йөргән кара йонлы атының артиллерия хезмәтенә алынуы турындагы хәбәрен ишеткәч, без өнсез калдык.
Каракайны без бөтен ишегалдыбыз белән өзелеп ярата идек. Ул вакыт Казан урамнарында инде тыз-пыз җиңел машиналар, полуторкалар, ягъни әрҗәләре зур булмаган йөк машиналары, аннан сирәк-мирәк шактый зур «Зис»лар йөреп торса да, атка бәйләнешле нәрсәләр күп иде. Мәсәлән, Ике бистә арасында Ат аланы бар. Безнең яннан гына, яр башыннан, акрын- акрын сөзгәеп Ат юлы төшеп китә, без аннан, әле бәләкәй чактан ук, курыкмыйча чана шуа идек. Боларына өстәп, бездән чак кына читтәрәк, Әхтәмов урамы башыннан ук җәелеп сөзәк тау төшә. Бу сөзәк тау күлнең эченә үк кереп китә булса кирәк, чөнки Кабанның бу турысы сай, малайлар коенырга да куркыныч түгел. Төбен бик мактап булмый булуын, ләмлерәк иде. Ләкин монда да су керергә малай-шалайдан бигрәк атларның хакы күбрәк, бу махсус ат коендыра торган урын иде.
Ахыры. Башы узган санда.
Без әлбәттә Нурулла абыйнын Каракүз белән эштән кайтуын көтеп кенә торабыз. Каракүз тирләп, ә кайвакыт ак күбеккә батып та кайтып керә. Ул көне буе кояш астында йөреп янган. Ат үзе дә безнен аны күлгә алып төшәсебезне белә, шуна күрә
С
түземсезләнеп башын чайкаттыра. Менә, ниһаять, Нурулла абый тезгенне өлкәнрәгебезгә тапшыра да, без атны җитәкләп, үзебез дә анын тирәсендә яшь колыннар кебек терт-терт атлап су буена китеп барабыз.
Каракүз күл буена төшкәч, сак-сак атлап кына суга керә, борын яфракларын калтыратып суны иснәгәндәй итә, аннары йомшак төкле иреннәрен тигезер-тигезмәс су чөмереп куя һәм, башын күтәреп, үзенен иптәшләренә — колакларын кайчы кебек селкеткәли-селкеткәли йөзеп йөргән атларга кыска гына сәлам бирә: «Әһә, сез дә кайттыгызмыни эштән, менә шәп булган, бер кат чистарындыгыз!» Шуннан сон гына ул безнен әйдәкләүгә буйсынып күлгә түргәрәк уза. Без аны әүвәл суда бер кат әйләндереп йөздерәбез, аннары, корсагын суга тигезер-тигезмәс кенә кире алып чыгып, үзен юарга, кыргычларга керешәбез. Без үрелә-үрелә анын аркасына чиләк белән су койганда Каракүз рәхәтлектән керфекләрен йомгалап ала, анын сыртына атланып без аны йөздерергә керешәбез, үзебез дә анын әйләнә-тирәсендә чыр-чу килеп, су чәчрәтә-чәчрәтә, йөзәбез.
Каракүз артык дәү булмаса да, биек торыклы, эчләре җыелып килгән бик җыйнак яшь ат иде. Ул чем-кара кыска йонлы булып, бигрәк тә су коендырып чыгарганнан сон, кара бәрхеттәй җемелдәп тора иде. Менә шул атны хәзер сугышка алырга булганнар. Әле нинди хезмәткә диегез! Йөз потлы орудиене тартып йөрү өчен. Анын нечкә билләре, уйнаклап торган бәкәл-сыйраклары әнә шул тимер тавын тартып йөрергә чыдар микән сон? Циркта гына биеп йөрерлек ат иде бит ул үзе югыйсә!
Каракүз озатыласы көнне без аны сонгы мәртәбә Кабан күлендә коендырып мендек. Әле кибенеп тә бетмәгәнгә, анын сыртлары, арт савырлары кара көзгедәй ялтырап тора иде. Менә ана җиз тәпкәле йөгәнен, түшенә шулай ук җиздән йолдыз ясап куелган янтау каешларын кигезделәр. Хәят апа Каракүзнен мангай чәченә дә, ял-койрыкларына да кызыл чуклар такты. Шуннан ат белән саубуллаша башладылар. Ин элек Хәят апа атны муеныннан кочаклап:
— Бәхил бул, ике күзем, Каракүзем, — дип, ана сырпаланып торды, аннары атка карамыйча да, сөякчел инбашларын калтырата-калтырата подвалына төшеп китте.
Ат янына аларнын бөтен гаиләсе чыгып тезелгән иде. Башта балаларнын ин өлкәне Кәрим үзенен саргылт янагын ат янагына куеп нәрсәдер пышылдап алды. Аннары тулырак гәүдәле Рәшит, алпан-тилпән килеп, атнын башын үзенә ия төшеп мангаеннан үбеп алды. Кечерәкләре Хариснын да, Рахипнын да атка буйлары җитми иде , алар Каракүзнен түшенә сарылышып тын гына басып тордылар.
Нурулла абый Каракүзне кузгатырга торганда гына, алар, җибәрәсе килмәгәндәй барысы берьюлы ана килеп ябырылдылар һәм еларга тотындылар. Без дә, ишегалдынын бүтән малайлары да, түзмичә, атнын ботларына, янтауларына килеп сарылыштык, Хәят апанын сүзләрен кабатлап:
— Бәхил бу-у-улл! — дип елаштык. Ат, мескен, башын як-якка боргалап калтыранып куйды, тоякларын алмаш-тилмәш күтәргәләп алса да, безнен аякларыбызга ялгышып кына да басмады.
Сугыш тора-бара безне кырыслыкка өйрәткән, бик күп коелырга тиешле күз яшьләребезне дә без, җиргә тамызмыйча, үз эчебезгә йотып кала идек. Ләкин Каракүзне сугышка озатканда без бөтен ишегалдыбыз белән үкерешеп елап калдык. Ат була торып, Каракүз дә елый иде кебек. Нурулла абый:
— Әйдә, малкай, кузгалдык, — дигәч, ул башта көчәнә-көчәнә авыр йөк сөйрәгәндәй, борын тишекләрен зурайтып, бот мускулларын кабартып бөтен гәүдәсе белән тартылып торды, гүяки туган җире анын үзен дә ычкындырмыйча тотып тора иде. Шуннан ул артына каерылып карады, безне, абзарларны күзеннән үткәрде. Анын күзеннән бүтән вакыттагы кебек яшел очкыннар чәчелми иде инде, ул күзләр мөлдерәп яшь белән тулган иде.
Шулай да Каракүз тәвәккәлләде, акрын гына атлап капкадан чыгып китте.
— Хуш, бәхил бул, Каракүз!.. Орудиеләрне армый-талмый тарт, исән- сау әйләнеп кайт!!.
Яр буйлап безгә таба сузылып киткән әүвәлге духовный семинария бинасын казармага әйләндерделәр. Биек-биек тәрәзәле бик зур бу казармага солдатлар бик күп сыйгандыр, күрәсен — алар күнегүләр ясарга, һәртөрле солдат хезмәтенә өйрәнергә чыккач, кош базары кебек бөтен күл буйларын тутыралар, безнен Сафиян урамына кадәр килеп җитәләр, анда яр читләренә, агач төбе һәм урам читенә яшеренергә, аннары дошманга мылтык төбәргә дә өйрәнәләр иде. Кызылармеецларны япь-яшь кече лейтенантлар өйрәтеп йөри. Алар өр-яна яшькелт гимнастерка белән галифе чалбар кигәннәр, хром итекләре кояшка җемелдәп китә, ә портупеялары сап-сары каештан ясалган иде. Алар җир өстенә яткан кызылармеецларга аякларын җәебрәк ятарга, терсәк белән бик каты таянмаска кушалар, терсәкне артык нык терәсән, мылтыгыгыз калтырый, диләр. Аннары алар күн итекләре белән каеш портупеяларын шыгырдатып берәр кызылармеецнын баш очына иеләләр дә:
— Дөрес төзәмисен бит, унгарак, сулгарак, — дип яки:
— Цельнен туры үзенә төзәмә, астынарак төзә, — дип төзәтмәләр кертәләр.
«Бу лейтенантлар ялгыш төзәгәнне каян белә икән?» — дип, мин бер мәртәбә хәйранга калып торганнан сон кинәт прицелнын ун ягына беркетелгән почмаклы көзгене күреп алдым. Командирлар кызылармеецнын «дошман»га мылтыкны ничек төзәгәнен әнә шул карасу көзгедән карап белә икән.
Кызылармеецлар арасында куллары сенердән генә торган базык гәүдәле, мыеклары тәмәке төтененнән саргая башлаган өлкәнрәк агайлар да күзгә чалынгалый. Алар бу хәрби өйрәнүләрне гомумән өнәп бетермиләр кебек, яшь лейтенантларнын сүзләрен дә илтифатсыз гына тынлыйлар. Йөзенә тирән җыерчыклар яткан әнә шундый агайларнын берсе көлемсерәп кенә прицел янындагы көзгене алып куйгач, яшь лейтенант:
— Кем кушты сезгә, отставить! — диде. Агай гыжлак тавышы белән:
— Без мондый көзгеләргә өйрәнмәгән, нервыга тия, иптәш командир, — диде һәм тагын йонлач кашлары астыннан гына елмаеп куйды.
— Ә мин ничек тикшерермен сезнен мылтык төбәвегезне?
— Безнен өчен кайгырмагыз, иптәш лейтенант. Без гражданкада немецларны да, акларны да күп чәкегән.
Лейтенант бик кызуланып вәгазь укырга керешмәкче иде дә, нишләптер бүтән дәшмәскә булды.
Июль башлары җитеп, кояш бик каты кыздыра, гел салкынча күләгәле җиргә кереп кенә торасы килә иде. Әүвәлге байлар ак ишек дип атаган, без исә парадный дип кенә йөрткән, Сафьян ягына караган баскыч төбебез нәкъ әнә шундый хәл ала торган урын иде. Кояш кыйблага борылып йортыбызның бу ягына кояш төшү белән анда тымызык җил уйный башлый, өстәвенә ике басмалы гына мәрмәр баскычның үзеннән үк салкын бәреп тора.
Ике яшь лейтенантның ак баскыч төбенә утырып тәмәке тартуларын мин әле дә хәтерлим. Алар фуражкаларын тезләренә куеп, зәңгәрсу яулыклары белән ара-тирә маңгайларын сөрткәләп:
— Нишләргә инде бу картлар белән. Әйтсәң — сүз, төртсәң — күз, — дип зарланыштылар. Ә бит бүген-иртәгә фронтка озатулары мөмкин.
— Барып җитәрбезме икән?
— Җитмәсәк кенә!.. Отпускамны да файдаланмый калдым бит. Их, болынга төшеп печән чабасы иде!..
Яшь лейтенантларның әңгәмәсе мине менә кайсы җәһәттәнрәк сөендерде. Алар Хәкимнең әтисе Зәйнулла абыйның да сүзләрен куәтли бит әле: сугыш бер-ике айда төгәлләнәчәк. Димәк, аяк-куллары чатлы- ботлырак булган Илгизәр белән саргылт чәчле, аксыл керфекле Илдусның әтисе Сәфәргали абый да, чатаклабрак йөргән Ринатның безгә сабый чакта «Ванька-встанька» кәмитләрен күрсәткән Сирай абый да сугышка китми калалар. Бигрәк тә подвалдагы Нурулла абый китми. Ник дигәндә, алар, беренчедән, сугышка атларын бирделәр бит инде. Ул барыбер гаилә башыннан
бер җан иясе киткәнгә саналадыр ич инде. Аннары Нурулла абый сугышка алынса, бер Кәрим генә шундый ишле гаиләне ничек туендырып тора алыр? Ә Каракүз, күп тә үтмәс, үзе тартып йөргән озын көпшәле орудиенең немецлар окобына берәр дистә снаряд тондыруын сәерсенеп карап торыр да, Казанга кире кайтып китәр. Сбруендагы алтын тәңкәләрен елтыратып, җиз кыңгырауларын чыңлатып, барыннан да битәр, матур түшенә икенче йолдызны — «орден-йолдыз»ны кадап капкабыздан кайтып керсә, әмма да кызык булыр иде.
Каракүз дигәннән, бездән ике йорт аша булган тимерче алачыгына бик күп атлар килә башлады. Аларны аякларын дагалатырга алып киләләр иде. Ике-өч тимерче чүкечләре белән чаң-чоң килеп көнозын эшләсәләр дә, атларны дагалап өлгерә алмыйлар, атлар өер-өер булып урамны биләп торалар. Алар уттай көйдергән кояш астында әлсерәшеп торсалар да, көтмәгәндә шарт-шорт тибешеп китәләр, ә кайвакыт бәйләүдә килеш аллары белән сикерә алмаганга күрә, артларын һавага чөешәләр, кыскасы, алар эсседә бик тынычсызланалар иде.
Без тимерчелек ханәсенә атлар китерелүен беренче мәртәбә ишеткәч, ишегалдындагы малайлар белән дәррәү кубынып, шунда йөгердек. Каракүзне дә күрмәбез микән дигән өмет белән шатлана-шатлана йөгердек. Ләкин бик җыйнак, сөлектәй матур байталыбызны без тузанга баткан, яллары чуалып беткән атлар арасыннан таба алмадык. Болар ерак районнардан куып китерелгән атлар булып, алар барысы да ямьсез һәм мескен төс-кыяфәттә иделәр, тик аерым баганага авызлыклап бәйләп куелган туры айгыр гына арада үзенең мәгърурлыгы белән аерылып тора, ул дагасыз тоягы белән дә үзалдын тырнап, казып бетергән, авызы исә ак күбек кенә иде.
Без Каракүзне очрата алмавыбыз өчен кайгырып кирегә борылмакчы идек инде, тик шулвакыт арада бик чая Хәкимебез, атларга чиләк белән су эчертеп йөрүче, зур гимнастеркасының иңбашлары салынып төшкән өлкән яшьләрдәге бер кызылармеец янына килеп:
— Абзый, атларыгызны коендырып кайтыйкмы? — диде.
Кызылармеец, кулына буш чиләген тоткан килеш, Хәкимгә сәерсенеп кенә карап куйды:
— Кая коендырмакчы буласың, Кабан күле бик тирәндер бит ул. Атның берсе генә батса да — военный трибунал! — диде.
Без шунда ук аны әйләндереп алдык:
— Батмас, абзый, күлнен сай җирләре бар!
— Әйе, бик якында!
— Урам аша гына!
Татар абзые, саргылт тырнагы белән колак артын кашыштырып, уйлана калды.
— Мәгез әле, фонтаннан чиләккә су агыза торыгыз, мин хәзер чыгам, — дип, тимерчелек ишегалдына кереп китте.
Без, өч-дүрт малай, фонтан тоткасына барып ябыштык та, тотканы аслы-өсле күтәреп чиләккә су агыза башладык.
Хәким чиләкне чайкалдыра-чайкалдыра, капка төбенә китереп утыртты.
Менә кызылармеец, командирын ияртеп, капкадан килеп тә чыкты. Озын буйлы командир безгә өстән генә карап:
— Шулармы? — диде.
— Әйе! — дидек. — Без! — диештек без.
— Кая, болар ат башыннан да тота белми бит.
— Беләбез! Безнен коендырганыбыз да бар!
— Без үзебез дә Каракүзне эзләп килгән идек.
— Нинди күзне?
— Каракүзне!
— Әллә Казбек атынмы?
— Юк, Нурулла абый атын.
Командир безгә ягымлы гына карап куйды да:
— Менә нәрсә, Ахмеров, айгырны үзен җитәклә, ә боларны малайлар алып барсын, — дип, ул бәйдәге бер төркем атка күрсәтте. Без шатлыктан:
— Ура! — дип кычкырып җибәрдек.
Без атларны күлгә алып киттек. Алдан айгырны, авызлык чылбырларын шалтыраткалап, Әхмәров абзый җитәкләп бара. Айгыр артыннан йоннары нинди икәнлекләре дә рәтләп беленмәгән дистәгә якын ат, башларын салындырып, ияреп бара. Ин арттан, дүрт атны тезген бауларыннан тотып, без ашыга-ашыга атлыйбыз. Сөзәк таудан төшеп җитүгә, кояшта пешкән атлар шундук, тояклары белән су чәчрәтә-чәчрәтә, күл эченә кереп киттеләр, сыртлары суга күмелгәч, күзләрен йомгалап оеп кына басып тордылар. Абзый атларны аз гына ярга таба чыгартты да һәрберебезгә чыпта кисәкләрен тоттырып атларны юырттыра башлады. Без узыша-узыша атларнын янтауларын, арт савырларын ышкырга керештек. Шулай ышкый- ышкый юа идек тә, үзләрен бер кат йөздереп алып яр буена чыгарып куя идек.
Аларны күргәч, командир:
— Карале, боларны хәзер танып та булмый бит. Булдыргансыз, егетләр, молодцы! — дип безне мактап куйды.
Без тагын бер өер атны коендырып кайткач, кич җитте. Икенче көнне дә без атларны су керттек. Тик без бер нәрсәгә гаҗәпләндек. Бүтән атларны дагалатканнан сон һәм коендырганнан сон дистәләп-дистәләп озатып җибәрәләр, ә кара яллы туры айгыр гел кала бирә.
— Анын чираты күптән узды бит инде, нишләп аны һаман баганага бәйләп тотасыз? — дигәч, Әхмәров абзый безгә:
— Ул айгыр бит, көтү башы. Аякларын җиргә тибеп куйса да, атлар анардан куркып шундук тыналар, тешләшмиләр, — дип анлатып бирде.
