АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Бәйрәкә һәм Бәйрәкә Тамак авыллары
Кама аръягы төбәгенең көнчыгыш районнары бай табигате, җор күңелле, ачык йөзле
кешеләре белән дан тота. Бу якларның атамалары да үзенчәлекле. Аларның мәгънәләре ни
аңлатканын тиз генә абайлап та булмый. Аерым атамалары гаҗәп яңгыравыклы һәм җыр
кебек ятышлы. Кайберләренә ишетү белән колакны торгыза торган сәерлек хас. Бәйрәкә
шундый атамаларга керә.
Бәйрәкә авылы Баулы шәһәреннән — 65, Бәйрәкә Тамак авылы исә 75 чакрым
ераклыкта урнашкан.
Бәйрәкә Тамак авылы янында археологлар XIII — XIX йөзгә мөнәсәбәтле каберлек
табалар. Мондагы табылдык әйберләр башка җирләрдәге төрки кабилә- кавемнәргә (XIX
йөздәге) нисбәтле әйберләр белән аваздаш.
1859 елда Бәйрәкә авылындагы 376 хуҗалыкта 1247 ир-ат һәм 1281 хатын-кыз яшәгән,
авылда 3 мәчет булган.
XVIII — XIX гасырларда Бәйрәкә шул тирәдәге авылларның иң зурысы исәпләнгән.
Авыл халкы этносоциаль үзенчәлеге белән дә аерылып тора. Монда татар, башкорт, чуаш,
калмык һ.б. халыкларның традицияләре һәм гореф-гадәтләре үзара нык береккән.
Бәйрәкәлеләр «Наҗар» һәм «Күк Тәкә» җыеннарында катнашкан. ХХ гасыр башында
авылда биш мәчет булган. Авылдагы беренче һәм өченче мәчетләр 1708 елда, икенчесе
1865 елда үзгәртелеп салына, дүртенчесе 1905 елда төзелә. 1909 елның 15 апрелендә
төзелеш бүлеге бишенче мәчет проектын раслый. Хәзерге көнгә кадәр менә шушы мәчет
сакланып калган.
Бәйрәкә авылында мәдрәсә дә була. Ул XIX гасырның икенче яртысында ачыла. Аны
оештыручы булып өченче мәчетнең имамы Гобәйдулла хәзрәт исәпләнә. XX гасыр
башында бу мәдрәсә Уфа губернасындагы мәдрәсәләрнең иң күренеклеләре рәтенә керә.
Ул — Уфа, Эстәрлетамактагы Гариф Рәмиев, Эстәрлебаш мәдрәсәләре белән бер
дәрәҗәдә тора. Дини дәресләр белән беррәттән, мәдрәсәдә шәкертләргә татар һәм рус
телләре, география, математика, Россия тарихы һ.б. фәннәр укытыла. Анда спектакльләр
дә куела. Бу мәдрәсәдәге прогрессив укыту алымнары авылдагы хатын-кыз
мәдрәсәсендәге укытуга да зур йогынты ясый. Мәдрәсәнең йогынтысы Баулыдагы җәдид
мәктәбенә дә көчле була.
Өченче мәхәллә имамы булып, әтисен алыштырганнан соң, Мөхсин Гобәйдуллин
билгеләнә. Бу — 1897 елда була. Биш елдан соң, 1902 елда мәхәлләнең икенче мулласы
итеп аның кече энесе Мәсгут Гобәйдуллин куела.
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
Агалы-энеле Гобәйдуллиннар мәдрәсәгә, анда укучы балаларны тәрбияләүгә бөтен
көчләрен һәм талантларын бирәләр.
Бөтен дөньяга шөһрәте таралган композитор Софья Әсхәт кызы Гобәйдулллина —
Мәсгут Гобәйдуллинның оныгы.
Бәйрәкә сүзенең мәгънәсенә килик.
Бәйрәкә сүзе казах телендә «муллык» төшенчәсен белдерә. Алма-Атада «Бәйрәкә»,
ягъни «Муллык» дип аталган кибет бар. Бәйрәкә атамасы безнең җөмһүрияткә кыпчак
кабилә-кавемнәре белән килеп кергән. Кыпчаклар татар, казах һәм башка күп кенә төрки
халыклар формалашуга шактый өлеш керткән. Татар теле сөйләшләрендә аерым төрки
телләрдән кереп сакланып калган тел берәмлекләре шактый очрый. Бәйрәкә атамасы
шундыйларның берсе.
