Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИҖАТ КӨЧЕН ДАНЛАР АЛТЫН ҖИТМӘС

Театр музее
ЦИКЛ
***
Тамашачы тулган инде залга,

Куера төшкән олы бер тынлык.

Ара-тирә ефәк кыштырдый да,

Сыкрап куя ялгыз урындык.
Күзләр генә, тылсым өмет итеп,

Төбәлгәннәр хәтфә чаршауга.
Берәм-берәм бәллүр утлар сүнгәч,

Күзләр каршысына кем чыгар?
Кемнәр чыгар, ниләр булыр анда —

Күп уеннар күргән сәхнәдә?
Балтамы соң, оҗмах алмасымы

Өстен калыр соңгы сәхнәдә?
Гыйлем җыйган мәгърур мәгарәнең
Ачылгандай серле ишеге,

Хәтфә чаршау, салмак шуышып,

Серен ача көткән кешегә.
Ике-өч сәгать сәхнә гомере,

Ике-өч сәгать артист уены —

Шунда сыйган янып-көюләре,

Бер гасырлык уты-ялкыны.
Янган-көйгән, янып беткәнме,

Калмаганмы әллә кузы да?

Яшьнәп үткәннәрнең эзен таптым

Сандык кебек затлы музейда.

Кариев йөзеге
Тәгәри китте йөзек, тәгәри китте,

Исән үтте еллар өзеген.
Театры белән гасыр кичте

Кариевнең көмеш йөзеге.
Тәгәри китте йөзек, тәгәри китте,

Югалтыйча чылбыр үзлеген.
Театрда иң кадерле мирас

Кариевнең ядкарь йөзеге.
«Театрны сакла! — бу әманәт!» —

Кабул итеп алган Тинчурин.
Кариевтән калган йөзек кашы

Тинчуринның саклый күз нурын.
Ильская, аннан Сәлимҗанов,

Бикчәнтәйгә күчте әманәт.

Театрның яңа варислары

Әманәткә итмәс хыянәт!
Тәгәри китәр йөзек, тәгәри китәр,

Югалтмыйча чылбыр үзлеген.
Буыннарны бер-беренә ялгар

Кариевнең затлы йөзеге!


Кәрим Тинчуринның кесә сәгате
Ай бу сәгать — ап-ак циферблат,

Ак җирлектә рим саннары.
Кем уйлаган аның иясенә
Гомер елын бик аз санарын!
Һәрбер сәгать вакыт символы ул,

Ә җиһанда вакыт олы сер.
Күкрәгендә кайнар йөрәк барда

Шушы сергә хуҗа режиссер.
Елгыр сәгать угы ваемсыз ул —

Мизгел сәйләннәрдән ел тукый.

Театр дип янып-көйгән дәвер

Ашыктырып торган бу укны.
Алтатардан ядрә атылганда,

Калкан булып йөрәк өстендә —

Яткан булса әгәр бу сәгать,

Ятим калмас иде бер сәнгать.
Явызлыктан койган тиле ядрә

Сәгатьләрен кыйган ул чорның.

Туктап калган гомер тынлыгында

Үлмәс исем яна — Тинчурин!
 

Ильяс Кудашев-Ашказарский скрипкасы
Скрипка дибез — шуңа күнеккәнбез,

Төркичәсе, юкса, кимәнә.
Исемдәме хикмәт. Кылларына сыйган

Үзәк өзгеч җырлар, көй менә,

Сызгыч тию белән, «Чын безнеңчә» сагыш-моңы белән

Татар җаннарына түгелә.
Дүрт кылында аның дала җиле,

Авыл көе, Шәрык мәкаме.
Сызгыч тию белән уянган ул,

Сызландырган аны ил гаме.
Ашказарның атын адаш иткән

Ырымбурдан Ильяс Кудашев —

Кимәнәче чичән мөгаллим

Көй тылсымы белән татарларны

Театрга җыйган, мөгаен.
Ашказарлы егет — Кудашевтан

Татар сәхнәсенең юл башы..
Үзе киткән менә, ядкарь булып

Кимәнәсе калган музейда.
Кудашлардан,Сәйдәшләрдән мирас —

Театрда яши музыка.


Галиәсгар Камал өендәге көзге
Көмеш яктылыкны йоткан көзге —

Хуҗа куйган өйнең түренә.
Каршы алган, озатып калган ул —

Өй түреннән яхшы күренә.
Камалларга килгән артист-кунак,

Үзен күреп трюмо-көзгедә,

Өс киемен сыйпап төзәтенгән,

Көязләнеп алган әз генә.
Кайберләре — Мутин кебекләре,

Тукталып та анда беразга,

Көзге тылсымыннан сихерләнеп,

Кергән булыр тәмам образга.
Һәрбер уен — затка төрләнү ул,

Вөҗүдеңне туплау, әүрелеш.