Ә күлгә төшкәндә Әхмәров абзый туры айгырны үзеннән бер дә калдырмый иде. Тагын да гаҗәбе шул: Хаким гел шул айгыр тирәсендә кайнаша, Әхмәров абзый аны чипта белән юган чагында аны тезгененнән тотып тора. Берничә мәртәбә юуудан сон айгырнын тәмам үз төсе кайтты, ул кызгылт хәтфәдәй ялтырый башлады. Шулай да аны йөздереп алалар, әле кем йөздерә диген. Ат кебек үк кызгылт-җирән башлы Хәким. Аны Әхмәров абзый ат сыртына күтәреп утырткач, ул, авызын колагына хәтле ерып, айгырны күлнен түреннән үк йөздереп чыгара иде. Айгыр ана тәмам ияләшеп җитте булса кирәк.
Менә шулай атларны матур гына коендырып йөргәндә нәкъ әнә шул ташбаш Хәким бөтен эшне бозды. Бер мәртәбә командир, капка төбенә чыгып:
— Әхмәров, отставить пока атларны коендырырга. Тимерчеләр ардылар, ярдәмгә кер, — диде.
Абзый көйдергеч кояш астында башларын салындырып торган атларга кызганып кына карап куйды.
— Жалкы бит, иптәш командир, — диде ул. — Әллә малайлар үзләре генә алып барсынмы?
— Үзләре генә булдыра алырмы?
— Алырбыз!! — дип кычкырып җибәрдек без.
— Булдырырлар! — дип безне яклады Әхмәров абзый.
— Смотри, башын белән җавап бирерсен.
— Есть баш белән җавап бирергә, иптәш командир!
Ул баганадан айгырны чишеп алды да тезген бавын Хәкимгә тоттырды, һәм без атларны тып та тып атлаттырып күлгә таба киттек. Ләкин Хәким айгырны җитәкләп бару белән генә ризамыни:
— Егетләр! Мин атланам! — диде ул. Без, бердән өшеп китеп:
— Кирәкми! Атланма! — диештек. Ләкин үзебезнен парадныйга барып җитүгә, Хәким атны баскыч төбенәрәк китерде дә шул баскыч өстеннән җинел генә ат сыртына менеп атланды. Су эчендә күндәм генә булган ат әүвәл башын борып малайга усал гына карап куйды, бер урында тыпырдап биеп алды, ләкин Хәким
йөгәннен икенче ягын тартып, атнын башын шундук тигезләде. Ат янә, баскан җиреннән кубып китмичә, тыпырдап алды һәм кинәт артын калкытып куйды, Хәким ат өстеннән очып төшә язды. Шуннан ат бер заман, биеп торган җиреннән, капыл гына артына чүгә төште дә башын чайкый-чайкый, алгы аякларын һавага чөйде — Хәким анын кара ялларына чытырдап ябышты, ә сипкелләре балтырларына ук чыккан ак аяклары белән ул айгырнын янтауларыннан кыскан иде. Юк, бу юлы да егылмады ул. Шуннан ат сикерә-сикерә алга томырылды. Бүтән атлар да, үз артларында тузан өермәләрен уйнатып, айгыр артыннан чабып киттеләр. Алда кешеләр кычкырган, этләр өргән тавышлар ишетелеп калды. Янә дә тагын ат ялына түнегә төшеп чаптырып барган Хәкимнен ялкындай сары башы чагылгалап китте.
Без дә инрәшеп, ә кайберләребез елашып алга йөгердек.
Ә инде күлдән атлар да, үзебез дә суынып кайтканда, командирга тәртипсезлегебез турындагы хәбәр килеп тә җиткән, һәрвакыт безнен яннан узып йөрүче бер мәчет карты, башын калтырата-калтырата:
— Рәзве можно манка малайларга ышанырга, прәме мине бәреп ега яздылар, — дип командирга шикаять итеп тора иде.
Командир:
— Извините, папаша, — дип гафу үтенде. Аннары ат багучы абзыйга җитди күзләре белән карап: — Ахмеров, на двое суток в гауптвахту! — диде.
— Есть на двое суток в гауптвахту, иптәш командир, — дип честь бирде Әхмәров абзый. Аннары аяк астына караган килеш саргылт тырнагы белән колак артын кашыштырып алды.
— А пока исполняй свои обязанности.
— Есть исполнять итәргә!
Командир капкадан кереп киткәч, Әхмәров абзый безгә борылып:
— Кайсыгыз?! — дип кыска гына сорап куйды.
Без җавап бирмәдек, башларыбызны түбән идек. Хәким исә артына карангалап шыпан-шыпан гына китте дә аннары бер генә дә борылып карамыйча йортыбызга таба элдертте.
Икенче көнне без малай-шалайны атлар янына якын да җибәрмәделәр, аларны су коендырырга яшьрәк кызылармеецлар йөртте. Абзыебыз гауптвахтага утыртылган иде булса кирәк. Командир үзен орышканда салынкы инсәләренен тагын да түбәнрәк салынып төшүләрен исемә төшереп, Әхмәров абзыйны күнелемнән бик кызганып куйдым мин.
Ә берничә көннән Сафьян урамында тояк янган исләр бетте, колакны тондырып чүкеч суккан тавышлар да тынып калды, бары әллә нигә бер тимерче алачыгы эчендә тимер чынлаулары гына янгырый һәм ул авазлар ни өчендер минем колагыма сагышлы, монсу булып ишетелә иде.
Ләкин атна-ун көн үтәр-үтмәстә безнен Кабан буйлары тагын бер мәртәбә шаулап алды.
Безне, су станциясендә ара-тирә чуалышкан малайларны, Андрей дәдә җыеп алды.
— Бик ашыгыч эш бар бит әле, оланнар, — диде ул. — Көймәләрне зуррак ярык булганнарыннан аерып алырга, су кергән булса түгәргә, «Перевоз» каршына, яр буена чыгарып куярга. Моны, оланнар, бик тиз эшләргә кирәк, хәзер үк.
Кояш кичкә таба авышып бара, безнен тирәкләр очыннан төшкән күләгәләр, киртләч тауларны хәтерләтеп, Кабан уртасына ук сузылып кергәннәр. Без дистәгә якын көймәне нәкъ йортыбыз каршына илткәндә анда ике кызылармеец, штыклы мылтыкларын иннәренә асып, су читендә арлы-бирле йөренәләр иде. Алар без китергән көймәләрне ярга чыгарыштылар.
Без су станциясенә йөгереп тагын дистәдән артык көймәне китереп куйгач та, Андрей дәдә:
— Нишләргә инде, азрак бит әле. Кырык көймә табарга кушканнар иде, ә монда
утыз тирәсе генә, — диде.
— Балыкчыларныкын да өстәргә кирәк, — диештек без.
— Шулай дисезме?.. — дип, Андрей дәдә фуражкасын салып, беравык уйланып торды.
— Менә болай инде алай булгач, оланнар, — диде ул. — Иртәрәк уяна алмассызмы икән? Кем уяна ала, шул тан алдыннан, сәгать өчкә менә монда су буена төшсен иде. Кысташ юк, добровольно! Ә мин балыкчыларны йөреп чыгыйм.
Нәм Андрей дәдә, моторын тырылдатып, Ерак Кабан ягына китеп барды.
Шул кадәр көймәләрнен ни өчен кирәклеген Андрей дәдә әйтмәсә дә, без моны штыклы солдатларга карап сизенә идек: казарма өчен кирәк бу! Тик алар, тыныч, имин чактагы кебек, гармун уйнап җырлый-җырлый йөрмәсләр бит инде?
Кыскасы, без бу кичне түшәккә иртәрәк ятарга, тизрәк йоклап китәргә тырыштык. Дустым Ринатларнын кынгыраулы түгәрәк сәгатьләре бар иде, кайчан шалтырар икән дип, аларнын бик зур сандыклары өстендә озак кына борсаланып ята торгач йоклап киткәнбез.
Бер заман «тырт! тыртыт!» итеп пулемет ата башлады. Бу әлбәттә «Чапаев» киносындагы Анканын пулеметы. Анын бер ягында мин, икенче ягында Ринат ята. Анка пулемет көпшәсеннән ут бөркетеп аклар өстенә пулялар очыра, ә без Ринат белән ана патрон тасмасын җайлап биреп торабыз. Пулемет тырылдый-тырылдый тасманы суыра гына, без аны тартмасыннан көчкә генә чыгарып өлгерәбез. Тукта, нишләп туктап калды әле бу пулемет? Нишләп атмый әле Анка? Кара мундир кигән котырган аклар күтәрелеп өенә ябырылып килә башладылар бит инде.
«Анка! Ат тизрәк!..»
Ә Анка ни өчендер ирләр тавышы белән:
«Кысташ юк, добровольно!» — ди.
«Туктале, Андрей дәдә түгелме сон әле бу?»
«Мин шул, мин, йоклыйсызмыни?
«Алайса бүлмәгез инде тәмле йокыгызны, өлгерерсез әле, өлгерерсез...»
«Юк, өлгермибез, Андрей дәдә, өлгермибез-з-з!»
Пәм шунда без Ринат белән икебез дә сикереп торабыз. Пулемет та, Анка да, Андрей дәдә дә юк. Бары Ринатларнын күл ягына караган ачык тәрәзәсеннән мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышлар гына ишетелгәли.
Без сикереп тә тордык, ачык тәрәзәгә йөгереп тә килдек. Көймәләрне суга төшергәннәр, аларга кызылармеецлар кереп утырган иде инде.
Без су буена йөгереп төшкәндә алар кузгалырга торалар иде инде. Ниндидер бер зур командир белән Андрей дәдә кызылармеецларга сонгы боерыкларны биреп йөриләр иде.
— Ин мөһиме — як-якка кузгалгалап, көймәне чайкамаска, — диде Андрей дәдә акрын тавыш белән. Моны ул яр буеннан атлап берничә мәртәбә кабатлады, чөнки көймәләр күп, иллеләп бар иде.
— Көймәне чайкамаска!.. Ишкәндә ипләп ишәргә!.. Менә малайлар әйткәләр!..
Тик малайлар бер дистәдән чак кына артык, җитмәсә «пулемет атып» без дә сонга кала язган идек.
Безне өч-дүрт көймә саен бүлеп утырттылар. Андрей дәдә:
— Оланнар, сез көймә холкын беләсез, әйткәләгез! — дип сонгы фатихасын биргәч, без бердәм кузгалып киттек.
Задание: кызылармеецларны аргы якка исән-сау алып чыгу икән. Кычкырып сөйләшмәскә, теге якта посынган дошманга сиздермәскә!
Ләкин көймәләр кузгалу белән ашык-пошык итүләр, берсенен борыны белән икенчесенен кабыргасын төртешүләр башланды. Ишкәкләр бер- берсенә бәрелеп дынгыр-дынгыр килештеләр.
Мин күрше көймәдәге яшь лейтенантны танып алдым, ул артка утырган, ә ике якка тезләрен тезгә куеп чүмәшеп утырган кызылармеецларнын берсе шулай ук
таныш — Әхмәров абзый иде ул. Ат караучылар да десант була ала микәнни сон? Атларын ничек чыгарырлар икән? Мойканы паром ясап чыгарсалар гына инде. Хәер, атлар күренми күренүен. Аларны икенче маневрга калдырганнардыр.
Безнен көймәгә яшь кызылармеецлар утырган. Берсе — юкарак җилкәле, подвал Кәриме кебек озынча йөзлесе яшь малай кебек кенә, ә үзе зур тәлинкәле кул пулеметы тоткан. Ул пулеметны ничек урнаштырырга белмичә, көймәне селкеткәли башлады. Ишкәккә утырган яшь грузин да кабалана. Ишкәкне әле бик тирән батыра, әле су өстеннән шудырып җибәреп, үз хәрәкәтенә үзе үк кереп, артына егылып-егылып китә. Күрше көймәдәге лейтенант ана:
— Георгадзе, осторожно! — дип берничә мәртәбә кисәтү ясады инде.
Шуннан мин ишкәккә үзем утырып, көймәне бөтенләй бер читкә каерып читкә алып киттем.
— Әхмәров абзый, миннән калмагыз, — дип аларга да үземә иярергә куштым.
Безнен көймә дә, яшь лейтенант белән Әхмәров абзый утырган көймәдә бөтенләй читкә тайпылып ун якка чыкканнан сон, мин ишкәк белән тормоз биреп көймәмне капыл гына туктаттым. Кәримгә охшаган яшь кызылармеец аягына басып:
— Пулеметны алга куйыйк микән әллә? — дип икеләнеп торды.
— Куегыз, — дидем мин.
Ләкин ул алга үткәндә авыр итекле бер аягы белән көймә читенә басып алды да аны аудара язды, кулындагы пулеметны чак кына төшереп җибәрмәде — минем бөтен эчем жу итеп китте. Ләкин көймә шактый гына су чумырып алган иде инде. Мин утыргычым аша пулеметчыны алга уздырып җибәрдем дә, Георгадзены янадан ишкәккә утыртып, үзем исә койрык ягына ашыгып тирән калай банка белән тиз-тиз су түгә башладым. Суны шундый кызу түктем, мускулларыма кату чыккандай булды, ә тамак төбемә кайнар төер утырып пешерә башлады һәм мин хәлсезләнеп туктап калдым. Күрше көймәдәге лейтенант:
— Курейчик, помоги мальчику, — диде.
Аксыл чәчле Курейчик шундук мылтыгын көймәгә аркылы салып кулымнан калай банканы алды:
— Держи ружьё чтобы не выпало, — диде һәм нәкъ минем кебек җәһәт- җәһәт су түгә башлады.
Ә безнен сул тарафта мәхшәр диярсен. Ишкәкләр чупырдый, тигез ишмәгәнлектән көймә борыннары әле бер, әле икенче якка борылгалый. Ә без әҗәл тагарагы дип йөрткән тигез төпле балыкчы көймәләре исә гел бер урында бөтерелә. Дүрт пар ишкәкле зур гына көймә Суконный ягына бөтенләй арты белән карап тора, чөнки ул, бүтәннәре китереп кысканлыктан, борыла алмый азаплана иде.
Шунда безнен малайларнын тычкан чыелдаган сымак фәрманнары ишетелә башлады. Алар да безнен кебек читкә чыгарга өндәделәр, көймәләрне тарата төшәргә куштылар. Чынлап та көймәләр читкә тайпылышып әлеге кыямәт боҗрасыннан берәм-берәм чыга башладылар, хәтта дүрт пар ишкәклесе дә, сонга калып булса да, борынын аргы якка бордырып куя алды. Хәзер инде дошман ягына кичекмичә чыгу ишкәкчеләр сәләтенә бәйле. Бу җәһәттән көймәбезнен хәле шәп түгел. Көймә төбендәге су кимеп килсә дә, Георгадзе тигез генә ишеп бара алмый. Өстәвенә ишкәкләрнен озын тоткалылары туры килгән. Мондый ишкәкләр белән бик сак ишәргә, йодрыкларны чиратлап куеп, ягъни унын үзенә якынрак, ә сулын үзеннән чак кына ераграк тотып ишәргә кирәк. Ә ул йодрыкларын бертигез куеп ишмәкче була, һәм ул олы-олы йөнтәс йодрыклар зур келәшчә белән китереп кыскандай кысылып кына торалар. Грузиядә бер дә ишкәк ишмиләр микәнни сон? Хәер, таулар арасында, ашкын елгаларда көймә йөрми булыр.
Ниһаять, Георгадзе бер мәртәбә йодрыкларын каты гына китереп кыстыргач, авыртуга чыдый алмыйча, ике кулын да селкеп торды, көймә бөтенләй туктап калды. Шуннан мин ана ишкәкләрне ничек тотарга икәнен күрсәттем, бик ашыкмаска, ләкин туктамыйча тигез-тигез алдырып ишәргә куштым. Георгадзе бераздан эше җайлангач
ак тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды. Ләкин без бик артка калдык. Командир безгә:
— Георгадзе, подтянись! — дип кисәтү дә ясады.
Грузин егете тагын тигез ак тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды. Дөресендә, анын хәле бер дә елмаерлык түгел, ул бая йодрыкларын сыдырып, хәтта канатып та бетергән. Ул аларнын берсен бик зур кул яулыгы белән ураган булса да, барыбер анын аша кан саркып чыга һәм Георгадзе кулын суга тыгып-тыгып ала иде.
— Кая үзем, — дигәч, берни әйтмәде тагын, минем урынга утырып елмаеп кына куйды.
Мин, суны каерып, салмак кына ишәргә керештем. Каушамыйча тигез генә ишәргә тырышам. Көймә кыенлык белән генә алга бара. Дүрт пар ишкәкне көймә, тәртипсез боҗра эченнән чыгу өчен бик зур әйләнеч ясаган булса да, ул инде хәзер хут алган, кургашындай соры су өстен борыны белән хәнҗәр кебек кисеп бара. Мин ирексездән көнләшеп куйдым, чөнки анын койрыгына Ринат утырган. Ул русчага оста, китапларны бик күп укый, кызылармеецларга ничек ишәргә кирәк икәнен тиз генә төшендереп биргән иде. Мин исә русчаны ватып-сындырып дигәндәй, телсез кешеләр шикелле күбрәк ишарәм белән анлатып биргәч тә Георгадзе елмаеп утыра бирде, йодрыкларын суеп бетерде, шунлыктан менә хәзер үземә көчәнергә туры килә. Хәрби десант ул койрыкка кош мамыгыдай кызларны утыртып су өстеннән шуып йөрү генә түгел икән. Минем инде өч өлкән кешене, пулемет белән мылтыкларны сөйри-сөйри муен тамырларым бүртеп чыкты, ә битемнән тир тамчылары тәгәрәп-тәгәрәп төшә. Шулай да мин, кабаланмыйча, тигез-тигез ишәргә тырышам. Курейчик, минем ишкәкне бик батырмыйча чупыр-чупыр гына итеп баруыма күз салгалап, су түгүен белә. Су шактый кимеде, көймә күтәрелеп җинеләеп киткәндәй булды, ләкин хәлем бик мөшкел шул. Аягымны нык-нык терәп, һәрбер тамырымны киереп талпына-талпына ишәргә теләсәм дә, юк, булмый, кулларымнын тәмам җегәре бетте, хәтта суны мен газап белән каерсам да, ишкәк калагын су агымыннан чыгара алмыйча гаҗиз булып утыра идем. Бәхетемә каршы Курейчик моны сизде:
— Ну-ка, малыш, — дип, калай савытны мина тоттырып, үзе ишкәккә утырды.
