Логотип Казан Утлары
Хикәя

АНА ЙӨРӘГЕ


Василий Макарович Шукшин (1929-1974) егермедән артык фильмда уйнаган, һәр башкарган роле халык күңеленә кереп калган гаять талантлы артист кына түгел, ә гаҗ.әеп оста хикәяче дә иде. Ул кеше психологиясен бик яхшы белгән, шуларны үз геройлары образларында гаять зур осталык һәм фәлсәфи тирәнлек белән күрсәтә алган олуг шәхес иде.
Аның күпкырлы эшчәнлеген күз алдына китерү өчен үз повесте буенча үзе сценарий язып, үзе төшергән һәм үзе үк төп герой ролен уйнаган «Калина красная» фильмын күрсәтү дә җитә.
Без укучыларга аның бер хикәясен тәкъдим итәбез.
итька Борзенков район шәһәре базарына барып йөз илле сумга дуңгыз мае сатты да (ул өйләнергә җыена, шуңа күрә акча бик кирәк иде), бу эшне бер-ике стакан кызыл белән «юып» алырга дип, шәраб сата торган кибеткә юнәлде. Аннан чыккач, тәмәке кабызып җибәрде... Шулчак янына яшь кенә бер кыз килде дә:
— Кабызырга рөхсәт ит, — дип сорады.
Витька аңа үз папиросыннан ут кабыздырды, ә үзе кызыксыып кызның йөзен күзәтергә кереште — кыз яшь, аның йөзе шешенгән, куллары калтырый иде.
— Махмырданмы? — дип сорады ул туп-туры.
— Соң, — дип кыз да, рәхәтләнеп «Беломор» суыра-суыра, гади һәм туры җавап бирде.
— Ә баш төзәтергә сәмән юкмы? — диде авыр чакларында кешеләрне аңлый алуыннан канәгать булган Витька, үзенең уен дәвам итеп.
— Ә синең бармы соң?
(Витька үзе дуңгыз мае сатканда бу кызның аның артыннан читтән генә күзләп, менә хәзер кибет янында аны махсус сагалап торуына беркайчан һәм берничек тә ышанмас иде.)
— Киттек, төзәл әйдә. — Витькага кыз ошады — сөйкемле иде ул, сылу... Ә шешенкеле булуы һәм бигрәк тә үзенең акчасы юклыгы хакында турыдан әйтеп салуы хәтта аны ничектер дулкынландырып та җибәрде.
Кибеткә керделәр... Витька бер шешә кызылны һәм ике стакан алды. Үзе стакан ярымын эчеп җибәрде дә, калганын эчкерсезлек белән кызга салды. Тагын болдырга чыгып, кабат тәмәке кабыздылар. Витькага рәхәт булып китте, кызга да. Икесенә дә яхшы иде.
— Монда яшисенме?
— Менә монда, якында гына, — дип ымлады кыз. — Рәхмәт инде сина
— җинел булып китте.
— Бәлки, тагын телисендер?
— Мөмкин, гомумән алганда... Тик монда түгел.
— Ә кайда сон?
— Мина барырга була, минем өйдә беркем дә юк...
Витьканын күкрәгендә ниндидер татлы-шома хис койрыгын болгап алды. Әле вакыт иртә, ә авылына автобус белән сәгать ярым гына кайтасы
— анарчы әле күп нәрсәгә өлгерергә була.
— Минем анда иптәш кызым да бар әле, — дип куйды кыз, Витька үзе белән күпме нәрсә алырга кирәклеге турында уйлап маташканда. Шуна күрә ул бер шешә ак белән ике кызылны алды.
— Кабымлык белән җинәрбез, — диде ул. — Кабар нәрсә бардыр бит?
— Табарбыз.
Алар базардан күптәнге дуслар кебек чыгып киттеләр.
— Нигә килгән иден?
— Дунгыз мае саттым... Акча кирәк — өйләнәм.
— Чынмы?
— Әйләнәм. Җитәр бурлак шикелле йөрергә. — Гаҗәп, Витька үзенен ярәшкән кызына карата начар гамәл кылуы — менә хәзер таныш булмаган кыз белән каядыр баруы турында хәтта уйлап та карамады. Хәзер ана анын белән сөйгән кызыннан да яхшырак, кызыклырак шикелле тоелды.
— Яхшы кызмы сон?
— Ничек дияргә?.. Йорт җанлы. Яхшы хуҗабикә булачак.
— Ә мәхәббәт мәсьәләсендә ничек?
— Ничек дияргә?.. Элеккеге кебек — алай менә монда нәрсәдер кайнарлатып, тынгысызлап торгандагы шикелле түгел, — андые ук юк. Болай... Кайчан булса да өйләнергә кирәк ич.
— Ялгыша күрмә. Йөрерсен аннары... Бәйләмәгән килеш чинарсын.
Гомумән алганда, шундыйрак рухта сөйләшә-сөйләшә кыз йортына да килеп җиттеләр. Анын исеме Рита иде. Витька ниндидер тыкрыклар аша ничек барганнарын
да, монда ничек килеп җиткәннәрен дә абайламый калды. Әйләре гадәти генә — иске, карангы, ләкин әле тагын җитмеш еллап торыр, уйламас та.
