Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ӘСӘР ҺӘМ ТӘНКЫЙТЬ ЛОГИКАСЫ


Логика төшенчәсе, фикер йөртү белән бәйле термин буларак, һәркемгә таныш һәм без аны төрле өлкәләрдә төрлечәрәк кулланабыз. Беренчесе — тормыш, яшәү логикасы. Ул фикер йөртүченең дөрес нәтиҗәләр ясавы һәм үзен саклау, яклау максатын алга куеп хәрәкәт итүе, эш-гамәлләр кылуы. Шулай тормыш тәҗрибәсе туплана, кеше яшәргә өйрәнә. Шул ук вакытта уртак тәҗрибә, җыелып килгән акылдан һәркем үз мөмкинлекләре, белеме, акылы, холкы һәм рухи сыйфатларыннан чыгып файдалана, эш йөртә. Аның белән килешергә яки килешмәскә мөмкин, ахыр чиктә «үз логикасы инде» дип нәтиҗә ясыйбыз. Яшь үзенчәлекләре, тормышка карашлары белән аерылып торганга, «балалар логикасы», «хатын-кыз логикасы» дип тә аерып карыйбыз. Бу төр фикерләүдә, эзлекле булу, бердәм таләпләргә җавап бирүгә караганда, субъективлык өстенлек итә.
Икенчесе — фәнни логика. Борынгы грек философы Аристотельдән башлап акыл ияләре фикерләү процессын махсус өйрәнгәннәр һәм Логика мөстәкыйль фән булып формалашкан. Нәрсәне дә булса раслау яки кире кагу, фикерне дәлилләү алымнары, юллары табылган, гомуми кагыйдәләргә әйләндерелгән. Сәбәптән нәтиҗәгә бару, эзлекле фикер йөртү, беренче чиратта, фәннәр үсешенең нигезендә ята һәм тормышта да алдан уйлап, дөрес нәтиҗәләргә килергә ярдәм итә. Ә инде фән-техника үсешендә, математика, информатика, лингвистика кебек тармакларда логик фикерләү — бердәнбер дөрес юл. Аңлашылганча, бу — югары дәрәҗәдә объектив фикерләү өлкәсе.
Өченче катламны да аерып карарга мөмкин. Тормыш шартларының, вакыйгалар барышының кешегә бәйле булмаган эчке закончалыклары яши. Бу очракта кешеләрнең фикерләү рәвеше мәсьәләне хәл итми («шарт-ситуация логикасы»). Мисал итеп базар мөнәсәбәтләре урнашу, глобальләшү күренешләрен әйтергә була. Әлбәттә, без читтән торып, алар турында уйланабыз, фикер йөртәбез һәм үзебезнең нәтиҗәләрне дә ясыйбыз. Әмма тормыш үз законнары буенча, үз эзеннән бара.
Әдәби әсәрнең үз сәнгать логикасы бар. Ул әлеге логика төрләре белән бәйлеме? Кайсына охшаган, якын тора яки бөтенләй яңа күренешме? дигән сораулар туа. Билгеле булганча, сәнгатьнең әһәмиятле, мөстәкыйль бер төре буларак, әдәбият тормыш-чынбарлыкны өйрәнә, анализлый, әмма ул аны кабатламый, күчереп алмый — үз дөньясын иҗат итә, реальлекне сүтеп-җыя. Язучы әсәрендә максатлы рәвештә киеренке фикер йөртә, әсәрнең тексты фикер эзлеклелегенә корыла. Мәгънәләр тирәнлегенә, аларның төсмерләренә яшергән төп фикерен автор үзе иҗат иткән тәртиптә, үз алым-чаралары ярдәмендә «адымлап» аңлата бара. Аның сүз сөрешендә әсәрнең фикере дә, көе-моңы һәм тәэсир итү көче, сәнгать дәрәҗәсе дә чагыла. Әсәрне укучы, язучының фикер җебен югалтмыйча, яшерелгән (турыдан-туры атап әйтелмәгән) фикер-нәтиҗәләргә барып җитә икән — менә шул юл инде күзгә күренеп тормаган, әмма укучыны «җитәкләп барган» сәнгать логикасы була. Укучы үзе дә автор һәм геройлар дөньясында яши, «иҗат итә»: уйлана, кичерә һәм «хәзинә» таба — ачышлар ясый. Шул очракта гына канәгатьлек хисен кичерә.
