Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРЛЫ-МОҢЛЫ ЕЛЛАР...


ТАТАР ДӘҮЛӘТ ФИЛАРМОНИЯСЕ ОЕШУГА 75 ЕЛ
Һәр үткән ел күпмедер вакыттан соң тарихка әйләнә. һәр үткән елда диярлек җәмгыятьтә
булган ниндидер бер вакыйга үзенең эзен калдыра. 1937 елның 21 августында Татарстан
Совнаркомының 1383 нче карары нигезендә Татар дәүләт филармониясе оештырылу да әнә
шундый вакыйгаларның берсе. Дәүләт карамагындагы әлеге оешманың барлыкка килүе дә
иҗат көчләрен бергә туплап бер максатка, бер идеологиягә хезмәт иттерү була. Еллары да
нинди еллар бит! Дустың яки хезмәттәшеңнең елмаеп исәнләшмәвеннән дә дошман эзли торган
вакытлар. Нәрсә турында җырлаячагыңны, ни сөйлисеңне бары тик өстәгеләрнең җиз иләге
аша үткәреп кенә халыкка җиткерә аласың. Тик ничек кенә булмасын, Татар дәүләт
филармониясенең оешуы татар җыр сәнгатен, фольклорын, милли музыкасын үстерүдә мөһим
роль уйный.
Филармония — грек сүзеннән гармония дигәнне аңлата, ягъни филармония эчендә
барлыкка килгән симфоник оркестр, җыр һәм бию ансамбле, милли эстрада һәм башка сәнгать
әһелләре берләшеп югары дәрәҗәдәге сәнгатьне тудыру.
Бу шулай ук эстрада бүлегендә эшләгән аерым җырчыларның үзләрен таныта алуларына
да зур мөмкинлек бирә. Йөрәгеңдә милләтпәрвәрлек хисе булган һәр татар баласы ул чорда
сәнгатьнең никадәр авырлык, сабырлык, тырышлык белән бирелүен аңлый булыр.
Филармония оешып, инде тулы көчкә эшләргә, милли сәнгатьне үстерүгә мөмкинлекләр
ачылды дип сөенеп кенә йөргәндә Ватан сугышы башлана. Илгә килгән кайгыны ил белән
күтәрергә кирәклеге композиторларыбыз, сәнгатькәрләребез иҗатларына да үзгәрешләр кертә.
Репертуарда күбрәк Ватан-ананы саклау, дошманнардан азат итү, җиңү көнен якынайту
темасына караган җыр-шигырьләр өстенлек итә. Әнә, Татар дәүләт опера һәм балет театрында
Муса Җәлилнең халык фольклорына таянып иҗат ителгән, туган илне, милләтне саклау
проблемаларын яктырткан «Алтынчәч» операсының премьерасы бара, сәхнәдән Алтынчәчнең:
Куркакларга хатын булганчы, батырдан тол калу яхшырак... дип өзгәләнгән сүзләре
яңгырый; Камал театры сәхнәсендә Фатыйма Ильская «Тормыш җыры» әсәрендәге Басыйр
образы аша тылдагы күпме хатын-кызны үзләренең Басыйрлары белән очраштыра: Мин
үлмим, җиңелмим, җиңелә торган кеше түгел мин! Филармония артистлары Фәйзи
Йосыпов, Әзәл Яһүдин, Зифа Басыйрова, Җәвәһирә Сәлахова, Гөлсем Сөләйманова, Разия
Тимерханова, Әлфия Галимова һәм башка бик күпләр тыл хезмәткәрләренә, фронтларга барып
салкын окопларда, госпитальләрдә сугышчыларга газиз аналарының , сөйгәннәренең
сәламнәрен җыр аша ирештереп яралы җаннарын дәвалыйлар .
Филармония тарихында мәшһүр җырчы Рәшит Ваһапов исеме аерым бер урын алып тора.
Үзенең саф халыкчан тавышы белән халык җырларының кабатланмас үрнәген тудыручы ,
татар моңын үзенә генә хас булган төсмерләр аша җиткерә белүче җырчы филармониядә 22 ел
эшли, татар җырын халыкка таныта. Ләкин «Бармы соң бездә чын кеше кадерен белү» —
филармониягә иң күп табыш китерүче җырчы хөкүмәт тарафыннан зурлаулар, игътибарга бик
үк тиенә алмый. Шулай ук, халык никадәр генә яратса да әлеге хәл «музыкаль белеме юк» дип
Габдулла Рәхимкуловны да читләтеп үтми .