Шуннан без, безне адәм мәсхәрәсе ясап узып киткән әҗәл тагаракларын да берәм-берәм артта калдыра башладык, ниһаять, лейтенант белән Әхмәров абзыйлар утырган көймәне дә куып җиттек. Лейтенант ишкәкчебезнен як- якта әйләнмәле уймаклар калдырып ишүенә соклануын белдергәндәй:
— Молодец, Курейчик, так держать! — диде һәм шул мактавы белән безгә тагы да көч өстәде. Менә инде десант Кабан уртасына җитте, кайбер каеклар, көтүдән алгарак чыккан җитез юртаклар кебек, талпынып-талпынып алга баралар, ләкин аларнын берсе дә Ринатлар көймәсен куып җитә алмый иде. Ләкин бер мәлне, аргы якнын яр башында калкып утырган Освод йорты чарлагыннан, бөтен Кабан өстен янгыратып, пулемет «ут» сиптерә башлагач, әлеге дүрт пар ишкәкле көймә дә сөртенеп куйгандай булды, яны белән борыла башлады. Пулеметтан чарлак тәрәзәсеннән утны шундый мул итеп сибә, аннан көлтә-көлтә утлар бөркелә. Мин куркуымнан кинәт кенә иелеп көймәне чайкалдырып ана тагын «су эчертә» яздым. Курейчик:
— Малыш, не бойся, это учебные, — диде һәм ишүен белде.
Ул да түгел, яр буеннан бүрек хәтле ялкыннар бөркетеп «дөмбер!», «дөмбер!» нәрсәдер аттылар һәм десант алдында гына тау-тау су фонтаннарын күтәрделәр. Минем йөрәгем ярылырга җитте, бөрешеп килеп, көймәнен төбенә үк постым. Бүтән көймәләрдә дә малайларнын куркышып кычкырганнары колакка чалынып калды. Көймәләр яр буе кыясына килеп төртелгәндәй туктап калдылар. Ләкин әле аннан, әле моннан командалар ишетелде:
— Наступать! Наступать!..
— По противнику огонь!..
Көймәләрдән залп белән мылтык ата башладылар, берничә җирдән кул пулеметы сиптерергә кереште. Безнең яшь пулеметчыбыз, пулемет аякларын көймәнең алгы
сәкесенә нык кына кадап, үзе исә көймә төбенә тезләнеп, «тырт!», «тырт!» аттырып юка гына аркасын калтырата башлады. Георгадзе да мылтыктан ата, яулык бәйләгән кулы белән шалт-шолт затворын ачып яба һәм тагын чакмага баса. Безнең өстә яшькелт-соры төтен сәләмәләре күчеп йөри башлады, алар күксел томан белән кушылып бөтен яр буйларын каплап алды.
Иң куркынычы хәзер: зур көймәләр аркылы төшеп туктап калмасын, бер-берсенә төртелеп туктадылар исә, баягы мәхшәр кабатланачак. Моны командирлар да белә, «Вперед!», «Вперед!» дип ашыктыра.
Ринатларның көймәсе, ниһаять, тураеп, очлы борыны белән «Спартак» комбинатының сул канатындагы тыкрыкка таба йөзеп китте. Каршы «уттан» бераз читләшеп алар бик дөрес эшләделәр әлбәттә. Алардан күрмәкче, тагын безнең берничә зур көймәбез уңгарак күчеп тиз генә яр читенә якыная башлады — андагы малайлар да бик зирәк булып чыкты: алар турыдан аткан пулемет утыннан да качтылар, дошманны читтәнрәк килеп камап алырга да уйладылар. Чынлап та дошман пулеметы хәзер нишләргә белми: уң якка атса, сул ягында көймәләр ярга кадалырга тора, сул тарафка атса, уң канатта Ринатларның көймәсе торпедо кебек су өстеннән очып бара. Көймәдәге мәргәннәр дә осталыкларын күрсәттеләр. «Фашист» минометчыларын (әллә тупчылары микән?) бик тиз чүкеделәр, безнең алда су чүмәләләре хәзер күтәрелми иде инде. Шуннан файдаланып, уртадагы вак көймәләр ташкын булып ярга омтылдылар.
Безнең Курейчик та җилкенә-җилкенә «очты». Көймә төбенә тезләнгән яшь пулеметчыбызның иңбашы һаман әле калтырап-калтырап китә, ул яр буена кыска чиратлар белән аткалый. Георгадзе да, тау ягы кешесе бит, снайперлардан калышмый, Освод чарлагына мылтыктан чәпәвен белә һәм дошман пулеметчысы тынып калган саен, энҗе тешләрен күрсәтеп, елмаеп куя.
Шулай әйбәт кенә хут алдырып барганда, инде ярга чыгып җиттек дигәндә, дистәгә якын көймә шып туктап калдылар. Безнеке исә җай гына килгән шәпкә каплана язды. Георгадзе көймәнең чөйкәлеп киткән читенә басасы урынга, каушаудан, авышкан якка китереп басты да шундук, мылтыгын тоткан килеш суга очып төште. Курейчик ишкәкне ычкындырып аркасы белән дыңгыр итеп көймә төбенә ауды. Ләкин барыннан да күңелне өшетеп җибәргәне шул булды: яшь пулеметчыбыз ике потлы гер кебек келт итеп су төбенә төшеп китте. Бу тирәләрне мин беләм: өч метрлы колга күмелерлек, ләкин күлнең төбе нык, каты кызыл балчык. Без хәтта Кабанны аркылаганда, ярга чыгып җитәргә хәлебез калмаса, тирән генә сулап күкрәгебезне һава белән тутыра идек тә, аягүрә акрын гына су төбенә төшә идек, инде төшеп җиткәч, сыгылмалы тез буыннарыбызны чүгәбез дә табаннарыбызны салкын балчыкка терәп, капыл гына өскә сикергәндәй итәбез һәм шундук судан калкып чыгабыз. Бу арган тәнебезне яздырып алырлык бер үзгә хәрәкәт булса, шул арада кулларыбызны да ял иттереп алырга өлгерәбез һәм инде җиңел генә йөзеп китеп яр буена чыгып та җитәбез. Ләкин бу ялан тән, нибары ят җиребезне капларлык яулык кисәгедәй трусиктан килеш йөзгән чакта шулай. Хәзер исә хәл бөтенләй башка. Солдат мундиры, бигрәк тә кирза итеге су йотып, таш кебек аска сөйри башлый. Өстәвенә яшь кызылармеец пулеметны һич кулыннан ычкындырасы килми. Инде бер кулы белән суны көри-көри өскә йөзеп чыккач та, басмаларның черек субае кебек тагын акрын гына су төбенә төшеп китте. Инде бу вакыт Курейчик сикереп торган иде һәм ул, бер мәртәбә пулеметчыбыз чәчләрен озын чуклы пумаладай чайкалдырып чыкканда, аны шул чәченнән тартып
өскә сөйрәде, аннары без аны икәүләп көймәгә тартып алдык. Ул күп кенә су йотып өлгергән, чырае үлек кебек агарып килгән. Курейчик аптырап торганда, мин пулеметчыны тиз генә көймә төбенә сузып салырга куштым, үзем күз ачып йомганчы костюмым белән чалбарымны салдым да, — мина шундук каз тәне чыгып чиркәнчек булып алды, — шул киемнәремне бөкләп аркасы астына кыстырдым һәм суына башлаган кулларыннан тотып, әле терсәк турысыннан бөкләп, күкрәгенә баса төшеп, әле кулын үземә тартып, ясалма сулыш алдыра башладым. Шулай бик үк калку булмаган күкрәкне бер кысып китерәм, бер бушатам. Тырыша торгач, тимерче күрегендәге шикелле, кызылармеецнын күкрәк куышлыгында һава сызгыра башлады, ул да түгел, кызылармеец селкенеп куйды да, бер мәлне голдыр-р итеп ярты чиләккә якын су косып чыгарды. Менә ул анына килде, күзен ачып, «Пулемет...» — диде. Инде яр буенда «ура!» тавышлары янгырый, шарт-шорт мылтык атканнары ишетелә, безнен гаскәр дошманны штурмлый. Ә без кызылармеец белән булашабыз. Ул арада Әхмәров абзый белән лейтенант килеп җиттеләр. Лейтенант кыска гына боерык бирде:
— Әхмәров, немедленно его на берег! — диде.
Абзый башта кызыл хачлы сумкасыннан бер бәләкәй шешә чыгарып, бөкесен ачты да, аны яшь кызылармеецка иснәтеп алды, тегесе исә борынын җыерып каты гына төчкереп җибәрде.
— Болай булгач, гөлкәем, Берлинга да барып җитәрсен әле син! — дип анын җилкәсеннән кагып куйды абзый.
Яр буенда «ура!» тавышлары көчәя төште. Күп тә үтмәде, усал эт телен селкеткәндәй ут сиптергән пулемет авызын да «тыгылдырдылар», пулеметчынын кулын күтәртеп яр буена алып төштеләр. Анда көймәләребез алдында су өермәләре күтәрткән минометчы да бар. Ике «әсир»нен икесе дә дошманга шундый охшатылганнар, хәтта башларына мөгезле каска, аякларына чиләк сыман кин һәм кыска кунычлы итекләр дә кигәннәр иде. Тәмам яктырды. Кояш чыгып Кабаннын яртысына, безнен йортыбыз ягындагы яр башларына укалы нурларын сипте. Ләкин күләгәле бу яклар әле карангырак иде. Шулай да суга батырыла төшкән басманын такталары беленә башлады инде. Менә күксел томан да таралып, су өсте көзгедәй яктырып китте.
Күл төбендәге пулеметны озак кына күзләдек, ниһаять, озынча бер шәүлә күреп алып, ана ишкәк төртеп карадык. Пулеметнын басма астынарак шуып керүе дә хәлне катлауландыра төшә, чумып алам дисән, пулеметны бер кулын белән тотып, ә икенчесе белән су көри-көри читкә үк йөзеп чыгарга кирәк, моны исә һәркем булдыра алмый. Ике кызылармеец төшеп күтәрсә бик яхшы булыр иде дә, тик Грузиянен таулар арасында яшәгән Георгадзе йөзә белми икән. Шуннан без Курейчик белән икәү төшәргә булдык. Чишенеп суга сикердек. Ләкин кинәт кенә су төбенә чумарга ярамый әле. Шунлыктан, без көймә артында бераз чапыр-чопыр килеп йөзеп йөрдек. Нава салкынча булса да, су үзе җылы сөттәй парлы, рәхәт иде. Ниһаять, без Курейчик белән су төбенә төшеп киттек. Ләкин таза тәнле Курейчикны су бик тиз күтәреп алгач,
Т.Нурмөхәммәтов — бакча йортында.
мин дә башымны калкытып судан чыгарга мәҗбүр булдым.
Без көймә кырыена тотынып аз-маз хәл алдык та, янә суга чумдык — бу юлы без, килешенгән буенча, суны башыбыз белән сөзә-сөзә, аякларыбыз белән этенә-этенә төштек һәм икебез бер үк вакытта пулеметка килеп ябыштык. Ләкин ул әллә ләмгә бата төшкәнгә бик авыр идеме, без аны бу мәртәбәсендә кузгата алмадык һәм судан чыгып тагын еш-еш суларга тотындык, ял иттек.
Икенче төшкәндә без аны ләмнән суырып чыгарып байтак кына күтәртә алдык. Ләкин мин лайлалы көпшәсеннән тоткан булганмын ахрысы, чыгып җиткәндә генә кулымнан шуып ычкынды да, шактый авыр тимер Курейчикны төпкә сөйрәп алып китте. Ул да аны ычкындырып, су өстенә калыкты. Хәзер инде пулемет тагы да тирәнгәрәк шуыша төште, өстәвенә болганчык су төбендә аны аерып та булмый, бераз су тынганын көтәргә кирәк иде. Без көймә читенә асылынып кабат ял итеп алдык. Шунда Курейчикнын башына бер уй килде — ул тиз генә Георгадзега бил каешларын бәйләп куярга кушты. Ләкин ике каешны ялгагач та әле, алар су төбенә җитәрлек түгел, монда тирәнлек кимендә дүрт метр бар иде. Башымнан бер уй ялтырап узды: мин Георгадзе абыйга көймә сәкесе астыннан озын чылбырны сөйрәп чыгарырга куштым. Ул:
— Молодец, малайка, — дип, каешларны чылбыр очына ялгап та куйды.
Мин ике кулымны да алга сузып башым белән чулт итеп суга сикердем һәм суны як-якка көрәп пулемет янына төшеп тә җиттем. Каешны пулемет биленнән бер кат әйләндереп алдым да, тиз генә чалыштырып бәйләп тә куйдым һәм, чак кына тончыкмый калып, судан атылып та чыктым. Георгадзе белән Курейчик су төбен болгата-болгата, бокыр-бокыр китереп, пулеметны суырып чыгардылар.
Пулемет көпшәсеннән кызгылт ләмле су агарга тотынды. Георгадзе пулеметны чиста суда бер кат чайкап аны селеккәләп торды, аннары аяклары белән көймә сәкесенә кадатып бастырып куйды. Инде яхшы гына җылыта башлаган кояшта бер кат кибенеп алганнан сон, без җәһәт кенә өстебезгә киендек. Георгадзе күгелҗем корычлы пулемет көпшәсендәге һәм патрон тәлинкәсендәге терекөмештәй су тамчыларын чүпрәк белән сөртте һәм, чакмасына басып, һавага кыска гына бер «чират» бирде. Пулемет, җанлы җәнлектәй дерелдәп, текелдәп алды. Кабан өсте янгырап китте, пулеметнын кайтавазы Ерак Кабанда ук калтырап ишетелгән кебек булды. Бу ату тавышларынын сонгысы иде. Аннары мотор тавышы ишетелде. Калын толымнардай дулкыннар тәгәрәтеп, безгә таба катер килә. Анда койрык тотып Андрей дәдә утыра, ә уртага күкрәгенә бинокль асып, башына шулай ук пилотка кигән бер шпаллы майор баскан иде. Майор ярга чыгып лейтенантларга боерыкларын биргәч, кызылармеецлар шундук кире көймәләренә утырдылар. Яр буенда Освод водолазчысы күренде, ана да басмаларны кире урыннарына утыртырга фәрман бирелгән иде бугай.
Майор малайларны көймәләрдән җыеп алгач безне су станциясенә илтеп куйды. Андрей дәдә безне Кабанга каратып тезгәннән сон:
— Рәхмәт сезгә, оланнар, сынатмадыгыз, — диде.
Ә майорнын сүзләре безгә аеруча тантаналы булып тоелды:
— Сез үзегезне чын лоцманнар һәм боцманнар итеп күрсәттегез. Килер шундый көн, сез бүгенге кызылармеецларга чын арадашчы булып үсеп җитәрсез. Кабан күле сезне ерак кинлекләргә алып чыгар. Сез дингез карабларында йөзеп Ватаныбызны дошманнан күз карасыдай сакларсыз. Ә бүгенге десантны аргы якка төшерүдә катнашуыгыз өчен, безгә ярдәм итүегез өчен сезгә кызылармеецлар исеменнән рәхмәт белдерәм, — диде майор.
Артык тыйнаксызлык булыр дип, әйтмәскә дә булган идем. Ләкин китап киштәсе каршына килгән саен күзем беренче булып саргылт тышлы хикәяләр җыентыгына төшә. Бик матур тышка төренгән, исемнәре алтын яки көмеш белән язылган иптәшләренә караганда да бу катыргы тышлы иске китап минем өчен бик кадерле булып тоела. Аны мина фронтка китәр алдыннан пулеметны суга батырмас өчен
җанын да фида кылырга әзер торган теге яшь егет бүләк иткән иде. Әлеге десант вакыйгаларыннан сон берме, икеме көн үткәч, су буенда малайлар белән мәйханә килеп йөргән чагында ул егет мине казарма тәрәзәсеннән күреп калган икән. Командирыннан ун гына минутка рөхсәт сорап ул минем янга су буена төште. Егет ябык булса да, ләкин нык авыр кулын минем инбашыма салды да, мине үзе белән ияртеп, чирәм өстенә салынган сукмак буенча атлап китте. Ерактан караучы кешеләргә без мөгаен агалы-энеле бертуганнар булып күренгәнбездер. Ул кызлар кебек бик матур озын керфекле, подвал Кәриме кебек үк аксыл чырайлы буйчан егет иде. Анын Кәримнеке шикелле үк яшьлеге, хәтта суырыла төшкән янагында мамыктай йомшак бала төкләренә кадәр исемдә калган. Без шулай арлы-бирле сөйләшеп йөргәндә, казарманын ачык тәрәзәсеннән безгә дәшкән кебек булдылар. Әйләнеп карасак, егетне иптәшләре чакыра, ана ашыга төшәргә кушалар икән. Егет мине сонгы тапкыр күкрәгенә кыскандай итте дә:
— Менә сина бер ядкарь булсын, — дип мина әлеге китапны тоттырды, аннары кирза итегенен резин табаны астыннан балчыклар аттырып, йөгерә- йөгерә, тау башына менеп китте.