Бүлмәдә (алар өчәү иде) чиста, пәрдәләр, өстәлләрдә ашъяулыклар
— унайлы. Хәтта Витьканын күнеле күтәрелеп китте.
«Фырт иткән, ялтырый — тру-ля-ля». — Ул үзенә тормыш шатлык вәгъдә иткән чакларында гел шулай уйлап ала торган иде.
— Ә иптәш кызын кайда сон?
— Хәзер чакырып киләм. Утырып торасынмы?
— Торам. Тик тизрәк йөр, ярыймы?
— Күнелсез булмасын өчен, әнә радиоланы куй. Мин тиз генә.
Витькага бу кыз белән нишләп шулай җинел, яхшы сон әле? Үзләре ниндидер биш минут кына танышлар, ә... Әй, тормыш! Кызнын күзләре монсу, уйчан, акыллы. Ана бу кыз йә кинәт ничектер кызганыч булып тоелды, йә аны кочагына алып кысасы килде.
Рита чыгып китте. Витька бүлмәдә йөренергә тотынды — радиоланы куймады: йөрәге ансыз да ниндидер бәхетле мизгелне сизенеп тибә иде.
Ул инде соныннан гына хәтерләде: Ританын иптәш кызы килде, анысы ямьсезрәк, олырак, таушалган һәм кыланчык. Килеп керүгә үк такылдый башлады, кайчандыр үзенен циркта булуы, анда ниндидер «каучук эшләве» турында сөйли башлады. Аннары эчтеләр... Витька шундук, өстәл янында ук, Ританы үбеп алды, иптәше исә, моны хуплап көлде, ә Рита, карышкан сыман, аны үзеннән этәргәндәй, Витьканын инбашына суккалаган булды, үзе һаман ана сылана барды, муеныннан кочаклап алды.
«Менә бу — тормыш! — дигән уй бөтерелде Витьканын кайнар башында.
— Менә кайда ул ымсындыргыч чир. Булдырам бит мин!»
Аннары Витька берни дә хәтерләми — кисеп ташлаган шикелле. Кичен сон гына ниндидер койма янында исенә килде... Озак кына үзенен кайда икәнен, анын белән ни булганын хәтеренә төшерергә теләп азапланды. Башы шаулый, авыртудан чигәләре ярылыр сыман. Авызы кипкән, иреннәре ярылып беткән. Көч-хәл белән генә Рита исемле кызны хәтерли алды... Һәм анлады: нәрсәдер эчертеп мингерәүләндергәннәр һәм, әлбәттә, акчасын алганнардыр. Акча турындагы уй аны тетрәндереп җибәрде. Ул авырлык белән генә торып басты да бөтен кесәләрен капшап чыкты: әйе, акчасы юк. Витька, коймага сөялеп, тирә-ягына күз ташлады... Юк, якын-тирәдә Рита өенә охшаган бернинди йорт та юк иде. Монда бар нәрсә дә башка, бөтенләй бүтән йортлар.
Витьканын бер җирендә кирәк-яракка дип базарда ук яшереп куйган ун сумлыгы бар иде. Капшап караса, унлык шунда, урынында. Витька кая барганын да белмичә, берәр кешене очратырга өметләнеп, урыныннан кузгалды. Ниндидер бер карттан автобус станциясенә ничек барырга кирәклеген сорады. Алай ерак түгел икән үзе, турыга барасы да, аннары тыкрык буенча сулга һәм урам буйлап унга да тагын турыга. Аннары, карт әйтмешли: «Һәм автобус станциясенә үк килеп чыгасын». Витька шунда таба атлады. Автобус станциясенә барып җиткәнче күнелендә шәһәр угрыларына шундый усаллык туплады, аларны, сорыкортларны, шулхәтле күралмады, хәтта анын баш авыртуы да кими төште һәм анда ниндидер явыз ачыклык туды, бик зур үч алырлык көч барлыкка килде.
— Ярар, ярар, — дип мыгырданды ул, — күрсәтермен әле мин сезгә...
Нәрсә эшләргә җыена, ул анысын ачык белми, бары тик монын яхшылык белән бетмәячәген генә чамалый иде.
Автобус станциясе янындагы кибет бик сонга тикле эшли, анда һәрвакыт кеше күп була. Витька бер шешә кызыл шәраб сатып алды һәм, аны күтәреп төбенә хәтле эчеп бетергәч, буш шешәсен скверга томырды. Ә анын янындарак кына өч исерек ир-ат басып тора икән.
— Анда кешеләр булуы мөмкин ич, — диде ана шуларнын берсе.
Шунда Витька флот каешын ычкындырды да очын кулына чорнады, анын авыр,
җиз тәнкәле башын кистән сыман иректә калдырды. Бу өчәү ана бик вакытлы килеп чыккан шикелле тоелды.
— Йә?! — диде Витька. — Чыннан да кешеләрме? Бу бетле шәһәрчектә кешеләр дә бармыни әле?