Кәшиф Рәхим язмаларыннан файдаланып, Бәйрәкә авылы тарихы белән бәйләнешле
риваятьләрдән өзекләр китерик.
1648 елның хәзерге Бәйрәкә авылы урынына элекке Мамадыш өязе, Кукмара
авылыннан барлыгы унбер хуҗалык килеп урнаша. Бу кешеләр унбер генә баба булсалар
да, җан хисабы байтакка җыела. Чөнки нәселдәге карт кеше үлми торып, аның балалары
бүленмичә яшәгән. Мәсәлән, бишенче бабай — Собханкол карт үзенең дүрт улы белән
бергә яшәгән. Аның оныклары да, өйләнеп, күп балалы кешеләр булып беткән булганнар.
Шуның белән бергә, алар хуҗалык дип тә аталмаганнар. «Собхый җыены», «Колый
җыены», «Калмәт җыены» дип йөртелгәннәр.
Күчеп килүчеләр Кукмарада кысынкылыкка дучар ителгән кешеләр булган яки
чукындырудан куркып качканнар. Ул чагында Мамадыш тирәсендә көчләп
чукындырулар, чукынмаган кешеләрне бәкегә тереләй тутырып, бала-чагаларны алып
китүләр булган, диләр.
Бу унбер кеше килеп утырганда, биредә фәкать Туйкә авылы гына булган. Бәйрәкәнең
көнбатышында чирмешләр яшәгән. Чирмешләрнең олылары Рәкә бай, Атнай, Әхмәтша
исемле булган. Рәкә бай чирмеш авылының хуҗасы булып саналган һәм, яңа күчеп килгән
унбер хуҗалык та аның химаясенә кергәнлектән, авылга Бәйрәкә исеме бирелгән. Күчеп
килгән кешеләр чирмешләр белән тату-дус яшәгәннәр. Кыз алышып, кыз бирешкәннәр.
Чирмешләр үзләре дә, Казан алынганнан соң, Казан тирәсеннән күчеп килгән булганнар.
Әйтүләргә караганда, Кукмарадан килүчеләр белән алар арасында электән танышлык
булган.
Бәйрәкә Тамак авылында яши торган Ахунҗан абый сөйләвенә караганда, Бәйрәкә
авылы халкы дүрткә бүленгән: 1) типтәрләр; 2) вак сәүдә белән шөгыльләнүчеләр; 3)
Казан халкы; 4) мадьярлар.
Болар кемнәр соң? Беренчеләре — Мөшһид Иван Казан ханлыгын канга батырганнан
соң, Казан ягыннан һәм башка урыннардан күчеп килгән җирсез халык, ягъни типтәрләр.
Икенчеләре — вак сәүдә белән шөгыльләнүчеләр, ягъни әлеге һәлакәттән соң туган-үскән
җирләреннән тамырларын өзеп килеп утырырга мәҗбүр булган халык. Дүртенче төркем
— шушы тирәләрдә яшәгән венгрлар, ягъни монах венгр Юлиан (XIII йөз) килгәндә үк бу
тирәләрдә көн иткән халыктан калган төркем. Географик атамаларның язылышына һәм
әйтелешенә караганда, Бәйрәкә авылы XVIII гасырда барлыкка килгән.
Бу авылда тагын: «Кәрт тавы» дигән риваять тә язылып алынган: «Кәрт тавы» дигән
җирдә хәзинә күмелгән. Хәзинә җир астында йөз илле — ике йөз ел ятса җенләнә, аны
кемгә атап күмсәләр, ул хәзинә күмелгән урында кешеләргә шул нәрсә күренә башлый,
имеш: йә төйнәлеп ташланган бала, йә сарык бәтие, йә сарык үзе. Ул өрәк, җен, бала
тавышы чыгарып елый, йә сарык тавышлары чыгарып бәэлди. Шул урында, ягъни хәзинә
яткан җирдә күренгән әйберне (әйтик, сарыкны) чалсаң, ул хәзинәгә ия булырга мөмкин,
имеш.