Мин китапка күз салдым. Анын тышына: «Антон Чехов. Лошадиная фамилия. «Рассказы» дип язылган иде. Ул вакытта атлар белән кышкырыч килеп йөргәнгә, «Әллә язучы шуларнын берәрсе турында язган иде микән?»
— дип малайларга көлеп тә куйган идем мин. Соныннан алай түгел икәнлеген белдем әлбәттә һәм бераз бу китаптан гайрәтем кайткан кебек тә булган иде. Ләкин хикәяләр җыентыгынын титул битенә кыйгачлап язган сүзләр шундук минем әле нарасыйлыктан чыгып бетмәгән йөрәгемә кереп урнашты һәм мине байтак вакытлар дәвамында уйландырып торды. «Энеләрем, сез сугышка китмәсәгез дә, барыбер солдат идегез. Совет гаскәренә пулеметны һәм бер кызылармеецны кайтарып биргән өчен рәхмәт сина. Үлем немец фашистларына!» дип язылган иде ул китапнын алгы битенә.
Шуннан сон нинди юллар үтте икән ул егет? Нинди утларны, суларны кичте икән? Өенә исән-сау әйләнеп кайтты микән? Нәрхәлдә, ул үзенен ике аяклы корыч дусты белән байтак дошманны кырган булгандыр. Ә инде сугыш тынып торган вакытларда, окоп аркасына шинельле аркасын терәп, әлбәттә, Кабан малайларын да, күлнен үзен дә кабат-кабат исенә төшергәндер һәм акрын гына башын чайкап елмаеп та куйгандыр. Мин дә ана ерактан торып елмаям: «Нихәл, окоп бик тундырмыймы? — дип сорыйм һәм:
«Син, кайткач, безнен Казанга бер килеп чыгарсын бит. Күлне инләп көймәләрдә йөрер идек, ә?» — дим. Егет тә: «Обязательно йөрибез, көт яме?»
— дип башын кагып куя һәм зәнгәр энгер эчендә күмелә барып акрын- акрын күздән югала. Мин күземне каты гына йомып, аны янадан күрмәкче булам, ләкин анын аксыл чырайлы сурәте күз алдымда ни өчендер янармый һәм ниндидер хәвефле уйдан минем бөтен эчем жу итеп китә. «Нәрсә, син яраландынмы? Әллә... Юк, юк, булуы мөмкин түгел. Син безнен кебек үк яшь бит әле. Синен безнен кебек үк яшисен килә бит әле? Шулай бит?» Ләкин ул дәшми...
Казарма, анын бер авылны сыйдырырлык ишегалды шау-гөр килеп тора-тора да, тагын тынып кала. Тик бу тынлык озакка сузылмый, чөнки гаскәриләр колоннасы музыка уйнатып вокзалга озатылганнан сон бирегә кабаттан әле генә армиягә алынучылар килеп тула, аларны командирлар янадан сугыш һөнәренә өйрәтергә керешәләр. Ләкин Кабан күлендә десант төшерүләр бүтән бер дә кабатланмады кебек.
Безнен йортта сугышка алынучылар арта тора. Аты Каракүздән сон сугышка безнен чапаевчыбыз Нурулла абый китеп барды. Ул да түгел, Илдус белән Илгизәрнен әтисе Сәфәргали абзый да, Ринатнын әтисе Сирай абый да армия сафына алынды. Инде көз якынлашып килә, укыр вакытлар җитә, ә ишегалдындагы ир-ат һаман саен кими бара. Хәзер инде «Җизни абый»нын, ягъни Зәйнулла абыйнын утын сарайларына аркаларын терәп тәмәке тартып утыручы агайларыбыз каршында: «Без
фәлән дә, без төгән, немецны без аны хәзер тукмап кайтабыз!» — дип күкрәк төюләре бетте. Анын җилкәләре дә, күкрәге дә бик кин. Әнә шул кызгылт йөнтәс күкрәген ул буш мичкә тавышларын чыгарып хәзер дә кагыр иде, тик кем каршында каксын ул аны, кулы энә генә күтәрерлек, сугышка яраксыз минем әти каршындамы, Илгизәрләрнен бабасы, бик акрын кыймылдаучы Хөсәен бабай яки анын җәмәгате чүрәкәй хәтле генә Зәйнәп апа каршындамы? Хәер, аларнын буйчан гына оныклары, кул чуклары да кызларныкы шикелле озынча булган кара тут йөзле Тәлгать бар әле. Ул ниндидер хәрби заводта монтер булып эшли. Әнә шул мин әйткән озын бармакларын кыймылдата- кыймылдата, чыбык очларын әле пычак, әле карга борыны белән кискәләп, сугыш алдыннан гына безнен йортыбызга электр уты керткән иде ул. Бу унҗиде-унсигез яшьлек егетне заводта бронь гына тотып тора булса кирәк, ә бронь дигәненен дә кодрәте бетсә, ул да сугышка китеп барыр микән?
Сугыш үзенен толлары, хәсрәтләре белән акрын гына безнен йортыбызны били. Ләкин сугышнын беренче айларында әле без кытлык дигән нәрсәләрне ул кадәр сизмәдек. Күрәсен, балалыгыбыз белән һаман әле тыныч-имин чактагыча ваемсыз гына яши биргәнбез. Ә инде безнен уеннар арасына казарма күренешләре, Кабан күлендәге һәм урамнардагы хәрби өйрәнүләр дә килеп кергәч, бу безнен өчен гаҗәп кызык булып тоелды.
Казанга эвакуированныйлар килә башлады. Ринатлар фатиры ул еллардагы үлчәм белән караганда шактый иркен иде, аларга бик нечкә сынлы, очлы борынлы кызы белән зур битле, тулы гәүдәле яһүд марҗасы Раиса Марковнаны урнаштырдылар. Раиса Марковна сонга таба безнен әниләребезгә үзләренен «җәннәт бакчасы» Гомель шәһәре турында сөйли торган булса да, үзләре алар Ленинградтан килгәннәр иде бугай. Озакламый анын сенлесе Фаина Марковнаны да шул ук фатирга сыйдырдылар. Раиса Марковнанын бәләкәй күзләре безгә — татар малайларына, ниндидер сер белергә теләгәндәй, бик кызыксынып карый, вакыт-вакыт күнелле генә очкынланып китә. Ләкин ул барыннан бигрәк үзенен таркау чырае белән, гәүдәсен кая куярга белмәгәндәй һәрвакыт диярлек үзенен почмагында утырып торулары белән хәтердә калган. Ә менә Фаина Марковна, киресенчә, Ринатларнын биек тәрәзә катына килеп баса да, кулларын күкрәгенә кушырып, зур күзләрен Кабанга төби. Анын чем-кара чәчләре дулкын-дулкын булып муенына ишелеп төшкән, ишелеп төшкән дә ефәк чәч үргече белән билләп куелып, ике кыска толымга аерылган. Юкарак борын сыртынын чак кына бөкрәеп торуы аны бөркеткә охшата сымак. Ләкин анын горур карашы саргылт чыраен йомшарта төшкән. Бу саргылт төс яки анын, немец самолетлары астында ерак юл килеп бик каты аруыннан, яки бәләкәй кызы белән вакытлыча аерылып торуыннан булырга тиеш. Немец Гомельне бомбага тоткан да, анын Полина исемле кызы балалар составы белән Урал ягына китеп барган, ә ул үзе ни сәбәптәндер тоткарлана төшкән. Ана белән бала тиздән кавышырга тиеш булса да, Фаина Марковнанын карашы шулай да бик монсу булып тоела, анын зур күзләрен кайчагында яшь пәрдәсе каплап ала торган иде. Бу яһүд марҗаларынын Полина М. исемле ин кече сенелләре дә бар, ул Нәриман урамындагы элекке байлардан калган бик һәйбәт йортнын түрге өлешендә яши. Анысынын чәче дә бөдрә түгел, борыны да аерылып тормый, бик төз, матур гына. Гомумән, ул уртадан чәч юлын салган бик ачык чырайлы рус хатынына охшап тора. Анын ирен махсус самолетларда очып йөрүче бик зур хәрби начальник дип сөйлиләр. Менә бу өч хатын-кыз туганнарынын бер тирәгә урнашуына да анын ярдәме тигән икән.
Йортыбызнын парадный ягында торучы Шәүкәтләргә дә Мәскәүдән бер гаилә килеп урнашты. Безнен арада озынлыгы белән аерылып торган Шәүкәт куш иренле иде, шуна күрә малайлар ана, җинел кулдан, «Губа» кушаматын такканнар иде. Анын әтисе дә баһадир гәүдәле, кызыл чырайлы бер мишәр агае булып, яшьлегендә ул Караганда якларында күмер чапкан. Аны да повестка белән армиягә чакыртып караганнар иде. Ләкин Җиһангир агайны өенә бик тиз кайтардылар, ул шахтада эшләгән чагында ул йөрәк чирен алган булган. Менә шушы мишәрләр өенә дә
эвакуированныйларны китереп керткәннәр иде. Аларнын әти-әниләре бар идеме, юк идеме, анысы безгә кирәкми дә, белми дә идек. Ләкин без үсмер малайлар белән бик тиз танышып өлгердек. Безне аларга бигрәк тә якынайткан нәрсә — чып-чын мылтык патроннары иде. Алар ул патроннарны каян тапканнардыр — монысы малайларнын тирән сере иде әлбәттә. Ләкин, әйтәм бит, безгә анысы да кирәкми. Безгә барыннан да бигрәк шунысы кирәк: берәр патронны ничек тә эләктереп булмасмы, шуна күрә бу урыс малайлары урамга чыксалар, без аларга, кендекләребез береккәндәй, тагылып йөрибез. Ләкин Губа, хәерсез, ул патроннарга күптән хуҗа булып алган инде, аларны кесәсендә генә шалтырата, без исә хәзер анын тирәсендә бөтерелергә мәҗбүр була идек.
Мәскәү малайларынын өлкәне Мәскәү белән Казан арасында берничә мәртәбә китеп-кайтып йөрде бугай, шуна күрә без анардан безгә дә патрон алып кайтуын үтенеп караган идек. Ул сүзебезне тынлап алып та кайткан иде кебек, ләкин болары инде буш эчле гильзалар гына иде. Ләкин без анысына да шатландык. Мин кесәмне тишкәнче бер гильзаны саклап йөрүемне хәтерлим, кулыма алдым исә, җиз калаеннан бигрәк үземнен күзләрем сөенечтән елтырап китә иде сымак. Ләкин буш гильзаны берничек тә «тормышка ашырып» булмаганлыктан, мин ана коры куаныч булып карап йөрдем-йөрдем дә калын кадакны чүкеп бармак буе гына кинжал ясаганнан сон, аны әнә шул гильза белән саплап куйдым.
Без буш гильзалар белән мавыгып йөргән арада, мәктәпнен өлкән укучыларын, алар белән берлектә, бишенчеме, алтынчымы класста укучы Нурияне дә Идел буендагы бер совхозга эшкә җибәргәннәр иде. Нуриянен аякларын инде көзән җыермый, җыера торган булса, Мәрьям апа аны ничек тә җибәртмәү ягын караган булыр иде. Ләкин китәсе кителгән, бер үк хәерле булсын. Сугыш елында ниләр генә күрелмәде. Тик Мәрьям апа кызын сагынып микән, кызганып микән, хәл-әхвәлләрен беләсе килеп ык-мык итә башлагач, мин үзем Нурия янына барып кайтырга ризалыгымны бирдем. Әлбәттә, Мәрьям апа кызына коры сәлам тапшырырга гына уйламый, ашамлыктан нәрсәдер салып кулыма сумка да тоттырган иде. Пәм менә без күрше Насыйри урамындагы Самат исемле малай белән, анын да апасы совхозда иде, — мехкомбинат артларыннан Иделгә таба китеп бардык.
Самат белән урманда адашып йөрүебез хәтердә калган. Ул вакытта дезертирлар турында шомлы хәбәрләр колакка чалына башлаган һәм без, берүк очрый күрмәгәйләре дип, котларыбыз ботларыбызга төшеп, урман эченнән элдерәбез. Матюшино тирәсендә әнә шулай буталып йөргәндә, без берничә ир кешене очраткан да идек. Ләкин алар һич тә йолкынган, йончыган кешеләргә охшамыйлар, безне күрсәләр дә әллә ни игътибар бирмиләр, җиләк чемченеп йөргәндәй итәләр һәм кайвакыт таркау гына елмаеп куялар. Бу ирексез елмаюлардан без шуны укыйбыз: «Юк, без дезертирлар түгел, курыкмагыз, балалар». «Алайса кемнәр сон сез? — ди безнен күзләребез дә. — Артык купшы киенмәгән булсагыз да, изүләрегезне чишеп нигә туарылып йөрисез урманда?» Алар тагын таркау-хәлсез генә карап безгә җавап бирәләр: «Нишлик сон, гаеплебез әлбәттә. Ләкин...» Әмма без аларнын «ләкин»нәре белән нишлик, тез буыннарыбыз ансыз да йомшарган, шуна күрә без, артыбызга борылып карый-карый урман түренә шынкаерга ашыгабыз.
Калын-калын нарат урманы. Аяк асты ком булу өстенә тигез дә түгел, дулкын-дулкын. Шул дулкыннардан бер төшеп, бер менеп тәмам арып беттек. Баш түбәбездә чак кына нурланып торган күк йөзенә караганнан сон мин кинәт әйтеп куйдым:
— Самат, әйдә агач башына менеп карыйбыз? — дидем.
Нәм шундук юкарак бер наратны сайлап үрмәләп менеп тә киттем. Әллә ни күп менәргә дә туры килмәде. Комлы җир түбән таба сөзәкләнә бара һәм урман анда кинәт ачылып китә. Агач башлары чайкалыбрак торган әнә шул зәнгәр ачыклыктан да түбәнрәк көзгедәй ак тигезлек җәйрәп ята. Су әлбәттә бу, Идел бу! Безнен күнелләребез тантана итә. Чөнки Идел буенда балыкчылар булырга тиеш. Нәм без йөгерә-йөгерә шунда төшеп китәбез, бер урыс авылына барып керәбез. Безне ак
башлы урыс малайлары урап ала. Минем бердәнбер бурычым — Нуриягә дигән сумканы саклап калу. Әгәр һөҗүм итсәләр, минем коралым әзер һәм мин аны, малайлар күрсен өчен, кичке кояшка ялтыратып та куйгалыйм.
Ниһаять, өлкәннәр дә килеп чыгып, безнен адашуыбызны белгәч, совхоз юлын өйрәттеләр. Өстәвенә бер олау да шунда менеп бара, кояшта янып беткән һәм бирчәйгән кулы белән арбанын арткы карамасына ябышып, көн бик җылы булса да, өстенә брезент плащ кигән бер урыс агае атлый иде. Ул безнен белән сүз алышкалап нәкъ совхознын үзенә алып барды.
— Шәһәрдә нихәлләр сон анда? Немец заводларны шартлатыр өчен десант төшергән дип сөйлиләр монда, шул дөресме? — диде урыс агае бик борчылып.
Без бу хәбәрдән кычкырып көлдек:
— Ничек килеп җитә алсын ул Казанга хәтле? — дидек.
— Алла диген, җитәр дә...
Безнен адашып йөрүләр дә онытылды. Ниһаять, без совхозга менеп җитеп, апаларыбыз белән дә күрештек, анда кунып икенче көнне, өйләдән сон, Казанга кайтып кердек. Мин бу кечкенә сәяхәттән сон урамнарга элеп куелган бер плакатнын мәгънәсен шунда гына анладым. Анда берәүнен авызына бармагын куйдыртып бик җитди карашлы сурәте ясалган һәм: «Теленне тый, артык сүз — дошман сүзе» дип язып куелган иде.
Плакат дигәннән, анын берсе безнен өебезгә дә кереп урнашты. Әйткәнемчә, йортыбызнын өске каты бүрәнәдән салынган. Элек бездә ел саен, кышны чыкканнан сон, өмә ясап өй юу гадәте бар иде. Хатын-кызлар казанда су кайнарлап, пычак белән кыра-кыра, һәм мунчала белән ышкый- ышкый юалар иде өйне. Бүтән фатирдан аермалы буларак, безнен өйне, әүвәлге кухняны, нихәтле генә кыргычлап юма, гомер буена бай ашларын пешерә-пешерә җыелган сөремне бетереп булмый, анын карасы һаман әле суга чыга иде. Шулай да безнен өебез, бер кат «мунча» кергәннән сон, чистарып китә, һавасы сафлана, ә инде сөйләшкән чагында тавышлар янгырап-янгырап китә иде.
Тора-бара өй юулар бетте, стеналарга обой ябыштыра башладылар. Йортта беренче булып, әле сугышка хәтле, без ябыштырдык обойны. Ләкин тәүге тәҗрибәбездән уңмадык шикелле. Коры бүрәнәне генә кәгазьләргә ярамый икән, ул яргаланып чатнап бетә, ямьсезләнә. Менә шулай безнең обой бүрәнә араларыннан ярылгалап ертылып беткәч, әти бер як стена уртасына Мичурин сортлы алма сурәтләре төшерелгән плакатлар ябыштырып чыкты.
Әти сәер кеше иде. Аның белән Югары Утарга Шәймәрдән урманы аша кайткан чакларыбыз да бар. Ул анда һәрвакыт кордондагы бер авылдашына кереп чыга. Урман аланындагы кордонда кунып калган вакытларыбыз да бар иде. Һәм менә ул, җае чыккан саен, мине киләчәктә урманчы булырга кыстый башлады. Урманы, саф һавасы дисеңме, аерым утары тагын. Дачник кебек кенә дә түгел, алпавыт булып яшисең инде менә. Аннан инде, картлык көннәрендә, әти-әниеңне дә үз яныңа алдырасың. Нинди рәхәт тормыш.