Теге өч ир-ат үзара карашып алды.
— Ә кемнәр сон монда, синенчә?
— Әнчекләр! Каучук эшлисез, әйеме?
Өчәү ана таба килә башлады, Витька аларга каршы китте... Берсе, башына җиз тәнкә белән сугуга, шундук егылды, калган икесе Витькага аяклары белән тибәргә яисә куллары белән сугарга маташты, шул ук вакытта башларын сакларга да тырышалар иде.
Аннары алар:
— Безнекеләрне кыйныйлар! — дип акырды.
Шуннан сон тагын бишләп кеше очынып килде. Витьканын үзенә дә эләкте: кайсысыдыр артыннан шешә белән башына китереп сукты, ләкин кыйгачрак эләкте — ул егылмыйча аягында торып калды. Анын хурланган җаны мона куанып куйды һәм бөтенләй тынычланып калгандай булды.
Нөҗүм итүчеләр сүгенде, мәгънәсез рәвештә өерелешеп бер-берсенә комачаулады, кинәшләр биреште. Витька моннан файдаланып сукты да сукты.
Тиздән милиция килеп җитте... Барысы бергәләп Витьканы почмакка — кибет белән койма арасына кысрыклады. Ул бирешмәскә тырышты. Милиционерларны алга үткәрделәр, һәм Витька, җүләрлеге белән, аларнын берсенә җиз тәнкәсе белән китереп сукты. Җиз тәнкәсе тагын шунын белән дә куркыныч — анын эчке ягына, бөгелгән җиренә кургашын эретеп ябыштырылган иде. Милиционер егылды. Барысы да аһ итеп катып калды. Шунда Витька төзәтеп булмаслык нәрсә килеп чыгуын анлап алды да каешын җиргә ташлады. Аны КПЗга алып барып яптылар.
Витянын әнисе бу бәхетсезлек турында икенче көнне белде. Иртән аны участок милиционеры чакыртты да Витянын шәһәрдә нәрсә-нәрсә эшләп ташлавы турында хәбәр итте.
— Йа Алла! — дип куркуга төште ана. — Нәрсә була инде ана хәзер монын өчен?
— Төрмә. Чынында төрмә. Милиционер яраланган, хәзер больницада ята, ди. Мондый эшләр өчен — бары төрмә генә. Биш ел бирергә мөмкиннәр. Нәрсә ул, җүләрләнгәнме әллә?
— Атакаем, Ходам фәрештәсе, ничек булса да ярдәм итә күр! — дип ялварды ана.
— Син нәрсә! Мин ничек ярдәм итә алыйм?..
— Эчкән булгандыр ул, эчкәч җүләрләнә шул...
— Берни дә эшли алмыйм мин, анла шуны! Ул КПЗда хәзер, инде ана җинаять эше дә ачканнардыр...
— Ә кем булыша алыр иде икән сон?
— Беркем дә. Кем?.. Булмаса, милициягә барып кайт, ничек-ничек булганын белеш. Тик анда да... Алар да нишли алыр икән анда?
Витьканын кибеп беткән, ләкин нык-чыдам, аякка җинел әнисе авылда бөтерелергә кереште. Авыл советы председателе янына йөгереп килде, тик ул да кулларын гына җәеп җибәрде:
— Мин ничек булыша алыйм ди? Ярар, характеристика яза алам... Хәер, анысын барыбер язарга туры килер, мөгаен. Ярар, яхшы итеп язармын.
— Яз, яз, яхшырак итеп яза күр, безнен акыллы башкаебыз бит син. Исерек баштан гына шулай ул, ә аек чагында чебенне дә рәнҗетми, дип яз...
— Анда бит, исерек баштанмы яисә исерек баштан түгелме, дип сорап тормыйлар... Менә нәрсә: теге милиционерга барып кайт әле син, бәлки, ул аны алай ук имгәтмәгәндер дә. Хәер, шулай микән...
— Менә рәхмәт сина, фәрештәбез син безнен, менә рәхмәт...
— Рәхмәт әйтер сәбәбе юк әлегә...
Ана районга чыгып чапты. Ул үз гомерендә биш бала тапты, ирдән иртә калды (42 нче елда әтисенен үлеме турында кара хәбәр килгәндә Витька имчәк баласы гына иде әле), өлкән улы да 45 нче елда һәлак булды, кызы 46 нчы елда ябыгудан хәлсезләнеп үлде, калган ике улы исән калып, малай килеш үк ФЗУга алындылар һәм хәзер төрле шәһәрләрдә яшиләр. Әнисе Витьканы бөтен көчен куеп саклап кала алды, бар булган нәрсәсен сатса сатты, барыбер кеше итте — ул көчле-нык булып, буйга- сынга матур, мәрхәмәтле булып үсте... Болай барысы да яхшы иде, тик исерек килеш җүләрнен җүләре булып китә. Әтисенә охшаган — анысы, авыр туфрагы җинел булсын — авылда бер сугышуны да калдырмый иде.