Әдәби әсәр логикасы алда сүз барган логика төрләренә нигезләнә, әмма автор аларны үз максатына, жанр үзенчәлекләренә ярашлы рәвештә куллана. Хикәяләп язылган, заман картиналарын, тормышның үзен чагылдырган эпик әсәрләр яки сәхнә өчен язылган
пьесалар сайланган материаллар мисалында яшәү закончалыклары турында реальлеккә якын итеп сүз йөртәләр. Бу очракта тормыш логикасыннан файдаланмау — тормыш чынлыгын бозу булыр иде. Әмма шул ук вакытта, автор тормыш, яшәү турында ничек бар — шулай тасвирлау белән генә чикләнә алмый, ул нигә тормыш шундый икәнлекнең сәбәпләрен эзли, ничек булырга тиешлеге турында уйлана һәм бәяли, тормыштагы кыйммәтләрне эзли. Бу
— иждтның максаты, шуңа ирешү өчен язучы реаль җирлектән югарырак күтәрелә
— нәрсәнедер гадәттән тыш арттыра, көчәйтә, чынлыкта булган белән булмаганны аерып алмаслык итеп кушып,үзара бәйләп куя. Мәсәлән, Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендә тормыш логикасы сакланган — 91 яшьлек Әлмәндәр картаеп, вакыты җитеп, үз үлеме белән үлә. Тормыш өчен бу табигый хәл, чөнки һәркемнең гомере туу белән башлана, үлем белән тәмамлана. Әмма әсәрдә сүз һәркемгә мәгълүм хакыйкать турында гына бармый бит. Автор нәрсә турында әйтергә тели соң? Әсәрен нинди максат белән яза? Иң башта ничек, нинди алым-чаралар кулланып язуына игътибар итик. Тормышта үлемнең үзен күреп, аның белән сөйләшеп, бәхәсләшеп, үз эшеңне аннан эшләтеп һәм качышлы уйнап булмый. Әсәрдә вакыйгалар барышы исә нәкъ шул эшләргә корылган. Ни өчен соң без тормышта алай булмый, автор дөреслекне бозган димибез. Чөнки автор безне инде кызыксындырып, Әлмәндәр белән таныштырып, аңа гашыйк итеп өлгерде. Күңелебез белән авторның «фикер арбасына» күчеп утырдык: без, әлбәттә, Әлмәндәр яклы. Кызыклы көрәш бара: кайсы җиңәр, ничек җиңәр? Бу сорауларны акыл түгел, безнең хыял тудыра. Алай дисәң, без үлемне алдап була, аны җиңеп була дигән сүзләргә дә ышанасы килеп яшибез. Димәк, Т.Миңнуллин укучысының һәм тамашачысының хис-теләкләрен, хыялын «тормышка ашыра», әйтерсең, шулай була ала икәнлеген исбатлый.
Сәнгатьчә фикер юлыннан тагын бер адым атлыйк. Автор Әлмәндәр һәм Әҗәл рольләрен уйнаячак актерларны алдан ук күздә тотып, аларга багышлап язган. Ни өчен кешеләр аңында бары тик кайгы-хәсрәт, югалту төшенчәләре белән генә бәйле һәм бары тик кире, явыз образ гына була алган Әҗәлне татар халкының яраткан артисты булган Р.Шәрәфиев уйный әле? Ни өчен, мәсәлән, Р.Шамкаев түгел? Артистларның уйнау осталыгына, талант үзенчәлекләренә бу урында тукталмыйча, әсәрнең конфликтына игътибар итик. Төп каршылык тормышның матурлыгын күреп, яшәү ямен тоеп яшәгән, үзе дә тормышны матурлап, кешеләрне куандырып торган Әлмәндәр белән аның гомерен өзәргә килгән Әҗәл арасында. Килгән икән Әҗәл, Әлмәндәрне алып китәчәк инде ул. Димәк, бу конфликтта Әҗәл җиңәчәк? Нәкъ шушы урында автор сәнгать хәйләсен куллана — тормышта була алмаганны «тормышка ашыра» — Әҗәл кешечә фикер йөртә, сөйләшә башлый — «яраттым бит мин сине, Әлмәндәр, нигә мин кешеләр кебек булмаганмын», ди. Бу сүзләр кызык өчен генә әйтелми, җиңел холыклы, бюрократ Әҗәл җитдиләнә, үзгәрә — кешеләр тормышына кызыга, соклана, үкенә, Әлмәндәр өчен кайгыра. Шуның өчен дә Әҗәлне үз итә һәм аңа ышана башлыйбыз һәм нәкъ менә Р.Шәрәфиев булганга ышанабыз. Аның күзләрендәге моңсулыкка, ялваруына, сөйләменең ихласлыгына битараф калу мөмкин түгел!