Ләкин мин сугыш башланасы елны дүртенчегә күчеп кенә калган идем әле. Миңа әле урманчы булырга иртә иде. Шуннан әти, запаска опас дип, миңа тагын бер һөнәр табып куйды: һич югы бакчачы булсаң да яхшы, диде. Никадәр җиләк-җимеш үстерәсең! Ул язларын бакчаң шау чәчәктә утыра, бал кортлары безелдәп очып йөри, — балы да була, димәк. Ә инде ул көзге байлыкны күрсәң... Юк, бакчачы булу әйбәт ул. Акчасы да була. Һәм менә әти хыялының чагылышын — кызарып пешкән алмаларны — стенага ябыштырып куйды. Мин анда «бельфаркитайка» дигән һәм бүтән сортларны белдергән хикмәтле сүзләрне укыйм, кайвакыт үзем дә: «Чынлап та нигә әле бакчачы булмаска?» — дип дәррәү кызыксынып, уйлар канатына утырып, бик ямьле бакчаларга кереп китәм.
Әтине 1941 елда сугышка алмадылар әле. Аның бердәнбер броне — бүтән ир-ат кебек таза булмавы иде ахрысы. Аның болай күренеп торган авыруы да юк, ләкин
беренче бөтендөнья сугышында алман гаскәре җибәргән зәһәр газ бөтен сәламәтлеген суырган, аның кул-бит тиреләре үк беленер- беленмәс саргаеп тора, зәңгәр кан тамырлары киндерә кебек бүртенгән, әле бишенче дистә белән генә барса да, тешләре какшаган, яртысы диярлек төшеп беткән, шунлыктан яңаклары батып тора, өстәвенә ул борынын сызгыртып йокларга да ярата, кыскасы, әнием аны өнәп бетерми, «өшән, фәлән», — дип аны төрлечә сүккәли иде...
Әти анысы гел йоклап кына, тормады. Ул тегүче иде бит. Бәлкем әле төнге каравыл эшен сайлап алуы да әнә шул «Зингер»ын текелдәтеп кәсеп итештерү өчен кирәк булгандыр. Чалбардыр, костюмдыр, пәлтәдер — барысын да тегә, тик яңасын тегәргә бик сирәк китерәләр, күбрәк иске пәлтәләрне әйләндертәләр, моның исә мәшәкате бик зур: сүтәсе бар, тузанын кагасы- чистартасы һәм өлгеләп үтүклисе бар. Аннан инде тегәргә һәм һәр тегелгән өлешен су бөркеп, чыж-чож китереп яңадан үтүкләргә кирәк. Әнә шулай кием әйләндерү атналар буена сузыла ул, аның каравы, әйләндерелгән пәлтә заказчы өстендә койгандай утырып тора, яңага бер дә биргесез иде.
Әлбәттә, тегү эшенең кайбер яшерен серләре минем күзгә дә күренгәли. Кайвакыт тишелгән терсәк башларын тупчып ямарга, анда да материалның үз ише җеп белән сизелмәслек итеп тупчырга кирәк, ә инде җиң очы бөтенләй изрәгән, тузган булса, аны кисеп ташлап, үзе кебек үк драп яки сукно белән ялгап куярга, гомумән, яхшылап сипләргә кирәк. Аннары әти киемнең җилкәләре тулып торсын өчен, кайтарма якалары күкрәккә сыланып торсын өчен киндерен дә, капчык кисәкләрен дә кызганмый, эченә таслап, сабын сылый-сылый үтүкләп калдыра һәм киемне тегеп бетергәннән соң иңсәләр дә, күкрәк тирәләре дә кеше өстендә сыланып катып тора һәм инде заказчы, пәлтәсенме, костюмынмы киеп караганнан соң, үзе дә бик канәгать булып, уклау йоткандай, кукраеп тора иде. Ул, әлбәттә, әти анын киемен әйләндергән чакта ялгышып сул җинен ун иненә, унын исә сул якка утыртканын һәм: «Кире тәре!» — дип заказчыны сүгә-сүгә янадан сүтүләрен, типчүләрен, җиннәрне кабат утыртып чыгуларын белми. Әти хезмәте өчен өсти төшәргә кушкач, тиененә хәтле сатулаша һәм әлбәттә инде артыгын түләмичә китеп бара. Ул кайчан да булса барыбер әти янына әйләнеп киләчәк әле, ул анын осталыгын онытмый, яна заказларын китерә. Ләкин әти дә аны онытмый бит, чиратны бик озак көттерә, анын киемен тегә башлагач та тегеләй-болай сәбәп табып, заказын бик озакка суза. Хәер, ул үзе дә бик ашкынмый, бөгәрләнеп, ике кулын да тез араларына кыстырып йоклый-йоклый гына тегә. Әни аны: «Нишләп суздын инде шул хәтле!» дип, исенә төшереп тиргәп торса да, ул бер дә кабаланмый, дәшми, сангыраурак колагы белән артык сүзләрне ишетергә теләмичә генә күбрәк эченнән кичерә иде.
Әле өч-дүрт яшемдә чагында ук әтинен мина агачтан бик матур буяулар белән буяп ясалган пугач-мылтык алып биргәнен хәтерлим. Атып җибәргәч, шарт итеп бөтенесе очып чыга. Ләкин ул әллә кая атынып китми, җебендә чайкалып тора. Янадан корасын да тагын атасын — бу малай кеше өчен бик күнелле булып тоела иде. Әмма пугачнын юкка гына алынмаганын мин соныннан, бераз үсә төшкәч кенә анладым. Бер-берсен өнәмәгән әни дә, әти дә мине үз якларына аударырга тырышалар иде булса кирәк. Әнинен мина уенчык-мазар алып биргәнен хәтерләмим.
Ләкин ул мине бик кадерли, матур киемнәр тегә, уенчыктай ботинкалар алып бирә, мине, үзенен бердәнбер калган йөрәк парәсен сөя-иркәли иде. Нәрсә ул уенчыклар! Алынган көнне шатланып уйныйсын, малайлар алдында мактанасын — бәйрәм итәсен. Ләкин бу бәйрәм озакка сузылмый, уенчыгын йә ватыла, йә аннан туя башлыйсын, ул инде тегендә-монда сөйрәлеп йөри, карала, уна. Ә әниемнен назы, мине сөюе бервакытта да бетми. Ананын балага булган мәхәббәте чиксез ул! Күп сөйләшергә яратмаган, эченә йомылып яшәгән әтием исә бу яктан бик саран. Ләкин мин әтине хәзер анлыйм инде, монын өчен аны гаепли дә алмыйм. Тумыштан ук килгән холкыннан, килеш-кыяфәтеннән һәм бигрәк тә физик җитешсезлекләреннән тыш, анын эчтән кичеренеп яшәргә бүтән сәбәпләре дә булгандыр, дип уйлыйм.
Әле без чынын әкияттән, әкиятне чыннан аера алмаган чакларда ук безгә «Ванька-встанька!»лары белән кәмит ясаучы Сирай абый хакында мин бер-ике мәртәбә алда исегезгә төшереп киткән идем инде. Сирай абый эре дулкынлы чем-кара чәчле, карасу йөзле буйчан кеше булып, телгә дә бик оста һәм бик мут бер кеше иде. Өстәвенә ул бер дә төшеп калганнардан түгел, киресенчә, бик булдыклы ир-ат булып хәтердә калган. Әйтергә кирәк, сугышка хәтле булган еллар бик романтикалы, үзенен яналыклары белән һаман саен күнелләрне дәртләндереп торган еллар булса да, бу елларнын юклык белән җәфа чиктергән карангы көннәре дә бихисап иде. Сирай абый эше буенча атналап-атналап, ә кайвакыт айлар дәвамында командировкаларда йөри һәм һәр юлында диярлек районнан сарык түшкәләрен алып кайтып тора иде. Без дә ансы бу яктан алай ук ким-хур түгел. Әнинен унган кулы пәрәмәч, сумса ише ризыкны пешергәләп тора, алары булмаса, картанын да иен китереп, бәлешләр салгалый. Ләкин кытлык елларда булдыклы күршеннен сарык түшкәләрен ташып торуы бу инде инән белән чокчынып, кеше киеменен тузанын исни-йота тормыш итү түгел шул. Монысына да өстәп, Сирай абый әтине гел ирештереп тора, әтигә карата мәзәк бер сүз әйтеп тә, әтинен җавапсыз калуыннан юри кычкырып көлгән сымак була иде.
Сирай абый безгә үзенен якташы, шулай ук Рузаевка ягы мишәре Каюм исемле кешене ияртеп кергәли иде. Каюм абыйнын егет чаклары узып барса да, ул ифрат чибәр кеше. Буйга Сирай абыйдан да калкурак. Матур итеп ятып торган куе бөдрә чәчләре кара һәм, менә шушы каралык белән капма- каршы төстә, ап-ак йөзе сузылып — очлаеп төшкән. Анын иреннәре дә кыз балаларныкы кебек сызылып кына киткән, һәм бу бөрлегәндәй кызыл иреннәр Сирай абыйнын тиктормас авызы шикелле түгел, алар сабыр гына, хәтта оялчан гына булып сөйләшәләр кебек. Ләкин Каюм абый оялчан гына, сабыр гына сөйләшүләрен кул ишарәләре белән тутыра һәм җанландыра төшә сыман. Ул җиткән кызларныкыннан да озын ак бармаклары белән күпереп торган бөдрә чәчләрен аралап артка сыпырып куя, ә кайвакыт, кирәгрәк сүзне сайлап әйтә алмыйча торганда, әнә шул бик җыйнак нәфис кулын артистлар кебек, һавада сыгылдырып изәп куя.
Шәмси апа Газиз җизни белән Әстерханга киткәч, әнием Җиһан апа исемле яшь кенә бер тол хатынны үзебезгә квартирга керткән иде. Җиһан апанын миннән өч-дүрт яшькә кечкенә Рәүф исемле малае булса да, бу малай бездә сирәк күренгәли, ул Тау якларындагы бер авылда бабасы тәрбиясендә яши иде бугай. Җиһан апанын әле яна гына авылдан килеп эш тә, фатир да таба алмыйча йөдәп йөргән чаклары булып, әни менә хәзер аны үзебезгә өйрәтә икән, ана үзе эшли торган мех комбинатына эшкә урнашырга ярдәм дә иткән иде. Әни дә, мин дә Җиһан апа белән бертуганнар кебек бик тиз якынлашып киттек. Җиһан апа Рәүфне бик сагынган чакларында мине үз улыдай күреп, алдына утырта һәм мине назлый-иркәли торган иде. Ул биткә әллә ни чибәр булмаса да, анын карасу шома йөзеннән үзалдына якты нур бөркелеп тора иде. Ул эрерәк сөякле бик таза хатын иде.
Әниемнен, бик зурдан купмыйча гына, чәй мәҗлесе уздырганы истә калган. Без, Ринат белән бер кат тамак ялгап алганнан сон, почмакта нәрсәдер ясарга тырышып кайнашабыз. Әтинен әйтүенә караганда, Семипалаттан ук ияреп кайткан кечерәк өстәл тирәсендә әти үзе, Каюм абый, Ринатнын әнисе Ниса апа, аннары бирге якта Сирай абый утыралар. Әни табада чыжлатып, бавыр белән дөгедән микән инде, пирожки пешерә. Җиһан апа аларны кунаклар алдына ташый. Өстәлдә пар бөркеп самавыр утырса да, табын әле өлгереп җитмәгән һәм кунаклар уен-көлке сөйләп шау-гөр килеп утыралар иде. Менә шунда, Җиһан апа тәлинкә белән пирожки ташыганда, Сирай абый, өстәлгә яны белән борылып, эре бәдәнле яшь хатынга күзләрен тондырып карап тора башлады. Җиһан апа мул күкрәкләре белән тулы балтырларын селкеткәләп нык-нык атлап йөри, Сирай абыйнын майлы күзләре исә өйдәшебезнен килеш-килбәтен күзәтә. Җиһан апа моны сизеп алып бөтен инен-сыннарын юрамалый биетеп йөри башлагач, Сирай абый түзмәде, гадәттә балыкчылар шундый
балык тоттым дигән вакыттагы ишарәне ясап:
— Их! — дип башын селкеп алды. Табындагылар кычкырып көлешкән кебек булсалар да, Каюм абыйнын ак йөзе бердән алсуланып китте, ул хәтта оялуыннан башын иде. Каюм абый яшь чагыннан ук Казанга килеп, минем җизни кебек, шоферлыкка өйрәнгән. Ләкин гомер буе рәссам булырга хыялланган Газиз җизни, полуторкадан ЗИСка күчсә дә, шоферлык өлкәсендә артык еракка китәргә теләмәгән. Ә Каюм абый исә, полуторка, ЗИС дигән баскычларны да узып, беренче класслы шофер булып, ул көннәрдә ялтырап торган җинел машинада бер зур заводнын директорын йөртә. Ләкин ул, үзлегеннән укып, инженер-механик та булмакчы икән әле.
Ләкин безнен сүз, Каюм абыйдан бигрәк, анын артык дәрәҗәдә кылтайчык һәм гарьсез якташы турында иде бит һәм Каюм абыйны искә алуым да анын, бик нәфис чибәр булуы өстенә, гаять дәрәҗәдә инсафлы һәм башы-аягы белән интеллигент булуына соклануыбыздан гына иде.
Хәер, Каюм абыйнын әтиемә бәйле рәвештә бер эше дә булды булуын. Сирай абый аны бер мәртәбә безгә алып кергәч, ул әтидән машина радиаторы өчен җылы чехол тегеп бирүен сорады. Әтинен мондый нәрсәне гомер эчендә теккәне булмаса да, ул Каюм абый кебек мөрәвәтле кешенен үтенечен кире кагарга базмады. Бер мәртәбә, кышкы зәмһәрир суыкта, монын кара машинасы ишегалдыбызга чаптырып кергәч, әти анын капоты тирәсендә әйләнгәләде, карандаш белән кәгазьгә сызыклар сызгалады.
Ниһаять, әти кара дермантин белән астарлык арасына калын гына мамык түшәп, сыра-сыра чахолны тегеп чыкты, радиатор алдына кигезеп кую өчен, ана ниндидер колаклар ясады, тасма җепләр такты. Чехол әзер иде, машинага хәзер суык та тимәс, төчкермәс тә ул. Ләкин Каюм абый аны алырга килгәч, Сирай абый әтиемнен эшен һәрьяклап хурларга тотынды, бернигә ярамый бит бу, диде. Әтинен саргылт чыраена да кызыллык йөгергәндәй булды, ә чигә тамырлары исә типкәндәй итеп тагы да бүртеп киттеләр. Әти белән Каюм абый тышка чыгып чехолны радиаторга кигезеп карадылар: ул матур гына кереп утырган, колаклары да әйбәт кенә кигезеп куелган иде. Каюм абый кешенен хезмәтен санга санап әтине мактап куйды, рәхмәт әйтте. Инде өйгә кергәч, исәп-хисапны өзмәкче иде, әти бәясен әйткәч, Сирай абый тагын аркылы төште:
— Бу нинди комагайлык, юк эш өчен шул хәтле сорамасан! — дип, әтине тагын яманлый башлады. — Төш әйдә бераз! — диде.
— Сон, төшсәм, материал расходын да капламый бит, — диде әти теләр- теләмәс кенә. — Болай да инде мин теккән өчен алмыйм.
Каюм абый итагать белән генә дәшеп:
— Мирзагалләм абый, сез анын сүзенә ышанмагыз, шаярта гына ул, — дигәч, Сирай абый башларын калтырата-калтырата озак кына көлеп торды.
Каюм абый тагын бер кат рәхмәт әйткәннән сон алар чыгып киттеләр, өстәлдә әти сораганнан да артыграк кәгазь бишлекләр калды. Әти аларга тимәде. Моннан сон ул тагын да йомылыбрак йөрде.
Әни аны:
— Җебегән, ичмаса эшләгән акчанны да ала белмисен бит! — дип орышты. Бу юлы минем дә Сирай абыйга ачуым килгән иде. Ничек инде, әтием бөтенләй дә булмастай эшкә тотынды, кәгазьгә машинанын мангаен — радиатор тирәләрен, хәтта фараларына хәтле ясап куйды, шул рәсемгә карый-карый дерматин өстенә сызымнарын, үлчәүләрен томырды, «Зингер»ында матур күпертмәле итеп буй-буй сырып чыкты. Инде Каюм абый, бик нәзакәтле, гыйлем иясе кеше үзе ягымлы тавышы белән рәхмәт әйтте, кызларныкы шикелле озын чуклы, ләкин бик олы кулы белән әтинен зәнгәр тамырлары беленеп торган сөякчел кулын йомшак кына итеп кысты һәм шуннан сон да мыскыллап торсын бу Сирай абый әтине. Ничек түзмәк кирәк мондый хәлгә?
Малайлар арасында ачу килгән чакта әйтә торган сүзләребез бар иде безнен. Мин нәрсә әйтим икән мона дип уйлап тордым да: «У, кәбәй, у, маем!» дидем. Аннары янә үзалдыма нәфрәтем кайнап: «У, мишәр, борыны белән боз тишәр!» дип өстәп әйтеп куйдым. Шуннан үземне җинеләеп калгандай хис иттем.