Ана милициягә анда нәкъ автобус станциясендәге кичәге хәлне тикшергән вакытта килеп керде. Витька милиционерны ярыйсы ук «сыйлаган» — ул чыннан да больницада ята икән. Тагын ике исерекбаш та больницада ята ди — алар да Витьканын җиз тәнкәсеннән зыян күргән.
Ул җиз тәнкәне бик кызыксынып карап утыралар иде.
— Уйлап тапкан бит, кабахәт! Белеп кара син аны: каеш та каеш. Ә анын монда гер диярлек. Ярый әле кырыны белән эләкмәгән...
Шушы вакытта Витьканын әнисе килеп керде. Ул ишек бусагасын атлап керүгә үк тезләренә егылды да үкереп, такмаклап еларга тотынды:
— Фәрештәләрем сез минем, акыллы башлар!.. Ничек булса да оныта күрсәгез иде инде сез үзегезнен үпкәгезне — гафу итә күрегез ул каһәр сукканны! Исерек булган... Ул аек чакта кешегә сонгы күлмәген салып бирергә әзер, аек килеш гомерендә беркемне рәнҗетмәде...
Өстәл янында кулына Витьканын каешын тотып утырган олырагы сүз башлады. Бик тәфсилләп, тыныч кына, ана кеше анласын өчен гади генә сөйләде ул.
— Тукта әле син, ана... Тор син, тор — монда чиркәү түгел. Кил, кара менә...
Начальник тавышынын ягымлылыгыннан тынычланган ана аягына торып басты.
— Менә кара: синен малаен каешы бу. Ул флотта хезмәт иткән идеме әллә?
— Флотта, флотта, әнә теге корабльләрдә...
— Хәзер кара инде: күрәсенме? — Начальник җиз тәнкәне әйләндереп кулында үлчәп карады. — Монын белән кеше үтерү — ике җирдә икен шикелле. Кичә ул кемгә булса да шушы нәрсәнен кырыны белән эләктергән булса — беткән иде. Үтереш! Әле болай да өч кешегә шундый итеп сылаган, хәзер врачлар аларнын гомерләре өчен көрәшә. Ә син, гафу итәргә, дисен. Ул бит өч кешене больницага салды. Ә берсен хезмәт вазифасын үтәгән чагында. Үзен уйлап кара: чынында шушындый эшләр өчен ничек гафу итеп булсын?
Йөрәге гакыллы булса да, үзенен газиз баласына бәла янаган җирдә ана башкаларнын акылын кабул итәргә сәләтсез иде. Монда логиканын бернинди катнашы да юк.
— Улларым-бәгырьләрем сез минем! — дип кычкырып җибәрде ана һәм елый башлады. — Исерек килеш булгаламый торган эшмени сон?! Төрлесе була бит — сугышканнар инде... Кызгана күрегез сез аны!..
Анага каравы авыр иде. Анын тавышында шундый сагыш һәм кайгы, шундый өметсезлек чагыла иде ки, хәтта аны тыныч кына тынлавы да читен. Хәтта мона гадәттә кызгануга бик һәвәс булмаган милиционерларнын да кайберләре түзә алмады — кайсы карашын читкә борды, кайсы тәмәке тарта башлады...
— Берәү генә ул минем янымдагысы: ашатучым да шул, эчертүчем дә. Җитмәсә, өйләнергә уйлаган иде, ул чагында ул кыз белән ничек булырга сон, әгәр аны утырта калсалар? Ул аны көтеп тора димени? Көтми. Ә кыз игелекле, яхшы гаиләдән — кызганыч...
— Ул шәһәргә ни өчен киткән иде? — дип сорады начальник.
— Дунгыз мае сатарга. Базарга — май сатарга. Инде туй көнен билгеләгәч, акча бик кирәк иде. Башка кайдан аласын аны?
— Анын бернинди акчасы да юк иде.
— Йа Алла! — дип куйды ана, куркынып. — Ә кайда сон алар?!
— Монысын аннан сорарга кирәк.
— Урлаганнардыр, мөгаен! Урлаганнар!.. Сон, улым-бәгърем, ул, күрәсен, шуна күрә сугышырга тотынгандыр да — урлаганнар аны аннан!.. Караклар урлаган...
— Караклар урлаган, ә безнен хезмәткәрнен монда ни катнашы бар? Ул аны ни өчен кыйнаган?
— Сон, кызган вакытта арага килеп кергәндер, мөгаен.
— Әгәр дә кызган чакта арага кергән өчен менә шулай эләгә башласа, тиздән безнен милициядә эшләр кеше дә калмас. Бигрәк тә кызу канлы инде алар, сезнен малайлар! — Начальник торган саен кырыслана барды. — Монын өчен кичереп булмый, үзенекен алыр — закон буенча.
— Фәрештәләрем сез минем, мәрхәмәтлеләрем! — дип тагын ялварырга тотынды ана. — Мине, карчык кешене булса да кызгана күрегез, мин бит дөньяны да менә хәзер генә күрдем диярлек... Ул бик эшчән егет, өйләнеп тә җибәрсә, бөтенләй хәлле ир-ат булачак. Мин ичмаса оныкларны карар идем...