Бу ике герой безнең күз алдында, әйтерсең, татулаштылар, берләштеләр, һәм без ачыш ясадык: бу — Әлмәндәрнең үз әҗәле һәм бары тик аныкы гына икән бит! Конфликт ничек чишелде соң? Тормыш логикасы буенча фикер йөртсәк, Әҗәл җиңде — Әлмәндәрне алып китте. Ләкин үз теләге белән түгел, Газраилнең боерыгын үтәп кенә. Кулыннан килсә, Әлмәндәрне мәңге яшәтер иде ул. Димәк Әҗәл, үзе теләп, Әлмәндәр ягына күчте, автор сәнгать чаралары ярдәмендә конфликтның эчтәлеген һәм мәгънәсен үзгәртте — Әҗәл, кеше рухын аңлый торган зат булып, тамашачы күңелендә урнашып калды. Бу үзгәреш шулай булырга тиеш, логик яктан әзерләнгән хәл иде: әсәр дәвамында (спектакль барышында) бик табигый рәвештә геройлар «Әлмәндәр дус» һәм «Әҗәлетдин»гә әйләнделәр. Хәзер инде кем җиңде дигән сорауны куя алмыйбыз, мәсьәләгә икенче — көтелмәгән яктан килеп карыйбыз, уйланабыз: ни өчендер кешеләрне ачык аңлаешлы «үлем» дигән сүз генә канәгатьләндермәгән, Әҗәл һәм Газраил образлары уйлап табылган. «Әҗәле җитте, килде, алып китте»дип сөйләшкәндә, күңел белән аерманы тоябыз.Үлем — яшәүдән туктап калу булса, Әҗәл, кеше бу дөньядан икенчесенә
күчкәндә, әйтерсең, арадашчы хезмәтен башкара. Өстәвенә, Әҗәл — үлемнеке булса да, фәрештә дә бит әле ул. Шушы мәгънә төсмерләре арасында «Кешеләр! Үлемнән куркып, аны чалгы күтәргән скелет дип күз алдына китереп, тормышның ямен җибәреп яшәмәгез. Сезне алып китәргә Равил Шәрәфиев кебек сөйкемле һәм Газраил каршында сезне яклый торган үз әҗәлегез килер. Әмма аның өчен Әлмәндәр кебек булырга кирәклеген дә онытмагыз !» дигән фикер яши кебек. Финалда Әҗәл тамашачыларга бу уен гына булса да, сез уйланырга тиеш дигәндәй бик җитди карап тора. Жанр исеме «моңсу комедия» дип куелу юкка түгел икән.
Фәлсәфи фикер дә безне уйландыра: яшәвең нинди — үлемең дә шундый; үлемгә бирешмәскә тырышуның мәгънәсе — хәрәкәттән, эш- шөгыльдән туктамау, тормышны ярату һәм кешенең рухи көче, егәрлеге икән. Тагын бер сорауга җавап эзлик. Әдәби әсәр тормышның зурлыгы, катлаулы булуы турында гына сөйләп калмый, бездә канәгатьлек хисен уята — шул очракта гына автор белән килешәбез һәм әсәрдәге фикерләр безне рухландыра. Туфан Миңнуллин сәнгатьлелекнең бу максатына ничек ирешә соң? Күз алдына китерик, әсәрдә Әҗәл образы юк, ди. Әлмәндәрнең бөтен уңай сыйфатлары тасвирланса да, аның яшәү көче, рухи бөеклеге һәм халыкчанлыгы ачылмый калыр иде. Автор кеше гомеренең бер мизгелен, соңгы бер көнен генә сәхнәгә чыгара һәм шушы хәлиткеч үлчәмгә, беренчедән, Әлмәндәрнең бөтен гомерен сыйдыра. Икенчедән, Әлмәндәрнең гадәти генә үлеп китүен (тормышта бу хәл нәкъ шулай булса да) безнең күңел кабул итмәс иде. Аның Әҗәле шундый сөйкемле, кешелекле булганга күрә канәгать калабыз һәм мондый үлем белән килешәбез, әйтерсең, үзебезгә дә шундый әҗәлне алдан ук сайлап куеп, өмет белән яши башлыйбыз. Күңелләр сүрелсә, әсәрне кабат укыйбыз, хисләрне яңартабыз. Шул рәвешчә, әсәрдә һәм сәхнәдә ике дөнья — үлем белән чикләнә торган матди тормыш һәм әдәбият-сәнгатьтән кешеләр күңеленә күчеп, мәңге яши торган рухи дөнья килеп кушыла.Тормыш логикасын тулыландырып һәм көчәйтеп, аңа тылсымлы сәнгать логикасы килеп кушылганда гына әсәр чын классик, димәк, мәңгелек була. Әлмәндәр белән аны үлемсез иткән Әҗәл образлары да автор һәм актерларның мәңгелек сәнгатьтәге гомерләре ул!