1946 елның 26 февралендә Г.Тукайның тууына 60 ел тулу уңае белән филармониягә бөек
шагыйрьнең исеме бирелү филармония тормышында зур вакыйга була.
1940-50 еллар филармониянең күтәрелеш чоры булса,1960-70 еллар чын мәгънәсендә чәчәк
ату чоры дип бәяләнә ала, яңа, яшь талантлар өлгереп җитә . Әлеге еллар
Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованыкы дип тә атала аладыр, бәлки. Ул елларда яше-карты,
олысы-кечесеннән башлап әлеге талантларны белмәгән, аларның иҗатларын яратмаган кеше
булдымы икән? Патриотик җырлар тематикасы беркадәр онытыла төшеп, җырчыларның
репертуарында лирик җырлар өстенлек итә башлый. Халык аларның концертларына агылып
йөри, авылларда концерт куйганда үзләрендә кундырып, юк ризыкны да бар итеп, хөрмәт
күрсәтүне мәртәбә, дәрәҗәгә саный. И халкымның ихлас, самими чаклары! Ул вакытта һәркем
үз дәрәҗәсен, үз урынын яхшы белгән шул.
Татар җыр сәнгате турында сөйләгәндә күз алдына үзенең тыйнак елмаюы, йом- шак-
моңлы тавышы белән Таһир Якупов килеп баса; татар сәхнәсенә салмак бию җыры үсешенә
үзләреннән зур өлеш кертүче җырчылар саналырга хаклы.
Симфоник оркестр, Җыр һәм бию ансамбле бераз вакыттан соң филармониядән аерылып
чыгып аерым коллектив булып яши башлый. Ләкин максатлар, бурычлар уртак: татар
музыкасын, җыр сәнгатен югары сәнгать дәрәҗәсенә үстерү, тарихын баету! Озак еллар
филармониянең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров үзенең
бер язмасында: «Сәнгатьнең нинди генә төрен алсак та, ул тирән милли хисле һәм югары
профессиональ дәрәҗәдә булырга тиеш. Ә безнең татар милли сәнгатен ул дәрәҗәгә күтәрүдә
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең дә, филармониянең дә өлеше бик зур булды» — дип
искә алып үтә.
Филармония тарихы, аның эшчәнлеге турында сөйләгәндә нәфис сүз сәнгатенә дә
тукталмыйча үтеп булмый. Нәфис сүз, шигърият ул чакта сәхнәнең түрендә иде. Чын
мәгънәсендә нәфис сүз остасы булган Х.Сәлимҗанов, Г.Шамуков, Ф.Йосыпов, Ә.Яһүдин,
А.Арсланов, И.Сафин, Р.Сабировлар шигырьнең асылын, сүзнең тәмен, кичерешләрнең гамен
бирә алучы осталар иде. Кызганыч, бу жанрны соңгы елларда «очсызлы» юмор алыштырды,
тамашачы концертка ял итәргә, көләргә килә дигән нияттән чыгып, тамашачыны чын
сәнгатьтән бераз читләштерделәр. Әлеге нәфис сүз осталарының һәркайсының чыгышын
аерым-аерым гына да сәгатьләр буе тыңлап була иде , чөнки аларның максаты үзләрен күрсәтеп
дан казану түгел, милләтебезнең, халкыбызның асыл ташлары булган шигьри хәзинәсен
халыкка ишеттерү, халыкка җиткерү.
Үзенең затлы килеш-кыяфәте, мәгърур тавышы белән Айрат Арслановның Тукай
әсәрләрен укуын ул чор тамашачылары әле дә хәтерли булыр; Әзәл ага Яһүдинның «Саратский
яшел гармун»ны үзе сөйләп, үзе уйнап җибәрүләре! Концерт эчендәге тагын бер кечкенә генә
концерт иде. Үзе дә соңыннан йөрәк авыруыннан вафат булган Илдус Сафинның
«Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне?» дип залдагы тамашачыга әрнүле чакыру
җибәрүе, татар шигъриятен яхшы белгән, һәр сүзе, һәр интонациясе белән йокымсырап
утырган тамашачыны да уятырлык итеп яңгырата алучы Рәшит Сабиров... Шагыйрь, язучы,
көйләр авторы һәм башкаручы,күп концерт программаларының сценарий авторы һәм
режессеры Алмаз Хәмзин... Бар бит бездә талантлар,бар, тик аларны югалтмаска, таркатмаска
гына кирәк!