Бәйрәкә авылында Кәшиф Рәхимнән 1974 елда Марсель Әхмәтҗанов язып алган
«Мөхәммәтшәриф шәкерт» дигән риваятьтә шактый гыйбрәтле юллар бар:
«Мөхәммәтшәриф дигән шәкерт Пугачевка кушыла. Аннан кайткач, мәдрәсә
оештырып, үзенә бертөрле тәгълимат тарата. Ул: «Байлар — Алланың дошманы,
АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
җир — Алланыкы» дигән. Үзе яланаяк йөргән. Байлардан, бәддога белән куркытып,
ярлылар өчен ярдәм ала торган булган. 1828 елны югала, шуннан соң аны бер арестантлар
төркемендә Себергә озатылганда күрәләр. Үргәнеч шәһәрендә Мөхәммәтшәриф шәех
Бәйрәкәви төрбәсе бар, бик оста эшләнгән ташы да бар».
Пугачев күтәрелеше белән бәйләнешле тагын бер риваять сөйлиләр. Анысын да
Бәйрәкә авылында Кәшиф Рәхимнән Марсель Әхмәтҗанов язып алган. «Йосыф Морза,
Пугачев хәрәкәте кузгалгач, кешеләрне Пугачевка кушылмаска өндәп йөри икән. Бер
авылда, утын әрдәнәсенә басып: «Пугачев — вор, ул патша түгел», — дип сөйләнеп
торганда, аңа аталар. Шуннан соң ул: «Абзагызны коршун ала алмый, абзагыз әҗүн
гыйлеме белә», — дигән. Аның күлмәк астында тимер көбәсе бар икән. Әмма икенче
тапкыр аткач, егылып төшкән. Туганнары, Уфадан килеп, яхшы авыл дип, аны Бәйрәкә
авылы зиратына күмгәннәр. Ташы әле дә бар».
1909 елда Бәйрәкә авылында ярлы гаиләсендә язучы Мөсәгыйть Мостафин туа. 1941
елның август аенда ул үзе теләп фронтка китә һәм сугыш кырында батырларча һәлак була.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Мөсәгыйть
Мостафинның исеме Татарстан Язучылар берлеге бинасына куелган мемориал тактага
язылган.
***
Бәйрәкә Тамак авылы, шул авылда яшәгән Ахунҗан абый сөйләвенә караганда, 1919
елда Бәйрәкә авылыннан аерылып утырган. Бу тирәләрдә урман булган. Авыл Бәйрәкә
суының Ык елгасына килеп кушылган урынына, ягъни тамагының сул ягына утырган
өчен шулай Бәйрәкә Тамак дип аталган. Бу авыл янында археолог- галимнәр таш чыгара
торган карьер тирәсендәге иске каберлекне тикшергәннәр. Бу каберлектән алар кеше һәм
хайван сөякләре, тимер кайчылар, өзәңгеләр һәм төрле бизәкләр төшерелгән көзгеләр
тапканнар. Әлеге табылдыклар XIII — XIV йөзләргә мөнәсәбәтле зур төрки
каберлекләрдә очрый торган әйберләр белән төрдәш.
Авыл халкы күркәм фигыльле һәм эшчән. Бәйрәкә Тамак авылының да урнашкан
урыны бик матур, әйләнә-тирәсендә күлләр һәм таулар күп. Монда Якты күл, Бетле күл,
Ташлы күл, Мөәзин күле, Торна күле, Ягур (ягъни Егор) күле, Павул (Павел) күле, Заем
күле һ.б., Буа тавы, Кылыч тау һ.б. бар.
Ахунҗан абый сөйләвенә караганда, Бетле күл җәйнең эссе көннәрендә дә кипми икән.
Ташлы күл дип исемләнгән күл янында, чыннан да, әле дә таш күп. Торна күле янындагы
әрәмәлектә торналар бала чыгарган. Егор күле Егор исемле алпавыт җирендә булган.
Павул күле, Егорның энесе алпавыт Павел җирләрендә булганга шулай аталган. Заем күле
янында бөтен авыл халкын мәҗбүри заемга яздырганнар, дип сөйлиләр.
Дәвамы киләсе саннарда.