Тагын бер классик әсәр мисалында сәнгать алымнарына игътибар итик, логикалар бәйләнешен күзәтик. Фәнни логика һәм язучы фикерләвенең уртаклыгы
— эзлекле, бәйләнешле һәм дәлилле итеп сүз йөртүдә. Ләкин фәнни фикерләүнең көче фактларның реаль һәм тулы булуында, аларның фәнни алымнарга төгәл буйсындырылган тәртибендә булса, әдәби әсәрдә автор бу тәртипне үзгәртә, хәтта җимерә дә. Бергәләп фикер йөртү барыбызга да бик таныш, исемен әйтүгә бербөтен булып күз алдына килә торган әсәрләр мисалында уңайлы булганга, М.Фәйзинең «Галиябану» драмасына мөрәҗәгать итик. Бу әсәр дә тормышта еш очрый торган ситуациягә корылган — бер кызны ике егет ярата. Реаль тормышта кем ягында булу, кемне яклау яки аларга битараф калу — һәркемнең шәхси эше. Автор исә укучыларын үз фикеренә, хисләренә теләктәш итәргә тели һәм ситуация белән идарә итә башлый. Бер-берсен ундүрт яшьтән яраткан Галиябану белән Хәлил һәм тирә-юньдәге беренче чибәр үзенеке булырга тиеш дип ышанган, байлыгы белән масайган Исмәгыйль каршы куела. Әсәр барышында аңлашылмаучылык, төрле мәкер-хәйләләр аркасында конфликт гаять кискенләшә, вакыйгалар Хәлилнең үлеме белән тәмамлана.
1916 елда язылган әсәр инде гасырга якын вакыт искермичә, хисләр кайнарлыгын сүрелдермичә яши. Татарстанда «Галиябану» спектаклен куймаган авыл юктыр. Казаннан чын артистлар килгәнне көтеп утырмыйлар, һәрберсендә үз Галиябануы, Хәлиле дә табылып тора. Берсенә дә Мирхәйдәр Фәйзи куйган таләпне куймыйча, үзебезнекеләр дип яратып, кабат-кабат карыйлар. Иң кызыгы
— соңгы күренештә Хәлил «мин син этне атарга хурланам» дип, револьверын
Исмәгыйльнең аяк астына ташлаганда залдан, бу гаделсезлеккә түзә алмыйча, «ташлама револьверыңны, юләр, ташлама» дип кычкырмый калмыйлар. Хәтта Т.Миңнуллин да, үзе әйтмешли, язучы икәнлеген онытып, Хәлил авыл егете түгел дип, ризасызлыгын белдергән иде. Бөтен хикмәт тә шунда — Хәлил авыл егете, әмма автор ихтыярындагы авыл егете. Чын тормышта бер генә авыл егете дә мондый акылсызлыкны эшләми, өстәвенә, тормыш логикасы «күрсәтеп» торган вариантлар да бар бит. Мәсәлән, кулында
револьвер булган хәлдә, Исмәгыйльне атып үтермәсә дә (тамашачы Исмәгыйльне шулай хөкем итеп куйган иде инде!), Галиябануны җитәкләп чыгып китә, исән кала ала иде. Бу очракта автор акыллы тормыш логикасын бик үкенечле итеп җимерә һәм үзе теләгән максатка ирешә — ничә буын укучы, тамашачы Хәлилнең үлеме белән килешмичә, күңелләрендә кеше өчен бик әһәмиятле үкенеч хисен һәм гаделлек җиңәргә тиеш дигән теләкне саклап яши. Спектакльдән ташып торган хисләр белән таралабыз, нәкъ шул хисләр рухи дөньябызны чистартып, тормыш ваклыклары, түбәнлекләрдән арындырып тора. Шуның кирәклеген тоеп яшәгәнгә, ничек тәмамланасын белгән хәлдә, тамашачы аны караудан туймый, әсәр сәхнәдән төшми.