Холыклардан мең кат хәбәрледер

Әүрелешкә тәңгәл бу көмеш.
Тонык амальгамаX яктысына

Эленгәндер соңгы ым гына.

Үз йөзеннән йөзеп үткәннәрне

Сагынадыр көзге тын гына..


Габдулла Кариевның чәй әсбабы
Чәй әсбабы!
Урын алган музей киштәсендә.

Дәрәҗәле урын биләү өчен аңа

Бар, әлбәттә, җитди сәбәбе.
Көмеш савыт — чәйле җамга оя,

Балкашыгы — сабы аюлы.
Сәер бизәк — «Сәйяр»ләрдән бүләк,

Тигән аңа Миңлебай кулы.
Спектакль тәмам. Пәрдә төшкән.

Дусны җыя чәйле дастархан.

Кариевнең үз әсбабы анда —

Балкашыгы һәм дә стакан.
Сагынмаклык бүләк, кинаяле,

Кушаматы Аю ла аның! —

Җаһилият чытырманын җиңгән

Аюы ул милли дөньяның.
Чәй янында бөтен дуслар тигез,

Шуклык белән бергә иләслек.

Театрның яшь чагына һәйкәл

Садә генә шушы истәлек!


Юлтыева калфагы
«Гөлҗамал»ны җырлап, кызлар аны

Энҗе-мәрҗән белән чиккәндер.

Калфаклы кыз Нинель —

Сөембикә Балетта да «чүпләм чиккәндер»XI.
Калфаккаен кыңгыр гына элеп,

Чыккандыр ул биеп сәхнәгә.

Балитәкле па-де-дены күрү

Бәхет булыр иде безгә дә.
Балет хикмәт — пуантларда бию,

Шпагатлар ясау, антраша...
Падеграслар — вак-вак атлап «йөзү»

Татар калфагына яраша.
Энҗе калфак алкышларны күрде,

Софитларда алды балкып та.
Көзге шаһит — Раушан, Зөһрә кызлар

Бик бәхетле иде балетта.
Алкышлар юк хәзер, балкышлар да...

Көзге генә аңа ахирәт.
Калфак матурлыгын данлар өчен

Татар балетына кайт, Гайрәт!
X Төрле металлның аккургаш белән кушылмасы.
XI «Чүпләм» — татарның түгәрәк уен биюе.


Алтын битлек
Хәтерлибез, икемеңдә бердә

«Битлек» кайтты Марсель абыйга.

«Алтын битлек» лаек бәя иде

«Намус өчен һәм дә абруйга».
Хезмәтеңне алтын белән үлчәү!

Ни уйлады икән режиссер?
Йөз ел юлга тезгән маякларда

Белә, юкса, аның эше зур.
Асылташлар белән бизәлсә дә,

Битлек ябып булмый абруйга.

Тик алай да тамашаның кайсы

Лаек икән кызыл рубинга?
Битлек артындагы дөнья кайчак

Хокук даулый аннан сәхнәдә.

Гөлнарының гүзәллеген күрде,

«Сүнгән йолдызлар»да — Сәрвәрдә.
Ә без? Ә без? — диеп әнә яна,

Күзен кыса ничә асылташ!
Йөзләп спектакль — йә кайсына,

Йә кайсына тиеш ташлы таҗ?!
«Качаклар» мы, әллә Сәлимҗанов

Үлмәс иткән шанлы «...Әлмәндәр»?

Иҗат көчен данлар алтын җитмәс,

Битлектәге җитмәс мәгъдәннәр.
 

Туфан Миңнуллин күзлеге
Үзеннән дә алда күзлек керә —

Каймаланган калын пыяла.
Тукайчалап әйтсәк, күпне күрә-

Язарына мая җыйнала.
Хикмәтле бу күзлек, тылсымлыдыр,

Күзлек кенә түгел, микроскоп.

Берәмтекләп барлаганны көтә —

Татар дөньясында мирас күп.
Калын күзлек кия, ә үзе ул,

Карый илгә күңел күзеннән;
«Затым шушы, йолам шушы», — диеп,

Горурлана дөнья йөзендә.
Минус уналтылы калын күзлек

Телескоп та була кайвакыт.

Күзле сукыр әле күрмәгәнне

Аңлата ул безгә уйнатып.
Йомык халык уен уйный белми,

Куркак булган өйдә — хыял юк!
Калын күзлек кигән Туфан барда

Китмәде күк илдән уяулык.