Ләкин бу вакыйга бер дә онытылмады, тормышнын кечкенә генә булса да бер фәлсәфәсе булып күнелемә сенеп калды. Кайберәүләргә йомран кебек өенә бөтен нәрсәне ташырга ярый, ә кайберәүләргә хәләл көчен белән эшләп алган хезмәт хакынны да алырга ярамый. Җитмәсә синен өстеннән көләләр, сине адәм мәсхәрәсенә калдыралар һәм син шуңа, әти кебек башыңны иеп, риза булып тор. Юк, болай яшәргә ярамый! Ярамый да бит... Менә әти белән әни мине һаман уйландыра бара. Нигә тыныша алмыйлар алар бер дә? Мин, карточкадан карап, әтинең дә ярыйсы гына спай, күренекле чакларын беләм. Ул фоторәсемгә озын чалбар, матур гына пиджәк киеп төшкән, үзенең буе да озын. Башына каракүлдән теккән кырку бүрек кигән. Ә борын астында төртеп куйган кебек кенә бәләкәй дүрткел мыегы бар. Әллә ни зур булмаган түгәрәк күзләре белән тыныч кына карый. Бу аның беренче Бөтендөнья сугышыннан бик алҗып-авырып кайтып авылда бер кат тернәкләнеп, тазарып киткәннән соң төшкән рәсеме. Аннан инде ачлык елы башлана. Монда инде кешеләрнең рәсемгә төшәрлек бернинди кыяфәтләре калмагандыр. Кая инде, ачтан үлүчеләрне җиргә тапшырырлык хәлләре дә булмаган. Менә шундый кыямәт көннәрендә әти халыкны эшелонга туплап, үзе исә шул эшелонның начальнигы булып ерак казакъ җиренә юнәлгән. Күрәсең, тегүчеләр дә ул вакытта төшеп калган кешеләрдән булмагандыр.
Инде бер-бер артлы балалары, ягъни минем туган апаларым үлгәннән соң Казанга кайтып төшүләр. Нәрсә, әтинең кояш батышы булганмы бу. Әни исә моңлы, тулы ай булып калка башлаганмы?
Әйе, тегүче хатыны да булгач, әнинең дә тегү эшенә кулы ятып торган, ул мех комбинатына кисүче булып эшкә кергән. Безгә аның таныш-белешләре, шулай ук күрше-күлән дә мех яки иләнгән тиреләрен күтәреп йә пәлтә якасы, йә ул вакытта бик модада булган «манто» кистерергә керәләр иде. Әни тирене йон ягы белән өстәлгә каплап җәеп сала да, кәгазь өлге буенча башта акбур белән сызымын сыза. Аннары бармакларын, чеметеп кенә тоткандай, шул сызыклар өстеннән бик тиз йөртеп ала һәм тире үзалдына аерыла бара. Моны ул, фокусчы кебек, шундый оста эшли, гүяки аңа бармак очын мех өстеннән күз ачып йомган арада йөртеп алу да җитә. Ләкин мин аның ике бармак арасына өчпочмак сыман кечтеки генә пычак кыстырылганын беләм. Ул әнә шул күзгә дә күренмәслек тылсымлы пычагы белән мехны кыеп кына бара.
Әни үзенең осталыгы белән комбинатта макталуга да ирешкән күрәсең, чөнки ул еш кына «премия» дигән сүзләрне дә әйтә. Шуннан инде миңа ялтырап торган яңа ботинкалар кайта, ефәк бизәкләр катнаштырып тукылган ак яки зәңгәр күлмәклек кайта. Әни үзен дә өлешсез калдырмый. Инде ул вакытларда ситсыдан башка «мая»лары, «маркизет»лары чыга башлаган иде. Әни матур күлмәк кияргә ярата, ул үзенә чуар маркизеттан күлмәкме, сарафанмы тегеп ала да, аны кигәннән соң зәңгәр күзле бик матур күбәләккә охшап кала. Үзе дә шатлана, мин дә шатланам моңа. Ләкин өйдә нәрсәдер җитешми, өйдә уртак шатлыгыбызның ямен җибәрерлек нәрсәдер бар кебек.
Кечкенә чакта кешеләр арасында килеп чыккан низаг сәбәпләрен аңлап бетерә алмыйсың. Ә инде әни белән әтинең бер-берсен күрәлми яшәве баланы бөтенләй аптырашта калдыра. Ни генә димә, әти дә миңа бик якын кеше бит инде, чит-ят адәм түгел. Әнине инде әйтәсе дә юк, ул минем өчен бик газиз. Ничек инде менә үзем яраткан шундый якын кешеләрем бер-берсе белән тату гына яши алмыйлар, бер-берсен кадерләмиләр — бу минем һич кенә дә башыма сыя алмый иде. Инде менә хәзер үзем олыгайгач, балачагым күптән инде томанлы еллар эчендә күмелеп калгач та мин әти белән әнинең сугышыр дәрәҗәгә җитүләрен уңайсызланып кына, хәтта сыкранып кына исемә төшерәм. Сугышыр дәрәҗәгә җитәләр иде дип, бу сүзләр
гомумән тешемә тигәнгә, йомшарта төшеп әйтүем ул. Чынында исә алар чынлап та сугышкалыйлар иде. Нарасый чакта арт күмәчеңә аз гына чәпәп куйсалар да үкереп елыйсын, сиңа кул тигезгән кешегә үпкәлисен. Димәк, авырту белән гарьлек хисе кечкенәдән үк барлыкка килә. Менә шундый хисләрне үзендә тоеп торгач, әле әтигә, әле әнигә төшкән йодрыкларның, яки бер-берсенен чәчен йолкуларның алар өчен гадәттән тыш җәбер-золым икәнлеген ничек инде аңламыйсың?! Мин әнинең дә, әтинең дә кыерсытылуын, рәнҗетелүен теләмим, кулымдагы матур уенчыкларны да ташлап тиз генә аларның арасына керәм, әле әнинең итәгенә ябышып, әле әтинең тезенә сарылып үкерә-үкерә елыйм. Ләкин алар кызган, һич туктый алмыйлар, минем барлыгымны да тоймыйча ялгыш этелеп үземне тәгәрәтеп җибәрәләр. Мин тагын идәннән сикереп торып, әле берсенә, әле икенчесенә чытырдап ябышам. Минем инде хәзер инәлеп кычкырудан тавышым беткән, мин тамак төбем белән сызгырып үксим генә һәм инде бер очып киткән җиремнән тора да алмыйча, чалып ташланган малдай, калтыранып ятам. Шуннан мин, һушымны югалткан хәлдә, бик озак йокыга талам. Бик йомшак куллы «берәүнең» мине түшәккә алып салуын да тоймыйм һәм төшемдә дә үкси-үкси сискәнгәләп ятам.
Кайвакыт йолкынган пәрдәләр, ауган өстәл-урындыклар берничә көн буена шулай тәртипсез хәлләрендә ята бирәләр. Урындыкларны утыртып куйсам да, өстәлне бастырып куярга хәлем җитми һәм мин, өстәлгә барып ябышкан килеш, әтиемә тилмереп карап торам. Шуннан ул яныма килеп, бер кәлимә сүз дә катмыйча, миңа «булыша» башлый.
Менә шундый хәлләр туып, берничә мәртәбә һушым алынганнан соң, миңа нерв авыруы белән түшәктә ятарга да туры килде. Бу инде әти белән әнинең соңгы баладан да язулары мөмкин дигән сүз иде. Шуннан алар кинәт кенә тындылар, бүтән бер генә дә якалашмадылар. Әмма алар арасындагы киеренкелек моңа карап кына кимемәде. Ләкин әти хәзер инде әнидән күбрәк дәшми калуы белән үч ала иде бугай. Дустым Ринатның әнисе Ниса апа да ни өчендер аны кызыштырып карагач та, ул өшеткеч бер битарафлыкта кала бирде.
Безнең йорт каршында Ат тавыннан бераз сулгарак яр башына бүрәнә аяклы сузма эскәмия утыртылган иде. Аннан түбәнрәк, перевозга алып төшүче баскыч читендә бер каен агачы да үсеп чыкканга микән, аны безнең тирәдә кызлар эскәмиясе дип атыйлар. Бу бер яктан сәер, ләкин янәшәдә генә су читләтеп бик биек тирәк егетләренең тезелеп киткәнен искә алсак, әлеге ялгыз каенның шәрә ак тәнен һичничек яшерә алмыйча оялчан гына басып торган бер чибәркәйгә охшавына, аңа карап эскәмияне дә кызлар эскәмиясе дип әйтүләренә бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Инде монысына да ышанып җитмәсәләр, икенче дәлил дә бар: безнең күршебездә генә сары төстәге таш йорт ишегалдында эшче яшьләрнең тулай торагы урнашкан. Андагы кызлар кичләрен яр башында әйләнгәләп йөриләр дә шушы эскәмиягә килеп, кайсысы бөдрә чәчтәй чукларын кичке җилгә селкеткәләгән каен агачына, кайсысы сер һәм моң тулы Кабан өстенә күзләрен төбәп, башларын акрын гына як-якка чайкаттырып, авыз эченнән генә диярлек җырлыйлар.
Әлеге кызлар эскәмиясенә, командировкадан кайткан чакларында, Сирай абый да чыккалый. Ләкин ул чыкканда кызларның ямансулаулары бетә, Сирай абый аларны туктый белмәс авызына каратып берәр мәзәк сөйли һәм кызлар, дәррәү көлешеп, үзләренең көмеш чыңнарын күл өстеннән еракка ук тәгәрәтеп җибәргәндәй булалар. Ләкин кызларның күңелле авазы, Сирай абыйның исә, казлар арасындагы ата каздай чаңгылдап куюлары бер кешегә ошап бетми. Йортыбызның күл ягындагы тәрәзәсеннән тавыш ишетелә:
— Сирай, баланы уятасың, тора салып кычкырма!..
Яки:
— Кызлар, куып кертегез әле шул абыегызны, баласы җылый!..
Ләкин кызлар тынып торалар да, Сирай абый нәрсәдер әйткәч, тагын күл өстен яңгыратып, көлеп җибәрәләр. Кайвакыт Ниса апа эскәмия янына Ринатны чыгара. Ул:
— Әти, әти, — дип, фәлән-фәсмәтән, дип чатанлый-чатанлый аның тирәсендә тулгана, ә үзе башын тәрәзәгә борып карап куя, анда исә: «Шулай, шулай, улым», — дигән төсле, Ринатны хуплап, Ниса апа кулын кагыштырып ала.
Шуны да искәртү кирәктер, бу вакытта. Ниса апаларның икенче балалары да үсеп килә. Радий исемле кече малайлары инде бишектән төшсә дә, тәпи басмаган әле, әмма үрмәләп йөреп тә өйдәге бөтен нәрсәне кырыштыра торган бик тере малай иде.
Ниса апа тәрәзәдән сөрән салгалап та кызларны тыя алмаса, бигрәк тә Сирай абыйны туктата алмаса, ул үзе Радийны күтәреп эскәмиягә чыга. Ул:
— Ягез әле, кызлар, тыгызлана төшегез, — дип арага кереп утыра да ни өчендер кинәт кенә елый башлаган Радийны (әллә чеметеп куя инде) тез өстендә тыпырдатып яки куенында селкеткәләп юатырга керешә һәм күзләрен челт-челт йомгалый. Кызларны сыпырып алгандай була, алар башларын ия- ия, учларына пырх-пырх көлешеп, тулай торакларына таба сызалар.
Минем әни кызлар эскәмиясенә бик сирәк чыга. Ул анда, тын калып, берүзе генә утырырга ярата. Ләкин әрсез Сирай абый барында ялгызың гына ял итеп утырып буламыни?! Ләкин Сирай абый әни чыккан көннәрне мәзәк сөйләп хахылдамый, ул ни өчендер чыш-пыш килә. Кәм эскәмиягә дә мәче кебек сак кына атлап килә, үзенчә сиздермәскә тырышып, мыштым гына утыргач, әни аны танып алганнан соң дерт кенә селкенеп куя һәм шундук кузгалып китә. Бөтен йөрәгемнең теләгәненә юш килеп, әниемнең өйгә таба менеп китүен күреп торсам да, барыбер ул миңа су буенда басып калгандай тоела. Кай тарафкадыр атлап киткән Сирай абыйның тонган күзенә ул чалынмый әлбәттә, аны мин генә күңел күзем белән күрәм. Минем әни дә, модадан бик калышасы килмичә, чәчен кистергән. Ләкин ул, бүтән хатын-кызлар кебек, муенын артык ялангач итмәгән.
Киресенчә, аның чәчләре җилкәсенә үк төшеп озын ак муенын ышыклап тора. Үзе дә ак чырайлы, төз аяклары да ефәк оек аша да беленерлек ак булганга мин аны әлеге каен кызына охшатам. Ул күлдәге шәүләсеннән аерыла алмагандай нишләп шулай зәңгәр күзләре белән моңсырап басып тора икән?
...Көннәрдән бер көнне, Кабан аръякларыннан актарынып ага-ага кара болытлар килеп чыкты да, кинәт кенә чыбыркы шартлаткандай итеп, утлы тырнакларын ак каен башына сузды, ул да түгел, каенны ялкын чолгап алды, аның ботак-яфраклары четердәп яна башлады. Яңгыр коярга керешкәч тә ул әле дөрләп китеп, әле сары төтеннәрен бөркеп, озак кына көйрәп утырды.
Икенче көнне чыгып карасак, куе тармаклардан бер-ике кисәү генә калган, ап-ак кәүсәсе төтенгә саргаеп беткән...
Әйе, сүз күршебез Ниса апа турында иде бит әле. Көн белән төн бер- берсеннән аерылып торган шикелле, кешеләрнең йөзләре дә якты һәм караңгы чырайлы булуы белән аерыла икән ул. Өстәвенә Ниса апа күзләрен челт-челт йомгалап ала. Ул гадәтенчә бик җитез хәрәкәтле булса да, өйдәге эшләрен бик кызу башкарса да, кайвакыт туктап кала, ике кулы да салынып төшә һәм ул үзалдына каранып озак кына уйланып тора. Ул әни фабрикада чагында еш кына безгә кергәли. Әти төнгелектән кайтып гырылдап йоклап ятса да, хәзер инде аның бу йокылары да кача башлады. Әти белән Ниса апа күздән-күзгә генә сүз алышкалыйлар, ә кайвакыт ым кагып кына сөйләшәләр. Колагыма командировка дигәннәре генә чалынып кала. Ләкин Ниса апа әтинен сансызлыгын күреп, аны һәр юлы орышырга керешә:
— Син ир кеше бит! — ди. — Ничек инде мона түзеп торасын. Сыер уҗымга кергәч, анын сыртын әйбәтләп каезлыйлар. Ә синен чыбыркы шартлатырга котын алынып тора! — ди.
Ниткән сыер, ниткән уҗым тагын бу? Ьнч сүзләре башыма сыймый. Аннары ни өчен әле Ниса апа безгә бик ешлый башлады? Менә шулай ул әтине төрткәли торгач, бер көнне әти биленә алъяпкычын бәйләп, кечкенә табада йон киләбен күбекләндерә-күбекләндерә юып торган әниемнән сорап куйды:
— Сирай да Мамадышка бардымыни?
Әни дәшмәде. Кинәт анын зәнгәр күзләрен Идел томаны каплап алгандай булды, ак матур янагы калтырагандай итте.
— Бәлки ул Ушмыга ук бармагандыр? — дип әти янә тәкрарлап сорады.
Бу юлы әни дымлы керфекләрен сирпеп алды да:
— Барса сон, һәркем синен кебек йоклап гомер уздырмый бит, эше булгандыр... — диде.
— Алайсам, Ниса дөрес әйткән икән, — дип, әти алга чыгыбрак торган ябык ияген учлап торды: — Дөрес икән, дөрес... — дип сүзен кабатлап куйды.
Ул бөтенләй бөкшәеп киткәндәй булды. Мина әйләнеп карады. Әтинен дә күзләре күгелҗемрәк иде, ләкин кургашын төсенә якынрак күгелҗем иде. Ьәм хәзер менә бу күзләр, агы да, күгелҗеме дә бергә кушылып бөтенләй үк төссезләнеп киткәннәр һәм ялтыравык пыяла сымак җансыз гына карыйлар шикелле иде.
— Беләсенме, анан кем синен? — дип акрын гына мина дәште әти.
— Кем?! — дип, эшеннән туктап калды әни, күбекле кулларын алъяпкычына сөртте. Анын ике каш арасындагы бәләкәй генә аркылы сызыгы тирәнәеп киткәндәй булды.
— Нигә сон алайса синен артыннан Мамадышка барган? Нигә? — диде әти, башын чак кына калтыратып. Анын пыяла күзләре хәзер дәррәү эрегәндәй, аларга җан кергәндәй булды.
— Үзеннән сора йөрәген җитсә, үзеннән! — диде әни һәм, көтмәс җирдән, йон киләбен таздан алып, әтигә тондырды.
Йон киләбе әтигә тимәде, лач итеп минем аяк астыма килеп төште. Мин:
— Әни!!. — дип өзгәләнеп кычкырдым да чытырдап ана барып ябыштым.
Ул, башымны күкрәгенә кысып, аркасын калтырата-калтырата, еларга кереште.
— Үтте бит гомерем аягүрә йоклаган шушы хөрәсән белән! Авызына капканны да йота алмаган бәндә белән!.. — дип бик озак елады әни мине кочагыннан җибәрмичә.
Нишләп әни дөресен әйтмәде икән, югыйсә Сирай абыйнын Ушмыда үзе түгел, эзе дә булмады бит. Ьәрхәлдә әнием мине ташлап беркая да китеп йөрмәде.
Ниса апалар белән безнен ара бу вакыйгадан сон бик каты суынды. Өлкәннәрнен бер хәл, Ринат та мина дәшми башлады, әнисе аны безгә кереп йөрүдән тыйды. Шуннан инде мин дә аларга керми торган булдым.