«Галиябану» драмасын трагедия жанрына якынайткан һәм легендага әверелдергән сәбәп — конфликтның бер үк вакытта кире дә, уңай да чишелүендә. Исмәгыйль Хәлилне атып үтерде, әмма Галиябануны үзенеке итә алмады, ягъни мәкер, явызлык, байлык мәхәббәтне җиңә алмады дигән идея расланды. (Бу әсәр турында сөйләшүне бүгенге яшәеш белән бәйләп, мәсәлән, хәзерге кызлар, телевизор раслап һәм хуплап торганча, нигә байларны сайлыйлар, бүгенге әдәбият куйган проблемалар белән нинди бәйләнеш бар һ.б. сораулар куеп дәвам итәргә була. Җаваплар эзләү махсус сөйләшүне көтә).
Әлеге ике әсәрне анализлау аша әйтергә теләгән фикернең беренчесе — әдәби әсәр турында сөйләргә алынганбыз икән, аны имгәтмичә, канатларын каерып җиргә өстерәп төшермичә, мәсәлән, А.Гыйләҗевның Бибинурын «бөкшәеп беткән мич башы карчыгына»әйләндермичә сөйләшергә тиешбез.(Шул дәрәҗәдә ямьсез, мәрхәмәтсез сүзләр каян табылган?) Ягъни, хис-кичерешләр дөньясыннан гыйбарәт булган, үз закон-кагыйдәләре буенча яши торган әдәбиятны «бу әсәр яки герой миңа ошады-ошамады» принцибыннан чыгып түгел, аның хасиятен белеп һәм авторның уй-ниятен аңларга тырышып бәяләргә тиешбез. Бу — «син» яки «мин» дип үзебезне алга куеп сөйләшү хокукы түгел, фәннилек таләбе. Фәннилек дигәннән — әдәбият, сәнгать һәм иҗат турында сүз чыкканда, беренче чиратта, язучылар һәм әдәбият белгечләре (шул исәптән тәнкыйтьчеләр) дә, әдәбият теориясен әллә ни кирәксенмичә фикер йөртәләр. Язучылар «мин теория кушканча түгел, күңелем кушканча язам» диләр икән, алар тулысынча хаклы. Чөнки теория иҗатка гына түгел, кайсы өлкәгә караса да, практикадан үсеп чыга икәнлеге мәгълүм. Әлбәттә, теория язарга өйрәтми, әмма әсәрне, иҗатны һәм әдәби хәрәкәтне анализларга һәм бәяләргә өйрәтә. Бу урында әдәбият теориясенең катлаулы юнәлешләре, проблемалары күздә тотылмый, бары тик фәннең тәнкыйть белән уртаклыгына басым ясарга телим.
Габдулла Тукайның «тәнкыйть кирәкле шәйдер» дигән мәгълүм сүзләрен барыбыз да яратып кабатлап торабыз. Иң кызыгы, аны беренче чиратта язучылар кирәксенә һәм бу мәсьәләгә битараф булмыйча, үзләре үк тәнкыйтьтә катнашалар, әдәби хәрәкәтне күзәтеп, мөнәсәбәтләрен белдереп торалар. Шулай да, язучыларның үзләре янәшәсендә объектив, гадел бәя биреп торучы тәнкыйтьчеләрне ишетәсе килүләре табигый. Шул ук вакытта тәнкыйтьче язганда һәм сөйләгәндә укучыны да күздә тота бит әле. Һәрбер укучы әсәрнең тирәндә яткан фикерләрен, фәлсәфилеген аңлап бетермәскә дә мөмкин. Аңа да ярдәм кирәк, югыйсә ул әсәрнең бөтен матурлыгын күреп, танып бетермәячәк, бик тәмле, витаминлы алманы бер тешләп кабып кына ташлап калдырган кебек әсәр яныннан үтеп китәчәк.