Җыр сәнгатенең беренче көннәреннән үк җырчыларыбызның уң кулы булган бая-
нистларыбыз... Башкортта кубыз-курай, татарда мәҗлес күрке булган гармун-баянна-
хәрәкәтләре белән килеп
кергән, композиторларыбыз
әсәрләрен дә, халык
көйләрен дә тыңлаган саен
тыңлыйсы килерлек
дәрәҗәдә башкаручы
Вафирә Гыйззәтуллина,
Венера Шәрипова, Зиннур
Нурмөхәммәтов, Рабига
Сибгатуллина, Флера
Сөләйманова, Римма
Ибраһимова, Хәмдүнә
Тимергалиева һәм башка
бик күпләр татар җыры аша
үзләрен таныта , татар
Филармония артистлары Урта Азиядә гастрольдә. 1957 ел.
рыбыз! Инде сезне дә сагынып сөйләргә генә калыр микәнни... Сәхнәдә - фонограмма,
мәҗлесләрдә караоке («карап укы»). Юкса хәзерге сәнгать әһелләре дә «сәнгатькә, халыкка
хезмәт итәбез» диләр, тик ниндидер ясалма, җиңел юл белән. Фәйзулла Туишев, Оркыя
Ибраһимова, Рәфкать Гомәров, Марс Макаров, Фәрит Хатипов, Рамил Курамшин, Кирам
Сатиев, Рөстәм Вәлиев һәм башка бик күпләр—чын мәгънәсендә киң профильле музыкантлар,
композиторлар, татар музыка сәнгате турында китап авторлары. Аларны тыңлап җаныңа
рәхәтлек аласың, үзләрен күрмичә дә беренче аккордларыннан ук
мөстәкыйль коллектив, һәм алар барысы да татар милли сәнгатебезнең төрле якларын
чагылдырдылар, аның байлыгын, милли йөзен, дөнья мәдәниятенә керткән өлешен лаеклы
гәүдәләндерделәр. Коллективтагы шәхесләрнең шактые турында озак итеп сөйләп булыр иде
һәм алар аңа лаек». («Ватаным Татарстан» 2002 ел, 18 октябрь).
Әйе, болар барсы да үткәндә... Кайчакта күңелгә шундый уйлар да килә, филармониядә
эстрада бүлеге, ягъни җыр сәнгатен үз тирәсенә туплап,тотып торучы үзәк таркалмаган булса,
бәлки җыр сәнгате бүгенге көндә бу хәлгә төшмәс, көйсез җырлар, сүзсез шигырьләр,
тавышсыз җырчылар өстенлек алмас иде...
...Филармония белән 75 еллык гомерендә берничә кеше җитәкчелек итә. Араларында
музыкаль белемгә ия булмыйча оста оештыручы булганнары да, сәнгатьне тирәнтен аңлап эш
иткәннәре дә бар. Бүгенге директор Кадим Назир улы Нуруллин филармонияне 2003 елда —
беркадәр авыр вакытында кабул итеп ала . Илдәге үзгәртеп коруларның сәнгатькә дә нык кына
суккан, ак-каралар бутала башлаган, эстрада бүлеге таркалып, гастрольләргә йөрүләр дә
тукталган вакыт була ул. Филармонияне саклап калыйм дисәң эшне традицияләргә
таянып,төрле жанрлардагы сәнгать әсәрләрен бүгенге көн таләбенә туры китереп, заман
ихтыяҗына җавап бирерлек итеп оештырырга кирәклеге ачык билгеләнә. Россиянең халык
артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты А.Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары
оркестрының, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Васельевский
җитәкчелегендәге джаз оркестрының да, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбленең дә,Татарстанның халык
артисткасы Лидия Әхмәтова җитәкләгән әдәби-музыкаль лектория бүлегенең дә бүгенге
көндәге бурычы Тукай исемен йөрткән Татар дәүләт филармониясен чит илләрдә таныту белән
берлектә зәвыклы яңа буын тамашачысы тәрбияләү.Татар моңы,татар милли сәнгате яңа
этапта. Әле аны яңгыратасы да яңгыратасы...