Малай чакта юк кына нәрсәдән дә ызгышып китә торган буласын. Әле Ринат белән аралар өзелгәнче үк, әтисе ана күн тышлы туп алып биргән иде. Ул кул тубы, ягъни волейболныкы булса да, малайлар аны шундук
футболныкына әйләндерделәр. Мәктәп белән йортыбыз арасында, тузанлы урам уртасында туп тибеш китте. Без дүртме, бишме кешедән торган ике төркем булып тупны үзебезнен капкабызга кертергә тырыша идек. Ә анда һәрвакыт капкачы булып берәр бот буе малай тора, чөнки берәүнен дә капкага басасы килми, ялан аяк булсан да үзенне чып-чын бутыйлар кигән атаклы футболистай хис итеп туп тибәсе килә.
Безнен өчен ин куркыныч уенчы — җирән башлы Хәким иде. Анын ут кебек йөгереп йөрүе бер хәл. Ул туп өчен тартышканда бөтен кагыйдәләрне боза, аяк та чала, этеп тә ега, туп капка баганасына бәрелеп кире чәчрәсә дә, керде, капкага керде дип ант итә. Алар командасына көндәш якта да булгач, ана каршы уйнавы минем өчен бик кыен, мин анын җиленнән дә егылып китә яза идем. Ләкин без нәкъ шундый хәрәмчеләргә каршы уйнап әрсезләнергә дә өйрәндек. Мәсәлән, бу уен вакытында да Хәким үзенен камырга охшаган зур көпшәк гәүдәсе белән мине бер якка сөзеп җибәрәм дигәндә генә мин кинәт бер якка тайпылдым һәм ул шунда, аяк-кулларын җәеп, лап итеп җиргә килеп төште, киемнәрен әйтәсе дә юк, ул бите белән дә тузанга капланды, хәтта авызына кергән комнарын төкереп торды.
Минем бернинди гаебем булмаса да, безнен якка штраф билгеләделәр. Бары үзебез уйлап чыгарган кагыйдә генә иде микән инде, ул вакытта кем гаепле булса, шунын үзен капкага бастырабыз, ә инде егылганмы, имгәнгәнме — малай монын
җәзасын бирә — капкага пенальти тибә иде.
Мин бер сүз дә әйтмичә, карусыз гына, капкага килеп бастым. Ә миннән унбер адым алда Хәким тупны җиргә куеп, авызын кыегайтып, көлемсерәп тора. Менә ул акрын-акрын артына чыкты да, кызыл башлы үгез кебек тупка томырылды, сул тезен бераз бөгә төшеп, минекеннән ике мәртәбә диярлек зуррак ун аягы белән тупка китереп типте. Гүяки ялкын кебек җирән кара баштан бер кара баш аерылып китте дә, мина таба ракета шикелле очып килә башлады. Ул капканын сул ягынарак, футбол телендә «девятка» дип аталган почмагына очып килә иде. Минем белән шулчак гаҗәеп бер хәл булды. Мин, ике аягым белән үземне җирдән этеп җибәргәннән сон, гүя гәүдәмнән аерылдым. Үзем дә, ике кулым белән ике күзем генә калгандай булды. Менә теге кара баш сул ягымдагы һавадан сызгырып очып бара кебек инде. Ул ике күземне дә көчле магнит кебек үзе белән ияртеп алып китмәкче. Менә ул аларны суырып алам дигәндә генә, алар мизгел эчендә күзгә күренмәс бик нечкә җепләре белән ток йөгерткәндәй мина хәбәр иттеләр: «Тиз бул, кулынны суз!» — диделәр. Мин кичекмәстән ике кулымны да сузып баш очымнан узып барган кара тупны бармакларым белән кармак кебек эләктереп алдым да аны шундук пәйда булган эчемә таба йомып сул як башым белән җиргә килеп төштем.
«Песием, песием, перес!» дигән уенны беләсезме икән сез. Өстәлгәме, сәке өстенәме кулынны җәеп куясын да, икенче берен: «Песием, песием» дип сыпыргандай булып кинәт: «Перес!» дип кул сыртына китереп суга. Ләкин уеннын хикмәте дә шунда — бик уяу булып кулына суктырмаска, аны суккан чакта тартып алырга кирәк. Ул вакытта инде синен белән уйнаучынын кулы тактага чап итеп килеп төшә.
Әлеге кара туп үзе мина сугарга дип очып килсә дә, мин ана, таштай булып тоелган каты тупка үзем китереп суккандай иттем, учларым ачытып авырту гына түгел, бөтен сөякләрем янгырап киткәндәй булды, күз алдымда очкыннар бии башлады һәм мин сыным катып җирдән тора алмый яттым. Ярый әле шунда йорт чатындагы балконда безнен уенны тамаша кылып утырган Нурия:
— Иһи-һи, кертә алмады, иһи-һи кертә алмады! — дип чыркылдап көлеп җибәрде. — Шулай була ул хәрәмләсән, шулай була!
Мин җирдән торып, тупны кулым белән акрын гына тәгәрәтеп җибәрдем һәм уен янадан башланып китте. Минем әле дә учларым әчетә, ә янбашым үтереп сызлый иде, шуна күрә артык хәвәсләнеп уйный алмадым. Шулай да тора-бара гәүдәм язылып китте һәм мин тагын Хәким тирәсендә буталып анын аяк астындагы тупны гел диярлек алып тордым. Анын мина ачуы килде: «Ах, чебеш!» — дип уен арасында ысылдап та куйды. Хәкимнен малайлардан үч ала торган янә бер ысулы бар, ул туп белән сина китереп тибә. Эченә тисә, бөгәрләнеп кенә төшәсен. Яки тупка битенне сыдырасын. Тагы да яманы — мангаена тия күрмәсен, андый чакта һушынны да югалтасын. Ә Хәким һаман саен минем башны чамалый, үзара килешү буенча тупны өскә чөйдерергә тиеш булмасак та, аны гел югары күтәртә. Менә бервакыт ул, уеннын тузаннар тузып бик кызган бер чагында, тупка каты гына китереп типкәч, ул минем колак төбемнән генә выжылдап очып китте. Шул минутта ук чылтырап пыяла коелган тавыш ишетелде. Туп, мәктәп тәрәзәсенә бәрелгәннән сон, биек рәшәткә белән ике арага сикереп төште.
Ул да түгел, Хәким:
— Чебеш типте! Ул ватты! — дип кычкырып җибәрде.
— Нәрсә ялганлыйсын! — дидем мин, ачуымнан буылырга җитешеп.
— Син шул, чебеш, син! — диде Хәким, күзен дә йоммыйча.
Алма кебек кызарган, тирләп беткән Илдус, өске каттагы аксыл керфекле күршебез, мышнап килеп:
— Ул түгел, син! — дип әйтеп караган иде, Хәким аны шундук артка сыпырып җибәрде.
Мин бик өзелеп, тирән өмет белән балконга күтәрелеп карадым. Ни үкенеч! Кирәк
чагында гына Нурия балконнан югалган иде.
Гадәттә ялгышып берәр тәрәзәне ватсак, малайларны шундук урамнан себереп ташлагандай була, минут эчендә качып бетәләр, чөнки пыяла ул заманда үзе бер кыйммәт булса, аны куйдыру үзе бер дөнья бәһасе тора иде. Ләкин бу юлы малайлар нишләргә дә белми аптырашып калдылар. Аларны рәшәткә артындагы туп тота иде. Минем бу рәшәткәдән үрмәли-үрмәли әле кечерәк чагымда ук өр-яна чалбарымны ертканым бар. Хәзер инде анын аша сикереп төшү мина берни тормый иде. Нәм мин шулай иттем дә. Ләкин мин киредән сикереп төшәргә өлгерми калдым. Мәктәптән кин каеш буып, яшел төстәге гимнастерка кигән, сыйракларына тар кунычлы хром итек тарттырган кызыл чырайлы завхоз йөгереп чыкты да, минем үземне дә, тупны да эләктереп мәктәпкә алып кереп китте. Мин аннан, тәрәзә пыяласын куйдыру шарты белән бик тиз чыктым чыгуын, ләкин тупны залогка дип алып калды.
Ринат дустымнын да:
— Кара аны, тубым югалса, шундый ук янасын алып бирәсен, — дигәч, мин анын сүзенә бик гарьләндем. Димәк, ул да тәрәзәне мин ваткан дип белә.
Безнен борын бу вакытларда олылар арасындагы кайбер мөнәсәбәтләрне сизенә башлаган иде инде. Ниса апанын минем әнине ни өчен каһәрләгәнен, әтинен Сирай абыйны ни өчен бер дә яратмаганын без икебез дә аз-маз тойгалыйбыз һәм монда безнен бернинди катышыбыз, печтек кенә гаебебез булмаса да, ниндидер бер эчке закончалык безне, ике дусны, ерагайта бара иде кебек. Чөй өстенә тукмак дигәндәй, туп вакыйгасы да килеп туды. Әни тупны икенче көнне үк алып чыгып бирде, әлбәттә, ул штраф түләгән булса кирәк, ләкин ул анын гаиләбез капкасына нинди авыр «пенальти» булганлыгын мина сиздермәде, бары тик:
— Саграк уйнарга кирәк, улым, — дип башымнан сыйпап кына куйды.
Ичмаса бер каеш белән сыдырсын иде, орышсын иде, юк шул, алай итмәде. Шулай да анын ягымлы тавышын, кисәтүен мин бик зур шелтә итеп анладым. Малайларга, бигрәк тә Ринатка ачуым ташыды, урамга чыктым да:
— Мә, башына капла! — дип тупны Ринат өстенә аттым. — Мамадышка командировкага барган өчен авызынны майладымыни?! Сыймый бит ул авызга, — дип көлеп тә куйдым әле мин.
Ринат читкә сикергән тупны чатанлый-чатанлый барып алды да, яныма килеп, туп тотмаган буш кулы белән мина селтәнде, ләкин сукмый калды. Ләкин анын зур кара күзләре ут булып яна иде. Шундук безнен тирәбезгә Хәкимнәр, подвал Рәшитләре һәм котыртырга бик яратучы Фәһим йөгереп килеп җиттеләр:
— Сук берне, Ринат!
— Син дә авызынны ачып торма, Чебеш, чукып ал үзен! — дип кызыштырдылар алар безне.
Ә Хәким, казый кебек:
— Тик, егетләр, монда түгел, койма буенда! — диде һәм безне иннәребездән кочаклагандай итеп арткы капкадан гына алып чыкты да, яр башындагы коймага ияртеп китте.
Бу Әхтәмов урамынын Кабанга килеп терәлгән башы булып, нәкъ шушы тирәдә текә яр өсте бер уелып куя, акрын гына сөзәгәя барып су читенә килеп тоташа. Инкүлек текә яр башыннан ук койма белән әйләндереп алынган, койма эчендә, аерым утрау сыман, бер йорт утыра. Анын хуҗасы, олы яшьләрдәге бер абзый, җәйге челләдә дә сыгыла төшкән аякларына читек-кәвешен, башына исә бүреген киеп, бер дә ашыкмыйча гына безнен тирәләрдән дә узып, мәчеткә барып-кайтып йөри. Бу йорт безгә бик серле булып тоела, кайвакыт койма ярыкларыннан күз салып, андагы кырмыска оясыдай хәрәкәтне күзәтәбез. Шул ук вакытта йортка ачу да килгәли. Анын кырык ямаулы тигезсез коймасы күлнен читенә үк төшә. Су буенда йөргәндә йә аны, тау башына ук менеп, бөтенләй урап узарга, яки, чалбар балакларын сызганып, су эченнән үк узарга туры килә — ә бит безнен чебиле аякларыбызны суга тигезергә ярамый торган чакларыбыз да була.
Ни генә димә, ишегалдыннан туйган чакларыбызда, йә инде анда сыймый торган вакытларыбызда, койма буе уйнар өчен менә дигән урын: кыр кәҗәседәй сикергәлим дисән, текә тавы бар, ятып ауныйм дисән, яр өстендә чирәмле тип-тигез яланчыгы бар. Өстәвенә әти-әниләр күрми торган аулак җир. Нәм әлбәттә инде күчәр башлары эләгешеп киткәндә чәкәләнеп алу өчен бик җайлы урын.
Менә хәзер дә без малайлар камалышында әнә шул койма буена килдек. Бер мәшәкатебез ким: сугышу кагыйдәләрен искә төшереп торулары кирәкми, чөнки тимер перәшкәле каешыбыз да, ә кулларыбызда таш-фәлән дә, яки шуларга охшаган катырак нәрсәләр дә юк. Кара-каршы бастык та, кем беренче сугар икән, дип көтеп торабыз. Ринат белән безнен гомердә дә сугышканыбыз юк, шуна күрә бер-беребезгә кул күтәрүе әллә ничек кенә шунда. Ләкин малайлар безне, әйдә, башлагыз дип дәртләндерәләр. Фәһим Ринатны мина таба этеп куя, Хәким мине, кош мамыгыдай, анын өстенә этеп җибәрә. Ринат миннән ярты башка калкуырак, шуна күрә ул ачуы сүрелә төшкән зур кара күзләре белән мина өстәнрәк, мин исә каш астыннан ана сөзебрәк карыйм. Ә малайлар шау килә, «әйдә!» дә «әйдә!» дип ашыктыралар. Менә Ринат чатан әтәч кебек минем янымарак чыкты, кулын күтәреп кизәнгәндәй итте, мин шундук читкә тайпылдым. Ләкин мине шул мәлне үк, аркамнан этеп, үз урыныма кайтардылар. Теләсә ни эшләтсеннәр, минем бәләкәй сөякчел йодрыгымнын беренче булып сугасы юк, чөнки мин Ринатны болай да инде бер кат рәнҗетелгәнгә саныйм, ул гарип иде. Шулай уйлап та өлгермәдем, ул минем күкрәгемә китереп төртте. Менә монысы әйбәт, менә син шулай башлап сук! Тукта, чү, нишләп әле минем колагым чынлап китте? Ә, Ринат колагыма суккан икән. Болай булгач җавапсыз да калырга ярамыйдыр бит инде. Шуннан инде тәпәләшү китте. Әлбәттә йодрыкларыбыз күбесенчә һаваны бушка айкый, чөнки малайлар гомумән күзләрен йомып сугышалар, бер кыза башлагач, берни күрмиләр...
Югыйсә, бәргәләшкән чагында чак кына айнып, иелергә генә кирәк бит инде. Иеләсен дә, дошманыннын корсагына нык кына, чиртәсен. Ул шундук бөгәрләнеп төшә. Тирә-яктагы тавыштан колак тонды. Күз алдымда әллә, шайтаннар кебек, малайлар сикерешә, әллә Ринат мина шулай бик күп булып күренә. Менә бервакыт Ринат мина башы белән китереп сөргәндәй булды. Алай дисән, Ринатнын башы кара бит, ә бу — мина җирән төстәге таш туп кебек китереп сукты. Күз алларым карангыланды да, өстемә Кабан күле килеп аугандай булды. Ләкин нигә кычкыра ул Кабан күле кызлар тавышы белән? Мине берәү, җилкәмнән йомшак кына тотып, җирдән күтәреп торгызды. Бу — Нурия иде...
— У-у! Олы күсәк Фәхши! — дип кычкырды ул Фәһимгә, минем өстемне кага-кага. — Кечкенәләрне котыртып йөргәнче, бар әнә сидекле көрнәнне киптер! Ә син тагын! — дип Хәким өстенә очынып килде ул. — Әтиеннен кешеләр башын ашаганы гына җитмәдемени, инде син дә малайларны чүпләргә тотындынмыни?! Шундый гәүдән белән ничек оялмыйсын?!
Хәким кызарынып-бүртенеп ана китереп сукмакчы булды. Ләкин Нурия керфеген дә селкетмәде:
— Сугып кара, мин синен кулынны бик тиз кыскартырмын! — диде.
Шуннан Фәһши белән Хәким, артларына карана-карана, өйгә таба китеп бардылар. Нурия башта Ринатка, аннан мина шелтә белән карап:
— Их, сез, ике дус! — диде. — Алар юри котырталар, ә сез көчекләр кебек котырасыз!
Ләкин бүтән безне бер дә орышмады, икебезне дә ике яктан җитәкләп өйгә алып кайтып китте.
Ничек күреп калган ул безне, кай арада йөгереп килеп җиткән? Хәер, аларнын балконнары су станциясендәге вышка күперчегедәй, йорт чатыннан чыгып тора шул, аннан Сафьян якларын да, күл буйларын да бик әйбәтләп күзәтергә була. Нурия безне шуннан шәйләп калган булган, күрәсен.
«Командировка» дигән юк сүзләр, аларны кырыкмаса-кырык шиккә төреп
күпертүләр нәтиҗәсе буларак, Ринат белән икебезнен «аулак» койма буенда сугышуыбыз безнен өчен, бигрәк тә гаиләләребез өчен, эзсез калмады әлбәттә. Ринат белән без бик тиз килештек анысы, ләкин шулай да эчебез кайвакытларын тырналып, сулкылдап куя иде.
Көзгә таба Сирай абыйны да армиягә алдылар. Аларны башта шул ук күл буе казармасында элемтәче булырга өйрәттеләр. Кызылармеецлар су буендагы бакчада окоплар казыйлар да, шунда ышыкланып, яшел, кызыл лампочкалары янып торган аппаратларын каршыларына куеп, «Волга» белән «Кабан» исеменнән сөйләшергә тотыналар:
— «Волга», ишетәсенме, бу мин «Кабан», һәм башкалар...
Идел ягыннан пароход авазлары бик сирәк ишетелә башлады. Анда хәзер давыллы җилләр дулкын күтәрәдер, пароходлар кышкы өйләренә — затоннарга кайтадыр. Аларнын кайберләренә, бигрәк тә буксирларга корыч киемнәр кигезә башладылар, палубаларына орудиеләр куйдылар һәм алар, бердән авыраеп, түбәнгә, Әстерхан якларына төшеп киттеләр.
— «Волга», «Волга», ишетәсенме, бу мин — «Кабан»...