— Эш бездә дә түгел, ана, анла син. Прокурор бар бит! Ярар, без аны чыгардык та ди, ә бездән, ни өчен, дип сораячаклар. Без булдыра алмыйбыз. Андый хокукыбыз юк. Чынында анын өчен мин үзем утыра алмыйм бит инде.
— Ә бәлки, ничек тә теге милиционерны җайларгадыр? Минем тукымам бар — мин быел күп итеп тукыдым! Барысын да аларга дип әзерләгән идем...
— Бернәрсә дә алмаячак ул синнән, алмаячак! — дип, начальник инде кычкыруга күчте. — Чынында, кешеләрне көлке хәлгә куйма син. Бу бит сина кода белән коданын үзара эләгешеп алуы гына түгел!
— Кая барырга сон мина хәзер, улларым? Тагын сездән югарырак кем дә булса бармы, әллә юкмы инде?
— Прокурорга барып карасын, — дип кинәш бирде шундагыларнын берсе.
— Мельников! Озатып куй аны прокурорга, — диде начальник һәм үзе, тагын анага таба борылып, анын белән тагын чукрак яки ангыра белән сөйләшкәндәй сөйләшергә кереште: — Прокурорга барып кара, ул бездән югарырак! Бу эш анда инде. Анлатсын ул сина: без берәр нәрсә эшли алабызмы, әллә юкмы? Сине беркем дә алдамый бит, шуны анла син!
Ана милиционер белән прокурор янына китте. Барышлый юлда ул милиционер белән сөйләшеп алырга тырышты.
— Нәрсә, улым, ул ана каты сукканмыни?
Ниндидер уйга талган милиционер Мельников дәшмәде.
— Күпме бирерләр икән сон анар, әгәр хөкем итә калсалар?
Милиционер эре адымнар белән атлавын дәвам итте. Дәшмәде.
Ана анын яныннан терек-терек итеп бара һәм, бу озын буйлы кешене сөйләштерергә теләп, анын йөзенә караштыра.
— Син анлат инде мина, улым, дәшмичә барма... Синен дә әниен бардыр, кызганыч бит сез, шундый кызганыч, үзем сөйләшеп барам менә, ә һәр сүзем йөрәгемә кадала. Күпме бирерләр икән?
Бу юлы милиционер Мельников бик томанлы гына җавап бирде:
— Менә каберләрне бизәгәндә, анын өстенә рәшәткә, баганалар куялар, чәчәкләр салалар... Нәрсә, бу үлгәннәргә кирәкмени? Бу — тереләргә кирәк. Үлгәннәргә аларга барыбер инде.
Ананы шундый курку хисе биләп алды, хәтта ул барган җиреннән туктап ук калды.
— Син нигә дип әле моны?
— Киттек. Шуна мин: әлбәттә, хөкем итәчәкләр. Әлбәттә, кичерә дә алырлар иде: исерек булган, акчасын урлаганнар — кешене рәнҗеткәннәр. Ләкин барыбер хөкем итәчәкләр, башкалар белсен өчен. Шушы мисалда башкаларны өйрәтү мөһим...
— Үзен, исерек булган, дисен бит!
— Хәзер монысы исәпкә алынмый. Аны беркем дә көчләп эчертмәгән, үзе эчкән. Ә бу башкаларга сабак булыр. Ана хәзер барыбер утырасы инде, ә башкалар уйланыр. Башкача сезне беркайчан да тәрбияләп булмый.
Ана бу озын буйлынын да үз улына карата тискәре карашта икәнен анлап алды да тынып калды.
Прокурор анага беренче караштан ук ошады — игътибарлы. Ананын үз улы Витька турында яхшы, мәрхәмәтле, аек килеш чебенне дә рәнҗетми, хәзер ана ничек итеп берүзенә генә калырга дип озын һәм буталчык итеп сөйләвенә карамастан, ул аны игътибар белән тынлады. Янәсе, анын сөйгән кызы Витьканы көтмәс, ә андый унган-булган кызны аягы-кулы белән тартып алачаклар — яхшы кыз. Прокурор боларнын барысын да игътибар белән тынлап торды да бармакларын өстәлдә уйнатып алды. Аннары сүзен ерактан, ничектер сәер башлады:
— Менә син — крестьянка, сез, мөгаен, гаиләдә ишле булып үскәнсездер?
— Уналты, атакай. Ундүрте исән-сау, икесе кечкенә чакта ук үлделәр. Павел үлде, ә анын артыннан туган икенче малайга да Павел дип куштылар...
— Күрәсез, — уналты! Үзе бер кечкенә җәмгыять. Гаилә башында — әтиегез. Шулаймы?
— Шулай, атакай, шулай. Әтине тынлый идек...