Тәнкыйть бик үткен корал, хәзерге демократия заманында ни сөйләсәм, ничек сөйләсәм дә ирек дип тотынсак, икеләтә зыян ясыйбыз: әсәрен дәлилле анализлап бәяләмәгәндә язучыны (аның рухын) рәнҗетәбез, күңелен төшерәбез, талантының тиешле юнәлештә сарыф ителүенә куәт бирмибез. Икенчедән, китап укучыларның чын сәнгать әсәрен танып, аны урта кул һәм кәсепчелеккә генә корылган әсәрләрдән аера белүләре — зәвыклары түбәнәя. Бу урында, фикеремне раслап, мисал китерәсем килә. Университетта укыткан һәм иҗатының иң танылган вакытында Мөхәммәт абый Мәһдиев бер пьеса язды. Авторның бер җөмләсеннән таныла торган сөйләменнән мәхрүм калган әсәрне персонажлар гына коткара алмый иде. Мөхәммәт абыйны вакытын, талантын әрәм итүдән иң якын дуслары һәм иң таләпчән, гадел тәнкыйтьчеләр Т.Галиуллин һәм Ф.Миңнуллин коткардылар.(Бу вакыйганы Т.Галиуллин «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» әсәрендә үзе дә искә ала.)
Укучылар фикерен бәяләү дип саналган икенче мисал. Ел саен иң күп укылучы әсәр яки китапка конкурс үткәрелә, бу хупланырга лаек эш. Әмма шул конкурста җиңгән әсәрләрнең барысын да елның иң шәп әсәре дип тану белән килешеп булмый. Күп укылуның сәбәпләре рекламага, кемгәдер иярү, башка китап булмау һ.б.икән, бу әсәрне ел вакыйгасы дип бәяләп буламы? Ун кеше берәр тапкыр укып чыгу белән, бер үк кешенең бер әсәрне кат-кат укуы арасында аерма зур. Китап укучылар махсус эзләп, кат-кат укый торган әсәрләр әдәбиятның әһәмиятен дә, укучыларның матурлыкны тою, әсәрне аңлау сәләтен дә дөресрәк билгели, минемчә. Һәр әсәр классик дәрәҗәдә булырга тиеш дигән таләпне кую мөмкин түгел һәм дәрес тә түгел, әлбәттә, сүз бары тик гадел бәяләү — уртак принципларга таяну һәм тәнкыйтьчеләрнең авторны да, китап укучыны да күздә тотып фикер йөртүләре турында бара.
Әйтергә теләгән фикернең икенчесе, сүз сөрешенең нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Гомәр Даутов һәм Әлфәт Закирҗанов мәкаләләрендә («Казан утлары».- 2012.-№3) бик урынлы искәртеп үтелгәнчә, әдәбият белеме өч төп тармакны берләштерә. Димәк, әдәби әсәр турында сүз барганда, аның үзенчәлекле алымнарына һәм эчке закончалыкларына игътибар итмәү, бәя биргәндә алар белән исәпләшмәү мөмкин түгел, чөнки нәтиҗәләр дөрес, төгәл, тулы булмый. Әдәби тәнкыйть, мәгълүм булганча, берничә мәйданда фикер йөртә: йә җентекләп бер конкрет әсәрне анализлый, йә әсәрләрен өйрәнеп, язучы иҗатының урынын, әһәмиятен билгели яки бүгенге әдәби хәрәкәткә эзлекле күзәтү ясый. Тәнкыйтьче, шуңа күрә, баштан ук максатын ачыклап, гадәттә, бер мәйданны сайлап ала, башка мәйданга күчкәндә дә төп фикер җебен югалтмый. Әдәби тәнкыйть — бәяләүче, хөкем чыгаручы буларак, гаять җаваплы өлкә. Димәк, тәнкыйтьченең иң беренче чиратта кирәк булган шәхси карашлары, мөстәкыйль фикерләвенең гадел һәм объектив булуы зарур. Бу инде — үз фикер-нәтиҗәләреңне башкалар фикере белән дә чагыштырып карап, иң әһәмиятлесе, әдәбиятның нәфислеген җимермичә сөйләшү дигән сүз. (Заманында Н.Исәнбәт тәкъдим иткән «нәфис әдәбият» термины бик урынлы иде.) Берничә мәкалә күләмендә кузгалган фикерләрдән дә әдәбият, аеруча аның хәзерге хәле турында җитди сөйләшүнең кирәклеге аңлашыла кебек.