Әйе, кызылармеецлар, калай колакчыклар киеп, «Кабан» белән «Волга» булып сөйләшәләр. Күл ягыннан алар өстенә ажгырып җилләр исә, бөтереп-бөтереп сары яфракларны китереп каплый. Алар әле шинель дә кимәгәннәр, тунып күшегеп беткәннәр, тәннәрен аз гына булса да җылытырга өметләнеп җиргә сыенганнар. Ләкин окоптан да чыгарга туры килә. Алар гимнастерканы аркаларына чиләктән дә зуррак кәтүкләр асып күл буйлатып йөгерәләр, артларыннан телефон чыбыклары сузылып кала. Бу чыбыклар, чыгасы ерак юлларны искә төшереп, күл буйларында да, мәчет урамы — Насыйрида да сузылып яталар. Көзге юка пәлтәләрен кигән ике малай да, борыннарын мышкылдатып, шул чыбыклар буенча ашыга-кабалана атлыйлар. Аларнын берсе алгарак узып китә дә, аксый төшеп атлаган икенчесен көтеп тора. Әнә шул чыбык сузучы, яки аларны җыючы кызылармеецлар күренү белән:
— Вы не видали Невлюдова, такого высокого, а волосы черные? — дип сорап куялар. Ләкин кызылармеецларнын малайлар белән сөйләшеп торырга вакытлары юк. Ә кайберләре җилдә пәлтә чабулары җилфердәгән, ә кайвакыт кепкалары да очып киткән малайларны кызганып сөйләшеп куйсалар да, сүзләре кыска була:
— Невлюдова? Кто он, татарин или русский?
— Да, татар.
— Татар? Нет не видели...
Шуннан бу ике малай Насыйри якларыннан урап янадан күл буе бакчасына килеп чыгалар. Анда яшелле-кызыллы күзләрен кыскалаган аппаратлар эчендә дә җил сызгырган кебек була. Кызылармеецларнын тавышларына хәтле тунгандай булып тоела.
— «Волга», «Волга», ты слышишь меня? Говорит «Кабан». Тьфу, чорт, связь прервана!..
Безнен дә өмет җепләребез өзелә. Без Сирай абыйны таба алмыйча күл буйлатып кайтып китәбез. Шулай да, казарма яныннан узышлый, анын тимер рәшәткәсенә мангайларыбызны терәп, ишегалларын күзәтәбез әле. Ачы җилләр тәмам үзәккә үткәч кенә, борыннарыбызны лышык-лышык тарта-тарта, өйгә кайтып китәбез.
Безгә Ниса апа да барып эзләп йөрергә кушмый кушуын. Сирай абыйны үзе кайтып китә ул, ди. Ләкин йә без мәктәптә булабыз, яки бүтән җайсызлыклар килеп чыга. Ринатнын менә бер айга якын инде аны күргәне юк. Сирай абыйны сонгы мәртәбә күрүе дә бик үкенечле килеп чыкты. География дәресендә укытучыбыз Агриппина Никитична, — ул безнен класс җитәкчесе дә иде, — такта кебек юка тәнле, озын буйлы керәшен хатыны, картага очлы таягы белән төртә-төртә, Уралнын казылма байлыклары, аларнын бигрәк тә сугыш вакытындагы әһәмияте турында сөйләп тора иде. Шул вакыт шыгырдап класс ишеге ачылды да, — без һәммәбез дә дәррәү әйләнеп карадык, парта капкачларын шакы-шокы китереп аягөсте бастык, —
куе зәнгәр френч белән галифе чалбар кигән завучыбыз Әхәт абый килеп керде. Ул ишарәләп безгә утырырга кушты, чем-кара сынык кашларын тагы да сындыра төшеп, Агриппина Никитичнага пышын-пышын нәрсәдер әйтте. Укытучы Ринатка дәшеп:
— Невлюдов, бар әтиен килгән, — диде. Алар чыгып киткәч, коридорда мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышлар ишетелеп торды. Укытучы, дәресне дәвам итеп:
— Урал — хәзерге авыр көннәрдә ватаныбызнын йөрәге ул, — диде.
Кабан өстендә янгыраган авазлар кебек минем чигәләрем: «Урал... Урал... йөрәге... йөрәге...» — дип тибеп торды. Ләкин мин барыннан бигрәк ишек артындагы тавышларны ишетергә тырышып утырдым. Ниһаять, «Урал... Урал» дигәннән гайре берни дә ишетә алмыйча, кулымны күтәреп, укытучыдан чыгып керергә рөхсәт сорадым, ул башын гына кагып куйды да, янә Уралны сөйләвен белде.
Сирай абый чабулары балтырына хәтле төшеп торган соры шинель кигән. Үзенен дә буе озын булганга, шинель аны ничектер ябыктырып күрсәтә. Өстәвенә чәче дә кистерелгәч, башы артык зур бүрек кигән бала башына охшап калган. Мин класстан чыкканда ул Ринатка:
— Син хәзер үстен инде, әниенә булыш, эненне кара, яме? — дип сонгы әманәтләрен әйтеп тора, Ринат исә анын гозерләп әйткән бу сүзләрен җөпләп башын каккалый иде.
— Менә синен якын дустын да бар, — диде ул һәм мине озын кулы белән үз янынарак тартып китерде. — Сез дуслар бит, әйе бит? — диде ул икебезне дә ике яктан кочып. Мин дә, Ринат та, анын сүзләрен раслагандай, башларыбызны селкеп куйдык. — Тормышта төрле чаклар була, тик, карагыз аны, бер-берегезгә бер вакытта да хыянәт итмәгез. Әнә без, Каюм абыегыз белән, бер төптән чыккан имәннәр кебек булдык. Сез дә шулай куш агач шикелле берегеп, нык булып үсегез!
Без, ярар, үсәрбез дигән кебек, башларыбызны тагын бер кат иеп куйгач, Сирай абый мине янә үзенәрәк тарта төшеп йөземә төбәлеп карап торды. Без малайлар белән күзгә-күз төбәлешеп уйнаганда мин бик тиз җинеләм, карашымны шундук читкә ала идем. Ә хәзер мина малайлар гына да карамый, ә зур конгырт кара күзләре белән мине пешерә язып Сирай абый карап тора иде. Менә анын утлы карашы йомшарып киткәндәй булды, аннан бик җылы иркә нурлар сирпелде, һәм ул, күзләрен йома төшеп, сөякләремне чытырдатты:
— Хәләмгөл!.. — дип, ни өчендер әниемнен исемен әйтеп, мине кочагына кысып торды.
Мин башта йөнтәс шинельле бу кочакта рәхәт кенә кытыкланып басып торган идем. Ләкин кинәт кенә рәхәт бу изрәүгә электр тогы китереп бәргәндәй булды да, мин учларым белән этелеп, артка чөйкәлдем.
— Йә, йә, мин шаяртам гына бит, — диде Сирай абый, мине һаман да әле җибәрмичә. — Эштән кайткач, әниенә сәламемне тапшыр, яме. Минем ин сонгы үтенечем бу, бәхил булсын. Ниса апан да, әниен дә дус булып яшәсеннәр, араларыннан җил-давыл да үтмәсен...
Шуннан ул мине җибәрде, мин ана күтәрелеп тә карамыйча, сүзсез генә басып калдым. Ул Ринатны җитәкләп баскыч башына китте. Менә ул борынгы мәктәпнен тимер баскычларыннан акрын гына төшеп бара инде, итек үкчәсендәге дагалары чик-чик килә. Өстәвенә, коридор башындагы су багы краныннан чиләккә чулт-чулт итеп су тамчылары тама һәм алар, гүяки минем ярама тоз тигезгәндәй, көйдереп-көйдереп алгандай итәләр. Баскычта дагалы итекләр сонгы мәртәбә чыкылдап алдылар да, бервакыт тынып калдылар. Ичмаса өлкәннәр кебек: «исән генә әйләнеп кайт», — дип тә әйтә алмадым бит. Кеше фронтка китә, ә мин... Шуннан мине ниндидер пружина атып бәргәндәй итте дә, мин башымны артка ташлап, баскычнын тимер идәненә йөгереп килдем.
Баскычнын ин сонгы басмасы турысында Сирай абый, аягына ук чүгеп Ринатны аркасыннан сөя-сөя кочаклап тора иде. Ул мине дә күрде, елмаеп кулын изәде, мин дә кулымны селеккәләп ана җавап бирдем. Шуннан Сирай абый кулын бүрегенә
тигезә язып икебезгә дә честь бирде һәм капылт кына борылып, мәктәп ишегеннән чыгып китте.
— Урал ул — илебезнен йөрәге... — дип Агриппина Никитична дәресне йомгаклап килә иде.
Ул үзе сөйләсә дә, анын бәләкәй күзләре — бездә. Минем чигәләрем тагын: «Ил... ил... йөрәге... йөрәге...» дип тибә. Ринат алдагы партада башын игән дә аркасын калтыратып утыра, хәтта парта да дерелдәп-дерелдәп киткәндәй итә. Мин аны тынычландырырга теләп, аркасыннан сыйпап куймакчы булып, ана таба кулымны сузам һәм нәкъ шул вакыт бөтен мәктәпне янгыратып кынгырау шалтырый башлый...
Сирай абый әнә шулай фронтка китеп барды. Ул Ринат белән икебезгә истәлеккә дип әле майлары да сөртелеп бетмәгән, тимер чыбыкларны тешләп өзә торган келәшчә белән колагын борып ача-яба торган кул эскәнҗәсе калдырып киткән. Без мона бик шатландык. Безнен элек тә йортыбызга ут керткән монтер Тәлгать кулында карга борынын күргәнебез бар. Борынындагы ярыкларына чыбыкны куйганнан сон кысып йомдырып алсан, чыбык очы әллә кайларга атыла. Ләкин анын белән эш итүе куркыныч, чыбык очы күзенә килеп керүе мөмкин. Ә Сирай абый калдырган күгелҗем корычлы келәшчә шундый үткен, ул чыбыкны тавышсыз диярлек керт итеп кенә өзә. Без сынап карый-карый анын белән бик озын бакыр чыбыкны өзгәләп бетердек һәм анын авызыннан коелган бакыр шырпылар белән өстәл тула язды. Бу келәшчә ярдәмендә кадак та суырып була. Без Ринатларнын түр якны алгы яктан аерып торган такта бүлентесенә кадак кагып суырып та карадык инде. Келәшчә белән кадакны эшләпәсе турысыннан каптырып каеруга, кадак шундук суырылып чыга. Без әле ишек катындагы стенанын сәндерәгә менгезә торган озынча шакмаклы басмаларыннан да бик зур кадакны суырып карамакчы идек, тик көчебез генә җитмәде. Аннары Ниса апа, күзләрен йомгалап, шундук яныбызга йөгереп килде:
— Баскычны боргач, сәндерәгә ничек менәрсез, — диде.
Йортнын күп яклары биек түшәмле булып, Миннегөл апаларда да, Ниса апаларда да ишектән өстәнрәк сәндерә ясалган. Тик Миннегөл апаларнын фатирлары тар булу сәбәпле, сәндерәләре дә иркен түгел. Ә менә Ниса апаларнын сәндерәләре ындыр табагыдай кин. Анда түшәк-ястыклар, мендәрләр өеп куелган. Без Ринат белән анда котырып уйнаганда юрган һәм мендәрләрнен астын өскә китерәбез. Урын-җирне болай туздыруыбыз өчен Ниса апа безне тиргәп ташлый. Менә хәзер дә ул келәшчәне сынаганда яныбызга бик тиз килеп җиткән иде. Тик бу юлы безне орышмады, фәкать:
— Киемегезне ертыр бит, кул-аякларыгызны да сыдыруы мөмкин, — дип, чыгып торган зур гына кадакны кага төшәргә кушты.
Без анын эшләпәсенә чүкеч белән төеп, кадакны кагып та куйдык. Кул эскәнҗәсе дә ошады. Анын белән тимер кисәкләрен каптырып алып, аларны игәү белән игәргә остарып киттек. Тора-бара кулларыбызнын эшкә өйрәнүен сизми дә калдык. Келәшчә белән эскәнҗәдән без бик озак файдаландык. Инде теше үтмәсләнеп бетсә дә, урыны-урыны белән кителгән булса да, ул хәзер дә минем эш кораллары тартмасында кадерле истәлек булып ята. «Кадерле» дип бу сүзне Сирай абыйга төбәп әйтүем түгел. Ул бер дә гөнаһсызга минем сөеп яраткан әнием турында шыксыз хәбәрләр таралуга сәбәпче булды, безнен гаиләбезне тарката язды. Анын бигрәк тә әтине мыскыл итүен күтәрә алмый идем мин. Анын әтидән «йокы чүлмәге» дип көлгән чакларында шырпы кебек тырпая торган идем. Ә шулай да әлеге инструментлар аша Ринат белән икебезгә тормышнын ин әйбәт күркәмлеге — ир-ат булу сыйфаты йогып калган безгә һәм аны үзенен кадерле ядкаре итеп әлеге әрсез дә, гадәттән тыш мут та Сирай абый калдырган иде.
Аннары гөнаһ-мазарлары булса да, ник әле кешене гомер буе гел кара яктан гына искә алырга. Ул сугышка киткәндә без әле унбер яшьлек малайлар гына идек. Ә малай чак чишмәдәй саф чак. Аны бернинди кара тамчылар да пычрата алмый. Хәтта бер көнне авыз-борынынны канатып тукмашсан да, икенче көнне дустын белән өге-җөге киләсен. Малай чакнын әнә шундый риясыз пакьлыгы һәрберебезгә дә гомер юлында
маяк булып торса икән, үсемлекләргә төкеректәй җирәнгеч лайласы белән ябышырга торган кабырчыксыз әкәм-төкәм ишедәй вак җанлылыкны, әшәке гайбәтне безнен күнелләрдән һәрвакыт куып торса икән!
Ринатнын әтисе сугышка китте. Әле кайчан гына ул бик саран лампа яктысында, ярым-карангы өебездә үзенен «Ванька-встанька!»лары белән дөньяга безнен күзләребезне ачты. Әле кайчан гына ул, ерак командировкалардан кайтканнан сон, безне аяк араларына алып бик зур сандык өстендә ял итеп ята, безне йонлач аяклары белән әүмәкләп бетерә, безнен һич бирешәсебез килми, икәүләшеп анын аякларын җинмәкче булабыз, чиныйбыз, котырынабыз. Әле кайчан гына ул... Мин үземнен зиһенемне бик киеренкеләндереп, малайларча мангаемны җыерып, безне яклап сугышка киткән Сирай абыйнын әйбәт якларын искә төшермәкче булам. Тик нишләп сон әле кылт итеп әти белән әнием уема керә?! Әни, кайчан карама, әтине тирги. Һи, аягүрә йоклаган!.. Йокласа сон, әллә кешегә йокларга да ярамыймы? Әнә, кешенен ирләре кылны кырыкка яра. Ярса сон, әти дә әнә оста тегүче ич. Син дә, әнием, бик оста, күрше хатыннарга күлмәкләрне коеп кына куясын. Мехкомбинатнын тырыш эшчесенә дә әйләнден. Тик нигә инде әтине гелән-гелән тиргәп торырга?
Мин шунда кинәт үзем турында, киләчәгем турында уйланырга тотынам. Кем булырмын мин? Әни әйтә, кеше ул — кем булса да, җебегән булмасын, баскан җирендә ут чыгарып торсын, ди. Мин үземнен чырадай сыйракларыма карыйм. Ничек чыгармак кирәк инде бу аяклар белән утны? Һәрхәлдә мин кемгә охшарга тиеш, әнигәме, әтигәме? Әни дию белән минем күз алларым яктырып китә, күнелем шатлык белән тула. Ә әти искә төшсә... Нигә үзенне- үзен шул хәтле түбәнәйтергә, мескенәйтергә икән? Юк, әти күз алдыма килү белән, әнинен исә аны орышкан сүзләре колак төбемдә янгырагандай булу белән, мин эсселе-суыклы булып китәм. Мин аны кызганам, ләкин шулай да мина анын кебек булырга ярамас, һәм мин үземнен сөякчел йодрыкларымны төйнәп үземә-үзем ант итәм. Сирай абый кебек хәттин ашкан әрсезгә әйләнмәсәм дә, ичмаса авызыма капканны төшермәслек дәрәҗәсендә генә кыю-тере булырга һәм... һәм инде йокламаска... Аягүрә дә, караватта да йоклап гомерне уздырмаска! Әйе, шулай менә!
Бу рәвешле — балаларча антлар эчүем — ирләрчә еракка карау иде ул... Анысы ирләрнен дә йомшарган чаклары була, аларнын да кырыс йөзеннән борчак-борчак яшьләре тәгәрәп төшә. Ләкин ир булырга үз-үземә сүз биргәнмен икән инде, сонгы чиктә дә ачы күз яшьләремне кешегә, бигрәк тә әниемә күрсәтмәячәкмен! Ә инде йокыга килгәндә... Әйе, әнә шул мәлдәге малай вакытымнан сон күпме сулар акты. Минем әле дә булса йоклап туйганым юк. Карангы таннан ук торып, исерек кешедәй айкала- чайкала кухняга чыгам. Бер стакан каһвә кайнатып эчәм. Һәм шулай ук, исерек кешедәй кармалана-кармалана, эш өстәлем янына килеп утырам. Минем күп йокларга хакым юк! Авыр сугыш елларындагы дусларымны искә төшерәсем, алар турында, әти-әниләребез хакында хәзерге укучыларга мөмкин кадәр күбрәк сөйләп калдырасым бар. Шуна күрә дә, карангыдан ук торсам да: «Хәерле көн!» — дим үземә-үзем. — Әйдә, вакытны уздырма, каләмгә тотын тизрәк!» — дим...
Тәмам.