— Менә! — Прокурор ананы үз сүзендә тотты. — «Тынлый идек!» Ә ни өчен? Берәрсе этлек эшләдеме, әти кеше аны каеш белән! Ә башкалары әтинен аны ничек өйрәтүен карап тора һәм, этлек эшләргәме, әллә юкмы, дип уйлыйлар. Ишле гаиләдә тәртип әнә шулай урнаштырылган. Бары шулай гына. Әти кеше берсен, икенчесен кичерсә, гаиләдә ни килеп чыга? Таркалу! Мин анлыйм сине, сина кызганыч... Беләсен килсә, мина да кызганыч — анда курорт түгел һәм, барысын да исәпкә алганда, ул анда бер сезонга гына да бармас. Кешеләрчә барысы да анлашыла, ләкин югарырак төшенчәләр дә бар бит әле, менә анда без көчсез инде... Хөкем итәчәкләр. Күпме бирерләр — белмим, анысын суд билгели.
Ана анлады: анын улын монысы да яратмый. «Үзләренеке өчен үпкәләделәр», — дип уйлап алды ул.
— Атакай, ә синнән дә югарырак кем дә булса бармы?
— Ничек инде? — Прокурор тиз генә анлый алмады.
— Син ин зурысымы, әллә синнән дә югарырак кеше бармы?
Гәрчә аннары үзенә дә унайсыз булып китсә дә, прокурор ирексездән көлеп куйды.
— Бар, ана, бар. Күп!
— Кайда соң алар?
— Кайда дип... Өстәге оешмалар бар... Син нәрсә, шунда барырга телисеңме? Киңәш итмим.
— Миңа мәрхәмәтле кешеләр әйтте: хәзер, хөкем иткәнче коткарырга кирәк, аннары авыррак булыр, диделәр...
— Ул кешеләргә әйт, сез мәрхәмәтле түгел, диген. Алар читтән караганда гына мәрхәмәтле кебек... Кем шундый киңәш бирде сиңа?
— Киңәш иттеләр инде...
— Бар, соң. Юлга акчаңны гына тотып бетерерсең, нәтиҗәсе шул ук калыр. Мин сиңа рәсми рәвештә әйтәм: хөкем итәчәкләр. Хөкем итмичә ярамый, хакыбыз юк. Бу судны беркем дә булдырмый кала алмый.
Ананың йөрәге авыртып кысылып куйды. Ләкин ул прокурорга рәнҗүле иде, шуңа күрә, шушында гөрселдәп авып китмәскә һәм үкереп елап җибәрмәскә тырышып, көчкә басып торуын күрсәтмәде. Аның аяклары сыгыла иде.
— Ахырында аның белән күрешергә рөхсәт ит...
— Монысы мөмкин, — дип шундук килеште прокурор. — Аның нәрсә, акчасы күп булган диләрме?
— Булган...
Прокурор кәгазь битенә нәрсәдер язды да анага бирде.
— Шушының белән милициягә бар.
Милициягә юлны ана үзе генә, озын буйлыдан башка гына тапты
— ул юк иде инде. Ничек барасын кешеләрдән сораштырды. Ананың күз алдында бөтен нәрсә томанланды һәм йөзде... Ул сүзсез генә елады, яулыгының очы белән яшьләрен сөрткәләде, ләкин, гадәтенчә, тиз- тиз атлады, тик кайчак кына тротуарның чыгып торган такталарына сөртенгәләп алды... Ләкин барды да барды — ашыга иде. Хәзер аңа, — ул моны аңлый иде, — ашыгырга кирәк, алар аны хөкем иткәнче өлгерергә кирәк. Аннан соң коткаруы авыр булыр. Ул моңа ышана иде. Ул бөтен гомере буенча һаман кайгыларын җиңә килде һәм һәрвакыт менә шулай
— һаман аяк өстендә, ашыга-ашыга, яулыгының очы белән күз яшьләрен сөртә - сөртә. Анда аңа булышырга тиешле мәрхәмәтле кешеләргә карата чиксез ышаныч яши иде. Болары ярар, болары үзләренеке өчен рәнҗеделәр, ә тегеләре — өстәрәк утыручылары — тегеләре булышыр. Нишләп булышмаслар икән? Ул аларның барысына да сөйләп бирер дә булышырлар. Гаҗәп, ана улы турында, ул җинаять эшләде, дип бер мәртәбә дә уйлап карамады, ул бары тик бер генә нәрсәне белде: малае белән зур бәла килеп чыкты. Әгәр аны шушы бәладән әнисе коткармаса, тагын кем коткарыр? Кем? Хода, ул шул өстәге оешмаларга җәяүләп атлар, кирәксә, көннәр-төннәр буе барыр да барыр... Табар ул шул мәрхәмәтле кешеләрне.
— Йә, ничек? — дип сорады аннан милиция начальнигы.
— Өстәге оешмаларга барырга кушты, — дип ялганлады ана. — Ә менә бу — күрешергә. — Ул аңа кәгазьне бирде.
Начальник, гәрчә моны күрсәтмәскә тырышса да, бераз гаҗәпләнеп калган иде. Язуны укып чыкты. Ана аның гаҗәпләнүен сизде. «Ә-ә», — дип уйлап алды ул эченнән. Аңа бераз җиңел булып китте.
— Озат, Мельников!
Ана озак, еракка барырга туры килер, тимер ишекләр ачылып китәр дә ул улын рәшәткә артында күрер һәм аның белән астан торып, аяк очларына басып сөйләшер дип уйлаган иде. Ә аның малае шушында ук, аста, подвалда гына утыра икән. Анда, коридорда, чәчләрен алдырган ир- атлар домино уйныйлар... Күзләре белән ана һәм милиционерга төбәлделәр. Алар арасында Витькасы юк иде.
— Нәрсә, ана, син дә унбиш тәүлек эләктерденме әллә? — дип сорады бер табак битлесе.
Көлешеп алдылар.
Милиционер аны коридор буенча өчме, дүртме булган камераларнын берсе янына алып килде дә ишеген ачты.
Витька — берүзе генә, ә камера зур һәм нарлары кин. Ул нарда ята иде. Милиционер килеп кергәч, ул урыныннан күтәрелмәде, тик анын артындагы әнисен күрүгә генә сикереп торды.
— Сөйләшергә ун минут вакыт, — дип кисәтте озын буйлы. Нәм чыгып китте.
Ана нарга килеп утырды, яулыгы белән ашыгып яшьләрен сөртеп алды.
— Карале, үзе җир астында, ә коры, җылы, — диде ул.
Кулларын тезендә үзара эләктереп утырган Витькасы дәшмәде. Ишеккә карап тора иде. Төн эчендә ул ябыгып калган, сакал-мыегы җиткән — үч иткәндәй, ничектер кинәт кенә. Ана карарга да авыр. Аны әкрен генә калтырата, ул, әнисе шуны сизмәсен дип, үзен бик киеренке тота иде.
— Акчаларны, күрәсен, урлаганнардыр? — дип сорады ана.
— Урладылар.
— Ярар иде инде акчалары белән, алар аркасында нигә сугыш башларга иде? Акча безне түгел, без аны табабыз.
Үзен ничек талаганнары турында Витька беркайчан беркемгә дә сөйләмәс иде — оят. Ике фәхишә... Сыкранырлык дәрәҗәдә оят! Тагын әнисе кызганыч. Ул анын үзе янына бөтен законнар аша үтеп булса да киләсен белеп торды, моны көтте дә һәм шул
ук вакытта моннан курыкты да.
Бу минутта ана күнелендә бөтенләй башка нәрсә: ул кинәт дөньяда милиция, прокурор, суд, төрмә дигән нәрсәләрнен барлыгын анламый башлады. Янында анын баласы утыра, ул гаепле, ярдәмгә мохтаҗ... Хәзер аны аннан — ана бары ул, башка беркем дә түгел, бары тик ул гына кирәк чагында — кем тартып ала алсын?
— Белмисенме, мин аны бик каты микән?..
— Юк ла, яссы ягы белән эләккән... Ләкин ята, тормый.
— Әлбәттә, экспертиза үткәргәннәрдер... Бюллетень алыр... — Витька әнисенә карап куйды. — Җиде еллап чәпәрләр.
— Йа Аллам!.. — Ананын йөрәге әрнеп куйды. — Нигә шул хәтле күп алай?
— Җиде ел!.. — Витька нардан сикереп торды да камера буенча йөренергә тотынды. — Барысы да бетте! Барысы да, бөтен тормышнын асты өскә килде!
Ана үзенен сизгер йөрәге белән менә хәзер баласынын җанын нинди өметсезлек өзгәләвен анлап алды...
— Инде сине хөкем иткән шикелле сөйләшәсен! — диде ул шелтә белән.
— Шундук, тормышнын асты өскә килде, имеш.
— Ә нәрсә көтәргә инде монда? Барысы да билгеле...
— Кара син ана, барысы да билгеле, имеш! Син башта сорар иден: мин кайларда булдым, нәрсәләр булдыра алдым?..
— Кайда булдын? — дип, Витька туктап калды.
— Прокурорда булдым...
— Шуннан? Ә ул ничек?
— Менә шулай, башта, ул ничек, дип сора. Шундук, асты өскә килде, имеш! Ниндидер йомшаклар да сон сез... Әле бернәрсә дә булмаган, ә инде... әллә ниткән уйлар.
— Ә прокурор ничек сон?
— Менә шул... Хәзергә, ди, кайгырмасын, башыннан төрле юк-бар уйларын чыгарып ташласын, ди... Ягъни без монда үзебез генә берни дә эшли алмыйбыз, чөнки андый хокукка ия түгел. Ә син, ди, вакытны юкка әрәм итмә, тот та югары оешмаларга бар, ди. Безгә аннан боерырлар да, теләсәк-теләмәсәк тә, без аны чыгарырбыз, ди. Шул чагында безгә үзебезнекеләр алдында да йөз аклыгы булыр, ди, янәсе, хөкем итәргә теләгән идек тә, булдыра алмадык. Анда алар барысын да уйлаганнар инде. Мин үзем дә кызганам аны, ди... Ләкин без кечкенә кешеләр, ди. Югары оешмаларга бар да, анда барысын да җентекләп сөйләп бир, ди. Синен акчан күпме иде сон?
— Йөз илле.
— Йа Аллам! Җылытканнар икән кулларын.
Ишектән озын милиционер карап алды.
— Тәмамлагыз!
— Хәзер, хәзер, — дип каударланды ана. — Без инде барысын да сөйләшеп бетердек... Димәк, хәзер мин өйгә кайтам да Мишка Бычков сина карахтеристика язып бирә... Яхшы итеп язам, диде.
— Анда ни... чемоданда минем хезмәт иткәндә алган төрле грамоталар ята... аларны да алып бар, бәлки...
— Нинди грамоталар дисен?
— Күрерсен анда. Бәлки, булышыр.
— Алырмын. Аннары конторга барып килермен — аннан да карахтеристика алам... Буш кул белән бармам. Бәлки, дим, мина теге тукыманы сатаргадыр? Сергеевна алмакчы иде миннән.
— Нигә?
— Үзем белән акча алырга — бәлки, кемгәдер төртергә кирәк булыр?
— Кирәкмәс, бары тик эшне генә бозарсын.
— Ярар, карармын әле анда.
Милиционер тагын ишектән карап алды.
— Вакыт.
— Киттем, киттем, — дип тагын каударланды ана. Ә ишек ябылгач, куеныннан печенье белән йомырка чыгарды. — Мәле, аша... Алай бик каты уйланма — асты өскә түгел әле. Мәрхәмәтле кешеләр булышыр. Зур начальниклар яхшырак алар, алар курыкмый. Болары курка, ә тегеләренен куркырлыклары юк — үзләренә үзләре хуҗа. Ә алар катына барып керәм дигәч, барыбер барып керәм мин! Ә син ныгы һәм берәр нәрсә турында, теләсән, әнә Верка турында уйла... Ул да бик кайгыра. Баягынак кереп чыккан иде әле, ишеткән инде...
— Шуннан?
— Көенә.
Сөйгән кызынын көенүеннән Витьканын күкрәгендә бернинди җылылык та сизелмәде. Ничектер шунда, җылынып китмәде.
— Менә нәрсә тагын... — дип пышылдады әнисе. — Эченнән генә догалар укыштыр. Ярый ул сина, син чукындырылган. Төрле яктан килеп карыйк. Ә мин өйдән иртәрәк чыгармын да — поездга хәтле, дим — тиз генә Николай-әүлияга шәм куярмын, аннан да сорармын. Менә шулай итеп, шәфкать күрсәтми калмаслар. Әтиеннен сугышта үлүе турындагы хәбәрен дә алырмын...
— Син ни... хәзергә ир туганнарыма хәбәр итми тор инде.
— Итмим, итмим. Бары тик җанымны гына борчып торырлар. Мөһиме
— син хәзер барысы да асты өскә килде дип уйлама. Бирсәләр, күп булса, бер ел бирерләр, күз буяу өчен генә. Җиде ел түгел лә инде! Ә кемгә бер ел бирәләр, карыйсын — алар ярты елдан чыгалар да. Анда тырышып эшлиләр дә аларны алдан чыгаралар. Ә бәлки бер ел да бирмәсләр әле.
Милиционер камерага килеп керде дә инде башка аннан чыкмады.
— Вакыт, вакыт...
— Киттем. — Ана нардан торды да, милиционерга арты белән борылып, улын тиз генә чукындырып алды һәм иреннәре белән генә:
— Ходай саклый күрсен сине, — дип пышылдады.
Һәм камерадан чыкты да коридор буйлап китте. Күз яшьләреннән берни дә күрмичә атлады. Улы Витька кызганыч, бик кызганыч иде ана. Алар, балалар, авырганда да бик кызганыч, ләкин монда ниндидер аерым кызганыч: әйтерсен, син кешеләрдән ярдәм сорыйсын, ә алар йөзләрен читкә бора, күзенә карамый. Менә хәзер дә шунын шикелле кызгану иде. Вакыты-вакыты белән куркыныч булып китә. Ләкин ана хәрәкәттә, эштә иде. Уйлары белән инде ул авылда булып, югары оешмаларга китеп барганчы кемнәрне күреп өлгерергә, нинди кәгазьләр алырга кирәклеге турында уйлана. Мәрхәмәтле кешеләр булышыр, дигән сүнмәс-сүрелмәс ышаныч аны һаман каядыр алга әйди дә әйди, шуна күрә ул, иркенләп елап җибәрмәс өчен, бер җирдә дә акрын кыймылдамады, туктап тормады, чөнки ул өметсезлеккә бирелүнен үлемгә тин икәнен белә иде. Ул гел хәрәкәттә булды.
Төштән сон сәгать өченчеләр тирәсендә ул инде тагын авылдан югары оешмаларга дип чыгып китте.
«Тәнрем, булыша күр, Ходаем! — дип кабатлады ул эченнән бертуктаусыз.
— Улымны начар уйларга китереп җиткерә күрмә, акыл индер ана. Ул бераз җинел акыллырак, үзе белән берәр нәрсә эшләп куя күрмәсен тагын».
Ул кичен сон гына поездга утырып китте.
«Зарар юк, мәрхәмәтле кешеләр булышмый калмас».
Ул булышырларына ышана иде.
1969
Әхәт САФИУЛЛИН тәрҗемәсе